Логотип Казан Утлары
Роман

ИЛЧЕГӘ ҮЛЕМ ЮК

Саран кәтибе Хафиз алтын кара савытын кечкенә өстәлгә куйды, дикъкать белән каурый каләмен очлады, шуннан соң гына бөкләнеп өстәл янына утырды һәм ап-ак кәгазь битенә карады да уйга калды. Тәхет өендә тыныч. Сәлим хан бүген дә кермәде, иртән иртүк яңа сарай салып яткан осталар янына китте Ашыга хан. тизрәк сарайны өлгертәсе килә. Хәер, сарай әзер иде инде, бизәү-нәкышләү эшләре генә калып бара иде. Киң Иделнең иң биек яр башында торгызылган мәһабәт сарай ханның дәрәҗәсен дә күтәрер сыман иде. Кәтиб Хафиз белә, Сәлим хан яңа сарай төзүче һәр таш кисүче, һәр нәкыш-бизәк төшерүче янында озаклап туктап тора, теге я бу бизәк ошамаса, останы куып җибәрергә дә күп сорамый иде. Кайбер нәкыш вә бизәк ясаучыларны исә хан дәшми-тынмый гына күзәтә. Димәк, ханга останың эше ошый һәм ул аңа түләүне дә бермә-бер арттырачак. Сәлим хан бигрәк тә оста Алпар колның ташка бизәкләр төшерүче үсмер углы Дәүран нәкышләгәнне карап торырга ярата иде. Шаккатмады иде үсмернең эшенә. Хәзер үк шушындый бизәкләр төшергәч, балигъ көннәрендә ниндәен эшләр кылмас бу бала?.. Дәүран янына туктауга, Алпар оста кырын күзе белән генә хан ягына карап ала Горурлана иде осталар остасы Алпар углы өчен. Горурланмаслыкмы! Иң оста нәкыш төшерүчеләрне дә көнләштерерлек итеп эшли. Хәер, бер дә гаҗәпләнәсе юктыр, оста Алпар аны бу эшкә балачактан ук өйрәтте Аннары бу бала Сәлим ханның икенче хатыны Туйбикәдән туды. Саксии каласы тарханы кызы Туйбикә Сәлим ханга икенче хатын булып килде Ханның беренче хатыны өянәге тотып ята. йөри дә. рәтләп сөйләшә дә белми иде. Әнә шуннан соң. аксакаллар үгетенә таянып. Сәлим хан Туйбикәгә өйләнде. Әмма өч ел бергә гомер итеп тә балага узмады. Шуңа күрә, ханның дәвамы булырга тиешлеген искә алып, Сәлим хан Туйбикәсен осталар остасы Алпарга бирде дә тегеләргә никах укытты Туйбикәнең башта моңа кәефе кырылса да. оста белән гомер итә башлагач, чәчәк аткан гөлдәй янә гүзәлләМееәгыйт ХӘБИБУЛЛИН (1927)— әдип. «Кубрат хан». «Чоңгыллар». «Сулар үргә акса да» романнары, күп кенә повестьлар, хикәяләр, мәкаләләр авторы РСФСРның һәм Татарстанның атказанган культура хезмәткәре Казанда яши неп китте. Туфрагы уңдырышлы булдымы оста Алпар йортының, Сәлим ханны югалтуына мыскал да рәнҗемәде. киресенчә, шуннан соң аны беркайчан күрмәсә дә, рәхмәтләр укыйсы килде элгәреге иренә. Бәхетнең байлык вә дәрәҗәдә түгеллеген кол ир белән яши башлагач кына белде хатын. Аннары тәхет иясен искә төшерүнең хаҗәте дә калмады — галиҗәнап тиздән кыпчак ханы Сарбайның кызы Зөбәрҗәткә өйләнде * Зөбәрҗәт исә Сәлим ханга берсе артыннан берсе ике углан табып 2 бирде. Галиҗәнапнең түбәсе күккә тиде. Ул гынамы, еллар үтүгә, § Зөбәрҗәте аны янә куандырды — кыз бала да тапты. Кызга исемне хан 5 үзе бирде — Назлыгөл дип атады. Каланың түбән очында, нәкъ шул £ таңда диярлек, оста Алпарга биргән Туйбикә дә угыл тапты Бу хәбәр т Сәлим ханга ишетелгәч, ул ни куанырга, ни хәсрәтләнергә белми апты- § рауга калды. Ләкин ахырда куануы җиңде — Туйбикә өчен шатланды. ♦ Ул бик тә, бик тә балага узарга теләгән иде ләбаса, һәм менә аллаһы = тәгалә аңа бу бәхетне бирде. Ахыр чиктә куанычка әверелгән бу хәбәр- * дән соң Сәлим хан колы Алпарга ирек бирергә ымсынган иде, ләкин те- генең китеп югалуыннан куркып, ниятеннән кире сүтелде. Болгардагы * һәм Бөек Каладагы иң күркәм биналарны Алпар оста торгызган иде. Болгарга килгән чит ил сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләр Сәлим хан колы Ал- £ пар күтәргән биналарны күрерләр иде дә таң калырлар иде. Останы са- н тып алырга теләүчеләр дә булмады түгел, әмма Сәлим хан якын да кил- * мәде. Оста Алпар аңа кадерле иде. Ул аңа үзенә аерым өй салырга £ рөхсәт итте, ризык-нигъмәтне дә үз табыныннан ким бирмәде. Әмма £ оста Алпар барыбер Сәлим хан колы булып калды. Галиҗәнап монда ® да ипле чарасын тапты — аңа хатыны Туйбикәне бирде. Туйбикә оста 5 Алпарга кияүгә чыккач, зәмзәм суы эчкәндәй түгәрәкләнеп, тулыланып, нәфисләнеп китте һәм моның өстенә, ханга үч иткәндәй, ир бала табып куйды. Углы туганнан соң оста Алпар сабырланып калды. Багучылары ханга җиткерделәр: имеш, баласының кендеген кисүгә, әти кеше аның кулына чүкеч тоттырган икән, шуңа тиңсез оста икән ул бала Тәхеткә утыруының өченче елында ук Сәлим хан яңа сарай салдырырга кереште. Әлбәттә инде, сарай салуны осталарның остасы Алпарга йөкләде, һәм менә Бөек Каланың йөзек кашы булып Идел елгасы буенда хан сарае торгызылды. Инде, ниһаять, бизәү эшләре бетеп бара. Бизәү эше вак мәсьәлә түгел, сарай йөзе — ил йөзе, хан йөзе. Шуның өчен булса кирәк, Сәлим хан көн аралаш диярлек бизәүчеләр янына килде. Килгән саен оста янында Туйбикәне күрде. Күрде дә хатынның гүзәлләнеп, бала тапкач чын мәгънәсендә чәчкә атып китүенә сокланып карады. Гәрчә ничә ел үткән, Зөбәрҗәте шул еллар эчендә ханга өч бала табып биргән булса да, Сәлим хан кайчандыр үз хатыны булган Туйбикәгә тансыклап карады. Юк, бу тансыклавы хатынны сагынудан түгел иде, хәтта көнләүдән дә түгел, хатынның бала табып үстерә башлагач яхшы якка үзгәрүеннән гаҗәпләнү тойгысы гына иде. Аллага шөкер кылырлык, Зөбәрҗәте табып биргән ике угланы балигъ булды, Сәлим хан аларга ике төбәктән ике каласын бирде — әмир итте, хәзер инде әнә үзләре угланнар үстерәләр, моның янына Назлыгөле җитеп килә. Насыйп иткән булса, аны да кияүгә бирер. Яшь әле, өлгерер, кыз картаймый, бал искерми, диләр. Гомумән, ата-бабаларыннан үзгә буларак, Болгар тәхетенә утыргач, Сәлим хан күп нәрсәгә иреште. Иң мөһиме, күрше Владимир ке- нәзе белән төрле сәбәпләр аркасында бозыла-сүтелә килгән, кайчак хәтта теге яктан да. бу яктан да яу белән беткән солыхны яңартты Ул гынамы, икенче угланы Илһамга кенәз нәселеннән Мария атлы кәләш алып кайттырды Чулман-Җаек елгалары буена кирмән-калалар салдырды. Төньяк-көнбатыш тарафтагы чикләрне кан кушу белән ныгыткач, Сәлим хан көньяккөнчыгыш тарафына игътибар итте һәм күрде: төрки халыклар белән чикләнгәнгәме, бөтенләй сакланмый диярлек икән үл яклар Бу эшкә ул күрше-тирәләреннән җәберләнеп, я булмаса бөтенләй тар-мар ителеп, ил-суларыннаи куылып җибәрелгән. туган ил- җирләрен ташлап. Болгарга килеп сыенырга мәҗбүр булган кыпчак ыруларын кабул иткәч кереште. Кыпчак вә болгарны тел вә гореф- гадәттән аерып булмый, шуның өчен бу кыю һәм батыр халыкны болгарлар бик теләп үз араларына алдылар Сәлим хан аларга авыл утырырга урын, мал-туар үрчетергә болынлы елга буйларын, иген игәргә бүтән җирләрен бирде. Шул ук вакытта Табгач. Бохара. Рум. Княүкала. Новгород. Өргәнеч. хәтта Димәшкъ калалары белән сәүдә итүне тагын да җанландырып жибәрде. Иң иң мөһиме шул иде янә Сәлим хан тәхеткә утыргач, берәү дә зурдан кубып Болгарга яу килмәде Владимир кенә- зенең зур булмаган дружиналары чик буендагы авылкирмәннәрне борчып киткәләсәләр дә. зурдан алып орышмадылар Угланы әмир Хажи төньяк-көнбатыш чикләрне ныгыту исәбе белән Казан елгасының өске ягынарак кнрмән салды Владимир кенәзенең көчәеп китүеннән курка калган чирмеш бәгенә дә кала кирмәнен ныгытырга булышты Сәлим хан Шуның өстенә яңа сарай булдыру аның күптәнге хыялы иде. Ниһаять, менә сарай да өлгереп килә. Сарайның тәмамлануын күрергә, хан белән ханбикәгә ияреп, кызлары Назлыгөл дә килгән иде Беренче тапкыр шунда күрде хан кызы Назлыгөлне оста Алпар углы Дәүран Күрде дә таң калды — шундаен гүзәл иде Назлыгөл, үсмер егет кыздан күзен ала алмый торды Мәгәр үзендә ханбикәнең зәһәр карашын тоеп, шундук эшкә кереште. Күңеле — хан кызында, күзләре төшергән бизәктә иде егетнең. Аның каравы, анасыннан ниндидер тыю сизеп. Назлыгөл Дәүран остага игътибар итми калмады Егетнең йөзендә дә. чәчләрендә дә таш оны. ул хәтта кершән булып кашкерфекләренә дә кунган иде. Сәлим хан оста егет салган бизәкләргә карап торды-торды да: — Киләчәктә менә кем Болгарда мәһабәт биналар торгызыр,— дип әйтеп куйды Бәлкем атасының нәкъ менә шул сүзләреннән соң хан кызы Назлыгөл оста егеткә игътибар иткәндер? Ни генә булмасын, шул көннән алып Назлыгөл әтисенәме, әнисенәме ияреп, сарай бизәүчеләр янына килергә ияләште. Киләкнлүгә, кыз оста егет янына ашыкты. Кызны күрүгә, егетнең дә йөрәге күбәләк канатларыдай талпынып куя торган булды. Дәүран кыз килмәгән көннәрдә кәефсезләнде, чарасыз калып. хан килеп керәсе капкага караштыргалады. Кызны күрмәгән көннәрдә йокысы йокы булмады, ашы аш дигәндәй.. Болгарда бер белекле кеше кәтиб Хафиздан дәресләр алган хан кызы Назлыгөл мәхәббәтнең ни икәнен белә иде инде. Мөгаллиме аңа еш кына мәхәббәт хакында хикәяләр сөйли, ул гынамы, кызның йөрәген тагын да җилкендереп, көннәрдән бер көнне Сөләйман Сувариның «Нурларның яктылыгы серләрнең хаклыгы» китабыннан сөю вә сөелү хакында матур-матур өзекләр укыды, шуның белән кыз йөрәгенә тагын да ялкын өстәде Назлыгөл оста Дәүран төшергән бизәкләргә көннәр буена карап торыр иде дә. анасы ирек бирми: кызын оста егет янында тотасы килми, тизрәк алып китү ягын карый иде. Янына Назлыгөл килеп басу белән. Дәүран аңа сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп ала һәм шуның белән кыз күңеленә янә ут өсти иде. Ә бит укытучысы кәтиб Хафиз бер күзгә-күз карашып алу дүрт мәгънәне аңлата ди: йөрәк ачкычын, күңел теләген, җан тиңлеген, әйтер сере барлыгын Шушы бер карашы белән хан кызы оста Дәүранга йөрәк ачкычын бирде. күңел теләген аңлатты, җаны-тәне белән аңа тартылуын сиздерде, әйтер сүзләре барлыгын төшендерде Тел белән әйткән сүзне барысы да ишетә, барысы да аңлый, күз карашын исә бары тик ике кеше генә аңлыйдыр. Бу хәлне гәрчә башкалар күрсәләр дә, ул аларга сер булып каладыр Кызы Назлыгөлнең оста егет белән күзгә-күз карашып алулары Зөбәрҗәт ханбикәне тәмам чыгырыннан чыгара язды Әйе. башкалар бернәрсә дә аңламый, хәтта Сәлим хан да. ә менә ана кеше буларак. ханбикә Зөбәрҗәт шундук нидер сизенде, нидәндер курыкты— тизрәк китәргә ашыкты һәм, әлбәттә ипле, баласын да калдырмады Мәгәр соңарган булып чыкты — кыз йөрәгенә оста егетнең мәхәббәт угы кадалган иде инде Кайтып барганда Назлыгөл сорап куйды Инәй. останың аты ничек икән? - Кол ул. балакай, атаңның колы Атасы да кол. оланы да Адәм баласы булгач, ди. укытучым, колның ла аты була. ди. * Сиңа аның аты кирәкми, балакай. - Анасы кем соң аның, анасы бардыр бит, инәй?! 3 — Сиңа анасы нигә тагын!— дип кызның кулыннан тартып куйды £ ханбикә ® — Мин аның анасын беләм, инәй. укытучым әйтте.. =• Белгәч, нигә сорыйсың?!— Ханбикә кызының яңагына сугып х җибәргәнен сизми дә калды ♦ Назлыгөл еламады, киресенчә, анасына карап сизелер-снзелмәс ; кенә елмаеп куйгандай итте. 5 Коллар алар, анасы да. атасы да. уллары да. Атаңның колла- ры1 Ханбикә кызын җитәкләргә иткән иде, Назлыгөл кулын кире тар- ® тып алды да алдан китеп барды S Әйе. хан кызы Назлыгөл һәммәсен дә белә иде. Атасы Сәлим ханда J кияүдә булган тархан кызы Туйбикә кол б\ла алмый, шулай икән, ь- аның углы да кол түгел. «Түгел!»- дип ярсынды Назлыгөл йөгерә-ат- лый анасыннан ерагая барып. Z Ханбикә Зөбәрҗәт Сәлим ханны берәүдән дә көнләмәде, мәгәр 3 күңел күгендә аның икенче хатыны Туйбикәгә карата һәрчак нидер ® пыскып торды Ялкыны да. төтене дә юк иде әле ул көнләүнең, иллә Туйбикәнең җиткән углын күргәч, өстәвенә кызы һаман аның янына ашкынгач, күңел күгендәге пыскып торган көнләү галәмәте әкрен генә көйрәргә тотынды Хәтерен актара башлагач, янә хикмәтле хәлләр искә төште. Ул Назлыгөлне тапкан төндә Туйбикәнең дә тулгагы тотып ятуын ишетеп. Сәлим хан сарай кендек әбисен аңа җибәргән иде. Хан кадәр хан кендек әбисен җибәрде Туйбикәгә. Ә бит исенә дә төшереп карарга тиеш түгел иде кебек, күптән колы Алпарга кияүгә биргән, күпме гомер узган Ә хан һаман Туйбикәгә битараф түгел Күрә ич ханбикә Зөбәрҗәт. сизә бит. ире оста балага да битараф түгел, хәтта аның белән горурлана кебек. Назлыгөле тагын. Назлыгөле ни кылана оста егеттән күзен дә алмый. Куркуы, үз-үзен тыя алудан гаҗиз калып кызына сугып җибәрүе бары тик шуннан иде ханбикәнең. 2 Бер атна элек кенә Болгар башкаласына зур кәрван белән килеп төшкән Хәрәзем шаһы илчесе үтерелү хәбәре Олуг Калага җитүгә, тынычлыгын югалткан Сәлим хан Исхак вәзирне ашыгыч төстә сарайга чакыртып алды. Әрмән кәләпүше кигән, кирәкмәгән чандыр гәүдәле, озын буйлы вәзире тәхет каршына килеп басуга, хан аннан төксе генә сорап куйды: Кем үлтерде Олуг Мөхәммәт илчесен? — Ханым, колагым дөрес ишетәме, Садак илче түгел, сәүдәгәр иде кебек Вәзир шул сүзләрне әйтте дә. үзенең хаклыгына шикләнә калып, кечкенә өстәл янында утыручы хан кәтибе Хафизга күз төшереп алды. Аның бу кыланышына ханның ике ягына баскан жансакчылары ирен чите белән генә елмаешып куйдылар. Сарайдагы бар нәрсәдән дә хәбәрдар булган ханның жансакчылары вәзир Исхакның самимилегеннән елмаялар идеме, вакыйга хакында бер-бер яңалык беләләр идеме, вәзир шәйли алмады, әмма шундук аркасы тирләп чыкты, үл гынамы, сулкыл дап күз кабагы тартыша башлады. Вәзирдәге бу үзгәрешне күреп, Сәлим хан шикләнә калды, тегеңә текәлебрәк карады һәм тәхетенә тураебрак утырды да башын чөя төшеп: — Вәзир Исхак. Хәрәзем шаһы Олуг Мөхәммәт илчесе Садак турында сүз бара Беләсең килсә. Төн илләренә чыгарга ярлыкны мин аңа үзем биргән идем Бу хәтлесен генә вәзир Исхак белә белүен, әмма сәүдәгәр Са- дакның илче булуын тәүге тапкыр ишетүе идеме, эшнең асылына хәзер генә төшенгәндәй, әүвәлтен як-ягына каранды, ахыр ярдәм итәрдәй кеше тапмагач, кәтиб Хафизга текәлде. Хан кәтибе Хафиз гүя аны күрмәде дә. дикъкать белән каләм очлап утыра бирде Вәзир җаны-тәне белән тойды: кайсыдыр боҗрада хата җибәргән ул. Тәмам чарасыз калып, хан каршына баш орды — Гаеп миндә, шөһрәтлем. Олуг Мөхәммәт илчесен саклау өчен сак бирә алмадым Мин аны чынлап та сәүдәгәр генә дип уйлаган идем, чөнки хәйләкәр илче ни сәбәпледер Шайтан каласы белән кызыксынды, барыр юлын да шуннан башлады. Аннары иң хәтәре — тимерче Әхмәт углы Бэкер белән кызыксынды. Сезләргә мәгълүм булса кирәк. Болгар Шайтан каласында чуен коя, күпләп тимер ясый. Белгәнемчә, ханым, ул чуенны башка илләрдә коючы юктыр Моңа кадәр Шайтан каласына ят берәүнең дә кергәне юк иде кебек Әмир Хаҗи угланыгыз Шайтан каласын күз карасы кебек саклый. Сәлим хан вәзирен тыңламый иде инде, ул, тынычлыгын югалтса да, сабыр итте, дәшмәде, авыз чите белән генә мыскыллы рәвештә елмаеп куйды Вәзир Исхак элек бар нәрсәдән дә хәбәрдар булыр иде, кыен хәлләрдә калган ханга ярдәмгә һәрчак үзе килер: киңәшен бирер. кыен хәлләрдән котылу әмәлен табар иде. Күп изгелекләр эшләде вәзир Сәлим ханга, димәк ки. Болгарга. Эшли тора, тагын да эшләр Әнә күрше Владимир кенәзе белән ничек җайлады киңәшүләр алып барды, ике арада сәүдә эшен тагын да җанландырып җибәрде Ул гынамы, хан угланы Илһамга кенәз нәселеннән кәләш алып кайтты. Ә менә Хәрәзем шаһы Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка мөнәсәбәттә ул хата җибәрде, күрәсең — кулында хан ярлыгы булган кешегә сак бирмәгән. Ә бит белде Төн илләренә китүен. Белде Ләкин кем уйлаган аның Шайтан каласына керәсен! Аннары кем ачыклаган аның илче икәнен Вәзиргә Садакны сәүдәгәр диделәр Шәех Игәнәй шулай диде. Ялганлады булып чыгамы5 Бик ихтимал ич! Шәех Игәнәй күптән өнәми иде аны Ж.ИТМӘСӘ, хан угланы Илһамга кенәз нәселеннән кәләш алып кайткач Әнә ул ничек, гел инде тәгәри китте йомгагым шикеллерәк. Вәзир Владимирдан кайтып кына төшкән иде, ашыга-кабалана шәех Игәнәй килеп керде һәм беренче сүзе итеп «Сәлим хан Олуг Мөхәммәт сәүдәгәре Садакка Төн илләренә чыгарга ярлык бирде, сак кирәкмәс, мин аңа үземнең бер мөридемне кушып җибәрәм»,— диде Вәзир Исхак хан белән киңәшеп тормады, шундук килеште. Хан ярлыгын алган читятларны элек тә шәех мөридләре озаткалыйлар иде. Ә ул әнә ничек килеп чыкты, шәех Игәнәй күләгәдә калды, ә таякның юан башы Исхакка төште Бөтен хикмәт шунда иде: нигә дип Садак Шайтан каласына керә? Хәер, җүләр булмаса, Сәлим хан бу хакта белергә тиеш иде кебек, ә ул гел белмәмешкә сабышып тора Шайтан каласына кем керсә дә, аннан исән-имин чыкмас иде Димәк, Сәлим хан Садакка ярлыкны белеп биргән булып чыга? Әллә ни шунда Үтереләсең белгәч, нигә дип ярлык бирә Бәлкем ул илченең Шайтан каласына керәсен белмәгәндер5 Алай дисәң, нигә дип шәех Игәнәй мөриден илчегә ияртеп җибәрә5 Кем тозак кора вәзир Исхакка? Ханмы, шәехме? Әллә соң бердән эш итәләрме? Вәзир Исхак кирәкми башладымы ханга? Шайтан каласына чит-ят- ларны кертү тыелганлыгын барысы да белә, хәтта шәех Игәнәй дә, хан турында әйтеп тә торасы юктыр Шайтан каласына кергән чит ил кешеләренең аннан исән чыкканнары булмады, моннан соң да булмас Бол- 26 rap дәүләте чуен кою серен сакларга тиеш Бәлкем шуңа күрә сәүдәгәр Садак Болгарга илче сурәтендә килгәндер? Бик ихтимал ич' Илчегә үлем юк. дигән борынгы төркиләр. Болгар аны бозды, соңы хәерле була күрсен. Ә бит моңа кадәр Болгарга килгән илче һәрчак исән- имин кайтып китә иде. Бүген исә ил-туранда булмаган хәл кылынды Тәңре каргышлары төшмәгәе Болгарга Бу хәлдән хәтта хан үзе дә курка * калган, илчене үтерүчене таптырасы килә. Таптырып ни кыла алыр? Үте- s рүче угланың әмир Хаҗи булса, нишләрсең, Сәлим хан? Анысын белмим, 5 ә менә бүтән икән, ике дә уйламый башын кистерерсең, я булмаса, 5 дар агачына астырырсың. Тик менә сәер хәл: нигә дип әлеге Садак Шай- 2 тан каласына керергә теләде икән? Билгеле инде, чуен кою серен белер- == гәдер Юха еландай сәүдәгәр Садакны Хәрәзем шаһы Олуг Мөхәммәт ил- S чесе итеп Болгарга җибәрә Бурычы гаять тә кәттә илченең: Шайтан ка- ♦ ласына үтеп керергә, ул гынамы, чуен кою серен ачарга, я булмаса чуен = коючыны урлап Өргәнечкә алып кайтырга Адәм баласы күтәрә алмас- тай бурыч йөкли Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка Нигә дип ярлык бир- гән Олуг Мөхәммәт илчесенә Сәлим хан? Ярлык бирмәгән хәлдә илче. “> бик ихтимал, борылып кайтып китәр иде. Әмма Сәлим хан Хәрәзем шаһы 2 Олуг Мөхәммәт бик сорагач, бик үтенгәч, каршы килә алмаган. Илче- £ се үлеме хакында ишетсә. Олуг Мөхәммәттән мәрхәмәт көтмә, яу кил- н мәсә дә, Самарканд. Бохара. Өргәнеч. һират һәм башка калаларындагы = Болгар сәүдәгәрләрен дар агачына астыруын көт тә тор. Моның ахыры ~ ни белән бетәсем Сәлим хан бераз абайлый сыман. Андый гыйбрәтле £ хәлләр элек тә Болгарда булгалаган. Ибраһим хан Болгар тәхетендә ® утырган мәлдә Бөек Калага йөзбашы Тургай белән кыпчак ханы Әюп килә. Ни өчен килә дала ханы Бөек Калага - Болгарга? Тарихчы бу хакта язмый. Мәгәр вәзир Исхак бераз чамалый — изге теләк белән килә дала ханы Болгарга — берләшергә тәкъдим итә. Болгардан Азакка, Азактан Румга сузылган сәүдә юлын сакларга вәгъдә итә. Сөйләшүләр барышында Болгар ханы Ибраһим дала ханы Әюпкә Владимир кенәзе Юрий Долгорук белән Болгарга яу килүен исенә төшерә. Булмаган хәл түгел, булган хәл Җитмешне узган Әюп хан иң яраткан кызы Сусылуны Владимир кенәзе Юрий Долгорукка кияүгә бирә. Кияү булгач кияү, тегеңә кыенга килгәндә һәрчак ярдәм кулын суза — яуга дәшсә яу бара. Хак анысы, дала ханы Әюп кияве Юрий Долгорукка ияреп бер Болгарга гына яу килми, Новгород, хәтта Кияүкалага да яу чаба Кыскасы. кыпчак ханы Әюп кияве ярдәм сораганда бернәрсәдән дә баш тартмый. Әйе, киявенә ияреп килә кыпчак ханы Болгарга, Иделнең өске ягындагы олы базар каласын киявенә алырга ярдәм итә. Нәкъ менә шуңа Болгар ханы Ибраһим аны кичерә алмый һәм гаять җитди тәкъдим белән килгән кыпчак ханы Әюпне агу эчертеп үтерә, ә йөзбашы Тургайны Өргәнечкә кол игеп сатып җибәрә. Берәүләр Ибраһим хан кыпчак ханы Әюпне агулай үтерткән, диләр, икенчеләре базга ташлаткан, имеш, дип сөйлиләр Ни генә булмасын, Әюп ханның үлеме Болгарга явызлык китерә. Болгар ханы Ибраһим җитмеш яшьлек Әюп ханны үтереп кенә тынычланмый. Владимир кенәзе Юрий Долгорук Кияүкалага яу киткәч, аның калаларына яу чаба, әллә ни зыян итә алмаса да, буш кул белән әйләнеп кайтмый Бәйрәм ашы кара-каршы, диләр Кияүкала тәхетендә калган Юрий Долгорук угланы Андрей Бого- любка васыять әйтеп җибәрә: бабам Әюп өчен болгарлардан үч ал! Атасы авырып китеп, дөнья куйгач, тәхеткә утыруга, Андрей Боголюб, гәрчә үзе Ибраһим ханның сеңелесе Рокыяга өйләнгән булса да, Болгарга яу чаба — атасы васыятен үти. Хәтәр бетә Болгар өчен бу яу. Андрей Боголюб Болгарга буйсынып яшәгән мукшы илтабары Пургасны үз канаты астына ала. Болгар ханы Ибраһим яшь кенәздән шактый алтын биреп кенә котылып кала. Әнә шулай әкрен генә Болгар белән урыс ке- нәзләре арасы бозыла башлый. Мөэмин хан чорында урыс кенәзе Свя- то ела в Болгарга янә яу килә, әлбәттә, инде ул да буш кул белән генә кайтып китмәгәндер Хак анысы, ханнар, кенәзләр арасында сугышлар гел юктан да булгалап тора. Берәүләре тәхет бүлешә туган белән туган орыша, икенчеләрен күрше байлыгы кызыктыра, өченчеләренә жир- су җитми, дүртенчеләренә китүлекләре аз тоела, бишенчеләре данга сусаудан яу чаба, алтынчылары базар бүлешә, җиденчеләренә хатын- кыз сәбәпче була. Урыс белән болгар арасында исә һәрчак базар өчен орыш бара. Куәт вә гайрәт җыеп килгән Владимир-Суздаль кенәзе бе лән Болгар ханы Сәлим хәзер солыхта Мәгәр бу озакка барырмы’ Андрей Боголюб кенәз Болгар килене Мәрьямбикәгә ияртеп, аның тынычлыгын сакларга дигән булып, Сәлим ханга йөзбаш Баянны җибәрә Мәрьямбикәнең тынычлыгын Саксинда сакларга тиеш була ул. әмма Сәлим хан Баянны һәм аның азатларын ' үз сараена ала Ул гынамы. Баян баһадир үтенечен тыңлап. Бөек Калага чиркәү салырга рөхсәт итә Бу хәлне ишеткән Андрей Боголюб Сәлим ханга олау-олау бүләк җибәрә. Бүләкләр белән бергә христиан динен кабул иткәннән соң Болгардан китәргә мәҗбүр булган. Суздальда епископ дәрәҗәсенә ирешкән Габбас та килеп төшә Габбасның Болгарга кайтуы Бөек Калада гелән бәйрәм төсе ала. христиан динендәге әрмәннәр, греклар, урыслар, болгарлар чиркәү тирәсенә җыелып өч көн гыйбадәт кылалар. Юрнй Долгорук заманында ук Бөек Калада үз урамын булдырган Владимир каласының бай сәүдәгәре Кучкин, шушы җайдан файдаланып. Сәлим хан казнасына өч мең алтын бирә Чиркәүне Болгар осталары күтәргән була, аларга да мулдан түли Кучкин сәүдәгәр Шушы көннән алып. Бөек Кала өстендә даң-доң чаң cyi а башлыйлар Мөселман мәхәлләләрендә яшәүче болгарларның моңа эчләре поша, шәех Игәнәй исә тәмам ярсына, йокыдан кала, мәгәр әллә ни кыра алмый — Сәлим хан шәехне бик тиз тынычландыра Хан. мәхәлләне тынычландырырга дип. сарай азатлары башында торучы Баян баһадирны җибәрә Шаулаша башлаган, христианнар урамына йодрык күрсәтеп җикеренгән бер-ике мөселманны сөңгегә алгач, халык бик тиз тарала, кемнең дә хан зинданында черисе килми, күрәсең. Шушы көннән алып ике дин әһеле арасында күзгә күренмәгән, әмма күңел күзе һәрчак күреп торган яман сугыш башлана Болгарның Айдар хан заманыннан ук ислам динен кабул итә башлавын искә алып, шәех Игәнәй Олуг Мөхәммәткә хат арты хат җибәреп зарлана һәм шул чакта Хәрәзем шаһына Болгарда тиңе булмаган тимер-чуен коя башлаулары хакында хәбәр итә Күршең белән тату яшә, сәүдә ит. күк астында барыбызга да җир җитәрлек тә бит. әллә нигә без теләгәнчә генә бармый Борынгы бабаларыбыз бик дөрес әйткәннәр югыйсә: «Күрше хакы — тәңре хакы!» Явызлык Болгарга һәрчак явызлык кына китерде Менә тагын бер яман явызлык кылынды Болгарда илче кадәр илче үтерелде - Вәзир Исхак.