ПОЭЗИЯ
Сәйфи Кудаш, Башкортстанның халык шагыйреҮкенәм Үтмәс тесле булды бер чак гомер. Ә ул сине һич көтеп тормый икән Инде шуна өзгәләнә карт күңел. Шул гамьсезлек өчен бүген үкенәм! Хезмәт икән барлык яме гомернен. Тик моны беразга сонлап төшендем. Хәзер әрнеп шуна чын күңелемнән. Эшсез үткән көннәремә үкенәм! Тормышыңның ярты яме яр икән. Булса ярың, канатларың пар икән. Нишләп шуны элек белмәдем икән? Ялгыз үткән көннәремә үкенәм! Алтын икән туган җирнең туфрагы. Ширбәт икән чишмәләрнең сулары. Инде шуны бүген килеп төшенәм. Шулай соңлап төшенгәнгә үкенәм! Иң изгесе кешенең — әни икән. Ул синең өчен генә яши икән. Тик шуны син аңлап җитмисен икән. Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм! Дус булмаган кебек һәрбер мактаган. Дошман булмый икән һәрбер әрләгән. Кайчак күңел шуны аңлый белмәгән. Инде бүген шуның өчен үкенәм! Җирдә кеше тик бер кат тора икән. Ни чәчсә, тик шуны ура икән. Ни күрсә дә үзеннән була икән. Шуны алдан белмәгәнгә үкенәм! Әгәр дә мин тагын бер кат яшәсәм. Иҗат юлын өр-янадан башласам. Карт йөрәкне болай яндыртмас идем. Үкенергә урын калдырмас идем! Зәйнәп Биишева Кешечә Әйтмәем. иркә булдым, дип. Яшәдем, дип. ваемсыз. Ватанымның мәхәббәте Булды, диеп, талымсыз. Әйтмәем. нәкъ сөт өстендә Каймак булдым һәрчак, дип. Җемелдәп кенә гел өстә Йөзеп үтте яшь чак. дип. Мактанмаем илем һәрчак Сыйпады, дип. аркамнан. Алдымда гел кояш булды. Ай торды, дип. артымнан Кирәгенчә сөйде илем. Кирәгенчә өйрәтте. Хәтта кайчак гаделсезлек Тигезсезлек йөдәтте. Булды чатлама суыклар. Кояшлы язлар булды. Күңел кайчак шатлык белән Кайчак зар белән тулды. Кайчак нәфрәттән бузарып Ал каным ургып акты. Кайчак йөрәгем сөюдән Янар тау булып какты... Кешегә хас булды барсы. Кешечә янды йөрәк Кешечә әрнеп, куанып. Хезмәттә талды беләк. Кешечә ашкынып очты Җиһанга тынмас җаным. Авырда җиргә таянып. Яшәүнең тойдым ямен. Кешегә хас горур, кыю. Саф булды минем йөрәк Ят итте ярап яшәүне. Җиңелне — сөйгән теләк. Кешечә бәхетле булдым. Яндым, көйдем кешечә Туган илне, газиз җирне Ярсып сөйдем кешечә. Кешечә булды һәммәсе. Кешечә булды фәкать Канәгать-сабырлы килсен Илаһи сонгы сәгать. Наҗар Нәҗми Ут күрше Булган заман... Утны чакма чагып, Алгангамы икән ул чакта, Кешеләрдә һич ут езелмәгән, Кабыныр ут калган учакта. Уты сүнсә, кергән күршесенә (Күршенең дә була төрлесе). Булган анын якыннардан-якын Ут алырга кергән кешесе. Ут алырга... йөрәгемдә минем Утым беткән, сүнгән чакларда. Мин ут алдым, алдым кешеләрдән Алган кебек чакматашлардан. О, миндә дә аз-маз ут табылып, Кинәнсәләр икән кешеләр. Әйтсә иде алар, аның белән, дип. Без ут күрше, без ут күршеләр. Муса Гали Башкортстан таулары Талгын гына баеп барган кояш Ирәндекнең үпте ташларын... Онытыр төбәк җирдә бардыр ла ул, Онытып кара Баймак якларын. Акыл, хыял монда бер тамырдан. Тормыш белән әкият — игезәк. Үткәннәрдән безгә сабак укып