Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ТОЙГЫСЫ БАРМЫ?

Поэзия хакындагы бу сөйләшүдән ике хакыйкать ачыклана бара. Беренчесе: бүгенге тәнкыйтьтә татар поэзиясенең асыл йөзе күпчелек очракта һәвәскәр шагыйрьләр иҗаты белән билгеләнә икән. Икенчесе: бүгенге поэзия тәнкыйте «ялкынсыз», «тешсез», «предметсыз» икән... Яңарыш, үзгәреш чорының рухын үзенә сеңдерү генә түгел, поэзия тәнкыйте хәтта элгәрерәк яулаган позицияләреннән дә чигенебрәк куйды кебек. Ләкин бу хәлне бер яклы гына аңлату дөрес булмас. Монда әле газета-журнал редакцияләренең «әдәби-тәнкыйть политикасы», шагыйрьләрнең тәнкыйтькә карата үтә «сугышчан» позициясе бар. Күпчелек очракта комплементарлыкка нигезләнгән мондый «политика» тәнкыйтьне генә түгел, шигъриятнең үзен дә ярлыландыра. Газета-журнал битләрен ачып карауга, күңелдә бер сәер тойгы урнаша: гүя әдәбият- сәнгать белән шөгыльләнүче бүлекләрдә серле исемлек бар. Дөресрәге, ике исемлек — тәнкыйтьләргә ярый торган шагыйрьләр, тәнкыйтьләргә ярамый торганнар... Үзгәрешләр чоры да бу исемлекләргә әллә ни үзгәреш кертә алмады. Тәнкыйтькә мохтаҗ дип саналган шагыйрьләр исемлегендә беренче Р. Байтимеров тора. Аннан — С. Муллагали- ев, Р. Рәкыйпов, Р. Закиров һ. б. Күрүебезчә, әлеге исемлеккә эләккән шагыйрьләрнең күбесе—СССР Язучылар союзы әгъзасы түгел. Димәк, һәвәскәрләр. Бу очракта да шигъриятнең асылы ялгыш кабул ителә. Профессионал икән—тәнкыйтьләнергә тиеш түгел, янәсе... Юк, мин ниндидер «тоталь тәнкыйть» хакында сүз алып бармыйм. • Предметлы тәнкыйть», «дәлилле тәнкыйть» хакында сүзем. Ә мондый тәнкыйть бүген нәкъ менә профессиональ шагыйрьләр өчен кирәк. Бигрәк тә озак еллар буе шигъриятебезнең күз нуры булып калган исемнәр өчен. Кайбер танылган шагыйрьләребез иҗатында күзәтелгән таптану, поэтик тоемның кимүе, хисләрнең үтмәсләнүе бүгенге поэзия тәнкыйтенең дә билгеле чагылышы ул. Сер түгел, һәркем белә, һич югы сизенә; Р. Фәй- зуллин, Р. Харис, Роберт Әхмәтҗанов, Р. Мингалимов, Р. Гатауллин кебек билгеле шагыйрьләребез иҗатына бүген кискен сүзләр әйтергә, шуның белән аларның оебрак киткән күңелләрен уятып җибәрергә кирәк. Шулай ук И. Юзеев, Ш. Галиев, Ә. Баянов. К. Латыйп, М. Шабаев кебек могтәбәр әдипләребез иҗатыннан билгеле дәрәҗәдә канәгатьсезлек бар. Яңарыш чорында, тарихи-мәдәни мирас, туган тел һәм мәктәп мәсьәләләренең соң чиккә җитеп актуальләшкән бер вакытында өлкән шагыйрьләре безнең күләгәдә кала килүен күңел кабул итми. Ә бит гел шулай булган: иҗтимагый мәдәни хәрәкәт башында һәр тарихи дәвердә дә шагыйрьләр торган: Тукай. Такташ. Җәлил, Туфан... Һәвәскәрләр мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. Безгә алдан ук ачык билгеләп куярга кирәк. Кем ул — һәвәскәр? Профессионал кем? Кемдер бу сорауларда наивлык күрер. Әмма хәл катлаулырак. Беренче ситуация: әйтик, берәү Язучылар союзына тәнкыйтьче буларак кабул ителде