ЫШАНЫЧ ЗУР!
Татарстан язучыларының XI съезды алдыннан «Казан утлары» журналы редакциясе иҗат союзыбызның секция җитәкчеләренә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте: 1. Үзегез эшләгән жанрның хәзерге хәлен ничек бәялисез! 2. Аның якын киләчәген ничек күзаллыйсыз! Бу жанрны үстерү ечен нинди конкрет мөмкинлекләр күрәсез! 3. Татарстан язучыларының XI съездына нинди өметләр баглыйсыз! Түбәндә секция җитәкчеләренең җавапларын урнаштырабыз. Марсель Галиев, проза секциясе җитәкчесе 1. Була бит шулай: акыл җитмәслек киңлекләргә җәелгән океан-диңгезләр. меңәр яшьлек затлы агачлар, мәңге кар түбәле мәрмәр кыялар күреп, шаккатып кайтасың да. йомшак чирәмле тыйнак тауларга, яры күренеп торган тын күлләргә, сандугач җыры белән сулаган урманнарга бөтенләй башка күз белән карыйсың... Җаның, кан тибешең, уй-хыялың белән бәйләнгән туган җирең манзарасы бөтенләй үзгә, кадерле, газиз икән бит Матурлык чагыштыруда ачыла. Әдәбиятта да шулай. Артык ияләшкәнгә, янәшә- дәгене күреп бетермичә, еш зарланабыз ахрысы. Әгәр, читтән килеп, исеме яңгыравыклы берәр шәхес: «Әнә бит сездә нинди шәп әсәрләр бар!»—дисә, нишләп без аны элегрәк күрмәдек икән, дип шаккатырбыз шикелле. Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повестен Луи Арагон күтәреп чыккач кына таныган сыман... Әйе. үз-үзебездән читкәрәк китеп, әдәби мирасыбызны барлап карасак, язучыларның ике съезды арасында гына да дистәгә якын роман, повесть, хикәя табарга була. Аларның чын мәгънәсендә эстетик югарылыкта язылганын исбатларга мөмкин. Дөрес, бүгенге укучы утызынчы елларга багышланган публицистиканы, «сарай әһелләре» тормышы турында язылганнарны егылып укый, Әгәр бу тема еллар буена эзлекле рәвештә ачылып килгән булса, мондый ажиотаж дәррәү купмас иде. Нишлисең, аңыбыздагы бушлыкны тутыру өчен без, артка карап, үткәннәргә йөгерәбез. Шул чорның асылына барып җиткәч, без кире борылачакбыз Кеше яңадан гадәти тормышны чагылдырган әсәрләргә иеләчәк. Күңел табигый матурлыкка, ягымлы моңга сусаячак. Утызынчы елларда язылган әдәби әсәрләргә бүген инде башкача каравыбыз да табигый. Төшенчәләр үзгәрә. Ялган оптимизм белән сугарылган, тормышны аллы-гөлле төсләргә манып күрсәткән роман-повестьлар бүгенге мәгълүмат фонында чылтырап уалдылар. Ата-бабаларыбыз башыннан үткән фаҗигаләрне без, яңабаштан, үз иҗатыбызда чагылдырырга тиешбез. Алтмышынчы-җитмешенче елларда, объектив торгынлык хөкем сөргәндә, актуаль темалар кузгатылып, әдәбият-сәнгатьтә кешене эш атлары дәрәҗәсенә җиткереп сурәтләү хөкем сөрде. Трагедия, юмор-сатира жанры югары дәрәҗәгә җитә алмыйча, кәрлә килеш калды. Нәтиҗәдә, берничә буын укучылар мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керә белү. соклану, тетрәнү, фикерле көлә белү кебек җанны сугара торган хисләрдә тәрбияләнүдән мәхрүм калдылар. Каты бәгырьлелек каян килә, дибез. Намус, тугрылык кебек кешене иеше иткән әхлак нормаларының үзгәртүен фәкать әдәбият-сәнгатьтән генә күрсәк, хата булыр иде. Моның сәбәпләре тирәндәрәк Ә шулай да. Ә шулай да прозабызда соңгы берничә дистә ел эчендә язылган, дулкыны кеше күңеленең асыл ярларына каккан лирик әсәрләр бар. Аларга Вакыт җиле кагылмас дигән ышанычта калыйк. 2. Проза—халыклар язмышын киләчәккә илтүче елъязма буларак, әдәбиятның тоткан дәрәҗәсен, юнәлешен билгеләүче теп жанрларның берсе. Үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне колачлаучы канаты киң булганда гына проза жанры билгеле бер халыкның бай әдәби мирасын тәшкил итә Салават күперенең бер очы ерак дәверләргә төшсә, икенче очы бүгенге тормыш дәрьясына тоташа. Шушы гармонияне саклап, тарихи темага язучылар да, заман темасын күтәрүчеләр дә уртак максат куеп, әдәбиятка хезмәт итә. Күңел ирегенә ишекләр киң ачылган бер чорда бездән политик уяулык, иҗат активлыгы сорала. Тауга карап тау булып булмый инде, безгә шулай да ярый дип, максатны кечерәйтеп караулар да сизелә кайчагында. Чын әдәбиятның түшәме — бер. Ул кышлак әдәбияты, республика, илкүләм, аннары инде дөньякүләм әдәбияты кебек ва- саллыкларга бүленми. Яхшы әсәр өчен региональ чикләр юк Без бер кояш астында яшибез. Бүтән халыкларга хас трагедия, бәхет-шатлыклар, уй-хыяллар, фидакарьлек, мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек — һәммәсе дә безне чолгап алган яшәештә чагыла. Вакытлы җитешсезлекләрне купайтып, иртәгә хәл ителәсе мәсьәләләр тирәсендә ваклыклар белән әвәрә килү — әдәбиятның дәрәҗәсен күтәрми Публицистика өлешенә кермичә, дәвамлы проблемалар кузгатып, кеше җанының үтә нечкәлекләрен кыю вакыйгалар аша чагылдырганда гына әдәби әсәр үз көчен яулый алачак. Бүгенге проза эчтән тектоник үзгәрешләр кичерү белән бергә тышкы тәэсирләрдән дә. әдәбият һәм сәнгатьнең бик күп төрләре йогынтысында да яңарыш кичерә. Кино, драматургия, нәгышлы сәнгать — гомумән, безне чолгап алган сурәтле, образлы, мәгънәле дөнья прозага яңа сыйфатлар өсти. Вакытның кадерен белгән укучы каршында маҗаралылыктан чыгып, фикри тыгызлыкка, сүз егәренә ирешкән проза мәйданында табигый сайланыш бара Язмышлар өчен язмышлар, вакыйга өчен вакыйга, сюжет өчен сюжет кына түгел, ә Кешенең югарыгы этажы — баш миенә дә очкын кабыза торган тирән эчтәлекле фәлсәфи проза бүген алгы планга чыга. Җирдә ничек яшибез?— дигән сорау куйган проза мифик алымнар кулланып. Кешенең мәҗүси сабыйлыгын һәм мең еллар буена туплаган әхлакый һәм эстетик акылын бергә кушып, Вакыт һәм пространство чигендә мәһабәт тормыш агачы калкыта. Кеше һәм дөнья турында яңа сүз әйтеп, шушы көчле агымга без ничек кушыла алырбыз — анысын дәвер күрсәтер. 