ИСӘНМЕСЕЗ! ИНДЕ БЕЗ КИЛДЕК... ХУШ КИЛӘСЕЗ, КАДЕРЛЕ ДУСЛАР
Җырлашып, моңаешып аерылышуга бер ел гомер үтеп тә китте. Татарстаннан безгә сәнгать һәм әдәбият бәйрәме алып килгән дусларыбыз ул чак болай дип хушлаштылар: Без килдек тә кунак булдык. Инде үзегез барыгыз. И-и-и ул коннәр! Ыктан Җаекка тикле бетен Башкортстанда татар моңнары, татар җырлары яңгырап торды, татар биюләреннән далалар селкенде, урман нар тирбәлде, елгалардагы сулар чайпалды. Татар бизәкләреннән заллар балкып торды. Безгә шулай тоелды. Чөнки алар- ның һәммәсе безнең күңелләребезне тетрәтте. рухларыбызны иркәләде, йөрәкләребезне канатландырды. Хисебез шашып, үзебез җырга кушылдык, дәртләнеп, биергә төштек. Күзләргә күз карашканда җаннарга җан омтылды. Тере Тукайны күргән кебек булдык, Сәйдәшевнең үзен кочаклагандай хис кылдык, әйтерсең. Туфанның җылы кулларын кыстык, Сара апа Садыйкоааны күтәреп алдык. Сагынышканбыз да икән!.. Киемгә карап каршылау, акылга карап озату гадәте булган элеккеләрдә. Киемнәргә карап каршыламадык без. Хәер, яшермим: купшы, матур киемнәргә карап та. мөлаем, чибәр йөзләрне күреп тә сокландык. Ләкин талантларны танып кабул кылдык, талантларга хәйран калып озаттык. Уебызда шик-шөбһә. күңелебездә дәгъва булмагач, җырдан ертык эзләмәдек. Эзләсәк тә таба алмас идек. Кыс Шы, күршедә генә торып, сирәгрәк күрешкән туганнарыбызның зур казаныш Мәрхәбә! Дүрт дәрья иле Татарстан, чал тарихлы, күп милләтле Татарстан сездәй якын күршеләрне, гасырлар сынавы үткән танылган дусларны колачын киң җәеп, казан асып, чын туганнарча сәламләп каршы ала. Сигез йөз яшьлек чал Казан, Көнчыгышның мәгърифәт үзәге булып танылган нурлы Казан үзе, аның Чалчы. Бөгелмә. Алабуга, Минзәлә кебек дистәдән артык борынгы энекәшләресеңелкәшләре — һәркайсы сезне — ут күршебезнең талантлы әдәбият һәм сәнгать осталарын — эчкерсез якты чырай белән чын күңелдән тәбрик итәләр. Агыйдел буйларыннан алып республикабыз чигендәге Илләт ур.маннарынача. Идел ярларыннан башлап борынгы Нократ якларына кадәр, һәр авылда, морҗасыннан төтен чыккан һәр йортта Сез кадерле кунакларга капкаларыбыз ачык, табыннарыбызда сый-хөрмәт әзер. Рәхим итегез! Җәй артыннан кыш килде, аны да узып, яз җитте, без исә елның ел буена һәмишә Башкортстанда узган дусларча очрашулар тәэсирендә яшәдек. Урал тауларының үзләре кебек биеккә өндәүче, башкорт далалары сыман киң сулышлы озын җырларыгыз, киң болыннарны, җиләкле аланнарны искә төшерүче курай моңнарыгыз һәрвакыт күңелләребезне хушландырып. сезне сагындырып торды, җилдәй җитез биючеләрегез күз алдыбыздан китмәде. Ул кадерле истәлекләр безне дулкынландырды. вакыт-вакыт тирән у и чарга талдырды, яңа заман сулышы күңелләрдә яңа теләкләр, яңа гөманнар уятты. Нәр- ларына куандык. Үзебезгә карага алдагыны уйлап, сагаеп та калдык. «Инде үзегез барыгыз...»— диделәр бит Ләкин бөтенләй үк каушап та төшмәдек. Без. башкортлар, тәвәккәл халык. Бар һөнәребезне. тартынмый, ихлас тырышып күр сәтербез һөнәр җитмәгәндә, үзебезне күрсәтеп калырбыз. Дөресен әйткәндә, озынрак булып чыкты бу ел. Атналарын, айларын санап көткәнгә шулайдыр инде. Менә мизгел җитте, сулар тонып, җирләр яшәрде Көн нәр озайды. Ямьле чакта килеп төштек без. Якын аралардан юл тотсак та. ерак заманнардан килдек. Болаи дип әйтүем шуннан: бүген яки кичә тапкан-табынганнарны гына түгел, борынгы ата-бабала рыбыздан мирас булып калган рухи хәзинәләрнең дә үрнәкләрен китердек Гасырларның түбәләре аша күкрәп уз ган җырларыбызны, кобаирларыбызны. ничәмә буыннарның буыннарына, ягъни кан тамырларына ут үрләткән бию тәребезне, тарих авазлары белән киләчәк ораннарын