КЕНӘРИ — ЧИТЛЕК КОШЫ
21
Тоташ бәйрәм рухы басыла төште. Ә йокысыз төннәр дәвам итте. Шомлы һәм йончыткыч тынлык биләп ала иде кайчак... Капкаев белән очрашканнан сон. башка берәүгә дә күтәрелеп бәрелмәде Арслан. Детектив китаплардан алган тәҗрибәдән чыгып түгел. Лев Белялович шулай киңәш китте: «Сабыр. - диде. Кабаланма һәр адымыңны күзәтәләр булса кирәк. Сер бирергә ярамый. Ашыкма, ачыкланмый калмас...» Киеренкелек һәм көтү . Билгесезлек һәм хәвеф көтеп яшәү .. Арслан үзенә ясалган һөҗүм тагы кайчан һәм кай тарафтан кабатланыр икән дигән курку белән көтте. Әшнәләренең үзенә мөнәсәбәте беркадәр салкыная төшүне чамалап алган Капкаев та, күрәсең, болай гына калдырмаслар, дигән шөбһә белән яшәде, койрыкларын җыебрак йөрергә омтылды. Асия иренең рәнҗүле сүзләрен, аерылышырга чакырып судтан кәгазь килүен көтте. Ә Фидаил исә. рәхимлекнең күктән төшмәвенә күнеккән кеше буларак. көтеп вакытын уздырмады. Йокысыз үткән төннең таңыннан ук машинасына утырып, якын танышы янына барып чыкты ул. чара күрергә кереште. Таныш дигәне үзе кебек үк шофер егет иде. Машиналарының марка һәм төсләре бер үк булудан файдаланып, үзара килештеләр дә, вакытлыча, арткы уң як канатларын алыштылар. Шулай итеп, машинада төнге бәрелешнең эзе дә калмады Берәве дә: «Булдымы шундый хәл? , Булса, нигә алай иттең?» - дип сорарга ашыкмады. Шулай да хәрәкәт башланды Төш җитәр* җит мәе чакта, иң элек, юк сәбәбен бар итеп, үз хуҗасы чыгып әйләнгәләп йөрде машина тирәсендә Арткы уң як канат турысына җиткәч, туктап торды хәтта. Әмма берни сорашмады.. Йомыш төште дигән атлы булып, төш вакытында Капкаевка да барып чыктылар Чакырганны да көтмичә, үзе килеп чыкты гастроном директоры Коры исәнләштеләр. Жнтәкчеләр арасында җитди сүз буласын тоеп, кибетне урап чыкты Фидаил. Күрсен "эр. тикшерсеннәр Ахыры Башы I 1 «К, К. М л Никадәрле генә озак булырга тырышмасын, ул чыкканда. Капкаен әле һаман арткы канат тирәсендә бер-бер тамга табу нияте белән кайнаша иде Фидаилне күргәч кенә торды чүгәләгән җиреннән. уңайсызланды да булса кирәк Хәйләгә кереште: Рессорларың сынмаганмы икән дим Ай-Һай хәтәр кайттың бит син. дигән булды, кулындагы тузанны каккалап. Рессор сындыралар димени... Капкаевта ул чакта рессор кайгысы идемени соң. Фидаил белмиме?! Кенәриен кочаклаган көйгә йоклап киткәнен белми... Тегесе исә. шәһәргә кергәчтен машинаны туктатып, алга күчеп утырды «Исергән, дуңгыз. - диде, аңарга ишетелерлек итеп.— Авызыннан селәгәе ага .» Өйләре янына җитеп, төшкән чагында көләч елмаеп Фидаилгә болай диде: «Берни күрмәдем, ишетмәдем һәм берни белмим дә .» Капкаев иңсәләрен сикертеп куйды. «Бу нинди хәл бу - өнемме, төшемме?..» дин әйтүе иде булса кирәк. Ә хуҗасы иркен сулыш алын, Фидаилне мактаган булды Фидаилгә сүз тидерәләрме соң?!. Кем кем, әмма ул белә машина кадерен! Машина кайгысы идемени Фидаилдә. Бөтен өметләре пыяла сыман уалган, челпәрәмә килгән чак бит аның. Бар яшәве, эше Асия өчен иде бит аның Инде хәзер ни эшләргә, кем өчен дип яшәргә кала анарга?! Дөрес, аның улы бар... Хатынына ул башка һичкайчан «Асия» дип дәшә алмаячак. Аны күрү Фидаилгә шатлык алып килмәс. Күз яшьләрен коеп еласа да. каршысына тезләнеп ялварса да. гафу итә алмас ул аны. Араларында упкын сыман тирән, караңгы баз тора, кеше түгел, кош очып уза алмаслык текә кыя. һәм нәфрәт. Тоташ нәфрәт... Ә эш сәгате беттеме, аяклары өйгә тартты. Асияне күрәсе килеп кайтты. Үзен күрү нәфрәттән башка тойгы уятмый иде югыйсә. Ә барыбер сагына . Асия өчен дә җиңел булмаячак иде ул беренче очрашу. Куркудан түгел, курыкмый иде ул аңардан. Уңайсызлануы да чама белән генә. Чөнки үзен хыянәтче санамый иде ул. Күңеле кушканча яшәгән, җанына газиз кешесенә омтылган гашыйкны ничек хыянәттә гаепләргә мөмкин?! Хисләренә хыянәт итмәде ич ул! һәркемнең көтеп алган, өлешенә чыккан бер яратуы була. Арслан — шул бердәнбере ич аның Ничек баш тарта алсын анардан Асия?! Ә Фидаил? Ул инде бер тапкыр кичерде Асияне Язылышып кайтканнан соң, беренче тәүге кичтә, йокларга яткач. Асия яшермәде, дөресен әйтте Фидаилгә: Фидаил диде. Мин сиңа кадәр бер егет белән йөргән идем бит . Мин аңа алдандым.— диде. Фидаил башта озак кына дәшми торды, аннан соң аның күзләренә карап торды, әйтте: — Син алдангансың.. Тик син мине алдамадың бит. мин сине яратам диде. Әйе, бер тапкыр кичерде инде аны Фидаил... Шулай да. әнисенең үгет-нәсихәтләре каршында көчсез калган Асия, никахлашкан ире янына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Трамвай тукталышыннан ук ялгыз тәрәзәгә күз төшерде ул. Үзе атлый, ә күзләре тәрәзәдә. Кайтып җиткәнче, карашы шул сыңар тәрәзәдә булды Арлы бирле үтеп торучыларга да күз салмады, хәтта аяк астына карамады, кая басканын белмәде. Дистәләгән-йөзләгән тәрәзәләре белән балкып, яктырып торган ыгы-зыгылы, мәшәкатьле тулай торакныИ дүртенче катындагы утсыз, караңгы тәрәзәдән күзен алмады. Әйләнә-тирә күршеләрнең һәммәсе дә өйдә - якты тәрәзәләре әллә кайдан балкып тора Яңа тормыш корып яши башлаган гаиләләрнең тәрәзәләре шулай якты була һәрчак. Чөнки шул сыңар тәрәзәгә йокы 34 бүлмәсе дә. ял бүлмәсе дә. балаларга дигән һәм аш пешерергә дигән бүлмәләре дә сыя аларныц. Шул ялгыз тәрәзәләргә ир белән хатын мәхәббәте генә түгел, балалар мәшәкате дә сыйган була Бары шундый кысан бүлмәләрдә тормыш көтә башлаган парлар гына аңлый булса кирәк чын гаилә бәхетенең ни икәнлеген. Бүлмәләре кысан, анын каравы күңелләре киң. киләчәк турындагы хыяллары очсыз-кырыйсыз Сүнгән өмет сыман караңгылыкка чумган тәрәзә — кара тап ул. кара нокта Шул ноктаның як-ягында якты нурлар. Ярый әле башкалар белми, сизенми торгандыр ул караңгылыкның хикмәтләрен Шулай да түзәргә кирәк, тиздән, бик тиздән Асиянең үз тәрәзәләрендә дә ут кабы ныр Әйе. бер түгел, әллә ничәшәр тәрәзәле иркен, матур фатирда яшәрләр алар, һәм шул фатирның һәммә тәрәзәләрендә дә берьюлы ут кабы ныр Яктырып, балкып торыр аларның тәрәзәләре Ә әлегә. вертикаль буенча да. горизонталь буенча да. утсыз тәрәзә аларныкы гына Ниһаять, ул баскычта Югары күтәрелә Дүртенче катка менеп жи- тәр ечен күпме баскыч үтәсе?. Шушы көнгәчә ул аларның санын да белмәгән. Шул дүртенче катка кош сыман канатларын жилпеп менгән чаклары да бар иде аның. Ә хәзер балтырларына таш асканнар дияр сең Чөнки ул. киләчәккә түгел, тонык һәм бертөрле булып канына сеңгән үткәненә кайтып килә Гелгә калырга дип түгел, ара өзәр өчен, бәхетле киләчәгенә узып барышлый гына Ишек катына менеп җиткәч, сулышын тыеп, бермәл тынсыз торды Сак кына сумкасыннан ачкычларын алды Үч иткәндәй, баскычта карап гылык. лампочка кирәк булган кемгәдер Йозакны эзләп табарга кирәк, ачкыч тишеген Биек үкчәләренә басмый гына, эчкә узды Ишекне япты һәм сулыш алырга да уңайсызланып, бераз тын бүлмәгә колак салып торды Шул мизгелдә Асияне читтән күзәтеп торучы булса, ул аны. һичшиксез, идән ярыгыннан башын тыгын, өй эчен күзәтеп, чарасыз калган тычкан баласына охшаткан булыр иде Үткән белән хушлашу, үткәнеңә кире кайтуны җиңел дип кем әйтер?1 Сак кына утны кабызды. Сискәнеп куйды һәм кире сүндерергә ашыкты утны Өй түрендәге зур караватта ире белән улы дөньяларын онытып йоклап ята. Күзләренә төшкән яктылыктан тынгысызланып. < а бысның кинәт борылганын, әтисенә табарак сыенганын абайлап өлгерде ул Ананың күңеле талпынып, нечкәреп куйды күзләренә яшь килде аның Барын, улының йомшак аркасыннан сыйпыйсы, ачылган өстен ябасы килде Кыюлыгы җитмәде караватка якын барырга Бертын басып торганнан соң. чишенә башлады ипле генә Дөм сукыр кешедәй бармаклары белән кармалянакар.малана. үзенә кирәкле элгеч ләрне эзләп тапты Карыны да ачкан, чәй эчәсе килә Әмма чәйнеккә үрелү, суыткычны ачын карау уенда да юк Гүя аны чит фатирга кит» pen ташлаганнар, ни эшләргә белгәне юк Шулай да. беркадәр кыюлы гын жыеп. стена буенда торырга тиешле креслоны эзләп китте ул Кыз ганыч. бердәнбер кресло буш булып чыкмады, аркасына Фидаил чалбарын элгән, утыргычында сабые киемнәре Киемнәрне урнаштырырга һәм утырып ял итәргә иде дә бит югыйсә Кыймады Әйтерсең, бу бүлмә эчендә аңарга урын калмаган Үч иткәндәй, урамда да утлар янмый икән - идәндә бала уенчыклары булуы ихтимал, шуларга китереп басу Дан уңайсызланды Асия һәм кире чигенде Сәер килеп чыга, үз өендә урын юк анарга Ятып ял итү. йоклау ечен түгел, барып таянырлык урын калмаган Бала караватына менеп дүрткә бөкләнә алмас бит нндс Бәлки баланы үз урынына урнаштыру кирәккәндер Фидаил белән янәшә ятарга К)к, Асия алай итмәячәк, моңәрга хокукы юк аиын хәзер Арсланга да тугрылыклы булу кирәк Ишек катына чыгып, өстәл астын Д« кармалана торгач. буш табуретка табып алды Утырды һәм борчу тулы башын өстәл өстснә салды Бераз черем итә алдымы, юкмы гөнне ул шул рәвешле у здырды Тәрәзә артында аертылган сет сыман сыек кына яктылык шәйлэвә башлагач, каршы як стенадагы фоторәсемнәргә текәлеп утырды Ул рәсемнәрдә аның үткәне Ә киләчәге Арсланга бәйләнгән, тулысы белән Арслан кулында Аның белән яши башласа. Асиянең моңаерга да арасы калмаячак, менә күрерсез. Шуңа да аны Арслан Сәхипович диләр, олылыйлар. хөрмәт итәләр, аңарга буйсыналар Чөнки ул көчле һәм гайрәтле Әнә кемне ярата Асия Асылынсаң асылын агачның асылана дип. юкка гына әйтми ул халык Исеме җисеменә туры килгән чын арыслан бит ул Асия һәм Арслан Арслан һәм Асия Бүгенге хәле нәрсә, ул үтәчәк, онытылачак бик тиздән Ә киләчәге турында уйлаганда, рәхәт булып китә аңар. Анда АрслаИ бар!. «Арслан Сәхипович». дип дәште ул аңар күңеленнән Шаярганда яратканда һәрчак шулай олылап дәшәчәк ул аңарга Арслан Сәхипович нинди яңгырашка ия. үзен күргәнче үк. дәрәжәле. мәһабәт ир-ат хакында сүз барганлыкны аңларга мөмкин Арслан Сәхипович Асияне татлы уйларыннан бүлеп, шунда, көтмәгәндә, будильник чәрелдәргә кереште Фидаилгә җан керде: ин элек ул. урыныннан кузгалмый гына, баш очындагы сәгатьнең төймәсенә басты Аннан жәт кенә идәнгә сикереп төште. Иренең хәрәкәтләрендәге кискенлекне күреп. Асия дә сискәнсн куй ды һәм. ирексездән. аягүрә торып басты Аны шулай торып басарга ни мәҗб-үр иткәнлекне үзе дә аңышмады кебек Ипле генә атлап, мин монда дигән сыман, бүлмәгә таба узды Асия Шунда гына кнерелә-i узыла күлмәк кияргә азапланган Фидаил аның өйдә булуын абайлап алды. Теге көнне юлда карашлары очрашканнан соң. бу ир белән хатынның беренче күрешүләре иде. Бермәлгә югалып калдылар. Авызлары ачылса да. сүз чыкмады авызларыннан Карашлары идәнгә текәлде. Шулай да беренче булып Фидаил дәште Хатынын өйдә күрү аның өчен шулай ук зур яңалык иде булса кирәк: — Син өйдәмени? - Өйдә Ә кайда? дип башлаган соравын тәмамларга уңайсызланды мы ярты юлда җөмлә тәмамлады Фидаил. «Кайда йокладың соң?» — дип әйтү авыр тоелды аңарга Әмма чын-чынлап Асия турында кайгыртып соравы иде бу аның Асия дөрес аңлады Көтелмәгән кайгыртучанлыктан калтыранып куйды хәтта Ничек итеп, шулай, кайгыртып сөйләшергә, сорашырга мөмкин булып узган вакыйгалардан соң?! Әнә. урындыкта . Урындыкта? Сезне уятырга кызгандым Бала урыны буш торган ич Уяныр дидем, кызгандым Фидаил кинәт, сөйләшүдән туктап, дәшмәс булды. Кидер хәтерләдеме ул шулчак - - үзе генә белә Караватта сузылып йоклап яткан улына күз салып алды I үя, нидер хәтерләп, нәрсәнедер таба алмый иза чигә. Шул хәлендә байтак онытылып торгач, башын күтәрми генә, ишек катына узды ул Шулай итәләрмени инде. Асия? - дигән сүзләр саркылып чыкты аның күңеле түреннән Аннан тиз тиз генә юынып алды, өстенә киенде Аягүрә генә, чәйнектән салкын чәй агызып эчте һәм. хушлашырга да кыймыйча, өйдән чыгып китте « Шулай итәләрмени инде? » Үз авызыннан ялгыш чыгып очкан шушы сүзләрдән уңайсызланды булса кирәк ул. Үзе булып, үзе аңламады ’ I б- ү егәрнең мәгънәсен, әйтерсең аның гаебе бар. Ә Асия ничек зн лсдарга тиеш ул сүзләрне? Сорау булдымы бу. әллә шелтәләүме? Үкенүме, әллә бәгырь Ирагыннан саркып чыккан инрәү авазымы? Юк Дсня аңардан моны ишетергә теләмәгән иде Ир-ат сыман тузынсын, гомерендә бер сүгенсен иде ул һич югында Идәнгә типсен, өстәл төй- •гбыйлар бер кызганыч булса, буй җиткергән, чәчләренә чал кергән *4» -о огр да авыр кичерә ятимлекне Армиядән кайткан көненең икенчесендә, ишекне киереп ачып. Фида ил янына өлкән яшьләрдәге, әмма үтә дә җиңе i хәрәкәтле бер ир-ат ки ни керде Бригадир дип таныштырды ү зеп Аяк киемен салып тормый П4П.1 гүргә узды Килешле игеш папиросын кабызып җибәрде Кем Фидаил бит әле. С-гушай. эшкә чыгарга җыенасыңмы •ип. юкмы? лиле ул. төтен өрә өрә Әйтерсең, кичә генә кайтып төшкән ••млат белән түгел, айдан артык гомер җил сугарып йөргән килмешәк белән СӨЙЛӘШ.) Башта янын кем бу гуын ачык кына хәтерли алмый торды Фидаил Бн1ыш la кебек, түгел дә сыман инытылган - Эшсез ята торган чак түгел, сгхшли. днп дәвам итте ир- иянең кәеф кырыла төште «Саз чыпчыгы» ди бит әнә. күзен дә йоммый Кайчандыр үзен кочаклаган үпкән хатын-кыз турында ничек итеп шундый сүз сөйләргә мөмкин?! Аерылышкан, ташлашкан очракта да ир ат булып кала белергә кирәктер ич Хәер, ир-ат халкы ул хакта уйланмый да бугай инде хәзер Пә. Асенька, үзен ничек яшисен’ Нинди яңалыкларың бар? дип. өр яңадан сүз башларга ашыкты «Түгәрәк* Күренеп тора: аны бу сорау түгел, башка нәрсә кызыксындыра Монысы болай. кереш сүз уры нына гына. Рәхмәт. Лев Белялович* Барысы да яхшы Ялгышмасам. сез тормышта бугай, шулаймы. Асенька? дип сорады кинәт Утырган җирендә борсаланып куйды Күренеп юра бу сорауга биреләчәк җәнап аның өчен күпкә әһәмиятлерәк Бу шуган әһәмиятлеме? дип. үз чиратында Асия дә көязләнеп алырга булды Әһәмиятле. Асенька Мин тормышта. Лев Белялович Ирегез кем булып эшли? Бераз тукталып алды ул һәмҗавап көтү озаккарак сузылгач, өстәп кунды - Сер булмаса. әлбәттә Хатын- кы чың сер- дә булуы ихтимал бит әле . Билгеле, юкка кызыксынмый ул аның ире белән шундук төшенде \ ■•ия һәм икеләнеп калды Арслан булып Арсланның аның ире хакында кызыксынганы юк. монарга нигә кирәге чыкты сон әле Фидаилнең? Ике уйлап тормады, ялганларга кирәк тапты Асия. Нигә шулай эшләгәнен үзе дә абайламый калды: — Инженер ул Нинди инженер? Инженерның ннндиләре булуы хакында уйланганы юк иде Асиянең, теленә ки гәп беренче гыйбарәне әйтеп салды; Баш инженер. — Кайда? — Бер заводта шунда Асия гамьсез генә җавап кайтарып торды аның сорауларына, гүя бу хакта сөйләшүнең бер дә кызыгы юк аның өчен Ә «Түгәрәк» әрсезләнүен дәвам итте. Кайсы завод икәнлеген әйтмисезме? Сер түгелдер ич?.. - Ә сер булса?’. Шулай да?. Шәһәрдәге барлык заводларны, алардагы инженерларны беләсезме? Барысын да белмәсәм дә, баш инженерларны беләм дип уйлыйм Кайдан беләсез, сер түгелдер ич? — дип. чаяланган атлы булып, үз соравы белән төшәргә булды ул аның җелегенә Түгәрәк» төртелеп калды Үзенең эш урыны һәм кем булуы хакында кенәриләрен адаштырып йөртә иде ул һәрчак Дус-ишләренә дә бу хакта информация чыгаруны катгый тыя килде Ну у. беләм инде.. Белергә туры килә Эшегез буенчамы? Ну у-у. ничек дип әйтергә. Ярый, шулай да булсын ди - Әйтегез әле. Лев Белялович. сез кайда эшлисез соң? Нигә монда һәммәсе дә сезнең алда бармак очларына басын йөри’ Сер дип. сер түгел. Асенька Ну-у-у. ничек дип әйтергә, аңлатырга икән соң сиңа? Төгәл җаваптан качу җаен эзләргә кереште ул. боргалану сыргалану артына яшеренеп, вакытны сузарга итте Урынын нан торып өстәл өстендәге кымыз шешәсенә үрелде Аны кыенлык белән генә ачып, икесенә дә берәр фужер сихәтле эчемлек агызды Яратам сон Мннзәлә кымызын. - дигән булды авызларын чәпелдәтеп. Ул да түгел махсус оештырсаң да алай вакытлы килеп чыкмас — күл ягыннан чәрелдек аваз ишетелде: Лева!.. Левочка, монда кил Мунчага мин үзем генә кермим, куркам. Лева . Асиягә таныш булмаган хатын-кыз тавышы иде бу. Әмма сүзләре, әйтелеше булсын — Гул я-Гөлсинәне хәтерләтте Иркенләп сөйләшергә дә бирмиләр, дигән булып, борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, шул тарафка китеп барды Лев Белялович. Бармый калсаң да яхшы түгел, янәсе... Асия ялгызы калды «Аның ире белән кызыксыналар, Очраклы кызыксынуга охшамаган бу! Теге төннең фажигале вакыйгасын ачыкларга җыеналар Ачыкласыннар, ачыклау — ирләр эше. Әмма Асия үзе башлап сатачак түгел Фидаилне Шикләнү һәм гөманлаулары урынлы иде Асиянең Юлдагы хәвеф. Арсланны шомландырган кебек үк. Лев Беляловичны да пошаманга сал- гзн иде Бер карасаң, бары да гади кебек кенә дә бит. шәһитләрнең терлечә сөйләве бик сәер Әйтик, ни өчен Капкаевлар утырып кайткан машинада тырнак эзе дә күренми? Икенчедән. Капкаевнын кенәрие Юлия бернинди дә андый хәл булмады дип раслый Капкаен төрлечә сөйли, икеләнә, ачык кына берни белми Шоферы да башын тилегә салuiH i.iif тота үзен Әллә соң чынлап та башка бер-бер машина белән бутадылармы? Алай дияр идең. Арслан һәм аның шиферы — икесе дә аермачык күргәннәр... Нәрсә уйларга, кемгә ышанырга белмәссең Лев Белялович шундый хәлдә торып калган иде. Асиянен ире хакындагы әңгәмәдә шулай ук файдалы бер бер яңа сүз күренми Зур заводта эшләүче инженерның аларга ни мөнәсәбәте булсын?' Ә шулай да юлдагы хәвеф - уйдырма түгел, ул үз күзләре белән күрде ич аларның машинасын Ярар. Кап каевлар исерек тә булсын ди. шоферлары гомумән сала торган егет түгел диләр Авылдан килеп, кайдадыр, тулай торакта көн күрүче шофер егет нен алар даирәсендәге арыслан һәм кенәриләргә ни мөнәсәбәте булсын, ул башка дөнья кешесе'. Димәк, нибарысы бер сорауга җавап эзләргә кала: кем кушуы белән? Асларына су кергән йомраннар сыман, ары бәрелделәр, бире бәрел деләр арысланнар Җепнең очы Асиягә килеп тоташкан дип. ник берәве шиккә калсын?' Асия язылышканнан сон да кыз фамилиясендә калды Пропискасы әтиләрендә. Арсланга булсын, аның шоферына булсын, ул үзенең тулай торакта яшәве хакында сиздергәне юк Бер нәрсәне аңлый алмады Асия нигә алар Фидаилнең үзе белән ачыктан ачык сөйләшүдән качалар? Ул бәрдергәнне Арслан аермачык күрде. Юлия белән Капкаев та шунда иде Туры сорауга Фидаил «юк» дип җавап бирә алмас, алдаша белми ул. Бәрелгән машинада тамга ла калыр! а тиеш бит әле.. Лев Белялович белән Арслан Фидаилне эзләмәделәр. Чөнки ул сөйләшү шактый ук җитди нәтиҗәләргә китереп чыгарырга мөмкин Фаш ителүгә кадәр' Фидаил күпне белә, аны куркытып та. юлдан алып атып та булмый инде хәзер соң. Аның артында җитди һәм нык терәк бар. һәрхәлдә, булырга охшаган. Арслан үзенең күңелендә тырмашкан шик шөбһәләрен бүлешмәде Асия белән Гомумән, кенәриләр сер сыйдырмый, дигән канун белән яши иде ул Бәлки, хаклы да булгандыр Әмма Асия, аның соравына җавап бирергә туры килсә, ялган сөйли алмаган булыр иде. Кызыксынмады Арслан Учактагы күмер сүрәнләнде, шампан шешәләре койма читендәге куаклыкка тәгәрәде Ниһаять, алар тагы икәүдән икәү генә Тәрәзә артында кошлар сайрады Чикерткә авазы тынып тормады Эледәй әле күлгә төшкән үрдәкләрнең канат какканы, бакалар хәбәрләшкән аваз кабатланып торды Ачык тәрәзәдән бөркелеп кергән җиләс урман һавасы, коры ылыс исе бер-берсен сагынышкан нр белән хатынның җ.шна рын иркәләде Асиянең тел очында борчу, билгесезлек һәм бетмәс-төкәнмәс сораулар - уңайлырак очрак эзли. Арслан үзе сүз башламасмы шул хакта дип өмет итә Ә санаулы сәгать һәм минутлар берөзлексез алга йөгерә, көтми. Аның аша үрелеп, өстәл өстендәге сәгатен алды Арслан Озак кына •1Й нурларына куеп, вакытны ачыклады Кузгала башларга да вакыт, җаный, дигән сүзләре яшен ташы суккандай гәэснр итте Асиягә Ярый әле бүлмә караңгы, аның йөзенә чыккан ү згәрешне ярый «лс Арслан күрми Кай арада үткән ул вакыт? Тагы берни сөйләшә алмадык Сөйләшергә түгел, сөешергә килдек, җаный - Аңлашырга иде бит. Арслан. Миңа авыр, бик тә авыр болай яшәргә Сина НИ ҖИТМӘГӘН тагы?’. Беләсең Ә син уйлама ул хакта, диде ир-ат. Асиягә лә юлдагы хәвефкә бәйле вакыйгалар тынгылык бирми торгандыр дигән нәтиҗәгә килеп Уйламыйча булмый. Арслан. Туйдым мин болан яшәүдән Ничек?! Миннән туйдым дигенме?!. Асияне аңламавы түгел, туры җаваптан. җитди сөйләшүдән тайча иуы иде бу аның Башны җүләргә салу кебегрәк... Түгел, диде, күңелендәге хисләр, тел очында торган сүзләренә буылып, чарасыз калган хатын Үзенең аңлаешлы итеп сөйли алмавын нан уңайсызлана иде ул Гафу үтенгән сыман Арсланга сыенды Син мине аңламадың. Арслан Юк. дөресрәге. мин сиңа аңлата алмадым менә шушылай аерым-аерым яшәүдән туйдым мин Урлап кына очрашу лардан туйдым Асия яныннан шома балык кебек кенә шуып, торып басты Арслан Тирән уйга бирелгән атлы булып, чалбарын киде, күлмәген өстен.i салды .. Алай дисен икән .. Куркыта яздың бит Хатын дәшмәде, шундый җнтдн сүзне шушы сәгатькә калдырганы өчен үз-үзен битәрләде Арслан галстугын буды, кулына сәгатен тагарга да онытмады Байтак кына ара кием-салым кыштырдаган аваздан башка берни ишетелмәде Шулай да өметен өзмәгән иде әле хатын. Арсланнан җанына тынычлык китерергә тиешле сүз көтте Көттереп кенә булса да дәште Арслан, барып ишекне ачгы — Җантимер көттергәнне яратмый. Асия, тизрәк бул' 24 Шәһәргә якынлашкан саен, Асиянең борчу һәм икеләнүләре арта барды *Кая кайгың керергә? Ни йөзең белән кайтып керергә кирәк? Төн уртасы узды ич инде Нигәдер, соңгы арада унайсызланх. читен- сенү кебек, үзе өчен кайчандыр чит булган тойгылар били торган булып китте аны Йомшарды ул. биреште Әниләре яшәгән йортка йөз илле-ике йөз метрлар чамасы кала. храм., чатында тукталды машина Көндезләрен, иртә кичләрен ыгы-зыгы килеп торган урам гүя йокыга талган, бер хәрәкәт юк. Аның бу машинадан чыгасы килми, Арслан янәшәсендә утырып кайту гына да рәхәт иде бит Шофер дәшми дәшүен, әмма ул аның чыкканын көтә Арслан, анын белән янәшәдә утырган җирендә, башын артка ташлап йокыга талган, Хәтта, очраклы рәвештә генәмс. ни сәбәпледер, моторын да сүндергән иде шофер’ Тынлык Ул тынлыкны, әлбәттә, Асия өзәргә тиешле Хушлашырга һәм ишек тоткасына үрелергә, чыгып китәргә кирәк аңар хәзер Әмма кая, кем янына? Кем көтә нкән аны шушы сәгатьтә?! Кымшана сы килми хәтта Әниләре аны үз гаиләсендә, ә Фидаил әниләрендә дип уйлый торгандыр Ә ул урам чатында. Үзенең бердәнберен гаш лап. хәзер, менә шушы минутта ук чыгын китәргә тиеш хл машинадан. Аның чыгып китүен көтәләр Шоферның да көткән кешесе бардыр Арслан Сәхиповичның да үз гаиләсе, Асия үзен ишек тоткасына үрелергә мәҗбүр итте Аның бармаклары кагылганны гына көтеп торган сыман, ишек шартлап ачылды - төнге тынлык таралды Уятмадыммы дигән шик белән Арсланга күз төшереп алды хатын. Уянмады Тротуарда берьялгызы торып калды Асия. Ә машина, аның Арсланы белән бергә, борылыштан кереп, күздән югалды Кул болгаучы да булма лы Асиягә Төнге шәһәр уртасынча шулай берьялгызың торып калу читен һәм куркыныч та икән бераз. Ә каршыда туып-үскән йорт, таныш тәрәзәләр һәммәсе төнге йокыга, караңгылыкка чумган Тик бер тәрәзәдә ут бар Чү. ялгыз тәрәзәдәге яктылык аның күңеленә өмет чаткысы китерә түгелме соң? Сания апа тәрәзәсе ич бу' Менә ничек әйбәт, димәк, ул йокламый Шул яктылыкка таба очкан күбәләк сыман талпынып ук куйды ул хәтта ф Ишек тоткасына чиертүгә үк йөгереп килеп җитте Сания апа — Кем анда? Бу мин. Асия, - дип пышылдады хатын Ишек ачылды Тупсага абынып сөрлеккән кешедән, туктап калды = Асия Елаудан күзләре шешенеп беткән, чигәләренә чал төшкән Сания = апасын танымый торды бер мәл һәрчак пөхтә, һәрчакта да көләчлеге г белән үзенә тартып торган Сания апамы соң бу?!. Халат төймәләре ял - тыш сәдәпләнгән, чәчләре тәртипсез тузгыган, уч төбенә юеш кулъяулык ; кысып йомарлаган - Әй. Асия җаным, дип. ишек катында югалып калган кунагының ф күкрәгенә килеп капланды Сания апа - Алай да син бар Алай да син _ бар әле хәлемне белергә.. Ни дияргә белми сагаеп калды Асия «Бусы нәрсә дигән сүз тагы?! - Хәл белергә дип түгел, кунарга урын эзләп керде ич ул монда Сания апа аның саен бер башын, җанын кая куярга белми, аңарга г сыена: у Улы-ы-ым. Улым-бәгъремне нишләткәннәр бит' . Юк. сорау түгел иде бу сыкрап өзгәләнгән җан авазы Үзен тыеп, таныш чыгармыйча, ипле генә сулкылдап еларга кереште Сания апа Асия аны тынычландырырга тырышты, үз борчулары икенче планга ку z чеп торды Сания апасы юкка гына болан коелып төшә торганнардан түгел, авызы тулы кан булганда да төкерми iopi.ni хатын диләр андый ларны зур Кайгы килгән аңарга ..Кухняга уздылар Өстәл өстендә ачык хат. Конверты тәртипсез рәвештә ертылган Башы белән ымлап, шул хатка күрсәтте Сания апа. укы. иное иде бу аның. Әй. Асия-җаным, улымны төпчегемне нишләткәннәр, дип ка баглады янә. сабыр гына күзләрен, борыннарын енртә-енртә Улым Өстәл өстеннән шудырып, сак кына хатны үзенә таба тартты Асия. Күкрәк дәфтәреннән ертып алынган куш биткә язылган кыска гына хат иде бу Рус телендә язылган. Сания апаның уллары, ике телне дә бер дәрәҗәдә яхшы белгәнгә, әниләре белән ана телендә сөйләшеп, апа телендә хат алышалар Димәк, хатны башка кеше язган булып чыга, ку целенә шом керде Асиянең. «Исәннәрмез ел. Гания апа! Бу хатны Сезгә Равилнең дусты Володя яза Безнең бергә төшкән фоторәсемне Равил Сезгә җибәргән иде. хәтерлисездер?!. Миңа бу хатны язу бик тә кыен, әмма язмыйча да кала алмыйм Равил белән шулай килешкән идек Үзебезнең әниләр турында бик еш искә ала. сөйләшә идек без. Аның дә әтисе юк. мин дә әни белән генә Кыскасы. болай булды, без кышлактагы әфган авылына азык-төлек, кисм салым илтә идек Бер тарлавыкта безнең эшелонга дошманнар һөҗүм пттс Котылып та кала алган булыр иде Равил Әмма ул. үз иптәшләренең гомерен саклап, төн ударны үзенә алды Сез чын герой. Ышанычлы иптәш үстергәнсез. Сания ана Исән-сау кайта алсам, үз әниемне кайтып күргәнчегә кадәр, иң элек мин Сезнең янга керер идем Нинди кеше, нинди ана үстергән икән Равилне « Хатның сонгы сүзләрен укый алмады Асия К\ з яшьләренә буылып, янә Сания ана килеп капланды аныгт кочагына Әй. Асия җаным, ничек күгәрергә ничек күгәрергә миңа бу кайгыны?!. Әй. Асия җаным иш. сулкыл.шй сулкылдый с 1.111.1 им Нгг дияргә, нинди сүзләр әйтеп юагырг i. үзен ничек тотарга белми аптырады VHH Ь-итг.1 чг чпг. \енл м кереп карамаган \.