3. Язучының тәхете — язу өстәле. Керсез кәгазь каршында ул. Вакыт белән бергә- бер калып. Әдәби тормыш кора. Әлбәттә, илдә барган һәммә вакыйгалар, иҗтимагый үзгәрешләр дә иҗат кешесенең йөрәге аша уза. Алда көтелгән зур форумда әдәби хәрәкәтебезгә бәйләп, республикабызның экономик, культура хәле турында да зур трибунадан торып бәян ителер дип уйлыйм. Халкыбызның киләчәге, теле, гореф-гадәте, тарихына караган чыгышлар да турыдан-туры безгә кагыла. Мине бигрәк тә республикадан читтә яшәүче татарлар язмышы борчый Республика чикләре билгеләнгәнче үк, борын-борынгыдан корган нигездә яшиләр ич алар. Казанның мәдәният нуры аларга төшәме, тавышыбыз барып җигәме?— бу җитди мәсьәләләрнең берсе. Ут күршебез, тугандаш Башкортстан җирендә яшәүче татарларның рухи халәте нинди? Кайбер төбәкләрдә хәтта «Казан утлары* журналын алдыруга махсус киртәләр куелуны, кнтапларыбызның барып җитмәвен ничек аңларга? Мең-мең сорау Казанда милләтебезнең исеменә күләгә төшерергә тырышып, болгар этнонимы турында сүз куертуларның төбендә ни ята? Бер халык та аралашмыйча, кан кушмыйча, кытай стеналары эчендә генә яшәмәгән Татардан чыккан күпме шәхесләр, рус белән кушылып, дәүләт эшлекле- ләре, зур язучылар, галимнәр гаскәр башлыклары булып киткән. Безгә исем тирәсендәге беркатлы шаукымнан азат булып, халкыбызның чын. объектив тарихын аңларга вакыт Татарлар ничә гасыр буена Россиянең иминлеген яклап утка-суга кергәннәр. Моны белү миндә горурлык уята. Әгәр мин, татар исемен үзгәртеп, икейөзлегә әйләнсәм, рухым сынган, хәтерем тапталган хәлдә атам-анам кабере каршында нинди җавап тотар идем микән7 Урта гасырларда барган көрәш-сугыш, җир биләүләрдән бер халык та читтә калмаган. Символ дәрәҗәсенә җиткереп, бары тик бер дошман эзләү, бөтен каралыкны берьяклы өю — олы халыклар тарихын бизәми. Үткән гасырлардан канлы таплар гына эзләмичә. бер-береңә ярдәм кулы сузып яшәү турында, чыккан конфликтларның төбендә нинди сәбәпләр ятканын ачыклап язарга иде. Татар ханнары һәм рус князьләренең «Мой брат» дип язышкан ярлык һәм хатларына гына күз салсаң да күп нәрсәләр ачыклана. Тарих ялганны кичерми, дөреслек барыбер калкып чыгачак... Менә шундый һәрьяклы уйлар белән киләм мин съездга. Зурдан кубып, барысын да уртага салып сөйләшсәк, алга кичектергесез бурычлар куйсак, бу съезддан без яңа рух алып, бердәм теләктәшлектә киләчәккә атларбыз дип уйлыйм. Рәдиф Гатауллин, поэзия секциясе җитәкчесе1. Поэзия жанрының хәзерге хәлен канәгатьләнерлек, хәтта әйбәт табам дим икән, мин моны ышанып әйтәм. Бу ышаныч — шигъриятебез турындагы соңгы еллардагы бәхәсләр, аңа атылган уклар һәм ул алган яралар, утлы-бозлы фикерләр, мәкаләләр һәм әдәби чыгышлар яктылыгында да — шул ук кала. Нигәме? Шигъриятнең, әйтик, аның соңгы еллардагы продукциясенең бик күп кимчелекле яклары да булсын, аңардан «бизү» очраклары да табылсын, аерым шагыйрьләр иҗатында «төшү», «ваклану» һ. б. күренешләр дә очрасын ди. әмма чын шигърият, аның югары дәрәҗәдәге чын җәүһәрләре дә исән ләбаса! Әйе. каршылыклы фикерләр уятырлык сәбәпләребез дә бардыр; шигырь китапларының «зыяны» яки рентабельле булмавы турында мәңгелек «дөрес» сүзләр дә хактыр бәлки; китап сәүдәсе кешеләренә җиңел сулап куярга да җай ачыладыр... үзебез дә артык үшәнләнеп, китапны һәм шигырьне пропагандалауга бөтенләй игътибар бирмичә, тынычланганбыздыр. Бардыр... Әмма әлеге ышаныч та яши бит әле. Ул. мөгаен, шигъриятебезнең тарихи зурлыгына, бай традицияләренә бәйле инанудыр; ә бәлки үзебезнең чорда шигыребезнең һич инкарь итеп булмаслык югары культурасына, башка әдәбиятлар белән икеләнмичә янәшә куярлык исемнәре, әсәрләре барлыгына ышанычтыр? Ьәм аны фамилияләр, әсәр исемнәре санамыйча да дәлилләп була дип уйлыйм мин... Хәер, шигъриятне тирәнтен белеп, өйрәнеп, аңлап, иң мөһиме, аны чын мәгънәсендә яратып язган белгечләребез бу бурычны моңа кадәр әйбәт кенә башкардылар кебек. Нигәдер, аларның күбесе соңгы елларда барган, шул исәптән «Казан утлары» битләрендә урын тапкан бәхәсләргә генә катнашмыйча калдылар. Гаҗәп хәл: бүгенге поэзиябезгә югары бәяне үзебезнең тәнкыйтьчеләр түгел, тугандаш әдәбиятлар вәкилләре: рус, башкорт, чуваш һ.б. әдипләре бирделәр—М. Кәрим, Н. Нәҗми, Вл. Солоухин. Вад. Дементьев. А. Хузангай кебек авторитетлы исемнәрне искә алу да җитәдер. Ә инде үзебезнең классиклардан Сибгат Хәкимнең «Яшә, борчулы җаным» исемле китабы бү генге татар шигыренең зурлыгына, дәвамына, киләчәгенә чын ышаныч гимны һәм безгә васыять булып яңгырый бит! Журнал битләрендә барган бәхәс чын-чыннан шигырь китапларына да игътибарны юнәлтер, бәлки... Гәрчә, бу бәхәс шигырьдән сүрелдерә дип раслаучылар да бар. Алар да хаклыдыр... Битарафлар гына булмасын; шигырь турындагы сөйләшүне киләчәктә безнең мәдәният, туган тел язмышын кайгырту дип кабул итә күрсен укучы. Гомумән, шигърият турында сөйләшү — аерым кимчелекләр турында сөйләшү генә дә булырга тиеш түгелдер (графоманнар турында яки «уртакуллар» турында бөтенләй искә алмау — үзе үк үтергеч чара, бәлки?!), киресенчә, зурлыкны күрсәтүче исемнәр, әсәрләр турында сөйләшү, традицияләрне барлау яхшырак түгелме? Бөтенсоюз матбугатында барган бәхәсләргә, журналлар, группалар талашына механик рәвештә генә кушылмыйбызмы? Нәрсә генә дисәк тә, шигырьне