ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ — ЫШАНУДА
СССРның ЕВРОПА ӨЛЕШЕ ҺӘМ СЕБЕР МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ РӘИСЕ — МӨФТИ ТӘЛГАТ ТАҖЕТДИН БЕЛӘН ЯЗУЧЫ САЛИХ МАННАНОВ ӘҢГӘМӘСЕ
Гомеремдә беренче тапкыр мәчет бусагасын атлап керүем. Җанда, тәндә — ниндидер мөһим бер чикне узу тойгысы... Таш кала гөрелтесе, шалтыршолтыр килгән трамвай тавышлары, фани дөнья мәшәкатьләре тышта, бусаганың теге ягында калды. Ә биредә — гасырлар төпкеленнән килгән сыман тирән, уйчан тынлык. Миңа бүген тагын бер чик сызыгын үтәсе бар. Бөек шагыйребезнең «Туган тел» гимнын да: И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам: Ярлыкагыл. дип. үзем һәм эткәм-энкэмне. ходам. — дигән юлларыннан башка гына укып үскән буын бит без. «Безнеке генә дөрес» дип, чын күңелдән ышанып яшәгән, бүтән фикердә торганнарны идея дошманы дип, • глушить» итәргә өйрәтелгән буын. Хәер, бер безнең буын гынамы... Әфганстан. 1988 ел. Шундый кичерешләр тәэсирендәдер, мөфти хәзрәт белән безнең сөйләшү алдан билгеләнгән эздән бик тиз читкә чыкты. Бәхәскә керешеп китәрдәй чакларда да инде мин аны «төзәтергә» ашыкмадым, бүлдермәскә тырыштым. Ниһаять, безгә бүтәннәр фикерен тыңларга да вакыт! Шуңа күрә, кайчак, читтән караганда, ихтимал, без фикердәшләр булып та күренгәнбездер. Әмма ниндидер күзгә күренмәс чик сызыгы барыбер бар. тик ул безнең икебезнең арадан бигрәк, әгәр шулай әйтергә мөмкин булса — мөфтинең үзе аша. аның уй фикерләре, хис кичерешләре, халәте рухиясе аша үтә иде... Без иң әүвәл Бөек Болгар иленә Багдад хәлифәлегеннән дин алып килгән Ибн Фазлан, гасырлар дәвамында татар тормышын агартуда һәм алга этәрүдә катнашып килгән асыл затлар турында искә алдык. Диннең бүгенге тормышыбыздагы урынына бәйле уй-фикерләр дә шактый җыелган икән. Менә шулай, әкренләп, гәпләшүебез со- рау-җавап рәвешен алды. Язучы. Иман, тәүфикъ, вөҗдан... Без бу сүзләрне гамәл буларак та, хәтта төшенчә сыйфатында да онытып бара идек инде Халыкның күркәм йолаларын һәм ышанулар шигъриятен тар-мар иткәндә рухыбызга, әхлагыбызга да зыян килде. Соңгы юлга озату, җир куенына иңдерү тәртибен аңлаткан өчен генә дә тәнбиһ сүзләре ишеттек. Ә инде безне гомер юлы буйлап озата барган рухи бәйрәмнәр — исем кушу, никах туйлары! Заман төсмерләре белән баетасы урында, алар тәмам читкә тибәрелде. Шул бушлык бәрабәренә «тәпи юу», «юл аягына тоту», «баш төзәтү» кебек «яңа йолалар» ныгыды. Шуңа тикле барып җиттек: кабер казучыга ришвәт төртмәсәң, ахырдан «поминка»сы оештырылмаса — адәм баласына үлгәннән соң да тынычлык бетте. Менә сез. хәзрәт,— мөхтәрәм дин әһеле һәм заманыбызга сизгер менәсәбәтле шәхес буларак,—бу хәлләрне ничек бәялисез? Замандашларыбызның кешелеклелек һә* әхлак югарылыгын саклауда нинди юллар күрәсез? Мефти. Балага матур-аһәңле исем кушу, бишектән төшкәнче үк акны карадан аеру, изгелек белән яшәү юлларын өйрәтү — ата-ана өстендәге иң зур бурыч. Әле без үскәндә дв ипи валчыгын таптамау, өстәл янында әдәпле утыру, өлкәннәргә башлап сәлам бирүнең халыкчан кагыйдәләре, гыйбрәтле тыюлары бар иде. Әбиләр безгә шуны өйрәтәләр иде Коры сүз белән, үгет-нәсихәт белән түгел, үзенчә бер гыйбрәте, мәсәл-хикмөте бар иде ул гореф-гадәт мәктәбенең. Ризыкны, ата-ананы. олыларны хөрмәтләү — болар гомер- гомердән килгән кануннар ич. Үсеп егет булгач, армиягә киткән вакытында Коръән авазы белән озату, кайткан чагында ил агаларын җыеп шатлык-сөенечләрне бәйрәм итү. Яңа йортка күчсәң дә иң әүвәл шешә түгел, яхшы сүз, икмәк-сый керү. Дөньядан үткән якыннарыбызны бәхиллек белән, тән һәм күңел пакьлеге белән озату Чисталык-арулык мәсьәләләре. олыны олы итү, ата-бабадан килгән йола-гадәтне бозмау — болар бөтенесе де халкыбызның канына сеңгән күркәм сыйфатлар иде. Гореф-гадәт законнан да көчлерәк иде. Кызганычка каршы, утызынчы еллардан башлап шул гадәтләрнең күбесеннән без биздек, хәтта үзебез көлеп карый башладык. Ләкин көләрлек хәлләр микән бу?! Башкалар күзендә безнең әби-бабаларыбыз тән пакьлеге белән, күңел сафлыгы белән танылган. Шуның белән хөрмәтле, абруйлы булганнар. Башка милләт кешеләре дә борынборыннан үзенә хатынны рәхәтләнеп татар милләтеннән алган. Дин аермасына, тел аермасына карамастан. Шунысы да бар, кемгә кияүгә чыкса, безнең кызлар шуныңча була, аларның җаена ята торган була. Бу үзенә кабатланмас бер күренеш дип әйтергә мөмкин. Шуңарга күрә дә горефгадәтләребезне саклау, аларга яңача кыяфәт бирү бик мөһим. Ул безнең милли йөзебезне, рухыбызны саклауга да бер терәк булыр иде Без вату-кыру, җимерү белән шулкадәр мавыгып киттек, шулкадәр күп югалтулар кичердек. Шуңа күрә дә. ихтимал, кешеләр кинәнеп яшәсен, бер-берсенә дус, туган булсын дип төзегән җәмгыятебездә дә усаллык, явызлык, үзара дәгъвачыллык, кинә тотышу шулкадәр артты, кешеләрнең күңеле шулхәтле катыланды, зәгыйфькә дә, ятимгә дә. сугыш гарибенә дә каты бәгырьлелек күрсәтү белән адым саен очрашып торабыз. Инде замандашларыбыз миһербанлырак була алмас хәлгә килгәннәр кебек Утызынчы еллардан төшкән кара шәүлә — сәяси «уяулык» күрсәтү, якын кешеләребезгә дә шик белән карау, халык дошманы эзләү еллар буенча каныбызга сеңде, милли сыйфатыбызга әверелә язды. Кешеләрдә ышаныч кимеде, тәмам бетә язды — җитәкчеләргә дә, бер-береңә дә, үз-үзеңә дә. Хәзер халыкның күзе ачыла, ышанычы әкренләп терелә, иманы яңара — бөтен көч белән шул ышанычны якларга һәм акларга кирәк Чиркәүләрне җимергәндә, мәчет манараларыбызны кискәндә кешеләрнең йөрәгеннән шәфкать качты, ышаныч тамыры киселде. Югалтуларыбызның бер очы шунда да булса кирәк... Язучы. Гадел булыйк дисәк, милли сәясәттә, вөҗдан иреге мәсьәләләрендә ленинчыл мөнәсәбәтнең беренче нәтиҗәләрен дә онытырга ярамый. Революциядән соңгы ун ел эчендә, мәсәлән, илебездә 7 мең мәчет ачыла Дин идарәсенең рәисен — мөфтине беренче мәртәбә халык үзе сайлап куя... Әмма Ленин билгеләгән юлдан тайпылу тиздән бу мәсьәләләрдә дә үзен нык сиздерә. Шәхес культы дәверендә 14 мең 349 мәчет җимерелә 60 нчы еллар башында, «халык соравы буенча^, исән калган гыйбадәтханәләрнең дә байтагы ябыла. Вөҗдан хокукларын гамәлгә ашыручы кешеләр икейөзлеләнергә, дингә ышануларын яшерергә мәҗбүр ителә. Мәхәлләмәчетләр тоту бер газапка, законнан тыш хәлгә әверелә. 1961 елда хәтта «Дини мәхәлләләрнең, дин әһелләренең шәфкать эшчәнлеге белән шөгыльләнергә хакы юк- дигән кебек күрсәтмәләр бирелә... Мефти. Илебездә Шәфкать һәм сәламәтлек фонды төзелгәнен Сез беләсез инде. Аны оештыру мәҗлесендә мин мөселманнардан вәкил булып катнаштым. Ул фонд әгъзалары саф күңелле, чын иманлы кешеләр булырга, ятим калган бер генә баланы булса да тәрбиягә алырга яки елына җиде көн ятимнәр, зәгыйфьләр йортында эшләргә тиеш. Бу җәһәттән пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам, «үксез калган баланы тәрбияләгән, аңа шәфкатьле булган кеше җәннәттә минем белән бергә, ике бармак шикелле, янәшә булачак», дигән. Ә шәфкать, мәрхәмәт юллары күп. Ахирәттә генә түгел, фани дөньяда да күңел шатлыгына ирешергә мөмкин. Язучы. Халыкның бер өлешенә сыену мөмкинлеге биргән, үзенең тәрбия-йогынты чаралары булган дини оешмалар да җәмгыятьне савыктыруда катнаша алырлар иде, әлбәттә. Конституциябездә дин тоту-тотмау һәркемнең үз ихтыярында дигән сүз булса да, әлегә вөҗдан иреге турында кануныбыз юк безнең. Төрле заманда кабул ителгән, шуңа күрә хәтта берберсенә каршы килә торган күрсәтмәләр генә бар.. Үткәндәге хаталарны ачыктан-ачык тану, ленинчыл нигезгә кайту дәверендә яшибез икән, вөҗдан иреге дә безнең илебездә махсус закон төсен алырга тиеш Аның каралама ^хәлендә үк дин әһелләре белән киңәшеп әзерләнүе мәгълүм Ул законны тикшергәндә Сез нинди хисләр кичердегез? Сезнең тарафтан да өстәмәләр, тәкъдимнәр булгандыр, бәлки? Мөфти. Безгә Дин эшләре советыннан Вөҗдан иреге турында законның проекты бирелде Без аның белән таныштык. Минем фикеремчә, ул искиткеч яхшы бер канун булачак. Бу башбаштаклык, йә аңлашылмаучылыкларны бетерергә нигез булачак закон ул дип уйлыйм. Анда дини оешмаларга шактый гына иркенлекләр күздә тотыла һәм кануннарны бозмаска, эшне тәртипле итеп алып барырга шартлар тудырыла Шуның белән бергә дини оешмаларның матбагалар тотарга, укыту мәсьәләләрен җайга салырга шактый киң мөмкинлеге ачыла Тулаем бик хуп күргән хәлдә, без кайбер фикертәкъдимнәребезне дә язып бирдек. Әле тагын әйтәсе теләкләребез бар Безне уйландырган мәсьәләләрдән берсе, әйтик дини җәмгыятьне теркәү, рәсмиләштерү тәртибе. Хәзергә без яңа мәхәлләне теркәү, яңа мәчетне ачу өчен башта райисполкомга. ул ризалык биргәч горисполкомга, аннары республиканың Югары Советына, иң соңыннан Мәскәүгә мөрәҗәгать