бергә кушкан курай моңнарын, думбра чыңнарын алып килдек без. Халкыбызның, туфрагыбызның тарихи иманы булган Салаватның сүзләрен. Акмулла, Бабич. Гафури варисларының - илгә дан нары таралган заманыбыз шагыйрьләренең тавышларын ишетерсез. Безгә тылмач кирәкми. Сезнең авыздан чыккан сүзләр. үз оясына кергән кош шикелле, безнең күңелләргә кереп сеңә. Безнең су < ләребез дә нәкъ шулай кабул ителәдер дип уйлыйбыз, инанабыз. Тел. рух. гореф-гадәт ягыннан ничаклы якын булмыйк, бер-беребез өчен без сер дә булып калабыз. Бәлки, шуның аркасында бер-беребез өчен кылыклырак быздыр да. Минем фронтташ дустым Күктәкә егете Вәгыйзь Вәлиев әйтә иде: «Ике арада Ык кына агып ята. ә башкорт ягы без балалар өчен йөрәкне җилкетеп торган серле як иде». Кешеләр һәм халыклар арасында ахыргача ачылып бетмәгән мавыктыргыч серлелек, табылып бетмәгән табышмак яши. Әнә шул табышмак булмаса. табышлар да, бер береңне ачышлар да булмас иде Без Татарстан иленә үзебезнең мәхәббәтебезне ачып салырга, сәнгатебез, әдәбиятыбыз аша үзебезнең кардәшлек ихлас чыгыбызны күрсәтергә килдек. Моннан тыш тагын бер максатыбыз бар: җирсуыгызның. күклә- регезнең, тормышкөнкүрешегезнең, күңел дөньягызның серләрен күбрәк ачасы иде дибез. Сер бүлешүдән якынлык арта гына бит ул. «Уртак мәҗлесләргә җыелышып, дуслык яңарту йоласы яшәсен!» дип, инде без килдек. — Исәнмесез! Мостай КӘРИМ. сәдер теләгәнчә, көткәнчә ук гамәлгә ашмый. нидер җитенкерәп бетми сыман Кайчагында үзеңә-үзең сөаль дә биреп карыйсың: Болгар бабаларыбыздан ук казган шул изге дуслык мирасын без һәрвакыт кадерен белеп саклый алабызмы икән, бер-беребезгә ихтирамны һәм игътибарны тагын да югарырак баскыч ка күтәрү өчен барлык көчебезне дә салабызмы икән? Уйлап карасаң, уй-фи керләр тирәннәргә алып керә. Безнең бит җир-суларыбыз. болын урманнарыбыз гына түгел, телләребез, көйли торган моңнарыбыз, хәтта гореф-гадәтләребез дә бер-берсенә бик якын. Шундый якын, бу ифрат та кешелекле якынлык тойгысы матур әдәбият белән сәнгатьтә дә әзсез калмасын, Галимҗан Ибраһимовның «Ка закъ кызы» шикелле ике халыкның да горурлыгы булырдай әдәби шедеврлар бу ч- сын. рухи дөньябызны тагын да баетып, бер-беребезгә .мөнәсәбәтләрне тагын да якынайтырга сәбәп булсын иде. Хәер, андый сәбәпләрне һич көтелмә гәнчә иттереп, кайчак тормыш үзе ук алга кигереп бастыра. Әнә бит. кем генә белми. Озын-озак балачак» Башкорт- станда язылган. На.мус» романы исә Ка занда басылган Ә узган ел алар Мәскәүдә очраштылар да икесе бер тышлык астына «өйдәш» керергә булдылар, ул да түгел, ике бертугандай җитәкләштеләр дә ил буенча сәяхәткә чыгып киттеләр. Нинди генә сәяхәт әле! Без үзебез ифрат та беркатлы эчкерсез халык. Кайчагында узган замандагы хәлләрне искә төшереп, чын-чыннан юксынып та куябыз. Нигә шулай булды соң әле бу? Нигә хәзер дә. элекке еллардагы кебек. Уфа белән Казан арасында. өч иделне бер иттереп, икс рес публика арасындагы шәһәрләргә, авылларга сәлам бирә-бирә. аккоштай ак пароход йоз.ми икән? Ул бит гади пароход кына түгел, ике халык арасындагы җан җылысын сүрелдермичә, гел яңартып торучы игелекле илче иде. Яисә нигә татарлар башкорт концертларын, башкортлар исә татар моңнарын ешрак тыңлый алмыйлар?- Кыскасы, янәшә утырып киңәшәсе, фикер алышасы нәрсәләр бихисап әле Узган ел аерылышкан вакытта ике халыкның әдәбият, сәнгать әһелләре. очрашуның ядкаре итеп. Агыйделгә чәчәк бәйләме салганнар иде. Ул нәфис бәйчәм. башта Агыйдеч өстендә. аны узып, Кама дулкыннарында тирбәлә-тирбәлә. ниһаять, безнең тарафларга иреште. Сәламегез килеп җитте, инде үзегез рәхим итегез! Мәрхәбә, кадерле кунаклар!