БӘЯНЕ ДӨРЕС БИРИК
«Заман һәм шигырь» рубрикасы астында «Казан утлары» журналында барган бәхәсне бик кызыксынып күзәтәм. Журналнын быел килгән беренче саны белән танышуны да нәкъ шушы рубрикадан, ягъни шагыйрь Нури Арслановның «Ачыктан ачык әйтсәк» һәм Мәскәү каласыннан Вахит Юнысовның «Кая киткән тыйнаклык?» дигән язмаларыннан башлап җибәрдем. Анлавымча. журналда барган бу әдәби дискуссиянең максаты татар шигърияте хәленә дөрес бәя бирү, аны яхшырту юлларын эзләүдән гыйбарәт. Ә бүгенге ике автор исә бу хакта онытып, күбрәк язучыларның үзләрен тикшерү белән мавыкканнар. Менә Нури Арсланов Илдар Юзеевның «Казан утлары» журналында (1987 ел. 7 сан) басылган «Сез кабызган утлар» поэмасына анализ' ясый. «Поэма гадәттәгечә оста язылган, сүз дә юк,— дип сак кына башлана тәнкыйть.— Шагыйре әйбәт, поэмасы шома, ә әсәрнең эчтәлеге нәрсә турында сөйли соң?» Шулай дип сораса да. Н. Аре ланов үз соравына үзе җавап биреп тормый, ә бәлки шунда ук хөкем фикере чыгарып куя. Билгеле, поэма кадәр поэманың «эчтәлеген» мәкаләдә сөйләп бирү мөмкин булмастай эш. Хисләр, кичерешләр өермәсе ул. һәм бу очракта аның җитди сәбәбе дә бар: шагыйрьнең туып-үскән йортын сүтеп, зират йорты итеп куярга ниятлиләр. Кем үзенең туган нигезе туздырылуына риза булып торыр икән? Бу афәтне булдырмас өчен И. Юзеев өенә кайта, учак дөрләтеп төн үткәрә, йортның гыйбрәтле тарихын гына түгел, кешеләр, заман турында уйланып поэма иҗат итә. Ләкин Нури Арсланов шагыйрьне тыйнаксызлыкта гаепли. • Ачыктан-ачык әйткәндә.— ди ул,— шагыйрь үзенә, яки Юзеевларга музей-йорт ачуның кирәклеге турында борчылып яза». Ну. кешеләр... Инде Мәскәүдән килгән язма турында бер-ике сүз. Вахит Юнысов дигән кеше анда Әхсән Баяновның «Казан утлары» журналында (7 сан. 1988 ел) басылып чыккан • Юкәдәге чикләвекләр» исемле мәкаләсен тәнкыйть итә. Итсә итәр иде әле. аңа карап минем ул мәкалә турында калган иң яхшы фикерем барыбер үзгәрмәде. Ләкин монда да кешенең үзәгенә үтәрлек сүзләр бар: «Бәрәкалла, машалла, иң зур бөркет Ә. Баянов үзе икән ләбаса!» Алга таба да мыскыллап көлү сизелеп тора. Нигә кирәк шул кадәр пычак теллелек, кешенең әхлагында казыну? Бу мәкалә миңа ирексездән «Ну, погоди»ның кайсыдыр сериясендәге бер күренеш не хәтерләтте. Бүре елга аркылы йөзеп баручы Куян артыннан кармак ыргыта. Шул кармак иллә дә зәһәр, мәкерле ыжлап оча да инде! Кыскасы, әйтәсем килгәне шул: безнең әдәби тәнкыйтьтә кешегә Бүре кармаклары ташланмасын иде. Ә тәнкыйть уклары исә сызгырып очып, әдәбиятта булган ким челекләрне юк итсеннәр