Логотип Казан Утлары
Повесть

УЗГАН ГОМЕР БИГРӘК ЖӘЛ

Кичә котым очып уяндым- Таң алды иде. Абзарында ләтчә изалаган ат шикелле, шабыр тиргә батканмын Йөрәкнең кагуына чик-чама юк Ку ңел болгана i Шушы халәттә күземне ачып җибәрү нидәнме? Куркыныч төш күрдем Ж.иде төн уртасы икән. Күк гөмбәзендә ник бер йолдыз җемелдәсен! Кемдер, җилкә тамырыма төя-төя. мине кара ябалдашлы куаклар арасыннан бормалы сукмак тан каядыр алып бара. Мин карыша да. әрепләшә дә алмыйм Бара торгач, текә яр буена килеп җиттек Хәзер мин өчкә кадәр саныйм да эшең бетте! Йә үзең аска сикерәсең, йә мин мәтәлдерәм' Бу сүзләрне гөбедән чыккандай калын тавышлы адәм әйтте Аның буй-сынын да. йөзен чыраен да күрер хәл юк Ул минем артыма баскан Гыж гыж сулый, тешләрен шыкырдата. Ә аста упкын' Аның төбе бу караңгыда күренми, жан өшеткеч суык бәреп торган тирәнлек икәнлеге генә абайлана Бер!.. Минем күз алдыма төн карасыннан да карарак пәрдә эленә, тез буыннарым калтырый, гәүдәм сыгылып төшәргә тора. Ялвара алмыйм, телем аңкавыма ябышкан - Ике!.. Шул чак тармаклы тармаклы булып яшен яшьни, бөтен тирә-юнь күзләрне камаштырырлык булып яктыра Упкын ярындагы кыя ташларны курен алам Дөнья җимерердәй итеп күк күкри Мине мәтәлдерергә әзерләнгән бәндә дә тынып тора Ул да шүрли, күрәсең. Ышанырлык та түгел, кинәт янәшәмдә генә көчле кырыс тавыш ишетелә: Ах. кабахәт! Упкынга ташламакчымы? Мә. алайса! Пистолет шартлый Рамазан! Артка ау! Мин чалкан егылам Шул мизгелдә берәү тартып торгыза да әйтә: Уңга киттек! Кояш чыгышына' Барлас КАМАЛОВ (1930) — прозаик, публицист «Урамнар киңәя». яКанат ярганда». «Ярсөяр әрәмәсе» һ б китаплар ангоры ТАССРның атказанган культура хезмәткәре. Мин ни хәлләр итәргә дә белмим Әҗәлдән йолып калган мәрхәмәтле затка тел әйләндереп рәхмәт әйтер хәлем дә юк Шундый төштән соң кабат йоклап китү мөмкин түгел иде инде Бер бүлмәле фатирымның көнтуар тарафка караган тәрәзәсе буена ки- ф леп бастым. Бүлмә җиләслегеннән җанга-тәнгә аз булса да ярау алдым - Күк гөмбәзе читенә аксыл тасма сузылган. Акрын-акрын гына аңа 1 сыек кызгылтлык өстәлә Мин. гомеремдә беренче мәртәбә тан каршы- х лаган төсле, хәйрангашыйк булып басып торам Менә әлеге тасмага £ алсу төс керде Әйтерсең лә һәр мизгелдә аңа берәр тамчы нур тама § да, балкышлырак итә £ Күп тә үтмәде, чын-чынлап яктыра башлады. Күгелҗем-кара томан 2 эреп юкка чыкты. Баягы тасма урынында кояшның беренче нур-сөң- £ геләре күренде . J Шул сәгатьтә мин. ни сәбәпледер, күргән төшем белән таң атуны > узган гомерем һәм бүгенгем белән чагыштырдым. Аннары, тирән уйга * батып, инде ничәнче тапкырдыр, үз-үземне каһәрләдем. Хәвефле юл ~ башын эзләп, үткәннәремә кайттым Ул кара сукмакның очын тапкан- ч дай булдым... g Ә бүген җаныма тамган нурлардан әйләнә-тирәм якты! Мин Аны 5 күрдем. Назирәне! Элекке хатынымны, улым Рамил белән кызым Гөл- и заданың әнисен. * Үзебезнең күпер төзү конторасына кереп чыккач, йомыш белән S Куйбышев мәйданына төшкән идем. Эшләремне түгәрәкләп, троллейбус J тукталышына килдем. Мин дә килеп җиттем, троллейбус та китеп барды Икенчесен көтеп алдым. Салонга узсам... ул! Бер шәһәрдә яшәп тә өч ел очрашканыбыз юк иде. Әллә нишләп киттем Тәнем эсселе-суыклы булып алды. Йөрәк күкрәк читлегеннән каядыр аска шуышты шикелле Ул да бөтенләй ваемсыз калмагандыр. Ни генә димә, утыз елга якын бергә гомер иткән кешеләр бит без. Башлап мин сәлам бирдем. - Исәнме. Назирә! - Исәнме. Рамазан' — Ул яшьлегендәгечә килешле елмайды. Тик бу елмаю, «ай күрде, кояш алды» дигәндәй, шундук сүнде — Эшкәме? — дидем мин. аның поликлиникага барганын белә торып. Бүген көндезге икедән кабул итә. димәк. Танкодром районына күчеп киткәннән соң да эш урынын алыштырмады. — Әйе. эшкә барышым. Аннары дүрт-биш тукталышны сүзсез уздык. Миңа «Химиклар са- рае»на төшәргә кирәк иде. ул «Восстание» тукталышына кадәр барачак. — Хуш. Назирә! — Хуш! Тагын саран гына елмаю. Монысы бәгырьгә пәке белән сызып җибәргәндәй итте. Көтмәгәндә, уйламаганда туры килеп, унбиш минутлык юлны аның белән бергә узу минем рухымны айкап ыргытты, тик барыбер кояшлы тәэсир калдырды Шул тәэсир хәтер җепләрен аның белән беренче танышу көннәренә илтеп ялгады. Ул көннәр күңел дәфтәремә салават күперенең һәммә төсләре белән язылган. Шул бизәккә дистә еллар буена күпме дегет сыланды, мәгәр олыгайгач та минем өчен ул төсләр балкыйлар, кире кайтмас сөенеч билгеләре булып яшиләр. Сабый чак тылсымы безне гомеребез азагына тикле озата барган шикелле, беренче мәхәббәт очкыннары да кабергәчә сүнмидер дип уйлыйм. Еллар көле томалап сүндерә алмый аларны. 2 Фашистларга каршы сугышның өченче елы Авылның боектан- боек көннәре. Миннән алты яшькә өлкәннәрнең фронтка китәсе көзе Егетләр (аларга унсигез тулыр-тулмас) комиссия узып кайттылар, военкоматтан чакыру кәгазе көтәләр Ут эченә китәчәк яшьләрнең ата- аналары (күбесенең әниләре генә, әтиләр сугышта!, туган-тумачалары хәзинәдә барын җыештырып, озату мәҗлесләре уздыралар Бүген - берәүләрдә, иртәгә икенче егетләрдә. _ Сугыш чыкканчы авылда егермеләп гармунчы булгандыр Сайра- тыпмысайраталар иде тальянын да, «саратский» дигән кыңгыраулысын да Хәзер ике йөзгә якын хуҗалыклы Яртуган авылында гармун шыгырдатучы бер мин калдым Бишенчедә укучы малай Мәҗлесләргә йөртәләр үземне Гозерләп-ялварып чакыралар Бармаска итсәм, үпкәлиләр, чакыра килгән кызмача абыйлар хәтта тотып тукмау белән яныйлар. Әби дә: — Бар инде, бәбкәм, бар. яуга китәсе кешеләрнең гозерен екма Дөньяның эшен белер хәл юк. үкенечкә калмасын, ди. Шулай ди дә. пышык-пышык елый башлый — Әткәң дә, балакаем, канлы туфрак астында ятып калды Өрлектәй ир иде Каюм улкаем Ул Ржев дигәннәре кайдадыр инде? Каберен дә таба алмассың Әтинең һәлак булу хәбәре килгәч, бик бетерешкән әби, әнине дә урманда агач басып үтергәч, тәмам аңгыраеп калды Бер үк сүзне әллә ничә кат сөйли «Бигрәк тә гомерсез булдылар улым да, киленем дә ..» Бу — аның һәр тумыш көндә әйтә торган сүзләре Ә күңеле гел яхшылыкта, кешеләргә изгелек кылмакта Шулай да Югары оч Мөхсин абыйларда мәҗлестә булып кайткач. мине өйдә утырту ягын каера башлады Моның сәбәбе аның котын алган хәл иде: ул көнне мине сыйлап җибәрделәр Ава-түнә кайтып кергәнмен дә бусага аркылы ауганмын Гармунны Мөхсин абыйлардан әби алып кайтты Әй тиргәнде, әй елады, әй рәнҗеде әби ул төндә' Жәлләдем үзен. — Бирмим моннан ары гармуныңны! Әткәң төсе ул. бердәнбер сагынмалыгы,—диде. Аннары йомшый төшеп, үгетли башлады: -Әй бала, бала! Шушы яшьтән хәмер белән агуланалармы соң. әстәгыфи- рулла! Ярамый, балакаем, ярамый! Уттан курыккандай куркырга кирәк хәмердән . Мин тәүбәмне дә әйтә алмый йоклап киткәнмен Мөхсин абыйлардагы мәҗлестән йорт башының моңаеп җырлаганы хәтердә калган Ал яулык, зәңгәр шәл. Узган гомер бигрәк жәл Мин укырга алты яшем тулгач кергән илем. Хәзер бу гадәти хәлгә әйләнеп килә, ә утызынчы еллар уртасында мәктәпкә сигездән генә алалар иде Унынчы классны уналты тулып узуга тәмамладым Институтка керү ниятем бик бөтен булса да. хәерчелек чабудан шул тикле нык тоткан иде. адым да атлатмады Үзебезнең Яртутанда мәктәп җидееллык кына иде Өч ел район үзәгенә йөреп укыдым һәр көнне унике чакрымны барам, уникене кире кайтам Фатирга кереп торасы гына иде дә соң. хакын нәрсә белән түлисең?' Бар байлыгы дүрт-биш тавык белән бер әтәч булган әбидән (колхоз карчыклары ул елларда пенсия алмыйлар иде) ни өметләнәсең? Әле дә мең рәхмәт үзенә, туфрагы җиңел булсын, «Укы, ба лам!» — дип кенә торды Җәйләрен колхозда эшләдем, үгез җигеп, ындырга көлтә керттем Станциягә ашлык, бәрәңге, яшелчә заданиеләре ташыдым Үгезнең йөк тартуына соклану, тискәрелегенә гомерлек рәнҗү шул еллардан калган Колхозда эшләгән хезмәт көненең тияре ташка үлчим иде ул елларда Кешеләрнең чыдамлыгына, зар елап мәлҗерәмәгәнлекләренә дә мин шул вакытта нык иман китердем Сугыш дәверендә, аннан соңгы кыт- .чык чорында чыдаган буынның кадерен бик белергә кирәк! Өлгергәнлек аттестаты алгач, армиягә киткәнче дип, эшкә урнаш макчы булдым Җидееллыкка укытырга җибәрмәкчеләр иде. шүрләдем, бала чага санга сукмас дип уйладым Икеле-микеле йөргән көннәремнең берсендә район үзәгендә яшәүче карт артистка мине урамда туктатып сөйләште Район агитбригадасы - эшендә еш катнашканга, бик әйбәт белә иде ул мине Карале. Лотфиев. кем. Рамазан энем, ни бит әле Сине авы ж лыинан чакыртып сөйләшим дип йөри идем Менә бит ул. бирәм дигән £ колына чыгарып куя юлына - Артистка апа гомергә шулай булды. з төп сүзен әйтер алдыннан су буе кереш сузар иде — Ни бит әле £ Сине институтка китми, диделәр... S Әйе. дидем. китеп булмый, апа. Чама юк. — Карале. Рамазан энем, колхоз-совхоз театрына яшь артистлар * кирәк «Галиябану»ны куеп яталар. Массовкага кешеләре җитми Кер- > мисеңме шунда эшкә? Акчасы юк инде аның, сәнгатькә мөкиббән кит ♦ кән кешеләр генә эшли анда. Ну. син бит сәхнә фанатигы' — «һәм башкалар» булып уйнаргамы, апа? =: — Соң. башта шулайрак була инде ул. кинәттән генә Хәлил ит мәсләр. Ике атнадан гастрольгә чыгып китәселәр алар — Белмим шул,— дидем аптырап — Безнең авылның исәр Туади х Нургалие агитбригада килгәч тә «Кәҗә — мал түгел, артистлык эш * түгел».— дип әйтә иде. S — Чү-чү. кем. Лотфиев энем, син утызынчы еллар кулагы җырын * җырлыйсың түгелме? Анысын ташла, башыңда чүп-чар булып тормасын! Белмим дип тә маташма. Син бит тумыштан актер Җырлыйм дисәң, тавышың бар Биим дисәң, өермә куптарасың Тагын да кем. Рамазан энем, гармунда уйныйсың, баянда беләсең Районда сине болай да артистка чутлыйлар лабаса! Мин иңнәремне җыердым. Әйле-шәйле торуымны чамалаган артистка апа мине район клубына, театр директоры Исхак Дасаев янына җитәкләп китте. Шул килүдән мин репетициядә калдым Су буе күренешендә Хәмзә булып уйнарга. Исмәгыйль Хәлилне аткач, йөгереп керүче ике кешенең берсе булырга тиешмен Җиде җөмлә сүз әйтәсе, башкаларга кушылып җырлыйсы, биисе. Кирәк икән, гармун уйнармын. Гармунчылары бик чамалы күренә Репетиция кичке уннарда гына бетте Авылга кайтырга соңгардым дип торганда. Бәдрине уйнаучы Гали абый Донской мине үзе янына кунарга чакырды. Ул бер марҗада бүлмә алып тора икән, бергә йокларбыз. диде. Кайттык, бүлмәгә кердек. Мин. ярлы гаиләдән булсам да. бер мәлгә аптырый калдым Яшь яшәгән, байтак еллар театрларда эшлә гән абый шушы шартларда яши микәнни соң? Гап-гади тимер карават Солдат караваты Бер мендәр, бер одеал Бердәнбер тәрәзә буена куелган кечкенә өстәл Анда чәнечке белән кашыклар Тәлинкә, стаканнар Чатта этажерка. Аның аскы бүлемендә грим каплары һәм ислемай шешәсе, пудра, сакал-мыек ябыштыра торган җилем Урта бүлемдә ике дистәләп китап Иң өстә ике фотосурәт. — Утыр,—диде Гали абый — Юлга кузгалыр алдыннан ял ит Нинди юлга кузгаласын аңламадым. Гали абый өс-башын алыштырды, пижама киде Аннары этажерка өстенә сөяп куелган фоторәсемнәргә күрсәтеп, сорады Болар кемнәр, беләсеңме? Дөресен әйттем, белмим, дидем — Их син. артист! — диде агаем, сүзләрен теш арасыннан кысып 7. «к у • м « 97 чыгара-чыгара Минем дә кәеф кырылды. Кинәт абый йомшап китте Мине бала иркәләгән сыман юата башлады — Йә, борыныңны салма! Булды, бетте! Мин шундыйрак инде. Өйрәнерсең. күнегерсең әле минем холыкка да. Дөнья бу! Ә хәзер хәзер син кибеткә бар да, - дежур кибет рәдем и төнге уникегә хәтле эшли,— зәмзәм суы алып кайт. Икене. Аңлашылдымы? Нишлим, бер тиен дә акчам юклыгын әйттем Акча миннән, бару синнән, — диде Гали абый Мәле! — Ул чабата кадәр кызыл утызлыклар тоттырды. Кибетнең кайдалыгын белә идем, бик тиз алып кайттым Агай мин кайтуга икмәк тураган, суган чистарткан, йомырка белән колбаса кыздырган — Бар, кулларыңны юып кер дә, өстәл янына рәхим ит. Мин бүген синең артистлык гомерең башлану уңаеннан банкет ясыйм Мин юынгыч яныннан әйләнеп кергәндә, өстәлдә ике стакан мөлдер-мөлдер килеп утыра иде инде - Тот. Рамай! Синең киләчәктә буласы уңышларың өчен! Бер минут эчендә Рамазан