Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

Аллаларны бәреп төшердек без Аллаларның бәреп төшердек без барын! Баш ияргә, бил бөгәргә күнектергән Ул затларның затсызлыгын инде чөнки Күп буыннар күреп белгән. Мәҗүсиләр баш орса да ак каенга, Син мәңгелек кодрәт безнең, бөек көч, дип,— Баскынчылар әйләндергәч аны көлгә, Калкып калган бары карачкы төп. Төп башына утырып калган ач бәндәләр Күпме шыңшып, күпме яшь бит түккән шунда! Тик соңынтын, янгынны һәм төпне онытып. Тез чүккәннәр килеп баскынчыга: «Син — аллабыз, алып килдең яңа тормыш, Синең кодрәт белән без шат тормыш кормыш. Башкаларны кол итәргә булышырбыз, Фатихаңнан берүк аермаска тырыш!» Табындылар суга — акты җиргә кан, яшь. Табындылар утка — яктырмады караш. Табындылар ай, кояшка, мәгърифәткә, Ә патшалык итте ызгыш, талаш. Тарихтан күп, артык та күп сабак алгач, Инде үзебезгә мыек чыкмый калмас! Җитәкчене гади чүлмәкчеләр арасыннан Таптык дисәк... булып чыкты палач... Кул болгады яңалары: «Дуслар, ишләр, Шәп атлыйбыз дөрес юлдан, изге юлдан!» Юлда ләкин коела торды һәм тапталып, Аунап калды мәсләк, вәгъдә, иман. Инде нишлик, нишлик, сез, аллалар, җирне, Күкне, суны пычраттыгыз һәм җаннарны. Инде үзебез чистартырбыз без аларны, Саклый алсак, аклый алсак Җирне, Күкне. Суны. Вөҗданнарны

Дөрес бара Сокланмаска мөмкин түгел, җайлы үзең. Шома сүзең, трибунага ябышып тугач. Син — Цицерон! Гәрчә булмый, сүзләр эзләп Кесәгә һич керми, диеп, сине, кордаш. Кайчан керсәң дә буш түгел: уң кесәңдә — Җитәкчене үтереп мактый торган нотык. Сул кесәңдә — дус-ишләргә ачы тәнкыйть, Теләсәң дә койрыгыңны булмый тотып. Түшәмнән чүпләп булса сан, тулса план, Уң кесәдән ал да сип башлыкка мактау. Ә тулмаса, кесә — башка, эшчең түзсен, Үпкәләсен үзенә, рас җебегән, ялкау. Тик хәерсез, хәлләр көйсезләнә кайчак — Сулдан уңны аермыйча — буталасың. Җитәкчене эштән алган чакта мактап, Шарык-шорык көлгәч халык, тукталасың. Аптырау тик синең өчен асла чит бит. Эшкә өндәп тиргәү гел дә фарыз чара, һәм сөйлисең куллар бутап! Рәхмәт сул кесәгә — шул коткара! Эшең әйбәт, дөрес бара!

Кызыл ут

Казан, Казан, нишләттек без сине?! Сулыш алу синдә ник читен? Күзгә күренеп ага өстә сөрем, Урамнарың тулы күк төтен. «Туган җирнең төтене дә татлы», Диеп күпме, күпме яшәлде. Узган чакта «туган урам»нардан, Нишләп тама күздән яшь әле? Машинага утырып чаба Вакыт, Тулпарлардан төшкән күптән ул. Борынгының саклап тик бер катын, Башкаларын ваткан, сүткән ул. Кат артыннан яңа катлар өеп, Ул күтәрә килгән Казанны. Дистә каттан карап: «Рәхмәт, Вакыт!» — Дияргә тик жайлар аз әде. Чырай сытып карый тәрәзәләр, һәм балконнар чәчи, йөткерә. Машиналар, машиналар үкереп, Биткә төтен һәм газ төкерә. Машиналар — урамда һәм өйдә. Машиналар — эчтә һәм тышта. Яңа өметләрнең күзе әчетә, Сау килсә дә алар тормышка. Сумалалы түбәләргә кунып, Дәшә чәүкә, чыпчык һәм карга: «Туган җирнең без дә үз авазы, Сез бәхетле бары без барда!» Корыч нерв җепселләре сызлый Күперләрдә, капка, коймада. Идел моңлы, татар җаны сыман, Кошлар таңда куркып уяна. Урам чатларында — яшел балкыш... Кимү белми тизлек, кызулык. Машиналар... Җитте кычкырыр чак: — Вакыт, туктал, алда — кызыл ут! Кызыл ут!