төрле укучы төрлечә аңлый. Хәтта безнең башка жанрда язучыларыбызга да ул. барыннан да бигрәк, җиңел жанр, «аш тәмләткеч», яки настроениең булганда әдәби ләззәт алу өчен бер чара, хәтта ки, мораль-дидактик нәсихәт формасы; берәүләргә ул туган тел, халык, нигез, тарихны яратуны раслаучы декларация, поэтик декламация.. Әгәр дә талантлы шагыйрь булып, бер-бер фәнни һәм эстетик карашларның бәхәсендә көчле иллюстрация дә бирер булса, менә бу — «чын шигырь»... Бу мәсьәләдә бик өстә яткан, сурәтсез, «туры» әйткән фикерләр дә эстетик «файда»га хезмәт итә ала! Икенчеләр исә тулы канлы, күп яклы, бүгенге катлаулы чорны тирән аңлаучы һәм аңлатырга үз шигъри көче, җегәре — интеллектуаль үз фикере, оригиналь һәм халыкчан чаралары белән бай поэтикасы булган шигъриятне яклый... Бәхеткә каршы, мондый шагыйрьләребез дә бар. Димәк, шигъриятнең хәле дә начар түгел! 2. Шигъриятебезнең якын киләчәге... Югарыда әйтелгән, чын шигъри культура тәрбияләүгә мөмкинлек биргән сыйфатларны саклап үстерергә кирәк. Чын мәгънәсендә асыл мирасыбызны үзләштерү, өйрәнү, аны пропагандалау юлында эшләргә кирәк. Бу җәһәттән «Татар поэзиясе антологиясе»нең яңасы зур ярдәм була алыр иде — аның тизрәк дөнья күрүен көтәргә кала. Безгә, шагыйрьләргә дә, шигърият мәсьәләләрендә нык таләпчәнлек, югары критерийлар белән эш итү кирәктер. Югыйсә, без секциядә дә һаман «әлифба» белеменнән уза алмыйбыз: башлап язучыларның, яшьләрнең китап кулъязмаларын тикшерү, иҗат обзорлары һ.б. Әмма поэтика, осталык мәсьәләләре сирәк тикшерелә, бәхәсләр, диспутлар булмый. Әлбәттә, теоретик мәсьәләләр, аерым жанрларга караган докладлар тыңлана, фикер алышу була, аксакалларыбыз иҗат тәҗрибәсе белән дә уртаклаша... Әмма секция эшендә яңа чаралар кирәклеге дә—күптән өлгергән мәсьәлә... Шигырьгә булган мөнәсәбәт тә—хәзер инде туган тел үсеше, аның даирәсенең киңәю яки тараюы, матбугат яки нәшрият мөмкинлекләре, укучыга барып җитү белән бәйле рәвештә, гомумхалык. гомум ил эше итеп каралырга тиештер Яңарыш, үзгәреш чорында бигрәк тә... Шигъриятне пропагандалау да — зур мәсьәләләрдән саналырга тиеш Бу — аның энтузиастларына да бәйле 60 елларда шигырьнең шундый тугры рыцаре, ихлас хадиме — шагыйрьләрнең якын дусты, хәзерге танылган прозаик һәм драматург Роберт Батулла иде Безнең буын шагыйрьләрен пропагандалауда ниләр генә эшләмәде ул әдәби кичәләр дә радио, телевидение тапшырулары да оештырды, сәхнә- концертларын дә файдаланды Без аңа гомерлек рәхмәтле Ә шагыйрьләргә — шәхси кире мөнәсәбәтләрдән өстен булып, зур идеаллар, бурычлар белән яшәүне теләргә кала. Бүгенгенең үзенә хас калку шигъри атрибутларын табып, тормышның Блокча «тулы гармонияле музыкасыхн тыңлый һәм яңгырата алсак икән! һәм үсешебез дә гомумчаралар, кем әйтмешли, барыбызны бердәй сөйри торган гомум «чанаилар белән генә дә бармастыр; зур шәхесләр, интеллектуаль багажлы, югары омтылышлы шагыйрьләр тәрбияләнсә икән болар өчен ныклы милли җирлек, шәхси активлык, барыннан да элек хакыйкать тарафдары була белү дә кирәктер. Бүгенге үзгәрешләр чоры кемнәрне шундый итеп чыныктырыр, кемнәр әнә шундый биеклеккә күтәрелер, күрербез 3. Республикабыз язучыларының XI съездыннан поэзиябез өчен конкрет нәрсәдер көтү бәлки сәеррәктер Шулай да бу жанр турында да тирән, тәфсилле сөйләшү булыр, бәлки, дигән ышаныч та бар. Ә поэзиянең үсеше — аны аңлау, аңлату, пропагандалау, яшәве өчен шартлар булдыру — димәк ки, гомуммохит, югары таләпчәнлек һәм җаваплылык тойгысы белән аерылгысыз Ә бу — барыбызның да бурычы, һәм мин шигъриятнең алга таба үсешенә, шанлы дәвамына зур ышаныч баглап калам Рөстәм Мингалимов, драматурглар секциясе җитәкчесе: Татар язучыларының X-XI съездлары арасында безнең йөрәкләребез аша күп кенә үзгәрешләр дулкыны узды. Тормыштагы мондый үзгәрешләр, борылышлар драматургияне читләп уза алмый. Хәтта алар — нәкъ менә драматургия, нәкъ менә театр азыгы дисәк тә хата булмас. Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, И Юзеев, Р. Хәмид бу съездны да зур эшләр — яңа әсәрләр белән каршылыйлар, әсәрләре сәхнәләштерелде; тик секция утырышларында укылмаган, язмышларына секция тәэсире тимәгән пьесаларның исемнәренә һәм саннарына хәзер тукталып тормау дөрес булыр дип карыйк. Турыдан-туры театрларга мөрәҗәгать итеп Ә Гаффар. Ф. Садриев, Р Мингалим, Р Бохараев һәм башкаларның пьесалары куелды. С. Шакуровның секциядә уңай бәяләнгән «Саф күңелгә тап төшми» исемле драмасы уңыш белән сәхнәдә бара Әдәбият тормышына килгән яңалыклар Р. Батуллага драматургиябез өлкәсендә сөенечле вакыйга ясарга, Габдулла Тукай турында заманча яңа сүз әйтергә мөмкинлек бирде Бу әсәрне укыгач, драматурглар секциясе утырышы ясаган нәтиҗә шундый иде. Бюро членнары өметле күренгән авторлар белән кат-кат эшләделәр, әсәрләрен кат- кат укыдылар, файдалы киңәшләр бирделәр Ә тагы ни кирәк? «Секция ул иҗат оста- ханәсе!»