Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨСЛӘ ҺӘМ ЯТАГАН

Гөслә күп төрле халыкларның яраткан уен коралы. Татарларда да гөслә элек электән үк кулланышта булган Геслә җырчыларга, бәет, монәҗәт әйтүчеләргә кушылып уйнау, шулай ук инструменталь көйләр башкару өчен дә кулланылган. XVI йөздә билгесез бер рус авторы егерме еллар чамасы татарлар арасында яшәү дәверендә Казан татарларының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен өйрәнә: • Казандылар... үзләренең гөсләләрендә уйнап, күңел ачалар, бииләр, тирә юнь шаулап, гөрләп тора*.—дип язып калдыра. Татар халкы госләдә бүгенге көндә дә яратып уйный. Бигрәк тә ул Казан арты авылларында сакланып калган Татарстанның Арча районы Сәрдәбаш. Носы. Балтач районының Субаш. Дорга. Кукмара районының Янил. Чура авылларында бик матур итеп уйнаучы апалар һәм гөслә ясаучы осталар бар. (Мәсәлән. Арчада Р Алмаев. Субашта А. Семенов. Әгерҗедә Г. Волков.) Татарларда геслә уйнауның буыннан буынга сакланып килгән традицияләре булган. Уйнау алымнары, тавышларының көйләнелеше. формасы буенча ул бүтән халык гөсләләреннән аерыла. Тарихи чыганакларга караганда татар гөсләләре берничә төрле булган. Унике кыллы кече гөслә, егерме дүрт кыллы зур геслә һәм гөсләгә охшаш уен коралы ятаганның булуы турында мәгълүматлар бар. Кече гөслә ярым ай рәвешендә эшләнелә. Ясау өчен озак еллар дәвамында күләгәле урында киптерелгән өрәңге, чыршыдан 2 3 мм калынлыкта такталар хәзерлиләр. Билгеле зурлыкта хәзерләнгән такталарны бер берсенә агач җилеме яки эпоксид су мала ярдәмендә тоташтыралар. Гөсләнең дугаланып килгән ян-як стенасы 86-87 см озынлыкта. 9 10 <-м киңлектә тоташ өрәңге агачыннан эшләнә. Аны кирәкле формага китереп бөгәр алдыннан кайнар суга салып пешекләргә кирәк. Гос.ине җыйнау түбәндәге тзртипта башкарыла. Аскы тактага ян стенаны һәм алгы тактаны ябыштыралар Авыр әйбер белән бастырып биш алты сәгать киптерәләр. Өске тактаның эчке өлешенә ныграк агачтан ныгытма куела. Кылларны тарттыргач өске такта бөгелмәслек булсын. Аннпн соң өске тактаны ябыштыралар. Тагын бер ике көн җил керми торган бүлмәдә киптергәннән соң агачның үз төсе калганчы чистарталар һәм төссез лак белән лаклыйлар. Өске тактаның уртасына резонатор өчен зур булмаган тишем тишелә. Гөсләнең сул ягына 15 мм биеклектә каты агачтан ясалган күтәртмә, икенче ягына боргычлар куела. Боргычлар урынына электр гитарасы яисә пианино боргычларын файдаланырга мөмкин. Гөсләнең өске күренеше Г 55-65см Гөсләнең аскы күренеше Гөсләнең алгы күренеше Гөсләнең өске өлешенә төрле озынлыктагы һәм төрле калынлыктагы барысы унике металл кыл тарттырыла һәм билгеле бер музыкаль тавыш югарылыгына көйләнелә. Көйнең характерына карап кече гөсләне ике төрле ладка көйлиләр. Беренче кылдан алып тугызынчы кылга кадәр мандолинаның иң нәзек кылын, ә инде ун, унберенче һәм уникенче кылларга гитараның дүртенче кылын куярга мөмкин. Гөсләдә, утырып, ике кул белән берьюлы уйныйлар. Гәүдәне төз. иркен тотарга, башны аска бик имәскә кирәк. Музыкаль тавышны бармаклар белән чиертеп чыгаралар. Уен алымнары күп төрле: уң кул бармаклары көй, ә сул кул бармаклары аккомпонемент уйный; берничә кылны берьюлы чиертеп уйнау (аккорд), аккордлар ны таркатып уйнау (арпеджио); кулланылмаган кылларны сул кулның бармаклары белән каты басмыйча гына тотып, сүндереп, ачык кылларны уң кулның бармагы яки медиатор белән аска һәм өскә шудыртып чиертел чыгу (глиссандо) һәм башка шундый алымнар. Егерме дүрт кыллы зур гөслә Таҗетдин Ялчыгол сызымында күренгәнчә өчпоч маклы булган. Кыллары диатоник, ягыш җиде тавышлы ладка көйләнелгән. Соңрак чорга караган мондый төр гөсләләрнең бер варианты Татарстан АССР Дәүләт музеенда да саклана. Түбәндә шул гөсләнең рәсеме һәм кылларының көйлә- иелеше бирелә. 