Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ЯШЕН УЗГАНДА

  Төп сүзебез яшьләр турында... Яшь прозаиклар, яшь шагыйрьләр иҗаты хакында Һәм биредә алар тормышын, алар иҗатын үлчәү берәмлеге итеп Тукай гомере, Тукай иҗаты алыну да укучыны гаҗәпләндермәскә тиеш Чөнки, барыбыз да бик яхшы белгәнчә: Тукай яше ул — егерме җиде яшь Гади бер татар малае үзенең егерме җидесенә килеп җиткәндә инде «халык шагыйре» дип аталырдай биеклеккә күтәрелә! Яшьлекнең, һәм димәк шагыйрьлекнең дә, иң югары мәртәбәсенә ирешә Егерме җиде яшендә ул үз халкының иң җитди, иң мөһим хисләрен чагылдыручы бер үтә сизгер һәм намуслы йөрәккә әверелә. «Тукай мондый биеклеккә ничек күтәрелгән соң?» — дигән сорауга да җавапны ерактан эзлисе түгел. Галимнәребезнең һәм башка каләм ияләренең бөек шагыйрьгә багышланган күп санлы язмаларында без ул сорауга җавапны моңа кадәр дә күргән идек инде. Шагыйрьнең үз язмышы, шәхси язмышы аның туган халкы язмышына бик тә охшаш! һәр икесендә — бихисап кыерсытылу, матди һәм рухи яктан гаять тә кысынкы тормышта яшәү, һәр икесендә төрле яклап изелү. Менә шушы хәл Тукайны башка бик күп талантлы каләм ияләреннән аерып куя. Аны кабатланмас үзенчәлеккә ия шәхес итә. Шагыйрьне халыкның тәмам үз улы итеп, исемен һәм иҗатын халыкның бәгьрь түренә үк кертеп урнаштыра! Кабатлап әйтик, болар барысы да бары тик егерме җиде яшькә кадәр генә дәвам иткән гомер юлында ирешелгән иҗади һәм рухи-әхлакый биеклекләр1 Әйе. Тукайда шулай. Ә менә бүгенге көнгә килсәк? Безнең яшь иҗатчыларыбыз ни хәлдә яшиләр? Башта яшь прозаиклар иҗатын күздән кичерик. Яшь прозаиклар Моңа кадәр матбугатта әлләни күренмәгән Вахит Имамов (хәер, безнең яшь . мозаикларыбыз үз әсәрләре белән нинди генә басма органда еш күренә алсыннар соң7 ! Яшь язучыларыбызның үз журналлары — язган әсәрләре белән укучы алдында, халык каршында беренче имтихан тота, көч сыный торган мәйданнары моңа кадәр булмады бит) үткән 1988 елда Татарстан китап нәшриятында «Ир канаты» исемле беренче җыентыгын һәм шул ук үткән елда «Казан утлары» журналының 8 санында «Күке» исемле повестен бастырды. Күргәнебезчә, бу — безнең яшь язучыларыбызга бик сирәк эләгә торган бәхет Шунлыктан аның иҗаты укучыбызның да махсус игътибарына лаек. В Имамовның беренче китабына кергән әсәрләре вакыт ягыннан алданрак язылганнар, биредә без дә аларга — китаптагы әсәрләргә — баштарак тукталыйк. «Менә бүген дә. энесе Вәкил белән киленнең әреп-талашлары чамадан тыш ешаеп китүен чамалап, араларын бераз көйлим дип барган иде Сания. Ничек мәсхәрә иттеләр?! Сания үзенең алардан бәрелә-сугыла чыгып китүен генә хәтерли. Аннары юл буе, чит кешеләр алдында күз яшенә ирек бирмәс өчен, үзен көч белән тыеп кайтты Өенә кайткач, туйганчы бер елап, күңелен бушатырга иде исәбе Шуңа күрә, подъездга кергәч, квартирасы ишегенә кадәр ике-өч баскычны бер итеп чапты Ишекне бәреп диярлек ачып керде дә. плащ-яулыкларын уңга-сулга ташлап, өстәл почмагына ауды Ишек ябылмаган, күтәреп кайткан сумкалар юл өстендә авып калган иде Саниянең аларда гаме юк, ник барганына үкенү бәгырен пычаксыз телгәли Чыннан да, ни хаҗәтенә генә барасы итте шул Вәкилләргә7 Анда аны сагынып көткән кеше бармы, күңеT лен бәһали беләләрме ’ Олы башын к. ч .п-п ar HI mvn ЗЦ.-CC янына барган була, барган саен күңелен яраларга җай -ыбзляр Әдл:. соң табигать ана шың башка туганнарына бәгырь бирмәгәнме, кеше хәтерен саклау дигән исәп-чамадан мәхрүм калдырганмы, ярабби '1 • Бу өзек язучының -Олапа> хикәясеннән алынды Проза әсәрләре очен күләм ягыннан бик аз булган менә шушы «элештә дә В Имамов каләменең байтак кына сыйфатлары чагылып ала Ул үз героинясы Саниянең кимсетелгән күңел халәтен нечкә тоя. психологик яктан төгәл аңлый Үз урынындагы, күңел халәтенә туры килә торган сүзләр кулланып хикәяли, һәр сүз. һәр җөмлә укучы күз алдында реаль кешене, чын тормыш күренешен китереп бастыруга булыша Хәзер инде яшь язучы игътибар иткән күренешнең эчтәлегенә, мәгънәсенә күз салыйк Ул тормыш очен зур мәсьәлә, моһим нәрсә күтәрәме? Әйе. В Имамов бүгенге чынбарлыктагы көчле кешеләрнең бер тибын тотып алган. Аның хикәясендәге Сания кебекләр — алар үзшәрен онытып, башкаларга ярдәмгә ашкынучылар Алар изгелек кылуны, яхшылык эшләүне тормыш максаты иткән кешеләр! Иҗатта табылган әнә шундый бәрәкәтле туфрак, җирлек хакында сөйләүче бүтән әсәрләр дә бар бу китапта Андый пардан -Тол хатыннар- исемлесе аеруча истә кала. «Кифаяның, бар доньясын онытып, мич артында сызгырышкан чикерткәләр тавышына колак сала-сяла камыр изеп азапланган чагы иде Шуңа урам якта җилкапка ачылуын сизмичәрәк калды ..» Биредә дә ипле агышлы һәм бер үк вакытта тыгыз мускуллы җөмләиәр белән алып кереп китә безне автор хикәя эченә Ә бераздан әлеге Кифаяның түгел, ә капка ачып кергән икенче берәүнең өйалдыңда үз үзе белән сөйләшүе бирелә: • — Дөньясына тел-теш тидерерлек түгел моның Япа-ялгыз дими, хәтәр тырмак- лашып ята бу Бакчы өйалды сәкесенә Теге кайтканда гына иске иде кай арада яңартып өлгергән Ялгыз башына бу тыштагы сәке нигә инде? Әллә, әкәмәт, йортына өйдәш кертте микән'» Күрәсезме — әсәрдә әле үзе пәйла булмаган килеш яна персонаж безгә никадәр мәгълүмат биреп өлгерде1 Беренче җөмләдән үк ике хатын арасындагы мөнәсәбәт тә ачылып китте (чөнки »моның» дип бер-берсен якын белгән кешеләр генә сөйләшә). Кифаяның тыйгысызлыгы, тырышлыгы да күренде (яңа сәкеләр) Шулай ук керүченең бирегә еш кына кайтуы да беленде Шәһәрдә яшәүче кеше психологиясе дә нечкә генә чагылып алды) «ялгыз кешегә бу тыштагы сәке нигә инде1 '») Тора-бара өйгә килеп кергән Фатыйманың Ижаудагы кызында яшәве һәм ничек яшәве ачыклана, аның авылга сагынып-жирсеп кайтуы билгеле була Аннары хикәядә бу хатыннарның хәзер инде дөнья куйган ирләре күренеп китә Ләкин яшь авторның хикәясе шулай тыныч кына акса, аны әлләни мактарлык урын булмас иде Алга таба ике тол хатын һич уйламаганда дигәндәй (буш яткан ихатаны нишләтү хакында сүз чыккач) эләгешеп китәләр Һәм менә ул бәхәснең иң югары ноктасы «. Әле ярый уртада өстәл тора иде Шуның ике ягында ике туган бөерләренә таянып бер-беренә зәһәр чәчтеләр- — Аһ. әле син шулаймы’’ Минем әүлия Ихсаныма тел тидерәсеңме, иманың бет- кере7 ' ■> Җылы гына башланып киткән хикәя бик тиз арада бүтән төс ала Яшь авторның биредә дә вакыйгалар дилбегәсен әйбәт тотуын күрәбез. Аның күңеле күренешләрне тирәннән тоя, күзе тогәл күрә. Укучы автор каләменнән канәгать бара Төрле характердагы вакыйга-күренешләрне шулай төгәллек белән, динамик халәттә сурәтли алу — бу инде яшь иҗатчының шактый ук киң диапозонда язачак каләм иясе булачагына ышандыра Хикәя ахырында тагын бер мөһим момент бар «Җилкапка аша чыгып барышлый. Фатыйма, артына борылып, ихатага иркенләп бер төкермәкче иде дә. ниятен болдыр ишегеннән карап торучы Кифаяның соңгы сүзе бүлде: ___ Төкермә дим. имансыз, безнең ихатага Икенче елга тагын кайтасың бар > Менә нинди чынлык! Көләрсең Дә җыларсың да' Нәкъ тормыштагыча! Әйе әле Фатыйма туган җирен сагынып тагын кайтачак Әйбәт кенә сөйләшеп, гөрләшеп утырганда бу ике тол хатын тагын шулай, уйламаган җирдән генә ачуланышып китәчәк һәм бу ызгыш икенче елга тагын онытылачак Туган җирнең тартуы бу вак ызгышны күңелдән юачак, бетерәчәк Яшь язучы бүгенге тормышны, кешеләрне шактый әйбәт белә Күренешләрнең зур әхлакый сабак, мәгънә бирердәйләренә генә игътибар итә Аның -Җәза" хикәясендә дә җанны тетрәндерерлек вакыйга һәм гыйбрәтле язмышлар тасвирлана. Бу хикәядә чатнап торган характерлар бар. аларның көчле бәрелешләре бар «Адашкан кош» белән - Соңгы йорт» та җитди хис-кичерешләргә корылган Югарыда без күреп үткән һәм әле яңа гына исемнәрен атаган барлык хикәяләрдә дә заманның актуаль мәсьәләләре яши Аларның укучы өчен төп кыйммәте дә әнә шунда — тирән, җитди эчтәлек булуда Ә яшь язучы иҗатының нинди «йомшак» яклары бар’ Үз үсешенең хәзерге баскычында ул нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш9 В Имамов хикәяләрендә шактый еш очрый торган бер җитешсезлек — ул әлегә диалоглар остасы түгел Аның геройлары шактый бер төсле сөйләшәләр Яисә инде алар алынган бер тыныч кына көй белән бик озак, тормышта була алмаганча, артык күп сөйләп ташлыйлар «Ир канаты» повестындагы бер геройның ни рәвешле сөйләшүен карап үтик.» — Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына Уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыгуың шәп булды бит әле. малкай Алайса үзебезнең бригадир Әхнәфтән ничә көннәр инде ялварып сорыйм, әрхәрәй генә бер трактор аламасы бирми Аларның анда адым атлаган саен кампания Башта язгы чәчүне бетерик диде, аны көттем » Менә шул рәвешчә атка карап бик озак сөйләнә әлеге кеше Ә бит оста каләм ияләре үз геройларын озаграк сөйләтергә кирәк булган очракта моның бик әйбәт җаен табалар Алар сүз арасында геройның үз-үзен ничек тотышын күрсәтеп алалар, аның ни рәвешле сөйләвең тасвир кылалар Шулай итеп әсәрдә әлеге персонажның озак сөйләве дә сизелми, артык сыман тоелмый Андый очракларда сүзләр белән хәрәкәт бергә үрелеп бара Бу китаптагы повесть хакында сүз чыккач, инде ул сүзне әйтеп тә бетерик Ир канаты» — яшь прозаикның уңышы түгел. Матур гына хикәяләр белән укучыны сөендергән В Имамов әлеге повестенда түбәнрәк төшә Дөресрәге, аңа зур гына күләмле бу әсәрне һәр яктан камил итеп эшләп бетерергә иҗади көч һәм тәҗрибә җитмәгән Повесть шактый таркау, озын чыккан Анда персонажлар бик күп аларның берсе дә диярлек истә калмый Шулай ук вакыйгалар җебен дә мавыктыргыч итеп үрә алмый әле яшь автор Беренче китап белән танышканнан соң күңелдә туган тагын бер тойгы — яшь язучы әсәрләренә яңалык җитми. Әйе. без югарыда мисалга китергән байтак кына хикәяләрдә тормыш өчен мөһим нәрсәләр сөйләнүгә, тирән генә эчтәлек алып киленүгә карамастан — әле аларда В Имамовны башкалардан аерып, өр-яңа биеклеккә күтәрә алырдай, аны өр-яңа һәм үзенчәлекле язучы итеп танытырдай зур һәм принципиаль яңалык сизелми Әсәрләрдә карт кешеләрнең күплеге дә әнә шуның бер дәлиле Ныклап тикшерә башласаң, аларның бик күбесенең безнең классик әдипләребез тарафыннан инде сурәтләнгән типларга аваздашлыгы, ул персонажларны шактый ук кабатлаулары ачыкланыр иде Нәкъ әнә шундый яңалык таләбеннән