Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМ УЛ СОЛТАНГАЛИЕВ?

Кем соң ул Солтангалиев, нәрсә ул солтангалиевчелек? Әле күптән түгел генә бу сорауга җавап бик ансат иде. «Солтангалиевчелек — ул гомуммилли буржуаз контрреволюцион хәрәкәтнең пролетариат диктатурасы шартларында Октябрьга каршы, ...ул биргән легаль мөмкинлекләрдән файдаланып керәшүне үзенә максат итеп куйган яшерен бер отряды...»—дип язган Г. Касыймов 1930 елда чыккан «Солтангалиевчелек һәм аның тарихи тамырлары» исемле китабында. Солтангалиевчелекнең тарихи тамырлары итеп туранизм, пантюркизм һәм панисламизм күрсәтелә. Әлеге китап беренче битеннән алып соңгысына кадәр шушы «тарихи тамырлар»ны тасвирлауга, М. Солтангалиев һәм аның көрәштәшләре иң куркыныч милләтче булганнар дип раслауга, укучыны шуңа инандыруга багышланган. 1929—1930 елларда солтангалиевчелеккә багышланган мәкаләләр, китаплар рус һәм татар телләрендә шактый денья күргән Аларда М. Солтангалиев исеме милләтчелек синонимына әве- релдерелгән. Ул гына да түгел, Донбасс шахталарында, Ленинград судно төзү трес тындагы корткычлыклар, Кытай-Көнчыгыш тимер юлында совет гражданнарын хыянәтчел үтерүләр, кулакларның дәүләткә икмәк тапшыру эшләрен өзәргә маташулары, аларның шәһәр халкын ачлыктан интектерергә ниятләнүләре,— имеш, болар барысы да, ничек кенә булса да, солтангалиевчелеккә дә барып тоташа итеп тасвирлана. Газета-журнал битләре әнә шундый мәкаләләр белән тула. «Красная Татария» газетасының 13 октябрь санында «Солтангалиевчеләр. командованиесе Лондонда урнашкан һәм бөтендөнья хезмәт ияләренә империалистик изү китерүче армиянең состав өлеше, Чан-Кай-Ши, Мисыр партиясе «Вафд», Кемаль Төркиясе, Риза хан диктатурасы — болар бар да солтангалиевчелек белән чагыштырмалы төшенчәләр... Солтангалиевчеләр Англия Генераль штабы заданиесе белән эшләүчеләр, алар совет строен эчтән шартлатучылар».— дип игълан ителә. Кыскасы, ул вакытта нинди генә корткычлыклар, тайпылулар, хаталар булмасын, болар бар да солтангалиевчеләр эше итеп күрсәтелә. Чыннан да, кем соң ул бөтен дөньяга шаулаган шәхес/ Нигә соң әлегә кадәр аның белән кызыксыну кимеми? Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев Уфа губернасының шул ук исемдәге өязендә, волость үзәге булган татар авылы Кырмыскалыда 1892 елда укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. Балачактан ук дөньяны танып- белугә омтылган, кызыксынучан табигатьле булып үсә. Татар халкының ярлылыгын, хокук- сызлыгын, милли һәм дини изелүдән җәфа чигүен көндәлек тормышта ачык күрә ул. Җирсезлектән, мохтаҗлыктан аптыраган, йөдәгән крестьяннарның алтын приискаларына, зааод-фабрикаларга агылуына да шаһит булган Мирсәет. Белемгә омтылу Мирсәетне Казанга китерә. Ул монда Татар укытучылар мәктәбендә укый. Аның Казанда яшәгән чагы турында әлегә мәгълүматлар бик аз. Ләкин аның Казанда беренче революцион чыныгу мәктәбе үтүе ачык билгеле. Беренче буржуаз- демократик революция дулкыны аны ирек өчен көрәшүчеләр сафына бастыра. Ул укытучы. китапханәче булып эшли, көндәлек татар матбугатында языша башлый һәм үзен галантлы публицист итеп таныта. Солтангалиев мөстәкыйль рәвештә белемен күтәрү белән дә шөгыльләнә, үзен мөселман дөньясын шактый яхшы белүчеләрдән саный. Күрәсең, бу — хакыйкатьтән ерак булмаган, югыйсә аны һич тә өнәмәгән Карл Гра- сис: «Солтангалиев Көнчыгыш дөньясын яхшы белә иде һәм бу өлкәдә күп мәгълүматлы кеше иде»,— дип әйтмәгән булыр иде. Бишенче елгы революция җиңелгәннән соң, күп кенә татар революционерлары, бакуга китеп, андагы нефть промыселларында эшләгән берничә мең милләттәше ара К сына барып сыена Алар арасында революцион агитация һәм агарту эшен җәелдереп җибәрә. Мирсәет тә Бакуга килә. Ул монда татарлар белән генә түгел, азәрбайҗаннар. руслар белән дә якыннан аралаша Бакуда да Мирсәет укытучылык эшен ташламый. китапханәче булып та эшли Биредә ул сыйнфый көрәшнең мөселман массаларына тирән үтеп кергәнлегенә тәмам ышана. Беренче буржуаз-демократик революция елларында Бакуда мөселман эшчеләрен берләштергән «Гөммәт» һәм «Эдэлат» исемле оешмалар барлыкка килә Февраль революциясеннән соң татар эшчеләре «Берлек» исемле социальдемократик оешмага берләшәләр Актив оештыручысы Хәнәфи Терегулоя сүзләренә караганда, әлеге оешмага йөз иллегә якын кеше кергән Татар эшчеләре алдында татар телендә Нариман Нариманов һәм башка большевиклар чыгыш ясаган Бакуда, моннан тыш -Идел буе татарлары советы» җәмгыяте дә була Аңа Сөнгатулла Ибраһимов җитәкчелек иткән. Бу ике оешма арасында кискен бәрелешләр дә булып ала Әмма бу оешмалар икесе дә үз тирәсенә милләттәшләрен туплыйлар, аларның политик аңлылыгын үстерүгә ярдәм итәләр. Әлбәттә. М. Солтангалиев тә моннан читтә булмаган. Ул инде Бакуда чагында ук. нигездә революционер-большевик булып җитлегә Нариман Наримановның аңа биргән югары бәясе һич тә юкка түгелдер. Мирсәет Солтангалиевнең күз алдында һәм аның катнашында Бакуда революцион хәрәкәт колач җәя бара Февраль революциясеннән соң ул Банудагы көндәлек мөселман матбугатында актив чыгыш ясый Азәрбайҗан милли азатлык хәрәкәте эшлеклеләре Рәсүл-задә, Гомәр Фаик. Талип-задә, Касыймэадә һәм башкалар белән тыгыз элемтәдә эшли. Шук ук вакытта аның мәкаләләре Гаяз Исхакый редакторлыгында чыккан «Сүз». «Ил», Оренбургта Фатих Кәрими редакцияләгән «Вакыт», Уфадагы «Тормыш» газеталарында да еш басылган Заманында ул, әлбәттә, милләтчеләрдән һәм милләтчелектән дә читтә йөрмәгән. Исламчылык, төрекчелек чирләре белән дә авырып алгандыр. бәлки. Ләкин. М. Солтангалиев 1917 елдан бирле большевиклар партиясе члены, татар халкының батыр улы. ленинчы Мулланур Вахитов белән берлектә Мөселман социалистик комитетын оештыручыларның берсе була. Ул чын күңеленнән, ихлас ышанып, социалистик революциянең җиңүенә бөтен көчен куя, армый-талмый эшче-солдат арасында революцион агитация эше алып бара һәм шуңа күрә дә аларның мәхәббәтен яулый, ышанычын казана Аның бу дәвердә язган барлык мәкаләләре татарларда сыйнфый көрәш мәсьәләләренә багышланган һәм татарлар бердәм халык, аларда бернинди сыйныфлар да юк дигән уйдырмаларны фаш итүгә юнәлдерелгән була. Шул ук вакытта үзен милләт дошманы ител күрсәтергә тырышучыларга болай дип яза: -Тигезсезләр арасында ике исем бар аларның берсе — «татар», икенчесе—«мөселман». Болар иң күп изелүчеләр, иң күп тапталучылар һичкем, һичнәрсә моны минем күңелемнән тартып алачак түгел, ни генә булса да, ул бетәчәк түгел.— Үзем беткәндә генә, үзем белән сүнәчәк» Шунысы кызык: Солтангалиевне Октябрь революциясенә кадәр үк милләтен саткан, большевикларга койрык болгаучы кеше итеп күрсәтергә тырышулар була, Мондый ялага ул болай дип җавап биргән «...