итәбез Мәскәүдән тагын шул баскыч буенча сикерә- сикерә кайтканда, хәтта бөтен кабинетларда «әйе. ярар» дип торган чагында да. ким дигәндә. ярты ел вакыт үтә иде. Җиде ел вакыт китте Зеленодольскида мәчет ачу өчен. Менә яңа канун буенча ул ихтыяр турыдан-туры район Советына бирелә. Бу бер ягыннан уңайлы — мәсьәләне тиз хәл кылып була. Икенче яктан, ул дини җәмгыятьләр арасында бер-берсенә каршылыкны көчәйтергә мөмкин Мәсәлән, бер үк мәхәлләдә биш-алты кеше башка халыктан аерылып, азгын фикергә ияреп, диннең килешмәгән ягыннан, диннән кешеләрне биздерерлек, нәфрәтләндерерлек итеп үзләренчә мәхәллә оештырырга мөмкин. Менә шуны истә тотып, без уйлыйбез яңа мәхәлләләр ачкан вакытта нәзарәтнең дә фикере, моңарга мөнәсәбәте билгеле булса иде дип Яңа пәйгамбәрләр уйлап чыгарып. «изге хатлар» язып, яисә ахырзаман җитә дип, Коръәнгә бөтенләй каршы булган мәзһәбләр барлыкка килә хәтта Европа илләрендә дә. Әгәр дә яңа мәхәллә-мәчетләр ачуда нәзарәтнең фикере исәпкә алынмый торган булса, безнең дә шундый хәлләргә юлыгуыбыз ихтимал, алар арабызда коткы салу, бер-беребезнең башын кимереп ятуга сәбәпче булырга мөмкин. Бу еллар эчендә безнең башка ихтыяҗларыбыз да байтак җыелган, әлбәттә. Ислам дине намазны җәмәгать булып, бергә укырга куша — безгә мәчетләр кирәк Үзгәртеп коруның изге җилләрен тәүге көннәрдән үк тоя башладык: хәзер байтак урыннарда мәчетләр, мәхәлләләр ачыла, искеләре яңартыла. Безнең эшчәнлегебезгә яңача караш, партия һәм Совет дәүләте тарафыннан җитди игътибар шушы эшләрне тизләтү мөмкинлеген бирде. Тобол, Горький, Свердловск, Сибай, Волгоград, Кемерово һәм башка шәһәрләрдә мәчетләр аякка бастырыла. Үткән ел Горький өлкәсенең Красная Горка, Ульяновск өлкәсенең Яңа Тимерчән авылларында, ЙошкарОла, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Буада яңа мәхәлләләр ачылды Казан. Чаллы. Нефтекамск, Белорет һәм башка шәһәрләрдә дә мәчетләр салыначак. Күп еллардан бирле Коръәнгә зур ихтыяҗ Быел, Болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итүенә һиҗри белән 1100 ел. ә Диния нәзарәте төзелүгә милади белән 200 ел тулу уңаеннан, ул ихтыяҗ да күпмедер канәгатьләндереләчәк Диния нәзарәтенең элекке рәисе мөфти Ризаэддин ибн Фәхреддин хәзрәтләренең пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең хәдисләрен шәрехләп биргән китабы 1916 елгы рәвешенчә, ә Әхмәд- һади Максудиның ислам дине гыйбадәтләрен аңлатучы китабы хәзерге хәрефләр белән басылып чыгуын да зур вакыйга дип саныйбыз. Безнең Диния нәзарәте янында махсус курслар. Бакуда яңа мәдрәсә ачылу да хәлне беркадәр җиңеләйтер дип өметләнәбез. 25 егет Бохара мәдрәсәсендә һәм Ташкент Исламия институтында белем ала. Гомумән, безгә дин җәһәтеннән генә түгел, намаз-нияз. никах, күмү эшләрендә генә түгел (алары да бик мөһим), дөньяви мәсьәләләрдә дә гыйлемле. фәһемле кешеләр кирәк. Халыкның рухи дөньясын, әхлагын сафландыруда, милли аңын һәм ватанпәрвәрлеген үстерүдә лаеклы катнаша алырлык затлар кирәк. Намаз уку һәм ураза тотуны гына гыйбадәт дип санамыйбыз без. Пәйгамбәребез «Аллага үзеңне танытуның уннан бер өлеше сәҗдә булса, уннан тугыз өлеше — хәләл ризыкны кәсеп итү»,— дигән. Шуңа күрә һәр эштә намус белән эшләү, илнең һәм халыкның байлыгын арттыруда катнашу үзе хәләлдән кәсеп-гыйбадәт була Куркып, качып-посып яшәргә тиеш түгел дин әһелләре Юк1 Җәмгыять тормышында, перестройка барышында җиң сызганып катнашырга кирәк безгә Язучы. Хәзрәт, безнең әңгәмә шактый гына фикер уртаклыгы. Сез әйткәнчә, бер-беребезнең «җаена яту» белән башланып китте шикелле. Коммунист белән дин әһеленең гәпләшүен башкачарак күз алдына китерүчеләр дә бардыр, әлбәттә. Әйтик, бәгъзе берәүләр миннән, материалист, атеист буларак фаш итү һәм сүгенү сүзләре генә кычкыруымны көтәләрдер Ә Сез, «чалмалы » икәнсез, һич шиксез, Фәтхулла хәзрәт рухындарак. йодрык төенләп «Дәһри, кяфер, мәлгунь!» — дип. миңа ташланырга тиешсездер Ләкин шул ук вакытта Сез бит әле — миннән биш кенә яшькә өлкәнрәк, бер ук чорларда мәктәптә укып йөргән һәм комсомол тәрбиясе алган, ниһаять, һәркайсыбыз кебек үк бик еш кына «син үзеңне безнеңчә тот, безнеңчә йөрт.> камчысын татыган кеше һәм Сез — илебезнең Европа өлешендә, Себер киңлекләрендә яшәүче барча мөселманнарның рухани җитәкчесе. Кирәк чагында ел-көн агышын һиҗри исәп белән санап, әйтик, 3 августта яңа 1410 нчы елны каршыларга әзерләнсәгез дә. безнең сәгатьләр бер үк вакытны күрсәтә. Ягъни, халыкның бүгенге тормышыннан, илдә барган үзгәрешләрдән Сез дә читтә кала алмыйсыз. Шуңа күрә минем чираттагы соравым бик туры һәм бик гади- 1985 елның апреленнән соңгы чорда иҗтимагый тормыш, демократия, хәбәрдарлык, үзгәртеп кору төшенчәләренең асыл эчтәлеге Сездә нинди фикерләр, нинди хисләр уята? Бу дәвер ватандашларыбыз тормышына нинди үзгәрешләр алып килер дип уйлыйсыз? Мөфти. Безнең һәркайсыбыз гомер юлын тирән акыл-фикерләү белән, изге эш-гамәлләр белән узарга омтыла. Ә гомер тәүлеге чиксез түгел. Атналар, айлар, кәгазь битләре төрелгәндәй, үз эченә төрелә, бикләнә бара. Көн һәм төннәр, бер-бер артлы җибәрелгән хатлар кебек, бер-берсен куып җитә алмаслык дәрәҗәдә үтеп китә. Көннәр үткән саен, бик ерак булган нәрсәләр дә якыная, яңадан-яңа эшләр, мәшәкатьләр пәида була — гомер агыла. Яңа көн туып, таң ата башлады икән, бер нида-тавыш килә: «Әй адәм баласы, мин Аллаһның яңа яраткан көне, синең бу көндә кыла торган гамәлләреңә гүаһ-шаһит булачакмын; минем кадеремне бел. әрәмгә үткәрә күрмә, бу көнеңә мин кыямәт көнендә шаһит булырлык хәерле гамәлләрне кыла күр...» — дип. һәр көннең таңы шундый кисәтү белән башлана. Илебездәге яңарыш һәм үзгәрешләр дулкыны һәр көннең, һәр сәгатьнең мәгънәсен тагын да баетты, кадерен арттырды. Җәмгыятебездә бара торган бу үзгәртеп кору хәлләре безнең күңелебездә ихлас шатлык хисләре уята. Без бу көнне, бер бәйрәм шикелле итеп, җиде дистә ел буена көтеп килдек. Җәмгыятебезнең бөтен тормышын демократия нигезләренә, ачыклыкхәбәрдарлык шартларына кайтару — бу чын хәлгә кайту, табигатькә кайту дигән сүз Ә бит әле кайчан гына лаф орадыр идек табигатьтән рәхимлек көтАп ятмыйбыз, табигатьне үзебезгә буйсындырабыз дип Янәсе, бөтенесен ватам да җимерәм. тибәм дә аударам, барысы да мин теләгәнчә генә булсын! Ә дөнья үзенең асылы белән алай иттереп яратылмаган. Шушы дөньяда кош-кортка да. хайванга да. кешегә дә — бөтенесенә дә яшәрлек, тереклек итәрлек шартлар булдырылган, бөтенесе бер-берсе белән шулхәтле бәйле: хәтта төшкән яфрак та әрәм булмый — җир астындагы кортка ризык булып кала. Күкләрдә очкан кошка канат биргән, җирдән шуышкан еланга җитезлек биргән икән, адәм баласының да шул табигать эчендә үз урыны бар. Аллаһ тәгалә Коръән кәримдә "Вәләкадь кәррәмнә бәни адәмә уә хәмәлнәһүм фил-бәрри уәл-бәхри... — Адәм баласын без җир йөзендәге бөтен мәхлүкать арасында иң кадерлесе итеп яраттык, хәтта җирләрдә, диңгезләрдә без аларны күтәрдек»,—ди Аллаһ тәгалә... Безнең хәзер моңа кушып әйтүебез мөмкин: хәтта күкләрдә дә дип. Адәм баласы — бу дөньяның иң асыл заты, тормыш агачының иң асыл җимеше. Шуның өчен таң атуы да, кош сайравы да, чишмәләрнең агуы да — бөтенесе адәм баласы өчен Шуңа күрә без табигатьне буйсындыру. рәнҗетү түгел, аны саклау, арттыру рәхәтеннән ямь вә тәм табарга тиешбез Язучы. Сезгә ияреп, Коръәннән шундый бер аятьне исегезгә төшерәсем килә «Ин әх- сәнтүм — әхсәнтүм лиәнфусикүм уә ин әсәэтүм фәләхә...