чыгып караганда В Имамовның узган ел «Казан утлары»нда басылган икенче повесте яшь язучы иҗатында югарыга таба җитди бер баскыч булып тора Тик шунысы бар — бу әсәргә «Күке» дип исем кую укучы күңелендә төп геройга карата башта ук тискәре мөнәсәбәт уята Ә мондый хәл әдәбият- сәнгать дөньясы өчен әйбәт нәрсә түгел Ул «образлы фикерләү» дигән уникаль сәнга- ти көчнең энергиясен киметә, эчтәлек даирәсен тарайта, хискичерешләр мөхитен кечерәйтә Гап-гади генә итеп әйткәндә әсәрнең кызыгын киметә Ярый, бу кадәресен яшь автор ялгышы һәм повестьны редакцияләүче хезмәткәрнең уйлап җиткермәве генә дип кабул итик тә. әсәр турындагы төп сүзгә күчик. Үзәктә Якуб Массарович Мортазин фигурасы Повесть башында ул — 15 еллык эш тәҗрибәсе булган мәктәп директоры Көньякта ял иткәндә аны Рәйсә Захаровна исемле тол һәм чибәр коллегасы үз кармагына эләктерә Биредә без геройларның характерларын ачучы бер ачкыч булган һәм әсәрдә яшь язучы тарафыннан оста кулланылган әдәби детальгә игътибар итик Якубның әтисенең исеме Мияссәр. ә Рәйсәнеке — Зәкәрия Ә биредә алар, күрәсезме, ничек итеп кыланалар Мияссәр улы түгел, ә Массарович; Зәкәрия кызы түгел, ә Захаровна! Әнә шундый кыланчык холык нигезендә башланып китә дә инде курчак театры’ Бу театрда Якуб Массарович — курчак, ә Рәйсә Захаровна аны йөртүче, хәрәкәткә китерүче оста артист Якуб дигән ул курчак үз хатынын һәм ике малаен ташлап Рәйсәгә йортка керә, аның торган шәһәренә үк күченеп килә. (Бу шулай ук ир-атның чүпрәклеген белдерүче факт— әдәби әсәрдә бик төгәл уйнаучы деталь') Үзе РОНОда эшләүче Рәйсә бу курчакны мәктәп директоры итеп тә куйдырта Тора-бара алар мәктәптәге менә дигән бер укытучының да язмышын харап итәләр. Ә Якуб Массаровичка шул ук вакытта «атказанган» исеме яулап алына. Соңгы битләрдә исә бу оятсыз һәм дәһшәтле пар Венгриягә сәяхәткә җыена Повестьның иң ахыргы җөмләсе менә мондый • Нәкъ бер айдан Рәйсә ханым белән Мортазин ЗАГС бүлегенә барып язылышты Монысы чит илгә китәр алдыннан кирәк булган котылгысыз формаль таләп иде». Әсәрне йомгаклаучы җөмләдәге түбәндәге сүзләргә игътибар итик: -Рәйсә ханым белән Мортазин- никадәр официальлек, салкынлык бу сүз тезмәсендә' «ЗАГС бүлегенә»— шулай ук официаль орган, формальлек бюросы «Чит илгә китү»—бусы да күңелгә ераклашу, китү тойгысы сала — шундый ук җанны суыта торган тойгы • Котылгысыз формаль таләп» — ә монысы инде әлеге ике геройның тулаем алганда да тормыш маягы бит' Формаль таләпләр — аларның яшәү мәгънәсен тәшкил итә. ләбаса! Менә шушы соңгы бер җемлә ике геройның ботен яшәвенә диярлек нәтиҗә ясап куя. аларның кем икәнлекләрен укучы күз алдында тагын бер кат балкытып ала Менә шул бер җөмләгә ике геройның барча язмышы, холык-характеры сыйган1 Нәселдәнлек билгеләре геннарга тупланып, алар аша күчкән сыман — бу җөмлә дә ике кеше холкын үзенә бик мул туплаган' Кыскасы. «Күке» повесте белән В Имамов заман темасына яңа сүз әйтте, укучы алдына яшәвебезнең яңа якларын ачып салды, уйланырга мәҗбүр итте Безнең алда тасвирланган әлеге ике персонажның укытучылар, педагоглар булуы күңелдәге уйларны тагын да кискенләштерде Республикабызның газета-журналлары битләрендә соңгы елларда икенче яшь прозаик Зиннур Хөснияр хикәяләре еш кына күренә башлады. Мисал өчен «Казан утлары» журналының 1988 елгы 10 санында «Көзнең соңгы көннәре» исемле яңа әсәре басылды Хикәя кайсы ягы белән кызыклы соң? Иң элек бу әсәрдә укучы мавыгып кабул итәрдәй сюжет бар Авыр елларда Әбелкәрим исемле кешенең ике капчык ашлык урлавына, ә моның өчен бөтенләй гаепсез берәүнең — бригадир Мотыйгулланың төрмәгә җибәрелүенә корылган ул сюжет Әмма яшь язучы әсәрдә әлеге җинаять эшләнгән үткән чорны түгел, ә бүгенге көнне — шул ике геройның хәзерге тормышын игътибар үзәгенә куя. Үз гомерләренең ахырын ни хәлдә, ничек кичерүләрен тирәннән күзәтә Гөнаһсызга озак еллар төрмәдә утырып, бөтен язмышы җимерелгән Мотыйгулла гомер соңында, авырып үз авылына кайта Аның хәлен күргән Әбелкәрим эчтән газаплана. үкенеп, аңа барысын да сөйләргә тели Ләкин үзенең моңа кыюлыгы җитми, ул һаман суза да суза Һәм. ниһаять. Мотыйгулла үлеп китә. Бу үлем Әлбелкәримгә җан тынычлыгы алып килә Ул бит үзенең булачак хөкемдарыннан котылды' Хикәянең башында да һәм беткән чагында да килеп кереп, әлеге вакыйгалар фонында яңгыраган борынгы әсәр — Йосыф кыйссасы — эчтәлекне нык киңәйтеп, тирәнәйтеп җибәрә Эш шунда көзге кичтә Әбелкәримнәргә җыелып, ул әсәрне күз яшьләрен агыза-агыза тыңлап утырган карчыкларның һәркайсының узган гомерләрендә эшләнгән байтак кына гөнаһлары бар. Ләкин моның турында — нәкъ менә Әбелкәрим кебек — һәркем эчтән генә тына, үзе генә белә. . Автор хикәясен болай бетерә: «Менә бүген аларга күрше-күлән җыелышып керер Гаҗбикамал карчык үзенең изге китабын укыр Бу изге китап каршында үзләрен бик кечкенә һәм түбән итеп тоялар алар Һәммәсе дә шул яшел тышлы китапка өмет күзләре белән багарлар. » Хикәяне әнә шул рәвешле төгәлләү укучы күңелен тагын да олырак уйларга алып килә Кеше гомере һәм намус үлчәве Дөнья кырыслыгы һәм вөждан сафлыгы Фани дөнья кануннары һәм рухи омтылыш арасындагы аерма, ераклык. 