Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНЗӘЛӘ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Нәрсәсе бер шушы Минзәләнең, Нәрсәсе, әй, тарта үзенә?! Кабат кайтмам, диеп китәмен дә Тора гына алмыйм сүземдә. Аерылуыма өч-дүрт көн дә үтми, Сагынып та инде өлгерәм. Сагынмаслыкмыни... ул бит минем Моңнарга бай туган җир генәм. Газиз әнкәмнең бит бишек җырын Шунда ишеткәнмен таңнарда. Беренче кат шунда үрелгәнмен Инеш читендәге талларга. Чирәменә ятып аунаганмын Кайгыларга тарыган чагымда. Камылларның пышылдавы аша Җир җылысы күчкән җаныма. ...Нәрсәсе бар шушы Минзәләнең, Нәрсәсе, әй, якын күңелгә?! Уйларымда сихри урманнарга Әсир булып йөрим бүген дә. Үзләренә дәшеп күз кысалар Аланнарда янган тын утлар. Хуш ис бөркеп, җилдә тирбәләләр Күпереп чәчәк аткан шомыртлар. Гомер юлларымны шушы җирнең Апак чәчәкләре нурлаган. Уҗым булып шыткан көннәрем бу. Аермагыз мине кырлардан. Аермагыз... Телим хисләремне Тургай моңнарына төрергә. Җылы буразналы басуларның Улы булып калыйм гомергә.

Чулпан йолдыз калыкканчы

Камыллы, сөзәк үрләргә. Кичке эңгер кунган. Шул эңгергә уралырга Борылып керәм юлдан. Эскерт түбәсенә ятып Тирбәләсем килә. Бер гөнаһсыз сабый кебек Кинәнәсем килә. Иснәп кенә туярлыкмы Саламының исен! Башаклары назлап кына Битләремнән сөйсен. Әнкәм кулларының назын Тоярмын мин шунда. Аның җырын ишетермен Кырлар сулышында. Кирәксә, төн уздырырмын Чалкан яткан килеш. Ай да экскерт куенына Төшеп йоклый, имеш. Серләшеп таң аттырырбыз, Безме мохтаҗ сүзгә... Чулпан йолдыз калыкканчы Җитәрлек ул бездә. Туйганчы бер сайрашма да Сөеп-сагынып кайт та. Туган җирем, сүзебез булыр Бары синең хакта. Инешем Чәчәкләргә сәлам бирә-бирә Ерак юлдан кайтып килешем. Озак күрешмичә торсак та без, Таныйсың күк мине, инешем. Мин үзем дә, гүя. әүвәлгечә Уйнап йөрим синең буеңда. Хисләремнең тоям тирбәлүен Ак болытлар йөзгән суыңда. Агышыннан туктап ял ит азрак. Алҗуларың бераз кимесен. Озын көннәр, моңсу төннәр буе Юлда бит син һаман, инешем. Тынгылыкның белми ни икәнен, Дулкыннарың кага ярыңа. Назламакчы булып, тамчылары Талларыңа килеп сарыла. Күпме тереклеккә җан өрәсең, Кайнардыр шул йөрәк тибешең. Сай булсаң да җырга, моңнарга бай Дәрьяларга тиң син, инешем. Сусаганда, ятып ярларыңа, Кемнәр генә суың эчмәгән! Ә үзең бит агып чыгасың син Уч төбедәй нәни чишмәдән. Кунак кына булган икәнсез Көзләр искә төште, сезнең белән Саубуллашыр көннәр җиткәндә. Шулай моңсу була торган иде Көзен кыр казлары киткәндә. Көзләргә бит әле бик-бик ерак. Сез нишләп соң иртә китәсез? Озаккадыр, дисәм... мәктәптә сез Кунак кына булган икәнсез. Кодрәтемнән килсә, беркая да, Юк, җибәрмәс идем мин сезне. Туган йорттан китеп, чит җирләрдә Яшәүләре җиңел дисезме? Яныңдагы якын бәхетеңне Эзләү кирәк микән ерактан... Биләүдән үк шушы җирнең җиле Иркәләгән сезне, юаткан. Бәхәсләшмим, кайда булсагыз да Янарсыз сез көрәш утында. ...