АВЫЛЫМ ГАДӘТЛӘРЕ
Төнге уйлар улай бер көнне янгын сарае янына ирләр җыелган, көлә-көлә сөйләшеп торалар: Котдус Мөнирәсе яңадан аерылып кайткан икән. Икенче көнне кич, эштән кайтканда, Мөнирә апа янына тукталдым. «Мөнирә апай, ни хәлләрең бар. ничек яшисең, сәламәтлегең ничек? Синең йортыңда ут булгач, урам ямьләнеп киткән».— дидем. Ул, яулык почмагын тотып алды да. ихтыярсыз елап җибәрде: — Булмады инде, энем, берничә тапкыр барып карадым кияүгә, яңадан кайттым. Бер дә ияләнә алмыйм шул. Менә шушы йорт, авылым, күршеләрем сагындыра...— дип сөйли башлады.— Энем, миңа пенсионерларга бүленә торган икмәкне бирерсез микән?.. Мин: «Барлык үтенечләрең дә үтәлер, иртәгә, әйберләреңне алып кайтырга машина булыр, икмәкне дә иртәгә үк алырсың, иртән сәгать җидегә идарәгә кил»,— дидем. Өченче көнне Мөнирә апаның капка төбендә апак тузларын ялтыратып бер машина каен утыны ята иде. Капкасыннан бер ат эзе дә кергән. Алай икән, бодайны да алып кайткандыр, машина эзе дә бар, урын-җирен дә алып кайткан икән,— дип тынычланып куйдым. Сугышка кадәр, мин әле үсмер малай чагында, минем әтиләрнең төп йорты белән Мөнирә апайның килен булып төшкән йорты кара-каршы иде. Мин еш кына ул йортка — әбиләргә дип төшә торган идем. Мин шулай бер төшкәндә, бик матур итеп бизәлгән, тарантаска җигелгән ат белән Габделхак абый Күөм авылыннан кыа алып кайтып, капкадан кереп китте. Тарантаслы ат артыннан бирнә әйберләре төягән атлы арба да керде. Ул аттан берничә кыз төшеп, арба янында туктадылар. Тарантаслы ат килеп керүгә, ат башында утырган егет җиргә сикереп төште, аның артыннан Габделхак абый төшеп, яшь киленне кулыннан тотып җиргә төшерде. Килен төшкән урынга мендәр китереп салдылар. Өйдә яшь киленнең кулын онга тыгалар, бөтен ипине башлап кистерәләр икән. Янәсе, ашлы-сулы булсын, бәхетле, мул яшәсен. Иртәгесен күрше кызлары су юлы күрсәтергә дип, яшь килен белән бергә чиш мәгә киттеләр. Мөнирә апай озын кунычлы туфли кигән иде. Сокланып карап тордык. Һәрчак шулай: килен төшсә, аны бөтен авыл карапкүреп калырга тырыша. Без, малайлар. Габделхак абыйга кызыгып карый идек. Озын шинель кигән, башында — яшел фуражка, аягында — хром итек, итек үкчәсе артында ялтырап торган тимере бар иде. Ул чик сакчысы булган икән... Мөнирә апайны уйлап утырам. Габделхак абый белән аларның тормыш юлы әнә шулай башланган иде. Алар үзләренә йорт салдылар. Габделхак абый ферм» мөдире булып эшләде, ә Мөнирә апай колхозда төрле эшкә йөрде. Өч балалары булды. Бер кызы, ике улы. Шулай яшәгәндә сугыш башланды. Габделхак* абый сугышка китте, шунда үлеп калды. Бу гына җит_мәгән, Мөнирә апайның бер улы җәй көне суга батып үлде. Икенче улы Рүзәл әтисе кебек таза, нык булып, чибәр булып үсте. Колхозда эшли, әнисенә ярдәм итә иде. Аның өчен сөенеп кенә йөргәндә, тагын бер фаҗига бу хатын өстенә ишелде. Шулай бер көнне ишегалдында йөри идек, ачыргаланып кычкыр ган хатын кыз тавышына тынып калдык. Нәрсә булды икән дип мин тавыш килгән Ахыры. Башы 3 санда. якка йөгердем. Карасам — безнең бакча башында, инеш буендагы агачлыкта. Мвнирә апай елый елый чабып йөри. сүзен әйтә алмый, кулы белән агачлыкны күрсәтә. Рүзәл авылның бер кызы белән танышкан, аннан ничектер бер берсеннән сүрелеп торганнар. Рүзәл. сакау булган ечен яратмый, дип. Мотаһара фермага сыер .аварга бара торган юл естендә. аңа үч итеп, асылынып үлгән. Мөнирә апай бердәнбер кызы белән яши башлады. Ул кыз фермада сыер савып, ярыйсы гына кон күрәләр иде. көннәрдән бер көнне ул кызы да авырып үлеп китте. Мөнир» апай япа-ялгызы торып калды. Аның яңадан кияүгә чыгып йөрүен уйлагач, бер гыйбрәтле хәл искә төшә. Бер вакыт хатыны үлгән Лотфулла абыйга, әлеге дә баягы янгын сарае янындагы ир-атлар: «Лотфулла абый, яшь хатын белән яшәүләре рәхәттер, ә?»—дип. сорау биргәннәр. Лотфулла абый бер хәлне сөйләп киткән. Әтнә базарында аның бер танышы очраган, ул да. хатыны үлгәч, яшь хатын алган икән. «Хәлләрең ничек, ничек яшисең, яшь хатыныңнан уңдыңмы?»—дип сорагач әйткән: «Әй. Лотфулла, син сорама, мин әйтмим, бар да яхшы, хатын да бик акыллы, балаларны да какмый, ризык пешерергә дә иренми, ләкин бер урында сигез аяк йоклыйбыз?», дигән Ап тирын Лотфулла: ничек инде ул сигез аяк? «Урын җир янына килгәч тә. иң элек беренче өйләнгән хатын, куеныма беренче кергән кыз искә төшә. Яшь хатын да элекке ирен уйлый торгандыр. Менә шулай итеп без бер урында сигез аяк йоклый быз, бу хәл бик авыр икән».— ди. Менә мин дә Мөнирә апай тормышында килеп чыккан бара-кайта йөрүне Лотфул ла абый сөйләгән кыйссага туры килә дип беләм. Кешенең хәленә керүне, аны аңлауны җитәкченең беренче бурычы дип исәплим. Уйландыра толлар. Өйгә кайтам — Шәрифә апай Гатауллина йортында ут бар. якты, әле ул таза-сау. димәк. Аның каршысындагы Хәнифә апай йорты ябылган, үзе генә тору мөмкинлеге булмагач. Әтнәдәге кызына китеп барды. Алар янында гына Факия апай Садретдинова йорты, ул да ялгыз. Авылның әхлакый климаты әнә шундый кешеләрнең тормышына битараф кара маудан да килә. Халык ихтирамлы — толларның күршеләре утыннарын кертеп, ярып, кисеп бирәләр. Әйтәсе килгән сүзем шул: авыл халкында соңгы елларда бик матур гадәтләр барлыкка килде. Әле генә мин әйтеп киткән, фронтта ирләре үлеп кал ган карчыкларга колхоз ярдәме белән беррәттән күршеләре, туганнары да ярдәм кулы суза. Идарәдә эшемне бетереп, урамнан кайтып киләм. җәйнең матур көне, урамда беркем дә юк. Капка төбендәге Сәхибулла абыйның хәл-әхвәлен сорадым «Әй. энем, минем хәлне сорама инде.— дип офтанды. Сөйләп китте: — Бүген авылда иң зур бәйрәм ич. Колхоз кешеләргә печән бирде. Барлык кеше болында печән чаба, җыйный, берсеберсенә булыша, берсенекен чабып, кабартып бетергәч, икенчесенә ярдәмгә керә. Мин генә шул кешеләр янында була алмыйм, булыша алмыйм, шуңа күңелем тулып утырам».— диде. Сәхибулла абый Бөек Ватан сугышыннан ике күзе дә күрмәс булып, мина кый пылчыгы тиеп, сукыраеп, кайтты. Янына утырдым. Ул миңа авылыбыз халкының матур яшәвенә соклануын әйтте. Берсе белән берсе тату, кычкырышу юк. Элекке шикелле, басудагы ызан өчен сугышу юк. Барысы да бар. барлыкларының кадерен беләләр, ди. Кешеләр печән чаба. Эшләре беткәч, болында, ашъяулыклар җәеп, кемдә нинди ризык бар. шуны табынга куеп, чәйләр эчеп, ял итеп кайтырлар. Та тулык дөньяны матур итә. Көз көне сугым вакытында, берсе икенчесенә кереп, без ит мактарга кердек, дип. күңелле итеп, чәй эчү гадәте дә картка ошый икән. Сугым суйган көнне иртәдән кичкә кадәр казанда ит пешә, самавыр кайнап тора. Утын алып кайткач, аны яру. салам алып кайткач, аны өю. йорт-каралты эшләткән чакта өмә ясау — борынгыдан килгән матур йола. Тик аларны аракы белән генә бозмаска кирәк. Сәхибулла абзый тынычлангач, мин өйгә кайтып чалгы алдым да печәнлеккә киттем. Болын өсте чуп-чуар. ирехатыны. баласы-чагасы. картлар карчыклар барысы да болында иде. Үзенә дигәндә кеше шундый күтәренкелек белән э .. .< әнә шул оешканлыкны колхоз тормышына да күчерәсе иде. Кешеләрнең болында эшләвен карап тору да күңелне кузгата. Ерак тарга җ.»