Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЭС САЛДЫ ХАФАГА

Ифрат тынгысыз чорда яшибез. Бүгенге кеше естендә берьюлы өч Дамокл кылычы асылынып тора: атом-теш сугышы, табигатькә салынган зыян һәм әхлакый яктан черептаркалу. Академик Д. С. Лихачев әйтүенчә, биология кануннарына игьтибар итмичә, кеше үз-үзенә үлем әзерли Икенче төрле әйтсәк, Шекспирның Гамлеты сыман «Яшәргәме? Бетәргәме’ » дигән дилемма алдында калдык. Халык, социалистик плюрализмнан файдаланып, урамнарга чыкты. Телебезгә «митинг», «забастовка», «эш ташлау», «халык чуалышларын көч белән бастыру» кебек сүзләр килеп керде. Безнең республикада да узды митинглар. Казанда, университет янында булган митинглар турында ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен Нәтиҗәсе дә билгеле: Казан янында салынырга планлаштырылган биохимзавод төзелмәячәк Әлмәт шәһәрендә булып үткән күпмеңле митинг турында «Социалистик Татарстан» газетасы язып чыккан иде Бирелгән сораулар, куелган таләпләр җитди «һава начар булганлыктан, тын алуы авыр. Пычрак. Балаларыбыз чирдән арынмый Нәрсә карыйсыз? » Хәзер, экология мәсьәләләре экономика һәм социаль проблемаларга караганда да җитдирәк төс алды. Түбән Кама шәһәрендәге хәл аеруча җитди. Иң яманы шунда: атмосферага нинди күләмдә, нинди химик матдәләр ташлануын, һаваның ни дәрәҗәдә пычрануын кешеләрдән яшерәләр Түзәр чамасы калмаган халык, гаярь группалар төзеп, шәһәрнең иң зур җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп карый Әмма бу нәтиҗә бирми Алай гына да түгел, андый кешеләрне, экстремистлар, дип, гаепләү очраклары да булгалый Узган көздә, Түбән Кама шәһәрендә. «Язгы аҗаган» романым буенча республикабызда беренче тапкыр буларак, китап премьерасы үткәрелде Мин ул көнне кунакханәгә төн уртасында гына кайттым. Шулай соң булуга да карамастан, бүлмәмә бер төркем иптәшләр килеп керде Арада төрле һөнәр кешеләре бар иде. Теләкләре бер; аларга язучының ярдәм сүзе кирәк — Үтенечебезне аяк астына салмассыз, — диделәр алар —Үзегез күреп торасыз, безне газ белән генә тончыктырып үтерә алмагач, борын төбебезгә терәп, АЭС төзи башладылар Атом радиациясе белән кырырга уйлый торганнардыр. Чәчләр үрә торырлык саннарны гелгә алдылар «Нефтехим» берләшмәсе бүлеп чыгарган зыянлы газлар (тәүлекнең кайбер вакытларында) яраганнан илле-алтмыш мәртәбә артыграк икән. Тирә-юньдәге агачлар корый, шәһәрдәге авыручылар саны күзгә күренеп арта, балалар иза чигә Шуңа охшашлы моң-зарны миңа Азнакайда, Чаллыда, хәтта төзелеп ята торган Кама Аланында да ишетергә туры килгәләде һәркайда диярлек бер үк сорау, бер үк үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр язып, күтәреп чыксагыз иде! һәм мин, җәйнең иң матур, иц озын көннәренә туры китереп, сәфәргә чыгып киттем Сәяхәтемне, әлбәттә, Азнакайдан башларга булдым Бу төбәк миңа аеруча якын, туган җирем кебек. Азнакай якларын елына берәр тапкыр әйләнеп килмәсәм, үземне изге вазифасын үтәмәгән кеше сыман хис итә башлыйм Иң беренче күреп-сейләшкән кешем. КПССның Азнакай шәһәр комитеты беренче секретаре Октябрь Салихович Мөхетдинов булды. Уттай урак өстендә, иртәнге алтыларда ук кабинетында иде инде ул Иң әүвәл «өннәрнең торышы, эш барышы, иген уңышы турында гәп саттык Мине иң гаҗәпләндергәне беренче секретарьның район хуҗалык ларында җыеп алынасы уңышны конкрет саннар белән атавы булды. Алар һич кенә дә ■уанычлы түгелләр иде. i ПУ&ПҖЖА И — Әмма, һәркайда да алай начар булмаячак, — Д-w Октябрь Салихович минем уемны аңлагандай. — «Авангардита, мәсәлән, көзге бодай белән арыштан утыз центнердан да артыграк уңыш җыеп алыныр дип торабыз... Суз иярә сүз китеп, әңгәмәбез үзләрен данга күмгән нефтьчеләргә күчте. Баксаң, зур тантаналы көннәргә туры килгәнмен ләбаса! Дөньяда тиңдәше булмаган Ромашки- но нефть ятмасын ачуга 40 ел тулуны билгеләп үтәргә җыеналар икән. Ул уникаль ятма турында илебездә генә түгел дөнья матбугатында да күп яздылар. Нәкъ менә шул хәзинә Татарстанны «Кара алтын» республикасына әверелдерде, «Икенче Баку» итте, сыек ягулык чыгару буенча илебездә беренче урынга чыгарды. Бераздан Октябрь Салихович «Синең тикмәгә генә йөрмәгәнлегеңне беләбез» дигән булып, минем нинди йомыш белән килеп чыгуым турында кызыксынды, ярдәм кирәкмиме, дип сорады Җавабымны ишеткәч җитдиләнеп калды. — Әй-йе! —дип көрсенде секретарь. — Күрәләтә торып харап иттек табигатьне. Ул югалтуларны нинди генә бизмәннәргә салып үлчәргә мөмкиидер? Барысына да җавапсызлык, хуҗасызлык гаепле. Җавапсызлык булган җирдә гаепле кеше дә гаепсез, ягъни, җавап бирүче юк... Октябрь Салихович бер генә мизгелгә туктап торды да, нидер исенә төшергәндәй, дәвам итте. — Шул ук нефтьне алыйк, ди Бер скважина үзе урта кул предприятие кадәр җир били. Башта, басу киңлекләренә кертеп, буровой куялар. Анда инде җир-ана белән санашып торды юк. җирнең асты-өскә килә.. Юллар кирәкме? Кирәк Электр энергиясе кирәкме? Кирәк. Басу киңлекләренә меңнәрчә баганалар утыртылды. Су кирәкме — тагын траншея казыла, тагын кызыл балчык өелә. Басуларның карар җире калмый. Механизаторларыбыз зар җылый: бар, иркенләп эшләп кара син баганалар белән чуарланып беткән, тигезле-тигезсез басуда, һәр багана төбенең, чокыр-чакырның чүп үләне чыганагына әверелүе турында әйтеп тә тормыйм. Белгәнегезчә, скважина бораулау — эшнең башы гына, промыселчылар килгәч, башлана хикмәтләр: җирне чын мәгънәсендә көчләү, мәсхәрә итү. . Яңадан тау-тау кызыл балчык өемнәре калка. Уннарча километрга нефть үткәргечләре күмелә. Бер заман әлеге торбалар, көчле басымга чыдый алмыйча, шартлый башлый, нефть өскә бәреп чыга. Алар елга-күлләребеэгә агып тешә. Ул арада скважиналарны ремонтларга керешәләр. Басу янә мең төрле техника, тимер тавыдай зур, авыр агрегатлар белән тула. Төзәтүләр тәмамлангач, тагын да җан әрнеткеч күренеш: якты кояшны кап-кара төтен каплый. Нефтьчеләребез басу өстенә агызылган нефтьне яндыра, җирне тәмам эштән чыгарган кара таплардан «котылалар». Әлеге сөремле