ди. Әмма, бер юка гына китап чыгару белән чикләнеп, әлеге • тәнкыйтьчебез» шигърият дөньясына аяк басарга ашыга. Башкаларны тәнкыйтьләү күп эш. күп көч сорый, аннары шактый ук мәшәкатьле дә (артыннан күп сүз йорн). борчулы да... Нигә шигырь язып карамаска?! Шулай итеп поэзия офыгында урта кул шагыйрьләр пәйда була. Без аларны профессионал дип әйтә алабызмы? П Икенче ситуация , берәү гомер буе композиторлар белән аралашып яши, алар иҗат иткән музыкага текст яза, бу четерекле эшнең бетен нечкәлекләрен белә. Шуңа күрә дә аның җырлары популяр, аларны көн саен диярлек радиодан, телевидениедән тапшырып торалар.. Аерым әсәрләр хәтта республика, бөтен ил күләмендәге конкурсларда җиңеп чыга... Р. Байтимеров — әнә шундый кеше. Үз жанрында ул профессионал түгелмени? Шул ук вакытта бик билгеле профессионалларыбыз җыр жанрында һәвәскәр булып кала бирә. Бу хәлне нинди рамкаларга яраклаштырырга? Тагын бик күп төрле ситуацияләрне искә алырга мөмкин булыр иде. Бу очракта гомуми сүз белән генә чикләник:профессиональлек Союз билетына карап түгел, ә үзе сайлап алган иҗат өлкәсенә, иҗат язмышына яраклы рәвештә билгеләнергә, бәяләнергә тиеш. Әгәр дә язучы чынлап торып башка иҗат өлкәсенә күчә икән, ул анда да бөтен шарты буенча тулы сынау үтәргә тиеш. Бу шигърияткә яисә прозага күчкән тәнкыйтьчеләргә дә, прозада, драматургиядә каләм сыный башлаган шагыйрьләргә дә бердәй кагыла, һәм икенче әдәби төрдә иҗат итә башлаган һәр каләм иясенең яңа китабы (һәрхәлдә, беренчесе) Язучылар союзы каршындагы шушы төргә караган махсус иҗат секциясендә каралырга, бәяләнергә тиеш. Жанрлардагы һәвәскәрлек белән катлаулырак. Шулай да. тәнкыйтьчеләргә монда да эш җитәрлек. Шагыйрьләрнең кайсы поэтик формада, стильдә уңышлырак эшләвен иң тәүдә алар күрергә, аңлатырга тиеш ләбаса. Бу өлкәдә татар әдәбият белемендә һәм әдәби тәнкыйтендә берни дә эшләнми дисәк, һич ялгыш булмас. Әдәби төрләргә, жанрларга, жанр формаларына игътибар совет әдәбиятында бермә-бер артты. Әдәби форманың әһәмияте эчтәлек әһәмияте белән тигез карала башлады. Ә татар әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре һаман әле эчтәлек, тема белән генә эш итәләр, әдәби форма хасиятләренә, димәк, әдәби осталыкның асылына үтеп керә алмыйлар. Т. Галиуллинның баллада, поэма жанрларына багышланган берничә хезмәтен исәпкә алмаганда, бу юнәлештә эшләгән эш күренми. Форманы, осталык мәсьәләсен игътибар үзәгенә кую белән, югыйсә, күп нәрсә (шулай ук идея-тематик эчтәлеккә кагылышлы мәсьәләләр дә) ачыкланырга тиеш ләбаса. Әйтик, бүгенге тәнкыйтьчене шундый сораулар борчырга тиеш иде: ни өчен И. Юзеев каләменнән күләмле әсәрләр уңышлырак чыга? Ни сәбәпле Р. Фәйзуллин поэмалары укучыны канәгатьләндерми9 Татар әдәбиятында сонет жанрының тернәкләнеп китә алмавын ничек аңлатырга? Соңгы елларда дөнья күргән лирик, публицистик, патетик, трагик һ. б. күптөрле «поэма»ларны чын мәгънәсендә поэма дип атап буламы? Синтетик жанрлар татар поэзиясенә хасмы? һ. б. һ. б. Бер мисал. Узган ел Рәшит Әхмәтҗановның «Бишташ» исемле поэмасы дөнья күрде. Әмма әле ул поэма булып җитешмәгән иде. Аерым поэтик балкышларына, уңышлы кисәкләренә дә карамастан, бер нык умырткага утырмаган, бер төп идеягә буйсынмаган бу әсәр, басылып чыгу белән, укучыларда каршылыклы фикерләр тудырды: берәүләр аны үтереп мактады, икенчеләр шагыйрьнең поэма жанрында ясаган беренче көпшәк адымы итеп кабул итте. Эш шунда иде ки, Рәшит Әхмәтҗанов. каләмдәшләре Р. Фәйзуллин. Р. Гатауллин кебек, уңай мәгънәсендә Шигырь Шагыйре иде. Аның бөтен поэтик фикерләү рәвеше, образлы сөйләме, дөньяны күзаллавы шигырь масштабына яраклашкан. Ул шулай формалашкан, шулай билгеле бер үсеш юлы үткән, үз иҗат ла бораториясен тудырган. Поэма жанрында ул — һәвәскәр. Рәшит Әхмәтҗанов соңгы вакытта поэма жанрында да уңышлы гына әсәрләр тудырырга сәләтле булуын күрсәтте. Аның «Аучылар китебендә» исемле соңгы поэмасы һәвәскәрлектән профессионаллыкка күчә баруын күрсәтте, һәрхәдә. анда инде поэманы поэма итә торган төп сыйфатлар бар. Димәк, шагыйрь «Бишташ» поэмасына карата әйтелгән фикерләрне кабул иткән. Бу очракта тәнкыйть үз эшен эшләгән. Әдәби формаларның җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәве, поэтик әсәрләрнең бары тик идея-тематик яктан, гражданлык җегәрлеге ягыннан гына бәяләнүе татар шигъриятенең алгы сафларында булырга тиешле кайбер шагыйрьләрнең икенче, өченче планда калуына китерде Г. Хуҗи белән К. Мостафин. мәсәлән, татар әдәбиятында чын бәяләрен алмый киткән әйдәүче баллада шагыйрьләре иде. Аларга бу жанрда И. Юзеев белән Ш. Галиев кенә тиңләшә аладыр. Әмма тәнкыйтьнең салкын битарафлыгы, баллада кебек романтик жанрларга карата булган шиклөнүле мөнәсәбәте (реализмнан читкә өстери, янәсе) аркасында соңгы ике шагыйрь дә бу жанрдан читләштеләр һәм чак кына үзләренең чын йөзләрен югалтмый калдылар. Аларга икенче сулыш ярдәмгә килде — И Юзеев зур күләмле әсәрләрдә — поэма, драма, трагедияләрдә үзен кабат ачты. Ш. Галиев балалар әдәбиятында уңышлы эшли башлады. Шул рәвешле, тәнкыйть һәр шагыйрь язмышында билгеле бер роль уйный. Ул ар тык «сугышчан«мы яисә бөтенләй битарафмы, комплементармы яисә билгеле бер кам пания нәтиҗәсеме - шагыйрь аны шунда ук тоя, җилкәсенә өреп торган тәнкыйть сулышына үз сулышын көйли. Һәвәскәрлек һәм профессиональлек хакында сүз башлагач, балалар шигърияте хакында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Бездә бик сәер традиция бар: өлкәннәр өчен бер-ике шигырь китабы чыгарып өлгергән шагыйрь чираттагы китабын балалар өчен бастыру мәҗбүри дип саный. Шул рәвешле ясалма, көпшәк шигырь җыентыклары пәйда була. Парадокс шунда: өлкәннәр өчен язган әсәрләре белән Союзга кергән шагыйрьнең сабыйлар өчен язган китабын балалар әдәбияты секциясендә тикшерү хакын да уйлап та карамыйбыз. Ә бит көн кебек ачык: шулай булганда гына Татарстан китап нәшрияты чишеп булмастай бик күп «башваткыч»лардан котылачак. Сер түгел, 70 нче елларда. 