- • > : киткән зур болын, биек, куе печән бер хәзинә булса, болын тулы кеше, эшкә сәләтле, сау-сәламәт кеше — иң зур хәзинә. Сәхибулла абыйның капка төбендә, бөтен халык эшкә китеп беткәч, моңаеп утыруы юкка түгел шул. Авыл урамыннан узганда, йортларга игътибар итәм. Һәркем үзенчә төзи карал тыны. Мин йөргән урамда өч кешенең йорты өч төрле. Мәгъсүмов Мөнир йортын нарат бүрәнәсеннән, ике ягын таслап, борыс ясап салды. Биек аның йорты, калай түбәле, зур капка, урам буенда — мунчасы, рәшәткәләре үзенә бер бизәкле Аның күр- шесе Галиев Җаббар йорт кыегына чарлак ясаган, өе рәшаткә артында түгел, урам га ук чыгып тора, урам буенда мунчасы, ишегалдында бакчасы, бакчада умарталары бар. Ә Фатыйхов Равил йорты йомры агачтан салынган, ул да түбасенә чарлак чыгарган, аныкы бөтенләй икенче торле. Мунчасы, гаражы, келәте бар. By карал тыларның һәркайсына калын тактадан сукмак салынган. Хәлиуллин Расих исә машина гаражын биек итеп күпер салып урамга чыгарды. Аларның дүртесенең дә каралты-курасы, тормыш яхшырган саен, үзгәрә барды. Элек урам буена ал тыга алты метрлы итеп бер йорт һәм өйалды салдылар. Тормыш яхшыра төшкәч, өстәп кухня ясадылар. Соңгы елларда кухняның икенче башына, алты метрга алты метр иттереп ак өй җиткезделәр. Элегрәк әйтеп киткәнемчә, тазарак тормышлы кешеләр. уртасына өйалды корып, өч көрле итеп, аш өе. ак өй. йокы өе (кечкенә nil) булдырганнар. Менә хәзер өйалдын уртага эшләмичә, йортларны тоташ салу гадәткә керде. Түбәле зур капканы хәзер барлык йортта да очратасың. Коймаларны нәкыш ләп эшлиләр. Мунчалар да элек, күбесенчә, кара була иде, ягьнн миченең морҗасы юк. Төтен мунчага тула, стеналар кап-кара корым була, киенгәндә корымга буялып бетә идең. Ә хәзер тормышлар яхшыргач, ак мунча салалар. Ул мунча ике бүлемнән тора — берсе юыну-чабыну өчен, икенчесе киенер өчен. Хәзерге мунчалар бик чиста, рәхәтләнеп ял итә торган. Хәзер мал туарны да бүрәнәдән мүкләп күтәргән яки шлактан ясалган җылы абзарларда асрыйлар. Ул абзарларда савым сыеры, симертә торган хайван, сарык лар, бәтиләр һәм бозаулар, тавыклар өчен аерым-аерым бүлемнәр ясала. Хуҗалыкта кар базлары да саклана. Аларын таш яки кирпеч белән эчлиләр. Баз өсте чиста, үзе бер келәт. Күнгәр авылыныкы Хәйретдин абыйның яшьләргә сөйләгән бер хикмәтле мәзәге хәтердә. Алар авылының бер егете кыз белән танышкан да, әти мине өйләндер әле. дигән. Атасы риза булмаган. Гадәттә бит авыл халкы туйларны эш беткәч, каз көне ясый. Ә бу язын ейләнмәкче икән. Әтисе үзенекен әйтә, егет — үзенекен. Ахыр килеп, әти кешенең ачуы чыккан. Малайны өйләндергәннәр. Карт бик үткен кеше булган, хатынына әйткән: син киленне ашау-эчү тирәсендә йорт, ә мин малайны үз янымда эшләтәм. дигән. Малай эштә эт булып арый. Ә килен өйдә, әнекисе янында, ашап-эчеп. чибәрләнеп киткән, егетне елмаеп кына каршы ала икән. Бер көнне егетнең чабатасы тишелгән. Ул. эштән кайткач, чабатасын ямарга утырган, ул арада өйдә яшәгән бозау егетнең кулына тибеп киткән. Егет калыплы чабата белән бозауны кыйный башлаган. Атасы әйткән, нишләп кыйныйсың, аның һич гаебе юк. дигән Егет җавап итеп: «Бик сикерсә, өйләндерермен әле менә!»— дигән. Икенче бер көнне егет авыл урамыннан көтү кайтканны карап тора. Иң азактан гына зур мөгезле бер тәкә аңгыраеп кайтып бара икән. Малай карап торган-торган да, бу мескен тәкә дә өйләнгән ахрысы, дигән. Шул сүзне ишетеп торган атасы. «Хатын, шаулама, малай өйләнүнең кайчан әйбәтрәк икәнен аңлаган булса кирәк».— дигән. Безнең авылга күрше авыл марилары утын сатарга килә торган иде. Шулай бер көнне кибет янында бер мари бәләкәй генә итеп төягән коры утын сатып тора икән. Безнең авылның Мифтахи дигән кеше утын сатулашырга килгән. Озак сатулаш кан. Мари үз сүзендә торган. Әй. дигән Мифтахи, чанасы пие белән күтәреп китәр лек утының бар. шуңа дөнья бәясе сорыйсың, дигән. Мари әйткән, күтәреп кара, әгәр күтәрә алсаң, чанасы-ние белән бирәм. дигән. Базарда торучыларга кызык була: • Әй. булмаса булган икән, күтәр дә кит. Мифтахи!» диләр. Авыл халкы белә: Миф тахи көчле. Ярар, дигән Мифтахи. Атны туарып, түшлек аркалык белән тәртәләрне кысып бәйлиләр. Мифтахи ике табан арасына керә, чананы җилкәсенә күтәрә дә китә башлый. Иөк хуҗасы кинәт көлүеннән туктый: «Чанасын гына булса да кал дыр!»—дип ялына башлый. Утынны, әлбәттә, кайтарып бирәләр. Мари, сөенеченнән, утынын арзанга гына сатып киткән, имеш. Авыл халкының нинди уй. нинди теләкләр, нинди гадәтләр белән яшәвен белү, гадәт йолаларның уңайлысын сайлау, тагын да үстерү-баету, җитәкченең көндәлек эшендә чагылыш табарга тиеш. Кешеләргә авыр хәлдә калганда ярдәм итү, җылы сүз белән юату җитәкчегә карата ихтирам уята. Гореф-гадәтләрне, халкыбызның матур йолаларын саклый белгән җитәкче беркайчан да оттырмый, ота гына. Күмү йоласы Безнең авылларыбызда авыру багу, мәет күмү йоласы элек электән нык сакланып килә. Кеше каты авырый башласа, күршеләре, туганнары хәлен белеп торган, ул йорттан кеше өзелмәгән. Авыру янына кереп утырып, аның хәлен сорау гадэти хәл булып киткән, авыруга нәрсә ярдәм итә. нинди дару, нинди үлән ярый — һәммәсе сөйләшенә. фәлән авылда фәлән кеше тазарган, тазарасың әле,— дип. авыруны тешен келсккә бирелүдән саклый. Тавык шулпасы, мичтән генә чыккан кайнар кабартма, сумса алып кереп, авыз итеп кара әле дип. кыстый кыетый ашатырга тырышалар. Бала чагасы булса, аларга да күчтәнәч алып киләләр. Авыру янында озак-озак уты рып чыгалар. Күп очракта бу эшне картлар, карчыклар башкара Алар авыру кешегә яшь вакытларын, бергә эшләп йөргән чакларын күңелле итеп сөйлиләр, аңарда яшәү емете уяталар. Авыру үлсә, моны бөтен авылга хәбәр итәләр. Мәрхүмнең йортына туганнары, күршеләре, өлкәннәр җыела Карчыклар күмүнең борынгыдан килгән йолаларын саклыйлар. Мәрхүмнең гәүдәсен авылда пөхтәлеге белән дан алган, мәеттән курыкмаган кешеләр юа. Юылган мәетне ак тукыма белән кәфенләп җылы юрганга төреп, зиратка алып киләләр. Мәет салган кабыкны зиратка кадәр күтәреп баралар. Анда баргач, җиргә куеп, озата килгән кешеләр саубуллашу йоласын үткәрәләр. Мәетне иңдергәч, зиратка килгән кешеләр кабергә берәр уч туфрак сала. Бу инде — күршеләре тарафыннан бирелгән соңгы ризалык, ихтирам билгесе. Ризалык димәктән. авыру кеше, хәле начарлана төшкәч, күршеләренә һәм барлык туганнарына «мин сездән бик риза-бәхил» дип кулын биреп саубуллашып чыга. Олы кешенең риза бәхиллеген ала алмау — йорттагы кешеләр өчен бик начар. Карчык киленен бәхил ләмәгән. килен бик рәнҗеткән икән дип сөйләгәннәрен ишеткәнем булды. Ләкин мондый хәлнең безнең авылда булганы юк. Кайдадыр менә шул малай атасының ризалыгын ала алмаган дип сөйләшкәнне генә ишеткәнем бар. Гадәттә безнең авыл ларда олы кешене хөрмәт итәләр. Иорт эчендә иң дәрәҗәле урында олы кеше йоклый, табын янында иң түрдә олы кеше утыра. Әти-әнисен чиста, пөхтә йөртү, матур киендерү — безнең якларда табигый хәл. Соңгы елларда авылларыбызда вакытсыз үлгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан дәрәҗәле кешеләрне күмгәндә, колхоз, профсоюз оешмасыннан кешеләр катнаша. Миңа да. шул исәптән, күп кенә кешеләрне күмүдә катнашырга туры килде. Мәсәлән. бер бик яхшы тракторчыбыз Хәйруллин Әгъләмне, бер комбайнчыбыз Сибгатул лин Әлтафны. Бөек Ватан сугышында катнашкан Гомәров Гыйлаҗне, колхозыбыз ның комсомол оешмасы секретаре Гыйбадуллина Фирдинәне, колхозыбызда озак еллар минем белән бергә хисапчы булып эшләгән Җәләлиева Һәдияне һәм башка бик күпләрне күмүдә катнаштым. Бу очракта мәетнең гәүдәсе салынган табутны ишегалдына алып чыгып, аны урындыклар өстенә