Тумыштан Диктатура? Аңлар өчен аны Кемдер бәлки укып тырышкан? Баш һәм йөрәктән тыш, без җиде кат Тиребез белән тойдык — тумыштан. Ул көч, ихтыярны бирде башта Законлата эшче сыйныфка. Тешен кояр өчен уракны тик Чүки торды чүкеч бик оста. Чүки торгач, ирек һәм сүз бирде Бюрократик балта, мылтыкка. Ә соңыннан — эшсез батырлыкка, Ташсыз сарай салган мутлыкка. Инде онытыйк дисәк, төшкә кереп, Ул куркытып безне уята. Акыл өлешен тартып алган хәйлә: «Вөҗдан, Иман! — диеп сүз ката. Вәгъдә итә яңа матди муллык. Алда байлык тагын бихисап!.. — Юк, байлыктан алда безгә, дибез. Кирәк әхлак! — Әхлак? Ул ни хак? Әллә кул чабасы, әллә тагын Ярты гасыр көтеп торасы? Әллә чаң сугасы: — Булачакмы берчак Вөҗдан, Намус диктатурасы?! Чаң сугасы... Мөмкин түгел яшәү искечә: Мин ышана алмыйм аллага һәм ышана алмыйм иблискә. Мин ышанам бары Кешегә! Бар нәрсәгә кеше хирес ул — Үзе алла, Үзе иблис ул. Бөекләрнең улый океаннары, Диңгезләре дулый зурларның. Ә минем бар койрыксыз Кабаным,— Башсыз гәрчә — һәм бар Болагым. Диңгезем юк, әйе, океан ерак. Алар шаулап торган киңлеккә Чыгар юлда илләр таптап узмам. Иделем бар, миңа шул җитә. Беркемнән дә сатып алынмаган, Тартып алынмаган, басып алынмаган Җирем минем, суым — язмышым! Артык һәм аз түгел, үземә таман, Чәчәм, урам — җитә табышым. Уңга бәрелмичә, сулга сугылмыйча, Үз кыйблама табан барышым. Юл басмасын катыйль — Бары шул.

Яратабыз... Бәндәләргә бәлки бик ис китми, Табигатькә мәгәр гашыйклар без. Урман яшеллеген эчеп, ашап туйгач, Чыгарабыз изеп балчыклар без. Остардык һай — соң җилеген җирнең Агу өреп кудырабыз өскә. Чишмә һәм инешкә кош-корт килсә. Муеннары гәрчә бөгелеп төшә.Безгә нәрсә — төшсен! Үзебез түгел. Киләчәк бит түләячәк хакын. Катламнарның сатып кара маен. Читләрдән без кайтартабыз ак он! Ватандар без: җәнлеген дә җирнең Рәнҗетмибез, чыккан чакта форсат. Кочаклыйсы килә, иркәлисе. Мамыкларын уңай якка сыйпап. Ак хисләрне санламыйча мәгәр, Кача төлке, бүре ята ялгыз. Шуңар эзләп, табып, мылтык шартлатабыз... Аннан кочып сөя. яратабыз! Көзгеләр Тик хәзер юк ул бүлмәләр. Хәлләр хәзер үзгәрде. Ватыкларын җыеп түктек. Җимерелде көзгеләр.— Үзләреннән куркып бугай. Мөгезлеләр сөзделәр.Бар иде бакча әүвәлдә: Бер бүлмәгә керәсең. Моңарчы үзең белмәгән Төсләреңне күрәсең. Уңда көзге, сулда көзге. Алда көзге — карыйсың. Шунда гүя киләчәгең. Шунда гүя тарихың... Булсаң әгәр икейөзле, Мыскылларга бетә җай: Карап тора йөз рәвешең Күргәзмәгә куйгандай. Борын чөеп йөрсә ярың, Аны да алып кер, яме. Төптөз гәүдәле чибәрне Күр син. ул бит шүрәле! Җиңел иде шулай әүвәл Кәкре итү төзләрне.