Асыл таулар ята җир бизәп. Сабантуйга без дә килдек эле- Син бик өлкән, мин дә яшь түгел. Сабантуйлар өчен гомер нәрсә. Бар бит әле бездә яшь күңел! Атлыйсың да. бу нинди тау, дисең, Бу үзәндә, дисең, ниләр бар. Атайлардан калган асыл мирас — Озыннардан озын көйләр бар. Әмирхан Еникигә Шул көйләргә күптән син мөкиббән. Йөрәгеңә моңнар уралсын. Аларда бит катлы-катлы тарих. Көйләрсең дә уйлар уйларсың. Атлыйсың да, бу нинди тау. дисең. Бу үзәндә, дисең, ниләр бар. Чал дөньяның кырыс җилләреннән Йөрәкләрдә калган җөйләр бар. Үзгәрер бу дөнья, тик яман көч Кул якмасын җирнең төсенә. Син тауларга бактың, ә мин сиңа. Сиңа бактым — таудай кешегә. Тауларыма карап хәйран булдың— Уралмыни сиңа ят төяк. Кояш баеп бара. Син көйлисең Әллә әкият, әллә васыять. Кинҗәбулатова Тукайга Үксез ятим — Кемгә бала кирәк? — Дип язмышың сине рәнҗеткән. Ул чак язмыш — үзе тере ятим: Кемнәрдәндер җылы сүз көткән. Язгы таңнар. Язгы ярсу таңнар. Күкрәүләрен ләйсән яудыра. Әллә ләйсән, әллә синең җырлар Заман аһ-зарларын юдыра. Кәтибә Язгы таңнар. Язгы ярсу таңнар. Сине гелән искә төшерә, Әллә нинди авыр заманалар Искә төшсә, күңел күшегә. Язгы таңнар. Ярсып туган таңнар, Йөрәгемә уелып кердегез. Бөек шагыйрь булып килдегез, Күңелемне моңга күмдегез. Кара төннәр кара килгән саен. Якты йолдыз булып калкындын, Иманы да, намусы да булдың Шагыйрь иткән бөек халкыңның. Язгы таңнар. Сызылып аткан таңнар, Бөек шагыйрь алып килдегез. Моңга-җырга безне күмдегез дә. Нигә тагын кире җилдегез? Язгы таңда сары ла сагышларым Нигә арта икән бу кадәр? Язлар уза. Язлар итеп бит мин Гомерем буе шагыйрь озатам, Сыктап-елап шагыйрь озатам. Якуп Колмый Телгә тел дошман түгел Бер милләттән булмасак та, Телгә тел һич дошман түгел. Ни әйтергә теләсәң син. Шул уеңны аңлый күңел. Ана сүзе һәр телдә бар. Тик ул Охшаш түгел бер-беренә. Аны үз телендә әйтеп, Хөрмәтлиләр һәрбер җирдә. Чөнки ана үз сабыен Тик үзенчә сөеп назлый. Шуңа аның һәр сүзкәен Кече яшьтән бала аңлый. Бәлки аңны ачкан шул тел Кирәкмидер чит бер илдә. Ә мин Байрон шигырьләрен Укыр идем үз телемдә. Башкортның кин сәхнәсендә Пушкин сүзе ялкын яккан. Салаватның телен аңлап, Дус халыклар яуга чапкан. Халкы барның иле дә бар. Җырлап яши үз телендә. Ана телен кыерсытсам. Типмәс сыман йөрәгем дә. Телгә тел һич дошман түгел, Бер үк уйда син дә, мин дә. Бер кояштан җылы алып, Шат яшиек азат илдә. Гыйлемдар Рамазанов Шигърият чишмәсе Сибгат Хлкимг» Чыга таулар, ташлар ярып. Чыга җир үзәгеннән, Уза шигырьләр чишмәсе Халыкның йөрәгеннән. Татыган саен чишмәне Үзәк өзелеп ала. Тукайлар эчкән суларның Тәме сизелеп кала. Бу шигърият чишмәсендә — Солдат күңеле сафлыгы. Бар дөньяның кайгылары. Бу заманның хаклыгы. Чишмә кырлар, үзәннәргә Җиләс җилләр оләшә. Иркенләп татар телендә Ленин белән сөйләшә. Шагыйрьгә һични кирәкми, Ил даны — аның даны, Ул — тарихның күз-колагы. Ул — халыкның