куеп, мәрхүмнең тормыш юлы. аның яхшылыгы хакында кешеләр алдында сөйләп озатабыз. Кайбер очракта бу хәл зиратта да үтә. Безнең авыл халкында хатын-кызның зиратка керү йоласы булма- ганлыктан. хатын-кызлар анда бармыйлар. Шуның өчен мәрхүм турында сөйләүне аның барлык туганнары булган җирдә, үзләренең ишегалдында сөйләүне дөресрәк дип табабыз. Авыл халкы үз теләге белән кабер казырга җыела. Кабер казу, мәет юу әсбаплары зиратта махсус бинада саклана. Авылның дәрәҗәле бер карты бу әйберләр өчен җаваплы санала. Кабер казып ләхет алгач (ләхет — каберне казып төшкәч, кырыйга казып керү), мәетне күмәләр. Мәетне кабергә иң якын туганнары иңдерә (улы. абыйсы, кияве һ. б.). Кабер өстенә (баш ягына) каен. имән, чыршы, нарат, миләш, шомырт кебек агачлар утырту гадәткә кергән. Шуннан соң, кабер казучылар. читкәрәк китеп утырып, тагын бер кат саубуллашалар. Йортта мәетне төнәтүчеләргә. мәрхүмнең истәлеге итеп, яулык яки исле сабын өләшенә. Алар, йорт хуҗаларын юатып, тынычландырып кайтып китәләр. Бик якын кешеләре, мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашып, берничә көн шул йортта калалар. Ә күршеләре өчесенә кадәр, бу йортка кергәләп. хәл белеп торалар. Кайбер кешеләр мондый югалтуны бик авыр кичерәләр, үзләренең дә авырып китү очраклары була. Ир-ат. кайгымны басам, дип, эчүгә сабышырга мөмкин. Мондый очракларда да күршеләр күз-колак булып тора. Өченче көнне йорт хуҗасы якыннарын ашка чакыра. Шунда үлгән кешенең әйбәт якларын искә алалар, йортта калган кешегә, мәрхүмне исән чакта тәрбияләгәне өчен, авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтәләр. Җиденче көнне, төн чыккан хатын-кызларны чакырып, шулай ук мәҗлес ясап, мәрхүмне искә алалар. Кырыгынчы көнендә иң якын туганнары килә, мәрхүмне тагын искә алу кичәсе ясыйлар. Елы тулган көнне дә барлык туганнары, күршеләре җыйналып искә алу үткәрәләр. Бу мәҗлесләрдә ирләр, хатын-кызлар аерым җыела. Берсендә ирләр булса, икенчесендә хатын-кызлар була. Искә алу мәҗлесләрендә, күмәргә килгәндә аракы эчү тыела, бу — мәрхүмнең истәлеген мыскыллау булып санала. Зиратлар безнең колхозның җиде авылында да рәшәткәләр яки коймалар белән әйләндереп алынган. Зиратка хайван кертелми Аның печәне, авыл Советы рөхсәте белән, зиратны саклау чыгымнары өчен сатыла, һәр елны язын авыл халкы җыйна лып. зиратларны ауган, кипкән, корыган агачлардан чистарталар. Каберләргә таш. чардуган куела. Безнең авылларның зиратлары, читтән караганда, урманны хәтерләтә Лвыл халкының үлгән кешеләрнең истәлегенә игътибарлы булуы — күңелле- матур күренеш. Бер үк вакытта ул яшьләрне өлкәннәргә ихтирам рухында тәрбия ләү өчен дә кирәк. Мәет күмү, зиратларны пөхтә итеп саклау — социаль мәсьәлә, аңа җитәкчеләр аеруча игътибарлы булырга тиеш. Үз-үзеңне тоту гадәтләре Иң беренче сүзем итеп безнең колхоздагы гаиләләрнең тотрыклылыгын, таркалу очракларының бик аз икәнен әйтергә кирәк. Яшьләрнең гаиләсе бозыла башласа, өлкәннәр үгет-нәсихәт белән, киңәшләре белән шундук килеп җитәләр. Бу әйбәт гадәт безнең авылларда күптәннән килә. Өйдә олы кешегә ихтирам бик зур. Алар йортның иң дәрәҗәле бүлмәсендә яшиләр. Аларның киемнәрен киленнәре, балалары чистартып, юып. урын-җирләрен. мунча яккан саен, алыштырып торалар. Мунча шимбә яки якшәмбе көнне ягыла Туганнар яки күршеләр, бер атнада берсе, бер атнада икенчесе мунча ягып, йортта тәмле-тәмле ризыклар пешереп, чәй эчеп, төрле хәлләр хакында сөйләшеп, көлешеп, күңелле итеп кич утыралар. Олы кеше акча байлыгы белән идарә итә. Бик сирәк йортларда гына акча янчыгы килен яки малай кулында була. Пенсия яшендә булган олы кеше бала ларының балаларын (оныкларын) карауны гадәттә үз өстенә ала. Әнеки карый баланы, әтеки эшкә өйрәтә. Бездәге киленнәр кияүнең анасына — әнеки. атасына — әтеки дип әйтәләр. Өлкәннәр йорт эшләрен карый, мал-туарны тәрбияли, кош кортларны туйдыра. ишегалларынсеберә, яшелчә үстерә. Көченнән килгән шундый эшләрне башкарып. улы. килене алдында ихтирам казана. Эштән арып кайтканда, йорт эше эшләнеп беткән булса, улы белән киленен табында кайнар ризык көтеп алса, белеп тор — бу гаилә тату яши. Минем әнинең йорт тоту гадәтләре үзеннән-үзе миңа һәм хатыныма күчте. Элек, без яшьрәк чакта әни көнгә өч мәртәбә ризык пешереп, эштән кайтканда безне көтеп тора торган иде. Минем эшем исәпләнмәгән, вакытсыз да кайтам, ләкин, кай чан кайтсам да. ашарга әзер була иде. Хатыным укытучы булганлыктан, кичләрен дәфтәрләр күтәреп кайтып, өйдә шуны тикшереп утыра, ягъни йорт эшләре белән шөгыльләнергә әллә ни вакыты калмый. Әни. 85 яшенә җиткәнче, һаман булышып килде. Аның матур гадәтләре минем хатынга күчте. Ул оныкларыбызны карый. Аларга оекбашлар, кофталар бәйли, мамык шәл бәйли, җылы киемнәр тегеп киер тә, ертык-тишекне ямый. Ашарга әзерли, гомумән, йортның хуҗабикәсе булу табигый рәвештә әнидән аңа күчте. Акча янчыгын да аңа тапшырдык. Ә мин, иртүк торып, мал туарны карыйм. Хатыным чәй кайната, ризык әзерли. Киленебез, улыбыз белән бергәләп иртәнге чәйне эчеп, эшкә китәбез. Көндез яңадан хатыным ризык әзерли Бакчада бергәләп эшлибез, умарталарны хатыным белән икәү карыйбыз. Без үзебез дә. авыл кешеләре дә шушы тәртипне хуплыйбыз. Соңгы елларда бу гадәтләр үзгәрә башлады. Безнең авылның бер егете атасын нан аерылып чыгып, хатыны белән икәү генә аерым яшәүне кулай күрде. Килен дә шуны хуплады. Әти әнисен чакырып сөйләштем: «Улың башка чагарга җыена, колхоздан йорт сорады, ул сезнең килешенгән эшегезме, нишлик?» — дидем. Абзый уйланып торды. «Без сөйләштек, киңәштек, аерым яшәп карасыннар».— диде. Көннәр үтте Бу абзый безнең урамда тора. Шулай беркөнне сөйләшеп киттек. ■ Менә. энем, утыныбыз юк. малайга әйткән идем дә, кайтарып бирә алмый әле. Синең яныңа барам әле. саламым бетте, сыерга ашатырга кирәк, малай онытты, син берәрсенә әйтеп, китертә алмассыңмы?»— диде. Тагын да бер көнне, эшкә барганда, абзыйлар турысыннан уза идем, мотоцикл тавышы читкә тайпылырга мәҗбүр итте. Мотоциклда әлеге егет, хатынын, кызын утырткан, аталары яныннан җилләр уй натып узып китте. Әтисе капка ярыгыннан карап тора. Исәнләштек. «Нишләп чыгып карамадың?»— дим. «Әллә нишләп уңайсызланам шул.— диде ул.— Улымны күрәсем килә. Бигрәк тә улымның кызын сагындым, бик сирәк керәләр»,— дип елап та җибәрде. Егет белән сөйләшергә туры килде. Олы кешенең күңеле нечкә булуы, төп йортка ешрпк кереп йөрергә, кызын аларга ияләндерергә кирәклеге хакында киңәшләр биреп җибәрдем. Кереп чыгу белән генә олы кешенең күңелен тынычландыру читен икәнен белсәм дә. киңәштән артыгын эшли алмадым. Егет бик эшчән, акыллы, яхшы механизатор, килен дә эшчән, тәрбияле. Авыл халкы барыбер егетне дә. киленне дә яратмый. Борынгыдан килгән гадәт буенча, олы ир бала, башка чыгып, яңа тормыш кора, ә төпчек дигәне, иң соңыннан туган ир бала, ата ана йортында торып кала. Башка 154 чыгучыларга бер бозауны тана итеп үстереп бирәләр, бер ике сарык бәтие, йорт ечен кирәк-ярак, бер елга җитәрлек ризык (он яки ашлык), бәрәңге биреп чыгаралар. Башка чыгучыларга барлык туганнары, күмәк көч белән, йорт салып бирә. Хәзерге чорда безнең колхозның үз тәртибе барлыкка килде. Башка чыгарга теләгән кешегә, әгәр ул үзе йорт салырга теләмәсә, колхоз йорты бирелә. Беренче елны квартир хакы түләмиләр. Икенче елны гына ил күләмендәге тариф буенча түли башлыйлар. Менә бу язмаларны язган көннәрдә генә Шиһапов Зыяаый абыйның өченче малаена.