ии .. .................................................................................................................................... галар һәм кара кайгы бар икән бит әле бу дөньяда Туган-үскән якларыннан еракта башларын салган, еллар дәвамына ут эчендә йөргән егетләр бар икән Ул хакта ишеткәне булса ла. күз алдына китерә алмый иде ул аларны Кайдадыр читтә һәм кемнәрдер дип кенә абстракт фикер йөртергә күнегүчеләрнең берсе иде ул. Сугышның бит һичкайчан туктап торганы юк Кешеләр сугыша, яшүсмерләр дөмбәсләшә, илләр чәкәләшә — сугыш, ызгыш-талаш берөзлексез дәвам итә кеше булган жирдә. Кайчандыр ул да сугыш турындагы китапларны укырга ярата торган иде. Кино һәм телевизор экраннарында да сугыш күренешләре калыкканда, кызыксыну белән карый. «Ни җитми бу кешегә, берөзлексез сугыш дәвам итә?» — дип уйга калган чаклары да бар иде «Вакыт» программасыннан чираттагы көн вакыйгаларын карагач Әмма бераздан алар онытыла, сугыш хакындагы суз дә онытыла Чөнки ул сугышлар чит дәүләттә, ерак төбәкләрдә бара Нишлисең, булмасалар. бар кешеләр дә тату гына яшәсәләр, бермә-бер яхшы булыр иде дә бит Сугышалар шул, әнә.. Асия кебек шул рәвешле фикер йөртүчеләр аз тугелдер ул. Әйтик. Арсланның да ул сугышлар хакында сүз кузгатканы юк әлегәчә Лев Беляловичның да күңелен башка уйлар борчый. Капкаев ише башка арыслан һәм кенәриләр өчен дә әллә бар. әллә юк ул сугыш дигәнең. Әфганстан авыр яра. Чөнки анда кемнәрнеңдер улы. кемнәрнеңдер туганы бар диләр. Ә кайберәүләргә ул сугышның бары ни дә югы ни. Күнектеләр Әфганстанга да... Сания апасының кече улы шунда хезмәт иткәнлекне белә иде бит югыйсә Асия дә. «Исәнлеге ничек, хаты киләме?» дип тә кызыксынганы булмады шушы көнгәчә Сания апасы да урынлы-урынсызга сүз кузгатмый торган иде Дөрес, аның күңелендә нинди уй-шик һәм курку булганлыкны каян беләсең?!. Үзе берөзлексез Сания апасын тынычландырды. . Ә күз алдына әле берничә сәгать элек кенә урман аланында, күл буенда булып узган ва- гыйгалар килеп аптыратты: - Дөнья безнең өчен — арысланнар һәм кенәриләр өчен, сөю-сөелү өчен яратылган ул... Күтәрик булмаса,— дип аваз сала әнә Лев Беляло- вич. Аның ике улы бар, икесе дә университетның юридик факультетында укыйлар. Лева, Левочка. - дип. муенына өр-яңа кенәрие сарылган. Яшь. чибәр кенәри. Бәлки, бүген Әфганстанда ут эчендә йөргән бер-бер солдат егет, төн йокыларын йокламыйча, шул кыз хакында уйлап, хыялланып ята торгандыр әле. Дөнья.. Кемнәре генә һәм нинди каршылыклары юк аның. - Белялыч тәкъдиме өчен.. Лев Белялович исәнлеге өчен, ди-ди тостлар күтәрәләр Ул да түгел, Капкаев җырлап җибәрә: Барган идем Әсмаларга. Кер чайкый басмаларда Барыбер сейм тул Әсманы. Колактан ассалар да. Асиянең ничек атлап килүенә сокланып карап торган Арслан шәраб тулы бокал тоттыра аңарга Бер адым артка чигенеп, күзләрен майландырып ала янәдән, соклануын яшерә алмын, шигырь сөйли: Тез нстена тезен кунган, Алын булмый күзне шуннан Дөнья безнең өчен, арысланнар һәм кенәриләр Артына тибеп яшибез ич. ә. Капкаев?.. — Сүзегез китап кебек. Белялыч, ха-ха-ха!.. Ну у. Капкаев! Кара аны. Капкаев Шаярма, чама белү кирәк. Капкаев. ди берәү Арслан тавы шы Муеныңны сындырырсың арысланнар муен сындырышмый, Сәхинын Шеф үз< iftrre ич Чонда һәммәбез дә тигез, монда арысланнар һәм кенәриләр генә Тигезлек сүз. әмма башны да ия белү кирәк. Капкаев' /Китәр әле. бәхәс куертмагыз, арысланнар Дөнья безнеке ич. күтәрик, булмас.i1 Ну у. Лева. Лева дөрес әйтә, күтәрик Күтәрик! Сания апа таңгача үрсәләнеп, бәргәләнеп чыкты Асиянең күз ал дында Азга гына тынычлана икән дисә, «улы ы ым1 » иш кабат < нкереп торды, кабат өзгәләнде, кабат сулкылдады 25 Фидаил белән башта, урап читләп, йомшак кына сөйләшен каралы лар Барып чыкмады Иңсәләрен генә сикертеп җавап кайтарды ул. бе i мим. янәсе, ни хакында сөйлисез соң сез. берни аңлый алмыйм «Арьк даннар өере»нең ни рәвешле тынгысызлануын, үзләрен борчыган сорауга ачык кына җавап таба алмый ыгы-зыгы килүен күреп торды ул Шуңа ачыктан-ачык сөйләшергә кирәктер, бәлки, дигән икеләнүеннән кире кайтты. Бер җанына кереп тулган үч катыш гарьлек, ачу катыш кимсе нуләр аңар ихтыяр көче өстәде Үч-үзенең мәрхәмәтсезләнә баруын, хис иренең ташка әверелүен тоеп ян әде ул. Көннәрдән бер көнне хуҗаст белән ике арала җитди сөй 1>шү бхл ды Шоферына, гомер булмаганча, сөзеп карады хуж i Йә. Фидаил, диде. Дөресен сөйлә әле, ниләр майтардың син анда? Хуҗасыннан яшертен сере булганы юк иде Фидаилнең лнч . 'i г чиратында, хуҗаның да бары ул гына белгән серләре аз түгел lllx.i.ui ла сорау тәгаен иде бит. җавапсыз калып булмый Ялганламыйм, диде Фидаил бертын уйга калып торгач < өйли лә алмыйм Болан булмый. Фидаил, - дип. йөзен чытты хуҗа кеше Мин > ина ышана идем Үтенечләреңне кире какканым юк Ә син. пнимш пп. ли. .шла әллә ниткән мөгезләр чыгарып йөрисең икән «Мөгезләр .» сүзен ишеткәч тә сискәнеп, калтыранып куйды Фили ил Әйтерсең, киная белән үзен үчекләп әйтелгән, мыскыл нтк ш гыйбарә иле бу Ир-ат өчен шуннан да авыр, мәсхәрәлерәк тагы нинди i уйлап табарга мөмкин?! Бәгыренә яткан таш янә югары калыкты Берни дә аңламыйм һәм сөйләшергә дә теләмим бу хакта гиде ул кырт кисеп Аңлыйсың!. Сип мине яхшы аңлыйсың, дип. кызарын бүрт« Һ Н. Фидаилгә текәлде хуҗа тиешле кеше Ә менә мин сине чын чын I.HI аңламыйм, пннмаешь ли Нәрсә уйлап, кемгә аркаланып шулай тиле рәсгң син?!. Соң чиктә, син минем шоферыммы түгелме?! Шушыннан соң ничек ышанырга, янәшәңә утырып йөрергә кирәк пннмаешь ли? Кем белән сөйләшкәнен яхшы белә иде Фидаил Аның хуҗасы чын чынлап пошаманга төшкән Ике сүзнең берендә «пнимаепн. nt - иш * әйдәшә башлаган икән, бу инде аның дулкынлануы дигән сү < Шаярып • нй tamo торган гадәте юк аның Әмма Фидаилнең үз хәле хәл Үз авызың белән ничек сөйләрг • мөмкин хатын хыянәте хакында! Вәгъдә ителгән фатирга кызыгып ч;»ч белән урам себерә, кеше көлкесенә, адәм м.кхәрәсен.» кала л »мый нч инде. Соң чиктә, ул фатирның кирәге бармы аның өчен хәзер3 ' \нкм »т хужада түгел, арысланнарда ич. Күрә, тоеп йөри Фидаил, ишетә: бата башлаган корабтагы күселәр өередәй борсалана, керер тишек тапмый ыгы-зыгы киләләр соңгы арада. Үз иреге белән шуларга иминлек вәгъдә итәргә тиешме ул тагы?!. Хуҗа кеше дустанә сөйләшергә дә итеп карады Фидаил белән — барып чыкмады. Тавышын күтәрде, янады, кулларын болгый-болгый сөй ләде — максатына ирешә алмады. — Болайга киткәч. - диде ул. барып чыкмаган әңгәмәне тәмамлап.— миңа үпкәлисе булма, инимаешь ли.. Әйтеп карадым, аңламадың Үзеңне генә түгел, мине дә нинди көнгә калдырганыңны белмисең син!.. Ут белән шаярасың! Үкенерсең, соң булыр' Ярар, бигайбә, энем Фидаил аны аңлады һәм кызганды да әле бераз. Белә ич. ул арысланнар өереннән түгел, ниндидер, вакытлыча эленеп торган бер җеп аша гына элемтәдә алар белән. Тегеләр таләп итә. ә ул Фидаилнең телен чишәргә тиешле булган барып чыкмады, шуңа хуҗа кеше пошаманга төште Элгәрге заманнар булса, әлбәттә, төкерерләр иде алар ниндидер бер шофер чыгарган хикмәтләргә Заман үзгәрергә тора, бар хикмәт менә кайда' Гомер колакка чалынмаган «перестройка, үзгәртеп кору» дигән сүзләр чалына ич әнә радиодан. Әлбәттә, укучы -арасында да Фидаилнең йомыкыйлыгын, шулай яраклашып яшәвен ошатып бетермәүче булыр. Турысын әйткәндә, миңа да бигүк аңлашылып җитми аның шушы хәлләрдә үз-үзен тотышы, соң чиктә, егет булырга да кирәк бит әле' Нишлисең, егете шундый, характер. тәрбия, шартлар һәм башкалар Эчне пошырса пошырыр, әмма хакыйкатькә хыянәт итә алмадым, шул хәлендә кабул итәргә туры килер аны да Иртәгесен машинасын гараждан алып урамга чыгуы гына булды, ГАИ инспекторы туктатты Фидаилне «Тизлеген югары иде.—диде — Күзләрең дә кызарган, әнә, салгансың ич. брат. .> «Право»сын сорап алды һәм кире кайтармады Кичкырын кадрлар бүлегенә чакырдылар - Правосыз, эчкече шофер кирәк түгел безгә,- диделәр. Гараж һәм машина ачкычын өстәлләренә салып чыгып китүдән башка чара калмады Фидаилгә Машина йөртергә хокукы да булмаган шоферның, чынлап та. кемгә кирәге булсын?! Ә дөреслекне эзләп кара, бар. табарсыңмы икән?!. 26 Фидаил дөреслек эзләп маташмады. Җаваплы урыннарда эшләгән дус-иш һәмтаныш-белешләре белән бөтен шәһәрне урап алган арысланнар өеренә каршы көрәшүнең нәтиҗәсез булачагына тиз төшендерделәр. «Право»сын юллап барган җирендә үзен чак алып калмадылар. Сезнең фамилия таныш безгә,— диде ишек төбендә утырган кече лейтенант, картотекадан аның фамилиясен эзләп — Сез. иптәш, мең дә тугыз йөз дә сиксән бишенче елның егерме бишенче июлендә, салмыш баштан, авария куркынычы ясагансыз Гаебегезне танымыйча, эз югалтырга, качып котылырга исәп тоткансыз Бусы — бер булдымы?' Икенчесе-е. - дип сузып кунды ул. картотекада теркәлгән төгәл фактларны кире кагарлык дәлиле булмаган шоферның телсез калуыннан бер тәм табып - Инде дә килеп, унҗиденче августта, ниһаять, каптырганнар үзегезне. «Җиңелчә салмыш хәлендә» диелгән менә монда. Куллар куелган, пичәт сугылган, тәк чту ярдәм итә алмыйм, иптәш! Закун тәртип таләп итә!. — Иптәш лейтенант.. Авызын да ачтырмады ГАИ хезмәткәре, кистереп үк куйды: — Булмый, иптәш-гражданнн. булмый Эчкечелеккә нинди мөнәсәбәт икәнлеген беләсез! Заманалар үзгәрде, дус' . — Мин. гомумән, эчмим, авызыма капканым юк. иптәш лейтенант. Кече лейтенантларның үзләренә шулай мөрәҗәгать иткәнне яратсын ул яхшы белә Әмма аңар гына эреп китмәде яшь офицер ф Менә, иптәш, мин монда күпме утырам, диде ул. ипле генә һәр = сүзенә басым ясап — Әле берәүнен дә. эчкән идем дип’ үз гаебен таны- | ганы юк. Хәтерләмим . «Минераль су диләр, бер йотым гына * диләр 1 Тәк чту. иптәш, менә шулай! Хәлегезне аңлыйм, әмма ярдәм итә алмыйм. 5 закун тәртип таләп итә!. с Бәхәсләшеп торуның урынсыз икәнлеген аңлаган Фидаил чыгу юлы ? на борылды. Кече лейтенант үз эшен яхшы белә, аңарга үпкәләр урын = юк Картотекага теркәлгән һәр сүз закон анын өчен Ә яшәргә, көн күрергә кирәк Тулай торак өчен ике өч ай түләнмә- - гән. балалар бакчасыннан квитанция биреп кайтардылар Кредитка ф алынган төсле телевизор утыра бүлмәнең түр почмагында. . Ж.ыеп килгән = акчаң юк икән, бер генә көн дә эшсез торып булмый шәһәр җирендә. - Ашыйсы бар. эчәсе бар — акча кирәк!.. ~ Машина йөртергә хокукы юк Димәк, һөнәре дә юк аның хәзер Эз- 2 ләнгәләп йөри торгач, бер-бер кулай эш табылганга кадәр генә дип. г тимер юл вокзалында вагон бушатып көн күрүчеләргә барып кушылды * Алты кеше бер бригада. Тупикка кертелгән вагоннардан йөк бушата- * лар Алтысы алты язмыш, һәркайсының үз тарихы бар монда килеп чыгу 2 юлында Үзләренең яшьлеге белән ике студент аерылып тора Әмма алар- < нык да язмышлары төрлечә. Берсе кыш буе стипендиясез укудан иза | чигеп, җәйге каникуллар вакытында киләсе ел өчен түл жыя Икенчесе - вагон бушаткан җиргә шәхси «Жигули»да килеп туктый кенәгәгә акча жыя икән. Ашавы, кием-салымы ата ана хисабына, аракы эчми, тәмәке тартмый Кызлар белән типтерүен искә алмаганда, менә дигән егет' Өченчеләре аспирант егет кооператив квартир!а жыя икән. Ә калган икесе яшь ягыннан шактый ук өлкән кешеләр «Үзгәртеп кору» һәм«демократия» хакында сөйләшми ул икәне, иске тормыш белән яшәүләрендә дәвам итәләр Көне буе авызларыннан тәмәке өзелми, эш беткәч тә сыраханәгә йөгерәләр Йөк эшендә шактый ук тәҗрибәле үзләре, куллары ятып тора. Студентларга да. аспирантка ia «студент» диеп кенә дәшәләр Фидаил лә «студент» алар өчен Йөкчеләр бер-беренең тормышы белән артык кызыксынмады Чөнки бу коллективның вакытлы икәнлеген аларның һәркайсы ачык белә Шу лай да студентлар кайчак, башкалар тәмәке тарткан ара iгөнья хәлләрен уран чыгалар Әллә кайлардагы чит илләр, чит җирләрне белен, андагы җитәкчеләрнең исемен атап сөйләшүләренә шаккатып тыңлый аларны Фидаил. Ә инде илдә барган үзгәрешләр. «үггәртси кору». «демократия». «хәбәрдарлык» төшенчәләрен кыоырып сөйләшә башласалар. гомумән, берни аңлый алмый Үз башыннан кичкәннәр белән һич туры килми алар сөйләшкәннәр Хыяллансыннар әйдә,— дип кул селти аларның сөйләшүен тыңлап торган карт йөкчеләр. — Безнең дә булды шулай хыялланган чак лар Карарбыз. Яшьләр сөйләшкәнгә колак салып тору кызык тоелса да. тормыш хакындагы фәлсәфәләре белән тәмәке төтәткән агайлар якынрак тоела Фидаилгә. Шундый сабыр, аз сүзле, куллары эшкә ятып кына торган кешеләрне кече яшьтән үк аерым бер ярату белән үз итә иле ул Кендек ләре белән кара җиргә береккән авыл агайларын хәтерләтә иде алар. Гомер гомергә бәрәңге утырткан бакчасын күпсенеп кисеп китсәләр дә. тешен кысып түзә андый tap Артык баш дип. бозавын. мма киштәләр элек электән буш тормаган, шүрлек такталарының бмгглыг. м рына да карамастан, сыгылган булулары шуны раслый Чит HI Г -|>< И лап. сырлап эшләнгән бу киштәләрдә, күрәсең, кайчандыр т\ ■ »ыр\к китап булган Ни өчен дип килгән иде сон. әле ул монда шушы китап мпш • г.» .... утырыргатипме'-' Шулай ia күз каршындагы ■ битараф кала алмады Ул туып-үскән авыл китапханәсендә д.. - \ кгг •;> те уңайлы һәм күп урын булмагандыр Сәер һәм шомлы күргт-ш Каи чандыр рәт рәт булып тезелгән китаплардан сыгылып ка п -ш буш пүр лекл-jp җир йөзендә яшәп тә юкка чыккан зур җәнлекнең шыр ял HII.I 1 скелетын хәтерләтә иде сыман. Гәрәзә каршысында әле тагы зур өстәл тора, имән өстәл гыргыч лары калын күннән эшләнгән имән кресло Тимер карават кн< м элгече, тюстра Һәммәсе борынгы һәм үз вакытында монда гатлы ran г.» нш.> гәплекне күрсәтеп тора. Соңгы утыз кырык елла бу фатирга, китап киштәләрендә тәртипсез рәвештә аунап яткан буш шешәләрдән тыш берни кермәгән Өй эчендәге ШУШЫ халәт, озаккарак сузыла төшкән тынлык баса башлагандай булды Фидаилне Якын туганына килгән кунак түгел i 1 гыпгысызланып. хуҗага мөрәҗәгать итте ул Шушында торып ятыш дисез инде Шушында Әле булса кулында тотып торган «визиткама күч төшереп, көлемсерәп кунды Фидаил. Бу аның, үзенчә, ирониясе иде бу i г кирәк Профессор, дисет инде алай булгач Язучы лисез Эт атучы дәшмәде Егеттән мәкерле ирония көтмәгән иде булса кирәк Паузадан файдаланып. Фидаил үзалдына сипләнүен дәвам ит терле - Госман Вәлмдович Гыйрфанов буласы г. димәк? Ә ү генен кү *» һаман визит карточкасында, әле бер. әле икенче ягын әйләндерә әйл.нг дерә күзәтте ул аны Профессор һәм язучы лисез һ м берочтан Эт атучы да Капылт кына кунагына таба борылып алды хуҗа Гүя авырткан ки ренә кагылдылар аның Студент . диде, тирән сулыш алып Госман Гыйрфанов ми исм .ни була . Мин Гыйлем атлы, аның улы Менә ничек?' Чын-чынлап кызыксыну туды Фндзилнен ! .иренлә - Әйе. минем әти татарларның билгеле • гәбият галиме •лш булган Тукта, тукта. — дип бүлдерергә ашыкты аны «студент • син үзен кем?! «Татарларның» лисең Мин беркем дә түгел, диде хуҗа, бу юлы инде гагы да авыррак көрсенеп Фидаилдә аның бу сүзләре балачакта күңеленә килеп алган бер уйны тулгандырып куйды «Ничек эт атарга мөмкин? Нинди кгш« г ; икән бу?! Ул белгән кешеләрнең берсенә д,- охшамаган II ip кчгки ш ныч кына, урам буйлап кан эзләре чәчеп, җан кыеп йөри i »р һ< \ б\ н «аг кебегрәк була торгандыр инде болар * Эт агучының ү и- белән .щ | »м.» корыгг утыра ул хәзер < аф татарча сөй.г.инәләр. »мма ү нчг ха п-и. НӘҺИЛГ санамый Эт атучы Очраклымы бу? Егетнең җитдиләнә төшүен, кызыксынып тыңларга әи-р булуын ча м.иап алгач, ипле генә сөйлӘП китте Эт агучы Ярар, кем булса да бер түгелмени' Берд чгбер \лып. I ый ■< м куштырган исемне әти Укымышлы кеше, гыйлем иясе, галим булсын дигәндер Белгәнеңчә, мин менә йөк бушатам... синең ише студентлар белән.. Чынлап та көтелмәгәнчә килеп чыга бит әле бу. ни дияргә белми торды Фидаил бертын Хикмәтле кеше икән сез Профессор улы - нөк бушатучы, язучы малае — Эт атучы Чынлап та. кызык Кызык булмый. Сезгә тарих дәресләрендә сөйләми торганнардыр инде бу хакта-” Ә. студент? Янә беркат. телен әрәм итеп, үзенең студент түгел, шофер икәнлеген аңлатып тормады Фидаил. Барыбер колагына элмәячәк. Тарихның ни катнашы бар’ — дип кенә куйды ул Тарихмы! — дип элеп алды Эт атучы Тарих — катлаулы нәрсә Сезгә өйрәткәнчә. Борынгы Рим һәм Мисыр фиргавеннәре һәм дә Наполеон. Колмаклар гына булмаган тарихта Анда безнең ише — үзенең ни кылганын, кем булып, кая барыл чыгачагын уйламый көн курүче- ләрнең дә язмышы чагыла, студент .. Үзе дә уйламаганда, янә тешен күрсәтеп алды Фидаил: Мин мужик халкыннан, абзый, профессор малае түгел. Тарихка мөнәсәбәт юк безнең... Беребез дә азат түгел тарихтан! Син. студент, алай кистереп куярга ашыкма әле' Нәрсә, профессор улының эт атып йөрүенә тарих гаеплеме?!. — Әйе! Бер гаепсез авыл малайларын елатырга да тарих куштымы3 !. — Шулай булып чыга... Кара, ничек жиңел икән?' Гомер буе ни телисең шуны эшләп йөрергә дә. җавап бирергә чират җиткәч, тарихны гаепләргә... Соң, абзый кеше, ике көпшәле мылтыкны да кулыңа тарих тоттырдымы? Фидаилнең дулкынланып, җилкенеп җилкенеп сөйләшүенә дә карамастан. Эт атучы үзен тыныч тотты. Үпкәләмәде, рәнҗергә җыенуын да сиздермәде: Әйе. шулай килеп чыга, студент Кешенең һәр кылган эше — тарих хикмәтләре Заман һәм язмыш дип тә алмаштырырга була тарих сүзен. Әңгәмәдәшенең шулай тыныч булуына ачуы чыкты Фидаилнең Әйтерсең, бер гаепсез әүлия сөйләшеп утыра аның каршысында. Соң син.—дип. урыныннан ук калкынып куйды ул Син.. Синең кулыңа мылтыкны кем тоттырды?' Шулай кирәк булды, студент. Кызма әле син. кызма, мылтыкны үзем алдым. Кеше атарга кушсалар, кешегә дә атар идеңме? Әйе димим Ләкин, беләсең булса кирәк, студент, кеше атучылар да байтак булды... Тарих гаеплеме3 ' Жир аларны да күтәрергә тиешлеме? Жир күтәрә ул... Әйе. алар да тарихны гаепле санын .. Кеше кыяфәтендәге карачкы' Кеше кыяфәтендәге роботлар сез. Тарихны гаепләргә түгел, абзый кеше! Дәшми генә торып, өстәл тирәли арлы-бирле йөренергә кереште хуҗа Чәй өстәле хәстәрли иде ул. килгән «кунак» хөрмәтенә. Ни гаҗәп, үзен элеккечә үк тыныч тота Холкы сабыр, үзе итагатьле, һич уйла массың . Фидаилне дә аңларга, аның да хәленә керергә кирәк: каршы- сындагы бу кешенең Эт атучы икәнлеген бер генә минутка да хәтереннән чыгара .1 гмый иде ул Малай чактан ук канга буялган сары кожаны белән төшләренә кереп йөдәткән, тышкы кыяфәте белән генә дә ничә мәртәбәләр куркытып уяткан адәм ич... Дәшми-нитми генә чәйләп алдылар. Кыстатып тормады Фидаил, алдына куйганны ашады Бүгенге физик эштән соң аппетит юклыкка 54 зарланырлык түгел Каяндыр «Вермут» шешәсе менеп кунаклаган иде өстәлгә. — Кабасынмы? дип, шешәгә ишарәләде хуҗа — Дуслык юк. Тәкъдим итүче куе чәй төсендәге кызгылт сыеклык тутырылган шешәне кулына алып бөтерде-бөтерде дә кире урынына куйты — Ярар, синенчә булсын Рәхмәт әйтергә базмадымы, оныттымы, креслога күчеп утырды Фидаил Хуҗа кеше анын алдына шактый ук таушалган фотоальбом китереп салды. Ә үзе ашыкмый гына табын җыештырырга кереште. Өстәл өстендә әлеге дә баягы шешә һәм ике стакан гына утырып калды, ала рына кагылмады Фидаил альбом актара. Әмма монын бер кызыгы да юк анын өчен Ташлап чыгып китәргә дә уңайсыз кебек әлегә. Ә альбомда. Эт атучы нын үзеннән тыш. һичкем таныш түгел анар Кире кайтып, беренче биттә үк урнаштырылган фоторәсемгә карап утыра башлады ун як почмагына «Петровъ» дигән келәймә сугылган Революциягә кадәры рәсем иде күрәсен. ә үзе саргаймаган Елтыр күзле, киң текә маңгайлы бер яшүсмер карап тора аннан. Култык астына ниндидер чит ят хәрефләр белән сырланган газета кыстырган Ә бәлки журналдыр, иске язуны танымаган Фидаил өчен барыбер иде ул кадәресе Шул кәга о> төргәгенең бер читендәге «Шура» диген сүзне генә укырга мөмкин, анысы хәзергеч.» Әмма, барыбер, аның нәрсә аңлатканын белми ич ул «Шура әтлы хатын-кыз хакында язылгандыр, күрәсен...» дип кенә гөманлап куйды Хәер. Фидаилне гаепләргә ашыкмыйк, кайчандыр шул исемдә Оренбург каласында татар телендә академик журнал чыкканлыгы хакында кемнең хәбәр иткәне бар киң массага ишетелерлек итеп?’ - Әтиемнең шәкерт чагы, дип аңлатма кертте Фидаил утырган кресло аркасына килеп таянган хуҗа «Шура» журналында хәреф җыючы булып эшләгән ул. Дәшмәде Фидаил. Әмма үзалдына кызыксыну белдереп, альбомның чираттагы битен ачты. Монда таныш кешеләр күренмәгәч, ары китәргә торган Фидаилнең кулыннан тотып алды Эт атучы, гүя кош готты ул — Сул якта Ризаэтдин казый Фәхретдинен — журналның редакторы. уртада Закир Рәмиев, Дәрдмәнд дип тә йөрткәннәр у зен миллионер да булган, шигырьләр дә язган. Анысы Шакир Мөхәммәдов. язучы булырга тиеш. Сулда утырганы Фатих Кәрими атлы журналист Ә теге артта басып торучы озын гәүдәлесе Жамал Вәлиди булырга тиеш Эг атучы сөйләгәннәр бер колагыннан ничек керсә, икенчесе аша шундый ук тизлек белән чыгып та китә барды Фидаилнең Урга мәктәп тәмамлап тә колакка чалынмаган, укытучылар тарафыннан телгә алын маган ул кешеләрне хәтерләүдән ни мәгънә? Кыяфәтләре, у з-үзләрен тотышлары затлы күренә анысы Затлылыкта гынамыни хикмәт, кылган эшләре шул чама гына булгандыр, күрәсен Ә менә Мәхмүт Хөсәен яисә Мөхәммәт Садри булса, таныр иде ул аларны. Авылга да ки и >н нәре булды, у I эшләгән төзү оешмасында да чыгыш ясады соңгылары Бер-беренә таба янтая төшеп, янәшә утырган ир белән хатын фото рәсеме урнаштырылган битне ачкач, ирексездән. үзе үк карап куйды ул Эт атучыI а. - Болары кемнәр тагы? Сулышы качакка бәреп торган Эт атучы җавап бирергә ашыкма АЫ Танымый ахры дигән уй туып алды Фидаил күңелендә Ә ф. п. рәсемнән күзне алырлык түгел Истәлеккә калган шушы мизгел аша гына да әлеге парның татулыгы, бер-берсенә нинди хөрмәт һәм ихтирам бвйән карагайлыкларына сокланып туймаслык. Гүч к к.мклап. янәшә гөлдерәгән пэр күгәрченнәр — Минем әти белән әни, - диде Эт атучы шактый вакыт дәшми торганнан сон. Бу яңалыктан сискәнмәү мөмкин иде микән, бер фоторәсемгә, бер Эт атучының үзенә текәлеп карады Фидаил Күпме ген.' җентекләп өйрәнмәсен, дөнья мәшәкатьләреннән йончып өтәләнгән ->т атучымын шундый мәһабәт һәм игелекле сурәтле ир белән хатыннан туу ихтима лын күз алдына китерә алмады ул һичнинди уртаклык юк араларында Бала — ата ананың дәвамы булырга тиешле түгелме сон?! Карашлары, үз-үзләрен тотышлары белән үк игътибарны җәлеп иткән, күңелдә ихтирам уяткан кешеләр белән илле яшьтән узып та. тормышта үз урынын тапмаган адәм арасында нинди уртаклык булырга мөмкин?! Альбомның ахыргы битләренә җитеп килгәндә, тагы бер фоторәсемгә төртелеп торды әле. Аның игъибарын хуҗа да сизмәде түгел. Пауза озынга китә башлагач, үзе үк соран куйды — Күргәнең бармы әллә? Фоторәсемдәге егет түгел, сорау сәер тоелды бу юлы Фидаилгә Мөлаем елмаеп торган мәһабәт гәүдәле бу егетне белүен белми ул. әмма кан төше беләндер. нәрсәсе беләндер ул аңар кемнедер хәтерләтә дә сыман Әмма кемне? Кайчан һәм канда күргәне бар аның бу егетне?.. Шул ук вакытта каян килеп таныш булсын икән ул анар. Эт атучы белән аны нәрсә берләштерә?!. 27 Өндә үз-үзенә урын таба алмады Асия. Эштә дә гаме булмады Уйламаганкөтмәгәндә адашып билгесез тарафлар! а барып чыккан юлчы хәлендә тойды ул үзен һәр яңа көн. һәр сәгать аны күнегелгән тормышыннан. үткәннәреннән аера бара. Ә кай юнәлештә хәрәкәт итә ул. юлы кая илтәчәк — күч алдына да китерә алмый Юлның ахырында аны ни көтә, билгесезлеккә төбәлгән бу сәяхәт ни белән тәмамланачак берәү дә белми Әнә шул билгесезлек газаплый да инде аны Шул билгесезлек гаилә иминлеген пыран заран китерде, инде ияләшеп, күне геп җиткән эшеннән аерды Шул билгесезлек йокыдан мәхрүм итте, җан тынычлыгын качырды Кая барып терәлер һәм кай җирләрдә төгәл ләнер аның бу юлы— алла үзе генә белә Шулай да үкенми иде ул. Адашса адашкандыр, әмма башлаган юлыннан кире борылыргамы әллә дигән уй килеп тә карамады Белә ич ул. икеләнә торган чагы түгел аның хәзер Нә барысына ия була, йә бернәрсәсез кала икенең берсе Күзләрен чагыл гырып. киләчәген балкытып торачак бәхеттән нибарысы кул сузымы ераклыкта тора ич ул Үреләсе, тәвәккәлләп, соңгы адымны атлыйсы калган, томан артында шәйләнгән билгесезлек шундук эреп юк булачак. Күңелен шундый уйлар борчыган көннәрдә, үч иткәндәй. Арслан пың эзе суынды Шылтыратмый да. Әнзия Закировна аша - киңәшмәгә» дә чакыртмый. Югалды1 Көтеп көтеп тә хәбәре ишетелмәгәч, үзенә шылтыратырга кирәк дигән карарга килде ул Ә бәлки, анык белән бер-бер хәл. күңелсезлек килеп чыккандыр. Арслан аның ярдәменә мохтаҗдыр? Ничек моңарчы уйламаган ул бу хакта Хәзер үк шылтыратырга кирәк Хәзер үк урам га чыгарга да бер бер аулак автоматтан шылтыра юрга кирәк үзенә! — Алло, тыңлыйм, дигән таныш аваз ишетелде аргы баштан Әнә. пичек якын, янәшәдә генә икән ләбаса ул Тәүлекләр буе аны уйлап газапланасы, көтәсе дә түгел, чыгасы ла урамдагы TC.I.K i кайсы автоматка икс тиенлек бакыр саласы һәм бармак очы белән а.пы мәртәбә әйләндер >< • idi., икән Арсланның танышын ишетүгә үк. куанып, шул рәвешле үзүзен IUV.II 1.1.111 алырга да өлгерде Ann Бу мин идем Тыңлыйм! Коры гына әйтелгән шул сүздән кабинет салкынлыгы исеп куйды > \ ни башка сүзләр көткән и к бит аңардан Шуңа югалып калды, * нәрсә өчен шалтыратканлыгын, ни сөйләшергә җыенуын онытты үзенең. = - Әйе. тыңлыйм сезне, дип кабатлады тавыш Асия \ г-үзен кулга алырга өлгерде, танымаган икән ләбаса ул аны ± Танымагач, билгеле инде, башкача дәшә дә алмын ул. Чак үпкәләмәде £ тагы... Үпкәсен онытып, ягымлы һәм үз итеп дәште ул: = Бу мин идем әле. Арслан. Мин Кем ул. «мин»? Үзе өчен һәркем «мин»' Тынлыйм Арслан | СлХННОНИЧ тыңлый’ Көлен җибәр.. язды Асия. Әле һаман танымаган икән ич ул аны. * кыгык бит ♦ И и и. Арслан, дип дәште бу юлы. янәшә торган чакларындагыча ® ягымлы игеп Онытып та бегергәнсең Мин идем Иптәш дип тавыш күтәрделәр аргы якта Шаяртырга вакы- - тым юк' Исемегезне әйтегез һәм ни кирәк?' - Берни дә кирәкми, дип. янә югалып калды Асия, тотлыга язды - Үч иткәндәй. телефон шыгырдый иде Ниндидер чит авазлар да ишете J леп куйган сыман. s Кирәкмәгәч, дип җавап кайтарды кырыс аваз. - Эшегез бет »- кәнме әллә анда- ”. Трубканы агып бәрер!ә үк җыена иде булса кирәк Арслан Сәхнпо- = внч. Әмма шулчак, тонык шыгырдау авазына кушылып, таныш исем “ ишетелде Асия иде бу Кайсы Асия’!. Сорау ялгыш ычкынды Аның урынсызлыгын шундук абайлап, төзәтергә ашыкты Арслан Ә-ә. син идеңмени. Асия? Тавышың начар ишетел » Нәрсә булды? Тыңлыйм сине, Асия Берни булмады. Болай гына шалтыраткан идем. диде. Гагы ни әйтә, нәрсә дия ала иде икән соң ул?!. Телефоннан сөйләшер сүзләре дә юк ик >11 пч .1.1 >рнын. уйлый калсаң. Хәлиләр ипчек? диде, ниһаять, кем белән сөйләшкәнен төшенеп алган Арслан, мишәр акцентын махсус ассызыклап Әйбәг Нинди яңалыкларың бар? - Беркөе, элеккечә Яхшы алай булгач, яхшы... дин, ни әйтергә, алга таба ни сөйләшер!■> белми төртелеп калды ир-ат тавышы. Хатын-кышың сизгер күңеле дә шундук тоеп аллы моны Әмма үпкә белдерергә ашыкмады. Сораштырырга кереште ул да. үз чиратында Ү зең ничек яшисең. Арслан? Түзәрлек Эшеңдә күңелсезлекләр юктыр ич? — Әлегә тәртип. үзгәртеп корабыз, диде һәм ипле генә ирония юныш көлгәндәй иген алды Көлүеңнең м.