Ах-ух килеп, мөгезсезләр Юк итеште аларны. Әйтерсең ки, кәкрәйтергә Төз әйберләр калмады. Шулай булса-булмаса гәр, Минем тәкъдим зирәктер: Бөкреләрне төзәйтүче Көзгеләр бик кирәктер. Турайтырлык әйберләр һәм Адәмнәр юк түгелдер. Чынлап булмаса, уйнаптыр — Уйлап карыйк шуны бер. Каныбызга сеңгән ул гадәтләр — Олыладык: «Яшә, яшә!» — дидек.Диварлар Сары яфракларга ияреп оча Ак кәгазьләр — кеше сурәтләре. Адәмнәрнең калган үрнәкләре. Гайбәтләре оча, өрәкләре. Кайчан гына, бизәп диварларны. Торган иде алар — мәгърур рәтләр. Кылганбыздыр без, аларга багып. Гыйбадәтләр бәлки, гыйбадәтләр. КӨТӘ Хәзер әнә таптап узды иптәш. Беркем гаеп итмәс — килде хөрлек. Кемдер көлә, кемдер ыңгыраша. Аунагандай җирдә йөрәкләре. Ә диварда буш урыннар көтә — Ак эшләрме, ялган бизәкләрме? Вакыт үтә... 1988 Гәрәй Рәхим Кулга-кул тотынып 1987 елның маенда Башкортстанда үткәрелгән Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре уңае белән Башкортстан. синең туфрагыңа, Синең данлы кара туфрагыңа, Синең җанлы, изге туфрагыңа — Күкрәгеңә кулны куйгандай. Ялан кулым белән кагылдым. Шушы җанлы, изге туфрак аша, Шул борынгы, иске туфрак аша Кандаш, җандаш башкорт туганымның, Телдәш, моңдаш башкорт туганымның, Горур, батыр башкорт туганымның, Сылу, матур башкорт туганымның Рухи зурлыгына табындым. Шушы туфрак аша мин үземдә Тойдым Агыйделнең ургуын, Урал тауларының горурлыгын. Салаватның нәсел-ыруын, Җанны сызып алган курай моңын. Дала кымызының дәвасын, Тулпар тояклары тупырдавын, Мостай чалган сазның авазын. Болар бар да зурайттылар мине, Күршең Татарстан баласын. Нинди рәхәт бүген ачык әйтү. Нинди рәхәт бүген ярып әйтү — Татар белән башкорт баласының Киләчәккә табан мәңге бергә Җитәкләшеп кенә барасын. Кулга-кул тотынып барасын!.. Нинди рәхәт!.. Гафу ит син мине, романтика Күкләр мине никтер аңламады. Нык алдады зәңгәр романтикам. Мәңге бетмәс дип ышанган гомер Булып чыкты бары сыңар тотам. Боз түбәле серле «пик»лар булды Яшьлектәге чиксез хыялымда. Тик гомергә авыл башындагы Нәни бер тау карап торды миңа. Мавыгылды океаннар белән, Мин тайфуннар кичкән батыр, имеш. Гомер буе ләкин битем юды Бакча артындагы нәни инеш. Тропиклар белән исәрләндем, Телләремдә булды джунгли. Үзем йөрдем һаман әрәмәдә Шомырт исләренә җиллиҗилли. Чарльстоннар, роклар, джазларны Чәчрәп-чәчрәп чыгып якладым мин. Тик артымнан гел озата килде Мине тик Мин иткән «Баламишкин». Байтак модный исемнәрне укып. Бөеклек бит шушы, диеп, тукып Күпме йөрдем, әмма туганнарым Булды Тукай, Сәйдәш, Туфаннарым. Әйе, күкләр мине аңламады, Әмма җирем мине алдамады. Ерактагы зәңгәр яулык булып Җилфердә син, әйдә, романтикам. Бер дә бетмәс дип