— диде Сәлим хан бертын уйланып утыргач — Бу ни инде тагын? Ил өстенә янә явызлык юллавыңмы? — Иртәгә ни буласын белү бары тик пәйгамбәрләргә генә хас сыйфаттыр. ханым Мин гаепле, ялгыштым. Ялгыштым, имеш. Уйлап карадыңмы, вәзир, ни баһагә төшәчәк бу ялгышың? Дәшмисең, вәзир* Йә хода, элек базар-калалар өчен сәүдәгәрләр генә ызгыша иде. хәзер әнә ханнар кылыч уйната башлады Болгарда булган гыйбрәтле хәлләрне исеңә төшеримме әллә, вәзир? Кыпчак ханы Әюпне үлтереп Ибраһим хан ни отты?! Иделнең өске ягындагы сәүдә каласын кулдан ычкындырды, мукшы илтабары Пургасны югалтты Илчесен үлтергән өчен Олуг Мөхәммәт Болгарга яу белән килеп төшмәсме-” Мин сиңа, вәзир Исхак, җирем-суым. илем-халкымны ышанып тапшырдым Әйт киңәшең, ни кылыйм? — Ханым, киңәшем сезгә шул булыр: Идел буена кнрмән кала сал. Азатларын — Менбашка буйсынган сугышчылар, дружина? Олы су юлы өстендә булсын, җиде юл чатында утырсын. Иделнең өске ягындагы сәүдә каласын күмеп китсен. Олы Иделгә койган Казан елгасы гамагында күз күреп туймаслык урын бар. ~ Вәзир Исхак, белсәң булса кирәк, мин ул җирләрне угланым Хаҗига бирдемСәлим хан ирен чите белән генә елмаеп куйды, кисәк ф аның башына шаккатмады бер уй килде: Исхакны яңа базар-кала салы- w насы урынны карарга җибәрергә. Хаҗи углан Казан елгасы буена чак 7 кына өскәрәк кирмән салды, әмма сәүдәгәрләр анда бик сирәк күтәрелә. 5 Казан елгасы тамагына базарлы зур кирмәнкала салганда Хаҗитархан * сәүдәгәрләре өске якка күтәрелеп тормаслар иде.— Син хаклы, вә- 2 зир. — диде Сәлим хан тавышын ягымлылата төшеп Казан елгасы g тамагына базарлы кирмәнкала салсак. Болгар отар иде. Ләкин анда яшә- = гән чирмешләр вә төркиләр ул төбәкләрне мактамый. Елан, кабан дуң- * гызы күп икән. Елан патшасы Аждаһа шунда яши икән, дип тә сөйләү- 2 челәр бар. - — Елан камнар гайбәте генә ул. ханым Шул төбәктә яшәгән кам > ул еланнарны үзе үк бетерер дә. Мин шул урыннан да кулай төбәк бел- ± мим, ханым. Хәзәр диңгезеннән күтәрелгән һәр сәүдәгәр юл өстендәге - базарлы калага туктамый калмас. Аннары янә бер нәрсә бар. ханым. 2 Төн илләреннән килгән халык та шунда җыелыр иде. Сәүдәгәр бал кор- •- ты кебек бит ул. товарлы җирне үз күрә. 2 — Хуш. вәзир, ышандык та ди сиңа Кәтиб Хафиз әйтә, вәзиргә ун сыйфат хас булырга тиеш ди: үткен күз. сизгер аң. киң күңел, затлы - кием, ягымлы мөнәсәбәт, саф акыл, югары белем, мәһабәт кыяфәттер, ® ди. Янә алдан күрә белү һәм, әлбәттә инде, илгә мәхәббәт һәм тугрылыктыр Кала кадәр кала салу авыл торгызу гына түгел, акча кайдан алырбыз, вәзир? — Ханым, угланың әмир Хаҗида бүген җиде кала торгызырлык байлык бар Вәзире Исхактан бу хәбәрне ишетүгә, Сәлим хан хәтта тәхетеннән күтәрелә төште. — Угланда? Байлык?! Каян килсен аңа ул тамаша байлык?! Дөрес ишетәмме. вәзир?! — Дөрес ишетәсез, ханым. Әмир Хаҗи кулында Урал таулары, эремә таш базлары. Күпләп чуен коя угланың әмир Хаҗи Чуеннан тимер ясый. Шайтан каласына бүген дә олау-олау эремә таш кайта Тимерче Әхмәт угланы Бәкер аны корыч тимергә әверелдерә. Эшләр бо- лай барса. Болгар калаларының коймаларына кадәр чуеннан булырдыр дип уйлыйм мин. ханым Бу ысул белән тимер табуны нә Румда. нә Өргәнечтә. нә Нәүгәриттә белмиләр. Чуен башы Болгардыр, ханым Байлыкны саклый белгәндә, тиздән Болгар кала өстенә кала сала башлар. Хәзер шигем калмады. Олуг Мөхәммәт илчесе Садак чуен коючы Бәкерне кулга төшерергә килгән булуы ихтимал. Чуен коюны тимерче Әхмәт белән утлы Бәкер генә белә. Әхмәт үзе түгел, утлы Бәкер коя чуенны Сәлим хан беравык дәшми утырды. Ниһаять, ул вәзир әйтергә теләгән сүзнең асылына төшенде булса кирәк. Бусагабашка кул изәде. «Димәк.— дип уйлады Сәлим хан,— Олуг Мөхәммәткә табиб Хәсән түгел. чуен коючы Бәкер кирәк булган икән. Димәк. Садак илче булмаган, шымчы, кеше карагы, бер хода белә кемдер». Алай да Сәлим ханның тәүге карарыннан кайтасы килмәде Илче кадәр илчегә кул күтәргән икән, ул җәзасын да алырга тиеш. — Вәзир Исхак. Садак ни өчен килсә дә. аны кем үлтергәнне белергә телим Син миңа шул үтерүчене табып бир. Миңа калса, вәзир, син ханыңнан нидер яшерәсең кебек? — Баскан урынымда җир упсын. ханым, берни дә белмим,—диде вәзир Исхак һәм уйлап куйды: «Әйтергәме шәех Игәнәй хакында, юкмы? Юк. кирәкмәс, шәех белән бәйләнмә, шәех кулында көч-куәт. ниһаять. бөтен ислам дөньясы — Коръән тотып ант итәм. ханым, мин Олуг Мөхәммәт илчесен үлтерүчене табармын Кеше инә түгел, дигән борынгылар — Вәзир, безгә бу җирләрне бабабыз Кубрат хан биреп калдырган. Угланы Кодрак. хәзәрләр кысуга түзә алмыйча бирегә күчеп китәргә мәҗбүр булгач та, мөстәкыйльлеген югалтмаган. Ул гынамы. Идел. Җаек. Чулман, Агыйдел. Ука. Зөя. Ык елгалары буйларында көн күргән төрки бабаларыбызның ырулары белән кардәшләнеп алган, чирмеш, угыр һәм янә бүтән кабиләләр белән дуслашып, сәүдә итә башлый, ахырда тыгыз элемтәгә керә дәүләт оештыра. Болгар куәтләнеп киткәч, кала өстенә кала торгыза. Табгач. Кияүкала. Рум. Өргәнем шәһәрләре белән сәүдә итә башлый. Болгар иген игә. мал үрчетә, тире или. бал җыя. балавыз сыга, сумала кайната, балык җилеме җитештерә, кием тегә, ук-сөңге ясый, хәзер әнә чуен коя башлый Болгар үстергән ашлыкны Румнан. Новгородтан килеп алалар Ата-бабаларыбыз биреп калдырган мул сулы елгаларыбызны, кара туфраклы уңдырышлы җирләребезне, базарлы калаларыбызны саклау өчен гаскәр кирәк. Беләсеңдер. Ибраһим хан Владимир кенәзе Юрий Долгорук белән базар бүлешә алмый яшәде Без исә аның хаталарын кабатламаска тиешбездер Минем берәү белән дә ызгышып яшисем килми. Олуг Мөхәммәткә хыянәт иттек — илчесен үтердек. Олуг Мөхәммәтнең кулы озын. Болгарга гына җитәр. Әүвәл аягы керсә, үзе дә килер Шуңа күрә боерам: чик буенда торучы баһадирларга ямчылар җибәр. Бүгеннән алып, чик аша ,бер генә сәүдәгәр дә, бер генә дәрвиш тә чыкмасын да. кермәсен дә Кыен хәлдә калдык без синең белән, вәзир Исхак. — Гаеп миндә, шөһрәтлем. Кичерә күрегез. — Сине кичереп кенә илгә иминлек килсә икән ул’ — Хак әйтәсез, шөһрәтлем. — Хаклык — саклык билгесе. Җир телсез булса да. ил күзсез була алмый Ил күзе син булырга тиеш идең, вәзир. Без барыбыз да кыйблага каран намазга утырабыз, аллаһы тәгаләгә изге сүзләр яудырабыз, ә күңелләребез сафмы? Ул хакта уйлап та карамыйбыз. — Йә аллам, тәүбә диегез, шөһрәтлем! — Адәм баласының йөрәк телен белсәң икән ул. вәзир, диде Сәлим хан уйга калып Бераздан дәвам итте: Кем Болгарны саклый бүген, вәзир? Кыпчак, урыс азатлары да йөзбашлары. Кайда болгар үзе. ни белән шөгыльләнә? Сату итә болгар, һөнәр иясенә әверелеп китте: тегүче, тире иләүче, тимерче, ташчы, сәүдәгәр, һич югы бал җыя. я булмаса. дәрвишлек кыла Куасы иде Ага Базардагы бөтен булган дәрвишләрне Төн илләренә дә. шәех Игәнәй каршы Имеш, дәрвиш халкы— изге җан ул Ил кайгысы калмады болгарда, вәзир. Менә син үзең кем идең? Минем вәзирем? Атаң кем иде? — Без тураннар, ханым. Бик борынгы халык. Бу хакта фарсы шагыйре Фирдәүси дә язып калдыра. Хак әйтәсез, ханым. Туранның бер өлеше кыйбланы йөрәк белән, берише йөз белән тоядыр. Иман йөрәк аша үткәндә генә ил турында кайгыртадыр кеше, ханым Бердәмлек югала бара Болгарда. Әнә энегез Мөхәммәтгалим бәк нишләде? Кул астыгыздан качып, кыпчак ханы Янтакка барып елышты Шуңа күрә әйтүем моны, ханым. Казан елгасы тамагына салынасы кала базар төбәге генә булып калмасын иде. Казан кирмәне дә булсын иде Ил терәге булырдай кирмән торгызылса. Болгарның куәте тагы да артыр иде Миңа калса, угланыгыз Әмир Хаҗиның Казан кирмәнен шул төбәккә күчерергә кирәк. Яңа урындагы кирмәннең диварлары, манаралары таштан булсын. Болгар остага беркайчан да мохтаҗлык кичермәде Янә бер киңәшем бар. ханым Ул хакта үзегезгә генә әйтер идем. — Киңәшең әйтерсең. Дала төлкесе Янтакны исемә төшереп, ачуым чыгардың әле. Ни җитмәгән тагы аңа? Болгар тәхетен энемә алып бирергә җыенамы әллә тагын? Мин энем Мөхәммәтгалим бәккә изгелек кылмадым дигән кешенең теленә тилчә чыгар Нә малы, нә кирмәне булма- ган көе мин ана Саксин каласын бирдем, Суарын ышандырырга җыенган идем. юк. канәгать булмады, баш күтәрде. Башын диванага салып йөргән өчен халык үзенә «Карак Галибәк» дигән кушамат такты. Илгә әйләнеп кайтса. Карак Галибәкнең башы минем сөңге очында булыр.— Сәлим хан тәхет бүлмәсендә калган бердәнбер кеше — кәтиб Хафизына таба борылды Син ни әйтерсең бу хакта. Хафиз? — Уйлаганым шулдыр ханым: бер акыл иясе «Алты чирүең бул- S ганчы, алтын вәзирең булсачы!» дип әйтеп әйткән. — Хак әйткән Ә менә син. вәзир Исхак, алтын була алмадың. Йә. хәзер киңәшең әйт Хафиз, булмаса. син чыгып тор. — Ханым, борынгы бабаларыбыз, кала-кирмәннәрен мәңгеләштерү 5 өчен кала торгызыласы төбәккә хан нәселеннән ир бала корбан иткән- = нәр. ягъни тереләй кала нигезенә күмеп калдырганнар. ♦ — Гафил булганнар бабаларыбыз, вәзир. Иллә сүзеңдә хаклык = бар Борынгылар һәрнәрсәне ихластан эшләгән. Мин бу хакта уйлап ка- - рармын, вәзир, уйлап карармын Инде дәш һәммәсен дә. Хафизны да дәш.— Кәтиб Хафиз килеп кергәч, хан аңа Олуг Мөхәммәтнең хатын ю укырга кушты — Укы әле шул хатны тагын бер. кәтибем,— диде. Кәтиб Хафиз Сәмәркандта эшләнгән кәгазь төргәгенә язылган Олуг £ Мөхәммәт хатын сүтеп җибәрде һәм. шәех Игәнәйгә охшатып, бераз гына тыңкышлап укый башлады. ® «Бисмиллаһи р-рәхмани р-рәхим! Туран дөньясында олуг дан Z тоткан, илаһи әмерләр биреп халык вә илен бәхетле иткән шөһрәткә ия 3 Бөек Болгар ханы, ышбу хатны Хәрәземшаһ Олуг Мөхәммәт юллый. Кош ® теле хәтле генә хатымны җанын фетнәгә салырлык дәрәҗәгә җитеп мәне s якын күргән илчем Садак тапшырыр Ыру-кардәшем Сәлим, без икебез дә ислам күге астында җиде елга, җиде тау. җиде дала илендә яшибез. Безнең иман-тел вә гореф-гадәтләребез генә түгел, гозер-зарларыбыз да бердер: иллэребездәге хөрмәткә лаеклыларның дандәрәҗәсен күтәрү. күрше-күләнгә игелек кылудыр. Хактыр. Туран илтабарлары һәрчак киң күңелле, юмарт, гадел вә ярдәмчел булдылар, шуңа күрәдер, аллаһы тәгалә безгә һәрчак игелекле булды, мәрхәмәтеннән ташламады, язган итсә, киләчәктә дә ташламас. Иншалла. иман китергән адәм үз теләгенә ирешер, аллаһы тәгаләнең кодрәте зурдыр. Илчем Садакның Төн илләрен күрәсе килә. шуңа, рәхим итеп, шул тарафларга чыгарга ярлык бирерсең. Гозеремнең беренчесе шулдыр. Бер хакыйкать бардыр: аллаһы тәгалә безгә шаһ дәрәҗәсен бирсә дә. сәламәтлеген аның үз кулына тапшырган. Сырхаулап киттем бит әле. ырукардәшем Сәлим Ашаганым аш түгел, эчкәнем бал. дигәндәй, дөньядан ямь. яшәвемнән тәм тапмый башладым. Хак тәгалә якты дөньядан берәүнең дә тәкъдире җитмичә киткәне юк. Өмет белән яшим Үткән айда син җибәргән атыданы Туран дөньясына таралган табибем Таҗетдин Болгари вафат булды. Өргәнечкә төкле аягы, җиңел кулы белән килгән иде. авыр туфрагы җиңел булсын. Ыру-канкардәшем Сәлим, син һәрчак гозер иткәнгә иман-игелек кылып, яманлыкны тыеп, яхшылыкны яклап хакимлек иттең Икенче гозерем шулдыр сараеңда мәрхүм Таҗетдин Болгариның энесе Хәсән ибне Юныс табиблек итә икән. Җибәрче аны Өргәнечкә! Үтенечем кире какмасаң. аллаһы тәгалә берне ике итеп кайтарыр. Тазаррыг кылып, өмет итеп Хәрәземшаһ Олуг Мөхәммәттер» — Инде инандыңмы, вәзир Исхак, илче Садакның кем булуына? Ә син аны шымчы, тимерче урларга килгән карак иттең. Боерам Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка кул күтәргән кеше атна-ун көн дигәндә са раем зинданында булсын! Аннары Чәчкә бәйрәменә кенәз Андрей Бо- голюбны чакырт Янә тагын, бәйрәм үтүгә, базарлы кала төбәген карарга китәрсең Үзең белән Сувар казыйны, кәтиб Хафизны алырсың. Әйе. оланнар да кушылыр Баһадир Баян озата барыр - Минем үз азатларым да бар, ханым — Үзеңнекеләрне калдырып торырсың Гали белән Булат яңа кала нигезен үз күзләре белән күрсеннәр.— Сәлим хан бертын уйланып торды да һәммәсенә дә күз йөртеп чыккач — Өстәмә боерыгым Баян баһадир кулындагы хатта булыр, хатны анда баргач кына ачып укырсыз! Үтә кушканны, вәзир' Вәзир Исхак барысына да төшенде, Сәлим ханның теләге изгедә — яна кала салынасы төбәктә Калганы хакында уйларга кодрәте җитмәде Исхакның Шулай ук аның киңәшен тотарга исәпләдеме хан? Йә ходам, тагын ни белән бетәр бу хәл?! — Шөһрәтлем, оланнар нигә кирәк анда?— Вәзир хан алдына тезләнде - Хаталандым мин... — Тор, вәзир' Шатланасы ит Мин киңәшеңне тотарга карар иттем. Барысы да син дигәнчә килеп чыкса, урының ил түрендә булыр Вәзир әкрен генә күтәрелде, күндәм генә ишеккә таба кузгалды. — Сабыр ит, вәзир!— диде хан Вәзир ханга таба борылды, баш иде — Тыңлыйм, шөһрәтлем — Әллә киңәшең тотып ялгышлык кыламмы, вәзир? - Бер хакыйкать бар, ханым. Гаепле —бер, гаепләүче — икеләтә гөнаһлыдыр Инде тагын бер киңәшемне тыңлагыз, ханым Җибәрмәгез табибегез Хәсәнне Олуг Мөхәммәткә Ул сезгә аны кире кайтармас. Гарәпләр: әүвәл сәламәтлегеңне сакла, аннары илеңне, дигәннәр — Вәзир Исхак, ханга тагын бер-бер әйтер сүзең бармы? — Кичерә күрегез, шөһрәтлем Мин биредә бары тик канат кагучы гына, сез очучы вә очыртучыдыр Сәлим хан каударланып көмеш кыңгыравын зеңләтте, шунда ук хан каршына бусагабаш Камай килеп басты — Ни боерасыз, ханым? — Шәех Игәнәйне. табиб Хәсәнне, башказый Ишкулны һәм ханбикә Зөбәрҗәтне дәш Тиз йөре, бер аягың, монда, бер аягың анда булсын. Кәтиб Хафизны, сарай елъязмачысын, Сәлим ханга угланы Хаҗи табып биргән иде Берәүләр Хафизны әүвәл Багдад солтанында китап күчерүче. берәүләр битекче, хатчы булып торган, өстәвенә солтанга мәдхияләр укыган, дип әйтәләр. Әмма сарай кәтибе Хафизның кем икәнен белүче бердәнбер кеше әмир Хаҗи иде Кәтиб Хафиз Багдад солтанында да хезмәт итмәгән, хатчы да, китап күчерүче дә булмаган, гәрчә бу эшләрне башкарып килсә дә. ул нигездә китап җыючы иде Китап сатып алу өчен ул төрле эшләр башкарды битекче дә, язу күчерүче дә, тимерче дә булды. Әмир Хаҗи исә аны тимерче Әхмәт алачыгыннан табып алган иде Көннәрдән бер көнне угланы әмир Хаҗига Сәлим хан килеп керде. Курде дә угланы әмир Хаҗида китап күчереп утыручы Хафизны, икенче көнне үк аны сарайга илтеп куярга боерык бирде Чарасыз калган Хажи атасына каршы сүз әйтә алмады, Хафизны төяде дә сарайга озатты. Сәлим хан монда аны кәтибе итте һәм, китаплар күчерү белән бергә, аңа ханлык елъязмасын алып баруны йөкләде Кәтиб Хафизның иллә дә матур язуына сокланмаган кеше юк иде Хатчы үзенә йөкләнгән һәр эшне бирелеп, самими рәвештә һәрчак җиренә җиткереп башкара, Хафизның бу тырышлыгын күреп. Сәлим хан аңа хезмәт хакын арттыра, сарай өчен китаплар алуны йөкли Шул заманнан бирле базарда хан кәтибе Хафизны күрә башлыйлар Аның янында хан казначысы булыр, Хафиз теләгән китапларны капчыкка тутыра барыр, акчасын түләр һәм бертуктаусыз сукраныр: «Хөрмәтлем. бу хәтле китап сиңа нәрсәгә, астыңа җәеп ятарга җыенмыйсыңдыр лабаса? Алай дисәң, тышлары каты»,— дип сукраныр. Әмма аны Хафиз гүя дә ишетмәс, яңадан-яңа китаплар эзләр, табар, алыр һәм хан сараена алып кайтыр, хан китапханәсенең шүрлекләрен яна китаплар белән тутырыр иде. Әнә шулай Хафиз хан сараена бик тиз ияләшеп китә. Ул хезмәт хакы турында уйламый диярлек, аңа яңа китап булса, шул бик җиткән. Казанган акчасын да ул бары тик китап алырга гына тота Хафиз сарайдагы берәү белән дә дуслашып китә алмады Казна башы белән исә ул үзен бик яман тотты. Анысы Сәлим ханга да зарланып алды, әмма хан аны тыңларга да теләмәде л Шәхес буларак кәтиб Хафиз барыгыздан да өстен, казнабаш 2 Юкны сөйләп йөрмә’— диде. £ Казнабаш телен тешләргә мәҗбүр булды, чөнки хан хаклы иде. са- £ райда. кәтиб кебек, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы юк Аннары 2 Хафиз сарайда булган хәлләргә: ыгы-зыгы, җәнҗаллар, гайбәтләр, тан- =■ таналарга бөтенләй катнашмады, гүяки, ул хәлләр аңа кагылмый да иде = Аның үз эше өстәле-кәгазе, карасы-каләме бар. аннары китаплары ♦ Хан китапханәсе аның иң зур байлыгы иде, ә дөньяви хәлләр аны кызык = сындырмады диярлек. Сарайга күчеп килү белән Сәлим хан аңа тарих - китабын бирде Кәтиб Хафиз Болгар галиме Ягкуб Ногман кулы белән “ язылган китапны ачты да күз яше белән елап җибәрде. Күрәсең, бу ки f тапны кулына тоту аның күптәнге хыялы булгандыр Шуннан инанды 2 Сәлим хан кәтиб Хафизга — изге кеше, шундайлар җитми аның сараена Q Кәтиб Хафиз өчен шул көннән алып, китаплар дөньясындагы хәлләр - киңәя барды, сарайда булып торган хәлләр көннән көн тарая барды Ул шул кадәрле бирелеп эшләде ки. гүя, аның янында кешеләр дә юк иде. Z гүя ниндидер шәүләләр генә йөри Ул аларны күрми, күрсә дә ишетми. _ ишетсә дә һични белән дә кызыксынмый Иллә тирән фикер ияләрен ише- « тә һәм тизрәк акыл иясе сүзләрен язган китабына төшереп калырга ашы ' га иде Вәзир Исхак кебек кешеләр Хафиз өчен әллә бар. әллә юк. хәтта тәхеттә утыручы хан үзе дә аның күзенә бик сирәк чалына иде Ул аларны күрмәде Бердәнбер игътибар иткән кешесе бусагабаш Камай иде Бәлкем Хафиз башкаларга игътибар итмәгән кебек, аңа да игътибар итмәс иде. бусагабаш Камай чамасыз юан һәм кечкенә гәүдәле булмаса. Аяклары кыска булу сәбәплеме, ул атлап йөрми, гүяки тәгәрәп йөри кебек иде Авызы зур. иреннәре калын, тешләре сирәк, әйткән сүзен бер тыңлауда гына аңлап бетермәле түгел. Хәер. Хафизга аның сүзләрен аңлавы да кирәкми иде. кәтибне Камайның килеш-килбәте, кыяфәте кызык сыйдыра Ул беркайчан да ханнан кайтарып сорамас, һәрчак кушканны гына эшләр, бәлкем шуңа гамьсездер, шулай пошмаганга юандыр Ка май Кайчак Сәлим хан Камайны каршы кайтарып сорамаган өчен генә сараенда тота кебек тоела иде Хафизга Ни генә булмасын, Сәлим хан аны бик сирәк ачулана, хәтта бик ачуы килгәндә дә тегенең кыланышыннан чы дый алмый көлеп җибәрә иде Кыскасы. Сәлим хан өчен бусагабаш Камай да әллә бар иде сарайда, әллә юк Шуның өченме, кеше белән күзгә күз сөйләшергә кирәксә, барчасын куганда да Хафиз белән Камайга сүз катмас иде Сәлим хан Бүген исә вәзир белән икәүдән икәү генә ка лырга теләгәч, хәтта Хафизга да чыгарга кушты Ни әйтте хан Исхакка икәүдән икәү генә калгач, кәтиб Хафиз өчен сер булып калды Бу хәл тик мәгә генә түгел иде. шуңа кисәк гасабиланды. шуңа хафага калды әмир Исхак Иллә ашыкмаска булды, сабыр төбе сары алтын, ди халык Әүвәл ул Сәлим ханның хәйләсен белергә теләде Сарайга шәех Игәнәй килеп керде. Өстендә ап-ак җилән, башында ап-ак чалма, аягында ак болгари итекләр иде Тәмам гүрдән чыккан диярсең бу шәехне, диде кәтибе ише телерлек кенә итеп Сәлим хан Игәнәй тәхеткә якынаюга исә хан урынын нан купты, апа каршы китте Шәех ашыкмады, кабаланмады, үз дәрәҗәсен \ зе бик әйбәт белә иде ул Чалмасының бер очын иңе аша ташлаган, бер очын түшенә төшергән килеш, җай гына ханга таба атлавын белде Күрештеләр Сүзсез генә түргә уздылар Шәех Игәнәй Сәлим хан янәшәсенә утырды, шуннан соң гына дога кылырга дип кулларын күтәр де. апа тәхет бүлмәсендәге һәммәсе дә иярделәр. Бары тик бер Хафиз гына башып китаптан күтәрмичә утыра бирде, һәммәсе дә авы» эченнән генә дога укып, шәехкә ияреп, битләрен сыйпап куйдылар Шуннан сон гына шәех Игәнәй — Исәнлекме, саулыкмы, ханым?! Угланнар, оланнар, кыз бала Назлыгөл, бикә үзе ни хәлдә яталар? Киленнәр, бала-чагалар, сау-сәламәтләрме? Шулай була күрсен,— диде Шәех Игәнәй тамак кырып, сарайдагы һәммәсенә күз йөртеп чыкты, мәгәр хәтта ул да Хафизны читләтеп узды Күрәсең, шәех өчен дә әллә бар, әллә юк иде сарай кәтибе. Сарайга баш казый Ишкул килеп керде, баш ия-ия ханның сул кулына килеп чүмәште Шәех янә тамак кырды. — Бик тә яман хәл ишеттем бит әле, ханым Хакмы, ялганмы, тизрәк беләсем килә Албаш багучыңнан узып булмады, сиңа җиткергәннәрдер инде — Шайтан каласына киткән Олуг Мөхәммәт илчесен елгадан табып алганнар, ди. Батып үлгән, имеш Моңа кадәр Болгарның илчеләргә кул салганнары юк иде кебек Хак булса, ахырзаман килүедер, бер дә бүтән түгел. Бу хәл хак булса, аллаһы тәгалә кичермәс безне, ил өстенә бер-бер афәт-каза китерер — Хуш, шәех Игәнәй Сине тыңладык, инде безне тыңла. Хак хәл, Болгарда гомер булмаган явызлык кылынды Иллә кылынасы кылынды диик, инде ни кылыйк, киңәшең әйт, шәех. Син аллаһы тәгаләгә барыбыздан да якынрак кеше Шәех сарайдагыларга янә күз йөртеп чыкты, кәтиб Хафизга янә күз төшермәде һәм, барысы да сарайдан чыгып китсен, дип ханга ишарә ясады Сәлим хан янә сарандагы куштаннарга, шул исәптән вәзир Ис- хакка да чыгып торырга кушты Тәхет бүлмәсендәгеләрне гүя җил алды. бары тик кәтиб Хафиз гына, миңа хан боерыгы кагылмый дигәндәй, язма өстәле янында утырып калды — Илче Садакны шайтанлылар суга батырып үлтергәннәр, ханым,— диде шәех зур яңалык әйткдндәй башын чөя төшеп — Шайтан каласы кем кулында, ханым? Угланың әмир Хаҗи кулында Андагы йөзбаш Туран баһадир кемгә буйсына? Әмир Хаҗига Димәк, ханым, илче Садакны үлтерүче дә . Сәлим хан бер сүз дә әйтмәде, көмеш кыңгыравын зеңләтте. һәммәсе дә янә тәхет бүлмәсенә керделәр. Хан вәзиргә текәлде. — Вәзир Исхак, илче Садакны сута батырып үлтергәннәр дип бара шәех Бу хакта син хәбәрдар идеңме? — Юк, ханым, белми идем, хәзер генә ишетүем — Ярый, үлгән артыннан үлеп булмый Без исән һәм без чарасын да күрергә тиешбездер, шәех? — Хак тәгалә, ханым, хак тәгалә,— диде Игәнәй — Сусап калган адәм чишмәгә җиткәч, җитәр микән миңа бу чишмәнең суы дип уйлар, ди. Тәкъдире суга батып үләргә язгандыр — Шәех. Олуг Мөхәммәт миннән сарай табибем Хәсәнне сораган Ни кылыйм, җибәримме табибемне, юкмы? — Олуг Мөхәммәт сезгә мөрәҗәгать иткән, ханым, үзегез хәл итәрсез Минем киңәшем шулдыр: җибәрергә кирәк Хәсәнне Бабаларыбыз берне биргән икене алыр, дигәннәр — Ханым, тыңламагыз шәехне! Җибәрмәгез Өргәнечкә табибегез Хәсәнне Кәттә табибегез Таҗетдинне дә шулай соратып алган иде, кайтармады Эт авызыннан сөяк алып буламы Таҗетдин вафат, инде энесе Хәсәнне дә җибәрсәгез Болгарга да игелекле вә белекле табибләр кирәк, ханым,— диде вәзир кайнарлана төшеп Тыңламагыз вәзирегезне, ханым Җибәрегез Табибегезне Олуг Мөхәммәткә Ул анда солтан булыр, сезнең дәрәҗәгезне күтәрер Чит илләрдә солтан булганчы, үз илемдә олтан булсамчы, дигән борынгылар, шәех,— диде Хафиз. Сәлим хан кәтиб ягына карамый гына вак вак итеп ияк кагып куйды Ул арада сарайга җилләнеп ханбикә Зөбәрҗәт килеп керде һәммә- се. хәтта хан да аягүрә бастылар Ханбикәнең өстендә - кеш тиресе белән каелган, алтын укалы табгач ефәгеннән тегелгән күлмәк, якасы бөрмәлән- гән. итәкләре күпертелгән, башында асыл ташлар белән бизәлгән калфак. иңендә - Рум сәүдәгәрләреннән алган, гөлҗимеш чәчкәләре төшерелгән чуклы шәльяулык Озын куш толымына тезгән көмеш тәңкәләр хан бикә атлаган саен зеңләп китә. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде Сәлим * ханның шушы зеңләүне Йөреш-кыяфәтендә үк чиксез нәзакәт һәм мөлде- £ рәп тулган гүзәллек күреп, сарайдагылар бермәлгә ханбикәдән күзләрен ала алмый тордылар > Гүзәл Зөбәрҗәт Сәлим ханның иң яраткан хатыны булды Аннан 2 соң ханның берәүгә дә күзе төшмәде, ул берәүгә дә өйләнергә теләмәде. ? ә бит Олуг Мөхәммәт әнә жиде-сигез хатын тота. Сәлим ханга исә бер = Зөбәрҗәт бик җиткән иде. Кыпчак далаларында туып, саф дала һава- ♦ сын сулап үскән кыз Сәлим ханга килүгә, үз тәртипләрен урнаштырды. = Иң сәере шул булды, берәү дә. хәтта хан үзе дә аңа каршы әйтергә баз- п мады Ханбикә ир-ат янында беркайчан да йөзен каплап йөрмәде, мәжлесләрдә һәрчак ханның уң кулында утырды, кирәк дип тапканда ханга килгән илчеләргә кадәр сүз катты Мөселман дөньясыннан килгән илче- 2 ләр ханбикәнең бу кыланышын ошатмадылар, шәех аша ханга «Бу бер 3 дә шәригатьтә булган нәмәрсә түгел».