Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮТӘЛМӘГӘН ВАСЫЯТЬ

Бәхет турында күпме акыллы сүзләр әйтелгән, ә аны һәркем үзенчә аңлый. Әхмәдулла бәхетнең нәрсә икәнән әле яңа гына белде. Ул шул тиклем гади һәм зур икән. Моңа кадәр Әхмәдулла гел бәхетле булган, тик үзе генә аңламаганбелмәгән Бәхет ул — шушы дөньяда яшәү, ә калганы — барысы да вак нәрсә. һәр нәрсәнең кадерен аны югалткач кына беләсең. диләр. Әгәр дә бәхетсезлеккә юлыкмаса, ул моны, бәлки, гомерендә дә аңламаган булыр иде. Менә хәзер урыныннан торып китә алса, ул бөтен дөньяга ишетелерлек итеп: кычкырыр иде. Мондый акыл, вакыты җиткәч, һәркемгә дә киләдер Тик ул, кешелек өчен бик кадерле булган бу сүзләрне әйтеп кала алмыйча, үзе белән мәңгегә алып китәдер инде.. Кичә аны профессор карады. Карады да, янындагы врачка нидер әйтте. Ул моны латин телендә әйтсә дә, Әхмәдулла барыбер аңлады. Профессор, әлбәттә, егет озакламый китәчәк, дигәндер. Шулай димәсә. ят телдә сөйләшмәсләр иде. Берәү дә мәңгелек түгел. Картинәсе әйтә торган иде: туымнан калмагач, үлемнән калып булмый.. Анысы дөрес тә бит, әмма гомер азагы бигрәк кинәт килде Үлем, әйтерсең, кара балтасын тотып, караңгы почмакта сагалаган да торган. Хәтта яшеренмәгән дә.. Ваемсыз барган кеше аны күрмәгән. Теге, ыргып чыгып, бәрде дә куйды. Дөньяда шуннан да зур гаделсезлек һәм мәкер юктыр. - Әй. кешеләр! Сез бит бәхетле' Шуның кадерен белегез! - дип Ул еш кына Зариф дигән бер авылдаш абзыйның сүзен исенә төшерә: шулай бер тормыш, гомер турында сүз чыгып китте дә. теге абый ихлас күңелдән. «Әле мин яшәгән сымак та түгелмен»,— дип куйды. Әхмәдулла таң калды Аның өчен инде Зариф абый - бик күпне күргән кеше Алар ыштансыз йөргән чакта ук. абыең орден, медаль ләреи тагып, ярты дөньяны әйләнеп, сугыштан кайтып төшкән иде Шул вакытта ук инде Зариф бик өлкән күренә иде Хәзер ул заманнардан S сон күпме сулар акты. Әхмәдуллалар үзләре ир булып җитте. Ә теге 1 абый инде ашарын ашаган, яшәрен яшәгән кеше төсле күренә Менә = хәзер исәпләп яга. бик өлкән күренгән теге абыйга сугыштан кайтканда = нибары егерме биш яшь булган. Хәзер андыйларга. гомумән, малай дип 2 кенә карыйлар Дөресен әйткәндә, моңа кадәр берәрсенең үлем хәбәрен ишетсә, ар- ~ тык исе китми иде аның Әйтерсең, шулай тиеш Шуннан картинәсе ♦ сымаграк уйлап куя: «Ярар, ашар ашы. эчәр суы беткәндер...» Аларга = кадәр дә әллә күпме кеше яшәп киткән бу дөньяда Барысы да үлә 7 Бу җәһәттән дөнья бик гадел. Әхмәдулла, гомумән, тормышны бер тауга охшата Тау биек Түбәсе - очлы. Иң түбәдә ул үзе тора. Ә калганнар — аңа тиклем яшәгән кешеләр барысы да түбәндә, тауның итәгендә Алар, әйтерсең, үз гомерлә- - pen Әхмәдуллалар югарыдан бер тарих итеп торсын өчен генә яшәгәннәр. - Дөнья, шунда барып җиткәч тә. туктаган, ә калган ягы мәңгелек 2 Хәзер генә ул үзенең коточкыч алданганлыгын аңлады. Берәү дә = мәңгелек түгел. Димәк, аның үзенең дә ашар ашы. эчәр суы. күрер көне ? беткән. Ул шушы тау итәгендә җиргә сеңеп, күмелеп калачак, ә тау тора- =• чак, үскәннән үсәчәк. Бәлки, үлем үзе куркыныч та гүгелдер Тик тормыш кала, дөнья кала бит. Аннан соң да кояш көн д чыгачак, ел да яз булачак Иптәшләре. һәр көн иртән автобуска утырып, вахтага