н ьнәсен аңламадым. Арслан? Үзгәртеп корабыз дим. «перестройка» Газеталар укымыйсыңмы әллә? Заманнан калышырга ярамый. Асия «Миндә газета кайгысы түгг i шул әлсы » дип әйтергә ачылган авызын гысп калды Асия Курс юра. аңлашыла, телефон аша гына Аанына тынгылык иңмәячәк аның оарыбер Ә Арслан, әллә юри әллә чынлап, бернинди дә конкрет тәкъдим әйтергә уйламый, читләп урап сөйләшүен данам итә. Димәк үзенә тәвәккәлләргә кала Кайчан очрашабыз соң? дип соран куйды ул. уңайсызлану дигән төшенчәне онытып торып Арслан ничек кабул иткәндер, сорау аның үзе өчен дә көтелмәгәнчәрәк килеп чыкгы. Артык төгәл һәм туры иде сорау. Очрашырбыз, Асия Вакыт ягы кысанрак әле менә Кайчан? — дип әрсезләнде хатын, ачык жавап ишетмәвенә күне- ле рәнжел - Кайчан очрашабыз? Карарбыз дидем, Асия Вакытка карарбыз Иң элек кайбер нәрсәләрне үзгәртеп корырга, койрыкларны жыя төшәргә кирәк әле. Азга гына булса да. Минем сине бик тә. бик тә күрәсем килә, Арслан.. Янмый торгандыр ич!..—дип әйтеп салды, ниһаять, ир-ат Шалтыратучының үзен аңларга теләмәвенә ачуы кабара башлаган иле инде аның. Януын янмын да... — Сон, янмагач!.. Үч иткәндәй, сөйләшүнең шул урынында, анасы артыннан йөгергән аксак каз бәбкәсе сыман пиб-пиб иткән аваз чыгарып, элемтә өзелде. Арсланның сүзләре ярты юлда эленеп калды Кесәсендә ике тиенлек бакыр табылмады Асиянең... Урамга йөгереп чыкты, урамда йөреп торучыларның әле берсенә, әле икенчесенә очып кунды ул Ике тиен бирегез.. Ике тиенлек юкмы? Берәвенең дә ниндидер бер хатын өчен тукталып, кесә актарып торасы килмәде, «Юк » — дип. китеп баруларын дәвам иттеләр. Почмактагы газета киоскысында утыручы әби дә «Акча вакламыйбыз, күрмисенме, күзең чыкканмы әллә » дип, итагатьле генә жавап кайтарып. шул хакта язып эленгән кәгазь кисәгенә күрсәтте. Башка сүзем юк дигәнне аңлатып, шапылдатып, пыяла тәрәзен дә ябып куйды аның борын төбендә Эш урынына әйләнеп кайтты Асия Көтәргә кереште «Нигә борчылырга?! »— дип тынычландырды ул үзен. Сүзләре ярты юлда бүленде, теләсә. Арслан үзе чакырта ала ич аны Телефонга чакырта ала, машина жибәрә ала. «профсоюз киңәшмәсенә» хәтта Үзгәртеп кору башланган дип, дөнья тукталмас әле. тик әйләнер үз күчәрендә. Күзләрен ишектән алмый көтәргә кереште ул. Аннан менә-менә, Арслан Сәхипович йомышын үтәү бәхетеннән канатланган Әнзия Закировна килеп керер төсле иде Ул көнне булсын, иртәгесен булсын, ателье мөдире алар цехына аяк басмады Тәрәзә каршысыннан жиңел машина үткән саен, җилкенеп куйды Асиянең күңеле. «Мине алырга жибәрелгән машина түгелме?» — дигән өмет бер кабынды, бер сүнде — кабатланып торды. Әмма алырга килүче дә. шатлыклы хәбәр житкерүче дә күренмәде һаман «Әллә соң тагы шалтыратып караргамы икән үзенә? »—дигән уй да ташламады аны Бәлки бер-бер мәшәкате, нинди дә булса күңелсезлек килеп чыккандыр. Аңар, бәлки, Асиянең ярдәме, жылы сүзе кирәктер хәзер Асия дә кул сузмаса, кем ярдәмгә килер Арсланга?.. Телефоннан сөйләшкәндә үк тою мөмкин иде ич кәефе бигүк яхшы түгеллекне Шул. башына уй гөшкән, борчу баскан аның Арсланын Кичекмәстән эзләп табарга, ярдәм итәргә кирәк аңар! Шушы көнгәчә ничек бу хакта уйлап карамаган ул?! Кул кушырып утырды, үпкәләгән имеш Арслан әле дә аны уйлый торгандыр, аңардан ярдәм көтә. Горурлыгы гына шалтыратырга, үзе янына чакырырга ирек куймый торгандыр . Эш сәгате дип тә тормады, рөхсәт тә сорамады - урамга атылып чыкты һәм очраган беренче машинага кул күтәрде Асия. Буш такси булып чыкты. Универсаль базага, диде ул. сулышын чак тыеп Арткы рәткә кереп утырган хатынга, көзге аша берничә мәртәбә сынаулы караш ташлап алгач, сүз кушты таксист Нәрсә, апасы, бер-бер дефицит кайтканмы әлл--* Дәшмәде Асия Таксистның сүзләре тәрәзәдән сызгырып кергән АН.1 сыман гына чалынды колагына Ә теге, светофор каршында тукталган саен, көзгесе аша һаман күзәтүендә булды Фуражкасының озын козырегы астыннан чираттагы мәртәбә күз салып алгач, урамга чертләтеп төкерде дә томанларга кереште ул: Хатын-кыз шулай кая ашыксын?!. Дефицит артыннан, билгеле Ире янына кайтырга дип ашыкмас ич инде Сөйгән яр кочагына ди- сән. алар үзләре килеп ала торгандыр, шулай бит. апасы Гакси I шу ми ук үзенә күрә тәҗрибәле «арысланл ид< булса ки рәк Икс сүз әйтүгә үк таныды Асия, шуңа дәшмәде Тыштан кына барды Юл кыска тоелды Өчлеген калдырды да рәхмәт тә әйтеп тормады үзенә Арсланның эшенә якынлашкан саен, ныграк җилкенә барган йөрәге зур тимер кап кага тартты аякларын Апасы, сдача кирәк гүгелме әллә?.. Ха-ха дин. кеткелдәп, ачык тәрәзәдән күзләрен шар итеп карап калды таксист Кузгалырга ашыкмады. Бәлки көтәргәдер, ә. апасы?' Борылып карамаса да. итәге артыннан иярә килгән комсыз карашны тойды Асия Шул караш аның уз-үзенә булган ышанычын арттыра төште, тәвәккәллек бирде, гәүдә чигелешләренә гайрәтле хәрәкәт өстәде Ябулы йөк машинасын чыгарырга дип ачылган тимер капкадан ишегалдына узды ул Каравылчы, ни сәбәпледер, бу хатынны туктатырга кыймады, карашы белән генә озатып калды Ул да таксист кебек үк хатын кыз рәтен белә торган заттан иде булса кирәк белгән догаларын укый калды Монда беренче тапкыр гына килүе булуга да карамастан, югалып калмады Асия Административ бинаны складлардан аеру да кыен түге i иде. икенче катның түрендә үк урнашкан директор кабинетын да эзләп газап чикмәде Кабул итү бүлмәсендәге кызга барып җиткәч кенә сөрлегә язды Гражданка. - диде теге, юлына аркылы төшеп Сез кая? Директор янына. Ул бүген кабул итми Мине кабул итәр Бу яшь чибәр кызга, күрүгә үк. ачуы килгән и.п Асиянең. Хәер, сөйгәненнән көнләшү хикмәте булгандыр, секретарь кызлар хакында имеш мимешләрне аз сөйләмиләр ич Директор занят Сез кем буласыз? Кем булуым әһәмиятле түгел! Арслан Сәхипович мине чакырган иде Чакырса, кәгәргә туры килер, әлегә ул занят - Анда кеше бармы? дип сорады Асия, күндәмләнә төшеп Җитди эше бар дидем, дип кабатлады кыз һәм. ниһаять, монысын да туктаттым дигән нәтиҗәгә килеп, чәчләрен сыпыргалый- сыпыргалый көзгегә таба узды. Бу нинди аңламаган кешеләр бу Әйттем ич. Арслан Сәхипович ганят дидем, аның җитди эшләре бар дидем Ә бәлки ул Мәскәү белән сөйләшә торгандыр Кыз канәгать сөйләшә-мыгырдана калды. Асия җәт кенә кун белән тышланган ишек артына кереп югалды «Гражданка, гражданка, сег кая-* » дигән су зләрие инде ул Арслан кабинетына илтүче икенче клт ишекне япканда гына ишетте Баксаң. Арслан мул җиһазлы кабинетның түрендә берьялгызы. ботын-боткп атландырып, креслога чумган да кофе эчеп утыра икән Рөхсәтсез килеп керүчене күргәч тә кыбырсырга керешкән иле иң элек Ышанасы кнлмич.» күзләрен челт-мелт йомгалады Нәрсә3 ' Асия! дип, гаҗәпләнүеннән торып ук басты ул Га пышын күтәрә төште. Нигә монда килдең-*' Кем рөхсәт итт. ■" \ зем килдем Сагынып. Jui урынынамы? uni. берни аңлый алмыйча, каршысына ки | үзе аныч янәшәсеннән утырмады, кабинет түрендәге эш өстәле артына үтте. Аның бу кыланышы бер күрешү, очрашып кул кысышуга .зарыгып. . усап килгән Асия өчен бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты «Арслан ча курка белә икән » дип уйлап алды ул һәм аны шул йомшаклыгы өчен кызганып куйды Күңеле нечкәрә язып калды . Йә,—диде Арслан, өстәл артындагы креслога утыргач та тамак төбеннән ясалма көр тавыш чыгарып — Хальләр ннчек. сүлә?! Үчнең мишәр акцентына махсус шулай басым ясавы иде база директорының Бу үз-үзенә тәвәккәллек өстәве иде булса кирәк анын Бер көе. Арслан Син мине ачуланма, яме! Мин сине бик сагы нын килдем Җитди сүзләрем дә күп жыелды Кемгә сөйлим синнән башка?! Арсланга чит тоелды Асиянең эчкерсез аңлашырга җыенуы Шуңа сөйләп бетерергә ирек бирмәде: .Ул җитди сүзне сөйләшә торган урын монда дип белдеңме?! Сиңа әллә нәрсә булды, ки алдың ич. Арслан! Димәк, вакытым юк. Эшем күп. димәк. Шуны аңлый алмый сынмы?! Дорфалыгын аңлап булса кирәк, тавышын баса төште бераз иш Йә. тыңлыйм Тыңласаң шул. Арслан, мин башка болай яши алмыйм Тагы ярты юлда бүлдерде аны Арслан. Мин аңлый алмыйм! Ияген югары чөйде ул. кресло артында тук мал сыман киерелеп Үзең теләгәнчә яшә. кем сиңа аяк чала?! Болан» яши алмасаң, тегеләй яшәп кара... Ннчек. ничек, ул «тегеләй»?дип. урыныннан торып, база директорының өстәле каршына килеп басты Асия Мөлдерәп тулышкан, чайкалса түгелергә торган күзләрен аңарга текәде Син нәрсә, көләсеңме. әллә мыскыл итәсеңме мине5 .. Җитәр. җигәр. Асия. дип. урыныннан кузгалмый гына хатынны |ынычлаидырырга итте АрсланӘллә ниләр сөйләмә әле!5 Сузмыйк. Арслан!. Миң болай яшәүдән туйдым, хәл итик. Хатынның соңгы сүзләре калтыранып, бәгыреннән саркылгандаи. тирәннән чыкты Арслан да тоеп алды әлеге күңел тибрәнешен Авырлык белән генә урыныннан торды һәм Асияне, кулыннан җитәкләп. кире диванга озатып куйды ул Синнән беркая да китәргә җыенганым юк. Асия диде ул пы ф шылдарга керешеп — Тынычлан Бүген үк кунакка чакырырга дип тора ; идем әле үзеңне Э-эх, диде хатын, тешләрен кысып Кулъяулык чите белән 2 борынын сөртеп алды.. Көчсезләнде Асия, биреште Йр-ат алдында го- = мереидә беренче мәртәбә йомшаклык күрсәтме иде бу аның — Мин бит г сиңа бөтенләй башка нәрсә турында сөйлим' «Кунакка чакырырга » ? имеш' Янәшә басып тормады, вак вак атлап, кире өстәленә таба чигенде ; Арслан Пышылдавын дәвам итсә дә. тавышын күтәрә төште Бу эш урыны, Асия, кайда икәнлегеңне онытма Балавыз сык ф мый гына аңлашып булмыймы, кешеләрчә! Барын да гафу итәргә, теләсә нинди авыр сүзләрне дә күтәрергә ; әзер иде бүген Асия Тик аны гына аңласыннар, ул дигәнчә булсын - Чигенә-чңгенә әле һаман креслосына барып җитә алмаган Арсланны ; куып тотты ул Иреннәре белән аның күкрәгенә кагылып алды, күлмәк якаларын хәстәрләде, галстугын турайтып куйды Үзең дә арыгансың Күлмәк якаларың да начар үтүкләнгән. г диде иркәләнергә итенеп Мин сиңа һәркөн юып-үтүкләнгән күлмәк у кидерермен Маңгай /кыерчыкларың да юкка чыгар Арслан База директоры аны, кабалана төшеп, янә бер кат диванга илтеп = килде. Үз креслосына утыргач кына тирән сулыш алды Син нәрсә сөйлисең, Асия, диде ул. ияген горур рәвештә югары чөеп. Минем хатыным бар. кызым син моны яхшы беләсең Син дә тормыш га' Балалар үз әтиләре янында үсәргә тиеш! Асиянең бу юлы да урыныннан сикереп торасы килде, әмма түзеп калды. Арсланга өстәмә мәшәкать тудырасы килми иде аның Оныттыңмыни,- диде ул. мөлдерәгән күзләрен Арсланнан яшереп Үзең тәкъдим ясаган идеи түгелме?!. Юк. минем беркайчан да балалар ятим үсәргә тиеш дигәнем юк' Ә ярату?.. Синең яратам дигәннәрең5 ' Чын түгел идеме алар? Нигә мине алдап йөрттең, нигә шушы хәлдә калдырасың син мине, ә. Арслан? Корт чаккандагыдай сискәнеп алды ир-ат Причем монда ярату?!. Синнән берәү дә баш тартырга җыенмый! Ә мин башкача булдыра алмыйм болай Аңлыйсыңмы, булдыра алмыйм, дин, сыгылып төште хатын Үзеңне кулга ал. Асия! Кайда икәнлегеңне онытасың' Асия аның җикеренүгә күчүен гүя абайламады Мин иремнән аерылам Аның белән яши алмыйм башка X.i мине һичкайчан гафу итмәячәк, аңлыйсыңмы?! — дип. күз яшьләренә буылып, һәр сүз саен тирән сулыш алаала аңлатырга, гозерләргә кереште Асия Аерылганнар ди әнә!. Гафу итми! - Кабинетына фатир сорап кергән хезмәткәргә кычкыргандай шар ярды Арслан, өстәл почмагына китереп сукты Уртасы чокыраеп торган киң ияген артка ташлап, текә муенын югары чөйде Причем монда аерылышу?! Синең өндәге ызгыш талашта минем ни катнашым бар! Ике як яңагыннан йөгерешкән күз яшьләре хатынны кызганыч кыяфәткә керткән иде Күз төбенә сыланган зәңгәр күләгә юл юл булып ияккәчә агып төшкән Чәчләр тузгыган Шунда гына ишекнең ачык икәнлеген, кабинетындагы хәлләрнең шактый ук хөртиләнә баруын чамалап алды база директоры. Кабаланып, сул кулы белән бер читтә торган селектор төймәсенә китереп басты — Фая. син андамы3 — Әйе. Арслан Сәхипович. — Мине көтүчеләр юкмы? — Әлегә күренмиләр. Арслан Сәхипович — Мин монда юк. киңәшмәгә киттем. Фая' Аңладыңмы, бүген кайтмыйм. көтмәсеннәр — Сорасалар, нинди киңәшмә дияргә. Арслан Сәхипович?.. Профсоюз дияргәме? Бераз гына уйлап торгач, ачыклык кертте база директоры: — Райкомда диген, партия киңәшмәсендә! — Аңлашылды. Арслан Сәхипович Миңа да китәргә рөхсәтме? — Нәрсә, киңәшмә1әме. ха-ха. — Киңәшмә, Арслан Сәхипович. комсомолларда да була Хушыгыз! Кулын кнопкадан алып, ишек катына үтте Арслан. Ике катын да эчке яктан бикләде Җаи гына атлап. Асиягә якынлашты Күзләре уйнап алды аның, креслода утырган хатынга сокланып күз салды һәм анын капрон оек аша матур булып ялтырап торган тулы сыйракларын күзләп, еш кына хәтерләргә яраткан шигырь юлларын кабатлады Тез өстенә тезен куйган. Алып булмый күзне шуннан Сокланудан да бигрәк. Асиягә комплимент ясавы иде бу аның үзенчә Шагыйрьләрең бер читтә торсын, әнә ничек килештерә. . Ниһаять. Асияне кулыннан җитәкләп алды, стенага уеп эшләнгән бар янына алып килде — Йә. җитәр. Асия, җитәр тынычлан, барысы да көйләнер,— дип тынычландырды, хатынның биленнән кочаклап алды ул Икенче кулы белән аның чуалышкан чәчләрен рәтләде — Әйт. нәрсә эчәбез, коньякмы, әллә акнымы3 Асиянең колак очында әле һаман үзенә адресланган баягы шигырь юллары эленеп тора иде: «Тез өстенә тезен куйган, алып булмый күзне шуннан ..» Инде ничәнче кат ишетүе аның бу сүзләрне. Ватык пластинка сыман һаман шуны кабатлый Аяклары, шәрә ботларыннан башка сокланыр. мактап искә алыр яклары юкмы икәнни соң аның?' Сон чиктә, дәшми торсын иде... Арслан канәгать иде үзеннән. Тели икән, әнә шул рәвешле тиз генә юата, күңелләрен биләп ала ул хатын-кызның . Тели икән, кырыс та була белә Рюмкаларга коньяк агызды ул. берсен Асиягә сузды: — Нәрсә өчен эчәбез. Асия? Җавап ишетелмәде, күтәрелеп карарга да уңайсызлана иде әле хатын — Синең яшьлек һәм матурлыгың өчен. Асия! Бүлмәдә җил-давыллап тузынып килгән җәйге яңгырдан соң утырып калган сыман тынлык хөкем сөрде. Рюмкаларны куеп, диванга таба үттеләр — Эх. Асия, дигән дәртле пышылдау авазы яңгырады бераздан — Үзеңне ничек яратканлыгымны белмисең шул син. Әгәр шагыйрь булсаммы? Шагыйрь булсаммы, эх. Асия Поэма язар идем синен хакта Роман Хатын дәшмәвен дәвам иттерде. Арсланның куллары анын билендә иде инде Иреннәре күз яшьләреннән тозланган бит очларын ирен нәрен барлады Бармаклары капшанырга кереште бераздан. Поэма, алай гынамы әле, хәтта роман кадәр роман вәгъдә итсә дә. база мөдиренең пышылдау һәм назларына җавап кайтаручы булмады — Эх. Арслан.. Син мине кемгә саныйсың. Арслан —дин. сыгы лип, хәлсезләнеп төште хатын. 28 . Өстәлдә ялгызы утырып калган вермут шешәсе, шулай да. ачылды | • Ә» 5 65 Сезнең Якты Яр районында төпләнеп кала язган идем әле мин Хәрби комиссариат тирында эш тәкъдим иттеләр Эшендә түгел хикмәт, хәрби кием дә бирделәр! Хыялланганымны беләсең.. Ну, бер хатынга йортка кердем Балалар йортыннан малайны алдырдым.. Берничә ел яшәдем дә әле мин сезнең Якты Ярда, бөтенләйгә төпләнергә иде исәбем Анда нәсел-нәсәбемнең дә үткәнен белмиләр, тик яшәргә иде исәп тыныч кына «Дошман» дигән исемем дә онытылды . Урамда очратып, берәрсе «Гыйлем Госманович» дип тә дәшсә, күзгә яшьләр килә торган иде «Гыйльмык» кына идем ич мин аңа кадәр.. Кыскасы, барысы да көйләнеп килә иде инде, ипле генә яшәп яту иде Хәрби комиссариатта да хөрмәт итәләр иде үземне. Гел көтмәгән җирл .в килде миңа каза: синең ише малайлар теңкәгә тияргә кереште Кайсы авылныкылар гына килмәсен: «Таныйсыңмы, кара, кара, әнә Эт атучы», дип бармак төртеп күрсәттеләр. Торабара якага ук ябы ша башладылар Кайсы авылдан дидең әле үзеңне? Нурлы Аланнан Юк. сезнең авылныкы түгел. Ниндидер. Комазаннан идеме?.. Бер малай күкрәккә мылтык китереп терәде. «Син. паразит,—ди бу мина Минем этемне аткан идеңме?!, -ди — Мә. ал!».—ди. курокка басарга итенә Алай да мылтык корылмаган булып чыкты, беткән идем Бер гөркем иптәшләре белән бергәләшеп кулларын артка каерып бәйләгәч гә. өскә сикерә, тибенә, тешләшә теге: «Барыбер үтерәм мин сине. ди-ди яный Тамырыңны корытам, канга - кан. үлемгә — үлем . дип кычкыра Кызганыч та, куркыныч та—кычкырып елый үзе, бичара. Түздем-түздем дә китәргә мәҗбүр булдым Бала-чага гына түгел, өлкәннәренә тикле «Эт атучы» дип бармак төртә башладылар, яшәрлегемне калдырмадылар Бергә тормыш көтеп яткан хатынга да ошап бет мәде бу яңалык Малайны җитәкләдем дә, әйдә, тай кире Казанга.. Шулай, студент, без күргәннәрне күрергә язмасын сезгә! Башын артка ташлап, тукталып, берара уйга калып торды Эт атучы Гыйлем. Алга таба ни сөйләшергә белми иза чигә иде буган Шулай да. теш кайрама, аңларга тырыш син мине, студент! Үч алыр җирем калмаган Ятьмә койрыгына эләккән шыртлака сыман, буталып, чуалып беткәнмен Аңларга тырыш мине, студент! Ничәнче кат тукталуы иде икән, янә сүзсез калды, телен тешләде Карашын кая төбәргә, кулларын ни эшләтергә белми газапланырга кереште. Ике кулы белән алмаш-тилмәш бармакларын, кул аркала рын уалый, кыса Мәрхәмәтсез кыса бармакларын, сөякләре шыгырдап куя хәтта, тегермән ташы астына эләккәннәрмени... Әйтерсең, кер сыга, гүя язмышына кунган тузан һәм тапларны кысып чыгарырга тели иде ул шулай... Кызгана ук башлады түгелме үзен Фидаил?! Ләкин ул аны кызгана аламы соң?' Каршысында Эт атучы! Үз гомерендә җанын бирердәй булып ярата алган бердәнбер дүрт аяклы дустын — Юлдашны мәңгегә юк итүче, тартып алучы Малай күңеленә тәүге җәрәхәт салган адәм. Дөньяны якты һәм ачык төсләрдә генә күргән үсмернең ышанычын, өметен кыеп алучы Ә барыбер, ни генә булмасын, теге чакта хәрби комиссариаттагы очрашудан соң күп су аккан, күп нәрсә үзгәргән Фидаил дә башка, аның кешеләргә карашы, дөньяга карашы башка — ышаныч нык кына кимегән. Күңел хыянәт һәм мәрхәмәтсезлеккә күнегә төшкән Ул чакта үзе дә өзгәләп атарга әзер иде ул әлеге адәмне Эт атучының үзен .и дөнья аз талкымаган, бәхет дигәннәре аңарга да йөзен күрсәтмәгән. Эт атучы булуына да карамастан, кеше сурәтендә күренә башлаган и.и ул Фидаил өчен бүген Ни генә димә, бүген якасына барын ташлана алмый инде ул аның Иңсәләре шәлберәен төшкән, маңгай һәм куллары тоташ җыерчыктан торган бу бәхетсезгә ничек ягылырга кирәк?!. Язмышындагы кайсыдыр сәхифәләре белән хәтта беркадәр үз һәм якын да тоела башлады түгелме ул анар3 ' Шулай да бер мизгелгә күңелендә талпынып куйган миһербанлык хисенә ирек куймады Фидаил Үз-үзен ялгышудан азат итәргә теләп, тизрәк сүз башлады ф — Дөньяга ачуыңны алдың, димәк?! Бер гаепсез авыл малайла- з рыннан үч алгансың! Мондый сүзләр, мондый битәрләү ишетергә теләмәгән иде Эт ату- * чы. Аз гына мәрхә.мәтлслеккә өмет иткән иде булса кирәк — Берәүгә дә ачу саклаганым юк,— диде ул салмак тавыш бе- t лән — Үчләнү ират эше түгел Гүя ишетмәде аны Фидаил, үз туксаны - туксан: — Сөйләмә, абзый кеше, дөньяга, кешеләргә ачулы син' Бер хәс- 2 рәтсез, борчусыз яшәп яткан авыл малайларын рәнҗетүдән тәм тапкан- « сын' Син Син әтиең өчен үч алгансың бездән! * — Студент,—диде хуҗа һәм теләр геләмәс кенә башын борды а ана таба Утырган урындыгы сыкрап алды хәтта — Син нәрсә, сту- з деит?!. Бу өйрәнгән, моиарга пи әйтсәң, нинди пычрак өйсәң дә ба- - ра. күтәрергә күнеккән дисеңме?! Беләсең килсә, үз гомеремдә минем 3 берәүгә дә бармак янаганым булмады Мылтык барында бармак янамыйлар — Мин кеше рәнҗетмәдем... ® Кеше.. - дип кабатлады аның артыннан Фидаил. Теләсә-телә- £ мәсә дә. бу кеше белән тыныч-ипле генә сөйләшә алмый иде ул. кү- < рәсең Син дистәләгән, йөзләгән малайларның күңелен, хисләрен i канга буяган, челпәрәмә китергән адәм, абзый кеше' Юк. студент, мин кеше рәнҗетмәдем' Ялгышасың! Кеше рәнҗетүдән лә яман эш юк Мин моны үземнән беләм — әтисез үстем. Сә- бәпсезгә рәнҗетелгән кеше кызганыч һәм куркыныч та' - Дөрес, куркыныч кеше син! Гүя «студент»ны ишетми иде инде ул. үзалдына уйлануын дәвам итте Эт атучы Гыйлем - Нахакка рәнҗетелгән кеше куркыныч, дөрес әйтәсең анысын... Андый кеше үзүзенә бикләнә, йомыла Кешеләргә ышанмый, кешедән игелек көтмәскә өйрәнә Билгеле, үзе дә уңга-сулга чәчәк өләшеп йөрми рәнҗетелгән Икебез дә бер сүз сөйлибез ич. абзый кеше Иртәме-соңмы барын да көтәргә мөмкин андый кешедән Мин кеше рәнҗетмәдем! - Әллә башына киткән иде. әллә махсус басым ясарга теләде, шул ук сүзен тагы әллә ничә тапкыр кабатлады Эт атучы Гыйлем — Сәер килеп чыга, абзый кеше, дип өстәде Фидаил. Бәхәс дәртеннән чыга алмаган иде әле ул да Берәүне дә рәнҗетмәдем дисең, ә үзенә мылтык терәгәннәр Көпә-көндез авыл буйлап кан коеп, өй борынча эт атып йөрү синеңчә рәнҗетү түгел инде, ә?! Мин аңлый алмаган ул чакта, ничек инде өлкән кеше эт җанын кыеп йөрергә мөмкин дип гаҗәпләнгән идем . Әле генә аңладым - син үч алып йөргәнсең без дан. Безнең бәхетле балачак артык тоелган сиңа Авыл җирендә хуҗасыз эт булмаганлыгы» сез яхшы беләсез! Беләсең килсә, абзый кеше, теге чакта сез киткәннән сон мәет чыккан өй сыман бушап калды авыл Кичләрен эт өргән аваз ишетелмәде Мәктәптән озын тәнәфескә чыккан малайлар йөгермәс, уйнамас булды сездән сон Бер-беребезгә туры карарга уңайсыз иде. борын салындырып йөрдек Шул вакыйгадан соң. сугышлы уйнасак, фашистларга каршы түгел, эт атучыларга каршы атакага бардык. Таяк мылтыклар белән кырыкмаска-кырык мәртәбәләр те рәл аттык, мылтык түтәсе белән кыйнадык без сезнең карачкыларны Тетмәгезне тетә торган идек, таяк мылтыклар чыдамый торган иде Шулай. абзый! Ә син. торасын да, кеше рәнҗетмәдем дисең?! Канатлары сынган карт бөркет сыман күзләрен мөлдерәтеп карап утыруын белде Эт атучы Гыйлем Түзем иде ул, сөйләүчене бүлдерми Дәвам ит. тыңлыйм, студент Сүзләрең тагы калгандыр әле Житәр. абзый, әйтелгән кадәресе җитеп торыр әлегә! Дәшмисең?, - дип, сораулы карашын төбәде Эт атучы - Алай са мине тыңла, студент! Хәтереңә язып куй, кирәге чыгар Агачның кәү сәсенә балта чапсалар — аның эзе җуелмый, тамгасы кала. Кеше тәнендәге җөй сыман Ә инде тамырына чапсалар, тамырын каерып өзсәләр — агач корый Яфрак ярмый, уңыш бирми андый агач, кәүсә генә кала тырпаен Нәсел тамырына чабылган эз дә үзенекен итә — нәселне корыта, студент! - Болар белән ни әйтергә телисең, абзый кеше? Әтиеңнең үчен авыл малайларыннан алдым дипме?. Ничек телисең, шулай аңла — синең эш! Тик шуны бел. синдә эт кайгысы. Ә без кешене дә эттән болайрак күргән заманда үстек. — Кем гаепле? Минме?!. - Гаеплене эзләмик, студент, юкса яшәргә ара калмас Кешедән башкаларның үчен алыргамы?! Алама сорау бирәсең, студент Үч алу-алмау турында түгел сүз Язмыш шундый безнең — буталган, болганып-тулганып беткән, гаепләмә безне! Тамырлар өзелгән безнең болай да — Үзен бар! Улың! Тагы нинди тамыр?!. — Кабатлап әйтәм, студент, тамырлар өзелгән! Шәхес культы корбаннары чыгарып атылган әткәйләр белән генә чикләнми ул — без. безнең дәвамнар — һәммәбез культ корбаннары! - Мин дәме? -- Син дә корбан! Тамырың булганга охшамаган синең дә! — Дөрес түгел! Син үзеңне аклау өчен генә сөйлисең боларны! Мондый коткы таратырга хакың юк синең, тукта! - Юкса телемне тартып өзәрсеңме? Булмас! Өзелгән тамырларны яңартып булмый ул. туган! Йөзәрләп, меңәрләп атканнар безнен әтиләрне. каберләре дә калмаган җир өстендә Телем дә. денем дә калмаган минем, студент! — Тукта, сөйләмә. . - - Эт атучыга закон юк. тыңла, студент! Уйлан! Галимҗан Ибра- һимов булган. Нәселе кайда? — Юк! Шамил Усмановның? — Юк! Фәтхи Бурнаш?..— Юк' Жамал Вәлидинең?— Юк!. Кемнәредер яшәп ятсалар да. бел. студент,— нәселләре тамырсыз бу бөекләрнең! Каберләре юк! Нәселләре юк! Син — шулар оныгы, студент Шуңа йөзеңдә бәхетсезлек синең Эттә түгел хикмәт, этеңә кадәр үк иманыңны корытканнар Шуңа җиреңнән, авылыңнан, туганнарыңнан аерылып, ялгыз каңгырап йөрисең син шәһәр җирендә! Тукта, Эт атучы! Син миңа кагылма, минем йөзгә чыккан бә- хетсезлектә эшең булмасын! Селтәнсәләр, син селтәндең безнең бәхеткә иң беренче булып Син!. Ярар, туктыйм! Туктадым.. Сүзендә торды Эт атучы — икесе дә тынып калдылар Өй эчендә янә буш китап киштәләрендә хөкем сөргән моңсулык, ятимлек тантана итте. Фидаилнең колак төбендә аның саен Эт атучы авызыннан чыккан сәер, яман сүзләр яңгырап торды: «Тәнгә ясалган җәрәхәттән җөй кала Тамырга чапсалар - нәсел корый1 .» Ә аның. Фидаилләр нәселенең шулай таркалуына кем гаепле соң?! Әтисен чыгарып атмаганнар, кем гаепле?. Шактый газапланды ул. Эт атучы сүзләреннән соң туган буталчык сорауларга җавап эзләп Табылмады җавап Ул дөньяга ачулы, шуңа ләгънәтли дөньяны Әмма дөнья андый түгел, дөньяда бәхетлеләр дә бар! Димәк, хаклы түгел ул... Шактый тынычлана төшкәч, сорап куйды Эт атучыдан: — Малай бар дидең Кайда соң ул? Нигә өйдә түгел' Сорау көтелмәгән булып чыктымы — сискәнеп куйды хуҗа кеше. - Улыммы?. — Әйе. малай бар дигән идең - Малайны укыттым Медицина институтын тәмамлады Әнә ич. ә син тамыр дисен Улың врач булган, начар ту гел ич * — Түгел! һөнәре әйбәт иде дә бит — Үзеннән рәт чыкмадымы әллә? 5 — Алай димим Хуҗа. ни өчендер, улы хакындагы сүзен сөйләп бетермәде Хәер. - Фидаил белән үзе арасындагы мөнәсәбәткә аның ни катнашы бул = сын?! Болай ла сүз аз булмады Фидаил, ниндидер эчке бер кызыксыну белән, өстәл почмагында ? яткан фотоальбом! а үрелде янә. Аның соңгы битен ачты Озак кына = андагы яшь, таза, төз гәүдәле һәм киң маңгайлы егеткә карап торды * Әйе. кайдадыр күргән сыман тоела ул аңа. йөз чалымнарымы, гәүдәсе- * ме кай төшләредер таныш та кебек Кайдадыр күргәне дә бар сыман “ Ләкин кайчан? Кайда? Каурыйлары йолкынып, канатлары тал.инан, бәпкәләреннән аерып ' алынган ялгыз ана үрдәк хәлендә торып калды Асия Теге көнне шундый ~ зур өмет һәм ышаныч белән барган иде бит ул Арсланның эшенә Го- = меренең иң җитди, хәлиткеч мизгеле килеп җиткәнлеге, у зенен бу ады ~ мы соң дәрәҗәдә вакытлы һәм әһәмиятле булачагына аз гына да шикләнми барган иде Гүя. атлап түгел, канатланып, очынып барган иде Шулай килеп чыгар дип кем уйлаган бит аны Арслан аны аңламады. Аңлау кая. хәтта тынлар! а да теләмәде. Бар хыял, өметләрен аяк астына салын таптады ул анын Мәсхәрә итте Кире борылырга да соң Күперләр яндырылган, үткәннәргә кан ту мөмкин түгел Дөрес. Фидаил дәшми әлегә Дәшмәве белән газаплый ул аны Ниләрдер уйлый Ниндидер планнар кора, күрәсең. Ничек итеп һәм ни рәвешле аңардан үч алу турында уйланамы? Тыныч күл ней төбендә нәрсә булганын каян беләсең? Тыныч күл төбендә корт мыжгый торган була диләр Үзгәрде, танымаслык булып үзгәрде Фидаил Бер сүз дәшми, сөйләшми ул аның белән хәзер Карашлары кы рысланганнан кырыслана бара үзгәрде Ниндидер иске киемнәр элеп, бер караңгыда чыгын китә дә өйдән, икенче караңгыда гына каи тып керә Хәлсезләнеп, төсе бетен кайта ни кылын кемнәр белән һәм ни эшләп йөри торгандыр ходай үзе генә белә Машинасын гел күр сәткәне юк өй тирәсендә Әле кайчан гына. Асиянең өйдә чагы булса, бер түн г. көнгә дүрт биш мәртәбәләр кагылып уза иде бит ул Юк йомышын бар итен, аны сагынып. Асиясен күрергә дип кайта торган ндг Үз яныңа тартылып, берөзлексез өйгә ашкынып торган ирнең кадерен бел ик ш анын' Әле гер. шушы хәлдә торып калгач кына аңлады моны Асия Бер беренә тартылып, аңлашын яшәүгә җитәме соң?! Ләкин, болар хакында уй лаунын файдасы юк инде хәзер Сон! Буласы булган кыласы кы лынган. терсәкне тешләп булмый Тора бара кичләрен лә канларгадыр китеп югалгалый башлады Фидаил «Кая барасың, хет әйтеп кит. белеп торыйм?! » дип дәшәсе, юлына каршы төшәсе килгән чаклары булды хатынның Гик аның кызык сынырга. карышырга хакы бар идеме соң? Андый сорау бирер! •> яра мый. ул сорау аның үзен кыен хәлгә к\ярта мөмкин Фидаил каршында һичнинди хокукы калмады аның Шушы көн гәчә дәшмәве, тавыш-гауга кузгатмавы нч«-н п »\мәт Bv хәбәр әтн әни сенә җитсә, күрше-күләнгә мәгълүм булса, ни эшләр иде?' «Арсланны яратам Яратканга күрә очрашам Арслан белән®.