ышанган гомер Булсын әйдә бары сыңар тотам — Тик мин туган җирнең бөтенлеген. Гүзәллеген шул тотамда тотам! Романтикам, гафу ит син мине, Мин бит бары шуның белән отам. Гәрәй РӘХИМ (1941) — шагыйрь. прозаик татар һәм рус телләрендә дөнья күргән егермедән артык шигырь, проза китаплары авторы Ул ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Оптимист Татар җыелган җирдә Бәйрәмсез булмый бер дә. Ике татар — бер базар, Базарда телләр язар. Җәйнең матур көнендә, Илнең бөтен җирендә. Җыелышып татарлар Сабан туе ясарлар. Анда да бергә-бергә. Монда да бергә-бергә. Кайда да бергә-бергә — Татар бергә гомергә. Татар җыелган җирдә Мәзәксез булмый бер дә, Дэмэк'сез булмый бер дә, Бәйрәмсез булмый бер дә Татар боекмый бер дә. Ул бары тик моңлана. Шул моңы гимн аңа. Татар ашыкмый гүргә — Ул оптимист гомергә! Яхшы күңелле кеше Музей экспонатына Әверелеп калдыңмы? Девальвация кичергән Акча хәлендәме син? Химикат сибеп көйдергән Бакча хәлендәме син? Тик бер тапкыр эндәш инде, «А-у» — диген, «А-у» — дигәнгә. Тиз генә язып куярбыз Хет кызыл кенәгәгә. Без күпләр! Без бик көчлеләр! Эшлибез мең төр эшне. Тик син кая? А-у!.. Аваз бир, Яхшы күңелле кеше! Аклык Ак болыттан ап-ак нурлар иңә, Аклык иңә Аккош күленә. Аккош күле бу аклыгы белән Бер ак кыйтга булып күренә. «Аккош күле!» Чәчәкләрең ап-ак... Ап-ак сагыш белән уфтандым. Аккош күле, син бит безнең өчен Шигъри биләмәсе Туфанның. Дәмэк — кызыклы, күңелле. Диалекталь сүз. Автор. Эзлим... Эзлим... Кайда, Кем син, Яхшы күңелле кеше? һәм, гомумән, Бармы соң син, Яхшы күңелле кеше? Әллә безнең заман өчен Казылма бер атмы син? Я нәселе юкка чыккан Археологик затмы син? Булсаң әгәр, күренеп ал, Хәбәрең сал безгә дә. Кар кешесе кебек йөрмә... Син соң ничә нөсхәдә? Яхшы күңелле булудан Әллә тәмам ардыңмы? Китап Ничә көн буе бер дә туктамый Келтер дә келтер, әйтерсең, чыгыр — Минем күңелдә келтерәп тора Кәгазь-каләмсез язылган шигырь. Майланган кебек түгел, күп чакта Шыгырдый тормыш шыгыр да шыгыр. Тик бер юаныч — күңелдә тора Кәгазь-каләмсез язылган шигырь. Үз төсен таба, калыбын таба, Ныгый, шомара, әйтерсең, чуер, Чуерташ кебек бик тә табигый Кәгазь-каләмсез язылган шигырь. Кемдер шигырьгә кул селтәмәкче, Янәсе: «Кемгә кирәк ул, «шыер»?!» Ялангач йодрык булып ор аңа, Кәгазь-каләмсез язылган шигырь! Утырмыйм да мин өстәл артына, Әйдә, көнләшеп кашыңны җыер. Мин үзем китап — күңелем тулы Кәгазь-каләмсез язылган шигырь. Иске, изге... (Гармунчы монологы) Мин урамда тальянымны Бер сыздырып җибәрсәм — Бер көтү кыз бөтерелеп Йөри иде тирәмдә. Мин уйнаган шаян көйгә Яшьҗилкенчәк җырлады. Үзәк өзгеч моңлы көйдән Карт-корылар елады... ...