кара болытлар, басу-болынлыкларыбыэга утырды. Сыерла- рыбызның сөте күзгә күренеп кими? Сөтне кабул итмәү очраклары да ешайды, чөнки сыерлар ашаган үләннәрдә нитрат, организм өчен гаять тә зарарлы азот матдәләренең бик күпкә артып киткәнлеге билгеле булды... Таныш-белешләрем. дус-ишләрем белән дә очрашу чарасын күрдем. Андыйлар бихисап Азнакай якларында Нефтьче ветеран Салих ага Гарипов белән дә очраштым. Кайчандыр мин аның фидакарь хезмәте турында берничә тапкыр язган идем. Бу юлы берничә кеше бергә туры килдек. Истәлекләргә бирелдек. Ромашкино нефть чыганагы да телгә алынды. Ул турыда гәп кузгалгач, Салих ага аеруча кызып китте: — Әйе, бар иде заманалар. — дип сөйләргә тотынды ул. — Нефтьнең бер дә исәбехисабы юктыр сыман кылана идек. Йөз елга җитәрлек запасыбыз бар дигән сүзгә берсүзсез ышандык. Ышанмаслык та түгел иде шул. Җир асты басымыннан, скважина авызына куелган «елка» — арматуралар яман гөрелдәп, калтырап-дерелдәп торырлар иде. Скважинаны бер генә минутка да күздән яздырды юк. Вахталарга бүленеп тәүлекләр буе дежур тора идек Нефтьне борчак сыярлык кына тишекле «штуцер» аша алабыз. Скважинаның басымын киметмәс өчен шулай итәбез, сыек ягулык чыгаруның технологиясе шуны таләп итә. Шул бәләкәй генә диаметрлы тишек аша да тәүлегенә 120-140 тонна чыгара идек, ходайның рәхмәте. . Салих аганың йөзенә күләгә кунгансыман булдй," Тавышына үкенү, уфтану галәмәте чыкты. — Әмма бу сакчыллык кылулар, технологик режимны саклаулар озакка бармады, кемнәргәдер тагын да күбрәк нефть кирәк булды. «Давай да, давай!..» принцибына күчтек. Административ-командалык ысулының чәчәк аткан чоры. Планны да арттырдылар. Штуцерларны алып ташладык. Нефть ташкын кебек ага. Акчаны да көрәп алабыз. Ай саен премия. Орденмедальләрне өләшеп кенә торалар. Дөнья базарында нефтьнең иң кыйммәт чагы. Чит илгә нефтьне алтынга сатабыз. Димәк, илебез тиз арада череп баеячак «Коммунизмга чыгабыз» дигән сүз дә телгә керде Җитмәсә, һәр «яулап алган тарихи җиңүебез», мәҗлесләр ясап, билгеләп үтелә Дивана әйтмешли, көн дә бәйрәм, көн дә туй Күзләр тонган килеш вахтага чыгулар да гадәткә әверелде Технологик режим, техника куркынычсызлыгы дигән нәрсәләрне тәмам оныттык. Күп тә үтмәде, аварияләр. фаҗигале хәлләр башланды Яңа елны каршылаган төннәрнең берсендә, нефть кудыру станциясе шартлап, берьюлы алты иптәшебез һәлак булды Салих аганың күз карашларына кадәр үзгәрде — һаман да әле бернәрсәгә тешенә алмыйм: шул кадәрле нефтьне вәхшиләрчә әрәм-шәрәм итү кемгә кирәк булды икән? «Йөз елга җитәрлек запас» дип күрәзәлек кылулар нигезсез булып чыкты. Ун ел чамасы вакыт үттеме икән, нефть катламнарының егәре күзгә күренеп кимеде, фонтаннар «шиңде», сыек ягулык чыгаруны механик ысулга күчерергә мәҗбүр булдык... ИНФОРМАЦИЯ 1960 елда илебез 17,в миллион тонна нефть саткаи булса, 1985 елда бу сан 117 миллионга җитте. Шул ук вакытта илебез иң >ре импортчыга әверелде. 1960 елда чит илдән 200 мең тонна икмәк сатып алган булсак. 25 елдан соң бу саи 44 миллион 200 мең тоннага җиткерелде. Шул ук вакыт эчендә электротехника җиһазлары сатып алу 22 тапкырга, металлургия җиһазлары — 19 талкырга, ә авыл хуҗалыгы машиналары сатып алу — 154 тапкырга артты. — Сез, Салих ага, һаман да әле республикабызның горурлыгы булган нефтьнең тискәре якларын сөйлисез. Аның бит уңай яклары да бихисап. Шул ук юлларны гына алыгыз! Өйләргә газ керде, кайнар су килде, — дидем — Мин дә гелән яманлык булып кына кайтты димим ич. Тормыш дәрәҗәбезнең күтәрелүе өчен бик кыйммәт түләргә туры килүе турында гына әйтәм Табигать-ана- быэны талавыбызга >ч поша. Моның бер чиге булырга тиештер бит!! Урман-суларыбыз- ның рәте калмады. Чишмәләр корыды Су буйларында каз каңгылдавы, үрдәк бакылдавы ишетелмәс булды. Елга-күлләребездә тереклек заты калмады Хәтта бака качты. Инде килеп, син әйткән газ турында бер-ике суз. Алтын чыккан җирендә кадерле, ди. Шушы кенгә кадәр авылларыбызга газ кертү нибары 7 процентка үтәлгән Салих ага тыңларлык, күңелен бушатырлык кеше очратуына куангандай, сөйләде дә сөйләде: — Миллион сум табыш алырбыз дип, миллиард сум зыян китерүләребезиең нәтиҗәсен бүген үк күрәбез, табигатьтә генә түгел, кешеләрдә дә рухи коргаксу башланды бугай инде... Мин, ветеран нефтьчене ямьсез уйларыннан арындыру нияте белән, сүзне революцион үзгәрешләргә, хәбәрдарлыкка күчердем. Салих ага шундук >лоп тә алды — Тормышыбызны савыктыру, үзгәртеп кору бик кирәк иде Тик. кызганычка каршы, үзгәртеп кору һаман да әле без көткән юлын таба алмый Еш кына сүз эштән аерыла Карарларның үтәлешенә контроль кирәк! Чирне кирәгеннән артык тирәнгә җибәрдек. Бюрократларны, бушбугаз түрәләрне, сорыкорт чиновникларны симертү белән артыграк мавыгып, тормыш терәге, тормыш тоткасы — хезмәт кешесе турында онытыбрак җибәрдек Шул сорыкортлар кеше намусының гына түгел, фидакарь хезмәтнең дә кыйммәтен төшерделәр ...Районны аркылыга да, буйга да айкап чыктым. Гүзәл Ык буенча да төштем. Хәсен Туфан, Сибгат Хаким агалар белен атналар буе палаткада яшәп яткан чакларны искә төшереп, әкияткә тиң тирә-юнь белән хозурланып ике-еч кен ял итәргә иде ниятем. Су буена төшмәсәм, хәерлерәк буласы икән Ыкка карадым да күзләремә ышанмыйча тордым. Ишелеп аккан мул, чишмәнекедәй саф сулы Ыкның такырлыгы калмаган кечерәйгән, саеккан, моңсуланган Ярларыннан бик түбен төшеп ага башлаган Талыйлар икән елганы; нефтьчеләр аның суын җир астына кудыра, колхоз-соехозлар көне-төне басу киңлекләренә сиптерә Иерәк әрнүенә чыдый алмыйча көч-хәл белән таңны аттырдым. Элегрәк, кояшның беренче нурларында, салават күперенең бөтен төсләрен чагылдырган су өстендә, балыклар уйнар иде Бу юлы күрмәдем Бөтен елганы иңләп мазут элпәсе ага Шактый күңелсез уйлар белән саубуллаштым мин Азнакай яклары белен Безгә алмашка киләсе буыннар да бар бит әле Оныкларыбыз, варисларыбыз алдында Салих ага әйтмешли, ничек итеп җавап тотарбыз! Мин тагы юлда Бу юлы Чаллыга ашкынам Анда зур тантана КамАЗ бәйрәме, баш конвейердан миллионынчы машина тешечек Маңгаена 1000000 саны сугылган «КамАЗ» Африка илләренең берсенә озатылачак Хәзер берләшмә, яңача хуҗалык итү шартларында, чит илләр белен турындантуры элемтә урнаштырды башка яшәү юклыгын хәтеребездән чыгарыл җибәргәнбез”.