Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКОРТСТАНДА ТУЙЛАШУ

1. Туй йоласы

Татар туйлары гаҗәеп дәрәҗәдә бай поэзия тудырган йолаларның берсе. Нигездә туй поэзиясе йолага бәйле барлыкка килгән һәм туй барышында актив хәрәкәт итә торган иҗат төре булып күз алдына баса Җырларда туйның иң мөһим яклары ачыла, катнашучыларның дөньяга карашлары, уй-фикерләре. тойгылары чагыла Йолага бәйле рәвештә мактаулар хурлаулар һәм туй җырлары үзара бик нык якыная һәм нәтиҗәдә бер жанрның стиль элементлары һәм эчтәлеге еш кына икенче жанрның образлы эчтәлеген һәм стилен тәшкил итә Ләкин бу жанрның һәркайсысы үзенә генә хас стилистик форма белән аерылып тора Мәсәлән, гомум туй җырларында, әйтик, туйда катнашучыларның уй-фикерләре әйтелә Сыктауларда инде туйга турыдан-туры катнашы булган кешенең, ягъни кияүгә бирелгән кызның шәхси эчке тойгысы, уй-кичерешләре чагыла Ай-Һай да гына башым авырта. Кайда гына салып ратаем? Кошлар җитмәс җиргә эткәй бирде. Хет син яклар идең, апаем Су төбендәге шешәне Алып ла булмый, туганкай Үзегез барып калым эчкәч. Калып ла булмый, туганкай' Туйларда яңгыраган мактау җырларының алмашлыклары һәм фигыльләре берлек формасында белдерелсә дә. нигездә аларга күмәклек мәгънәсе салына Мәсәлән Бишмәтеңдә биш төймә. Бар да бохар көмеше Үзең тыйнак, сузең бүләк, Йөзең эрван җимеше Безнең кода — үзе хуҗа. Күтәрә күңелләрне Әйткән сузе алтынга тиң. Уңгандыр киленнәре Билгеле бу төр мактаулар башка туй җырларыннан аерылгысыз рәвештә яши, ягъни •лар туй җырларының органик тукымасына үрелеп керә Кайчандыр алар йоланың асылын тәшкил итеп тә, соңыннан теләсә кайсы мәҗлестә яңгырауга күчә Шуңа *Ура кайсыбер тикшеренүчеләр аларны мәҗлес җырлары- сыйфатында исәплиләр Бездә аларны аерып карау ягында түгел. Чөнки башка халыклардагы шикел ,i-an •йтконди руслардагы кебек, мәҗлес мактаулары туй җырларыннан анык аерылып тормый Туй җырларында да нигездә шул ук хөрмәтләү, дуслык-туганлыкка чакыру Т бәхет шатлык, тигез гомер теләү (кияү, кәләш, аларның туган-тумачалары, аларны биләгән уйтойгылар) мотивлары топ урынны ала Туй барышында саф драматик мотивлар да аз түгел Мәсәлән, ботен яклап кызны әйләндереп караулар, буен-сынын. йөзен, йорешен. сөйләшен тикшерүләр кайвакытта комик, хәтта драматик төс ала Кыз яшерүләр, ишек бавы өчен егетләренең сатулашулары, урын өчен тартышлары кызның чәчен икегә ярулар, яулык каплаулар, кызның үз ахирәтләре, ирке, кыз күрке белән саубуллашулары, әти-әнисеннән аерылуы, туй җырларында аеруча җанлы сурәтләнгән каенана белән килен мөнәсәбәтләре, килен төшәчәк гаилә тәртиплә- р-ннән курку мотивлары, ахыр килеп, яшьләрне явыз рухлардан, яман кешеләрдән саклау чаралары күрүләр (борынгы кеше ышануынча, «туй пәрисез булмас», шуннан сакланулар: атларны амбарга ябып тотулар, мунчаны бикләп йөрүләр, капка саклаулар — дегет буяп-нитеп китмәсеннәр, янәсе, һ б ).