Алар янында мин тәлинкә ялар өчен йөрмим Мине күңелемә чыкмаслык булып кереп урнашкан халкыма булган мәхәббәт уты өстерәп йөртә. Мин анда милләтем сатар өчен, аның «канын эчәр өчен» йөрмим, юк, юк1» («Кояш», 1917, 1193 сан). Февраль революциясеннән соң Солтангалиев Бакуда озак тормый. Май аенда Мәскәүдә булып узган Бөтенроссия мөселман съездына киткән җиреннән ул Бакуга кире әйләнеп кайтмаган булса кирәк. Ул милли азатлык һәм гомум революцион хәрәкәткә чума, съездда сайланган Бөтенроссия мөселман советында эшли. Солтангалиев Казанга 1917 елның июль аенда кайта, большевиклар партиясе сафына баса. Казанда булып узган шау-шулы мөселман съездларында актив катнаша, Нәкъ шул вакытта ул Мулланур Вахитов белән якыная һәм аның якын көрәштәшенә әверелә Казанда Октябрь революциясе көннәрендә ул һәрвакыт Мулланур Вахитов белән бергә була Солдатларны һәм эшчеләрне оештыруга шактый зур өлеш кертә. Соңыннан ул Казандагы Октябрь көннәренә югары бәя бирә, революциядә татар эшче һәм солдатларының уйнаган ролен һәрвакыт тәкъдир итә Бу фактка аеруча басым ясыйсы килә, чөнки соңрак аны, имеш, татарлар революциягә өлеш кертмәде, анда катнашмадылар, дип әйтүдә гаеплиләр М Вахитов һәлак булганнан соң ул үзен күренекле революционерның эшен дәвам итүче итеп саный Ул М Вахитов урынына Үзәк мөселман комиссариаты председателе һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясе председателе итеп билгеләнә Соңра* Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы председателе ител сайлана, шуның өстенә Федераль җир эшләре комитеты председателе итеп тә билгеләнә. Бу уңайдан аның М Вахитов исеменә һәм эшенә турылыклы булуын, бөек революционерның якты истәлегенә тап төшерүчеләргә каршы көрәш алып баруын истән чыгармаска кирәк М. Вахитов һәлак булуга ук, аның турында дошманнары тарафыннан төрле имеш-мимешләр таратыла 1919 елда Көнчыгыш халыклары коммунистик оешма- парының I съездында И. Ш. Рахматуллин М. Вахитов коммунист түгел иде, Октябрь революциясендә катнашмады, меселман коммунистик оешмаларына һәрвакыт каршы торды, дип сейли. Моңа дәлилләрем күп дисә дә, үзе бер дәлил дә китерә алмый Аңа каршы чыгыш ясаучы И. Фирдәвес һәм М- Солтангалиев Мулланурның революциягә керткән өлеше турында сөйләгәндә: «Әгәр дә Мулланур Вахитов булмаган булса, бу эшләр, шул исәптән монда сөйләнгән докладлар да. берсе дә булмас иде».— дип Рәхмәтуллинның һәм аның иярченнәренең авызын томалыйлар. 1919 елда Казанда шундый оятсыз уйдырмаларга җавап итеп ялкынлы революционерның көрәштәшләре «Шәрикның бөек революционеры» исемле истәлекләр җыентыгы чыгаралар. Шул ук вакытта М. Вахитовка һәйкәл кую кампаниясе җәелдереп җибәрелә, махсус комиссия төзелә. Ләкин Г. Шәмигулов бу комиссияне үз белдеге белән тарата. Бу хәбәрне алуга, Мәс- кәүдә эшләүче М. Солтангалиев партиянең Үзәк Комитеты аша комиссияне яңадан торгызырга рөхсәт ала һәм шул турыда урыннарга телеграмма җибәрә. 1920 елда вакытлыча куелган һәм соңрак «үзеннән-үзе» юкка чыккан бюстны исәпкә алмаганда, чын һәйкәл Мулланур Вахитовның 100 еллыгын билгеләгән көннәрдә генә ачылды Шулай булса да, бу игелекле эшнең гамәлгә ашуында М Солтангалиевнең өлешен, ул куйган хезмәтләрне танымау дөрес булмас иде. Әйе. М. Солтангалиев М. Вахитовтан соң гомерен ул башлаган эшләрне дәвам итүгә багышлый. Ул үзенең эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара Россиядәге мөселман халыкларының милли яшәешен совет нигезендә үзгәртеп кору һәм Көнчыгыш халыкларын халыкара революцион процесска тарту, андагы империализм хакимлеген бетерү өчен көрәш. Билгеле ки. бу һәр ике юнәлешнең күптармаклы икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә илдәге татарларга һәм. гомумән, мөселман халыкларына кагылышлы кайсы гына зур масштаблы вакыйгаларны алмыйк, аларның һәрберсендә диярлек М. Солтангалиевнең катнашы барлыгын күрербез. Гражданнар сугышы башлангач М Солтангалиев М Вахитов. Ш. Усманов, М Конов, Я. Чанышев. Ю. Ибраһимов һәм башка бик күп тагар революционерлары, хәрби эшлеклеләре белән берлектә мөселман халыкларыннан Кызыл Армия өчен милли частьлар төзүгә зур өлеш кертә Үзәк мөселман хәрби коллегиясе җитәкчесе буларак та, 2 нче Армиянең Реввоенсоветы члены буларак та ул бу юнәлештә актив эш алып бара. Үзәк мөселман хәрби комиссариатының эшен бәяләп. Солтангалиев болай язган «Аның тырышлыгы аркасында 1 нче 2 нче Аерым татар укчы бригадалары, ике Аерым укчы полк һәм берничә Аерым батальон төзелә Казандагы Аерым запас батальон гына да бер ел эчендә Төркстан фронтына җитмешкә якын маршевый рота җибәрде» (Султангалиев М Татарская автономная республика «Жизнь национальностей». 1923, 1 сан. 31 б.) Мирсәет Солтангалиев татар хәрби эшлеклеләрен хәзерләүдән тыш, башка төрки халыклардан да хәрби кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә. Ул Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының үзәк бюросы исеменнән казахлардан Жиксәнбаевны. Букәйхановны, осетин Салакаевны һәм башкаларны Генераль штаб академиясенә кабул итүне сорап югары хәрби органнарга мөрәҗәгать итә’- М. Солтангалиевнең төрки халыклардан хәрби эшлеклелөр хәзерләүгә куйган хезмәте заманында башка кешеләр активына языла килде 1920 елның 19 сентябрендә Мәскәүгә М. Солтангалиев һәм РВСР председателе урынбасары Э. М. Склянский исеменә Казан һәм Мәскәү мөселман кавалерия курслары исеменнән телеграмма җибәрелү үзе үк күп нәрсә хакында сөйли Нәбиулла Вахитов һәм И Борындыков кул куйган телеграммага түбәндәге сүзләр язылган; «Без, Татреспублика хезмәт ияләре һәм хезмәт сөючән Дагстан хезмәт ияләре. бер тавыштан игълан итәбез, безнең лозунг — пролетариатның тулы җиңүенә кадәр алга, артка юл — тик безнең мәетләребез аша гына»3 Мондый телеграммаларның М, Солтангалиевкә адресланган булуы аның хәрби һәм милли дәүләтчелек төзүдәге хезмәтләрен, ролен тану дигән сүз Тарих фәнендә Татар-Башкорт республикасы төзүнең барлык аспектлары да әлегә- чә тәфсилләп тикшерелмәгән Бу катлаулы мәсьәләне кайбер чит ил галимнәре йә тамырдан дөрес булмаганча яктырталар, яисә «татар милләтчеләренең авантюрасы» дип кенә карыйлар. Бүгенге көндә мондый карашлар беркемне дә канәгатьләндерә алмый, әлбәттә е Билгеле булганча, ике тугандаш халыкның уртак республикасын булдыруга Мулланур Вахитов зур тырышлык куя. Бу изге омтылышның нигезендә ике халыкның гасырлардан килгән дуслыгы, тел, дин, гореф-гадәт уртаклыгы яткан. Шунлыктан уртак дәүләтчелек идеясе ике халык арасында да шактый таралган булган, Шуның нәтиҗәсе буларак, 1918 елның мартында Совет хөкүмәте тарафыннан чыгарылган «Татар-башкорт республикасы турындагы положение» дөньяга килә. Әмма уртак республика уе белән ' И Фирд.