—дип. ачынып яздылар Менә X Мөхәммәтҗанов мәкаләсе. Ул аны .Каравыл кычкырыр вакыт» дип атаган ф «Мин элек тә табигатьне саклау, аны пычратуларга юл куймау хакында гел уйлана идем Без' . бит әллә кайчан каравыл кычкырырга вакыт җиткән! Ә халкыбыз һаман да баш иеп, авызын йомып торуын дәвам итә. Татарстан рес лублика-заводка. агуланган республикага әверелеп бара! • Бу сүзләрне укыгач. Латвия язучысы белән булган бер әңгәмә искә теште. Хәзерге безнең КамАЗ Латвия портларының берсе янында салынырга тиеш булган икән. Әмма республиканың партия оешмасы һәм хөкүмәте без болай да аз санлы халык, андый зур төзелешне күтәрә алмаячакбыз, башка яклардан килеп тулган халык исә милли пессимизм, депрессия, сәяси апатия тудырачак, дип әлеге төзелештән баш тарта. Без исә Татарстанны «заводика әверелдерүебезне дәвам итәбез Яңадан-яңа заводлар. нефть химиясе предприятиеләре салынуы турында әледән-әле ишетеп торабыз. Алабуга янында җиңел автомиби.-ьләр заводын төзү эшенә керештеләр Менделеевен шәһәре янында тагын бер биохимзавод салынуы турында ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Сүзне яңадан укучы хатларына бирик. Түбән Камада яшәүче язучы, Татарстанның атказанган культура хезмәткәре Рахмай Хисмәтуллин, «Дәшмәү— үзе җинаять!» дигән мәкаләсендә, үзенә генә хас ордылы-бәрделе алым белән түбәндәгеләрне хәбәр итә «Борчулы уйларның очы-кырые юк. Изге җир ботарлана, табигатебезгә афәт әзерләнә. Минемчә, кечкенә генә Татарстанда, ике яклап, атом станциясе төзү бернинди мораль кысаларга да сыеша алмый. • Атмосфераның нефть химиясе промышленносте авыр индустрия предприятиеләре тарафыннан агулануы, басуларыбызның мең төрле агулар һәм минераль ашламалар белән эшкәртелүе кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зарарлы булуы турында күпме язалар?! Без исә әлеге мәсьәләгә һаман да тиешле игътибарны юнәлтә алганыбыз юк Бүген дөнья галимнәрен, белгечләрен бер сорау борчый табигатебез химия промышленносте басымын күтәрә алырмы? Хәзерге вакытта тирә-юнь мохиттә, табигатебез тарафыннан кабул ите «и торган күптөрле химик кушымталар хасил булган. Бу турыда бөтен день» матбугаты, радио-телевидениеләр чаң суга. Бездә дә хәзер бу турыда ачыктан-ачык яза башладылар. Мәсәлән. Ростов өлкәсендәге сулыклар пестицид белән агуланган. Әмма хакыйкатьне халыктан яшергәннәр Соңыннан бу хакта үзәк матбугатта «Экологик авантюрист пар» дип языл, җинаятьчеләрне фаш иттеләр. Белгәнебезчә, XIX нчы Бөтенсоюз партия конференциясендә СССР Табигатьне саклау Дәүләт комитеты председателе иптәш Ф Т Моргунов чыгыш ясады. Аның: «Химик иптәшләр! Халыкны агулаудан кайчан туктыйсыз сез?! - —дигән сүзләре озакка сузылган көчле алкышларга күмелде Әйе. Җир дигән өебез куркыныч астында Көнбатыш Европа илләрендә «Бүген табигатьне харап итсәк, иртәгә үзебез бетәчәкбез». — дигән плакатларның нигезсез түгеллеген торган саен ачыграк күрәбез Без әле һаман да, экология авантюристларының: «Барысы да — халыкныкы, барысы да — халык өчен-, дигән купшы сүзләренә ышыкланып, җинаять арты җинаять эшләүләренә күз йома киләбез Шул ук партконференциядә табигатебезне һәлакәткә илтә торган коточкыч саннар телгә алынды. Мәсәлән, безнең промышленность предприятиеләре илебез атмосферасына ел саен миллионнарча тонна зарарлы матдә чыгара икән күкерт ангидриды, азот окисе, углеводород, нитрон, метафос, теодан, перопал. циболт һ. 6 лар кебек зарарлы матдәләр алар. Болар өстенә тагын авыл хуҗалыгында табигатькә аеруча зыян китерә торган агу-хими- катлар кулланылуны да өстәсәк, хәлебезнең никадәр мөшкел икәнлеген аңлау кыен булмастыр. Химикатлар туфракның биологик активлыгын киметә, кирәкле микроорганизмнарны юк итә, бал кортларын, сайрар кошларны, файдалы бөҗәкләрне, суалчаннарны кыра, туфракның җилгә, суга каршы тору сәләтен киметә, көтелмәгән урыннарда эрозияләр ясый Шулар безгә җитди кисәтү түгелмени?! Бүгенге көндә Американың меңнәрчә фермерлары, пестицидлар кулланудан баш тартып, •чиста" ашлык җитештерәләр һәм иген уңышларын өчләтә бәягә сата башлаганнар. «Кызыл китап-та җир йөзендә бөтенләйгә бетеп (таручы 62 төрле имезүче, 63 төрле кош-корт. 437 төрле үсемлек һәм 29 төрле су асты җан иясе теркәлгән Димәк, фәнни- техник революция колачын киңәйтә барган саен, табигатьне саклау, аның байлыкларын- нан акыллы файдалану зур социаль проблемага әйләнә. Дөнья галимнәре, табигатькә карата мәрхәмәтсез булабыз икән, аннан рәхим- шәфкать көтәргә хакыбыз юклыкны мең тапкырлар кисәттеләр. Американың бер галиме пестицидны, зыян китерү ягыннан, атом радиациясе белән бер дәрәҗәгә куя. Пестицид, ор белән агу. әнган пычрак су кулланудан ел саен дөньяда 15 миллион бала үлә икән. Балалар арасында киң таралган авыруларның 80 проценты химикатлы су кулланудан килә, ди Бу мәсьәлә безнең илдә ничегрәк тора соң? СССР Статистика дәүләт комитетының бер документында түбәндәге саннар китерелгән, бездә ел саен 15 яшькә кадәрле 200 000 бала үлә, шул кадәрле үк бала вакытыннан элек туа. авырлы чагында һәм бала тапканда үлгән хатыннар саны, башка социалистик илләр белән чагыштырганда, 2,4 тапкырга күбрәк. Уйландыра торган саннар болар. Билгеле булганча, Түбән Кама шәһәре — илебездә иң эре нефть химиясе промышленносте үзәге Ачынып язылган хатларның Түбән Кама шәһәреннән күлләп килүе дә бик табигый. «Без Түбән Кама шәһәрендә яшибез.—дип яза С Газизова үзенең «Балалар турында уйлыйк!» дигән мәкаләсендә. — Безнең шәһәр өстендә нинди болытлар куерганын, ничә процент чиста һава сулавыбызны без, гади халык, белмибез, чөнки күп белергә ярамый. Ә бит шәһәрдә күп санлы врачлар армиясе дә яши. Алар халыктан аерым һава суламыйлар, шул ук суны эчәләр. Мине аларның фикерләре дә бик кызыксындыра Ни өчен, белә торып, алар чаң сукмады моңарчы?. Үзәк телевидениенең «Сәламәтлек» программасы бер тапшыруын петы аларның кеше организмына ничек тәэсир итүенә багышлаган иде. Җанны тетрәндерерл - • .