ДУСЛЫКНЫҢ БӨЕК КӨЧЕ
Октябрь революциясе, кайчандыр артка калган халыкларны феода лизм дәвереннән туп-туры социа л изм га чыгару өчен, экономик изүне генә бетереп калмады, рух, культура тормышына да кискен үзгәрешләр кертте. Партия һәм Советларның тиңсез үзгәртеп кору эшчәнлеге Урта Азия мисалында аеру ча күзгә ташлана. Мондагы революцион яңарыш процессын көчәйтүгә тарихи үсештә алгарак киткән күп кенә халык вәкилләре. җөмләдән, татарлар да киң җәлеп ителде. Татар халкы уллары һәм кызлары. Татарстан вәкилләре Совет иленең төрле төбәкләрендә яши. Алар хезмәттә булсын, сугыш кырында булсын, бүтән милләт кеше ләре белән иңгә-иң торып, матур казаныш ларга ирештеләр. Кая гына барсалар да. җирле халык белән уртак тел табып, тату тормыш корып җибәрделәр һәм аларның ихтирамын яулап алдылар. Менә шундый затларыбыз турында Татарстан китап нәшрияты 1960. 1962 елларда рус телендә «Без Совет Татарстаныннан» дигән ике китап бастырып чыгарган иде. Укучылар кызыксынып каршы алган ул җыентыкларга Татар станның абруен күтәрерлек бик күп каһар маннар хакында төрле милләт язучылары, журналистларыннан житмешләп автор бик матур очерклар, мәкаләләр тәкъдим иткән иде. Әмма хуплауга лаек эш шуннан соң өзелеп калды. Тәүфикъ Әйдинең «Кайда да кадерле». «ТылсымльГ көч» китаплары әнә шул күркәм башлангычка җан өрә. • Кайда да кадерле» (Казан. 1984) җыентыгында композитор Латыйф Хәмиди (Алмаата), аталы-уллы күз врачлары, фән докторлары Габдулла. Радомес Ходаяров лар (Уфа), җырчы игезәкләр. СССР халык артисты Ришат белән Казахстанның халык артисты Мөслим Абдуллиннар (Алма-ата). Мәскәү рәссамы Әхмәт Кытаев. СССР халык артисткасы, СССР Дәүләт премиясе лауреа ты Мәрзия Даутова (Баку), йолдызларны өйрәнүче галим, фән докторы Шәфика Шәрәф (Ленинград) һәм башкалар — илебезнең төрле тарафларында яшәүчеләр гәүдә- ләндерелгән. РСФСРның М. Горький исе мендәге Дәүләт премиясе лауреаты На җар Нәҗми. «Кызыл Таң» газетасында (Уфа) бу китапка бәя биреп «Тәүфикъ Әйди һәр һөнәр кешесе хакында профессиональ осталык белән яза. тирле алымнар табып, һәр мәкаләнең дип әйтерлек үз сюжетын кора, ә кайберләре зур булмаган новеллаларны хәтерләтә», дип язып чыкты. Гадел һәм лаеклы бәя бу! •Тылсымлы көч» (Казан, 1987) җыентыгы исә бөтен иҗади сәләтен һәм көчен Урта Азия, хосусан. Үзбәкстан фәнен, әдәбият сәнгатен, мәгарифен үстерүгә биргән кешеләрне яктырта. Үзбәкстанның атказанган культура эшлеклесе Габдулла Уразаев. фән докторы, профессор дәрәҗәләренә ия юрист Фатыйх Әбүбәкиров. архитектор Мидхәт Булатов, рәссам Чыңгыз Әхмәрен. Дәүләт премиясе лауреатлары биюче Галия Измайлова, язучы Әсгать Мохтар - кем генә юк алар арасында. Урта Азиягә дә алар төрле елларда төрле язмыш белән килеп төпләнә. Г. Уразаев белән Ф. Әбүбәкировны. мәсәлән, монда партия, комсомол үзәк Комитетлары эшкә юнәлтә, алар Теркестанда Совет властен урнаштыруда актив катнашалар. Гражданнар сугышы каһарманы. Оренбург хәрби революцион советы әгъзасы Әхмәт Дон ской да монда 1918 елда җибәрелә. Гимна зиядә укыган, шәрык телләрен яхшы белгән егет Төркестанда нәшрият эшләрен юлга салыша, университет ректоры итеп билгеләнә. Якташларыбыз Торкестанда мәгариф, сәламәтлек саклау, культура өлкәләрендә аеруча зур хезмәт күрсәтә. Мисалга, беренче җәдит мәктәпләренә XIX йоз ахырында монда Ш. Мохтар, 3. Габделваһап шикелле алдынгы татар мөгаллимнәре нигез сала. 1910 елда инде алар шундый белем учаклары санын Куканда уналты. Ташкентта егермегә җиткерә. Таҗик совет әдәбиятының булачак классигы, академик С. Гайни шуларның тәҗрибәсен үзләштерер өчен. 1907 елда Бохарада якташларыбыз ачкан бер дөньяви мәктәпкә эшкә керә һәм анда гы мөгаллимнәрнең, татарча дәреслекләрнең сыйфатына югары бәя бирә. Им том. өшкерү төкерү хакимлек ит- g кән Бохарада Европача беренче аптеканы якташыбыз Т. Диникәев ача. Кәттәкурган үзбәк драма театры композитор Салих Сәй- дәшев оештырган татар труппасыннан үсеп О Укучы сүзе • Ихтыяр». «Рахматуллин дулкынна ры». китапны йомгаклаучы «Гомерлек мә *әббәт» очерклары аеруча