— күренүенчә, шактый зур кичерешләрне чагылдыралар Ә менә аларның художество ягыннан бирелешендә драматик кискенлек юк бары да шома, әйбәт, борынгыдан килгән ил йоласы белән, бер тапкыр урнашкан тәртип белән бара Билгеле булуынча, йола (туй) поэзиясе ул туй уенын озата, аны «оештыра», йоланың аерылгысыз өлеше булып килә, икенче төрле әйткәндә, йолага художестволы аңлатма, комментарий бирә Ягъни шушы Минутта, күп кешеләр катнашында барган хәлгә бәяләмә ясый, шуның эчтәлеген аңлата Кыскасы, йола поэзиясендә хәзерге заман өстенлек итә. хәтта үткәндәге хәл турында сүз барганда да бүгенгесе күздә тотыла шунлыктан туй поэзиясендә импровизация элементы зур урын ала Академик Ю М Соколов күрсәтеп киткәнчә. • елаулы җырлар (причитания) бик күп фольклор жанрларына характерлы, хас булганча, импровизация белән традицион поэтиканың кушылмасы-' ул 2. Кыз елату Туй йоласына ияреп туган сыктаулар чынбарлыкның хәзерге чагын чагылдыра. Ягъни кыз елатулар — күз алдында бара торган хәл турындагы әсәр, аның вакыты — хәзерге, художество ягыннан да, чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерү ягыннан да — алар хәзерге. Дөресрәге, булып яткан хәл турында сөйләшү түгел, ә шуңа эмоциональ җавап булып тора алар Шул ук вакытта кыз елату җырларында хикәяләү дә бар бу хәл нилектән булды, әле ни бара, киләчәктә нәрсә булыр — шул турыда хикәя ителә Әмма бу киләчәк хәзергегә — җанлы бүгенгегә буйсындырыла. Хәзерге — үткәннән чыга, киләчәк — хәзергедән барлыкка килә Хәтта үткән белән киләчәк кыз елату җырларында бик зур роль уйный дип әйтергә дә мөмкин, чөнки хәзергене генә сөйләп үткән белән киләчәкне телгә алмау — артык дәрәҗәдә хәзергене ярлыландырыр иде Гадәттә аларны башкарган кеше (кыз үзе яки аның исеменнән җырлаучы хатын) сүзне бала чагына кайтып башлый, аннан соң да бик алга йөгерми, эзлекле рәвештә үстерә барып, яшьлек көннәрен искә ала. килә-килә бүгенге язмышына җитә Җыр гадәттә чит-ят гаиләдә булачак тормышы турында куркып уйлану белән тәмамлана Ягъни хәзерге вакыт — әле нилектән бу җыр туган — шул үткән заманда да киләчәктә дә катнаша Сыктауларның (монда туй поэзиясе турында гына сүз бармый, үлем, кайгы, янгын, афәт һ б бәйле сыктап елаулар да күз уңында тотыла) гомумән самими хатын-кыз иҗаты булуы хәтсездән бирле инде тикшеренүчеләрнең игътибарын җәлеп итә Моның төп сәбәпләре итеп үз вакытында Н А Добролюбов түбәндәгеләрне күрсәткән иде а) ирләр белән күпме генә гомум эшләрне башкармасын хатынкызларның үз уйларына күмелергә вакыты кала, б) аларның үзләренә хас эш төрләре дә (туку, чигү. тегү, эрләү бәйләү һ. б ) шуңа булышлык итә. ягъни чәчү. сугу. уру. урман кисү эшләрендәге кебек түгел.— уйларга, хыялланырга уңайлырак; в) хатын-кызларда хыял итү. теге яки бу вакыйгага теләктәшлек итү ирләргә караганда көчлеI Безгә калса. Добролюбовның бу фикере бик урынлы Чөнки туй йоласы алда күреп үтүебезчә, үзе үк тоташ диярлек хатын-кызларның актив катнашлыгында үтә. Бигрәк тә кыз елату җырлары үзенчәлекле хатын-кыз иҗаты булып күз алдына баса Сыктаулар нигездә лирик поэзия, кеше кичерешләренең иң югары ноктасы Бу төр поэзия әле XX йөзнең утызынчы елларына кадәр Ык буе районнарында яңгырый Хәтта кыз үз теләге белән ярәшелгән булса да. үзенең ризасызлыгын, булачак гаилә! ә нәфрәтен белдерүне аннан традиция таләп итә Яраткан кешесенә бирелгән очракта да үз язмышыннан ул ачы зарланырга бурычлы Чөнки йола шуны куша, әгәр ата йортыннан елап аерылмый икән, димәк, аның ата-анасына. туган йортына хөрмәте юк. I Сок»"-* Ю М Русский фольклор М 1041. 165 6 3 Добролюбов H А Полное собрание сочинений Т 2 М . 1935. 