аес _ егерменче елларда Кырым АССР Юстиция Халык Комиссариаты -ом-ссарь. » Маркенәм-леиинизм институты -аршындагы уэеи партия ар.и.ы, 583 ф. 30 эш. 73. 110 66 (алга таба ЦП А ИМЛ) ’ ЦПА ИМЛ, 583 ф., 33 эш. 84 6 янган татар-башкорт эшлеклеләре шул ук вакытта башкортлар арасында аерым автономия идеяләренең дә таралыш ала барганын тиешле рәвештә искә алмаганнар, күрәсең • Татар-башкорт республикасы турындагы положение» Уфада узган Милләт мәҗлесе карарлары нигезендә 1918 елның мартында Казанда II Бетенроссия мөселман хәрбиләренең съездында игълан ителергә тиешле Идел-Урал штатларына каршы юнәлдерелгән була Кем белә, бәлки Татар-башкорт республикасы (ТБР) проекты әйтеп үтелгви Идел-Урал штагларын «мәтәлдерү- өчен генә дөньяга тугандыр Мәкерле Сталинның коточкыч кара эшләре — мәгълүм нәрсә, Бу проект-положение дә аның җитәкчелегендәге Милләтләр эшләре буенча Халык Комиссариаты аша үткән. М Вахитов та, М. Солтангалиев тә. кызганычка каршы, аңа нык ышанганнар. Татар-башкорт республикасы каршында бер киртә артыннан икенчесе туып кына торган. 1919 елда Колчак гаскәрләре составындагы башкорт хәрби частьләре Советлар ягына күчкәннән соң Халык Комиссарлары Советы белән килешү нигезендә Башкортстан АССР төзелә Аның составына «Кече башкортстан» дип йөртелгән җирләр кергән, башкаласы итеп Стәрлетамак игълан ителгән Халкының шактый өлешен татарлар тәшкил иткән Уфа губернасы Башкортстан АССР составына кермәгән. Шунлыктан Совет хөкүмәте исеменнән БАССР хе- күмәте белән сөйләшүләрдә катнашкан М. Солтангалиев һәм башка бик күпләр гамәлгә ашкан Башкорт автономияле республикасы белән беррәттән әле һаман ТБР төзергә мөмкин дил санаганнар. БАССР Халык Комиссарлары Советы председателе 3 Вәлиди принципта элеккеге Казан һәм Уфа губерналары территориясендә республика тезүгә каршы чыкмаган, аны тик «Татар-башкорт» дип түгел, ә бәлки «Татарстан республикасы» дип атарга кирәклеген алга сөргән һәм Совет хөкүмәтенә шул хакта телеграмма да җибәргән. Татар-башкорт республикасы төзү мәсьәләсе Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының II съездында карала Съезд ачылу алдыннан. 1919 елның 21 ноябрендә РКП(б) Үзәк Комитетында В. И, Ленин җитәкчелегендә киңәшмә уздырыла. Икенче көнне Метрополь кунакханәсендә Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының II съезды ачыла. Аның эшендә 80 делегат катнаша. Ун көн дәвам иткән съездга В. И. Ленин да килә, делегатларны һәм кунакларны канатландырган ялкынлы нотык сөйли, А. И. Микоянның әйтүенә караганда, съезд Көнчыгышның милли эшлеклеләре өчен яхшы мәктәп була (Микоян А Мысли и воспоминания о Ленине. М.. 1970, 49 б.). Съездда М. Сол- тангалиев Татар-Башкорт республикасы турында бай мәгълүматлы һәм тирән эчтәлекле доклад белән чыгыш ясый Әлбәттә, докладның йомшак яклары да булган. Ләкин шунысы ачык. М. Солтангалиев 1919 елда төзелгән Башкортстан АССРны юк итәргә өндәми. Ул. әгәр дә теләге булса, бу республика да ТБР составына керә алачак ди. Өстәмә докладны И. Борындыков ясый. Аның чыгышы ТБРның территориясен ачыклауга багышланган була Ләкин ике доклад та тиешле югарылыкта булмыйлар. Чөнки, беренчедән, тәҗрибә җигешми, икенчедән беркемнең интересларына кагылмаган принципларны табу. күрәсең, мөмкин дә булмагандыр. Шуңа күрә докладларны уңнан да, сулдан да тәнкыйтьлиләр Кече Башкортстан вәкилләре М. һ Таһиров һәм И. Ш. Рахматуллин һәрбер халыкның үзенә аерым республика кирәклеген алга сөрәләр Г. Шәмигулов. азәрбайҗан коммунистлары Исрафилбәков һәм Буният-задә Сардаров кебек милли нигилистлар исә республикалар бөтенләйгә кирәк түгел диләр Г Ибраһимов М. Солтаигалиеә докладын тыңлаганнан соң мәсьәләне өлгергән дип санап булмый, «чөнки анда республика игълан итәрлек какшамаслык дөрес нигез бирелмәде» ди. Ул моңа халыкларның теләген, территория составын, экономик хәлне кертүен әйтеп, «докладчы андый нигезләрне күрсәтә алмады» дип билгеләп үтә Ә И, Борындыков докладын ул бары тип географик картага гына нигезләнгән һәм «монысын алабыз, монысын бирәбезләрдви генә тора» дип бәяли Съездда Н Нариманов та кызыклы чыгыш ясый Принципта ул да «Гөммәт» вәкиле Исрафилбәков кебек милли республикаларны кирәк түгел дип саный. Мондый республикаларны төзү, аның фикеренчә, политик чара гына, шунлыктан аларны игълан иткәндә, республикалар башында Солтангалиев һәм Фирдәвес кебек коммунистлар торырга тиеш, дип саный ул. Н. Нариманов татар-башкорт мөнәсәбәтла- ре мәсьәләсенә бөтенләй кагылмый. Солтангалиевнең доклады С. Сәетгалиевкә дә ошеп бетми. Ул докладчыны меньшевиклыкта гаепли. Ун көн дәвам иткән съездда фикер алышуның нәтиҗәсе түбәндәгечә була: Татар- Башкорт республикасын тормышка ашырырга кирәклеген таныган резолюция 48 тавыш җыя, 18 кеше каршы тавыш бирә. 1919 елның 13 декабрендә РКП(Б) ҮК Политбюросы бу мәсьәләне төрле яктай тикшергәннән соң андый республика төземәскә һәм бу хакта пропаганда алып бармас ка дигән карар кабул итә. Шулай итеп ТБР мәсьәләсе көн тәртибеннән төшерел» Партиянең 1919 елның декабрендә булып узган VIII конференциясендә М Солта*- галиев делегатларны Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының II съезды исеменнән котлый «Мөселман халыкларының коммунистлары үз укытучылары — рус комму- нистлары кулыннан алган кызыл байракны Көнчыгышка китереп җиткерерләр һәм моңарчы йоклаган Көнчыгышны уятырлар»,— ди ул (Микоян А. Мысли и воспоминания о Ленине. М., 1970, 53 б.). Көнчыгыштагы революцион процесс М. Солтангалиев һәм аның көрәштәшләрен аеруча кызыксындырган мәсьәлә була. Алар хәтта Совет хөкүмәте составында Шәрык илләре белән элемтәләр өчен аерым тышкы эшләр комиссариаты оештырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыгалар. Бу хакта РКП(б) Үзәк Комитеты исеменә җибәрелгән гаризада түбәндәгеләр язылган я. Совет хөкүмәтенең эшлекле эчке һәм тышкы политикасы, шиксез, колониаль Шәрыкны халыкара империализмга каршы күтәрелүенә китерер иде һәм шуның белән дөнья социалистик революциясен өчтән икегә булмаса да, яртылаш хәл итәр иде Шәрыкта моның өчен тиешле туфрак әзер һәм үзен сөрүчесен генә көтә». Бу документта Совет хөкүмәтенең Көнчыгышта алып бара торган политикасы тиешле югарылыкта түгел, дип күрсәтелә һәм махсус комиссариат төзергә кирәклеге алга сөрелә. Комиссариатка җитәкче итеп хөкүмәт составында эшләгән абруйлы кеше куелырга тиеш дигән фикер үткәрелә «Безнең тирән ышануыбызча, андый кеше