—дияргә дә була Шулаен шулай, әмма заманнар үтә тора һәм иҗат секцияләренең хәле зур үзгәрешләр кичерә. Бүген секциягә әсәр китергән язучы — югары белемле, дөнья драматургиясе белән, сәхнә теориясе белән таныш, кыю. Иҗади киңәшләрне тиз аңлый, килешсә — аны кабул итә, килешмәсә, каршы катгый дәлилләр китерә һәм секциядән практик ярдәм көтә. Аңа көчен сынау, киләчәктә осталыгын үстерү өчен сәхнә кирәк. Ә драматурглар секциясенең сәхнәсе юк. Дөрес, фәкать уз мөмкинлекләреннән файдаланып, кемнәрнеңдер әсәрләрен театр сәхнәләренә күтәрә алган А Гыйләҗев, Р. Батулла кебек язучылар бар. Әмма алар да бит һәр өметле яңа әсәрне сәхнәгә чыгара алмый, аларның да үз театрлары юк. Секция көче дә яңа авторны берәр режиссерга тәкъдим итеп караудан ары узмый. Тәкъдим итү — әсәр сәхнәләште дигән сүз түгел. Әсәрне әле театрда күпмедер эшлисе була. Ә хәзерге театр автордан әзер әсәр көтә Театрларыбыз саны аз; күрәсең, әзер әсәр табарга мөмкинлекләре бардыр Шулай итеп, драматургиягә килергә омтылган яңа исемнәрнең күңелләре суына бара, алар сәхнә әсәре язудан читләшә, бу — татар драматургиясенең бүгенге куркыныч чире Соңгы елларда гына да секция игътибарын җәлеп иткән, ләкин театр афишаларында урын алмаган исемнәр байтак булды. Мәсәлән, секция утырышында А. Расих «һәлакәт» дигән тарихи пьеса укыды. Әлеге кимчелекләре дә булуга карамастан, бер театр алынган очракта, камиллеккә ирешә, тамашачыга тәкъдим ителә ала иде ул. С. Баттал- ның «Ирексеэдәи десантчы» һәм тагын ике әсәре 3-4 ел секция папкасында адашып йөрделәр. Алар да театр эшләгәндә камилләшерлек иделәр. С. Шәмсинең дә шундый язмышлы әсәре бар. Г Зәйнәшеваның «Сандугачлар сабан туе» да сәхнә тапмыйча югаИнде моннан ун ел элек башлап язучы саналган, Мәскәүдәге әдәбият институтын уңышлы тәмамлаган, соңгы дүрт елда секциягә дүрт пьеса тәкъдим итеп караган Хә- мис Яһудин өметсезлеккә бирелеп. Казаннан ун китте кебек. Ә бит сәхнәгә куярлык әсәрләре бар иде Бу фикерне бигрәк тә аның «Кышкы суык төндә. «Курорт идиллиясе» дигән пьесаларына карата әйтергә мөмкин. Шул әсәрләре сәхнә күрсә, ул, рухланып, алардан мөһимрәкләрен дә язар иде, инде Язучылар союзына да алынган булыр иде. Ф Дунайның. X. Нигъметуллинаның укып-тикшерүләрдә уңай бәяләнгән пьесалары да сәхнә күрү бәхетенә ирешмәделәр Драматургия жанрына язучылар унарлап түгел, берәрләп килә. Алар өчен секция беренче мәктәп булса, театр — икенче зур мәктәп. Театр мәктәбен үтми торып яңа драматург формалаша алмый. Безнең төрле юнәлештә эзләнү алып бара торган режиссерларыбыз аз. чөнки театрларыбыз күп түгел. Кайчандыр Татарстаннан башка өлкәләрдә эшләгән, татар драматургиясен үстерүдә мөһим роль уйнаган көчле театрлар — бүген ябык Мәйдан тарлыгы драматургларның иҗади рухын төшерә, секция тормышын сүндерә. Соңгы елларда Д. Вәлиев. Ә Гаффар драматургиядән бөтенләй читләштеләр Сәхнәгә уңышлы гына омтылыш ясаган М Мәһдиев. М Галиев. Р Кәрами кебек язучыларыбыз да бу омтылышларын туктаттылар. Шулай булгач, пьеса язарга теләп кулына беренче кат каләм алган яшьләрнең хәле үзеннән үзе аңлашыла. Аларга үсү мөмкинлеклеге юк дәрәҗәсендә Әлбәттә, ике съезд арасында уңышларыбыз да булды дип, ниндидер әсәрләр санарга, секция тәкъдиме белән Язучылар союзына керде дип бер-ике фамилия күрсәтергә, Ф Бәирәмова, Р. Гыйззәтуллин, М. Гыйләҗев кебек яңа исемнәрнең театр афишаларында урын алуларын әйтергә була. Тик хәлебез мактанырлык түгел, заман каршында, башка зур халыклар янәшәсендә үсешебез әкрен. Театрларыбыз югалтулар кичерә. Әлегә табыла килгән тамашачы зәвыгын үстермибез. Югары зәвыклы тамашачылар арасында татар драматургиясенең киләчәгенә шикләнеп караучылар күбәя XI съезддан соң драматурглар секциясе һәм театрлар дуслыгы ныгыр, бәлки театр яңа әсәр укыганда секция вәкилләре, язучылар яңа пьеса укыганда театр вәкилләре катнашыр — бу тулаем үсешкә этәргеч булыр дип ышанасы килә. Без тагын бер нәрсәне истә тотарга тиеш: күрше халыкларның бөек әсәрләрен сәхнәләштерә белсәк тә. Кәрим Тинчурин геройларын мәңге сәхнәдә яшәтергә уйласак та, афишаларда исемнәре хаклы рәвештә өзлексез балкыган авторларыбызга тезләнеп табынсак та — татар драматургиясе һәм театры шушы исемнәр белән генә дә яши ала дигән фикергә терәлеп калмаска иде. Безнең драматургия яңа тавышка, яңа исемнәргә бик мохтаҗ! Яшь авторларны үстерү максатыннан чыгып, бәлки, театрларыбыз киләчәктә планнан тыш — тәҗрибә спектакльләре куйгалау гадәте алыр? Фәкать яңа әсәрләр кую юлы сайлаган эксперименталь театрлар тумасмы? Республикабыздагы Халык театрларының саны кырыкка җитә. Алар әлегә драматургиябезгә яңа исемнәр кигерә алмыйлар, чөнки инде сәхнә күргән һәм китапларда чыккан әсәрләрне генә кабатлыйлар. Халык театрлары яңа автор ача алсын өчен. Татарстан культура министрлыгы ул театрларга әсәр тәкъдим итү, уңышлы пьеса язган яңа автор белән килешү төзеп, аңа түләү мәсьәләсен кайгыртырга тиеш. Чаллы кебек куәтле шәһәребездә яңа театр утлары кабынуын зарыгып көтәбез. Әнә шундый теләкләребез тормышка ашмаса, татар драматургиясенең заман көткән дәрәҗәдә баруы икеле. Марсель Зарипов, очерк һәм публицистика секциясе җитәкчесе 1. Бер генә жанр да тулаем әдәби хәрәкәттән башка яши алмый, үсә алмый. Шуңа күрә очерк һәм публицистиканы да әдәбиятыбызның көзгесе дип. юк. алай гына да түгел — аның хәле ниндилекне бик төгәл күрсәтүче зурайткыч пыяла дип әйтергә мөмкин. Соңгы елларда, җәмгыятьтәге үзгәртеп кору процессына бәйле рәвештә, бу жанрда күлмедер җанлану күзәтелә күзәтелүен. Байтак кына каләм осталарыбыз публицистик кайнарлык белән тормышның актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыгалар. Ләкин шулай да очерк һәм публицистика бүгенге көннең алгы сызыгына чыкты дип әйтергә әле иртәрәк. Республикабыз язучылары әле һаман очерк һәм публицистика китапларын аз иҗат итәләр. Аларның эзләнү һәм тикшеренү даирәләре дә шактый тар. кечкенә. Язучыларның үткән съездыннан соң Рафаэль Мостафин. Илдар Низамов, Самат Шакир һәм Гөлшат Зәйнашевалар үз китапларын чыгардылар Тагын бер матур һәм безнең әдәбиятта сирәк була торган күренеш — танылган язучыларыбыз Аяз Гыйләҗев. Мөхәммәт Мәһдиев һәм Марсель Галиевләр атаклы «Гигант» совхозы директоры. Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Зыятдинов турында бергәләп әсәр иҗат иттеләр Хәзер бездә һава хәленә сылтап акланырга яраталар — ә менә Н Зыятдинов елның-елында тотрыклы рәвештә югары уңыш алып килә. Үз күршеләреннән ике-өч мәртәбә югарырак та уңыш алалар әле бу совхозда! Менә шундый җитәкчеләр күбрәк булса, без, бил- геле, ашлыкны чит илдән сатып алмас идек, ә аларга үзебез озатыр идек. Тормышның үзеннән алып язылган мондый әсәрләргә ихтыяҗ бик зур. Ләкин безнең әдипләр очерк язганда ирексездән диярлек башкарырга туры килә торган андый «кара эш»тән куркалар, күрәсең. Ә бит бу «кара эш»— тормышны, андагы теге яки бу проблеманы тирәннән өйрәнү дигән сүз. Менә шушылай тирәннән өйрәнмичә генә повесть яисә роман язарга утыруны бер дә хуплыйсы килми. Ышанычлы разведкасыз, ныклап тикшерүсез алга бару мөмкин түгел бит Безнең әдәбиятта ерак һәм якын үткәнебезне төрле яктан яктыртучы әсәрләр күп, ә менә бүгенгенең һәм шулай ук бик якын иртәгәбезнең зур проблемаларын үткен итеп күтәргәч җи>ди әсәрләр азрак. Ә бит иртәгәге көнгә юнәлеш тотмаган әдип — канатсыз кош сыман ул! Безнең язучылар тормышының үткен мәсьәләләрен күтәреп матбугатта, радио һәм телевидениедә еш чыгыш ясыйлар. Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Рафаэль Мостафин, Барлас Камалов, Флүс Латыйпов. Тәүфикъ Әйди, Мансур Вәлиев — менә шундый сугышчан каләм ияләреннән башка республикабызның көндәлек матбугатын күз алдына да китереп булмый. Безнең төп газетабыз «Социалистик Татарстан» битләрендә генә дә соңгы елларда язучылар 300 мәртәбәдән күбрәк чыгыш ясаганнар Ләкин борчый торган як та бар. Әле һаман бездә макташу рухы шактый көчле, бигрәк тә берберебезне макташу. Без хәзерге чынбарлыгыбыздагы борчыган күренеш һәм тенденцияләрне җитди итеп өйрәнүгә көчне күбрәк салсак иде. 2. Иң әүвәл — Сүз булган Кешеләрнең рухи һәм физик көчләрен бергә туплаучы, оештыручы сүз булган... Минем уйлавымча, безнең язучылар еш кына әнә шул алтын тәгъбирне истән чыгаралар Ә бит аларның матбугаттагы, радио һәм телевидениедәге чыгышлары, тискәре күренешләрне ышандырырлык итеп тәнкыйтьләүләре яисә конструктив уңай программа тәкъдим итүләре бик мөһим дәүләткүләм чараларның нигезе була алыр иде. Күп кенә рус язучылары безгә бу яктан үрнәк күрсәтәләр. Мисал өчен, Сергей Залыгин Түбән Обь елгасы үзәнлеген су басудан саклап калды, хәзер биредән күпләп нефть алына. Можаев. Аграновский. Иващенко. Стреляный, Черниченко һәм башка кайбер әдипләр көрәше исә промышленностьта, авыл хуҗалыгында һәм фәндә яңача. заманча карашларның җиңүе өчен җирлек булмадымыни?! Үзебезнең республика матбугатына игътибар итегез дә. «Хатлар эзеннән» рубрикасына күз салыгыз әле. Язучылар күтәргән тәкъдимнәргә, тәнкыйтькә җавап биреләме аларда? Юк бит! Июнь аендагы кар кебек, январьдагы яңгыр сыман — бик тә сирәк була бу. Ә сәбәбе нидә микән? Әйдәгез, үз-үзебезгә дә тәнкыйть күзе белән карарга өйроник: безнең фикерләү дәрәҗәбез шактый түбән түгелме?! Публицистик язмаларыбыз да оптимистик рухта гына. Роман авторларын әйтеп тә тормыйк. Безнең күп кенә публицистик чыгышларыбызда да бүгенге барлык бәлаләрнең башы итеп бары тик үткән чор гына күрсәтелә Янәсе, тормыштагы барлык җитешсезлекләргә, дефицит күп булуга, бәяләр югары булуга, акчаның бәясе нык төшүгә — барысына да бары тик Сталинның шәхес культы гына гаепле. Мәсәлән, М. Мәһдиев «Социалистик Татарстан»да басылган бер мәкаләсендә авыллар бушап калуны, кибетләрдә талоннар керүне һ.б ларның барысын да үткәннәр белән һәм бигрәк тә Сталин белән генә бәйли. Әлбәттә. Сталинда һәм аның системасында гаеп бар, ләкин моны әйтү белән генә тулы хакыйкать әйтелде дип уйларга ярамый. «Юлбашчыбыз һәм остазыбыз» үлгәннән соң да инде тулы бер буын үсеп җитте. Ул буын хәзер төп йөкне тартып бара. Сталин үлгәннән соң. Хрущевның чирәм җирләрне күтәрүенә кадәрге чорда, кибетләрдә килосы бер сум утызар тиенлек итнең иркен ятуын да искә төшерик. Ә Горбачев исә илне талоннар белән, кыйммәтле кооператив колбасалары белән кабул итеп алды. Бөтен гаепне бары тик үткәнгә генә сылтап язган авторларга бүгенге ялкау һәм пошмас җитәкчеләр, әлбәттә, рәхмәт кенә укыйлар Чөнки җитешсезлек күл булу алар гаебе түгел булып чыга бит! Үткән чор гаебе бит! Әгәр дә без бүгенге тормышка, эшләрнең оештырылу дәрәҗәсенә канәгатьсезлек белдерәбез икән — биредә язучылар үзләре дә читтә кала алмыйлар. Чөнки алар— кеше күңеленең инженерлары буларак — торгынлык һәм аңа кадәрге елларда буш куык чәчеп, хәзерге җәмгыятьне, кешеләрне, без үзебез хәзер ошатмаган социаль күренешләрне тудырыштылар. Алар инициативасыз һәм оешмаган кешеләр тәрбияләделәр, үз илләрен кризис алды хәленә җиткергән кешеләр үстерделәр. Шуңа күрә, бүгенге һәм иртәгәге дөрес үсеш юлларын эзләү, табарга тырышу, язучылар алдында аеруча мөһим мәсьәлә булып тора. 3 Съезддан нәрсә көтәмме? Беренчедән, әдәби процесска төрле яктан үлчәнгән, объектив анализ бирүне. Икенчедән, фикер йөртүдә һәм нәтиҗәләр ясауда җавал- лылыкны. Өченчедән, съездда әдәби амбицияләр урын алмасын иде. без башкаларга карата гына түгел, ә барыннан да бигрәк үзебезгә карата таләпчән булсак иде. Роберт