Логотип Казан Утлары
Публицистика

РИНАТ РӘХИМОВНЫҢ ТУУЫНА 50 ЕЛ

Аңа мартта 50 яшь тулган булыр 1972 елдан СССР Язучылар союзы члены булган шагыйрь Ринат Рәким улы Рахимов 1939 елның 17 мартында Татарстан АССРның Арча районы Урта Сәрдә авылында туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә /рта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел гуган колхозында эшли. 1957—1962 елларда ул. М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый. Аннары Питрәч районында — Ильич исемендәге колхозда баш агроном. I965 елдан 1973 елга кадәр колхоз пред- :едателе була. 1966 елдан КПСС сафларында 5улган Р Рәхимов 1973—1984 елларда шул (К районның авыл хуҗылыгы идарәсендә »лкән агроном-мелиоратор, мелиоратив берләшмәнең баш агрономы, председателе, :оңыннан янә баш агроном вазифаларын баш- <ара, Р. Рәхимовның әдәби иҗат юлы урта мәктәптә укыганда башлана. Студент елларын- W исә ул .Татарстан яшьләре» газетасы кар- иында әдәби түгәрәккә йөри, газеталарда иигырьләрен бастыра; 1961—1963 елларда 1ның исеме күмәк җыентыкларда күренә. «Социалистик Татарстан» газетасының 1962 ел, 28 март санында Сибгат Хәкимнең берничә яшь шагыйрьгә, шул исәптән аның шигырьләренә дә хәерле юл теләгән мәкаләсе басылган Бераз соңрак өлкән шагыйрьнең Р. Рәхимов иҗатын характерлаган «Җир шагыйре» исемле мәкаләсе дөнья күрде («Казан утлары», 1971 ел. 9 сан). Шулай ук аның турында иҗатының башыннан ук күзәтеп барган Г Хуҗиев та җылы сүзләр язып чыкты («Социалистик Татарстан». 1966 ел, 24 февраль саны). 1964 елда шагыйрьнең «Тормыш атомнары» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылды. Аннары «Сабан тургае», «Туган җирем» һәм рус телендә «Тепло земли» исемле шигырь китаплары дөнья күрде. Алар- ның барысына да — тормышны, туган җирне ихлас ярату, авыл үзгәрешләрен, яңалыкларны сизгер тою, заман проблемаларына тирән үтеп керергә омтылыш хас. Шагыйрьнең яраткан геройлары да уйлый, ярата белүче. хезмәт сөюче, кырыс һәм ягымлы, гади җир кешеләре. Әйе, ул чыннан да җир, авыл шагыйре иде. Ринат Рәхимов 1984 елның 16 августында вафат булды.