80 нче еллар башында татар балалар поэзиясе, Ш. Галиев, Р. Миңнуллиннарны искә алмаганда, әллә ни майтара алмады. Соңгы елларда гына татар баласы Рафис Корбанов дигән үзенчәлекле шагыйрьне ачты; Л. Лерон, Г. Садә. Н. Измайловалар да үзләренең мөлаем әсәрләре белән куандырып торалар. Балалар әдәбиятында күзәтелгән торгынлыкның сәбәбе ачыкланды инде. Аерым алганда . балалар поэзиясе тәнкыйтенең бөтенләй булмавы, балалар әдәбияты фәненең җитди эшләмәве поэзиянең бу җаваплы өлкәсенең чикләрен юуга, аның критерийларын чәчеп-таратып бетерүгә китерде. Иң аянычлысы: балалар өчен язылган дежур, төссез китаплар күбәйде. Яшь талантларның кызыклы язмалары урынын өлкәннәрнең китап киштәләрендә озак ятачагы алдан ук билгеле китаплары кысрыклады... Шул рәвешле, профессиональ һәвәскәрләр бу юлы да һәвәскәр профессионаллардан өстен булып калды. Бүгенге поэзия тәнкыйтенең тагын бер зәгыйфь ягы хакында әйтми мөмкин түгел. Аңа төпле, дәлилле анализ моменты җитми. Бездә шундый гадәт бар — анализ булды мы — янәсе, бу язма артык фәнни, артык академик. Үзебез күрә торып, белә торып укучы фикерләве дәрәҗәсеннән дә түбәнәябез түгелме? Бүгенге укучыны купшы сүз, куе эмо циональлек. кызыл пафос белән (үзләрен бер үк вакытта шигърият белән дә бәйләгән яшь тәнкыйтьчеләр шушы юлдан баралар) яисә салкын фикер, соң дәрәҗәдә төгәл, коеп куйган фәнни стиль белән генә (кайбер ИЯЛИ галимнәренең язмалары күз уңында тотыла) ышандырып булмый инде. Аңа эмоциональ җылылык та, аналитик тәнкыйть тә бер үк дәрәҗәдә кирәк. Шушы ике юнәлешнең органик синтезын табу мөһим. Кайбер тәнкыйтьчеләребез үз иҗатларында нәкъ әнә шушы моментны канун итеп алганнар. Мәсәлән, С. Маннанов, Ф. Зөлкарнәев кебек тәнкыйтьчеләр тәнкыйди анализны академик стильгә түгел, бәлки эссе стиленә көйләгәннәр. Җиңел дә кабул ителә, төпле анализ да җитәрлек. Икенче бер юл да бар. М. Вәлиев, мәсәлән, тәнкыйть мәкаләләрендә публицистик башлангычны көчәйтү аша укучы белән якын мөгамәлә урнаштырды. Заманча. Әмма газета-журнал битләрендә укучыга тәкъдим ителгән күпчелек рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре бик примитив һәм дәлилсез. Шушы сыйфатларның барысын берьюлы үзендә туплаган бер генә язманы алыйк. Ул — Г. Садәнең «Җиләкле тәрәзәләр» китабына рецензия. (Кара: «Татарстан яшьләре», 1988. 