270—271 бб кешеләр алдында ата-анасын кызарта дигән сүз Килен булып төшкәч. чит гаиләгә эләккәч, киресенчә, ул күз яше күрсәтергә тиеш түгел — чинки яңа гаиләдә үзенә ачу уятуы ихтимал Сыктауларны башкаручының иҗат дөньясына үтеп керү кызыклы нәтиҗәләргә китерер иде Кызганычка каршы. Башкортстан АССР районнарында кыз елату җырларын оста башкаручыларны хәзер очратуы бик авыр Әмма алар турында хәтерләүчеләр бар Сыктаучылар күбрәк тол. ятимә, җырга оста хатыннардан сайланган Акчалата яки әйберләтә бүләк бәрабәренә алар кыз елату йоласын башкару өчен махсус чакырыла Кияүгә китәсе кызны бүлмәсеннән башына ак яулык ябып ата- анасы. туганнары көтеп утырган бүлмәгә алып чыгалар һәм кыз исеменнән берәм- берәм һәркайсысына елап мөрәҗәгать итәләр, зар түгәләр Башкаручының бурычы — яңа бирелгән кызның бөтен кичерешләрен барлык тулылыгы белән тыңлаучыларга илтеп җиткерүдән тора Сыктауларны һәрчак профессиональ осталар тарафыннан гына башкарылган дип уйлау хата булыр иде Алар чакырылган очракта да кызга үзенә дә күпмедер күләмдә җырлар башкаруны йола, традиция куша Кыз елату йоласында берничә тапкыр катнашкан һәм үзе дә шактый кызыклы күзәтүләр язып калдырган тикшеренүче М Акчурина шулай ук моңа игътибар итә II Аерым урыннарда, әйтик, кызлар үз туйларында башкару өчен үсмер чактан ук өйрәнә башлыйлар Ә ярәшелгәннән соң махсус рәвештә профессиональ, оста кыз елатучылар янына сабакка йөриләр Ык буенда (Бәләбәй. Шаран. Бакалы районнарында), мәсәлән, аеруча ярлырак гаиләләр, артык чыгым, расход чыгарудан куркып, яки хәле җитмәсә, махсус җырчылар ялламый Бу йоланы үтәүне кияүгә китүче кызларына йөкләтә торган булганнар 1 Кайсыбер очракларда кыз үзенең яшь. тәҗрибәсез булуын да сылтау итеп куя Югарыда китерелгән җыр өлгесендә яшь кызны чит-ят гаиләдә көтеп торган шыксыз рәхимсез тормыш тетрәткеч буяуларда бирелә Чит-ят гаиләдә хәтта дус кызларың белән дә аралашу мөмкин түгел Кияүдәге апасы исеменнән җырланган юлларда хәл тагын да ачыграк әйтеп салына Сеңелкәем китәсең чит-ятка. Тамагыңа үтмәс ашларың. Елан телле ерткыч каенанаң Ашар инде синең башларың Каенатаң булыр мәрхәмәтсез. Каенсеңелләрең — тупаслар. Сеңелкәем, сине — ятимәне - Иркә суз белән дә уятмаслар Кияүдәге апасының сүзләре ярәшелгән кызга, билгеле инде, тагын да ныграк әрнү, үкенү, көенеч китерә, әтисенең ваемсызлыгы эчен пошыра, йөрәген куыра Ул атисенә турыдан-туры үз уйларын әйтүдән дә тартынмый Әтекәемнең өендә Ак тастымал чөендә Әтекәем ник зңыласын.- Себер паласы иңендә II була Кара Лафарг II Народные свадебные пески уры TI M 1826 ягы экспедиция вакытында Голмэдина Самитул ■ ' Буадак районы Күбак авылында яшвүче Мнңнегаян Шакирова 11897 елгы) бт мдлар ч ■" •*”п IH70 елда яздырды Кое суга таш атсаң. Батар китәр, анкаем, Чит җирләргә кыз сатсаң. Ят итәрләр, аткаем Минем китәр юлыма Балан утырт, әнкәем. Балан беркөн корыса. Балам, диген, аткаем. Минем китәр юлыма Чаган утырт, анкаем Чаган беркөн корыса. Чалдым, диген, аткаем Туган йортым — бишектә Ризкым кала, әнкәем Кайнап торган казанга Кызың салаң’, аткаем. Дус кызларым сораса. Үлде, диген, әнкәем Агам-җиңгәм сораса. Гурда, диген, эткәем ‘ ’ Акчурина М Кыа елату -Шура- 1S»II 20 ' М ' Салак - саласын ’ Ярмакай районы Иске Турай акылында 1867 ата йортында елап бетмәсәң, каената йортында күз-яшь түгәргә туры киләчәк" дигән ышану бар Туй көне алдыннан кызны бөтен әйберләре белән ак өй яки келәткә күчерәләр Бу кызның үз ахирәтләре белән үткәргән соңгы төне, таң атканда, беренче әтәчләр кычкырганда инде ул мәңгегә яшьлеге белән, кыз чагы белән хушлаша Шуңа күрә ул башта үз ахирәтләренә шушындый җыр белән мөрәҗәгать итә ■" Ярмакай районы Таркаэы авылында Галима аби Кадрачевадан (82 яшы 1967 елгы экспедиция вакытында язып алынды А Бакалы районы Божыр акылында Яков Алчмкъа 'свай (1898 елгы) без га хатта шул хакта аерым Әткәй, сукасын сукалый. Сука да сабан сөрә, ди, микән7 * 9 Әткәй мине саткан чакта Хайван саттым, ди. микән?! Җефәк тә чаршау тасма бау Син кордырттың, җиңгәкәй Килер дә җаучы китәр иде.