үре- нешнең шаһиты булырга туры килде Молдавиянең йөзем плантациясендә эшләүье бер хатын гарип бала тапкан. Баланы зур иттереп күрсәттеләр: нарасыйның кулларь нып-кыс- ка, бармак араларына элпә үскән, үрдәк тәпиенә охшаган Йөзе дә бака башы кебек. Аның күз карашында шул тикле әрнү, ачыну, нәфрәт, берүк вакытта бөтен дөнсясына ләгьнәт ярылып ята. Врач сорау артыннан сорау бирә — Агулы химикатны үзегез сиптердегезмени? Ананың җавабында җан өшеткеч битарафлык: — Трактор сиптерде Без арттан тәлгәшләрне бәйләп бардык — Маска кимәгән идегезмени? — Анда, кызуда, маскасыз да тын алырлык түгел иде. Мәгьлүм ки, сәламәтлеген югалткан анадан сау-таза бала тумый. Нәселнең генә түгел, милләтнең, илнең киләчәге сау-сәламәт хатын-кызларга бәйле Галим, язучы Николай Амосов «Литературная газетапда басылган «Реальлек, идеаллар һәм модельләр» дигән мәкаләсендә химияне атом-төш коралыннан да яманрак, дип атый. Чөнки ул «яшерен дошман», сулаган һавабыз, тукланган ризыгыбыз, эчкән суыбыз белән организмга кереп, кешене әкренләп, сиздермичә үтерә Шул уңай белән галимнәр бер эксперимент ясыйлар. Алар кайнар сулы савытка бака салалар. Бака, күз иярмәслек тизлек белән, әлеге савыттан атылып чыккан... Икенче тапкырында баканы салкын суга салалар да акрынлап җылыталар. Бу экспериментның хикмәте шунда: бака, суның әкренләп җылынуына, кайнарлануына ияләшә, һәм һәлак була. Алда әйтелгән бәлаләрдән чыгу юлы бармы соң? Бар, әлбәттә. Моның өчен тирә-як мохитне, табигатьне саклауны һәркем өчен әхлакый бурычка әверелдерергә кирәк. Бу изге эшкә карата беркем дә битараф калмаска, табигатьне саклау кичекмәстән бөтенхалык ихтыяҗына әверелергә тиеш Бары тик шулай иткәндә генә без җир-анабыз- дан рәхим-шәфкать көтә алачакбыз. Без табигатькә ел саен 25— 30 миллиард сумлык зыян китерәбез икән. Әмма тирә-як мохитне торгызуга, савыктыруга, агымдагы бишьеллыкта нибары 15 миллиард сум гына тотканбыз Америкада исә табигатьне саклауга, торгызуга һәр елны 80 миллиард доллар тотыла. Галимнәребез әйтүенә караганда, тирә-як мохиткә зыян китерүнең иң зурысы табигый «байлыкларыбызның беркемнеке дә булмавында» икән. Әгәр промышленность предприятиеләре, җир, су, урман, минераль ресурслардан файдаланган өчен, түләргә тиеш булсалар, халык байлыгын шул тикле кадерсезләмәсләр иде. Ул министрлыклардан алынган керем табигатьне саклауга, аны яңартуга тотылыр иде, диләр галимнәр. Икенчедән, милли доходыбызның бер генә процентын файдаланган тәкъдирдә дә, тирә-як мохит күзгә күренеп тернәкләнер, савыгыр иде, диләр алар. Ә инде милли доходның өч яки биш процентын тотканда, табигатьне саклауда аеруча җитди уңышларга ирешергә мөмкин икән Хәзергә әле соң түгел Бераздан исә, суның кайнарлануын сизмичә, һәлак булган бака хәлендә калуыбыз бар Кама Аланына килеп төшкән кешене искитмәле манзара каршылый. Алда таң кебек якты, җыр кебек моңлы булып борынгы Кама-Чулман ага. Икенче якта нечкә зәвык белән салынган яңа шәһәр үсә. Кама Аланы. Арырак илебезнең иң зур атом электр станциясе тезелә. Монда килгән саен мине таный алмаслык үзгәрешләр хәйран калдыра. Яңалык сулышын, заман колачын тоясың. Соңгы тапкырында без монда АЭС төзелешенә шефлык итүче «Казан утлары» журналының баш редакторы Р. Харис, язучыларның Чаллы бүлеге җаваплы секретаре Г Кашапов. шагыйрә Э. Шарифуллина, журналист X. Бәдретдинов һәм Чувашиядән килгән бер төркем язучылар белән бергә булдык Ул очрашу — онытылмаслык хатирә Анда, тантаналы шартларда, миңа, Эльмира Шарифуллина һәм Хәмзә Бәдретдиновка Татарстан атом электр станциясе төзүчеләре премиясе лауреаты дигән мактау грамотасы һәм акчалата премия бирелде. Бу юлы баруымда да миңа бик әһәмиятле яңалык тапшырдылар шул көнне, көндезге аштан соң, «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең Татарстан атом электр станциясен төзү идарәсе начальнигы Михаил Исаакович Вайнер белән очрашу булачак, аңа Мәскәүдән килгән журналистлар да катнашачак икән. Бу хәбәр күңелемне күтәреп җибәрде. Тулай торак буфетында аннан-моннан капкалап алдым да, урамга чыгып киттем. Кай якка гына күз салма, берсеннән-берсе матур ташп/татләр. Тау сыртларына елышып утырган үзенчәлекле архитектура белән салынган йортлар киртләчләнеп, үзәнлеккә таба төшә... Монда бер генә игезәк йортны да күрмәссең. Ак, кызгылт, сары, зәңгәр төсләргә буялган диварлар, өстән караганда, шау чәчәкле аланны хәтерләтә. Бу йортларны Ленин орденлы «Камгэсэнергострой»- ның Рәис Сәләхов җитәкчелегендәге 12 нче тезү-монтаж идарәсе коллективы сала... Юк, Тат АЭС төзелеше начальнигы иптәш М. И. Вайнер белән очрашу җанда канәгатьләнү хисе тудырмады Ул бик рәсми төстә башлады. Муенына берьюлы өч-дүрт фотоаппарат таккан берәү, беренче сүз алып. Михаил Исааковичны зур бүләккә лаек булуы белән тәбрикләде. Иптәш Вайнерга шул көннәрдә генә 50 яшь тулган һәм аңа КПСС Өлкә Комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау Грамотасы бирелгән иде. Михаил Исаакович, кереш сүз ясап, төзелеш начальнигының АЭСта тоткан урыны, аның төп вазифалары турында сөйләде. Моң-зары да җитәрлек булып чыкты начальник кешенең Иң теңкәгә тигәне, әлеге дә баягы, кадрлар җитмәү икән: — Бигрәк дә инженер-техник работникларга кытлык зур, — диде. — Мастер вазифасын да еш кына очракларда звено җитәкчеләре башкара. Төзелеш материаллары, кирәкле техника белән тәэмин итү мәсьәләсе дә тиешле югарылыкка куелмаган Торак чиратын тизләтәсе, мәктәпләр, балалар бакчалары төзүнең темпын бермә-бер арттырасы бар. Тимер юл сузу эше дә төгәлләнмәгән... Әкренләп төп мәсьәләгә күчтек. Сүз ТатАЭС турында бара. Әмма сораулар бер дә мин теләгәннәр түгел, бик гомумилар, бары тик сүз югында сүз булсын дип бирелгәнгә охшаганнар. — ТатАЭСның беренче энергоблогы кайчанрак эшли башлаячак? Михаил Исаакович Вайнер, өзеп, төгәл җавап бирергә ашыкмады. Беренче реактор 1990 елда ук электр энергиясе бирә башларга тиеш булган Әмма Чернобыльдәге вакыйгалардан соң проектка күп төрле үзгәрешләр кертелгән, сроклар кичектерелгән. — һәрхәлдә. 