Лотфиев Рамайга әйләнде Рамай' Шәп бит, ә?! Артистның исеме дә, фамилиясе дә кыска булырга тиеш Менә минем дә мулла кушкан исемем Галиулла Муртыма кирәкме аның «улла»сы? Фамилиям дә Дәүләтханов иде Мин Донской иттем Галигә Донской ятышмый, әйеме? Миңа аның ятышмавы кирәк, беләсеңме? Ятышмаганы хәерле! Зато яңгырый' Йә, киттек! Эчкәнем юк, эчә алмыйм, дидем. Гали абыйның болай да зур күзләре шараеп, ат күзенә әйләнде - Их, син. булдыксыз! Сүксен әйдә, чыдармын Яңакка ялтыратсын, түзәрмен Тик кыс тамасын, эчермәсен генә. Стаканнан килгән ис үк күңелгә тиеп тора — Рамай! —диде Гали абый шул минутта ук әтинекеннән дә ягымлырак тавыш белән Ни арада бер аллыга, бер гөллегә әйләнеп өлгерәдер ул? Рамай! Синең Семен Розенфельдның «Шаляпин» дигән китабын укыганың бармы? — Юк,— дидем — Кем соң ул Розенфельд? — Их, син! — Донской абый тагын кызып китте Нәрсә генә укыганың бар соң синең? — Болай укымыйм да түгел инде... Гали абый тагын мөлаемланды - Семен Розенфельд, Рамай, Петербургтагы опера театрының ор кестрында беренче скрипкачы булган кеше Вот шул яза: миңа, ди, Федор Иванович әйтә ди: «Пей. брат, от водки талант крепчает» Чама- лыймсың, крепчает, ныгый! Ә син мулла кызы булып утырасың. Тот! Яртысын гына Мин урынымнан сикереп тордым да чыгып качмакчы булдым Тот капчыгыңны! Гали абый арысландай кузгалды да, якамнан эләктереп алды, урындыкка дыңк иттереп утыртты Аты-юлы белән сүгәме, әллә кыйнап ташлыймы дисәм, ялына-ялвара башлады — Рамай' Яшь дустым минем! Бүгенгесе көннән ахирәтем, яшь коллегам' Мин бит үзем генә эчә алмыйм. Ялгызыма гына бик авыр була Бүген хозяйка да өйдә юк. Сине чакыруым да шуның өчен иде бит Рәнжетмә актер абыеңны Тыңла сүземне, миңа бит инде утыз алты яшь.. Тотчы яртысын гына. Авызыма көчләп койгандай итте тәки. Пошкырындым, төчкерендем, үңәчемә ут капкандай булды Күпмедер секунд тыным буылып торды, аннары гына аһ итеп сулыш алдым. - Суган кап, суган! — диде агай — Суган — ашыгыч ярдәм ул мондый чакта. Бераздан миңа да кызык сымак булып китте Гали абый хәзер тыныч, сабыр иде. Жай гына сөйләшә башлады Син әнә теге кешеләрне белмим, дидең. Белеп кал Сул якта- I гысы Константин Сергеевич Станиславский. Рус театрында яңа дөнья ачкан кеше, үз мәктәбен булдырган гали зат. МХАТның терәге булган даһи Ә уң кулдагысы Габдулла Карцев, татар театрының атасы, белдеңме? Аның да чын исеме Миңлебай Хайруллин булган. Мәдрәсәдәге остазы Зариф мулла Камалов. Такталы авылы кешесе, әйткән * аңа: бүгеннән синең исемең Габдулла, фамилияң Карцев булыр, йөрмә шундый сәләтле башың белән мажик фамилиясенә чумып, дигән 2 О-ох. Кариев! Ансыз татар театрын күз алдына китерү кыен. Рамай. 2 Мин аллага ышанмыйм, намаз укымыйм, ураза тотмыйм, чукынырга = тәре дә кирәкми, мин менә шушы ике даһига табынам. Син дә. вакыты 5 җиткәч. табына башларсың Ә даһи кем ул? Ул миллионнар күрмә- § гәнне күреп алучы, миллионнар тоймаганны тоеп эш итә белүче Бу ике гали зат та сәхнә нечкәлекләрен шулай тоеп эш иткәннәр Әллә ниләр белә иде Донской абый Бик күп сөйләде. Әйбәт хи- 2 кәяче икән Котырыгы басылганчы гына җитмеш җидегә әверелеп бетә. ♦ Тамак чылаткач, майлаган кебек утыра, каян килгән тәүфыйк иясе “ диярсең Ул өстәл яныннан кузгалып этажеркасы янына килде, аннан ч калын бер китап алып, минем алдыма куйды. * — Театрда эшли башлагач, иң беренче укыганың шушы китап « булырга тиеш синең, диде — Төтенен тиз генә туры йөреп китмәс, аң- * ламаганнарыңны үземнән сорарсың. Кулдан килгәнен төшендерермен. Гастрольләрдә без синең белән фатирга бергә төшәрбез дип беләм. 2 Ярыймы? < Ни дип тә әзен әйтә алмадым. Китапны кулыма тоттым. «Моя жизнь в искусстве*. Станиславский китабы икән. Шәптер инде бу! Тик минем ишеләрнең теше үтәрлек микән? Шешәдәгеләрнең берсеннән үз стаканына салып бетерде дә. Донской абый Бетте! Ак чалмалының икенчесенә кагылмыйбыз Анысы кара көнгә, төшендеңме? диде Ә салганнарын изге юлга озатып куябыз да. әңгәмәбезне дәвам итәбез. Аракыны аны. Рамай дустым, ашказаны- на утлы су тутырып куяр өчен генә эчмиләр. Аракыны аны башказа- нына да йөгерсен өчен, кәефне күтәрсен, зиһенне чарласын, тел ачылсын. кешеләр сөйләшеп кинәнсен өчен эчәләр. Монда. Рамай. күңелеңә алтын чылбыр үрелә, алтын чылбыр Яле. тотып җибәр' — Бик җитте. Гали абый... Сүземне әйтеп бетерергә дә җай бирмәде. Разговорчики! дип кычкырып куйды. Мәктәптә безнең военрук кына сафта сөйләшсәң, шулай җикеренеп ала иде.— Эчмәгән ир-егетне кем дә кешегә чутламый бит аны. Рамай Эчә алмаганнарны. койрык тагып, көтүгә генә куасы. Ә кем эчми? Каны качкан сараннар. Раз. Кемнең сәмәне юк Два Кемгә салып бирмиләр Три И кем өметсез чирле. Була дүрт. Калган категория ирләр эчә. Кәнишне. кемдер курыкмыйча эчә. кемдер юрган астына качып чөмерә Алар бездән ким күбенмиләр, ләкин — маскировка! Эчмәгән кеше булган булып, пост билиләр, югарыдагыларга ярыйлар Ә мина нәрсә? Күктән югары асмаслар. җирдән түбән күммәсләр Хәзер хатыннар да стаканга мәхәббәт тота башлады, төшенәмсең? Аннары ирләрне хыянәттә гаепләгән булалар. Чынында бит үзләре аздыралар Тот әйдә! Бу юлы артыгын карышып тормадым Беләм. барыбер эчерәчәк. Аннан' сон шактый күңелле дә булып китте шикелле. Җырлыйсым килә башлады, ышанасызмы? Минем уйларымны укыгандай, Гали абый да әйтә куйды Артистка апаң, карт ханымны әйтәм. сөйләде. Лотфиев бик шәп җырлый, диде Күрсәт әле һөнәреңне! Мин. өйдә кемнәр бар соң. ярап бетәрме бу эш дигәндәй, уңлы суллы карангаладым Донской абый сагаюымны аңлады. Әйттем ич. бүген хозяйка кунакта Аның бөтен биләмәсенә без хуҗа. Җырла! — Нинди көйгә җырлыйм сон? — Әйтик. «Галиябану»га Җырлап торып җибәрдем, бугазымның кытыклануы басылды, рәхәт булып китте. Билемдәге ал билбавым Тормый кыстырган жирдә. Үзе чакыра, үзе кача. Галиябану, сылуым, иркәм. Чыкмый сызгырган жиргә . Артист дисәң. артист: Гали абый урындыгыннан җәлт күтәрелеп, минем борын төбендә үк кул чаба башлады. Үзе акыра: «Браво' Афәрин!» - ли Урынына китеп утыргач, бик мәгънәле итәргә тырышып, нәтиҗә ясап куйды: Сиңа Хәлилне уйнарга кирәк. Рамай. Хәлилне! Безнең Галиәкбәр Әхмәтинең тавышы тоже шәп. әмма гәүдәсе бик юан бит Сыра мичкәсе. Тамашачы аның Хәлил булуына ышанмаячак Ышанмый, и вәссәлам! Теләсә нинди артистны Хәлил дип танырга социалистик йөкләмә алганмы әллә ул?' Шалишь! Әйтер тамашачы. Әхмәтиегез «Башмагым-да Себер баен уйнасын, дияр. Менә күрерсең... Тагын сөйләшеп киттек. Донской абый өстән-өстән генә булса да үз башыннан кичкәннәрне бәян итте Буйдак түгел икән ул Өйләнгән булган. Кызы туган Хатыны, театр дөньясыннан ерак кеше, тегүче. Галиулласының гастрольдә йөрүләреннән туеп, аерыласы иткән. Итчегәме. итекчегәме кияүгә чыккан Горур нәрсәкәй булган, алимент та алмаган. «Артистның ябыштырган сакалын каезлыйсынмы аның? Артист акчасына калсаң. » — дип әйткән, имеш. Шуннан бирле Гали абый, үзе әйткәндәй, иманы какшамас буйдак Хатын-кыз аның өчен әллә бар. әллә юк. «Сөйгәнем дә. сөяркәм дә — театр минем».— ди. Сөйли торгач. Гали абый ялыкты бугай. Йоклыйк, диде. Мин яту белән мәлҗерәп киткәнмен. Шулай да йоклау дигәнең озакка бармаган булырга тиеш, бер заман күңелем болганып уянып киттем Үләм. косасым килә! Җитмәсә, ят йорт, йокы аралаш аякланып, чыгар ишекне таба алмыйм. Тешләремне кысып торам, кеше өен пычратудан куркам Көч-хәл таптым ишекне. Болдырга чыгып җитүем булды... Сәгатькә якын газапланганмындыр Кергәч, караватка түгел, идәнгә сузылып яттым. Тере мәет кебек Ичмаса тизрәк таң да атмый, август ае дип тормас идем. Зөягә кадәр өстерәлеп барып, салкын суга чумар идем, дим Вакыт бит ул син көткәндә, терәтеп куйган диярсең, үтми җәзалый.. Шулай да таң атмый калмады. Яктырды. Кара тәлинкәле репродуктордан Кремль сәгатенең чыңнары ишетелде. Гали абый да күзен ачты, яткан җирдән генә киерелде, авызын зур ачып иснәде. Аннары миңа эндәште. Мин хәлемнең мөшкеллеген аңлаттым, җеп өзәрлек тә куәтем юк. дидем Башым әйләнә, өйнең түшәме дулкынга эләккән көймәне хәтерләтеп чайкала иде. Тәпи бас'—Донской абый шундый әмер бирде,—Хәзер дәваланабыз Чөйне чөй белән бәреп чыгарганны беләсеңме син? Кара көнгә дип мин сина кичтән тикмәгә әйттемме, ә? Донской абыең — бу мәсьәләдә карт бүре. Хәзер сихәтләнәбез Беренче репетиция унбердә генә әле. Унбергә чаклы. Рамай дустым, патша малае кебек булабыз, патша малае' Бу сырхауның дәвасы бер шул ук антигрустин... Грусть — кайгы, сагыш, хәсрәт, анти — шуңа каршы. Хәсрәтсагышка каршы сыеклык! Кеше алдында антигрустин дип кенә сөйләшергә өйрән, аракы димә, ямьсез, кешеләрдә нәфрәт уята.. Ак аракыны закрепитель дип тә атарга ярый, кызылын проявитель дип Монысы фотография осталарыча була Шу iaii ук Эзоп теле. Эзопны бсл-«сеңме син? Белам тә! Тел әйләндереп сөйләшер җаем юк. җитмәсә сорау биреп тинтерәтә Кем? Уф. аллам' Борынгы грек мәсәлчесе Киная белән язу ягыннан * атаклы.. Уэх... уэх! j Әлеге мәсьәләдә төтенең туры йөри, дип мактады Гали абый * Үзе майкадан, трусиктан гына килеш өстәл янына килеп, стаканнарга 2 аракы бүлә башлады Хәл эчендә булсам да. аның нечкә ботларына. = сәлперәнгән беләкләренә күзем төште Спорт белән шөгыльләнмәүдән- £; ме. әллә аракы шулай ябыктырганмы, дип уйладым Нибары утыз алты g яшен тутырган бит әле ул . Суган шиңгән шиңүен дә. ярар инде! дип сөйләнде абый.— 2 Кил бире! Тот! 2 Өстәл ягына әйләнеп каравым булды, тотынды укшытырга, эчем ♦ актарылып чыгамы дип торам Донской абый киңәшләр бирде: Бодай итәбез, аз-азлап эчәсең Кире чыгуы бар Зыян юк. бер - чыга, ике чыга, өченчесе кереп урнаша аның J Сүзе хак Беренче йотымны шунда ук кире бәрде. Сыйлаучы-дә- '< валаучы абын өстенә чак кына бөркеми калдым Аның исе дә китми * Дәвам итәбез, ди. Күзеңне йом. борыныңны кысып тот та. < авыз ит. Яңадан шул ук хәл. < Тамчысы булса да кала аның, ди остазым Хәзер күбрәк " эләктер Менә шулай' Ниһаять, дүртенче омтылыш барып чыкты' Ярты стакан кереп урнашты Алай да хәл яхшырмады, баш әйләнә иде әле Ун минут' - дип ышандырды Гали абый Шуннан зәмзәм суының гайрәте канга күчеп өлгерә Шул чагында син патша улы' Әйтсәң-әйтмәсәң дә. беравыктан хәл рәтләнгән кебек булды Күңел болгануы бетте, баш әйләнмәс булды Этажеркадагы көзге китегеннән барып караган идем, мин мин инде Интеккән Рамай димәссең, гап- гадәти Рамазан Лотфиев. / Вакыт унберенчегә атлый башлагач, хезмәткә җыендык. Гали абый булдыра алганча пөхтә итеп киенде һәм... мине i . кәпләндергәне — кызлар шикелле бизәнде. Рас әгәре! Сәхнәдә грим ягуны аңлыйм мин. Ә менә көпә-көндез, кеше арасына урамга чыкканда, ир кеше. Битен дә сизелер-сизелмәс кенә кызартты, иреннәренә лә иннек тидереп алды, пудрасын да якмый калмады Олыгаеп бүшәнгән биге яктырып киткәндәй булды. Соңыннан ислемай сөртенде Миңа да боерды Сөртен' Ислемай җиңел-җитез канатлы Аракы исеннән алда барып җитә. Беренче тәэсир белән сугып алдыңмы, кешенең борыны бүтән исне әллә ни абайламый. Тик хушбуй ислемайның ирләрнеке булганын сайлап сөртенә белергә кирәк. Югыйсә ис тоемлау осталарыннан: «Исәнме, абыйстай абзый' дигәнне ишетүен дә бар Гастрольләргә чыгып киткәнче мин һәр төнне авылга кайтып йөрдем. Донской абый бүлмәсенә бүтән бармадым Тик бу кыска вакытлы бәйсезлек кенә иде Гастрольләрдә без фатирга бергә төшүчән булып киттек Теләсәм тсләмәсәм дә. аның арбасына утырырга туры кичде Гали абый мине улы сымак яратты Әмма ихтирамын өстәлдәш булып күрсәтә төшә иде. Көннәрнең берендә. Бузай дигән авылда. Галиәкбәр абый Әхмәти авырып китте Спектакльне өзәргә ярамын иде. Бер тамаша фәлән йөз сум тора. Аннары халыкның да кәефе китәчәк Тагын шул кадәре дә бар ярый ла баш рольне уйнаучы артист иртәгесен савыкса’ Уйный алса, җырлый алса? Бәладән йотылу юлын Донской абый күрсәтте — Дасай. диде ул директорыбыз да. режиссерыбыз да булган Исхак абыйга (ул Исмәгыйльне уйный), киендерик Рамазанны Хәлил итеп. Сүзләрне яттан белә, мырлый. Әхмәтидән ким түгел Гармунны да