Хәзер гармун тавышына Шаккатмый инде кем дә. Бар шәһәрне дер селкетеп Битломаннар үкерә. Бөтен халык авыз ачып Шуларны тыңлый хәзер. «Әпипә»ләр урынына Металлар чыңлый хәзер. Тик нишлим соң?! Мөмкин түгел Үзгәртергә бу җанны — Бер ялгызым сыздырам мин Көмеш телле тальянны... Иске, изге тальянны... 2. «К У * J* 6 Син югалта күрмә, Аккош күле, Каеннардан төшкән аклыкны. Югалтмабыз без дә күңелләрдә Хәкимнәрдән калган хаклыкны. Ап-ак теләк телиселәр килә Сез дусларның бары-барына. Күңелкәйләр манчылгандыр ахры Аккош күле аклыкларына. Сәламәтлек, тамак, ял турында. Үз хакында тәмам онытып. Бүген кирәк булган бөтен эшне Эшли алса кеше, ут йотып Йөрүләрен исенә дә алмый... Әйтерсең, ул һич ут йотмады — Канәгатьлек белән әйтеп куя: «Бүгенге көн юкка чыкмады...» Эшли-эшли тәмам эштән чыгып, Чирләп аугач урын өстенә, Менәменә җаны чыгачагы Инде анык булгач үзенә, Кичкә кадәр әгәр үлми калса, Чакмый калса әҗәл чакманы — Канәгатьлек белән әйтә тагын: «Бүгенге көн юкка чыкмады...» 17 Фәнис Яруллин Көрәшләрдә билләр чыдарлык Актарыла тарих катламнары, Кул тимәгән тирән катламнар. Алар безнең кагылганны көтеп. Җиргә күмелеп күпме ятканнар! Ә без артык кыюсызлар булдык. Кагылырга куркып тарихка, Хакыйкатьне гел тирәләп уздык, Риза булып рухи тарлыкка. Шул тарлыктан безнең әкрен-әкрен Тын кысылды, күкрәк кечерәйде. Ә куркаклык шул тар күкрәктә дә Тамыр җәйде һаман, көч җәйде. Куркаклыкның бер әсире булып, Күпне күрми генә яшәдек. Гаделсезлек күрсәк — күзне йомдык, Безгә тимәсәләр — дәшмәдек. Үле җаннар артты тирәбездә. Арта барды шәүлә-өрәкләр. Күз яше дә тишә алмый торган Ташка әйләнде бик күп йөрәкләр. Хакыйкатьне, мәңге чыкмасын дип, Ташлар белән тоттык бастырып. Замананы узып китмәк булдык, Арган атны кыйнап чаптырып. Әй ашыктык: «Тизрәк, тизрәк!» — дидек, Рапорт бирер өчен ашыктык. Әй кычкырдык: «Күбрәк, күбрәк!» — дидек, Ә үзебез... һаман ачыктык. Кайнарланып: «Алга, алга!» — дидек, Тәгәрәдек үзебез гел артка. Егылганда «Ура!» кычкырдык без, Шул сүз ятышлы дип колакка. Җитте вакыт, хакыйкатьне инде Таш астыннан тартып чыгардык... Беләкләрдә көч бар әле безнең, Көрәш өчен — билләр чыдарлык. Елый белмәү Күп нәрсәдән мәхрүм калдым Елый белмәү аркасында. Яшьләр түгел, очкын булды Күзләремнең чакмасында. Ә бит, юкса, дөньясында Әз булмады елар чаклар. Елау гына түгел, хәтта Бүре булып улар чаклар. Ачлык белән хәерчелек Яңакларга сугып торды. Суккан саен көлтә-көлтә Күздән утлар чыгып торды. Кемнәрдер зар еладылар. Ә кемнәрдер нык булдылар. Елый белеп елаучылар Ач елда да тук булдылар. Тук булдылар, киенделәр. Кикерделәр, симерделәр. Елый белмәүчеләр