1991 елның беренче яртысында беренче энергоблок файдалануга тапшырылыр, дип торабыз Чернобыль фаҗигасе барыбызның да күзен ачты. Шунлыктан һәрбер эшне зур җаваплылык тоеп, энә күзеннән үткәреп башкарабыз Безнең АЭС — моңарчы мин белгән барлык станцияләр арасында иң ышанычлысы. Мин бу турында бернинди икеләнүсез әйтә алам, — диде ул. Әлеге сүзләрдән соң төзелеш начальнигы очрашуны түгәрәкләү ягын карады. — АЭСның техник үзенчәлекләре, нечкәлекләре турында мәгьлүматлар аласыгыз килсә, төзелешнең баш инженеры Анатолий Прохоренкога мөрәҗәгать итәрсез. Станцияне ул биш бармагы кебек белә. Юк, күңелем булмады минем әлеге очрашудан. Начальникның Чернобыль тикле Чернобыль турьнда, ничектер, бик җиңел гәп сатуы бөтенләй аптырашта калдырды. Ә бит Чернобыль турындагы вакыйгалар бөтен дөньяны аякка бастырды, авария турындагы беренче хәбәрләр тамырларда кан катарлык иде. Европа илләрендә паника купты. Аптырашта калдырганы шул: бүгенге көнгә кадәр әле без Чернобыль турында чын хакыйкатьне белеп бетерә алганыбыз юк. «МАГАТЭ бюллетенепндә шактый тулы мәгълүматлар дөнья күрде, дип язып чыктылар чыгуын. Әмма ул бюллетень белән кайда танышасың? Чернобыль янгынын сүндерүдә катнашкан, соңыннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Леонид Телятников язмаларыннан күренгәнчә, без Чернобыльдәге кебек авариягә бөтенләй әзер булмаганбыз. «Радиоактив нурлардан саклый торган киемнәр дә юк иде. Дозиметрик үлчәүләрнең камил булмавы турында әйтел дә торасы юк», дип язып чыкты янгын сүндерүче каһарман Академик Валерий Алексеевич Легасов Чернобыль авариясен иң хәтер, иң зур вулканнар ату, Помпейның һәлак булуы белән чагыштыра, кешелек тарихына мәңгегә кереп калачак фаҗига дип атый. Авариянең сәбәпләрен дә яшерми: уннарча һәм уннарча еллар буена дәвам иткән җавапсызлыкның, хуҗалык итә белмәвебезнең аянычлы нәтиҗәсе бу, ди Академик В. А. Легасовның әлеге язмалары бары тик ул. үз-узенә кул салып, һәлак булгач кына, дөнья күрде («Правда» газетасының 1988 ел, 20 май саны). Төзелеш начальнигы Вайнерның исә атом электр станциясенең хәтәр якларын телгә алмавы мине һич канәгатьләндермәде Кама Аланындагы АЭС төзелеше турында бөтен газета-җурналлар, радио-телевидение шау-гөр килә. Төзелешне дәвам итү-итмәу турында бәхәснең туктаганы юк. Әнә, журналистка Ф. Хуҗахмәгова «Социалистик Татарстан» газетасында чыккан мәкаләсен, бер дә икеләнеп тормаган: «Атом станциясе кирәкме?» дип атаган һәм мәсьәләне кабыргасы белән куйган. «Барыбер куркыныч, барыбер зарарлы инде, тамырларыбызны корытыр төсле», дип, шик белдерә автор. Хәйретдиновлар гаиләсенең басылган хаты да шомлы сүзләр белән тулы: «...Туган ягыбыз яңа куркынычка дучар булды: Кама буенда АЭС төзеп яталар. Чернобыль фаҗигасе барыбызга да мәгьлүм булгач, моның куркыныч икәнлеген аңладык. Ә бит хәзер эшләп килгән АЭСларны башка максатка хезмәт итәрлек итеп үзгәртеп коралар, төзелеп килгәннәрен туктаталар, сүтәләр. Татарстан АЭСы — татар милләтенең үзәгенә салынган бомба булмасмы? Намуслы, кыю кешеләр сүзләрен әйтеп калсын иде». Бәлки югарыда телгә алынган авторлар юкка борчыла, юкка хафалана торганнардыр? Алай димәс идем. Менә, Кама Аланы янында төзелеп ята торган АЭС турында, кыска гына бер ИНФОРМАЦИЯ:...Татарстан атом станциясенең бер реакторы (ә алар алтау) тәүлек саен $ миллион (!) куб. метр су сарыф итәчәк. Бу — Казан шәһәре бер тәүлек куллана торган судан 7 тапкыр күбрәк. АЭС янындагы сулыкның температурасы 5-6 градуска күтәреләчәк. АЭСларның абсолют ышанычлылыгы гарантияләнмәгән. Дөньяда ике ел ярым саен бер реакторда зур авария булу куркынычы бар. («Литературная газета», 19 август, 1987).» ...Инде нишләп карарга? Бу юлы да сәфәрем уңмас микәнни? Әмма коры килеп буш кайтасы килми иде. Үч иткән кебек, язучыларның, журналистларның якын дусты (дөресрәге — әдәбият дусты), ТатАЭСны төзү идарәсенең партком секретаре Рифкат Кәши- фович Кәтиев тә өйдә юк чак. Узган килүемдә ул миңа бөтен төзелеш мәйданын күрсәтеп йөргән иде. АЭС өчен, дөньяның төрле почмагыннан кайтарылган җиһазлар, мең төрле машиналар, контейнерлар белән шыплап тутырылган причалда да, махсус бетон хәзерләү участогында да булган идек. Татарстан атом электр станциясен төзүдә утыздан артык оешма катнаша. Коллективлар арасында «Иң яхшы бригада» исемен яулап алу өчен ярыш бара. Әлеге ярышта «Волгоэнергомонтаж» трестының Түбән Камадагы монтажлау идарәсеннән Фәнәви Нәбиев бригадасы беренче урынга чьжкан. Аңа ТатАЭСның ярыш арбитры булган «Социалистик Татарстан» газетасының күчмә вымпелы тапшырылган. Фәнәви белән дә таныштык. Биографиясе дә, хезмәт юлы да кызыклы, гыйбрәтле. Бригадир Нәбиев әлеге идарәдә 1971 елдан бирле эшли икән инде. Зәй гидроэлектростанциясен, Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы җылылык электр үзәкләрен салышкан. Татарстан атом электр станциясе төзелешенә дә беренче десант составында килә. Коллективта — могҗизалар тудырырга ашкынып торган яшьләр. Баш очларына гына: «Комсомолецлар һәм яшьләр! Төзелештә корчагиннарча эшлик!» дигән плакат эленгән. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән, сиксәнләп милләт вәкилен бер гаилә иткән АЭС төзелешендә комсомол-яшьләр чын мәгънәсендә фидакарьлек күрсәтәләр Идарә участогының өлкән прорабы иптәш И. Балаев та коллективны мактап торды — Соңгы вакытларда бездә эш фронты киңәя, темплар кызулана бара, — диде. — Әмма, тиз эшләсәк тә, бездә кабалану, кайбер урыннардагы кебек теләсә ничек план артыннан куу юк Безнең өчен алар — чит нәрсәләр. Бу һәркемгә дә ачык аңлашыладыр. Без башкарган эшнең таләпләре үзгә: сыйфат, сыйфат һәм тагын бер тапкыр сыйфат! Нәбиев бригадасында бер генә тапкыр да техник таләпләрдән тайпылу очрагына юл куелмады. Бездә контроль нык, төзүчеләр үзләре дә икеләтәөчләтә җаваплылык тоеп эшлиләр. Башкарылган эшне тикшергәндә рентген һәм тагын башка төрле төгәл прибор- аппаратлар кулланыла... Ни хикмәттер, кирәк кадәрле материал тупланса да, ул чакта мин очерк яза алмадым. Күңелем тартмады, кулым күтәрелмәде. ТатАЭС турында тискәре фикерләр: «Бездә дә Чернобыль вакыйгасы кабатланмасмы?» дигән шөбһә мине тәмам үзенә буйсындырып өлгергән иде. Инде бу юлы да буш кул белән кайтып китеп булмый бит! һәм мин кабат, төзелеш мәйданына бару өчен, автобуска утырдым. Шәһәр артта калды. Электр станциясен төзү идарәсе — шәһәр Һәм төзелеп яткан ТатАЭС белән ике арада. Ниһаять, тукталыш. Әле иртәнге җиделәр тирәсе генә булуга карамастан, идара каршындагы бакча буена, төрле маркалы җиңел автомобильләр килеп бөялгән. Икенче катка күтәрелдем Кабул итү бүлмәсе ачык Кердем Сул якта тезелеш начальнигы Вайнер кабинеты Каршы ишектә «ТатАЭС төзелешенең баш инженеры Анатолий Дмитриевич Проюренко» дигән язу эленгән. Секретарь-машинистка «Гафу итегез. Сезгә кем кирәк?» — дип сорады — Анатолий Дмитриевичны күрергә иде! — Йомышыгыз нидән гыйбарәт? — Мин Казаннан Сезгә шефлык итүче «Казан утлары» журналыннан... Күрәм, сылу кыз бер дә рәхим итегез! дип, алдымда ишекне ачарга җыенмый. Ахыр чикгә мин дә. соңгы ■ мәмнинлекитән файдаланырга булдым. Әгәр дә ул. кем, дип сораса, әйтегез: ТатАЭС төзелеше премиясе лауреаты, язучы Хәсәнов диегез! — Хәзер аңарда — планерка Сигезләрсез бушамаячак — Мин көтәрмен Вакыт бик акрын уза сыман Кабинет ягына колак салам. Сөйләшүләре шау-шусыз, гаугасыз бара Кабинет ишеге ачылып китте Шау-гөр килеп, төркем-төркем булып, кешеләр чыга башлады Берсеннән-берсе чибәр, зур төзелешләрдә чыныгу үткән ин- женер-техниклар, производство командирлары Күпчелеге яшьләр, карап сокланып туймаслыклар! Күп тә үтмәде, ачык йөзле секретарь кыз, ачык ишек ягына ишарә ясап — Рәхим итегез! — диде. Айлар буе күңелдә йөргән сорауларым да онытылып киткән сыман булды Каушап- югалып калуымны сиздермәскә тырышып эчкә уздым. Анатолий Дмитриевич, мине күрү белән, күптәнге танышын каршылагандай дустанә елмаеп, урыныннан күтәрелде, кул биреп күреште. Җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле, ифрат та ачык йөзле кеше икән. Миңа урын күрсәтте дә, «тыңлыйм сезне», дигәндәй, каршыма күчте. Сүзне гафу үтенүдән башладым Гадәттә йомышларыбызны төзелешнең партком секретаре, язучыларның якын дусты, Рифкат Кәтиев аша йөртүебезне, әмма аның өйдә булмавы аркасында, монда килүемне әйттем. — Әйе, иптәш Кәтиев командировкада, — дип элеп алды баш инженер. — Башкорт- стан АЭСы төзелешендә Вакытның бик тә чамалы булуын исәпкә алып, мәсьәләне кабыргасы белән куйдым: ТатАЭС турында, аның ифрат куркыныч афәт белән янавы, кешеләрне хафага салуы турында әйттем Минекенә охшаш сүзләрне беренче тапкыр гына ишетмәве әллә каян сизелеп тора Ул болай башлап китте — Минемчә, мәсьәләгә реаль караш җитенкерәми, эмоциягә күбрәк биреләбез, — диде — Сүз дә ток. әйләнә-тирә мохитне саклау, бүгенге көндә биологик проблема гына булып калмыйча экономик, социаль, политик проблемага әверелде — Инженерның йөзендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю чагылып киткәндәй булды.— Бер генә минутка, илебезне дип әйтмим, бары тик бер шәһәрне генә электр энергиясез калдырып карагыз.— Ул кабат җитдиләнде. — Илебез энергия дефициты кичерә. Бу хәл халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелгән саен үзен күбрәк сиздерә Каян алырга тиеш соң без кирәк кадәр электр энергиясен? Энергетиканы табигатьтән аерып булмый. Дөрес, тирә-як мохиткә зыян китерми торган (җил. кояш, диңгез-океан дулкыннарының хәрәкәте) энергия чыганаклары да бәр Әмма алар гына безнең проблемаларны хәл итә алмый Энергиянең башка төр чыганакларына күз салыйк. Безнең ил дөньяда иң куп ташкүмер яндыручылардан санала ТЭЦларның экологиягә ни дәрәҗәдә зыян салуы турында әйтеп тормыйм, бу һәркемгә билгеле. Ташкүмер төтене-сөременнән кислоталы яңгырлар ява Кара диңгездә, Балтик буйларында су керә алмыйча кайталар. Баш инженер бераз сулу алып торды да дәвам итте — ГЭСлар турында әйтим: гидроэнергетиклар үзләрен, иң чиста промышленность тармагы, дип мактарга яраталар Чынбарлыкта табигатькә алар китергән зыян санап бетергесез Гидроэнергетика суны «утерә», суның үэен-үзе чистарту сәләтен киметә, елгадагы планктонны бетерә, шуның нәтиҗәсе буларак балык һәлак була, миллионлаган гектар уңдырышлы җирләр су астында кала Анатолий Дмитриевич авыр сулап куйды: — Кешеләр аңласын иде ТЭЦ һәм ГЭСлар белән чагыштырганда. АЭСлар иң чиста, иң җыйнак, иң отышлы станцияләрдән санала. Әңгәмәбезгә кискен борылыш ясап, СССР Атом энергетикасы буенча Дәүләт комитеты председателе А М Петросьянцның «АЭС зонасы халык күп яши торган урыннардан, ким дигәндә, 50 километр ераклыкта булырга тиеш», — дигән сүзләрен искә төшердем. — Ә безнең булачак ТатАЭС янына Чистай, Түбән Кама, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт, Алабуга. Зәй шәһәрләре урнашкан. Борынгы Кама-Чулманыбыз... Баш инженер елмайды һем минем сүзне бүлде. — Шуңа күрә дә без, шик тудырмаслык, куркынычсызлыгы гарантияләнгән реакторлар булдыру өчен тырышабыз Академик Вернадскийның тууына 125 ел тулу уңае белән үткәрелгән Бөтенсоюз семинарында атом энергетикасы үсеше планнарын ка^м* карау кирәклегенә басым ясалган иде Нормаль эшләгән вакытта да АЭС тулы бер регионның климатын үзгәртерлек җылылык бүлеп чыгаруы, радиация фоны югары күтәрелүе һәм атмосферада инерт газларның котылгысыз артуы турында әйтелгән иде ул мәкаләдә — Чыңгыз Айтматов инициативасы белән үткәрелгән «Ыссык күл» форумында катнашкан япон язучысы Нома АЭСларны шартларга тиешле потенциаль атом бомбасы дип атаган иде, — дидем. — Анда атом радиациясе астында калган кешеләрнең балаларына, балаларының балаларына гаиләле булу тыела икән, чөнки нәсел черек Баш инженер миңа кушылып дәвам