арттан уйнап торасы булмый, үзе сыпырта Килеште җитәкче Мәҗбүр иде. Мин Хәлилне уйнадым Ничек шүрләгәнемне үзем генә беләм Юанычым шул — ерып чыктым. һәй шатланды Гали абый! Авыл кибетчесен төнлә уятып, үзе әйтмешли, антигрустин төяп кайтты Төшкән фатирыбызның хуҗасы безгә кулай агай иде, чөкердәшеп тан, аттырдык. Ике ел театрда эшләп, өс-башны аз-маз карагандай иткәч, сай кесәнен төбенә бер генә кат булса да акча җәйгәч, мин институтка киттем' Әгәр керу имтиханнарының берсен генә «өч»легә бирсәм дә, стипендия булмаячак һәм мин укый алмаячак идем Шуны яхшы белеп, икенче вариантка әзер булып килдем Казанга Бәхеткә, кабул итү имтиханнарын «өч»лесез тапшырдым һәм төзелеш инженерлары институтының гражданлык төзелеше бүлегенә кердем, студент булып киттем Укуны сагынган идем, сөлек булып ябыштым Беренче курсны тоташ «отличнога тәмамладым Урта мәктәптә физика укыткан абыйның әйткәне бер генә көнгә дә хәтеремдә сүнеп тормады. Ул: «Белемне студент чакта көрәп алырга тырыш Баесаң, белемгә шунда баеп калырсың»,— дигән иде. Ул елларда әле безнең белән фронтовиклар да укый иде Мәгълүм инде, ул халык стипендия тиеннәренә генә карап яши алмады. Дөнья күргән кешеләр, ихтыяҗлары бүтән Берәр хатын-кызны култыклап театрга гына барсалар да, күпме чыгым кирәген ачык беләләр иде Кытлыктан котылу юлын фронтовик Дима Бобров тиз тапты Ерак Усиягә, пристаньга, баржа бушатырга йөри башладык Ардыра, алҗыта, тузанга батасың, цементка катасың, аның каравы көнендә үк учлап акча аласың. Аласың да, аруларны юып төшермәк булып әвәрәләнәсең. Нинди генә кысмыр булсаң да, илдән аерым ишәк булып каласың килми. Алай кылансаң, синең күзеңне дә ачырмыйлар, бүтән вакытта бригадага да алмыйлар Артык баш ватмый гына уртак казанга үз өлешеңне салырга тиеш буласың Донской абый сабаклары мине шактый юмарт булырга өйрәтә башлаган иде инде. Әмма теләсә кемнең күзенә туры карап әйтәм боларның берсе дә ул елларда укуыма да, жәмәгать эшләремә дә зыян китермәде Кулга диплом алган елны эшкә керешер алдыннан ял вакытым Август башында бер генә көнгә дип Атлыбайга барып кайтмакчы булдым Анда минем әтинең дусты, минем Адаш абый яши Механизатор Адаш абый, урак өсте булуга карамастан, минем күңелне күрергә вакыт тапты Хатыны Халидә апа да бик кунакчыл булды Адаш абый эштән кайтып, чишенеп ыргытты, билдән ялангач калып. пошкырына-пошкырына юынды Аның чиста күлмәк изүен төймә- ли-төймәли түр якка үтүе булды, хужабнкә өстәлгә мул итеп сый тезде. - Инде. Халидә, тегесен дә алып кер, - диде йорт башы. Тансык кунак хакына тотып куюның гаебе юктыр Гәпләшә башлап, сүзебез куерганда, ишек буенда ак халатлы бер хатын-кыз күренде. Ул кыю атлап кереп бара иде, мине күреп булса кирәк, туктап калдЫ Аннары. — һай, гафу итегез, кунак бар икән,— диде дә ялт борылып чыгып та китте — Кер, кер, Назирә, кер! Кайтып җиттеңмени? - дип, Халидә апа урыныннан кузгалды. — Керегез, тартынмагыз! Мин. кунак булсаң, тыйнак бул дигәнне онытып, кычкырып калдым Соңыннан үземә дә кыен булып китте Мәгәр мин бу сүзләремне әйтүдән тыелырлык хәлдә түгел идем Аның бусага буена килгән мизгеле минем рухи халәтемә яшен уты булып керде Мо- 102 парчы йокымсырап яткан соклану, гаҗәпләнү, таң калу хисләрем кинәт уяндылар да. үзләрен тышаулап-богаулап торган чылбырларын өзеп, тышка атылырга, сүзләргә әверелергә теләп, ярсына башладылар Алсу- ак йөзле, зур соры күзле, тал чыбыгыдай нечкә билле бу кыз бала шул тикле чибәр һәм мөлаем иде. андый сөйкемлеләр, ышаныгыз миңа, тормышта сирәк очрый Минем хыялымда, теләгемдә берничә елдан бирле * сурәте ясала килгән зат шушы түгелме? Минем аны кайчандыр, кайда- | дыр күргәнем дә бармы әллә югыйсә? Акчарлак! — дидем мин.— Идел акчарлагы! 2 Адаш абый миңа карап көлемсерәде дә: = һәй. безнең ир-ат халкы'—диде — Матур хатын-кыз дигәндә, - утка кергәнен дә белми ’ g Шул арада Халидә апа да әйләнеп керде. Безнең медсестрабыз шул инде. Рамазан,— дип сөйләп китте | Районнан кайтып килеше Чит кеше булганда, табынга узамы соң?! Уз- 5 мый! Тәрбияле Аз сүзле. Авырулар янында ай да кояш инде менә ♦ Адаш абын кыстап, мине тагын бер көнгә калдырды Иртәгә китәсе “ дигән кичне мине озату сые хәстәрләтте. Шунда Назирәне дә чакырды- £ лар Аның белән шул кичтә якыннан таныштык Танышлыгыбыз дуслык < ка юл ачты, дуслык — мәхәббәткә... < 3 S Кызым Гөлзадәның унынчыны бетергән елы иде шикелле Җәй ба10 шы Мин район үзәгендәге машина төзү заводына командировкага барган идем Анда ике-өч көн булдым да. Казанга кайтышым иде Тимер юл вокзалында Волгоград-Казан поездын көтәм Иртән яңгыр явып узганга, куаклар ямьләнеп киткәннәр, аларның яшеллеге күзләргә рәхәтлек бирә һичнәрсәгә алыштыргысыз саф һава. Яңгыр вакытында яуса, сөенеп туя алмыйм инде мин Бик тансык, һәр тамчысы алтын чак Корылык төшенчәсе ачлык төшенчәсенә ялганып. яшьтән үк котны алган. Канныҗанны гомерлеккә өшетеп калдырган. Шуңардан күңел гел сагаеп яши. «Ипекәй!» димәгән сулышыбыз юк. ә «төшереп» алсак, аны да хакламый башлыйбыз түгелме? Типкәләп йөртү генә хакламау түгел бит Тирәнрәк күз салыйк әле Ярты литр хәмер акчасына күпме ипи бирерләр иде? Илле кирпеч! Капчык белән генә күтәреп кайтып булмас, кечкенә арба кирәгер иде Җилгә очкан акчаларны икмәккә әйләндереп карау да җитми безгә' Ил туклыгы, игеннәр язмышы, акча тота белү-белмәү турындагы уйларымны бүлдереп, кемдер иңемә шап итеп сугып алды Әйләнеп карасам — Зариф Солтанов. мәктәптәш, райондаш Хәзер авиация инженеры инде. Шәп баянчы. Урта мәктәптә чагында парлап аз уйнамадык үзе белән. Миннән бер генә класс өлкән укыды ул Ай да вай килеп күрештек. Поездга дип килгән кешеләрнең бер ишесе: «Нишләп шул тикле җан аталар болар?» — дип, гаҗәпсенә калдылар төсле — Рамазан Каюмович! Туган туфракта очрашасылар бар икән! Поезд килергә егерме минуттан артык вакыт бар иде әле — Әйдә, бакчага кереп утырабыз, — диде Зариф — Аяк өстендә хаклык юк,— диләр. Кердек. Эскәмияләргә гәзит җәеп утырдык — Кәефең кай тирәләрдә? — дип сорады мәктәптәш — Әйбәт. Командировкада ничек булсын, ди? Мин бит. агай-эне. ак мыек, сәфәрдә сер сынатмаска тырышам Андый чакта бер алдыңны, бер артыңны кара, диләр — Дөрес сүзгә җавап юк. бәрәңгедә сөяк юк. Рамазан Каюмович Без синен командировкаң уңышлы тәмамлануны тантаналы төстә, әмма ләкин президиум сайламыйча гына билгеләп үтәрбез Сыйлау миннән» сыйлану синнән Закускага каклаган каз боты Минемчә, шедеврально’ Зариф зур сары’портфеленең кечкенә бүлеменнән җыелма стакан чыгарды Капкачында көзгесенә хәтле бар Эч тә. кара чәһрәңне. ягъни йөзең-кыяфәтенне Кара да. уйлап бак, кемгә охшагансың Юк бит. шуңа карау җитми кала! Вакыт тар. ара юк. — Тот әле ипләп кенә! Зариф җыелма стаканны миңа тоттырды да. портфеленең киң карынлы бүлеменә үрелде Анда «чалмалы» игезәкләр бер-берсенә елыш кан. Берсенең башына җиттек Каклаган каз боты, чыннан да. искиткеч тәмле иде Сүз бозау имезә, дигәннәр. Свияжск тирәсенә кайтып җиткәнебезне тоймый да калганбыз диярлек Икенче кат башларыбызны күтәрсәк. Свияжск станциясенә килеп терәлгәнбез, семафор ябык, безнең составны кертми торалар — Ерак калмады, тиздән Казан.— диде юлдашым - Әйдә, шуның өчен! Ул прәннек кадәр генә булып җыелган стаканның «колагы»н яңадан торгызды Яңадан бер шешәнең «чалма»сын салдырдык Каклаган казның боты ике булган икән, анысы да кулга керде. Тагын яшәреп киттек, юмартландык, дуслык хисләре ургый башлады Безгә кырын караучыларны сүктек, тел-теш тидерүчеләрне өченче сорт кешеләр дип бәяләдек Йөрмәсеннәр буталып, эчә белмәсәләр! Казан вокзалында аның портфелен, минем кечкенә чемоданны күлдәвек уртасына куеп (яңгыр монда да шәп яуган!), кечкенә генә киңәшмә уздырдык Сүзне мин башлаганым истә. — Тәнзиләң өйдә булырмы? — «Крутушка»да ял иткән кеше ничек өйдә булсын, ди? Әле бер атнасы бар. — Алайса, рөхсәт ит. мин сездә генә төн кичим. Бу хәлдә кайтып керсәм. Назирә тагын чырайсызлана. тагын сүз. тагын нервы талку Бөтен шарты килгән өч бүлмәле квартираң була торып, шунда кайтырга аягың тартмасын инде, ә? — Ниткән сүз?! Кайтабыз, безгә кайтабыз! Минем фатир да өч бүлмәле ич Кайтабыз, чалмалы пәриләрне сыгып бетерәбез. Гастроном — кул сузымында. Идея! Бик шәп фикер әйттең! Шул чаклы хуплап та. мактап та торгач, киттек Зариф Сафиевич- ларга Такси да «яшел күз»ен кысып чакыра, безнең эшләр һәр тарафтан ал да гөл! Жәннәт инде менә. Зариф якташның кызлары бик тыныч, бик тәртиплеләр. әтиләренә дә. килгән кешегә дә ялгышып кына да кыңгыр сүз әйтмәделәр. Аш-су әзерләп, өстәл көйләделәр дә каядыр чыгып ук киттеләр Өч бүлмәдә ике ахири калдык Вакыт кичке сигезенчегә авышканда, без бертигез идек инде «Ак чалмалы»лар безгә каршы көрәштә чыдый алмадылар, бушап аудылар Яман күздән читтәрәк торсыннар дип. Зариф аларны каядыр караңгы почмакка яшерде Аннары гына: — Ә төнне ничек кичәрбез? — дигән сорау куйды — Уянып киткәндә шымытыр булачакны уйлап карамадыңмы син? Мин шымаеп калдым Аннары кесәләремне капшадым, әйләндереп салдым хәтта Тик аннан юанырлык чама чыкмады Зариф та капшанды Сөенерлек хәзинә таба алмады Алай да булмагач, кием шкафынын астын-өскә китерде, адашып, кысылып калган иске бер өчлек килеп чыкты һәммәсен бергә туплап санагач, бер «чалмалы» килердәй байлык җыелды — Магазин ябылганчы диде дә хуҗам ашыгып чыгып чапты Чапты дигәч тә, ары лап-лап, бире лап-лап инде Мин аны д^ рт күз белән көттем. Озакламады, жимерелеп кайтып Якерде «Булмады! Кибетне ябып өлгерделәр», — ди. Эчемдә ниндидер жепсел шартлап өзелде Өметнең өзелүе шулай була икән Өметсез яшәп кара, төн кичеп кара' Үзем генә ишетерлек итеп сүгенеп тә куйдым бугай Минем мескен ләнүгә чыдамады. Зариф шаркылдарга кереште * — Әй. беркатлы да соң син. якташ' Институт бетереп, инженер бу- " лырга башың житкән, Зарифның буш кул белән кайтмасын чамаларга х башың юк. - диде — Булды, брат! Кибетне бикләп куйсалар, башка уры- 2 ны бар ич аның х Шул шатлыктан берәр йотым гына күтәреп куйдык. Артыгы бармый х да иде инде. Аракы да үтмәс хәлгә килдек, ризык та кабып булмый, s йокы да алмый, эч поша, сару кайный Ни жирдә түгелмен, ни күктә. - Башны ташка орырдай булып утырам. Тыным кысыла. Иң яманы — < уралып-уралып күңел болгана башлады j Зариф жәймә карават куйган иде, шуны сытып изәрдәй булып • йөзтүбән капландым Җыелма карават чинап куйды Миңа хәзер мал да. х дан да кирәкми иде Ни хатын, ни балалар исемә керми. Алар исән, алар ~ сау-сәламәт, ә менә минем тәпи сузуым бар Калганнар яши ул, үлгәннәр < жәл Мондый үлем белән ычкына калсаң, кем сине рәтле сүз белән * искә алсын! Хатының тел чарлап йөрер әле: «Әйбәтләп тә әйтеп кара- * дым. әрләшеп тә бактым, юк инде, юк, тартып ала алмадым хәмер күленнән'» — дияр. Кызганыч кешемени мин? Ю-юк әле, агай-эне, иптәш - хатын « Мигә әнә шундый котырынкы уйлар килеп сылана Кыргыч белән “ дә кырып төшерә алмассың Күк аязып киткән төсле булганда, әйтәм үз-үземә: «Назирә хаклы бит югыйсә! Гомер заяга үтеп бара түгелме?»