3. Хөсниярның «Татарстан яшьләре»ндә (29 май саны. 1988 ел) һәм «Социалистик Татарстан»да (11 апрель саны. 1987 ел) басылган тагын ике хикәясенә кыскача тукталып узыйк Аларның икесендә дә шактый четерекле язмышлар сурәтләнә Яшьләр газетасындагы «Тупыл мамык очыра» хикәясенең төп герое — ялгыз яшәүче шәһәр кызы Зарифә Ул моңа кадәр күбрәк кәеф-сафа корып яшәгән, таныш егетләре дә шактый күп Ә көннәрдән бер конне язмышы Зарифәне сукыр егет белән очраштыра Бераздан боларның сукмагы тагын кисешә, алар бакчада күрешәләр, арада җылы гына сүзләр булып ала Соңрак Зарифә егетне бүлмәсенә музыка тыңларга да чакыра Егет аңа күрмәгән күзләре белән сокланып утыра, ихластан ярата һәм менә шушындый кешелекле, ихлас ярату ялгыш юлдан атлаучы кызның күңел күзен ачып җибәрә Икенче көнне инде Зарифә элеккеге арзанлы кавалерларын ишектән дә үткәрми, куып җибәрә Яшь язучы бүгенге көндә гаять тә үткенәйгән социаль һәм әхлакый проблеманың бер чишелеш вариантын тәкъдим итә төсле Ягъни хатын-кызның бүгенге хәле - аңа җәмгыятьнең мөнәсәбәте нинди булуга бәйле! — ди ул Без аңа хатын-кыз итеп карасак — ул да хатын-кыз булачак! — ди автор. Әйе биредә 3 Хөснияр белән килешмичә мөмкин түгел Чыннан да. без көн саен хатын-кызга «син — азат син — бәйсез» дип тукып торабыз икән, ул әлбәттә бәйсез ирекле булачак Гаиләдән дә. баладан да. әхлактан да азат булачак' Бүген мондый мисалларны адым саен күреп торабыз! Җәмгыятебез хатын-кыз азатлыгының җимешен гатыи-татый инде соңгы чиккә килеп җитте Бу авторның икенче хикәясе әлеге идеяне тагын да калкурак итеп күтәрә «Тәүбә» .чин исемләнгән кыска гына күләмле ул әсәрдә Әсхәт дустының хатынына карап менә нинди уйлар кичерә « Тавышы мөлаем, йомшак, ягымлы. Ул хәзер аның классташы түгел. Мәрьям —әни. Мәрьям — хатын. Мәрьям — күгәрчен (ире аңа шулай ди.)» Шулай итеп назлылык, иплелек, йомшаклык сыйфатлары бу әсәрдә югары күтәрелә Бүген кызларыбызга, яшь киленнәребезгә һәм гомумән, хатын-кызга бик тә. бик тә җитешмәгән сыйфатлар игътибар үзәгенә куела Тормышны төзәтүнең, ныгытуның ышанычлы нигезе, җирлеге күрсәтелә Мондый әхлак сабагы бирә алырдай әсәр иҗат итә алу — яшь язучы өчен шактый мәртәбәле эш инде ул Зиннур Хөсниярның каләме алда сүз барган Вахит Имамовныкына караганда шомарак Җөмләләренә дә. геройлары сөйләшүенә дә тел-теш тидереп булмый Ләкин аның каравы биредә, бу авторда, әле тормыш материалы В Имамовка караганда азрак. В Имамов каләме вакыйга һәм күренешләрне киң иңләп бара, кыюрак, активрак хәрәкәт итә Анда яшәеш төсмерләре дә күпкә мулрак чагыла 3 Хөсниярга бу юнәлештә тырышлыкны арттыру кирәк Әдәбият мәйданында болардан алданрак күренгән Н. Гыйматдинова белән Ф Бәй- рәмова соңгы елларда яңа әсәрләр язып, үз иҗат юнәлешләрен тагын да ныгыта төштеләр Беренче авторның «Казан утлары» журналының 7 санындагы (1988 ел) ‘Ханым-солтаным» повесте әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы каршыланды Әсәр үткен проблемасы, тормышчанлыгы. кыюлыгы белән игътибарны җәлеп итә Автор яшәү катлаулылыгын реаль күрсәтә, бизәми Күп нәрсәне укучының үзенә уйларга калдыра, аның фикерен, уен эшкә җитә. Ф Бәйрәмова соңгы елларда шулай ук берничә яңа повесть язды Әмма укучы әле бу авторның 1987 елның 9 сан »Казан утлары»нда басылган «Күл балыгы»ннан бүтән яңа әсәрен белми Шунлыктан «Күл балыгы» хакында берничә сүз әйтеп китик Биредә безнең чор кешесе ниһаять килеп ирешкән, дөресрәге күпләр әле ирешергә тиешле халәт чагыла Ул — дөньяны, тирә-юнь чынбарлыкны тулы бербөтен килеш кабул итә алу Кеше белән табигатьнең аерылгысыз бербөтен булуын аңлый, төшенә алу Әсәрнең икс герое — балык һәм кеше — әнә шул аерылганлыкны, үзара каршылыкны күрсәтү өчен алынган символ сыман образлар. Биредә миф кыяфәтендәге чынлык яши Повесть музыкаль феерия кебек, бик сәнгатьчә иҗат ителгән. Шулай итеп, биредә берничә яшь прозаикның иҗатын кыскача күздән кичердек Күргәнебезчә, аларга байтак кына мактау сүзләре дә әйттек, кайбер җитешсезлекләрен дә атадык Болары, әлбәттә, кирәк иде Әмма без еш кына очракларда зуррак таләпләрне. сизгеррәк үлчәүләрне истән чыгармыйбыз микән соң? Биредә бит сүз инде Тукай яшен узып баручы яки инде аны узган иҗатчылар турында' Димәк, аларга таләп тэ шундый булырга тиеш! Укучы алардан Тукайныкы төсле зур иҗат, ялкынлы иҗат көтәргә хаклы Тукай белән безнең «яшь* дип саналучы язучыларыбыз арасындагы зур аерманы күрү кыен түгелдер Иң элек шул күзгә ташлана яшьләрнең проза әсәрләрендә тормышыбызның кискен конфликтлары юк Торгынлык елларына хас рухи халәт, тыныч кына агучы Лирика» анда чын-чыннан чәчкә ата' Ә бит үзебезнең тирә-юньне, таныш-белеш- ләребезне генә барлап чыксак та — никадәр трагедия, күпме кан һәм күз яше күрәбез! Болар барысы да әдәбият материалымы7 Бәлки барысы да түгелдер, ләкин тормышта кан һәм күз яше түгеп яшәгән үз замандашларыбызның күңел таләпләре — әдәбият өчен маяк сыман булырга тиеш! Чорыбыз китереп чыгарган иң-иң кискен, иң-иң четерекле сораулар да яшьләр иҗатында тулы чагыла дип булмый Дөресрәге, алар