вөҗданы. Булмасын нинди тетрәүләр, Нинди җилләр исмәсен, Утка, давылларга каршы Бармый шагыйрь нишләсен? Ялгышмый халык, белә ул — Күпме еллар үтмәсен. Адашмый эзләп килә ул Ихлас җырлар чишмәсен — Чын шигърият чишмәсен. Безнең Сибгат чишмәсен! Әнгам Атнабаев Маймыллар белән әңгәмә Сухумидагы маймыллар питомнигын караганнан соң. Экскурсовод кызның сөйләвенә Караганда, сезнең хәлләр дә Шәптән түгел икән — хөр икән: Цивилизация шартларында читлек Кадерлерәк икән иректән. Иң маймыллы илләрдә дә чөнки Соңгы вакыт маймыл уңмый, ди, Экспортка сатып алырга да, Алтынга да табып булмый, ди. Кырыласы үзе кырылып беткән, Ә кырасын — кырып беткәнбез: Шуның өчен хәзер питомникта Үрчетергә мәҗбүр икәнбез. Сез читлектә. мин иректә кебек. Миңа кызык сезнең кыланыш.. Нидер лыбырдыйсыз... Телегезне Аңлап кына булмый — кызганыч: Сез һаман да безнен телне «белмәс». Без сезнеңчә «не понимаеш». Сез бит борынгылар — әллә ничә Миллион еллар ята арада; Шуңа күрә хакым бардыр сезгә «Безнен предки» дип карарга. Чөнки үземнең дә «улым» диеп Иркәләгән колга-сабыйлар Күптән инде миңа, маймыл итеп һәм «предки» итеп карыйлар. Аларга да кызык тоеладыр Минем гадәт. холык, кыланыш; Мин сөйләшкән телне алар «белмәс< Мин аларча «не понимаеш». Үзебезнең баштан үткәннәрне Аңлатмакчы булам «әлеп»ләп; Елмаялар һәм әрлиләр мине. Консерваторлыкта гаепләп. Алар мин җитмәгән горизонтка — Ашыгалар һаман алга тик. Беркайчан да кире борылмыйлар, «Әтиебез артта кала», дип. Нишләтәсең, тормыш законы шул: «Предкилар» кала агымнан... Сезнең хәлләр белән минем хәлләр Менә шулай, иптәш маймыллар! Рафаэль Сафин Тальяным Йөрәгемне сагыш биләп алса. Кайгы чыгып басса юлыма. Йә сирәкләп шатлык килеп керсә, Тальянымны алам кулыма. Әллә нинди тылсым бар шул анда! Дөньяларым тагы нурлана. Явызлыклар, мәкер, хыянәтләр Юк шикелле була дөньяда. Эх, уйнале, тальян! Өздер әйдә, Моң-шәрабың белән исертеп. Килеп яткан картлык борылып китсен. Яшьлек моңы синдә ишетеп. Синең белән без бит бала чактан Үз кешеләр булып аңлаштык. Бала чактан мин бит. әй тальяным. Моңнарыңа кереп адаштым. Сагынганда йөрәк, юксынганда. Азмыни син мине юаттың! Сөйгәнемне эзләп илләр гиздем. Кичә таптым, бүген югалттым. Эх, сип әле көмеш моңнарыңны. Онытылсын калган хәтерләр! Без китәрбез, калган ярлар безне. Елыйелый. барыбер хәтерләр. Без бит яшәмәдек үзебез өчен. Бер җаныбыз өшеп, бер янып. Бу дөньяның шатлык-кайгыларын Ил алдына чыгып җырладык. Сыздыр әйдә, тальян! Юлларымда Синең белән бергә кот барыр. Бу дөньяның көйсезлекләреннән Гылсымлы моң безне коткарыр. Эх, уйнале. тальян! Марат Кәримов Тирмә корам Абдулхак Игебаев Сукмагымнан адаштырма Мин дә мәхрүм калмаганмын Өлешем көмешеннән, Җаныма сихәт булырлык Тылсымлы суларны эчтем Мәхәббәт инешеннән. Кайсы чакта зарлансам да Йөрәгем тибешеннән, Йөрәк ярасын басарлык Шифалы дәвалар таптым Мәхәббәт инешеннән. Юк, артыгы кирәк түгел