китәчәк һәр дүшәмбе көн оперативкага җыелачаклар Кычкырыш нык кына булса, кайтышлый ресторанга сугылып чыгачаклар. Ә анда Әхмәдулла булмаячак Гомумән, беркайчан да булмаячак һич кенә дә башка сыярлык түгел. Ул дөньяны үзеннән башка күз алдына да китерә алмый иде. Баксаң, дөнья өчен ул берни дә тормый икән! Әхмәдулла үлемне шулай күз алдына китерә әнә. алда караңгылык. Шундый зур. әйтерсең, дөньяның нәкъ яртысы Яртысы — ап ак. ярты сы кап-кара. Шундый караңгы, хәтта капкачсыз баздан да хәтәррәк Менә шушы дөнья аны әкрен генә үзенә суыра Елан, күлдә ятып ажда һага әйләнә дә. кешене тыны белән тартып йота икән. имеш, дип сөйли торган иделәр элек. Хас шуның шикелле. Хәзер ара да зур калмаган. Әхмәдулла карыша алмый, хәле юк Ак рын гына йотыла бара, йотыла бара Менә озакламый кара дөнья аны бөтенләй йотачак. Йотачак та. таш шикелле итеп, бер киштәсенә салып куячак Ул үзе дә күмер шикелле инде, тик күзләре генә ялтырый Әхмәдулла шушы киштәдә ятачак та ятачак, ә үзе якты дөньяга карая чак. Мәңге шулай.. Йөрәгең ярылыр! Юк. беткәч, берьюлы бетсен, берни дә күренеп тормасын! Әллә ниләр килә башка Ә берничә көн генә элек аннан да бәхет ле кеше булмаган Шулар барысы да яңадан кайтса икән' Әхмәдулла күптән инде, путевка сатып алам да чит нлдә йөреп кайтам әле. дип хыяллана иде Быел шул турыда сүз кузгаткач, әллә кайсысы: Чит ил дигән буласын, ә үзең Башкортстаныңны да юньләп белмисеңдер әле. диде Уйнап әйтелсә дә. бу сүзләр аның уйларын икенчегә борды да җи бәрде Дөрес сүзгә ни җавап дигәндәй, бер иптәше белән җәй. резина көймә сатып алырга да Агыйделнең башыннан алып Камага койган җи ренә кадәр төшәргә дип сөйләштеләр Тик иптәшенә ул чакта ял бирмә деләр. Әхмәдулла, бөтенесенә кул селтәде дә, авылына кайтып китте Аларның авыллары тирәсенә геофизиклар килеп тулган. Будкалар тартып китергәннәр, палаткалар корганнар, тирә-як гүләп тора Вакытны ни рәвешле үткәрергә белми йөргән кешегә шәп булды лабаса! Әхмәдулла көн дә шулар янында кайнашты. Студент чагында мондый разведкага йөргән иде ул. Элек бер дә исе китми кебек иде, үзенең туган яклары булгангамы, кызыкты да китте. Бәлки, берәр нәрсә табылыр. Ул әллә ниләр уйлап бетерде, менә көтмәгәндә нефть фонтаны бәрә, зур гына ятма ачалар, промысел оештыралар Әхмәдулла да эшкә шунда кайта. Шулай ул көн дә болар янына килә дә сейсмик карталарны өйрәнә, тегеләр белән бәхәсләшеп китә. Кайвакыт: «Син нәрсә беләсең, әзер нефтьне чыгаручы гына бит син!»— дип, үзеннән көлеп тә алалар. Разведчиклар Суктай тавын бораулый башлады. Заманында Әхмәдулла аз таптамады бу якларны. Бәләкәй арбага утын төяп, шушы үзәннән йөрүләре әле дә онытылмый. Әй озын була торган иде дә соң шушы тау үре! Менәсең-менәсең, һаман очы күренми Менә шушы жирләрнең астында ниләр ята икән? Ул чынлап кызыгып китте, әйтерсең, инженер түгел, ә авыл малае. Партия начальнигы да, аның уен белгәндәй: — Карыйк әле, син нәрсә таптап йөрисең икән? — дип, гел үзе белән бергә йөртте. Скважинаны бораулап бетереп баралар, озакламый шартлатырга тиешләр. Әхмәдулла станок янына килде. Әйтерсең, хәзер Суктай тавы астыннан әкияттә генә сөйләнгән алтын-көмешләр килеп чыгачак. Барысы да гадәттәгечә бара иде. Шофер