ӨЧ ЧАКРЫМ ЮЛ
Тәслимә түти хабәр ката иде. Чак кына шылт иткән тавышка да сагаеп, тыңлана башлый ул. Менә-менә кемдер капканы ачып җибәрер кебек. Аннары түти хыялын эшкә җигә. Ишегалдында итекләрен каккач, ул кеше, баскыч сайгакларын шыгырдатып, болдырга күтәрелер, кармаланып ишекне ачар, әллә ничаклы салкын ияртеп, өйгә килеп керер, исәнләшер һәм: • Ай-һай, көне дә көне!»—дип. бияләен салып, кызарган уч төпләренә өрер, бармакларын угалар. Шуи нан соң гына ул кеше кул сырты белән мыегындагы бәсләрне сыпырып төшерер, шатлык-куаныч тулы күзләрен түтигә төбәп: — Тәки морадыңа ирештең бит, Тәслимә апа? — Тәслимә түти бүген дә көнозын тәрәзәдән күзен алмый Гарәпшаны көтте. Елганың теге ягындагы авылдан җигүле ат чыккан саен алданды. • Бәлки әнә тегесе улдыр»,— дия дия өметләнде, җанына туңарга ирек бирмәде. Шулай, күңеле белән яшь бала сыман очынып өметләнгән бер мизгелдә, түтинең тормышка мәхәббәт тулы күзләре стенадагы сурәткә тукталды. Ничәнче мәртәбә инде йөрәге тетрәнеп куйды: елганың теге ягындагы авылдан килен булып төшкән чагы хәтеренә килде. Җәй урта сы иде, ахры. Атна буе яуган яңгырдан соң дәррәү кыздыра башлаган кояш җир өстен инде тәмам катырып куйган иде. Юлларда, көзгедәй булып, эреле-ваклы күлдәвекләр җәйрәп ята. Гүя, катлы катлы ак болытлар һәм зәңгәр күк җиргә төшеп яткан да, шул күлдәвеккә танавын төртеп эчәргә кыймый тора. һидият белән Тәслимәнең солы басуы буйлап җигүле атта җәйләүгә таба китеп барышлары иде. — Булды, җитте,— дип сөйләнде Һидият,— йолдызларны күп санаттың. Тәслимә, инде бергә кушылып, дөньяның матурлыгын балалар белән күреп яши башларга накыт! Тәслимә башын артка ташлап тын гына көлде, аннары — Киләсе елга... шомыртлар чәчәк атканда, яме, һидият! — диде шаяртып. Тәслимә, чынлап та. биргән вәгъдәсендә торды. Туйны зурдан кубып үткәрделәр, һәм, ниһаять, ике яшьнең йолдызлы кичләр, айлы төннәр, шая- ру-бәхәсләшүләр, кызып китү һәм чак кына үпкәләшүләр белән тулы го мере, ике чишмәдәй бергә кушылып, тирән елгадай тын гына, назлы Мансур ШАҺИМӘРДӘНОВ (1950) — яшь язучы Журналда пром зсзре белзн икенче мзртзбз катнаша Казанда яши Остаханә дияр. Әйе, шулай дияр. Аның әйтәчәгенә түтинең иманы камил. Карчык хәбәр китерәчәк кешенең исемен дә белә, изге китап сүзләредәй итеп, шул исемне еш кабатлый: «Гарәпшә!..» гына ага башлады. һидияткә эш төткәреп булмады. Тәслимә дә иреннән ким кунмый иде. Һади каенатай бәхетле иде. Бибисара әнкәй дә иреннән ким сөенмәде. Көтү куа чыккач, хатыннарга киленен мактый. Яшелчә бакчасында кыярларга су сипкәндә дә ызандашларына: «Шөкер, әйбәт киленгә тиендек»,— дип сөйли. Әмма бу тату тормыш озакка сузылмады. Көннәрнең берендә ил өстенә сугыш ябырылды. Тормыш елгалары кибә корый