— дигән сүзләр җиткерделәр, әмма моннан сарайда һични үзгәрмәде, ә инде христиан дөньясыннан килгән 5 илчеләр ханбикәгә сокланып карадылар, күреп туймас булдылар Хөкемдарым-ханым. диде Зөбәржәт ханбикә түргә уза-уза " ягымлы-йомшак тавышы белән һәммәсен дә үзенә җәлеп итеп Илче ® Садакның гәүдәсен алып кайттылар, ни кыласың, ни боерасын? Нәкъ менә шул сүзләрдән соң. мәсьәләнең асылына яңа гына төшенгәндәй. Сәлим хан сакалына ябышты. Илченең мәетен күрәсе килми иде аның Кылынасы кылынган иде инде Киресенчә, бу хәлдән аның тизрәк котыласы килә, гасырлар буена кан кардәш яшәгән, беркайчан да чик- ызаннары ачыкланмаган бертуган төркиләрхәрәземлеләрнең ачуын китерәсе килми иде Сәлим ханның Әмма нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр, күрәсең. Илче Садакны ислам йоласы кушканча җиренә җиткереп ханнар зиратына күмдерергә, башын жүләргәрәк салып йөргән бусагабаш Камайга әйтергә; сәдаканы кызганмасын, мул итеп өләшсен эт күңеле бер сөяк Кем белә. Садакның үлем хәбәре Өргәнечкә җит кәнче Олуг Мөхәммәт тә сүрелә төшәр, моның өстенә. болгарларның илчене үтә дә кадерләп күмүләре хакында ишетеп, кан кардәше Сәлим ханны кичереп куюы да бар иде. Ат аягына ат басмый. Олуг Мөхәммәт тә. Сәлим хан да олуг дәүләтләр башында утыралар, ил язмышы алар кулында. Ә ниндидер бер сәүдәгәр Болгарда үлеп калган икән булмый торган хәлме? Үлем агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Зират кадере - кабер, кабер кадере изге сүзләр уелган кыйммәтле таштыр Адәм бу дөньяга килә дә китә, ә ташка уелган сүзләр кала Кайтарак уйлаганда башка сыймаслык нәрсә түгел иде илче Садакның үлеме Элекэлектән үк Төн илләренә чыгарга теләгән илче-сәүдәгәрләрне болгарлар үтерә килгән. Аларның күбесе елгага, сазлыкларга батып үлгән Шулай кирәк булган Чөнки Төн илләре белән сәүдәне Болгар үзе генә алып барырга теләгән Ни боерасыз, хәкимем? диде вәзир Исхак. - Кабат әйтәм. вәввр1 Өргәнеч ягына кеше түгел, кошлар да очма сын Болгарда булган Бсшгарда калырга да тиеш Шулаймы, бусагабаш Камай? б Дөрес әйттегез, цаным. Шулай булгач, кушканны үтә, вәзир! — Барысын да сез дигәнчә итәрмен, шөһрәтлем' Сәлим хан үз боерыгыннан канәгать калып, башын чөя төште — Җәмәгать, бер атнадан чәчкә туе җитә Күрше-күләнгә хәбәр салынды кунакка дәштек. Чәчкә туе хакында атна буена сөрән салы- гы »' һәр мәхәлләдә бер сөрән салучы булсын Кардәш ырулар чәчкә туен сабан туе дип йөри,— диде бусагабаш Камай Чәчкә туемы, сабан туемы, жыенмы — безнең өчен ул иң кәттә бәйрәм Сый-хөрмәтне мулдан әзерләгез. Бөек Кала тарханы, сиңа әйтүем Кем, Карабай тархан, мондамы үзе? Мин монда, ханым,— дип атылып чыкты Карабай тархан Сабан туена Чәчкә-ананы да дәшегез. Ил анасы исемен йөрткән Чәчкәанага хөрмәтем зурдыр. Шулай дип житкер үзенә, хан сине үзе дәште, диген. Инде китегез! Сарай бушап калгач, Сәлим хан Хафиз ягына сирпелеп алды Чәчкә-ана исеме тел очына килүгә, Сәлим ханның хәтере сафланып киткәндәй булды. Бу исем дә аның күңелен сафландыра иде. Чәчкә ананы кайчандыр кам Болгар картның карчыгы булган, диләр Хакмы ул хәбәр, буш сүзме, беркем белми иде. Мәгәр Сәлим хан белгән кадәресе дә бик житкән иде Әмир Хажи углан кам Болгар картны Шайтан кирмәне нигезенә үзе үк кереп ятты дип бара Бу хакта Чәчкә-анага әйткәч, карчыкның бер дә ышанасы килмәде. Болгар кам ислам динен кабул итмәде, мәгәр ул үзен-үзе күмәргә кушмас, тәңре белән турыдан- туры сөйләшә ала иде ич ул. Чәчкә-ана: «Ислам динен мин дә кабул итеп бетермим, ханым Иллә бу хакта коръән тотып ант иткәнем дә булмады. Мин аллага үз күңелем белән ышанам, ул үз күңеле белән ышана иде. Шуңа камлыкка чыгып китте ул», диде. Ни әйтә ала иде хан имче, албасты, ырымчы, әфсен укып әле яп-яшь кыз сурәтенә, әле төлкегә, кирәк икән, тычканга әверелә алган Чәчкә- анага’ Ана ничә яшь икәнен берәү дә белми иде. Ни өчен сарайга елыштырды соң Чәчкә-ананы Сәлим хан? Мәжбүр булды Көннәрдән бер көнне Хажи угланы авырып китте, тәненә сары төс ятты, күзләре кешене танымас булды Угланны ул вакытта сарайда хезмәт иткән Тажетдин дә сәламәтләндерә алмады. Ә ханбикә Зөбәржәт үрсәләнде: беренче балалары, Болгар тәхетенә утырасы углан! «Йә угланны терелтәсең, ханым, йә мин синнән китәм' — диде ул. Кыю. тәкәббер, тәвәккәл иде Сарбай хан кызы Зөбәржәт— Чакыр Ык буенда яшәүче Чәчкә-ананы, аның дәвасын белмәгән чире юк. дип әйтәләр». Сәлим хан нишләргә белми тәмам югалып калды Чөнки моңа кадәр Чәчкә-ана кебекләрне, шәех Игәнәй кушуы буенча. Иделгә батыра килделәр. Иделгә ташларлар иде дә батып үлгәннәрен, «хода үз янына алды», дип кадерләп күмәрләр иде, ә инде ярга йөзеп чыкканнарын тотарлар иде дә, «Моны аллаһы тәгалә кабул итмәде, языгы күптер», дип үтереп, урманга ерткычларга илтеп ташларлар иде. Сихерче дигән даны чыккан Чәчкәананы сарайга китерергә мәжбүр булды Сәлим хан. Аннары үлеп яткан бала бүлмәсеннән һәммәсен дә куып чыгарды, хәтта Зөбәржәт сылуга да калырга рөхсәт итмәде Ж.иде көн дигәндә Чәчкә-ана угланны житәкләп хан янына чыкты 'i з аягы белән йөри, сөйләшә, барысын да таный иде Хажи углан. Шул хәлдән соң, Игәнәйнең котыртуына карамастан. Сәлим хан сихерче карчыкларга кагылдырмады. Аларга тигән шәех мөридләрен хәтта зинданга яптырды, ике көннән Чәчкә-ана үтенече белән тегеләрне дар агачына астырды Шул хәлдән соң Чәчкә-ана сарайның кадерле кунагына әйләнеп китте. Әмма Сәлим ханга ул бик сирәк килде, олыгаюы идеме. Болгар камның үлемен ишетеп, күңеле кайтуы идеме, Сәлим хан белмәде. Шуңа карамастан, хан аны һәр бәйрәмдә сарайга чакырды, кадерле кунаклары янына утыртты Сәере шул иде: Чәчкә-ананы сарай табибе Хәсән дә якын итәр иде. Сарайга чакыртылган табиб Хәсән, аңа ияреп әмир Илһам килеп керделәр - Илһам углан,— диде Сәлим хан тегеләр исәнләшүгә. Бүген- иртәгә Булат белән Галигә ундүрт яшь тула Баян баһадир аларга каеш- кылыч бирер. Бәйрәмнән соң вәзир Исхак яңа кала нигезен карарга ки- 36 f >- оланнар да барсыннар иде дип әйтәсем килә. Булачак кирмән кала ^игезен үз күзләре белән ку pen кайтсыннар дигән идем. Кем белә бәлкем киләчәктә шул калага кайсы да булса әмир булып утырыр Бара курсеннәр, атам Хуш. углан Инде син тыңла, табиб Хәсән. Сине Олуг Чөхәммәт Өргәнечкә дәшә барырсың Миннән фатиха ~ Ханым, диде табиб Хәсән һәм як-ягына каранып алды S Өргәнечтә абыем Таҗетдин. анда бару минем күптәнге хыялым иде 5 Сәлим хан чак кына: «Абыең вафат», дип әйтми калды Сарайга кабаланып каравылбаш Таймас баһадир килеп керде, ул 2 туп туры хан каршына узды Моңа берсе дә гаҗәпләнмәде. каравыл- Ё башны берәүнең дә тоткарларга хакы юк иде х Ханым Ж аек елгасын бер авыл Мәләкле ыруы кичеп чыкты ♦ Илтабарлары Аучы Тимер аттыдыр Яшь Чарагыз Атасы яуда ятып ~ калган Теләге ил-җиребездә авыл торып калудыр Ыруы зурмы, илтабар үзе бире килдеме? Ни каттың, илтабар ~ Аучы Тимернең ыруы зурмы дим? - Үзе монда, үзе әйтер, ханым Бусагабаш Камай. алып кер илтабарны 2 Сәлим хан каршына яланбашлы, табгач ефәгеннән күлмәк кигән, н биленә киң каеш бутан, ТАЗ сынлы, базыграк гәүдәле илтабар килеп басты, бер тезенә генә тезләнеп ханга баш иде — Бөек Болгар ханы Сәлим ата. җирегездә авыл торырга игелек _ бирсәгезче. Жир-суымны мәңгелләр яулады, атамны үлтерделәр. ир £ атларымны әсир иттеләр, хатын кызларыбызны нүкерләренә өләштеләр * Бик азыбыз гына качып котыла алдык Чарасыздан каршыгызга килеп баш оруым, ханиям — Ил җәйләвең кай тарафта иде. баһадир? Иртеш елгасы буенда иде. ханым Оябыз зур булмаса да. биләгән җирләребез җитәрлек иде. мал-туарга бай идек, бүрек тотып берәүгә дә бармадык Мәңгелләрнсң ыруы зурмы, көч-куәте нидә? Көч-куәте тәңре кулындадыр, ханым Унбиш яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр һәр мәңгел орышта катнаша Илтабарларының аты Тимерҗанлыр. ыруының исәбен белмим, ханым Сәлим хан кәтибе Хафиз ягына күз ташлады Кәтиб Хафиз, мәңгелләр ыруы хакында син хәбәрдарлы? Ни ашый, ни эчә ул халык? Көнкүреше? Утрак яшиләрме, җәйлиләрме? Тоткан иманнары, горефгадәтләре? Ни әйтерсең3 Ханым, мәңгелләр гайрәтле халыктыр Ашаганнары иттер, эчкәннәре кымыздыр Мәңгел атта туа. атта үләдер Төп кәсепләре юлбасарлыктадыр. Табгач сәүдәгәрләренең әйтүенә ышансак, бүгенге көндә мәңгелләр курше тирәдәге ыруларны буйсындыр. :: көч-гайрәт җыеп ки ләләр. Коралларын нидән ясыйлар? Кораллары тимердер. Көчлене хәйлә белән, хәйләкәрне көч белән җиңә, диләр Ил язмышын кем хәл итә? Аксакаллардан торган корылтайдыр Корылтай башында илта барлары Тимерҗан торадыр Яшь булса да. илтабарлары каты бәгырьле, нык куллы, диләр. Атасы Пөзүгәй татарлар ыруы белән орышта ятып кала... Ашаган ашын, эчкән эчемлеген белдек Табынган иманнарч.ч нидән гыйбарәттер? Табынганнары борынгы болгарларның тәңреседер, ханым Иллә горефгадәтләре ямандыр. Сырхаулаган бер адәм баласын сусыз далага куып чыгаралар, үлгәннәрен күммиләр дә. яндырмыйлар да. җәнлекләрчә ташлыйлар Кәтиб Хафиз укыган китабын өстәлгә куйды, кулына каләмен алды Сәлим хан беравык дәшми утырды. Борынгы төрки болгарларның да төрле аллаларга табынган заманнары була. Ләкин алар беркайчан да үлгән кешенең мәетен исәнлекләргә ташламый, кадерләп күмә, яннарына тәңре фәрештәләре килгәнче дип өч-дүрт көнлек азык-төлек куялар Юньле халык түгел бу. барысы да горефгадәттән башлана, гореф-гадәте яман булган ыруның кылган эше дә ямандыр Хәбәрдар булып торырга кирәк бу яман халыктан Кәтиб Хафиз, мәңгелләр хакында миңа хәбәр итеп торырсың Миңа ул халык ошамый,— диде Сәлим хан. тәхетеннән күтәрелде. Мәлә- кәс ыр\'ы илтабары янына килде, баһадирның иңенә кулын салды.- Торыр җир-суың Агыйделгә койган инеш буенда булыр, баһадир. Иген игәм дисәң, өйрәтерләр, инде мал-туар асрап көн күрәм дисәң, рәхим ит Бүгеннән сине баһадирым итәм. Сәлим хан сине үз канаты астына ала Буйсынуың Тубыкбай баһадирда булыр Сәлим хан игелеген алдың. Илтабар Аучы Тимер! 3 Ачык тавышлы сөрән салучылар Бөек Каланың урам-тыкрыкларын- да өндәүләрен атна буена тәкърарлый торгач, көткән көн дә килеп жит- те. Чәчкә бәйрәмен белгән кебек, көн дә чалт аяз булып туды Кояш чыгып. үлән-чәчкә кыякларында энҗедәй чык бөртекләре кибүгә. Ага Базар аша Бөек Кала халкы киң болынга агыла башлады Бу олуг бәйрәмгә Сәлим хан бик күп кунаклар чакыртты. Бәйрәм башланырга ике-өч көн кала Идел буе кибетләр белән тулды Болгарда урам-урам булып яшәгән урыс, әрмән, рум халкы да бәйрәмчә киенеп болынга төште. Иртән иртүк Бөек Каланың җиде мәчетендә дә җиде тапкыр азан кычкырылды, чиркәүдә төрле моңнар чыгарып чаң суктылар. Хан гаиләсе һәм туганнары, сарай аксөякләре болынга төшкәндә елга буе тулы халык иде инде. Бу тамашаны күреп. Сәлим хан Гали, Булат оланнарны янына чакырып алды Бер көндә диярлек туып, бүгенге көндә ундүртенче язларына аяк баскан оныклар хан-бабалары дәшүгә, атларын чаптырып килеп тә җиттеләр. Оланнар икесе дә хәрби киемнән, калканнары булмаса да. билләрендә кылыч, хәнҗәр, иң аша җәя кигәннәр иде Көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ук савытларында һәр олан үзе теләгән төскә буялган уклар Чаптырып килгән оланнар хан-бабалары арбасына җитүгә, беравыздан диярлек: — Бәйрәм котлы булсын, бабакай, бәйрәм күңелле булсын, дәү инәй. бәйрәм, бәйрәм! дип кычкырдылар. Сәлим хан оныкларыннан канәгать калып, янәшәсендә утырган ханбикәгә нидер әйтергә дип борылган гына иде. елга буенда боргы кычкырта башладылар — Әй-әй-әй. Улдәмирдән кунаклар килә, кунаклар килә!— дип аваз салдылар Булат белән Гали олан Иделгә таба чаптылар Владимир кенәзе Андрей Боголюб Болгардан алган кәләше Рокыя белән кунакка килгән иде Инде Сәлим ханга хәбәр итүләреңчә, чәчкә бәйрәменә олуг кенәз кораб-кораб товар китерә икән, бу хәл чын б.улса кирәк, елга ярына өч- дүрт кораб килеп төртелгән иде Сәлим хан мәйданның иң күркәм урынына алдан корып куелган чатырга юнәлде, аңа ханбикә Зөбәрҗәт һәм башкалар иярделәр Яр буена килеп туктаган корабларда төрле-төрле җилкәннәр, биредә Хәзәр диңгезе ягыннан килгән, озын юл узган Багдад сәүдәгәрләренең дә. Кара диңгез аша килгән Рум сәүдәгәрләре корабларын да күрергә була иде. Ул корабларны агымга каршы бурлаклар китергән. Озын юл узган һәм. ниһаять. Болгарга килеп җитүгә ирешкән бурлаклар карлыгачлар кебек яр кырыена тезелешеп, килеп җитү куанычыннан булса кирәк, кип- кэн балык кимереп утыралар, чуар киенгән болгарларны тамаша кылалар иде Күп тл үтми. Новгород каласы сәүдәгәрләре дә күренде Нов городлылар корабларын аккошка охшатып ясый һәм төрле төсләргә буяп бизәргә ярата, аларның кигән киемнәре дә чуар, кызлары бераз чытлы- каи. һавалы, зәңгәр күзле булыр Сәүдәгәрләрнең бурлакларында кайгы лары юк. йөк бушатучыларны ашыктыралар, кайбер акрынрак кылан * ганнарына камчы белән сыдырып алырга да күп сорамыйлар иде. 2 Владимир кенәзе Андрей Боголюб үзе белән бик күп кызлар, егетләр 2 алып килгән Кораб басмасыннан чыгуга, кенәз каршына Булат белән 5 Гали килеп бастылар һәм. кулларын йөрәк турларына куеп, аңа баш иде- 2 ләр Кенәз аларның икесен дә кочагына алды һәм күтәреп җиргә куйды, т Каенишлар, димәк?— диде кенәз әле берсенә, әле икенчесенә ка- = pan. ♦ - Каенишләр. диделәр оланнар беравыздан. Кенәз киң җилкәле, гәүдәгә тәбәнәгрәк булса да. таза кеше иде Ул = басмадан төшеп килгән кенәзбикәне көтеп алды да Гали белән Булат оланнарны аңа табарак этеп җибәрде, янәсе, апагыз белән дә күреше- * гез. Ул арада һәммәсе дә кораблардан төште, кенәз тирәсенә җыелды- 2 лар Кенәз кузгалырга боерды Иң алдан бүләкләр тоткан кыз кузгалды. 2 аның ике ягына иң гүзәл чибәрләр килеп бастылар Кызларның кулла- - рында бал тәпәне, икенчесенең кулында җем-җем итеп торган кеш тире- Е ләре Кызларда киң итәкле, кызылга ак чәчкәләр төшкән сарафаннар. >_ аларга ияргән унлап егет якалары чигүле ак күлмәк кигәннәр, билләрен 3 ефәк бау белән буганнар, баш киемнәре юк. аякларында кара болгари ® итек Ыспайлар, тазалар, яшьләр, җитезләр Алар кенәзнен күз кара ' шыннан ук ни эшләргә тиешлекләрен беләләр, каршы алучылар моны шундук сизеп алдылар, соңгылар арасында албагучы Таймас баһадир егетләре дә бар иде. Кенәзбикә уң яктан, кенәз сул кулыннан иләмсез киң җилкәле баһа дир атлый Баһадирның мыеклары карабодай саламыдай тырпаеп тора, ул каршы алырга килгән болгар кызларына карап куя да мыегын сыны рып ала. тамак кыра һәм ошаганнарына мәгънәле итеп күз кыса иде Кенәзбикә тәмам өлгереп, өзелеп җиргә төшкән алмадай сылу иде Үтә дә затлы киенгән, башында кеш тиресе белән каелган, очлаеп килгән түбәсенә кадәр энҗеләр тезелгән калфак, күлмәге әйтерсең лә гелән көмештәндер кояш нурларында ялт-йолт итә, аякларында итәк астыннан очлары гына күренеп киткән сафьян итекләр Ул әле иренә карый, әле каршы алырга килгән болгар кызларына Аның да шулар ке бек гамьсез йөргән чаклары бар иде ләбаса Ул якташларына елмая, таныш булмасалар да. барчасына да ияк кагып кына булса да сәлам юл лый иде Кенәз өстендә җилән сыман кафтан, кафтан көмеш җепләр белән тукылган, сәдәфләрен эләктермәгән җилбәгәй җибәргән, аякла рында тез капкачларын каплап торган итекләр. Муенындагы алтын тәресе әле бер якка, әле икенче якка селкенә Кенәз каршына болгарларның берәүсе йөгереп килә, бер касә кымыз бирә. Кенәз «эһ1» дип касәдәге кымызны эчә дә савытны читкә ташлый һәм кымыз китерүченең иңбашы на дусларча кагып: Рахмат. курдаш! - ди. Икенче берәүсе кенәзгә әче бал китерә, кенәз аны янәшәсендә атлаучы баһадирына бирә, тегесе эчеп куя да. мыегын сыпырып: Рахмат! - ди һәм икенче мәлдә өстендәге җиләнен сала да бал китерүченең иңенә ташлый Кенәзнен кызлары мәйданга җитә, хан чатыры янына юнәлә. Сәлим хан һәм ханбикә Зөбәрҗәт кунакларны каршы алырга күтәрелә, аларга башкалар иярә. Алдан ханның җария кызлары китә, кызларның иң г\ зәлендә көмеш табакка катырган чәк-чәк. икенчесендә табгач ефәген пән теккән, иң оста тегүче тарафыннан чигелгән күлмәк, өченчесендә көмеш 1 әнкәләр белән бизәлгән болгар күненнән эшләнгән каеш иде Әү вал кенәз чәк чәкне кабып карады, аннары күлмәкне алып артында басып торган егеткә бирде, бил каешын биленә буды, шуннан сон гына кызларның битләреннән үбеп чыкты Ниһаять, хан белән кенәз очраштылар. Олуг кенәз күрше шабра. төкле аягын белән Болгар жирен^ Олуг хан. шатмын-шатмын исән-имин сине күрүгә! Кочаклаштылар, битләрен биткә куештылар Шуннан сон Сәлим хан Рокыя белән күреште, кенәз исә ханбикә Зөбәржәтнен битеннән үбеп алды. бу хәллән комачтан кызарынып киткән ханбикәгә: Татлыдыр алмадай битләре ханбикәнең! - дип. төчеләнеп алырга да өлгерде. Ул арала барысы да килгән кунаклар белән күрешә, исәнләшә, үбешә, кочаклаша башладылар, ахыр шау гөр килеп, чатыр астына, күләгәгә таба кузгалдылар Кунаклар утырышырга да өлгермәде, аларга табак табак ризык нигъмәт китерделәр Ризык ташучы ир-егетләр, кунак кызларга житкәч такмак әйтеп тә алдылар Сылуым чибәрем, матурым-гүзәлем. сары кашларыңны бер си- кертче, зәңгәр күзләреңне бер күримче. Баллы бавырсагым татып карачы. керфекләрең күтәреп баксаң—мин булырмын синең көткәнең. Кө fen торсаң бозлар киткәнен, корабларның юлга төшкәнен мин булыр мын синең сөйгәнең... Кунак кызлары хи-хи көлешә, вата жнмерә төрки телдә снйлэшмэк че булалар. Ул да түгел, мәйдан уртасына Зөбәржәт ханбикәнең жария ләре чыкты Алар янына йөгереп курайчылар, боргычылар басты, кайсыдыр кубызда уйнап жибәрде. Кызлар жырлый жырлый. такмак әйтә- әйтә биеп киттеләр, һәркайсы үз һөнәрен күрсәтте, жир астыннан ка лыккандан. егетләр пәйда булды, алар кызларны иш ишкә китереп бии башладылар Иш ишкә килеп табышкач, егетләр кызларга ислемай, беләзек бирде кызлар егетләргә кулъяулык тапшырды Болгар биючеләре мәйданнан чыгып китүгә, сөйләшеп куйган кебек, кенәзнен баһадиры әче итеп сызгырып жибәрде Мәйдан уртасына көпчәктәй әйләнә-әйләнэ кунак егетләре чыкты, боргычылар, балалайка һәм сыбызгычылар кат нашып китте Егетләр һөнәрләрен күрсәтеп бетерүгә, мәйданга сабыр- салмак кына, су өстеннән йөзгән аккошларны хәтерләтеп, кызлар кузгал ды Егетләр, кызлар бик тиз ишләрен тапты һәм бергәләшеп биегәч, иш-иш булып мәйданны ташлап киттеләр. Биючеләргә гөр килеп кул чаптылар. Кенәз аерата тырышты, ул, инде кәефләнеп тә алган иде, әле янәшәсендә утыручы хатынына, әле баһадирына нидер әйтә һәм тагын да кул чабарга готына иде. Менә кенәз түзмәде, сикереп торып бар биючене мәйданга яңабаштан чакырып алды да өсләренә учлап-учлап көмеш тәңкәләр сипте, аңа карап Сәлим хан да биючеләр өстонә көмеш тәңкәләр яудырды Китте көлеш, чыр-чу килеп тәңкә жыю һәм халык бу тамашага янә гөрләп кул чапты. Ниһаять, кулына озын колга тоткан, аңа төрле төстәге чигүле сөлгеләр аскан мәйданбаш күренде Ул колганы мәйданның нәкъ үзәгенә кадап куйды - Җәмәгать, келәмгә көрәшче оланнарны чакырам Оланнар көрәше башлана! Чәчкә бәйрәменең нң кызык өлеше оланнар көрәше Сәлим хан оланнар көрәшкәнне аеруча яратып карый һәм бүләкләрне дә мулдай бирә идс.^ Балалар мәйдан уртасына чыгып баса барды Куп булмаса да, шактый үсмер жыелды Мәйданбаш һәм аның ярдәмчеләре аларны иш- иш бүлеп чыкты, кулларына сөлгеләр бирде ( элим хан Андрей Боголюбны тикмәгә генә кунакка чакырмаган иде Менә ничә ел инде Болгар белән Владимир кенәзлеге солыхта. Быел солыхның соңгы елы Янартасы иде. Ни уйлый икән кенәз бу хакта? Әйтик, f элим хан солыхны озайту ягында. Үткән ел. Сәлим хан белән кнп »|пмнч > кенәз мукшыларга яу чапты Бу уңайдан Сәлим хан илчеләр I Гимргалини р.че.че аша кенәзгә канәгатьсезлек белдерде. Кенәз шунда илчеләргә әллә шаяртып, әллә ихластан әйткән: «Бик күпне күрсә ханыгыз. Болгарына VK яу чабармын», — дигән. Илчеләре илгә кайтып, кенәзнен сүзләрен /киIкергәч. Сәлим хан ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Илчеләр арасында да төрле кешеләр бар иде, аларнын күбесе бай сәүдәгәрләр гаиләсеннән, әлбәттә инде, үз мәнфәгатьләреннән чыгып та эш итәләрдер. Шуна карамастан, Сәлим хан алар сүзенә ышанды һәм бу хакта кенәз белән әңгәмә тотарга исәпләп тора иде Кенәзнен кәефе әйбәт, ул якты йөз белән сөйләшә, бигрәк тә вәзир Исхак белән бәхәсләшергә ярата иде. Сәлим хан юк-юк та шул якка күз төшереп ала Андрей үз көчендә, ир уртасы гайрәтле чагы, илчеләр бик теңкәсенә тия башлагач, әйтеп тә ташлагандыр. Бу дөньяда кенәз белән хан гына түгел, туган белән туган жир-су бүлешә, орыша, сугыша. Олы Идел буйларында жыр яңгырый. Халык бәйрәм итә, мәйданда оланнар көрәшә Батырга батыр чыгып та килә кебек инде. Әйе, шулай икән шул, мәйданбаш батырга батыр калган оланнарны мәйдан уртасына алып чыкты Шулчак батыр калган оланнарга хан белән ханбикәдән бүләкләр китереп бирделәр. Сәлим ханның кәефе әйбәт иде. Кинәт аның башына бер тиле уй килде. Батырга батыр чыккан оланнар көрәшен ята. Тукта, ул да үз оныкларын көрәшкә чыгарса? Әйдә, тамаша кылсын халык. Оныклары алышканны күрсен. Алар да кеше янында кеше. - Җыенбаш, мәйданбаш! дип кычкырды Сәлим хан Бире кил әле. Әйе, әйе, син! Ханның бу сүзләреннән соң мәйдан гына түгел, тирә-юнь тынып калгандай булды. Уң кулында утыручы ханбикә Зөбәржәт ирен туктат- макчы итте, әмма хан, аңа игътибар бирмәстән, мәйданбашны чакырды. Ханның сул кулында утыручы вәзир урыныннан купты, йөгереп мәйданбаш янына барды, тегеңә нидер әйтте һәм хан янына әйдәде. Илһам белән Хажи угланнар бер-берсенә карашын алдылар Имеш, ни кылырга исәбе аталарының? Икенче мәлдә инде аталарының ни теләгәнен аңлапмы елмаештылар, аның сәер гадәтләрен беренче тапкыр гына күрүләре түгел иде шул. Сәлим хан бу уенның ахыры ни белән бегәсе хакында баш ватмады, күңеленә бер уй килгән икән, ул аны, таш яуса да, тормышка ашырыр. Ханмы ул, түгелме! Хан дәшүен аңлап алгач, мәйданбаш йөгерә-йөгерә чатыр янына килде. — Ни боерасыз, ханым? — Кибәк баш. нигә дәшкәч тә ашыгыбрак килмисең? Артың каешны тансыкладымы әллә, ахмак! Сөрән сал, хан оныклары көрәшә, дип сөрән сал! — Баш өсте, ханым!- диде мәйданбаш һәм шаяртмыймы бу дип, бертын кузгалмый торды - Дивана баш, ни әйттеләр сиңа! дип әтәчләнеп килеп кунды мәйданбашка вәзир, Сөрән сал! һе, менә сиңа мә. булмаганны,— диде мәйданбаш — Килешерме соң бу. ханым? — Вәзир,— диде Сәлим хан Кем кунды бу ахмакны мәйданбаш итеп? - Чын була, димәк, мин бит шаяртасыз дин торам, ханым, - диде мәйданбаш - Алай булгач, батырга ни вәгъдә итәсез? Бу хәтлесен хан да, вәзир дә көтмәгәннәр иде, күрәсең, бермәлгә аптырабрак калдылар. Хан вәзиргә, вәзир ханга карашып алдылар — Әйе, батыр калган олаша ни вәгъдә итә ханым, ди бит әле кибәк баш,—дип зәһәрләнде вәзир Күр әле моны, әй! — Белдер халыкка, тәхетен вәгъдә итә диген, диде Сәлим хан һәм сискәнеп киткәндәй булды Вәзир мәйданбаш янына килде һәм аның колагына нидер пышыл- ^дады. шуннан соң мәйданбаш йөгерә-атлый диярлек мәйдан чртасына юнәлде. Ул кулын күтәреп тынычланырга кушты һәм калын күкрәк тавышы белән хан сүзләрен кабатлады Бермәлгә генә тынып калган халык ур-ра кычкыра башлады Ул арада Исхак янына бер азат килде, тегеңә нидер әйтте, вәзир хан янына узып рөхсәт сорады. Хан азатка ияк кагып, ризалыгын белдерде — Бар, килсен' — диде вәзир Исхак азатка Азат китеп барды, күп тә үтми мәйданга Тубыкбай баһадир килеп керде һәм туры хан чатырына юнәлде Тубыкбай баһадир кулында Таб- гач сәүдәгәрләренең ефәк юлы Аны борын-борыннан ук шулай дип йөртәләр Тубыкбай ефәк юлын саклый, сәүдәгәрләрне рәнжетми. исән-имин уздырып җибәрә. Сәлим хан Тубыкбай хезмәтеннән канәгать иде Башка бәкләр кебек кул сузып сарайга килмәде, ук-коралдан башка нәрсә сорамады. башкалар кебек кирмән калалар салам дип тә йөдәтмәде, бабалары кебек киез йортларда яши бирде. Ханга булган бүләген дә үз вакытында китерде, бурычка кермәде, кирәгеннән артык мал тотмады Хак анысы, сарайда тәрбия алган энесе белән тыныч яши алмады, тегесе агасы белән дәгъвалашып чыгып китә, качкын булып йөри, диделәр. Ләкин Тубыкбайның ханга килеп бу хакта бер тапкыр да зарланганы бул мады Шуңа да якын итә иде баһадир Тубыкбайны Сәлим хан Тубыкбай өстендә кеш тиресе белән каелган күн күлмәк, кулында куй маенда кайнаткан камчы, билендә киң каеш, киң кунычлы итекләре тезенә житәр-җитмәс тора Баһадир Сәлим хан каршына узды, баш иде һәм кунак кенәзгә карап алды, кснәз аның сәламен алып ияк какты Сәлим хан баһадирга чатыр күләгәсеннән урын күрсәтте, әмма Тубыкбай утырмады, янына берсеннән-берсе үсмеррәк оланнарын дәшеп алды Оланнар тезелешеп хан каршына килеп бастылар, сөйләшеп куйгандай, бергәләп ханга баш ордылар Шуннан соң гына Тубыкбай баһадир әйтер сүзен башлады — Олуг ханым, саумысыз! Саумысыз.