— Син бирдерттең, җиңгәкәй!’ Торыгыз, дусларым, торыгыз, Канатларым минем каерылды Сизәсезме икән, күрәсезме, Безнең юллар инде аерылды " Нәкъ менә шул иртәдә алар таңкучат җыры башкара, кызның әтисенә шунда кыз исеменнән үпкә ява Бикләдегез тимер йозакка, Тимер йозакларны өэәлмим, Тимер йозакларны өзәлмим. Сезне дә күрми түзәлмим Ахирәтләре китәчәк кыздагы бу үкенү тойгысын, кызганыч хәлне тагын да көчәйтеп җибәрәләр Агач та башын яңгыраткан Нинди дә кәккүк баласы? Иртә таңда авыл яңгыраткан Кемнең дә газиз баласы? Кыз әтисеннән ул-бу җавап ишетмәсә, тагын да әрнебрәк ахирәтләренә, үзен уратып алган җиңгәләренә мөрәҗәгать итә. зарланып ала Мич асларында таш сандык бар, Ташка ташласам да уалмый Таш күңел түгелдер бит әткәем, Елап-сыктасам да уянмый Әле ул һаман да нәрсәгәдер өмет итә. «тозактан» ычкынырга юл эзли, һич югында аныңча -язмыштан узмыш юк» икән, үз хәлен аз гына булса да җинеләйтергә тели Айлы ла яулыклар бирдегез, Айсыз яулыклар юкмыни? Каенаналы җиргә бирдегез, Каенанасыз җирләр юкмыни? — ди Ык буе районнарында мондый җырлар күп булган, әмма аларның барысы да нәкъ менә таң әтәчләре кычкырган вакытта башкарылган булуы шикле Чөнки соңга табарак бер йола вакытында башкарылган иҗат икенче йола вакытында да үтәлә, ягъни сыктаулар үзләренең туй йоласындагы ояларын югалта башлыйлар Шул ук ■таңкучатының да соңыннан теләсә кайчан, туй дәвамында, башкарылуы бик ихтимал 4. Кияү мунчасы, килен мунчасы Татар туй йоласының Ык буе вариантларында мунчага гаять зур роль бирелә • Кияү мунчасы, килен мунчасы» — йола булып туй уенына береккән Мунча гигиеник төшенчәне генә үз эченә алмый, аңа магик йола мәгънәсе салына, шунлыктан кияү килер алдыннан ул өч кон буе бикләп тотыла, махсус мунчачы хатын билгеләнә, кызны кияү куенына керер алдыннан мунча кертү, юындыру, чәчен тарату, махсус җырлар башкару һ б үткәрелә Билгеле булганча, бу йола үзенең тамырлары белән тарих төпкеленә сузыла Ул төрки, шулай ук финн-угор һәм славян халыкларының туй йоласына да ят түгел Дөрес, бары тик Ык буе районнарында мунчага бәйле туган җырлар булуын хәтерләүчеләр очрамый Әмма баланы беренче тапкыр мунчада чапканда әйтелә торган арбау-теләк җырларын ахирәтләренең килен булып төшәчәк кызга карап башкаруларын әле дә сөйлиләр Мәсәлән Атаң кискән утын түгел, Анаң яккан мунча түгел. Минем кулым түгел 11 Кылның яшьлеге белон Хушлашу твксндә (русларда да бу йола бар. -деаншник- дип атала! ангы- |>«'*|! таңкучат җырлары барысы да Бакалы районы Балыклы авылында Миңлеҗамал Зиктдмниаллая елгы) иаып алынды 1»б» »я Башыңа ширбәт сиптем, Шифалы булсын Ташыңа сулар салдым, Сихәтле булсын Аю баласы, Буре баласы.” Ни өчен аю баласы», «бүре баласы»’ Баланы беренче тапкыр мунча керткәндә әйтелә торган бу магик сүзләр туй йоласында да явыз рухлардан саклану, асылда ни барганын алардан яшерү