башлады, чәчәкләр-гөлләр сулды, җирләр янып көйде, күкләрне төтен басты. Бик күп асыл ир-егетләргә ияреп, Һидият тә сугыш сәфәренә чыгып киткән иде. Шул китүдән кире әйләнеп кайтмады. Һади каенатай да кайтмады. Бибисара әнкәй дә кыска гомерле булып чыкты. Шулай итеп, Тәслимә елга аръягындагы йортта берьялгызы торып калды. Ә гомер дигәнең саллар шикелле агып үтә дә китә икән. Бүгенге көн дә үтте инде. Әнә, кояш байый. Гарәпша килмәде, ахры... Тәслимә түти тәрәзә яныннан кубып китте. Күңеле борчулы, бимазалы иде. Бер-бер хәл булдымы икән әллә? Әмма бу сорауга ул җавап таба алмады. Карчык ут кабызды. Чәйләр эчеп алды. Аннары, ак җирлеккә кыңгырау чәчәкләре төшерелгән чаршауны аралап, мич артыннан кабасын тартып чыгарды. Ион эрләргә кереште. Гарәпшаның хатыны, син оста эрлисең дип, күп итеп йон биргән иде. Кышкы озын төннәрдә артык ямансулап киткәндә бик ярап куя бу кул эше. Тәслимә түти, моңаеп, мавыгып, озак һәм күп итеп эрләде йонны. Ниһаять, күзләрен йокы баса башлады. Түти караватка менеп ятты. Карчык тирән итеп сулыш алды, күкрәк читлегендә гүя зур куыш барлыкка килде, кан тамырларында талгын гына дулкыннар тибрәнде. «Их. килде рәхәт заманнар! Әмма...— дип уйлады түти, соңгы елларда күргәннәрен, кичергәннәрен бер җепкә тезеп.— Кеше дигәнең рәхәткә чыдый алмый башлады хәзер: бер-беренә этлек арты этлек кыла, куенында үч, йөрәгендә явызлык йөртә. Ни өчен? Мае артыкка күрә. Элек без, станцадан чана тартып кырыгар чакрым кайтканда, бер-беребезгә игелек кылу турында гына хыяллана идек. Димәк, кешене кайгы-хәсрәт берләштерә. Тук тормыш тан гарык кеше бәхетнең ни икәнен аңламый. Элек без, хәсрәт чикми акыл керми адәм балаларына, дип җырулар җырлый идек. Ә хәзергеләрнең җырлары... Шуңа күрә дә олыны — олы, кечене кече итү бетте. Кем көчле — шул алга чыга, кемнең кулында — шуның авызында...» Карчык көрсенеп куйды. Өй эчендә сәгатьнең ашыкмый гына текелдәве ишетелә иде. «Чикерткәләр дә сайрамый хәзер,— дип уйлады түти,— тараканнар да йөгерешми, чебеннәр дә кырылып бетте. Кыр казларына, кыр үрдәкләренә төшеп йөзәр күл калмады, булганнары да, төпләренә ләм утырып, саегып киптеләр, корыдылар... Элек күлләр тирән, балыклы, таллы, камышлы иде, сулары чиста иде. Элек халык бердәм иде. Хәзер халык таркалды да. вакланды да...» Тәслимә түти чак кына терсәгенә күтәрелә төште. Тәрәзәдән тулы ай, аксыл күкнең бер чите, бәсәргән агачлар һәм елганың теге ягында берән- сәрән генә утлары белән туган авыл караеп шәйләнә иде. «Әнә безнең урам,— дип уйлады карчык.