27 март). Менә берничә өзек: «Анда йөз дә сигез шигырь тупланган...», «Җыентык «Бүгенге көн тагын матур булыр!», «Яңгыр җырлап узды», «Күңел тулы куаныч» дигән бүлекләрдән тора...» һ. б. Ә менә бу юлларны теләсә нинди шагыйрь иҗатына карата да кулланып була: «Ана һәм бала, туган йорт һәм туган туфрак, вакыт һәм көрәшкә багышланган гомер, кешелеклелек һәм чын ирлек, хәрәкәт һәм намуслы хезмәт, мәхәббәт һәм нәфрәт — менә шуны фәл сәфи төшенчәләр, категорияләр шагыйрьнең игътибарын җәлеп итәләр һәм аның иҗатының тематикасын билгелиләр». Мондый «предметсыз» тәнкыйтьне, стандарт тематиканы (аңа әдәби әсәрләрдә күзәтелгән бөтен темалар да кереп беткән) гомуми рәвештә санап чыгуны бүгенге укучы кабул итми инде. Эш бит шигырь җыентыкларына кергән шигырьләр санында яисә анда бирелгән бүлекләр күләмендә түгел. Бүгенге поэзия тәнкыйте һәм шагыйрьнең әдәбиятта тоткан урынын билгеләргә, аның иҗат манерасын ачыкларга, алдагы иҗат юлында отышлырак алымнарны төсмерләргә, шуның белән аңа ярдәм итәргә тиеш. Ә теге яки бу шагыйрь иҗатының үзенчәлеген билгеләү өчен, аны тудырган поэтик традицияне, хәзерге яшәү, үсү мохитын, әдәби фонын күрсәтеп бирү сорала. Тематик анализ белән генә чикләнмичә, тарихи, социаль, социологик, психологик, фәлсәфи, поэтик анализ ясау сорала. Ягъни бүгенге тәнкыйтьче каләме әдәбиятның фундаменталь мәсьәләләрен яктырта белергә тиеш. Шулай да, миңа калса, шагыйрь иҗатына бәя биргәндә, тәнкыйтьче иң элек шуңа игътибар итәргә тиеш: аның иҗатында заман тойгысы бармы? Бу таләп идея эчтәлегенә дә, сәнгатьчә осталыкка, әдәби формага да бердәй кагыла. Шушы күзлектән караганда, бүгенге татар поэзиясенең алгы сафында кемнәр бара соң? һичшиксез, М. Әгъләмов, Зөлфәт. К. Сибгатуллин, Р. Харис, Рәшит Әхмәтҗанов... Актуаль поэзиясе белән соңгы вакытта X. Әюпов. Р. Зәйдуллин, Р. Юнысов, Н. Измайлова, Г. Моратовлар игътибарны җәлеп итте. Шул. Азрак шикелле. Яшь шагыйрьләр белән хәл ничек тора? 80 еллар уртасында илебездә башланып киткән зур үзгәрешләр, хыялый, хәтта күпмедер бунтарь чынлык, тарихи оптимизм рухы әдәбиятка яңа шигъри буын бирергә тиеш иде кебек... Өметләр акланмады. Яңа, өметле исемнәр эзләп, яшьләр әдәбиятының көзгесе булырга тиешле «Идел» альманахының 1987 елгы санын актарам. Исемнәр күп. Әмма югарыда куелган таләп югарылыгында (заман тойгысы) булганнар берничә генә. Алары да ир уртасын узган кешеләр... Булсын соң! Тарихи хакыйкатьне, тормыш хакыйкатен бүген ир уртасы кешеләр әйтергә тиештер, күрәсең. Менә Хатыйп Касыймов иҗаты. Аның «Кадерен белеп кенә» дигән әсәрен укыганда авылда яралган жанның иң нечкә кыллары өзелеп китәрдәй булып тартыла; аларның оч-очларыннан кан саркып чыгар сыман. . Анда еллар кар-буранга. Кыр тутырып иген иктек — Салкыннарга бай иде. Тик буралар сай иде. Ындыр табагы тутырып иген алып та, икмәккә интеккән елларга ишарә бу. Алга таба сурәтләр тагын яктыралар. Игенче оптимизмын, җир кешесенең психологиясен моннан да отышлырак итеп биреп була микән: Ярый эле ихтыярым Көчле булган уйлардан. Тәм таба белдем яшәүдән. Кан тамса да куллардан... Күпчелек профессиональ әдипләр көнләшерлек иҗат бу! Гомумән, «Идел»нең 1987 елгы саны алдагыларына караганда уңышлырак. Шигърияткә дә күбрәк урын бирелә бара (11 