— Игелек эшләсәгез дә — үзегезгә, явызлык эшләсәгез дә — үзегезгә» Ягъни, барысы да кешенең үзенә кире әйләнеп кайта Ничә еллар табигатьне рәнҗетүнең нәтиҗәләрен хәзер татыган кебек, замандаш- ларыбызның әхлагында, рухында килеп чыккан тайпылышларның сәбәбен дә без якын һәм ерак үткәннән эзләргә тиеш булабыз Мөфти. Әйе. диңгезләр, чишмәләр, хәтта җир асты сулары пычранган төсле, адәм балаларының да табигатенә куркыныч яный. Мин әле әхлак-әдәп сафлыгыннан да бигрәк, рух сафлыгын, рух азатлыгын күздә тотам Бездә бармы соң ул азатлык, без аннан файдалана беләбезме соң? Романовлар итеге астында тапталганда «ак патша»га дога кылмадыкмы? Октябрь революциясе биргән мөмкинлекләрдән ничек файдаландык? Культ елларында Сталинны үзебезгә -алла» итеп, аңа табындык Әле дә булса бәндәгә сәҗдә кылудан арына алмыйбыз лабаса . Шул елларның шаукымы күңелләребезне богаулаган, рухыбызны гарипләндергән булып чыкты Перестройканың саф җилләре халыкны ничә еллык йокысыннан уятты Үлмәгәнбез икән әле. шөкер, йоклаганбыз гына икән Безгә хәзер рухыбызны савыктырырга, берберебезгә кул сузарга, бергәләшеп алга атлауны дәвам итәргә кирәк Иншәаллаһ. инде бер хакыйкатькә төшенә барабыз шикелле: без бер-беребезнең кирәклеген тоеп яшәргә, башка кешенең, башка халыкның шатлыгын йә кайгысын бүлешеп, хәлен аңларга тиешбез. Без хәзер үзебезне яңадан Нух галәйһиссәлам көймәсендә кебек хис итәбез Бөтен кешелек бергәләшеп, атом туфаныннан котылып калырга телибез. Шуңа күрә дә без. Совет иле мөселманнары, хөкүмәтебезгә мөрәҗәгать иттек: бу 'елның ахырында, йә киләсе елның башында -Роль и место мусульман и ислама в перестройке» дигән бер съезд үткәрәсебез килә Мәскәү шәһәрендә, илебезнең җитәкчеләрен дә чакырып Мөселман халыклары — безнең илебездә алар әз түгел — биштән бер өлеше диярлек,— җәмгыятебез тормышында үзләренә лаеклы урын билиләр. Үзгәртеп кору эшләрендә дә без читтән карап торучы гына түгел, кул куәтләп, бөтен җаныбыз-тәнебез белән, җиң сызганып бу сәясәтне гамәлгә ашыруда катнашабыз. Язучы. Сез бүгенге Җир шарын Нух көймәсенә төялгән тереклек дөньясына охшаттыгыз. Димәк, хәлне чыннан да бик киеренке дип саныйсыз... Шулай да дөньяның киләчәгенә нинди өметләр белән яшисез? Дөнья, янәсе, ут белән яратылган һәм ут белән бетәчәк тә дигән сүзләр рас килер дип уйлыйсызмы? Җирдә тынычлыкны, иминлекне саклау юнәлешендә дин әһелләре, ислам дине башлыклары. Сез җитәкләгән Диния нәзарәте нинди эшчәнлек алып бара? Илебез игълан иткән тынычлык башлангычларын ничек бәялисез? Мөфти. Дөнья ут белән яратылган — ут белән бетәр дигән сүзгә мин кушылмыйм. Дөнья Аллаһның әмере белән бар булды, Аллаһның әмере белән генә юк булачак дип ышанабыз без. Аллаһ тәгаләнең «бөтен тереклекне мин судан яраттым» дигән сүзләре бар. Хәтта атабыз Адәм галәйһиссәламне яраткач. Иблискә сәҗдә кылырга кушты. Иблис баш тартты, сәҗдә кылмады имин уттан яратылдым, кеше исә балчыктан, нигә мин балчыкка буйсыныйм, нигә мин балчыкка сәҗдә кылыйм»,— дип баш тартты, киреләнде. Без, мөэминнәр, дөньяны Аллаһ тәгалә үз теләге белән бар итте дип таныйбыз. «Күн фәйә- күн» («Бул1») дигән сүзендәге кяф (к) белән нун (н) арасында дөньяның барлыкка килүе булды. Ә инде дөнья кайчан бетә дигәчтен, пәйгамбәребез әйтә: «Җир йөзендә бер генә дә «Лә иләһе илләллаһу Мөхәммәд рәсүлуллаһ» дип әйтүче калмаса, ягъни «Аллаһтан башка хак-илаһ юк, Мөхәммәд салләллаһи галәйһиссәлам аның илчесе» дип әйтүче калмаса,— ди,— шул вакытта гына дөнья бетә»,— ди. Ягъни дөньяда Аллага ышанган. Аллаһ кушканча эш итә торган кешеләр яшәгән вакытта дөнья бетми... Кайчан дөнья арбасында инде «кая да булса бер алып чыгар әле» дип аягын салындырып утырган «куяннар» гына калса— үзеннән-үзе булган, үзеннән-үзе бетә дип, ут белән дә уйнаучылар, кеше язмышы белән дә шаяручылар күбәйгәч, дөньяда бер дә иманлы адәм калмый торган булса, шул чакта гына дөнья бетәчәк. «Куяннар» бит берәү-икәү генә булганда, ул вакытта гына билет тикшерү кызык. Әгәр дә инде бөтен вагон билетсыз булса, өстәвенә билет тикшерүчеләргә каршылык күрсәтергә керешсә, андый вагонны төртеп аударудан башка бернинди чара калмый... Шуның шикелле үк, дөньяның соңгы сәгате дә иманның зәгыйфьләнүеннән башлап тәмам бетүенә җиткәч туктала. «Торгынлык дәвере» дип аталган елларда без билет алып тормый гына, сызгырып кына коммунизм арбасына утырган идек тә. әнә нинди чиккә килеп җиткәнбез булып чыкты... Ләкин бүгенге көнебездә хөкүмәтебезнең җитәкчеләре һәм халкыбыз да әкертен- ләп-әкертенләп аңлап килә: дөньяның барышы үзебезнең хезмәтебездән дә тора икән. Без тик ятып кына эш булмый икән. Аллаһ тәгалә Коръән-кәримдә: «Уә кули-гмәлү фә- сәйәр-аллаһу гамәләкүм уә рәсүлуһү уәлмөэминүн...— Әйт, йә хәбибем, эш итегез, тырышыгыз, хезмәт итегез, сезнең хезмәтегезне тиздән Аллаһ. Аллаһның илчесе һәм иманлы кешеләр күрерләр»,— ди. Безнең илебезнең җитәкчесе Михаил Горбачев, эшне кулына алу белән, халык тарафыннан хупланып (Аллаһ тарафыннан дип әйтсәк тә була: чөнки җирдәге солтаннарны без Аллаһның җир йөзендәге илчесе дибез), эшкә ныклап тотынды, иң әүвәл илдә демократияне торгызды, ачыклыкны, һәрбер эшне халык белән киңәшеп башкаруны урнаштырды. Илебездәге халыклар арасында татулыкны урнаштыруга, бигрәк тә менә инде ничә еллардан бирле киеренке тормышка, зур чыгымнарга сәбәп булган хәлгә — Америка һәм башка мәмләкәтләр белән мөнәсәбәтне яхшыртуга баскыч куйды Аллаһ ярдәм бирсен аңа. Тынычлык дөньясының беренче кирпечләре шулай куелды. Инде сигез елдан бирле әрнеп килгән Әфганстан халкының хәлен дә аңлыйк. Бәгырь җимешләре — балалары кан коеп, зиратларда урам-урам булып кабер ташлары куелганда, безнең халкыбыз да әрнеде бит Шушы сугыштан котылуга Михаил Сергеевич бик батырларча, бик нык иттереп көрәште һәм без өмет итәбез, иншәаллаһ. якын араларда ул күрше дус илебездә дә тынычлык урнашачак. Күршеңдә ир белән хатын талаша башласа да, ашык-пошык араларына керергә тиешле түгел... Әфганстан хәлләре, билгеле, моннан күпкә четереклерәк иде. Ул күп газаплар күргән ил һәм безнең ярдәмебезгә бик мохтаҗ ил. һичшиксез, анда көрәш алып баручы төрле көчләр, бер милләт булганга күрә, ватаннары бер булганга күрә, милли килешүгә килерләр дә, тынычлык урнашып, безнең хөкүмәтебезгә дус бер ил булып калыр дип өмет итәбез. Шуның белән. Аллаһ насыйп итсә, дөньядагы бөтен мөселман илләренең дә ышанычларын без кире кайтарырга бер баскыч атлаган булабыз. Чөнки, турысын әйтергә кирәк, Әфганстанга барып керү белән, бик күп мөселман халык-^ лары Совет иленә шикләнеп карый башладылар, элеккеге, патша заманындагы юлбасарлар политикасын алып барасыз дип, безне сүгә башладылар Мин берничә ай элек Әфганстанда булдым. Анда пәйгамбәребез салләллаһи галәйһивәсәлләмнең туган көне үткәрелде һәм исламда иҗтимагый гаделлек һәм тынычлык политикасына багышланган конференция оештырылган иде Әфганстанның халкы да тынычлыкка бик сусаган, аларның төзисе, тормышларын ямьлисе бик күл эшләре бар. Корьән-кә- римдә Аллаһ тәгалә адәм балаларына -Изгелек, яхшылыкка ярдәм итешегез, әмма явызлык, дошманлыкка ярдәм итешмәгез»,— ди. Шуңа күрә безнең Ватаныбыз киләчәктә дә бу илне — Ленин заманыннан ук тыныч яшәгән күршебезне үзенең ярдәменнән ташламас дип өмет итәбез Без мөселманнар исеменнән биш мең тәңкәлек балалар киеме алып, Әфганстанның башкаласы Кабулдагы ятимнәр йортына җибәрдек Бу уңайдан ук тагын шуны әйтеп була: барлык мәхәлләләребез берләшеп, без һәр ел саен 250-275 мең сум акча Тынычлык фондына да күчерәбез. Гомумән алган вакытта, безнең илебез җитәкчеләренең хәзер һәркем белән кара- каршы утырып, ачык итеп үз фикерләрен сөйләүләре — бу безгә гайрәт бирә, бу — киләчәккә ышануыбызны арттыра. Хәзер без кичә дошман дип санаган кешеләр, илләр белән дә бер өстәл янына утырып бәхәсне хәл итә, уртак фикергә килә башладык. Әфган- стандагы үзгәрешләр, Иран белән Гыйрак арасында күпме еллар дәвам итеп килгән сугышның бетүе әнә шуның да нәтиҗәсе Инде менә күңелебезне әрнетеп торган тагын бер яра — пәйгамбәребез исеме белән бәйле әл-Акса мәчете бүгенге көнгә хәтле Израиль баскыннарының кул астында кала. Совет җитәкчелегенең Якын Көнчыгыш илләре арасында тынычлык, дуслык урнаштырырга омтылышы безгә тагын да дәрт бирә, куәт бирә Шуның өчен дә безнең илебез алып барган тынычлык сәясәте — коралларны һәм кораллы көчләрне киметү, хәтта әлегә берьяклы гына булса да — болар бөтенесе илебезгә ышанычны арттырды, халыкларның бер-берсенә ышана башлавына сәбәп булды, без моның тагын да хәерле дәвамын көтәбез. Илебезнең җитәкчеләренә тынычлык, иминлек юлларында куәт, дәрт бирсә иде дип, һәрбер җомгадан соң дога кылабыз. Язучы. Чирен яшергән — үлгән, ди халык. Күңелдәге уйны ачыктан-ачык әйтү, четерекле мәсьәләләрне бөтен кискенлеге белән кую шартларында, әледән-әле бер мөһим сорау алга баса. Ул — милли мөнәсәбәтләр, милли дәүләтчелек мәсьәләсе. Күпмилләтле ил өчен гадәти, табигый мәсьәлә Шул ук вакытта, мәгълүм чорлар, мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә, бу өлкәдә байтак кына «чи төеннәр» дә барлыкка килде Кайбер халыкларның, шул исәптән, русларның да милли тел язмышы өчен, милли культура язмышы өчен борчылып, чаң суга башлавы, кайбер төбәкләрдә милли нигездә аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы шул хакта сөйли. Татар халкының да еллар дәвамында төенләнеп килгән үз проблемалары һәм башкалар белән уртак мәсьәләләре бар. Халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен, милли мәсьәләләрне хәл итүдә гаделлек урнашсын өчен, иң мөһиме нәрсә дип саныйсыз? Мөфти. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, кайсы да булса хайваннарны гына түгел, кайбер кошларны гына түгел, милләтләрне Кызыл китапка кертергә якынайдык Болгар бабаларыбыз телен хәзерге галим-голяма '-үле тел" дип язган шикелле инде, татар телебез дә «кухня теле»нә, «деревня телелнә әйләнеп бара икән ләбаса. Уртак ватанда шактый ук булсак та. тыюлыклар ясап, милләтләребезне, туган телләребезне сакларга вакыт җиткән. Үзебез Кызыл китапка эләгә язганбыз. Ләкин безнең андый хәлгә үк каласыбыз килми. Аллаһ тәгалә безне чын бәндә иттереп яраткан икән шушы дөньясына, бөтен мәхлү- кать арасында иң кадерле зат икәнбез, иң зур байлыкларыбыэдан булган туган тел. милли аң, милли культураны сакларга бурычлыбыз. Тигез хокуклы милләтләр гаиләсе итеп яшәткәндә генә безнең илебез куәтле һәм шәүкәтле була ала Илебездә дә, бөтен җир йөзендә дә яшәүче халыкларның бер-берсенә ышанып, бер-берсеннән хәвефсез яшәүләре, шул рәвешле тынычлык-иминлек бәрәкәтен татулары кирәк. Чөнки җирдәге тотрыксызлык, шау-гөрләр бер-беребезгә ышанмаганлыктан килеп чыга. Адәмнәр дөньясын бер- берсеннән курку тойгысы дер селкетә. Ә бит нинди генә динне тотса да — Гайсә галәй- һиссәламне олылыймы ул, Муса галәйһиссәламнеме, һич булмаса ташка, агачка, йә сыерга табынамы,— Аллаһ бәндәсе үзе кебек үк ике аяклы, югары зиһенле затның һөҗүменнән түгел, үзенең табигатьтән төшеп калуыннан курыксын Сугыш чыгу куркынычы белән генә берегеп торган дөнья нык түгел ул. Куркыту юлы белән генә берләшеп торган һични дә нык була алмый. Үзара багланганлыкны аңлаудан туган ныклык кына дөньяны бербөтен итә, кешелекле итә. Шуңа күрә кешеләр, милләтләр. мәмләкәтләр мөнәсәбәтендә иң мөһиме — ышаныч дип саныйм. Ышаныч Без аны иман дибез Иман — кешенең кеше булып яшәвендә беренче шарт Аллага ышанасы килмәгән бәндә һич булмаса изгелеккә ышансын. Адәм баласының да. халык кадәр халыкның да чын йөзе изгелекнең кадерен тануда ачыла. Милли мөнәсәбәтләрнең бигрәк тә хәзерге вакытта катмарланып китүләре, бик күп фалыкларның үзләренең киләчәге өчен кайгырулары ул табигый хәл. Аллаһ тәгалә безне •яраткан төрле төстә, төрле телләрдә сөйләшә торган итеп. «Иә әййүһәннәсү иннә халәкъ- накүм мин зәкарин уә унсә уә җәгальнәкүм шугубән уә кабәилә литәгарәфу...— Мин сезне бер ата. бер анадан яраттым, төрле төстә, төрле телдә сөйләшүче халыклар иттереп.— бер-берегезне таныгач, изгелектә узышу өчен».— ди Аллаһ тәгалә Аллаһның хозурында мнн урыс дип, йә мин гарәп дип, мин татар дип. мактанышу юк. Аллаһның хозурында изге эшләрне күбрәк эшләгәнегез кадерлерәк, ди. Менә шуның өчен дә. безнең илебездә йөздән артыграк милләт бар икән, аларның һәркайсының кадере арту берберсенә ышаныч күрсәтү белән бәйләнгән. Бездә бит 15 союздаш республика бар дибез; шул 15 халыкның вәкилләре генә сәхнәгә чыгып бии башласалар, үзләренең гореф-гадәтләрен күрсәтсәләр дә. иң яхшы нәфис фильмнан да һәйбәтрәк була. Исебез китә: нинди ямь бар ул халыкларның үз-узен тотышында, килеш-килбәтендә, гореф-гадәтләрендә, һәм шуның шикелле үк. төрле милләтләрнең килешмәгән төшләре дә бар. Менә шуларның бер союзга берләшеп, бер иттихадта яшәүләре — үзе гаҗәп эш. Мондый хәлнең милләтләр бер- берсен хөрмәт иткәндә генә, бер-берсенә ышанган вакытта гына барлыкка килүе мөмкин. Мәсәлән, кулыңда бер төрле чәчәк бар икән — ул роза гөле ди. Роза гөлен кулыңа тотарга да куркасың. Никадәр хуш исле булса да, никадәр матур булса да, кулыңа тотуга аның чәнечкеләре синең кулыңны кадый. Матур бит ул үзен саклый белә. Аллаһ тәгалә шулай иттереп яраткан. Ә шул роза гөле янына башка гөлләрне — пионнарнымы, канәферләрнеме кушсаң, тагын урман гөлләреннән уч-уч итеп шуның янына китерсәң, ул вакытта розаны тотасың, инәләре сине кадарга җитми, ул капланып кала, йомшак гөлләр — халыклар белән.. Яисә үзен генә алган вакытта ул гади бер чәчәк шикелле, зәңгәр бер чәчәк шикелле. Руслар аны василёк дип әйтәләр. . Язучы. Күкчәчәк Мөфти. Менә мин үзем, ата-анам урыс булмаса да. кайбер чәчәкләрнең исемен урыс телендә әйтергә мәҗбүр; мин аларны никадәр яратсам да, үз туган телемдә атап күрсәтә алмыйм. Урыс мәктәбендә укыдым, татар телен өйрәтү дәресе кергән булса да. атнасына бер-ике тапкыр, аңардан качадыр идем, чөнки ул башкаларга караганда миңа нагрузка иде, артык иде. Хәзер артык түгел, белдем кирәк икәнлеген Инде асыл максатыбызга килгән вакытта, бер букет иттереп җыйсаң шул күкчәчәк- василек кебек күрексез генә чәчәкләрне,— исенә шаккатасың, төсенә шаккатасың, һәм гел исең китә, хәйран каласың. Менә шуның шикелле, без әгәр дә һәрбер халыкның, һәрбер милләтнең безнең Союздагы гына түгел, бөтен дөньядагы халыкларның кадерен- хөрмәтен белеп, милли гореф-гадәтләрен, туган телләрен сакласак, шундый күп бизәкле дөньяда яшәвебезгә үзебезнең исебез китеп, йөз генә ел түгел, мең ел яшисебез киләчәк. Ә бүгенге көндә, кызганычка каршы, кайсыбер кеше егерме бишутыз ел яшәгәннән соң ук дөньядан туя да, китәсе килә. Чөнки барысын кабып карады, барысын татыды да, һәммәсеннән бизде, дөньяның бер кызыгы да калмады аңарга. Аллаһ үзе моңардан безне сакласын! Язучы. Сез ничек уйлыйсыз, культ һәм торгынлык елларында изелгән милли горурлык яңадан башын күтәрә алырмы? Юклык заманында ни барына шөкерана итәсең, татар телен гамәлгә кую тарафына бер-ике адым ясалуына да куанасың. Әмма социалистик Татарстан башкаласында татарча игълан ишетеп шаккату, шуны рөхсәт иткән түрәгә мең-мең рәхмәт уку — бусы инде изелгәнлек, аборигенлык рухи халәте түгелме?.. Ризаэддин Фәх- реддин хәзрәтнең сүзләре күңелгә килә: «Әй тырыш һәм чыдам бабаларыбыз!.. Сез хәзер генә бу илдә гомер сөрә идегез... Бу көндә бу хәлләргә ни булды?.. Үзегез инде кай- ларга киттегез?..» Мөфти. Мондый хис руста булсын, әрмән яки эстонда булсын — һәр халыкта исән дип беләм. Аның белән исәпләшмәгәндә ил болгана, анасы үлгән умарта күчедәй тынычсызлана башлый халык. Карабах хәлләре, яисә Кырым татарлары язмышы шуңа күрә борчый безне Халык хәтле халык тулысы белән хыянәтче дә түгел, икенче-өченче сортлы да була алмый. Халыкларны газиз туфрагыннан аеру Усал Иван заманыннан соң явыз Сталин хакимлек иткән дәвердә генә мөмкин булды. Без инде шул хакта ачыктан-ачык сөйләшә, гөман кыла башлаганбыз икән — алга таба тагын да кыюрак адымнар ясалыр, шаять. Зур илнең — куп милләтле дәүләтнең гамь-мәшәкатьләре дә күп, четерекле Без үз ха- лыкларыбызның язмышын үзебез хәл итә алырга тиешбез, дошманнар сүзе үтмәслек итеп. Язучы. Ислам дине Болгар дәүләтенең мөстәкыйльлеген, үзаллы яшәвен көчәйткән, дибез. Шул ук вакытта бабаларыбызның башка диндәге кешеләрне ригая кылуы, үзара килешеп көн итүе дә мәгълүм (шәһре Болгарда да, хан заманындагы Казанда да, әйтик, чиркәү үзенә лаеклы урын тапкан). Киңрәк алганда, ислам һәм христиан идеяләренең гаҗәеп кушылмасы булган испан культурасын һ. б. мисалларны искә төшереп булыр иде. Сез менә Русьның христиан динен кабул итүенә мең ел тулу бәйрәмендә катнашкансыз. Хәтта ике дии башлыкларының әледән-әле очрашкалый торуын да яшермисез. Турысын гына әйтегез әле мондый дустанә мөнәсәбәтләр ислам кануннарына каршы килмиме? Ике татар үзара русча сөйләшеп торса да, алар кяфер чутыннан китә дип тәрбияләнгән мәчег картлары ничек карый бу хәлләргә? Мөфти. Гомумән алган вакытта без, мөселманнар, динебез өйрәтүе буенча һәртөрле диннәрнең — христиан дине буламы ул. яһүд дине буламы — бөтен диннәрнең дә асыл чыганагы Аллаһтан дип таныйбыз. Төрле заманнарда халыкларның иҗтимагый үсешенә карата Аллаһтан үз заманына яраклы чаралар иңдерелгән. Шулай булгачтын без аларның һәммәсен дә хөрмәт итәргә тиешле. Коръән-кәримдә 20 дән артыграк пәйгамбәр искә алынган булса, Аллаһ тәгалә аларның әле әйтелмәгәннәре дә искиткеч күп, ди; һәрбер заманда, һәрбер халык арасында Аллаһ тәгалә халыкның хәлен төзәтерлек, дөреслеккә алып барырлык затларны сайлаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһи галәйһивәсәл- ләм әйтә: башка диндәге кешегә зыян китергән мөселман — ул миңа зыян китерде, ди. Миңа зыян китергән кеше Аллаһка зыян китерергә маташа, ди. Аллаһка зыян китерергә маташкан кеше була икән, аның белән Аллаһ үзе эш итәчәк, ди. Ягъни, шәригатебез буенча. башка дин әһелләре белән без тату, матур иттереп яшәргә тиешле, дөреслекне аңлашуда уртак фикерләребезне, якынлыкны табарга тиешле Совет дәверендә, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы вакытында булды андый уртак эш: илебезгә олы яу килгән вакытында, төрле дин вәкилләре маллар җыеп, иганәләр, сәдакалар җыеп, танк колонналары, хәтта самолет эскадрильялары төзеттеләр Безнең Диния нәзарәте дә моңарга үз өлешен кертте. мәхәлләләребез җан-малларыи илебезнең азатлыгы өчен кызганмадылар, Шуның белән бергә сугыштан соңгы дәвердә дә,— Тынычлык фондының эшендә булсын, хәзер менә Шәфкать һәм саулык фондының эшендә булсын,— төрле дин әһелләре һәм җитәкчеләре уртак иттереп, илебездә шәфкатьлелек артуга, җир йөзендә