— Мин туган нигездә хәзер авыл советы... Елганың теге ягындагы авылга барып кайтыр өчен, өч чакрым юл vTapra кирәк, чөнки турыдан күпер юк!» Түти тәрәзәдән күзләрен алды, башын ипләп кенә мендәргә куйды. Шул күпер хакында булырга тиеш иде инде ул зарыгып көткән хәбәр. Бу хәбәрне аңа район советыннан Гарәпшә китерергә тиеш иде. Килмәде бит... Карчык йоклап китте. Уянгач та, өй эченең салкынаюын тоеп, җылы юрган эченнән чыгарга иренеп ятты. Кояшның бакыр төбендәге нурлары тәрәзә бозларында сүрән генә булып җемелдәшә башлаганда исенә килде. Бүгенге көннең күңелсезлекләр алып килмәвен теләп, урыныннан торды. Нафталин исе аңкып торган чиста киемнәрен киде. Караеп ыржайган мич авызына сак кына иелеп, ут кабызды, йөзенә ал шәүлә төште. Ачык һавада күп итеп утын яргач, этегрәк әнис алмасыдай кызара торган иде аның бит урталары. Хәзер ничек икән? Яшь чагында аңа алма битле Тәслимә диләр иде... Түти күлмәк җиңнәрен терсәгенә тикле сызганып юынды. Чиккән сөлге белән йомшак кына итеп сөртенде, һидият көрәшеп алган тагын бер чиккән сөлге бар әле зур агач сандыкта. Анысы, күпер төзелеп беткәч, сабан туена сөлге җыеп йөрүче «никрут» егетләргә бирергә дип, адарынып куйды инде түти. Карчык караватка болан сурәтле бәрхет келәм җәйде. Кызыл атлас тышлы дүрт мендәрен икешәрләп ике почмакка куйды. Мендәрләр өстенә ак челтәр корды. Аннары күәс янына килде. Камырлар да матур булып кабарган икән! Менә, соскыч белән кисәү тотып, мич авызына иелде ул: кояшлы көнне талгын җилдә тирбәлгән кызыл чәчкәләрдәй җем-җем итүче күмерләрне чуенга тутырды, бөккәннәрне пешәргә тезеп куйды, корымлы юшкәне башка ис тимәслек һәм шул ук вакытта мичнең җылысы да чыгып бетмәслек итеп кенә япты. Аннары көзгедәй итеп агартылган самавыр тирәсендә мәш килде. «Гарәпша уннардан да калмас инде ул; бәлки, иртәрәк тә килеп җитәр әле, йөрәге гүзмәс»,— дип юана башлаган иде, шул мизгел ян тәрәзәне кемдер шакыды. Гөлләрне аралап, Тәслимә түти тәрәзәгә капланды: көмеш болытларны, ак тауларны, тагын әллә нәрсәләрне хәтерләткән кар бизәкләрен сулышы белән эретеп, тышка күз салды — авыл советында җыештыручы Нәсимә икән — чаңгы белән килгән! «Сәвиттә эшләүчеләр, гадәттә, йомышка-фәләнгә Нәсимәне чаптыралар»,— дип борчулы уйлап алды түти. Гүя шунда күк күкрәде, тау-ташлар ишелде, җир тетрәде, шул мәхшәр эчендә кинәттән Гарәпшаның чал мыегы, чак кына кәкрерәк борыны, ач яңагы һәм чулак кулына тоткан кызыл унлык күренеп китте. «Ышан миңа, Тәслимә апа! Мин дә башкарып чыкмасам, ул күпер эшен тагын кем генә булдыра алыр!» — дип ант итә кызмача гарип... Карчык исенә килде: «Хәзер... хәзер!..— дип, өстенә киенә башлады. Капканың теге ягында, айның ундүртенче кичәседәй балкып, Нәсимә басып тора иде. Нәсимә гади генә итеп киенгән. Ләкин ул кирәк чакта кала ханымнарының да күзләрен кыздырырлык итеп киенә һәм табигать биргән чибәрлегенә тел-теш тидермәслек итеп кенә бизәнә дә белә иде. Нәсимәне авылда гадел булуы өчен хөрмәт итәләр, чөнки ул тормышның җелеген суырып алырга җыенмый, кем әйткәндәй, күккә сикерми, барына риза булып яши белә. Аның кебекләр инде унны бетерүгә, калага китеп, әллә кем булдылар. Нәсимә әле һаман авылда — авыру әнкәсен саклап ята. Нәсимәнең көләч йөзенә карап: «Юк, бу пошаман хәбәр китермәгән.