двигательне жибәрде, бораулаучы тормоз кырына басты Кинәт роторның гүләве генә ишетелеп калды - Әхмәдуллага искиткеч каты нәрсә белән китереп суктылар Ул исәнгерәп китте. Каядыр очып барган сымак тойды үзен Шу ннан барысы да онытылды... Әхмәдулла больницада гына аңына килде Врачлар дөрес кенә диагноз куя алмадылар, бәхәсләштеләр-бәхәсләштеләр дә, дүртенче көнне самолет чакыртып, Уфага озаттылар Кичә ул күршесеннән көзге сорап алды Аны хәлсез куллары белән көчкә-көчкә генә тотып, йөзе каршысына китерде. Каравы булды, куркуыннан шунда ук күзен йомды Мондый ябык кешене гомердә дә күргәне юк Бүтән вакыт булса, шушы кешенең үзе икәненә һич тә ышанмас иде. Элек көлеп торган күзләре, мае беткән шәм сыман, сүнеп калган. Йөз — сары, авыз — зур, яңак сөякләре чыгып тора Ике атна бит инде, тәгам-ризык капканы юк. Тик су гына йоткалый. Әлбәттә, врачлар да, күрергә килүчеләр дә: «Савыгырсың»,— дигән була. Алар, мөгаен, хәл өстендә яткан кеше баркатлы була дип уйлыйлардыр Бәлки, аннан да түгелдер. Озак калмаганын Әхмәдулла тегеләрнең күзеннән үк күреп тора. Тик бу турыда әйтергә генә теләмиләрдер. Әйдә, юатсыннар, шуннан да рәхәт булып кала. Әхмәдулла сызлануыннан төннәр буе йоклый алмый ята Шуннан, йончуның чигенә чыгыптыр инде, йокымсырап китә, тагы уяна. Уянса, әлеге шул бер күренеш: дүрт стена, аның эчендә — чуар кием кигән аксыл йөзле кешеләр. Аларның палатасы икенче катта Тәрәзә төбендә генә бер карама үсеп утыра. Картайганлыктанмы икән, жәй утрасы гына булса да, аның яфраклары саргайган Җиләс көнне шушы сары яфраклары шыбыр-шыбыр килеп үзара серләшәләр, ә җил шәбрәк булса, өзеләм-өзеләм дигәндәй чәбәләнәләр. Әхмәдулла көне буе шул сары яфракларга карап ята. Әнә бер шөпшә, икенче көн инде, иреккә чыгып китә алмый, тәрәзә пыяласы буйлап чыжылдый. Монда нигә килеп кергәндер инде, мескенең. Кичә берәү тастымалы белән сугып үтерергә маташкан иде, эләктерә алмады. Әх- 16 мәдуллага шөпшә жәл Хәле булса, тәрәзәне ачып, чыгарып җибәрер иде. Әйдә, очсын, дөнья тармыни, ул да җан иясе бит Моннан ерактагы бер катлы йортларның калай түбәләре дә күренә Күпләре байтактан бирле буялмаган, ахрысы, тутыгып беткән. Әхмәдулла шул йортларга карап ята Төнен бу күренешкә трамвай дугасыннан ялтырап очып кал- ф ган очкыннар гына өстәлә. Әхмәдуллага күренгән бөтен дөнья менә шул Кызык, шушы вакытта трамвайда кемнәр китеп бара икән? Мөгаен. £ модалы киемле бер яшь егет янындагы кызга бик эре, белдекле кыяфәт 3 белән нидер сөйләгән буладыр, ә авылдан килгән бер әби. төшә торган = жире әле бик ерак булса да. әллә кайчан ишек төбенә килеп баскандыр ? да үтүчеләргә комачаулап торадыр. Кешеләр билет алу өчен бер берсе 5 аша кассага тиенлек тәңкәләр җибәрәләрдер һәммәсе дә күңелле, шат. ~ .