тынычлык урнашуына, бөтен дөньядагы халыкларның үзара аңлашуына хезмәт ител киләләр. Халыкларны — төрле дин әһелләрен бер-берсенә ышанырга, сугыш бәласеннән котылу юлларын бергәләп эзләргә чакырабыз без. 1982 елда Мәскәүдә патриарх Пименның нияте, башлавы белән туксаннан артыграк илдән вәкилләр килде, шуның арасында мөселман илләреннән 200 гә якын кунак бар иде Безнең илдәге ислам оешмалары, дини нәзарәтләр дә катнашты. Аллаһның изге яшәү бүләген — Җир йөзен атом сугышының афәтеннән коткаруга багышланган конференция иде бу Саваплы эш булды. Тормышыбызны яхшыртуга алып бара торган хәрәкәтләр булса, без, төрле дин вәкилләре — мөселманнар, христианнар, яһүд динен тотучылар, буддистлар һ. б. мәэһәб вәкилләре — һәрвакытта да илебезнең башкаласы Мәскәүдә очрашып киңәшәбез, фикер уртаклашабыз. Төрле мәзһәбләрдә булсак та, максатыбыз бер халыкларны дөньяда яшәгән вакытларында бәхетле итәргә, ахирәттә дә җәннәтле булуларына юл салырга, ә дөньядагы бәхет, әлбәттә, тынычлык белән була, бер-береңне кеше дип тануда була. Бер-беребезгә карата бездә тәкәбберлек булырга тиешле түгел. Безнеке генә хак. без генә өстен дигән нәрсә һич дөрескә чыкмый ул. Тәкәбберлек — ул Аллаһка гына килешле нәрсә, адәм баласына килешле нәрсә түгел ул. Бөек рус халкы — безнең иң якын күршебез. Илебез бер, суын эчкән Иделебез бер. Шуның өчен дә, узган елны илебез буенча һәм бөтен дөньяда рус халкының зур бәйрәмен — христиан динен кабул итүгә мең ел тулуын үткәргән вакытында, без дә аларга кушылып бәйрәм иттек Анда мин генә түгел, ислам дәүләтләреннән дә кунаклар бар иде — мөфтиләр, дин эшләре министрлары. Бу бәйрәм арасында Рус чиркәвенең җитәкчесе патриарх Пименның илебезнең җитәкчесе Михаил Горбачев белән очрашуы булды. Христиан дине һәм хөкүмәт арасында гына түгел, бәлки бөтен дин әһелләре белән хөкүмәт арасында яңа мөнәсәбәтләр, тагын да чын күңелдән бер-беребезгә ышанып, эшебезне дөресләүгә, аңлашылмаган, йә киртә булган нәрсәләрне бетерүгә юл ачты ул очрашу Бу иркенлек хәзер менә безнең тормышыбызга да кагыла башлады әкертенләп, әл- хәмделиллаһ. Моның дәлиле дип саныйбыз хөкүмәтебезнең рөхсәте булды быел безгә ислам динен болгар бабаларыбызның кабул итүенә 1100 ел һәм Диния нәзарәтебезнең төзелүенә 200 ел тулу бәйрәмен үткәрергә. Бу юбилей гадәти дини бәйрәм генә түгел, халкыбыз хәтерен уяту ул, тарихыбызны яңарту ул. Мәдрәсәләребез — тилеләр йорты, язуыбыз—«комган» хәрефләр, муллаларыбыз — тинтәк, томаналар, гомумән халкыбыз «абдулка«лардан гына гыйбарәт иде, югыйсә Мондый көферлек тагын күпме дәвам итәргә мөмкин Тарих коесына төкергәнче, шул ук коедан су аласыңны онытмау фарыз. Язучы. Тарихи хәтерне яңарту мәсьәләсен Сез бик урынлы күтәрәсез. Дөньяга караш фәне икәнлеген дә онытырга ярамый шул тарихның. Хәтта бүгенге хәлебезнең алшартлары да ерак гасырлар итәгендә ята бит., һәм бүген СССР тарихыннан дәреслекләрдә Россия халыкларының, шул җөмләдән татар халкының да, үзенә лаеклы урын ала алмавы ышанычны, дуслыкны ныгытуга хезмәт итми Ил тарихы — сугышлар көндәлегеннән бигрәк. халыклар язмышының елъязмасы булырга тиеш. Иҗтиһадлы, зыялы бабаларыбыз бөек күршеләре белән кан коешып кына яшәгән дигән сүзгә ышану мөмкин түгел. Тарих чынбарлыгын торгызу җәһәтеннән Сез нинди фикердә торасыз? Мөфти. Чынбарлыкны без һичшиксез кайтарырга тиешле Чөнки безнең халыкны мон- гол-татар белән генә бәйләп карау — бу искиткеч зур хата. Без инде монгол-татарның дөньяда яңгырый башлаганына хәтле үк булганбыз. Болгар дигән халкыбыз булган. Хәтта Иделнең дә бүгенге көндә Волга булып танылуына да шул болгарлар сәбәпче. Киевтән караган вакытта аны «река булгар» дигәннәр. Аннары «р»ны, ни хикмәттер, чәйни башлаганнар. «Р» хәрефе төшеп-җуелып, «Булга» булып кына калган. Аннары «б» хәрефе дә «в»гә әйләнгән: Волга булган. Шушы бөек елгага исемен биргән халык без. Монгол- татар чирүе Көнчыгыш Европага килгән чагында, Жигули тауларында каршы алып, Сүбәдәй баһадирны илле сугыштан соң беренче иттереп тар-мар иткән халык — без. Янә 13 ел үткәч кенә монгол-татарлар бу җирләргә яу белән килергә батырчылык итә. Русьта, рус дөньясында ачлык булган вакытта икмәк җибәреп торган халык — без. Рус халкы үзенә дин эзләгән вакытында, исламны кабул итмисезме дип, такмыйча-нитмичә, үзләренә тәкъдим иткән халык — без Аннан соң да, заманнар буенча үтеп, рус дәүләтенә кушылганнан соң, җәберләнеп, кан түгеп кушылган булса да. рус дәүләтен үзенә ватан итеп саный башлаганнан бирле, Полтава сугышында булсын, бүтән кыен хәлләрдә булсын — бөтенесендә безнең халкыбыз корал белән Рус дәүләтен саклауга ярдәм иткән. Наполеон- ны куган вакытларда да — Парижның уртасында татар-башкорт атлы гаскәрләре биегән түгелме соң? Бөек Октябрь революциясенең икенче көнендә үк Петербургтан соң Казанда Совет хакимияте урнашуы да моңарга зур дәлил. Мөселманнар: «Аллаһу әкбәр! Ал- лаһу әкбәр!» — дип тәкбирләр әйтеп урамнарга чыгалар... Ун меңләп мәчете җимерелгән булса да. безнең халык Бөек Ватан сугышын батырларча каршылый. Хыянәт бездә булганы юк гомер буена — моны тарихыбыз исбат итә. Халыклар, милләтләр язмышы белән киләчәктә шаярырга ярамавын кисәтү өчен, чын тарих кирәк безгә. Язучы. Зур тарихыбызда ислам дине белән җитәкләшеп кергән язу культурасы. Шәрык фәне һәм әдәбияты, шулай ук әхлак һәм гореф-гадәт үзенчәлекләре — болар барысы да Идел буенда яшәгән бабаларыбызның зирәк акылы, саф калебе аша үткәрелеп, татар халкының милли-мәдәни йөзен билгеләүдә дә катнашкан Соңгы дәверләрдә Шиһабеддин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек дин әһеле һәм галим булган шәхесләребезнең халык тарихын торгызудагы хезмәтләре мәгълүм. Ә бүген Диния нәзарәте халкыбызның милли-мәдәни, архитектура мирасын саклауда катнаша аламы? Төрле сәбәпләр аркасында чит мәмләкәтләргә «агып киткән» тарихи яд- кярләребезне халыкка кайтаруда, киләчәктә фәнни әйләнешкә кертүдә ниндидер мөмкинлекләре, ниятләре юкмы нәзарәтнең? Мөфти. Безнең Диния нәзарәте, чыннан да. бик күп еллардан бирле милләтләребезнең асыл байлыкларын саклауга өлеш кертте. Ләкин менә, кызганычка каршы, соңгы вакытларда без бер ят нәрсә — ят та. оят та — бер хәлне күрә башладык. Бу — башкорт белән татар халкы арасындагы уйдырма дошманлыкны кемнеңдер уйлап чыгарырга маташуы. Без — бер ук тамырлы, нәселле, гомердән бер-берсенә кода-кодагый булып яшәгән халыклар. Милли гореф-гадәтләребез, уенкөлкеләребез, җыр-моңнарыбыз уртак. Шуны хәзер кемдер икегә аерып, уртабызга дошманлык хисе кертергә маташа. Әле, Аллага шөкер, бу безнең халыкларның гади катлавы арасында юк, тик үзен инде бик зур иттереп, милләттән дә зуррак иттереп санаган кешеләр арасында гына килеп чыкты бу.. Ике йөз ел элек үзебезнең кем икәнлегебезне таныдык һәм таныттык без Пугачев восстаниесе вакытында. Салават Юлайлар да, Бәхтияр Канкайлар да кушылып, Пугачевның гаскәрендә — яртысы дип әйтергә мөмкин — мөселманнар иде. Шунда гайрәт белән, көч белән эш иткән татарбашкорт үзенең кем икәнлеген танытырлык хәлгә җиткәннән соң, Әби патша бик тирәнтен уйлап, рөхсәт бирде Диния нәзарәтенең төзелүенә. Быел нәзарәтнең төзелүенә 200 ел, дидек. Менә шул дәвердән бирле Диния нәзарәте татар- башкорт халкын бергә саклап килде, шуның белән бергә — казах халкының да бер өлешенә сыену бирде. Безнең, мәсәлән, Волгоград өлкәсендәге мәхәлләләребез арасында, Омскида, Троицкида, Тобольскида хәтта казахлардан да кешеләр бар. Берберебезне син татар, син башкорт, син казах дип бүлүгә түгел, юк, бөтенебез бертигез, мөселман без. Аллаһның бәндәсе без дип алып баруга килдек. Шуның өчен дә Диния нәзарәте киләчәктә дә бу халыкларның бер-берсен хөрмәт итүенә, бер-берсенә ярдәмле булуына, иншәалла, хезмәтен алып барачак һәм, әле Сез әйткәнчә, тарихи-мәдәни булган истәлекләребезне — кайда гына булса да алар — саклауга, кире үзебезгә кайтаруга хәрәкәт итәчәк. Әйтик, Казан күрке булган, аның тарихи төсе булган Сөембикә манарасын гына алыйк. Ә бит ул — халкыбыз кичкән авыр сынаулар ядкяре дә әле. Сөембикә манарабыз яңгыр суларыннан түгел, шәһитләр каныннан ава язды. Сөембикә манарасына ай куйыйк, дип Югары Советтан рөхсәт сорадык. Болытлы төннәрдә, күктәге аебыз күренмәгәндә, Сөембикә манарасындагы аебызга карарбыз. Чиркәве дә. хачы да торсын. Хачы янында ае да булсын Рус халкы белән дус булып яшәвебезне күрсәтел торсын! Ай булыр, аны күргәч, иманнарыбыз яктырыл китәр.. Инде үз тормышымнан да бик гади генә бер мисал китерәсем килә Моннан бер-ике ел элегрәк, Ризаэддин ибн Фәхреддин хәзрәтләренең «Әлбәләгуль-мөбин» дигән китабының кулъязмасын Үзбәкстанга берәүләр алып сатканнар иде Юлда күреп, инде