— дип уйлады карчык,— авыр хәбәр китерсә, кызның йөзе болай якты булмас иде», һәм ул Нәсимәнең сәламен алды. «Шөкер, бер көйгә кыймылдап ятам әле»,— диде. Аннары ул кызны өенә чакырды. Түти артыннан Нәсимә өйгә керде. Өй эченә, тәмле булып, майда пеш кәй ризык исе чыккан иде. Нәсимә үзе дә сизмәстән төкерекләрен йотып куйды. Колагында салмыш Гарәпшаның: «Беренче сорт пешекче ул Тәсли мә»,— дигән сүзләре яңгырап киткәндәй булды. Мех эчле курткасы белән йон башлыгын чөйгә элде кыз һәм аннары, өй эченең пакьлегенә соклана-соклана, өстәл янына килеп утырды. Тәслимә түти исә кызның яшьлегенә, тазалыгына сокланды: шундый шәп кызның бүгенгәчә кияүсез яшәп ятуына ачынды. Аннары: «Әнисенә бердәнбер бала шул»,— дип, нәтиҗә ясап куйды. Түти белән кыз, кара каршы утырып, чәйләр эчә-эчә, тормыш, көнкүреш хәлләре турында җай гына сүзгә керешеп киттеләр. Карчык тыштан сабыр күренә. Әмма аның күзләре һаман Нәсимәдә. Ул, эчтәй тынычсызланып, хәбәрнең тизрәк әйтелүен көтә иде булса кирәк. Ләкин Нәсимә, нишләптер, ул хакта сүзне үзе башларга җөрьәт итми тора иде. Бераздан инде карчык түзмәде, серне чишәргә вакыт икәнлегенә иша рәләгәндәй, Нәсимәгә сорау бирде: — Монда килгәндә Гарәпшаны очратмадыңмы?.. — Кичә кибет буенда күрдем. «Сул кулымны фриц өзеп алмаган бул са, ул күперне күптән саласы кеше идем инде мин», дип. ике бабай каршында күкрәк сугып тора иде. _ Әә-ә,—диде түти. Аннары: «Миннән әҗәткә алган унлыкны суга салып йөргән чагы булган инде алайса»,— дип уйлый-уйлый, чокырына чәй агыза башлады. — Гарәпша абыйга әйтеп яздырган гаризаңны... — диде Нәсимә, түтинең текәлеп каравына уңайсызланып, күзләрен алсу тырнакларына төбәп, һәм аннары, сүзләрем ничегрәк тәэсир итәр икән дигәндәй, карашын янә карчык ка төбәде — Район советында тикшергәннәр дә, гаризаның азагында: «Хәзер инде ерак юлга чыга алмыйм, аякларым үтереп сызлый, ике авыл арасына күпер салдырыгыз», дигән сүзләрнең астына кызыл белән сызганнар да, кичекмәстән чара күрергә дип, авыл Советына җибәргәннәр... Тәслимә түтинең күзләре очкынланды, яңакларына алсу төс иңде кебек. Ул хәтта эчә торган чынаягын куеп, берәр сүзне ишетмичә калмыйм тагын дигәндәй, тын алырга да куркып, Нәсимәнең авызына гына карап утыра башлады. - Авыл советында...