— дип, һәр кешегг аңлатып йөреп булмый ич. Мең рәхмәт Фидаилгә! Шушы кыен хәленда дә ир-ат булып кала алганы өчен рәхмәт Фидаилгә хәтта күңелендә хөрмәт хисе уянды аның соңгы араларда Ул аны хөрмәт итте һәм кызганды. Аңарга нәни генә буса да яхшылык итәсе, ничек тә булса бер-бер ярдәм күрсәтәсе килде. Әмма ничек5 .. Әлегә Фидаилнең хатыны санала саналуын Ул китмәгән. Фидаил ташламаган. Бер түбә астында яшәп, бер урын-җир өстендә йоклыйлар Бергә бергәсен. ләкин бу — рәшә сыман, мираж сыман вакытлы күренеш. Мондый яшәү, әгәр аны яшәү дип атарга яраса, озак дәвам итмәячәк. Һәр яна туган көн. һәр сәгать ерагайта бара аларның араларын Күк йөзендә бер үк вакытта икесе ике тарафка атылачак йолдыз сыман ич алар Очрашу бармы үл йолдызларга кабат?.. Арслан мираж түгел Арслан — ул чынбарлык! Ул аның бүгенгесе. Кем белә, бәлки киләчәгедер дә әле?' Дөрес, теге көнне таш сын кебек салкын каршылады ул аны Шул таш сынга бәрелеп челпәрәмә килде, уалды аның өметләре Арслан бөтенләй яңа яктан күрсәтте үзен. Әле кайчан гына кеше сурәтендә йөргән фәрештә, идеал иде бит ул анын өчен Горур, кыю. тәвәккәл. Шулар өстенә кулыннан эш килә, һәркем санлаша, хөрмәт итә үзен Капкаев һәм Борисларның ничек итеп аңарга ярарга тырышканлыкларын күреп хәйран кала иде. Ателье мөдире Әнзия Закировна да. ул дигәндә, биеп кенә тора. Лев Белялович булып ул да — Асия өчен билгесез югарылыкта булган җитәкче — Арслан дип өзгәләнеп тора Серләрен аның белән бүлешә. Очраклымы базар?.. Шундый кешеләр бер сәбәпсезгә: «Арслан Сәхипович’. » дип өзгәләнеп торырга теләрме?1 . Үзен шундый дәрәжәле. мәһабәт кыяфәт һәм гәүдәгә ия. кайгыртучан ир-ат яратканлыгы белән горурлана иде бит Асия. Дөрес, соң чиктә, Арслан да фәрештә булып чыкмады. Аның эш өстәле артында креслода ничек утыруы әле дә Асиянең күз алдында тора Ул кергәндә, ботын-ботка атландырып, кресло аркасына башын салып кофе эчеп утыруы иде. Гүя үзе генә түгел иде ул кабинетында, кемдер аңарга сокланып карап торадыр иде диярсең Үз-үзеннән канәгатьлекнең чиге чамасы юк «Менә мин кем! Кем белән эш иткәнлегегезне онытмагыз!дия иде сыман аның югары чөелгән киң ияге һәм алсуланып торган канәгать, тук яңаклары Ул килеп кергәч тә. әллә нәрсә булды Арслан белән Кыбырсырга кереште, кулларын, күз карашын кая куярга белми тынгысызлана башлады. Бүлмәдә үзләреннән башка һичкем юклыгы мәгълүм булса да. әледәнәле. кеше-кара күрмиме дигәндәй. як-ягына карангаларга кереште. Чираттагы һәр хәрәкәтен ясаганда, һәр сүзен әйткәндә, сагаеп, ишек тоткасын күзәтте. Ә инде арт ягы белән суга чумарга җыенган үрдәк сыман, чигенә-чигенә креслосына таба китүләре башка сыймаслык күренеш иде Әйтерсең, кемдер аны тартып алырга җыена, ә хуҗасы бирергә теләми Хәзер — яңадан кайтып искә төшергәндә — әле көлке, әле кызганыч тоела Арсланның шул чактагы Кыланышлары Арслан Фидаил түгел инде барыбер Фидаил дә Арслан түгел' Фидаилнең югалтыр креслосы юк югын да, әмма шул хәлдә торып калса, ул барыбер башкача тоткан булыр иде үзен Хәер, нигә гөманларга. Фидаилне Арслан урынына куеп буламы соң?!. Гүя ике яр арасында, зур дәрья уртасында япа-ялгызы торып калган иде Асия Кая карарга, кай тарафка борылырга һәм кайсы ярга таба колач җәеп йөзеп китәргә белми икеләнеп калган Бер ярда Фидаил, икенчесендә Арслан Ә ул дәрья уртасында. Шаулап, ярсып аккан язгы ташкын уртасында гүя. Су тирән, тирәнлек үзенә тарта Агым көчле түбәнгә өстери Ә анарга батмаска да. акмаска да кирәк. Ләкин шунысы гаҗәп: ике яр да аңардан читкә этәрелә, ераклашканнан-ерак- лаша бара һәр мизгел саен. Ник бер ярдан кул изәүче. үз ярына чакыручы 70 булса икән Каи ярга йөзәргә тиеш ул. ялгышмаска, сайларга һәм йөзәргә тиеш. йөзәргә . Дәрья уртасында чарасыз тора алмый башкача, вакыт үтә. хәл бетә беләктә Агым өстери, су тирәнлеге аякларын төпкә тарта Беләкләре хәлсезләнгәнне тоя ул. аякларны көзән җыерырга итә. тән дәге көчне су суыра Кем әйтер, кай тарафка йөзәргә сон анарга?! Актарылып ургылып аккан бу дәрьяны ялгыз башы кичәр көч калганмы аңарда? 30 Арысланнар өере һәм кенәриләр төркеме янә ярымутрауга җый калды Сый-хөрмәт тутырылган картон тартмаларны гадәттәгечә, кү тәрерлек түгел иде Капкаевның тез буыннары сыгылып сыгылып куйды үзләрен бушатканда Кайсыдыр тартмада, без монда дигәндәй серле генә челтерәшеп, шешәләр аваз бирде. Шешәләрне, шулай, яшереп йөр тәләр хәзер — почет кимеде аларның Әмма дәрәҗә төшмәде артты гына төсле дәрәҗәләре Эмаль чиләк эчендә яңа суйган бәрән ите күперә. Уксус, борыч, лавр һәм суган белән катышып, борын тишекләрен, сулыш юлларын кытыклап торган шул ит исе арысланнарның канын кай натты. Дөрләп учак янып китте. Тиздән күмере дә төшәр каен утынының. Борис укалы кәгазьгә төреп хәстәрләнгән шампур тимерләрен шылтыратып алды Юк эшләрен бар итеп, алларына җим салганны көтеп йөргән ке кариләр арасында Асия дә бар иде. Шактый дәшми, очрашмый торганнан соң, Арсланның гел көтмәгәндә үзе артыннан машина җибәрүе, әлбәттә, сәер тоелды аңа Соңгы вакытларда инде кабат очрашудан еметен өзгән иде Ул эзләп килмәячәк, үзем дә тагы бер тапкыр юллап бара алмыйм дигән уйлар белән ялгыз башы иза чиккән тәүлекләре иде Арслан аның мәхәббәте генә түгел, нәфрәтенә дә әверелеп килгән көн нар. очраша калсалар сәламенә дә җавап кайтармаска дип антлар бирел гәп Ә шулай да ул монда арысланнар һәм кенәриләр арасында Бүген төштән соң цехларына ателье мөдире килеп кергәч тә йөрәге сулкылдап куйды аның «Миңа гына булсын иде Арслан?' «Профсоюз» киңәшмәсенәдер бәлки?..» кебек уйлар килде аңа бер мизгел эчендә Уры ныннан сикереп торып, ишектән керүче Әнзия Закировнаның каршысына чак кына атылып чыкмый калды Тегесе исә. дөньяның анысын моны сын күргән хатын буларак, махсус сузды, махсус көттерде Кинәт кабын ган өмет инде тәмам сүнде дигәндә, ателье мөдиренең яңгыравык завы шы ишетелде Асия, син кайда?. Сиңа киңәшмәгә! Бар кешегә ишетелерлек итеп, махсус кычкырын әйтте ул бу сүз ЛЭрне бер дә яшерен эш белән шөгыльләнмибез янәсе «гласность» заманасы хәзер Ә инде күзләрендә өмет чаткысы кабынган Асия яны на килгәч, иелә төшеп, башкалар күрмәгәндә генә, үз итеп, аның ботын чеметеп алды Колагына пышылдады Чатта машинасы көтә Ничек урыныннан кузгалганын һәм ни рәвешле, ничек атлап у »е нсң чыгып киткәнлеген хәтерләми иде Асия — Кенәриләр, сезне сауна көтә' дип оран салды Капкаев Тиз булыгы 1 Соңгы араларда шактый гына югалып торган Гуля да килгән иде бу юлы Кенәриләр килә. китә, бу ярымутрауда андый гына хәлләр. гомумән. булгалап тора Гаепкә алынмый Гуля-Гөлсинәнең янә араларына килеп эләгүе, әлбәттә, башка кенәриләр өчен көтелмәгән яңалык булды Берәве дә көтмәгән иде үзен һәммәсе яхшы хәтерли: әле кайчан гына Лев Белялович ничек коты лырга белми иза чигә иде аңардан Менә сиңа мә, Гуля-Гөлсинә берни булмагандай янә игътибар үзәгендә, табын түрендә. «Логика кайда?»— дип әйтергә теләүчеләр булыр Ул нинди логика арысланнар һәм кенәриләр мөнәсәбәтендә логика була димени?! Кенәриләр арасыннан Гуля-Гөлсинә генә килешергә теләмәде Кап- каевның тәкъдиме белән: - Мин монда мунча керергә килмәдем лә,— диде ул турсаеп.— Подумаешь, Капкаев . — Әйе, мин — Капкаев,— диде авызы колагына җитеп килгән ир-ат. - Булсаң соң?!. Янә җавап шул ук: - Капкаев! - Нәрсә син, ватык пластинка кебек, Капкаев та Капкаев,- дип бәйләнде үзенә Гуля. Чакматаш сыман, кагылмас борын ук очкын чәчеп тора. Сабырлык — юк, темперамент — чик-чамасыз. нервлары да нык какшаган, яшенә күрә түгел бер дә — Син кем булдың әле. миңа приказ бирерлек, ул кадәр?! Капкаев,- булды җавап Үзенә ничек һәм ни рәвешле генә бәй ләнмәсеннәр, кәеф төшми ич аның, күтәрелә бара Шундый ул безнен гастроном директоры. Ә Гуля-Гөлсинә сүз көрәштерүнең тәмен, рәтен белә: - Кем соң син, Капкаев?! — Капкаев! — Исемең ничек? Капкаев! — Әтиеңнең исеме? - Капкаев — Ә үзе көлә, авызын җыеп ала алмый көлә Капкаев Үзенең тапкырлыгына хәйран калып көлә. — Фамилияң дә Капкаевмы?!. Каян белдең — Капкаев' Берни аңлый алмыйм, дигән сыман, сәерсенеп торды кенәри һәм җитдиләнә төшеп сорады янә: - Кайсы милләт вәкиле соң син, ә, Капкаев?' - Капкаев! Милләтем дә Капкаев Гомер уртасыннан узып барган ир-атның шундый сәерлеге, кемгә- кемгә, хәтта Гуля Гөлсинәгә сәер тоелды Кызганулы караш ташлады ул аңарга: — Үзеңнең кем булуыңны оныттыңмы?!. — Ә үзең кем? Мин - Гуля-Гөлсинә! Исемем бар. кирәксә фамилиям, милләтем дә бар Мин — Капкаев,— диде гастроном директоры янә бер кат һәм үз-үзеннән канәгать булып кычкырып көлеп җибәрде Әлеге мәгънәсез әңгәмә, кем белә, бәлки әле озак дәвам иткән булыр иде Лев Белялович тавышы бүлдерде үзләрен: — Капкаев!.. — Әйе, Капкаев! — Син нәрсә анда, өстеңә төшкән йөкләмәне җитмеш биш процентка гына үтисең?!. Сүзнең ни хакында барганлыгына шундук төшенде Капкаев Саннар һәм процентларга чос кеше ул, гомумән Авызын ерды рәхәтләнеп Ник ермасын авызын. Лев Белялович шаярта, димәк, кәеф начар түгел «шеф»ның. Андый чакта рәхәтләнеп ерырга була авызны - Җитмеш биш түгел. Белялович. ун проценты гына калды. Гуляның башка өч кенәригә караганда шактый ук җыйнак гәүдәле булуына ишарә иде бу Ир-атлар, кызык табып, дәррәү көлешеп алдылар Гуля-Гөлсинәнең генә исе китмәде артык. — Сезгә шул коровалар гына булсын! — диде ул. аларнын үзләреннән көлен Нәрсә аңлыйсыз сон сез?!. Лев Беляловичка бигрәк тә кенәриенең тапкырлыгы ошап куйды * Ни генә әйтмә, үз кенәрие — үзенеке инде. = — Ишеттегезме?! Ишеттеңме, Капкаев!.. ° Кенәри дә. күңеле булып, үзенең яклаучысы кочагына ташланды: 5 Җыен надан, шулай бит, ә Лева? Авыл мокытлары, берни 5 аяламыйлар, ә телләренә салыналар' — Ә син аларга үпкәләмә, Гуля,—диде карт арыслан, күңеле бу- s ЛЫП. ■ | Капкаев та телен тыйсын! Юкса минем белән ничек сөйләшергә 5 икәнлекне күрсәтермен үзенә. Бер генә тибәрмен! Беләм мин кая тих бәргә икәнлеген. * Төпчек кызын юаткандай, ягымлы итеп чәчләреннән сыйпап куйды Z Лев Белялович Кызма әле син, тынычлан. Гуля Кенәриен мунча ишегенәчә. юата-юата, үзе озата барды ул Ир- ’ ләрчә сүз булганын, шуңа үзләрен генә калдырып торырга кирәклекне •. аңлатты берочтан Җитди сүз алдыннан ирләр дүрт борынга бер «Золотое кольцо» бу- ' шаттылар. Тел өстенә бер кашык кара уылдык салган Лев Белялович ~ иреннәрен чәпелдәтеп куйды да Капкасвка мөрәҗәгать итте Капкай дустым, диде ул аның аркасына кулын салып - Җит- ? ди сүз алдыннан берне җырлап аласыңмы әллә!.. Белялыч үзе сораганда җырламый буламы сон. авыз гармунын бер шыгырдатып алды да кычкырып җырлап җибәрде Капкаев Барган илем Әсмаларга. Кер чайкый басмаларда Барыбер соям шул Әсманы. Колактан ассалар да. Аның карлыккан тавышыннан Лев Белялович үзе үк сискәнеп куйды хәтта Баш очындагы наратлардан узган елгы күркә егылып төште, кошлар дәррәү кубып очып китте Күл читенә чыгып кунаклаган бакалар кире суга сикерде Җырласа җырлап күрсәтә инде ул Капкаев Дәррәү кул чапты арысланнар, авызлар ерылды Булдыра да соң бешен Капкаев' Мол оде и. Капкаев' Капкаевның баш күккә тиде Авызының да кай тирәдә булуын чамалыйсы, булса кирәк Бәхет тулы күзләрен хужа кешегә төбәде ул Мин бит әле. Белялыч. өр яңа жыр өйрәндем! Анысын да җырлап күрсәтимме? - Әйдә. Капкаев, дип күтәреп алдылар үзен Изүләрен ачып җибәрде Капкаев — җырның өр-яңасын баш ларга җыена иде ич. Тынлык урнашты урман аланында Тыңлагыз дип кычкырып җибәрде кинәт башкаручы Өр-яңа жыр. тыңлагыз Айга менә. айга менә. Айга мен.> кнтүче Мин дә айга менәр илем Юк артымнан этүче Баягы көлү көлү булмаган икән әле ул. Баягы кул чабулар, баягы канәгатьлек чүп кенә булып калды Урыннарыннан сикереп торды арысланнар. Креслоларында тәгәри тәгәри көлделәр Аеруча ошатканы Б< лялыч иде Буылып-буылып көлде ул. күзләреннән яшь акты \ зенен 7.3 Жыр шәп чыкканын үзе дә белә иде Капкаев. шуңа, иреннәрен ялаштырып, тик елмаеп торды бер читтә Сораучылар үтенечен канәгатьләндереп, тагы бер кат мырларга туры килде.. Янә көлештеләр. — Молодец, Капкаев,— диде Белялыч һәм шундук, җитдиләнеп башкаларга да мөрәҗәгать итте Дус ишсез, әшнәсез яшәп булмый хәзер дөньяда. Капкаевның бу жыруын киртләп куегыз күңелләрегездә. Артыннан этүче, яисә кул сузып торучысы булса, шулай әнә, көтүче дә айга менә торган заманда яшибез Ә ялгыз башың, ник шунда пәйгамбәр булмыйсын, берни майтара алмыйсың. Йә йолкып төшерәләр, йә тибеп очыралар, үрмәли башласаң. Безнең дуслар җитәрлек, шулай бит, Белялыч' дип бүлдерде үзен әлегәчә җыр дәртеннән чыга алмый торган Капкаев Арттан этүче дә. кулдан тартучы да бар безнең, шулай бит ә. Белялыч?! Ашыкма, — дип. кулын күтәрде өлкән арыслан - Сүземне тәмамларга ирек бир Фамилияң Капкаев булса да. капканың юк әле синең Ә кабуын бик ихтимал, синең ишеләрне тиз каптыралар хәзер' Каптың исә. дусларыңнан җилләр исә — дөнья шундый, Капкаев. артык беркатлы булма! Берүзең, сыңар башың торып калачаксың' Пошаманга төште Капкаев — нигә мондый сүзләр?' Каршысында утыручыларга берәм-берәм карап чыкты ул күзләрен мөлдерәтеп: — Сез Сез дуслар түгелмени?' Сез бар ич. Лев Беляловнч... Арслан Сәхнпович бар Борис. — Шул шул, Капкаев. дусларның кадерен белер чак җитте! Газета укый торгансыздыр Күрәсездер. Нидер мәтәштерергә җыеналар анда Мәскәүдә! Бармагын югары төбәп торды ул байтак кына, шомлы карашы белән, барлагандай, дусларын күзәтеп чыкты - Нидер мәтәштерергә җыеналар Революция диләр әнә Күпкә бармас баруын, әмма мәтәштерәләр! Ну. как укымаска! Укыйбыз гәҗитне . Укыйбыз. Белялыч. дип, сүзгә кысылырга ымсынып алды Капкаев - Укуың әйбәт,— диде карт арыслан сүзен дәвам итеп - Укыгач. күрәсеңдер, синең ишеләрне бер-бер артлы каптырып кына торалар хәзер Көнбагыш ярган сыман! Черт итәләр дә төкерәләр Бар иде Капкаев — инде юк Капкаев! Жылатасың. Белялыч... Жылатасың, сөйләмә алай. Капкаев бар, Капкаев булачак диген. Белялыч! - Ярар.— дип. сынаулы карашын Капкаевка төбәп торды сөйләүче озак кына — Әйтик, менә сине гастроном коллективы күпчелек тавыш белән сайлап куяр идеме?!. Дөнья шундыйга китте хәзер, сайлап куярлармы?! — Какой такой сайлау!.. Әлегә мин директор! Алар мине түгел, мин аларны сайлыйм, телим икән алам, ошамаса куып җибәрәм... Сез нәрсә. Белялыч' Куркытырга телисез?'. Куркытмыйм. Капкаев. Мин сиңа сорау бирдем коллектив үзеңне санлармы, дим?. — Сайламый, кая барсыннар, — дип. иркен сулыш алды Капкаев Торгның бар дефициты минем кибет аша үтә. Дефицит бар икән, димәк, аларга да өлеш чыга, аларга да керем бар дигән сүз. һәркемнең тәмле ашыйсы, матуррак яшисе килә. Белялыч! — Ә дефицит каян килә индел — дип. конфет суыргандагылай итеп, тәмләп сорау бирде Лев Беляловнч - Берәүне дә рәнҗеткән юк. Белялыч Аларны да өлешсез итмибез. — Шулай да.. дип. сүзне башка тонда, тагы да җитдиләнә төшеп дәвам итте Белялыч— Койрыкларны җыя, нәфесләрне тыя төшәргә туры килер, арысланнар. Ишеттеңме. Капкаев^' - Вәт, тагы Тагы Капкаев,— дип, гел гел үзен мисалга алуга үпкәләде гастроном директоры Иңбашларын сикерткэләп куйды — 74 Алайса китсә, Белялыч. үзгәртеп коруның аның минем өчен бер кыенлыгы юк. Хет бүгеннән үзгәрәм. Мин нәрсә, урлашмый гына да яши ала.м мин. Акча җитәрлек миндә, тотам да коры зарплатага яши башлыйм — берсеннән бер тиен алмыйм!— дип, тынгысызланып, шап-шоп кесәләренә суккаларга кереште. - Бай кеше акча белән мактанмый,— дип әйтеп куйды моңарчы z дәшми генә уйланып утырган Арслан з • — Арслан Сәхипович дөрес әйтә,— дип җөпләде карт арыслан.— 2 Тагы шуны әйтим бер йодрык булырга кирәк хәзер. Дуслар өчен дә S җаваплылык тоеп эшләргә! Дус-иш кадерен белер чак җитте! Бер- g очтан юк-бар әчеп конфликтларга керү ярамый, салпы якларына салам » кыстырып, кешеләрнең күңелен күрә белергә... «ИсәнмесаумьР Хәл- _ лар ничек?. Бик әйбәт »—диешеп йөри торган таныш-белешен ишле- = рәк булу зыян итми Җанны ачмыйсың, авызны ачыбрак исәнләшсәң. - шул җитә андыйларга Обстановка шуны таләп итә хәзер, санлый * калсалар — шулар хәл итәчәк «Исәнме-саумы?.. Хәлләр ничек?.. Бик _ әйбәт » дип йөрүчеләр, Лев Беляловичны борчыган бу сораулар башкаларны да уйландыра - иде соңгы араларда, шуңа тын да алмый тыңладылар дәрәҗәле кеше ~ киңәшен. Ул сөйләүдән туктагач та чебен очкан аваз чыкмый торды г Ә сүзне яңартучы Арслан Сәхипович булды - Бу оҗмах бакчасын нишләтәбез. Лев Беляловнч?.. ® — Оҗмах бакчасынмы? — уйга калып торды карт арыслан Оҗ- '■ мах бакчасы төзелә торган объект әлегә. Шулай да. Арслан Сәхипо- < вичнын соравы урынлы, монда йөрүләрне дә сирәгәйтергә туры килер = — Объект әлегә тәмамланмаган, дип ачыклык кертергә ашык- Z ты Капкаев. Әйтерсең аның авызына кергән майлы калҗаны тартып алырга җыеналар. — Төзүчеләр теңкәгә тиеп беттеләр... Объектны тапшырырга кирәк диләр, артык сузып булмый,— дип җөпләде бу эшкә иң якын мөнәсәбәте булган Борис — Ә кенәриләр?! — дип аваз салды хафага төшкән Капкаев. - Кенәриләр шундый ошата безнең бу оҗмах бакчасын Н әф с е ң н е тыярсың! Хы. нәфсеңне, - дип. борчылуын дәвам итте Капкаев Ярын ла син алтынчы дистә белән барасың. — Әй. Капкаев. Капкаев. берни аңламыйсың син! Беләсең килсә. йөрәк картаймый ул. Капкаев! Арысланнар да чабып барган килеш үлә! Белмисең син. берни аңламыйсың. Капкаев «Эх. егетләр, дип кычкырасы килгән чаклар була кайчак, ник без картайган саен, кызлар яшәрә, чибәрләнә бара икән ул!» дип. Капкаев аңлады, каршы сүз әйтмәде, үзалдына офтанып кына куйды бары: Кемгә кирәк булды, кем уйлап чыгарды шул «үзгәртеп кору» дигәннәрен! Борис әңгәмәгә тагы да җитдирәк яңалык кертүне кирәк тапты Кичә генә ниндидер кешеләр йөргән койма тирәсендә Җантимер кертмәгән үзләрен Кемнәр булды икән? — Төзүчеләр булса кирәк. Арсланны бөтенләй башка сорау борчый икән әнә: — Ә Җантимер?! Җантимерне кая куябыз?.. Капкаевны да битараф калдырмады әлеге сорау: — Җантимер мине таный. Җантимер безнең һәммәбезне таный Җантимер безне сатачак! «Пароль»не кызганасыз, дип шелтәләп алды үзләрен Лев Беляловнч. Аны да уйга калдырган иде ахры Җантимернең дөньяда бар лыгы. Җантимерне монда калдырып булмый. Белялыч.— диюче Борис идс — Үзе дә. этләре дә имансыз! Калдырырга ярамый!.. — Нишләтәбез? — Шифаханәгә озатыргадыр бәлки? . - Карарбыз, дип җәпләп куйды, тынычландырды үзенең әшнәләрен карт арыслан - Соң чиктә, аның монда булуын белүче юк1 — Сез нәрсә. Белялыч! дип. колагы ишеткәннәргә ышанмыйча, күзләрен түгәрәкләндерде Капкаев. - Ә син борчылма. Капкаев Булмаса. бер җырлап җибәрәсеңме әллә?! Ул да түгел, авыз гармуны чыелдап аваз бирде: Айга менә, айга менә; Айга менә көтүче Күл ягыннан бәхетле черкелдәшеп кенәриләр төркеме менеп килә иде 31 Күңел биреп сөйләшер сүзләре дә калмаган кебек югыйсә, ә аякла ры Кабан күле читендәге Мәрҗани урамына тартты Фидаилне Нигә килә ул монда, нәрсәсен югалткан3 Үзе дә белми, килә. Күл читенә сыенып утырган шушы тын урамда, юкә һәм өрәңгеләр ышыгына елыш кан ике катлы иске тыйнак өйдә, әйтерсең, үзен зарыгып көтүче бар Көне буе бергә бер вагоннан йөк бушатып та. үзара сөйләшмәделәр. Ә кич җиткәч, тагы аның ялгыз фатирына килде Өч тарафтан шәрә китап киштәләре уратып алган бүлмәдә утыралар. Өлкәне сөйли Яше тыңлый Икесе ике ноктага төбәлгәннәр, йөзләре чытык үзләренең Гаҗәп күренеш иде бу бер читтән карап торсаң . Малаймы? — дин кабатлап сорады Эт атучы Гыйлем Теләр- теләмәс кенә сүзен дәвам итте. Үзең күреп торасың, әткәйнең өметен акламадым. Гыйлем иясе итеп күрәсе килгән дә бит. барып чыкмады Исемемнән ояла идем кайвакытларда. Ә шулай да ошый ул миңа — исемем Әнием күк. авызларын тутырып, ягымлы һәм җылы итеп, ник берәрсе дәшсен икән үз исемем белән «Гыйлем» диеп Исемемнән элегрәк кушаматларымны белеп, ишетеп өлгерәләр Син дә качасын үз исемем белән дәшүдән Белсәң иде. студент, кайчакларда шундый ишетәсем килә үз исемемне Аңлата гына алмыйм, аңламыйсың син моны барыбер Шундый матур, мәгънәле исем кушкан миңа әти белән әни Гый ле ем.— дип. иҗекләп сузды ул үз исемен - Шул исемдә әти белән әнинең акланмаган өмете, ышанычы саклана икән ич Юк. бер дә эт атучы булсын дип дөньяга китермәгәннәр алар мине. Гыйлем иясе булсын дигәннәр. Хәл алгандай туктап торды бераз. Сөйләнгән сүзләрен янә бер кат күңеленнән кичереп чыкты булса кирәк — Ма лай., дидең бит әле Була, аның турында да сөйләргә була. Туган көненнән үк бердәнбер яшәү максатыма әверелде ул минем. Үзем иреш- мәгәннәргә ирешсен, үзем кызыгып та күрә алмаганнарны күрсен, ашасын. белсен, өйрәнсен дип тырыштым мин аның өчен. Кимсенмәсен, рухы сынмасын ди-ди тартыштым дөнья белән Үз әнисен күрмәгән, хәтерләмәгән баладан да кызганычрак кем булырга мөмкин?! Әнисез үсте. Ата гына түгел, ана да булырга тырыштым үзенә, кеше алдында ким-хур итмәдем. Башын күтәр.» төшеп. Фидаилгә текәлеп торды ул бер мәл Әлеге дә баягы шул фогоальбомны кочаклап утырган «студент», аның карашын тоепмы, җанланып алды. - Улыңны ким-хур итмәү өчен дип кабатлады ул. сөйләүченең кайда тукталсын искәртеп һәм ашыктыра төшеп Хәер, аның тел төбендә ни чагылганын дөнья күргән кеше шундук аялап та алды — Әйе. эт атарга да мәҗбүр булдым Әйбәт түлиләр иде Шабашка! Мәҗбүр итмәделәр, бәйләп җибәрмәделәр — дөрес анысы' Хужаның сүзләрендә үкенү, яшәлгән гомер кылган эшләреннән канәгать түгеллек чагыла иде Авызыннан чыккан һәр сүз, һәр хатирә * күңелен тырнап, үзе генә белгән ниндидер җан җәрәхәтләренә кагылып = уза иде сыман аның.. | Фидаилнең үз шөгыле — фотоальбом битләрен ачып-ябып утыруын- * да дәвам итте һаман Андагы һәр рәсем, йөзләр таныш сыман иде инде 5 аңар Кайсы рәсем артыннан кайсысы килгәнен дә яттан белә Ә үзе = һаман актара, аерыла алмый серле фотоальбомнан. кайбер битләренә, тукталып, озак кына текәлеп карап тора. Үзен биләп торган сораулар- 5 га җавап таба алмый, җавап эзли ул берөзлексез «Оренбургта татар журналы чыксын инде, ә?! Язучылар, журна- * листлар һәм галимнәр яшәсен Кайберләренең исемнәрен дә хәтерли * башлады бугай инде: Риза Фәхретдинев Фатих Кәрими Дәрдмәнд ® Җамал Вәлиди. һәм тагы әллә кемнәр Өй кыегына кунаклап гөл- * дер-гнлдер килгән пар күгәрчен сыман бер-беренә башларын кыңгыр -. салган ата белән ана! Икесе дә — галим, укытучылар, укымышлы кешеләр Ә уллары - Эт атучы һәм тагы, ганыш та. түгел дә сыман - тоелып, берөзлексез аның күз алдыннан китмә!ән яшь егет Эт ату- £ чының улы Ничек шулар һәммәсе бер альбомга сыя алган? Ничек s итеп бер нәсел җебен дәвам итүчеләр шундый капма каршы язмышка ия’ Башка сыярлыкмы шул?!. Бу нәрсә, саташумы’ Саташу икән. = кем саташа? Улмы, башка берәүме’.. Әллә тарих үзе саташканмы” ? Эт атучының «язмыш» диюләрендә, «тарихка» сылтауларында бер бер хикмәт, ул күз алдына китермәгән сер бармы әллә?! » Малай тырыш иде. дип дәвам итте Эт атучы Гыйлем Фидаилне очсыз-кырыйсыз уйларыннан йолып алды ул беразга Кабаланып- ашыгып сөйләргә кереште — Мәктәптә дә гел яхшы укыды УКУЫН тәмамлагач. медицина институтына барып керде . Сүземнән чыкмады, әйбәт кенә тапшырды экзаменнарын да Гел күз колак булып тордым үзенә Миңа киңәш бирүче булмады үз вакытында, ялгышларымны улым кабатламасын дидем Үзем иртә өйләндем, ахмак Син дә ерак китмәгән күренәсең, хатын бар дидең малай Вакытсыз өйләнгән ир аттан да ахмаграк кем булсын' Мин бала чага түгел, утыздан узган. Студент та түгел дидем Тыңламады хуҗа, аның сүзләренә колак та салмады - Ярар, студент. - диде Өйләнгәнсең икән — синең эш беткән! Йөк бушатырга калгансың әнә. шулай шул. хатын-кызга ана акча кирәк Кызлар кайгысы кая. - дус егетләре дә булмады улымның, көн- төн укыды Врачлар алты ел укый икән бит Үзең кайсы институттан сон әле? Студент түгел дидем I ади шофер мин. шофер' Машина йөртә белүең дә әйбәт Күреп торам — син медицин скийдан түгел Синең ише егетләр мал врачлыгына яисә сельхозда укый Ярар, кайда уку анысы синең эш! Укып укып та сөрхәнтәй белый калучылар күбәйде хәзер Диплом бар. ә эшлиселәре килми Син андый түгел, күреп торам Җилкәгә салып йөк бушаткан ир-ат кадерен җибәрми дөньяның Кешене аны. иң элек, бер ике ел авыр йөк ташы- тып яисә җир казытып сынарга кирәк Кара эш эшләп караган кеше, җилкәсендә, уч төпләрендә сөяле булган кеше башкаларның муенына менеп атланмый Сөрхәнтәй булмый беркайчан да «Сөрхәнтәй» сүзен ишетү кызык булып китте авылда үскән егет кә Кайчандыр колакка чалынып та. онытылган сүз! Улың сөрхәнтәй булып чыктымы? — дип сорап куйды \л Эт атучыдан — Сөрхәнтәйдерме, юкмы — әйтә алмыйм. Рәт чыкмады төсле малайдан. Әйбәт кенә эшли дә башлаган иде. Хәтта аспирантурага кергән иде башта. Кулдан ычкындырдым шайтанны. Юаштан юан чыга дигән сыман, әллә кай арада гына юлдан язган кешеләр чорнап алды үзен. Өйдә күренсә — күренде, күренмәсә —- юк.— Шул урында бүленеп. карашы белән өйне айкап чыкты ул.— Күрәсеңме шүрлекләрне?.. Малай эше! Ике мең ярым том китап бар иде. Бабасы җыйган китаплар... Ул ташып бетерде. Әни белән, сугыш елларында да, ачлы-туклы яшәгән чакларыбызда да кагылмаган идек үзләренә. Сорап килүчеләр, укып кына торырга дип гозерләүчеләр булды — кагылмадык, кузгатмадык. Әти төсе дип сакладык. Кырык өченче ел иде бугай. Кыш бик салкын иде. Ягарга - утын, ашарга икмәк юк Әнине эштән каршыларга дип чыксам, үзебезнең өй каршына бер абзый килеп туктады. Чана тартып килгән. Ә чанасында бер капчык он. — Әйдә,- ди бу миңа. - Син миңа китаплар бир. Ә мин сиңа бер капчык он калдырам.— ди. Кыш буе кайнар кабартма гына ашап чыгарсың, янәсе. Бер капчык оннан зур хәзинә юк иде ул елларда. Кабартма дигәч тә авыздан су агарга кереште. Ашыйсы килә шул кабартманы... Китапка кагылырга куркам, әни орышыр, дим. Бераз көтегез инде. Тиздән әни кайтыр,— дим тегеңә. Ул ашыктыра. Әйдә, өйгә керик, булмаса, аяклар туңа, китапларыгызны карый торырмын, ди. Он алып килгән абзаңны кире борып җибәрмәссең бит инде. ди. Кертмәдем тегене өйгә, һәм дөрес эшләгәнмен. Аның белән сөйләшеп тә тормады әни. Чанасын тартып килгән юлыннан китеп барды. Нигә ризалашмадың, туйганчы кабартма ашар идек синең белән.