Үземә тиешеннән. Тик син, язмыш, һичкайчан да Сукмагымны адаштырма Мәхәббәт инешеннән! Сафуан Әлибаев • Үзенекен итә ел мизгеле: Сулар ага, дулкын чайкалтып; Син кайтмагач, минем күңел генә — Гашый алмый калган сай култык. Киде муел ап-ак туй күлмәген, Чеңләү әйтә кошлар, һай, назлап! Карлыгачлар күкне кайчылады — Китәр инде көннәр аязлап. Касәсендә тәүге чәчкәләрнең Мөлдерәшә чыклар — көн үтә. Офыгымда озак көтеп торды Син су ташыр җәйгор-көянтә. Кабатланмас төстә гөлләр уйный... Миндә генә сагыш һич бетми. Үзенекен итә мизгелләре: Сагындыра, килә, кичекми. Син, көттереп, тагы кичектердең: Хатың гына килде: «Яз. көтәм!..» Ә мин шаулы язның уртасында Өмет өзми, һаман яз көтәм... Борынгыма багам: иркен дала, Дала уртасында тирмә тора. Бүгенгемә кайтам: шаулы кала. Кала уртасында... төрмә тора. Тирмә эчләрендә җыр агыла, Бар табигать тыңлый җырлаучыны. Төрмә челтәрендә ниләр булсын: Тоткын зары белән богау чыңы. Минем дә бит күңелемдә төрмә. Шуңа вөждан артык «чуалмады». Дөрес сүзләр кәгазьләргә төшми Тоткын булып калды — чыгалмады. Күпме җырлар язылмаган, диеп Хәзер нигә җанны телгәләргә! Эчке төрмә булган өчен дә бит Эләкмәдем тышкы төрмәләргә. Көткән заман килде! Хәзер инде Тыюлардан азат җирдә торам. Күңелем даласында, төрмә сүтеп. Җыр яңгырап торыр тирмә корам... Равил Бикбаев Кем гаепле икебезгә Бер үк ялкын капканга. Бер үк сүз сискәндергәнгә. Бер үк җыр моңайтканга? Кем гаепле яз тумастан Сандугач сайраганга? Кем гаепле көз житмәстән Яфраклар саргайганга? Суларның туңганына? Минең иртә туганыма, Синең соң туганыңа? Тик үземә, тик үземә Алам барлык гаепне. Тик кем өзәр тозакларын Вакыт дигән бәй-җепнең?„ Кадим Аралбаев Моң Бу тиклем дә көйне каян алдың? Озынлыгы булыр Уралдай: Гүя торып Бозлы океаннан. Уятасың кебек Аралны. Бу тиклем дә моңны каян алдың? Халкың тарихыдай борынгы. Әйтерсең, ил аны тыңлап барган. Булган чакта юлы караңгы. Кайдан килә бу моң? Дала иңләп. Туфан суы гүя таралмыш, • Диңгез тубыктан!» — дип кичкән батыр Урал түбәсендә яралмыш. Сызылып үтә жырда Зөлхиҗәнең Тоткындагы кара төннәре. Алыс Балтикадан килеп җиткән Салаватның курай өннәре. Факиһә Тугызбаева Уйладым мин. акчарлаклар Горур була икән. дип. Канатлары — кыйгач, гүя Диңгездәге җилкән, дип. Чыр-чу килеп талашалар Кулымдагы җимнәргә. Әллә кемнәр тартышкандай Вак сукыр тиеннәргә. Акчарлаклар, ни бар сезгә Тып-тыныч яр буенда? Сезгә дигән алтын балык — Диңгезнең куенында. Табигыйдыр, бәлки, кошның Җим дип җаннар атуы. Авыр миңа, акчарлаклар Сезнең хактагы хыялны Мәңгегә югалтуы. Кайдан килә бу моң? Тойгыларны Шау моңсызлык басып барганда. Бишек янындагы әнкәң кебек. Тыны белән тартып алгандай. Кайдан килә бу моң? — Урал таудан Ишелеп-ишелеп ага Моң-сагыш. Тик табигать баласына гына Табигатьтән бүләк бу тавыш. Әй шул моңың. Кабатланмас моңың. Җанкайларны ала көйрәтеп... Җырга мөмкин әле өйрәтергә... Моңга гына