—дип дәвам итте Нәсимә,— астына кызыл сызган җөмләләрне хәтәр нәрсәләргә юрап бетерделәр. Һәммәсенең дә күңелендә тик бер генә уй: нишләргә? Бәйләнчек карчыкның бимазалавыннан ничек котылырга? Нәсимә сүзләреннән бүленеп, чокырда калган чәен эчеп куйды да, дәвам итте: — Совет әгъзалары бу мәсьәләне чишә алмыйча үзара пышын-пышын гына бәхәсләшкән арада, председатель аягүрә басты да: «Иптәшләр. Тәслимә апаны картлар йортына озатырга кирәк, минемчә»,— дип ташлады. Тегеләрнең тынып калуларын өнәмичә: «Өен сатып китәр, билгеле»,—■ дип өстәде. Шуннан соң калганнары да: «Шулай шул, шулай итәргә кирәк»,— дип, председатель сүзен хупладылар... — И и и,— түти, Нәсимәнең сөйләп бетергәнен дә көтмичә, куллары белән битен каплады. Карчыкның иңбашлары дерелди, арык тәне ток тоткандай калтырап- калтырап китә иде. — Ни өчен...— дип үкседе түти.— Кемгә зыяным тиде икән соң минем... Түтине юатырдай йомшак-иркә сүзләр әйтмәкче иде Нәсимә, әйтә алмады. Чөнки мондый чакта хәлгә кереп, кызганып әйткән сүзләрдән генә елаучының йөрәгенә җиңеллек килмәячәген ул аңлый иде. — Картлар йорты кирәкми миңа,— дип дәвам итте карчык яшь аралаш.— Минем үз йортым бар ич. Күрәсең бит: яңа әле ул. Артистлар авылга килсә дә, гел миңа кертәсез бит. Яныма торырга һәр елны укытучы кызлар кертәм. Узган көз дә кертәсе идем, күпер булмагач, эшкә йөрергә ерак дип, килмәделәр. Салсыннар күпер!- Нәсимә урыныннан купты: — Сыең хөрмәтең өчен зур рәхмәт. Тәслимә апа...— дип киенә башлады. Карчык эндәшмәде. Ул әле һаман, очкылык тоткандай, үкси иде. Бары тик Нәсимә чыгарга кузгалгач кына, урыныннан торып, кызның кулларын тотты, тутырып күзләренә карады: ни әйтергә теләде икән ул?!. Елга буйлап китеп барганда инде Нәсимәнең дә күзләреннән яшь ага иде. Шулай итеп, Тәслимә түти алдына зур сорау килеп басты: нишләргә? Гомер иткән нигезне бөлдереп, һәр аткан таңда кояшның чыгуын сагынып каршы алган шушы әрәмәле су буйларын калдырып китсенме ул?!. «Китмим.— дип үз-үзен дәртләндерде түти, ниһаять.— Гомер кичергән нигеземнән бер карыш та... Әйе... менә., хәзер...» Шкаф тартмасын ачты, чүпрәк чапраклар арасыннан бәләкәй генә төенчек тартып чыгарды. Сөй- ләнә-сөйләнә киенде, өй ишегенә йозак салды, капка тимеренә аркылы таяк куйды да, сукмак буйлап яр читенә килеп җитте. Елганың теге ягында шау-шу иде. Анда мәктәп. Балалар. • И. күпер булса!..— дип уйлады түти.— Мин ул балаларны өемә чакырып сыйлар идем. Балалар да, бу ялгыз әби дип, йомышымны тыңларлар иде...» Карчыкның күзенә яшьләр килде. Ничәмә-ничә еллар инде Тәслимә түти шундый хыяллар белән яши! Әгәр авыл советы рәисе Ханиев күперне җимертеп ташламаган булса, аның бу өметләре тормышка ашкан да булыр иде. Ә Ханиевнең күперне җимертүе — бәләкәй авылны зур авылга китереп кушкач та, Тәслимәнең күчәргә теләмичә, элеккечә үз нигезендә, теш тырнагы белән дигәндәй, япа ялгыз яшәп ятуына үч итеп