Милләтләр эше буенча Халык Комиссары иптәш Сталин була алыр иде. Ул үзенең ачык, туры һәм тәвәккәл политикасы белән Советлар Россиясендәге барлык милләтләрнең киң халык массаларын үзенә җәлеп итте һәм алар арасында зур авторитет яулады» Бу хатка кул куйган М. Солтангалиев, С. Сәетгалиев, Ш. Измайлов, А Мөхетдинов. әгәр дә шушы «туры һәм гадел политика» алып баручы кеше тарафыннан тудырылган система нәтиҗәсендә җәзаланачакларын белсәләр, болай язмаган булырлар иде, әлбәттә. Аянычка каршы, алар һәм башка бик күпләр шул вакытта ук Сталинга бик нык ышанган булалар. Солтангалиев Көнчыгышның социализм өчен әзер булмаганлыгын яхшы күрә. Шунлыктан ул анда бүгеннән үк социализм төзүне якындагы максат итеп карамый. Социализм төзү өчен анда башлап нигез булдырырга кирәк, дип саный. Ул нигезнең төп асылы, аныңча милли бәйсезлек яулау була. Милли бәйсезлек яулаганнан соң социализм өчен көрәшнең төп коралы,— бүгенге терминологияне кулланып әйтсәк, милли демократия дәүләте Бу нәтиҗәгә Солтангалиев Россиядәге милли азатлык хәрәкәтен өйрәнү нигезендә килә. Империализм көчләренә каршы тору, аларны Көнчыгыштан кууның алшартларын ул милли тупланганлыкта, Көнчыгыш халыкларының берләшүендә, аларның Советлар Россиясенә таянуында күрә. Әлбәттә, бу фикерләр ленинизм тәгълиматына һичничек тә каршы килмиләр, алар аны конкретлаштыралар һәм тулыландыралар гына. Хәер, монда фантазиягә бирелүнең һич тә кирәге юк. Ләкин шунысы ачык: Сталин мондый фикерләрнең ниндидер бер татардан чыгуына риза була алмаган. Татар эш- леклеләренең Көнчыгыштагы революцион хәрәкәттәге бәхәссез лидерлыгы да аны чыгырыннан чыгарган. Чөнки ул аларны яратмаган һәм аларга каршы мөмкин булган этлекнең барысын да эшләгән. Ул гомере буе Көнчыгыш халыкларының дусты булып күренергә тырышса да, нигездә аның эшчәнлеге белән капма-каршы фикер җитәкчелек иткән. Бу турыда атаклы тәрҗемәче Семен Липкин «Огонек» журналының быелгы 2 санында басылып чыккан истәлекләрендә ачык әйткән. Аның сүзләренә караганда, Сталин иң зур афәтне татарлардан күргән, «иң начарлары татарлар» дип санаган. Имеш, татарлар үзләре турында әллә нәрсәләр уйлыйлар, революциягә кадәрге стажлы большевиклары белән мактаналар. С. Липкин фикеренчә, Сталин үзенең геноцид политикасын юкка гына татарлардан башламый. Көнчыгыш халыкларын революцион хәрәкәткә тарту җәһәтеннән караганда, егерменче еллар башында М. Солтангалиев һәм аның тарафдарларының төп игътибарын Төр- “ия җәлеп иткән. Чөнки бу еллар Төркиядә революция башланып, монархия урынына республика туып килгән еллар була. Шул ук вакытта Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Россиягә әсир төшкән төрек хәрбиләре арасында да җанлану башлана. Патша хөкүмәте бәреп төшерелгәннән соң аларның революцион оешмалары барлыкка килә. Ә инде Октябрь революциясе җиңгәч, коммунистик оешмалар да үсеп чыга. Төрек хәрби әсирләре арасында революцион эшне җәелдереп җибәрүдә Мөселман социалистик комитеты һәм Милләтләр комиссариаты составындагы Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариатның роле зур була. Тарихи әдәбиятта бу мәсьәлә дә әлегә тиешенчә яктыртылмаган. Шунысы ачык. Көнчыгыш халыкларын революцион көрәшкә тартуга Мулланур Вахитов зур әһәмият би^Тән. Төрек коммунистик оешмаларының барлыкка килүендә дә аның турыдан-ту- ры'катнашы бар. М. Солтангалиев исә аның иң якын теләктәшләреннән берсе була М. Вахитов фаҗигале рәвештә һәлак булганнан соң, аның эшен дәвам иттерү Солтан- гвлиевиең максатына әверелә. Төрек коммунистлар партиясенә нигез салган Мостафа Себхи дә берара Үзәк Мөселман комиссариатында эшли. Аның редакциясендә чыккан «Ени дөнья» газетасы һәм ул үзе дә комиссариат һәм М. Солтангалиевнең эшлекле ярдәмен тоеп яшиләр. Мостафа Сөбхи Үзәк Мөселман комиссариатының гыйльми кол- легиясе председателе итеп билгеләме. М Солтамгалиев кул куйган документларның берсендә Теркиядә пролетариат восстаниесе оештыру максаты белән Комиссариат составында Мостафа Сөбхи җитәкчелегендә халыкара пропаганда бүлеге тезелүе хәбәр ителә һәм Сөбхинең шәхси дошманнары корткычлыгы нәтиҗәсендә эш бераз тоткарланды диелә* † Бу уңайдан шуны әйтеп үтәргә кирәк Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының 1918 ел ноябрендә булып узган I съездында ук төрек коммунистлары фракциясе үзенең резолюциясендә «Көнбатышта җәелгән социаль революция белан Көнчыгыштагы шундый ук революцион хәрәкәт арасында эзлекле элемтә бар һәм бөтендөнья революция факелы кабынсын өчен империй.тис. ларны Кавказдан куарга, ә аның өчен Теркиядә революция булдырырга кирәк» дип күрсәтелгән5 Мирсәет Солтан- галиев катнашында Одесса һәм Кавказ аша Теркиягә фракция членнарын җибәрү мәсьәләсе карала һәм төрек коммунистик отряды төзергә, аңа хәрби әсирләрне дә кушарга кирәк дип табыла Бу эшләрдә И Фирдәвескә зур өметләр баглана Кайбер документларда ул төрки-татар халыкларының милли азатлык хәрәкәтен экспортлау теоретигы дип тә атала. Теркиядә эш алып бару өчен Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк комитеты Революцион Хәрби Советның Кыр штабына хат җибәреп, Төркиядән алынган агентур мәгълүматларны сорый. «Үзәк бюрога халыкара хәлне, бигрәк тә Көнчыгыштагы хәлне белү мәгъкуль, шунлыктан былтыргы һәм быелгы яшерен пакет һәм агентур мәгълүматларны председатель Солтангалиев исеменә җибәрүегез сорала»'’, дип язылган ул хатта Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмалары үзәк бюросының тагын берничә документына күз салыйк. 1919 елның 13 мартына караган бер документта Казандагы Мөселман коммунистик оешмалары бюросы әгъзасы Рәҗәп Сабрига ярдәм күрсәтү сорала. Теркиягә җибәрелергә дип Кырымда төзелгән революцион көчләр составына кертелгән бу төрек коммунистын Казаннан озату өчен ярдәм кирәк була Ул революцион көчләр төрек хәрби әсирләреннән торган Мондый эчтәлектәге хатлар, телеграммалар башка шәһәрләргә дә җибәрелә' Билгеле булганча, Теркиягә революция экспортлауга тырышу фаҗигале тәмамлана Төрек властьлары Россиядән кайткан революционерларны кулга алалар, шул вакытта Мостафа Сөбхи дә һәлак була. Әмма моңа карап кына М Солтангалиев Шәрыкта революция уты кабызу уеннан һич тә ваз кичми. Ул Россиядәге мөселман халыклары арасыннан хәрби кадрлар әзерләү эшенең бер тармагын шушы юнәлештә алып бара Әлбәттә, бу хәрби кадрлар иң беренче чиратта Кызыл Армиядәге мөселман хәрби частьләрен командирлар белән тәэмин итү өчен әзерләнә Әнә шундый катлаулы эшләр белән мәшгуль булган Солтангалиевкә көнләшеп караучылар да була Күрәсең, алар арасында Солтангалиев өстеннән донос язучылар да табылган Кыскасы, аның