сылуларның сылуы Зөбәржәт ханбикә' Саумысыз. кунаклар, әмирләр, киленнәр, оланнар, диде Тубыкбай бертуктаусыз бил бөгә-бөгә. - Сәламең алдык. Тубыкбай. инде гозерең әйт. һәй. йомыш дим тагын. Бичәң кая соң. баһадир? Гүзәл бичәң? — Бичәм-күтәрченем. кара кашым, карлыгачым быел жәй башында ук дөнья куйды, ханым Биш оланны биш каурые итеп миңа ташлап китте Сандугачлар кайткан чаклар гына иде БЬтен тереклек уянгач кына китеп барды карлыгачым-сылуым Чәчәкләр уянды, күбәләкләр терелде, ә минем җаным-бәгьрем гүргә керде — Нигә сарай табибе Хәсәнне дәшмәдең? - Кыймадым, ханым Чәчәк-Ананы дәшкән идем, килде, карады да өметсез диде Тубыкбай баһадир ханбикә Зөбәржәт артына басып тор ган зәңгәр күзле җариягә күз атып алды, күренеп тора, көнчыгыш сәүдә юлын саклаучы баһадир кем ашадыр кыз хакында хәбәрдар, аннары кыз да баһадир хакында хәбәрдар булса кирәк. Тубыкбай аның ягына карау га. сылукай. аучы каршына кинәт килеп чыккан җәнлек кебек, сискәнеп китте, өрфия яулыгы белән күзләрен генә калдырып йөзен каплады һәм ханбикә артына посты Бичәң сылу иде. Тубыкбай. урынысы ожмахта булсын Әйе. үлгән артыннан үлеп буЛмый. дигәннәр картлар, дөньялыктагыда дөнья кайгысы булыр, дип әйткәннәр, бичәң калдырган менә бу каурыйларны итәгенә салырдай, күзең төшкән сылу бармы соң? Биш олан табып биргән бичәңнең урыны җәннәттә булыр, рәнҗемәс, дип әйтүем Хак әйтәсез, ханиям. рәнҗемәс Иш күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер иткән идек тә бит «Күзең төшкән сылуын бармы», дигәч, күңелем тулып киткәндәй булды әле һәм Тубыкбай күзләрен генә калдырып яулык каплаган жариягэ күз төшереп алды. - Табарсың. табарсың, баһадир, синдәй ир-атка та табылмагач, диде Сәлим хан Хәкимем, диде Тубыкбай Сәүдә юлыгызны имин тотам, бер генә сәүдәгәрнең дә гарланганы булмагандыр Аллага шөкер. Ил Болгарга зЫЯИ-зәүрәт китергәнем булмады булса, ишеттерерләр ие Теләгемә фатиха бирсәгез, икенче көнне үк бер көтү ат болыныгызда булыр ие. ханым Теләгең әйт. Тубыкбай Җир өстендә яткан хәзинә булса, игелегем юктыр, чөнки хәзинә ил байлыгыдыр. Инде жир өстендә йөргән җан иясе икән рәхим ит. әйт теләгең Теләгең изгедәндер бит. баһадир’ Баскан урынымда жир упсын. ханым Ниндәй сүз ди ул Оланнарга ана кирәк Канатсыз кош. катынсыз ир булмас, диләр Кулымда гына йөртер идем — Ай һай диде ханбикә Зөбәржәт баһадирның шыттыруын ошат мыйча - Ирләргә ышанма. Иделгә таянма, диләр түгелме? Мактанма алай. Тубыкбай Халык әйтә бит. батыр мактанса жир убар. куркак мактанса жил кубар, дип Бәй. Акъанам. ир йөрәгендә жигүле ат булмаса. ни пычагыма ул хатын-кыз ярына Мактанырлыгым булганга мактанам. Акъанам Сәлим хан кеткелдәп көлеп жибәрде һәм янә Тубыкбайның оланнарына карап алды Баһадирның кемгә күзе төшүен кыяр-кыймас кына оланнар ягына баккан ханбикәнең асравын күрүгә үк сизеп алган иде Ахыр түзмәде, иелә төшеп, ханбикәгә нидер әйтте Зөбәржәт сылу хан белән килешмичә, башын чайкады. Айсылу атлы кызны аңа кыпчаклардан алып кайткан иде Биккол сәүдәгәр. Сайлый белә иде кызларны хан сәүдәгәре Якташы булгангамы, ханбикә кызны үз баласыдай яратты Бирмәве дә бар иде Шуңа күрә Сәлим хан Тубыкбайга — Син. баһадир, бу хакта ханбикәңә мөрәжәгать ит инде Айсылу аның асравы, житмәсә якташы, аннан үтен. диде. Шуны гына көткән кебек. Тубыкбай ханбикә Зөбәржәт каршына тезләнде Бу тамашаны күрен-күзәтеп торган кенәз Андрей башын чайкап куйды — Акъанам Зөбәржәт. ай кояштан нур алган асравыгызга күзем төште, язган бәхетемнән мәхрүм итмәгезче Болын чәчкәсез, дала кыл гансыз. бала анасыз булмастыр Ышбу оланнарга Айсылуыгыз ана бул сачы? Шулай диде дә Тубыкбай аягүрә басты, ханбикәгә баш иде. ата артыннан оланнары килеп, берәм-берәм ханбикәгә баш ордылар Ханбикәнең күңеле нечкәреп китте — Йә хода, йә хода, күрче, күрче боларның кыланышларын һай, изге булгандыр синең. Тубыкбай, тәүге бичәң. Бала холкы анадан, батырлыгы атадан диләр бит Йә ходаем, бигрәкләр килештерәләр инде. Моңа кадәр бер якка да сүз катмаган Акбикә килен телгә килде — Яшь арасы бик зур түгелме соң, анам? Чабата тукырга рәтле чөшлесе калдымы икән — Ай аллам, килен, бу ни дигән сүз инде тагын! Килешмәгәнне! -- Чабатасы булгач, чөшлесе бардыр, бардыр.— диде Сәлим хан — Булды Тубыкбай. әйт. урлапмы, туйлапмы аласың? — Алса, туйлап алсын, алмаса алмасын Ханым, синең ни сөйләвең инде тагын3 ' (уйлап, никах укытып, зурлап алса гына разый бул. анакаем.- диде Мәрьям килен — Барысын да сез дигәнчә итәрбез, бикәләр Сүзегездән чыкмам, игелегегезне генә бирегез — Шәех Иг-.нәйгә акчаң кызганмасаң. никахны тиз тотар диде Сәлим хан Аяк астыгызда тупрак булыйм, олуг ханым Мең рәхмәт сезгә, оланнарым ятим итмәдегез Губыкбаи баһадир, асрау кызым Айсылу дала ханы Сарбай ыруыннан Белекле, укый яза белә, сылу-гүзәл. исеменә җисеме килеп юра. рәнҗетә күрмә, намазлыкка утырып каргарым Инде кызның үзеннән сорыйк, бөтенләй үк ят итсә, бигайбә, баһадирым — Ханбикә каерылып асравына карады — Йә. балакай, ни әйтерсең'-* Кы» бермәлгә тәмам югалып калды, алай да зәгыйфь тавышыннан аңлады ханбикә Айсылу ризалыгын Тубыкбай баһадир, ханбикә елмаюга, кулындагы камчысын җиргә ташлады да оланнарына ым какты, тегеләре йөгерешеп килеп, ат.злл- ның кулларына, иңнәренә асылындылар Сәлим хан канәгать калды Тубыкбай һәрчак аның канатында бул ды Батыр, кыю Ул Сәлим ханга иң кирәк кеше иде Халаяк. Сәлим хан әмере белән аның оланнары узара көрәшәчәк. Батыр чыккан оланга хан тәхетен вәгъдә итә! Бусы, һичшиксез, артык иде. Сәлим хан. айнып киткәндәй, вәзиренә нидер әйтте, тегесе иөгерә-атлый барып, мәйданбашның җилән җиңен нән эләктерде. койты гына тартып куйды. Мәйдан уртасына Гали олан белән Булат оланны җитәкләп диярлек алып чыктылар Ни сәбәпледер, мәйдан кечерәя башлады, бер өлеш халык «Гали олан җиңә. Гали олан хан була!» — дип. икенчеләре ■Булат олан җиңә. Болгар тәхетенә Булат олан утырачак!» дип. тамак ерттылар Бер җүләре. һәрхәлдә шулай дип уйлады Сәлим хан. мәйдан уртасы на йөгереп керде һәм. Ур-ра. ур-ра! Яшь ханнар көрәшә, яшь ханнар көрәшә' — дип акырырга кереште Мәйдан караучы азатлар аны шундук эләктереп алдылар. күтәреп алып, мәйдан читенә ташладылар Ул да түгел, икенче берәүсе Әйтсен, әйтсен хан. батыр калган оныгына ни бүләк итә3 Тәхетенме?! Бүгеннән үкме? Үлгәчме? Бүгеннән үк. бүгеннән үк! Бу хикмәтле кешене дә мәйданнан алып чыгып киттеләр, хәтта арт ягына камчы да төште бугай, яңадан әйләнеп кермәде Халаяк. ишеттегез булса кирәк, хан батыр калган оныгына тәхет вәгъдә итә' дип кычкырды мәйданбаш. Гали белән Булатка сөлгеләр тоттырдылар. Хан оныклары алыша башлады Башта алар шаярып кына көрәштеләр, мәгәр тора бара кызып киттеләр, көрәш чынга әверелде. Көтмәгәндә Гали олан Булатны күтәреп алды, әйләндереп атып та бәрде Мәйдан тирәсе күк күкрәгәндәй чатнап куйды, яше-карты мәйдан уртасына ташландылар, батыр калган Гали оланны күтәреп алырга, яшь ханны сарай тәхетенә кадәр күтәреп илтергә теләделәр Ләкин халыкны уртага уздырмадылар, мәйданны боҗрага алып, сөңгече азатлар басты Мәйданбаш багыр калган оланны кулына күтәрде дә хан чатырына таба алып китте, башын ия төшеп, җиңелгән бала аңа иярде Ул арада батыр калган оныгына Сәлим хан тәхетен вәгъдә итүен ишеткән халык мәйданга таба агыла башлады Барысының да бүген иртәгә хан тәхетенә утырасы угланны үз күзе белән күрәсе килә иде Халык мәйдан боҗрасын кысрыклый, кечерәйтә, кысарга кереште Сә лим ханнын уйлары чуалды Халыкны алдау — хатын алдау гына түгел икән Хан бу хакта бик күптән белә иде. Халыкны бер алдарсың, ике. өченчесендә ул баш күтәрергә дә күп сорамас Сәлим хан Гали оланның атасы әмир Хаҗига күз төшереп алды Әмир Хаҗи берни булмаган кебек дисбе тарта, ә менә бикәсе утлы табада утырамыни — борсалана, ни кылырга белми интегә иде Илһам углан да тыныч түгел, йөзе ап-ак. әйтерсен. гүрдән чыккан. Мәрьям бикә исә иренең җиңенә ябышкан да җиңелгән һәм мәйданбаш артыннан башын иеп атлаган угланына бак кан — күз яшен дә сөртмичә елый Бу мәйданбашны гына күр инде! Нигә инде баланы күтәреп китерә! Оланнар уен уйнадылар. уендагы уенда калыр да. Хак анысы, ике оланның берсе вакыты җиткәч тәхеткә \тырыр. тик бүген түгел, хәзер түгел Халыкны гына кара син Ни кыла на?’ Яңа хан яңалык китерер, ясакларны киметер дип уйлауларымы? Булмастыр, андый хан тумаган әле. туар ул. мәгәр әле түгел, хәзер түгел. бер хода белә кайчан Ә бүген балалар уен уйнадылар, уен1 Әллә чынлап та арттырыбрак җибәрдеме? Арттырыбрак җибәрде бугай Тарихта булмаган хәл түгел, тәхет өчен туган туганны, ата улны, ул атаны үтергән. Сәлим хан эчтән ачыргаланып, ханбикә Зөбәрҗәткә игътибар итте. Ханбикә үзалдына оялып, аның өчен оялып, кызарынып утыра иде «Ханбикә хаклы булган, дип уйлады Сәлим хан Тәхет вәгъдә итү уен эш түгел Тәхет вәгъдә иттең ни дә. җаның бирдең ни!» Ханның ни турында уйлавын белгән кебек. Зөбәрҗәт ханбикә: Ут белән уйныйсың, ханым, диде. Оланнар күнеленә генә ту- гел. халык күңеленә дә яман коткы салдың. Үкенечләргә калмагае бу кыланышларың, ханым Сөйләмә юкны, ханбикә. Уен уенда калыр да. — Сөяк бирми, эт иярми, ханым Ике көчек бер йортны сакламый Көчекләр язмышы минем кулда, ханбикә. Язмыш хода кулында, ханым Синең кулда бары тик хода биргән акыл. Аны да сак кулланмаган хәлдә баш югалтыр дәрәҗәгә җитәргә мөмкин икән — Бүген инандыңмы? Бүген, ханым. Үтәр ул. ханбикә, үтәр Үрдәкне суга ташлап батырмыйлар Күр әнә. оныкларыңның берсе күз яше белән елый, икенчесе көлә. елмая Мәрьям килен әнә тәмам үксеп бетте. Зөбәрҗәт ханбикәгә оныкларның икесе дә якын иде Булат оныгы аңа әбекәй диде. Гали оныгы исә Акъанам дип дәште Ике бертуганнан тусалар да. холыклары белән бер-берсенә һич тә охшамаганнар иде Булат олан күбрәк баһадирлар янында уралды. Гали олан исә кәтиб Хафиздан. табиб Хәсәннән аерылмады. Еш кына Гали ханбикә кызларына ияреп болынга дару чәчкәләре җыярга төште, тегеләргә шигырьләр' укыды, мәхәббәт турында шигырьләр ишетүгә, күзләре елтырый башла ган кызларга карап ханбикә «Бу оланда нидер бар. бу кадәр күп белмәс иде», дип уйлап кунган иде. Ә инде Җамалетдин Руми шагыйрьнең татлы, акыллы шигырьләрен әйтә башлагач, ханбикә олан өчен курка калган иде. Хиссияткә бирелүчән Гали оныгы өчен курку әнә шунда килгән иде ханбикәгә һәм шул чактагы куркуы янәдән кабатланды Сәлим хан мәйданбаш күтәреп килгән оныгына дошманга караган кебек карап тора иде. Ханбикә Зөбәрҗәт ни әйтергә белми каушый калды Юкса. Шарукан хан ыруыннан чыккан Сарбай кызы иде ласа һәрчак кыю. тәвәккәл булды, ә монда кисәк Гали оныгы өчен курка калды. Гали оныгы өчен генә түгел. Булат оныгы өчен дә. Урыс кенә^ләре кысрыклый башлагач. Сарбай хан Идел елгасын кичеп. Кеиәлё елгасы буена авыл туктады Күп тә үтми аның ыстанына Болгардан мдондләр килеп төштеләр, атна ун көн үтмәде. Сарбай хан ыруы белән ислам динен кабул итте һәм баш иеп Болгар ханына килде Хан аны колач җәеп каршы алды. Иделнең түбән якларын сакларга кушты. Сарбай хан. җәйләүне ташлап, утрак тормыш корырга кереште. Әмма җәй килдеме, күңеле ашкынды, җыенды. Җаек тирәләрен әйләнеп кайтты, ләкин инде ерак китә алмады Картлык килде аңа Аталары дөнья куйгач, угланнары җәйләми башладылар Өлкән угланы Бачман үз ыруы белән Бөек Калага күчеп килде 46 һәм сарайда йөзбаш булып калды. Сарбай ханның икенче угланын Сәлим хан Өргәнеч белән Сувар калалары арасындагы сәүдә юлын сакларга билгеләде. Ыру-кабиләсе ишәеп киткәч, Сөләйман баһадир, атасы ж.ирләрен кече энесе Шарлыкайга биреп, ерак та китми үзенә кирмән кала салды һәм аны Бозаулык дип атады. Баян баһадирга кадәр үк Зөбәрҗәткә ияреп килгән Бачман меңбаш әмир Хаҗига күчте һәм, * Казан елгасы буена кирмән салып, баһадир булып тора башлады £ Ханбикә Зөбәрҗәт һәрчак Сәлим ханның тезгенен кулында тотар ' иде. бүген исә беренче тапкыр ул тезгеннең ычкынуын тойды Нигә 5 тыймады ханны? Ә бит туктата ала иде. Яисә вәзир Исхак нигә туктат- 2 мады? By нихәл?!. Ханым, ханым, картая башлавыңмы, акылга җиңе- ? ләюеңме? Ни сәбәпледер, шәех Игәнәй дә күренми. Яратмый шәех халык = уеннарын, аңа хәтбә әйтсә бик җиткән. Үзе ханны мактый, үзе аның ♦ үлемен тели һич аңламассың бу шәехне Зөбәрҗәт ханбикәне килә- = килүгә яратмады Игәнәй Була бит шулай, күз ташлавы булды шәех й Игәнәйнең яшь хатынга, уйлап куйды: «Бусысы Туйбикә булмас, бусысы ханны үзе биетер». Мәгәр бер ханны гына биетмәде ханбикә булып алган f Зөбәрҗәт, ул Игәнәйне дә читтә калдырмады Иң әүвәл Болгарга пәрән- җә керттермәде Ә бит ни тырышты шәех, ни үгетләде ханны, ни котыртты £ халыкны, ханбикә исә аның ел буена алып барган үгетен бер көн г- днгәндә сүтте дә ташлады Мәҗлестә пәрәнҗә мәсьәләсе кузгалгач. = көтмәгәндә ханбикә Зөбәрҗәт килеп керде. Килеп керде дә хан янына узды, янәшәсенә утырды. «Шәех,— диде ул ашыкмый гына - Китапта 3 бер дә хатын-кызга пәрәнҗә кигерегез, диелмәгән. Болгар хатын-кызла- ® рына пәрәнҗә кигерергә бик тә телисең икән, әүвәл үз хатыннарыңнан башла, яшеннән Икенче көнне үк качып китмәсә». Шулай диде дә ханбикә Зөбәрҗәт, ничек килеп кергән булса, шулай чыгып та китте Кыпчак кызы Зөбәрҗәт азатларына әйтте: «Игәнәйнең яшь хатынын урлагыз да миңа китерегез». Азатлары ханбикә боерыгын бик тиз үтәде, шәех Сәлим ханда утырган арада яшь хатынны сарайга, ханбикә бүлмәсенә китереп тә җиткерделәр Зөбәрҗәт чибәр хатын белән мөлаем генә сөйләште, булган хәлне аңлатты Икенче көнне шәех Сәлим хан алдына түгел, ә ханбикә алдына килеп баш орды. Болгарда яңадан пәрәнҗә мәсьәләсен кузгатмассың, дип Зөбәрҗәт Игәнәйдән коръән тоттырып ант иттерде, һәм. әлбәттә инде, иртәгә яшь хатының өеңдә булыр, дип кайтарып җибәрде. Икенче көнне чынлап та яшь хатын кайтып кергәч, шәех Игәнәй аңардан, «кая булдың», дип сорамады һәм өйдә түгел, урамда да йөзен капламаска кушты Бу хәл турындагы хикәят Сәлим ханга барып җиткәч, ул эчен тотып тәгәри-тәгәри көлде һәм: — һәй дә Зөбәрҗәт, һәй дә Сарбай хан кызы' дип. ханбикәсе белән горурланды Тураннарның гадәтенчә борын борыннан тәхет атадан угланга түгел, ә бабадан оныкка күчә килә. Әмма Туран дөньясында тәхетне атадан угланга калдыру очраклары да булгалаган. Сәлим хан угланнары җиткәндә үз көчендә иде әле. тәхетне угланнарына бирмәде, ә икесенә ике каласын биреп, тегеләрне әмир итте. Угланнар үзләре дә тәхет дәгъваламадылар шикелле, аталары тәкъдиме белән шундук килештеләр һәм ырулары белән билгеләнгән калаларга күчеп киттеләр Күз тия күрмәсен, исән-имин яшәп яталар. Ә менә оныклары арасында тәхет өчен кан коелуы бар иде. Бүген әнә шуның җеп очын күрде ханбикә, моны, әлбәттә, Сәлим хан да сизде булса кирәк, тәмам кәефсез утыра Мәйданбаш Гали оныкны Сәлим хан каршына китереп бастырды _ Гали оныгыгыз батыр калды, ханиям. Халыкка вәгъдәгезне җиткерегез. ______ , «Кем бу мәйданбаш? Вәзир кешесеме, әллә гафиллеге белән үч аламы? Тегеләй булса да. болай булса да. мин сиңа моны болан гына калдырмам, мәйданбаш».— дип уйлады Сәлим хан, утырган урыныннан күтәрелергә дә. күтәрелмәскә дә белмичә аптырап Булат олан елый, гарьләнгән. «Гарьлән, гарьлән, олан Гарьләнә- гарьләнә балигъ бул Ирне ир иткән сыйфат синең яшеңдә гарьләнә белү Син хан оныгы, ихтимал, әле язган булса, тәхеткә дә утырырсың. Ә монда булган хәл гел уен гына булып калыр Уенда гарьләнә белгән сугышта да гарьләнер, диләр Ә дошманнан җиңелү ир-ат өчен бер гарьләнү генә дә түгел хәтта, ә үлем, әче үлем!» Ханым. Гали олан батыр калды Вәгъдәгезне әйтегез, халык көтә! Мәйданбаш сүзләрен әйтеп бетермәде, Гали олан бабасы каршына килеп баш орды. Дәү атам, тыңлама аны. ил тәхетен оныкларыгызга бирергә иртә әле сиңа Бер белекле әйткәндер: «Тәхет ханны түгел, хан тәхетне бизәр». дип Без туганым Булат белән болай гына көрәштек. Уен уенда жа лыр. Акыллы олан - диде кенәз Андрей һәм сикереп урыныннан торды. килеп Гали оланны күтәреп алды — Шундый оныгың булса икән! .Алар минем икәүдер, бер тәхеткә ике кеше утырмый,— диде Сәлим хан әллә үртәлеп, әллә кенәзнең кысылуын ошатмыйча. Игелекле олан, игелекле,— диештеләр хан куштаннары да. Вәзир, көрәшне дәвам иттер,— диде Сәлим хан. Аның әле һаман кәефе юк иде. Мәйдан уртасына көрәшкә егетләр, ир урталары чыкты Аларга жирәбә салдылар, тәңкә сикертеп, күн ягы туры килгәннәргә сөлге өләштеләр Көрәш башланды Көттереп кенә көрәшкә Тубыкбай баһадир да чыкты Алышлар бик тиз бетте Кайберләре бил алдырып кына чыгып китте. Ниһаять, батырга батыр калдылар. Кыпчак батыры йөзбаш Карабаш һәм баһадир Тубыкбай Батырлар бик озак бер-берсенә бирешми иза чиктеләр, ахыр Тубыкбай батыр Карабашны күтәрде, шул чак Андрей кенәз сикереп торды һәм: Алдыр, алдыр, багатур! — дип кычкырып җибәрде Тубыкбай батыр Карабаш батырны җиргә бәрде һәм бертын тормый утырды Өстенә төште, билен кузгатты — дип.батырның хәленә керүчеләр табылды. Иллә Тубыкбай баһадирның биле дә кузгалмаган, ише өстенә дә төшмәгән иде. ул торды да кулындагы сөлгесен оланнарына болгады Атагыз җиңде, атагыз җиңде, угланнар! Мәйданбаш Тубыкбай батырның кулыннан алды, әмма шундук мәйдан уртасына кенәз Андрей атлады Тукта, мин көрәшә батыр белән, мин! Барысы да аптырашта калды Кенәз белән көрәшү ярый торган хәлме, килешерме? Тубыкбай баһадир әүвәл ханбикәгә карады, аннары Сәлим ханга. Әйе. кунакка килгән кенәз белән кем көрәшә инде Хан үзе үк кушмас. Мин көрәшә, син көрәшә.— диде кенәз һәм мәйданбашның кулыннан әле генә җиңелгән батырның сөлгесен тартып алды, кулына элмәк итеп үрде. Тубыкбайга таба атлады. Булмастыр, ахры, кенәз.— диде Тубыкбай баһадир курка калып. Ярамаган эш кылса. Сәлим хан аны берсүзсез Айсылудан мәхрүм итәчәк иде. Булыр, багатур. - диде кенәз һәм батыр калган Тубыкбай биленә сөлгесен элмәкче итте. Ул буйга озын булмаса да. киң күкрәкле, кара көдрә чәчле, биек маңгайлы, карчыгарак борынлы кеше иде. Кыяфәте белән бик үк килешле булмаса да. зур зәңгәр күзләре аны ягымлы игәләр, күзләренә карауга, кеше аның чарасына буйсына иде Көрәшә-көрәшә' — дип кычкырды Сәлим хан — Хан кушкач, көрәшми кая барсын! Тубыкбай чарасыз калып, кенәз биленә сөлгесен ташлады, икенче кулы белән сөлге башын эләктереп алгач, янә Сәлим хан ягына күз ташлады Шаярып кына әйтмәдеме, белмәссен ул ханнарны, кунак кенәз- не күтәреп бәрсә, ни әйтер. Айсылудан гына мәхрүм итеп калмас, зинда- * нына ук яптырыр Бусы тагын нигә дип атылып чыкты, аяклы каза кияү £ холкы көзге көн. диләр, хак икән Кунакка килгән, үз дәрәҗәсен үзе белеп кенә карап утырырга иде Күтәреп сылармын да үзеңне, баһади- * рың түгел, кенәзбикәң дә җыеп ала алмас сөякләреңне. Бәрәм дисең дә, 2 ай-һай, бәреп булыр микән Сөякләре эре, бил тотышында тәҗрибә = күренмәсә дә, дивана көч бар бу бәндәдә, бар = - Җәмәгать, халаяк, батыр калган Тубыкбай баһадирга урыс кенә- ♦ зе чыкты. Әйтсен хан, батырга ни? = — Вәзир,— диде Сәлим хан — Җыен бетү белән бу мәйданбашны зинданга илтеп ябыгыз Хәзер минем исемнән әйт: батыр калганга иярле “ ат булыр. 2 Хан әмерен халыкка җиткерделәр, мәйдан гөж килә, умарта күче “ диярсең, мәйдан боҗрасы янә кысыла башлады, янә сөңгечеләр мәйдан у тирәли бастылар Батыр калганга иярле ат бүләк итү күптәннән килә _ иде инде, алай да Сәлим хан атны мәйданга ук кертеп куярга боерды = Батыр калучыга атны ул үзе тапшырачак. Атны мәйданга китереп керт- Z кәч, Сәлим хан йөзен чытты. — Алып китегез, күзем күрмәсен Китерегез үземнен Алмачуарым- 5 ны,— диде Сәлим хан. — Ханым, хәкимем,— диде вәзир — Алмачуар Болгарда бер ат. Болгарда бер аргамак. Ат белән бергә Болгар даны да китәр. — Сөйләмә юкны, вәзир Ат баш түгел, ат булыр, дан кайтыр, баш кайтмас. Үтә әмеремне, вәзир' Хан әмереннән соң чарасыз калган вәзир мәйдан кырына Бөек Каланың мактанычын мәйданга алып керде Барысы да толпарга сокланып карап тордылар Йөгәнен, иярен, япмасын, өзәңгеләрен күрче — гелән алтын-көмештән. Пә хода, бу бүләккә батыр калуы үзе бер дандыр Соңгы мәлдә генә баһадир Тубыкбай тагын бер тапкыр Сәлим хан ягына карап алды Нишләргә тиеш ул? Кенәзне егарга ярармы, бәргән хәлдә Сәлим хан ошатырмы? Әллә соң күтәреп, билен кысып кына куяргамы? Әмма Сәлим ханның карашын күрмәде баһадир, хәер, күрсә дә аңламас иде, чөнки кенәз аның билен тартып китерә башлады «Ашыкма, кенәз. ашыгып куян куалар, мин сиңа куян түгел. Агыйдел буйларындагы урманнарда үскән аюдыр Тубыкбай сиңа тиз генә бил бирә буламы Батырга батыр калган көрәшчеләр ашыкмыйлар, кенәз Әүвәл син аның көч-куәтен сына, бил тотышын чамала» Тубыкбай сизелер-сизелмәс кенә билен уйнатып алды, кенәз кысып китерергә теләгән сынын бушата төште һәм үз чиратында көндәшенең касыгына йодрыгын кадады’ Кенәзнең муен тамырлары камчы сабы юанлыгы булып бүртенеп чыкты, касыгына ишенең йодрыгы кадалуына түзә алмыйча боргаланырга тотынды Ләкин Тубыкбай. моның ише көрәшчеләрне генә сындырганы бар иде, йодрыгын алмады, киресенчә, тагы да батыра төште һәм кисәк Сәлим ханның торып басуын күрде «Юк. ярамас кенәзне бәрү, һич булмас димә, Сәлим хан кәләштән мәхрүм итәр Ә Айсылу мина бүген бүләккә дигән мең ат тора Ат ни ул минем өчен, ат хатын түгел, аны болынга төшәсе дә тотасы, ә Айсылу кебек чибәрне, пәйгамбәр алдына барсаң да, таба алмассың. Әлбәттә, шәп булыр иде булуын Сәлим ханның иң яраткан аргамагын борын төбеннән алып китсәң, ләкин минем бүген максат башка — Айсылу» Тубыкбай сөлгене тагы да кыса төште, йодрыгын кенәз касыгына тагы да батырлы. «Син, тиле баш. бәрә күрмә тагын»,— дигән тавыш ишетте Тубык- бай Кем шулай әйтер, мәйданбашмы? Юк, ул дәшми-тынмый карап тора. хәрәмләшмиләрме, имеш. Колакка гына ишетелдеме? Хода шулай Сәлим ханның авазын җиткердеме? Кенәз ах-ух килә башлады. Тубыкбай кенәзнең билен янә бераз тартып куйды. «Билең гел юк икән бит. кенәз»,— дип эченнән үзалдына сөйләшкәндәй уйлады ул,— Ә бил дигән нәрсә көрәшчегә кирәк ул. кирәк Билең нечкә булсын дисәң, ат ите аша син. Ат ите бирә гайрәтне ир-атка Син минем карлыгачымны нигә берсе артыннан берсе биш олан табып бирде дип беләсең — ат ите ашады Тубыкбай — сөеп туймадым мин аны. яратып Ә миңа оланнар кирәк иде. оланнар алар ил терәге, ата терәге Синең әле хатының гаҗәеп тә гүзәл, бала табамы соң. тапса кемне китерә кыз баламы, оланмы? Хәер, синдә тегесе дә, монысы да юктыр әле Мырк-мырк йөргән, биле-аягы булмаган, май-сызыктан гына торган чучка ите ашап нинди малай тусын инде! Нигә йөзең сытасың, кенәз. Мин бит йөзең күрмәсәм дә тоям, кыен сиңа көрәшүләре. Касыгың авыртамы? Авыртыр шул. Көрәш ул орыш кырында кылыч селтәү генә түгел, көрәш ул көч сынау, гайрәт билгесе, көрәшнең үз хикмәте, үз хәйләсе бар. Орышта куәтле җиңә, күп вакытта азат түгел, корал орыша». Шулай дип уйланды Тубыкбай һәм шуның белән оттырды да. Ул кенәзнең билсез билен тартып китермәкче итте, янәсе, күтәреп кенә аякларына бастырмакчы. бәрмәкче булды, аңа бүген ат та. дан да кирәкми, аңа бүген зәңгәр күзле Айсылу кирәк иде. Тубыкбай кенәзне күтәрә башлады Авыр иде көндәш, төп кебек гүя җиргә ябышкан иде Тубыкбай «эһ!» диде дә кенәзне эләктереп алмакчы итте, әмма көндәше билен шуытып алды, билсез бил баһадир сөлгесеннән шуып төште Шул мәлдә кенәз Тубыкбайны күтәреп алды да җиргә орды. Мәйдан бермәлгә шым булды һәм кинәт гүя җир тетрәде — бүрекләр һавага очты, Сәлим хан урыныннан сикереп торды, йөгереп ат янына килде һәм мәйдан уртасына таба. Тубыкбайны бәрүенә ышаныр-ышанмас басып торган кенәз янына китте. Ур-ра кычкырулар, шау-гөр Иделнең аръягындагы урманнарга барып бәрелде һәм кайтаваз булып, бик озак ишетелеп торды. Сәлим хан мәйдан аша тыпырдап биеп барган Алмачуарының йөгәненнән тоткан килеш кенәз янына туктады. Багырга хан бүләге ышбу ат булыр, кенәз! Кыйракмас иды. хан Багатур гайратлы, кучлы. ат кучы бар багатурда. Алыгыз-алыгыз. кенәз,— диде мәйданбаш кысылып,— Туран гадәт такуй. Бүләк! Тор, Тубыкбай,— диде Сәлим хан һәм аягына баскан батырга биленнән каешын салып бирде,— Сиңа хан каешы, баһадирым Сынатмадың. Айсылуыңны бүген үк алып китә аласың.,. Шулай диде дә Сәлим хан. килеп кенәзнең кулын кысты, ике батырның да кулларыннан алып өскә күтәрде дә: Татулык, дуслык! дип кычкырды Болгарда мондый бәйрәмнең булганы булмагандыр. Сәлим хан шат иде. барысы да ул теләгәнчә узды. Тубыкбай да канәгать, кенәзнең дә кунак буларак күңеле үсте Бәхәссез, ат шәп. Алмачуар кебек ат Болгарда бер иде. вәзир хаклы, әмма аттан кадерлерәк әйберләр дә бар әле бу дөньяда — тынычлык, дуслык. Вәзир Исхаккамы моны аңларга. Ә ат шәп Ат өстендә гөлҗимеш сурәте төшкән рум япмасы, яллары тезенә җитеп тора, озын торыклы, колаклары тырпаеп. нинди иягә тап булдым дигәндәй, әле алга, әле артка юнәлә Кенәз атның ял астына кулын тыкты, катыштырды, ләпәп алды, ат тынычлана төште, башын селкеп куйды Шунда кенәз тагын бер егетлек эшләде, өстеннән алтын укалы кафтанын салды да Тубыкбайның иңенә салды - Сиңа, кордаш Минем бүләк’ Тубыкбай кенәз биргән кафтанны киеп җибәрде һәм чатыр астында дүрт күзләи үзен күзәткән Айсылуга карады — кыз елмая иде Айсылуны калымсыз алырдай итеп көрәштең, Тубыкбай, диде Сәлим хан. ■ - Калым таш яуса да килер, ханым Егет сүзе бер булыр * (.