Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гаепләү сүзе

Син кайдадыр әле Яшисеңдер. Хатының да бәлки исәндер. Ак чәчләрен Кара төскә манчып. Японский халат киядер. Ә квартираң Җитмеш метр буйлы. Дәрәҗәңә шулай тиешле. Бер бүлмәдә Урын-җирен салып. Сакчы итеп тоттың бер этне. Син пенсионер хәзер. Персональный. Шау-шулардан инде тынгансың. Акчаңны да Китереп тапшыралар. «Калҗа»ны да чумыра торасың. Тыныч кына шулай. Мыштым гына Уздырасың булыр көнеңне. Г өлләреңә Сулар сибәсеңдер. Бик шәфкатьле санап үзеңне. Әле генә Белеп алдыңмыни Гөлләр сусыз шиңеп беткәнен. Ә нигә син Искә төшермисең Бер тоткынның үлем көткәнен? — Кап-караңгы. Салкын камерада Ул да шулай сусаган иде. Сулышының Соңгы минутында Бер тамчы су сораган иде. Саф җанлы ул. Бер гаепсез иде.— Тугры иде юлы тормышта. Туган иле өчен Канын биреп. Куяр иде башын кылычка. Ә син аны: — Илгә дошман,— дидең, Әләк язып кәгазь буядың. Ничек кенә Бер дә тартынмыйча Имза салды синең кулларың? Ничек кенә Шушы куллар белән Оялмыйсың икмәк тотарга. Икмәк бит ул Изге зат дөньяда. Намус диләр аны татарда... Кем йөзенә Кара тап ташладың? Яла иде синең һәр сүзең. Син дошманны, имеш. Фаш итәсең. Җинаятьче идең син үзең. Син үзеңне Яхшы кеше диеп, - Мин коммунист.— диеп йөргәнсен Үз анаңның Моңсу күзләрендә Шик тудырган караш күргәнсең.— Кызганырга, имеш. Хакыбыз юк. Сыйнфый көрәш әле барганда. Бала, имеш. Атасына каршы. Ата. имеш, каршы балага. Менә шундый Фикер иде синдә. Кызганмадың хәтта дустыңны. Син үзеңнең шулай Намусыңны Аяк аска салып уздыңмы?.. — Шулай куша,— дидең,— Иптәш Сталин. Кирәк,— дидең,— уяу торырга. Син бит әле ♦Бурыч- алган идең Үз йортыңда шымчы булырга. Үз сүзеңне Телең оныттымы? — Сталин сүзе — канун.— дидең син. Үз йөрәгең синең Юк идеме. Үз вөҗданың кайда иде соң?.. Гөл артына качып Маташсаң да. Без йөзеңне синең күрәбез. Хак сүз белән Сине гаепләргә Суд залына бүген керәбез. Ә суд залы. Бөтен-бөтен ватан. Кешеләр, ташлар бире килгәннәр. Тоткыннар бит безгә Шул васыятьне Соңгы кабат әйтеп үлгәннәр. Барыбыз да Чыктык трибунага. Әләкчене атап хурларга. Корбаннарның Якты исемнәрен һәйкәлләргә язып куярга... Ә син әле Гөлгә су сибәсең. Яфраклардан тама тамчылар. Елый кебек алар Бу минутта... Сүз атмыйча сиңа кем чыдар? Әле генә Белеп алдыңмыни Гөлләр сусыз янып сулганын. Ә нигә син Искә төшермисең Чын кешенең һәлак булганын?