Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАКТАЛГАН ҺӘМ ТАПТАЛГАН ӘДИП

Гаяз Исхакый— иманы шулай кушканга. Октябрь революциясен кабул итә алмыйча, эмиграциягә киткән, иманы кушканча, шунда нидер эшләгән, нидер язган һәм шунда үлеп калган каләм ияләренең берсе Әмма бу хәл аның революциягә кадәрге әдәби мирасын халыкка кайтаруга һәм әдәби-гыйльми әйләнешкә кертүгә комачауламаска тиеш. Чөнки, беренчедән, Г. Исхакый талантлы прозаик, драматург һәм публицист, шул заманда ук дөнья күргән сигез томлык әсәрләр җыелмасы авторы Дөньяга карашы ягыннан ул революцион демократ, һәм аның иҗаты Г. Тукай. Г. Камал, Ф Әмирханнар иҗаты белән бер үк үзәннән бара. Икенчедән. Г. Исхакый «Теләнче кыз» һәм «Мулла бабай» романнары. күпсанлы повестьлары һәм хикәяләре, сәхнәдә шаулап уйналган пьесалары белән иң караңгы татар авылларына кадәр барып җиткән, укылган, танылган Өченчедән, революциягә кадәрге әдәби тәнкыйть үк инде Г Исхакыйны яңа татар әдәбиятына нигез салучы итеп бәяләгән иде 1910 елда Г Ибраһимов. мәсәлән, болай дип язды «Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәтле вә иң бөек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятына башлап реализмны кертүче иде». Г Тукайның «Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?» дип башланып, «Караңгыда идек, аттырды «Таң» кем?» рәвешендә дәвам иткән һәм «Безнең өчен зәхмәт чиккән, соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?» дигән сүзләр белән тәмамлана торган «Кем ул?» исемле мәдхия язып чыгуы да очраклы хәл түгел иде. Боларга тагын Г. Исхакыйның революциягә чаклы ук ил күләмендә танылганлыгын да өстик Үзәк рус матбугатында аерым әсәрләре басыла, үзе турында мәкаләләр чыга. А М. Горький да аның иҗатын күреп алган, күл еллар буе алар хат язышканнар. Г Исхакыйның даны хәтта ил чиген дә атлап чыккан М. һартман исемле Берлин профессоры китабында (1910) яисә Лондонда чыга торган «Рашен ревью» журналында (1914), мәсәлән, Исхакый турында байтак мәгьлүмат бар Егерменче елларның ахырына кадәр дип әйтерлек «ак эмигрант Гаяз»ның әсәрләре дөньяга чыгарылган һәм пьесалары сәхнәдә күрсәтелгән кебек, дәреслек һәм хрестоматияләрдә дә аңа җитәрлек урын бирелгән Ә шуннан соң, Сталинның шәхес культы көчәю белән бәйле рәвештә, әсәрләре әдәби-фәнни әйләнештән чыгарыла һәм исемен хәтта телгә алу да тыела башлады. Шөкер, ул заманнар узып китте, Г. Исхакыйның әдәби мирасын халыкка кайтару һәм гыйльми әйләнешкә кертү кичектермәс бурыч сыйфатында көн тәртибенә килеп басты Чөнки бу мирастан башка татар халкының мәдәни үткәне җитәрлек тулы күренмәгән кебек. XX йөз башы татар әдәбияты тарихы да чын мәгънәсендә фән була алмый. Г. Исхакый Казан губернасы Чистам өязенең Яуширмә авылында мулла гаиләсендә 1878 елда туа. Атасыннан укырга-язарга өйрәнгәч, башта Чистай, аннары Казан мәдрәсәсендә белем ала. Соңра Татар укытучылар мәктәбен X Ямашев, Г Коләхмәтов лар белән бергә тәмамлый. Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта һәм яшьли мәдәни-агарту, халыкның революцион аңын уяту хәрәкәтенә катнашып китә, шуның өчен берничә тапкыр төрмәгә ябыла һәм сөргенгә сөрелә Әдәби иҗатын сүлпәнәйтмәгән хәлдә, ул тора-бара иҗтимагый көрәшкә кереп чума, Петербургта һәм Мәскәүдә газеталар чыгара, татар театрын, матбугатын, җәмәгать фикерен үстерүгә җитди өлеш кертә. Октябрьдән соң эмиграциягә китә. Төркиядә яши, шунда 1954 елда вафат була. Укучыга тәкъдим ителә торган хикәя 1910 елның августында Финляндиядә язылып, 1912 елда «Фамилия сәгадәте» исемле хикәяләр җыентыгында басылып чыккан. Русчага тәрҗемәсе 1914 елда А. Н. Веселовский хөрмәтенә чыгарылган «Восточный сборник» (Мәскәү. XIII чыгарылыш) дигән китапта дөнья күргән. Кардәш күршеләребез теленә тәрҗемәсенең «Башкорт телендә әдәбият хрестоматияһе» (1927) исемле китапка кертелгәнен искәртеп китү дә. шаять, артык булмас. Хикәянең мәгънәсен һәм сәнгатьчә үзенчәлеген аңлатып маташу кирәкмәс дип беләм Шулай да укучы әдипнең Урал табигатен, башкорт җирен, башкорт халкын үз иткәненә һәм бу халыкның кешегә бәхетсезлек китерә торган кайбер гореф-гадәтләренә ачынганына игътибар итсә, зарар булмас иде