Алар шушы вакыт Әхмәдулланың дару исе аңкып торган тынчу палатаi да, сызланып, бөтен дөньядан көнләшеп ятканын башына да китерми- ♦ ләрдер. Эштә иптәшләре ни эшли икән? Бүген чәршәмбе шикелле. Мөгаен. ° Исәнголов кабинетында оперативка барадыр. Идарә начальнигы бишен- че промысел мөдире Грабовскийны сүгәдер Әллә нишләп яратып бетер- = ми начальник шул кешене. Ә тегесе, гадәттәгечә, план үтәп җиткерә * алмавын нефть катламында басым түбәнлегенә сылтыйдыр Бәлки, аны — производство бүлегенең өлкән инженерын да — искә ° алалардыр. Шулай әрепләшеп утырган чакларында Әхмәдулла, ниндидер - уен сүз табып, ярсыган кешеләрне көлдереп ала торган иде. Хәтта 5 Исәнголов та елмаймый түзә алмый Башта кем әйтер икән аның исемен? Мөгаен, һәрчак ишек төбендә “ генә утыра торган Тоня әйтер. Сөйкемле кыз ул. Очрашсалар, кыз берни әйтми, зур матур күзләре белән Әхмәдуллага тагы да якынрак булып китә. Әхмәдулланың Сәгадәт дигән бер дусы бар Кызык кеше ул. Хәзер инде картаеп барса да. мәктәптән калган гадәтен һаман ташламый почта маркалары җыя Кайчан да булса филателистлар конференции сендә катнашачакмын дип хыяллана. Әле һаман, көн дә иртән секретарь янына кереп, яңа килгән хатларның маркаларын сыдырып йөридер Шулай Әхмәдулла әллә нәрсәләр турында уйлап бетерде. Кызык, кеше исән-сау чагында гына үзен шулай гаҗәеп көчле, бөтен дөньяның хуҗасы сымак тоядыр инде. Таза чакта ул нәрсә тели, шуны эшли ала. Менә ул үзе теләде — институтка керде, теләде — гомердә күрмәгән Татарстан промыселларында эшләп кайтты Бер шулай, студент чагында әле. төнлә бик соңлап кайтып бара иде. Ике егет бәйләнделәр. Күзләрендә өмет юк. Сүз. гадәттәгечә, тәмәке сораудан башланды Әхмәдулла папирос чыгарып бирде дә китәргә чамалады Тегеләр тагы туктаттылар Күренеп тора, ниятләре яхшы дан түгел. Берсе килде дә. эре генә төс белән, моның пәлтәсен тотып карады: - Ару. чишендерергә мөмкин. - дигән булды ул иптәшенә Ни чамалаулары күренеп тора инде. Әхмәдулла үзенең көченә ышана иде Ул да тегенең бишмәтен кап шап карады: - Синеке хөрт, чишендереп тормыйм, диде. Тегеләр бераз каушап калды. Чамала, дигән булды берсе Болар өчәүләп бер-берсенә көз ге әтәчләр шикелле карашып тордылар да. Әхмәдулла үз юлына китеп барды Менә ул хәзер дөньяда иң көчсез җан иясе Тәрәзәдән күренгән бөтен нәрсәгә көнләшеп карап ята. Кояштан да. шул карамадан да. әнә шул иске йортлардан да. трамвайда китеп барган кешеләрдән дә Элек бөтен дөнья Әхмәдулланы бик якын күргән, үз кешесе санап иркә ««к. у > м s 17 ләгән, аннан бернәрсәсен дә жәлләмәгән, бар ишекләрне дә киң ачып куйган сыман иде. Менә, авыр хәлгә тару белән, бернинди дә ярдәм кулы сузмый, йортлар да, агачлар да, күге дә, кояшы да, хәтта болытлар да хуш күңел белән карап торалар. Әйтерсең, алар өчен Әхмәдулла булды ни дә, булмады ни. Шулай инде, бу галәм өчен нәрсә генә ул Әхмәдулла дигән бәндә! Үлгәч, якыннарына хәбәр итәрләр Кешеләр килер, елашкан булырлар, әйбәт адәм иде, иртә китте дип үкенешеп утырырлар. Ә шулай да, дөньяны калдырып, ялгызың гына китеп баруы бик тә авыр икән... Янә ашарга китерделәр Балык, ахрысы. Исеннән үк укшыта башлый. Әхмәдулла авырлык белән генә стена ягына борылды Аның ашамасын беләләр бит инде, нәрсәгә китерәләрдер? Әхмәдулла алар өчен палатадагы бер гадәти әйбер кебек кенә, күрәсең. Врачлар ашатырга кушканнар да, болар инде кемнең кем икәненә карап тормыйча, китерәләр дә китерәләр. Әхмәдулланың җаны көя Әрлисе, кычкырасы килә — хәле юк. Кичә аларның палатасында бер кеше үлде. Ашказынында яман шеш, диделәр. Әй ябыкты, мескенең. Бала сымак кына торып калды. Әхмәдулла аңа карамаска тырыша торган иде. Ялгыштан гына күзгә чалынып