бу күпкырлы эшчәнлеге озын гомерле булмый РКП(б) Үзәк Комитетының Дүртенче милли киңәшмәсе Солтангалиев карьерасына киртә куя 1923 елның 9—12 июнендә Мәскәүдә үткәрелгән бу киңәшмәдә үзәк Комитетның 17 члены, 3 членлыкка кандидаты. Үзәк Контроль комиссиясенең 6 члены һәм урыннардан чакырылган 58 делегат катнаша Киңәшмәдә ике доклад тыңлана Солтаи- галиев «эше» турындагы докладны В В Куйбышев ясый. Сталин партиянең XII съездында кабу» ителгән милли мәсьәлә турындагы резолюцияне тормышка ашыруга багышланган доклад белән чыгыш ясый Бу киңәшмәдәге чыгышларга декларативлык, дәлилсезлек һәм ниндидер бер серлелек хас Бер генә дә ачык исбат ителгән факт китерелми. Ярымйорты, гомум контексттан йолкынган фактлар «бәхәссез» дәлил булып хезмәт итәләр Киңәшмәдә катнашучылар «солтангалиевчелекпнең ни икәнен чынлап аңламаганнар булса кирәк Чөнки моннан соң «солтангалиевче» ярлыгын теләсә нинди мөселман коммунистына тага башлыйлар Киңәшмәдә Фрунзе, Орджоникидзе, Маиуильский чыгышлары да тыңлана Алар бар да Солтангалиевне «фаш итәләр» һәм бу эш Татарстан һәм Башкортстаннан еракка җәелә дип тәкрарлыйлар Шуның белән алар «солтанга- лиевчелек»нең тамырларын башка төбәкләрдә дә эзләү мөмкинлеген тудыралар. 1923 ел башында ОГПУ органнары М. Солтангалиевнең Иран политик эшлеклесе Таҗи Бакши һәм БАССР Халык Комиссарлары Советы председателе М. Д Халиковна җибәргән хатларын кулга төшерә Моны Сталин әмере белән эшләгән эш дияргә була Бу хәлләрдән бер ел алдарак, ул чакта Кырым АССР Халык Комиссарлары Советы председателе булып эшләгән С. Сәетгалиев ГПУ органнарына И. Фирдәвес артыннан күзәтү башларга әмер биргәнлеген Кремльгә хәбәр итә Әлбәттә, монда да Сталин кулы уйнаганлыгы сизелә. Татарстанның ГПУ председателе А. А Денисов та Мәскәүг» ‘ ЦПА ИМЛ 383 ф t гас».. 35 >ш. 249 6 † Шунда уа. I 96 6 1 Шунда У", 32 эш 15 6 ' Шунда ун 205. 308 6.6 мөселман мәктәпләрендә белем алган мөселман-коммунистларның шактые буржуаз җәмәгать эшлеклеләре белен элемтәдә тора, дип хәбәр итә. Кыскасы, Солтангалиев камалышта кала, аның һәрбер адымы Сталинга җиткерелә. Мәскәүдәге мәҗлесләрнең берсендә Сталин Солтангалиевкә аның хатлары ГПУ кулына эләккәнлеген әйтә, шулай булса да аны кулга алырга рехсәт бирмәвенә басым ясап, киләчәктә сак булырга куша. Димәк. Сталин бер яктан Солтангалиевкә сак булырга кирәк ди, икенче яктан, аның артыннан күзәтүне дәвам итәргә боерык бирә Сталин белән Солтангалиев арасындагы мөнәсәбәтләр әле бүген дә чишелмәгән табышмакны хәтерләтә Бер яктан Сталин тарафыннан Солтангалиевкә карата ниндидер дустанә мөнәсәбәт тә сизелә кебек Бәлки аларның революциягә кадәр Бакуда яшәгән дәвердә ниндидер уртак эшләре, уртак танышлары да булуы мөмкин. Югыйсә, Мәскәүгә эшләргә килгәч, хатын-кыз намусына кул сузган бер адәмне атып үтергән Мирсәетне һичшиксез төрмәгә утырткан булырлар иде Ә Сталин аңа җил-яңгыр тидертми. Солтангалиев үз эшендә эшли бирә. Ә менә 1923 елда Сталинның Солтангалиевкә булган мөнәсәбәте үзгәрә башлый. Бәлки, Мирсәет Сталинның милли политика өлкәсендә командалык итү һәм администрациячелек ысулларына күчә баруын сизеп, нинди дә булса ризасызлык белдергән булгандыр Чыннан да, СССР төзелгәннэ- соң автономияле республикаларга караш үзгәрә, аларның хокуклары бик нык чикләнә башлый. Солтангалиев исә Төркстан, Татарстан, Башкортстан, Төньяк Кавказдагы Тау автономияле республикаларының тулырак хокуклы булуын алга сөрә, аларны ниндидер формада берләштерергә кирәк дигән тәкъдим белән үзәк органнарга мөрәҗәгать итәргә теләгән булса кирәк. Егерменче еллар башында Солтан- галиевнең санап үтелгән республикаларның җитәкчеләре белән элемтәсе активлашуын шуньҗ белән аңлатырга мөмкин. Нәкъ менә шушы вакытта М. Солтангалиев һәм милли республикаларның җитәкчеләре артыннан күзәтү көчәя бара ГПУ органнарына Солтангалиевнең Башкортстан АССР Халык мәгарифе комиссары А К Әдһәмов исемечә язган хаты килеп керә. Хатта Солтангалиев моңа кадәр булган язышу материалларын юк итүне үтенгән. Ләкин хат авторы өчен иң куркынычы түбәндәге сүзләр була: «.. Төрк- станда, Бохарада басмачылык хәрәкәте ныгый Язга алар оешкан рәвештә чыгарга җыеналар дигән хәбәр бар Шунлыктан Үзәк милли мәсьәләдә шактый ташламалар ясый. Зәки Вәлидов белән элемтә урнаштыр, ләкин зур сачлык кирәк — тере элемтә яки шифр белән»" Дүртенче милли киңәшмәдә бу фактлар да игълан ителә Солтангалиев үзенең дөрес эшләмәгәнлеген танып, болай ди: «Мин иптәш Әдһәмовка Вәлидов белән тере кеше аша яки шифр белән элемтәгә керергә тәкъдим ясап, бу фактны, Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты коллегиясе члены буларак, үзем член булган Совет хөкүмәтеннән яшереп законсыз эшләгәнемне таныйм». Танымаска мөмкин дә булмый. Чөнки бу киңәшмәгә кадәр үк, 1923 елның 4 маемда Мирсәет Солтангалиев эш урынында кулга алына. Шул ук көнне РКП(б)ның Үзәк Контроль комиссиясе тарафыннан партиядән чыгарыла. Айдан артык сак астымда утыра һәм киңәшмәгә дә төрмәдән китерелә Солтангалиевнең хаталары булмагандыр дип әйтеп булмый Шул ук вакытта ул СССР төзелгән елларда ук Сталинның милли кадрлар белән эшләү методларына каршы була, милли республикаларның яңа федерация составында киңрәк хокуклы булуын яклый Татарстанда. Башкортстанда. Төркстанда үзенә фикердәшләр эзли һәм «уң» группировканың лидерына әверелеп, милли республикалардагы «сул» интернационалистларны кысрыклый. Шунысын истән чыгармаска кирәк, Солтангалиев кебек милли республикаларның хокукларын кысуга каршы чыгучылар партиядә аз булмый. Хәзер киң мәгълүм булган «грузин эше», РКП(б)ның XII съездындагы дискуссия, аерым алганда, шул съездда Украина Халык Комиссарлары Советы председателе X. Г Раковский ясаган чыгыш һ. 6 моның ачык мисалы. Әлбәттә, Солтангалиевнең хатасы риза булмауда түгел, шул ризасызлыкны тормышка ашыру методларында М. Солтангалиевнең 3. Вәлидов белән элемтәгә керергә тырышуы турында төрле версияләр бар. 1923 елда тикшерү вакытында ул моны басмачылар һөҗүмен тыныч юл белән булдырмый калу өчен эшләнде, ди Ә 1928 елда моның Туран дәүләтен төзүгә юнәлдерелгән адым икәнлеген «таный». Әле бүген дә кайберәүләр, имеш, Солтангалиев Ү?Әнең вәкаләтләреннән чыгып, чит илләр белән элемтәгә кергән, диләр. Моңа дәлил игеп Солтангалиевнең Дүртенче милли киңәшмәдә Совет хөкүмәтеннән яшереп һәм Коминтернга сиздермичә чит илдәге кешеләр белән пароль ярдәмендә элемтәдә торуын «таныганлыгын» китерәләр Ләкин Дүртенче киңәшмә вакытында ачы беркем дә шпионлыкта, Совет иленә, коммунистик идеалларга хыянәт итүдә гаепләми. Ә бит соңыннан андый гаепләр дә тагыла аңа һәм бу очраклы түгел. 