— Шиһапов Фердинантка йорт бирдек. Галиәскәров Таһирга, Закиров Фарель, Ганнев Хөсәен. Әхмәтҗанов Ваис, Шәяхмәтов Гаделҗаннарга да колхоз йортлары бирелде. Шулай итеп, электән яшәп килгән матур гадәтләрне колхозның гомуми көче белән тагын да ямьләндереп җибәрдек. Шулай да без яшьләрнең йортны үз көчләре белән салуын яки булганны сатып бирүне хуплыйбыз. Кадерлерәк була. Хәзерге яшьләргә тир түгеп табылган мал кадерен аңлатасы бар әле. Авыр физик хезмәтне техника башкару аркасында, кешеләр хезмәт хакын җиңелрәк ала башладылар. Аннары, шәһәрдәге күп төрле контораларда кәгазь белән генә эш итүчеләрне күрү авыл яшьләрен калага тарта. Авылда ни дисәң дә эш бик күп. Кырда да. хуҗалыкта да. Эш хакы түләүнең дә тәртибе юк иде. Тракторчы егет белән кырда сөйләшеп торабыз. Егетем әйтә: «5 гектар җир сөрәм — 6 сум түләнә. Мин эшләгән җирдә бер гектардан 28 центнер уңыш чыкты, ә менә күрше колхозныкында — 15 центнер гына. Тракторчысы шул ук 6 сумны ала, колхозның үз акчасы җитмәсә, аңа дәүләт бирә. Бу хәл дөрес түгел дип исәплим мин»,— диде. Аннан соң колхозларны аякка бастыру өчен дип кабул ителгән хөкүмәт карарлары да, уйламыйчарак кулланганда, авыл халкын боза. Мәсәлән, төрле колхозларны төрле категориягә кертүләр, һәм бер үк байлыкка төрлечә түләү. Җиңелрәк табылган акча хисабына яшәргә өйрәнүчеләр арта. Безнең колхоз нулевой вариантта төп бер төсле хак ала. ә күрше колхоз барлык продуктларны да безгә караганда 50 хәтта 70 процентка кыйммәтрәк сата. Безнең колхоз бер ел эчендә 1 миллион 28 мең сумлык табыш ясады. Күрше колхоз 700 мең сумлык табыш ясады, ә бит шуның 500 меңе колхозга өстәмә түләүдән килде. Икенчедән, ул — налог та түләмәде, безнең колхоз дәүләткә авыл хуҗалыгы налогын, страховой, пенсия фондына, дип, 500 мең сум акча бирде. Бу хәл хезмәткә ялгыш караш тудыра. Хезмәткә түләүне дә дөрес оештыру кирәк. Безнең колхозда моңа нык игътибар ителә. Мәсәлән, сыер савучының берничә сыйфаты искә алына. Сыерны тәрбияләгән, буазландырган, бозауны исән-сау алган, сауган, сөтнең күләме, майлылык, аның чисталыгы, терлек азыклары ташыган, тоз һәм башка өстәмәләрне кушкан, озак еллар эшләгән һәм класслы савучы булганы өчен. Механизаторларга да шулай. Планнан тыш продукция җитештергән өчен өстәмә түләү тәртибе керттек. Өстәмә түләү ел азагында бирелә. Бер группада смена белән эшләүче ирле хатынлы Сәвия һәм Газиз Вәлиевләр мең сум өстәмә түләү алдылар. Безне, дөньяда иң изге әйбер — икмәк, дип өйрәттеләр. Кечкенә вакытта әниемнең әйткән бер вәгазен китерү урынлы булыр дип уйлыйм. Шулай бер көнне мин, шакмаклы ашъяулыкка төреп куйган ипине алып ашаганнан соң, аны элеккечә төрмәгәнмен. Шул хәлне күргән әни: »Икмәкне нишләп элеккечә итеп төреп куймадың. аны бит җен ялап китә, әгәр син шул ипине ашасаң, эчең күбә, алай эшләмә икенче»,— диде. Шунда мин тагын байтак нәрсә белдем: ипинең валчыгын да әрәм итәргә ярамый, кисеп алган телемеңне ашап бетерергә кирәк һ. б. Борынгы заманда бер карчык чәй эчеп утырганда, аның янына мәче килгән, карчык мәчене куган, китмәгәч, аңа ипи катысы белән суккан. Шул көннән башлап карчыкның ипи белән суккан кулы корый башлаган... Әни мине әнә шулай куркыта торган иде. Көннәр узу белән бу сүзләрнең риваять икәнен дә беләсең, ләкин бала чакта кергән, олыгайгач та, күңелдән чакмый. Шулай бер көнне, СССР Верховный Советы депутаты вакытта, Мәскәүдә сессия эше беткәч, кайтып китү өчен әйберләрне чемоданга тутырып ятканда, күрше бүлмәдән бер иптәш керде дә. минем әйберләр арасында катып беткән ипи сыныгы күреп, гаҗәпләнде. Бу — Мәскәүгә барганда, юлда барганда, юлда ашарга дип ал ган. ашалып бетмәгән ипи калдыгы иде. Күршем әйтә. .Тапкансың сөйрәп йөрер нәрсә?!» — ди. Бер генә җирдә дә ипи калдыра алмыйм, өйгә алып кайтам. Бу юлларны укыган кайберәүләргә әлеге гадәтем сәер тоелыр. Икмәкне изге әйбер дип өйрәнеп, сугыш вакытында, аның бер телемен күрә алмыйча, еллар буе бәрәңге, үлән ашап яшәгәнгә, ачтан шешенгән авылдашларымның, үлә алмыйча, калтыранып яткан балаларын күргәнгә һәм бөтен гомеремне икмәк үстерүгә багышлаганга ик мәкне кадерсезләгән бәндәләрне явыз дошманым саныйм. Әти әниемнән килгән гадәтләрне балаларыма да күчерергә тырыштым. Алар өчесе дә авылда, икмәк үстерәләр. Аларга да икмәк изге булып калырына ышанам. Ир-хатын мөнәсәбәтләре Безнең авылда ир — баш. хатын — муен дигән әйтем бар. Элекке чорда ир балалар мәдрәсәдә укыган, ә кыз балалар абыстай йортына йергәннәр. Ягъни аерым үскәннәр. Хатын-кыз. борынгы мөселман гадәте буенча, ирләр яныннан битен кап лап үтә торган булган. Мин белгәндә, андый гадәт беткән иде инде. Шулай да ялан сыйрак йөрү безнең авылда тыелган иде. Барлык хатын-кызлар да оек киеп йөриләр иде. Кыш көне — тула, көз-язда — йон. җәй көнендә Мәскәү оегы дип атал ган юка оек кияләр. Олы кешеләр тәнне күрсәтми йөрү — ир белән хатынның интим тормышы өчен сакланган гадәт, дип аңлата иде. Хәзер ир-ат белән хатын- кыз тигез хокуклы, бергә эшлиләр, бергә бәйрәм итәләр. Ир өстеннән башка ир белән йөргән хатынны авыл халкы өнәмәгән. Атасыз бала табуны да авыл халкы бик зур оят исәпләгән. Элек хатын-кыз йорт эшендә генә катнашкан, кешеләр белән әллә ни аралашмаган. Авыр эшләр ир җилкәсендә була: иген игә. акча табу өчен читкә китеп тә кайта. Ир — гаиләне туйдыручы. Бәлки шуңа күрәдер, семья таркалу очрагы сирәк булган. Сугышка кадәр ир кеше әйткән сүз гаилә өчен закон иде Балалар үстергәндә дә. атаң нәрсә әйтер, атаң белән сөйләшербез, дип. балада атага карата хөрмәт, аны олылау хисе тәрбияләнә иде. Начар гадәт түгел дип исәплим мин. Соңгы вакытларда хатын-кыз белән ир-ат бертигез эшләп, бер дәрәҗәдә акча тапкач, элекке гадәтләр үзгәрде. Бер йортта ир башлап йөри, икенчесендә — хатыны. Олы кеше булмаган йортта акча янчыгы да төрлесендә булырга мөмкин. Ир-атның үзен дөрес тота белмәве кайбер очракларда йортта башбаштаклык китереп чыгара. Әнисе балалары белән бергә: «әнә теге (ягъни атагыз) дуңгыз булып, тыгынып кайта инде».— дип тәрәзәдән карап торса... Бу очракта балалар тәрбияләүдә дә. ир белән хатын арасында да бозыклык килеп чыга. Кайбер очракларда балалар ятим дә кала. Ятим баланың кабат бозык юлга басуы да ихтимал. Авылдагы җитәкче оешмалар: колхоз идарәсе, авыл Советы бу очракларны өйрәнеп, белеп торырга тиешләр. Бу — авыр эш. Ватылган тракторны төзәтү, артта калган эшләрне рәтләп җибәрү, булмаганны булдыру җиңелрәк, таркала башлаган гаиләне тәртипкә салу — бик авыр. Авыл халкының серенә керә алган җитәкче халык тарафыннан таныла, керә алмаса. чит-ят булып кала Ә аның өчен җитәк че үзе үрнәк булырга тиеш. Шул чакта гына ул башкаларга хөкем чыгарырга, киңәш бирергә хаклы. Колхозлар берләшеп, җиде авыл бергә яши башлагач, төрле авылларның төрле гадәтләре белән ачрашырга туры килде. Көннәрдән бер көнне, бер авылга баргач, ат җигүче бер кеШе белән сөйләшеп торганда: «Син бик ябыккансың, нәрсә, тормышыңда уңайсызлык бар мәллә, әллә ашарыңа юкмы?» - дип сораша башладым. Теге әйтте: «Әй. Фәйзи абый, җан тынычлыгым юк. хатыным икенче берәү белән • йөри», очрашалар, миңа тәрбия юк. менә бүген дә үзе янында йоклатмады, өсне дә чишенмичә идәндә аунадым...»