калса да, кәеф бетә, әллә ни эшләп китә үзе. Ә теге, моңа карый да, әйтерсең, безнең икебезне дә бер нәрсә көтә бит, ди. Ул чирлене монда барысы да белә иде. Профессор да, медсестра белән аш ташучылар да үзен исеме белән генә йөртә. Үз кеше. Әйтерсең, ул чирле түгел, ә больницаның бер жиһазы. Ул адәм моңа тиклем дә ике рәт ятып чыккан икән. Операция артыннан операция ясаганнар Кабат алмыйбыз дисәләр дә, көчләшеп янә кергән Өченче операцияне күтәрә алмаган. Аңа да шулай көн дә аш китерә торганнар иде. Әхмәдулла кебек, ашамасын белсәләр дә китерделәр Йә, ярар... Бәлки, чынлап та эчәр суы, ашар ашы беткәндер. Кайбер адәмнәр аның ише дә яши алмый китеп бара бит әле... Әхмәдулла кайсы вакыт шулай үз-үзен юата, язмышына күнегергә тырыша Ни хәл итәсең. Тик бер үкенеч кенә кала дөньяда. Хәтәр үкенеч! Шунысы булмаса, калганы әллә ни авыр да тоелмас, язмыштан узмыш юк, дип тә куяр иде. Күпме хыялланып йөрде, ә шуны эшләп бетерергә вакыт таба алмады. Кайда ул бетерү, хәтта башланмады да Форсат тапмады. Кайвакыт барысын да атып бәрергә дә, әлеге эшенә утырырга дип хыялланды. Менә ул көтмәгәндә зур ачыш ясый. Кая барма, тик аның эше турында гына сөйлиләр Бу хезмәтен хәтта чит илдән дә килеп өйрәнеп китәләр. Әхмәдулланы хәзер беркайчан да онытмаячаклар... һәрхәлдә, Жир шарында тере җан бар чакта! Аннан инде бернәрсә дә үкенечле түгел бу дөньяда! Нефтьчеләр алдында күптән инде бер проблема тора: ничә еллар күпме акыл ияләре баш вата, әмма һаман очына чыга алганнары юк. Моңача кешеләр җир астындагы нефтьнең яртысын гына чыгара ала Булганның яртысын ала, ә калганы мәңгегә шунда тора да кала. Көчле насослар куялар, су белән кысрыклап та карыйлар, тагы әллә ниләр эшләтәләр — мәгәр калган яртысын, хәтта аннан да күбрәген суыртып ала алмыйлар. Ни дисәң дә, кеше — өстә, ә теге — аста, сирпел кенә алып булмый бит. Шулай маташалар, маташалар да, бу ятма искерде, бу урынның нефте бетте дип, икенче якка кит^п баралар. Нефть, әлбәттә, беркая да качмый, ята шунда. Берәр вакыт, бәлки, чарасын табарлар, анысын алла гына белә. Кешегә бит хәзергесе кыйммәт. Әле дә кайберәүләр катламга эссе су. кайсылары — пар, кайсылары төрле реагентлар кудырырга тәкъдим итә. Мәгәр файдасын күргәннәре юк әле. Гади бер инженер булса да. Әхмәдулла да шушы турыда баш ватты. Үзенең ниндидер фикерләре дә бар иде. Былтыр институтларында курсташлары белән очрашу булды. Шунда Әхмәдулла элекке кафедра мөдирләре белән сөйләшеп торган иде. Карт профессорга яшь инженерның фикере бик ошады. Гомумән, профессор аны күрүенә ихластан куанды. — Мин сине онытмадым, тик кайда икәнлегеңне генә белми идем. « Хәтереңдәдер әле. диплом яклаган вакытыңда ук монда калырга тәкъдим - иткән идем Бәлки, эшләп алуың шәбрәк тә булгандыр Хәзер сиңа коs мандировка алып тәжрибә үткәреп йөрисе түгел. Лабораторияң үз яның- | да. Реферат язып китер. Тик озакка сузма, калганына үзем ярдәм итәр- | мен.