булмый өйрәтеп. Айдар Хәлим Энергия Бер мәхшәрдән икенчегә кердем. Энергиянең бар законы: Басым кысса, мәхшәр кайнарыннан Хасыйл була котып салкыны. Тәнгә генә салкын, җанга җылы Буровойга кунган түтәрәм Айнык ыргагында җир астыннан Сезгә йөрәк ташы күтәрәм. йөрәк ташы — ул таш йөрәк түгел. Йөрәк ташы — ирлек мыскалы. Моабиттан кайтып, «Сез иреккә Тугрымы?» — дип безне кыскан ул... Их, карларның, үлемсезлек эзләп. Төнге буровойга керүе! Зәңгәр баткак ясап, иңнең кайнар Энергиясендә эрүе!.. Кәркәлемнең соңгы туе сыман Бу карлар да атлы-чаналы, Кыңгыраулы... Кыңгырауның теле Агач, ахры — моңы чамалы... Әй, моң җаным! Син өстеннән җирнең Киткәч, кипте һәр җан иясе. Фарит Габдерахимовка Инде җир астыннан эзлим сине. Йөрәк ташым энергиясе... Түбәбезне каерып кергән айны Икегә ярган трос-канатны Өзгән чакта, энәгә кадалып, йөрәк башкайларым канаттым... Нишләргә соң? Сезгә юлы бикле Энергиям көмеш борауга Китсен, дидем. Бардан юк булмый бит. Җыр бит иман эсти коралга. Эш өстендә искә төшсәң син, моң. Җиргә нурын сибә тулган ай. Кызлар җыры, яңа чапкан печән Исе белән кайный буровой... Чуеннарның кара сәхнәсендә Кем ул бии — аклы күлмәктән9 И, моң җаным, син бит! Минем өчен Тагын исән үттең элмәктән... ...Турбаслы өстендә төн куера. Яңа — әлегә зәгыйфь! — таң керә. Ике мең ат җиккән дизельләрем Йөрәк ташы даулап үкерә... 201 иче буровой, Турбаслы авылы яланы Риф Мифтахов Һай, Салават — җир күрке Салаваттай батыр булмаганда Бу илларнең безга ни күрке? Халык жырларымнаи. Кыш халыгы далада, Кош талпына һавада, Атлар тауда дан ала, Егет яуда сынала. Егет яуда сынала. Кылны кырыкка ярырлык Чәчән сүзе — батырлык. Телне кылыч иттереп Алда бару — шагыйрьлек. Алда бару - шагыйрьлек. Шоңкар идең һавада, Толпар идең далада. Лачын кебек егеттән Сүнми торган дан кала. Сүнми торган дан кала. Бәйгедә дә, яуда да — Ил чәчәне кайда да Син идең бит, Салават, Дөнья үзе таң кала. Дөнья үзе тан кала. Батыр егет — яу күрке. Чәчән егет — дау күрке Икесе дә син идең, Уралымның бөркете, һай, Салават — Ил күрке, һай, Салават — җир күрке! Тимер Иосыпов Сагыш бураны кагылды Язларның бавырына. Чайкалсам да. Бирешмәдем Кайгыныц авырына. Кара кәгазьләр алганда Кистемме төн карасын.— Кайгыны авыр, диделәр. Мин күтәреп карадым. Ачлык татып үткәнемдә Мизгелләрнең арасын. Дөньяны авыр, диделәр.- Мин күтәреп карадым... Әсхәл Әхмәт-Хуҗа Башкорт теле ӨЗЕК Язылгансың сырлы маңгаена Дисбе тоткан сабыр картларның... Хәтерләт син авыл малаена Әкиятле сабый чакларын. Сылуларның «сөям!» диюе син Хәләленә өзелеп-өзелеп. Таукырларның «көям!» диюе син. Җәй мәлендә эссе жил өреп. Кодаларны коштай сайратасың. Туй кызганда, илләр аманда. Салаваттан кылыч кайратасың. Кузгалганда хәтәр заманнар. Корыч-булатларның алышы син. Ораны син яу-дау елының. Кырыс гасырларның сагышы син. Аһәңе син бишек жырынын. Гыйльмияза. Сибай-кантоннарнын Син түгелме