бөтенләй диярлек чагылмый Яшьләрнең геройларына, әсәрләренә масштаблылык, уй-фикерләрнең тирәнлеге, җитдилеге җитми Чорның бәгырен ачучы Ч Айтматов иҗатын гына искә төшерик Андагы кыюлык, тирәнлек нишләп бездә юк’ Дөньябыз, чынбарлыгыбыз шул ук бит' Яңа типлар тудыру буенча да яшь проза актив эшли диюе кыен Классик әдәбиятыбыздан килгән карт һәм карчыкларны бераз гына үзгәргән кыяфәттә әсәрдән әсәргә йөртү еш күзәтелә Яшьләрнең үз замандашлары хикәя-повестьларга бик сирәк килеп керә Чор тудырган яңа геройлар галереясы бик ярлы Үзенчәлекле көчле характерлар тудырырга омтылыш сизелми. Әдәби тәнкыйтебез дә хәзер яңа характерлар тудыру мәсьәләсенә игътибарны киметте. Яшь шагыйрьләр Узган елда өч яшь шагыйребезнең: Ркаил Зәйдуллинның. Ләис Зөлкарнәевнең һәм Газинур Моратовның икенче китаплары басылып чыкты Өчесенең дә беренче җыентыклары хакында минем тарафтан матбугатта сүз әйтелгән иде (‘Казан утларымның 1985 елгы 1 санындагы «Егермедәгеләр» исемле мәкаләне һәм ‘Татарстан яшьләремнең 1985 ел 24 декабрь санындагы 'Елларга калсын1 * исемле мәкаләләрне карарга мөмкин) Шуңа күрә икенче китаплар да үзеннән үзе игътибарны сорап тора Язмабызга исем итеп куелган -Тукай яшен узганда дигән сүз бу яшь шагыйрьләргә бигрәк тә туры килә - чөнки хәзерге вакытта аларга. чыннан да. егерме җидешәр яшь чамасы1 Алар нәкъ менә Тукай яшен узып баралар! Әйдәгез карыйк Тукай яшендәге яшь шагыйрьләр укучыны нинди иҗади үрләр белән сөендерәләр икән'' Иңбашта Р Зәйдуллинның «Күрәзә» дип аталган китабын ачабыз Уйларыбызны хуплаган төсле аның беренче битенә үк Тукайга багышланган шигырь урнаштырылган Шигырьнең башында яшь иҗатчы Тукайны әле гомумирәк төстә генә күзаллый «Ят итмидер, килә Ләйсән булып тәрәзәмә минем сибелә Таң йолдызы булып кайчагында күзен сала бүлмәм төбенә» Соңрак автор «Бәгырь бит ул безнең Әрнүләре йокламаска ахры уятты- дип. Тукай темасының эченәрәк үтә Ары таба китеп Ул ризамы бездән’» дигән конкрет сорау да куя. Безгә бөек йокысызлык теләсен» дип тә белдерә һәм шигырьне «Кем өчендер малай. Миңа абый' Шуңадырмы мин ныграк сыгынам • дигән юл белән бетереп тә куя Тукай гомере һәм Тукай трагедиясе янында болай гына дип язу. чыннан да. малай- ларчарак килеп чыккан шул Әмма әле тулаем нәтиҗә ясап куярга ук ашыкмыйк Китапның эчендәрәк Тукай турында тагын бер шигырь бар Тукай үлгәч Өлешенә тигән көлеше дип Кешнәп куйды шулчак тук мәйдан, һәр шигыре, һәрбер сүзе өчен Түләү таләп итте Тукайдан Менә биредә инде укучы Тукайча кыюлык, саллылык, кайнар хис һәм революцион фикер белән очраша' Сузылдылар керле куллар белән Аның соңгы сулышын бүлдереп Төкерде ул, Тук Рәсәйнең шома маңгаена Ябышып калды канлы төкерек Яшь шагыйрьнең күңел түреннән кайнап чыккан чын шигъри сүзләрне тиз танып алабыз Тукай рухы исәнлекне тоеп сөенәбез! Ә мондый егетлек күренешләре китапта тагын күпме соң’ «Тик кайда соң шәрыкъ’ Мәгърип кайда? Кая карап җанны юатырга’ Бу шау- шулы таш калада, бик тиз кыйбланы да мөмкин югалтырга» дип бүгенге яшь кешенең рухи халәтен төгәл билгеләүләр бар. «Әгәр күтәрелмәс икән, Каерып ат ул келәне» дигән юллар аша кеше рухын богаулаган нәрсәләрне кискен кире кагу бар Сүзләрдә дә шул төс, шул бер төрле Нинди халәт соң бу җир йоткыры» — дигән гаҗизлек халәте дә еш очрый һәм менә үз буыны язмышын бик тә калку чагылдырган • Без очарга әзерләнгән идек. - дип башлана торган шигырь Ә куәтләр ташып тора иде Давылларны җиңмәс идекмени Күктә булсак? Әйе. Р Зәйдуллинга яшь кешенең күңел халәтен төрле яклап тасвирларга омтылу хас. Ә икенче яшь шагыйребез Г Моратовның «Мин дөньяны тыңлыйм» исемле китабы менә мондый юлларны эченә алган шигырь белән ачыла «Каләмемне мандым мин каныма — Бу җыр Ватаныма!» Туган ил, туган җир һәм яшь шагыйрьне тудырып үстергән халык темасы, шәхеснең алар алдында җаваплылыгы — бу уйлар Г Моратов шигырьләрендә кайта-кайта тәкърарлана укучының күңеленә тәмам сеңдерергә тырышыла Авылылда соңгы түләр Утын беткәч, мөгаен Салкын мичкә үзе кереп Дөрләгәндер бу каен «1942 елның кышында киселгән каен» дип аталган шигырьдәге әнә шул каен образы батырлар йөрәгендәге изге хисләрне чагылдыру өчен бик тә отышлы, тәэсирле Зифа буйлы матур каенның ут эченә керүе — яшь йөрәкләр фидакарьлегенең бәһасен укучыга тирәннән аңлата Чорыбызның кайбер сыйфатлары да яшь шагыйрь әсәрләрендә уңышлы гына ачыла Бозлык дәверенә кайтмасмы җан Ярларыннан чыкса тимер ташкын’», Нәни улым Чыңгыз әнә, Агач атка атлана» -Утка хуҗасызлык хуҗа Күңелдәге умырзая Шагыйрьләр кебек туңган -Илләр имин, тату торса. Без кайгы булмас идекР Зәйдуллин һәм Л Зелкарнәев белән чагыштырганда Г Моратов китабында бүгенге яшь гражданинның йорәк авазы кочлерәк ишетелә Аның «Ялвару- дигән шигыре ничек башланып китүгә генә күз салыйк Һәр көн. һәр таң. һәр төн. һәр иртәдә Кыйтгалардан шомлы аваз ишетелә — SOS авазы! Җаннарыбыз һэләк була — Коткарыгыз' Нигезебез һәлак була — Коткарыгыз! Халыкларыбыз юк ителә — Коткарыгыз! Тарихыбыз мәсхәрәләнә — Коткарыгыз! Киләчәгебез кыл өстендә — Коткарыгыз! Коткарыгыз! Коткарыгыз! Кайчандыр. Иделдә су коенганда. бата