— диде. £ Әхмәдулла вәгъдә итте. Хәтта срогын да әйтте. Тик кайту белән > онытты Хәер, онытуын да онытмады, ничектер, вакыт таба алмады. ♦ Көннәр төрле мәшәкать белән үтә торды Ярый инде, бүгенгә вакыт юк. “ иртәгә тотынырмын әле, диде. Ә иртәгәсен инде алдагы ялдан башларга £ булды. Хәтта, бер жаен табып, китапханәдән кирәкле китаплар да алып п кайткан иде. Иптәшләренә масаеп та ташлады, тик эш килеп = кенә чыкмады Китаплар ятты шунда, ара-тирә ачкалап карады да салып * куйды. Нәрсәгәдер, һәрчак шулай тоела бит: әлегә вакыт юк. әллә =: нинди эшләр туып кына тора Менә шул вак-төяк мәшәкатьләрдән 3 арынып кына алсын Бөтен зур эшләр алда! Әле яшисе көннәр бик •күп бит әле. Барысы да эшләнәчәк. Сәгать суккан шикелле, көннәр дә шулай бер-берсенә охшап үтә «? торды Ә теге вакытын көтеп яткан нәрсәгә барыбер җитешә алмады а Белми, бәлки, ул уйлаганча зур эш килеп тә чыкмас иде һәрхәлдә дә. әгәр үлепнитеп китсә, ул үзе белән бик зур серләрне алып китәр төсле. Ул уйлаганны, ул белеп кичергәнне беркем дә белми дә. кичерми дә. Бәлки, беркайчан да белә алмаслар. Шулариы уйласа, үзәкләре өзелеп китәрдәй була. Кинәт ыргып торасы килә Уйланудан хәтта сызланулары да бетеп киткәндәй була Йөрәге дөп-дөп тибә башлый. Тукта, ни эшләп ята соң әле монда! Ул шундый көчле егет ләбаса. Менә кинәт одеялларын атып бәрде, ыргып торды! ...Әхмәдулла ыңгырашып җибәрде Болар барысы да аның хыялларЫ гына иде. Үзе шул килеш ята икән Тик. ничектер, яман кузгалып кына куйган — Ни булды?! — палатадагылар сикерешеп торды — Юк. болай гына... Авырулар, аның янына җыелып, бераз карап тордылар да. урыннарына киттеләр. Әхмәдулла кире стена ягына борылып ятты Медсестра килеп керде. Хәбәр иткәннәр икән Монда авырулар, бе- рәрсенә хәтәррәк хәл булса, йә дежур врачны, йә медсестраны чакы ралар. Бердәнбер күрсәтә алган хәстәрлекләре шул. — Бураншин, хәл ничек? — медсестра аңа фамилиясе белән эндәште Ару - Әхмәдулланың җаны көйде Медсестра бик сылу, мөлаем кыз. Чәчләре сары, хәтта аксыл сары, буялганмыни! Бәлки, буягандыр да. хәзер белеп бетермәссең Ә күзләре, әнә. тәрәзәдән чак кына күренеп калган күк йөзе сыман Шушы кыз алдында бер мескен булып ятчы! — Кайда? - кыз сак кына итеп одеялны тартып куйды. Әхмәдулла башын күтәрә төште Сестра шприц тотып тора Менә хәзер ул Әхмәдулланың как имән кебек каты тәненә шушы энәсен кадар Әйдә, теләсә ни эшләсен, барыбер беткән баш.. Ул иртән уянганда тумбочкада бер сумка күчтәнәч тора иде Кичә иптәшләрен килгән иде. Син йоклагач, уятып тормадык, диделәр ана Омтылып, күчтәнәчләрне алды Китермәгән нәрсә калдырмаганнар Ашып алмасын беләләр бит инде, барыбер китерәләр Хәер, буш кул белән йөрү уңайсыздыр. Алар урынында үзе дә шулай эшләр иде Кем килде икән? Язу да калдырмаганнар Әхмәдулла иптәшләрен күрә алмый калуына, нигәдер, үкенмәде. Алар алдында да мескен булып ятасы килмәде. Ә. язу калдырганнар икән! Менә нинди көнгә калды кеше, хәтта кәгазьне дә тартып чыгара алмый. Ниһаять, ул үзенең нәзек озын бармаклары белән кәгазьне тартырга тотынды Ә-ә, Шик! Белорус егете Ж,ир асты ремонты мастеры «Бело русь» тракторын «якташым» дип йөртә торган иде. Әхмәдулла көлемсерәп куйды Шәп егет, шул килгән икән. Мөгаен, монда бер эш белән җибәргәннәрдер дә. юл уңаенда сугылгандыр Җәй аларның бик тыгыз вакыты Йә ялга чыккандыр «Эштә барысы да әйбәт, тик сине генә юксынабыз»,—дигән булган Анысын күңел өчен әйткәндер инде. Бәлки, ихластан язгандыр Әхмәдулла байтак кына шушы хакта уйланып