генә Бер сыныкка тилмерделәр. Заманалар рәтләнгәч тә Елаучылар кала бирде. Мескеннәр гел елый-елый Үз кирәген ала бирде. Кемдер елап исем алды, Кемдер елап бүләк алды. Күзләрендә яше юклар, Рәхмәт көтеп, эшләп арды. Фәнис ЯРУЛЛИН (1938) — шагыйрь, прозаик, драматург: татар һәм рус телләрендә донья күргән егермегә якын китап авторы. Ул — Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган культура хезмәткәре. Казанда яши. Шул горурлыкның бәясен Үзем генә белеп торам. Илле Безне сөйгән кызлар-туташлар Кай җирләрдә хәзер йөрисездер. Яшьлектәге тугры юлдашлар. Әй сез, олы җанлы, Әй сез, миһербанлы, Кайнар канлы кызлар-туташлар. Сезнең куллар әгәр кагылып китсә Эреп төшә иде бар ташлар. Әй сез, җырлы-моңлы. Әй сез, нечкә кыллы. Йомшак куллы кызлар-туташлар. Җылылыгын саклый әле һаман Сез баш куйган безнең иңбашлар. Әй сез, тәмле сүзле, Әй сез, серле күзле, Якты йөзле кызлартуташлар. Сүнмәгез сез бер дә, сүрелмәгез, Яшьлек күгендәге кояшлар. Әй сез, мәрхәмәтле, Әй сез. мәхәббәтле, Безьч. сөйгән кызлар-туташлар. Әйе, күпләр үзләштерде Кайда ничек елау серен. Ә мин — тинтәк һаман менә Шуның серен белми йөрим. Хәер, миңа еласам да Ышанмаслар, белеп торам. Шуңа күрә еламыймын, Горур гына көлеп торам... Исте җилләр, акты сулар, Еллар бөкте минем билне. Барыр булсам анда-монда, Дару алып чыгам юлга — Миңа инде хәзер илле! Сукранамын, сыкранамын, Сүгәм хәтта каршы җилне. Яшьлек керә төшкә генә, Йөрәк тибә көчкә генә — Миңа инде хәзер илле! Кызмыймын да, тузмыймын да, Тешләп кенә йөрим телне. Ун кат уйлыйм әйтер сүзне, Гаҗәп җитди йөртәм йөзне — Миңа инде хәзер илле! Чү, чибәр кыз үтеп бара, Кояш йөзле, камыш билле. Иярә аңа уйларым, Турая сынымбуйларым,— Миңа әле бары илле, Миңа әле бары илле! * Яратыр идем көзне мин Яз кебек якты булса, Җиргә төшкән тамчылары Бал кебек татлы булса. Юллары пычрак булмаса. Җилләре җылы булса, һәр оя кошлы булса һәм һәрбер кош җырлы булса. Яратыр идем көзне мин Әгәр яратып булса. Болытларын җиңел генә Куып таратып булса. Дөньядагы пычракларны Өреп киптереп булса. Җырын оныткан кошларны Җырлы иттереп булса. Яратыр идем көзне мин Син язларда калмасаң,— Язгы тамчы булып һаман Йөрәгемә таммасаң,— Яратыр идем көзне мин... Атар идем синең исем белән Кушмас идем синен исемеңне Иң-иң якты йолдызга да хәтта: Кем соң инде йолдызларның исемен Төннәр буе гел кабатлап ята? Гүзәлләрдән гүзәл утрау ачсам. Исемең бирмәс идем аңар да мин: Килерләр дә пычрак аяк белән Гүзәл утравымны таптарлар дим. Биек тауны да мин исемең белән Юк, атамас идем һич кенә дә: Таулар да бит ишелә әкрен-әкрен, Таулар да бит бер чак кечерәя. Гөлләр, күлләр, елга-диңгезләр