элим хан баһадирның бу сүзләрен янә хуплады. Ул белә иде 8 кояш чыгышта матур, кош - очышта, кеше юмартлыкта матур Адәм ба- ' ласы бу якты дөньяга кунакка гына килә, бар курәсе теге дөньяда, ди. китап Димәк, үтүчән бу дөньядагы хәлләр Үтүчән булгач, күбрәк изге- л лек кылырга кирәк Тубыкбай баһадир хан күз алдында янә бер карыш- = ка үсте ышбу бәйрәмдә Мондый бәйрәмнәр Сәлим хан гомерендә яңадан - булмады. ф 4 Сарай мәктәбендә Гали олан өчен бөтенләй икенче дөнья башлан- - ды Иң әүвәл ул кәтиб Хафиз белән якынаеп китте. Кәтиб Хафиз аны ' шигърият дөньясына алып керде Бериш шәкертләр аны тыңлады, бер- С ише үзара сөйләшеп утырды, ә менә Гали олан кәтиб Хафизны беренче = дәрестән үк яратты, үз итте. Сарай мәктәбендә гадәттә дәүләт өчен хәрби йөзбашлар әзерлиләр, бирегә көн саен шәех Игәнәй килде, сарай * шәкертләренә коръән сүрәләреннән изге юллар укыды, яраткан шәкерт- ® ләренә ятларга аятьләр бирде Хәрби һөнәргә шәкертләрне хан тарафын- ₽ нан куелган баһадирлар өйрәтә, биредә аларны уктан алырга, сөңге ташларга, кылыч белән орышырга чыныктыралар, атта йөрергә өйрәнү хакында әйтеп тә торасы юк Кыскасы. Сәлим хан сарай мәктәбендә ата-бабаларының гадәтләрен тотып, дәүләтенең иминлеген сакларга йөз башлар әзерли һәм шулар арасыннан иң булдыклыларын сайлап мең- баш итә Әлбәттә инде, шәкертләр арасыннан сарайда илче булып хезмәт итүчеләр дә чыга иде Шәкертләр арасында хан оныкларына да ташлама ясалмый, мәгәр хан оныклары барыбер хан оныклары булып калды Тәрбиячеләр арасында Гали белән Булат оланга игътибар башка рак иде, хан оныкларына хәтта аерым тәрбиячеләр билгеләтте Ханбикә Зөбәрҗәтнең каһәренә эләккәч, языклары өчен сарайдан куылган казый Нисбахны Гали оланга беркетте Шул көннән алып, казый Нисбах Гали оланнан бер тотам да калмады, инәгә саплаган җеп кебек, олан кая барса, ул анда булды. Галине ул бер күрүдә яратты Кешеләрне хөкем итәргә өйрәнгән казый Галине яратса да. аның урам малайлары белән шар сугуын, төрле уеннар уйнавын килештереп бетермәде. Билгеләнгән тәрбияләнүчесен урам малайлары арасыннан эләктереп алды да җирдә яткан чыбык белән Гали оланның арт ягына сыптырды. Тәрбиячесенең бу кыланышы хан оныгына бөтенләй ошамады һәм ул казый Нисбах кулыннан чыбыкны тартып алды да тәрбиячесенә кизәнде. Сук, сук, дивана, казыйларыңа кул күтәрә башласаң, сиңа тәхет тигәнче кызыл кар явар Йөрисең шунда хан оныгы дәрәҗәсен төшереп, җыен әтрәк-әләм малай-салай арасында Нигә Булат олан бу төпсез ыштан кигән малайлар арасында бер дә күренми? Дәшмисең?' Вакланмый ул, хан оныгы булуын'ббпэ Ә син?! Казый Нисбах. TVIIH сине бабама әйтәм Ул, бусагабаш Камайга кушып, артың каезлат*йЬ - Каезлатсын УЛ'апара тәпәненең үзен каезлыйсы бар Йөри шунда хан бабаңның башын катырып, тузга язмаганны сөйләп - Ә мин үзем сиңа суксам, казый? — Йөзеңә ояг килмәеә сук. бу хәл дан тоелса, аны да бабаңа җиткер Хан оныкларыннан барысын да көь i - : 1 дигән иде аны кәтиб Хафиз, хак икән, кизәнгән була бит әле. шәиган ялаган нәмәстә. Бир чыбыгын! Булат туганын әнә Баян баһадир яныннан да китми, меңбаш буласы килә Ә синен хәрби уеннар остазын Бачман баһадир атнага бер килә, анда да сине күрми киткән чаклары була. Бачман баһадирга сүз әйтмә, казый! Ни өчен мин ана сүз әйтмәскә тиеш икән, алланып кашка тәкәсеме әллә ул кыпчак баһадиры? Йә аллам, кыланышын, олан Гали! Шулчак сарай ягында ат менгән кешеләр күренде Сәлим хан ауга юнәлә икән. Алдан чаптырып килгән азатлар, урам тутырып шар сугышлы уйнаган малайларны чәчеп-сибеп ташладылар, бары тик хан оныгы һәм аның тәрбиячесе Нисбахка гына сүз катырга кыймадылар Нисбах казын белән хан оныгы Гали юл читендә басып тора бирде. Сәлим хан алар белән тигезләшкәч, оныгына кул изәде. Сиңа азатлар да тимәде, малайларны камчылар белән тараттылар. -диде казый Нисбах. - Йолдызлы кеше шул син. олан, йолдызлы кеше, маңгаеңда йолдыз бар. Нинди йолдыз? — дип Гали олан маңгаен тотып каравын сизми дә калды. Ни өчен мин сиңа килеп эләктем дип беләсең, Гали олан? — Әйе шул, ни өчен, казый Нисбах? Телем аркасында. Кайгырма, казый Нисбах. мин сине яклармын. Телисеңме хезмәтчем итәм. Гомереңә янымда булырсың? Миңа күп яшәргә калгандыр дип уйлыйсыңмы, хан оныгы? - Тәкъдир килмичә, берәүнең дә теге дөньяга киткәне юк. ди шәех Игән әй Шәех хаклы, тәкъдир килмичә берәвебез дә үлми. Ләкин бабаң көн саен диярлек кеше башын кистерә, аларга кем китерә икән ул тәкъдирне? Шул ук Игәнәй түгелме икән, олан Гали?.. Миңа иртәгә ундүрт яшь тула, казын. Бабам безгә каеш-кылыч бирәчәк, ханның каеш-кылыч бирүе оныкларының балигъ булу билгесе, хезмәтче тотарга хокуклары була, димәк ки. — Син мине. Олуг Мөхәммәткә һәм Владимир кенәзенә илчеләр башында барган кешене, хезмәтче итәргә җыенасыңмы, хан оныгы?! Әй бу язмыш дигән нәмәрсәне. тотып тукмасаң иде үзен бер. Беләсеңме, хан оныгы, мине кем эштән чыгарып ташлады?! Кем? Әйдә, кайта-кайта сөйләрмен,— диде казый Гали оланның иңеннән кулын алмыйча кузгалып — Кем булсын, гүзәл дәү әниең ханбикә Зөбәрҗәт. Ул болай булды. Мин Владимирдан йөреп кайттым, булган хәлләр хакында сөйләргә дип хан янына кердем. Барысын да җиренә җиткереп исәнләштем, ханнан, кем әйтмешли, фатиха алдым һәм сөйли башладым. Сөйли генә башлыйм, ханбикә сүз кыстыра, сөйли генә башлыйм, янә нидер сорап куя бу. Шуннан түзмәдем, хан янына якынрак килдем дә: «Куып чыгарасызмы моннан ханбикәгезне, ханым, юкмы?!» дидем. Табигый, ханның күзләре шар булды, минем сүзләрне дәү әниең дә ишеткән икән, колакларына кадәр кызарынып чыкты бу. Ай чибәрләнеп китте дә үзе, гел менә күз алмаслык булды, күрдем дә таң калдым, телдән яздым — тик карап торам икән ханбикәгә. Әлбәттә инде, мине сарайдан җилтерәтеп чыгарып ташладылар Ул гынамы, хан зинданына төшереп бикләделәр. Икенче көнне хан үзе килде. Янәсе, үз акылындамы илчесе? Үз акылында, әмма сырт кабарган, хан беләН тырт-мырт сөйләшәм. Кара Пулатта казый булган чагымда мин уйнашта тотылган хатыннарны үлемгә хөкем иткәләгән идем, хан шулай кушты, ул кушмаса да. яратып бетермим мин андый затларны. Әлбәттә инде, бераз арттырыбрак та җибәргәләдем. языксыз хатыннар да эләкте бугай. Әмма, әлегә кадәр иманым камил, гөнаһсыз хатын-кыз юк ул, юк! Сөяксез иг булмаган кебек, гөнаһсыз хатын-кыз да юк! Әйтик, аллаһы тәгалә һава туташны җиренә җиткереп яратып, оҗмах гөл- бакчасында интегеп йөргән Адәм белән кавыштыргач, кем татлы алма ашарга Адәмне котырта? Иблис түгел, һава туташ һэ-һэ үтен дә бсләсен икән кәтиб Хафиз сөйләгәндер әле. Улмы? Шулайдыр дип уйлаган идем т> аны Әнә шуның өчен мин ул хатын-кызны аз (ына laeoe булса да. үлемгә хөкем иттем Ханбикәгә бу ошамаган, киленнәре дә д >гъва белән килгәннәр дип ишеттем һәм күп тә үтми, мине * ка шилыктан алдылар, илче итте бабаң Мәгәр илчелектә дә озак тора s алмадым, аннан да кудырды дәү әниең Инде менә сиңа килеп кап- я тым тәрбияче, имеш Нинди тәрбияче булыйм, ди. мин' Хак анысы. 5 бабаңа үпкәм юк. мине яклады, ханбикә хөкем итәргә кушкан иде. £ алып калды Иллә ханбикәсенә каршы сүз әйтә алмады, яңадан илче- # леккә җибәрмәде § Казый, дәү әнием хакында яман сөйләмәсәң иде ♦ Мен.» анысы булмастыр, хан оныгы Әбекәен Зөбәрҗәт азгын = хатыннарны үлемгә хөкем иттермәскә дип бара, ә мин килешмим, аз- 5 гын икән дар агачы аңа ч Гали олан сүзен шигырь белән әйтте; 2 — Ак сарайда балчымын, ана Иделдә салчымын. Әчгерханда тучымын, кыр-калада укчымын; J Анам сорсаң - никахсыз, атам сорсан - билгесез. Илем сорап ни дисен, артык бала туган сон — Йә аллам, олан Гали! Гайсә улы Әмәттәндер бу юллар — Казый Нисбах олан алдына тезләнде — Ал. олан, мине хезмәтчең итеп Ала S күр' Ханбикә Зөбәрҗәт мине ат тизәгенә бутап ташлады, битемә J юынтык су сипте Сәлим хан чарасыз калып, кулларын җәйде Җит- * дилек җитми ханга Оныкларына бөтен җыен алдында тәхетен вәгъдә итте, соңыннан уен белән бетерде. Мин күп түздем гафилләргә Борынгылар «Адәм баласы акыллы янында — акыллы, җүләр янында — җү- ләр. исәр янында — исәр, дивана янында дивана булыр», ти Минем акыллы кеше янында буласым килә Мин сиңа төннәр буена китаплар укырмын Көчле берне тапса, белекле меңне табар, ди Болгар минем җаным да, тәнем дә. иманым да Иң изге иманым гаделлек булды, табынганым — акыл ияседер Бабаң Сәлим хан дәү әниең аяк астында олтандыр, ул ни әйтсә, шуны тыңлап яши бирә Ә гомер дигәнең үтә тора, үзгәрә. Болай булса, көннәрдән бер көнне Болгарны яуларлар, акыл ияләрен дар агачларына асарлар, җүләрләрдән бер елга суын икенчесенә ташытырлар. хатын-кызларыбызны үзләре белән алып китәрләр Сагынырга изге зат. сокланып карарга гүзәл табылмас. Гали олан ни кылырга белми аптырый калды Ул бу кешене аңлады да, аңламады да Акайганрак күзле, карчыга борынлы, озынча юка-чандыр чырайлы, изүенә ябышсаң җаны очып чыгып китәргә торган кешенең теле-телгә йокмый, ул гынамы, колак торырлык сүзләр сөйли иде Кашанда яшәгәндә Гали олан еш кына ат абзарының чормасына менәр иде. шунда күрер иде ул бу кешегә охшаган төн кошын — мәче башлы байгышны Казый Нисбахны байгышка охшатты да көлеп җибәрде Көлмә, олан,— диде казый. Бабаң өч хакыйкатьне онытып яши. һавада уклар сызгырганда гына илең тыныч калыр, эчкән суыңа дошман каны кушылганда гына татлы булыр, итне дошман угына кидереп кыздырганда гына тәмле булыр, диләр Аты-нсеме гайрәтледер бабаңның кылган эше аздыр Габгачлар шартлагычлар iачканнар. ди. әнә китәсе иде шунда, алып кайтасы иде ул шартлагычны ясау серен, дошман дигәннәре ил чигенә килергә куркып торырлар иде Борынгылар ир-егетләренә: «Орышмаган огтырыр. орышканы мул торыр», дигән Бабаң Владимир кенәзенә олау-олау ашлык озата, ташчыларын нан чиркәү салдыра, атаң әмир Хаҗи шуңа олау-олау тимер сата, ук-сөнге озата Ул уклар көннәрдән бер көнне әйләнеп кайтмаслар микән ясаган осталарының йөрәкләренә кадалмаслар микән? Син ул чиркәү салырга киткән осталарны кире Болгарга әйләнеп кайтырлар дисеңме?! Булмас ул. Кенәз аларга җир бирер, өй салыр, иллә дә иленнән җибәрмәс, һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, һөнәрчеләре арткан саен куәте арта барыр Владимир кенәзенең Кенәз анда Күчтем бай ырулары белән ызгыша. Кем белә, бәлкем ул аларны җиңеп тә чыгар Инде чыгышымны беләсең килсә, хан оныгы, белеп тор атам Сакснн каласында бер сәүдәгәр иде Мөгаллимем - шәех Сөләйман ибне Давыт Саксин-Суваридыр. Бөек Калага мине ул җибәрде. — Кичер мине, казый Нисбах,—диде Гали олан һәм тәрбиячесе алдында тезләнде - Кичер мин гафилне! — Тор. хан оныгы, килешми сиңа минем алда тезләнергә. Синдәй ирләр бары тик ике җирдә, ике очракта тезләнергә тиеш: ил әләме алдында һәм чишмәдән су эчкәндә. — Казый! — дип Гали олан остазының кулын үбәргә үрелде.— Ташлама мине Иртәгә синең хакта бабама әйтермен, ул риза булыр, игелеген бирер — Хуш. син дигәнчә булсын, олан. Аллага тапшырыйк.— диде күпне күргән казый * * * Икенче көнне иртән иртүк Гали олан бабасы Сәлим хан янына юнәлде һәм үзе белән казый Нисбахны да алып керде. Сәлим ханның кәефе юк иде. Гали оныгы йомыш белән мөрәҗәгать итүгә, ул Нисбахка күтәрелеп та карамыйча. — Итә күр,—диде Тагын нинди йомышың бар? — Башка йомышым юктыр, бабам. Сәлим хан алай булгач, ничек кердең, шулай китә бир. дип кул селтәде. Гали олан белән Нисбах чыгып киткәч, бусагабаш Камайга берәүне дә тәхет бүлмәсенә кертмәскә кушты. Сәер халәттә калды Сәлим хан оланны күргәч Чәчкә бәйрәмендә булган хәл күңел түрендә янә өр- яңадан калыкты Гали оныгы гаепле түгел, моны хан белә иде. гаеп үзендә булды. Оланның андагы кыланышы итагать билгесеннән узмады, кара халык котырынды, шул хәл кәефен бозган иде Сәлим ханның. Кем котырта кара халыкны? Шуны беләсе килә иде аның. Ага Базар сәүдәгәрләреме, сарай куштаннарымы, я булмаса һөнәр ияләреме? Әйе. һөнәр ияләре дә булуы бик мөмкин, соңгы вакытта Бөек Калада бу халык аерата күбәеп, ишәеп китте. Узынды, симерде халык. Бер-бер хәл кылмасаң. баш күтәрергә дә күп сорамаслар Албагучы Таймас баһадир кешеләре ни карый, акча алырга яраталар, ә ханнарына йодрык янаганда, халык артына посалар Аларны да гаепләп бетереп булмый, зинданнар тулы качкын, карак һәм канун бозучылар. Аннары Ага Базарда җиде илдән җиде халык сәүдә итә. бар. белеп бетер кем нәрсә сөйләгәнне Ул гынамы, кануннарны рәхимсезрәк итә башласаң. Сәлим хан халкын рәнҗетә, дип гайбәт таратулары да бар әле. Юк инде, ничек булган, шулай кала бирсен. Ханбикә дөрес тойган икән, уеннан уймак чыгып куя язды Язса гына бер хәл. халык ханнан нидер көтә башлады Моны кичә халык алдына чыгуга ук сизде. Ура кычкыру да юк. хан авызыннан яңа сүз көткәндәй, тик күз акайтып карап торалар. Аннары кая ул хөрмәт итеп баш иеп каршы алу да. баш орып озатып калу, әйтерсең, ханнарын түгел, күршеләрен очраталар, дәшүче дә. баш оручы да. сәлам бирүче дә юктыр Сәлнм хан үз күңелен үзе күтәрергә телән, сәлам дә юллаган булды, юк. дәшмәделәр. Болай чынлап та тәхеттән төшереп куюлары бар Сәлим хан күзләрен түшәмгә текәп, уйга калды. Кәтиб Хафиз кыштыр кыштыр нидер яза. Менә ичмасам кайгысыз кеше, яза да яза. язмаганда китап укый, бер нәмәрсәдә дә гаме юктыр. Картлар әйтмешли. моңа үгез үлсә ит. арба ватылса утын Аллаһы тәгалә Сәлим ханга бик яшьли тәхет бирде Бу хәл Болгар ханы Солтан Морат үлгәч булды Ибраһим хан тәрбиясендә үскән иде Солтан Морат белән Сәлим Сәлим хан ата аналары кем булганын әле дә белми, аларның икесен дә Ибраһим хан тәрбияләп үстерде. Солтан Морат ушлырак, зирәгрәк иде, үләр алдыннан Ибраһим хан тәхетен ана васыять итте Сәлим исә Сувар каласына күчеп китәргә * мәҗбүр булды Ике тәкә башы бер казанга сыямы? Моны ул Ибраһим 2 хан үлгәч тә сизде. Мәгәр Солтан Морат кыска гомерле булды, f тәхеткә утыруының икенче елында ук дөнья куйды. Сарай куштаннары 5 Бөек Калага Сәлимне чакырып алдылар һәм хан иттеләр Ибраһим 2 хан Багдад хәлифеннән фатиха алган кеше иде. мәгәр ни отты? Күрше ? урыс кенәзе Юрий Долгорук белән орышты — бер каласын югалтты, = мукшы илтабарын һәм аның җирләреннән ваз кичәргә мәҗбүр булды ♦ Сәлим хан тәхеткә утыруга. Ага Базар сәүдәгәрләре җыелып сарайга ® килделәр, биләренең җыем алуыннан зарландылар Сәлим хан аларга =; «Уйлап карармын», диде, һәм күп тә үтми Ага Базарда сәүдә иткән £ сәүдәгәрдән, чит ил кешесеме ул, болгармы, ышбу көннән җыем алу » бермә-бер киметеләчәк, дигән фәрман чыгарды. Шул хәлдән соң Ага 2 Базар сәүдәгәрләре аны һәрчак якладылар, кирәк чакта акчасын да ® бирделәр, «юмарт хан» дип исемен дә дөньяга тараттылар Кичәле- _ бүгенле исә Ага Базар сәүдәгәрләре дә кисәк кенә үзгәрделәр. Аларның ® хәйләләре Сәлим ханга аңлашыла иде яшь хан янә яңалык китерер. £ Ага Базарда сәүдәгәрләрдән ясак җыюны янә киметер. Бит килгән ® ханнар аларга һәрчак изгелек кылдылар, нигә, әйтик, шул ук олан « Гали моны эшләмәс икән? Тәхеткә генә утырсын, эшләр Ага Базарда булган хәлне күз алдына да китерәсе килмәде Сәлим ханның Базарга ул аудан кайтышлый керде, укка алган җәнлекләре белән мактанмакчы иткән иде, киресенчә килеп чыкты — аларга караучы да булмады, әйтерсең, ат биле аша аскан ике бүре, җиде төлке, унлап куян киек җәнлек тә түгел и/хе. Кәефе юклыгы Сәлим ханның янә шуннан иде Кенәз теләнә-үтенә Бөек Каланың меңгә якын ташчысын алып китте. Имеш, башкаласына чиркәү салдыра. Әйдә, салдыра бирсен, Сәлим хан да ким куймый анысы — мәхәллә саен таш мәчет торгызды. Кенәз менә ничә ел инде Болгар сәүдәгәрләреннән кирогеннән артык ясак җыя, элек бер дә алай итми торган иде, уртак базар каласы булгангамы, урыслар да, болгарлар да җыемсыз сәүдә итә торган иде Сәлим хан тәхетеннән купты, ишекле-түрле йөренергә тотынды Йөри торгач, хәзер үк вәзирне чакырыр!а дигән фикергә килде. Бусагабаш Камайга вәзир Исхакны чакырырга кушкач, Сәлим хан янә тәхетенә утырды. Ниһаять, ул катгый карарга килде - кала салуны ашыкты рырга, кала төбәген карарга оныкларны да җибәрергә. Кала төбәген сайлагач, хатны ачып укырга дип вәзир Исхакка баглап, Баян баһадирга хат язып бирергә булды Оныкларның берсеннән кан коймыйча да котыла ала икән ич ул. һәм бу хәлдә аңа вәзире ярдәм итте. Соңыннан ул бу хәлдә кемне гаепләргә җаен табар Вәзир килеп кергәч, Сәлим хан уйлаган фикерен әйтте һәм аңа иртәгә үк юлга кузгалырга боерды. - Барысын да сез дигәнчә итәрбез,—диде Исхак. Ул чыгып киткәч, Сәлим хан бусагабашы Камайны чакырды, ләкин авыз ачып сүз катырга да өлгермәде, хезмәтчесе: - Ханым, угланың Хаҗи килгән, йомышы бар икән,— диде — Дәш, керсен,— диде Сәлим хан. Дөресен әйтергә кирәк, аның бер дә угланы Хаҗи белән очрашасы килмәгән иде Үзсүзле, тәкәббер, атасыннан аерылып чыгарга җыенгандай, һәрчак мөстәкыйльлеккә омтыла, бер Шайтан каласында меңнән артык азат тота Казан кирмәнендә мең азатны ашатып яткыра Кыскасы, углан атасына буйсынмый башлады Бәхәссез, илче Садакны да аның кешеләре үтергәндер әле Ж.итмәсә Шантан каласында дөньяда булмаган чуен коя. йөзләгән тимерче тота, Кашан каласы тулы һөнәрче, тире иләүче, чүлмәк ясаучы Ул гынамы, сызгыра торган туплар да ясый икән, дигән гайбәт йөри Ярый гайбәт кенә булып калса? Ә Яким бай сәүдәгәренең энесе Апанай нишли икән Кашан каласында'’ Тимерчелеккә генә өйрәнә микән? Әйе. чуен кою серен белергә теләүчеләр дә ишәеп китте. Алай да ни йомыш китерде икән угланны Бөек Калага? Бәлкем ул илче Садакны кем үтерүен әйтергә килгәндер? - дип уйлады Сәлим хан. ишектән килеп керүче угланы әмир Хаҗидан күзен дә алмыйча. Әссәламе галәйкем, атам! Вәгаләйкем әссэлам. углан Әйдә, гүрдән уз. түмәрдән утыр Ишсч и рлеләр. углан, атап әмеренә колак салмыйча. Яким сәүдәгәр товар ишләренә ук-сөңгеләр сатып ятасын икән? Агам. Яким сәүдәгәр товар ишләре Бөек Калада бер урам. Кашанда ике урам тоталар Аннары Яким сәүдәгәр оланнары, туганнары Владимир кенәзе белән бәхәстә Аларнын бу өлкәдә безгә ярдәме тиен куюы бар. диюем Хуш. шулай да булсын ди. углан. Әйе. гәрчә без кенәз белән солыхта булсак та. аның оясында ни булганны белеп торуын, бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуын мине куандырды Мәгәр мине бүген ул нәрсә кызыксындырмый, углан, илче Садакны кем үтергәнне беләсем килә Мин илче үлеме аркасында Олуг Мөхәммәткә габибем Хәсәнне җибәрергә мәҗбүр булдым, хәзер әнә сарайга рум Антонийны алдым, болан әйбәт табиб, диләр, ләкин әллә нигә минем аңа күңелем ятып җитми Илче Садакның үлеме миңа да билгеле түгел, атам Менә монысы сәер, углан Олуг Мөхәммәт илчесе Шайтан каласына керергә ярлык ала Илче калага керә һәм аны икенче көнне елгадан табып алалар. Илче белән барган шәех мнриде исән калган. Ничек соң ул исән калган икән, атам? Алар Шайтан каласына бергә барганнар лабаса Бу хакта миңа азатларым әйтте. атам! Илче Садак турында Бөек Калада имеш мимешләр йөри Ул Олуг Мөхәммәт тарафыннан чуен коючы Әхмәт угланы Бәкерне урларга килгән икән, диләр. Кем үтерсә дә барыбер түгелмени, атам, ул илчене?! Илче безгә изге максат белән килмәгән Аннары, миңа ка.пса. Олуг Мөхәммәткә чуен коючы хакында кемдер хәбәр иткән Кем? Менә шуны белсәгез икән, атам' Илче Садакка ияреп Шайтан каласына киткән, исән кайткан мнрид икенче көнендә үк юкка чыга, углан Шәех Игәнәйгә бар булган хәлне сөйләп биргәч юкка чыга, атам Моннан шуны әйтергә була, сер урлауны шәех Игәнәй оештыр ган Тик кемдер аларга комачаулаган Сәлим хан як-ягына каранды аннары чебен куган кебек селтәнергә тотынды Сөйләмә булмаганны, углан. Ил серен сатарга шәех бармас. . Әйе. куеп торыйк бу вакыйганы Атам, чуен кою сере Болгарда тулы. Болгарда калыр да. Бирсен ходай диясе генә кала, углан. Нигә алай дисен, атам? Моңа кадәр бер генә дәүләтнең дә теге я бу серне еллар буена саклап тора алганы булмаган, шуңа әйтүем. Ә без сакларбыз, атам Үзең үк сатып жибәрмәсәң Бүртенмә әле ул тамаша, углан Синдә әнә урыс осталары эшли, алар тик яталардыр дип беләсеңме5 hi. дәшмисең Дөнья ул углан Инде хәзер мине тынла Ибраһим хан агабызның җиңел кулы белән, белгәнеңчә. Идел түрендәге Үтәк базар каласы Андрей кенә.