башлаган кызчык та нәкъ шулай ялварган иде — Коткарыгыз' Әрнегән ихлас җан авазы укучының йөрәгенә шундук барып тия* Халыкларны кечкенә кыз белән чагыштыру шигырь идеясен бик тә нечкә итә. үтемле итә. тәэсирле итә ■Иделдә- сүзе исә вакыйгаларның мәгънәсен безнең җирлеккә якынайта Димәк шигырьнең көче тагын да артып китә дигән сүз! Өченче яшь шагыйребез Ләис Зелкарнәев тә Кар өстендә алмалар» исемле китабында үзенең менә мондый карашын игълан итә Кичер, шигырь, «мин юләрне — ялгышканмын Синдә икән дәверләрне кичәр көчел! Тормыш заман комнарына терәлгәндә. Давыл даула Кубарылып китәр өчен. Ә үзенең тирә-юнендәге чынбарлыкны бер мизгелдә автор болай күрә Күкрәгендә кош йөрәге йөрткән кешем. Читлек булып кыса сине бертөслелек. Кая бакма кысалы уй, кысалы хис — Язмыш куйган як-ягыңа көзге элеп Беркая да китеп булмый, тынычлан дип Тыпырчынган хисләреңнән сыйпый ялган Синнән өркә көзгедәге чагылышың — Канатларың кысаларга сыймый калган. Чиксезлеккә табынучы борынгылар Түбәсе юк манаралар күккә чөйгән Түбәләрдән югарыда биеклек бар — Асылыңа бер кутәрел күгәрчендәй Әйе җәмгыятебезне алга таба кызурак үстерү өчен актив көрәш, давыл даулау, биеклеккә чакыру әйбәт Бу — барыбызның да күңеленә хуш килә Әмма яшь шагыйрьләрнең бүтән шигырьләре мондый чакыруны тагын да ныгыталармы соң’ Әлеге чакыру башка әсәрләрдәге тирән хисләр, яңа ачышлар булып дәвам итәме’ Ягыш югарыга дәшү, өндәү сүзе нинди поэтик адымнар, нинди конкрет эш белән ныгытыла’ Өч яшь шагыйрьнең китабын укыганда да хиснең аныклыгы, ачыклыгы җитмәү һәм шуңа бәйле рәвештә по.инк көче дә азрак булу үзен бик еш сиздерә Ниндидер гомумилек — тоюы аңлавы аныр бу .нан абстрактлык күп очрый Тагын да ачыклабрак әйтсәк аларда бер конкрет язмышка ия булган конкрет кеше йөрәге сирәк очрый Булса да ул һәрвакыт диярлек — яшь шагыйрьнең үз йөрәге генә, үз язмышы гына Әйе, башка йөрәкләргә күпләгән җепләр белән тоташса, андый йөрәк тә укучы өчен кызыклы булырга мөмкин Ләкин әле дөньядан күп сабак, күп гыйбрәт алмаган бер яшь йөрәкнең -мин» кысасына гына омтылуы бик үк шәп түгел. Бу тарлыкка, вагаюга илтә Ә бит бик якында гына үтә авыр проблемаларга уралган, чәбәләнгән язмышлы никадәр яшьләр — яшь шагыйрьләрнең үз яшьтәшләре бар1 Кызганыч, безнең яшь каләм ияләре үзләренең андый яшьтәшләренә җитәрлек әһәмият бирмиләр Әгәр игътибар ителсә, безнең яшь поэзия үзендәге драматизмны көчәйтер, конкретлыкны арттырыр, экспрессиврак булыр һәм әлбәттә укучыларын да күпкә арттырыр иде1 Р Зәйдуллин китабының беренче бүлеген нигездә «мин» дип сөйләүче шигырьләр тәшкил итә Бүтәннәрендә дә андый -мин* бик күп Ә инде китап ахырындагы • Минем кайбер әйберләр белән хушлашуым - дигән гаять тә зур күләмле бер әсәр мин»нең кем икәнен тәмам фаш итә Анда поэзия, хис һәм кичереш үтә сүлпән! Анда гап-гади проза җөмләләре Ә -Ни таптым мин җирдә шигырь язарлык"’ Шигырь язарлык ни югалттым соң’» дигән юллар әлеге тып-тыныч агучы юлларның сәбәбен дә аңлатып торалар Әйе. гадел йөрәк дөресен сөйли Тормышта күңелләре тетрәнерлек зур табышлары һәм югалтулары булмаганга күрә — зур шигъри дөнья тудыра торган актив җан. яралы җан белән яшәмәгәнгә күрә — яшь каләмнәребездән халык өчен кадерле шигъри сүзләр, шигъри юллар аз чыга. Г Моратов китабын ачыйк та. рәттән шигырь исемнәрен карап барыйк әле. Менә алар ниндиләр «Бу җыр» «И вакыт- Ул көн». «Һәйкәлләр», «Ике яра». -Алма риваять». Имитация «Кәсеп» һ б Исемнәрдәге бер үзенчәлеккә игътибар иттегезме икән’ Бөтенесендә дә җансыз әйберләр үзәккә куелган Җансыз әйбер хакында сүз баргач, инде аңлашыла — алар өчен тагын яшь шагыйрьнең үзенә тырышырга туры киләчәк. Ул алар өчен алар хакында сөйләргә тиеш булачак Менә каян килеп туа күңелсез бертөрлелек, еш очрый торган көпшәклек! Ә моның киресе булса - яшь шагыйрь үз тирәюнендәге җан ияләрен һәм бигрәк тә кешеләрне ныграк күзәтсә, ничек булыр иде икән’ Алай була калган тәкъдирдә аның шигъриятенә шифалы агымдай өр-яңа -мин-нәр килеп керер иде. эчтәлек кызыклырак булыр, мәгънә тирәнәер иде Чынбарлык хакында да күпьяклырак тәэсир фикер тудырылыр иде' Ягъни яшь иҗатчының доньяны күрү, тою нокталары күбәер иде Л Зөлкарнәев китабы да бу яктан мактана алмый Хәтта әле киресенчә дә бугай — томанлы «мин» исеменнән сөйләүче, гомуми төстә генә сүз алып баручы шигырьләр анда күбрәк тә бугай әле Җыентыкта берсе 11, икенчесе 6 бит күләм алып торган •Дүңгәләк» һәм Төнге әйтеш» шигырьләре мәгънәви бушлык белән бигрәк тә аерылып тора Тукайга багышлап бик тә катлаулы исем белән аталган («1891 ел Казан Пасха Пәйгамбәрнең иңүе») шигырь дә уенчык карарга килде! Кайтарыгыз, кайтарыгыз аны өенә!» юллары белән генә тәмамланып куя. Әлбәттә, монда ниндидер ым сизелеп ала Ләкин Тукай кебек зур трагедияне һәм олы мәртәбәне бергә туплаган язмышлы кеше хакында мондый гына ым бик тә аз бит' Шундамы соң яшь шагыйрьнең яшьлек кыюлыгы, яшьлек кайнарлыгы’! Ә китапның ахырына «Кояш оясы» исемендәге, күләм ягыннан җыентыкның 18 битен (') биләп торган мозаика урнаштырылган Ул үзенең оешмаганлыгы, көпшәклеге белән Р Зәйдуллин китабы