— дип теңкәсенә тидем әнинең. Китапны онга алыштырмыйлар, диде әни Ачулы иде үзе. Бая. урамдагы теге кешене күргәч тә, төште кәефе Әнинең башка кемгә дә булса шулай нәфрәтләнгәнен хәтерләмим. — Минем ашыйсым килми,— дидем әнигә. Кызгандым үзен,— Син үзең ашамыйсың, шуңа гына әйткән идем... Ул көнне үз-үзен кая куярга белми йөрде әни. Ә бераздан ул миңа китапларның кадере турында сөйләде. Арада хәтта Тукай. Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Камалларның үз кулларын куеп бүләк иткән китаплары булуы турында әйтте Күңелемнән генә үзебездә шундый кеше кызыгырлык бай китапханә булуы белән горурланып йөрдем Чана тартып килгән кеше дә хикмәтле булган икән. Әни сөйләде: ул әтинең шәкерте булган башта, безнең өйгә килеп йөргән. Әнигә чәчәкләр алып килә торган булган... Ә көннәрдән беркөнне, шул шәкерте әти хакында «Кызыл Татарстан» газетасында зур мәкалә язып чыккан. Дөньядагы бар яманлыкны өйгән әти өстенә. Мәкаләсен: «Халык дошманы һәм корткычның шәкерте булудан баш тартам ..» дигән сүзләр белән тәмамлаган. Шуннан соң алып киткәннәр әтине. «Әтиеңнең башына җитүче кеше ул»,— диде әни аның хакында. Исеме күңелгә уелып калды Әле дә исән үзе . Китаплары бар. исеме радиодан ишетелеп кала еш кына... Менә шулай, студент, укымышлы кешеләрнең дә төрлесе бар. Әти кебекләр онытылды. Ә тегеләр яши. тегеләр үрчи һаман... — «Малай аспирантурага кергән иде», дидең. Ташладымы? — дип сорап куйды Фидаил, әле булса Эт атучының улы турында кызыксынуыннан туктамыйча Бабасының кем икәнлеген искә алган берәү. «Медицинага халык» дошманнарының оныклары кереп тулды», дигән. Ике уйлап тормаган малай, яңагына чалтыраткан да тегенең үз юлында булган. Бу 78 хакта соңлабрак белдем, малайның бер яхшы эше булган икән Авыр кичергән, ә миңа кайтып сөйләмәде Мин аны укый, галим була дип йөргәнмен, ә ул. укуын ташлап, килде-китте кешеләр белән бәйләнгән Көннәрдән беркөнне өйгә кайтып керсәм, өй бушап калган китап киштәләре шыр ялангач Китаплар да юк. малай да Берничә көн югалып торганнан сон. кайтты әле ул кайтуын Кайтты да карав., i ки барып ауды. Күзләре калайланган, йөзендә имаг! калмаган. Сорыйм мин моңардан: — Китаплар кая? дим. Нинди китаплар. - ди. шырык-шырык көлә Бабаң китаплары,— дим. караваттан суырып алдым үзен Халык дошманыныкымы? ди. көлә һаман Ах,—дидем дә. ишек ачык тора иде. тибеп очырдым үзен — Ба баңа тел тидерәсеңме? Шул китүдән юк менә.. Белүче дә. күрүче дә юк үзен Гәүдәсен бора төшеп, тагы фотоальбомга күз төшерде Фидаил Гаилә альбомының соңгы сәхифәсен ачты Кайда күргәне бар соң аның бу егетне? Ялгызлыктан туйган, йончыган Эт атучы, җанын чистартырга теләгәндәй. янә сөйләнергә кереште - Булмагач булмый икән ул. студент, бәхет дигәнең Э-э-эч. ха рактер җитмәде минем үземә, характер’ Кеше төсле итеп корып булмады тормышны Агымга каршы йөзәр көч тапмаганмын үземдә Ма лайны да тәрбияли алмаганмын үзем гаепле, студент, үзем' Нык рухлы, теләсә нинди кыенлыклар алдында да баш бирмә, лек итеп тәр бияләргә иде дә исән. Булдыра алмаганмын, үзем гаепле, үзем' Берөзлексез сөйләп торырга әзер иде хуҗа, тукталырга гына б\ , масын Күңелен, җанын бушатьц га тели шулай Кинәт, нидер хәтерләп, урыныннан сикереп торды Фидаил Гыйлем абзый, дип дәште ул аңар онытылып китеп ’г исме белән дәште, — Ә улыңның, улыңның исеме кем иде? Олы җанлы, тимер рухлы булсын дигән идем Жантимер Җантимер?.. Жантимер'..- дип кабатлады Фидаил һәм әйтергәме. әйтмәскәмә диеп икеләнеп торгач, кулындагы альбомны нстэ.пә татлап, хуҗага таба якынлашты 32 Нәрсә көтә бу Фидаил?.. Нинди уңайлы очрак җиткәнне көтә-» Нигә дәшми һаман, ник тузынмый ул аңарга? Нинди планнар ры йөри? Нигә Асияне, улы белән бергә, aiн әниләренә чыгарып җибәр ми? . Нигә үзе чыгып китми, һәркөн алар янына әйләнеп кайта-* Берни тотмый, бер каршылык юк ич аның өчен' Канатлы кош ■ ы ман ирекле бит ул югыйсә.. Дүрт ягы кыйбла Ә барыбер ашыкмый, көтә Бу билгесезлек һәм хәвеф көтеп яшәүнең бер чиге булырмы икән?!. Яшәвендә мәгънә калмады Асиянең Ьу гаиләдә ул вакытлы кг ше. Эшендә дә вакытлы, очраклы кеше итеп тоя башлаган иде ип ге үзен. Жан тынычлыгы югалды Бер карасаң, барысы ш элеккечә ,) яшәве тоташ газап аның өчен хәзер Көннәр озын, карашы төн нәр мәңгелекнең үзе сыман очсыз кырыйсыз Нинди генә уйлар yi ми аның ялгыз башыннан. Бөтен өмете Арслан турындагы уйларда иде бит аның. Ә Арсланның киләчәк хакында сүз дә кузгатасы килми -\рс -тан өчен үзенең чираттагы бер мавыгу у тләренчә »ит, »н кенәри генә икәнлеген чамалый иде инде ул Үз-үзен алдап яшәргә тгләми башка Нәкъ шуңа күрә дә үз аягы белән Фидаилне ташлан чыгып китәргә ашыкмый Ә ул дәшми Дәшсен иде, ачулансын иде \.г аны Асия тезләнеп гафу сорарга әзер иде аннан Дәшмәве белән телгәли бәгырьләрен, дәшмәве белән үтерә. Шулай ла. нигә дәшми икән сон ул анарга? Икеләнәме?. Яраткан хатыны белән бергә улын да югалту ихтималы тотамы аны?.. Әллә берни белмәгән, күрмәгәнгә сабышырга исәп итәме?.. Түгел! Тагы бер кат түгел! Ташка әверелде Фидаил, каты бәгырь- легә Күзләрендә, һәр хәрәкәтендә битарафлык һәм салкынлык аның Елмаюның ни икәнлеген онытты. Борчу, хафаларын да күрсәтми Кай наса да, бозга әверелсә дә — барысы үз эчендә Бәлки Асиягә әти-әнисе янына кайтып китәргәдер Фидаилне дә коткарыр иде янәшә булып аерым яшәү газабыннан, үзен дә... Булмый. әнисе аңламаячак һәмгафу да итмәячәк — юллар өзелгән Ана ны да аңлап була: укуын ташлады бер Аның рөхсәтеннән башка «баш өстендә түбәсе дә булмаган шыр ятим авыл малаена» кияүгә чыкты — ике. Инде хәзер бала ияртеп кайтып төшсенме?' Булмый! Ике се ике аеры яшәп гомер кичкән ата белән ана янында ул — өченче ялгыз — ни эшләр?!. Бу дөнья нигә шулай яратылган икән? Эзләгән — таба алмый, тапкан - югалта, югалткан — гомерлек газапка дучар ителә. Үзара аң лашып, ярдәмләшеп яшәүнең кадерен белми кешеләр. Күпме кеше, күпме ир һәм хатын, күпме туган-тумача, күпме күрше, үзара ниләрдер бүлешә алмыйча, бер якты бишек астында уртак тел таба алмый иза чигә, тарткалаша, бүлешә икән бу дөньяны?' Бер коллективта эшләүчеләр, бергә чират торучылар, бер трамвайда баручылар да бү лешә Ни җитми бу кешегә?!. Асиягә ни җитмәгән иде?!. Әти-әнисе бар. ире. улы. хәтта җаны үз иткән гөнаһлы яры... Ул булып ул да шыр ялангач бүген җир йөзендә, япа-ялгызы «Асия, синең күзләреңдә сагыш, ни булды? .»— дип сораучы, хәл белешүчесе булсын икән. Урамдагы чит-ят бер очраклы кеше булса да белешсен иде аның хәлен Юк. берәүнең дә аңарда эше юк. һичкемгә кирәге калмады аның хәзер!.. Каршылыклы хисләрен уртаклашырга ниягләгг. Сания апасына килде көннәрнең берендә. Аңласа, ул гына аңлар, төпле киңәшен бирер төсле иде Улын югалту кайгысын күтәрә алмый, озак кына шифаханәдә ятып чыккан иде Сания апа Хәзер, чираттагы ялын алып, өендә утыра Күрешмәгәннәренә дә ни гомер икән инде. Чыкмаган җаны гына калган Сания апаның; чәчләренә чал кунган. күзләре батып кергән. Кулында берөзлексез күз төпләренә тартылып торган нәни кулъяулык. Шул гомер тынычлана алмый йөрүе икән... Гадәтенчә, өстәл янына чакырды ул кунагын Самавыры кайнап утыра Ак тастымал астында суынырга да өлгермәгән пәрәмәчләр Килүченең сүз башлаганын көтмәде, үзе башлады хәл белешүдән: Йә. Асия, ничек яшисез анда, сөйлә5 . Зарлана алмады Асия, эч серләрен дә чишәргә ашыкмады — вакыты түгел. Үзгәргән Сания апа. Үзе генә түгел, кайчан кермә, яктырып, балкып торган өй эче дә. ничектер, бушап, моңаеп калган кебек иде Асия моны әле ишек катына аяк басуга ук тоемлаган иде бая Сәбәбен генә аермачык аңлый алмады. Сорарга да уңайсыз, кыймады, һәр урынсыз сүз Сания апаның күңел җәрәхәтләренә барып кагылыр сыман . Чәй өстәленнән кузгалып, берни аңлашмаган, уртаклашмаган көенчә, инде чыгып китү турында кайгыртыр чак җиткәч кенә Асиянең карашы суыткыч өстендә торган буш читлеккә төште Кенәриләр...— дип куйды ул. кинәт өйдәге шәрәлекнең бер сәбәбен ачыклаган сыман — Кенәриләр кая. Сания апа? — Кенәриләрем дә юк -дип. сулкылдап, күз төбен сөртеп алды олы кайгы күтәргән ана. — Ни булды? Кая соң ул кошлар? — Жим биргәндә читлекләрен ачык калдырганмын Кенәри читлек кошы. Иректә яшәү сәләтен югалта икән алар Мәче тотып ашаган үзләрен.. * — Менә ничек?! Ә шундый матурлар иде Сайраулары — - де з Әмма башланган җөмләсен тәмамламады, ни өчендер У’\ ә ЧУМЫП 2 сүзсез калды... ■ * 33 = Эт атучы Гыйлем улы хакындагы хәбәрне ишеткәч тә үз-үзен бе- 2 лештермәс хәлгә килде. Фидаилне о’ата чыккан җиреннән кире боры- S лып кермәде ул. төне буе урамда йөрде Кабан күле тирәсендәге иске « тар тыкрык һәм кысан урамнарның берсе дә калмады — аркылыга, а буйга гизде ул аларны Хуҗасыз эт һәм биләмгә чыккан ялгыз мәi челәрдән башка җан иясе калмады урамда Ә ул бер җанын кая ч куярга белми йөри дә йөри һаман Әледән-әле исеп куйган салкын җил ? агач ботакларында эленеп калган соңгы яфракларны йолкып өзә Ж,әй- ' ге иртәләрне, лепер лепер сер уртаклашып, бер тармакта каршылаган х яфраклар, үзара хушлашырга да өлгермичә, сибелә, тарала җилдә Үз z ишләрен эзләп, үз ишләрен таба алмый иңрәп очып йөри ялгызаклар _ Яфракларга да шул бер үк язмыш аерымлык, таралу, сибелү Көз ; җитәсең, таң нурлары көнләшерлек саф яшеллекнең кайчан да бер са- х рыларга сабышасын элгәрерәк искәрмәдеме икән алар?! Болында уйнашкан күбәләкләр сыман очып йөргән, асфальтка төш кәч тә. үз язмышлары белән килешергә теләмичә, янадан калкынып талпынып очарга итенгән яфракларны күзәтеп йөрде Гыйлем Яфрак булып яфракларның аяк астында тапталып юкка чыгасы килми. Сыңар канат белән күтәрелеп китәселәре, нәни күлдәвекләрне дә дәрья итеп йөзеп китәсе үзләре Кешеләргә ни сан?' Үз язмышына, үз бәхетенә хуҗа була белмәгән кешегә ни җитми?! Сары яфрак түгелләр ләба са... Шундый уйларга бирелеп ипле генә атлап килгән җиреннән кинәт сискәнеп куйды Эт атучы Гыйлем һәм. ике уйлап тормыйча, урам ның аргы ягына йөгереп чыкты Тротуар аша. юлын бүлеп, аның кар шысыннан кара мәче узып бара иде. борын кистерәсе килмәде шуңар га Улын кайгыртуы иде. аның язмышы хәл ителү алдында тора. Көтелмәгән бу очрашу һәм узышудан кара мәче иң элек үзе пошаманга төшкәнгәме, ул өлгеррәк булып чыкты — яшен ташы сыман атылып, аның юлын аркылыга кисте, һәм тимер рәшәткә артына кереп юк булды Ух. җен камалаган нәрсә! дип сүгенүдән башка чарасы кал мады Гыйлемнең, шып тукталырга мәҗбүр булды. Колак төбендә генә ят тавыш ишетелде Аңа дәшәләр иде түгелме. Мөэминмөселман баласы икәнсең, мәсҗет каршысында сүгенергә оят түгелме?! Күтәрелеп караса, ни күрсен чынлап та, мәчет урамына барып чыккан икән Каюм Насыйри урамындагы Мәрҗани мәчете Тимер рәшәткәнең аргы ягында аякларына кнезката, башына кәләпүш киеп алган ап ак сакаллы татар карты басып тора Себерке сабына таян ган. йөзе ачык, күңеле күтәренке ■ Ә син монда ни эшлисең? — дип кайтарып сораудан башка чарасы юк иде Гыйлемнең дә. Әле һаман үз борынын кискән кара мә чегә булган ачуыннан арына алмаган иде ул - Минме? — дип кабатлап сорады яшел рәшәткәләр артында тор- ran ир-ат. Фәрештәнекедәй ипле, тыныч иде аның тавышы. Мәсҗет саклыйм Төнге каравылчы буламыз . Каравылчы урам себерми.—дип. үзенчә картны ялганда тоткан сыман, төзәтмә кертергә омтылып карады Гыйлем. Бер очтан бу аның үзен уңайсыз хәлдән чыгарырга омтылуы да иле Шул гәүдәсе белән мәче куып йөрсен инде... Кулындагы саплы себеркегә карап янә дә балкыбрак куйды карт, ак сакалынача яктырып киткәндәй булды үзенең: Аны әнтәмсез? Җомга иртәсендә башкарылган эшнең гавабы зур була Күрәмсез. таң беленеп килә- җомга көн' дип. кояш чи тышына карап куйды карт олы өмет белән Шул ми телдә гүя күзләреннән бер уч нур бөркелеп куйды аның.— Кардәшләр килүенә ипитал - лары чиста пөхтә булып торсын. .Алай икән.— дип. сүзе беткәнлекне аңлатып, үз юлы белән китеп үк барырга җыенган иде инде Эт атучы Гыйлем Төнге каравылчы, ялгызлыктан гаҗиз идеме, рәхәтләнеп дәвам итәргә әзер иде әле әңгәмәне: Мин сине бер сәрхүш дип торам Сәрхүш белән тулды дөнья Төн уртасында болай япа-ялгызың ни эшләп йөримсен. мөэмин мөселман баласы?.. — Йөрим әле. булды җавап. Ни дия ала иде соң ул башкача, үз оясын туздырып, ялгыз тилгән сыман урманга качкан улы хакында сөйләсенме?! Таң беленә. .— дип. янә бер йотым салкын чишмә суы эчкән дәгедәй сыман киңәеп сулыш алды каравылчы. — Җомга иртәсендә юлың уңсын, теләкләрең кабул булсын, олан! Изге эшләр белән йөри сеңдер, беләм... «Беләм» сүзе кәефен кыра язды Гыйлемнең. Чак кына «беләсең пычагым» дип ычкындырмады. Шулай да мәчет каравылчысы мондый дорфалыкка лаек түгел иде. тиз төшенде: Кара мәче әнә.— диде ихласка күчеп. Юлны кисеп чыкты Киссә соң. - диде һәм ап-ак сакал очын сыпыргалап кеткелдәп көлен җибәрде каравылчы — Дүрт ягыңа борылып, дүрт мәртәбә төкер дә әфсен-төфсен диген. Бала-чага сыман мәче белән куышып йөрү килешми синдәй иргә... Сүзен тәмамлагач, янә. кулындагы себеркегә таянып, ипле генә көлүендә дәвам итте. »Бар бит ул дөньяда бәхетле кешеләр » дип уйлап куйды Гыйлем үзалдына һәм картның күзләрендәге яктылык, риясыз мөлаем леге гадәти кызыксыну тудырды Син. агай, бәхетле күренәсең?!. — Бәхет диде карт, мәгънәле генә кеткелдәвен дәвам итте янә - Бәхетне сатып алмыйлар, олан, ул кешенең үзе белән бергә туа Тууын туадыр да бит — дип әйтеп салгач, сүзнең озынга сузылуын өнәмичә, бер мәлгә тукталып ук калган иде Гыйлем Әмма үзенә текәлеп торган, очраклы юлаучы белән әңгәмә корудан да бер тәм тапкан өлкән кешенең кәефен кырасы килмәде, җөмләсен тәмамларга мәҗбүр булды Булган бәхетеңне тартып алсалар, нишләрсең3 ' Тагы да җанлана төште мәчет каравылчысы. Төнге узгынчыны үз иткәнлеген белгертеп рәшәткә читенә үк килеп басты Кулындагы себеркене ипле генә сөяп куйды Исәп җиң сызганып, чишелеп сөйләшү иде үзенең Аллаһе-тәгалә кушкан булса берәү дә тартып алмас, олан Булса иде дә бит Юк шул. агай, сезнең сүзләр белән җан ярасын төзәтеп булмый! Язмышлар язылган, хәл ителгән инде безнең! Тукта, олан, тукта, үзеңнең мәсҗет каршысында басып торган 1ЫГЫННЫ онытма!. Ул нинди өметсезлек, ул нинди кул селтәү дигән 82 сүз ул?! Бераз гына утырып алыйкмы соң әллә?!. Тузан кагарга теләгәндәй, кулларын сыпыра-сыпыра. җиңел атлап, яшел капкага таба ашыкты каравылчы Халат кесәсеннән алган бер бәйләмнән үзенә кирәкле ачкычны табып алды Кабалана төшеп, капканы ачты һәм үзе янына эчкә үтәргә чакырды — Керә алмыйм, дип тартынды әлеге кунакчыллык алдында бө- * тенләй югалып калган Гыйлем Вакытым да юк' Аннан — Нәрсә, аннан?. £ — Мәчет тирәсендә йөргән кеше түгел мин Аллага да ышанмыйм' 1 Як-ягына төкеренеп алды карт — Әстәгыфирулла диген Авызың әйткәнне колагың ишетсен, олан! 5 Әстәгыфирулла диген... - Мин ул сүзнең ни аңлатканлыгын белмим, агай Аннан гына | файда булса иде икән?!. Янә як-ягына карангалап алды мәчет каравылчысы Ул кадәресен. олан, мин үзем дә белеп бетермим анысы Хик- * мәт ышануда, олан! — Ә нигә як-ягына каранасың алай? Кеше-кара күрмәсен дим Ә алла бит барын да ишетеп тора! Ишетә торгандырмы-юкмы, олан,--мин ул кадәресен белеп бе- - терм им . Хикмәт ышануда дидем J — Син ышанасыңмы?! у Бирелгән сорауның урынсызл ысыннан исе китеп, баш чайкап куй- Z ды мәчет каравылчысы Ничек?.. Ничек яшәргә кирәк ышанычсыз? Мин бернигә дә ышанмыйм, агай! - Бәхетсезлеген шуннан, олан! Кеше табынырга тиеш. олан, ышаныч йөретә адәм баласын Эт атучы Гыйлем әллә ни зур игътибар бирмәде картның бу соңгы сүзләренә Мәчет тирәсендә эшләп көн күргәч, башкача сөйләшергә ярамыйдыр, ни эшләсен инде дип кенә уйлап кунды күңеленнән Мәчет каравылчысы җитдиләнеп китте, авызын ача төшеп, күзләрен хәрәкәтсез калдырып текәлде ул төнге узгынчыга - Ничек алай, олан! . Шулай ук бернигә ышанмыйсыңмы?! Чынлап сөйләшүенме бу?!. Юк! диде Эт атучы Гыйлем - Беркемгә һәм бернигә дә ышанмыйм мин хәзер! — Әстәгыфирулла' Әстәгыфирулла!.. Әстәгыфирулла' дип кабатлады ул өч мәртәбә, һәм. бер-бер кеше ишетеп, күзәтеп тормый мы дигән сыман, саклык белән якягына каранды Балкып, көлеп, якты рып торган татар картын алмаштырып кундылар диярсең Кызганыч тоелды ул шул мизгелдә Ничектер, бер бер җылы сүз әйтеп юатырга теләде аны Гыйлем. Бәлки бөтенләй тукталып торыр га, бу әңгәмәгә керергә дә кирәк булмагандыр аңа Сон инде — Син. агай, ул кадәр үк ачуланма инде мина, диде ул ихластан Шушы яшькә җитеп, мәчет белән алыш-биреш иткәнем булма ды. Манарасын күрдем, ә капкасы кай якка ачылганлыкны белмәдем Мине гаепләмә син. ярынмы, агай' Имансыз калудан саклан, атан' Имансыз калудан Адәм баласы ышанырга тиешле.. Өйрәтүче булмады Әти-әни диндар кеше түгел иде. дип. ке челекле сөйләшүен дәвам итте Гыйлем. Гүя акланырга кереште Әтиең кем иде соң. улым? Атканнар Бер сүздән аңлап алды карт кабатлап сорап тормады Шулай укмыни дигән сыман, башын түбән иеп. сакалы» г.ткетеп алды \ и. берни сорашмады, ишм.»дс Шул дәшмәве сәер тоелды да инде Гыйлемгә Каян белә ул? Бәлки сугышта вафат булгандыр анын әтисе, фашистлар аткандыр? Бик тиз төшенде түгелме соң?! Менә ничек.— дип куйды мәчет каравылчысы. Тынлыкны күтәрә алмавы иде.— Утыз җидедә мине дә атарга хөкем иткәннәр иде Менә ничек!.. — Димәк, син дә?. — дип. карашын текәде Эт атучы — Әйе. мин дә — «халык дошманы»! — дип расланды тәмамланмаган сорау - Авылда сәвит җитәкчесе идем Мәчет манаралары кистердем.. Иң элгәрге комсомол идем үзебезнең авылда... — Монда — мәчеткә каян килеп эләктең? — Илле алтыга тикле утырдым Унтугыз ел! Әйләнеп кайткач та изге кешеләр очрады юлыма Монда урнаш гым — иманым кайтты, кешеләргә ышанырга өйрәндем яңадан Яшь чакта кылган гөнаһларым ны юдым. Шулай, олан! Мәсҗет капкасын урап узарга киңәш итмим сиңа да... Унтугыз ел! — дип. хәйран калып карап куйды ул картка. Үз колаклары ишеткәнгә ышана алмый торды, — Ун-ту-гыз ел!. Ә үзен «бәхетле» дисең, агай?!. — Бәхетле, олан. . — Гаиләң бөтен, балаларың күптер?. — Гаилә корыр ара булмады минем, олан' Сәвит өчен көрәштек иң элек. Аннан ары үземнең арт сабакны укыттылар. Торган җирең кайда соң синең, агай? Әнә. күрәсеңме,— дин. мәчет ишегалдындагы тәбәнәк һәм җый нак алачыкны хәтерләткән корылмага күрсәтте ул — Ахирәткә кермәс борын ук оҗмахта яшимез . Мәсҗет ишегалдында, олан. — Бәхет Шул буламы бәхет?!. — Бәхет иманга ирешүдә, иманлы булуда, олан! Күңелең изгелектә булуда. Үч һәм ачу сакларга ярамый дөньяга! . Дөнья матур, дөнья ямьле ул үзе. . Шулай, олан! Мәчет каравылчысы күтәрелеп килгән кояшка күз салып алды шунда. Уч төпләрен сыпырып алды һәм. кабаланып, себеркесенә үрелде Ипле генә селтәнеп, мәчет ишегалды буйлап берән-сәрән сибелгән көзге яфракларны себерергә керешге ул. Дәшми генә үзеннән ерагая барган ап-ак сакаллы картка сокланып карап торды Эт атучы Гыйлем Хәрәкәтләре салмак иде аның, әмма ышанычлы. Капка турыннан ишегалдының уртасына җитеп килә иде инде төнге каравылчы Шунда гына, туктап хәл алырга уйладымы, артына борылып карады ул — төнге узгынчыны искә төшерде: — Ишегалдын әйтәм Кардәшләр килүенә пөхтә торсын дим 34 Улың исән. . Шәһәр читендәге урманда, күл буенда яшәп ята » — диде «студент». Үзенең вакыт табып бер килеп чыгарга тырышачагын вәгъдә итеп, китеп югалды Менә көт инде хәзер — кайчан вакыт табар да кайчан килеп чыгар Адресынфәләнен калдырмады Көне дә. үч иткәндәй, ял көне иде бит аның Жомга көтте, шимбә көтте Якшәмбе көн дә узып китәр Ә ул тамактан язты Эшкә барганы юк . Сыраханәләрне дә ябып бетерделәр соңгы араларда, имеш, алкоголизмга каршы көрәшәләр Тагы күпме көтәргә була шулай5 ' Шәһәр әйләнәсендә күлләр күп анысы, эзләргә тотынганда, тапмаслык түгел шулай да.. Чормадан иске велосипедын алып төште дә юлга чыкты ^т атучы Гыйлем Күлләр Зәңгәр күктән чылбырдан тезелешеп очып барган кошлар төркемен хәтерләтә алар безнең шәһәр әйләнәсендә, һәркайсының үз исеме, кабатланмас йөзе, әйләнә-тирәлеге бар Самолеттан караганда. урман куенында яткан якты зәнгәр көзгеләрдәй игътибарчы жә- леп игәләр. Ярым бөкрәя төшеп, велосипед руленә яткан ир-ат өчен әллә бар ул ямьлелек, әллә юк Баскан саен шыгырдал-чыелдап торган педальләрен тик әйләндерә ашыгырга, карашы төшкәнчегә кадәр табарга кирәк анар улын1 Якын ара түгел, ай-һай ерак икән күлләр әйләнәсе. Күл белән күл аралары тагы да ераграк. Тоташ урман, йөзьяшәр наратлар урап алган үзләрен һәр минуты газиз улы бәһасенә тиң тоелганда, ата өчен байтак кыенлык, каршылык тудырды ул наратлар да. Стена сыман калыккан агачлар кырык илле адым алда ни булганын да күрер күздән яшереп тора. Ә инде тамырларын әйтергә дә түгел Комлы туфрак өстенә бүлтәеп чыкканнар да жнде-сигез башлы аждаһа елан сыман күлгә таба сузылганнар Велосипед көпчәге бер сикерә, ике сикерә дә төртелеп туктап кала үзләренә. Утырып бару түгел, өсте рәп барулары кыенлаша кайчак. Эт атучы Гыйлемнең кул аркасы һәм муенында кабарып чыккан шундый ук тамырлар Тимерчыбык сыман киереп тартылган шул тамырлар буйлап кан йөгерә Чигәләрен китереп кыса шул кайнар кан Йөрәк кага, дөп дөп иткән аваз гүя урманга яңгырын. Күзләр талчыкты, бил тураймас булды, пннжәк астындагы күлмәк тәнгә ябышкан Ә ул аның саен, ашыга кабалана, алга ашыга, алга — улы янына. На рат куелыгыннан атылып чыгуга ук. этенеп ки ген. ике тәгәрмәчле аты на атлана Улын исәнсау. улың сине көтә дисәләр. урман эчендәге бу күлләрне генә түгел. Ж.ир шарының үзен урап чыгарга да күп сорамас иде Эт атучы Гыйлем Күлләр чылбыры олы асфальт юлдан еракка алып китте аны Ә улын күргән, ишеткән кеше дә юк Тора бара анда-санда очраштырып торган гөмбәчеләр дә күренмәс булды Күл читләтеп сузылган буй- буй жәяүле сукмаклар да сирәгәя барып юкка чыктылар Әмма күл читендәге бер'генә корылма да аның игътибарыннан читтә калмады. Кайда нәрсә булуын, кайда кем яшәгәнлекне ачыкламый торып, ары китмәде Күлләрнең санын онытты инде ул. күлләр чылбырында адашканына да байтак гомер Ә уйсулык дәвам итә. димәк, күлләр арырак та булырга ошаган Карама һәм элм.» үсә бу уйсулыкта, шомырт һәм зирекле аланнарга килеп чыгасың Калкурак урыннарда сирәк мирәк кенә юкә һәм усаклар чалына күзгә. Уйсулык адаштырмады, аны туп-туры чираттагы күл каршысына китереп чыгарды Монысы, көтүдән калыша төшкән аксак бәбкә сыман, шактый ук ерак иде күлләрнең башкаларыннан Йөрәге кысып куйды атаның. Жаитимер шушында булырга тиеш дигән уй килде чигәсенә. Янә күңелендә, менә сүнәм. менә сүнәм дней торган өмет уянды Гәүдәсен турайтырга тырышып, иркен сулыш алды ата Көзге көн тәмам лаиып килә Кояш баешындагы наратлар очыннан алтын нурлар сузыл ган Каршыда Алып батыр көзгесе сыман жәйрәп яткан күл Аның өсте инде карасу зәңгәрлеккә талып бара Бер мизгелгә табигатьнең матурлыгы каршында көчсез калып торганнан соң. янә велосипед педальләрен әйләндерергә кереште ул Тимергә тимер ышкылудан чыккан чыелдау авазы көчәш әннән көчәя барды көпчәк астыннан кипкән чыр шы нарат күркәләре агылды Сарыга сабышкан үләннәрне ерып тәгәрәпме тәгәри тәгәрмәчләр Бу юлның башы кайда да ахыры канда булыр5 Тагы күпме ара. күпме юллар уларга кирәк икән аңар5 Б\ кул әйләнәсеннән дә тап- маса улын, тагы кайлардан эзләр икән?. Күлләр бармы икән тагын?. Шундый уйлар белән онытылып, җан-фәрман куып барган җирдән, җир йотты диярсең, кинәт күздән югалды Гыйлем Кайчандыр казылып та соңынтын онытылган тирән чокыр төбенә очып төшкәнлеген хәтта үзе аңыша алмый калды. Вак куаклык һәм куе булып үскән шайтан таяклары артында шундый тозак — тирән чокыр сузылган дип кем уйласын . . Ком һәм балчык арасыннан башын күтәреп, бармаклары белән йөзен сыпырып алды ул. Кабаланып, күзләрен ачарга ашыкты, кул- аякларын барлады Авырту кая. талчыкканныкымы, берни тоймый иде гәүдәсе. Кыймылдыйсы килми хәтта, гүя мәрткә киткән. Ә икенче читтә сигезле кыяфәтен алган велосипед тәгәрмәче аунап ята Шунда ярсып эт өргән аваз ишетелде аның колагына Еракта да түгел, янәшәдә генә диярлек этләр өрә... Эт авазы күзләрен ачтырды янә Әмма кымшанырга, аякларына басарга ашыкмады Җегәр юклыктан түгел, үзен биләп алган гамьсезлек. чарасызлыктан арына алмады. Тирән чокыр караңгылыгына чумып. дөнья мәшәкатьләреннән онытылып тору рәхәт иде аңар гүя Ә этләр һаман өрә. Тавышлары хәтта якыная да барган сыман тоелды Гыйлемгә Шунда хәтерендә кайчандыр һәм кемнеңдер үзенә әйтелгән каргышлы сүзләре яңарып алды Чынлап та ишетелә, җир авызыннан ишетелә сыман иде шул каргыш: «Үлемең этләрдән булсын’ . Үлемең... Үлемең .» 35 Ялгызлык! Янәшә булып та. бер-береңә дәшешмичә яшәүдән зуррак газап бармы икән кеше өчен?!. Сәгатьләр, хәтта тәүлекләр дәвамы на бер-беренә күтәрелеп бер авыз сүз әйтми йөргән ир һәм хатыннар була. . Телсезләр дә үзара аңлашмый, хәбәрләшми тора алмый, ни өчен сон дәшми бу кешеләр бер-берсенә?! Күпме кыенлыклар кичереп аңлаша телсез һәм чукраклар! Аваз чыгара алмаган иреннәре алтыга- сигезгә бөгелә, аңкаулары хәрәкәт итә хәтта Куллар һәм бармаклар уйнап тора Ни итсә итәләр, әмма аңлашу җаен таба үзләре Телсезләрнең үзара аңлашканда ничек елмаюын күрүче булса, аңлар — алардан да бәхетле зат юктыр шул мизгелдә. Туган көненнән үк аңлашырга тели сабый, кул-аякларын селкетеп, тешсез аңкауларын ача «Ы-гы-ы» дигән беренче сүзен ишеткәч тә. башы күккә тия атаананың. Әби-бабайлар йөгерешә: «Улыбыз шулай диде Кызыбыз болай диде...» Читтән карап торганыгыз бардыр.