җылы язылган. • Ихтыяр» әсәрендә бертуган өч кыз — биология. география, этнография өлкәсендә би релеп эшләүче талантлы Кармышевалар яз мышы күз алдыннан уздырыла. Ташкент педтехникумын тәмамлаган Хәлил Рәхмәтуллинның гыйлем дөньясына килеп керүе дә бик кызыклы тасвирланган. Искиткеч сәләтле, гаҗәеп эшчән егетнең дөнья күләмендә атаклы физикка әйләнүе, космик парашют проектлаудан алып катлаулы теоретик хезмәтләр иҗат итүгә кадәр ирешүе. СССР Дәүләт премияләренә. Социалистик Хезмәт Герое, академик һәм баш ка дәрәҗәле исемнәргә лаек булуы белән танышу күңел дөньябызны баетмый кал мый. Каракалпак язма әдәбиятына нигез салган мәгърифәтче Сәйфелгабит Мәҗитев, Арал буенда Совет властен урнаштыручы кызыл гаскәридән дәүләт эшлеклесенә ка |дәр үскән Шәриф Әхмәдиев, каракалпак театр сәнгате учагын кабызучы Гали Ома гулов. Касыйм Ямашов кебек шәхесләргә багышланган соңгы бүлек Урта Азиядәге якташларыбыз эшчәнлегенең яңа сәхифә ләрен ача. халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлегебезгә дан җырлый. Т. Әйдинең «Тылсымлы көч» китабы ел саен чыгарылып торган очерк җыентык ларының гадәтие генә түгел. Автор халык ка хезмәт итү уе белән янган, шушы юлда йөрәк дәртен, көчен кызганмыйча, якты эз калдырган олы шәхесләрне, фидакарь җан нарны эзләп тапкан. Гомер буе белемнәрен тулыландыра килеп, җәмгыятьне үзгәртеп коруга җаны-тәне белән алынып, шул мак сатка ирешер өчен, авырлыктан, мохтаҗ лыктан, җирле кара йөзләрнең, сыйнфый ^дошманнарның ярсулы һөҗүменнән курык мыйча. көрәш утына ташланучыларны зур мәхәббәт белән гәүдәләндергән басма бу Китаптан егерменчеутызынчы елла, ..ың кискен көрәшләре сулышы бөркелә, соңгы рак дәвердәге зур казанышлар нуры сибелә. Сыйныфташларына ярдәмгә килгән. Урта Азия хезмәт ияләренең ышанычлы терә генә, киңәшчесе һәм дустына әйләнгән якты идеаллы, юмарт рухлы, нык ихтыярлы та тар егетләре һәм кызлары Төркестанда фео дализм коллыгын, дини караңгылыкны зир- зәбәр китерешә. Җирле халыкка ирек, тигез лек, социаль һәм милли хокуклар яулап алышкан арада алар үзләре дә рухи үсә, күңелләрен Төркестан галимнәре, әдәбият сәнгать даһилары иҗат иткән җәүһәрләр белән баета. Әл-Фараби, Әбүгалисина, Олуг »бәк, Нәваи исемнәре аларга Кол Гали, Мөхәммәдьяр. Шиһаб Мәрҗани шикелле үк үз булып китә. Авторның Идел буе һәм Төркестан. та тар һәм Урта Азия халыклары хезмәттәш леге, аларның культура багланышлары, дус лыгы хакында фикерләре, уйланулары ти рән дәлилләнгән, шуңа күрә бу җыентык күңелдә матур тәэсирләр уята. Ул элек артта калган халыкларның кыска вакыт эчендә нинди зур уңышларга ирешүен, бу яңарыш процессының этәргеч идеяләрен һәм көчләрен ышандырырлык итеп чагылдыра, илебездәге иҗтимагый хәрәкәтнең дөрес юлдан баруын һәм зур казанышларга китерүен исбатлый. Очерк геройларының барысы да диярлек татар халкы вәкилләре. Алар туган телләрен, туган җырларын сөючеләр, туган җирләрен яратучылар, аны сагынып яшәүчеләр. By бик табигый, чөнки гармоник үскән шәхесләр бары шундый гына була ала. Менә шул башлангыч нигезгә аларның бүтән күркәм сыйфатлары органик рәвештә тоташып киткән: якташларыбыз рус теле, культурасын, Көнбатыш Европа казанышларын да яхшы үзләштергәннәр. Шуның өстенә. алар Шәрекъ дөньясын да үз кабул итәләр. Урта Азия халыклары телен, әдәбиятынсәнгатен, гореф-гадәтләрен, йолала рын. тарихларын өйрәнеп кенә калмыйлар, шушы тармакларны җиң сызганып үстерергә дә керешәләр. Аларга милли чикләнгәнлек, милли эгоизм бөтенләй ят. Шуңа күрәме, үзбәк, казах, кыргыз, төрекмән, каракалпакларның күпчелеге якташларыбызны үзләреннән аерып карамый, хәтта аларның татар икәнлеген белми дә. Ләкин нәкъ менә шушы егетләребез һәм кызларыбызның булуы Урта Азиядә татар милләтенә мәхәббәтне арттыруын без бик яхшы беләбез. Чын дустанә, мөнәсәбәт, чын интернационализм хисе безне әнә шулай якынайта һәм берек терә. Тәүфикъ Әйдинең «Тылсымлы көч» китабы тормышыбыздагы, тарихыбыздагы бик әһәмиятле сәхифәләрне оста җанлан дырып кына калмый, дуслыгыбызның кадерен белергә, киләчәктә дә шушы бәрәкәт ле