соңындагы -Минем кайбер әйберләр белән хушлашуымны бик хәтерләтә һәр икесендә йөрәктән ташыган хис-кичереш юк һәр икесендә укучы өчен кызыклы яисә мөһим булган мәгънә юк «Биредә яшь шагыйрьләр үзләренең моңа кадәр язган шигырьләренең бөтен каралама вариантларын тезгәннәрме соң әллә’» дигән шик тә туып куя Чөнки китаптагы шулкадәр дә битараф, хиссез-уйсыз строфаларны бүтәнчә аңлатуы кыен Шигырь белән бернинди уртаклыгы булмаган менә шушындый тезмәләр төшерә бит инде бүген безнең шигъриятнең абруен1 Шундый җавапсыз караш безнең көчле шигъриятебезгә бүген бик тә зыян китерә бит1 һәр өч яшь шагыйрь китабын укыганда шундый бер закончалык күзәтәсең аларда тыштан караганда, ягъни сүздә шигырьне мактау, аңа мәхәббәт белдерү бар. хәтта бик күп .Пәкин шул ук вакытта, өч яшь шагыйрь дә үз иҗат практикалары белән шигъри сүзгә җавапсызлык үрнәген бик еш күрсәтәләр Шигъри сүзнең кадерсезлеге адым саен диярлек очрый Алда без ике яшь шагыйрьнең ике озын язмасын күргән идек Г Моратов китабындагы «Түбә- исемле 8 битлек шигырь моңа тагын бер мисал Ул төзүче философ Марат Бибинн-вка багышланган Барыбыз да белә бу кеше — безнең үтә кызыклы замандашыбыз' Бик тә көчле шәхес ул' Әмма дөресен әйтик яшь шагыйрьнең бу шәхескә «теше үтмәгән» Бу «чикләвек»не вата алмаган ул... Ә бит мондый шәхесләр тормышында нинди генә көчле давыллар булмый! Алар бит һәрдаим давыл эчендә яшәүче натуралар' Үзләре давыл шикелле шәхесләр бит алар! Кызганыч — биредә яшь шигърият андый көчле шәхес өчен тагын бер канат була алмаган... Яшь шагыйрьләрне укыганда тагын бер күңелсез үзенчәлек күзәтелә Аларның әсәрләрендә бөтенләй диярлек авыл һәм табигать күренешләре юк. Бигрәк тә көендергәне мәхәббәт юк! Болар бит — инде гомер-гомергә яшәүнең, тереклекнең нигезе булган нәрсәләр! Табигать һәм мәхәббәт — бөтен әдәбиятның, шигъриятнең анасы икәнлекне инде әйткән дә юк! Нәрсә бу?! Нинди мәхрүмлек бу! Ә бәлки бөтен хикмәт тә шундадыр9 Без югарыда күреп киткән бөтен җитешсез- лекләрнең сере әнә шундадыр?! Иҗат өчен дөрес туфрак, дөрес җирлек булмаудадыр9 ! Шуңа күрә безнең алда зәгыйфь үсентеләр торадыр? Яшьләрнең шигырь телендә бик еш очрый торган ясалма һәм ят сүзләр, әйтүе үк үтә кыен булган атама-тер- миннар әлеге гариплек тойгысын тагын да көчәйтәләр Ниндидер бозылган камиллек, җимерелгән гармония күз алдына килә Китапларда ипсез, көйсез, моңсыз сүзләр ташкыны агыла... Тукай яшен узып баручы безнең яшь шагыйрьләребез ни өчен мондый хәлдә? Ни өчен Тукай белән алар иҗаты арасында җир белән күк аермасы9 Сан ягыннан караганда да. сыйфат ягыннан алганда да нишләп хәзерге яшьләр оялырлык дәрәҗәдә мескеннәр9 Ни өчен бүгенге егерме җиде яшьлекләрнең язганнарында халкыбызның иң-иң мөкатдәс уйлары, кичерешләре чагылмый9 Нишләп ул әсәрләр кыюлык, намус, егетлек үрнәге түгел9 Ни өчен безнең яшьләребезнең язганнары әдәбиятыбыз өчен бер баскыч югары менү санала алмый9 Без санап киткән менә бу «нишләп9», менә бу ни өчен9 -нәр аларга шәхсән бәйләнү түгел1 Юк. биредә эш бәйләнүдән генә узган инде Монда шундый мескенлек тудыручы сәбәпләрне ачарга кирәк! Чөнки, барыбыз да бик яхшы белгәнчә кешеләрне, шәхесләрне билгеле бер иҗтимагый шартлар формалаштыра Шартлар нинди булса — анда үскән шәхесләр дә шундый була. Димәк, кешеләрне үзгәртү өчен иң элек аларны формалаштыра торган шартларны үзгәртергә кирәк! Кешелекле шартлар булдырырга кирәк' Димәк — шартлар... Алар хакында, әйдәгез, алдагы бүлектә сөйләшик. Нишләп болай? Ниһаять, без үзебезне иң-иң борчыган сорауга да килеп кагылдык Нишләп бүген безнең яшь язучыларыбыз халкыбыз сөенерлек дәрәҗәдә күп түгел9 Нишләп алар язган әсәрләрнең сыйфат дәрәҗәсе бик түбән? Халык шагыйре исемен алырдай титаник эш эшләп өлгергән Тукай яшендәге безнең хәзерге иҗатчыларыбыз ни өчен үтә дә яшь һәм «яшел» күренәләр9 Юк, моңа кадәр булган бик күп очраклардагы шикелле, бу мәсьәләдә дә без аклану юлыннан китмик Җитәр — Тукай кебек талантларның үтә сирәк тууын әйтеп, без инде моңарчы күп хәйләләдек Шулай итеп һәрчак иң авыр сорауның асылыннан кача килдек Һәм. гомумән, торгынлык елларында бездә аклану, үзебезгә бәйле булмаган объектив кыенлыкларны эзләп табарга тырышу күп иде Авыл хуҗалыгындагы артталыгыбызны без илнең климатик шартларыннан һәм ел саен бүтәнчә килә торган һава торышыннан (9 ) күрдек, шуңа сылтадык. Промышленностьта да чимал азаюга бәйле байтак сәбәпләр таптык... Ә культура өлкәсендә инде әйткән дә юк! Шуңа күрә, милли культурабызның иң авырткан урыны булган сорауга — "Яшьләребез арасында Тукай кебек көчле шагыйрьләр нишләп аз9» дигән сорауга — биредә дөрес җавапны эзлисе һәм табасы килә. Чын сәбәпләрне эзләп табасы килә Журналыбызда басылган соңгы мәкаләбездә («Казан утлары», 1988 ел. 10 сан) без шигъриятнең «сәламәтлегенә» зыян иткән факторлар хакында сүз алып барып, ул сәбәпләрнең кайберләренә кагылган идек Шуңа күрә биредә аларын кыскача атап кына китик. Халыкның нигездә табигатьтән ераклашуы һәм шәһәрләшүе нәтиҗәсендә тормышның. яшәүнең үзендә гармония җимерелү, иплелек һәм тотрыклылык бетү — биредә иң башлангыч, иң