шагыйрь, 1986 елда өчәү генә иде), яңа исемнәр, кызыклы иҗатлар тәкъдим ителә. Иң мөһиме — поэзия актив гражданлык позициясенә баскан. Заман тойгысы сизелеп үскән. Бу хәл «Идел» шигъриятенең киләчәген өметле итә. Ул гына да түгел, «Идел» альманахыннан айлык журналга күчү чоры җитте шикелле. Ел саен бер тапкыр күренеп кала торган бу альманах кына яшь язучыларыбыз- ның ачылып китүенә ярдәм итә алмый. Яшь тәнкыйтьчеләр өчен дә мәйдан тар. Газета-журнал редакцияләрендә оешкан «монополияләргә» үтеп кергәнче, аларның каләмнәре үтмәсләнеп, күңелләре суынып, дәртләре басылып өлгергән була. Һичшиксез, бүген яшьләрнең, һәвәскәрләрнең үз журналлары, үз мәйданнары, димәк, үз сүзләре булырга тиеш. Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый бит. Әмма, шул ук вакытта, суга керү белән океан колачларга тырышуның да ямьсез нәтиҗәләргә алып килүен әйтәсе килә. Бер генә мисал. «Казан утлары»ның 1988 елгы 3 нче санында Сәгыйть Хафизовның тәнкыйть мәкаләсе дөнья күргән иде. Бу язма журнал укучыларында каршылыклы фикерләр уятты. Юк, төрле шагыйрьләр иҗатыннан чүпләп алынган аерым шигъри юлларның охшашлыгы хакындагы фәлсәфәсе белән генә түгел. Теге яки бу шагыйрь иҗатыннан берничә юл алып, аны икенче бер шагыйрь әсәрендәге берничә юл белән чагыштырып карау үзе үк бернинди җитди тәнкыйть рамкасына сыймый. Чөнки һәр сурәт, һәр образ бары тик бөтен бер әсәр, бөтен бер иҗат контекстында гына карала ала. (Югыйсә, тарантас белән йөк арбасын тәгәрмәчләре түгәрәк булган өчен генә охшаш дип игълан итү кебек хәл килеп чыга). Иң кызыгы һәм кызганычы шунда: әле кайчан гына «елак» (ягъни хисси, моңлы, лирик) поэзиягә «каш җыерган» («Казан утлары», 1986 ел, 12 сан) С. Хафизов инде килеп фәлсәфи поэзияне пыран-заран китерә. «Акыл шигырендә сюжет, образ, картина юк,— дип белдерә.— Фәлсәфә ярдәмендә драматизм тудыру мөмкинлеге бөтенләй чикле», «Сәнгать законнарына артык буйсынмый верлибр...» — диюгә кадәр барып Җитә тәнкыйтьче. Әле бер ел элек кенә хисси шигърияткә шик белдергән әдәбиятчы инде килеп шул ук хис поэтикасын абсолютка менгереп куя. Ягъни ул, үзе дә сизмәстән, бер чиктән икенчесенә ташлана. Югыйсә әдәбиятның үсеш юлы, асыл сыйфатлары белән, иҗади процесс барышы белән аз гына таныш булган һәр кеше һич икеләнми әйтә ала: Зур Әдәбиятка традицион шигырь дә, ирекле шигырь, верлибр да, актив гражданлык поэзиясе дә, интим-лирик шигърият тә, күтәренке шартлы романтик поэтика да, элегик аһәң дә бердәй дәрәҗәдә кирәк. Акыл да, хис тә, фәлсәфә дә кирәк. X. Туфан шигъриятен генә алыйк. Ул үзенең иҗади фикерләве белән фәлсәфи шагыйрь. Әмма аның фәлсәфәсе интим-лирик настроениеләрне дә үзенә тирән сеңдергән. Поэзияне стандартка көйләргә тырышу, индивидуаль үзенчәлекләрне төп законнардан читкә тайпылу дип игълан итү татар поэзиясен инде ничә мәртәбәләр аянычлы хәлләргә китереп җиткерә язды. Шуны онытмыйк.