тиңсез моң-сазы?! Тылда жәфа чиккән хатыннарның Син түземле, өнсез авазы. Илнең яме. чәчәннәрнең чәме. Агыйделдә дулкын кагышы... Иреннәрдә һәр сүзеңнең тәме. Агылдисә курай тавышы. Әй газиз тел! Рухың жанны өтә. Син — безнең кан. яшәү сутыбыз... Безгә синең бары чаткың житә Дөрләр өчен йөрәк утыбыз! Гөлфия Юн ы сова Кымыз ясаучы кызлар Кызлар таңда бия сауган чакта. Төшләр күреп йоклый күк урман. Урман өсләреннән күтәрелә Кымыз күбегедәй ак томан. Яшь кызларның күңелләре төсле Ак сөт тула калай чиләккә. Гөбердәп лә аккан моңга кушып. Җыр чыгара кызлар бүләккә. Җыр әзерли кызлар егетләргә. Килеп житәр алар бүген кич. Җиткән кымыз сымак әче бу жыр. Кымыз гайрәтедәй исерткеч. Күк урманга кичке томан төшсә. Җан кергәндәй бердәм сукмакка. Берберсенә сиздермичә генә. Кызлар карый башлый шул якка. Егетләрнең башы әйләнгәндер. Әйләнә дә монда киләләр. Кымыз вакытлары бер мәл генә Икәнлеген яхшы беләләр. Рәмзилә X исаметдино ва Буранбай А як өсте басып. түбәтәен салып, бер карт җыр башлады: «Буранбай». Мондый җырлар басып җырланыла, мондый җырлар утырып җырланмый. Халык кайгысыдай озын кой бу. Себер юлы тесле озын көй. Әй озын кой. озын Уралдан.- Буранбай. Әй Буранбай. синен язмышкаен кайсы төбәкләрдә бурандай? Мин — оялчан башкорт кызыкае. Сөюемнән әмма тартынмам: Нәкъ декабрист хатыннары төсле. мин китәрмен синең артыннан. Чылбырларның чынын басар иде күңелләрең язган моңлы җыр. кулыбызны беректерсә әгәр сөю дигән ин нык бер чылбыр. Әй Буранбай. синең белән бергә башкорт иле өчен янаем. Илкәемә картлар елатырлык табак-табак хатлар язаем. Талдан нечкә кулларыма бакма,— синең кебек мин нык кешемен, кышның челләсендә синен өчен мүк җиләге төсле пешәрмен. Себер бураннары озын-озын... Озын көйдәй, озын бурандай. Буранны да синен белән кичәм, мин дә буран кошы, Буранбай. Җыр өзелде... Җырдан килде дә УЛ Җырга кире китте Буранбай йөрәгемдә олы мәхәббәтнең озын хәсрәтләре бурандай Асылгуҗа « Кыңгырау чәчкәләренә Күмелгән аклан иде Сөйгәнемнең күзе зәңгәр. Кигәне актан иде Зәңгән дөнья... Ап-ак бәхет.. Мәхәббәттән исереп. Җилкенгәндә. той гыларны н Иң татлысын кичереп. Сорадың «Безнең сөюгә Төшмәсме кар кыраулар?» Эндәшмәдем Чәчкәләр дә Әйтерсең, саңгыраулар Акты вакыт— Бергә булдык Буранлы елларда да. Бергә үттек чәнечкеле. Чәчкәле юлларны да. Акты вакыт.. Яшьлек калган Акланга килдек тагы. Күзләреңнең әүвәлгечә Зәңгәр нур сипкән чагы. Елмаясың: «Безнең сөю — I өтмәслек кар-кыраулар! Эндәшмәем. «Әйе шул’» — дип. Баш кага кыңгыраулар. Зөһрә Котлыгилдина « — Кайгы, кая барасың? — Картайтырга барамын. — Сагыш, кая барасын? — Саргайтырга барамын. — Шатлык, кая очасың? — Сөендерә барамын. — Хәсрәт, кая качасың? — Төн чигенә барамын. — Өмет, ни ул иңеңдә? — Канат алып барамын. — Бәхет, юлың авырмы? — Газап ярып барамын. — Сөю, көчең нәрсәдә? — Мәңгелеккә барамын. — Гомер, юлын озынмы? — Керфек каккан арамын.