1923 елда әле мондый ярлык ’агу тәҗрибәсе булмый. Ул соңрак барлыкка килә. Чит илләр бегән элемтә тоту, билгеле булганча. М. Солтангалиевнең рәсми вазифаларына кергән һәм ул чит илләрдәге революцион хәрәкәткә йогынты ясау максаты белән эшләнгән Ә менә шул элемтә ' КПССиың Татарстан елка комитеты еркивы. 36 ф.. 3 твсв.. 303 »ш. 18 6. ләрнең тора-бара яшеренгә әверелүе — икенче мәсьәлә. Анысын да аңлатып була Артымнан күзәтүнең көчәя барганын сизеп Солтангалиев пароль системасына күчәргә мәҗбүр була, үзе дә сизмәстән милләтчелеккә дә ташламалар ясагандыр, күрәсең. Ләкин, бүген шуны ышанып әйтергә була, ул заманнарда тикшерү вакытында гаеп «тану» чын фәнни аргумент була алмый. Мәгълүм ки, Сталин һәм аның иярченнәре кеше ышанмаслык документларга әллә кемнәрнең имзаларын куйдырганнар, гомер эшләнмәгән эшләрне эшләдек, дип әйттерә торган ысулларны кулланганнар. Әлбәттә, М. Солтангалиев бернинди «туранчы» да, бернинди төрекче дә булмаган. Ул үзен Советлар илендәге төрки халыкларның вәкиле, аларга хезмәт итә алырдай кеше, дип саный, һәм бу шулай булган да. Кулга алынганнан соң да аны почетлы президиумнарга сайлау, аның исеменә котлаулар җибәрелү, әлбәттә, юкка гына булмаган Татарстанның күренекле җитәкчеләре, аерым алганда, Халык Комиссарлары Советы председателе К. Мохтаров, Татарстанның Үзәк Башкарма Комитеты председателе Р Сабиров 1923 елның 8 маенда Л. Б. Каменев, Г. Е. Зиновьев. Л. Д Троцкий, Н. И. Бухарин, К. Б. Радек. В. В Куйбышев исеменә язган хатларында «иптәш Солтангалиев- нең Көнчыгыштагы республика һәм өлкәләрнең төп милләт коммунистларына һәм партиясезләрнең киң массаларына зур йогынтысын» күрсәтеп, аны нинди дә булса эзәрлекләүләрдән коткарып, аңа поручительство бирергә әзер булуларын белдерәләр. Бу хат авторларының язмышы хәзер инде билгеле: алар шәхес культы корбаны булдылар. Мәскәүдәге Дүртенче милли киңәшмәдән соң Казанда да милли мәсьәләгә багышланган киңәшмә уздырыла. 1923 елның июль аенда уздырылган бу киңәшмә тулысымча Солтангалиев һәм аның тарафдарларын «фаш итүгә» багышлана. Төп доклад белән РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре Д. Е. Живов чыгыш ясый. Докладта Мәскәүдәге киңәшмә турында тулы информация бирелә. Әмма солтангалиевчелекнең нәрсә икәнлегенә монда да объектив бәя бирелми. Хәтта, гадәттә һәрбер вакыйга һәм күренешкә төрле яктан уйлап объектив бәя бирә торган Г Ибраһимов та аны «татар меньшевизмы» дип бәяли. Бу билгеләмә шул көенчә әдәбиятка да кереп китә һәм бер китаптан икенчесенә күчеп безнең көннәргә дә килеп җитте Г Ибраһимовка ияреп, Ш. Әхмәдиев тә солтангалиевчеләрне муллалар белән әвәрә килүдә, карагруһчыларга кушылуда, хәтта Төркия һәм Персия агентлары белән эш итүдә гаепли. Р Мөс- лимов дигән берәү солтангалиевчелекне фашизм дип атауга кадәр барып җитә. (Кара: «Стенографический отчет национального совещания». Казань, 1923, 63—65 бб ) Киңәшмәдә солтангалиевчеләрне фаш итүне дәвам иттерергә һәм Татарстанның барлый коммунистлары солтангалиөвчелек калдыкларын бетерү өчен көрәшергә тиешләр дигән карар кабул ителә. Әгәр дә бу фаш итү киңәшмәсендә катнашучылар 13—14 ел эчендә теге яки бу тайпылышта гаепләнеп шәхес культы корбаны буласыларын белсәләр, бу кадәр үк кыланмаган булырлар иде, әлбәттә. 1929 елның октябрендә РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты «Солтангалиевчелек турында» махсус карар кабул итә. Ул «солтангалиевчелек хәрәкәтен» тар-мар итүне хуплап, аның тарафдарларына карата «оештыру чаралары» күрүне таләп итә. Газета- журналлар фаш итү кампаниясен куертканнан-куерта баралар. Солтангалиевчелек хәрәкәте турындагы мәсьәлә 3—9 ноябрьдә партиянең Татарстан өлкә комитеты пленумында яңадан тикшерелә. Кабул ителгән карарда болай диелгән: «Пленум барлык партия членнарын артта калган массалар арасындагы милләтчелек калдыклары белән көрәшне көчәйтергә, безнең аппараттагы әлегәчә яшәп килгән солтангалиевчелек идеологиясен конкрет үткәрүчеләрне фаш итәргә чакыра» (Аршаруни А. Идеология султангалиевщины.— «Антирелигиозник», 1930, № 5. 22—29 бб.). Сталинның татар коммунистларына һәм гомумән татарларга булган мөнәсәбәте «Солтангалиев эше»ндә бигрәк тә ачык чагыла. Л. Д. Троцкийның сүзләренә караганда Политбюро членнары соңыннан М. Солтангалиевне кулга алырга ризалык бирүләрена үкенгәннәр. Л. Б. Каменев моны күренекле партия членнарын кулга алуның беренче очрагы икәнен күрсәтеп, «Сталинга кан тәме ошады» дигән. Чыннан да. моннан сон Татарстан партия оешмасында зур чистарту булып уза. Соңрак ул Башкортстанга, Горький, Мәскәү, Урал өлкәсе. Үзәк промышленность районы, Донбасс һәм башка өлкәләргә дә җәелә. Солтангалиевчелек шаукымы белән Татарстанда 1930 елда гына да 2056 кеше партиядән чыгарыла. Бу ул чактагы республика партия оешмасының 13.4 процентын тәшкил итә. Шуның өстенә 329 кеше урыннарыннан алына, 2273 кешегә шелте бирелә («Кызыл Татарстан», 1930, 20 апрель). Солтангалиев Мәскәүдәге милли киңәшмәдән соң азат ителә һәм төрле эштә эшли, эшсез чаклары да була Андый вакытларда элеккеге дусларыннан кайберләре аңа бишәр сум акча җыеп бирүләре дә мәгълүм. 1923 елдан соң ул потребкооперация өлкәсендә эшли. «Кооперативная жизнь» газетасында мәкаләләр бастыра. Кыскасы, тормышы җиңел булмый, үзе иректә, ә «солтангалиевчелек» тыелу астында Күпләр, шул исәптән, аның белән таныш булмаганнар да, солтангалиевчелектә гаепләнәләр. Солтангалиевкә каршы мәкаләләр, аерым китаплар дөнья күрә. Имеш, Солтангалиев 170 татар хезмәт ияләренең социалистик революциядә катнашуын инкарь иткән, революциянең җаваплы кеннәрендә -милләтчеләр белән бергә булган һ. 6.. һ. б Боларның берсе дә дерес түгел. Моны аңлар ечен М. Солтангалиевнең «Жизнь национальностей» журналының 1923 елның беренче санында дөнья күргән «Татарская автономная республика» исемле мәкаләсенә күз ташлау да җитәр иде Анда ул татар хезмәт ияләренең революциядә һәм гражданнар сугышында актив катнашуын тасвирлый һәм Октябрь революциясе татарларга нәрсә бирде дигән сорауга «барын да» дип җавап бирә Мәкаләсен ул болай дип тәмамлый: «Бөтен дөньяда хезмәт ияләренең властен ныгыту өчен., бүген татар укчысы Социалистик Совет Татарстанындагы барлык хезмәт ияләре белән үзенең пролетар аңын очлый һәм үзенең пролетар ихтыярын чүки һәм бернинди Исхаковларга һәм Максутовларга, бернинди «хәзерге Тамерланнарга»-Әнвәрләргә һәм аларның мескен дәвамчыларына бу аңны һәм ихтыярны үзгәртү мөмкин түгел». (39 б.) Егерменче еллар ахырында «күренекле солтангалиевчеләр»нең исемлеге барлыкка килә. «Красная Татария» газетасының 1929 ел 16 октябрь санында дөнья күргән мәкаләсендә С Борһан бу исемлеккә түбәндәге шәхесләрне кертә М Бөдәйли. В Исхаков. И. Борыидыков. К. Мохтаров. А. Енбаев, Р. Сабиров, Г. Мансуров Һ. б. С. Борһан фикеренә караганда алар Татарстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Башкортстан, Чувашстаннарны үз эченә алган Туран буржуаз дәүләте төзеп, империалистик илләр белән дуслашырга ниятләгәннәр, имеш. 1929 елның 4 ноябрендә «Правда» газетасы Таболовның «Социалистик һөҗүм һәм буржуаз милләтчелекнең активлашуы» исемле күләмле мәкаләсен басып чыгара. Мәкалә «1923 елга кадәр Солтан- галиев күренекле татар коммунисты иде» дип башлана һәм «үз артыннан татар һәм башкорт коммунистларының шактый өлешен иярткән солтангалиевчелек 1929 елда тар уң милләтчеләр һәм реакцион империалистик интеллигенция юлбашчылары түгәрәгенә әйләнде».