— дим Күңел күген яшенле болытлар баскач, үз-үземне кире кагам: «Чүпрәк булма, Лотфиев' Хатының күзенә карап тора башласаң, бәдрәфкә дә рөхсәт сорап кына йөртәчәк ул сине Ирләр була белик, шайтан алгыры' » Чөй өстенә тукмак: тыйгысыз булып очкылык тота башлады Чыкылдау озакка китсә, бик яман, диләр. Аптырагач, дүрт аякланып жыелма караваттан төштем дә йөренгәндәй иттем Йөрәк чыгымчылый, торып-торып типмәскә итә Нишләсен, протест белдерә' Менә шунда аңладым мин «Котым ботыма житте!» дигән сүзләрнең чын мәгънәсен Аякларым суына башлады шикелле. Йөрәк каядыр аска төшеп китте Лап итеп идәнгә утырдым Өнсез калдым Җавап бирер чамам юк иде Очкылык өреп очыргандай юкка чыкты, бетте Мишәрләрчә әйткәндә, дыдык булып калам дип торам Тотлыгып сөйләшүче. Дустың шул хәлгә куйсын әле! Усал-унтагай булса икән Туасы көн тумый калмый Кем өчен нинди булып туа — хикмәт шунда Минем өчен жәйге иртә хәттин ашкан хәвефле булды Миндә мах мырның шул дәрәжәсе икән, Зариф куркынып: — Зәңгәрләнгәнсең бит, күзләреңә үлек төсе кергән Ике-өч сәгатьтән артыкка тартмассың Минем өйдә тәпи сузарга язган микәнни сиңа? — дип ачыргаланды Ярты сәгать дигәндә, Зариф үзенең таныш врачын йокысыннан каерып алып килде — һә-ә-ә, таныш иптәш,— диде табип, үтергеч караш ташлап алгач Уколларны шундый итеп кадады, үлмәгәнгә генә исән калдым. Киткәндә, яңакка чалтыраткан сыман итеп кисәтте: — Булды, иптәш! Мин сезгә ике тапкыр ярдәм кулы суздым Өченче очрашмасак иде. Тагын шундый хәлдә күрсәм, республика газетасына язып хур итәчәкмен. Уколлардан соң мин изрәп йокыга киткәнмен. Уянсам, сәгать тугыз тулып узган Өйдә берүзем. Ишек бикле. Зариф кая олакты икән? Ул башын «ремонтлаган» булырга тиеш, кичтән кайткан «чалмалы»ны тәмам төбенәчә корыткан. Сәгать ун тулды, унберенче яртыдан узды, унбер булып килә иде, йозак уентысына ачкыч тыккан тавыш ишетелде Хуҗам кайтты! Авызы көлә, күзләре көлә, борын астындагы бармак бите кадәр генә мыегына хәтле көлә Айның ундүртенче кичәсемени' — Хәерле иртә. йокы капчыгы! — диде ул. шамакайланып — Күпме селкетеп, күпме йолкып карадым, уянмадың Карарны ялгызыма гына кабул итәргә туры килде Кулың-битең юганмы, әйдә, кухняга гына чыгып тәһарәт яңартыйк та — Кай арада баедың әле? Менә шул хакта тәмсезләнмәсәк иде димен. Рамазан Каюмович Шул мәсьәләдә. — Аңламадым. — Хәзер аңларсың. Сәгатеңне дә. алтын балдагыңны да салып куйгансың. Ж.анын тыгызлангандыр. Минем паспорт кесәдә, балдагыңны «Яхонт»ка сатып кайттым - Ә?! — Шулай Алдашмыйм, дөресен сөйлим. Алтмыш тәңкәгә бирдем. Менә егерме сумы исән, ал Калганы — портфельдә моңаеп утыручылар эчендә Ә бер атнадан миңа премиальный бирәселәр. сиңа яңа балдак алабыз Күпмегә төшсә дә... Ышан, джентельмен сүзе. Логикалармы? Мин телсез дә. аңсыз да калдым Назирә белән икәү сатып алган балдак иде бит ул Аның кадере кибеттә түләнгән бәясе белән үлчәнми Без өйләнешкән елларда гади кешеләрдә махсус туй күлмәкләре тектерү, алтын балдаклар алмашу да. ЗАГСта шампанский аттыручылар да. дүртәр-бишәр җиңел машинага төялеп йөрүләр дә юк иде. Балдакларыбызны без бүтән нужаларыбызны көйли төшкәч кенә алдык. Назирә бармагыма кидергәндә, мнн аның кулыннан алтын балдак кына алмадым, хатын кыз изгелегенең дә бер дулкының үземә кабул иткән идем Аңа каршы баскан хәлдә, кибет стенасындагы зур көзгедән хатынымның җылы карашын тоттым Мин. гомумән. Назирәнең матурланганын күзәтергә ярата идем Аның төз гәүдәсен, матур аякларын, беләкләрен күреп, сихәтләнми калмадым Кибет көзгесеннән дә ул күзләремә түгел, гүя жаныма текәлгән иде Инде менә шул балдактан колак кактым. Үтә принципиаль мәсьәлә. Моны Назирәгә ничек дип аңлатырга? Ботинка яки пальто югалу гына түгел ич бу Зариф якташны сата алмыйм Ул тиклесе минем кәсепкә керми Кеше сатып ипиле булучылардан жирәнәм Үз өстемә алырга мәжбүрмен Тик ничек очын-очка ялгап ышандырырга? Башым катты Әйләнә-тирәмне шундый бушлык урап алды, аны мичкәләгән аракы белән дә тутырыр хәл юк Мин үземнең күләгәм генә булып калдым Күптән тупаслана башлаган җаным сөялләнеп катты. Изге бүләк, мөкатдәс истәлекне аракыга корбан итүне ни дип атарга. аңа ни дип исем табарга?! «Балдак маҗарасы» Назирәнең сабыр канатларын сындырды Аның түзем касәсе болай да мөлдерәмә тулы иде, алтын балдакның «тылсымлы» югалуы касәнең тулып ташуына өстәмә сәбәпче булды Назирә безнең күпер төзү оешмасына хат язган (әйтәм җирле минем белән артыгын тәмсезләнеп тормады), анда минем үткәндәге һәм соңгы аралардагы тәртибемне тасвирлаган, ярдәм сораган Мине отряд башлыгы янына чакырдылар Хатынны гаепләр хәл юк иде чынында, тик барыбер ачу кабармый калмады. Башлык — җайлы, кешеләр белән мөгамәләдә нәзакәтле иптәш7 Мине ачык йөз белән каршылады, кул биреп күреште, урын тәкъдим итте Бер дә урау юллар эзләп тормыйча, сүзгә кереште Мин акланырга җыенмадым Акланыр урыным юк та иде Аракы эчәргә йөрәге житкән ир үзендә дөресен сөйләрлек көч табарга тиеш. 'Боргаланыпсыргаланып утырырга мин ресторан кокеткасы түгел Булгалады шул килешен бетмәгән эшләрем, дидем. Булдырмаска иде. Сез бит бала-чага түгел Инженер. Гаилә башлыгы Балалар атасы Хәлегездән күп нәрсә килә. Алынсагыз, менә дигән эшлисез Эшчеләр ярата үзегезне Кешедән сорыйсым юк. үз күзәтүләрем * житәрлек Сезнең, уңай сыйфатларыгызны берәү дә инкарь итәргә телә- j ми. Нигә дип аракыга сыенасыз? Нигә? — Дөрес, мине рәнжеткән кеше юк.. 2 — Турысын әйтим, эленке-салынкы йөрисез. Сәбәбен аңлыйсыздыр = дип беләм. Моны гафу итеп булмый.. £ — Гел генә идеаль хәлдә яшәү бит.. г Без сезне капка астыннан тапмадык, сез институттан менә дигән ° характеристика белән килдегез. Давайте яңадан күрсәтә башлагыз ниләр ; майтара алганыгызны! Капка астына тәгәрәргә юл куймабыз, иптәш j Лотфиев Ләкин аңлагыз, зинһар, сезне саклап йөрергә персональ сак ♦ беркетә алмыйбыз. Упкыннан котылуда төп көч сезнең үзегездә ш Дөрес әйтте. Шуңа күрә мин ана күтәрелеп карарга да кыймый ° утырдым. Яныппешеп чыктым. « — Алексей Максимович Горькийнын Капридан язган бер хатында * ярым исерек, ярым сукыр бер саилче турында әйтелә. Начальник * ашыкмый гына сөйли иде — Ул. белер-белмәс көенә, үзенә сәдака итеп ялгыш бирелгән алтынны читкә ыргыта. Тимермазар кисәге дип уйласа =: кирәк Гомерендә алтын күргәне, кулына тотып караганы булмаган. Сез < бит үзегезнең кем икәнегезне яхшы беләсез, нигә үз-үзегезнс. сукыр хәер10 че алтын ыргыткан шикелле, тормыш сазлыгына, тарлавыкка ыргытмак буласыз? Уяныгыз, җитте! Ил-көн алдындагы жаваплылыгыгызны. бурычыгызны истән чыгармагыз. Балаларыгыз, хатыныгыз сезгә ата итеп, ир дип карап торалар. Азак килеп, совет интеллигенты дигән исемне пычратмагыз, ниһаять!.. — Тырышырмын — Тырышырга гына түгел, ир булырга, яңадан сафка басарга кирәк. Минем киңәшем шушы атнада ук чираттагы ялыгызны алыгыз да стационарда дәваланыгыз Ике сөйләшмибез Хушыгыз! Аңлашылса кирәк, өйгә кайтканда сөмсерем коелган иде Чишенеп, өс-баш алыштырып, бүлмәмә кереп утырган гына идем. Гөлзада шакып керде — Ни бар иде. кызым? Менә военкоматтан китерделәр, мин кул куеп алып калдым Кызым чакыру кәгазе сузды Иртәгә сәгать тугызда мин хәрби комиссариатта булырга тиешмен икән Комиссарның үзенә чакырулы. — Рәхмәт, кызым Ул чыгып китте Мин исә бер «операция»нең серен ачыклый калдым Повестка — шулай ук хатын тырышуының нәтижәсе. Алар хәрби комиссарның сеңелесе белән бер поликлиникада эшлиләр. Назирә гаилә хәлләрен аңа зарланган, тегесе шуны полковникка җиткергән. Комиссар, кеше зарына бик тиз колак салучан. ярдәмчел, кыю кеше, минем белән хәрбиләр телендә сөйләшмәкче Мине институт комсомолында эшләгән еллардан ук белә. Студент елларда шәһәр һәм республика куләмендә уздырыла торган киңәшмәләрдә әледән-әле очрашып тора идек. Утлы габага бастырырга чакыруы Иртәгесен мин полковник бүлмәсенә килеп кердем Сәлам!—диде ул. мин килеп кергәч үк — Утырып җибәр. Хәлләреңне сорамыйм, беләм Полтава янында шведлар янган кебек янасың икән. Дүшәмбедән узенә ял бирәчәкләр Белештем. Сишәмбедән дәвала нырга керәсең Без дә сөйләштек. Волков урамына Бу үтә тәжел эш Шунысын да әйтим, дәвалану курсын үтеп чыккач, хәрби өйрәнүләргә озатам мин сине Өч ай солдат шулпасы эчеп, артык майларыңнан арынып, акыл җыеп кайтырсың Анда сиңа рюмка да. зәңгәр каймалы, тәлинкәләрдә закускалар да булмас, капитан' Бер тарихчы, тормышның* үз тапкырлау таблицасы бар. дип санаган. Ишеткәнең бармы? — Юк. бугай. Аерым бер кешегә күчергәндә, кылган кыңгыр эшләре кырыкка тапкырланып, кешенең йөз карасына әверелә, дип аңларга кирәк моны. Киресенчә дә. әлбәттә Яхшылыкны яхшылыкка тапкырласаң, йөз ак лыгы Аңлаштыкмы? Уңышлар телим. Хуш1 Кырысланды полковник Элек җәелеп сөйләшә иде Бүген исә хуш килдең, хуш китә күр булып чыкты Тәҗел эш дигәне бик тиз эшләнергә тиеш, кичектергесез эш була инде. Соңгармыйк, диләр Мин ашыкмаганга ашыгалар Тик, ничек кенә булмасын, полковник үзенең миһербанлы йөрәген кабырчык астына яшереп маташа 4 Мин Волков урамындагы шифаханәдә. Монысын мактыйлар Арча кырындагысы яманрак, диләр Кереп, дәваланып караган җирләрем түгел анысын ла. монысын та белмим Бер нәрсә ачык: судсыз нисез ябып куйган урын бу Тик бер ягыннан зарланасы түгел, өйдән китергән ашамлыкларны, газета-журналларны берсүзсез үзеңә тапшыралар Палатада без өчәү Миңа кадәр энергетик, физкультурачы һәм мин Эшсез шөгыльсез без монда Эч поша башлады, гаиләне сагынам кебек Өйдә һәр көнне янәшә булганда, бер береңнең кадерен белеп җиткермисең бугай Менә әле күпме генә аерым торам, ялгызлык сиз дерә Бергә чакта ни дин әвәләнәбез соң без. пи дип бер-беребезнеп күңел түгәрәклеге турында кирәгенчә уйламыйбыз? Палатаның тыкрык ягындагы тәрәзәсенә бер хатын-кыз килде Исәнмесез! Аркадий кайда икән?—ди Эһе. энергетикның кеме дер бу. Мин «Хәзер чакырам'.»— дип чыгып киттем Аркадий кызыл почмакта телевизор карап утыра иде. «Әйдә, синең яныңа килделәр!» дип баш кактым Аңлады. Сикереп торды да палатага миннән алда элдертте. Мин кайтып кергәндә, пластилин белән генә ябыштырылган тәрәзә күзе алынган, килгән ханым белән Аркадий арасында кыска диплома тик сөйләшү бара иде Саубуллаштылар Ханым китеп барды Тәрәзә күзе янә ябыштырылды. Обходка кергән врачларың да сизәрлек түгел' Аркадий, мин кереп җиткәләгәнче. целлофан капчык белән күчтә нәчләр алып өлгергән икән Капчыкны ике куллап күгәрде дә: «Яшәсен минем хатын' Ул булганда, без яшибез!»— дип көйләп-шыңшып алды Аркадийның хатыны аракы китергән икән, егет шуңа канатланган Дөресрәге, су кушылган спирт Ашамлыклары менә дигән, котлетлар — «Тасма»да эшли ул минем Таня Лаборантка Аларда спирт бетеп тормый Молодец. Танюша'- дип хатынын өзми дә куймый мактый бу. Өлкән кеше санаптыр, энергетик миңа беренче булып эчәргә тәкъдим итте. Юк. Аркадий, эчмим, рәхмәт! Мин монда эчәргә дип кермәдем һи и и. Рамазан Каюмович* Сез аларнын даруларын эчмәгез, даруларын Бер файдасы да юк. тәҗрибәләр әйтә моны Впрочем, тагын ике көннән сезне законлы төстә эчерәчәкләр Даруга ничек күнеккәнне, нинди реакция барганын тикшерү өчен. Провокация дип атала ул. «Аркадий хак сөйлиме?»— дигән сорау белән спорт мастерына карадым Әнвәр раслап баш какты. Шуннан сон теле белән дә әйтте: «Әйе. Рамазан абый дәвалау курсы дәвамында берничә тапкыр эчереп, сынап карыйлар» Әйттем бит. Рамазан Каюмович. Сез мине дә. Әнвәрне дә рән1 җетмәгез. Бер генә тотып куегыз, бүтәнчә кыстамам Ошап китсә инде, баш өсте... Тамак шул тикле кымырҗып китте, тәһарәтне бозмый булдыра алмадым Егетләр маташкалаган арада хәмер гайрәте канга күчәргә дә өлгердеме, кәеф барометры аязуны күрсәтә башлады. Егетләр дә эшне тиз тоттылар. Монда өндәүле мәҗлес түгел Ялт- йолт булырга кирәк. х — Менә, егетләр, дидем палатадашларыма, без хәзер кылган - гамәл, беләсегез килсә, чиктән ашкан нахаллык дип атала Аны су ч гыштан соң болай аңлаталар иде. «Чамадан тыш нахаллык у i дәһшәтле сугыш елларында ерак тылда ятып, солдаткалар бетон .»сф сафа кору һәм. сугыш беткәч, үзеңне фронт батырлыклары өчен бүләк- z ләнүчеләр исемлегеннән эзләү». Дәваланырга к-pi ш җирдә пир ясап яту ни дип атала? Әй. сез юкка вөҗдан газабы кичерәсез. Рамазан Каюмович! ♦ Шик-шөбһәләрегез тәмам таралсын өчен тагын түнтәреп куегыз әле. — ® Ул миңа тагын су кушылган нәрсәне сузды.— Менә шулай! Берәүләр ц дәүләттән йөзәр меңләп урлыйлар, газапланмыйлар. Кеше үтерүчеләр бар. * уйлап та карамыйлар. Ә без дуслар сыйлаган хәмерне эчкән өчен < ут йотарга тиешме? Әнвәр, эчеп алгач, бөтенләй сүзсезгә әйләнә икән Телен йоткан кешедәй тик утыра Чамасыз уйланамы әллә? Ак дип тә, кара дип тә 2 сүзгә кушылмый. Мин Аркадийга үзем уйлаганнарны әйтмәк булам Син. энем, казна каракларын да, кеше үтерүчеләрне дә мисал итмә.— дидем.