Мәдәният тормышы көндәлеге
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА 21 апрельдә Татарстан язучыларының ачык партия җыелышы булды. Анда Татарстан язучыларының XI съездына әзер лек турындагы доклад белән Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Гәрәй Рәхим һәм <Казан утлары» журналында милләтара элемтәләрнең яктыртылышы турында журналның баш редакторы Ренат Харис чыгыш ясады. Фикер алышуларда Ә. Еники. Р. Ишморат. Б. Гыйззәт, А. Расих. М. Хәсәнов. Р. Мос- тафин, Рәшит Әхмәтҗанов, Ф. Хатипов, Д. Вәлиев, М. Вәлиев һ. 6. катнашты. Йомгаклау сүзе белән Язучылар союзы идарәсе председателе Т. Миңнуллин чыкты. ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕ 23 апрельдә Татар иҗтимагый үзәге, ТАССР Халык мәгарифе министрлыгы һәм ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты инициативасы белән Казанда «Туган тел» бәйрәме уздырылды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле янында узган бәйрәмдә балалар бакчаларында тәрбиялә нүчеләр һәм мәктәп укучылары Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырлап-биеп күңел ачтылар. • Туган тел» бәйрәме К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында дәвам итте. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында гы мәйданда Татар иҗтимагый үзәге үткәргән митинг бәйрәмнең үзенчәлекле дә вамы булды. Анда сүз милли традицияләрне яңарту, Татарстанга союздаш республика статусы сорау турында барды. ДУСЛЫК ОЧРАШУЛАРЫ 12—15 апрельдә Яр Чаллыда •Казан утлары» һәм «Агыйдел» журналларының дуслык очрашулары булды. Аларда • Агыйдел» журналының баш редакторы урынбасары Галим Хисамов, шагыйрьләр Ирек Кинъябулатов һәм Ринат Хәйри. • Казан утлары»ның баш редакторы Ренат Харис, язучылар Мөхәммәт Мәһдиев, Газиз Кашапов, Фирдәвес Бәшировалар катнашты. Дуслык очрашулары шәһәрнең 2 нче номерлы мәктәбендә. КамАЗ һәм •Татэлектромаш» заводларында, язучылар оешмасында үтте. Язучыларны КПССның Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре А. И. Ло- гутов кабул итте. ИҖАДИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ 12—13 апрельдә Татарстан кинематографистларының иҗади ел йомгакларына багышланган конференциясе булды. Анда катнашучылар беренче көнне Казан кинохроника студиясендә һәм Казан телевидениесендә эшләнгән документаль фильм нарны һәм киножурналларны карадылар, икенче көнне әлеге эшләр турында җитди сөйләшү булды. Фикер алышуда кино белгече В. Клешенко (Мәскәү), Казан кинохроника студиясенең баш редакторы В. Пранов, Казан телевидениесенең программаларны тасмага төшерү редакциясе баш редакторы Л. Букштейн, киносценарист Э. Гущин. ТАССР Кинематографистлар союзы идарәсе беренче секретаре X. Фәхретдинов һ. б. катнашты. БЕРЕНЧЕ Татар халкының нибары 4 драматик театры бар иде: Г. Камал, К. Тинчурин исемендәге театрлар, Минзәлә һәм Әлмәт коллективлары. Ниһаять, узган ел бишенче театр пәйда булды. 1988 елның 17 де кабре көнне «Салават күпере» исемле Беренче татар миниатюралар театры үзенең беренче тамашасын күрсәтте Театрның баш режиссеры Батулла, директоры Ш. Га лиуллин. Казан театр училищесын тәмамлаган яшь артистлар «Тузга язмаган» исемле спектакль белән беренче гастролен башлады. «Салават күпере» артистлары инде йөзгә якын спектакль күрсәтте Республикабыздагы күп санлы тамашачыларның ихтирамын яулаган «Зәй утлары» эстрада театры, шәһәр Советы баш карма комитеты карары белән, хуҗалык исәбендә эшли торган мөстәкыйль эстрада театрстудиясе итеп үзгәртелде. Егерме ел элек Зәй ГРЭСының профсоюз комитеты каршында оешкан бу коллектив бе лән беренче көненнән үк Ринат Гәрәев җи тәкчелек итте. Халыкка культура хезмәте күрсәтүдәге тырышлыгы өчен ул Та тарстанның атказанган культура хезмәт кәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Хәзер театр студиясе коллективы Түбән Кама. Чаллы шәһәрләрендә, республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез белән очрашырга әзерләнә. ТАТАР ЯЗУЫ КҮРГӘЗМӘСЕ 12 апрельдә Казанның М. Горький исемендәге музеенда татар язуы күргәзмәсе ачылды. Ул татар язма культурасының ерак гасырлардан алып бүгенге көнгә ка дәр килгән гаять бай тарихы турында сөйли. Экспозициядә рун. гарәп хәрефләре белән язылган археологик табылдыклар, хан ярлыклары, XIV-XVI гасырларга караган язма чыганаклар бар. Мәгърифәтчелек тарихына аеруча игътибар бирелгән. Монда мәдрәсә шәкертләре кулланган математика, география, тарих дәреслекләре генә түгел, аларның дәфтәрләре дә урын алган. Татар хатын-кызларының укымышлы- лыгын раслаучы экспонатлар (хатлар, фотосурәтләр. альбомнар, китаплар) күп ләрдә аеруча кызыксыну уятты. Алар арасында иң кыйммәтлесе — үткән гасырның иң укымышлы хатын-кызларыннан берсе Сара Шакуловага Сорбонна университеты биргән диплом. ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ҮЗӘКЛӘРЕ ХӘБӘРЛӘРЕ М ә с к ә ү. Башкалабыз Мәскәүдә соңгы айларда байтак кына милли культура җәмгыятьләре һәм үзәкләре төзелгән иде. Инде менә шуларга татар мәдәниятенең Мәскәү берләшмәсе дә өстәлде. Бу берләшмәнең максаты — кунакларга Татарстан турында күбрәк мәгълүмат бирү, культурабыз мирасын киң тарату, һәр төрле кичәләр, очрашулар уздыру. Моңа кадәр үк бу өлкәдә шактый эш башкарылган булуын искәртеп китәргә кирәк. Яңа берләшмәнең исеме — «Туган тел». Таллинн. Узган елның 28 октябрендә Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә Татар мәдәнияте җәмгыяте оешты. Тарихтан билгеле булганча, татарлар Эстония территориясендә берничә гасыр буе яши ләр һәм Эстония буржуаз республикасы дәверендә Таллинн Һәм Нарва шәһәрлә . рендә үзләренең ике җәмгыятьләрен төзиләр. Әмма Бөек Ватан сугышы елла- | рында бу җәмгыятьләр таратыла, биналары җимерелә. Эстониянең культура фонды химаясендә яңадан ачылган җәмгыять татар культурасын пропагандалауны, якшәмбе мәктәбендә татар телен тирәнтен үзләштерүне максат итеп куя. Шулай ук ислам дине турында лекцияләр сериясе уздыру һәм яңа мәхәллә ачу планлаш- тырыла. Ташкент. Партия өлкә комитеты һәм халык депутатларының өлкә Советы башкарма комитеты каршында төзелгән милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе членнары Ташкентта яшәүче татарлар белән очраштылар. Очрашуны партиянең өлкә комитеты секретаре, милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе председателе Ә. И. Фаз лыев алып барды. Анда Ташкент шәһәрендә татар милли культура үзәге булдыру мәсьәләсе тикшерелде. Очрашуда мәктәпләрдә татар телендә укыту өчен махсус класслар ачу. культура мирасына сак ка раш турындагы мәсьәләләр дә каралды. Тәкъдимнәрне һәрьяклап тикшергәннән соң, милли культура үзәген оештыру турында карар кабул ителде. Оренбург. Оренбург шәһәренең «Төзүче» культура сараенда татар һәм башкорт культурасы үзәге ачылды. Биредә музыка драма театры, вокальинструменталь ансамбль берләшмәләре, татар һәм башкорт телләрен, гарәп язуын өйрәнү буенча түгәрәкләр эшләячәк. Шулай ук милли кичәләр, производство алдынгылары белән очрашулар, конкурс-вик- ториналар уздырылачак. Свердловск. 3-8 февральдә Сверд- ловскида һәм өлкәнең берничә шәһәрендә (Түбән Тагил. Каменск-Уральский, Первоуральск, Ревда) Татар әдәбияты көннәре уздырылды. Свердловскидагы «Урал» дип исемләнгән татар-башкорт иҗтимагый культура җәмгыяте һәм өлкә китап сөючеләр җәмгыяте тарафыннан оештырылган бу бәйрәмдә Казаннан шагыйрьләр М. Хөсәен, Э. Шәрифуллина һәм прозаик Т. Әйди катнашты. Очрашулар вакытында алар халыкны әдәби яңалыклар белән таныштырдылар, үзгәртеп коруның милли культурабызны үстерүгә уңай йогынты ясавы, Татарстанның иҗтимагый тормышы турында сөйләделәр. Киев. Киевта эшләүче «Болгар» татар клубы һәм шундагы университет чакыруы белән Казан дәүләт университетының «Каз канаты» ансамбле күптән түгел Украина ССР башкаласында кунакта булып кайтты. Биредә студентларның бию ансамблен җылы каршыладылар, концерт заллары һәрвакыт тулы булды. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки шәһәрдә егерме мең татар яши. «Болгар» клубы эшли торган Халыклар дуслыгы китапханәсе студентларга аеруча ошады. Татарча байтак китаплар саклана торган бу китапханәгә хәзерге вакытта татар телендә чыга торган газета- журналларның һәрберсе диярлек килә. Куйбышев. Куйбышев өлкәсе үзәгендә — Куйбышев шәһәрендә «Туган тел» дигән татар культура үзәге төзелде. Ул үз карамагында татар китапханәсе булдыруны да максат итеп куйды, хәзер аңа китаплар туплана. Бу эштә Татарстан Язучылар союзы идарәсе беренче ярдәмне күрсәтте. Гәрәй Рәхим. Ренат Харис. Җәүдәт Дәрзаманов, Марат Әмирханов кебек шагыйрьләр һәм язучылар үзләренең шәхси китапханәләреннән дә китаплар бүләк иттеләр. «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе дә культура үзәге китапханәсенә шактый гына китап тапшырды. т. мин:, у. лин — ссср ХАЛЫК ДЕПУТАТЫ 643 нче Кукмара милли-территориаль сайлау округы буенча СССР халык депутаты итеп Казан шәһәрендә яшәүче, Татарстан АССР Язучылар союзы идарәсе председателе, КПСС члены Миңнуллин Туфан Абдуллович сайланды.