- үзләре сабыйны уздыра, авызларын бөреп-бөреп. сабый булып сөйләшергә. аны кабатларга керешәләр. Яңа кеше дөньяга аваз салса — бәхет. Шул рәвешле үз-үзен раслый торгандыр сабый Ә инде үзен өлкәннәр аңламаса. яисә аңларга те- ләмәсә. ул кычкырып елап җибәрә: «Ничек инде төшенмисез, мин бит сездән шуны сорыйм, шуны бирегез!..» — ди ул. Эх. үрмәләп китә белсәм. дия сабый. Үзеңне аңламауларыннан, бер-береңне аңламаудан да авыррак ни булырга мөмкин кеше өчен?! Аралашу, аңлашу кирәк кешегә! Сон. шулай икән, ни өчен соң дәшми кешеләр бер-берсенә?' Ни өчен алар читләшә бер берләреннән?! Җитди эше булса — ялгыз калдыр Уйлана ул — дәшмә Хыялга чумган шыпырт бул. Иҗат итә— шылт иткән аваз булмасын. Ял итә — борын тартма, сулама Эш өстә ле артында — сөйләшмә, аш өстәле артында — сөйләшмә. Кеше шулай ялгызлык даулап яши үзе өчен. Урамда очрап, йөзгә-йөз бәрелгәндә дә күрми, танымый сине ке- ше Бер урам турында сөйләшмибез - бер баскычта яшәп кара каршы күрше булып та танымый, бетешми, күрешми кешетәр Бергә үскән дуслар онытыла, классташлар, курсташлар җуела хәтердән Хат алышучы сирәк! Кунакка йөреш ү онытылып бара. Туган көннәр сирәгәйде Бәйрәм җитсә, ишек артында бикләнәбез Сөйгән ярлар аерылыша Ата-ана ялгыз кала Туганнар күрешми * Әниләре — әтисен, сабыйлары әнисен бетмәгән очраклар ишәйде Ялгыз = хатын кызлар Ялгызак ирләр Картлар йорты тулы ялгыз карт һәм ; әбиләр Тумас борын ятимлеккә дучар ителгән сабыйлар Игълан * нарга кара торган саен кушылырга теләүчетәр түгел, аерылырга с\ " саганнар саны арта' Нигә шулай ялгызлыкка сусый икән кеше?' Нигә бер-беренә дәшми _ кеше?' Ни булган бу кешеләргә5 ' Фидаил дәшми һәм дәшәргә җыенмый да аны аңларга була = сыман Асия дә үзе башлап дәшә алмый аны аңламаслыкмы, йә!5 . ‘ Бу дәшешмәү артык күпкә китте һәмтагы күпме дәвам итәр икән5 ' * Ире авызыннан бер сүз. бары бер ягымлы сүз ишетер өчен әллә ниләр I бирер иде Асия Ягымлы сүзгә лаек булу кирәк, ул югалтты андый 5 хокукын Ачулансын, авыр сүз әйтсен җикеренсен Асия күтәрер Ә - ул дәшми һаман, дәшмәве белән телгәли бәгырен Тик яшиләр ике * телсез, ике чукрак сыман Хәер, шулай диюем белән чукракларны - көлдерәмдер J Кырыслана барды Фидаил Шул дәрәҗә түземлек һәм ихтыяр •• көченә ия диеп кем уйлаган үзен' Ялгышкан булып чыкты Асия Фидаил бит. аның карашынча. йомшак, ихтыярсыз, күндәм иде элек, т Ул бит әле дә шуңа исәп тота Фидаилнең сүз башлавына Фидаил * дәшми! Һәр сәгать, һәр яңа көн саен сокландыра, хәйран калдыруында дәвам итә ул Асияне Бөтенләй башка кеше икән ләбаса ул' Торган саен ныгый, кырыслана, бозга әверелә барган Фидаил чын-чынлап ошый, үзенә җәлеп итә. тарга иде аны хәзер Нибарысы бер сүз. сыңар сүз чыксын авызыннан Ягымлы буламы ул сүз. түгелме барыбер Бер генә сүз' Сузма, дәш тизрәк Асиянең ул сүзне ни дәрәҗә өзгәләнеп, зарыгып көтүләрен тоймыйсыңмыни сон. Фидаил?! Каты бәгырьле икәнсең' Шул рәвешле үч аласыңмы Асияңнән?! Ничек шулай кинәт үзгәрә алдың син?!. Хатының бит сине пешмәгән арыш камырына тиңли торган иде кайчандыр Ә син. кирәк чакта, горур да икәнсең, рәхимсез дә. Хәтерлисеңдер. Фидаил өйләнгәчтен берничә көн дәвамына син мина сүз дәшәргә, кагылырга куркып йөрдең Укасы коелыр дигәнен дер инде Миңа бу сәер һәм көлке тоелды Хәтерлисеңме икән, мин сиңа ни дидем көннәрнең берендә5 Жебегән. дидем Шаярып әйтелсә дә. ихлас иде ул сүзләрем Аңа каравы кү ңелем яхшы минем, дидең Гомерендә берен че тапкыр күзләремә карадың шунда Озак дәвам итмәде бу. шундук читкә качырдың карашыңны, күзләрең челт-мелт йомылды Дәү колакларың кызарып чыктылар Шунда гына үземнең кемгә чыккан лыгымны аңладым мин гади һәм гадәти бер авыл малае икәнсең, дидем Оялчан идең өстәвенә һәм гөнаһсыз идеи Фидаил дидем, телемә салынып Нигә синең колакларың әрекмән яфраклары сыман, дидем — Синең авыздан чыккан һәр сүзне ишетеп тору өчен. - дидең, сер бирмәдең Ә мин көлдем — Борының курнос Бер дә курнос егеткә чыгармын дип уйламаган идем . Үбешкәндә төртеп тормасын, комачауламасын өчен шулай ул, дидең дә, гомереңдә беренче тапкыр мине үбәргә иттен Батыраясың, кыю булып күренәсең килде минем алда — Абау, чәчләрең,— дидем. Чынлап та сәер тоела иде миңа ул чакта синең чәчләрең үзләре җиз чыбык төсендә, үзләре кыл сыман каты да әле өстәвенә. — Йөрәктәге ялкын күчкән, ут капкан аларга. дигән булдың һәм. исең китмәгән атлы булып, көләргә керештең Уңайсыз хәлдә калган (акларыңда син гел шулай көләргә итә торган идең. Ә үзеңнең йөзең чытыла кызганыч хәлдә торып каласың. Чөнки син аз гына да артист түгел. Фидаил Ә безнең заманда һәр кеше, бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләр, азмы-күпме артист булып уйный белергә тиеш. Синең кебек күңел, камус һәм ихласлык белән яшәүчеләр сирәк, һәм җиңел дә түгел сезгә. Ай-һай, җиңел түгел Фидаил! Ә мин үзем туганнан бирле артист булып уйнадым Әти һәм әни алдында уйнадым, укытучылар алдында Кызлар һәм егетләр каршында.. Урам буйлап үтсәм — урамда да мин үземне сәхнәдәгедән болайрак хис иттем Тамашачы, синең рольгә кереп уйнавыңны чынга алучы, үзеңә кушылып уйнаучылар бик күп. күпләр бу дөньяда. Фидаил.. Әйтик, минем әтине генә алыйк, син аны беләсең һәм хөрмәт тә итәсең. Ул дәшми... Ни өчен дәшми? Әйтер сүзе юклыктан түгел! Аны тыңлаучы юк. шуңарга дәшми. Әнинең үз туксаны — туксан. Хезмәт урынында да дәшкәнне, фикер йөрткәнне өнәп бетермиләр Дәшәр иде — күңелсезлекләр. бәхәсләргә керергә туры килә. Дәшмичә яшәүгә ни җитә. Дәшми яшәүче, аз сүзле, күндәм ир-атлар кирәк булган дөньяга. Минем әти шуңар дәшми. Уйлый китсәң, ул бит үзе дә бер дигән артист булып чыга соң чиктә. Син дә дәшмисең. Фидаил. Әмма син, дәшмәүче күп кенә ир- атлардан аермалы буларак, ролеңне уйный белмисең Дәшмәү — дәрәҗә, мәртәбә, авторитет китерә күпләр өчен. Синең дәшмәү үз максатыңда түгел! Күптән оныткансыңдыр инде, ачу саклый белми идеи ич син... Бервакыт мин сиңа тагы да авыррагын әйттем бугай сүзнең: Абау, бигрәкләр дә ямьсез икәнсең син. дидем, көзге каршында үземне кочаклап алгач. — Синең чибәрлегең каршында гына тоныкланам. — дидең, югалып калмадың. Шулай да шаяртасың килү шундук юкка чыкты. Син моны үзең күрсәтергә теләмәдең. Ә мин — күрәм. Шундый кызык була торган идең син шулай югалып калган чакларыңда Елыйсың килгәндер бәлки, ә көләргә иткән булдың. Мин көзгегә ышанмыйм. Асия.-—дидең, шундук үзеңне кулга алып —Синең күзләр матур күрсәтәдер... Минем күзләрдәге чагылышың турында сөйләгәнлегеңне аңламадым Шулай да ошады сүзләрең. Минем күзләр бит ул.— дидем... Ирләргә матурлык нигә! дидең һәм кочып күтәреп алдың үземне. Әйләнбәйлән иттең шушы нәни бүлмәбездә.— Анын каравы хатыным — дөньяда бер чибәр.. Хатыныңны мактан, аның матурлыгы каршында тез чүгеп, бәлки, син ялгышкансыңдыр. Фидаил. Синең шулай диюең миңа ошый иде... Үзем дә нәкъ шулай уйлый торган идем мин. Фидаил. «Үзең ярату — әһәмиятле түгел, сине яратсыннар! Тора торгач күнегелә ул...»—ди торганнар иде Дөнья күргән кешеләр юкны сөйләмәс дип тынычландыра идем үземне Хак икән — яраттырдың! Әмма соңлап, соңлабрак килде миңа андый хисләр. Фидаил! Тормышымны өр-яңадан башлыйсы булса, ике уйламас идем, мең кеше арасыннан сине сайлап алыр идем мин хәзер. Әйткән сүзләреңә колак салып, күзләреңә генә карап горыр идем Соң! Соңарып яраттырдың. Фидаил! Арслан белән очрашуларыммы?' Әйе. миңа иң кыен сорау бирдең 88 син? Әгәр син гафу итә алсаң, синең гафу итәреңне белсәмме1 Борылып та карамас идем мин аңарга Нинди ■ис-'! Уен гына бул ган һәммәсе! Хисләрнең булган кадәресе дә күптән янды, күмергә, көлгә әверелде! Беләсең килсә, Фидаил, гомер буе артистландым, уйнадым I омеремдә бер уйнамыйм икән дисәм, ү чем көлкегә калдым, чын кеше дигәнем - профессиональ уен остасы булып чыкты Арслан яраткан кеше түгел, яратачагы да юк! Чөнки үзен ярата ул. һәммә кешедән дә элегрәк үзен кайгырта Минме аның өчен, башка берәүме барыбер Тиздән, бик тиздән барысы да онытылачак безнең арада, инерция көче генә алып бара үзебезне Урамда очрашканда исәнләшми, сәламләшми узачак кешеләр без! Гаҗәпме? Гаҗәпләнмә арысланнар һәм кенәриләрдә шулай кабул ителгән, аларда тәртип шундый. Фи даил. Хәер, ишә сөйлим соң мин боларны?! Син бит барыбер ишет мисен мине Ишетсәң дә. аңламас идең! Снн бөтенләй башка дөнья кешесе ич, Фидаил Менә шулай, мин гел синең белән сөйләшеп яшим соңгы араларда Синең белән киңәшкәннән соң, җиңелрәк булып китә. Янәшәмдә снн барлыкны тою көч бирә миңа, Фидаил. Үзең өйдәме син, өйдә түгелме мин һәрвакыт фикер алышам синең белән. Ә син — ишетмисең, күз алдыңа да кигерә алмый торгансыңдыр Син мине мондый дип бел мисең, чөнки. Үз-үземне таный, аңлый алмыйм ич мин хәзер.. Нигә дәшмисең син, Фидаил?! Дәшмисең, читкә дә тибәрмисең?' Ялгызлыктан куркам мин, Фидаил, гомерлеккә ялгыз калудан Сине югалтудан! Чөнки беләм: төшендем хәзер — синең кебек ышанычлы бүтән кеше очрамаячак юлымда! Янәшә булып та, берберенә дәшешми яшәүдән зуррак газап юктыр ул кеше өчен 36 Караңгы базны хәтерләткән тирән чокыр төбендә балакны ертып чыккан шәрә тезләрен кочаклап, шактый озак утырды Эт атучы Гый лем Ни эшләргә белмәде Кымшанырга курыкты хәтта Югарыдан, соры ком төсенә кергән тигәнәк һәм алабуталар аркылы саркып, тонык як тыл ык сиземләнеп тора. Яктылык шулкадәр аз. янәшәдә үк бөгәрләнеп яткан велосипед тимерләре дә чак шәйләнә Кымшанасы килми, сузылып ятарга да күзләрне йомасы гына калган һәм кем белә Караңгы уйлар тарала барып, тигәнәк һәм алабута аша тонык кына сирпелеп торган яктылык сыман, өмег чаткысы да кабынып алды бераздан Төшенкелеккә бирелергә иртәрәктер бәлки? Кул аяклары исән чакта нәрсә дип шундый уйлар били соң әле аны?! Күп ара түгел, әлеге күлне генә әйләнеп-урап чыгарлык җегәр бар ич әле аңарда Велосипед кына димәгән ич Чаткы булып кабынган шул уй тәненә - җегәр, рухына канат иңдерде Аякларына басарга итте Әмма уң як кабыргаларның берсе эчке яктан чәнчеп алды ток суктымыни, җиргә чүкте кире. Чалкан салкын туфракка ауды рәхәт Бармаклар белән капшана торгач, үз-үзенә диагноз куйды астан өченче кабырга сын ган Бармак очы белән аз гына басу да җитә эчкә китә Бармакны аласың кире үз урынына кайта Сыңар кабырганы сылтау итеп булмый, барыбер торырга кирәк. Урман эчендәге ташландык чокырга ашыгыч ярдәм машинасы килмәс Үз язмышы үз кулында аның хәзер, берәү дә «Абзый, кулыңны бир. тартып чыгарыйм үзеңне » диеп гәшмәс Сыкрауга охшаш көрсенеп алды да кулларына таянды ул янә Сынык кабыргасын кыса төшеп, ипле генә аякларына басты. Сөзәгрәк урын табарга да күтәрелергә генә калды Әмма тирәнлек шактый ук »ур! Экскаватор ничек казып калдырган булга, шул хәлендә торган чокыр Димәк, авыртуга түзеп, күзне йомыл тырмашырга кала югары күтәрелергә... Менеп җитәм дигәндә, бер ишелеп төште комлы балчык белән Ике . Әмма үзенекен итте Гыйлем, эңгер-меңгер төшеп килгән якты дөньяга чыкты Юлын дәвам итте Үзе егылган чокырмын буйдан буйга сузылып күл эченә кереп торган ниндидер ярымутрауны әйләндереп алганлыгын ул шунда гына аңлады Эт өргән авазлар яңарды бераздан Ул сагая калды Эт өргән аваздан шүрли, курка иде түгелме ул?' Әйе. күңеленә шом сала икән ич эт өргән авазлар Үлемнең үзеннән курыкмаган Гыйлем эт өргән аваз ишетеп коелып төшә язды менә гаҗәп! Эсселе-суыклы булып кипе, тәненнән кырмыска өере чабышкандай булды Тирә юньдә кеше-кара булырга охшамаган Кичке урманда шом булуын искәрткәндәй, наратлар шаулый, нараглар чайкала Кара урман ур!асында бер ялгызың син дия иде сыман алар Бер ялгызың һәм эгләр' Чигә төбендә «Үлемең дә этләрдән. » дигән таныш каргыш янарып алды тагы Шулай да кире борылмады Эт атучы Гыйлем, өргән авазларга төбәлеп, туры атлап китте Ниндидер биек таш койма шәйләнде бераздан Ак кирпечтән торгызылган корылма «Шушында1» дип нәтиҗә ясады ата күңеле. Бердәнбер улыннан аны. күп булса, йөз-йөз илле адым ара аерып торадыр Бәлки эгләр Җантимернекедер әле Эт дип дөньясын оныта иде ич кечкенәдән Җантимер үзе дә этләре янында кичке табигать белән хозурланып йөри торгандыр Әтисе килгәнен күрер дә ят кешегә санап өргән этләренә җикеренер ул иң элек. Ояларына куып кертер этләрен һәм. кочагын җәеп, каршы йөгереп килер Абына-сөртенә йөгерә башлавын да абайламады ул үзенең Йөрәге, гүя канатлы кош. җилкенергә керешкән. Бу көндә беренче мәртәбә урман һавасы саф сулышын тойды ул күкрәгендә Яфрак һәм ылыс исе борын тишекләрен ярып керде, аяк астындагы коры үлән исе бугазын кытыклады Улы Җантимер сулый торган һава' Аның шундый матур табигать кочагында эшләгәне һәм яшәгәнлеге өчен дә куанып алды хәтта Әтисе белән ачуланыштым дип. бер дә башын югалтмаган, кая китеп урнашырга белгән! Табигать кочагында аның улы Урманда адашкан кеше дә исән кала, ачтан үлми. Димәк, өмет бар әле анын улында, өмет өзәргә иртәрәк аңардан Таныш-белешләреннән дә качып китүе яхшы булган Табигать, урман игелекле Нәселенә Iагылган кушаматтан качкан Кушаматсыз яшәп була урманда. «Халык дошманнары» да юк урманда. «Эт атучы» да!, һәммә кешене тигез итә табигать, бүлми, каршы куймый бер берсенә Улы исән! Димәк, яши, яшәп күрсәтә әле алар болан булгач! Шундый уйлар белән үз-үзен юатып, ике катлы ак бина! а якынлашты Гыйлем Бакчаны әйләндереп алган таш койма читендә туктап калды Ишегалдында этләр өрә Икәү Овчарка токымыннан! Бәйдә икән үзләре Матурлар Җантимер эт рәтен белә Әле үскән чакларында ук эт һәм мәче өчен җан аткан бала иде бит Урамда бер көчек күрсә, иярә дә китә иде шуның артыннан. Әтисеннән көчек сорап үтте сабый чагы Ә ул этмәче заты кертмәде үз өенә Шәһәр җирендә эт-мәче асрауның мәгънәсен аңламый иде ул Авылда бер хәл! Болай да кысан булган шәһәр фатирларында кешегә урын тар. нигә хайваннар да газап чигәргә тиеш тагы’!. Күрше малайларның этләренә кызыгып үсте Җантимер. Менә ич. соңарып булса да. әлеге хыялын да тормышка ашырган аның улы бер түгел ике эт асрый икән Урманда этсез булмый, урманда асрасаң да була ул этләрне! Тынычланып, таш коймага килеп сөялде Эт атучы Гыйлем. Инде хәл алырга да була. Ләкин шунда, үч иткәндәй, мин монда дигән сыман, сынык кабырга үзен сиздереп куйды Төшермәде күңелен Гый- 90 лей: кабырга нәрсә ул — сына да. ялгана да Менә улын табу, улын табуы дөрескә чыкса?' Шатлык, куанычының чиге булмаячак! Югары белемле врач та бит әле ул өстәвенә! Әтисе өчен өзгәләнеп. «Авыртмыймы. әти? » — дип сораша-сораша, үзенә беренче ярдәм күрсәткән улын күз алдына китерде Гыйлем. Тамак төбенә килеп буылган төерне чак тыеп калды шунда... Шул рәвешле, коймага сөялеп, урман һавасының рәхәтлегеннән | изрәп хәл алып тора иде ул. Янәшәдә генә ишетелгән тавыш сискә- ° нергә мәжбүр итте үзен; — Пароль!.. Пароль! — дип дәшә иде берәү аңа, кыргый дорфалык г белән ? Ялгыш ишетеләме икән дип бакса, койманың аргы ягында шәүлә _ сыман берәү басып тора Кайдан һәм ни рәвешле шулай якынаюын = да абайламый калган ул аның. Әле һаман хәрәкәт итә үзе. башын - түбән игән, йөз чалымнарын шәйләрлек түгел. Улым. дип дәште Гыйлем, үз үзен абайламас борын ук Та- * нып түгел, сискәнүдән, чарасызлыктан әйтелгән сүз иде бугай бу. Шәүлә ишетмәде. Җавап та кайтармады. Тавыш килгән тарафка - борылырга да кирәк санамады хәтта. Үзе һаман якынлаша, аңар төбәп 2 килә Күз карашлары гына читтә... Улым! Улым. Җантимер, син ич бу?!. «Әйе. әти. бу мин. Ничек монда килеп чыктың? Ничек мине эз- х ләп таптың?..»— дигән кайгырту сүзләре ишетермен дип уйлаган иде ' ата. Җантимер аңар күтәрелеп карамады Аягастына текәлгән көе генә < баягы сүзләрен кабатлады. Пароль. Паролең кая? Улым. дип. өзгәләнеп, күрешергә теләп кулын сузды ата Алга омтылып куйды таш койма — Әллә әтиеңне танымыйсың инде, улым?!. Таш ярыктан сузылган кулны читкә этәрде Җантимер. Тешләрен ыржайтып көлеп алды Көлүен көлде, әмма бу көлүне, белмим, сау йөрәкле ир-атлардан башка тагы кем күтәрә алган булыр нде икән?! Иреннәре як-якка жәелеп алды аның, авызы ачылмады. Ә тонык шешә пыяласы төсендәге Күзләре бөтенләй жансыз иделәр, хәрәкәтләнмәделәр Күзләрендә генәме, йөзендә жан әсәре калмаган үзенең. Пар-р-роль? диде ул. ватык патефон тәлинкәсе сыман тагы бер мәртәбә үз-үзен кабатлап Әмма бу юлы «р»га махсус басым ясап, янап дәште Күрешергә зарыгып килгән, күзләрен мөлдерәтеп карап торган ата өчен, белмим, моннан да куркынычрак күренеш уйлап табарга мөмкин идеме икән?! Басып торган җирендә чайкалып куйды ул һәм. егылу дан сагаеп, уң кулы белән тимер-бетон баганага ябышты Хәл алды шул рәвешле Ә бераздан башын югары күтәрде Капка кайсы якта, улым? Баш кагып икенче бер читтә караеп торган тимер капкага күрсәтте Җантимер Койманың эчке ягыннан иң элек үзе шул тарафка атлан китте Ата күңелендә өмет жан биреп алды Таныды Уңайсызланды да кебек хәтта Улыннан калышмаска тырышып атлады ул да Капка төбендә тагы күзгә-күз очраштылар Киеренкелек кимемәгән Шуны сизгән сыман, хәтта этләр берара өрүләреннән туктап торды Гәүдәсен турайта төшеп, капкага аркылы чыгып баскан иде Җантимер Гыйлем өчен берни аңлатмаган. беренче ишеткәндә шаяру дип кенә кабул ителгән, шул бер үк сүзен кабатлады: Пароль?. - Ул ниткән пароль, хәрби склад сакламыйсыңдыр ич, улым?!. Ач капкаңны, керт, аңлашырбыз аннан, дип. килгән шәпкә эчке якка узарга итенде Гыйлем Әмма битараф салкынлык белән, аркылы басып. борын сызгыртып торган улын үтә алмады Хәле дә чамалы, түземлек турында әйтеп тә торасы юк. — Паролеңне күрсәт, бармы?. Әллә чынлап та бер-бер хәрби объект саклыймы соң аның улы - як ягына карашалап алды ата Әмма берни аңлый алмады. Бәлки улы өчен бик әһәмиятледер ул жавап. хезмәт урынында шаярырга ярамый торгандыр Бар.— диде Гыйлем. Мин әтиең ич. танымыйсыңмы әллә дигән сыман, күкрәгенә дә сугып күрсәтте Шул бер сүз кирәк булган икән Жантимергә ман керде Иң элек, ирен читләре кыймылдап кунды аның, йөзе яктыргандай булды Көязләнеп. кул чите белән чәчләрен сыйпаштырып алды хәтта Тел очын чыгарып, иренен яларга керешүе генә гайре табигый тоелды. Ирен нәре арасыннан тигез булып тезелеп киткән тешләре күренеп калды Ә күзләр, күзләрдә — һаман тонык шешә пыяласы төсе. — Пароль бар. — дип кабатлады Жантимер һәм капканы ачты Булгач, рәхим итегез! Ишә баштук шулай димисез? — Кулын сузып, ишегалдына таба юл күрсәтте. Түбәнчелек күрсәтеп, лакейлар осталыгы белән, билләрен бөгә-бөгә иелеп тә алды Бер каршысына чыкты әтисенең, бер артына чыкты, иңбашларына ябышкан үзле балчык кисәк ләреннән аралады аның өстен-башын Нигә аны баштук шулай димәдегез. рәхим итегез, хөрмәтлебез . Таныды дигән уй җылы жил булып исте ата күңеленә. Әмма шунысы гаҗәп: ул «пароль» дигәне ни өчен кирәк булды икән - бер бер тыңлап тору бармы икән әллә үзен? . Кунакны өркетмәгез дигәнсыман әледән-әле жнр тырнап өрүләрендә дәвам иткән овчаркаларына йодрык болгап барды Жантимер Ике адым саен диярлек, баш иеп каршысына чыкты Авызында һаман шул бер үк сүз: — Хөрмәтлебез. Хөрмәтлебез . «Пароль» дигәнен аңларга да булсын ди Ә менә ата-бабада булмаган бил бөгү, ялагайлык каян килгән моңар? . Әтисен таныган икән, нигә бил бөгәргә кирәк үз әтисе каршында?! Әллә соң. башка бербер кешене улы санап. Гыйлем үзе ялгыштымы?. Чираттагы мәртәбә каршысына чыгып бил бөккәндә. «хөрмәтлебез»ен кабатлаганда, игътибар белән күзәтергә өлгерде ул аны Үз улы — Жантимер! Күзләренә генә нидер булган... Нинди хәлгә төшергәннәр аның улын?! Кем эше?! Кем хужа булган аның улына?! Шуның өчен дип үстергән, шуның өчен дип укыткан идемени соң ул аны?! Үз әтисе дә ярдәм кулы сузмаса. бу дөньяда тагы кеме бар соң аның?! Кан сауган кебек булды ата йөрәгенә - Улым,—дип. җиң очыннан тотып алды ул Жантимерне — Сиңа нәрсә булды, улым?!. Атаның әлеге сүзләрен янәшә баручы ишетергә дә теләмәде. Алды- нарак чыгып, бил бөгеп алды һәм кулы белән ишарәләп, бер читтә торган кирпеч корылмага күрсәтте. — Рәхим итегез, хөрмәтлебез! . Корылмага әтисеннән алданрак барып җитеп, кесәсеннән бер бәй ләм ачкыч чыгарды Жантимер Шәхси гаражны хәтерләткән сарайчык ның ишекләрен ачты Керделәр. Ата белән ул икәүдән икәү генә калды — Йә. хөрмәтлебез? дип. жәлт кенә әтисе каршысына чыгып туктап калды Жантимер. Күзләренә карамады, кесәләрен айкады ул Гыйлемнең. Тел очы белән иреннәрен яларга кереште Ә авызының ике як читеннән бер тоткарлыксыз мул селәгәй агып төшкән Өнемме бу. төшемме дип хәйран калган ата. бу күренешне күтәрә алмыйча, карашын читкә борды Аның улымы соң бу? . Тетрәндергеч һәм чиркангыч күренеш! Игътибарын читкә тайпылдыру максатыннан. әлеге сарайчыкның эчке күренешен тикшерер! ә кереште Тәрәзә. 92 форточка ише нәрсәләр юк иде монда, күрәсең ул. кар базы яисә азык телек склады итеп төзелгән булгандыр Караңгы почмакта сиртмәле тимер карават тора Димәк, аның улы яшәгән торак шушы була, дип уйлап өлгерде ата Күзгә ташланырдай берни юк башка, карават башында стенага эленгән асылмалы шкаф һәм шыр ялангачлык — Пароль! — диде Җантимер коры гына Әлеге паузаның мәгъ- * нәсенә тешенә алмый аптыраган иде ул да Асылмалы шкаф пыяласы артында тәртипсез аунашкан кәгазь 2 коробкалар. пыяла ампула һәм шприцларга күзе төште атаның Тәне 5 кызышты Колаклары чыңлый башлады Күз аллары караңгыланды - Менә ни өчен һәм нәрсә хакына үз-үзен корбан иткән аның улы' ? Менә ни өчен ул кара урман уртасында! Менә нәрсәгә алыштырган _ ул әтисен! Дөньясын алыштырган' Иманын' «Иман* дигән уй каян 5 килде әле аңар?.. Келт итеп, әле ике генә көн элек мәчет ишегалдын- 5 да булган очрашу килеп төште хәтеренә Ак сакаллы карт - «бәхет» х иясе... _ — Кемгә хезмәт итәсең’ Кемгә бил бөгәсең? — дигән аваз бәреп - чыкты ата күкрәгеннән. 5 Мәчет картын аңларга да була, аллага хезмәт итәм дип ышан- ; дырган ул үз-үзен. Бу дөньяда кешечә яши алмавының әҗерен теге у дөньяда — ахирәттә кайтарырга җыена. Ә моның максаты нидән гый - барәт?!. т Әтисе күкрәгеннән чыккан авазны да ишетмәде Җантимер Аның ' йодрыкларыннан алмады карашын, анда үзе өчен алып кнленгән күч £ тәнәчләр бардыр дип көтте Пыяла күзләрен мөлдерәтеп, кулын сузды : хәтта Авыз читләреннән агып төшкән селәгәй, иякне узып, тамарга ? җыена иде инде Юк, үз улына суга алмады Эт атучы Гыйлем Нәфрәт һәм ачуга караганда, аталык хисе һәм кызгану мең кабат күбрәк иде аның күңелендә Җантимернең, хәер эстәүченекедәй. үзенә сузылган кулларын күргәч, чайкалып алды, авып китә язды ул Шәфәкъ төсе иңгән күзләреннән уылдык сыман эре-эре тамчылар бәреп чыкты — Улым.— диде һәм. хәлсезләнеп, артка чигенде Ни эшләргә, бер башын кая куярга белми иде ата Җантимер ишек катында. Аның киң җилкәләре болай да баз караңгылыгына чумган сарай эчен кичке эңгер-меңгердән каплап тора Урнашып алган тынлыкны карлыккан аваз бүлдерде - Сезне, хөрмәтлебез.- дип. урам якка ымлады Җантимер, анда көтәләр булса кирәк һәм елмаерга итте, авызын ерды. Мине?! дип гаҗәпсенде ата Сезне, хөрмәтлебез! Кемнәр?.. - Арсланнар һәм кенәриләр. Саташа Булуы җиткән дигән уйлар үтте ата күңеленнән Бер җөмләсен, бер генә хәрәкәтен дә аңлый алмый иде ул үз улының Икесе ике дөньядан килгән ике зат. ике телдә сөйләшәләр иде диярсең Чигенер урын да юк иде атага Бу дөньяда аның бердәнбер кешесе улы бар Каршысында тора Бөтен ихтыяр көчен туплап башын күтәрде ул. стенада эленеп торган пыяла капкачлы шкафка карап дәште Җыйган байлыгыңмы? — Әйе. хөрмәтлебез! Менә ничек дип уйлап куйды ата Аңарга ни кыларга кала инде хәзер Кинәт, күкерт сыман кабынып, үз-үзен белештермичә, шкафка ташланды ул. «эх» дигәнче, стенадан да суырып алды, тимер-бетон идән өстенә лә тотып тондырды Пыяла кисәкләре Җантимернең аяк очына ук чәчрәде — Бирермен мин сиңа «хөрмәтлене»! Бирермен —дип. сугенә- Җикеренә, идәнгә чәчелгән нәни тартмаларны таптарга кереште Гыйлем Пыяла ампулалар, шприцлар шытыр-шытыр килеп ватылды, чәрдәкләнде аның аяк астында Шашкан кеше сыман сикергәли-тибенә таптады ул. Җир йөзендә булган иң әшәке хәшәрәтне изәмени А-а-аһ. — дигән җан авазы яңгырады ишек катындагы Җантимердән Әтисенең ниятен сизеп, нәтиҗә ясап өлгерә алмый калган иде ул ни сәбәпледер Әле дә аның хәрәкәтләре гайре табигый килеп чыкты: үз хәзинәләрен коткару өчен йөгереп киләсе урында, ишектән үк чыгып чапты ул Умарта кортларыннан качкан малай сыман, кулларын баш очында яман болгап, ишегалды буйлап капкага таба элдерде. Таныдымы әллә? «Хөрмәтлебез» дигәненең үз әтисе булуына төшендеме? Оят килдеме әллә үзенә? Оятыннан, ни эшләргә, кая барып бәрелергә белми йөгерүеме? Шундый сораулар узды ата күңеленнән Сикергәләвеннән туктап, андасанда качып калган ампулаларны ипле генә сытарга керешкән иде инде ул Барысы да көйләнер, ипләнер, шәт. Шушы тузга язмаган нәрсәләреннән генә котылсын Бу юлы да ялгышкан булып чыкты Эт атучы Гыйлем Бер атлаганда өчәр-дүртәр метр ара сикереп котырынып өрә-өрә. өстеиә килгән ике овчарканы күргәч кенә төшенде ул үзенең ялгышканлыгына Әмма нинди дә булса бер-бер чара күрергә, һич югында, ишекне эчке яктан ябып куярга да соңарган иде инде Этләр өермә булып ишектән бәреп тә керделәр, сузып та салдылар аны бетон идәнгә Арка белән барып төшкән җиреннән, йөзтүбәнгә борылып ятарга гына өлгерде Пиджак җиңе, чалбар балаклары бер мизгелдә йолкып атылды. Котырынып өрүләрендә дәвам иткән этләрнең теш катылыгын, тырнаклары үткенлеген тоярга өлгерде ул. Дүрт аяклап тимер-бетон идәнне тырнады этләр Ярсып өргән этләрнең теш араларыннан аның муенына кайнар күбек чәчрәп торды Этләр холкын яхшы белгәненә күрә, башын да калкытмады Гыйлем. Сулыш алыр арасы да юк иде аның менә хәзер, менә хәзер өзгәлән атачак аны овчаркалар Тирән чокыр төбендә ятып калган велосипедын искә алды ул. Үз улы тарафыннан шушы дәрәҗәдә мәсхәрәләнәсең белсә, үзенә дә шунда гына ятып калырга кирәккәндер дә бит. Беркем күрмәс, эзләмәс тә. һичкем берни белмәс иде. Ә монда, үзе генә түгел, улын да гаепләячәкләр Шунысы үкенечле! Этләр аның саен котырыныбрак өрә башлады. Тырнак асларыннан ут чәчри Бер-бер артлы түшәмгәчә сикерәләр дә аның аркасына ташланалар Ә ишек турына ниндидер шәүлә килеп баскан, этләренә җикеренә. этләрен өстерә: Фа-а-ас.. Фа-а-ас! Элегрәк этләрне «өс-с, өс-с» дигән аваз белән өстерәләр иде. «Өс-с»— эт телендә куала, куркыт дигәнне аңлата Хәзер исә. әнә шулай, «фасс» ди-ди котырталар икән этне Бусы инде: кабып йот. ботарлап ташла дигән боерык Башын кочаклап, колакларын томалап яткан Гыйлем шул берничә минут эчендә бөтен гомерен күз алдыннан уздырырга өлгерде Әтисе булган аның Сөйләүләренә караганда, берөзлексез эштә — уку-язуда булган Кайчак, төннәр буе кузгалмый утыра торган булган эш өстәле артында Язучы булган, галим булган диләр Язучыдан әсәр, галимнәрдән мирас кала. Ә ул әтисенең әсәрләрен дә. гыйльми хезмәтләрен дә белми Истәлек өчен дәфтәр калынлыгы гына булса да китабы калмаган. Үзе дә онытылган Исеме дә Фәнгә булсын, халыкка булсын, кирәге калмаган «Халык дошманы» дигән атын да искә алучы юк инде хәзер Кеше яшәгәнме-юкмы — белүче юк . Әнисе бар иде аның. Бөтен гомерен аны бердәнбер улын тәрбияләргә сарыф иткән ялгыз һәм тол әнисе. Кышкы озын кичләрдә, китап киштәләре каршысындагы креслоларга утырып, әңгәмә кора иде алар Әнисе аңар ниндидер китаплар күрсәтә. Ул китапларны язучылар 94 турында сөйләгәндә, сүзе бетми Әледән-әле иелә төшеп аны арка сыннан сөя: «Ярый әле. улым, син бар,— ди-ди куана — Үсеп зур кеше булырсың Әтиең өлгермәгән эшләрнең һәммәсен тормышка ашырыр сын » дип кабатлый иде еш кына Нинди эшләр булгандыр, ул кадә- ресен хәтерләми инде Гыйлем. Әйе. әнисе бар иде аның. Ул да юк инде хәзер Гыйлем үлгәннән соң хәтерләүче дә булмас үзен. Гыйлемнең улы Җантимер дә бар ич дөньяда Тыйнак һәм сабыр j Җантимеренең сабый чакларын хәтерләде ата Улы - аның бердәнбере 2 Гыйрфановлар нәселенең дәвамы, киләчәге, соңгы могиканы Ул. бары t тик ул гына. Гыйлемнең тормышка ашмаган хыялларын хакыйкатькә t әверелдерергә, Госман Гыйрфановлар нәселеннән мин дип әйтерлек эш- ? ләр башкарырга сәләтле булыр иде дә бит Әле бүген, велосипедка _ атланып юлга чыккач та. бер түгел, әллә ничә мәртәбәләр өмет һәм = ышаныч белән хыялланып алырга өлгерде ул бу хакта Ишек катында катып калган Шәүлә этләренә җикеренде: Фасс Фас-с-с. Еланнан да болайрак ысылдауга охшаш иде бу Этләреннән канә- - гать түгел ул. шуңарга ысылдый «Гөнаһсыз сабыйларның күз яшьләре каргыш булып төшсен' Үле- ; мең этләрдән булсын' .» ди-ди каргаган иде аны теге карчык Әллә ниләр килә күз алдына: әнә. ул үзе - Гыйлем атлап килә урам урта- ■■ сыннан Аркасыннан оптик төзәү приборы булган мылтыгын салган '■ Зур күн итекләре белән ипле генә атлап килә ул. гүя авыл урамы ' буйлап хозурланырга чыккан Камыт баулары шыгырдаган аваз, атлар ның пошкыруы гел кабатланып тора Чана табаннары чиелдап елый 7 Чана артыннан тамып барган тоташ кан юлларына баса баса атлый “ ул һичнәрсәгә исе китми, берәүдән дә курыкмый Авыл Советы биргән рөхсәт кәгазе бар чөнки кесәсендә Авыл кешесе — бала чагасыннан өлкәннәренәчә сагаеп, шик аша карый аларга Әмма каршы әйгми. тәртип яхшы куелган. Үз этләренә дә үзләре хуҗа түгел алар. Хәтта үз-үзләренә! Буйсынмый кая барасың Ярым бөкрәйгән, тешләре төшеп беткән теге карчык юкка гына хәтеренә уелып калмаган инде аның күпме эт атып, күпме авы i ларда йөреп, бердәнбер карт аучы булгандыр Таянып килгән таи1ын болгый-болгый. як ягына төкеренә-төкеренә каргаган иде ул аны 1 ый лем кычкырып көлгән иде бер рәхәтләнеп Ничек инде аны. кулында нитик приборлы мылтыгы булган шундый гайрәтле ир-атны, каргап куркытырга мөмкин?!. Ай-Һай беркатлы соң бу авыл карчыклары, әйтерсең. үз белдеге белән кырып йөри ул этләрне Тире эшкәртү комбинатына чимал җитү җитмәү гаме юк аларнын Комбинатта күпме кеше эшсез тора чимал җитешмәү сәбәпле, техника тик тора (.