Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БЕЗ ДӘ ХАКНЫҢ БӘНДӘСЕ»

Әйди «Кайда да кадерле», «Тыл сымлы көч« китапларында читтә яшәүче милләттәшләребез турында яза. аларның әдәбиятта, сәнгатьтә. фәндә, иҗтимагый хәрәкәттә һәм фикер мәйданында тоткан урыннарын ачык лый. Китаплар күләм ягыннан зур бул- масалар да, эчтәлек ягыннан ифрат бай. Андагы шәхесләр белән танышканда: «Ай- һай, бездә дә бар икән талант ияләре!» дип горурланып куясың. Кем генә очрамый алар арасында: язучы, композитор, артист, ар хитектор. художник, юрист, биолог, физик, тарихчы галимнәр, партия, комсомол, совет эшлеклеләре — шөһрәтле затлар һәм гадә- ти хезмәт ияләре. Шуларның тормышын, | катлаулы хезмәт, иҗат юлларын укучы ларга аңлаешлы итеп сурәтләр өчен автор ның да белемле булуы һәр тармак үзенчәлеген яхшы күзаллавы кирәк бит. Төрле- төрле, еш кына бер-берсеннән ерак һөнәр ияләрен укучыны мавыктырырлык итеп гәүдәләндерү профессиональ осталык та таләп итә. Т. Әйдидә белем дә, осталык та барлыгы күренә: китаплар җиңел укыла. Т. Әйди, табигый ки, үзе белгән, исем нәрен атаган бик күп эшлеклеләребез ха кында иркенләп, җәелеп яза алмаган. Язучы. журналист каләме сурәтләүгә лаек кешеләребезнең күплегеннән бу. «Тылсымлы көч*тә телгә алынган күренекле шәхесләрне кәгазьгә терки барган идем, ике йөздән арткач, туктадым. Халкыбызның йөзек кашлары! Шулар барысы да Татар | станнан читтә хезмәт итә. Урта Азия халыклары сәнгате, фәнен алга җибәрүгә өлеш кертә. Әлбәттә, яхшы эш бу. Без. интернационалистлар, кардәш халыкларга ярдәм ку лын юмарт сузганбыз. Маңгай тиребез, акыл көчәнешебез белән хәзер Урта Азия җәмәгатьчелеге горурлана торган байтак казанышларны дөньяга китерешкәнбез. • Тылсымлы көч» китабында мәдәни багланышлар, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек тә дәлилле һәм матур сурәтләнгән. Милләттәшләребезнең Төркестанга дөньяви белем, әдәбият-сәнгать казанышларын алып баруын белү бик күңелле. Урта Азия халыклары егерменче-утызынчы елларда Казанга зур гыйлем-мәдәният уча гына дип сәфәр чыга. Ә менә хәзер инде алар нигездә үз казанышларын күрсәтергә килә. Без аларның нәфис фильмнарына, утызлап театрлары чыгышына, илгә, дөнья га танылган язучылары, композиторлары, рәссамнары иҗатына кул чабабыз. Менә шул ук вакытта башка якны да онытып җибәрү килешмәс: халык бай ул, дисәк тә, талантлар чишмәсе иксез-чиксез түгел бит. Зур потенциаль көчләрнең татар җирлегеннән читкә китүе халкыбызның ру хи үсешен сүлпәнләндерүен. фәкыйрьлән дерүен дә танырга кирәк. Унынчы-егермен- че елларда татар культурасы дөньясын шаулаткан Оренбург, Троицк, Сембер (Ульяновск), Әстерхан. Томск, Самара кебек мәркәзләр хәзер тәмам тоныкланды, сүнде. Халкыбызның данын еракларга яңгыратырлык, ниһаять, безне яңа югарырак баскычка күтәрерлек ялкынлы йөрәкләребез, талант ияләребез тарихи ватанын ташлап китү аркасында гына булды бу, минемчә. Инде тарату, сибү дәвере узды, «ташларны кире җыю» заманы башлансын иде. Югыйсә, татар культурасын хәзер халкыбызның Татарстанда яшәүче чиреге генә үстерә, калганы, яхшы дигәндә дә, кулланучы гына! Ә безгә, җиде миллионлы милләткә, әнә шул санга лаеклы казанышлар да кирәк, ул каза кышларны исә күмәк көч түгеп, бу юнәлештә һәр татар кешесен актив иҗатка, актив хезмәткә тартып кына ирешергә мом кин. Кайчакта күңелгә шундый чагышты ру да килә: милли культурабыз, фәнебез, калада яшәүче интеллигент улларына соңгы пенсиясен җибәреп, үзе терәүле өйдә яшәргә калган мескен картны хәтерләтә башлый түгелме? Бу хәл безне һич тә пошындырмый калмый. Тукай әйтмешли, «без дә хакның бәндәсе» ләбаса! Т. Әйди китаплары башка халыклар га мәхәббәтебезне арттыра, культура хәзинәбезнең яңа катламнарына игътибарны юнәлтә, аның каһарманнары тормышыбызда җанлы үрнәк бирә. Шул ук вакытта • Кайда да кадерле», «Тылсымлы көч» китаплары ваемсыз гына яшәгән укучыларга борчылу очкыны сала, йокымсырап гомер итүдән туктарга, хәрәкәткә килергә чакыра.