Миңнуллин. балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе Торгынлык елларында иң кимсетелгән, игътибардан иң читтә калган социаль катлам, могаен, балаларыбыз булгандыр. Җәмгыятьнең, җәмәгатьчелекнең битараф мөнәсәбәте балачакның бөтен өлкәләренә дә кагыла Бүгенге мәктәпне генә алыйк Күпме шаулаштык, карарлар чыгардык, пленумнар уздырдык. Файдасы гына булмады. Күпме өметләр баглаган мәктәп реформасы да барып чыкмады. Мәктәп әле дә кризис хәлендә. Балаларыбызның сәламәтлеген саклау да коточкыч түбән дәрәҗәдә — балалар үлеме буенча безнең илебез «иң алдынгы» илләрнең берсенә әйләнде. Ятим балалар проблемасы турында әйтеп тә торасы юк Балаларга эстетик, музыкаль тәрбия, художество тәрбия бирү яралгы хәлендә генә. Бигрәк тә авылларда. Шушылар фонында, билгеле, балалар әдәбияты да бик үк ялтырамагандыр. Аннары балалар әдәбияты бездә бары тик энтузиазмга гына нигезләнгән. Элек тә шулай булган, хәзер дә. Балалар өчен язу татар әдәбиятында гомер-гомергә мәртәбәгә исәпләнмәгән. Хәтта Тукайның балалар ечен язуына да сәерсенеп караганнар бит замандашлары. Бу — тәнкыйтьчеләрнең мөнәсәбәтендә дә, китаплар чыгарганда да, Язучылар союзы җитәкчелегенең битарафлыгында да ачык чагыла. Докладларда, чыгышларда балалар әдәбияты күбрәк «һәм башкалар» рәтендә йөри. Союзга кабул иткәндә дә шундый ук күренеш күзәтелә. Әйтик, бер-ике китап чыгарган яшь шагыйрьләр турында без җае чыкса, чыкмаса да, шауларга тырышабыз Тәнкыйтьчеләр дә чат ябыша аларга. Трибунага кунаклаган өлкән шагыйрьләр дә тизрәк «ачарга» тырыша яшь талантларны. Союз җитәкчесе дә артларыннан гына сөеп йөртә. Кыскасы, имезлек кенә каптырмыйбыз шул берничә яшь иптәшкә, һәм дөрес эшлибез Шундый игътибарлы мөнәсәбәт булганда гына әдәбиятны үстерергә мөмкин. Ләкин, әгәр дә чын гадел булыйк дисәк, шундый ук игътибар башкаларга да булырга тиеш. Шул исәптән, балалар өчен язучыларга да. Алар бар! Алар язалар, китаплар чыгаралар! Аларны укыйлар! Мин аларны санап та китә алам. Рәхим итегез: Рафис Корбанов. Раушания Низамова, Ләбиб Лерон, Гайсә Гатауллин, Вакыйф Нуриев, Рәниф Шәрипов. Рафаэль Газизов, Рафис Гыйззәтуллин... Балалар әдәбиятының киләчәге — алар кулында. Әмма балалар әдәбиятына, ничек кенә авыр булмасын, безнең язучыларыбызның күпчелеге намус белән иҗат итте. Н. Исәнбәт, Ш. Гелиев, Л. Ихсанова, Ш Рәкыйпов, X. Халиков, Ф. Шәфигуллин, Батулла, Ф. Яруллин кебек абруйлы исемнәр үзләре үк күп нәрсә турында сөйли. Бөтенсоюз аренасына чыккан шигъриятебез бар. Йөзне кызартмаслык повесть-хикәяләр языла тора. Шуларга Т. Миңнуллин, Н. Дәүли, Р Харис пьесаларын да өстәсәк? Барысын бергә тупласаң, шактый бай хәзинә туплана түгелСоңгы вакытта Казан үзенең группировкалары белән ил күләмендә «яңгыраш» тапты. Бу феномен да — өлкәннәрнең балаларга булган битараф мөнәсәбәтләреннән килеп туган күренеш. Гәрчә, безнең язучыларыбыз Казанның бүгенге үсмерләр проблемасына моннан берничә еллар элек үк игътибар иткәннәр иде инде. Моңа мисал итеп, А. Гыйләҗевнең «Күзгә күз», Л Ихсанованың «Милиционер малае» повестьларын китерергә була. Кызганыч, А. Гыйләҗев повестена ул вакытта кара ягылды, Л. Ихсанова повестена игътибар итүче булмады. Бүгенге яшьрәк прозаиклар К. Кәримов белән Р. Бәшәров повестьларында да шундый ук проблемалар күтәрелә. Әсәрләр языла тора, аларны вакытында күрә белергә генә кирәк. Менә шуңа күрә дә мин Җ. Тәрҗемановның: «Соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты укучы балаларның үз тормышын чагылдырган бер генә яңа повесть, поэма, пьеса да бастырып чыгармады, бер генә фәнни-художестволы, маҗаралары яки фантастик әсәр дә тумады, нәниләр өчен бер генә яңа әкият гә язылмады, укучыларны туган табигать кочагына да алып кермәдек»,— дигән сүзләр белән берничек тә килешә алмыйм. йә ул безнең балалар әдәбиятын аңламый, йә аның бер китап та укыганы юк. Балалар әдәбияты, балаларның үзләре кебек үк, ярдәмгә мохтаҗ. Дөрес, без бүген туган тел язмышы, мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укытуның хәле, балалар бакчаларында татарча тәрбия турында күп сөйлибез, күп язабыз. Борчылган булабыз, гаеплеләрне эзлибез, һәм табабыз да. Гаепне үзебездән генә эзләмибез. Ә бит болар- ның барысында да безнең үзебезнең шактый саллы өлешебез бар. Бар шул, бер' Бу проблемалар балалар әдәбиятына да турыдан-туры бәйле. Менә бүгенге картина. Татар балалары кызыксынып укырлык бизәкле китапларыбыз юк икән. Балалар бакчаларында җырларлык җырлар язылмаган. Нәниләр өчен язылган шигырьләребезнең күбесе, турысын гына әйткәндә, халтура. Татар мәктәпләре өчен дәреслекләр җитми. Аеруча Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен. Ничә еллар инде балалар китапларына, балалар җырларына, әдәби әсәрләргә, дәреслекләргә бернинди дә конкурслар уздырылганы юк. Мин инде язучыларның ничанче съездын зур өметләр белән кетеп алам Быелгы съездыбыз да әдәби тормышыбызга әллә ниләр алып килер кебек Ни дисәң дә. үзгәрешләр. яңалыклар, ачышлар заманы. Съездда шулай ук балалар әдәбияты турында да, туган гелебеэ язмышы, халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында да олыдан кубып сөйләшү булыр дигән өметтә калам. Билгеле, һәркемнең үз борчулары, үз мәшәкатьләре һәрберебезне иң элек үз китапларыбыз. үз гонорарыбыз, әдәбияттагы үз урыныбыз, абруебыз кызыксындыра. Аннары инде, әгәр дә вакыт, энергия, теләк калса, укучы, халык турында да кайгыртуыбыз мөмкин. Тик менә