иде. Күперне җимерткәч, Тәслимә көн саен өч чакрым үтеп эшкә йөри алмас, арыр, талчыгыр, түзмәс, өен сатып, колхоз үзәгенә күчеп килер, дип, фикер йөрткән иде Ханиев, әмма ялгышты. Тәслимә һаман күчмәде, эшен дә ташламады, пенсиягә чыккач та байтак еллар ферма юлын таптады. Ул чакларда әйбәт иде әле. биш ай буена юлны кыш кыскарта — елга өстенә боз ката. Ә менә берничә ел элек, нефтьчеләр бораулап киткән җирләрдән кайнар чишмәләр бәреп чыккач, елга өстенә кыш көне дә боз катмый башлады. Бик зур бәла иде бу Тәслимә түти өчен. Бу бәладән котылуның бердәнбер юлы — күпер иде. Әмма ул күперне, кирәксенсәләр дә, салдырабыз дип, зурдан кубып йөрүчеләр юк иде шул. Бер кулын фриц өзеп алган Гарәпша да баш төзәтергә акчасы булмаганда гына (матур апасының хәлен белер өчен, янәсе) килеп чыга һәм үзенең сукыр киңәшләрен биреп китә иде. Тәслимә түти, Гарәпшаның киңәшен исте тотып, бер көнне куак таягына таянып, өч чакрым ераклыктагы авылга — советка юл тотты. Ханиев райүзәктән кайтып җитмәгән иде әле. Бер хатын исә, шәлме-нәрсәме бәйләп утырган төшеннән башын күтәрми генә: — Син яшәгән җир совхозга керә бит хәзер, апа, күперне совхоз төзетергә тиеш!— дип сүзен бетерде. — Әйтүләре җиңел дә, килеп-китеп йөрүләре авыр шул,— дип, түти аксый-туксый кайтырга кузгалды. Шулай да ул ун чакрымдагы совхозга барып, җитәкчеләрне эшләреннән бүлеп, күпер турында сүз кузгатып карады. Анда да аңа: «Ул төбәктә безгә күпер кирәкми һәм синең өчен генә күпер чаклы күпер салдыра алмыйбыз, син, инде иң яхшысы, давай, безгә үзең күчеп кил!»— диделәр. •Ә мин анда күчеп нишлим... мине анда кем белә?— дип уйланып кайтты юлда түти Мине хәзер туган авылымда да оныттылар диярлек, елга бер генә исләренә төшерәләр, анда да каладан артистлар килгәндә генә...» Колакка кыңгырау чыңнары ишетелде, балаларны дәрескә чакыра булса кирәк, «һай, былбыл балаларыдай сайрашалар, бәгырьләрем!— дип уйлады карчык.— Их, күпер булса! Югыйсә, елганың теге ягындагы авылга кибеткә- мазарга барып кайтыр өчен генә дә...» Түти елмайгандай итте. Исенә совхоз җитәкчеләре әйткән сүзләр килеп төшкән иде. «Апа, яшәреңә кыен булса, монда күчеп кил», имеш. Җүләрләр! Җәннәтне ташлап кем тәмугка керсен, әкәмәт! Гаранта да шулай ди. Туган нигеземне онытмадым мин. кайтып, өй салып яшәячәкмен әле. ди. Гөрләтеп эшләргә яшьлеге, балта пычкы тотарга ике кулы булмаса да, дәртләнә бит картлач. Күпер генә салсыннар, имеш. Күперне салсыннар өчен яздык ич инде без ул язуны... Тәслимә түти учы белән күз яшьләрен сөртте. «Бөтен өметем төенчектә!» дип уйлады ул һәм туры сукмактан тау төшә башлады. Авыл советына килеп җиткәндә төш авышкан иде инде. Ханиев. өенә кай тырга дип, кабинеты ишегеннән чыгып килә иде. Елап күзләре кызарып беткән түтине күргәч, Ханиевнең йөзен кара болыт баскан сыман булды. «Бу карчык хәзер аһ зарларын түгә, күз яшьләрен агыза башлаячак».