өчен эшләнә Билгеле сүзләре беркадәр үзгәрә, йолага яраклаштырыла (кызга ширбәт бөркү килеп керә) Ләкин без бу арбауны «кыз мунчасы» йоласында туган җырлар рәтенә кертсәк тарихи дөреслеккә хыянәт итү булыр иде. Сыктаулардагы чынбарлык, реаль картина кем сыктал-елауга карап, төрлечә бирелә Мәсәлән, бер үк вакытта башкарылган җырларда кияү (каениш) йорты йә сарайга тиңләнә, икенче карасаң, ул — бөкресе чыккан тавык кетәге сурәтендә күз алдына бастырыла Яки ата йортында кыз өчен бөтенесе дә асыл Длтын да табак, көмеш кашык. Ашадым ла, әткәй, ашымны, Куршеләргә чыгып киңәш итми Ашадың ла, әткәй, башымны 13 Бер үк текстта фактларның төрлечә бирелүе, билгеле инде, кем тарафыннан әйтелүенә, кешенең психологик хәленә бәйле Шулай итеп, кыз елату җырларында да поэтик хыял катнаша Кыз туып-үскән өеннән аерылып киткәндә әлеге елату җырлары янә көчәя Бу вакыттагы җырлар да туй алдында башкарылганнарына бик якын тора шуңа күрә алар бер-берсенең урынын бик иркен алмаштырып йөри Ләкин инде хәзер яшь хатын кире кайту, йортта калу турында өмет тә итә алмый Ул бары үзенең яшьлеге узуына үкенә шул ук вакытта ире йортындагы киләчәк тормышы өчен элеккечә үк борчыла Мәсәлән Әй, әткәемнең морҗасы Яшел кирпеч белән булсачы Әй, әткәемнең өеннән Китмәс кенә җола булсачы Ләкин андый «җола» юк Шуңа күрә ул алдагысын уйлап көенә Чылтыр да чылтыр чын чынаяк, Чылтыратмый ничек юармын Каенанага ярау авыр диләр, Каенанама ничек чыдармын.'1 Өстәвенә, ул инде каенанасы белән таныш, күңелендә тәү күрүдә начар фикер дә туган: Дрьякта да саз башы, Бирьякта да саз башы Шунда торган бианамның Аждаһа тел, таз башы Шуңа күрә үзен алдап, кодалап йөргән яучыга кызның нәфрәте тагын да калкып чыга Алда киткән аткаемның Эшлиясе яшел чук. мулли^дэн’язып мынды *, ', 'ь' тынаа ЯРмакай Р»йоиы Усмаи-Ташлы авылында яшәүче Нәфисә Кзли- '' БДТиын татар филологиясе фольклор фонды Бишбүләк районы дәфтәре 1968 ел " Кыл киткәндәге хушлашу жырлары барысы да Туйназы районы Югары Бишенде авылында 1968 елгы фольклор экспедициясе вакытында Шәмсинур Камаевадан (1906 елгы) язып алынды Яучы булган Гарифҗанны. Ходаем, берүк яшен сук Кызның елап әйтер сүзе зарланыр урыны күп. Ләкин Туганкайларым, сау булыгыз. Атлар җигелгән китәргә Бу да сәбәп түгел, башка олырак, аянычлырак сәбәп тә булуы мөмкин Кушлап-кушлап тагарга Куш тоймәкәем юк минем Кушлап-кушлап сыктарга Үз инәкәем юк минем. Әмма барыбер яшь хатын үзенең иң соңгы сүзләрен елал-сыктап әйтергә ашыга Үз анисе булмаса. әтисе, агасы-җиңгәсе бар, аларга эндәшә Мәсәлән Узган да барган кешедән Сораштырып тор, агай Ай-Һай ла күмәч пешердең. Ыкшындың ла тыкшындың Бу убыр кайчан китә дип. Син бит, җиңгәм, пошкырдың Шулай итеп, кыз киткәндәге җырлар туйга кадәрге башкарылганнарга тематик яктан охшаш булсалар да. алар яңа үстерелеш табалар йола барышына яраклаштыры лялар Үз өенә. туган-тумачаларына, атасына никадәр генә үпкәсе зур булмасын, алдагы тормыш китәсе кызга барысыннан да авыррак булып күзаллана Өстәвенә янә бер аяныч Карлыганнар җыйдым калдырып, Уң белжкэйлэремнс талдырып Тиңдәшләрем минем карап кала, Карлыгандай күзләрен талдырып. - ДИП әйтергә мәҗбүр ул Себер татарлары арасында киң таралган Яр-яр әйтүләре- ' дә шул кыз елату традициясенә барып тоташа булса кирәк Дөрес, аларда ул туй булып, никах укылгач калащнең чәчен «никах тарагы- белән