— Алар — аномалия. Сүз нормаль кешеләрнең вөҗданы турында бара Шуңа әйтәм: вөҗдан йокламаска тиеш Ул йокыга талса. без әллә нинди кыргыйлыкларга барып җитәрбез. Аркадий караватына барып утырды да. сүлпән генә сөйләнеп алды. — Вөҗданлы кешегә яшәве җиңел түгел шул. Рамазан Каюмович. Акыллы юл куйдым дип тора бирә, нахал мин җиңдем дип тантана итә. Җиңә дә! Миңа утыз яшь инде, байтакны күрдем, намуслылар намусын учлап кала, басымчакларның эше худта. Кайчак шул идиотларга ачу килеп, артыгын эчеп ташлыйм — Идиотларга каршы аек килеш кенә көрәшеп була. Аркадий. Исерекнең хак сүзен дә чутка сукмыйлар — Шуннан нәтиҗә?—Аркадий минем белән килешмәскә итте.— Тотып ярыргамы аларны? Изеп ташларгамы? — Алай эшләсәң, хөкем итәрләр! — Нишләргә соң? Аек килеш көрәшергә иде дә бит. аек килеш1 Аркадий чәчәләнеп кул селтәде. Кичен Назирә ашамлыклар, газеталар китерде. Язуында ул: «Берике сүз язып чыгар. Мин ашыгам, поликлиникада профсоюз җыелышы Иртәгә Гөлзада килеп китәр Әйбәтләп дәвалан».—дигән иде Мин алдан ук хат язып куйган идем, шуның азагына «Барысы өчен дә рәхмәт. Гөлзадага әйтче. «Огоиек»ның соңгы санын алып килсен әле. яме».— дип өстәдем дә хатны аңа тапшыруларын үтендем Аннары аннары Зариф дуска хат яздым. Безнең палатада тәрәзәнең аскы күзе «тылсымлы» икәнен, ара табып, берәр нәрсә китереп китүен сорадым Мондагы иптәшләргә әҗәтле булып каласым килмәгәнне аңлаттым. Якшәмбедә безне шифаханәнең бакчасына чыгардылар Саф һава суларга, гәүдәләрне язарга. Килгән кешеләр белән дә шунда күрешергә рөхсәт бирәләр икән. Минекеләр килмәсләрдер, бакчага киткәннәрдер дип фараз кылдым Кичтән китергән газеталарны караштыргалап утыра идем. ;Әнә ул Лотфиев!».— дигән сүзгә башымны күтәреп карадым Күзләремә күренәме дип торам: мәктәп-интернатта эшләүче Динә Мә- сәгутова икән Мин аның белән моннан ике ел элек бакчага бару юлында сөйләшеп-танышып киткән идем. Больница киемнәреннән килеш ничек каршы барыйм да. ничек күрешим инде? Бүкән шикелле утырып та булмый Тордым. Динәгә таба атладым. Шул чак. каһәр генә суксын, тапталып беткән йомшак туфлиларның берсе аяктан төшеп калды бит Туктап аны тәпигә эләктерергә туры килде. Кызарып, пешеп чыктым. Борыным өстендә тир бөрчекләре пәйда булды. — Исәнмесез, нинди язмышлар китерде сезне бирегә? — дидем. Сөйләргә сүз таба алмыйм, телем тотлыга Зинһар, гафу итегез, мин кеше кабул итәр кыяфәттә түгелмен. . Борчылмагыз. Рамазан Каюмович. бер дә борчылмагыз. Больница күрмәгән кеше түгел мин - Ул шундый итеп елмайды, тиз тынычландым. Чибәр ләгънәт! Бакчадагы ир-ат игътибар итми калмады Шушы чибәр ханым алдында бакча карачкысы булып утыр инде, билләһи! Әйдәгез, аргы баштагы эскәмиягә утырыйк, дидем мин. Күргәзмәгә баскан гүзәл белән хәерче-сәләмә принц кебек бакча уртасында басып торып булмас бит Барып утырдык. Минем килүемә га исәпләнмәгез дә. Рамазан Каюмович. ачуланмагыз да. үтенеп сорыйм Кичә сезне дәвалаучы врачны очраттым. Ул заманасында минем ирем белән якын дус иде. Сөйләшеп киттек тә, ничектер сезнең фамилиягезне әйтте Берүк моның өчен аңа бәйләнә күрмәгез... Менә килеп китәргә булдым. Сезнең мондалыгыгызны берәүгә дә сөйләмәм, ант итәм. Сез генә ачуланмагыз, яме? Сүзебез юк иде. Әкәмәт бер хәл. Шуңадыр. Динә озакламады, китәргә талпынды. Тагын бер-ике минут алданрак кузгалса, әүлия буласы икән дә бит! Динә минем яннан кузгалырга торганда, бер шәфкать туташына ияреп Назирә килеп керде. Шик юк. ул Динәнең минем белән саубуллашып китүен искәрде Әйе. нәкъ мин уйлаганча булып чыкты Хатыным белән сөйләшүнең рәте-коты китте. Назирә Динәнең кемлеген сорады. Мин аның мәктәп-интернатта эшләгәнен әйттем. Дөресен. Ашамаган ризык авызга ябышмый, юк гаебемне бар итеп, алдашып утырмам ич инде Назирә кара янып чыкты Аның бөтен матурлыгы югалды кебек. Күчтәнәчләрен дә «Мә. тыгын!» дигәндәй генә биреп, юньләп саубуллашмый да китеп барды. Әбәдкә чакырдылар. Аппетитым беткән иде. ашарга бармадым. Күчтәнәчләрнең Динә китергәннәренә дә, Назирә алып килгәннәренә дә кагылмадым. Егетләрне сыйладым. Аркадий Динә алып килгән бик шәп колбасаны ак кәгазьгә төреп, бер читкә алып куйды Моның чираты бераздан, - диде. Иргәгә шифаханәдән чыгарасылар дигән көнне, өйләдән сон, «тылсымлы» тәрәзәгә Зариф килде. Кәефе шәп күренә иде. курку-өркүне оныткан. Авызын ерып, тышкы яктан Сим-сим. ач ишекне!— дип тора. Күреп алуым булды, йодрык селкедем. Тәрәзә күзен алгач, бер- ике сүз алыштык. Килдеңме? Килдем. Мә! Рәхмәт! Иртәгә чыгам. Егетләрне сыйладым, иңемнән таш төште. Унсигез көн дигәндә чыктым шифаханәдән. Анда ятуым турында документ тутырганда, дәвалаучы врач «диагноз» дигән графага бик куркыныч сүз язды. Больница киемнәрен салып ташлагач, гәүдәм җиңеләеп калгандай .булды Спорт мәйданына йөгереп чыгу теләге туды Үз киемнәремне киеп алгач, регистратор бүлмәсе каршындагы зур көзге алдына килеп, галстук та бәйләгәч, үз-үземә күз кыстым бу йорттан азатбыз, туганкай' Өйдә бәйрәм өстәле әзерләп көткәннәр иде Аш янында күбрәк * мин сөйләдем Ә өч көннән хәрби өйрәнүләргә киттем. Андагы тәртип Q билгеле инде . Елга якын гомер ярыйсы гына үтте, җан тынычлыгы белән узды 2 ул көннәр Ә аннары аннары тагын тәмуг газаплары ябырылды Жәйге көннәрнең берсендә соңгы рейстагы теплоход белән Сук а. суга — бакчага барганда, транспорттан төшкәч. Назирә күзем маңгае- s ма менәрлек яңалык әйтте. — Син. зинһар, җенләнми генә тыңла һәм чын ирләрчә объектив < фикер йөртергә тырыш,— дип кисәтте ул. Мондый «увертюра» мине S шул мизгелдә үк ярсыта башлады. ♦ — Хуш, сөйләп бак. » — Ничек тапкан, кемнән белешкәндер, белмим, кызыксынмадым. ° сорамадым, бүген поликлиникага Атлыбайда минем арттан йөргән * Фәйзи килеп чыкты. Теге заманда миңа өйләнергә дип йөреп тә. укыту- < чы-англичанкага ияреп киткән ветврач * Ниткән визит ул? Минем сине күрәсем дә. сөйләшәсем дә кил- J ми Мин ир хатыны, балалар анасы, улым, кызым буй җиттеләр. £ дидем «Күреп кенә чыгыйм, дигән идем»,— ди. Бүтән монда эзегез < булмасын, дидем дә кереп киттем. Сиңа сөйләвем шуның өчен, мине ш кабинеттан чакырып чыгарган сестра чамасыз гайбәтче, берне биш итәргә оста Фәйзинең килүен кайчан да булса бер сиңа ирештерә- селәрен беләм Билгеле булып торсын, дим — Сез очраша торыгыз, син миңа хәбәр итә бар. мин регистрациягә ала торыйммы? — Җенләнмәскә булган идең бит әле — Бәлки мине «тәти» малай итәрсез дә. ике арагызда хат йөртергә ялларсыз? Назирә елый башлады. — Сүзләреңә хисап бирәсеңме син? . Мин. артык тилелек эшләп ташламагаем дип. үземне боргычлап тордым. Бакча өенә барып кергәч тә. чәй дә эчми, ялгызым гына диван га барым яттым Кадаклары очлы ягы белән тырпаешкан матрацка салдылармыни' Фәйзи хәбәре болай да аязучан болытлы күгебезгә өере белән соры болытлар куып китерде. Мин Назирәне Фәйзи кочагында итеп күрдем, оятсыз ваклыкларга кадәр күз алдыма килгәндәй булды Аннары эчемнән: «Юк ла. юк!».—дип кабатладым. Ниндидер ят тавыш исә колагыма киресен тукый иде. Кайдадыр укыганым бармы соң. әллә берәр танышым ачы тәҗрибәсен сөйләгәндә әйткән идеме: хатынының хыянәте турында ир иң соңгы кеше булып ишетә, имеш Вакытлар узгач, мин янә Динәне очраттым. Оптика кибетендә күзлеккә чират тора идем. Ул бер читкәрәк китеп нидер язды да миңа кош теледәй генә кәгазь бирде Үзе киткәч укыдым мин аны. «Рамазан Каюмович' Әгәр вакыт таба алсагыз, үзегез өчен кечерәю дип санамасагыз. безгә килеп чыгыгыз әле. Ялгызым гына булам. Мин сәгать өчтән дә калмый өйгә кайтып җитәм. Ничәдә килсәгез дә көтәм. Сезнең белән генә киңәшер сүзем бар Тартыну белмәүдә, әдәп бозуда гаепләргә ашыкмагыз, зинһар Адресым » Ми күзәнәкләренә бәреп кергән беренче уй шундый булды: «Ниткән әрсезлек, ниткән батыраю бу?» Мәсәгутовага ялгыш та сүз кушканым, мондый язу бирерлек якынайганым юк Гаиләле кеше икәнемне беләдер дип уйлыйм Балаларым барлыгы да аңа мәгълүм булырга тиеш Шулар ачык икән, ни дип әле ул мине үз фатирына аулакка чакыра? «Ялгызым гына булам» Киңәшер мәсьәлә баш калкыткан икән, аны чиратта сөйләшеп бул мый идемени3 Инде ни хәл итәргә? Тотарга да бармаска' Бетте китте Ник килмәдең, дип дәгъва кы лыр урын юк Әйтик, минем алдан ук планлаштырылган кичектергесез эшем бар. ди Чү. аның алдында акланып тору нигә кирәк әле? Кем каршында3 Ни өчен3 Бәлки бәлки аның, чыннан да. киңәшер җитди мәсьәләсе бардыр3 Бәлки мин. нәкъ менә мин аңа ярдәм кулы суза ала торган эштер ул Бу очракта кешенең моңынзарын тыңлау гаеп-кыекмы? Киңәшик дигәне — юкә чөй дә булсын, ди Шундый дама чакырып торганда, сөттән ак. судан пакь булып кылану ирләрчәме3 Бармый калсаң, күңеленә киртләп куячак, ужым бозавы икән бу Лотфиев дигән бәндә, диячәк. Ходай ялгыш ир иткән ул мескенне, дип әйтәчәк. Әйтсә? Рамазан шуннан ни югалта? Алай да. Назирә ничә еллардан сон Фәйзи белән очрашкан ич әле! Миңа кайтып һәммәсен шоп-шома сөйләгәч тә Аларның ни гәпләшкәннәрен, ни кыланганнарын каян беләм мин? Көннәрнең берендә, җене кубып әйтсә. «Әйе. син айнымас белән әрәм үткән гомеремнең ачуын алдым!»— дисә? Тугры Туктар булып йөрүеңә гарьләнеп, асылынырсың тегеләй Барырга! Икенче подъезд Өченче кат Ишек төбенә җиткәч, чабудан тарткандай, шып туктадым Басаргамы кыңгырау төймәсенә, юкмы? Борылып китәргә дә соң түгел әле. Берәү дә күрмәде, берәү дә һични сизмәде Такси тотарга да өйгә сыпыртырга! Шул чакта ишек биге этәрелде. Бусагада Динә күренде Кулында бәрәңге, суган кабыклары салган савыт Күз нурыңны алырлык итеп зәңгәрдән киенгән (күзләре төсенә иш итеп тектергән җиңел-затлы күлмәк!) аш-су тирәсендә әвәрәләнгәч, ак алъяпкыч бәйләп җибәргән Анысы да үзенә бик килешеп, йогышып тора. - Ой! — Динә, имәнеп киткән төсле, бер адым чигеп куйды Ой. гафу итегез. Рамазан Каюмович Керегез, кер. рәхим итегез, мин хәзер... Динә мине эчкәре уздырып, үзе савытны бушатып, бик тиз әйләнеп керде Ашыгып кулларын юды да минем яныма килеп җитте Бик мөлаем итеп: — Түргә узыгыз. Менә йомшак туфлиләр Узыгыз, газеталар карый торасызмы, телевизорны кабызасызмы?— диде. Аннары ул мул итеп өстәл әзерләде. Шул өстәл янында, зәңгәр күзләренең зәңгәрлегенә сокланып, ихластан өзгәләнеп кыстауга каршы тора алмыйча, үз дигән кешемнең ихтимал хыянәте утында көйри-көйри, мин коньяк эчтем Башта аз гына, аннары күп итеп. Кыюланып китеп. Динәнең ире хакында да сораштым — Сынаучы-очучы иде ул.—диде ханым — Капитан дәрәҗәсенә җиткән иде һәлак булды. Сынаучылар язмышы.. Кызым белән калдым Луиза техникумда укый. Икенче курсны бетерде дә студентлар белән Әстерханга китте Помидор плантацияләрендә эшләячәкләр икән. Хаты юк әле Динә киңәшер сүзен һаман әйтми иде әле. Хәер, минем кинәш бирер чамам да кимеп бара иде инде. Ягып торырга рөхсәт сорадым. «Авырсынмасагыз .»— дидем - Бернинди авырсыну да. кыенсыну да юк. Рамазан Каюмович. Бер ген > минут, теге бүлмәгә урын салып бирәм. ял итегез Кәефегез яхшыргач, кайтырсыз. Ике сәгатькә якын йоклаганмын. Уянып китүгә, кайдалыгымны ча- _ маламый аптырап тордым £ - Торасызмы инде. Рамазан Каюмович? * Динә тавышы ич' Булды, илаһи уптым барысы искә төште. Мин £ Динә ханым Мәсәгутоваларда Биш йолдызлы.. Йокы басуы . Ялгышып т та төш күрми генә йоклау £ «Торасызмы ..» Китәргә кирәк дигәнне аңлатуыдыр Ә шулай да S Ипләп кенә Динәнең кулларын тоттым Йомшак, нәфис иде аның ~ куллары Дорфаланып тартып алыр дигән идем, алай тупасланмады 5 Аны үземәрәк елыштырдым Ул иелде дә иреннәре белән яңагымны >. көйдереп алгандай итте. ♦ Иртән Динә биш тулыр-тулмас борын торды Чәй куйды, ашарга “ әзерләде Мин томан эчендә ятмакчы идем, тик ул бик эшлекле тәкъ- ч дим әйтте g — Ваннага су жибәрәм. юынып чыгыгыз. Рамазан Каюмович. һәр- < хәлдә, начар булмас, -диде. Мин бик теләп ризалаштым. Ул яным- о нан китеп өлгергәнче үк махмырны куарга рөхсәт сорадым Зарлан- < маска тырыштым Сәрхуш зары белән берәүне дә бәхетле итәрмен димә. S Шыңшымавың хәерле * — Рәхим итегез Кичтән куйганым өстәлдә Мина, ничек кенә булмасын, тәүлеккә якын югалып торуымны «фәнни нигез»гә куярга кирәк иде. Урамга чыгуга, такси туры килде. Зарифка юл тоттым Йокысыннан торган юынып-кырынып йөри иде. Тәнзиләсе эшкә китеп өлгергән, рәхмәт төшкере! — һо-о-о' Русь реформаторы! Иртә таңнан кем куып китерде безнең тарафларга? Кояш көнбатыштан чыкмаса ярый инде,— дип каршылады ул мине. — Миңа айныткычта булды дигән кәгазь кирәк, аңлыйсыңмы? — Аңлаудан баш тартам, әфәндем Кешеләр шул кәгазьне язмасыннар. эш урынына жибәрмәсеннәр дип. койрыгы пешкән мәче сыман кыланалар, ә син — доброволен — Минем эш урынына берәү дә жибәрмәячәк. чөнки анда булмадым Бүгеннән ялда — Ашыктырма Барысы да тәртиптә булыр Син бер тавык та бер савыт дигәнен кайгырт башта - Савыты булыр сана, булыр! Икәүләп, мине бәладан йолу шаһәдәтнамәсе юлларга кузгалдык. Өйдә исә ул кәгазь жәнжал утына керәчин сибү белән бер булды. — Курсташым белән күрештем дип алкынганың гына житмәгән. инде акчаны да суга салып кайткансың, һөнәрләрең көнләп түгел, сәгатьләп арта' Балалардан оялыр идең, күрше-күләннән.