Үзбәк- | станга китә торган кулларда күреп шул кулъязманы, мин алты йез сумга кире сатып алырга булдым ике бәя биреп булса да. Чөнки бу кулъязмалар безнең байлыгыбыз ул. безнең халкыбызның хәзинәсе ул. Нәзарәтнең яңа бинасын төзегән вакытта без. иншәалла, илебездә ислам тарихы музеена да урын ясарга уйлыйбыз. Ләкин Уфада гына түгел, безнең зур биналарыбыз Казанда. Мәскәүдә. Ленинградта, Әстерхан шәһәрләрендә дә бар. Иншәалла, һәрбер мәчеттә мондый бүлекләр булыр дип уйлыйбыз. Язучы. Халкыбызга татар китабы һәм язма мирасы музее да бик кирәк. Казан университетының сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге кебек, тимер рәшәткә артындагы, әз кешегә генә күрү мөмкинлеге бирелгән хәзинә булмасын иде ул. Әгәр инде тиешле дәүләт оешмалары кызыксыну күрсәтмәсәләр. мәчетләр каршында да бу эшне башкарырга мөмкин түгел микән? Ташъязмаларыбыз, мең елдан артык тарихы булган кулъязма китапларыбыз бергә җыелса, мәшһүр Матенадараннан бер дә ким булмас иде. Кызганыч хәл түгелмени, хәзрәт: без мең еллык язма культурабыз бар дип күкрәк сугабыз, ә кайда ул язма мирас дигәнебез? Чишелмәгән табышмакка әйләнеп, чормаларда тузан эчеп, җир куенында череп ятты-ятты да Ә бит мирас бик астында түгел, халык күңелендә яшәвен дәвам иткәндә генә, аның көндәлек тормышында турыдан-туры катнашканда гына чын мәгънәсендә байлык һәм бәрәкәтле туфрак була ала. Нибары «әлифба» сүзе генә кайчандыр шундый хәрефләребез булганны искәртеп тора... Әле моннан дүрт-биш ел элек кайбер зыялыларыбыз ачыктан-ачык «Кемгә кирәк ул «комган» хәрефләр?»— дип әйтергә оялмыйлар иде Дөрес, берничә ел эчендә әлифбаны алфавитка, аннары аэбукага алыштырган халык — шул халыкның бер өлеше — хәзер бик кызыксынып тарихи («борынгы» түгел, «иске» түгел — тарихи!) язуын өйрәнә. Әмма теге «зыялылар»- ның соравы искә төшә: өйрәнеп тә нәрсә укырлар соң алар? . Шуңа күрә хәзерге хәрефләрне «камилләштерү» юлы җиңелрәк тә, дөресрәк тә. дип раслаучылар күп; алар үзләренчә хаклы бугай... Җәмәгатьчелек белән бер очрашуда Сез «камилләшкән», «койрыклы» хәрефләргә мөнәсәбәт сиздереп алган идегез. Ләкин шунысы аңлашылып җитмәде: татар әлифбасының бүгенгесен һәм киләчәген ничегрәк итеп күз алдына китерәсез? Мөфти. Кызганычка каршы, соңгы илле-алтмыш ел арасында безнең халыкка һәм илебездәге башка төрки халыкларга да бик үкенечле хәлне кичерергә туры килде. Ул да булса — шушы дәвердә өч тапкыр әлифбаның үзгәрүе, Мең ел дәвамында кулланылып килгән гарәп язуы безнең үз хәрефләребез булып әверелгән иде. Тарихыбыз шул хәрефләр белән язылган Буыннан-буынга күчеп килгән, шуңа күрә безнең өчен кадерле мирас, ата- баба васыяте булган, шуның белән бергә күз ямебез дә булган әлифба ул. Халыкны хәтта матурга гадәтләндерү, матурга омтылдыру тәрбиясе дә булды бу хәрефләрнең. Әйтик, ул заман китапларының зифа буй-сынны «әлиф»кә, кочаклашып торган егет белән кызны «лям-әлиф»кә охшатуы бик истә калган... Шиксез ки, матурга омтылган кешедә начарлык кимрәк була Хәтта пәйгамбәребез салләллаһ галәйһивәсәлләм дә, яхшылыкны, изгелекне матурлыктан эзлә, дип өйрәтә. Безнең халык һәртөрле реформага һәвәс дип тә әйтер идем. Ләкин ул бездә ни өчендер гел ярымйортырак килеп чыгучан була. Латинга, аннары кириллицага күчү, инде бүген үзләрен галим дип йөргән кайсыбер кешеләрнең хәрефкә койрык тагу белән мавыгуы — болар берсе дә алга китешне кайгырту түгел, бары тик халыкның яңарышка сусавын үз мәнфәгатьләренчә басу омтылышы гына. Сез, бәлки, моның белән килешмисез- дөдер... Әмма манаралар кисү, чиркәүләрне җимерттерү кебек үк, халыкның рухында бушлык хасил итте хәрефтән аеру. Ул бушлыкка ни тулды? Болыннарыбызны баскан, авылларыбызны күмгән, зиратларыбызны юган ГЭС суларымы әллә? «Куып җитәбез һәм узып китәбез» дигән язулы чүпрәкләрме? Шуның өчен кайбер кешеләрнең бүгенге көндә безгә хәзерге алфавитны үзгәртеп, кайсына койрык тагарга, кайсына тагын бүтән үзгәрешләр кертеп яраклаштырырга уйлавы — бу бер иләктән икенче иләккә су салу шикелле генә булыр дип уйлыйм. Әллә нәрсә уйлап чыгарасы түгел, мең ел безнең халкыбызга яраган язуны кайтарудан башка чара юк дип уйлыйм. Бу — минем генә фикер түгел. Хәтта үзбәк, азәрбайҗан. төрекмән, казах арасында да бу хәрефне кайтару хакында сүзләр йөри. Моңа үрнәк эзләп йөрисе дә юк Балтик буе халыкларында булсын, шул ук Әрмәнстанда, яисә Грузиядә булсын — үзләренең борынгы әлифбаларын саклап калган милләтләргә туган телләрен дә сакларга уңайлырак булды, шуның белән бергә милли гореф-гадәтләрен, халыкның тарихи аңын, мәдәни байлыгын сакларга да шуның ярдәме тиде. Әгәр без дә киләчәктә, озакка сузмыйча, бу хәрефләрне кайтара алсак, тормышыбызга кертә алсак.— әлбәттә, бер көндә генә эшли торган эш түгел ул, алдан аны ихтыяри рәвештә, аңлы рәвештә өйрәнү аннары халыкның зур елеше таныганнан соң гына рәсми рәвештә дә кайтару ^мөмкин— шуның белән без бетен ислам дөньясы белән үзебезнең борынгыдан килгән •мәдәни һәм тарихи элемтәләребезне тагын да ныгытуга ирешер идек, безнең Совет иленә дөньяда үзенчәлекле мәйдан биләгән ислам дәүләтләре белән дус булырга да моның тагын бер ярдәме булыр дип уйлыйм Язучы. Гарәп язуының бизәк, кайчакта сурәт рәвешенә үк керүе ислам дине белән, аның рәсем сәнгатен төрлечә тыюлары белән бәйләнгән, диләр. Җан ияләрен ясау тыеламы, дигән сорауга Ибн Габбас исемле хәкимнең җавабын искә төшерәләр: «Рәхим итеп ясый бирегез! Тик бер генә шарт: төшергән рәсемегез тереклек иясенә охшамасын»,— дигән ул.. Ә сүз белән сурәт ясау Коръәндә үк бар Коръән — ислам динендәгеләргә аллаһ сүзе булудан тыш, дөньядагы бүтән диндәге, яисә дингә ышанмаган кешеләрне дә илаһи бер күренеш булуы белән сокландыра. Белгәнебезчә, андагы аһәң, сурәтлелек, фикер галәме заманында хәзрәте Пушкинны да рухландырган. Пушкинның Коръәнне нинди телдә укыган булуы әле хәзер дә төрле бәхәсләр уята... Сезнеңчә, шушы гаҗәеп язмышлы китапның татар телендә лаеклы тәрҗемәсе бармы? Бу юнәлештә нинди дә булса эш алып барыламы? Мөфти. Дөньядагы бик күп халыклар, хәтта япон, француз, инглиз телләренә дә тәрҗемәсе бар Коръән-кәримнең Тик әлегә татар теленә бигүк яхшы тәрҗемәсе күренми. Тәфсирләр бар «Әл-иткан фи тәрҗемәтил-Коръән», «Тәфсир Ногмани» бар. «Тәфсир әл-Фәү- аид» бар. Аларда Коръәнкәримнең мәгънәләре татарча аңлатыла. Без шушы мөнәсәбәт белән Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек: Коръән-кәримнең тәфсирен якын елларда бер утыз меңләп данә булса да бастырып чыгарырга ярдәм-рөхсәт сорадык. Татар теленә дә бик яхшы бер тәрҗемәсе кирәк иде. Ләкин хәзерге көндә бездә ул дәрәҗәдәге белгечләр, чын затлар юк дип әйтергә мөмкин Әле рус телендә дә Коръәнкәримнең яхшылап чынлап таяна алырлык тәрҗемәсе юк. Крачковский булсын, Саблуков булсын,— алар бик зәгыйфь тәрҗемәләр. Язучы. Коръәнгә теләсә кем килеп тотына алмый шул. һәр сүрәсе, һәр аяте аша аңлап- тоеп бетерә алмаган мәгънәләре күңелгә тапшырыла. «Сүрә» дигән сүзнең баштагы мәгънәсе «таш дивардагы рәт» икәнен белсәк, кирпечкә кирпеч куелган кебек тыгыз, нык җөмләләр рәте күз алдыбызга килә. Болай карап торышка гади генә стена сыман, ә нинди измә-раствор белән береккән — шуның хикмәтен әлегәчә таба алмыйлар... Хәзрәт, дини һәм иҗтимагый эшчәнлек Сездән күп җегәр, күп вакыт сарыф итүне сорый. Шулай да, Коръән һәм башка дини китаплар укудан тыш, дөньяви әдәбият, матбугат белән дә беркадәр танышырга мөмкинлек табасыздыр дип уйлыйм. Бүгенге язучылардан яисә классик әдәбияттан нинди әсәрләр, китаплар игътибарыгызны җәлеп итә? Мөфти. Без үзебезне, ягъни совет кешеләрен, дөньяда иң күп китап укучы дип саныйбыз бик хаклы рәвештә. Әмма, мин әйтер идем, дөньяда иң күп укучы халык ул — балалар һәм яшүсмерләр- Мин үзем әдәбиятны бик күп итеп укыдым мәдрәсәгә барганчыга хәтле. Шул, үземне таный башлаганда, унөч-ундүрт яшемдә, китапны алсам, укый идем мин ике көн, күп дигәндә. Чөнки төннәр буенча да укып чыгадыр идем. Әни әле шуның өчен орыша торган булса да, күзләрең бозылыр, дип... Мәдрәсәгә киткәннән соң һәм менә эшли башлаганнан соң инде, кызганычка каршы, калын-калын романнарны уку рәхәте бик сирәк насыйп була. Башка нәрсә белән шөгыльләнү күп вакытны ала. Ләкин барыбер «Казан утларыин, «Агыйдел»ие карап чыгарга тырышам. Калышмаска тырышам. Шуның белән бергә Чыңгыз Айтматов язганнарны махсус күзәтеп барам. «Буранный полустанок» һәм «Плахаисын укыл бик куандым. «Буранный полустанок» дигән китабында бигрәк тә — кайсы төшендә сөенеп, кайсысында көенеп — җылый-җылый укырлык сәхифәләре күп булды Ул язучыга күңелемнең иң нечкә бер төшендә аерым мәхәббәтем бар. Язучы. Артыгын төпченә дип уйламагыз, хәзрәт, әмма күңелне