ятты Төшкә табан сызлануы янә көчәйде. Хәзер инде кабырга гына түгел, бөтен тән яна Әйтерсең, теге утлы тимер бөтен тәнне урап алган Кеше үзе дә. ай-һай. түзем җан иясе икән! Тәннең дә. җанның да шул сызлануларга көрәшер хәле калмагандыр инде дигән иде. менә һаман яши бит Нәрсәсе белән шул кадәр каршы тора ала икән? Мөгаен, йөрәге беләндер. Ай һай. шәп иде аның йөрәге. Хәтта врачлар да аптырап куя торган иде Хәзер хәле бетәдер инде, ипчә көн ашаган да юк бит \ш аганы5 . Ул әлеге күчтәнәчне исенә төшерде Егетләргә бирергә кирәк, ашасыннар Ул күзен ачты. Палатада беркем дә юк. Йөрергә чыгып киттеләрме икән? Көнне шундый матур дип сөйлиләр Яңгыр да булып үткән, ахрысы, шуны да сизмәгән Тәрәзә ачык, тыштан саф һава бәрә. Бәхетле кешеләр тышта йөриләр Бәхетле? Монда яткан кеше бәхетле була димени инде5 Шулай да, урамдагылар аннан бәхетлерәк Ул янә кичәге уйларын исенә төшерде Чынлап та. нинди гамьсез кеше булган икән үзе. Йә. кара, күпме көннәрен бушка үткәргән. Вак төяк, кирәкмәгән күңел ачулар, мәгънәсезгә урам тапау, юк-бар уен бәхәсләргә никадәр көннәрен, көчләрен әрәм итәләр иде бит Йә. шуннан бер генә көн булсын иде Әхмәдуллага! Әй белер иде ничек яшәргә икәнен! Секундын да әрәм итмәс иде Курсәтер иде вакытны ничек кадерләргә кирәклеген! Тукта, әгәр дә чынлап та бер көн бирсәләр, ни эшләр иде икән? Иң элек әлеге эшенә тотыныр иде Бернигә дә карап тормас, тотыныр да, эшлән тә бетерер. Сусап килеп чишмәгә юлыккан кеше сыман Юк1 Иң элек ул дөнья кешеләренә васыять язарга тиеш. Гомер турында, вакыт гхрында Тукта, ә нәрсә дип язар соң? Мөгаен, шулай башлар «Әй. кешеләр, сез якты дөньяда яшәвегезнең кадерен белегез. Гомерегезнең бер бәләкәй генә өлешен дә бушка үткәрмәгез Сез. бәлки, бөек эшләр дә башкара алмассыз, әмма үзегездән соң яшәр кешеләр өчен нинди дә булса истәлек калдырып китәргә тиешсез Үкенечле гомер үлемнән дә куркынычрак. Гомерне мәгънәсезгә үткәрү — сине тудырган кешеләр алдында зур җинаять!. » — Әхмәдулла уз уйларына шул кадәр ышанган иде. хәтта авыртуларын да оныткан Озак уйлап ятты бу турыда Аннан шулай корды планын васыятен язып бетергәч тә. әлеге эшенә тотына Хәтта танышларын, дусларын күрмәскә дә риза, тик уйлаганнарын гына эшләп өлгерсен Ичмасам, кешеләргә бер файдасы тияр Азак әллә ни булса да, ул тиклем үкенеч Уф, тән яна Түзәр генә әмәл юк. Нигә тизрәк операция ясамыйлар' Ни булса да булсын да Юк, мөгаен, үләр ул, озакка бармас. Шул ук көнне иптәшләренә, туганнарына хәбәр итәрләр, машина килер Анысын карага кызыл баскан материя белән уратып куярлар «Әхмәдулла үлеп киткән икән»,— ф диярләр «Кайсы?!» «Әнә, производство бүлегендә эшли иде ләбаса, өя- * кән инженер » «Китче әле? Вәт дөнья, ә' Нинди нык егет иде' Яшь бит £ әле, өйләнмәгән дә бугай » «Жәл, әлбәттә, тик үлем карап тормый ин- 3 де...» = Шулай сөйләшеп йөрерләр берничә көн Кайберәүләр елар, әйбәт = егет иде, диярләр. Кайда күмәрләр икән’ Эшләгән җиргә алып барыр- о лармы? Юк, туганнары риза булмас Авылга алып кайтырлар Тәртибенә > китереп күмәрләр, шуннан баш очына бер таш куярлар Шуның белән — £ вәссәлам! Әхмәдулладан бу олы дөньяга калган нәрсә шушы Калганы ♦ барысы да вакытлы нәрсәләр булган « Кайчан үләр