— дип дулады Назирә. Тагын әллә нинди фәлән-фәсмәтәннәр. Бүлмәмә кереп утырдым. Шул арада сизми дә калганмын, кесәдән квартира ачкычын алган да. мине бикләп чыгып та китте. Шушы яшемә житеп. гомеремдә беренче мәртәбә өй тоткыны булып калдым Бар икән күрәселәр! Мәгълүм шартлар мәгълүм карарга китерә, дип белми әйтмиләрдер Эврика! Әлеге цивилизация дөньясында яшибез ләбаса' Телефон бар ич' Дус-ишләргә хәбәр салып карыйк. Тик кемгә5 Мәжит ярдәмгә килмәс, үтә аек баш. Салих. Салих Юк. соңгы елларда, аракы белән арасын өзгәч, эреләнде, коймага ябышып йөргәннәрен онытты. Садыйк Гарипович? Мәгъсүмәсеннән ычкына алмаячак Мәхмүт. Мөшти. Гаффи?.. Булышырга теләкләре булуы мөмкин, акчалары юктыр Үзем кебегрәкләр Бүген миндә бар барын, тик телефон аша җибәреп бул мый ич. Хәйрүш-Хәйләлигә сүз кушсак? Ул инде, максат итеп куйса, акчасын да җиде кат җир астыннан таба, тегесенә дә аптырап калмый. Өметсез шайтан, диләр, жыеп карыйк әле аның телефонын — Тыңлыйм — Телефон трубкасында жанга якын тавыш ишетелде Мондый тавышлы кешене мәжлес түренә утыртып, жырлатып кына тотарсың. — Хәерле иртә. иптәшкәй' Сез Галиҗәнабны Рамай борчырга җыена иде. — Кайсы Рамай? Лотфиевмы? — Маташтырма, гозеремне тыңла Хәлне аңлаттым Күнде Дус-дошман турында уйга бирелдем, чөнки күңел йомшап китте Авыз эченнән генә жыр сузам: Кулымдагы йезегемнен Исемен Даян нтәм Алмагачларын булса да. Талларга таян икән Хәйрүш-Хәйләли — таяныр талларымның берсе Ярты сәгатьтән балконга чыксам. Хәйрүш-Хәйләли безнең йорт каршында үрә каткан Башын арткарак атып, дүртенче катка карый Кире кереп, караңгы бүлмәчектән кибеткә-базарга йөри торган сумканы эзләп алдым, кер элә торган жепләрне суырып чыгардым Шул жепкә сумканы бәйләдем дә балконнан төшереп җибәрдем — Шунда сал! — дип ымлыйм Хәйрүш-Хәйләлигә. Кычкырып сөй ләшеп булмый Күршеләр үлмәгән бит. Әлеге тамашаны берүк искәрмәсеннәр иде инде Югыйсә Назирә кайтуга рапорт биреләчәк. Аннары зилзиләнең ниндие кубасы мәгълүм Шешәне кулга төшергән генә идем, ишеккә кемдер килде Кыңгырау чыңлатты Кат-кат Эндәшмәдем /Мине бикләп киттеләр, кертә алмыйм, дисеңмени?! Ничек инде ул олыгаеп беткән ир кешене бикләп китсеннәр, ди? Бар. аңлатып кара син шуны ишек катына килгән Төгән Төгәневкә' «һи-и. дияр, бер пычак теллесе булса, сакаллы сабыйкаем, хатыныңнан да шул хәтле шүрләргә калдыңмыни инде3 Шартлатып бикләп киткәндә дә ләм-мим сүз әйтә алмыйсыңмыни? Бар. баш тарт ирлегеңнән' Сал чалбарыңны, ки хатыннар ыштаны, бәйлә башыңа яулык!» Кыңгырау тагын чыңлады Бу юлы таләпчәнрәк Мин шым торам Өстәл янына каккан казык Кыймылдасам, өйдә кеше барлыгын сизәр шикелле. Инде өченче чиратка төймәгә басты билгесез кеше. Озын-озын итеп чыңлатты Мин телсез кала бирдем Янәшә фатирдан күршеләр чыкты Пенсионер карт. Заһидулла абзый — Өйдә юктыр алар. Назирә киткәнне шәйләп калдым Рамазан командировкамазарда түгел микән, кичә дә күренмәде. — диде Вакытыгыз сыйдырса, кичләтеп кагылыгыз Назирә кичен өйдә була инде. Үзегез каян килдегез? Мин авылдан килгән идем Кичләтеп сугылып чыгармын әле. Төнлә кайтып китәсе була.. * Кем икән бу? Кайсы авылдан? Тавышы таныш та сыман. Искә төшерә алмыйм Әһә! Балкон ишеген ачып, күренми генә карыйм әле. ул кеше хәзер аска төшеп'җитәргә тиеш ич Килдем, ишекне ачтым. Теге кешенең чыгып киткәнен көтеп торам. Менә ул Адаш абый! Ахмаклык өчен бирелә торган җәза аркасында, туганымнан да якын кешене бусага төбемнән борып җибәрдем. Ул бит. үзләренә баргач, өрмәгән җиргә дә утыртмый Иллә дә барып чыктым мин' Кичкә килергә булып китте. Назирә генә вакытында кайтса ярар иде инде Тагын җыелыш-фәләне булмаса Ә бит әле ул кайтканчы айныйсы да бар. чәнчелгере! Назирә соңламады, кайтты Сүзсез-писез генә кухняда кайнаша башлады Ун-унбиш минут уздымы-юкмы, Адаш абый килеп керде. Ишекне Назирә ачты Рамазан а-бы-ый' — Шул тикле дә якын күреп, өзелеп әйтте, агайны кочаклап кына алмады - Әйдә. әйдә. уз. чишен — Аннары, минем белән бернинди дә тәмсезләнү булмагандай, миңа эндәште: - Рама- * зан! Иптәш Лотфиев! — Хатыным шаяра башлады. - Чык әле. чык ояң- £ нан. беләсеңме кем килде? Алтын-көмешеңә. җәүһәр гәүһәрләреңә алыштыргысыз бер гадәте 2 бар Назирәнең кеше алдында сер сынатмый, авызы тулы кан булса да •= төкерәсе юк. ’ о. Чин дә Адаш абыйны үз каршыладым, ихластан күрештем, түргә ? чакырдым — Узарбыз, узарбыз, - диде ул. гадәтенчә, сабыр-салмак кына. « Аның тоныграк тавышы җанга якын иде - Син, Назирә сеңелем, менә 2 бу сумканы бушат әле. Халидә апаң күчтәнәчкә дип безерик кенә бал ♦ җибәргән иде. “ Бик рәхмәт инде, Рамазан абый Бик рәхмәт Халидә апага! Шул г хәтле бал безерик була димени! * Мин көндез дә бер килеп киттем инде, өйдә кеше юк иде...— < Адаш абыйның шулай диюе булды. Назирә, мин юньле-юньсез сүз ыч- * кындырып өлгермәсен диптер инде, аңлатырга ашыкты: — Рамазанның эш белән чыккан чагы булгандыр. Уф. җилкәдән тауны алып ташлады Назирә! Ык-мык итеп торасы " калмады. Кичке ашны ашадык. Атлыбай хәлләрен сораша-сораша чәйләдек. Назирә өстәл җыештырып, савыт-сабалар юып маташканда. Адаш абын мине үз бүлмәмә керергә өндәде. Бармак белән генә Утырыштык. — Мин хәзер китәм. Сәгать тугызда колхоз машинасы чыгасы. Пав- люхинга. Сүзем бар. Тыңлыйм. Адаш абый. Бик ямьсез хәбәрләр ишетәбез синең хакта, энем - Адаш абыйның болай да картлык баса башлаган йөзенә кара күләгә ятты. — Чама югалтасың, диләр. — Артыгын кыланып алулар булды. Адаш абый Ул чыршы тактадай каты кулы белән язу өстәленә кагылып куйды — Бетер, энем. Ходай өчен акылыңа кил. Әтиләребезнең дуслыгы хакына Гүрләрендә әйләнеп ятмасыннар иде инде. Гаиләң хакына. Назирә дип ни өзгәләндең яшьлегеңдә. Инде кадерен бел Яшь-җилкенчәк чагың түгел бит инде. Шөкер, яшең бара Ябыккан Назирә, бетеренгән — Үзем дә аңлыйм. Адаш абый. Бөтенләй туктарга кирәк. Адаш абый әрнүле иде — Булган заманалар.— диде ашыкмый гына - Илгә ваба килгән. Тиф ябырылган. Бизгәк тинтерәткән Тагын әллә нәрсәкәйләр . Ну бит аларны берәү дә сатып алмаган. Син бит. энем, илгә афәт булып төшкән чирдән акча түләп өлеш аласың. Мин сөйли дә. үгетли дә белмим, эшләп кенә өйрәнгән кеше мин. бетер яман гадәтеңне, хода хакына Булма рисвай! Шуны әйтергә дип атап килдем. Адаш абый — «таяныр таллар»дан. Аны троллейбус тукталышына кадәр Назирә белән икәүләп озаттык. Шуннан сөйләшеп тә киттек. Ә йокларга яткач, башыма чыгымчы бер фикер килеп ябышты. Нәрсә дип әле чит кешеләр минем шәхси тормышыма тыгылалар шул кадәр? Мин - мин инде, кай җирем авыртуда кемнең ул кадәр эше бар? Нәрсә дип әле читтән-чаттан да кызганган булалар? Кызганычка калганмы әллә мин? Моңа каршы фикер дә уянмады түгел. Кеше булган кешеләрнең һәркемдә эше бар. Алар минем туры юлдан гәүдәмне тез тотып баруым ны телиләр 6 Кеше булган кешеләрнең һәркемдә эше барлыгын мин Адаш абый килеп киткәннән соң бер атна чамасы үткәч, бик жилле аңладым Гаиләдә чираттагы жәнжалдан соң нык сәрхүшләшеп кайткач, ишек шакып карыйм, ачмыйлар Дөбердәтергә керешкәнче ачкычым белән маташып карадым — файдасыз! Эчтән ачкыч тыгылганмы, нәрсәме, ачылмый — вәссәлам! Эчкән кешегә песинең койрык күтәреп йөрүе дә ошап бетми, диләр. Хак инде Дөбердәтә торгач, ишек ачылды Аннан бөтен йортыбызның, алай гына да түгел, шәһәрнең мөхтәрәм кешесе — Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхи абзый Гыйльфанов килеп чыкты Нәрсә, энем, ни дип шаулыйсың? дип сорады Шул чакта, кислород камерасына кертеп чыгардылармыни, кинәт айнып киттем. Хатамны бик төшендем, тик соң иде инде. Шәйхи абзыйның карчыгы урын өстендә ята лабаса! Ә мин. дүртенче катка дип. бишенчегә күтәре нәи мен икән бит! Гафу сорап, ялгышуымны аңлатып торган арада күрше квартиралардан ике ханым чыгып, шаулый башладылар Кыскасы, эш милиция бүлегенә барып җитте. Бу инде минем юньсезлегемнең шул көнгә пешеп житкән иң ачы жимеше иде. Акланыр урыным да, боргаланыр җаем да юк иде Нинди жәзага тартсалар да. берәүгә дә энә очы кадәр дә үпкәли алмый идем Әмма карт полковник Шәйхи абзый милиция хезмәткәрләренә үзе нидер аңлатты. дәгъвасы юклыгын ачык әйтте Аның күршеләре бу хәлгә бик тузындылар - Синең ише сөяксезләр азындыра бу адәм актыкларын' дип чәрелдәде ханымнарның берсе — Утлы табага бастырырга кирәк мондый җәнҗалчыларны! Таш капчыкка тыгарга, бер кисәк икмәк белән бер стакан су биреп яшәтергә Нибуч. шул чагында акылга килерләр иде Шәйхи абзый алар белән дә бик тыныч, бик сабыр сөйләште Абруе бик олы шул аның Күршеләре минем өстән янә шикаять кылып йөрмә деләр Назирә өчен әлеге очрак соңгы сигналларның берсе булды Мин дә упкын читенә якынлашуымны әлегәчә булмаган ачыклык белән тойдым, ләкин 7 Ләкин күңел тормозына баса алмадым Дөресрәге, нәфсем тормозына Май урталары иде. Шимбә. Иртүк сәгать алты булыр-булмаста колхоз базарына юл тоттым Кибетләр ачылганны көтсәм, тәпи сузасым- ны сизеп торам. Итәк астыннан эш йөртүче агай-энедән берәр нәрсә юнәтеп булмасмы дигән өмет белән искәнеп бактым Берсе эссенция тәкъдим итте, бәясе дә сырт сынарлык түгел. Кыймадым Икенчесе самогоны барлыгын төшендергән иде. хәлем хөрти булса да. дәүләт стандарты белән ясалганы табылырына өметләнеп, китеп бардым Йөрен гәләп тора идем, күзем әстерхан чикләвеге үлчәтеп торучы берәүгә төш те. Дикъкатьне тартуы шуннан бик тә бик таныш йө>. тик үтер, кем икәнен, кайда һәм кайчан күргәнемне әйтә алмамдыр төсле Читтән генә чекерәеп күзәтәм Урта буйлы бу картның баш түбәсе самавыр жизедәй ялтырый, ә чигәләрендә һәм түбәсе артында яңа яуган кар сыман чәчләре дулашып гора. Борыны карчыганыкыдай Зур күзләре ялт-йолт килә, керфекләрен еш-еш йома. Үзе сәлперәнгән булса да (җилкәләр бутилкәләнеп калган), тавышы шактый көр. Якынрак килдем Сатучы: Пахуды белән, артыгы белән, туганкай. - дип сөйләнә-сөйләнә ф картның сумкасына чикләвек бушата. Карт, күрәсең, белеп тора: борыч - сатучы белән чикләвек сәүдәгәреннән алырсың артыгын! Әмма ачулан- J мады. елмайды гына һәм: « Их. син! — дип куйды Хәйләкәрлегең кадәр юмарт ia була - алсаң иде... з «Их. син! » Хәтерләдем! Таныдым' Кырык елдан сон да т. (ыдым! 5 Картның акча түләп, чикләвекче белән эшен бетерүен көттем дә ул ки- § тәргә борылгач, каршысына төштем. Исәнмесез, Гали абый! Мине танымыйсыздыр да инде, гаҗәбе £ юк Рамай мин. Донской абый. Рамазан Лотфиев! Шәкертегез Зама- 2 нында бергә эшләгән идек... * Гали абыйның хәле кинәттән начарланып киткәндәй булды Кулын- “ дагы сумкасы җиргә төште, аннан чикләвекләр тәгәрәшеп чыкты. Карт. - ярга алып ыргыткан балык шикелле, өзек-төтек сулап, иркенләп тый ала | алмый торды Мин шүрләп куйдым, шулай да югалып калмадым, аны < култыклап алдым, тынычландырдым. Аннары сумкасын күгәреп алдым. о чәчелгән чикләвекләрен җыйдым. < Ба-а-э! — диде исен җыеп Донской абый.— Ба-а-а' Рамай! Сине ? дә күреп үләргә насыйп икән. .