тарап, ике толымга аерып үргәндә әйтелә торган була Туй йоласының Ык буе районнары вариантларында исә туй көнендә, никах укылганчы, кәләш үзенең ахирәтләре, җиңгәләр белән -кыз мунчасы- кергән вакытында яки кияү куенына керер алдыннан җырланганын кайсыбер карчыклар ллс дә хәтерлиләр Борынгы язма истәлекләргә караганда («Бүз егет»). Яр-яр жырлары - кияү егетләре белән кыз ахирәтләре арасындагы әйтешләр, соңыннан исә яшьләрне мактау җырына әверелә -Яр-яр»лар аерылу (бу очракта кыз матурлыгыннан — толымны уртага яру) вакытында яңгырый һәм тора-бара кыз елату җырларының эчтәлегенә якыная Әмма «Яр-яр« җырларында читләтеп әйтү кочле Егет еш кына кыелып, укталып очкан шоңкар, кәләше былбыл диелә Шоңкар шул былбыл ачен егылып төшә, былбыл исә чыбылдык эчендә, чыбылдык читлек эчендә итеп бирелә Күрәсез, нинди кочле поэтик параллель Кызга ахирәтләре җиңгәләре шул хәлне тасвирлан бирә. Менә-менә кыз үзенең яшьлеге белән, матурлыгы белән бәхил- ләшә Шуңа күрә кыз да елап-сыктап. «яр-яр» әйтеп җавап кайтара 11 -Яр-яр- жыр.тхрыиып Вериичя варианты васытып та чыкты Kapa Татар халык ижаты Вола һ»м жырлары К«эан. 1«В0. 107—113 вв Ата кәккүк баласын Атма, әткәй, алам дип Әткәй, үзең ятка саттың. Әйтмә мица балам • дип Ишегем алды карагай. Караштырып тор. агай, Әтекәем өендә Көмешем калды, яр-яр Ризкым бетми мин китам. Өлешем калды, яр-яр Бурлат чаршау, кылыч бау Ник корасыз, яр-яр? Мине үз арагыздан Ник куасыз, яр-лр 5. Куенга керү алдыннан Кияүне — кызның әнисе, яки җиңгәсе, киленне — егетнең әнисе яки апа-җиңгәсе теләк сүзләре әйтеп каршылый Бәләбәй районы Байморза авылы татар-мишәрләрендә "Шәмчырак- һәм «Ачы карәм» җырларын җырлап, кияүне озату йолалары әле кырыгынчы елларга кадәр дәвам итә. ләкин җыр текстлары — мәҗлес җырларында бүген яңгыраган сүзләрдән гыйбарәт Ягъни йола үзе традиция рәвешендә яши. ә тексты йә онытыла, яки йолачылык эзләрен югалта Ярмәкәй районы Иске Турай авылында язып алынган «Килен арбау- текстын китерик: Аерым урыннарда «ишек бавы» әйтүчеләрнең кияүдән җыр җырлатуы, кияү егетләреннән табышмак эзләттерүләре билгеле Мәсәлән, кияү ишек тоткасын саклаучы кызларга бүләк — акча өләшеп кергәннән соң, чаршау бавын саклаучы ике җиңгә (бу вакытта кияү егетләре кызның ахирәтләре белән атларда йөрергә чыгып китәләр) кияү җырламый торып, кызны чыгармый, үзен эчкә үткәрми Мондый йоланы Туйма- зы районы авылларында әле дә хәтерлиләр Түбәндә шул җырларның бер өлгесенә Эчеңдә кер йөретмә. Ятка серең белгертмә Арт капканы кем ачкан. Атларым чыгып качкан Гаеп-кыек юк бит инде. Җиңгәм, чаршавың ачсаң Ай, зиләли, зиләли . '' Бу йоланы икенче төрле «Зиләли әйттерү» дип тә йөртәләр Кияү бер үк вакытта сакчы җиңгәләргә һәм чыбылдык эчендә тыңлап утырган кәләшенә багышлап җырлый Җиңгәләр һаман да кылыч бауны өзәргә рөхсәт итми, кызны чыгармаса. кияү зуррак бүләк бирә, йомшара башлаганнарын күреп, тагын җырлый Ак куянның баласын. Җибәр кырга, уйнасын. Бер уйнасын, ике уйнасын, Гаепләштин булмасын Ай, зиләли. зиләли Шуннан соң гына җиңгәләрнең берсе чыбылдык эченнән кызны алып чыга Соңгы елларда «Зиләли әйттерү«ләрнең безгә берничә вариантын язып алырга туры килде '• Гвлмздниә Самигуллинадан (Ярмакай районы Иске Турай авылы) 1967 елда язып алынды 17 Туймазы районы Үрмәкай авылында Мархүбҗамал Сәлимгараевадан (1894 елгы! 1970 елла безнең