дә Ачып бирә алмас җисемеңне. Гөлләр шиңәр, елга-күлләр кибәр, Кем хәтерләр аннан исемеңне? Синең исемең җырга гына лаек, Озын була матур җырның даны. Мәңгелек җыр яза алсам әгәр. Исемең белән атар идем аны. алма Алмаларың алдым учка, Килалмыйча тордым һушка. Очып китәр кебек иде Әверелеп алар кошка. Еллар белән чаптым алга, Ике учта — ике алма. , Берсе — бетмәс сабырлыгың, Берсе — сүнмәс матурлыгың. Кайнар дулкын Иреннәреңә тиюгә Бәрелде кайнар дулкын. Шул кайнар дулкыннарның мин Кайнар сулышын йоттым. Айкалды, чайкалды диңгез. Сыймады ярларына. Төшкән юк иде диңгезнең Бу кадәр кайнарына. Йөзәм дулкыннар аралап. Күпмегә җитәр көчем?! Кайнар диңгезләрдә йөзү Зур бәхет минем өчен. Батсам да кайнар диңгезгә Үкенмәм һич, үкенмәм. Кайнар дулкыннар һәрвакыт Сыйпап торыр битемнән. Тик сиңа бирер идем Туктаусыз нәрсәдер юасың, Кулларың өлгерми кибәргә. Синең шул кулларың нур сибә Кояшсыз көнне дә өйләргә. Матурлап, чистартып, агартып Үтәләр гел шулай көннәрең. Аклыкка, пакьлеккә куанып Җилләрдә җилферди керләрең. Әгәр дә бер әмәл тапсалар Керләнгән җаннарны юарга,— Шикләнми тоттырыр идем мин Аларны тик синең кулларга,— Юарга, юарга, юарга. Ике I Шулай сеңеп калган җанга,— Ике учыңда — ике алма. Алмаларың түп-түгәрәк. Тора иде нур сибәләп. Килеп кердең, түргә уздың, Аклмаларың миңа суздың. Бер алмам — сафлыгым, дидең, Бер алмам — яшьлегем, дидең. Алмаштырмыйм Алмаштырмыйм синең бер карашыңны Гомеремнең әллә ничә таңына. Шул караштан күпме нурлар эчәм мин Яктылык бик кирәк чакта җаныма. Алмаштырмыйм синең бер елмаюны Гомеремнең әллә ничә язына. Синең шушы бер елмаю белән дә Күмеләмен чын мәхәббәт назына. Алмаштырмыйм синең тамчЬ! яшеңне Коеп яуган җәйләрнең яңгырына. Мәңгелек дым бирә бер тамчы яшең Саф мәхәббәт чәчәге тамырына. Алмаштырмыйм синең бер керфегеңне Җир шарының иң гүзәл гөлләренә. Керфегеңә сеңгән нурлар яктысын Саклап тотам иң кара көннәремә. • Кулланыштан чыккан акча кебек Ауный хәзер алар юлларда. Шушы күренеш горур агачларны Салган әнә тирән уйларга. • Әллә ничек авыр булып китте, Чүгеп куйдым хәтта мин азрак. Ә бит, юкса, төште нибарысы Сары көздән килгән бер яфрак. Куа күпләр дан йә мал артыннан — Малга комсызларга мал бер җитә. Арыганын белми, ял итми. Данга комсызларга дан җитми. Кайчан гына әле агачларның Күрке булган нәфис яфраклар, Саргаешып, җиргә коела бүген, Үткән-киткән җәйге шәп чаклар. Гамьсез генә атлап барган чакта Битне куеп көннең җиленә, Сары күбәләктәй сары яфрак Килеп кунды минем иңемә. Яхшы атка камчы кирәк түгел, Ул болай да чаба егылганчы. Тик тормышта начар аттан бигрәк Яхшы атка төшә күбрәк камчы.