—дип зарланды. Авыл Советы председателе, партия оешмасы секретаре, мин — өчәү киңәшеп, яшь хатынның үзе белән сөйләштек, нәтиҗәсе булмады. Шуннан фактларны җыеп, иренә себерке белән сукканы, ямьсез сүзләр әйткәне өчен, авыл халкы алдында, җыелышта хөкем чыгарырга дигән фикергә килдек. Җәйнең бик матур бер көнендә игълан ябыштырып, клубка халыкны җыйдык. Хатынның атасы, ирнең әнисе чакырылды Мин. авыл Советы председателе, партия оешмасы секретаре президиумга чыгып утырдык. Теге ир белән хатынны алгы рәткә утыртып, элек ирен сөйләттек, аннан хатынының сөйләвен таләп иттек. Алардан соң егетнең әнисе, күршеләре сөйләде. Аңлаштык. Авыл тулысынча егетне яклады, кыз ның әтисенә бик күңелсез булды. Берсен дә җәберләмәдек, хөкемне киңәш тәртибе белән бетердек. Җыелыштан соң бер ят кеше мине туктатты да: «Энем, менә шулай эшләп бик яхшы иттегез, бу авылның тәртипсезлеген шундый юл белән генә төзәтеп була.— днде.— Мин шушы авыл кешесе. Үзбәкстанга күчеп киттем, кайбер тәртипсеа кешеләр мине авылдан чыгып качарга мәҗбүр иттеләр. Менә шулай халык алдына куеп, җитешсезлекләр. тәртипсезлекләр. кимчелекләр төзәтелсә, мин дә авылдан чыгып качмаган булыр идем. Без бит утызлап гаилә чыгып китәргә мәҗбүр булдык».— диде. Халык нәрсә әйтер бит әле. кешенең шәхси тормышын авылга чыгарганны өнәрме-юкмы. дип борчылыбрак йөри идем, ул-бу булмады. Еллар үткәч, очраштык. Теге ир такта яру җайланмасы янында такта төяп, бау белән бәйләп тора иде. Кыяр-кыймас кына минем янга килде: «Фәйзи абый, бер дә үзеңне туры китереп булмый, күптәннән бирле сагалап йөргән идем. Сиңа бик зур бурычлы бит мин. тормышыбызны җайга салуда ярдәм иткәнең эчен бик зур рәхмәт»,— диде. Үз авы зыннан ишеткәч, эшләгән эшебезнең хаклыгына тагын бер мәртәбә ышандым Җирдән файдалану Җир — барлык байлыкларның да нигезе. Колхозларның миллионлаган бурычка батуы, кешеләрнең колхоздан бизүе кебек яман хәлләрнең барысы да безнең җир белән эшли белү-белмәүгә барып тоташа. Безнең колхоз бер ягы белән дә күршеләрдән аерылмый. Арча районы җиренең егәрлеге уртача 53 балл. Безнең колхозныкы да 53 балл. Район колхозларының дәүләткә 65 миллион сум бирәсе бар. Бу — колхоз саен уртача 2 миллион сум туры килә. Безнең колхозның дәүләткә бер тиен дә бурычы юк. Колхозның бүгенге көндә 8 миллион сум теп байлыгы бар. 25 ел буена дәүләттән акча алганыбыз юк. Ел саен бер миллион күләмендә саф табыш керә. Моннан кырык ел элек эшкә яраклы бер мең кеше бар иде, хәзерге көндә дә шул хәтле. Дәүләт биргән җирдән акыл белән файдалану нәтиҗәсе бу. Җир, кояш энергиясе һәм су —барысы бергә адәм баласының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, иң кадерле ризыкны — икмәкне барлыкка китерә. Мин җирдән файдалана белмәгән кешеләргә гомер буе аптырап карыйм. Бигрәк тә җитәкчеләргә. Җир өчен ил белән ил сугыша, крестьян белән крестьян канга батыша. Җире булмаган кеше ачтан үлгән. Нишләп без, кешеләр, шул изге җирне ташлап качарлык хәлгә җиттек9 Моны кемнәр эшләде? Авыл белән шәһәр арасындагы әле һаман яшәп килүче аерма — шәһәрдәге җиңел рәк тормыш — кешеләрне шәһәргә тартып торды. Авылда исә хезмәткә түләү системасы озак еллар буена камилләштерелми торды. Хуҗасыз калган басуларда төрле экспериментлар ясау, колхозларны эреләндерү, әмма алар белән идарә итәрдәй җитәкчеләр әзерләнмәү хезмәт кешесе белән җитәкчелек арасын ераклаштыра барды. Җир һәм крестьян — бер-бөтен хакыйкать артка чикте. Ә без әйләнә-тирәдә шушындый гаделсезлекләр булган сурәттә дә кешеләребездә җиргә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштык. Авыр елларда да, башкалар сукыр тиенсез калган чакта да. менә быел фәлән кадәр икмәк бирәбез, моңа без җирнең кадерен белү аркасында ирештек, дип төшендерә килдек. Җирнең теле булса, үзенә карата күрсәтелгән гаделсезлекләрне әйтер иде. әмма ул кисәтеп-нитеп тормастан да сине ач-ялангач калдырырга күп сорамый. Безнең авылда колхозлашканга хәтле басу әйләнеше булган. Беренчесе — чиста пар, икенчесе— уҗым ашлыгы (нигездә арыш), өченчесе — сабан ашлыгы. Колхозлашканнан соң биш әйләнешле система керде, миңа шуның буенча эш башларга туры килде. Ул чорда да башта чиста пар, аннан арыш һәм аз-маз көзге бодай игелә иде, өченче басу сабан культураларыннан, гадәттә — бодай, арпа, дүртенче басу — сызма культуралардан бәрәңге, фураж культураларыннан күпьеллык үләннәр, соңгы басу солы була торган иде. Элек өч басу белән эш иткән кешеләр биш басулы системага күчүне дә өнәп бетермәделәр. Көннәрдән бер көнне безне районның авыл хуҗалыгы бүлегенә чакырдылар да 1 күп басулы чәчү әйләнешен тәкъдим иттеләр. Басуларыгызны күп басуга бүләбез, менә сезгә шушы кеше аны башкарыр, диделәр. Күңгәргә җир төзүче Бариев Нургали, безнең Чулпан колхозына Хисамов Гыйльметдин дигән иптәшләр килеп (без телибезме, юкмы) бер җәй эчендә күп басу ясап киттеләр. Аны колхозларда кертә барып, үләннәр чәчеп файдалана башлаган гына идек, бер заман, ул система ярамый икән, басуның күп өлеше үлән астында торып, җир әрәм була икән дигән теория чыгардылар. Күпьеллык үлән басуларын саклап калу авыр булды. Басуларны бүлеп, яңа системаны көчләп тага башладылар. Басулар саны иллегә җитте. Чөнки вак ■ колхозлар берләштерелгән иде. Ул буталчыклардан аз гына булса да арынып, үзебезчә эшли башлаган идек, ниһаять. 1982 елда интенсив технология буенча эш . ләү өчен дип. районга колхоз председательләрен, агрономнарны җыйдылар. Хәзер . ләнергә кушылды. Казаннан галимнәр килә, имеш Галимнәр озак көттермәде, өелеп килде, алар белән бергә, төрле институтлардан студент егетләр, кызлар килеп, җирләрне бүлеп киттеләр Җир бичаракайны, минем • кырык ел колхоз председателе булып эшләү- дәверемдә, биш мәртәбә бүлделәр, тел деләр, турадылар. Боларның барысы да җирдән читтә торучылар тарафыннан баш карылды, аның өчен хак түләнде. • Укучы: .Ә колхоз җитәкчеләре нәрсә карады?»—дип сорарга мөмкин. Мин фикеремне бер чорда әйтеп карадым, яңалыкка каршы баручы дигән яман исем алдым. Нишләргә? Үзебезчә эшләргә туры килде. Ике-өч басуны бер итеп, колхоз агрономының һәм минем блокнотларда гына аерым схема ясап, басу әйләнешен үзебезчә алып бардык. Шуның белән җирне җәберләүдән елешчә саклап кала алдык. Соңгы елларда басу әйләнешләрен фәнни нигездә эшләү, җирне яхшырту, аның уңыш бирү сәләтен арттыру өчен бик әйбәт чаралар билгеләнде. Алыйк интенсив технология белән җир эшкәртүне. Игеннәргә үсү өчен уңай шартлар булдыру, минераль ашламаларны үсемлекнең фазасына карап кертү билгеләнгән анда. Ә нигездә эш алай бармый. 