з кулына күчте Хәзер ул Болгар сәүдәгәр ләреннән жыем ала башлаган Безгә, углан, гүбән табар.IK. шулай ук Идел буена базарлы кала салырга кирәк S гәкне күмеп китсен. Без биредә уйлаштык уйлаштык та ул каланы Казан елгасы Олуг Иделгә койган төбәктәрәк салыр1а дигән фикергә килдек Анда Чияле I.IV дигән калку урын бар икән, аста Кабан күле Атам, анда елан мыжлап тора, күл буе тулы кабан дуңгызы Ан- * да гомер итүче төрки кардәшләр, чирмешләр Чияле тауда еланнар 5 патшасы Аждаһа яши. диләр Беләсеңме, ул еланнар хакында вәзир Исхак ни диде? Ул £ төбәкләргә, кала салдырмас өчен камнар уйлап тапкан хәйлә |епә ул. т диде = — Бирсен ходай, шулай була күрсен * Аннары Казан кирмәнен анда күчерергә булыр Килешсез урын- £ да. углан, ул кирмән Ни зур елга буенда түгел, ни олы юлда, дигән п дәй Килеш, углан, безгә Мәкәржә каласыннан да олырак игеп Идел 7 буена Базаркала салырга кирәк Кирмәне дә шунда булсын Ил тыныч- f лыгын кирмән тота Жир синеке осталар минеке Яхшы, атам Мин бу хакта уйлап карармын х Син. углан, әлегә борчылма, башта вәзир Исхак барып кангсып. •аннары жыелып бер сөйләшербез. Базаркаланы салуда Илһам углан да читтә калмас дип уйлыйм Кече онык үсәме? Акбикә килен исән-саумы? _ ничек чаптырып килгән булса, шулай чаба-чаба китеп тә барды — Ә яшь мәргән нигә китми? диде Зөләйха һәм нәзакәтле итеп u елмайды. J — Атаң-анаң исемен ишетмичә, яшь мәргән беркая да китмәс. Зө- « ләйха. — диде Гали олан. Аннан сорама син аны. мәргән, миннән сора. Атасы кала бис Ягкубтыр. Калганын үзең табарсың. Алай булгач, мине дә белеп калсын инде Зөләйха туташ Атым Галидер, йортым Бөек Каладыр, баруым яңа кала нигезен күрергәдер. Кем белә, бәлкем, бүген сезнең алда торган яшь мәргән шул каланың әмире булыр. Бирсен ходай, әмирләр дә пәйгамбәрләр түгел, бирсен ходай, диде ат тотучы агай Ә мин бабаларымнан. Чирмешәннән утырмадан кайтып киләм. диде кыз ирәя төшеп. Кыз елмайды һәм Гали олан өчен гүя янә күк капусы ачылды. Гел шулай елмаеп торсын иде, кадер кичәсендә күк капусы ачыла, диләр, әгәр дә мәгәр шул мәлдә теләгең әйтеп өлгерсәң, хода сиңа барысын да бирә икән, бар булган теләгеңә ирештерә. Ат тотучы агай әкрен генә кузгалып китте. Гали олан арба читенә тотынып бара башлады Кызның кыйгач кашлары өскә сикерде, озын керфекләре җилпенеп алды, елмаюыннан шушындый якты булып китте ки. Гали олан ни кылырга белми атына камчы белән сукты, берара чаптырып барып, кире әйләнеп килде Ат тотучы атын атлатып кына бара, хан оныгы бүләк иткән кылыч тез өстендә ята. ул кылычны сыйпый, авыз эченнән генә нидер укый. — Зөләйха, күзләрегез сезнең кояштыр, йөзләрегез тулган айдыр. Керфекләрегездән нурлар тамадыр, иреннәрегездән баллар агадыр. Әй. нурлы йөзең төшләремдә күрсә идем, сәнең исмең әйтә-әйтә үлсә идем — Абау, ни сөйлисен, мәргән, шигырь бит бу' - Гүзәллегең күреп, гакылым җуйдым. Һуштан язып, егылып төшсәм, алырсыңмы, сылуым, арбаңа Җыру бит бу! Менә әкәмәт!—диде кыз яшел ефәк яулык белән күзләрен генә калдырып каплаган җирдән, йөзен ачып җибәрде, рәхәтләнеп елмайды, ул да түгел, башыннан яулыгын сыдырып төшерде, сыңар толымын күкрәгенә алды Чәч толымына тезгән көмеш тәңкәләр зеңләп куйдылар. Туташның бу хәрәкәтендә, мин сине кабул иттем, дигән кебегрәк мәгънә ята иде. Алга китеп барган .хан сәфәрчеләре арасында Гали олан өчен иң әүвәл кәтиб Хафиз борчыла башлады Вәзир, нигә баһадир Баян Гали оланга ирек бирә? Житмәсә хан оныгы Килешмәгәнне кылана түгелме? Вәзир Исхак дим. нигә дәшмисең? Куып житәр ул безне, Баян баһадир үзе дә ашыкмый кебек «Бәлкем аның соңгы тапкыр кызлар белән очрашуыдыр Кеше якты истәлек белән теге дөньяга китәргә тиеш», дип уйлады вәзир Ни каты бәгырьле булса да. ул хан оныкларын кызгана иде Әле жирәбәнең кайсы оланга чыгасын белми, иллә бер нәрсәне ачык белә: ике оланның берсе Бөек Калага әйләнеп кайтмас, берсе яңа кала нигезенә ятып калыр Вәзир ханы боерыгын карусыз үтәр Шунсыз аңа Бөек Калага әйләнеп кайтасы да түгел Кем белә, бәлкем аңардан юлда ук котылырга дип әмер биргәндер мәкерле хан. Тикмәгә генә хан Саксин казыйны алар белән жибәрмәде. кирәк табалар икән, Исхакны юлда ук хөкем итәчәкләр йә агулы елан чагар хан оныгын, йә аттан егылыр. Кара Пулатта казый вазифасын үтәүче Саксин кирәк дип таба икән, хәйләсен табар, аның кулыннан бик күп кешеләр үткән Алай да Исхакны тиз генә юк итә алмас, ул әле Кара Пулат казые белән көрәшеп карар Барысы да хода кулында. Без юлда, юлда исә урман - колак, кыр — күз Сак бул, вәзир Исхак. Ахмак Сәлим ханга ахмак тәкъдим бирдең, инде чарасыздан кылынган хатадан чыгу жаен кара Алай да оланнар кызганыч Яңа күзләре ачылып килгән чаклары, кызлар күрү белән күзләре яна торган мәлләре. Баян баһадир азатлары арасында да хан шымчылары булуы бик ихтимал Шиге төшкән кешегә өчәр катлы шымчы куя белә Сәлим хан Хәер, кемне гаепли ала вәзир, үзе үк шулай тикшерергә өйрәтте ханны Хәзер әнә кайтыр (уңүг)й үзенә үк төшә бу бәла Вәзир кирмәннән чыкканда ук сизенде, аны күзәтәләр. Бел- мәсә бу хәлне бер кәтиб Хафиз белмидер Аңа ике; дөнья бер моржа Хәер, алай дип әйтеп булмый, кәтиб ханнан күп тапкыр белекле, акыллы һәм төплерәк фикер йөртә, кодрәтендә булса, вәзир әнә кемне утыртыр иде хан тәхетенә Юк. берәү дә алай итә алмый, ханнар алла тарафыннан тәхеткә утыртылалар, моны шәех Игәнәй шулай ди, мәгәр Исхак белә шәех Игәнәй тарафыннан сайлана һәм тәхеткә утыртыла ханнар Болгарга бу бозык гадәт Айдар хан заманыннан ук керә, ислам дине белән бергә килә. Бу гадәтне бозарга яки сүтәргә һичкемнең хакы юктыр Имеш, хан а.плаһы тәгалә тарафыннан җибәрелә. Йә хода, никадәр томаналык бу халыкта! Ханнар алла тарафыннан җибәрелә буламы?' Халык моның асылын беләме? Белүчеләр дә бардыр Иллә дәшмиләр. Әйе, шәех жүләр түгел, хәер, епископ Габбас та шул ук җырны җырлый — ханнар, кенәзләр алла тарафыннан җибәрелә Хак анысы, аллаһы тәгалә җибәргән ханнар вә кенәзләр арасында гайре габигый акыллылары да буладыр, әмма күпме яши инде ышбу дөньяда Исхак, андый ханны вә кенәзне күргәне булмады Хәерле булсын, күрми китеп тә баруы ихтимал. Сәлим хан оныкларының берсеннән ничек котылырга белми иде, вәзир Исхак коткарды Киләсе ханнарны кем коткарыр? Шәех Игәнәйме? Аның максаты бердер — карусыз буйсындыру. алла нсеме белән ул теләсә кемне алдына тезләндерә ала Менә кемдә куәт, менә кемдә кешелек язмышы Болгар дәүләте язмышы' Әйе, кемнәр генә утырмый Болгар .тәиртендә Берәүләре дәүләтне ныгыта, икенчеләре тарата, өченчеләре аүд-бабалары җыйган байлыкны чит-ятларга өләшә, дүртенчеләре күршетюүлән белән тынышмый, бишенчеләре хатын-кыз артыннан куа — хатыннары күп. димәк, дәрәҗәсе дә зурдыр. Олуг Мөхәммәт, әйтик, бер көтү хатын тота, дип әйтәләр Бер көтү хатын тоткан кешедә нинди дәүләт кайгысы калсын ди инде! Болгарда иң куәтле, иң акыллы хан Бөек Болгарга нигез салучы Кубрат буладыр, әлбәттә Хәзәрләр белән орышта һәлак булса да. аның исеме еракларга яңгырап тора Шуннан дошманнарның кыс- рыклавына чыдый алмыйча. Кубрат ханның беренче угланы Батбай хәзәр каганына баш иеп бара, икенче угланы Кодрак Иделнең өске якларына күчеп китәргә мәҗбүр була, өченче угланы Аспарух Дунай буйларына юнәлә. Үз ыруы белән Иделнең өске ягына күчеп ки.пән Кодрак хан. мондагы төрки кардәшләр белән кушылып һәм ис\. вису. утыр халыклары белән тыгыз элемтәгә кереп, яңа дәүләткә нигез сала * Ахыр ул да дөнья куя Аны Ишкул хан алыштыра, ниһаять, тәхеткә 2 Болгар атлы хан утыра, аннары Туки хан. Туки ханны Болгар тәхетендә * ислам динен кабул иткән Айдар хан алыштыра Айдар хан Бол1ар Т тәхетен өянәкле кызын дәвалаган гарәп табибе Хәнҗәлгә калдыра. тик Хәнҗәл хан озак яшәми. Болгарның салкын һавасы ярамыймы. ? аллаһы тәгалә аны да үз янына ала. Зәбир хан. аннары Болгар - тәхетенә Мөхәммәтәмин хан утыра. Мөхәммәтәминнән соң Болгар белән ♦ Шелке хан идарә итеп ала. ул үлгәч, тәхеткә Багдад илчесе Ибис - Фазланны кабул иткән Алмыш хан менә Аны исә Микаил хан. Ми - каилны Нәсер. Нәсер ханны Талиб хан. ары китеп Болгар тәхетендә £ Мәэмүн хан. Шәмсун хан. Хәйдәр хан. Мөхәммәт хан. Сәгыйт хан. Бараҗ хан. ахыр килеп калалар төзүче. Болгарны мөстәкыйльлеккә 2 алып чыккан, урыс кенәзе Юрий Долгорукның замандашы Ибраһим хан ; утыра тәхеткә, аны тәрбиягә алган угланы Солтан Морат алыштыра, ниһаять. Болгар тәхетенә Ибраһим ханның тәрбиягә алган икенче = угланы Сәлим хан менә. Сәлим ханнан соң Болгар тәхетенә кем утырыр? I Монысын бер хода үзе белә иде. Сәлим ханның угланнары тәхеткә ' утырмады, анысы хәл ителде — икесе ике кала әмирләредер Димәк. ® каладыр ике оныкның берсе. Оныкларның берсе яңа кала нигезендә ” ятып калыр Кыргыйлыктыр бу хәл? Бик мөмкин. Киләчәк буын безнең бу хәлдән көләр, мәгәр замана хикмәтләре дип кичерер Ләкин вәзир Исхак ахмак Сәлимгә ярамаган киңәш бирүен берәү дә белмәс Сәлим хан суга батып барган заттай, саламга тотынып котылырга теләп, аның киңәшенә ябышты Бердәнбер юанычы бар вәзирнең: бу чараны бер ул гына уйлап тапмаган, атабабалардан ук шулай килгән. Яңа салынасы кала мәңге утырсын, озын гомерле, куәтле, нык булсын өчен борын борын заманнан ук кешеләр кала нигезенә бала күмгәннәр. Иң хәтәре шул иде: бу йоланы хәзер бер халык та тотмый, ә менә Сәлим хан моңа ике куллап ябышты. Ахмак, тиле, җүләр беткән! Тукта, җүләр-җүләр дим дә. Сәлим хан моны юри эшләгән булса? Әйтик, вәзиреннән котылу өчен!-* Бик җайлы ич! Вәзир Исхак онык ларның берсен кала нигезенә корбан итә. ә хан вәзирнең башын кистерә? Чөнки. Әйе. чөнкиме’ Чөнки шәригать кушмаган эш кыл ган. Гафиллек бу. томаналык! Менә сиңа мә. менә сиңа ахмак хан?! Хәйләкәр, хәйләкәр Сәлим хан. Әйтәм аны. җүләр янында җүләр. акыллы янында акыллы булып кылана, гәрчә тегесен дә. монысын да бик үк яшереп бетерә алмаса даэ һай. бу дөньяны, бу адәм баласын, никадәр мәкер йөртә үзендә! Вәзир артына борылып карады, олан Гали бик ерак калган иде — Йөзбаш. алып кил оланны1 — дип боерды ул катгый төстә һәм вәзир кинәт кенә үзендә тәүге куәте кузгалуын тойды Әйе. башта ул алышып карар, күз күрер, кем кемне алдырыр Йөзбаш әче итеп сызгырып җибәрде, бу сызгыруга, оланның аты арба яныннан шундаен итеп эздереп алып китте ки. Гали чак кына иярдән очып төшеп калмады Өйрәтелгән ат Галине күз ачып йомганчы төп төркемгә китереп тә җиткерде — Дулаттың бит атыңны, олан Тартма тезгенең, иркенгә җибәр, тик чапсын, туктар бер1 дип кычкыручылар, киңәш бирүчеләр табылды, күбесе эчләрен тотып көлешә башладылар Мәзәк иде дә. ул Зөләйханы беркайчан да онытмаячак, иң әүвәл ул аларга кай10 тышлый кереп чыгачак, таш яуса да гәрчә төп сәфәрчеләр башка юлдан китеп, уратыбрак килергә туры килсә дә. Чөнкиме? Әйе, чөнки ул аңа J гашыйк, бер күрүдә үк гашыйк!.. ңа күрә Болгарга акыллы хан кирәк, бик кирәк Тик кая ул? Ул синең белән янәшә бара кәтиб Хафиз — Гали олан ул. Халык ана бер тапкыр иманын бирде инде, бу Чәчкә бәйрәмендә булды, тиздән икенчесе дә булыр Бу хакта Хафиз тарих китабына да яза алган булыр иде. яза алмый Язса, икенче көнне үк башын кисәчәкләр, ханнар хыянәтне кичерми, алар күкрәгендә уч төбенә сыярдай йөрәк түгелдер, таштыр. Таш бул- маса, көн аралаш кеше башын чаптырмаслар иде. Сәлим хан: «Елга— ярына, халык ханына буйсынырга тиеш», дияргә ярата. Аларны Баян баһадир куып җитте, атын янәшәдән атлатып китте. Кәтиб баһадирга карамый гына: — Баһадир, ни өчен юллар кисешә?— диде — һе, миңа нигә ул. Белмим дисәм, ни әйтерсең? — Нигә кисешә юллар, баһадир? — Берәүләр кояшка таба бара, икенчеләре аннан качалар,—дип сүзгә кушылды Гали — Шуңа кисешә юллар, остазым — Хак, олан, хак. Әйтик, менә гарәпләрне алыйк Аларда эссе, түзмәле түгел. Ә алар бирегә килә, диннәренә ияреп җайлашырга маташалар Юк, җайлаша алмыйлар Күпләренә салкын тия, күпләре ачка үлә. Чөнки гарәп эшләп ашарга өйрәнмәгән. Аңа бик аз гына ризык та җиткән, өсте-башы өчен кайгыртмаган. Менә ни өчен Айдар ханның кызын терелткән гарәп табибе бабасы үлгәч, бик аз гына тәхеттә утырып кала. Безнең табигать гарәп өчен ят җирдер Шуңа карамастан, һәр гарәп, Болгарга килдеме, өйләнә Шуның өчен булса кирәк, гарәп сәфәр чыкса - өйләнер, болгар сәфәр чыкса — кинәнер, диләр Мин дә менә кинәнә-кинәнә барам, баһадир Гарәп йөрәге белән ялганнар, болгар — теле белән, диләр Бу хакта Ягкуб Ногман да язып калдырган Ә хәзер миңа шуны әйт. баһадир: вәзир оланнарны кала нигезен күрсәтергә нигә алып бара? — Менә монысын бөтенләй белмим. Син аны вәзирнең үзеннән сора,— диде Баян. — Сорамыйм, беләм. Оланнар булачак каланың нигезен күр сеннәр, дип алып бара Кем белә, киләчәктә Болгарның башкаласы булып куюы бар дип уйлавы Әйт әле, баһадир, Сәлим хан сиңа нинди хат< бирде? Гомумән, син кем яклы? — Кәтиб Хафиз, минем өчен Сәлим хан да, вәзир Исхак та бердер. Алар боеручылар, мин азаттыр — Ни өчен сиңа Сәлим хан хатны бирде дип уйлыйсың, баһадир? — Ышанганга дип уйлыйм, кәтиб Хафиз — Синеңчә Сәлим хан үз вәзиренә ышанмый, сиңа ышана төшә булып чыга? Хак әйтәләр; кешене алла түгел, ул үзен-үзе үзгәртә — Син дә хаклы, кәтиб, мине дә гаепләп бетермә. Әйтик, Рум императоры колларын азат итү өчен тегеләрнең диннәрен кабул итә, дин башлыгы булып алгач, тегеләрне янә кол итә. Шуннан ни үзгәрә? Император император булып кала, коллар — кол — Дөрес әйтәсең, баһадир, тәхет татлыдыр Татлы булмаса, тәхеттә утыручылар теләсә нинди дин кабул итмәсләр иде. Император, тәхетен югалтмас өчен, христиан динен, ягъни үз колларының динен кабул итәргә мәҗбүр була Ун еллар элек Сәлим ханның энесе Мөхәм- мәталим бәк, агасы белән килешмичә, үз ишләрен алып, кыпчак ханы Янтак даласына кача. Анда ул Янтак хан кызына өйләнә, тик хәзер әнә илгә кайту хакында хыяллана икән. Кайтам да абыемның башын кисәм, тәхеткә үзем утырам, дип әйтеп әйтә икән Татлы, татлы, баһадир, тәхеттә утырулар Ни өчен дип уйлыйсың? Сәлим хан исә; «Мөхәммәталим бәк канга сусаган, башын кисеп канлы капчыкка салыгыз!>—дип яный. — Алай булгач. Мөхәммәталим бәк белән очрашасым бар икән әле минем, кәтиб Хафиз — Аның белән очрашмавың әйбәтрәк булыр, баһадир Уктан очкан кошны ала. сөңгедә беркемгә бирешми Менә акыл дигәне чамалы, акылны хода үлчәп кенә биргән аңа Калкулыкка күтәрелделәр һәм күз алдында иге-чиге булмаган манзара пәйда булды — ике елга тиң Олуг Иделгә коя, калкулыктан караганда офык читләре зәңгәр рәшәдә тибрәлә иде - Чияле тау шушы инде,—диде вәзир Исхак һәм аттан төшмәкче итте, шулчак бер азат кычкырып җибәрде: - Вәзир, төшмәгез, аяк астында еланнар! Шунда гына озын юл килгән сәфәрчеләр җирдә мыжлап торган еланнарны күрделәр Атлар пошкырынып артка чигенә башлады, кешеләр дә куркынып кире борылды — Кәтиб Хафиз,— диде вәзир — Ни кылабыз! - Казан кирмәне моннан ерак түгел, диделәр. Әүвәл анда барыйк Атлар да йончыды, юл да озын булды Киңәшербез — Казан кирмәненә!— дип боерды вәзир. Казан кирмәнендә аларны баһадир Бачман үзе каршы алды. Хан сәфәрчеләре хакында ул хәбәрдар икән инде, һәммәсен диярлек колач җәеп капкадан уздырды Кәтиб Хафиз белән Гали оланны бер өйгә куйдылар Бачман баһадир моны Хафиз үтенече буенча эшләде Вәзир Исхак һәммәсен күреп, күзәтеп торса да, бер сүз дә әйтмәде. Дөрес, нигә игътибар итәргә тиеш әле ул? Баян баһадир белән Булат олан бергә керделәр бит Әйе, барысы да хода кулында, язганны күрми үлеп булмый. Кичке якта Хафизны вәзир үзе урнашкан өйгә дәшеп алды. Гали өйдә ялгызы гына калды Хәер, ул үзе генә түгел иде инде, аның белән Ягкуб би кызы Зөләйха да бар иде Ул аның белән сөйләште, кызга сораулар бирде һәм бик рәхәтләнеп аның җавабын тыңлады Хыялында ул кызның алсу битләреннән үпте, нечкә биленнән кочты. нәфис кулларыннан тотты, бераз гына моңсу, шат. бәхетле күзләренә карады, ул күзләрне ике түгәрәк күлгә охшатты, хәтта шул күл суында битен юасы килде, чынлап та битендә су тойды, юк. су түгел, күз яше икән - Гали олан йөрәге тулышкан бәхеттән тавышсыз гына елый икән бит. үзе дә сизмәстән күз яшьләре ага икән Икенче көнне оланнарны Бачман баһадир оештырган ауга алды- * лар. Әллә ни кыра алмасалар да. бер поши, ике бүре алып кайттылар £ Кичке якта шаулаша-шаулаша әйләнгеч тирәсенә җыелдылар, « Бачман баһадир һәммәсенә дә кисеп-кисеп ысланып кыздырылган ит 5 бирде Шунда ук чокып ясалган мичкә белән әче бал китереп утырт- g тылар Кәефләнеп алган азатлар бераздан елга буена төшеп киттеләр. £ аларга Булат белән Гали дә иярде Елга буендагы кичке уенга якын- = тирәдәге авыллардан яшьләр дә килгән иде. Бу урынны Кызлар яры дип ♦ йөриләр булып чыкты, әйлән-бәйлән уйнаганда Гали белән Булат та = уенга катнаштылар Казан кирмәнендә һәм кирмән тирәсендәге авыл- - ларда яшәгән кызлар хан оныкларын еш кына уртага алды. Уеннар. £ биюләр, ярышлы уйнаулар, сайлаулы, яки чүпләшле уеннар шул хәтла «з ошады оланнарга — таралганда китәселәре килми башлады. 2 Кичке уеннан оланнарны Бачман баһадирның азатлары өйләренә ® кадәр озатып куйды. Бачман, соң булса да. оланнарны кирмән капка- _ сы янында каршы алды. Галине өенә кадәр озата барды. Углан аңа 5 якын иде. атасы әмир Хаҗидә хезмәт иткәне өчен генә түгел, анасы £ Акбикәгә битараф булмаганы өчен дә. Бачман баһадир ир уртасы кеше. 3 әмма әлегә кадәр өйләнми яши. моңа гаҗәпләнүчеләр дә бар иде. ® әмма Бачман буйдак булып гомер итә бирде Ишеттергәләделәр. имеш. 5 баһадир әмир Хаҗи бикәсе Акбикәгә гашыйк, мин башка берәүне дә яратмаячакмын, дип ант эчкән икән, иллә моңа ышану кыен иде. баһадир каравыш кызлар тота, ә инде кемнедер ярату яки яратмау аның тәгаен үз эше иде Мәгәр бу хәлне Гали белми иде. белсә дә, һични әйтә алмас иде. Бачман баһадирның якын итүен ул тулысы белән үзенең хан оныгы булуыннан күрде. Хафиз өчен хикмәтле көннәр башланды Иң әүвәл аны вәзир Исхак чакырып алды Башта шуңа гаҗәпләнде. Нигә вәзиргә хан кәтибе? һәм вәзир күрше чирмеш авылыннан даны якын тирәгә таралган камны алып килергә кушкач, бөтенләй аптырашта калды. Нигә ул барырга тиеш, нигә, әйтик. Баян баһадир яисә башка берәү түгел? Алай да ул кеше кешесе иде. барырга булды. Кам аны ашамас, ашаса да иттән-сөяктән генә тора, һич югы могҗизалар кыла ала торган сихерчене күрер Нәкъ шул кам еланнарны бетерә ала. диде аңа вәзир. Бетерә икән, бик яхшы,— диде кәтиб Хафиз бер дә исе китмичә — Кайчан китим? Хәзер үк. бүген үк. - Яхшы, вәзир. Менә ул кам йорты каршында. Ниһаять, эзли торгач. Хафиз аның өен эзләп тапты, бар икән әле изге кешеләр — күрсәттеләр, хәтта бер малай бусагасына кадәр озатты Үзе белән килгән ике азатны капка янында калдырып, кәтиб Хафиз чыпта кадаклаган тәбәнәк ишекне ачып, өйгә керде Өй эче ярымкараңгы. күз һичнәрсә абайламый Ниһаять. Хафизның күзе өйрәнә төште һәм ул түр якта утыручы озын чәчле, ул хәтле карт булмаган, ягымлы гына йөзле камны күрде. Кәтиб чирмен! телен әйбәт белә иде, бил бөгеп, сәлам юллады Сәере шул булды, кам төрки телдә җавап бирде. Камның түшендә балык тешләре, тире сырмасына төрле ялтыравык ташлар таккан, сул иңендә ике елан эленеп тора, уң иңендә мәче башлы ябалак утыра. Хафиз камга бик озак итеп әүвәл чирмеш телендә, аннары төрки телдә йомышын аңлатты Әйе, Чияле тау төбәгенә Сәлим хан зур Базар- кала салырга ниятли икән, ә анда елан мыжлап тора, еланы бер хәл, еланнар патшасы яши, аны бары тик могҗизалар кылучы кам куа ала. әгәр дә мәгәр ышбу эшне җиренә җиткереп башкарса, түләүдән тормаячаклар икән хан кешеләре Кам, кәтиб Хафиз йомышын аңлатып бетергәч, бик озак дәшми утырды. Аның иңендә утырган мәче башлы ябалак борсалана башлады, хуҗа аны мич башына җибәрде, үзе янә урынына килеп утырды. — Түләвең ни бәядән булыр? — Алтын белән, кам. — Инде тыңла Кара Бөркет кам иртәгә Чияле тауда булыр Миңа бүген атланып килгән атыңны калдырырсың. Хафиз нидер әйтергә авызын ачкан иде, сүзсез калды, кам муенындагы еланны кулына алды да идәнгә җибәрде, елан шуыша-шуыша кәтибкә таба килә башлады Атым бәйләгән урында калыр, - диде ул һәм ишекне ачып тышкы якка чыкты Кайтыр юлын ул үзе белән килгән азат атына атланып кайтты Икенче көнне иртән-иртүк барчасы да Чияле тауга, яңа кала салынасы төбәккә киттеләр Алар килгәндә кам анда иде инде. Ул кәтиб Хафизның ап-ак атына атланган да Чияле тауның нәкъ түбәсендә тора иде Янәшәсендә салам чүмәләсе, аннан тугызар адым ара калдырып, салам сибеп боҗра ясалган Боҗра янына якынайган вәзиргә, ары килмәскә кушып, кам кулындагы таякны күтәрде — Туктагыз! Вәзир Исхак чарасыз калып атын артка чиктерде. Шул мәлдә кам янында әзмәвердәй ике егет пәйда булды, аларның өстендә ап-ак күлмәкләр, икесе дә бер буйда, бер киемдә иделәр. Кам атыннан төште, ике егет атның арт һәм ал аякларын тоттылар да салам чүмәләсе янына ектылар, кам атның бугазына пычак кадады Ат башын күтәрмәкче итте, әмма кам ирек бирмәде, тезе белән җиргә кысты. Аннары атны салам чүмәләсе астына күмделәр, шуннан соң гына кам вәзиргә якынлашты, ә кинәт пәйда булган ике егет, гүя җир астына төшеп киттеләр — юкка чыктылар — Син хан кәтибенең атын яткырып чалдың, салам чүмәләсе астына күмдең Ни кылырга исәбең? дип сорады камнан вәзир Тегесе дәшмәде, Хафиз янына атлады. — Минем бу адәм белән аңлашасым килми. Мин биредә бары тик сине беләм. диде кам — Мин аны. беләсеңме, нишләтәм, Хафиз! — дип, вәзир якынай- макчы иде, камга җитәрәк вәзирнең аты пошкырынырга, тәпен-төпен артка чигенергә тотынды. — Баян баһадир, алып китегез вәзирне. Мин кам белән үзем анлашам!— диде Хафиз Баян вәзир янына юырттырып килде һәм аңа нидер әйтте, Исхак каерылып кам ягына карап алды да кул селтәп читкә атлады. — Хан алдында үзегез җавап бирерсез!- дип кычкырды ул китеп барганда — Кам. кичер аны Акылны кешегә бизмән белән өләшмиләр. — Хан вәкиле, бүгенгедән санаганда тугызынчы көнне иртән иртүк бирегә килерсез! — диде һәм борылды да чия куаклары арасына кереп китте — Шуңа ышанасынмы син. Хафиз? Башка чара юк. баһадир Тугызынчы көнне без биредә булырга тиешбез Мин шуны гына белам Кам түгел, күз буучы ул Теге егетләр кайда югалды? Барлар иде. кинәт юкка чыктылар Күз буучы булмыйча кем ул? Кайсы кам күз бумый, баһадир? Кайтыйк кирмәнгә Тугыз көннән килербез Сүзендә тормаса. иң әүвәл мин үзем аны * Остазым, диде, ниһаять, алар янында торган Гали олан Кам 2 кайда күздән югалды? g Җир унты аны. олан, җир Бәлкем елан патшасы янына киткән- 5 дер Киңәшергә Елан патшасы хакындагы хикәятне дә шул кам уйлап 2 тапкан, диләр Ул минем атымны корбан итте Кемгә дип беләсең? Елан $ патшасына х Ул елан патшасы телен беләме? ♦ Белә. Тик уртак тел таба алырмы икән? Урып бик матур Күрә- = сеңме, никадәр хозурлык' Идел елгасы җәелеп ята. Казан елгасына Бо- - лак елгасы килеп кушыла, ә анда Кабан күле Бу исемнәрне миңа Бачман баһадир әйтте Димәк, монда бик борынгыдан кардәш төркиләр =° яшәгән, олан t Алар вәзирне. Булат оланны куып җиттеләр. ’ Кәтиб, кам елан патшасы аждаһаны куып җибәрә алмаса. мин менә бу кылычым белән аның башын кисәчәкмен - Елан патшасын кем куар? Аждаһаны кам куса куа ала. безнең ■ кулдан килә торган нәрсә түгел кебек миңа Әллә соң вәзир бер-бер " юлын беләме? « Кемнән көләсең, кәтиб Хафиз3 Көлмим, вәзир Мин аңа атым корбан иттем, уч тутырып алтын бирдем Мин түгел, син көләсең миннән. Ни дипме? Җиңел генә синең кармагыңа эләгүемнән — Мин моны хан боерыгын үтәү өчен эшләдем, кәтиб Хафиз. — Әйе. без бирегә бер максат белән килдек, вәзир — Вәзир, мин монда кәтиб Хафизның бернинди дә гаебен күрмим. Киресенчә, ул кулыннан килгәннең барысын да эшләде кебек, диде Баян ОаһЭдир - Мин еланнарны да. елан патшасы аждаһаны да Чияле таудан куу ягында түгел. Кала салу өчен Чияле таудан башка да урын бетмәгәндер. - диде моңа кадәр бер сүз дә әйтмәгән Булат олан — һе-һе-һе. Булат олан да телгә килде. Булат оланның да теле ачылды — Елан патшасы аждаһаның ачуын китерсәң, безгә генә түгел, илгә дә яман хәлләр килер, ди — Кем шулай ди. Гали олан?! — дип сорады вәзир — Чәчәк-Ана шулай дип әйтеп әйтә, ди - Менә сиңа мә Без хан оныкларына яңа кала салырга урын эзлибез, ә алар Хәер, мин риза, көтик тугыз көн Шуннан сон да Чияле тау тулы елан мыжгып торса, мин ул камның кулын кулга, аягын аякка чабып ташлаячакмын' Ишеттегезме3 ' Тугыз көннән! — диде вәзир һәм атына камчысы белән шундый китереп сукты ки. аргамагы үрә басты Чияле тау итәгенә барырга бер көн калгач. Мәкәрҗәдән Өргә- нечкә юл тотучы Сәлим хан сәүдәгәре Биккол килеп төште Хан сәүдәгәре улын җирләгән, шуңа кәефе юк. мә1әр биредә кәтиб Хафизны күреп, күз яше белән елап алды Биккол ханга сәүдәгәрлек кыла һәм ханның иң ышанычлы кешеләреннән берсе иде Бикколны белмәгән баһадир юктыр, чик буйларында анардан җыем да алмыйлар иде Кирмәнгә олавы белән килеп кергән Бикколны күрде дә кәтиб Хафиз ана каршы китте Ул б\ кешене ярата, чөнки сәүдәгәр чит илләрдән яңадан-яңа китаплар алың кайта, гыйбрәтле хәбәрләр җиткерә иде Хафиз кич белән хан сәүдәгәре туктаган өйгә китте Үзе белән Гали оланны да алырга иткән иде. уеннан кире кайтты. Олан бирелеп китап укып утыра иде. бүлдерәсе килмәде Биккол сәүдәгәр кәтибне ишек төбендә килеп каршы алды, җитәкләп диярлек түр якка алып керде, сәкегә җәйгән киезгә мендәр ташлаган иде. шунда утыртты Дога кылдылар, хәл-әхвәлләр сораштылар, ары килеп күзгә -күз карашып алдылар — Безне монда ходай үзе кавыштыргандыр. Биккол. Шулайдыр, шулайдыр, кәтиб Йә сөйлә, ни эзләп килеп төштегез Казан кирмәненә? Хафиз барысын да түкми-чәчми сөйләп биргәч. Биккол беркавым дәшмитынмый утырды Аннары торды да ишекле түрле йөренер!