итте. — Ә бер акыллы башның күрәзәлегенә караганда, АЭСлар булган регионда яшәүчеләр үзләрен үлемгә дучар ителгән санарга тиешләр икән Әле бит табигатьнең «холык- сызлануы»да бар. Англиянең бер АЭСында бик әһәмиятле кабельне яшен суга Әле дә ярый, сакта янгын сүндерүче роботлар торган Алар янгынны, күз ачыл йомганчы, сүндереп, афәтне булдырмыйча калалар. — Ә ник?.. — дидем мин, бик белдекле кыяфәт белән —БМОның табигый бәла- казадан зыян күрүчеләргә ярдәм итү идарәсе мәгълүматларына караганда, соңгы биш елда гына да дөньяда 444 талкыр табигатьнең «холыксызлануы», ягъни җир тетрәүләр, гарасатлар, су басулар, вулкан ату кебек бәла-казалар булган. Анатолий Дмитриевич шактый ук мәзәк кеше б>,«ын чыкты. Ьу юлы инде ул чын күңелдән кеткелдәп көлде. — һәрбер бәхетсезлектән курка калсаң, фән-техника прогрессына бөтенләй кул селтәргә туры киләчәк. Безне күп куркыттылар инде, ул-бу килеп чыкмагае дип, аяк-куллары- бызга тышау салдылар. Нәтиҗәсе күз алдында, шактый артта сөйрәләбез Мисалга шул ук генетика белән кибернетиканы китерү дә җитәдер? — Прохоренко чак кына көлемсерәгән бер халәттә дәвам итте. — Төрле шикчел күрәзәчеләр карашынча, безнең планетада күптән инде биологик катастрофа булырга тиеш иде Күсе-тычканнар һәм кеше өчен ифрат та куркыныч бактерияләр генә калырга тиеш иде. Юк, күңел әлеге фаҗигаләрне, мәхшәр көннәрен кабул итә алмый... Тагын пауза. Бу юлы Анатолий Дмитриевич үзе сорау бирде. — Сезгә Медоузның «Үсеш чиге» дигән китабын укырга туры кипмәдеме? Бик кызык әсәр. Авторның әлеге китабында: 2000—2010 елларда җир йөзеннән кеше заты юк булачак, дигән сүзләр бар. Ул: «Биосфера бетә, тормыш бетә, туктагыз! Акылыгызга килегез! ..» дип, кисәтә. Аңар карап фән-техника революциясе туктамады, һаман алга бара, дөньяда атом электр станцияләре төзү дә дәвам итә.. ИНФОРМАЦИЯ. Узган ел бөтен дөньяда 22 атом электр станциясе сафка керде Бер үк вакытта Болгариядә, һиндстан. Кытай һәм Япониядә тагын 9 АЭС төзелә башлады. МАГАТЭның докладында шул хакта хәбәр ителә: 1987 елның азагында бөтен дөньяда 417 атом электр станциясе эшли иде. электр энергиясе җитештерүдә алариың тоткан урыны 16 проценттан күбрәк тәшкил итте. Ел дәвамында АЭСларның гомуми куәте 8 процентка диярлек артты. Докладта әйтелгәнчә. Чернобыль авариясеннән алынган сабак «атом-төш иминлеге мәсьәләләрендә хәбәрдарлыкны шактый киңәйтте». МАГАТЭда член булып торучы дәүләтләрнең күпчелеге атом энергетикасына тугрылыгын раслады — Узган юлыбызга реаль карарга, хаталарга объектив бәя бирергә һәм алардан гыйбрәтле сабак алырга кирәк. — Баш инженерның тавышы, торган саен, ныгый. — Бүгенге көндә илебездә 40 атом реакторы эшләп тора Алариың куәте 23 миллион киловаттка тиң. Якын елларда тагын унлап АЭС сафка басачак — Димәк, яңа афәтләр ихтималы да арта? — дидем — Җавапсызлык хөкем сөрсә, күңелсез хәлләрнең теләсә кайсы тармакта килеп чыгуы бик мөмкин. Мисалга транспортны гына алыйк Ни булды безнең тимер юлларыбызга? Самолетларга? Атлаган саен — һәлакәт Сәбәбе бер: әле һаман да экономика һәм экология, җәмгыять һәм табигать арасында камил мөнәсәбәт урнаштыра алганыбыз юк Соңгы елларда без бөтенләй җаваплылык сизми башладык, битарафлыкка бирелдек Чернобыль фаҗигасе дә эксплуатацияләү персоналының техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас рәвештә бозуы аркасында килеп чыккан Хәзер инде бу беркем өчен дә сер түгел Әгәр дә бездә хәзергедәй хәбәрдарлык, ачыктан-ачык дискуссияләр алып барырга яраган булса, һич икеләнүсез әйтә алам, 1986 елгы бу афәтне кичермәгән булыр идек. Без хәзер шундый фаҗигаләрнең кабатланмавы өчен тырышабыз. Станциянең проекты өр-яңадан карап чыгылды, җитди үзгәрешләр кертелде Куркынычсызлыкка юнәлдерелгән бик күп чаралар өстәлде — Анатолий Дмитриевич, әгәр дә мөмкин булса, шул чараларның берәрсе тчрында тәфсилләбрәк сөйләгезче! I *» J — Аңлашылырмы икән? Бик тә үзенчәлекле, тоташтан техник терминнарга бәйле тармак бит Мәсәлән, чылбырлы реакцияне киметү ысулы үзгәртелде һәрбер реакторның эшләвен күзәтү ечен махсус диагностик җайланмалар кую күздә тотыла. Җылылыкны аеру системасының проекты да өряңадан каралды... Аңлап бетермәдем, әлбәттә Шулай да сер бирде юк. сорау артыннан сорау яудырам: — Анатолий Дмитриевич, бары тик безнең ТатАЭСка гына хас яңалык бармы? — Андыйлары да бар Безнең АЭСта, илебездә беренче тапкыр буларак, радиацияне томалау чарасы күрелә. Без аны үзебезчә «Блок-88» дип атыйбыз. — Ниндирәк вазифа үтиячәк ул, «блок»? — Әйткәнемчә, көтелмәгән ситуация була-нитә калса, әлеге «Блок-88», автоматик рәвештә, реакторны томалап куячак. Инженер сөйли, ә мин әлеге »Блок-88»не күз алдыма китерергә чамалыйм. Ул биниһая зур гөмбәзле калкан сыман булып күз алдыма килә. Бәла-каза була-нитә калса, әлеге калкан өстән төшә дә, реакторны, тирә-юньгә радиация нурлары чыгармаслык итеп, томалый да куя... — Ә реактор янында эшчеләр, ягъни операторлар булса? — Атом реакторлары янында кешеләр булмый. — «Блок-88»ләр кыйммәткә төшәчәкләрме? — Кеше гомереннән дә кыйммәт түгел. — Шулай да? Минем төпченүем Анатолий Дмитриевичка мәзәк булып тоелды. — Йөзәр миллионга төшәчәк дисәм, канәгатьләнәсезме? Аның сүзне шулай уен-көлкегә борып җибәрүеннән файдаланып тагын сорау бирдем. — Гафу итегез, Анатолий Дмитриевич, сез әйткән «Блок-88»не һич кенә дә күз алдыма китерә алмыйм. Кеше сәламәтлеге өчен иң яман радиацияне дә томалый алгач, димәк ул Чернобыльнең дүртенче реакторын «томалаган» саркофаг ролен үтәячәк?.. — Гадиләштереп әйтсәк, шулай дияргә дә мөмкин. Әңгәмәне әкренләп түгәрәкләр вакыт та җитте. Мин сүзне кабат хезмәт ияләреннән килгән хафалы хат-хәбәрләргә күчердем Арада Тат АЭС төзүне туктату турындагы язмалар да барлыгын искә төшерүне кирәк таптым. Бу хәбәрне дә тыныч каршылады Анатолий Дмитриевич: — Узган атнада Түбән Камага, партиянең шәһәр комитетына чакырганнар иде. Нәкъ шул турыда зур киңәшмә булды. Кабатлап әйтәм: бездә тормышка реалистик караш җитенкерәми