1985 елны безнең колхозыбызда 1800 гектар арыш культурасы чәчелде. Башка елларны арыш җирен без самолеттай 100 процент күләмендә азот белән ашлап чыга торган идек. Интенсив ысул белән 800 гектар үстерелергә тиеш дип планлаштырылган иде. Әле ул система белән түгел, элеккечә гектарына бер центнер исәбеннән ашлау өчен дә ашлама җитми. Күпъеллык үләннәргә, бәрәңгегә башка елларда ашлама кертә идек. 1985 елны аларга бер грамм да ашлама булмады. Бу эш производство планында каралган, аның өчен акча күчерелгән, ашламага дип җибәрелгән күп кенә машиналар кире кайтып торды. Колхозда ашлама куллану буенча тәҗрибә тупланды, кешеләр дә бар. техника да җитәрлек Ашлама гына юк! Артта калучы колхозлар дип яманаты чыккан хуҗалыкларга ашламаны теләсә- теләмәсә көчләп тагалар, нәтиҗәсе күренми, чөнки алар аңа әзер түгел. Мондый эшне җирнең үзендә эшләүче белгечләр планлаштырса, файдасы күбрәк булыр иде. Җирне эшкәртү кораллары да үзгәрде. Элек авыл халкы атлы сука белән җир сөрә иде. Көне буе ике атлы сабан белән гектар ярым җир сөрү өчен крестьян 30-35 чакрым ара узарга тиеш иде. Аннан аны тырмалау, кул белән чәчү, урак белән уру... Крестьянның җир эшкәртүгә карашы бик игътибарлы иде. Чөнки яхшы эшкәртмәсә. ул ач кала, балаларын туйдыра алмый бит. Күмәк хуҗалыкка күчкәч тә. җирдән нәрсә алынса, шул хезмәт көненә бүленеп бирелә иде. Бу — җиргә игътибарны саклый торган алым иде. Акчалата түләүгә күчү, итекченең дә. игенченең дә ризыкны кибеттән сатып ала башлавы игенче хезмәтенең дәрәҗәсен бераз киметте. Хәзер колхозларда төрле машиналар күбәйде. Техниканы сатып алу. машина- трактор парклары булдырып, аны саклау мөмкинлеге туды. Бу хәл игенчелекне тагын да алга җибәрергә зур йогынты ясады. Элек басу эшләре озакка сузыла, уңыш, өлешчә, югала иде. Техника үзе белән мәшәкать тә алып килде. Колхозыңда әзер лекле кадрлар булмаса. техника тиешле нәтиҗәне бирми. Авыл халкының техника белән идарә итүен камилләштерү җиңел түгел иде. Җитәкчеләр алдына яңа бурычлар куелды. Әле күптәнмени авылга кайткан беренче велосипед, мотоцикл, трактор, комбайн авыл кешеләрен таң калдыра иде?! Хәзер, космос дәверендә, нинди техника белән дә кешеләрне гаҗәпләндерә алмыйсың. Шулай булырга тиеш дип карый хәзер халык. Без моңа ирешүнең нәрсәләр бәрабәренә булганын яшь буынга аң латырга тиеш! Революция, гражданнар сугышы, авылларны күмәкләштерү, фа шизмны җиңү — бүгенге заманның куәтле техникасын булдыру өчен әнә нинди этаплар узарга туры килде. Бөек Ватан сугышында безнең «Искра» колхозына тупланган җиде авылдан 835 кеше катнашып, шуның 580 е һәлак булды. Авылга соңгы елларда газ. телефон, телевизорлар керү авыл халкының аңы. карашы үсүгә китерде. Ләкин алар, югарыда әйткәнемчә, үзеннән-үзе генә килмәде. Намуслы хезмәт, шуңа гадел түләү, кешенең һәм җирнең кадерен белү аркасында ирештек без моңа. Колхоз эшендә авыр физик хезмәтне бәйрәмгә, күмәк өмәгә әйләндерә белү бик мөһим. Мәсәлән, печән өсте җитә. Ул эш безнең авылда элек-электән бәйрәм төсен ала. Кешеләр аерым хуҗалыкта чагында ук болынга матур киемнәрен киеп төшкәннәр. Самавырлар куеп, бергәләп чәй эчкәннәр. Чишмә суыннан әйрән ясаганнар, берсенә берсе булышырга кергәннәр, шунда яшьләр танышкан. Кемнең булдыклы, кемнең ялкау икәне көзгедәге кебек күренгән. Колхозлар оешкач, печән өсте тагын да матур, дәртле итеп үткәрелә башлады. Безнең авылда болынга барлык атларны җигеп, печәнчеләрне төяп, гармуннар уйнап, җырулар җырлап төшәләр иде. Эш беткәч, инештә су коенып, чыр-чу килеп уйныйлар, сөенәләр, янә дә атларга утырып, караңгы төшкәч кенә авылга кайталар иде. Бу гадәт әле дә саклана. Тик хәзер тех ника белән эшләгәнлектән, бөтен бригаданың болынын бер тракторчы чабып бетер», шуңа күрә печән өсте элекке шикелле үк тантаналы була алмый. Бәйрәм гадәтен тизлек алмаштыра бара. Уракка төшкәндә дә элек барлык авыл халкы күтәрелеп чыгып, басуда шалашлар корып, куна эшләү гадәте бар иде. Хәзер алай түгел, элек 200-300 кеше урган басуда хәзер ун-унбиш механизатор эшли. Кешеләрнең күбесе басу эшен күрми дә кала. Хезмәт авырлыгын тәненнән чыккан тир белән күңеленә сеңдермәгән кеше игеннең кыйммәтен тиешенчә бәяли алмый, әлбәттә. Борынгы матур гадәтләр урынына бүгенге көйнең үз гадәтләрен уйлап чыгарырг» туры килә. Безнең колхозыбызда язгы чәчү һәм урып җыю алдыннан игенчеләр көне үткә 158 релә. аңа шул эшта катнашучы барлык кеше чакырыла. Сөйләшәбез, киңәшәбез, ел үзенчәлекләрен искә алабыз. Истәлек бүләкләре, кызыксындыру премияләре бирәбез. Ул көнне колхоз буенча бәйрәм игълан ителә, берәү дә эшкә чыкмый. Урып-җыю башлана. Иген эшенең быелгы үзенчәлекләрен эш барышында сөйлә шәбез. Кырларда булуның, кешеләр җыйналып торган җиргә килеп, халык сүзенә колак салуның үз хасияте бар. Халык үткенәйде, җитәкчелекнең яхшымы яманмы эшләвен ул уен-көлке аша әйтеп бирә. Ә син шуларны мыегыңа урап, тиешле нәтиҗә ясый барасың. Эш вакытында туктап калган кешенең хәлен сорашмыйча, син фәлән дә, син төгән дип кычкырына башласаң — абруең беткәнне көт тә тор. Сүзең бармы — тыныч кына сөйлә, туктап торуның сәбәпләрен сораш — менә булырсың җитәкче. Кискен чараны, шунсыз мөмкин түгел икәнне халык аңларлык очракта гына кулланырга ярый. Эш беткәннән соң йомгак ясала. Моны колхозчылар белергә, хәтта көтеп алырга тиеш. Коллектив хезмәттә коллектив акылдан файдалану ул — җитәкчегә зур ярдәм. Йомгак вакытында эшнең күләменә, сыйфатына карап бүләк тапшырыла. Сүз дә юк, кешеләрнең күпчелеге колхозда тәрбияләнгән матур гадәтләргә риза булып эшли, әмма әле кайбер кешеләрдә ят гадәтләр дә туып тора. Тәҗрибәм юк чагында, көрәк белән бәрәңге алучыларның җирен карарга килдем. Бер кешенең җирендә киселгән бәрәңге сабаклары күренгәли. Ни өчен шулай? Әйбәтләбрәк кара сам, ул бәрәңгенең берсен ала. берсенең сабагын гына кисеп бара икән. Хезмәт хакы бәрәңге казып алган мәйданнан чыгып түләнелә иде. Бу электән шулай килгән. Шуннан соң мәсьәләне идарәгә куеп, бәрәңге алучыларның хезмәт хакын казыган жир мәйданыннан түгел, казып алынган бәрәңге күләменнән түләүне керттек. Баягы начар гадәт шуның белән бетте. Бер очракта мин болай эшләдем. Печән җыючылар янына барып, уен-көлке белән аларны туктаттым да, бераз сөйләшеп торгач, бер тырманы алып. 26 хатын-кыз эшләгән кишәрлектә тырма сабы белән һәркайсының җирен үлчәп чыктым. Күңелемдә инде кемнеке күпме буласы билгеле иде. чөнки мин түбәннән үк бу эшне карапбарлап килдем. Шул 26 хатын кызның берсенең җире ярты метрга кимрәк, икенчесенеке 20 сантиметрга кимрәк. 20 сантиметрны исәпкә кертмәдем, анысы ялгыш кына да булырга мөмкин, ә ярты метр булганын җентекләп тикшердем. Башта хатын-кызлардан: ничә тапкыр уздыгыз дип сорадым, өч тапкыр әйләндек инде, диделәр. Ягъни алты юл булган, алты юлга, яртышар метрдан, бу кеше өч метр җирне эшләмәгән. Димәк, ул 9 метр ара узып, 12 метрга акча алачак Мин моңа рәсми төс биреп, шушында ук җыелыш ясап, ни өчен син иптәшләреңнән көләсең, ни өчен кеше көченнән файдаланырга чамалыйсың, дип, җитәкче хокукыннан тулысынча файдаландым. Бу очракта ничек әйтсәм дә. минем яклаучыларым бар, аларга минем башлап җибәрүем генә кирәк иде. Күп кенә начар гадәтләр эчүчелек аркасында килеп чыга. Безнең колхозда хатын- кызлардан аракы эчүче юк. Ирләр арасында да ул гадәт соңгы елларда гына ишәя башлаган иде. Техника белән эшләүчеләрне сакларга тырышабыз. Бигрәк тә югары тизлек белән машина йөртүче шоферларны. Алар кеше йөртә. Безнең колхозда 45 машина бар. Шулар белән идарә итү өчен 81 шофер тотабыз. Иөк машиналарына ике шофер куябыз. Беренчесе — төп шофер, икенчесе йөк төяүче. Әгәр төп шоферның тегенди-мондый эше сизелсә, аны йөк төяүче алмаштыра. Безнең колхозда һәммә кеше үзе башкарган эш белән горурлана, эшен югалтасы килми. Эштән бушату иң кискен чара булып исәпләнә. Күптән түгел Галиәскәров Таһир, сыер савучыларны җәйләүгә алып төшкән чакта, аракы эчкән булган. Машинаны, рөхсәтсез икенче шоферга биреп торган. Шуның өчен аны, гаепле дип исәпләп, эшеннән бушаттык. Гаепнең күләмен билгеләү җитәкчедән гадел булуны таләп итә. Кыш көне шулай шәһәрдән соң гына кайтып килгәндә буран вакытында, күрәм. бер машина юл кырыена ауган. Утыннары чәчелгән. Карасам — Фазлыев Гомәр. Янына килдем, үзенең хәлен белештем. Ул-бу юк, әмма шофер курыккан, каушаган, мин дә очрагач, шикләнеп китте. Якынрак килеп сөйләштем (аракы исе килмиме?) Юк, эчүдән түгел. Күперне чыкканда, карлы юлдан таеп, читкә өстерәгән икән. Бу очракта да, мин. Җитәкче кеше, машинаны ник түнтәрдең, син тегеләй, син болай, дип сүгенә башласам, ул рәнҗер иде. Мин: «Ярар, энем, машинаны торгызырга трактор җибәртер мен, борчылма, юлда андый хәл була инде ул».