икән? Мөгаен, шимбә көн булыр Әхмәдулла үзе дә аптырап китте Мәгәр, барыбер, шимбә үләр * сыман. Ул санарга тотынды Шимбәгә кадәр ничә көн калды икән? Теге z адәмгә кайчан операция ясадылар сон әле’ Якшәмбе түгелме’ Юк. < дүшәмбе көн Аннан сон ничә көн үтте’ Кичә иптәшләре килде Тукта, £ бүген пәнҗешәмбе үк түгелме әле’ Өч' Кайда өч. ике генә көн калган - лабаса! Ни өчен шимбә үк дип уйлады сон әле? Хәзер киләсе шимбә ' ана иң котсыз, кара төн булып күренә Шимбә Мөгаен, бу көнне иптәшләре Караидел буена балыкка “ барырлар Монда күп яклардан җыелалар Хәтта икешәр йөз чакрыма нан киләләр Бердәнбер таза елга дисәң дә була аны Калганнарын пычратып бетерделәр Балыгы да юк, булганыннан да керосин исе анкып тора, авызга алырлык түгел Ә шулай да ничә көн калды соң әле? Чынлап та. бүген пәнҗешәм бе микәнни? Юктыр, егетләр кайткач сорар әле Хәер, сорарга ярамый Йә дөрес чыгып куяр Шулай итеп, васыять тә яза алмады, эшен дә эшли алмады инде? Суга тамган тамчы кебек кенә юк булыр да куярмы’ Юк, шимбә үк түгел! Соңрак . Бер ике генә көнгә булса да соңрак Кинәт бер хәл искә төште Кемнедер җәзалап үтерәләр икән Кисәр гә дип башын бүкәнгә салгач, теге адәм палачтан тагы бер генә минут гомер бирүен сорый Кайда укыган иде соң әле’ Хәтердән чыккан Кемдер көлә Янәсе, бер минут нәрсә инде ул! Әхмәдулла да көлгән иде Ә, исенә төште! Достоевский «Идиот» Кинәт Әхмәдуллага түшәмдә люстра кузгалып куйган төсле булды Әйе-әйе . Әнә люстра да. түшәм дә кузгала Икесе ике якка китә Стеналар да селкенә А а! Ярдәм итегез' Менә йөрәк тә тибүдән туктады шикелле Аяклар суына Әй. дөнья, нишләп шул тиклем рәхимсез, битараф торасың! Ярдәм ит. бер кешең үлә ләбаса' Нигә барысы да шулай тыныч' кына тамаша итеп тора бу хәлгә?! Ичмасам, әлеге карамага күз салып алырга иде. Китәр алдыннан бер тапкыр гына Тәңре бер көнен дә жәлләде, бирмәде Күзе дә ачыл мый, тик иреннәре генә кыймылдый шикелле Бөтен дөньяны, җирне караңгылык баса Хуш, якты дөнья Операцияне профессор үзе ясады Теге вакыт каты сугылудан ашка заны белән бавыр арасына кан укмашкан булган Ул зурайганнан зурай ган. бавырны кыскан Шеш дип ачсалар, бөтенләй икенче нәрсә булып чыкты Бу җирне кире тегеп, икенче урыннан тагы ярдылар Операция озак барды. Тик ул боларны үзе хәтерләми Үтте инде, хәзер ашарга да ашарга гына. Китергән ризыкларны савыты-ние белән йотардай була. Өлешне аңа болай да зуррак бирәләр, иптәшләре дә китереп тора, юк, һаман туенып булмый. Озакламый палата эчендә йөри башлады. Савыгып кына чыксын әле, белер ничек яшәргә икәнен! Авариядән соң ай ярым дигәндә, Әхмәдулла больницадан үз аягы белән чыгып китте. Башта бераз авылда ятты, шуннан ике ай Кавказда ял итте. Хәзер инде барысы да элеккечә: һәр чәршәмбе алар Исәнголов кабинетына оперативкага җыелалар Әхмәдулла, берәр кызык сүз әйтеп, кешеләрне көлдереп ала Хәтта Исәнголов үзе дә елмаеп куя. Әйе, барысы да элеккечә. Әхмәдулла да уйнап-көлеп кенә яши бирә. Кайвакыт больницадагы көннәрен дә исенә төшереп ала. Васыять язып калдырырга дигән уйларыннан көлеп кенә куя. Булгандыр инде, авыру кешенең башына ниләр килмәс дисең. Теге эшенә дә тотына алганы юк. Вак-төяк мәшәкатьтән бушап булмый. Булыр әле. Барысы да алда