Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Кыям Миңлебаевка — 60 яшь

Кыям Сәләхетдин улы Минлебаев 1929 елнын 25 июнендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. 1953 елда Казан дәүләт универ ситетынын татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Сарман урта мәктәбендә укыткан, 1955 елнын көзеннән Татарстан китап нәшриятында эшли башлаган. К. Минлебаев — иҗади сәләтен тәрҗемә жанрына багышлаган профессиональ тәрҗемәче. Аның беренче тәрҗемә эше (П. Цвирканын «Сандугач» исемле җыентыгы) 1954 елда басылып чыга. Шуннан соң узган 35 ел эчендә К Минлебаев тәрҗемәсендә рус классикасы, чит ил әдәбияты һәм совет авторларының егермеләп китабы дөнья күрә: Л. Н. Толстой — «Балачак». «Үсмерчак», «Егетчак» (1955-57), «Яртыколак» (төркмән халык әкиятләре. 1958). В. Шишков — «Хәсрәт дәрьясы» (1963). А. Толстой — «Михнәтле заман» (1976, 1977, 1979), Э. Войнич — «Кигәвен» (1981), А. Толстой — • Аэлита» (1983) һ. б. К. Минлебаев тәрҗемә теориясенә һәм практикасына кагылышлы мәкаләләр, рецензияләр, сынлы сәнгатькә багышланган язмалар авторы. Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1980 елда РСФСРнын атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. К. Минлебаев — 1969 елдан СССР Язучылар союзы члены. Каләмдәшебезне 60 яшь лары тулу уңае белән кайнар котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗат уңышһәм сәламәтлек телибез!