— дип китеп бардым. Иртәгесен механикка да әйттем, машинасын карарга булыштылар, үзенә бер төрле дә чара күрелмәде, кәгазь-мазар язылмады, икенче юлы карабрак йөр, яме, — дидек Урлашу кебек начар гадәтләрне бетерүдә дә җитәкченең роле зур. Шулай бер көнне районнан партоешма секретаре белән кайтып киләбез, мөгезле эре терлекләр комплексыннан бер трактор чыкты, күңелгә салып куйдым. Кара-каршы узганда, трактор арбасында бер ак әйбер күренде. Узып киткәч, шикләнеп, кире борылдым, артыннан барып, тракторны туктаттым. Комплекска терлек азыгы ташучы Садриен Фаил, котельныйда эшләүче һидиятов Ринат трактордан тоштеләр. «Арбада нәрсә ул?»— дип сорадым. «Цемент алган идек»,— диделәр. «Хәзер үк складка бушатыгыз, иртәгә сөйләшербез»,— дип әйттек тә китеп бардык. Илтеп бушатканнар. Иртәгесен аларны колхоз идарәсенең ачык утырышына чакырдык. Бригадирлар, белгечләр барысы да килде. Тыңладык тегеләрне, үзләрен гаепле санадылар. Без дә бу эшнен ярамаганлыгын әйттек. Колхоз милкен урлаучы дип икесен дә эшләреннән бушаттык. Түбән эш хакы ала торган урынга күчердек. Әгәр киләчәктә дә шушындый хәл кабатланса, колхоздан чыгарачагыбызны әйттек. Безнең колхозда урлау өчен бер төрле дә җирлек юк. Кирәкле бөтен әйбер, закон нигезендә, бирелә. Тәртип бозу гадәттә аракы эчүдән килеп чыга. Безнең өстенлегебез шул: кешеләрне эчкечелектән саклап кала алдык. Төзелеш эшләрен алып бару Авылларыбызның төзек булуын, таза йортлар салуыбызны әйткән идем. Тер лекләр өчен колхозның үз акчасына комплекс төзелде, анда барлык эшләр дә уңай корылган. Техника паркыбыз иркен, җылы, кешеләр анда өс киемнәрен салып эшли ләр. Ләкин әле эшлисе эшләр дә күп. Йортларга газ кертүне төгәллисе бар Юл лар мәсьәләсе аннан да кыен. Акчабыз да җитәрлек, ун елдан бирле юл салучы оешма таба алмыйбыз. Авылларабызның урамнарын асфальтлау — алда торган кичектергесез эшебез. Элек төзелеш белән аерым осталар шөгыльләнә иде. Кышлау дигән күрше авылда төзүче осталар күп иде. Кое казу да шул осталар өстендә иде. Мичне Ташчишмә авылының барлык кешесе дип әйтерлек чыгара белә, кирпечен дә үзләре сугалар иде. Колхозлашканчы да, сугышка кадәрге чорда да төзелеш эшләре гел агачтан гына булды Югары Көек авылы такта яру осталарына бик бай. безнең авылда да Зык Шакиры белән Гыйлемхан Закиры гел такта ярдылар. Алар картая башлагач, авылның яшьләреннән Газизов Абдулла белән Шагалиев Зөлкарнайләрне такта яру оста лыгына өйрәттек. Соңгы елларда бу эш техника кулына күчте. Төзелеш эшендә элек балта, ышкы, өтерге, борау кебек кораллар кулланыла иде Тактаны махсус станда кулдан яралар, шомарталар иде. Сугыштан соңгы елларда бу һөнәрләр бетә барды Авылга цемент, таш, тимер, тимер-бетон, толь, шифер, калай кайта башлады. Авыл халкы өй түбәләреннән саламны төшереп, такта ябарга кереште, тактадан калайгк. шиферга күчте. Хәзер авылларда өй. лапас, мунча түбәләрендә дә салам бетте. Кир печ салырга, таш өяргә, измә ясарга башта үзебез өйрәндек, аннан соң кешеләрне өйрәтә башладык. Шул заманнардагы бер очрашу истә калган. Арча управлениесеннән безгә бер көнне партия оештыручысы Гыйматдинов Габбас Кыямович кнлде. Минем белән исән ләшкәннән соң. китапханәгез кайда, дип сорады. Алып бардым. Китапханәдә ул минем карточканы озаклап карады, аннары, нәрсәләр төзергә уйлыйсыз дип сорады Мин сөйләп биргәч, планнарыгыз зур икән, диде. Нигә алай дип соравын акладым: китапханәдән алып укыган китапларым арасында матур әдәбият белән бергә, төзелешкә караган кулланмалар да бар. «Бу иптәш колхозда төзелеш белән шөгыль ләнү өчен иң әүвәл үзен әзерли икән»,— дигән нәтиҗә чыгарган. Үз фикерен райком секретаре Җиһаншин Госманга әйтеп киткән. Югары оешмаларда эшләүчеләр, минемчә, беркайчан да ашыгыч нәтиҗә ясамаска тиешләр. Кил. кара, фикер тупла — аннары әйт сүзеңне. Менә бу гадел була. Кешеләр соңгы елларда бик катлауланды. Үзенә тәнкыйть сүзе әйткән кешедән үч алырг* гына торалар. Бу очракта, Габбас Кыямовнчның шул шаблоннан ерак торуы мин» ошады. Авылда тезелеш эшләрен алып бару буенча күп нәрсә үзгәрде. Яшьләрне ик элек таш түшәү, силос чокырларының эчен тышлау, агач биналарга таштан нигез кую һөнәренә өйрәттек. Саман һәм кызыл кирпеч суга башладык. Иң әүвәл бута ташыннан кибет салдык. Матур чыкты. Төзелеш китабы кесәдә йөрде. Измә ечеи күпме ком. күпме известь, цемент, су кирәклеген практикада эшләп карап белдек. Сыланган стеналарны көн саен иртән, кеше-кара килгәнче, үзем карап чыга торган идем Никтер штукатуры төнлә коелып төшәр күк тоела Шул рәвешле таш ТУ' i шәргә. сыларга, буярга өйрәндек. Аннан түбәләргә калай кайтара башладык. Калайия ябу тәртибен Ташчишмә авылыннан Галиев Гарифҗан күрсәтте. Тәрәзә рамы ясау тәрәзә кую эшләрен Галиев Һади. Саммасов Хәтәмнәрдән өйрәндек. Мич чыгаручи I юк иде. Хәбибуллин Әхмәтша һәм Касыймов Мәрдән күрсәтеп калдырган кешелвР’ , дән файдаландык. Кирпечтән, бута ташыннан абзарлар салырга гадәтләндек. Беренче кирпечләрне ничек салырга икәнен район авыл хуҗалыгы бүлегенең төзү эшләре белгече Вәлишин Газиз өйрәтте. Әюпов Рафаэль һәм Госманов Равил җитәкчелеген дә кирпеч салучы ике бригада, алардан соңрак Сәфәрҗанов Һидият җитәкчелегендә унар кешелек өч бригада төзедек. Алар икешәр катлы йортлар, кибетләр, клублар сала башлады. Соңгы елларда район авыл хуҗалыгы бүлегендә төзүче-техник штаты булдырыл ды. белемле кешеләр килә башлады. Элегрәк, берәр каралты төзергә кирәк булса, колхоз идарәсендә карар чыгара идек тә, акча хәзерләгәч, урынын барып карый торган идек. Эшчеләр белән сөйләшеп, иңен-буен, биеклеген үлчәп, нинди материал дан эшләргә икәнен сөйләшәбез дә, иртәгесен эшне башлап та җибәрәбез. Хәзер шул ук каралтыны төзү өчен, бер ел алдан, проект төзү оешмасы билгеләнә. Колхоз председателе, фикерне рәсмиләштерү өчен, иң алдан район архитекторына, янгыннан саклаучы инспекторга, санитарга, авыл хужалыгы бүлегенең төзүче инженерына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Комиссия төзелә. Су торбасы, электр кабеле, телефон кабеле ни хәлдә, аста казылма байлыклар юкмы?.. Әллә нинди оешмалардан белешмә җыйный башлыйсың. Проект институтларына чиратка языласың. Аннары гына, иң тиз дигәндә, бер ел проект төзиләр. Колхозга газ кертү буенча проект артыннан йөрүләрем үзе генә ни тора?! Комплекс өчен кирәкле заказ өч ел ятты. Хәзер колхозларның үзләрендә төзүче инженерлар бар, алар үзләре проектлый алалар, күргәзмә проектлар бик күп институтларда аунап ята, алар да шул типовой проектлардан гына күчерәләр югыйсә. Без үзебезнең колхозда силикат кирпечтән ике катлы кунак йорты һәм ашханә салдык. Буе — 24, иңе 12 метр. Кыш көне силикат кирпеч хәзерләп, кибетләрдән цемент алып. Мари республикасыннан агач кайтартып