— дип уйлады ул. Аны өендә хатынының абыйсы (Мәскәүдән кайткан) көтеп утыра иде. Ул электрон сәгатенә карады һәм тиз тиз генә: — Бүген кабул итмим, эш сәгатем чыкты,— диде.— Иртәгә килерсең, апа, иртәгә, ишетәсеңме! Түтинең хәле китте, күз аллары караңгыланды: өгылмасам гына ярар ие, дип торганда, түр бүлмәдән Нәсимә чыкты. Ханиев ни өчендер аклы-кызыллы булды. — Үзе гаепле!— диде ул, кесәсенә салып куйган ачкычларын кире чы гарып.— Үзе кибеп корышкандай үҗәт булгач соң!.. Ханиевнең фирәзә кашлы алтын йөзек кигән бармаклары сизелер-си зелмәс кенә дерелди иде. Эчкә уздылар. Идәндә зәңгәр сызыклы кызыл палас. Кыйммәтле мебель. Ханиев чит илдә эшләнгән өстәл артына кукыраеп кереп утырды. Иреннәрен бөрештереп, мыекларын күпертеп, тартмадан ниндидер кәгазьләр алды да, түтинең борын төбенә китереп терәде: — Картлар йортына җибәрәбез сине... Менә документлар тутырылган инде. Картлар йортына, аңладыңмы! Тәслимә түти аяклары астындагы идәннең чайкалып китүен тойды. Егылып китүдән аны Нәсимә генә тотып калды. — Юк, юк, дөрес әйтмисең, ялганлыйсың, Җаһид!— диде Нәсимә. Апаның ризалыгы юк, син аны берничек тә картлар йортына җибәрә алмыйсың!.. Нәсимәнең соңгы сүзләре түтигә шифалы тәэсир итте. Ул тураеп бас ты. Куеныннан төенчек тартып чыгарды да председательнең алдына куй ды. «Өендәге бөтен документкәгазьләрне җыеп килгән инде бу!»— дип уйлады рәис. Шуңа төенчеккә орынмады. — Нәрсә бу? — дип кенә сорады. — Акча!— диде түти. Күпер салдырырга сезнең акчагыз юк икән Дип, ишеттем. Монда минем гомерем буе эшләп җыйган акчам: салдырыгыз күпер! Ханиев тиз генә җавап бирмәде. Баш бармагын чигәсенә терәп, уң кулына тоткан ручкасы белән өстәлне шакый-шакый уйланды: «Карчык бик белеп «йто, безнең акчабыз юк. Дөрес, бар. ләкин ул аз. Әнә. икенче ел инде авыл советы бакчасының рәшәткәләрен сырлап-бизәкләп эшләтә алмый изаланам. Инде тирәюньдә бер дигән останы да таптым. Әмма бәяне кыйммәт сорый — һәм ул түтигә карап куйды, аннары төенчеккә күз төшерде.— Әгәр дә бу акчаларны шул изге эш өчен сарыф итсәк, ә?!.— дип, хәтта шатлыгыннан кулын кулга сугып куйды. Аннары бик тәкәллеф белән, йомшак кына итеп, карчыкка сүз катты. Түти исә якын да килмәде: — Юк, күпер салдырыгыз, бары тик күпер генә салдырыгыз,— дип, үз сүзләрен өскә чыгара торды. Ниһаять, Ханиев: — Ярый алайса, балта осталарын ялла да, ул күперне үзең салдыр!— дип. урыныннан торды. Тәслимә түти председательнең каршына ук килеп басты. — Риза булмыйлар шул, авыл советының рөхсәте кирәк, диләр. Алайса, Җаһид энем, күпер салу өчен рөхсәт кәгазе бир миңа! — Андый кәгазьне мин бирә алмыйм.