кытыклап торган бер соравым бар Игътибар итеп калдым: әңгәмәбез алдыннан гына, «фәлән артист китерде» дип. Сезгә магнитофон кассетасы тапшырдылар... Мөфти. Ә без аны тыңлап та карый алабыз хәзер. Анда яңа җырлар, татар эстрада көйләре булырга тиеш Язучы. Рәхмәт, вакытыбыз калса, бәлки, соңыннан тыңларбыз. Мәчеттә җыр-музыка тавышын ишеттерү гөнаһ саналмасмы соң? Ул кассетаны Сезгә алып килүләренең хикмәте нәрсәдә? Мөфти. Аның сәбәбе бик гади һәрвакыт, юлга чыкканда безнең машинабызда «җыр тартмасы» йөри. Татар-башкорт халкының көй-моңнарын, намаз вакыты булмаса. сөенеп тыңларга яратам. Сөенеп! Чөнки алар буыннар буе безнең каныбызга сеңгән, күңелнең иң нечкә кылларын тәрбияләгән. Ләкин, кызганычка каршы, әле безнең җырчыларыбыз да, музыкантларыбыз да арттарак калып баралар дөньядан. Мин шуны да уйлыйм үзебезнеке белән генә чикләнергә тиешле түгел без. Ничек итеп кырдагы төрле гөлләрнең исен иснәү безгә ләззәт китерә торган булса, төрле халыкның мәдәниятеннән өлеш алу кеше- не баета гына, бер вакытта да фәкыйрь итми. Дөньяда бүгенге көндә танылган яшьләр ярата торган ансамбльләр, яңа җырлар, көйләр бар Аларны да үзебезнең телебезгә, үзебезнең моңнарга якынайтырга. Көнбатыштан да, Көнчыгыштан да үрнәк алырга кирәк. Без үз казаныбыздарак кайныйбыз шикелле һаман да. Бүтән төрки халыклар әдәбиятта булсын, җыр-музыкада булсын — шактый алга киттеләр; безгә дә дөнья культурасына, музыка һәм җыр культурасына якынаюда юл эзләргә кирәк иде, дип уйлыйм мин Менә шул уңай белән бик сөендергән бер вакыйга Шиһабеддин Мәрҗани хәзрәт исемендәге җәмгыять Казанда очрашу үткәрде дин әһелләре һәм җәмәгатьчелек белән: күрешүебез- нең ахырында бик матур концерт булды «Сорнай» дигән ансамбль борынгы болгар көйләрен безгә ишеттерде Шундый эзләнүне безнең яшьләребездә күрү — бик шатлыклы, сөенечле бер хәл. Әле күңелемнең бер төшендә тотам: бәлки, Аллаһ насыйп итсә, киләчәк вакытта мәчетләр янында хәтта дискотекалар да булыр дип уйлыйм. Яшьләр дә килсеннәр. Картлар намаз укырлар, яшьләр биеп торырлар Бер-берсеннән үрнәк, гыйбрәт, дәрт алып Бии алган кеше намазны укый ала, әмма намаз укый алган һәр кеше бии алмый. Язучы Телевидениенең беренче программасы буенча Сезне «Кинопанорамахда күрел калган идек. Сез анда, кино сәнгате ислам дине кануннарына каршы килми, дидегез. Татар халкы әлегәчә әнә шул олы сәнгатьтән — үз телендә, үз тормышыннан кино төшерү һәм караудан мәхрүм Ул ихтыяҗны әле дә булса театр гына азмы-күпме канәгатьләндереп килә. Шуңа күрәдер бездә хәтта бик көпшәк, ясалма спектакльләргә дә халык күп йөри Ә Сез театр карарга вакыт табасызмы, театрга бару Сезнең дини вазифагызга каршы килмиме? Хәзерге татар-башкорт театры турында фикерегезне ишетү кызыклы булыр иде. Мөфти. Иң бәхетле сәгатьләр итеп саныйм гомеремдә — кирәк татар театрында, кирәк башкорт театрында булуымны Без кадерле кунаклар килгән чагында, хәтта кайберләре (мәсәлән, гарәпләр) телне аңламасалар да, моңыбызны, рухыбызны аңласыннар дип, театрга алып барабыз Мин безнең театр эшлеклеләренә — Казанда булсын. Уфада булсын — зур уңышлар телим, алар үзләренең вазифасын безнең кайбер муллаларыбызга караганда да яхшырак итеп үтәп киләләр. Аллаһ ярдәмнәр бирсен аларга. Чөнки алар милләткә хезмәт итә, яшәвебезгә хезмәт итә. милли гореф-гадәтләребезне, моңыбызны саклауга бик зур өлеш кертәләр. Изге эш дип саныйм аларның эшләрен. Язучы. Сезне татар, рус һәм гарәп телләреннән тыш, кайбер Европа телләрен дә беләсез, дип сөйлиләр. Эш буенча, яисә сәяхәт тәртибендә әлегәчә кайсы чит илләрдә булырга туры килде? Соңгы вакытларда чит мәмләкәтләрдә яшәүче күренекле милләттәшләребез, бигрәк тә галимнәр турында кайбер мәгълүматлар ачыктан-ачык языла башлады. Чит илләрдә яшәп калган татарлар Диния нәзарәте белән элемтә тоталармы? Алар белән үзара танышлыгыгыз ничек, араларында кызыклы шәхесләр бармы? Мөфти. Хезмәтем буенча, әлбәттә, миңа дөньяның бик күп почмакларына барырга туры килде Гарәп илләренең күбесендә булдым. Мисырда дүрт ел яшәүдән тыш, тагын Ливиядә. Туниста, Мароккода. Сүриядә. Иорданиядә. Йәмәннең икесендә дә. Согуди Гарәб- станда берничә кат. Төркиядә Дөнья күрү — бүтән ил. халыкның һавасын сулау, аның тарихының кайнар сулышына кагылу, бүгенге гамь-мәшәкатьләрен тою гына түгел, ул үзеңне, үз халкыңны да аңларга ярдәм итә. Гарәп-Көнчыгыш илләре — «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге кебек, мең еллар дәвамында тупланган гаҗәеп рухи хәзинә сандыгы ул. Дөнья диннәре һәм культуралары тарихында искиткеч урын тоткан җирләр Безне бәйләп торган дини-тарихи-мәдә- ни уртаклыклар күп Пәйгамбәребезнең туган җирендә—Мәдинә шәһәрендә, мәсәлән, Казан мәчете бар Аның янындагы мәдрәсәдә 70 нче елларга кадәр татар телендә дәрес бирелде. Әмма тарих кына түгел, ислам илләренең бүгенге тормышта, дөньяда биләгән урынын да искә алганда, бу кызыксынутартылу тагын да ныграк аңлашыла. Европа илләреннән миңа Даниядә. Финляндиядә, Франциядә булырга туры килде Япониядә бер-ике тапкыр булдым. Америка Кушма Штатларында. Бу сәяхәтләр, әлбәттә, гадәти сәфәр булудан бигрәк, кайсылары андагы дини оешмаларның чакыруы буенча кайсысы — безнең илдән төрле делегацияләргә катнашу иде (мәсәлән. Алжирга, Әфган- станга шулай бардым). Бу сәфәрләрдә, әлбәттә, төбе безнең илдән чыккан ватандашларыбыз, бигрәк тә татар халкының вәкилләре белән очрашуларыбыз булды Тормышның, язмышның төрле хәлләре аркасында алар бездән аерылган, ерак булсалар да, туган илләренә искиткеч мәхәббәтләрен саклаганнар. Моңарга дәлил — Австралиядә яисә Япониядә яшәп тә, үзебезнең телдә саф, нәкъ Казанда сөйләшкән шикелле иттереп сөйләшүләре, балаларын шул рухта тәрбияләргә тырышып, милли әдәбиятыбыз белән кызыксынып, гореф-гадәтләребездән аерылмыйча, хәтта үзләрендә Сабантуйлары ясаулары. Ана кичә- ларе үткәрүләре — болар бөтенесе туган илгә булган ихлас мәхәббәтләрен күрсәтә. Шу- ^ың белән бергә, илебездә бара торган үзгәртеп кору шартларында, чит илдәге дин һәм милләт кардәшләребез белән элемтәләребез көннән-көн ныгып килә. Быелгы бәйрәм мәҗлесебездә катнашасылары килеп, бик күп илләрдән — Америкадан, Канададан, Төркиядән. ГФРдан, Австралиядән гаризалар, теләкләр алынды. Бу кешеләр, әлбәттә, безнең халкыбызның язмышы белән, бүгенге көне белән бик кызыксыналар, илебез хакындагы төрле уйдырмалар белән башлары мөлдерәп тулган булса да, аның ялган икәнлеген әкренләп аңлый баралар, шуны үз күзләре белән күрәселәре килә безнең илебезгә килеп, туган авылларын, шәһәрләрен, атабабалары яшәгән җирләрне күрергә телиләр. Бо- ларның арасында зур галимнәр бар. бүгенге көндә төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтүче кешеләр промышленниклар, миллионерлар бар. Тормышта үзләренең урыннарын тапкан кешеләр күп. Боларның безнең илгә килүе. Диния нәзарәте һәм илебездәге башка оешмалар белән элемтәдә булулары, бер-беребезне аңлаулар һичшиксез дөньядагы бетен илләр арасында татулыкны урнаштыруда, бер-беребезгә ышануның көннән-көн ныгуында ярдәм булыр дип өмет итәбез. Диния нәзарәте алар белән һәрвакытта язышып тора, илебездәге матур үзгәрешләр турында аларны хәбәрдар итә. Язучы. Мисырда дүрт ел яшәдем дип, анда укыган елларыгызны искә алгансыздыр, әйеме' Татарлар арасыннан чит илдә укыган кешеләр булу хәзер әллә ни гаҗәп тә түгел Ә менә Шиһабеддин Мәрҗани «Мөстафадел-әхбар ында ук укымышлы мулла-мөдәр- рис Шәмседдин ибн Габдерәшид Кышкарый турында язып калдырган... Сезгә бу исем, әлбәттә, таныш Каһирә университетында ул җиде ел фарсы теле укыткан. 