— Ул мина кул сузды, күрешик диюе J иде - Син Казандамыни сон. Рамай?. Бер ике авыз сүз генә үзем турында аңлаттым да. аның бик аз гына көтеп торуын үтенеп, самогончыны эзләргә китеп бардым Гали абзыйны көттерүем озаккарак китте дип борчылган идем, ул алай ялыкмаган булып чыкты Әллә кем белән кызып-кызып бәхәсләшеп тора иде. мин килеп җиткәнне искәрми дә калды. Әйдәгез, Гали абый, безгә кайтабыз, һәммәсен шунда сөйләшербез. - Ерак торасыңмы соң син. Рамай? Мин инде троллейбус белән кольцога төшәрмен дә. аннан экспресска утырып китәрмен дигән идем. Мин бит Дәрвишләр бистәсендә. Дербышкида дигәнем.. Андагы картлар йортын беләсеңме? Шушы сүздән әллә нишләп киттем, тик абзыйга һични сиздермәскә тырыштым. Минем квартира Ямашев проспектында, якын гына, дигән булып, сүзне икенчегә борырга ашыктым. - Җәяүләп кенә кайтабыз Өйдә ялгызым гына, аулак. Хатын белән кызым бакчага киттеләр, Идел аръягына ... — Алаймы? Алаймы? Ярар, алай булса, синең резиденцияне дә күреп чыгыйк .— Гали абый минем җайга атларга өлгереп үк җитә алмый иде шикелле Мин адымнарымны акрынайттым Ул. тынына капкан төсле, гыж-гыж килә иде. Сабыррак атлавымнан аңлап алды Ашыгып булмый шул инде хәзер. Рамазан.— дип куйды Аның бу сүзләре күңелнең әллә кай җиренә энә булыр кадалды. Ашыгып булмый. Тотрык бетте Яшь тә бара. Җитмеш, алтыны түбәләмә итеп киләм бит... Аннары, үзең беләсең, шаярылды брт бу тормышта Хәзер. Гали абый, хәзер. Шәпләп иртәнге чәйне эчәрбез, хәл алырбыз. - дип сөйләндем Гали абый фатирыбызны ошатты Җиһазларны җентекләп күздән кичерде. Китапханәмне карады Аннары бер читкә барып утырды да моңаеп боегып калды. Начармы-яхшымы. үз оясында яшәгән кеше тормышын күреп йөрәге бозылды булса кирәк. Мин өстәл хәстәрләгәнче ләм мим эндәшмәде Җыерчыклар ермачлаган бүшәнүле йөзендә көзге болытлар йөзде дә йөзде шикелле Абзыйны өстәл янына чакырдым. Ул. йокыдан уянып киткән төслерәк хәлдә, табынга теләр-теләмәс кенә килде. Аш-суга да. рюмкаларга да игътибар итмәстән, күңелендәгесен сөйли башлады. — Матур яшисен. Рамазан энем Иң кадерлесе — гаиләң бар. балаларың Үз квартираң, үз тәртипләрең, үз иркен . Мин менә ялгыз ата каз булып кичтем гомеремне Районда театр ябылгач, нефть якларына киттем Анда да театр эшли иде. урнашмадым. Чегән тормышы гарык иткән иде инде Үзешчәннәр белән эшләдем. Бик талантлы яшьләр килә бит хәзер үзешчән сәнгатькә Эшлә дә эшлә генә! Ну-у! Саулык бетте. Бетте' Икенче ел инде менә Дәрвишләр бистәсендә Тормыш кругом кармәзин. Тәмуг. Рухи тәмуг Күрмәгәнгә күрсәтмәсен!... Мин Донской абыйның йөрәгендәге сагышлы өермәне аңларга тырыштым — Тотып куйыйк әле. Гали абый. Әйдәгез, аш булсын! Үземнең дә хәл шәптән түгел,— дидем —Исәнлеккә. Гали абый! Ничә елдан соң очрашуыбыз хакына! Торып бастым Рюмкамны авызыма китерергә иткән идем. Гали абый күзләрен шарландырып (мин зур ачылган ул күзләрдә ниндидер гайре табигый очкыннар күрдем һәм акылына зыян килгәнме әллә моның, дип уйлап алдым), чыраен сытып, миңа үрелде. Ун кулыма чытырдап ябышты. рюмкамнан хәмер чайпалып түгелде. - Эчмә. Рамай! Эчмә. Рамазан' Бер үк эчә күрмә, энем! Улым бул. бәгырем бул, эчмә! .— Аның тавышына кыргый бер ялвару аһәңе үтеп кергән иде Әйе. әйе, кыргый ялвару Иңрәүле аваз Гадәти генә үтенү, гадәти генә гозерләү түгел иде бу Эчмә, ташла Хәмер корбаны ялварып сорый моны синнән, хәмер корбаны Мин Гали абый үкереп елап җибәрде. Аны юатыр да. туктатыр да хәл юк иде. Мин аптырап калдым, баш төзәтү дигәнем онытылды, ирексездән айнып киттем. Елап туктагач, ул өстәлгә салган беләкләренә башын куйды Аннары уң кулы белән йөрәген тотты - Миннән гыйбрәт ала күр. энем. Эчмә. Рамазан, эчмә... Саулыгыңны сакла, бәхетеңне саклый күр. Миннән васыять шул. бары шул гына... Ул тагын хәлсезләнде. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыйммы. Гали абый? — Үтәр әле.. Күпмедер гомерем калган булса, узар. Рамазан энем Бераз тынычланыйм да. мине колыюга кадәр озатырсың, яме? Дөньяныкын белеп булмый... Такси белән илтеп куярмын. Гали абый, борчылмагыз Аны картлар йортына имин тапшырып кайткач, үземне бизгәк тота башлады шикелле. Тыела алмыйм, калтыранам Калтыранган кулларым белән мишәр абзыйдан алган шешәне унитазга илтеп бушаттым да. тәрәзәләрне ачып, бүлмәләрне җилләтмәк булдым. — Җитте! Нокта! Тик ноктаны куярга шактый соңарган булып чыктым Никах мәсьәләсен карау өчен судка чакырдылар Суд карарыннан соң ике атна дигәндә. Донской абзый мактаган квартира бүленде 8 Егерме бишенче май Якшәмбе Минем туган көнем Язмышым быр гысы бүген таңда илле алтыны уйнады Иртән беренче рейс теплоход белән Идел аръягындагы бакчамнан кайттым Бәлки искә төшереп, килеп чыгучылар булыр, чәй хәстәрләп торырга кирәк, дидем Бакчага куна барган идем. Анда һава гаҗәеп саф, ымсыз тынлык Өстәвенә чишмә суы эчеп туйгысыз. Бакчада булып кайткач. шәһәрдә краннан килгән суны эчәсе дә килми. Төнлә һәм яктырыр яктырмас ук иртән шәп кенә яңгыр яуды айда. Табигатьтә яшеллек патшалыгы. Сандугач сайрап кинәнә, аңа кәккүк кушыла Табигатьнең гүзәллеген үсмер чагымдагыча кабат тоя башлавыма өч ел булды. Тормыш матурлыгы, яшәү мәгънәсе турында, бәхетнең ни ф икәнлеге хакында тирәннән уйлана башлавыма да өч җәй. өч кыш үтте. - Шуңа кадәрге чирек гасырдан артыграк гомер ничектер әйле-шәйле булып. J күп нәрсәгә кул селтәп, байтак хәл-әхвәлгә ваемсыз гына карап узды, * Моның мәгънәсезлек икәне дә билгеле иде югыйсә миңа Бүтәнчә итәргә £ кодрәтем җитмәде. Сөрем аралаш аккан елларда байтак нәрсә ватык § көзгедәгечә күренә икән... й Юл киемнәрен салып, өс-башымны алыштыргач, кулдан килгәнчә 5 мул итеп табын көйләп куйдым. Минем хәстәрлегем түгәрәкләнгәнне “ генә көткәндәй, ишек кыңгыравы чыңлады Кемдер килде! Ашыгып ишек ачтым Элемтә бүлегеннән бер ханым Телеграмма 2 сузды ♦ Кемнән бу телеграмма? Эчтәлеге белән танышудан да элек иң соңгы “ сүзне карадым: «Гульзада» Кызым Гөлзададан. Чаллыдан. «Кадерле әти. туган көнең белән котлыйм, сәламәтлек, уңышлар те- g лим Бәхетле бул! Кайта алмавыбыз өчен кичер, Фәрһад командировкада < Сине чын күңелдән ихтирам итүче кызың Гөлзада» — Рәхмәт, кызым, рәхмәт! Туган көнемне хәтереңнән чыгармавың * өчен рәхмәт! — Иреннәрем шулай дип пышылдады. Ә кияү юлдан кайтып ? керми инде ул. Автомобильләр сынаучы инженер Бик акыллы, бик сабыр булып үсте Гөлзада Әнисе юлыннан китте, медицинаны сайлады. Хәзер педиатр Улларына яшь тулыр-тулмас кына әле. Яшь гаиләләр йортыннан фатир бирделәр үзләренә «Сине чын күңелдән ихтирам итүче кызың Гөлзада » Мин бу телеграммага бик шатландым Моннан берничә ел элек балаларның явыз мәчедән өркеп очкан чыпчыклар сыман читләшүләре мине пычаксыз суя иде Инде, әниләреннән аерым булсам да, кызым белән улымның янәдән миңа тартылулары минем өчен бәяләп бетергесез шатлык иде. Шулай да. бер дә боргаланмыйча таныганда, мин телеграмманы әниләреннән түгелме икән дип ымсынган идем. Назирәдән түгелме дип Гәрчә мондый өметкә бернинди нигез булмаса да. Назирә төнлә төшкә кергән иде. Сүз җаеннан әйткәндә, Назирә төшләремә гел елмаеп, бик сабыр, акыллы сөйләшеп керә Югыйсә тормышта төрле чаклар булды бит инде. Сәгать уникенчегә китте дигәндә, тагын ишек кыңгыравы төймәсенә бастылар. Зариф килгән! Зариф' — Хуш киләсең, Зариф Сафиевич! —дип каршыладым - Рәхим ит. сабакташ! Соңгы елларда бик сирәк килә башлады ул. Ник ялгызың гына? Тәнзилә өйдә юкмы әллә? — дидем. Озын буйлы, киң җилкәле, каратут йөзле авиация инженеры Зариф Солта нов— телгә беткән кеше. Хатын-кызның һушын алырлык итеп елмая да тасма теллеләнә башлый Биредә тел чарлауны кирәк тапмады, фикерен гади генә итеп әйтте Былтыр да килә алмаган идем, барып чыгый.м әле, мин әйтәм. Хәзер безнең кеше түгел түгелен дә син — Зариф бик кәефсезләнгән кыяфәт белән сөйләнеп алды. Чынында ул инде кәефләнергә өлгергән, шаярыр тык дәрт җыйган иде. — Сезнең кеше булмый. ЦРУданмы әллә? Зариф сискәнеп киткәндәй хәрәкәт ясады. Син нәрсә? Ходаем сакласын! Мин әшәке мәгънәдә әйтмим. Рамазан Кайбер сыйфатларың буенча безнең полкның личный составы исемлегеннән сызылганлыгыңны гына әйтүем Русь реформаторы син, Рамазан Каюмович. Реформаларың күпмегә барыр3 Йә, сайрама, утыр чәй янына, гәпләшик бер Күрешмәгәнгә дә байтактан Зариф яшь егетләр җитезлеге белән урыныннан торды да зур-зур ат лап. панна бүлмәсенә кул юарга кереп китте. Чәй дә ярый торган нәрсә. Грузиядә чәй үстерүче совхозга экскурсиягә баргач, аның җитмеш җиде төрле сихәте турында сөйләгәннәр ндс Тик мин уйлыймын, ул сихәтләр Россиядәге татар карчыклары өчен генә бугай Мина лично . Карасана, онытып торам, минем сиңа кечкенә генә бүләгем бар иде бит — Зариф Сафиевич куен кесәсенә тыгылды һәм аннан бик матур капка салынган авторучка тартып чыгарды Үзе яза' Алтын каләмнән алтын сүзләр коя Күп итеп премия алганда гына тот кулыңа Гади зарплата алганда әрәм итмә, яме Рәхмәт, якташ, олыладың - Ну. Каюмович. башка-баш диюем түгел, шулай да алтын путалы рюмкаңны куймый котыла алмыйсын - Бик теләгең бар икән, рәхим ит.— Буфетны ачып куйдым да сорадым — Ниндиен телисең? Зариф әллә ни әдәп сакламады — Фью-ю-ют! Мондый хәзинәгә ия булыр өчен күпме эчми торырга кирәк? Өч ел.— дидем мин — Зыялы кешегә саныйсын үзенне Авырткан сөялгә гел генә басып тору интеллигентлык төшенчәсенә сыеп бетми түгелме сон? Әйт. кайсы белән сыйланасың? Тавышымда суык чагылып китте булса кирәк. Зариф ык-мык итә кал ды Аннары, буфетны ябып куймасын, бөтенләй бирмәве дә мөмкин бит монын дигән төсле, өзеп әйтте: Ачуланмасан. «Петровская водка»ны татыр идем Мәскәүдән алып кайткан аракыны өстәлгә куйдым Алтын путалы рюмка китердем Алдындагы тәлинкә янына чәнечке-пычак куйдым Сынар рюмка белән сыңар канат булып утырырга мәҗбүр инде мин. ә. Каюмович? — дигән булды Зариф Ләкин үтә күреп торам: бу аның рәвешкә килсен өчен, сүз җилеме итеп кенә сөйләве Менә нәрсә. Зариф туган Бүтән хәсрәтләрең булмаса, минем өчен хафаланма Кеше ашына катык катырга ният итмә Элеккеләр үткән- беткән, гүргә киткән! Бер-ике рюмканы бушаткач, Зариф Сафиевич үзендә атаклы ораторлар белән ярышырлык дәрман тоя башлады Хөрмәтле Рамазан Каюмович.— диде ул. торып баскач — Кулым ны пинҗәгемнең сул канатына куеп әйтәм. «Үткән-беткән, гүргә киткән!» дигәнеңне мәрмәргә чокып язарга кирәк Укысыннар! Мин дә килеп укырмын Бәлки, акылга керермен шуннан соң . Акылга керүнең, ихтыяр көче булмаса. нинди корбаннар соравын бел- мәсәм икән Мәрмәргә чокып язган сүзләр генәме соң. күк гөмбәзенә яшен уты белән язсалар да файдасыз Шуны Зарифка да әйттем Ниндидер йогынтысы булыр дип түгел, эчемдә кату булып калмасын дип әйтүем иде - Сүзләр көчсез. Зариф, гел көчсез Акылга килер өчен бердәнбер дару бар. бердәнбер. Зариф иреннәрен бүлтәйтеп, күзләрен шакмакландырып. мина карап тора башлады - Нинди? — Ул шундый тырышлык белән сорады ки, башы алга чайкалып китте. Ике сүздән тора ихтыяр көче' Шуннан башка дәваланып азаплануларын да. сиңа укыган вәгазь, үгет-нәсихәт тә. шелтәләр, эштән куулар да — һәммәсе файдасыз Ирмен дигән ир кешедә әнә шундый көч булырга тиеш икән Мин моны артык соң аңладым Кемнәрдер кичергәнне түгел, үзем газапланганны кычкырасым килә Мин эндәшмәсәм, минем өчен кем әйтер?! Даһ,—диде Зариф, кабымлыгын чәйнәп йотты да авыз тирәсен салфетка белән сөрткәләп куйды Даһ. . Синен белән озаграк утырсаң, эчкән аракы алмый башлаячак, беләсеңме? Тәмугтан чыккан шайтан вәсвәсәсе ыругдашлары өчен бик үтемле була, диләр иде аны Мин нрексездән көлеп куйдым Төрттергәләп утырсаң да. үзең дә сизмәстән, ярыйсы әйттең бит әле тәмугтан чыккан' Нәкъ өстенә бастың, тәмугның да ниндиеннән әле' * Мин сиңа ихластан әйтәм бар булдыгыңны жуеп бетергәнче син дә акы- '1 лыңа кил! Зариф, чытлык кызлар хәрәкәтенә охшатып, уң кулын селкеде 2 Хәзергә Зариф абзаң. әйе, әйе. абзаң. мин синнән бер яшькә өлкән, s шәп котироваться итә әле. арзан бәяләнми а — Хәзергә... у — Пенсиягә ерак калмады. £ — Аннары' Үрдәк әйткәнчәме? Бөтен дөньяны су басса да ни кайгым * бар. дигән ди бит ул. Сиңа да шулаймы? — Ярый ярый, балыкны