— диде Ханиев кырт кисеп. Һәм, кабул итү сәгате чыкканлыгын аңлатып, ачкычларын кулына алды. Тәслимә түти бары тик зират буена җиткәч кенә исенә килде. «Кара инде бу Җаһидне, бигрәк тә юньсез икән!»—дип, шәл чите белән күзендәге яшьләрен сөртте. Өенә кайтып җитте дигәндә караңгы төште. Ул тәмам эштән чыгып арган иде. Чәй дә кайнатып тормады: көчкә урын җәйде дә салкын юрган эченә кереп ятты. Тәрәзәдә томан, томан... Елга да, теге яктагы авыл да күренми: буран купкан иде. • * ♦ Буран төнозын котырды. Нәсимә, керфек тә какмыйча, җил-давыл тавышына колак салып, уйланып чыкты. Тәслимә түтине кызгана иде ул. Торып әнисен карады: әни кеше тигез сулыш алып йоклый. «Юк, Тәслимә апаны картлар йортына җибәрттермим,— дип куйды кыз.— Күпер белән эш барып чыкмады инде... Иң дөресе — Тәслимә апаны үзебезгә яшәргә алып кайтам. Әни каршы төшмәс әле». Бу төнне Гарәпша да йоклый алмады. Махмырдан тубал булган башын юеш сөлге белән урап, ах-ух килеп йөрде. Намусы газаплый иде аны. Әйе, белде бит ул шулай булачагын, барысын да алдан сизде, әмма Тәслимә дән бу дөреслекне яшереп, эчәргә акча алу өчен, алдашып йөрергә мәҗбүр булды. Ниһаять, абзый: «Тәслимәне үзебезгә чакырам.— дип уйлады.— Кыз кияүгә киткәннән соң бушап калган бүлмә бар, шунда яшәр! Ә хатын? Хатын нәрсә ул, монда әлегә мин баш!..» Җаһид исә чибәр хатынының җылы куенында тыныч үткәрде бу төнне. Таң атты. Буран басылган иде. Җаһид хатыны белән эшкә китте. Мәктәп янында хатыны аннан аерылып калды. Тыкрыктан килеп чыккач, авыл советы каршында Нәсимәне күрде. — Җаһид, районнан шалтыраттылар, артистлар килә икән. Нишлибез, аларны шул Тәслимә түтигә урнаштырабызмы?— диде кыз ашыга-ашыга. — Шуңа булмый тагын кая булсын! Нәрсә, бу юлы киреләнер, дисеңме? — Белмим, Җаһид. Тик мин Тәслимә түтигә ул сүз белән баралмыйм. үзең сөйләш. — Бар, алайса, чакыр Гарәпшаны, ат җиксен, үзем сөйләшәм карчык белән.— диде Җаһид. Ат яшь. таза һәм йөгерек иде. Тиз килеп җиттеләр. Капка аша атлап, өйалды ишеген күмгән карны көрәп бетергәнче, Җаһид белән Нәсимә кара тиргә баттылар. Бу вакытта сыңар куллы Гарәпша абзый арлы-бирле йөренеп торудан, атка печән каптырудан башка нәрсәгә ярамады. Ниһаять, эчкә үттеләр. Тәслимә карчык, ахрысы, ишеген кар басканга гаҗизләнеп йөргән-йөр- гән дә, инде юрганына күмелеп, караватта ята иде. Ханиевкә эшне ничек тә җайларга, карчыкның күңелен күрергә кирәк, шуңа күрә ул өй эчен яңгыратып сәлам бирде. Карчыкның үпкәсе бик зур күрәсең, боларга таба әйләнеп тә карамады. Нәсимә, каударланып, аптыраулы кыяфәт белән түтигә таба иелде, аның кулына сак кына кагылды. Гарәпша абзый гына бу минутта, нидер сизенеп, бусагага утырды. Тәслимә түтинең тәне урамдагы кар кебек салкын иде.