беренчел сәбәп булып тора Әнә шул җимерелгән гармония шартларында формалашып үскән шәхесләр инде үзләре яшәүдә һәм иҗатта бүтәннәрне ул гармониягә алып бара алмыйлар Укучыга үз әсәрләрендә ул гармонияне тәкъдим итә алмыйлар Ягъни биредә иҗатчының эчке «компасы» бозылган булып чыга, ул дөрес эшләми Кечкенәдән гармоник тәрбия алган шәхеснең эчендә исә бәләкәйдән үк дөрес, сизгер «компас» формалаша Әнә шул компас бөтен гомер юлы буенча аңа яшәү ечен дә. иҗат өчен дә дөрес юнәлеш күрсәтеп бара Аны күп төрле көрәшләрдән исәнсау, хәтта җиңүче итеп алып чыга Төп юлдан тайпылдырмый. Бу- • сы иң мөһим, иң хәлиткеч фактор булды Фән һәм техника революциясе нәтиҗәсендә тормышыбызда көчәйгән стандартлык. бертөслелек исә сәбәпләрнең икенчесен тәшкил итә Чыннан да миллионлаган кеше яши торган шәһәрләрдәге адәми затларның көн күрү рәвешләре бик тә бер төрле бит1 Ул стандартлык, бертөрлелек яшәүдә дә. уйлауда да һәм хис итүдә дә нык сизелә Шәһәр тормышы — заводтагы конвейер шикелле — штампланган затларны коеп кына тора! Иң мөһиме: әлеге бертөрлелек тәрбия өлкәсендә, мәктәптә көчле чагыла Биредә шаблон таләпләр хөкем сөрә, алар бала институт бетергәнче аны үз кысасыннан ычкындырмыйлар Ә аннары инде үзенчәлекле иҗатчылар эзләргә, әлбәттә, соң була! Тормышта иҗатчы шәхесләр кимүгә китерә торган әлеге ике зур сәбәп — бөтен кешелек дөньясы өчен уртак бәла Әдәбият өчен үткән гасырның «алтын чор» дип саналуы юкка гына түгел! Ә үз чорыбызда исә гармоник әдәби әсәрдән бигрәк, теге яки бу ягы бүлтәйгән язмалар белән күбрәк очрашабыз Шуңа күрә дә Толстойларны, Чеховларны. Буниннарны еш сагынабыз: Хәзергебездә гармония җитмәгәнгә! Югарыда без сүз алып барган ике сәбәпкә тагын бер зур фактор өстәлә. В. И. Ленин вафатыннан соң дәвам иткән чорда — ә ул чор. белүебезчә. 1985 елга кадәр сузылып, алтмыш елны тәшкил итә! — милли культуралар нык кысылдылар Бу мәсьәләдә гигант ялгышлык хакимлек итте Кечкенә һәм рус булмаган бүтән зур халыклар якын киләчәктә бетәчәк дип каралды, шундый караш, мөнәсәбәт таратылды, урнаштырылды Моның тулы бер халык өчен нинди авыр трагедия икәнен аңлап бетерүе дә кыен Әле без бер авылның перспективасыз дип санала башлавы аркасында никадәр бәлага таруын беләбез Анда бернинди яңа йорт төзелми, ул авылда яшәгән кешенең алга таба төзергә, яшәргә күңеле үсми, рухи һәм физик таркалу башлана, байтак халык икенче урынга күчеп үк китә «Перспективасыз» дип саналган халыкларда да шуңа охшаш һәм аннан да яманрак хәлләр күзәтелмәде мени” Әлеге ялгыш караш тудырган бер генә күңелсез күренешне алыйк әдәбиятыбызда башка телгә тәрҗемә аша гына уңышка ирешергә теләгән бер төркем язучы, шагыйрьләр пәйда булды. Нәкъ менә теге — «перспективасыз • авылны ташлап китүчеләр кебек иде алар Киң таралган бу ялгыш караш хөкем сөргәндә милли культура ничек итеп иркенләп үсә алсын инде’! Урыннардагы власть органнары югарыдан нинди җил исүен бик яхшы сизәләр бит алар1 Югарыдан чыккан җилне алар үз кабинетларында давыл итеп үзгәртәләр бит' Үз халыкларына каршы эш булса, андый җитәкчеләр бигрәк тә ныграк тырыша Чөнки бит әнә шул моментта политик -уяулык күрсәтеп калырга* мөмкин Ә бу исә креслоны ныгыту өчен бик тә кирәк нәрсә1 Яңа Тукайлар тумауга тагын бер зур сәбәп — милли мәктәпнең бетәргә йөз тотуы Халыкларны мәктәп аша корыта башлау иде бу! Һәм андый караш үзенең җимешләрен бирә дә инде — милли нигилизм хәзер бездә котырып чәчәк ата Шуның бер нә- | тиҗәсе буларак Казаныбызда яшь җинаятьчеләр күбәйде Яшь иҗат көчләребезнең саны азлыкка һәм алар язганның сыйфаты да тиешле югарылыкта булмауга тагын бер мөһим сәбәп — милли матбугатның бик тар булуы, аның сыйфатының да тормыш таләп иткәнчә югары түгеллеге Егерменче елларны алып карасак, без илебезнең төрле төбәкләрендә татар телендә басылып яткан бик күп газета-журналлар күрербез Шулай ук татарча китап нәшриятлары да байтак була ул чорда Ә Сталин хакимлеге һәм торгынлык еллары безнең милли матбугатны нишләтте9 Җиде миллионлы татар халкының хәзер бары тик 1 китап нәшрияты һәм 1 әдәби журналы бар1 Шуңа күрә безнең язучыга әсәр бастыру өчен еллар буе чират торырга кирәк Андый темп белән язганда нинди үсеш, хәрәкәт бчла алсын, ди?! Хәзерге матбугатыбызның эчтәлеге, сыйфат дәрәҗәсе дә яшьләребезне заман таләп иткәнчә үстерердәй түгел. Эш нәрсәдә, ни җитми соң9 Кайнарлык җитми, ялкын җитми! Актив позиция юк! Бәхәсләр, полемика бик аз, сүлпән Ә бу исә тормыштагы хәрәкәтне чагылдырмау дигән сүз, аңа теге яисә бу якка тәэсир итмәү дигән сүз Яшь каләм өчен каршылыклар аша ныгый-ныгый үсә алмау дигән сүз Матбугат көрәшләрендә чыныгу гына иҗатчыны ныгыта, аны төрле яклап чарлый, күпкырлы итә Әнә бит Тукай ничек көрәшкән! Ә бездә әлегә боларның берсе дә юк’ Шулай икән — яшь һәм яңа Тукайлар каян, ничек пәйда булсын соң’ Бер нәрсә дә юктан бар булмый бит! Бөтен нәрсә билгеле бер шарт булганда гына туа. үсә. Алдарак карап үтелгән яшь иҗатчыларыбызның шундый мактана алмастай хәле дә тиешле шартлар булмау нәтиҗәсе Димәк, безгә сүлпән иҗатчылар үстерүче андый шартларны үзгәртергә кирәк!