йөзәргә өйрәтмиләр, каргага парашют ки- ♦ рәкми Ә пенсиягә чыккач, муенымнан элмәк төшәчәк Кемнәрдәндер ш бәйлелек бетәчәк Сәлам аларга шуннары! Бүген, бүгеннәрдә мин ата каз- ° га да сәлам бирергә мәжбүр. Парткомына, завкомына, конструкторлык * бюросы житәкчесенә. Законлы пенсиямне учлап ала башласаммы, мин < аларның жиде бабаларын казып чыгарып, сварка утына бастырам әле. х Бүген минем борынга чирткәләп торучыларны автоген уты белән көйде- < рәчәкмен Аның бит яшертен эчүчеләре дә әллә кем булып йөри Не пью- J ший. не курящий, попугай говорящий' Аракы кытлыгы башлангач, бер « цех начальнигы, хәшәрәт, яшь егетне, эштән бушатып, үзенә аракы алыр- *“ га чиратка жибәргән. Аның әле сөйләгәннәре әрнеп-көюдән иде. Үзе дә исереклек әшәкелекләрен эшли тора ул. үзен дә эттән алып эткә салып сүгә, бүтәннәрнең кыек басканнарына да жаны әрни. Тик ни мәгънә? Зариф тагын кул селтәде. Бу юлы сул кулын. Менә тыңлаусыз куе кара чәчләрен ике учы белән артка сыпырды, урындыгына тураебрак утырды һәм миңа чекерәеп карады — Ачуланмыйсыңмы, бер сүз әйтәм — Әйтеп кара Мин чынаягымны өстәл эчкәресенәрәк этеп куйдым да аңа борылдым — Шартым шул: ачуланмаска вәгъдә бир — Ачуланмам — Син. якташкаем, госел коенып, тәһарәт яңарттым да эш бетте, фәрештәгә әйләндем, ил күзендә абруйлыларның да абруйлысы булдым, дип фикер йөртәмсең? Ялгышма! Кара сакалың, кара шәүләң кебек, сине каберстанга кадәр озатып барачак Ярты ел урын өстендә ятып вафат булсаң да. шул ай эчендә аракы сүзенең «а»сын әйтмәсәң дә. эчеп үлгән дия- чәкләр. Миңа да шул күчтәнәч хәстәрләнгән Димәгәйләре! Мин үлгәч, житмеш громкоговорительдан житмеш Левитан кычкырып торса да. ни кайгым?! Тирә-юньдә бүтән берәр шаккатыргыч хәл булгач, онытачаклар мине Кешеләргә аларга гайбәтнең свежие кирәк, түтәлдән өзеп кергәне. Искергән гайбәт аларга күгәргән балык булып тоела И . синең игътибар иткәнең бармы? — Зариф уң кулының имән бармагы белән күккә төртте. — Гайбәтне кем ярата, кем майлап-майонезлап сөйли? Үзе зина кылучы, үзе карак, үзе әләкче һәм сатлык жан булган адәмчекләр Беләсеңме, син белергә тиеш, сезнең контордагы бер дама хакында ниләр генә сөйләп бетермәделәр? - Беләм! — дип кырт кистем — Монда аның ни катнашы бар? — Бар' — Зариф йодрыгы без *н тезенә сугып куйды Ә бит ул гайбәтне таратучы кеше үзе ул даманы көчләргә ябышкан булган Югарыга чакыргач, чырае кәфен төсенә кергән Калтырап, дерелдәп: «Бетте баш!» дип бара икән Баксаң-торсаң. аны өскәрәк күтәрергә дип әңгәмәгә дәшкәннәр булып чыккан Менә бит ул ничек тә әйләнгәли' . Миңа боларны тынлап тору жайсыз иде. — Үзебез дә гайбәткә чумып барабыз түгелме, Зариф Сафиевич,— дидем — Бүтән кайгыларыбыз да бетмәгән. Зариф килешмәде — Мин гайбәтен сөйләмим, теге подлецнын гадәтен әйтәм. Андый табигатьле кешеләрне белеп торырга кирәк. Алар беркайчан да: «Миннән сакланыгыз!» — дип, маңгайларында кызыл ут кабызып йөрмәячәкләр — Чәй яңартыйммы? — Зарифны яңадан өстәл кырына дәштем — Ясап куй, иренмәсән Ә мин синең рөхсәтең белән, иптәш юбиляр, ну, юбиляр түгел, моннан фәлән ел элек шушы числода дөньяга килгән кеше, кәеф яңартыйм әле. — Ихтыярың. Ул шешәгә үрелгән генә иде, имәнеп китәрлек итеп кыңгырауга бастылар. Зариф, утта пешкәндәй, кулын тартып алды, лап итеп урынына утырды Җинаять өстендә тоттылар диярсең. — Ф>. шайтан' Нервылар! — диде аннары, хәтта миннән дә кыенсынып куйды.— Шул кадәр шылтыратмасалар соң... Тагын элемтәче ханым килгән иде. Тагын телеграмма китергән Кул куеп алдым Янә рәхмәтләр укыдым. «Борчыйлар сезне»,— дидем Ханым бик гади генә: — Эшебез шул,— диде дә лифт кабинасы ягына атлады — Кемнән5 — Зарифның бик беләсе килә иде, ахры Хәзер чкыйбыз Үзем тагын бер кат өмет аралаш ымсыну кичер дем Назирәдән түгелме5 Юк, түгел. Улымнан Төмән өлкәсеннән. Нефтьче улым юллаган Аны мин артыграк сагынам Урта мәктәпне тәмамлаганнан бирле яныбызда торганы булмады Әүвәле Мәскәүдә, Губкин исемендәге нефть институтында, аннары Әлмәттә, бишенче елы инде менә Төмән өлкәсендә Ялга да ике елга бер генә кайтып китә. Болай тормышы бик күркәм Ике бала үстерәләр. Хатыны укытучы - Я. укып жибәр инде, ни дип мәрткә киткән төсле торасың? — Укыйм. «Хөрмәтле әти, туган көнең белән чын йөрәктән тәбриклим Саулык, уңышлар, бәхет гомерлек юлдашларың булсын Так держать! Минем эшләр әйбәт Кочып улың Рамил». Рамилгә утыз тулып килә. Назирә дүртенче курста укыганда тапты аны. Савиновода бер татар абзыеның кече өендә яши идек. Булышырга әби — Назирәнең әнисе килде Мин нәнине һәм әнисен алып кайтасы көнне эшкә бармадым, рөхсәт сорап калдым Мостотряд начальнигы жайлы яһүд иде, рөхсәт итте. Кирәге чыкканда, калып эшләрмен, дидем. «Улың бар!» — дигән хәбәрне фатир хужасы белән жиренә житкер- гәнче «юдык» инде Аннары әлеге дә баягы Зарифларга киткәнмен. Ничек кайтканмын, ниләр кыланганмын — һични белмим Иртән әбинең сөмсере коелуыннан чамалап алдым егетлек кылмаганмын. Иртән баш жимерек глобус хәлендә иде Чигәләргә ике чүкечле шайтан утырган Чүкечләрнең ниндиләре белән бәрәдер, бөтен гәүдәм калтырап китә. Телне әйләндереп сөйләшерлек түгел, игәүгә әйләнгән. Сакал- мыек керпе сыртыдай. Куллар калтыраса да, кырынмый ярамый иде. Өскә-башка адәм рәтлерәк киенгән булдым. Махмыр чагында киемең дә ни житте генә булса, урының шәһәр чүплегендә Хәер, алтын тәңкәләр таккан йөгән генә карт алашаны бәйге аты итә алмый инде ул Шулай да рәткә керми ярамый иде. Бәләкәчне алмаш-тилмәш кулыбызда тирбәттек. Мине яхшы, мәрхәмәтле булу омтылышы биләп алды. Назирәгә томырылып караучан булып киттем шикелле. Бу минутларда үземне гажәеп кодрәтле дә, сабыйларча көчсез дә итеп сиздем Башымны мендәргә төртеп, бала чактагыча елыйсы килә иде Күңелдәгеме укырга маһир Назирә минем яңакларымны сыйпады Хатыным акыллы һәм сабыр гына түгел, батыр да булып чыкты Ра- милгә ай ярым дигәндә, үзлегеннән әзерләнеп, һәммә имтиханнарын тапшыра алды. Өзлегә күрмәсен дип шиккә төштек Өзлегүен өзлекмәде, әмма бик ябыкты, суырылды. Малай «быргычы» булып чыкты. Төнлә дә «Подъем!» уйный, көндез дә яныннан ярты адым китәр хәл юк. Өч ай буе тинтерәтте, аннары тынды тагын. Әнисе дә азрак ял алды — Бала атасы булдың бит инде, уйланыр идең.— дип сыкранды — j Менә улың үсеп җитсен әле. барсын бәйнә-бәйнә сөйләп бирәчәкмен Үзе * бәяләр кемлегеңне Шул чагында балаң күзенә ничек карарсың? Син бит 2 томана имгәк түгел, сиңа киңәш-акыл биреп торырга да җайсызланам = мин. Белмисең бит. чама белмисең!. а. Мондый сүзләргә җенем кабарды Кычкырынасым, җикеренәсем кил- g де. «Үзеңә юк акылны сатма миңа!» — дип бакырырга җыенган минутларым булды, түздем. «Йөзең кара телең кыска»,— диләр бит. Хак сүзгә < нахак белән җаваплашу да ир-егетлеккә керми Зариф утырган җирендә кымшанып куйды. Аннары торып басты да * — Рамазан Каюмович. мин китим, ә, иптәш Лотфиев? Басты бугай х мине Петр аракысы. Иллә зыян юктыр дип беләм. Чит кешедә түгел лә мин ° Гаепләмәссең дип ышанам...— диде. < — Ярый алайса, хәерле юл! Искә төшереп килүеңә рәхмәт Кайткач. * Тәнзиләгә сәлам әйтерсең Онытып бетермә Минем дуслар болай да х сирәгәеп калды. — Шалканның сирәге яхшы, эрерәк була. . — һәрвакыт өчен дә дөрес түгел бу әйтем. Мин бит шешә дуслары < сирәгәюдән хәсрәт күленә чумарга җыенып әйтмим Аларның бөтенләй 9 10 булмавы да бәхет кенә икәнен аңладым. Зариф айнып киткәндәй булды Башын күтәреп, муенын сузып сорады - То есть, ягъни? — Ягъни шул: эчкечеләрне тансыклар заманым үтте, бөтенләйгә,— дидем - Акыллы дусларны, хаклыкка өндәгән иптәшләрне югалтуга әрним Бик әрним! Чын дуслар акча түгел, ат урынына эшләп кенә табып булмый аларны. Аларсыз бик кыен Кыен! Яфракларын көзге җил тузгыткан шәрә агачка охшап калдым дусларсыз... — Мине кайсы категориягә кертәсең булып чыга инде? Үзең сүгәсең, үзең онытып бетермә, дисең Алогизм. Логикага каршы килү — Бернинди дә логикасызлык юк. Зариф Сафиевич Син минем өчен аерым бер категориядә. Әлегә упкын чигенә җитмәгәнсең. Тик аяк астың тайгакланып бара. Ник телемнән ычкындырдым шул сүзләрне дигән көнемә төштем, билләһи! Ябышты шул җөмләмә, чыда гына! — Син миңа хәзер әйткәннәреңне бала-чагага сөйлә, яме. Каюмович Йомырка тавыкны өйрәтә, имеш, мин бит синнән бер яшькә өлкәнрәк. Янә дә мин синнән бик күпне артык күргән кеше. Мин дамба өймим, очкычлар иҗат итәм — Яхшы, килештем. Әрепләшмик Әйбәт кенә кайт. Озатып кую кирәкмидер ич? Юк! Мөстәкыйль кайтыр хәлдә без Автоном режимда 9 Яшьлегемдә мин дөньяның фәкать яхшылыкларын гына җыярмын дип хыяллана һәм шуңа ышана идем Тормышка үчегергә ярамаганын да безеп яшәдем Рухи җәрәхәтләремне күрсәтеп, кешеләр кәефен бозмаска тырыштым Зарланып чинавым белән берәүнең дә колагын тондырасым килмәде Тик барыбер тормышым шома гына барып чыкмады Малай чакта күңелгә кереп калган җырның мәгънәсен хәзер тирәнрәк аңлыйм шикелле Сандугачмын, мескенкәйнең. Канаты каерылган. Бер без генә түгел инде Иленнән аерылган.. Моны фашистларга каршы сугышка китүче егетләр җырлаган иде Алар илдән аерылуны туп-туры мәгънәсендә әйтеп җырлаганнар. Әмма ил-көннән аерылу — күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит ят җирләргә китәргә мәҗбүр булу, ят тарафларда каңгырып йөрү генә түгел икән ул Туган туфрагында үзең корган ояда гомер итеп, сине күптән күргән бел гәннәр белән бергә эшләп тә нлдән-көннән аерылулар була икән Канатын каерылса, илгә берегеп китә алмыйсың икән Канатларыңны үзең каерган булсаң, бигрәк тә... Оян тузгыса, аны тиз генә сипләр хәл юк Кайчагында сипләү мөмкин дә түгел икән Өйдәге татусызлык корыч холыклы адәмне дә тетрәндерә Хезмәттәге чатаклыклар, синең өчен кемнеңдер мәсьәләне хәл итеп утыруы, җигелеп эшләп торган кешегә аз ышануы иҗат дәртен сүндерә Әллә ни төстәге чирләргә — ваемсызлыкка. битарафлыкка, эчүчелеккә җирлек туа Шулар өчен җылы дымлы туфрак хасил була Үз хезмәтеңне хөрмәт итми баш лыйсың. Тотрыгы кимегән кешегә халыкара хәлнең үтә кискенлеге дә тәэсир итә бегай II ганета язмышы дип чәч агарта торган заманда яшәве җиңел түгел. Ләкин бу рәвешле канатлар каерылуда кеше иң әувәл үзе гаепле Упкынга тәгәри язу бик көендерә, шулай да кара җәһәннәм ба »ы авы зын ачып торганда янәшәңдә кул сузучылар барлыгы — олы шатлык Тормыш шундыйлар иңендә бара Бер нәрсә бөтенләйгә югалды гаилә бәхете Ул кире кайтмаячак. Моны да ирләрчә кичерә белү зарур Шыңшымыйча, селәгәй агызмыйча Кулын б. I >и эшләгәнне иңең белән күтәрә белү дә — ярыйсы сыйфат Аерылышуга килеп җитүнең мең дә беренче сәбәбе Динә Мәсәгутова белән мөнәсәбәтем булды Юк. мин аның янына кабат бармадым, үземне тезгенләрлек көч таптым Тик менә шул бармау Динәнең миңа карата хисләрен нәфрәт-агуга әйләндерде. Фатирында булганнарны түкми чәчми Назирәгә ирештерү өчен ул үзе бик тырышты Яманаттан, гайбәттән, гомумән, һичнидән тайчанмыйча. Назирәгә җиткерердәй кешеләргә үзе бәйнә-бәйнә сөйләп йөргән Иң азактан, числосына кадәр әйтеп. Назирәгә телефоннан үзе шылтыратты Хатын-кызның бер ишесе шундый оятсызлыктан да тартынмый икән Дөрес, ул вакытта Назирә дә аңа: «Бу снйзәшү булмаса. кемлегегезне белми калырлар дип курыктыгызмы әллә? Юкка хафалангансыз Сез бөтен шәһәргә атаклы ич».— дигән Ничек кенә үтсәләр дә. узган еллар тарих Үткәннәрне каргау белән генә чикләнергә ярамый Заманында Сенека әйткән ич. әхлаклы булуның ләп шарты әхлаклы булырга теләү, дигән Көрәшергә кирәк дигән сүз Алтын утта, ир-егетлек бәладән арынганда сынала Революция, кискен борылыш һәм үзгәрешләр дәүләтләр тарихында гына түгел, кешеләр язмышында да була. Өч ел инде мин кайнап торган тормышның уң сызыгында Бөтен республика күзен текәгән төзелештә эшемне дәвам итәм Идел аша автотранспорт өчен зур күпер салабыз Соңгы көннәрдә унберенче терәк багананы утырттык. Ул елганың нәкъ уртасыннан күтәрелде Купер Займите Абселогы яныннан уң ярга сузыла. Мин үзем дә килер көннәремә ныклы, ышанычлы күпер корам кебек. /9Л6- /9Л'7 c i tap Казан