тарафтан язып алынды Бурлат чаршау шәүләсе Йөзеңә тешәр, инәкәм Миңа тиң кошлар курса»,. Исеңә тешәр, инәкәм. Тарак тешен сындырып Ник тарыйсыз, яр-яр? Бәхетен тапкан былбыл дип, Ник алдыйсыз, яр-яр? Өч аеры чәчбауларым Чөйдә калды, җиңгәләр. Сөймәгәнгә биргәннәрен Сизми калдым, җиңгәләр. Казаның өреле булсын. Китмәскә килерең булсын Чөмергәнең май булсын. Ашаганың бал булсын. Семьяң ишле, бай булсын. Абзарың тулы мал булсын, Күңелең кинә тотмасын. Авызың серкә йотмасын. Сыер-танаң мөңгердәп. Кош-кортларың көңгердәп. Күз ачтырсын, киленем. Көн ачтырсын, киленем. Өлгерем бул. киленем. Арба в ым шушы минем 16 карыйк: Миннән теләк булсын бүләк. Башыгыз кайгы күрмәсен Башыгыз кайгылар күрмәсен. Йөзегездә нур сүнмәсен. Ай зиләли, зиләли. Серең булса сөйләли. Хәтта янәшә яшәгән өч төбәктә алар өч төрле исемдә йөри Туймазы районына караган Арсланбәк авылында Гәүһәр әби Шәрәфетдинова (1892 елгы) • зиләли әйттерүләрне» «кияү ябулар» дип атады һәм. безнең карашка, үтә кызыклы ике үрнәк әйтеп яздырды Шуларның берсен генә китереп үтик Бакалы районының Боҗыр авылында яшәүче Татьяна әби Мельникова (1894 елгы) да аларны «кияү ябулар» дип атый Кыз күрмәй — бил чишелмәй, Су күрмәй — итек чишелмәй Кыз келәте тиз ишелмәй, Тиккә коймак тишелмәй Кияү ябуларның, күрәсез, текстына әллә ни аңлатма бирү дә соралмый Егет йола буенча кыз куенына керер алдыннан тун киеп килә, кыз бик нык яшерелгән билбау очын тиз арада табып, егетне чишендерергә тиеш «Тиккә коймак тишелмәй» диюләрдә дә зур мәгънә бар Кызның гаебе ачылса, кияү егет иртәгесен йола коймагының тап уртасына пәке кадап чыгарган һәм шул рәвешчә кыздан баш тарткан. Җиңгә кеше алдан ук бер дә юкка кызны мыскыл итмәскә, кияүне кешелекле булырга чакыра Туй җырларының иң зур өлешен кода-кодачалар белән җиңги-кодалар (кыз ягы) арасындагы каракаршы әйтешләр алып тора Ык буе районнарында язып алынган йөзләрчә туй җырларында яңа тормыш юлына аяк басучы ике яшь кешенең язмышы турында гына түгел, бәлки, гомумән, тормыш, яшәү, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр киң яктырту таба Кодалар капкадан килеп керү белән җыр башлана һәм алар киткәндә дә җыр авыл өстендә яңгырап кала Бигрәк тә бүләк бирешү кыз бирнәсен карау, мәһәр әйберләр элү (кияү йортында ул кабатлана) йолалары вакытында, туй мәҗлесендә җыр. әйтеш, мактау, тапкыр сүз өзелми Бүләк багу җырларыннан бер мисал (кияү өендә кыз әйберләрен элгәндә җиңгиләр җырлый): Бирнә биргәндә кыз әнисе җырлап бии. башкалар кул чаба Мәсәлән Бирнә, бирнә бирик тә, Бирнә биреп бииек лә Аңа кодача кушыла Кыз әнисе аңа эндәшә Бирнә, бирнә бирермен. Бирнә кигәч биерсең Кигән бирнәгә каршы Инде ниләр бирерсең Сыер бирсәң — аеры тояк, Ат бирсәң — йомры тояк “ Күрәсез, бирнәгә каршы бүләк бирү йоласы барлыгына җыр үзе үк ишарә ясый Бүләк алышканнан соң, бер-берсен макташулар китә Мәсәлән Кодачаның колигында һай, алтын алкасы бар Кодачаның бите кояш, Ай гына калкасы бар ” Ювв елгы фольклор экспелициксс вакытында Бакалы районы Акман авылында ашаүче Дарьи Мак- сидоаадан (1Й«8 олгы) ятып алынды " Вирна карау бүләк Окрашу һам башка алга табан кнтерелтан туй җырлары Бакалы районы Ножыр Лакан Балыклы акылларында 1466 елда яаып алынды Яман булса — әйт туры, Яхшы булса — әйт туры. Безнең кызый — ил асылы, Кияүкәй, булма угры Шау макталсын атыгыз, Икәү булып ятыгыз, Икәү