у ык ямар да эш ләүчеләр өчен җылы эт тиресеннән тегелгән итек унталар кирәк! Бүрек ләр Туннар Дәүләт эше белән йөрде Гыйлем Үз-үзен кашыр! мады һичканчан! .Инде хәзер шиккә калды каргыш дигәннәре дөрескә чыгамы соң әллә?! Аркасында әнә бозау кадәрле ике овчарка бии Өрәләр Бетон идәннең комын комга, цементын цементка аералар. Тик шунысы гаҗәп этләр күпме генә котырынмасын, ни кадәрле «енә ярсымасын нар. тән җәрәхәте ясамадылар Гыйлемгә Этләрдә этләрчә' Этләрнең үз әхлагы бар яткан, егылган кешене тешләү, чарасызнын бугазыннан алу кабул ителмәгән аларда. Ишек катындагы Шәүлә күпме генә ысылдамасын, күнме генә чәчмәсен төкереген, овчаркалар үхтәрсие кен итте Билгеле, бу хикмәтне күреп, иң элек Шәүләнең кәеф кырылды. Идәндә ятучыдан да болайрак, үзенә буйсыныр! а теләмәгән этләренә кычкырынырга кереште ул: Фас с Фас-с Әрәмтамаклар! Фа-а-ас-с Хуҗасы кычкыргачтын янә бер тузынып өреп, тырманып алалар да бер-беренә карап туктап кала этләр, ни эшләргә белмиләр. Хуҗа ларын аңлый алмыйлар алар.. Шәүлә кыза Шәүлә һич кенә дә үзенекен итми тукталуны белми Кулына ни эләксә шуның белән сугарга, котыртырга кереште ул этләрен.. Овчаркалар идәнгә йөзтүбән капланып хәрәкәтсез ятучыга тимәделәр. Ә бераздан өрүләреннән тәмам тукталып, алмаш-тилмәш сулкылдап чинарга керештеләр — Ах, әле сез шулаймы' — дип җикеренде Шәүлә Муенчакларыннан эләктереп алды этләрне, һәм ал арны, идәндә хәрәкәтсез яткан Гыйлемнән аралап, ишегалдына таба өстерәде Баш исән дигән уй килде Эт атучы Гыйлемнең уена иң элек Этләреннән аралады аны Шәүлә, чылбырларына бәйли, әнә Сак кына башын күтәрер хәл тапты ул үзендә. Бармаклары арасыннан ишегалдына күз салды Карады һәм тетрәнеп китте Күзләренә ышана алмый торды, саташу гына түгелме бу?! Шәүлә овчаркаларын чылбырга түгел, муенчакларыннан ике багана арасына тарттырылган юан тимерчыбыктагы ыргакларга асып маташа Этләр, үзләрен ни көткәнлекне аңлый иде булсалар кирәк, сулкылдап чыйный, карышырга теләп тартылып карыйлар. Ләкин Шәүләнең куллары көчле һәм мәрхәмәтсез Ике куллап штанга күтәргән сыман, югары өстерәде ул аларны. Буйсынмый хәлләре юк этләрнең дә. Чөнки Шәүлә — аларның хуҗалары! Этләрдә тәртип шундый — үзләрен тукландырган, гарбияләгән, оя корып асраган кешегә һич карышусыз буйсыну кабул ителгән аларда. Әмерен үтәмәсәң, хуҗа буларак, ул сиңа үз хөкемен чыгарырга да хаклы Үпкәләштән түгел! Өрү кая, тимерчыбыкка асып куелган овчаркалар чак кына сулыш ала. Әллә нигә бер ишетелер-ишетелмәс кенә сулкылдап елаган — чинаган авазлары чалынды колакка. Җәза мәрхәмәтсез һәм кырыс, берни әйтеп булмый, арт аякларының тырнак очлары белән көч-хәл җиргә тияр-тимәс асылынып тора иде алар Тетрәндергеч күренеш!.. Әле генә үзенә ярсып өргән, әле генә үз аркасында сикерешкән, башын калкыта калса, үзен өзгәләп атарга да әзер булган овчаркалар кызганыч тоелды Гыйлемгә. Җәза — аның өчен. Җәза — этләргә эт булып калганнары өчен! Юан тимерчыбык, күрәсең, шул кадәр нык тарттырылган, бозау кадәр ике овчарка авырлыгыннан да сыгылмады Җилгә киптерергә эленгән юеш чалбар балаклары сыман, акрын гына атынып, тарты- лып-тартылып куя иде алар асылынган җирләрендә. Алгы аяклары бушлыкны тырнап чәбәләнә. Муенчакка эленгән башларын, борыннарын югары чөел, гүя күктән ярдәм көтә, ярдәм сорый иде алар. Ярым- йомык күзләрен, әйтерсең лә, юеш томан урап алган Шәүләнең этләрендә дә, идәндә яткан үз әтисендә дә гаме юк Үз мәшәкатьләре аның идәндә аунашкан катыргы тартмалар, пыяла ватыклары арасыннан энҗе бөртеге эзли диярсең Әледән-әле мүкәләп китә ул идән буйлап, йә тукталып бер ноктага озак кына карап тора Дер калтырана үзе. Әллә гыжлый, әллә җылын, гадәтн булмаган сәер аваз чыгара үзе берөзлексез. Чыра кисәкләре алып, тупса янындагы ярыкларны каезларга кереште.. — Улым, Җантимер,— дип дәште түземлеген җуйган ата. Шәүлә ишетте аны Күтәрелеп карагандай итте тавыш килгән якка. Әмма исе китмәде, йөзенә булсын, күзләренә булсын, һичнинди үзгәреш чыгармады. Караңгы мич артында берөзлексез кычкырып тен кәгә тигән чикерткә тарафына гына шулай күз салалар Тавышы ишетелә. борчый, тынгысызлый, әмма үзе юк һәм аны эзләүдән дә файда булмаячак. . — Ни эзлисең, улым?’. Мин монда.. Әтиең' Шәүлә, өметен өзеп, яңадан борыс тирәсендәге ярыкларда акта рынуын дәвам иттерде Күсе сыман кыштырдый-кыштырдый. карават астына кереп китте бераздан Ишегалды ягында этләрнең берсе сулкылдап алганы ишетелде шунда Бер ишегалдына, бер карават астында кармаланган Шәүлә тарафына карангалап торды Гыйлем. «...Этләр кызганыч — аның өчен газап чигәләр1 . » Тезләренә таянды Аннан ипле генә чүгәләде. Сынык кабырга ♦ чәнчеп алды. Хәлсезлектән изрәгән тәнне уятты кабырга. Аягүрә торды 1 һәм сак кына атлап, ишегалдына юнәлде ул Юлына каршы төшүче, j туктатучы булмады Артыннан да ияреп чыгучы юк иде аның Кичке эңгер-меңгерне уятып, бер түгел, дүрт күз янып тора иде аның | каршысында. Этләрнең як-якка салынып төшкән башлары аңарга = текәлгәннәр: «Коткарсаң, син генә коткара аласың», ди иде сыман алар «Үч саклама, билгесез кеше! Без этләр - өрми чарабыз юк иде. Тәненә f яра салган булсак та. ачуланма — без этләр генә бары Ә син кеше = Кеше булып кала күр. зинһар?!» ж Янә бер кат сарай ишегенә күз төшереп алды Эт атучы Гыйлем * «Чыгып килмиме?.. Күренмиме5 . » Әллә курка да иде инде ул үз ® улыннан? Бар тәвәккәллеген җыеп, икеөч адым алга атлады һәм ти- = мерчыбыктагы ыргакларга үрелде ул — этләрне берәмберәм үлем эл- - мәкләреннән азат итте Аяклары урман туфрагына тигәчтен дә этләр ни эшләргә, кая ки- - тәргә белми киерелеп-сузылып тордылар бер мәл Жиңелчә чинау * авазы калдырып, башларын салындырып читкә китеп бардылар. я Шәүләнең тавышы-тыны юк «Этләр белән мавыгып, үз улын оныта < язган түгелме соң Гыйлем?’.» Сарай ишегенә әйләнеп кайтты ул Жан- z тимере, кылган «этлекләре» өчен үкенеп, бер караңгы почмакка поскан- - дыр да үксеп елап утырадыр кебек иде Монда, этләрдән дә. аның үзеннән дә кызганычрак хәлдә калган Жантимер бар бит әле Чынлап та. караңгы почмакка сыенган булып чыкты Шәүлә Пин- жәк һәм күлмәкләрен бер читкә салып ыргыткан да шәрә беләгенә кәкрәеп сынган укол инәсен тыгып маташа Ни эшләгәнен белешми. атылып керде ата. Шәүләнең кулыннан кош баласыннан да болайрак кадерләп тоткан шприцын йолкып алды. Алагаем кизәнеп, идәнгә тотып бәрде. Йолкып алынган шприц артыннан пружина сыман суырылып менде Шәүлә, аякларына торып басты Ни өчендер уңга-сулга карангалап торды бер мәл Аннан күзләрен челг-мелт йомып алды һәм. гел көт мәгәндә. авызын килбәтсез рәвештә зур ачып, тешләрен ыржайтты - Үтер-р-рәм! Берни абайламый калды Эт атучы Гыйлем, муен тамырына тукмак сыман йодрык килеп төште Гөлт итеп ут кабынып-сүнде күз алдында. Ул да түгел, нәкъ шул мизгелдә, икс бот арасына китереп типте кемдер. Чайкалырга да ара булмады, гөрселдәп бетон идәнгә авып төште ата Инстинкт беләнме. әле бая гына котырган этләрдән котылган рәвешле, йөзтүбән капланып, беләкләре белән башын яшерергә азапланды. Гүя каршылык күрсәтмәгән ярдәмсезгә кагылмаслар Шәүләнең тонык пыяла сыман күзләрен кан баскан иде инде Үз- үзсн белештермичә, кыргын авазлар чыгара-чыгара. аяк астында хәрәкәтсез ятучыга ташланды ул. Тнпкәләргә. таптарга кереште Бетон идән өстендә бөгәрләнеп ятучының кай жиренә типкәнен һәм ничек таптаганын белми изде, котырынды Шәүлә Әйтерсең, жир йөзендә бул ran иң куркыныч ерткыч бөгәрләнеп ята иде аның аяк астында, гүя ул әкиятләрдә генә була торган жиде башлы аждаһа елан белән көрәшә Дию пәрие белән Авызыннан берөзлексез ак күбек чәчелеп торды Шәүләнең, авызын да бер үк сүзләр — Үтер-р рәм' 37 Күл буена кунак төшкән кич иде. Күп булса, йөз-йөз илле метр лар чамасы арырак, ак кирпечтән горгызылган корылма ишегалдындагы җәннәт почмагында арысланнар һәм кенәриләр кәеф-сафа корып утыра иде шул мизгелдә. Мәҗлес түрендәге Белялыч, креслога чалкан ятып, шампан шәрабе чөмерә. Аның дәү бүксәсенә башын куеп, нәни кенәри Гуля-Гөлсинә сырпалана Юк-юк та. гел көтмәгәндә черкелдәп көлеп җибәрә әледәи-әле. Кенәриенең көлүе Белялычның үзәгенә үтә. дәу корсагын уңга-сулга авыштырып утырган җирендә борсаланып ала ул. калын иреннәрен яңа табадан төщкән коймак кебек җәеп көлеп җибәрә Кәеф шәп’ Борис учак тирәсендә чираттагы шашлыкны хәстәрли. яшь чучка баласы маена кушылып, уксус һәм вино агып төшә утлы күмер өстен ә — борын тишекләрен түзсен. Капкаев каяндыр тагы бер тартма шәраб күтәреп килде Икенче бер читтә, изуләрен чишеп, күлмәк җиңнәрен сызганып ук җибәргән Арслан Асиягә үзенен мәхәббәтен аңлата, назлы сүзләр тезә Әле генә шартлау авазы чыгарып ачылган шешәне иң элек Беля- лычка күтәреп килә Капкаев - Сездән башлыйм. Белялыч. Рәхмәт. Капкаев!.. Әйе. Капкаев,— диюченең бәхет колакка ук барып җиткән Бәхетле күзләре елык-елык килә. Миңа да. Капкаев! — Гуля-Гөлсинә дә суза касәсен Касәләрдән тулып ага шәраб. Бәхет мөлдерәп тора. . Яле. Капкаев. җырлап җибәрәбезме әллә үзебезнекен?! Авыз гармуны ерак түгел, кесәдә генә. Барган идем Әсмаларга Хәйран калып, тын да алмый тыңлый арысланнар һәм кенәриләр — җыр ошый һәммәсенә. Капкаевның таланты алдында битараф калу, гомумән, мөмкин дә түгелдер ул. Тагы бер җырла әле. Капкаев! Җырла! Җырла . Бу җыруым сезнең өчен. Белялыч' — Сәхнә итеп, киселгән агачтан калган юан төп башына ук сикереп менә, кош булса җилпенеп очар иде шунда Капкаев: Барган идем Әсмаларга. Кер чайкый басмаларда 38 Эш эзләү, эшкә урнашу мәшәкатьләре белән йөреп, вакытнын ничек узганлыгын да сизми калды Фидаил. Якшәмбе көн кичкырын Эт атучы Гыйлемгә юнәлде: «Көтә торгандыр Улын табышырга вәгъдә иткән иде бит...» Ишек бикле булып чыкты. Шунда гына Фидаил үзенең, теге көнне Гыйлемгә улы хакында, күл буе хакында сүз катып, хаталанганын аңлады. «Улын эзләргә чыгып киткән!..» Урамга атылып чыкты ул. Беренче очраган яшел күзле такси аныкы иде Алгы ишекне ачып, шофер белән янәшә кереп утырды: - Куала, тизрәк бул' . Артына ут капкандай ашыгучы пассажирга карап, битараф кына башын чайкады таксист егет Акламадым Беләсез ич таксист халкы син ашыксаң — кабаланмый, башка чакта артына ут капкандай куалый торган була Моның сәбәбе нидә дә хикмәте нидә икәнлеген әйтә алмыйм кисеп кенә. Шулай да Кешегә * хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләгән бик зур күпчелеккә хас сыйфат бу. = Бер максатсыз, бернинди сәбәпсезгә кешенең кәефен кырудан тәм та- 2 балар! Соң чиктә ул үзе начар кеше дә булмаска мөмкин, танышып- * сөйләшеп китсәң, менә дигән булып чыгуы да ихтимал. Шулай да 5 йомышың төшмәсен, үтенечең тумасын үзләренә! Хет егылып үл каршы- = ларында, теңкәңә тими торып, сине тыңламыйлар Яшь булуына да карамастан, әлеге таксист та профессиональ шул 5 сыйфатны яхшы үзләштергән булып чыкты Кузгалыйк! Мин ашыгам дип кабатлады Фидаил, сулышын * чак тыеп. * Пассажир ашыга Димәк, таксист рәхәтләнеп көлә, чыгып тәрә- “ зәләрен сөртеп керә ала.. Көзгеләрен рәтләштерә ипле генә . — Исерек дисәң, исерек түгел, син нәрсә, брат?! Ашыгам мин. Әйдә, кузгалыйк тизрәк?! Ташбака да ашыга, ха-ха « — Кузгалыйк дим!.. ® Таксист кеше елмаюын белә, кызык ич » Сәер кеше син. брат Кая барырга икәнне әйт! - Ә-ә,—диде Фидаил уңайсызланып, үзе гаепле икән ич Ак- = кош күленә! Шәһәр читенә чыгарга ярамый, брат! Булмый Миңа бик тә кирәк Кирәкнең беткәне юк. брат Булмый, төш. Барырга яраганны беләм. мин үзем шофер Әйдә зинһар! - Үз машинаңда барасың инде алай булгач' Син ашыга дип. мин штраф түләргә, правосыз калырга тиешме?! Булмый дигәч булмый, брат. Штрафны үзем түләрмен - Түләсәң соң, ГАИ кесәсенә акча кергәннән мин баемыйм! Үзеңә дә өлеш чыгар, кузгал гына Анда кеше Ярдәм итәргә кирәк. - дип, тешләрен кысып түзде, гозерләвең дәвам итте Фидаил. Чөнки ул яхшы белә буш такси тоту жиңел эш түгел. Монысыннан колак каксаң, икенчесен сәгатьләр буе көтүең ихтимал. Сайлап алу хокукы булмау, конкуренция юклык түбәнсетә кешене. Таксист та ул кадәре өметсез күренми Әнә кызыксыну белдерә түгелме соң: Барсам, күпме түлисең? Кузгал гына Әйдә, күпме сорасаң, шулай түләрмен. Акча исәбе турында уйлаудан ераклашкан иде инде ул Ә таксистны, әлбәттә, мондый җавап канәгатьләндерми. «Күпме сорасаң» дигән берәмлек юк акчада Суммаңны әйт. брат?' Унны алырсың, диде Фидаил, алдын артын уйламыйча Ун сум аның өчен зур акча Ярты көн йөк бушатырга туры килә ун сум өчен. Бер чирек! Таксистның үз таксасы Син нәрсә, дус кеше, унлык өчен шәһәр читенә чыгып тормыйлар Синеңчә булыр, кузгал. Акчаны алдан, дип елмайды, ниһаять, яхшы ук эшләп алу мөмкинлеген чамалап алган «хуҗа». Тәртип шундый Синең кем икәнлегеңне мин каян белим Акча! Йөзенә төкерергә төкерегең кызганыч булыр иде башка чакта, әмма бәхәсләшер ара юк. Кем белә, Эт атучы I ыйлем бәлки аның ярдәменә мохтаҗдыр, аның аркасында бәлагә тарыгандыр Ә ул сатулашып ятсынмы? Иренеп, теләр-теләмәс кенә бармак очы белән эләктереп алды таксист егерме биш сумлыкны һәм чалбар кесәсенә салды — Ярар,— дигән булды, кузгала башлап.— Сүзеңне тыңлап кына барам Дәшмәде Фидаил. Ян тәрәзәгә текӘлеп, үз уйларына чумды «Бер сыер бөтен көтүне буйый, дигән кебек Менә шундый затлар аркасында кешедә таксистлар һәм, гомумән, шофер халкына мөнәсәбәтле дөрес булмаган фикер чыга Намуслы, кешелекле шоферларны да аз белми ич ул...» Ярымутрауга керү юлы никадәрле генә бормалы һәм буталчык булмасын, алар адашмады Фидаилгә яхшы таныш юл. Туп-туры тимер капка каршысына ук килеп туктадылар: Хәрәкәт, тавыш-гауга күренми Көзге урман сарылыгы һәм кичке эңгермеңгер тантана итә әйләнә тирәдә Иң гаҗәбе, хәтта этләр өргән аваз ишетелми Машина килеп туктау түгел, кигәвен очып узганда да сагаеп капкага күз сала торган каравылчы Жантимер дә күренми Кабинадан чыкты Атларга-атламаска белми, бертын ян-ягына ка- рангалап торды, тынлыкка колак салды Сәер тынлык' Жантимер кая икән сон? Овчаркаларга ни булган? Урман шаулаганы ишетелми хәтта Кузгалырга җыенып, тизлекне тоташтырган таксист та, нидер сизенеп, аягын муфтадан ычкындырмый сабыр итте. — Нәрсә, көтүче юкмы әллә үзеңне? — дип кычкырды ул, тәрәзәдән башын тыгып. Нәрсә аңлата иде соң бу тынлык, ничек аңларга? Әллә соң Эт атучы Гыйлем, аңардан өлгеррәк булып, үз улын шәһәргә алып кайтып киткәнме? . Таба алмыйча, башка күлләр тирәсендә каңгырап йөриме әллә? — Китимме, көтәргәме? — дип кычкырды таксист. Машинасын әле- дән-әле гүләтеп торды үзе, газга басты Кулын сак кына күтәреп, «булдыра алсаң, көт аз гына, сабыр ит», дигән хәрәкәт ясады Фидаил. Шофер аңлады, машинасын сүндереп, ул да һава суларга чыкты. — Таксометрны җибәрдем,— диде үзе, Фидаилне ашыктырып Ипле генә тимер капкага үтте Фидаил Гадәттә ике-өч бик астында торган капка, ни гаҗәп, ачык булып чыкты. Эчке якка аяк басты. Кыяр- кыймас кына атлап китте. Шунда гына ишеге шәрран ачык торган сарайны шәйләп алды. — Биш-ун минуттан артык көтә алмыйм, брат,— дигән аваз ишетелде аргы яктан. Таксист тавышы. Аның шулай кычкыруы Фидаилгә көч өстәде: ялгызы түгел ич! Сарайның тупсасында ишегалдына арка куеп ниндидер кеше утыра иде Жантимер Аны тану кыен түгел иде Бары аңарда гына мондый гәүдә, шундый җилкәләр Ишек тупсасында утыручының игътибарын җәлеп итәсе килеп, тамак кырып алды ул. Теге, гүя кадакланган, кымшанмады хәтта. Ниһаять, янына ук килеп җитте Борын мышкылдатып карады, нәтиҗәсез. Шунда гына Жантимернең җилкәсе өстеннән сарай эчендәге хикмәтне күреп алды ул һәм тетрәнеп китте: Жантимернең аяк очында гына овчаркалары Арырак тагы кемдер, нәрсәдер бар кебек идәндә. Аермачык күреп кенә булмый, караңгылык урап алган Йөрәге «жу-у» итеп куйды Фидаилнең. Ләкин бер үк вакытта бары да тыныч һәм ипле кебек үзе. Гомер булмаган хәл, этләр булып, алар- ның тавыш-тыннары юк. Ничек аңларга, нәрсәгә юрарга белерлек түгел иде әлеге күренешне Башын йодрыклары белән терәп хәрәкәтсез калган 100 каравылчы һәм аның каршысында ук телләрен асылындырыл. күлләрен зәһәр елтыратып утырган этләр Ә арырак? Арырак караңгылык, хәрәкәтсезлек. Ни булган боларга?! Нигә Җантимер сикереп тормый?! Ни сәбәпле ике этнең берсе күтәрелеп чыкмый, өрми анарга-*' Башка вакытта бит бу бинанын капкасына якын килергә ярамый Шоферларга машиналап * чыгу, як якка карану тыела иде түгелме сон?! Җантимер түгел, әллә = анын жансыз шәүләсе генәме сон анда5 ' Фидаил ничек аңласын да ни 5 рәвешле күз алдына китерә алсын монда булып узган вакыйгаларны * Җантимер танымады үз әтисен Дөрес, ул аны ин элек күргән-белгән 5 кешегә чыгарган иде Чит кешедәй «пароль» сорый торган гадәге юк иде = бит аның Капканы ачып кертте Хәтта сарай тупсасын атлатты Ә шул кеше ышанычын акламады аның - күпме хәзинәсен юк итте Сулый тор- | ган һава, ашаган ризыктан да кадерлерәк наркотикларына кул күтәрде z Алда Topian озын кышка /китсен ди-ди саклап килгән байлыгыннан мәх- * рүм итте Кышлар озын була урманда, ә кунаклар сирәгәя * Үзе тупсада утыра ул әле дә, үзенең булып узган вакыйгаларга ыша- ® насы килми Гүя төш күргән ул. нибарысы куркыныч бер төш Аның би 5 ләмәсенә ничек итеп инде чит ят кеше килеп чыга алсын? Кемнең һәм ? ни рәвешле аның сараена үтеп керергә, ул гынамы, иң кыйммәтле шка- | фына кул сузарга хакы бар5 Баш икәү түгел берәүдә дә! Ә этләренең - чиг-ят кешене ботарлаудан баш тартуы монысы инде сыймый да сый i мый башка Мәгънәсез бер әкият шунда!. s Әле дә төш күреп утыра түгелме сон ул? Нинди бетмәс төш булды £ икән инде бу -- ни гомер айный алмый газаплана5 Сонгы арада әллә = нәрсә булды бит әле аның белән аягүрә йөргәндә дә төш күреп, сата ? шып и га чигә Хәл алырга дип кая булса килеп утырса, каршысына әллә нинди албастылар йөгерешеп чыга Ятты дисә, корсагына басып, шүрәле, ден пәриләр биешә Менә тагы үзен Җыен хәшәрәт кортлар, күселәр сырган Тешләрен шыгырдата-шыгырдата, аның сөякләрен, сеңерләрен ки мерәләр Күзен йомса, стенада таракан, кыргаяклар йөгерешә башлый, берсен-берсе уздырып, әллә ничә башлы зәһәр еланнар ысылдашырга готына Түшәмнән сикерешеп төшкән күселәр аяк бармакларын, колак ларын. хәтта маңгаена басып, борынын кимерергә керешәләр Кулларын бутый бутый сугыша, тарткалаша ул алар белән Сулышка каба Йөрәк кага Чигәләрне китереп кыса Болар барысы да төш кенә Шулай икәнлекне үзе дә аңлый ул вакыт вакыт Әмма, онытылып китеп, аягүрә атлап килгән чагында да кайчак шул еланнар, әрсез күселәр белән сугышырга керешә. Сугышмас та иде. үзләре тынгылык бирмиләр аңарга Сагалап кына торалар ялгыз калган чагын Кулларын бутый бутый качарга, котылырга тели ул аларлан Ә тегеләр аңардан да житезрәк йөгерә Бүгенге төш — кешеләр катнашында Кешеләр һәм аның үз этләре. Төштә дә үз этләреңнең хыянәтен күрү авыр икән ул!. Тукта, уяу түгел ме соң ул менә баш менә колаклары, чәчләре дә үзенеке Гажәп. үзе уяу. ә үзе төш күрә Баягы саташуларыннан аерыла алмын газаплана түгелме?! Тупсада утырамы — тупсада Йодрыклары имән борысны, аяклары бетон идәнне тоялар Кичке урман һавасын, исеп алган жилне тоя. әнә Этләренең еш-еш сулыш алуларын Барысын ла тоя! Ә идәндә анын саен төш дәвам итә. Тыңлаусыз этләр Кеше сурәтен.» кергән нин 1идер афәг бөгәрләнеп ята. Дөрес, карышмый \ 1. хәрәкәтләнми дә инде Әмма юкка чыкмын һаман. Тизрәк күз алдыннан китүен, күл өстендәге иртәнге томан сыман таралуын, юкка чыгуын тели анын Җантимер Ә те- te китми, ята Күсе, елан ише хәшәрәтләрне таптый торгач, алар булып, илар качышып бетә торганнар иде Бу яга Монысын куркыта алмады Юк. барыбер ул дигәнчә булачак Хәл генә алсын менә, яңадан торып керешәчәк ул анарга. Аһ ваһына.ыңгырашуларына да карап тормас. йә качып котыла, йә җиргә сенә Идәндә ятучы сак кына башын калкытып алды. Саташу һәм төшләр вакытында һәммә жен-пәриләр. шулай, кеше булып сөйләшә: — Улым.— дип дәшә. әнә. әлеге кеше сурәтендәгесе.— Җантимер, ни булды сиңа?!. Исемен дә беләләр... Кайчак, күсе булып күселәргә кадәр аңар шулай үз исеме белән дәшә. Алдарсыз Җантимерне алай гына. «Улым», имеш Каян килгән әти?. Беркеме юк Җантимернең! Әнисе юк! Әтисе юк! Гомумән, япа-ялгыз ул! Бу тормышта һәммә кешеләр шулай япа- ялгыз! һәркем үзаеры! һәркем үзе өчен генә... Башкаларның шатлыгында да. кайгысында да эше юк кешеләрнең.. Кешеләр, әнә. урмандагы көзге яфраклар сыман алар, һәркайсының югарыда, югарыгы ботакларда эленеп торасы килә. Ә тормыш — жил — тарта, йолкый. Мәңге югарыда торырмын дип үз-үзләрен ышандырган яфракларны йолкып кына ала һәм берсе өстенә икенчесен туфрак итеп өя Улым— диде әнә тагы. Кара син аны. аваз бирә. Җантимер аның башына китереп басты. Тыны чыга, сулыш ала әнә. Күкрәгенә типкәләргә кереште. Нинди вәхшилек, бу төшкә ниләр генә керми. Ул инде өнендә дә сугыша шулар белән. Әле бая. шушы идәндә ятучыдан үз овчаркалары аралады аны. Аның үзе өстенә сикерделәр Аны яклап түгел, идәндә ятучыны яклап. Төш диген инде менә син шуны! Үз овчаркалары, әнә. якын да җибәрми, кузгалдыңмы ырылдарга керешәләр. Тагы аердылар аны. тупсага кысрыкладылар Чит кешене яклап маташалар һай. ниләр генә керми бу төш дигәнеңә!.. Идәндә ятучы ыңгыраша. Ишегалдында икенчесе килеп җиткән тагы. Аңарга дәшә әнә: — Әй. Җантимер, тор. нишләп утырасың анда?!. Елан һәм күселәр гел шулай төрле яктан сырып ала торган иделәр аны. Төшеңә кешеләр кереп тинтерәтергә керешсә дә кызык түгел икән, һәркаисы аңарга дәшә, һәркайсы исемен белә аның — үз итүләре янәсе. Урам якта машина кычкырта түгелме тагы?! Анысына ни кирәк?. Мондагы тәртипне белми! Димәк, төш кенә Бу ярымутрауга юлны белгән шоферлар тәртипне дә яхшы беләләр — тавышланырга ярамый, зур кешеләр (!) ялын тынгысызларга ярамый. Зур хуҗалар килгән чакта эт булып этләргә өрергә ярамый! Ә ул. әнә. машинасын кычкырта.. Бәрәч, койманың аргы ягыннан да кеше кычкырганы ишетелә түгелме соң? — Әй, син. күпме көтәргә була?.. «Бер дә төш димәссең, монысы гел кешеләргә охшатып сөйләшә түгелме?!.» - Әй. сиңа әйтәм. нигә анда багана булып каттың?. «Саташу! Җантимер утырып тора. Ә багана басып торырга тиешле, утыра белми багана...» Саташу булмаса. этләр колак салыр иде шул тавыш килгән якка. Алар. әнә. аның аяк очында гына хәл алып яталар Үз этләре аны каравыллый, үз хуҗаларына кымшанырга ирек бирмиләр — менә әкәмәт!.. Тукта, тагы машина кычкырта Янә теге аргы яктагы тавышы: Минем план бар. слушай, брат... Булса соң. мин сине тотып тормыйм... Сиңа ни калган монда?. Әйдә, караңгылана... — Ашыксаң, кайт! Син дә кеше баласы ич Тагы биш минут көтәм, ярыймы, брат! «Бу нәрсә бу?!. Үзара сөйләшәләр! Булмас?!.» - Ярар, көт алайса. . Ләкин исеңдә тот. брат, без килер юл хакын гына килештек!. Акча дигәндә, чукынырсың икән... «Җантимернең биләмәсе ят кешеләр белән тулган түгелме соң?!- Төш булмыйча, әгәр болар һәммәсе чынбарлыкта, өнендә шулай килеп чыкса ул очракта ни булачак?'. Зур хуҗалар монда Теге шәрә баш- лысы иманын укытачак ич болар өчен «Пароль» ташуыннан туктаячак Кандала урынына киптереп, нарат ботагына асып куйса? » Баш очында гына кеше сулышын тоюдан сискәнеп китте Жантимер һәм сикереп үк торды Аның белән бергә үк. шелтәле ырылдау авазы чыгарып. овчаркалар күтәрелде. Идәндәге кеше дә башын калкытырга * итте Ләкин күтәрелерлеген калдырмаган иде инде анын Жантимер. j күтәрелгән башы «лып» итеп кире бетон идәнгә авып төште «Аңышырга кирәк: өнеме, әллә төшеме бу^ Үз аякларында басып t тора түгелме сон?! Капшанды, чеметеп карады үз ү зен. Үзе' Идәндә яту- чынын да ыңгырашуы чынга охшаган Төштә булса, сикереп торыр иде = дә кычкырып көлеп җибәргән булыр иде ул хәзер Ә бу — ята Ишегал _ дындагысы кем? . Капканын аргы ягындагысы? Идәндә ятучыга якын 5 лашу мөмкин түгел иде башка, чигенергә мәҗбүр булды Жантимер = Ишегалдына таба чигенде. Этләр салкын идәндә ятучыны каравыллап х калды * Борылды һәм үзенә текәлеп үк диярлек карап торган кешегә Z мөрәҗәгать итте Жантимер: Син кем? Кеше Кеше. дип. гаҗәпсенүендә булды Жантимер Ке-ше Күзләрен кылыйлата төшеп, ышанырга-ышанмаска белми, сак кына ® сынап карап торды ул Фидаилгә: «Кеше булса, ул монда нәрсә югалт- ' кан? Нинди ният белән килеп чыккан ул монда? Кеше түгел' - дип. ~ үзен тынычландырырга ашыкты шундук Кешегә ни калган монда? = Аннан ничек үтеп керергә, ничек юл табарга тиеш әле ул монда? " Кеше булган булса, анарга аның этләре өрмәс идемени?!. Этләре янәшәдә генә ич. әнә. читяг кешегә күз дә салырга теләмиләр » Янә бер кабат үз-үзен барлап алды Жантимер Куллары үзенеке. Аяклары үзенеке Колаклары да үзенеке икән Күзләре дә дөрес күрсәткәнгә охшыйлар Шулай булгач, нигә соң саташудан туктала ал мый ул һаман да Күз алдындагы шәүләләр юкка чыкмын анын саен Берсе идәндә Икенчесе әйтсәң ышанмаслык, каршысында ук басып гора Син кешеме әллә? дип сорарга мәҗбүр булды бу юлы Әйе. Жантимер Әтиеңне эзләп килдем Гыйлем абзый монда килеп чыкмадымы? «Кеше'. дигән уй зеңләп узды Җантимернең чигәсеннән Чит-ят кеше Кемне эзләп килгән ул монда? Ә бәлки Юк юк. алай булса, ул аның исемен белмәс иде. Жантимер ди бит әнә Барысы да Жантимер ДИП дәшә аңарга бүген » Кичке эңгер менгер куерганнан куера барып, инде караңгы төшәргә җыена иде урманда Шулай да әле уңны сулдан, кешене шәүләдән аерырлык ү зе «Ә бәлки, үз кеше торадыр аның каршысында зур кеше? .» Пароль?. дип мөрәҗәгать итте ул каршысында торучыга бай гак кына игътибар юнәлткәннән соң Нинди пароль? - дин гаҗәпсенде Фидаил Киноларда гына ишеткәне бар иде аның бу сү зне Әтиең кайда. Жантимер?! Нинди әти? Тонык шешә пыяласы төсендәге күз кыймылдама ДЫ да хәтта - Синеке Минеке?! Юк минеке! Әтиең урманда Ул сине эзли, Жантимер Кемгә кирәгем бар. дип куйды ул кинәт Бары шул сүзне әйткәндә генә үз хәлен чамалады булса кирәк Кешеләр бер берен эз ләмн Кеше бер береннән кача Син качкансың! Ә этнең эзли — Син кемне эзлисең?