2 ММ калайЗан эшләнгән У КҮТӘРТМӘ кыл элмәк 56- 65см Мажор пентатоникасы Минор пентатоникасы Диапазоны кече октаваның до диез тавышыннан алып, өченче октаваның фа диез тавышына кадар. Көйнең характерына карап кылларның көйләнелешен үзгәртергә дә мөмкин. Зур гөслә соңгы вакытта кулланудан бөтенләй төшеп калган. Аны хәзер шушы күрсәтмәләрне истә тотып яңадан эшләргә кирәк. Эшләү алымнары нәкъ кече гөслә ясагандагы кебек, тик күләме генә зуррак. Бик борынгы заманнарда ук төрки халыклар арасында күп төрле кыллы музыка уен коралларының булуы мәгълүм. Алар төзелешләре буенча бик гади булганнар. Мәсәлән, ятаган тоташ агачтан тагаракка охшатып ясалынган һәм аңа кылны боргыч ярдәмендә тарттырып түгел, ә бәлки бәйләп кенә куя торган булганнар. Һәр кыл астына аерым-аерым куелган күтәртмәләр (мендәрчекләрне) шудыртып кыл ларны кирәкле тавыш югарылыгына көйләп булган. Бу төр уен кораллары шулай ук борынгы болгарларда да кулланылган һәм хәзерге көнгә кадәр сакланып килгән. XVIII йөздә Идел Урал. Себер якларын өйрәнүче сәяхәтче галимнәр И. Лепехин. П. Паллас. И. Георги. П. Рычков хезмәтләрендә бу төр җиде кыллы уен кораллары турында күп тапкырлар искә алына. Алар аның исемен төрлечә атыйлар, «ятаган», «елтага». «җатаган». Бу сүзләрнең нигезендә бер үк тамыр — җиде саны ята»:ягъни сүз җиде кыллы уен коралы турында бара. XIX гасыр башларында Оренбург губернасында яшәүче татарларның көнкүрешен өйрәнүче А. Масловның хезмәтләрендә болай әйтелә: «татарларда гөслә еш очрый... ләкин гөсләгә кадәр аларда шуңа охшаш җиде кыллы уен коралы булган. Алар аны «етнган» дип йөртәләр* А. Маслов әлеге уен коралының якынча үлчәмнәрен дә язып калдыра. Озынлыгы 102 см. киңлеге 14 см. биеклеге 14 см. Кылларның көйләне- лешө билгеле түгел. («Сибирский вестник» журналы. 1868.) Мондый уен коралларының шулай ук Әстерхан һәм Идел Кама төбәгендә яшәүче татарлар арасында да киң кулланылышта булуы хакында сәяхәтче И. Георги: «...алар үзләренең яткан арфага охшаш уен коралларында уйныйлар һәм аны «елтага» дип атыйлар», дип язып калдыра. Ятаган төрки сүз. Ул ике өлештән тара: «җиде» һәм «аган». Ягъни «җиде» — кылларның саны, ә «аган» — аһәң. көй. моң дигән мәгънәне аңлата. Димәк, җиде кылның да үз моңы, үз аһәңе бар. Сәяхәтчеләр һәм фольклорчылар ятаганны чыршы агачыннан ясалган тагаракка охшаган һәм аңа төрле калынлыкта җиде кыл тартты рылган дип искә алалар. 1980 елда ятаган Арча педагогия училищесы укытучылары Ринат Алмаев һәм Ринат Гыйләҗевлар тарафыннан яңадан камилләштерелеп ясалды. Озынлыгы 110-120 см. киңлеге тар башында 21-23 см. ә киң урыны 25-30 см. Биеклеге 8-9 см. Өске тактасының калынлыгы 3-4 мм. Кылларны боргычлар ярдәмендә тарттырып яки кыллар астындагы мендәрчекне шудыртып та көйләп була. Кыллар урынына бас балалайканың беренче һәм икенче кылларын файдаланырга Мөмкин. Өске өлешенә 12 кыл тарттырылган. Кылларның көйләнелеше ре кече октавадан до диез беренче октавага кадәр. Түбәндә шул ятаганның сызымы бирелә. Ятаганның көйләнелсше Зур гөсләне һәм ятаганны тагын да камилләштереп ясауның зур мөмкинлекләре бар әле. Нәкъ шушындый ук тәртиптә аның берничә яңп төрен ясарга мөмкин. Әйтик, кузовның күләмен, формасын үзгәртеп карарга, кылларының саны, аларның көйлә- нелеше. тавышның көче, тембры өлкәсендә эзләнергә була. Кыскасы, милли музыка уен коралларыбызны чын күңелдән ихтирам итүче, яратучы энтузиаст осталар ты рышлык күрсәтсәләр, бик күп уен коралларыбыз яңадан торгызылыр. тагын да камилләшер иде.