Кама Аланындагы АЭСны туктату — фән-техника прогрессыннан баш тарту булыр иде Атом энергетикасына алмашка башка төр энергия чыганагы тапмыйча торып, кешелек атом-төш реакторларын отставкага чыгара алмаячак... — Ләкин АЭСлар төзүне туктатулар турында әледән-әле ишетеп торабыз — Әмма бөтен дөнья күләмендә төзелешләр дә дәвам итә. — Анатолий Дмитриевич, зинһар дип сорыйм, гафу итә күрегез. Тагын бер сорау бирергә мемкинме? Соңгысы итеп... — Рәхим итегез! — Тик, кулыгызны күкрәгегезгә куеп, дөресен әйтегез... — Тырышырмын. — Әйтегез әле, әлеге АЭСка урын сайлауны. Чернобыль фаҗигасеннән соң кушсалар. сез бу регионда тукталыр идегезме? Анатолий Дмитриевичның елмаюы бу юлы шактый сүрән иде. — Техник яктан караганда. АЭСның урыны искитмәле, идеаль. Янында ук зур сулык. Сулык та, нәкъ проект таләп иткәнчә, Камадан табигый ярымутрау белән аерылган. Ландшафт та менә дигән, нәкъ АЭС таләп иткәнчә! Кечкенә генә паузадан соң сүзен түгәрәкләп, әйтте: — Хәзер без бу турыда уйларга, баш ватарга соң дип беләбез Чыгымнар миллионнар белән генә исәпләнми... Хәзер сүзне АЭСны тизрәк сафка бастыру, аның куркынычсызлык ягын ныгыту турында алып бару отышлырак.. Перспектива белән яшәргә кирәк. Мин бернәрсәгә ышанам безнең киләчәгебез дә. Җир йөзендә исән-имин калуыбыз да, тулысынча фән-техника прогрессы кулында. Тиздән, бик тиздән без. грандиоз ачышларның шаһиты булачакбыз ТЭЦлар. ГЭСлар. АЭСлар безнең өчен музей экспонатлары гына булып калачак Дөнья галимнәре кешелекне экологик катастрофадан, энергетика кытлыгыннан мәңгегә котылдырачак. Хәзер атом-төш реакторы булдыру буенча тәҗрибәләр ясала. Бу эш белән СССР. АКШ. Япония һәм Көнбатыш Европа галимнәре шөгыльләнә. Төш изотопы синтезы белән водород яралгысын кушудан иксез-чиксез энергия аерылып чыгуы балаларга да сер түгел. Төп чыганагы су һәм кояш булган электр станцияләре алмашка киләчәк. — Булырмы икән? — Хәзер сүз «ларның булу-булмавы турында түгел, АКШның атом-теш энергия комиссиясе директоры Рой В. Гульдча айтсәк. аларны кайчан файдалануга тапшыру турында гына барырга мөмкин Яшерен-батырын түгел, алеге сөйләшү оптимистик рухта төгәлләнсә дә. шом тулы җаным бөтенләй үк тынычланып җитә алмады. Юк, җаным тынычлык белми. Тирә-юнемә күз салам да, тагын хәйранга калам. Чыннан да, нәрсә булды безгә? Нигә әле без кендегебез белән береккән җир-анабызга, бердәнберебезгә карата шул кадәрле битараф? Кемнән йоккан һәм каян килгән безгә шул тиклем ваемсызлык? һәрхәлдә бу ваемсызлыкны, гамьсезлекне, бары тик торгынлык елларына гына кайтарып калдыру дөрес булмас Моның сәбәпләрен, тамырларын каяндыр тирәннәнрәк эзләргә кирәктер Бәлки, балаларыбызны «череп бай булуыбыз» рухында тәрбияләп үстерүебез чиредер? Безнең ил чамасыз бай, аның хәзинәләре бетмәс-төнкән- мәс дигән « оеткы» салуыбыз гаепледер? Яшь буынны илнең чын, кайгыртучан хуҗасы булырга, җир-ананың кадерен белергә өйрәтмәдек. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау турында күп сөйләдәк һәм сөйлибез, яздык һәм язабыз, әмма эшләребез киресен күрсәтә. Сүз эштән аерылды. Кеше һәм табигать — бербөтен. Бу мөнәсәбәтне бала һәм ана мөнәсәбәте белән чагыштырырга мөмкин. Шул хакыйкатькә күз йомдык. «Җир бер генә ул!» Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Халыкара хезмәттәшлекнең девизы шундый. Җир бер генә. Ул социализмныкы яки капитализмныкы була алмый. Җир — бөтенхалык байлыгы Юрий Гагарин сүзләре белән әйтсәк, «Гүзәл зәңгәр плане- табызнның йөзе исә исәпсезхисапсыз сугышлар белән яраланып, куәтле техника ярдәмендә акылга сыймаслык экспериментлардан теткәләнеп-ермачланып беткән, карар җире калмаган. Планетабызны, кан тамырлары сыман тукландырып, яшәү сүле белән тәэмин итеп торучы елга-сулыкларыбыз химик матдәләр белән агулана. Урманнарыбыз күзгә күренеп кими, агачлар агулы корым-сөремгә чыдаша алмыйча, төптә килеш корый, күкрәк тутырып суларлык һава кими бара. «Бүген табигать бетерелсә, иртәгә — без» диярлек сәбәпләр арта тора Моның өчен дөнья океанының пычрануын, климатның үзгәрүен, «озон ертыгы» барлыкка килүен искә төшерү дә бик җиткән. Бу төшенчә берничә ел гына элек телгә керде. Баксаң, «Җирдәге тормыш чыганагы, рәхимлешәфкатьле» Кояшыбыз бик мәрхәмәтсез дә була ала икән ич. Галимнәрнең әйтүенчә, кояшның бик куәтле, тереклек өчен куркыныч ультрамиләүшә нурланышы атмосфераның озон катламында тоткарланып кала икән. Җентекләп өйрәнү, ачыклау-тикшеренүләрдән соң галимнәр бик тә хәвефле, бик тә күңелсез ачышка юлыгалар. Антарктида өстендә «озон ертыгы» барлыгы мәгълүм булган. Фараз итүләренә караганда, торган саен зурайганнан-зурая барган әлеге «ертыклар» кеше «эшчәнлеге» белән барлыкка килгән икән ләбаса. Бөтен тереклекне космик радиация һәлакәтеннән саклый торган атмосфера катламының «ертылуы» планетабызга исәпсез-хисапсыз бәла- казалар китерәчәк, дип фараз кылалар галимнәр. Кешелеккә тыныч кына яшәргә язмагандыр, күрәсең Халык теленә XX гасыр афәте дип кергән СПИД эпидемиясе үзе генә ни тора?! ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, ул инде 120 дән артык илгә таралырга өлгергән. Әлеге яман чир белән көрәшүче япон докторы Кен Того, күптән түгел генә болай дип язып чыкты «Япониядә СПИД Хиросимага караганда яманрак булачак» АКШ хирургы К. Э. Куп: «Әгәр дә тиз арада СПИДка каршы вакцина табылмаса, 2000 нче елга дөньяда йөз миллионнан артык кеше һәлак булачак», — дип белдерде. Инде бездә дә СПИДтан үлүчеләр бар Барысы да табигать белән санашмау бәласе. ...Язмамда кара буяулар артык куера башлады сыман. Ярамый. Ничек кенә булмасын, кеше якты өмет белән, алга карап яшәргә тиеш. Шагыйрь әйтмешли, дөнья матур, дөнья киң. Безгә төшенкелеккә бирелеп, башны түбән ию килешәме соң?! Илебездә революцион үзгәрешләр бара Революцион дигән сүзгә' аеруча басым ясап әйтәсе килә. Димәк, тормышыбызны тамырдан уңай якка үзгәртергә тиешбез Бүтән артка таба чигенде юк! Ышанычны җуймыйча, киләчәгебезгә якты, олуг өметләр белән атлыйк