ә ке реште. чурасына кымыз һәм ризык китерергә кушты, шуннан сон гына — Сәлим ханның Казан елгасы тамагына олы Базаркала салуын хуплыйм, кәтиб Хафиз Күптән кирәк иде Мин әмир Хажига Катан кнр- мәнен сала башлагач та: «Урыны бу түгел кирмәннен. елга тамагына салырга кирәк»,— дигән идем, тыңламаган булды Ә хәзер әнә үзе үк өтәләнеп йөри икән Базаркала гына аз булыр, олы кирмәнле игәргә кирәк булачак аны. Урыны, урыны ни тора! Елан күп күбен Бетәр ул. кешедән елан 1ына түгел. аю да кача Тик менә нигә инде хан оныкларын китерергә3 Азындыра, азындыра хан оныкларын Мин алардан җир сукалатыр идем Ерак җирләргә сәүдә итәргә җибәрер идем Шомарсын нар, дөнья күрсеннәр. Бераз чамалыйм, кәтиб. бу оланнарның берсе тәхеткә билгеләнгәндер инде, ә? Чәчкә бәйрәмендә Гали оныгына вәгъдә итте дисеңме?' Бу бит коточкыч хәл. кәтиб Хафиз! Коточкыч! Менә күреп тор. тиздән бу ике олан кан коя башлар. Әйе. Хафизҗан, хикмәтле чорда яши Болгар. Биек Калада чиркәү салдылар, атна саен чаң суга лар Хан сараен урыстан килгән баһадир саклый Шәех Игәнәй ни уйлый икән? Бер кайткач, шул хакта ханга әйткән идем, беләсеңме ни дип җавап кайтарды3 «Бер дин — бер акыл, ике дин — ике акыл», лиле Тукта, тагын бер хәбәр ишеттем бит әле. Имеш. Олуг Мөхәммәт илчесен үлтергәннәр икән! Хакмы шул? — Хак. Биккол, үлтерделәр Шайтан каласында - Гаҗәп Нигә барган икән илче Шайтан каласына? Ни калган ана анда? — Гөнаһка батма. Биккол. Шайтан каласын кем саклаганны белә сең. Миңа калса, бүген Сәлим хан Болгарны икегә аермакчыдыр Аңа ике оланның кайсы тәхеткә утырса да барыбер, ә миңа барыбер түгел. Биккол Ханның Бөек Калада чиркәү салдыруын мин дә хупламыйм Бер кешедә ике җан булмый, ә иман бары тик җан белән керә, җан белән чыга Минем хыялым Гали оланны Болгар тәхетен.» утыртудадыр Шәех Игәнәй белән епископ Габбасны килештерергә теләмим Алар ике се ике ярда басып сөйләшә, араларында күпер салып булмастай елга Елга киң. ярларына бәрелә-сугыла ага. аларның берсе дә теге я бу якка чыгарга теләми, гәрчә елга башына табарак күтәрелсәләр, бер хикмәт күрерләр иде: тибеп чыккан җирдә елга ярсыз икән бит Әйс. бер чыга нактан чыга христиан һәм мөселман диннәре, бер чишмәдән Хәзер әнә аркылы чыкмаслык киң елгага әверелгән — икесе ике күздән күрәләр дөньяны Сәлим хан күп нәрсәне күрми, күрергә теләми, багучысы Таймас күп вакытта Ага Базарда кымыз чөмереп утыра (‘элим хан тынычвәзир Исхак күп изгелекләр эшләде — күрше Владимир кенәзе белән солыхны янартты. угланы Илһамны кенәз нәселенә өйләндерде, аннан туган Булат оланның кулыннан кылыч төшми ике туган ар.кын ла канлы сугыш китсә, кемнең башы келәмгә очар дни беләсең. Биккол? Гали оланның Кардәш бортаслар авыл-авыл кенәз Андрей Боголюб биләмәсенә күчә Ни өчен дип беләсең? Тынычлык китеп бара Болгарда, хан энесе белән тынышмый. Тубыкбай да энесе Ж,ик Мәргәнне куып җибәргән, тиздән (.элим ханнан әмир Хаҗи углан аерылып чыгар — эшләр шуңа таба бара Ә Сәлим хан кирмән өстенә кирмән салдыра Илне * кнрмәинәргә бикләнеп кенә саклап калып булса икән ул Илне кирмән 2 түгел, илне яңа корал, көчле иман саклыйдыр 5 — Илдән киттеңме, әллә ниләр була да куя Куеп торыйк әле. Ха- 5 физҗан, сарай кайгыларын « - Әйе шул. Биккол Сәүдә эшләрең ничек бара? Коллар да алг ? лыйсың икән Шәп түгел. Хан белеп алса... = Хан белә. Хафизҗан, белә Кол сатып алган юк диярлек хәзер ♦ Йөртүе кыенлашты, качалар. Бу юлы аталы-уллы берәүне алдым, үзе те f ләде Угланын кенәз сугышчы игеп гтырга иткән, шуннан кача — Син гомерең буе изг< ■ ' iupra теләдең. Мәгәр изгелекме бу? “ Белмиләр ул бичара i ip бер богаудан качып, икенчесенә эләгәчәкләр и Городгңта бер богау йөрткән булса. Өргәнечтә аңа ике богау тагасы ~ ларын белмидер шул ул бичаралар ® һәй. Хафизҗан. Хафизҗан. киләчәкне мин беләмме. синме? Ба _ рысы да алла кулында = Тик аллаһы тәгаләнең бизмәне юктыр, булса, берәүгә гелән f . аигы-хәсрәт. икенчегә шатлык биреп тормас иде Ф S Ул арада табыша ашарга керттеләр. Сәүдәгәр Биккол ризыкның рәтен белә иде. әллә ниләр хәстәрләткән. Кәтиб Хафиз һәммә ризыкка да җитеште, бик тәмләп ашады, әмма әче балына үрелмәде. Әче бал эч дип кыстамыйм. Хафизҗан, үз җаең үзен кара, иллә бер чокыр гына шайтан да күтәрәдер инде аны Эчмәсәң. алып куярга кушам Әйе шул. Биккол, алсыннар әле аны Булмас, ахры Иртәгә яңа кала салынасы Чияле туга барабыз Елан патшасы аждаһа белән очра шасы бар Ошатмавы мөмкин, дим Эчкән кешеләрне яратмый икән, диләр. Нинди аждаһа ул тагын? Сөйлә әле сер булмаса Хафиз иртәгә буласы хәлләрне түкми-чәчми сөйләп бирде. Сәүдәгәр Биккол тыңлап утырды утырды да торып янә йөренергә тотынды Менә хикмәт диген син аны. ә? Ни генә уйлап тапмый бу Сәлим хан. - Сәлим хан түгел, вәзир Исхак. Биккол Вәзир?1 Ана үзе утырган ботакны кисү нигә5 Тамаша' Син угланның берсен чынлап та кала нигезенә күмәрләр, ягъни корбан итәрләр. дип уйлыйсыңмы? - Шулай булмагае дип куркам Сәлим ханга бер оланнан котылу кирәк дип уйлыйм Кыргыйлык бит бу' Иманы кая ханның'5 Мин моңа ышанмыйм. Хафизҗан Хан җибәргән хат Баян баһадирда Баян баһадирда? Менә нәрсә. Хафизҗан, безгә ул хатны кулга төшерергә кирәк Мен алтын торса да Баян баһадир моңа барыр дисеңме5 Баһадирны ни өчен Болгарга килде дип беләсең5 Алтын китерде аны бирегә, алтын. Хафизҗан Хатны кулга төшерүне үз өстемә алам. Хафизҗан Кабатла, кабатла, ни дидең. Биккол? — Хатны кулга төшерүне үз өстемә алам, дидем Син торып тор. мин Баян баһадирга барып киләм Кара инде. Биккол Бирсен ходай иде дә бит Күп тә үтми, серле хатны тотып кергән Бикколны күргәч, Хафиз үз күзләренә үзе ышанмады. — Мин аны хәзер үк кире илтеп бирергә тиеш. Хафизхан Ач, укы, хилем белән ябыштыр Мөһерне үзем сугармын Биккол сәүдәгәр мөһере хан мөһереннән бер дә ким түгел. Кәтиб Хафиз бу хәлгә аптырабрак калды Хыялның чынга әверелү мәлләре шул микәнни инде? Ипләп кенә мөһерне ватты, төргәкне сүтте, һәм күзләре хат юлларына төшүгә, ике күзе дүрт булды — Хан монда бер оланны яңа кала нигезенә корбан итәргә боерган, Биккол. ' — Корбан итәргә? Кайсысын? — Жирәбә салырга кушкан. Кайсысына төшә. — Йә хода. Хафизхан. Хан. ахрысы, чынлап та акылдан язгандыр Хәер, бик үк акылдан язган дип тә әйтеп булмый Бер олан аңа чынлап та комачаулый Кайсысына чыкса да, син аны коткарырга тиеш, Хафизхан Борынгы бабаларыбызның йоласын тоту кыргыйлык булыр Ничек, ничек коткарып була ул оланны?.. — Уйларга кирәк, Хафизхан Уйларга кирәк Хәзер хатны төр. мөһерем сугыйм да баһадирга илтеп бирим. Хатның миңа күпмегә төшкәнен соңыннан әйтермен Биккол хатны илтеп кайткач, бер чокыр әче бал эчеп куйды. - Мин хәзер барысына да төшендем, Биккол. Ханга Гали комачаулый, ул шуңардан котылырга тели Чәчкә бәйрәмендә аңа тәхет вәгъдә итте Санаулы көн тиз хитә, Сәлим хан үз көчендә әле, ә тәхетне бирәсе килми Моннан кайткач, Сәлим хан оланны яңа кала нигезенә корбан иткән вәзирен хөкем кылыр, бәлкем әле мине дә Шаһитлар калмаска тиеш. Хәер, борын-борын заманнан ук Болгар ханнары акыллы кешеләрне яратмаганнар. Милади белән 921 елда Болгарга килгән Багдат халифе сәркатибе язуынча «Бу кеше бик күп белә башлады, тәңре янына китсен»,— дип, хикмәт ияләрен агачка асып куя торган булганнар Аларга күмелү дә тәтемәгән' Икәүдән-икәү генә бер бүлмәдә, ризык-нигъмәт тулы табын янында Сәлим ханның якын кешеләре кылган эшләрнең ни белән бетәсен белмәүдән чарасыз калып, уйланып утырдылар Ниһаять, кәтиб Хафиз телгә килде: — Биккол. Болгарда серем ачыр кешем юктыр Зарым тыңлаган бердәнберем син булдың. Киңәшең бир, Сәлим ханның кәтибе ни кылсын? — Киңәшем шул булыр, кәтиб: хәзер ук камга бар — Камга?! Төн уртасындамы? — Әйе. Хафизхан, төн уртасында. Курыкма, синең белән мин дә барам Кузгалыйк, без таң беленгәнче кайтып хитәргә тиешбез Бу төнне таң бик озак атты Кичтән үк чыгып киткән остазын көтә- көтә Гали олан да йокыга китте. Хафиз таң аткач та кайтып хитә алмады. Галине вәзир Исхак кереп уятты. «Гали олан, Гали олан, тор инде. Кайда Хафиз, остазың дим кайда?» Вәзир Исхак кичтән эчкән эчемлектән әле булса айнып хитмәгән, теле көрмәкләнмәсә дә, исерек иде. Ул менә ничә көн инде еланнарны бетерүне Хафизга тапшыруына үкенеп йөри, бу хакта кемгә булса да зарланасы килә, әмма Гали аны тыңларга теләмәде, башыннан ук ябынып ятты Вәзир кул селтәп чыгып китте Ул чирмеш камына ышанды да, ышанмады да. Бу эшне Хафизга йөкләве, тегенең бер көндә кыласы эшне тугыз көнгә тартуы, кам үзе. кием-салымы, кыяфәте бер дә иман китерерлек түгел иде. Ләкин вәзирнең башка чарасы юк иде. Ул көтте. Бал. буза эчә-эчә көтте һәм, ниһаять, менә ул көткән көн дә килеп җит | те Чияле тач га барыр көнне ул бик иртә уянды Кичтән әче бал салып. Бачман баһадир китергән каравыш кыз янында төн уздыргангамы, йокысы туймаган, кәефе юк. чапанын гына иненә ташлап, Хафизны орышып чыкмакчы иткән иде өйдә очрамады. Вәзир болдырга чыкты да каршыдагы мәчет манарасында чәр-чәр килгән чәүкәләргә игътибар итте * Нинди кош бу чәүкә дигәнең, мәчет, чиркәү манарасын ярата Чыр-чыр 2 да чәр-чәр, гелән сарай куштаннары инде, бер дә талашмый тормыйлар. £ Манарага мәзин менде, чәүкәләр чыр-чу килә-килә очып киттеләр Мәзин / ике колагына тотынды да сузып-сузып азан кычкырырга кереште Болдырга басып, манарада азан кычкырган мәзинне карап тору бер “ хәл иде. түзмәле, ә менә борып-борып эч авырта башлагач, җитмәсә, = каравыш кыз килеп сарылгач ♦ — Ни булды, хәкимем? х — Күнел болгана, әллә кичәге симез ит ярамады инде. Әйттем - аны кирәкми дип, тутырдың да тутырдың. г — Мин сиңа хәзер андыз суы бирәм, юып алгандай итәр, хәкимем. 2 — Куй,- диде вәзир — Болай да көчкә басып торам. Бу мәзине = дә туктамас булды Чыгар әле ук-җәя, атып төшеримче үзен. Шул тама- п ша озак азан кычкыралармы. — Бәлкем, хәкимем, ул да кичке якта әче бал эчкәндер? с — һе-е, көлке түгел Атам мин аны. мөртәтне? — Хәкимем, кеше ишетүе бар га — Кеше ни ул миңа Мин үзем түрә монда! Хода ишетмәсен, диген ® Кая чыгар әле шул андыз суыңны. Ярдәме тимәсме. Гел чыдамалы бул- ? мый башлады Бөтереп бөтереп китерә, хикмәт Каравыш кыз төнәтмә чыгарып бирүгә, вәзир бер савыт андыз суын тын алмыйча эчеп бетерде. — Тагын чыгарыйммы? — диде кыз ягымлы итеп. — Житеп торыр Андыз төнәтмәсе тәмсез, агач тамыры исе килә иде. Эчкән вакытта вәзирнең күзе каравыш кызның зифа сынына төште. Шундук төнлә булган хәл күз алдына килде Кичә кыз аңа болай ук зифа сынлы булып күренмәгән иде Биредә исә. гүя. алиһә үзе. Бирсә бирер икән хода адәм баласына сылулыкны! Вәзирнең йортында өч хатын, берәүсен дә кимсетмәде, өчесенә өч өй салып бирде, иң мөһиме, яннарына ханнар кебек чиоатлап түгел, теләге кайсына юнәлә, шуңа керде Бер тапкыр ул карт хатыны янында ат караучысын күрде. Теге мут җан хатын янында шунда- ен сырпалана иде ки. вәзир көнләшеп куйгандай булды. Юк, көнләмәде, бераз гына ачуы чыкты, мәгәр озакка бармады ачу дигәне, шундук шатлыкка әверелде Ул аларны күрмәмешкә салышты, аннан кинәт кенә яннарына килеп чыкмакчы иткән иде, бу уеннан кире кайтты Мәгәр шушы көннән карт хатыны янына бөтенләй кермәс булды. Хәер, хатынның да бәгыре бик өзелмәде бугай. Ул ачыктан-ачык ук булмаса да, ат караучыны үзенә ияләштерде Вәзирнең яратканы өченче хатыны иде Исхак каравыш кызын кисәк кенә өченче хатыны белән чагыштырып карады. Яшь хатынына караганда да чибәр иде каравыш кызы Күр әле бу хикмәтне, эч авыртуы да туктады бит Вәзир кызның беләгеннән эләктереп алды, икенче кулы белән биленнән кочты — Хәкимем, кеше-кара күрүе бар ич — Күрсеннәр Мин сине дүртенче катыным итеп алам Үзеңә бер өй салырмын, барасыңмы? Әнә теге мәзиннән никах укытабыз да. — Үртәмә әле, бар да шулай ди дә китә дә бара — Кем тагын бар да?! Югал күз алдымнан! Шунда ук кәтиб Хафизның болдырга менеп килүен күрде. — Вәзир, кузгалырга вакыт җитеп килә, минемчә. — Кузгалырга? - Кәтиб Хафиздан кайда йөрүен сорарга да онытып, вәзир киенергә үз ягына кереп китте. Кам аларны Чияле тауда көтеп тора иде инде Вәзир Исхак берәүгә дә күтәрелеп карамады, аның камны да, оланнарны да. баһадирны да. кәтиб Хафизны да, казый Саксинны да күрәсе килми, бу хикмәтле хәлне тизрәк үткәрергә ашыга, аңа. кайсы олан корбан ителсә дә. барыбер иде Иллә бер нәрсәне ачык белә иде вәзир, хан фәрманы җиренә җиткерелеп үтәлергә тиеш Күр әле бх хан кәтибен, әллә елмая инде? Елман-елмаи тиздән үкереп еларга туры килмәгәе, әйтик, шәкертеңне җир астына күмгәч Ә мин аны күмдерермен Кайсы чыкса да' Тик бу кам еланнар патшасы аждаһаны качыра алырмы, бирерме аждаһа тауны? Бу тау — аждаһа утары лабаса! Хәзер инде кире кайту юк. Әйдә, куа бирсен еланнар патшасын Безгә яңа кала салырга урын кирәк, менә шул Чияле тау төбәге Ул арада кам салам чүмәләсенә ут салды Ә үзе чүмәлә тирәли шалтыравыкларын зеңләтә-чеңләтә, әллә ниткән ят тавышлар чыгара чыгара әйләнә башлады. Камның муенында ике-өч елан — тереләр, кыймылдыйлар, әле муенына уралалар, әле бөтерелеп алалар Кам чүмәлә ^тирәли тугыз тапкыр әйләнеп чыгарга тиеш һәм әнә шулай итте дә. Чүмәлә ялкынлап яна башлады Шул чак чүмәлә төбеннән ябырылып елан көтүе чыкты, алар бетерелә-бөтерелә ыслыйлар, чәбәләнәләр, бер-берсенә уралалар, ни кылырга белми бәргәләнәләр иде Кам бертуктаусыз чыбыркы шартлата, яман тавышлар чыгарып кычкыра, кемгәдер яный, ул да түгел, ялына- ялвара, елар дәрәҗәгә җитеп, аждаһаның күккә күтәрелүен үтенә иде Кам муенындагы бер еланны дөрләп янган чүмәлә ялкыны уртасына ташлады, шундук утның икенче ягында ап-ак күлмәк кигән егет пәйда булды. Кам икенче еланны ташлады, икенче егет пәйда булды Кам егетләргә икенче боҗрага ут салырга боерды Аның тавышы шундый көр, көчле иде ки, бер читтә дөрләп яна башлагач, кам икенче боҗра тирәли тугыз тапкыр әйләнеп чыкты Бу юлы инде ул кемгәдер янады, кемнедер куды Икенче боҗра салам өеме янын бетүгә, кам янә акырынырга-бакырынырга тотынды Барысы да күреп тордылар, еланнар бер-берсенә уралган-бөтерелгән килеш зур салам чүмәләсенә күчеп беттеләр. Кам икенче боҗраны ташлады да җир астыннан калыккан егетләргә уртадагы салам чүмәләсенә ут салырга кушты. Зур салам чүмәләсе кинәт янып китмәде, кам шалтыравыкларын зеңләтә-шалтырата чүмәлә тирәли әйләнүен дәвам итте Менә чүмәлә өстендә кара төтен күренде, шунда шаман муенындагы өченче еланны салам чүмәләсенә ыргытты һәм шундаен каты итеп кычкырып җибәрде ки, моның артыннан чыбыркысын шундаен каты итеп шартлатты ки, тамаша кылучыларның беришесе борылып, бу тирәдән ераграк китү җаен карадылар Әмма вәзир Ис.хак кузгалмады Зур салам чүмәләсе астында кәтиб Хафизның ак аты ята иде Бәхәссез, үләксә тирәсенә чебен- черки җыела, төрле хәшәрәт, ә төрле хәшәрәт янына еланнар Еланнар беренче боҗрадан икенчегә күчтеләр, икенчедән төп чүмәләгә Мәхшәр шунда башланырга тиеш Чынлап та. чүмәлә өстендәге төтен торган саен куера барды Чүмәлә дәү җанвардай селкенергә тотынды, ахырда очып китәргә теләгәндәй, төтенгә ияреп бер-берсенә ишелә укмаша еланнар күккә күтәрелә башлады Еланнар бер-берсенә урала-ура- ла һаман биеккә, өскә юнәлде. Аларның кайберләре укмашкан җирдән ычкынып, кире ут эченә төште, ә кара төтенгә ияргәннәре һаман югарыга очты. Кисәк чүмәлә күзгә күренеп калтыранып куйды, ул да түгел, һавага кара төтен сузылды, ул өермә баганасыдай болытларга барып җитте Кам тамагы ертылырдай хәлгә җитеп кычкырып җибәрде. - Аждаһа өен ташлап китә, аждаһа өен ташлап китә! Чынлап та. кара төтен эчендә ниндидер канатлы елан күренгәндәй булды, ул да түгел, аҗдаһа болытлар арасына кереп күздән югалды Ниндидер мизгелдә бөтен әгъзалары ихтыярсыз тораташтай катып калган тамаша кызчылар иркенләп сулыш алды Әйе, елапнар патшасы очып китте, моны барысы да күрделәр шикелле. Хәзер алар янган чирәм гә хәле китеп утырган камны күзәтә иде Кам күмерләнгән чирәмгә төртелгән дә тынып калган. Кисәк ул буре улаган тавышлар чыгарып, еларга кереште, ә үзе куш йодрыгы белән жиргә төйде Мин моңа гаепле, мин1 Мин аны кудым, мин' Ал жанымны, тәңрем, ал Мин гаепле аждаһа алдында, мин!? Күмегез мине шушы төбәккә, казыгыз кабер' Ишетәсезме, казыгыз, күмегез! Кам акылдан шаштымы әллә? дип сорады вәзир янәшәсендә * торган кәтиб Хафиздан,— Нигә шашына? е Кәтиб Хафиз дәшмәде, атыннан төште дә шаман янына килде, сак 5 кына иңбашына кагылды. Шунда кам тораташтай катып калды, гүя, ул 5 үлгән иде. Кәтиб каты ташка кагылгандай кулын гартын алды. Кам 2 жиргә капланган да тынып калган иде. «Ул псән, - дип үз-үзен тыныч- “ ландырды Хафиз Ул исән, әнә егетләре дә аның исенә килүен көтеп то- = ра Күр әле, егетләре янында бер эт пәйда булды. Эт койрыгын селкә- ♦ селкә Хафизга карап тора иде. = «Йә алла, бу ни хәл инде тагын!» дип уйлады кәтиб һәм камның нидер пышылдавын ишетеп, шым булды. — Кичер мине, кичер мине, кичер мине,— дип. шаман бертуктау- ю сыз тәкърарлап тора иде. " — Кам. тор инде, тор,— диде кәтиб.— Син изге кеше, кам. изге ке- J ше. син аждаһаны кудың, син безгә ярдәм иттең. н Әмма шаман селкенмәде дә. ул һаман еланнар патшасының киче- = рүен теләп ята иде £ — Калдыр үзен,— диде вәзир Исхак — Баян баһадир, бир ханның 2 фәрманын кәтиб Хафизга Юк. миңа бир! Кам үз эшен эшләде, рәхмәт ® ана. Чияле таудан еланнар патшасы аждаһаны куып жибәрде. Баян баһадир хан хатын вәзиргә китереп бирде, вәзир мөһергә күз төшереп кенә алды да хатны кәтиб Хафизга сузды. — Вәзир, хат Сәлим ханныкымы? дип сорады Хафиз. — Ханныкы, кәтиб. ханныкы. Тизрәк ач та укы. Минем башым әйләнә башлады. Кәтиб Хафиз әкрен генә төргәкнең жебен өзде, аннары кычкырып укырга кереште. Хат укылып чыккач, вәзир төргәкне үзенә алды һәм Баян баһадирга боерды. — Баһадир, тиз арада кабер казыгыз! Әмер бир азатларыңа' Кабер күз ачып йомганчы әзер булсын Без читкәрәк китеп торабыз. Сасы искә түзмәле түгел. — Сәлим хан жирәбә салып, оланнарның берсен яңа кала нигезенә корбан итәргә боерган,— диде кәтиб Хафиз.— Мөмкин хәлме бу. казый Саксин? — Хан боерыгы үтәлергә тиеш! диде казый. Вәзир хатны янә бер кычкырып укып чыкты. — Оланнар, сез дә тыңлагыз, барчагыз да тыңлагыз! Менә ни яза хан: «Вәзир Исхак, мин сиңа илемне ышанып тапшырдым. Син һәрчак миңа тугры булдың. Хәзер янә бер боерыгымны үтә. Бабаларыбыз йоласын тотып. Чияле тауда Гали белән Булат оныкларыма жирәбә салдыр. Кайсысына жирәбә чыга, шуны яңа кала сарае салынасы төбәккә корбан иттер. Болгар ханы Сәлим Милади белән 1177, һижри белән 573 елдыр». Азатлар ашык-пошык кабер казый башлады Тирә-юньгә көл тузаны күтәрелде, янә көш ән сасы ит исе таралды. Баян баһадир бу хәлгә ышанып жнтмәде. вәзир шаярта дип уйлады, гәрчә вәзирнең һични кыла алмавын белсә дә, баһадир әле аңа. әле казый Саксинга, әле оланнарга карады. Оланнар бу хәлне чынлап та уен гына итеп кабул иттеләр бугай, хәтта көлемсерәбрәк торалар иде. Баян баһадир өчен гаять зур сынау башланды Ни кылырга тиеш ул? Вәзир Исхакны туктата алмый, мәгәр аңа каршы тора ала Юк, барысы да юри генә эшләнәдер Болгар халкының кайберсе, йола куша дип. әле булса мәег янына өч көнлек ризык куя Нигә кирәк ул ризык адәм баласына теге дөньяда, үлгән кеше ашый буламы? ». «к. у • J* н 81 Чөегез көмеш тәңкә, кәтиб Хафиз' Кылыгыз хан боерганны1 Вәзир торган саен зәһәрләнә бара, аның һәр боерыгына ихласлык төсмере өстәлә иде. — Кем кайсы ягын ала3 дип сорады кәтиб Хафиз оланнардан Мин кун ягын яратам Күн ягы миңа,— диде Гали олан — Миңа. - диде Булат олан һәм елар дәрәҗәгә җитеп йөзен чытты Вәзир каты бәгырьле кеше түгел иде. ул оланнарның берсен дә яңа кала нигезенә корбан итәргә теләмәде, ханга киңәшне дә ихлас күңел дән бирмәде, ләкин бу хәл чынга әверелгәч, кире кайтарып алып булмавына да инанган иде инде. Әгәр дә мәгәр бу оланны корбан итмичә Бөек Калага кайта икән, икенче көнне үк хан аның башын кистерәчәк, тикмәгә генә Саксин казыен ияртеп җибәрмәгәндер Бәлкем әле шулай булуы хәерлерәк тә булыр Бу ике олан арасындагы кан коюдан меңләгән гаепсез кеше һәлак булачак, ә монда бер олан, бер җан Әйе, мин уйлаганча ук жүләр түгел икән шул Сәлим хан. Вәзир боерыкларны бирә торды, аңа берәү дә каршы әйтмәде, әйе. кем генә вәзир кадәр вәзиргә каршы әйтергә кыяр икән! Ул арада каберне өлгерттеләр Әлегә кадәр жиргә капланып яткан кам торып утырды, акрын гына күтәрелде, вәзир янына килде Көмеш тәңкәне чөеп җибәрделәр. — Күн! — дип кычкырды тәңкә чөйгән азат. — Гали олан' — дип кычкырды вәзир Исхак - Илтегез Гали олан ны кабер янына Ике азат Гали оланны иярдән йолкып алдылар, вәзир аты янына китереп бастырдылар - Гали олан,—диде вәзир.