— дип тәмамлана. «Солтангалиевчелек хәрәкәтеин автор элек артта калган республика һәм өлкәләрдәге социалистик төзелеш, индустриализация һәм коллективлаш- тыру уңышларына кулакларның, байларның һәм мөселман руханиларының реакциясе дип аңлата. Мәкаләдә солтангалиезчелекнең программасы барлыгы да әйтелә. Әмма бүгенгә кадәр берәүнең дә ул программаны кулына тотып караганы юк. Шуңа карамастан, әлегә кадәр ул «программа»ның эчтәлеге турында сүз алып баралар, төп тезисларын тәнкыйтьлиләр. Бу программада, имеш, СССР мәңгелек түгел, шуңа күрә анда пролетариат диктатурасы түгел, ә метрополия өстеннән колонияләр һәм ярымколонияләр диктатурасы, ә көнчыгышта Советлар системасы урынына, әйтеп үтелгән Туран дәүләте булырга тиеш дип күрсәтелгән. Имеш, 1929 елга солтангалиевчеләрнең махсус яшерен конференцияләре билгеләнгән булган. Димәк, кулакларны сыйныф буларак бетерү солтангалиевчелекне тар-мар итү бурычы белән юкка гына бер үк елларга билгеләнмәгән икән дип әйтә алабыз Андый яшерен конференциянең бары тик Сталин тарафыннан гына уйлап чыгарылганы хәзер инде ачык мәсьәлә. Кулакларны кырганда, авылны тар-мар иткәндә милли кадрларны да юк итү кулай күрелгән. Шул сәбәпле солтангалиевчелек «сәгыйдуллинчылык»9 дигән яңа бер уйдырма белән тулыландырылган, киңәйтелгән. Яңа исемгә бәйләп кулга алынучылар даирәсен тагын да киңәйтүгә юл ачылган. Ниләр генә уйлап чыгарылмый ул заманда! Имеш, алар империалистик дәүләтләрнең генераль штаблары белән, Пилсудский белән, тагын әллә кемнәр белән элемтәдә торганнар һ. б., һ. б. 1930 елның августында ОГПУ органнары шаугөр килеп әдәбиятчыларның «Җидегән» исемле «яшерен оешмасын фаш итәләр». «Җидегәнчеләр» Солтангалиев идеяләрен таратканнар, имеш Алар, имеш, татарларның 99% хезмәт иясе халкы, шуңа күрә татар авылындагы сыйнфый көрәш ул уйдырма гына дигәннәр Бу «оешма» эзеннән Башкортстанга да барып чыгалар һәм анда да «солтангалиевчеләрнне табалар 1931 елда Г. Касыймовның Мәскәүдә коммунистик академиянең Дингә каршы көрәш советының үзәк Советы берләштерелгән утырышында ясаган доклады аерым китап булып басылып чыга. Бу китапта да М. Солтангалиевне фаш итүгә урын табыла. Анда Солтангалиевнең 1922 елда дингә каршы пропаганда алып бару методларына караган тезислары тәнкыйть утына тотыла. Авторга Солтангалиевнең муллаларны ике категориягә бүлүе ошамый. Касыймов фикеренә караганда, бернинди кызыл муллалар да, кара муллалар да булмаган. Чынбарлыкта исә бу дөрес түгел. Революция елларында муллалар арасында да халык мәнфәгатьләренә хезмәт итүчеләр табыла. Мәсәлән, Саратов губернасыннан мулла Ваһапов партия члены була, партиянең Үзәк Комитеты һәм Е. Д Стасова белән хат алышып тора Әлбәттә, барлык муллалар да партия члены булмаган Ләкин алар арасында да революциядә катнашучылар булмый түгел. Алдынгы карашлы муллалар арасында революциядән соң Совет властена хезмәт итүчеләр дә булган. Г Касыймов Солтангалиевнең «без бернинди дингә каршы көрәшмибез, тик үзебезнең атеистик фикерләребезне генә таратабыз» дигән тезисы белән дә килешми. Солтангалиев исә бу фикерне алга сөрүен -әгәр дә без дингә каршы көрәшсәк, халыкны партиядән һәм революциядән читкә тибәрү куркынычы* барлыгы белән аңлата. Асылда, бу — тормышның үзеннән килеп чыккан зарурият. Революция елларында дингә ышанган халык массаларын революциягә тарту өчен сыгылмалы тактик алымнар кулланылган. Мәсәлән, мөселман съездларында большевикларга кайвакытта, хәтта, кул күтәреп дога кылырга да туры килә Шунысы игътибарны җәлеп ита. Г Касыймов дингә мөнәсәбәтле теләсә нинди хатаны Солтангалиевкә кайтарып калдыр- манчы була. 1922—1923 елларда Татарстан Юстиция Халык Комиссариаты каршында ислам дине галимнәреннән шәригать комиссиясе төзелә. Республика югары органнары тарафыннан кабул ителәчәк һәрбер закон, һәрбер декрет шушы комиссиядә тикшерелеп, аның шәригать кануннарына туры килүе ачыкланганнан соң гына игълан ителергә тиеш булган Ләкин, монда Солтангалиевнең нинди катнашы бар соң? Автор моңа бернинди дәлил китерми. Хәтта, бу сорауны куймый дә. чөнки аның өчен мәсьәлә болай да ачык бу солтангалиевчеләр эше (Касимов Г Очерки по религиозному и антирелигиозному движению среди татар до и после революции Казань, 1932, 26—27 бб ) Тарих фәне өлкәсендә дә шундый ук хәл күзәтелгән 1931 елда X Хәсәнов -Тарих фронтында буржуа милләтчелегенә каршы» исемле китап чыгара Шунысын да әйтел үтәргә кирәк, югарыда телгә алынган Г. Касыймов бу китапта «пантюркизмга хезмәт итүче» тарихчылар Кәрим Иделгуҗин. Габдулла Әдһәмов. Исхак Казаков һәм башкалар исемлегенә кертелгән Ул вакытта кемне дә булса берәүне пантюркизмда гаепләсәләр, бу инде аны солтангалиевчелектә дә гаепләү булган X Хәсәнов китабында М. Солтангалиев П. Н. Милюков. Н. А. Бердяевлар белән бергә атала, чөнки аның фикеренчә, «җирле милләтчелек, пролетариат диктатурасын җимерүгә юллар сызуда рус шовинизмасы белән якынлаша». (8 6 ) Тарих фәнендә Солтангалиевнең беренче агенты ител автор... чуваш Шивлыны атый Имеш, аның РСФСР составында рус өлкәләреннән рус республикасы төзеп, аңарга башка автономияле республикалар белән тигез хокук бирергә кирәк, дигән тәкъдиме Солтангалиевнең -туранына» таба баруда зур адым атлау булыр иде Тарих фәнендә Солтангалиевнең икенче агенты итеп Г Мансуров атала. X Хәсәновка бу авторның, әле бүген дә үз әһәмиятен югалтмаган. -Татар провокаторлары», -Беренче революциядә татарлар» исемле хезмәтләре ошамый. X Хәсәнов «тарих фронтында» М. Солтангалиевнең калган «агентларына» номер сукмый. Күрәсең, ул номерларны тиешле урында бирерләр дип уйлагандыр Бигрәк тә күренекле тарихчы һәм язучы Газиз Гобәйдуллнн каты тәнкыйтькә дучар ителә. Ул «туранлык» нигезендә яткан алтай теориясен күтәреп чыгучы, «бөек төрек дәүләте», «бөек төрек милләтеидеяләренең авторы -г’еп күрсәтелә Җамал Вәлиди, Әхмәтзәки Вәлиди, Зы« Камали Габдулла һәм Гобәйду- а Бубилар, Муса Бигиев, Рәшит казый Ибраһимов. Фуат Туктаров. Гаяз Исхакый һәм башкалар милләтчеләр исемлегендә аталып, йә солтаи- галиевчелеккә нигез салучылар, яисә аны дәвам иттерүчеләр итеп күрсәтеләләр Кыскасы. 