150 елдан соң Сез — аның якташы, милләттәше — шушы университетны тәмамлагансыз. Аңа кадәр дин гыйлемен кайда үзләштердегез, гомумән, бу юлга ничегрәк кереп киттегез? Мөфти. Әти-әниләрем мөселман гаиләсеннән Әти дә, бабаларым да рухани булмаганнар, муллалар түгел, ләкин мөселман булып яшәгәннәр Аллага ышанганнар, диниең гореф-гадәтләрен тотарга тырышканнар Әбием миңа өйрәтеп килде һәрвакытта да догаларны Ундүрт-унбиш яшьләремдә, мәктәптә укыган чагымда, инде мин шәмаилләр белән кызыксына башладым Шәмаилдә, аннары Коръәндә ниләр язылганны укый, аңлый алмау — шул мине бик көендерә иде. Гарәп теле белән ныклабрак кызыксына башладым Кулыма гарәп теле дәреслеге эләккән иде. шуңардан гарәп хәрефләрен өйрәнеп алдым, бераз җөмләләр төзергә әйрәндем Аннары мәчеткә йөри башладым. Ул вакытта, билгеле, «торгынлык» заманы иде. дип әйтик,— бик күп кешеләргә, укытучыларга, хәтта кайбер якыннарыбызга да ошамый иде минем бу кызыксынуым. Шулай да мин мәчеткә йөрүемне дәвам иттем. Ә инде унсигез яшь тулган чагында, 1966 елны, Казан Мәрҗани мәчетенең муллалары һәм мөдәррисләре мине Бохара мәдрәсәсенә күндерделәр. Ләкин ул вакытта да берничә тапкыр кыенлыклар кичерергә туры килде. Төрле яктан ризасызлыклар булу аркасында, мәдрәсәдән чыгару мәсьәләләре булды. Казанга кайткан чагымда хәзер Мәрҗани мәчетендә имам-хатыйб булып торучы Әхмәдзәки хәзрәттән сабак алдым, өенә йөреп Ул чакта үзем ашханәдә эшләдем Ике көн эшлидер идем, ике көн Әхмәдзәки хәзрәткә укырга барадыр идем Гарәп телен, тәфсирләрне, хәдисләрне өйрәнеп чыктым. Бу сабак алуым мәдрәсәне тәмамлауга бик яхшы ярдәм итте. Мәдрәсәне 1973 елны бетергәннән соң, нәзарәт мине Казанның Мәрҗани мәчетендә икенче имам-хатыйб итеп билгеләде. Соңыннан, нәзарәтнең күндерүе белән, 74 нче елдан алып 78 нче елга хәтле Каһирәдә әл-Әзһәр университетында укыдым. Ул еллар миңа гарәп телендә осталыкны арттырырга, сөйләшү телен ныклап өйрәнергә, дөнья әдәбияты һәм дини әдәбият белән тирәнрәк танышырга ярдәм итте, шуның белән бергә дус-ишләр арттыруга да сәбәпче булды анда 70 кә якын илдән студентлар укый иде Каһирәдән кайтканнан соң, Мәрҗани мәчетендә беренче имам-хатыйб булып хезмәт иткән идем. 1980 елда мөфти итеп сайланганчы Язучы. Мөфтине ничә елга дип сайлыйлар? Аннары кайберәүләрдә шундый кызыксыну да булырга мөмкин: әйтик, мөфтинең хезмәт хакы күпме, аны кем түли? Мөфти. Октябрь революциясенә хәтле мөфтине патша куядыр иде Мөфтиләрнең айлыкларын да патша бирәдер иде Октябрь революциясеннән соң иң беренче сайланган мөфти Галимҗан Баруди хәзрәтләре булды. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ректоры Аннан соң— Ризаэддин ибн Фәхреддин хәзрәтләре . Мин бүгенге көндә уникенче мөфти — сайлап куелган. Гомерлек иттереп сайланды Ләкин без хәзер яңа уставларны эшлибез. Анда ничек куелыр — 5 елгамы булыр, яисә гомерлеккәме булыр — халыкның фикеренә, теләгенә карарбыз. Бездә дә перестройка һичшиксез булырга тиешле Айлык хезмәт хакы түләнә мөселманнарның сәдакаларыннан. Хөкүмәттән бер тиен дә алмыйбыз. Хезмәт хакы мөфтинең — алты йөз сум. Язучы. Мөфтинең төп эш урыны кайда булуын, аның ниләр белән шөгыльләнүен дә бераз аңлатыгыз инде. Мөфти. Ten эш урыным — Уфада Диния нәзарәтендә, ләкин миңа эш урынымда утырырга сирәк туры килә Әйткәнемчә, елына берничә тапкыр чит илләргә чыгам. Үзебезнең игф дә ел арасында унбиш-егерме мәхәлләдә булам — безнең халыкның теләген искә алып. Имам белән мөтәвәллият арасында, кайвакытта метәвәллият һәм имам белән хөкүмвт арасында аңлашылмаган-килешенмәгән нәрсәләрне хәл итешәм Яңа мәхәлләләр ачу, яңа мәчетләр салуны юллап барулар бик күп була Шуның белән бергә мин Мәскәүдәге чит илләр белән элемтә бүлегебезнең рәис-мөшәрифе — дүрт Диния нәзарәтенең рәисе ул эшне уртак итеп алып барабыз Чит илдә укырга шәкертләр җибәрү, чит илдән кунаклар китерү, бездән дин әһелләренең төрле делегацияләрдә чит илгә чыгуын хәл итү болар барысы да безнең эшебездән санала Шуның өчен дә, ай саен дип әйтергә мөмкин, берике тапкыр юлда булам Кайберәүләр нәзарәтне Казанга күчерү турында сүз кузгаталар. Әби патша аны юри Уфага илтеп куйган, диләр Ләкин бездә андый уй юк Без бөтен төшне изге дип саныйбыз Тарихи яктан, ике йөз ел буе Уфада урнашкан икән, бу һәр җәһәттән дөрес булса кирәк. Аның хәтта географик яктан да бик күп уңайлыклары бар. Казанга да, Мәскәүгә дә якын, шуның белән бергә Оренбург, Себергә дә якын. Нәкъ Мәккә шикелле, кыл уртасында илебезнең. Язучы. Без инде Сезнең хезмәтегезгә генә түгеп, шәхси тормышыгызга да кагылышлы сорауларга килеп җиттек бугай. Шул уңайдан яшәү урыныгыз, җәмәгатегез турында берничә сүз ишетәсе килә. Мөфти. Тууым-үсүем Казанда икәнлеген әйттем Мөфти итеп сайланганнан соң инде гаиләмне Уфага күчерергә мәҗбүр булдым. Хәзер Уфада яшибез, нәзарәт йортында. Әти-әниләрем Казанда Сеңелем, башка туганнарым, җәмәгатемнең әти-әниләре, абый-энеләре Казанда яши. Гаиләм минем биш балам бар — ике кызым, өч малаем. Олы кызыбызны инде кияүгә бирдек Казан егетенә Улларымның олысы техникумны, кече кызым аш-су әзерләү училищесын бетерде. Ике улым мәктәптә укый Мөхәммәт — алтынчы классны, Гомәр — өченчене тәмамлады. Җәмәгатемнең исеме Сания Ул алдан заводта эшләде, беренче балабыз туганчыга хәтле. Беренче балабыз туганнан бирле инде эшләми беркайда да дип әйтсәм, гөнаһ булыр — өйдә эшли, балаларыбызны мөселман иттереп үстерергә тырыша. Язучы. Балаларыгызны тәрбияләүдә, аларның шәхси кызыксынуларына йогынты ясауда Сез ничек катнашасыз? Алар ни белән мавыга? Киләчәктә Сезнең юлны сайларга ниятләп торучысы күренмиме? Мефти. Балаларга, аларны тәрбия кылуга беркадәр әһәмият бирергә тырышам. Күбесенчә, әлбәттә, аналары янында Ананың вазифасыннан инде ул Ир кешенең җаваплылыгын- да бит гаиләнең тамагын туйдыру, өстендә түбә булдыру Аларга, әлбәттә, бераз авырга- рак туры килә минем бу сәфәрләрем аркасында, ләкин моңа күнектеләр инде. Хәтта мин чит илдә торып укыган вакытта да сабыр итеп, балаларны үстерергә, тәрбияләргә җәмәгатем күнде. Шуның өчен минем ярты эшемне хатыным эшли дип тә әйтергә мөмкин. Балаларыбыз барысы да гарәпчә укыйлар, язалар, Коръәнне таныйлар. Намазны бөтенесе дә укый Мәктәпкә беренче киткәннәреннән алып намаз аларга өйрәтелеп киленгән. Хәзер инде үзләре аңлап, белеп укыйлар Хәләл белән хәрәмне барысы да аералар Аллага шөкер, балаларыбыз бездән дә күбрәк мөселман. Хайваннарны яраталар. Этләрме анда, мәчеләрме, балыклармы, кошлармы — аларның бөтенесе дә безнең өебездә бар Ул җан ияләре балаларга бик яхшы тәэсир итә Аларның күңелләрен йомшаграк итеп тәрбияләүгә. Мин үзем дә хайваннарны яратам Ата-ана бурычын үтәр өчен, балаларыбызга мөселманча исем кушарга тырыштык, әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләргә тырыштык. Аннан соң инде, үсеп җиткәннән соң. Аллаһ һидаят бирсен дип һәрчак теләктә торабыз Ләкин нинди һөнәр, нинди юлны сайлауга аларны мәҗбүр итәчәк түгелбез гомумән. Язучы. Мөфтинең көндәлек тормышы намаз уку, вәгазь сөйләү белән генә үтмәгәнлеге инде шактый яхшы аңлашылды Шулай да ял сәгатьләрегезне ничек үткәрәсез? Мефти. Кичке сәгатьләрне гаилә белән, балалар белән бергә уздырабыз. Телевизорны бик яратып карыйм. Иң яратканым — мультфильмнар. «Вакыт» программасы... Нәфис фильмнарны да караштыргалыйм. Фильм дигәннән, нәзарәтнең хезмәткәрләре белән бөтенебез җыелышып культпоходлар ясыйбыз кинога чыгабыз (абонементларыбыз бар), йә театрга, концертка барабыз Кыш көннәре чаңгыда чыгулар да була. Без халык арасында күбрәк булырга, халыкның сүзенә колак салырга, үзебезнең сүзне аларга җиткерергә тырышабыз Илебездәге саф җилләр халык белән дин әһелләре арасындагы киртәләрне җимерде. Аллага шөкер. Без бит кешеләр арасына хәнҗәр тотып түгел, аракылы стакан күтәреп түгел, гаделлеккә, шәфкатьлелеккә, әхлаклылыкка өндәү сүзе белән киләбез. Язучы. Сезнең сүзне ишетерләр һәм дөрес аңларлар дип ышаныйк, хәзрәт Әңгәмәгез өчен рәхмәт Мондый сөйләшүгә ихтыяҗ бар иде, минемчә. Соңгы вакытларда матбугат битләрендә руханиларга сүз бирүнең гадәти хәлгә әверелүе дә шуны раслый. Әле менә күптән түгел генә «Правда»да Рим лапасы белән очрашу хакында мәкалә чыкты. Ул «Папа булу кыенмы?» дигән сорау белән башлана. Сезгә дә иң соңгы итеп шул сорауны бирәсе килә мөфти булу кыенмы? Мөфти. Кыен мөфти булу. Авыр. Мин мөфти булырга дип тәкъдим ителгән чагында ел ярым каршылык күрсәттем. Ләкин инде барыбер миңа йөкләнгән икән, хәзер мин ул йөкне тартам, Аллаһ ризалыгы белән, һәм минем эшем мөселманнарга лаеклы булган вакытта. ул авыр түгел. Чөнки әгәр дә дөрес иттереп алып барсак, Аллаһ үзе ярдәм итә. Аллаһ ярдәменнән ташламаганда, бер эш тә авыр түгел, иншәаллаһ. Адәм баласы Җир белән Күк арасында яши. Җир табышмагына җавап эзләп, Кеше Күкләр белән сөйләшә. • Маймыл варислары» булган бабайларның фикер галәменә ис китәрлек! Ә без, без соң — космос гасырында яшәүчеләр — башны күтәреп күккә багарга вакыт табабызмы? Ни белән яшибез? Ни өчен яшибез? «Идеал — алла ул» дигән сүзләрне ничек аңлыйбыз?.. Бу сорауларны инде мин үз-үземә бирдем. ...Мәчеттән без мөфти белән бергә чыктык. Юбилей уңаеннан аның фани дөнья белән бәйле үз мәшәкатьләре — Кремльгә, Татарстан китап нәшриятына, тагын кайлар- гадыр барасы бар икән. Юк, дин белән мәгыйшәт арасы — Тәлгат Таҗетдин белән безнең ара үтеп чыга алмаслык чик сызыгы белән бүленмәгән. Ул, чын мәгънәсендә, ике дөнья арасына баскан. «Теге» дөнья белән «фани» дөньябыз арасына гына түгел, кешенең матди дөньясы белән рухи дөньясы, җәсәде белән җаны арасына басып, бик авыр бурычны —адәм баласының рухиятен, табигатен яклауны үз өстенә алырга тырыша мөфти хәзрәт. Бу юлда аңа теләктәш булмый мөмкинме?! Үзе үк әйтмешли, «ходай ярдәм бирсен».