куйдык та, язга чыккач, эшкә тотындык. Эш башлаганда мин Казанда, больница да идем әле. Минем янга төзүчеләр бригадасы бригадиры белән председатель урынбасары килделәр. Больница коридорында булачак бинаның планын сыздык. Күпме материал китәчәген чутлап чыгардык. Яз көне төзү эшләрен башлап җибәрдек. Материал хәзерләүгә — бер кыш. төзүгә бер җәй китте. Ун ай дигәндә, бина әзер булды. Әгәр мин әйткән оешмалардан проект, подряд эзләсәк, бу бинаны төзүгә кимендә 5 ел вакыт кирәк булачак иде. Шәһәрдә утырган кешеләр авылга ни кирәген белми, эшләре чамадан тыш озакка сузыла, төзелеп беткәннән соң да әле аны төзәтергә туры килә. Безнең колхозда, башта әйтеп киткәнемчә, сыерлар өчен 800 баш терлеккә комплекс төзелде. Без аны сала башлаганчы, барлык уңайлыклары булган комплексларны Татарстаннан да. Мари АССРдан да карап чыктык. Аларның тулысы белән күчереп алырлыгын тапмадык. Проект ясаучы оешмалар әйтте, һәр каралтыны тезү билгеле күрсәтмәгә нигезләнә, һәр заказчының аерым тәкъдимен үтәп булмый, шуңа риза булсагыз, кул куясыз, булмаса — юк, диделәр. Риза булмасам да кул куйдым. «Безгә әле бу юлда бик күп йөрисе, күп кешеләр белән үпкәләшәсе бар икән, проектны яңабаштан үзгәртергә кирәк икән«,— дип уйладым. Төзү өчен урын билгеләдек. Бу очракта иң әүвәл җил юнәлешен искә алдык. Ферма исе, җил искәндә, авылдан читкә китәргә тиеш. Яңгыр сулары да җыелып утырмасын, ул сулар авылга таба түгел, басуга таба аксын. Ул урын өстәвенә дүрт авылдан да йореп эшләргә уңай булсын. Проект төзи башлагач та. мәйдан бүлеп куеп, аны кирпеч баганалар белән, рәшәткә белән әйләндереп алдык. Проект кайтты, аны бик җентекләп өйрәндек, үсеп утырырга тиешле агачларны койманың тышкы ягына утырттык. Бу — проектка керткән беренче үзгәртүебез. Агачлар рәшәткәнең эчке ягына утыртылса, эш вакытында төзүчеләр аны таптап бетерә. Проектта агачны, төзелеш беткәч кенә утырту каралган. Ә төзелешнең озак барасы безгә тәҗрибә буенча билгеле иде инде. Уебыз дөрескә чыкты, төзелеш беткәндә, агачларыбыз биек үк булып үсеп җиттеләр. Проектта рәшәткәләрне фигурасыз итеп, тимер-бетон багана ларга төзү каралган иде. Без баганаларны силикат кирпечтән матур итеп ясадык, рәшәткәләрен дә бизәдек. Капкаларын да үзгәртеп чыктык. Өченчесе: проектта эчке юллар вак таштан салыначак. 60 мең сумлык гади юл булачак иде. Без ул юлны ярты метрга күтәрттек, тимер-бетон плитә җәйдек, терлек азыклары өчен мәйданнар ясадык, барлыгы 380 мең сумга төште. Комплекстан тиресне кырга чыгару план латтырылган иде. Аның өчен бетон мәйданнар ясап, анда сыек тиресне салам калдык лары белән кушып, компост хәленә китерү өчен, өстәмә рәвештә, 350 мең сумлык эш башкардык. Ягъни комплексның эчендәге юлларны һәртөрле һава шартларында да йорерлек иттек. Торакка керә торган төштә бетон плитәләрнең астына тимер торба лар салып калдырдык. Су җыйналып тормасын өчен, аларның башларын кирпеч белән матурлап ныгытып куйдык, һәр торакка, юл чатларына тимер баганалар утырттык. Сыерлар чыга торган кардаларны киртә белән генә әйләндереп алу карал ган иде. Аны такта рәшәткәләр беләк әйләндереп алдык. Сыерлар кыш көне кар өстеннән сикереп, эчләрен имгәтмәсен өчен, рәшәткә очларын төреп чыктык. Сыерлар йөрү өчен ясалган кардаларның идәне балчык булырга тиеш иде. Без аны 20 сантиметр калынлыгындагы бетон белән түшәдек. Монысына да өстәмә чыгым кирәк булды. Комплексны җылытучы котельный проектта күмергә көйләнгән иде. Казаннарның икесен ташып яга торган газга, берсен сыек ягулыкка, берсен күмергә көйләдек. Кайсы төр ягулык бетсә дә. шундук икенчесен җибәрү мөмкинлеге туды. Кешеләргә санитария пункты бер генә катлы итеп каралган иде. Ул бинаны, бөтенләй үзгәртеп, ике катлы итеп салдык: аста — юыну бүлмәсе, өске катына кухня, ашханә, мед пункт, кибет, ял итү урыны, 100 кешелек тамаша залы эшләдек. Ул бинага проект төзегәндә, кешеләр тору өчен бүлмәләр рөхсәт ителми, дигәннәр иде. Ә без кайнар һәм салкын су үткәрдек. Түләүсез ике мәртәбә ашау, кирәк-яракны алу өчен кибет, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасы, медицина ярдәме, ял бүлмәләре, кухня, ашханә булдырдык. Болар проектта каралмаган иде. Гаражны да ун берәмлеккә үзгәрттек. Терлек азыгы әзерли торган бинаны да зурайттык. Терлек челәр иркендә эшләсеннәр, дидек. Шуның янына катнаш азык ясау өчен ОКЦ 15 дигән агрегат сатып алдык, проектта каралмаган тагын бер бина ясадык. 700 центнер ашлык сыярлык склад эшләдек. Терлек азыгы эшкәртү бинасының арт ягына, тупас азыклар кар астында ятмасын өчен, калайдан 18 метрга 50 метр итеп, янә бер бина эшләдек, анысы да проектта каралмаган иде. Шуның янына ук АВМ агрегаты куеп, аңа да бина булдырдык. Бу бина 150 мең сумга планлаштырылган иде. без аны җиңеләйтеп. 15 мең сумга җиткердек. Печән оны склады проектта бөтенләй юк иде. Проектта кирпечтән салырга дип планлаштырылган туалет бина ларын тактадан эшләдек. Силос манарасы урынына, проект төзегәндә үк, силос, сенаж саклагычлар ясадык... Кыскасы, инженерлар төзеп биргән проектны колхоз тормышына яраклаштырдык. Моның өчен Казаннан, Госбанктан килеп, миңа 400 сум штраф салдылар. Икенче елны яңадан бер ревизор килеп, шул ук оешмадан тикшереп, акча проекттагыча тотылмаган, артык тотылган дип, миңа һәм колхозга берничә мең сум штраф булачагын әйтеп китте. Безгә ярдәм иткән «Татколхозстрой» оеш масының юллар төзүче ПМК җитәкчеләре дә штрафка тартылудан куркып калдылар. Шуннан үзем Казанның Госбанк җитәкчеләренә кереп, мәсьәләне аңлатып бирдем. Бүлек начальнигы актны укып чыкты. «Ник тәртипне боздыгыз? Бозгансыз икән инде, җавап бирүдән дә курыкмагыз. җавабыгыз— штраф».— диде. Шуннан мнн салкын кан белән. СССР Верховный Советы депутаты булуымнан да файдаланып: • Нишләп колхозның үз акчасын үз кирәгенә тотарга рөхсәт итмисез?» — дидем. Бүлек начальнигының күзе шар булды: «Ничек инде ул үз акчагыз?»— ди. «Менә шулай, мин әйтәм. без дәүләттән 25 ел инде ссуда алмыйбыз, барлык төзелешләр дә үз акчабызга салына, әле дә бер ярым миллион акчабыз бар»,—дим. Күршесендә утыручы комиссия членнарыннан: «Нәрсә, безнең республикада үз акчасына төзелеш алып баручы, ягъни өч миллион сумлык комплекс төзердәй хуҗалык бармыни?» — дип сорады Белештеләр, барлыгына ышангач: .Бу хәл мәсьәләне үзгәртә, ярар, штрафсыз, кисәтү белән генә калдырабыз».— диделәр. Партиянең XXVII съездында Михаил Сергеевич Горбачев ясаган докладны мин шатланып укыдым. Партия эшне хәзер яңача куя, урындагы оешмаларга, колхоз- совхозларга мөстәкыйльлек бирә. Әйтә башлагач, эшебез хакында әйтеп бетерим. Комплекс төзелеп беткәч, безнең колхозга уңайлыкларны өйрәнергә, республикабызның зур җитәкчеләре. РАПО начальниклары, зоотехниклар, баш агрономнар, күрше районнарның колхоз председательләре килде, бөтенсоюз семинары уздырылды. Шушы комплексның уңайлыкларын исәпкә алып, проект институтларына да аны ойрәнергө, файдаланырга кушылды. «Искра» колхозы тәҗрибәсен телевизион фильмга төшереп, илебез экраннарында күрсәттеләр. Шуны карап утырганда, күңелдән уй уза. аны төзү өчен күпме кыенлык күрдек, күпме сәламәтлекне югалттык, авылдашларым күпме көч сарыф итте. Рухи яктан кыйбатка төште безгә комплекс. Әмма ул безгә яңадан-яңа һөнәр ияләрен җитештерде. Хәзер безнең һәрбер эш өчен үз осталарыбыз бар. Мин алар белән горурланам.