1923 елдан башлап Татарстанда социализм төзүдә нинди генә хата-ялгыш булмасын, бар да Солтангалиевкә. солтангалиевчелеккә сылтана килде, һәм бу традициягә әверелде Солтангалиеене күрү түгел, кем икәнен белмәгәннәргә дә «солтанга- лиевчелек» ярлыгы тагыла башлады. Әйе, социализм төзү кебек бөек эш белән мәшгуль булганда ул хаталар да ясагандыр. Әмма һәрбер хата өчен кешене халык дошманы дип игълан итү — ул үзе коточкыч җинаять, гафу ителмәслек гаеп Теге яки бу тарихи шәхеснең кылган гамәлләренең яки хаталарының тарихи сәбәпләрен ачыкларга тиешбез Юкса беркайчан да кеше гаепләүдән, кеше җәзалаудан башыбыз чыкмас Шәхеснең революциягә килгән юлын, алдына куйган максатын тарихилык принцибы нигезендә яктыртырга тиешбез Мирсәет Солтангалиевнең дә революциягә килгән юлы гади һәм җиңел юл булмаган. Ул татар халкының милли азатлык хәрәкәте белән тыгыз үрелгән. Ул большевизмга милләтчелек аркылы килә Күл еллар вак буржуаз позицияләрдә тора Ләкин тормыш чынбарлыгы аңа большевизмның социаль гаделлеккә омтылышның иң дөрес юлы икәнлеген күрсәтә. Солтангалиев фикеренчә. патша Россиясендә гаделлеккә иң мохтаҗ халыклар — изелгән һәм мыскыл- ланган мөселман халыклары, шулар исәбендә иң беренче чиратта — татарлар- Шул ук вакытта, ул татарларны Россиядән аеру турында уйламый да. Минем тирән ышануымча. ул бернинди дә Туран дәүләте төзү фикере белән йөрмәгән. Ул бары тик бердәм демократик һәм социалистик Россия составында төрки һәм мөселман халыкларының бер гаиләдә, туганнарча мөнәсәбәттә яшәвен теләгән Ул моны табигый дип санаганга күрә беркемнән дә яшермәгән Теге яки бу кардәш халыкларның, шул исәптән төрки халыкларның бертуганнар кебек яшәргә омтылулары пантюркизм буламы? Әйтерсең лә без бүген рус халкының украин һәм белоруслар белән бер гаилә булып яшәвенә шатланмыйбыз. Әллә без шушы халыкларның болгарлар, поляклар, чехлар, словаклар, Югославия халыклары белән якынлашуын, аларның үзара аралашуын панславизм дип әйтә алабызмы? Юк. әлбәттә. Мирсәет Солтангалиев тә халыкларны үзара сугыштыру уе белән янмаган, аларның дус булуын алга сөргән. Рус халкына карата тирән ихтирам хисе саклаган, аның алдынгы культурасы казанышларын халыкка җиткерү өчен шактый күп эшләгән журналист, политик һәм җәмәгать эшлеклесе ул. Аның белән кызыксыну чит илләрдә дә артканнан- арта бара Мәшһүр революционер, соңрак Алжир республикасының президенты булган Әхмәт Бен Белла азатлык хәрәкәтенең фундаменталь принципларын нигезләгәндә Солтангалиевнең милли азатлык хәрәкәтенең этәргеч көчләре концепциясенә таянган. Безнең көннәрдәге милли демократия дәүләте концепциясендә дә Солтангалиев идеяләре бик ачык чагыла. Көнчыгыш илләрендә киң җәелгән милли азатлык хәрәкәтләрен җентекләп өйрәнгән Вальтер Лакер 1958 елда «Нью лидер» газетасының 3 февраль санында «Бүгенге көндә Солтангалиевнең фикерләре күрәзәлектәй яңгырый», дип яза. Шуңа охшашлы фикерләр А. Беннигсен. Ш. Келькеже. Р. Гароди һәм башка чит ил авторларының әсәрләрендә дә ачык чагыла. А Беннигсенның моннан берничә ел элек •Солтангалиев —өченче дөньяның идеологы» исемле хезмәт чыгаруы юкка гына түгел, әлбәттә. Бу кызыксынуның тирән объектив сәбәбе бар. Солтангалиев яшәгән һәм эшләгән елларда әле Шәрык халыклары уянып кына килә иде. алар әле бөтендөнья тарих мәйданына чыгарга әзерлексез иде. Солтангалиев күпләр белән бергә әнә шул уянуны сабырсызланып ашыктырырга тырышкан, кулыннан килгәнчә Көнчыгыш илләрендәге революцион хәрәкәткә ярдәм итәргә, хәтта чаткы ташлап бөтен Шәрыкта революция ялкыны дөрләтүдән дә баш тартмаган. Ләкин болар барысы да ул чакларда нәтиҗәсез чаралар була. Тик безнең көннәрдә генә, бүгенге буын күз алдында колониаль империяләр чәлпәрәмә килеп, Шәрык халыклары алдында социаль прогресс перспективасы ачылды. Нәкъ менә шундый вакытта тарих сәхифәләренә мөрәҗәгать итү, аннан тиешле сабак, тәҗрибә алырга тырышу объектив мәҗбүрияткә әверелде Шулай итеп М. Солтангалиев шәхес культының иң беренче корбаннарыннан була, илдә иң беренчеләрдән булып аңа империализм агенты дигән ярлык тагыла. «Солтан- галиевчелек» дигән төшенчә илдә иң беренче политик уйдырмалардан саналырга тиеш. Бүген шунысы ачык, бу исем астында хәрәкәт иткән бернинди агым да булмаган. Бары тик революциягә искиткеч катлаулы һәм авыр юл белән килгән, революциянең үз халкына биргән мөмкинлекләренең тулырак һәм мулрак булуын теләгән татар большевиклары булган. Аларның күпчелеге шул юлда корбан да була. Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев шуларның иң беренчеләреннән. Аның кайчан һәм ничек үлүе турында әлегә ышанычлы мәгълүматлар юк. 1929 елда ул яңадан кулга алына һәм бернинди ачык суд үткәрелмәстән ун елга төрмәгә хвкем ителә Аның эше буенча тикшерүләр алып барыла, ул тикшерү материаллары сакланган булырга тиеш. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты химик И. 3. Торбов 1938 елны репрессиягә эләгә һәм Казанда тврмәдә утыра. Аның сөйләвенә караганда, ул төрмәдә М Солтангалиевне очраткан. Бер-берсенә моң-зарларын сөйләгәндә Солтангалиев үзеннән төрле ысуллар кулланып тоташ егермешәр сәгать сорау алганнарын әйткән Сорау алулар вакытында ул берничә тапкыр аңын югалтып егыла, әмма күзен ачуга сорау алу яңадан дәвам иттерелгән. Әмма И 3. Торбов әйтүенчә, ул рухи ныклыгын югалтмаган. Бәлки Торбов күргән һәм аның белән бер ай чамасы төрмәдә бергә булган кеше чыннан да Мирсәет Солтангалиев булгандыр' 1952 елда М. Солтангалиев әле исән булган, Мәскәүдә Сталин тарафыннан бирелгән махсус бүлмәдә яшәгән һәм аңа ниндидер материаллар әзерләү белән шөгыльләнгән дигән версия дә бар Өченче версия буенча, имеш, срогын тутырып кайткач, ул Саратовта яши, хәтта язучылар союзына алуны үтенеп гариза да язган. Бу версияләрнең дөреслеге яңа тикшеренүләр дәвамында ачыкланырга, М. Солтангалиевнең соңгы көннәре төгәл яктыртылырга тиеш. Хәбәрдарлык, үзгәртеп кору дәвере күп нәрсәгә ачыклык кертте. Шәхес культы чорында законсызлык корбаннарының исемнәре әйтелде. Ләкин алда эш күп әле Солтангалиев трагедиясендә дә бер Сталин гына гаепле түгел. Бу эшкә төрле яла ягучылар, палачлар, көнчеләр җәлеп ителгән. Киләчәктә аларның кара эшләрен фаш иткән хезмәтләр дә халыкка җиткерелергә тиеш.