- Ир бул! Урының җәннәттә булыр, гөнаһсыз китәсең Вәзир, диде кам Мин сезне бу бәладән коткара алам Оланны миңа бирегез. Мин аны үзем күмәм Еланнар патшасы алдында языгым зурдыр, мин үземне аның алдында акларга телим Аждаһа хәлемә керер дип уйлыйм. Вәзир көлемсерәп куйды Кам Чияле тау төбәгеннән еланнар патшасын куам дигән булып, кәтиб Хафизның атын яндырды, дөресен әйткәндә, кам бу төбәкне алтынга сатты Хәйләкәр, хәйләкәр ул. Ә хәзер олан белән Хәер, күмә бирсен, языгы чынлап та үзенә булыр Аннары бер азатны үлемнән коткарыр Чөнки вәзир хәзер Гали оланны бер азатка, бәлкем әле икесенә үк оланны күмәргә кушар Чөнки ни баһадир, ни казый. ни кәтиб. ни үзе моңа бармас. Исхак белә иде. оныгын яңа кала нигезенә күмгәнне ишеткәч, кем күмде дип сорар һәм халык алдында, бигрәк тә Гали оланның атасы белән анасы алдында акланырга теләп, кыргыйлык эшләгәнсез, дип, күмүчеләрнең башларын кистерер — Барың, кылың! — диде камга вәзир Кам оланны җитәкләде дә Чияле тау башына таба алып китте Тауга менеп басуы булды, аның янында бер эт. тәүге ике егет пәйда булдылар Кам Гали оланның киемнәрен салдырды һәм эткә япты, ә Гали оланга озын ак күлмәк кигерде Гали олан булган хәлгә ышанмый, шуңамы, сүз әйтергә дә кыймый тора, кам ни кушса, шуны эшли иде. Кам кабер тирәли олан белән бергә әйләнеп чыкты, ә эт исә аларга иярде. Аннары туктады да этнең колагына нидер пышылдады, эт шаманның битен ялады, нидер сизенеп, шыңшыды Кам икенче бер ак күлмәк чыгарды, аны карачкы сыман итеп таягына элде Элде дә кабер балчыгына кадады һәм янә кабер тирәли тугыз тапкыр әйләнеп чыкты һәм күз ачып йомганчы ак күлмәк кигән оланны кабергә ташлады, аның артыннан кабергә эт сикереп төште Кам үзе һаман кабер тирәли йөгерде. үзе әзмәвердәй егетләренә тиз-тиз каберне күмәргә кушты Егетләр каберне бик тиз өеп куйдылар һәм капылт юкка чыктылар Кам кабер өстенә таягын кадады һәм кәтиб Хафиз янына килде, баш иде. Кәтиб Хафиз, диде вәзир, букчасыннан бер янчык алтын чыгарып Бир шуңа минем исемнән янчыкны — Аннары һәммәсенә дә мөрәҗәгать итте Инде Гали оланның яңа кала нигезенә корбан ителүен барыгыз да күрдегезме? Күрдегез! Әйдә, баһадир, юлга кузгалыйк! 6 Сәүдәгәр Бикколның булмаган иле юк иде, диярлек Ак җилән ~ кигән гарәпләрдә дә булды ул. Димәшкъ сәүдәгәрләре белән дә аралаш 1 ты кара чикмән өстеннән кызыл билбау буып йөргән әрмәннәр аша | Багдадка да барды, киндер бау белән билләрен буган яһүдләр иленә = дә сугылды, аңа хәтта маңгайларына кара миң төшергән һиндуслар * һәм кысык күзле табгачлар илендә дә булырга туры килде. Биккол * җидесигез телдә сөйләшә, күн халыклар белән аралаша, кеш тиресе бе- г лән бүрекләре каелган Владимир сәүдәгәрләре аның якын дуслары, кара * сакаллы Кияү кала товар ишләре белән тыгыз элемтәдә тора. Новгород ; сәүдәгәрләре белән очрашкан саен бүрек алыша иде Сәүдәгәр Биккол S уенча, илне куәтле итүче чара - сәүдә Гомерен сәүдә эшенә багышла- ™ ган кешегә ул бик күп вазифалар йөкли Чын сәүдәгәр үз ишләренә - һәрчак ярдәм кулы сузарга, алар телендә сатулаша белергә, кирәк * икән, әҗәткә акча биреп торырга да тиеш. Шушы сыйфатлары булмаган - сәүдәгәр бик тиз бөләчәк. Казан елгасы тамагына салынасы Базаркала- га ул зур өметләр баглый, анын икенче Ага Базар буласына иманы ® камил иде Сәүдәгәр Биккол хан казнасына һәрчак керем китерде, чит илләрдән мең төрле гыйбрәтле хәбәрләр алып кайтты, ә менә кәтиб Хә- физ сораган мәңгелләр хакында ишеткәне булмады Аның барысы да көйләнгән, барысы да җайланган чакта гына үзе белән илдән илгә ияртеп йөргән угланы вафат булды Аңа Биккол зур өметләр баглый иде. Фаҗигадән соң миңгерәүләнеп калды Менә шунда аңа Хафиз хан оны гын тәкъдим итте Угланлыкка ук түгел, мәгәр үз оланы кебек үк күрә икән, күрсен, ин мөһиме, яшертен генә Өргәнечкә алып китсен Хан сәүдәгәре башта моңа ышанмый торды, Хафизны шаярта дип уйлады, әмма соңыннан барысы да ачыклангач, шатлыктан үз-үзенә урын табалмый башлады Кеше үлә — халык үлми, диде ул фәлсәфәгә бирелеп. Бу — хакыйкать. Дөньядагы һәммә нәрсә үзгәрергә мөмкин; йола, дин вә иман, ә менә халыкны алыштырып булмый, халык — мәңгелек. Халыкның дине, теле алышынганда да гореф гадәте, хезмәткә мөнәсәбәте, сәнгате кала, ягъни җырланган җыры, әйткән гакмагы кала Ж.нр йөзендә бары тик ике нәрсә үлемсездер истәлек һәм хәтер. Әгәр дә мәгәр кем дә булса сиңа: «Хәтерем калдырдың»,—дип әйтә икән, димәк, сип ул кешене бик нык рәнҗеткәнсең, ата-бабаларының ип изге, иң кадерле булган истәлекләренә кагылгансың Истәлек буыннан буынга күчә килә, ул һәрчак үткәнне искә төшереп, искәртеп тора Үткәне булмаган халыкнын киләчәге дә булмавы мөмкин. Бары тик үткәнне хәтердә саклап кала алган халык кына киләчәккә зур өмет баглый ала. Биккол тумышы белән Болгардан иде Үсмер чакта ук атасы аны үзе белән йөртте Бикколга җиде яшь тулганда әнисе вафат булды Үсмер чакта ук атасы аны Өргәнечкә алып китте Монда атасы икенче хатынга өйләнде Үги ана янына сыймады Биккол, бабалары янына Бөек Калага кайтып китте Балигъ булгач, аны бабасы бер сәүдәгәргә эшкә бирде Бераз кул очына акча керә башлагач, иясе йомышы белән Өргәнечкә кипе Анда килсә, атасы вафат, үги анасы берүзе дөнья көтә, атасы җыйган мал гәралыпсибелеп бара. Өргәнечкә барганда Биккол бер хикмәтле хәлгә тап булды. Саксин каласына җиткәч, кәрван елга буена туктады Барысы да йокларга яттылар, шунда кәрванбашы Бикк ■ янәшәсенә сарык түшкәсе китереп салды, ә аны үз янына алып кит t Иртәнге якта уянып, кичтән яткан урынына килсә, ике күзе дүрт булды түшкәгә терсәк буе хәнҗәр кадалган иде Шул көннән алып Биккол Өргәнечкә җиткәнче төннәрен күз-керфеген йоммады Ни өчен аны үтерергә теләделәр? Кем? Ул черегән бай сәүдәгәр түгел, кесәсендә нибарысы өч алтын, аны да берәүнең дә күргәне булмады лабаса Әргә нечкә барып җиткәнче кәрванда булган кешеләрне күзәтте, әмма берәү дән дә шикләнә алмады Өргәнечкә җитеп, үги әнисе өенә килеп кергәч кенә эшнең асылына төшенде. Ул анда кәрванда булган бер таныш йөзне күрде Аңлады үги анасы җибәргән булган ышбу адәмне Шул ук көнне Биккол атасы тарафыннан үзенә васыять итеп калдырган әйбер ләрне алды да Болгарга кайтып китте Бикколның канында сәүдәгәр шаукымы бар иде. Болгарга кайтуга, ул Ага Базарга юнәлде, бабасының ярдәме белән зур булмаган кибет сатып алды Шул көннән ана сәүдә чире кагылды Ике-өч елдан ул Ага Базарда күренекле сәүдәгәрләрнең берсенә әверелеп китте, моңа, әлбәттә, бабасының вафат булуы һәм аның барлык байлыгы Бикколга калуы да ярдәм иткәндер. Егерме биш яшендә Биккол Бану атлы кызга өйләнде Бану аңа ел саен кыз бала тапты һәм кызлар яшьләрен дә тутыра алмый үлә тордылар. Ниһаять. Бану малай тапты һәм әллә инде саклабрак караганга, малай туп кебек булып ай үсәсен көн үсте, күп тә үтми атасының кул арасына да керә башлады Кәтиб Хафизның тәкъдименә куанычы бер дә тикмәгә генә түгел иде Биккол сәүдәгәрнең Ул олыгаеп бара иде инде һәм байлыгын, җыйган малын калдыру өчен аңа углан кирәк иде Ә угланы, бахыр унжиде яшен дә тутырыр-тутырмас дөнья куйды. — Кәтиб, хан оныгын миңа бирүең ихластан булса, мин сиңа ат башы кадәр алтын бүләк итәрмен — Син ул угланны камнан сатып алырсың. Биккол Юлдашларын шаһит булсын — Димәк, кәтиб. мин Бөек Калага кермәскә тиеш булам Кулыма төшү белән олан минеке булыр, шул көннән алып ул ата-анасын да. туган-тумачаларын да онытырга тиеш булыр Кыскасы, Гали олан атасы Хаҗи өчен дә. хан өчен дә вафаттыр - Вафат түгел. Биккол, без аны яңа кала нигезенә корбан иттек Без. вәзир Исхак. Саксин казый һәм мин Исеңдә тотсаң иде. Биккол, кайчан да булса Гали олан Бөек Калага әйләнеп кайтыр да тәхеткә утырыр Мин аны карарга казый Нисбахны Өргәнечкә җибәрәчәкмен Ул угланны эзләп табар һәм шәех Пәһлеван Мәхмүткә тәрбиягә бирер — Тагын ни. Хафиз? — Сәлим хан чик буйларына ышанычлы йөзбашларын җибәрде Сине туктатулары бар. Биккол. Оланны син камнан кол итеп сатып алдың Шул хакта онытмасаң иде. Хан Болгардан берәүне дә чыгармаска дип боерды — Бу хәл миңа кагылмый, кәтиб Хафиз. Мин хан сәүдәгәре Кам олан белән сине Чияле тау итәгендә көтеп торыр Аңа алтының кызганма, әйткәнемчә, яныңда шаһитлар булсын — Барысы да хак булса, бу хәл минем үземә дә бик тә кызык булып китте әле. кәтиб Кушканнарыңның барысын да эшләрмен, эшләрмен 7 Сәүдәгәр Биккол Казан кирмәненнән иртәнге якта чыгып китте, Чияле тау итәгеннән узган юлга якынлаша башласа да. кәтиб Хафизның кичәге сүзләренә ышанып җитмәде Юк. ул ана ышана иде. мәгәр барыбер күңелендә берчак кына шик бар иде Биккол күпне күргән кеше, аны алдадылар да ялганлап та киткәләделәр, мәгәр әлегә кадәр бер- 84 кайчан да мондый хәлгә тап булганы юк иде. Хак булса, кәтиб уен уйнамаса. тиздән хан оныгы аның кулында булачак Ышанырдай хәлме! Юл өстендә җан иясе күренми, ә Чияле тау инде менә кул су »арлык кына арада. Әйе. сайлый белгәннәр яңа калага урынны хан куштаннары А и .I баксаң — киң Идел, уңга баксаң, уйдык-уйды к болыннар, lyraii.iap. су.на баксаң урман, ул офык читенә барып тоташа сыман Юлда бе- * рәү дә юк Бернинди кам да. хан оныгы да көтми аны Биккол ике юл- = дашын дәшеп алды, атыннан төште һәм җәяүләп Чияле тауга менә баш J лады Анда. Чияле тауның нәкъ түбәсендә диярлек, чынлап га кабер Р бар сыман иде Юлдашлары теләр-теләмәс кенә аңа иярделәр Әллә сон 2 чынлап та хан оныгы Галине яңа кала нигезенә корбан иттеләрме? Йә хода, кай тарафка тәгәри бу Болгар? Биккол кабер янына җитте һәм ~ кичә генә биредә булган фаҗигале хәлне күз алдына китерергә тырышып ♦ карады Кем алдады аны? Вәзир Исхакмы. кәтиб Хафизмы1 Үземе үзен = алдарга теләде? Чөнки угланы үлгәннән соң җанына аз гына булса да =; җиңеллек килмәсме дип уйлавы иде . £ Күзләрен ачты һәм исе китеп, чак кына авып китмәде Аның каршында диярлек, чия куаклары янында, кам белән хан оныгы Гали басып 2 торалар иде 3 Биккол сәүдәгәр үз-үзенә ышанмый янә күзләрен йомды, янә ачты н Булган сурәт хак иде: аның алдында кам белән хан оныгы Гали басып торалар Кам. колыңны сатасыңмы1 — дип сорады Биккол кәтиб өйрәткән J сүзләрне буташтырып. ® Кам оланны Бикколга таба этебрәк җибәрде Гали олан үксеп китүдән чак кына тыелып Бикколга таба атлады, килде дә сәүдәгәрнең күкрәгенә капланды. Бикколның аскы ирене китешсез калтырана башлады, ул оланны кочагына алды да күз яше белән елап җибәрде Вафат булган угланыма охшаган ышбу бала. кам. шаккатма,— диде Биккол һәм аңа бер янчык алтын ташлады, теге янчыкны тотып алды да түшенә тыгып куйды һәм кисәктән юкка чыкты — Елама, Гали олан, елама Әйе. үзем дә елыйм шул. Сине күргәнгә. Онытмагансыңдыр ич Биккол агаңны1 Юкмы? Шулай диген. Хәзер син минем белән сәфәр чыгасың, еракка-еракка Картая барган саен хан колы — осталарның остасы Алпар өчен көннәр дә озая бара кебек тоела башлады Яшьрәк чакта кояш чыгар- чыкмас эшкә керешер, кич кояш баеганчы баш күтәрми эшләр иде Оста Алпар биле катып китә башлагач, таш өстенә утырды, сарай салучы меңләгән ташчыларга күз төшерде Кай тарафлардан гына юктыр монда ташчылар. Кырмыска кебек мәш киләләр Ташчылар сарай тирәләрен җыештыра, сарай күтәрелде, бизәү эшләре дә инде төгәлләнеп килә Бизәк төшерүчеләр көн-төн эшли, ташчылар мунча салырга күчтеләр Бизәк төшерүчеләр арасында аның улы да бар. бердәнбер дәвамы. Дәү- раны Оста Алпар оланын ярата, ярата дию генә аз. ул ансыз яши алмас кебек, шулай ук хатыны Туйбикәсез дә яши алмас кебек Хак анысы. Туйбикәгә булган мәхәббәте башка, ә улына булган хисе башка иде Тел белән әйтеп кенә бетерә алса икән ышбу ике кешегә булган мәхәббәте хакында' Алпар әтисен дә. әнисен дә белми иде. Аны биш яшьлек чагында гарәп дәрвише оста әрмәнгә сатып китте. Болгарда гомер кичергән дәрвишләр ү зләренә кол итеп малайлар сатып алалар иде Мәгәр теләкләре изге б\лса да. ачлы-туклы йөргән дәрвишләр, хәлләре мөшкелләнә башлагач. > III кына юк кына бәһагә малайларны теләсә кемгә биреп китәләр иде. Әрмән остасы Бабажан Алпарны җиде яшеннән осталыкка өйрәтә башлады. Каты бәгырьле булмаса да. эшне җиренә җиткереп башкармаганда кечкенә Алпарның колагын борырга да күп сорамый иде оста Картаеп тәмам йөрер хәле калмагач, мәетен ханнар зиратына күмдерү исәбенә. Бабаҗан оста Алпарны Сәлим ханга кол итеп бирде. Әнә шулай ундүрт яшендә Алпар Сәлим хан колы булып китте. Шунысы да хак. хан аны беркайчан да рәнҗетмәде, кул күтәреп сукмады һәм башкалардан да суктырмады, шуңа күрә оста Алпар ханга ихлас күңелдән хезмәт итте. Кысыр хатыны Туйбикәне кияүгә бирүе дә шуннан — останы хөрмәт итүеннән иде булса кирәк Ханның бу бүләгенә (Алпар Туйбикәне иң-иң зур бүләк итеп кабул итте) оста җанын уч төбенә салып илтеп бирердәй булды. Көннәрдән бер көнне вәзир Алпарга, хан сараеннан ким булмасын дип. үзенә йорт салырга кушты. Ул вакытта ирек хакында бөтенләй уйламый иде әле Алпар, гел: «Хан мине хөрмәт итә. сабыр итим».— дип ирек хакында сөйләшүне кичектерә килде. Ә менә вәзир: «Өйне бер дигән итеп сала алсаң, мин сиңа ирек бирәм»,— диде. Моңа бик үк ышанып җитмәсә дә. оста Алпар беренче тапкыр зәңгәр һавага күтәрелеп караган иде. Биектә-биектә. күз күреме ераклыкта горур тилгән әйләнә иде. Оста Алпар нәкъ вәзир теләгән өйне салыЛ бирде, ә инде бизәү мәсьәләсенә килгәндә, өйгә кергән кеше тиз генә чыгып китә алмый йөрер иде. Вәзир өе турында хәбәр сарай куштаннарына килеп җиткәч, өйне карарга Сәлим хан үзе килде. Өйне хан ошатты, останы мактады, әмма вәзир, «кол остага ирек бирик», дип әйткәч: «Кол кемнеке, вәзир, синекеме, минекеме?!» — дип ачуланды. Оста Алпар шунда хан алдында тезләнеп: «Галиҗанәбем. шөһрәт- лем...» — дип башлаган иде. хан аңа сүзен әйтеп бетерергә бирмәде. Колны җан сакчыларына торгызырга боерды. Шунда бер хикмәтле хәл булып алды. Хан алдына вәзир тезләнде: «Ханым, колга ирекне мин вәгъдә иткән идем, бирик остага ирек!» — диде. Хан вәзирне таягы белән төртеп аударды да: «Бик кәмитләнсәң, вәзир, үзеңне кол итәрмен»,— дип китеп барды. Алпар булган хәлдән соң тәмам өметен өзде. Шул ук вакытта бик үк баш алып кайгырмады да. Хан аңа Туйбикәне биргәч, өй салырга рөхсәт итте. Үзе теләгәнчә өй салып кергәч, оста Алпар тынычлана калды. Ул бәхетле иде. Сәер хәл. ничек инде кол үзен бәхетле санасын, дип әйтүчеләр табылыр, әмма оста Алпар бәхетле иде. Чөнки ул күк гөмбәзендәге йолдыз уч төбенә төшеп кунасына ышанырга әзер булса да. Сәлим хан: «Туйбикәне сиңа бирәм»,— дигәч, ышанмый торган иде. Туйбикә аның сөюен ничек кабул иткәндер. Алпар өчен дөнья һәрчак караңгы иде. әмма Туйбикә килгәч, оста җирдән түгел гүя һавадан йөри башлады Әле булса хәтерендә, хан аңа Туйбикәне илтергә иш ат җигеп җибәрде. Өйгә килеп керүгә, бизәкләргә карап торды Туйбикә, аннары ни әйтергә белми аптыраган Алпардан сорап куйды: «Кулларың алтын икән, ир-канат. үзең ясадыңмы?» — диде һәм зур гәүдәле, киң күкрәкле, бераз гына ир-ат исе килеп торган Алпарның күкрәгенә килеп капланды да пышылдап кына: «Мин сине яратырмын. Алпар, менә күрерсең, яратырмын».— диде. Хан хатыны Туйбикә шул көннән аны чын ире итте. Аннары бергәләп дөнья көтә башладылар. Аксөякләр гаиләсендә туып үскән Туйбикәгә үзе дә төшенеп җитмәгән мәхәббәт килде, ул ир-канатңың эштән кайтканын көтеп ала алмый башлады, кайчак хәтта каршы алырга баргалады. Бергә булганда, яратып сөешкәндә Туйбикә ир-канатының куенына сыеныр иде дә: «Менә күрерсең, мин сиңа бер малай табып бирәм»,— дип тәкърарлар иде. Әллә инде фәрештәләрнең амин дигәненә туры килде, әллә ханнан килгән хатынның теләге бик зур иде. еллар үтүгә. Туйбикә чынлап та балага узды. Менә шунда инде ул. гүяки, күккә ашты. Менә бит син аны, ир-канатың бик яратса, ниләр була икән Рәхмәт сиңа, Алпарым, мең-мең рәхмәт! Бала тапкач, җитмәсә угыл да булгач. Туйбикә тагын да түгәрәкләнеп. матураеп китте. Урамнардан Туйбикә үткәндә ирләр туктап калыр, гүзәллегенә сокланудан тел шартлатырлар иде Бирсә бирер икән адәм баласына гүзәллекне! — дип калырлар иде. Туйбикә Алпарыннан * башка берәүне дә күрмәде. Ир генә түгел иде инде ул аның өчен. 5 пәйгамбәр үзе иде. § Аттан — ат. коштан — кош туар, диләр. Охшаса охшар икән Дәүран 5 да атасына Ж.иде яшендә үк аның кул астыннан шундаен бизәкләр чыга 2 башлады ки. шаккатмады иде. Әүвәл башта ата кеше углының эшен ? күрмәмешкә сабышты, иллә тора-бара баласы ясаган бизәкләрне күреп. = чарасыз туктап калды — соклангыч иде бизәк, өлкән бизәк төшерүчеләр- * некеннән дә камилрәк иде. Шуннан Алпар улы ясаган бизәкле бер таш- 2 ны х-атыны Туйбикәгә алып кайтып күрсәтте. Сәере шул булды, моңа ч Туйбикәнең артык исе китмәде, ә ир-канатын шаккатырып: «Алпарым. J улыбыз оста гына түгел, хан янында хан буласы кеше».— диде. Оста Алпар өзелеп яраткан хатыны Туйбикәдән бу сүзне ишетте дә ачкан й авызын ябалмый катып калды. 2 — Ни сөйлисең син. Туйбикә.— диде ул. ниһаять, исенә килеп.— в- Тузга язмаганны! Ханнар аллаһы тәгалә тарафыннан куела. Тәүбә диген. | барысы да алла кулында. — Әлегә чаклы куелган ханнарда минем катнашым юк. ә менә ? Сәлим ханнан соң улыңның хан булып куюы бар. Моңа иманым камил- ® дер. Алпарым.— диде хатын. — Йә. хода, Туйбикә. Авызыңнан җил алсын. Оста безнең олан, зур оста. Күр әнә нинди бизәк төшергән, күргән саен күрәсе килә Туйбикә шунда гына ак ташка төшерелгән бизәккә чын-чынлап игътибар итте. Сурәттә кояш чыгып килә, аста Иделкәй. Иделдә аккош, ялгыз аккош янына икенче берәүсе төшәргә җыена. Сибелеп киткән кояш нурлары бигрәк тә матур, чынлап та күз алмаслык соклангыч иде. Иделдәге аккош һавадагы ишенә башын кырын салып караган, ә тегесе дустанә тавыш белән: «Мин монда, мин монда!» дип кычкыра сыман иде. Туйбикә канәгать калды углы эшеннән, әмма аның максаты бөтенләй башка иде — углын хан итү. һәм ул хан булыр да. Хәзер әнә Дәүранга унҗиде яшь тулып килә, тиздән, бик тиздән ул хан кызына гашыйк булыр, бәлкем булгандыр да инде һәм хан кызы да аның гыйшкына битараф калмас — менә шунда күрерсең. Алпаркаем, углыңның кем булуын, дип уйлады. Әле балага узгач та. нидер сизенеп, Туйбикә кендек әбисен чакырып алды: «Зөбәрҗәт тә авырга уздымы әллә?» — дип сорады. «Ие-ие. Туйбикәм!» диде тегесе. Ә инде тугыз ае җитеп тулгакка калгач, хәле мөшкел булуына карамастан: «Зөбәрҗәтнең кеме бар?» — дип кызыксынды. «Ханбикәнең кызы бар», диде кендек әбисе. «Минеке ул булыр»,— диде Туйбикә тулгакка чыдый алмый иренен чәйни-чәйни. һәм шулай булды да. Малай тапкач. Туйбикәнең шатлыгы эченә генә сыймады, тышка да бәреп чыкты. Хатын-кызга үзе теләгән кешедән, үзе теләгән бала табудан да зур бәхет бармы икән. Әйе. колдан булмагае шайтаннан булсын, тик яраткан җаныңнан булсын, тик ул теләгән олан булсын. Ул табуын Туйбикә хода ярдәменнән күрде һәм бу теләге кабул булгач, янә бер теләгенә юл юрады — углы хан кызы белән кавышырга тиеш. Әйе. аларга кавышырга язган, язмаган булса, бу хәтле туры килмәс иде. бер төндә, бер таңда диярлек таптылар, бер көндә исем бирделәр. Кемгә дә сер түгел, сер итеп сакламады да Туйбикә, Сәлим ханга яратып килгән иде ул. Иллә язмыш аңа аяк чалды — балага узмады, әнә шул кендек әбисенә биргән акчасын санасаң, сарай салырлык бул гандыр Әмма нишләмәк кирәк, кемнәргә генә күренмәсен, нинди өшкерүләр генә кичермәсен узмады балага Сәлим хан белән яшәгәндә Тун бикә. Ә кол Алпарга күчеп килгәч, ходайның хикмәте, узды да куйды, тора-тора булса да узды. Бала тапкач башланды Туйбикә өчен хикмәтле көннәр Ул белә иде. хикмәтле хәлләрне эшли алса, кендек әбисе эшли ала Хан сараена, ханбикә Зөбәрҗәт янына бердәнбер кеше — кендек әбисе генә рөхсәтсез- нисез керә ала Көннәрдән бер көнне Туйбикә кендек әбигә әйтте: «Бер таңда туган бу ике баланы балигъ булгач та кавыштыр Бу эш килсә, синең кулыңнан килә - дип. карчык кулына бер янчык алтын тоттырды. Кендек әби бу бәһагә Туйбикә өчен авызы белән кош iотарга да разый иде — Алдыңмы, әби. янчыкны, килештекме?» дип сорады Туйбикә. «Килештек, ханбикә», диде кендек әби. гәрчә Туйбикә күптән ханбикә булмаса да Шушы хәлдән соң кендек әбисе Туйбикә янына килүне ешлатты Биредә ана килгән саен акмаса да тама: аннары хәйләкәр карчык Зөбәрҗәт ханбикәдән дә өлешсез калмый иде. Туйбикәгә килгән саен карчык хан кызы Назлыгөлнең йә берничә бөртек чәчен, йә күлмәген, я ялтыравык сәдәфен алып килде, ә Туйбикә аларны кадерләп төенгә төйнәде һәм үзе белгәнчә дога укып, йә угланы Дәүранның мендәр астына салды, йә үз куенында йөртте Бу хакта ул беркайчан да берәүгә дә әйтмәде Ул кылин эшләр бары тик аның сере, аның хыялы, аның юанычы, аның теләге иде Хан кызы Назлыгөлгә җиде яшь тулганда аның кимендә чирек әйбере Туйбикәгә күчкән иде инде Хак анысы, хәйләкәр кендек әби гел Назлыгөлнең генә әйберләрен дә китермәгәндер, мәгәр кыланышы белән йөкләнгән вазифасын ихластан башкара иде. Углына җиде яшь тулгач. Туйбикә ире Алпарга аты даны Болгарга таралган чирмеш камын китерергә кушты Хатыны өчен аны гына түгел, һавадагы йолдызны алып бирергә әзер торган Алпар хан сарае караучысыннан арба-ат сорап, юлга чыгып китте һәм ике көн дигәндә янына камны утыртып кайтып та төште Хан кирмәненә камнарны кертмиләр иде. Алпар аңа ташчы киемен кигерергә мәҗбүр булды Кам өйгә килеп керүгә, артыгын сөйләп ташламагае дип. Алпарына ишегалдына чыгып торырга кушты Туйбикә Ир канаты артыннан ишек ябылгач кына Туйбикә камга булган хәлне тәфсилләп сөйләп бирде Сихерчеме, күрәзәме кам — Туйбикә белми иде. әмма ишеткәне бар иде. үлгәнне терелтә алмаса да. мәчене чыпчык, чыпчыкны карчыга итә ала. имеш Кыскасы, бала чактан ук төрле могҗизалар күреп үскән Туйбикә камга чын күңеленнән ышана, ә инде утлы Дәүран хан кызы Назлыгөлгә өйләнәсе кеше, ул гынамы, хан буласы кеше дигәч, чак кына күрер күзгә яман котсыз кунакны кочаклап үпмәде Күпне күргән камның Туйбикә кыланышына бер дә исе китмәде, мондый хәлләргә беренче генә тап булуы түгел иде. күрәсең, хәтта Туйбикә бирәсе хак мәсьәләсен дә кузгатмады, шундук эшкә кереште Ин әүвәл ул кургашын сорап алды. кургашны табага салып, утка куеп эретте дә ике савытка аз гына су салырга кушты һәм эрегән кургашны шул ике савытка койды Аннары баланы башыннан алып юрган белән бөр- кәндерде, кургашын катканчы буда тотты Эрегән кургаш икесе ике сурәткә кереп катып калгач, баланың өстеннән юрганны алды Кам каткан кургашыннарга бик озак нидер сөйләде, кулына алып, авыш-тәвеш китерде Шуннан сон бераз ир-атка охшаганын Дәүранның муенына такты. икенчесен нинди генә юллар белән булса да хан кызы Назлыгөлгә җиткерергә кушты Аты җае табылмаса бер төн булса ла чүпрәккә төреп, хан кызы мендәре астында кундырырга боерды, чүпрәге угланныкы булсын, диде Туйбикә кам сөйләгәннәрне дикъкать белән тынлап һәм ул әйткәннәр белән килешеп, баш кагып утырды һәммәсе дә кылынгач. Туйбикә камның уч төбенә дүрт алтын салды һәм ишеккә озата барды Алай да түзмәде, кунак ишекне чыгып барганда Инде балалар кавышырлармы' тиде. Мин аларның ханнарын бергә кушты*. калганы тәнре кулында,— диде кам Аны капкадан озатып җибәрүгә, Туйбикә кендек әбине чакыртып алды һәм әлеге кургашын кисәген углының күлмәк җиңенә төреп бирде Кендек әби нинди юллар белән генә булса да аны хан кызы Назлыгөл баш астына куярга тиеш иде Алпар хатыны Туйбикәдә бик сирәк була торган куаныч күреп, аптырый калды. - Шәех Игәнәй фәрештәләр җибәрдеме әллә үзеңә, нигә болай чыгып килгән кояштай елмаясың? Фәрештәләр килмәде, карткаем-җаныкаем. өйгә син кайтып кердең. - диде Туйбикә. Шулай диде дә елмая көлә ир-канагының куенына кереп сеңде Аллаһы боерган итсә, атасы, барысы да без дигәнчә барса, менә әйтте диярсең Әй. Дәүран углым. балакай, бар әле урамга чыгып тор Ишләрең анда гузналы уйныйлар Туйбикәгә өйләнгәнче дә. өйләнгәч тә хатын-кызның эч серләрен беркайчан да белеп бетермәгән һәм бик үк белергә дә теләмәгән (аңа болай да бик әйбәт иде Туйбикә белән), аларның |үзәллегенә сокланудан ары китмәгән, яшереп кенә ничәмә-ничә тапкыр сөеклесенең сурәтен ясарга керешкән, әмма хан шымчыларыннан куркып, ясаган рәсемнәрен төнлә белән Иделгә ташлый барган Алпар, шушы көннән соң тагын да канатланып яши башлады. Углын иң оста бизәк төшерүчегә малайлыкка бирде. «Ите сиңа, сөяге миңа, өйрәт, тыңламаса. чыбыгың кулында»,— диде. Беренче көннән үк Дәүран углының чүкеч, кискеч тоту чамасын күреп. икенче тапкыр китергәч, карт оста ата кешегә әйтте «Бу баланы өйрәтәсе юк. кулы алтындыр»,— диде.

Дәвамы киләсе санда