Тынлык эчтәлеге
Сокланалар килгән кунакларым: — Рәхәт,— диләр,— сездә, тып-тыныч. Бездә, малай, шау-шу, ыгы-зыгы. Төнлә йөрүләре куркыныч... Алар сөйли, ә мин шул арада Күп нәрсәне торам искәреп. Кайберәүләр әле белмидер дә — Тынлыкта да була эчтәлек. ...Түбән очта капка шыгырдады. Шәрип абзый чыга урамга. Йөткергәләп, кояш югалганчы. Утырачак әле ул анда. Гаҗиз булып — иске ялгыз өйгә Оялаган шомлы тынлыктан,— Көн дә көтә, киткән малайлары Килеп чыкмасмы дип тыкрыктан. ...Күрше өйдә комган шылтырады. Капкачымы төште тәгәрәп? Белеп торам, ахшам намазына Мәчтүрәтти ала тәһарәт. Ул да ялгыз. Читтә кызлары күп. Бәгырьләрең ничек көймәсен?! Исемнәрен кат-кат саныйдыр ул, Торткан саен дисбе төймәсен. ...Бер хыялым җанны чеметтерә, Башкаларын читкә тибәреп. Гөрләсәңче, авыл! Тынлыгыңны Кунакларга биреп җибәреп... Яңгыр үткән ярыкларны эзләп, Өй түбәмдә йөрдем аптырап. Чолан якка төшеп кергән идем. Бөтенесе күренә ялтырап... Өстә йөреп күпләр ялгышалар. Белеп яшәгәннәр сирәктер. Үз илеңдә «яңгыр үткән» җирне Шулай тикшерү дә кирәктер... Ятим зиратлар Басу уртасында яшел утрау, Учма-учма каен, наратлар... Яшел сагыш булып сибелгәннәр Авылларсыз калган зиратлар. Ялгызлыктан арган агачкайлар Басар төсле чыгып каршыга. Ник кешелек атлап килгән юлын Бетерергә болай ашыга? Үз тарихын үзе онытканнар Таба микән җирдә кадерне? Йөрәк өши, күрсәң — онытылган. Алабута баскан каберне. Күлмәкләрен — ауган коймаларын Ямарга соң юкмы иратлар? — Ятим бала төсле, дәшми генә Еламсырый ялгыз