АК ТАПЛАРНЫ КИМЕТӘ
Сөекле шагыйребез Тукайга багыш лантан кичәдә чыгыш ясарга туры килде. Соңыннан: «Тукайдан башка телгә алырлык тагын кемнәребез бар соң?»— дип сорау бирделәр. Җавапсыз калмадым, билгеле. Ләкин хәзер торып-торып үкенәм: их, Тәүфикъ Әйдинең • Тылсымлы көч». «Кайда да кадерле» китапларын элегрәк укыган булсамчы! С В. И. Ленинның «философик дәфтәр ләр«еннән Идел Урал төркиләренең Урта Азиядә мәгърифәт, мәдәният таратуы хакында укыганым бар. Бу турыда В. В. Бартольд фикерләре белән дә бераз таныш идем. Әмма телевизордан үзбәк балеринасы Галия Измайлова турында фильм карасам да, бу атаклы биюченең татарга мөнәсәбәте барлыгын башыма китермәдем. Шулай ук үзбәк галиме Рәхмәтуллин, үзбәк язучысы Мохтар, үзбәк архитекторы Булатов, үзбәк рәссамы Әхмәревләрнең дә шәхесен, язмышын белмәгәч, күңелдә халкыбызга килеп тоташмавы сер түгел. Ниндидер уй. мәгълүмат чикләнгәнлеге хөкем сөрә. «Татар мәдәнияте» дисәң, халкыбызның бары тик чиреген генә үз эченә алган Татарстанны һәм андагы культура әһелләрен генә күз алдына китерәбез. Онытабыз: культурага ясалма чикләр киртә була алмый. Шул шартлы чикләргә ябы шып яту аркасында да халкыбызның Татар станнан тышта яшәүчеләре милли мәдәният казанышларыбыздан тиешенчә файдалана алмый. Чикләр һәм республикаларның төрле-төрле статуслары туганлык багланышларын, хәтта мәдәниятнең үсеш колачын да зәгыйфьләндерә. «Статус» дигәне бигрәк тә рәхимсез: ул халыкның борынгы мирасын да, мәдәни потенциалын, милләтнең санын да искә алмый. «Автономия» статусы Татарстанга фәннәр академиясе, нәфис фильмнар киностудиясе ачарга, хәтта әдәбият-сәнгать газетасы чыгаруга да, радио-телевидение тапшырулары күләмен арттыруга да мөмкинлек бирми. Элекке заманда Казанның олы фән үзәге булуын искә төшермичә булмый. Мон да 1927 елда ук «Булат батыр» исемле нәфис фильм төшерелгән. Ләкин татар милли кино сәнгате үсеше шунда тукталып калган. Базасы корылмагач, кино эшлек- леләре дә күренми... Уйлап куясың: Рәхмәтуллин шикелле исеме бөтен дөньяга шаулаган галимнәребез. Әхмәрев, Булатов. Измайлова кебек сәнгатькәрләребез Татарстан җирлегендә шундый зур казанышларга ирешә алырлар иде микән? Т. Әйди китабын укыганда, әнә шундый уйлар да күңелгә килә. Әлбәттә, автор боларны язмый. Аның китабы Үзбәкстанда яшәүче күренекле якташларыбыз белән таныштыруны гына максат итә. Таныштык. Рәхмәтләр яусын! Аңа мондый эзләнүләрен дәвам итеп, безне яңадан-яңа атаклы кешеләр белән очраштыруны гына теләргә кала. Әйдинең бу китабын уңышлы дип санарга кирәк. Шундый мавыгып укырлык очерклар язуны сәләтле, белемле кеше генә булдыра ала, минемчә. Әйди стиленең бер күркәм ягы игъ тибарга лаек: барысын да әйтеп бетерми, укучының үзенә дә уйларга мөмкинлек би^ рә. Уйлы укучыга шундый урыннарны аңлау үзе бер рәхәтлек, ләззәт татыта. •Ихтыяр» очеркында, мәсәлән, күренекле этнограф. биолог, географ кызларның әтисе турында: «1934 елда... Хәлил Кармышев иреккә чыгарыла,— диелә.— Бу юлы ул, балаларының алга таба белем алуын җиңеләйтергә теләп, зуррак фән үзәгендә төпләнергә карар бирә Җәй уртасында инде ул гаиләсе белән Ташкентка күчеп килә. Монда алар Иске шәһәрдәге җир идәнле ике бүлмәгә урнашалар. Әти кеше якындагы бер кышлакта канал төзелешенә эшкә керә һәм якшәмбе саен балалары янына кайтып йөри». Нигә соң шундый укымышлы кеше канал казырга йөри? Нилектән аңа Ташкент кебек зур шәһәрдә эш табылмаган? Ә ә-ә, дисең, ул мондый калада яшәүдән мәхрүм ителгән булгандыр шул! Китап җиңел укыла. Әмма аны уку белән, бер сорау да туа: халкыбызның шундый күренекле вәкилләрен, аларның хезмәт җимешләрен нигә бик әз беләбез соң? • Тылсымлы көч»тә китерелгән мәгълүматларны. фикерләрне күңел төбенә салып кую һәрберебезгә хаҗәт. Без күренекле замандашларыбызны гына түгел, культура тарихыбызда тирән эз сызган кадерле затларыбызны. аларның мирасын да игътибардан читтә калдырабыз. Мәсәлән, Ризаэтдин Фәхретдиневнең хезмәтләренә игътибар җитмәгән хәлдә, аның ачышларын яңадан • ачкан» галимнәр бар. имеш. Аның күренекле мөселман хатын кызлары турындагы язмалары соңгы дәвердә басылмаганлык- тан, шундый ук эчтәлекле хезмәтне төрек теленнән русчага тәрҗемә итеп укучыларга ( тапшырырга мәҗбүрбез. Безнең әле Газиз Гобәйдуллин тарихи мирасын халкыбызга кайтарып бирәсе бар. Фазыл Туйкинның югалган кулъязмаларын табасы, Мирсәет Солтангалнев «җинаяте» нәрсәдән гыйбарәт булганын беләсе, Гаяз Исхакый әсәрләрен яңа буын укучылар кулына тапшырасы бар. Безнең әле культурабыз тарихындагы «ак таплар» ны бетерәсе һәм карага буялганнарын юып, үз төсенә кайтарасы бар. Бар! Бу җәһәттән, Т. Әйдинең очерклар җыентыгы зур бушлыкны өлешчә тутыруы белән кадерле. Әйди китаплары байтак атаклы замандашларыбызны культурабыз тарихына кертә. Онытылганнар, югалганнар күп булды, ичмаса болары саклансын, дип уйлыйсың