Вак таллардан йомшак итеп үргән Бишегегез кала бит монда. Нигә безне ташлап китәсез, дип Төнбоеклар боега күлләрдә. Үзегезгә сердәш ак каеннар Сезгә дәшә, әнә, үрләрдә: Бер карасаң, сез бит һәммәгез дә Авылыгызда калыр кебекләр. Фермаларга узар сеңелләр сез, Буразналар сызар егетләр. Онытылмасын, туган-үскән җирдән Аерылмабыз, дигән антыгыз. Соңламагыз... кыр казлары тезелеп Кайткан кебек, җыелып кайтыгыз. Син бер генә Хиссезләр дә гашыйк булыр монда Тургайларның сихри моңына. ...Ә бер якта Чулман җәелеп ята Дулкыннарын кагып тын гына. Аска карыйм... Бөтен күңелемне Биләп ала чиксез горурлык. Күкрәп үскән иген кырларында Җырга сыеп бетмәс хозурлык. Диңгезгә тиң сулар тоташтыра Ярлар белән ярлар арасын. Ерак сызылып киткән офыкларны Иңли алмый минем карашым. Яңа көнне сөенеп каршы алу Күптән инде кергән гадәткә. Басып торам Игәт тауларында Кояш чыгып килгән сәгатьтә. Ниләр генә вәгъдә итмәсеннәр, Үз ягымны ташлап китәлмәм. И туган җир! Синдә яшәвемә Гомерем буе сөенеп бетәлмәм. Бар җырларым сиңа булсын минем, Бар моңнарым синдә түгелсен. Урталайга бүлмим хисләремне, Бу дөньяда икәү түгел син. Бөгелмә, Бөгелмә Бөгелмә... Бөгелмә... Ник исемә Төшердең ут йоткан көннәрне? Вокзалың аша син сугышка Озаттың икән, әй, кемнәрне?! Эшелон-эшелон солдатлар Килүен көткән шул ил синнән. Килгәннәр... юл тулып килгәннәр Сарманнан. Минзәлә, Мөслимнән. һәм безнең авылдан килгәннәр Әсәтләр, Насыйфул, Мәҗитләр. Санамыйк... Исәннәр күңеленең Ярасын кузгатмыйк... йә... җитәр. Бөгелмә... Бөгелмә... Әткәм дә Булган бит шул ирләр сафында. Исемең язылган — вокзалдан Җибәргән иң соңгы хатында Вокзалның аллары таш кына... Эзләрен каян соң табасың? «Туган як, хуш!» — дигән сүзләрен Барын син ишетеп калгансың. — Бер кайтып килерләр,— дигәнсең,— Елмаеп чыгарлар вагоннан. Аннары бер-берсен кочаклап Еларлар аерылыр алдыннан. Болары матур бер хыял тик... Төш күрү... төш кенә юрау шул. Йолдызлы вагоннар тагылган Поездның юллар урау шул. Җаны юклар гына... Кыр казлары булып беттек инде, Яз кайтабыз, көзен китәбез. Нигә һаман шулай бер урында Яши алмас кеше икәнбез. Күпме кабатладым: «Туган якта Таңнар ата көлеп-алланып». Ник соң үзем һаман чит җирләрнең Кояшына йөрим алданып? Ерактагы кояш җылы дипме... Юк. андый сүз килмәс телемә. Туган якның нәни учагы да Кояштан ким янмый күңелемдә. Гомерем ахырынача шул учакны Алыштырмам һичбер кояшка. Кояшта да туңам, җаным әгәр Шул учакның җылысын тоймаса. Көзләр җитте исә әнкәм сүзен Искә төшерәм мин гадәттә: «Кыр казлары үтте баш өстеңнән Син һавага баккан сәгатьтә. Кечкенәдән киек каз юлында Булды, улым, синең күзләрең. Шуңа, ахры, кыр казлары кебек Юлда уза языңкөзләрен». Көз җиткәндер тагын... Очар кошлар Юкка гына канат кагынмас. Кыр казлары каурый койган җирне Җаны юклар гына сагынмас.