андыйларыбыэ күп түгел шул Шуңа да карамастан, съездда язучыларыбыз шәхси мәнфәгатьләреннән, көндәлек мәшәкатьләрдән өстенрәк булырлар дип ышанам Әдәбият әдәбиятның киләчәге, аның язмышы мәктәптән, балалардан, яшь буыннан башлана. Әгәр дә балалар язучылары гына түгел, гомумән, язучылар коллективы шушыны аңласа. киләчәгебезгә якты өметләр белән карарга мөмкин. Әгәр дә халкыбызның, димәк. әдәбиятыбызның да, гомерен озайтыйк дисәк, шушы хакыйкатьне онытмасак Флүн Мусин, әдәби тәнкыйть секциясе җитәкчесе: 1 Минемчә, аерым кызыклы гына чыгышлары булса да, татар әдәби тәнкыйте гомумән алганда хәзерге үзгәрешләр чорында үз позициясен ачыклый алмыйчарак тора. Ул нәрсәдер көтә кебек Үзәк тәнкыйтьтә шау-шулар, группалар арасында көрәш көчәйсә. бездә бертөрле тынып тору сизелә Бу жанрда җанлану әллә ни күзгә ташланмауда бездә тәнкыйть фикеренең һаман моңа кадәр урнаштырылган кысалардан чыга алмавын. аңа плюрализм җитмәве дә үз ролен уйный ахры. Тәнкыйтьчегә без һаман хөкем чыгаручы вазифасын гына йөклибез, фикерләү төрлелегеннән качабыз, бәхәсләшә белмибез кебек тоела. Әдәби тәнкыйтьнең соңгы елларда ничектер тыныбрак торуының яки үз тавышын әллә ни ишеттерә алмавының тагын бер сәбәбе — хәзер төп игътибарның әдәбият тарихына. мираска юнәлтелүе белән бәйләнгән, күрәсең. Белгәнебезчә, үзгәртеп кору заманы гомумән тарих һәм мирас мәсьәләләрен бермәбер актуальләштерде. алар киң җәмәгатьчелекне ныклап уйландыра башладылар Табигый, әдәбият белгечләре дә хәзерге вакытта күбрәк шушы мәсьәләләр белән мәшгульләр. 2 Әдәби тәнкыйтьнең якын киләчәген мин аның фәннилек юлыннан үсәчәгендә күрәм. Чөнки күпьеллык практика күрсәткәнчә, фәннилек тәнкыйть өчен бик кирәк. Мондый сыйфаттан мәхрүм булу тәнкыйтьчегә гомум әдәби хәрәкәт яки аерым әсәр турында төпле фикер йөртергә комачауларга мөмкин, кайчак нигезләнмәгән, очраклы бәяләмәләрнең хасил булуына китерә Мәгълүм ки. хәзер әдәбият тарихын да, аның хәзерге хәлен дә хәбәрдарлык рухында яңача карау һәм бәяләү сорала. Биредә дөрес позиция сайлау өчен әдәбиятчыларга һәм тәнкыйтьчеләргә беренче чиратта фәннилек кирәк Бу сыйфат алар өчен әдәбият диңгезендә үзенә бер компас булып торырга тиеш Монда тагын фән белән практиканың, әдәбиятчы белән тәнкыйтьченең хезмәттәшлеген көчәйтергә кирәк Алар бер-берсенә бик күп нәрсәдә ярдәм итә алалар. Шулай да тәнкыйть жанрын җанландыру, үстерү күбрәк яңа кадрлар әзерләү белән бәйләнгән. Әйтергә кирәк, бу — байтактан әдәби җәмәгатьчелекне борчый торган мәсьәлә Күпме вакытлар инде безгә әдәби тәнкыйтьчеләр җитмәү, аларның саны ел- дан-ел кими бару, алмаш бик аз булу турында сөйлибез, әмма сүздән эшкә күчә алмыйбыз. Әдәби тәнкыйть өчен яңа кадрлар әзерләүне бездә профессиональ тәнкыйтьчегә яшәү мөмкинлеге булмау бермә-бер кыенлаштыра. Тәнкыйтьче кайдадыр эшләргә, күпчелек вакытын башка төр эшләргә сарыф итәргә мәҗбүр. Шул ук вакытта тәнкыйтьченең хәзер коры практик кына була алмавын, аңа фәнни яктан да чарлану кирәклеген тагын бер басым ясап әйтәсе килә Менә шундый тәнкыйтьчеләрне әзерләргә, аларга иҗади шартлар тудырырга, минемчә, күтәрелә торган бер мөһим мәсьәләне хәл итү. ягъни бездә махсус әдәбият институты булдыру зур өлеш кертә алыр иде Андый институтта заман әдәбияты мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган махсус группа оештырып, аның сотрудникларына агымдагы әдәби хәрәкәттә актив катнашуны планлаштырырга булыр иде Аннан соң тәнкыйтьче хезмәтенә түләү мәсьәләсен яңадан карыйсы бар. Гамәлдәге гонорар ставкалары нәшриятта бу хезмәтне кимсетелгән хәлгә куялар. Гәрчә әдәбиятның иң авыр һәм җаваплы жанры булса да. тәнкыйтьче материаль яктан прозаиктан яки шагыйрьдән түбәнрәк дәрәҗәдә тора. 3. Республика язучыларының XI съезды әдәбиятыбызның ике съезд арасындагы торышы турында гадәти һәм күнегелгән бер сөйләшеп алу гына булмасын, стереотип отчет төсен алмасын иде Ул әдәби тормышыбызда чыннан да вакыйга булсын, әдәбият ның, аның аерым жанрларының үсешенә йогынты ясардай эшлекле һәм үтәлерлек чаралар планлаштырсын иде Владимир Корчагин, рус язучылары секциясе председателе: Республикабызда яшәп иҗат итүче рус һәм рус телендә иҗат итүче татар язучылары терле жанрларда эшлиләр Алар арасында прозаиклар һәм шагыйрьләр дә, драматурглар һәм публицистлар да, шулай ук тәрҗемәчеләр дә бар. Үткән съезддан соң алар үзләренең 40 тан артык китапларын чыгардылар Моннан тыш әле актив иҗат итүче яшьләребез дә байтак. Соңгы елларда алар да үз әсәрләрен аерым китап итеп һәм «Заман көзгесе^ («Зеркало времени* — 1986 ел), «Яз иде...» («Была весна» — 1987 ел), «Горизонт» (1988 ел) исемле күмәк җыентыкларда бастырып чыгардылар Тәрҗемәчеләребез тырышлыгы белән татар язучыларының күп кенә күренекле әсәрләре дә рус телендә дөнья күрде. Ә шулай да язучыларыбызның соңгы еллардагы иҗатында иң күңеллесе шул — алар заман таләбенә җавап бирерлек күп эшләр башкардылар Мәсәлән. Д. Вәлиев белән И. Киндер республикабыздагы яңарыш хәрәкәтенә багышлап «Чакыру» («Зов») исемле күмәк җыентык туплап чыгардылар Г. Паушкинның «Осталар» («Мастера»), Д Вәлиевнең «Межлаук урамындагы изге җан» («Меценат с улицы Межлаука»), М. Скороходовның «Кара аргамакта' («На черном скакуне»), И Киндерның «Беренче орден» («Первый орден») һәм М Зариповиың «Юлдагы сынау» («Испытание в пути») китаплары да үзләрендә чорның кайнар сулышын чагылдыралар. Укучы бу әсәрләрдә гадәт и булмаган яңа геройлар