—дип сорап куйды кинәт янә җанланып алган Хантимер. Әйтерсең лә әңгәмәдәшен ялганда тотарга җыена иде ул. — Синең әтиеңне. Өнемме бу. төшемме соң дигәндәй, чираттагы мәртәбә күзләрен уалап алды Хантимер. Әмма төгәл генә бер фикергә килә алмады бугай: — Әтиеңне. — дип. Фидаил артыннан кабатлады да кычкырып кн леп җибәрде. Ә хәрәкәтсез калган мөлдерәп торган күзләреннән яшь тамчылары бүселеп чыкты. Сәер, гайре табигый һәм тетрәндергеч күренеш иде бу: кеше мәгънәсез көлү белән көлә. Бер үк вакытта ул кызганыч. күзләреннән яшь ага... Ярдәм итеп кара шуңарга. Аңлатып кара аңарга үзенең хәлен Телсез калып карап торды аңарга Фидаил Шәүлә-каравылчы. кабаланып, кесәләрен капшап куйды Нидер исәп итте ахры... Нәкъ шул вакытта чираттагы мәртәбә капка ягыннан маши на кычкыртканы ишетелде һә.м таксист тавышы. — Әй. брат, баттыңмы әллә анда?. — Күпкә түзгәнне, азга түзәрсең, брат — дип, үзенчә җавап кайтарды аңар Фидаил Тегесе, әллә шаярып, әллә үртисе килеп, телен кашып алды: — Миллионер.. «Бу ни дигән сүз инде бу. йә?!. Аның биләмәсен кемнәр сырып алган? Ни калган аларга? Берсе — сарай идәнендә. Икенчесе — каршы- сында. Капка төбендә тагы берсе. Уңайсызлану юк. читенсенү, гел хуҗа булып сөйләшә болар! Капка төбеннән тагы ниндидер авазлар килә түгелме соң?!. Машинада да кешеләр, димәк (машина эчендә акрын гына сөйләп торган радиоалгыч сәбәпче булды соңгы нәтиҗәгә) Кычкырып сөйләшәләр, әнә. Музыка белән, марш атлап киләләр Ярымутрауны урап алган түгелме соң болар?. Иң гаҗәбе - этләр өрми Этләрен агулаганнар! Ә анда — таш пулат аръягында — зур хуҗалар Ин-иң зур хуҗалар!.. Аларга хәбәр җиткерергә кирәк Кичегергә ярамас. Зур. бик-бик зур хуҗалар гафу итмәс...» Саклык белән генә уң кулын чалбар кесәсенә шудырды ул. Берөзлексез якягына карангалап торды — бер-бер кеше якынлашмыймы? Өстенә ташланучы юкмы? Сигнал ракетасы тартып чыгарды һәм. бер мизгелгә дә тоткарланмыйча, аны һавага чөйде. Иң җитди куркыныч янаганда, зур хуҗаларны ашыгыч рәвештә кисәтергә кирәк булу ихтималы туганда гына файдаланырга тиешле чара иде бу — моны Хантимер яхшы белә Зур хуҗалар да яхшы белә! һавага чөелгән ракета артыннан ук, умарта күченнән качкан аю сыман, кулларын яман болгап, «каравыл» кычкыра-кычкыра. күл читендә крепость сыман калкып торган ак бинага таба йөгерде Хантимер - Кәравы-ы-ыл!.. дип акыра иде ул Ни эшләгәнлеген белмичә, барып бәрелер, кереп качар урын таба алмый, арлы-бирле сугылырга кереште. Кичке аяз күкне ярып очкан кызыл ракетаны күреп, ишегалдына таксист егет йөгереп керде Сарай эчендәге караңгылыктан, башларын салындырып, тавышсызтынсыз гына ике овчарка килеп чыкты. Ишек катында ук торган Фидаилгә булсын, өсләренә төбәп килгән таксистка булсын, игътибар да итмәде алар. Чит-ят кешеләрнең янәшәсеннән сак кына узып, үз юллары белән китеп бардылар Этләрне күргәч тә сагая калган таксист, ипле генә, үзалдына бел тәннәрен укып куйды: — Йо-ка-лы-мы-ны, о-пы-ры-сы-ты. Бераздан, ул да Фидаил артыннан сарай ишегенә килеп капланды О-пы-рысы-ты дип. догасын кабатлады, һәм. бар икән монда хәлләр дигән сыман, үзалдына сызгырынып аллы 1(14 Күз алдындагы күренештән телсез-ч арасыз калды Фидаил Тупса аша сак кына узып, тезләнде Хәрәкәтсез яткан Эт атучы Гыйлемнең авыр башын салкын идәннән күтәрергә итте — Улым дип дәште ыңгырашкан аваз. Күзләрен ача алмады ул. Хәлсез һәм салкын куллары белән Фидаилнең баш аркасыннан, яңакларыннан сыйпарга омтылды Авызыннан, борын тишекләреннән * агып укмашкан кара кан сулыш алырга ирек бирми иде анар 1 Гыйлемнең таш сыман каты һәм сөялләнеп беткән кулын муенында i тоюга ук эсселе-суыклы булып китте Фидаилгә Чирканмады, әмма уңай- * сыз иде аңарга ата кешенең алдануын тою Бугазына яшен ташы сыман g кайнар төер килеп тыгылды. = - Гыйлем абый бу мин — Фидаил Танымыйсынмы әллә. Фидаил _ ич. «студент». - Улым . Барысы өчен дә үзем гаепле мин. улым Үзем' Гыйлем абый. Гыйлем абый дим Тынычлан' Өйгә кайтыйк, улым Без синең белән шундый итеп яшәрбез * әле... Ишегалды ягыннан берөзлексез тәрәзә төйгән, ишек шакылдаткан » авазлар ишетелеп торды һәм бер үк сүзләр кабатланды һаман: Каравыл' Милиция Кара-вы-ы-ыл! Тилеләр йортымы әллә монда? — Бусы таксист соравы булды. - Чираттагы мәртәбә белгәннәрен укыды ул.— Йо-ка лы-мы-ны Фидаилнең беләгенә башын салган Гыйлем әле һаман саташуында: ' улын өйләренә кайтырга үгетли. Улына ялвара Үз хәлен түгел, улын £ кайгырта, аның бәхетле булуын тели Ул да түгел, канга катып укмаш = кан керфекләре читеннән каен суы сыман терекөмеш тамчылары ~ йөгерешергә кереште Ата елый! Эт атучы елый! Сулкылдап елый иде инде ул. Авыртудан, сызлануларыннан түгел, «улы кочагында» яту рәхәтлегеннән — Улым диде әле ул янә бер мәртәбә Авыр ыңгырашып алды һәм тынды Бүселеп аккан күз яшьләре кибеп калган иде Авыр башы салкын идәнгә салынып төште Әле яңа гына Фидаилнең муенында бул ган куллар, кош канатлары сыман, як-якка таралды . - Гыйлем абый Гыйлем абый, нишлисең син? — дип. җан тавышы белән тетрәнеп кычкырып җибәрде Фидаил. «Улын Мин синең улың!» лип вәгъдә бирергә дә риза иде ул шул мизгелдә Әмма ишетүче генә булмас. Яшәргә дә яшәргә иде бит әле. эх. Эт атучы Гыйлем . 39 Күккә чөелгән ракета, парашютлы иде гүя. озак эленеп торды баш очында «Зур хуҗалар» белә: кызыл ракета — «тревога» дигән сүз' Күк йөзе яктырып киткәч тә. йөзләренә күләгә төште арысланнарның, кыбырсырга керештеләр Гуля Гөлсинә генә, ракета күргәч, тыпырдап биеп алды үзалдына - Кызыл ракета.. Менә ичмасам бу здорово! Капкаен. - дип әмер бирде Бслялыч. Хәвеф барын сизенеп, куы рылып калган иде ул. Учак тирәсенә җыелышкан кенәриләрне өр яңа «төсле рәсемле» мәзәкләре белән авызына каратып торган Капкаен шундук, буйсыну белдереп. йөгереп килде: Әйе. Калкаен — Бар. күз салып кил! Хантимер саташмаганмы?! Гастроном i иректоры өчен йомышмыни соң бу уен гына Капкаен йөгерде Барам, күрәм. киләм. Белялыч' Күл ягыннан снзелер-сизелмәс кенә салкынча җил исеп куйды Баш арыслан, торган урынына кире утыра алмын, уңлы-суллы каранды, тынгысызланырга кереште. Менә сүнәм-сүнәм дип янган учак тирәли нө рейде ул арлы-бирле Хәерлсгә түгел бу.— диде хәлен белешергә килгән Арслан Сәхи- повичка Этләр өрми ич. Димәк, тәртип! — булды җавап. Кызыл ракета өчен Җантимер башы белән җавап бирә! Шаярмакчы булды микән?.. - Баш белән шаярмыйлар. Нәкъ шул вакыт, үзе артыннан ишек ябарга да онытып. Капкаев атылып чыкты бина эченнән Сулышы калкан. Маңгаена тир бәреп чык кан Пинжәк итәкләре җилфер-җилфер килә — Каптык! — дип хәбәр салды ул килә килешкә. — Ачыграк сөйләш, нәрсә күрдең?! — дип. каршысына атылып чык ты аның Лев Белялович. - Сузма' Тизрәк! — Җантимер каравыл кычкыра. Этләр юк. Ишегалды кеше белән тулган. Капка төбендә — машина.. — Нинди машина?! — дип. күзләрен акайтты баш арыслан — Нинди машина дим?.. Синнән сорыйм?'. — Әллә такси, әллә милиция шунда... Ахмак' Таксины милиция машинасыннан аера алмыйсыңмы1 — Такси бугай. - дип, ачыкларга итте Капкаев. Белялычның тавышы көр чыкты — Таксига монда ни калган! Милиция идеме әллә1 — дип уйга калды Капкаев. һәм каршысына тешләрен кысып, күзләрен түгәрәкләндереп килеп баскан Белялычтан куркып, әйтеп салды Милиция иде. әйе Аннан соң... Теге. Сәхипычны бәрдерткән шофер малайны күрдем шунда. Бер мизгелгә хәвефле тынлык урнашып торды Берәвенең дә үзләренә куркыныч янау ихтималына ышанасы килмәде Шулай күнеккәннәр Башкача булырга мөмкин түгел сыман Нәкъ шул вакыт таш диварлар аръягыннан Җантимер тавышы ишетелде: Милиция! Урап алдылар!. һәммәсе ишетте Җантимернең карлыккан тавышын Лев Белялович ка текәлеп калдылар: «Коткарсаң син генә коткара аласың безне, зур хуҗабыз Белялыч! Синең кодрәт — чиксез, әшнәләрең — бихисап, тәвәккәллектә тиңең юк. әйт әмереңне. Белялыч' » - дия иде сыман һәммәсе. Гуля-Гөлсинәнең генә исе китмәде кебек: — Исегез киткән икән, милици-и-ия —диде ул авызындагы сигаретын учакка атып һәм нечкә сыйракларын киң җәеп, биленә таянды Ирен читләреннән канәгать елмаю сибелде аның — Между прочим, милициядә арысланнар муеннан минем . Ул да түгел, коткаручыгыз мин булырмын дигән гаярьлек белән туп-туры чыгар юлга таба атлап китте ул. ДТичек атлауларын, ул гәүдәсен. иңсәләрен ни рәвешле уйнатканын күрсәгез иде аның — Тукта! — дип кычкырды аңар күзләренә кан йөгергән баш арыс лан. Гул я Гөлсинә туктады Тыныч, әмма мыскыллы елмаю белән куркытып калган таныш-белешләренә арысланнар һәм кенәриләргә текәлде Иякне югары чөйде: — Нәрсә, астыгызга су йөгердеме?!. Әй, сез. арысланнар!. Ишеккә якын барасы булма! Үз Левасының киңәшен тотты Гуля-Гөлсинә. карышмады. Әмма, иреннәрен турсайтып, янә бер кат кәперәеп алмын түзмәде: Кирәкмәсә - бармыйм! Мин бит үзегезне кызганудан гына... Лев Беляловичның иреннәре калтыравын күреп, туктарга мәҗбүр булды кенәри Ирен читеннән бер пошкырды да үз ишләре янына китеп барды НЖ Арслан Сәхипович килергә җөрьәт итте карт арыслан янына Ул теләсә кайсы мәлдә ярый һәм яраклаша белә иде анарга. Башын иеп, гаепле кеше сыман дәште әле дә. һәр сүзеннән соң тирән сулыш алды Барысын да сез кушканча эшләрбез. Лев Белялович Болай итәбез. Арслан. — диде, күңеле нечкәреп өлгергән мәҗлес рәисе, дустының аркасына кулын салып — Кул аша ычкынабыз. Милициясе бер хәл. Теге Фидаил дигәннәре килгән анда. Артында кемдер бар дип уйлаган идем аны! Күл аша? Ә көймә бармы? Көймә бар. Әмма берәү генә. Анысы да ике кешелек, җиңел көймә Ике кешелек, дип, остазының күзләренә текәлде Арслан Сәхи пович. һәм, бер мизгел уйга калып торган атлы булганнан соң, үз тәкъдимен җиткерде Икебез генә ычкыныйк, булмаса, Лев Белялович?! Соңгы сүзләрне, ничектер, Капкасв ишетеп калган булды Ике уйлап тормый кычкырып җибәрде ул шунда Ничек икегез генә?! Ә мин? Мине кайда калдырасыз?' Икс кешелек кенә! — дип тавышын күтәрде Арслан Сәхипович Бу анын остазы исеменнән дә әйтелгән сүзе иде үзенә күрә Ничек ике? Ничек ике генә? дип эләктереп алды кенәриләр дә Шулай, ике генә! диде иң элек йөгереп килгән Гуля Гөлсинә Ат дагалаганда бака ботын кыстыра дигән сыман килеп чыкты бу.— Иң элек, без Лева белән утырабыз! Шулай бит, ә. Лева? Әйт әле шулар га, Лева, шаулашмасыннар Ул да түгел, арысланнар һәм кенәриләр бер-берен этә-төртә күл читенә таба йөгерергә керештеләр. Озын торыклары белән ике генә си керде Арслан Сәхипович, һәммәсен узды. Иң элек көймәгә ул менеп кунаклады Янәшәсеннән Лев Беляловичка да урын алган иле һәммәсе көймәгә тулдылар. Ләкин көймәнең, су өстендә түгел, яр читендәге ком да булуын берәү дә абайламады. Көймә борынындагы утыргычка җайлап урнашкан Лев Белялович авазы ишетелде шунда Иптәшләр Иптәшләр, шауламагыз әле! Көймә ике кешелек ке нә. Әйдәгез, аргы ярга чиратлашып чыгыйк Арслан Сәхипович эләктереп алды аның сүзен Төшегез, төш - көймә ике кешелек. Чират белән генә чыгыйк' - Әйдәгез, чират белән,— диде барысы да. һичкем карышмады. Тнк берәүнең дә көймәдән төшәргә, үз чиратын көтәргә исәбе юк иде Төшеп, көймәнең казыкка бәйләнгән чылбырын ычкындырыр кеше дә суга этеп төшерүче дә күренмәде Арысланнар арыслан булуларын, ке пәриләр кенәрилекләрен оныттылар «Бар. син' Нигә мин? Бар, син' Нигә мин? Бар. син үзен'» ди-ди төртештеләр Болай булмый, иптәшләр. - дип. янә көймә башыннан карт арысланның мәртәбәле тавышы ишетелде Кызлар Кенәриләр, сез төшеп торыгыз! Капкаев, син дә! Сезне яңадан кереп алырбыз! Әйе. әйе, Борис кереп алыр. дип. шундук элеп алды Арслан Сәхипович Нәкъ шул мизгелдә Лев Беляловичнын муенына Гуля Гөлсинә килеп сарылмасынмы?! Үлсәм үләм, синең белән, Лева! Җитәр, матурым, җитәр, дип. үзеннән аерып алырга, этәрергә азапланды арысланы Лева! Син мине кемгә калдырырга җыенасың. Лева?' Чебен куган сыман, кулларын чәбәләндерде Лев Белялович Әмма файдасыз. Гуля Гөлсинәдән алай гына ычкынырмын димә икән Капкаев,— дип әмер бирде ул. муенын бераз бушата төшеп Әйдә, төш инде көймәдән Чылбырын ычкындыр да этеп җибәр Комда утырабыз ич — Капкаев,—дигән канәгатьсез аваз ишетелде. Үзе күренми иле ул, чөнки күптән көймә төбенә сузылып яткан Капкаев булмый тор сын әле Капкаев та Капкаев Тапкансыз тынлаулы кеше — Син нәрсә. Капкаев5 — дип. яхшатланып тавышын күтәрде Арс лан Сәхипович — Кем белән сөйләшкәнлегеңне онытасын! Капкаев белән Арслан Сәхипович пыр тузып бәхәскә кереп китте ләр Әмма чылбырны кем ычкындырырга тиешлеген ачыклый алмалы лар барыбер. Моңарчы тавышы-тыны ишетелми торган, гомумән, аз сүз ле Борис сикереп төште көймәдән — Арысланнар - дип кычкырды ул.-- Көймәне ярдан этеп төшерергә кирәк Комда утырабыз! Чалбар балакларын сызганды, гаЛстутын тартыбрак куйды Арслан Сәхипович Тәкәббер ияген югары чөеп алды — минсез булдыра алмады гыз инде, янәсе. Берочган Капкаевнын да кабыргасына төртеп куйды — Тор. Капкаев Әйдә, этәбез . Кенәриләрдән ояла бел! ТорыйМмы икән, юкмы дигән сыман, кенәриләргә күз йөгертеп чыкты Капкаев. Көймә түрендә пеләшен сыпырып утырган Лев Беляловичка текәлде — Йә. Капкаев. көттермә! — булды җавап Мыгырдана-мыгырдана торып, ком өстенә сикерде Капкаев Ни ба рысы бер сүзен ишетте әйләнә тирәдәгеләр: — Яшисе килә. — Яшисең килсә, яр буенда кал! — диде Арслан Сәхипович кинәш итеп — Милиция кулына эләгергәме? — Милициягә эләккәнең су төбенә киткәнгә караганда артыграк — Акча күп бит минем. Сәхипович, яшәп каласы иде Яшисең килгәч - этәбез. Әйдә, этәбез - дигән авазлар, куәт бирүләр ишетелде Алай гына кузгалмады көймә, комга шактый ук нык утырганнар иде Кенәриләр дә төшәргә мәҗбүр булды көймәдән Итәкләрен җыя төшеп, суга таба этеп киттеләр көймәне Ә Белялыч урыныннан кузгал мый гына көч биреп утырды. — Әйдә. Әйдә' Әй-дәә Су өстенә килеп кергәч тә көймә чайкалгалап куйды — Әлән, суы салкын,— дип кычкырды берәү Эх дип әйткәнче һәммәсе көймәгә менеп кунаклады — Кая менәсез, кая?!—дип. тәртипкә чакырып карады Арслан Сәхипович — Көймә ике урынлык кына. Тыңлыйлармы соң' Колак та салмадылар Яссы төпле көймә суга сеңде Кенәриләр һәм арысланнар, гүя көймәдә түгел, менә батам, менә батам дип торган яссы такта өстендә иде диярсең Борис белән Капка ев ишкәккә утырдылар Арслан белән карт арыслан түрдә Кенәриләр бер урында укмашып, бер-берсенә тотынышып басып бардылар Акрын гына чайкалгалап, аргы якка йөзеп киттеләр Түзсә дә түзә икән ике кешелек көймә, һәммәсе тынып калды, сулыш алырга да кый мадылар Бары ишкәкләрнең тәртипсез чупылдашуы гына ишетелеп барды. Өмет тулы күзләр аргы ярда Бирге ярда гаме калмаган иде инде берәүнең дә. Мәхәббәт ярымут равын да. андагы бәхетле сәгатьләрне һәм тән сакчылары Җантимерне дә оныттылар Артларына борылып карау, үткәндәге хатирәләр белән яшәүнең ни икәнлеген дә белми ул арысланнар һәм кенәриләр Аргы яр. иртәгесе көн иминлеге, үз рәхәтлекләре әһәмиятлерәк . Бирге ярда бер ялгызы калган Җантимер бәргәләнә иде Кулларын болгый болгый кычкыра, салкын ком өстеннән арлы бирле йөгеренә, әле бил тиңентен салкын суга йөгереп керә, әле кире яр чигенә ташлана Ул да түгел, ком өстенә авып тәгәри башлый, сабый баладан да болай рак үксергә керешә.. Берөзлексез кычкырудан тамаклары карлыккан — Мине дә алыгыз Әй. зур хуҗалар! Зур хуҗа-ла-а-ар Мине кемгә калдырасыз?! Алдануын тою гарьлегеннән тәгәри-тәгәри елый иде Хантимер — Зур ху-җа-ла-а-ар а-а-ар а-а-ар Ишетмәделәр түгел, ишеттеләр Хантимерне. Әмма анын кайгысы * идемени соң арысланнар һәм кенәриләрдә?! Үз гомерләре кыл өстендә! = Менә батам, менә батам дип барган мизгелләре 2 Шулай да Гуля-Гөлсинә Хантимер авазына битараф кала алмады * «Таныш милиционерлар түгелме икән анда’»— дигән кызыксыну белән 2 мәхәббәт ярымутравыннан күзен алмый бара иде ул Милиция әле һа- ? ман күренми, ә Хантимер бәргәләнә. — Куркаклар сез' Хантимерне калдырып качасыз1 Арысланнар | түгел, куркак куяннар сез! Су күселәре — дип, битәрли башлады ул = ир-атларны. Гуля-Гөлсинәгә күтәрелеп караучы һәм җөрьәт итеп каршы сүз әй- * түче булмады һәммә күзләр аргы ярда Сөйләнсен әйдә, тел сөйләү ® өчен бирелә кенәриләргә дә Кыюланганнан кыюлана барган Гуля-Гөлсинә теленә ни килсә, 5 шуның белән битәрләде көймә борынына сеңгән арысланнарны Бераздан * муенына бәйләнгән косынкасын чишеп, Хантимергә изи башлады һәм - бер адым аңарга таба тартылып алды * — Ха-а-ан.. —дигән урында өзелеп калды чәрелдек тавышы, чай- ж калып китте һәм. кулларын яман чәбәләндереп, күл өстенә очып барып ; төште Тотып калырга тырышучы булмады аны Әмма, мәтәлдем дигәндә. = кулына туры килгән беренче итәктән тартып. Асияне дә үзе белән бергә ? салкын су киңлегенә өстерәп төшеп киткән иде ул Чырыйлап кычкырышырга керештеләр кенәриләр Көймәдәгеләре дә. суга очып төшкәннәре дә Ишкәк белән җитез хәрәкәтләр ясап, ярдәм итәргә дигән максат белән, көймәне кире борды Борис — Салкын Кулыңны бир —дип аваз салды, якында гына чупыр дашкан ГуляГөлсинә, көймә борынында ук утырган арысланы - Лев Беляловичка таба үрелеп, кулын сузгандай итте Араларында, күп булса, кул сузымы ара булгандыр Әмма ишетмәмешкә сабышты карт арыслан Кул бирү түгел, борылып та карамады Асия исә, күлмәк итәге белән ишкәк тимеренә эләгеп калуы сәбәпле, тагы да якынрак иде Бер бата, бер чума кулларын буташтырып көймә читенә, һич булмаса Капкаевнын ишкәгенә ябышмакчы исәбе - Көймәгә ягылма,— дип тавышын күтәрде арадан берәү Арслан Сәхипович иде булса кирәк - Батырасың ич Барыбызны да батырасын Ә Лев Белялович ишүләреннән туктап калган Борис белән Капкаев ка җикеренде — Ишегез! Нәрсә карап каттыгыз, ишегез тизрәк' Капкаев акланырга ашыкты - Итәге эләккән аның Итәге җибәрми — Эләксә, ычкындыр Итәк бетмәс анда, баш исән булсын' Көймәдәгеләрдән мәрхәмәт көтүнең урынсыз икәнлеген аңлап алган Гуля-Гөлсинә ул арада ярымутрауга төбәп йөзеп киткән иде инде Оста йөзә иде нәләт Лев Беляловичның «Алайга түгел, безнең арттан, безнең арттан йөз » - дигәненә колак та салып тормады ул Асия исә һаман бер урында чәбәләнә Әллә начар йөзә, әллә арысланнардан мәрхәмәт көтә — аңламассың — Арслан' дип кычкырды ул. кулына чуалган күлмәк итәкләрен бер читкә тибәреп Арсла-а ан! Ишетмәде түгел, ишетте Арслан анын сүзләрен Әмма Асиягә түгел, киңәш сорап Лев Беляловичка текәлде — Нишлибез?. Хатын-кызга берни булмый, эт каешы ич алар.— булды җавап, һәм бераздан өстәп тә куйды «зур хуҗа» — Бетмәс монда кенәриләр Бата-а-ам! — дигән аваз ишетелде көймә читеннән Тавыш ишетелгән тарафка аркасын куйды Арслан, гүя ишетмәде. Җитди уйга чумып баруы гүя... Ул да түгел. Лев Белялович ишкәктәгеләргә әмер бирде: — Нәрсә карап каттыгыз?' Ишегез, иш әйдә! Ике ир-ат киерелеп ишәргә керешкәч, җиңеләя төшкән көймә хутлы гына йөзеп китте. Аһ-ваһ. ыгы-зыгы артта калды Көймәдәгеләрнең күңе лен бер төрле үк матур, җылы уйлар биләп алган иде: «Ярый әле баш исән! Ярый әле мин түгел, башкалар мәтәлде боздай салкын суга Ә бит киресенчә дә булырга ихтимал иде. Язмышка рәхмәт, бәхет бар икән әле. » Борыны белән суга чүмәшкән яссы төпле көймә ипле генә атына- атына аргы якка якынлашуын дәвам итте. Берәү дә авыз ачып сүз катарга җыенмый иде әлегә, һәркем үз уйларына чумып изрәгән. Шулай да ярга якынлашу тора-бара үзенекен итми калмады Кулын сыңар ишкәктән аерып маңгай тирен сөртеп алган Капкаев аваз бирде иң элек: — Арслан Сәхипович. дип. үртәп дәште ул Сине яхшы йөзә диләр, дөресме шул? База мөдире аны-моны уйлап өлгермәдеме, сорауны туры мәгънәсендә аңлап, җавап та бирде: - Беренче разряд иде. — Әллә Асияңне алып чыгасыңмы соң?! Күзләре түгәрәкләнде Арслан Сәхиповичның. Капкаевка җен ачуы чыкты: — Телеңә салынма, торгаш!.. Дөресен әйткәндә, ул үзе дә салкын күл суы өстендә чупырдап калган Асия хакында уйлап бара иде. Кызганмый да мөмкин түгел, яхшымы-яманмы. үз кенәрие ич! Бу урманга аңарга ияреп килгән Ләкин, аны коткарам дип. үз язмышын куркыныч астына куярга тиешме ул?! Кенәриләр бетмәс! Кенәриләр күп алар Ә ул — бер генә! Менә дигән гаиләсе бар Арслан Сәхиповичның — хатыны һәм кызы... Эш урыны — дан. дәрәҗә... Капкаев җавапсыз калмады, тирән сулыш алды — Эх. син, арыслан! — диде суза төшеп Әле тагын дәвам итәргә иде исәбе, әмма баш арысланның дәрәҗәле сүзләре яңгырады шунда: Капкаев! — Әйе. Капкаев Гуманист ясама үзеңнән! Ишүеңне бел! Астыңа су керергә тора, ә син телеңә салынасың... Лев Беляловичның тел төбендә ни булуын чамаламады түгел, чамалады Капкаев Үзен аңламаулары кызганыч, ул да шаярмый иде ич. Ишүен ишәрбез анысы,— диде ул. үзен чынга алмауларына кәефе кырылып Мин бит сезне кайгыртып сөйлим Милиция кулына капсалар, ни эшләрсез?! Шундук тикшерәчәкләр... Баш арыслан сагаеп һәм текәлеп карады аңарга Хәтта урыныннан күтәрелмәк булып, күл тарафына да күз төшереп алды: исәннәрме?. Ипләп кенә әйтеп куйды аннан ары: — Беләсеңме, нәрсә. Капкаев Фикер йөртүең, безне кайгыртуын яхшы анысы. Капкаев' Әмма кенәриләрне без милиция кулына тапшырмадык... — Тапшырмасак. үзләре барып керәчәк алар. — Кермәс. Капкаев' - кулы белән суга үрелеп алды зур хуҗа, аның салкынлык дәрәҗәсен чамалады. Аннан, канәгатьләнү хисе белән. 110 тартып алды кулын. Елмая төшеп җавап кайтарды. Кием-салымнарыңны салмый гына, бар. йөзеп кара Суның төбе, аргы ярга караганда, күпкә якынрак аның, Капкаев! Арадан кемдер кеткелдәп көлеп алды Көлмәслек тә түгел, телгә оста һәм җор иде бит Лев Белялович. Ул да түгел, нәкъ шул мизгелдә көймә борыны ярга килеп төртелде. * Чүгәләп баручылар чак егылмый калдылар Капкаев «Ур-ра» кычкырып = куйды. Пи өчендер күтәреп алмадылар үзен, әмма яр читенә исән-аман £ чыккан кенәриләр һәм арысланнарның күңеле күтәренке иде. бусы бәхәс- ± сез Этешеп-төртешеп ярга сикерештеләр — Сибелергә', һәркем үз «рлы белән!.—дип боерык бирде баш = арыслан һәм иң элек үзе. карт аю сыман, әпән-төпән килеп, күл читеннән үк башланып киткән урман эченә кереп йөгерде Ә бераздан, агачлар ? караңгылыгыннан янә тавышы ишетелде — Аңладыгызмы-* Бер-беребез- = не белмибез Берәр ай узсын, аннан хәбәрләшербез. Ишеттегезме?!. ~ Башка күренмәде һәм дәшмәде зур хуҗа Ул кереп югалган тарафта * шартлап ботак сынганы гына ишетелде бары Күл ягыннан ярдәм сорап кычкырган авазлар ишетелгәч тә. аны- " моны уйламыйча суга сикергән Фидаил яр читенә үз хатыны Асияне 7 алып чыкты. Таксист егет ягып җибәргән учак янында аның эчкән суын - костырдылар, ясалма сулыш алдырдылар Асия үзен коткаручының кем 1 икәнлеген танымаган иде әле Шуңадыр, әледән-әле ыңгырашуга охшаш - аваз чыгарып, үз-үзен белешмичә: «Арслан, арысланым. » дип. бер үк сүзләрне кабатлады ул. Яр читендәге юеш, салкын комга барып капланды Фидаил Урман шавын, чарт та чорт килеп янган учак тавышын ишетәсе килми иде аның. Күл уртасыннан үзе йөзеп чыккан Гуля Гөлсинә, әллә кай арада анадан гума чишенеп аткан да. алдын-артын уйламыйча, сабый бала сыман учак әйләнәсендә сикергәлән йөри. Үзе сикергәли, үзе берөзлексез Фидаилне мактый: — Чын герой икән син, иптәш милиционер . Сиңа орден тиеш' . Me нә егет ичмаса.. Менә егет. дин, сикергәләгән көйгә, такмаклый Аңлашылса кирәк. Гуля-Гөлсинә генә түгел, яр читендә һичкем Фидаил белән Асиянең бер-беренә кем булуы хакында белми һәм уена да ките реп карамый иде Ә Фидаил берни ишетмәде, акышмады һәм күрмәде. Ун бармаклап салкын комны тырный иде ул. Аякларын, кулларын, үз-үзен кая куярга белми өзгәләнә. Бөтен дөнья, бөтен кешелек каршында рисвай ителгән, түбәнлеккә төшерелгән кеше саный үзен Учак тирәсендә сикергәләгән кенәри дә аны мыскыл итә, аңардан көләдер сыман Түбәнлек Нинди түбәнлек... Хурлык Нинди олы хурлыкка төшерелгән бит ул! Учак тан күтәрелгән ялкын телләре булып, алар да аңардан көлә, аны мыскыл итеп уйный, ялт-йолт итәдер сыман тоелды аңарга Уч төпләрен ком ашады, теш араларында юеш ком шыгырдады Фидаилнең - - Сиңа орден тиеш, иптәш милиционер, орден. дип такмакла вында, сикергәләвепдә дәвам иткән кенәри Фидаил яныннан да урап узарга өлгерде Менә дигән егет Арыслан дисәң дә арыслан ичмаса' Шунда, җир астыннан үсеп чыктымы, чәчләре тузгыган, өсте башы манма су булган Җантимер калыкты әллә каян гына Иң элек Фидаилдән таләп итте ул нидер Тегесе җавап кайтармагач, таксист янына йөгереп килде, аны җилтерәтте 11ароль? I lap р-ро о-оль?'! Кычкырып кына еламый иде бичара. Тезләнеп, аяк очларына ятып ялвара үзенә кирәген. Аңлаучы юк. Алай да барып чыкмагач, Гуля- Гөлсинәгә тагылды: — Пароль?.. Пар-р-роль кирәк?!! - Парольсез генә ал Парольсез дә риза, Җантимер,— дип туктап калды тегесе. Кочаклашырга итенеп, ике кулын Җантимернең иңбашларына таба сузды.- - Син миңа күптән ошый идең, Җантимер... — Тимә миңа,— дип, карлыккан тавыш белән кычкырып, җан фәрманга акырып җибәрде Җантимер.— Син түгел1 . Миңа пароль кирәк... Пар-р-роль!.. Үзаңына килгән Асия, башын калкытып, иң элек озак кына күл өстендәге шадра дулкыннарга текәлеп утырды. Анда, көмеш тәңкәләрен елкылдатып, балыклар сикерешеп уйный. Гүя тонык кына төшеп торган ай нурларыннан ятьмә үрә иде сыман алар Сүрәнләнә, сүнә барып, күмер һәм көлгә әверелеп калган нәни учак каршысында Гуля-Гөлсинә таксистка үзенең хисләрен аңлату белән мәшгуль... ..Кинәт, уйламаган җирдән, салкын җил исеп куйды шунда. Тын да алмый тамаша кылып торган наратлар дәррәү шаулашырга кереште Авыр кәүсәләре сыкрап-иңрәп куйды җилдә. Кипкән камыш сабаклары сулык-сулык итте.. Тешләретешкә бәрелеп калтыранырга кереште Асия. Иреннәре слива кабыгы сыман шәмәхәләнеп чыкты Бала йоны баскан аякларын, иңбашларын кочакларга, җылытырга итенде ул. Туңа Җылы кирәк, җылы җитми аңа. Җылы... Җылы бирүче юк. Башын түбән салындырып күл читеннән яланаяк атлап киткән Фидаилнең шәүләсе ерагайганнан-ерагая барды. Ул әле үзен алда нәрсә көтәсен, ниләр буласын белми, күз алдына да китерә алмый иде...
Мамадыш — Казан 1986—1988 еллар