булып ятыгыз да, Өчәү булып кайтыгыз Алаша кибәннән өрекмәс, Кыз кияүдән курыкмас. Икәү булып ятыгыз, Өчәү булып кайтыгыз Агыжнар су буып куйдык акмаска. Канәферләр салып куйдык батмаска, Бу әйберләрне без кигерә килдек, Кире әйләнеп лә диеп кайтмаска Атлар җибәрдек без чабышка. Чабыш аткайлары узсын дип Бу сөлгеләрне без эләбез Шушы йорткайларда тузсын дип" Гел зңил көнне җәйгән җитенемне Спас көнне җыеп талкыдым Агарыплай килгән сакалың, Миллион сулигык синең акылың Кызны какмый-сукмый, кадерләп тотуны үтенеп җырлаулар да онытылмый Өй артындагы бакчаларгай Чыгарып ла киртә тотыгыз. Безнең кызларыбыз сезгә бара. Какмый-сукмый гына тотыгыз Үзләренә төбәп әйтелгән мондый җырларга каршы кода-кодачалар да җыр белән җавап кайтара Кара сыер мөгезләрен Каерып алырга килдек без. Әнкәсенең газиз бәпкәсен Аерып алырга килдек без. Алырга дигәч алырбыз. Яр куенына салырбыз 6. Туй арты Ык буе районнарында туй арты ритуаллары дәвамында да җырлар яңгырый. Яшь кәләш белән таныштыру өчен кияү үзенең дусларын бераздан бит ачу туена җыя Шуңа кадәр яшь килен кияү йортында шәл (бөркәнчек) ябынып йөри Кияү егетләреннән шаян сүзгә оста һәм гореф-гадәтне яхшырак белүче бер егет чыбылдык эчендә ак яулык ябынып утырган кәләш янына килә һәм, ак таяк белән йөзен ача-ача җырлап бии Туймазы районының Тукмак Каран авылында бу йола җырларын *шәл салдыру лар дип йөртәләр Башкортларда ул -бит асыузар» исеме астында билгеле. Каракалпак халкында бит ачу җырлары аеруча киң таралган һәм -бит ашар» дип йөртелә Ләкин анда бу йола киленне кияү йортына алып керер алдыннан үтәлә һәм профессиональ җырчы тарафыннан башкарыла «Бит ашар —яңа төшкән киленгә киңәш-теләк. кияү, каената, каенана каениш, каенага, каенсеңле һ. б алдында киленгә үзен ничек тотарга тиешлеге хакында традицион шигъри күрсәтмә ролен үти. Патриархаль-ыру мөнәсәбәтләренең чагылышы булган бит ачу җырлары Ык буе районнарында XIX йөзнең азакларына, XX йөз башларына үзенең төп мәгънәсен бөтенләй югалта, шуңа күрә бу йола урынын да алмаштыра, туй арты ритуалы сыйфатында яшьләрнең шаян җырына әверелә Дөрес, магик ышану эзләрен дә күреп була ак яулык, ак таяк белән эш итү. «ил йоласына» ияреп, йөз ачу туе үткәрү, һәр җыр өчен башкалар акча салу, яшь киленне чыбылдык эченә утырту һ. б Әмма җыр текстында магия-йола элементларын төсмерләү шактый авыр Күрәсез, бит ачу җырлары төртмә яки хурлау җырларының эчтәлеген үзләштерә, ләкин 20 елларга кадәр күпмедер дәрәҗәдә үзенең самими формасын да саклап килә Янә дә Ык буе төбәгендә кияү егетләренең килен төшерү вакытында, юлдагы җырлары хакында да аерым информаторлардан ишетергә мөмкин Андый җырларның Ярмәкәй районы татарлары арасында да таралуы хакында мәгълүматлар бар. Тик мишәрләрдә ул мәдәк (вәдәк) җыры дип йөртелә Туй җырларының тематикасы монда сөйләгәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Биредә бары аларның төп эчтәлеге турында гына сүз барды 30 Туймазы районы Тукмак Каран авылында яшаүчс Каррам Яушевтан (73 яшь) наып алынды. 1972 м Мыек борам, үзем көләм, Егет уты ул мин булам Сылу кәләш алмам димәм, Сәлам, килен, сәлаҗ бирәм! Вәгъдәгә бай, акылга сай, Куштан абыз Котлыбай, Ни бирсәң дә аңа хәрам, Котлыбайга бездән сәлам' Үрдәк кебек ава-тунә. Сакал селкеп дөнья курә. Акылы юк, киңәше куп, Әй, аксакал Миңнешаһит, Сәлам сиңа, узел шаһит1"