белән очраша, гаделлек Һәм кешелек гүзәллеге өчен көрәш күренешләрен күрә һәм җәмгыятебезнең үткен проблемалары белән таныша. Билгеле әле болар барысы да башы гына. Тормышта һәм иҗатта яңарыш рухын көчәйтү буенча әле рус язучыларының да күп эшлиселәре бар Яңа шартларда яшәүче замандашыбыз күңелен, аның психологиясен тулырак аңлау өчен дә әле нык тырышырга кирәк безгә Татарстан язучыларының XI съезды безнең бу омтылышларыбызга яңа дәрт өстәр, алда торган бурычларны тирәннәнрәк тоярга ярдәм итәр дип ышанабыз. Илебез күләмендә бара торган зур үзгәрешләргә Татарстан язучылары керткән иҗади өлеш тагын да зуррак булачак! Кыям Миңлебаев. әдәби тәрҗемә секциясенең җитәкчесе Әдәби тәрҗемәнең хәле безнең республикада беркайчан да кызыгырлык булмады. Гәрчә әдипләрнең күбесе үзенең иҗаты башланган дәвердә тәрҗемә белән мавыгып караса да. байтагы бу хезмәтнең энә белән кое казу икәнен бик тиз абайлап алды, башка жанрга авышуны кулайрак санады. Беркайчан хупланмаган әлеге жанрда тыйнаграк. сабыррак затлар гына торып калды. Оригиналь әсәр дип аталсын өчен генә урта кул повесть яки роман язучылардан үзгә буларак, тәрҗемәгә үзләренең гомерләрен багышлаган әдәбиятчылар бервакытта да рәхмәт ишетмәделәр Хәер, моңа өметләнүче дә булмады Аларның бар ниятләре — татар укучыларына дөнья әдәбияты, рус әдәбияты классикасыннан, күп милләтле Совет илендә иҗат ителгән иң әйбәт, иң камил, иң күренекле, иң гыйбрәтле әсәрләрне үз ана телебездә онытылып укырлык дәрәҗәгә җиткереп тәрҗемә итү, рәхмәт сүзен укучылардан ишетү. Дан-шөһрәткә сусаган язучының әдәби тәрҗемә өлкәсендә чиләнүен күргәнем юк. Бу өлкәдә фәкать бал кортларыдай тырышып-тырмашып, халыкка файда китерү, әдәбиятыбызны баету хыялы белән яшәүчеләр генә эшли. Әнә шул фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә бүгенге көнне әдәби тәрҗемә зур камиллеккә иреште. Әмма аңа Язучылар союзы идарәсе яки нәшрият тарафыннан караш яхшырмады дип әйтү генә аз булыр, әдәби тәрҗемәгә мөнәсәбәт көннән-көн начарлана Татар әдәбиятын югарыда әйтелгән урта кул повесть-роман- нар белән чикләп-киртәләп кую, үткәннең һәм бүгенгенең камил әсәрләрен тәрҗемә иттерми генә, халык яратып укыган, бөтен бер буын әдәбият сөючеләрне тәрбияләп үстергән китапларны да кабат чыгармау, оныттыру политикасы алга сөрелә. Югыйсә әдәби тәрҗемәнең бүген гаҗәеп биек үрләр яулап алганлыгын танырга, моңа укучылар белән бергә сөенергә генә иде инде Дустым Әбрар Кәримуллинга: -Син берүзең әллә ничә кешелек эш эшләдең, хезмәтең белән син үзеңә һәйкәл салдың. Әмма үзең үлгәч, ул һәйкәлне постаментка күтәреп куярлык шәкертләрең юк»,— дигәнем бар. һәркем үзе эшләгән өлкәдә киләчәктә эшне дәвам итәр өчен шәкертләр үстерүне кайгыртырга тиеш. Беркем рәхмәт әйтмәгән, хуплап каршыламаган жанрда — әдәби тәрҗемәдә бу бигрәк тә кирәк. Гәрчә камиллекнең чиге булмаса да. бүгенге казанышлар дәрәҗәсен түбән төшермичә сакларлык, аны тагын да югарырак күтәрә алырлык яшь кадрларны тәрбияләп үстерү — безнең бурыч. Бу өлкәдә бездән алда армый-талмый эшләүчеләр— С. Әдһәмова, И. Гази, А. Шамов. С. Фәйэуллиннар—яшьләргә ачык чырай күрсәткәнне гомердә дә онытырга хакыбыз юк. Алмаш тәрбияләүнең хәзергә әле сүздән ары китә алганы юк бугай. Әйтик, минем шәкертләрем арасында Г Муллаева, И. Миңнеханов. Ф Тарханова һ.б. гаять өметле егетләр-кызлар бар. Алар гадирәк, җиңелрәк тәрҗемәләр эшләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр дә инде югыйсә, әмма аларны хуплап каршыларга, фидакарь хезмәткә фатиха бирергә бик үк алай атлыгып торучы күренми. Бер генә мисал. Галия Муллаева, әдәби тәрҗемәне гомерлек хезмәте итәргә хыялланып, В. Богомоловның 70-80 битлек кенә повестен тәрҗемә итте. Секция утырышында бу хезмәт югары бәя алды. Өлкәннәрнең җылы сүзенә рухланып, яшь тәрҗемәче тагын да көчлерәк дәрт белән яңа әйбер эшләп ташлады. Күләме белән әллә ни зур булмаса да, Д. Гранинга «Клавдия Вилор» исемле повесте өчен СССР Дәүләт премиясе бирелгән иде. Героиняның Ватан сугышы елларында искиткеч зур батырлык эшләвенә, нинди генә сынауларда да сынмавына сокланып, ихлас яратып эшли яшь ханым һәм үзенең хезмәтенә «Комиссар хатын» дигән исем бирә. Ләкин 4-5 ел буенча ике кулъязманың икесе дә читтә кала килә. Яшь тәрҗемәчеләргә мондый караш булганда, безнең буынга алмаш килмәячәк, бездән соң вакуум хасил булып, аны тиз арада халтура тутырачак. Әдәбиятыбызны башка халыклар теленнән әйбәт тәрҗемәләр исәбенә киләчәктә дә баетуны күздә тотып, мондый тәкъдим кертәм: I КДУ һәм КДПИ студентларын башлангыч курсларда ук әдәби тәрҗемә теориясе белән таныштырып (хәзергә бу эш университетның фәкать милли мәктәпләр өчен рус теле бүлегендә генә алып барыла, моңа татар телен һәм әдәбиятын махсус өйрәнүче студентларны да тартырга кирәк), өметлерәк күренгәннәрен аерым группага яки түгәрәккә туплап, теорияне дә, практиканы да ныклап үзләштерәсе иде. 2. Ана телен әйбәт белгән егетләрне-кызларны, әдәби тәрҗемә теориясен үзләштергәннән соң, бүтән республикаларга — университетларга стажировкага җибәрәсе иде. Алар анда халыкның телен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, шул әдәбиятны турыдан- туры безнең телгә тәрҗемә итәр иделәр. 3. Тәрҗемә өлкәсенә килүче яшьләрнең китаплары тоткарланмасын иде. XI съезд һәр жанрда эшләүчегә якты перспектива булдырган тәкъдирдә, безнең әдәбиятның киләчәге сүздә генә әйбәтләнеп калмыйча, эштә дә әйбәтләнер иде.