ЫШАНЫЧ — ТАЛАНТЛАРДА!
Шигьриятебезнең бүгенге торышы, иҗтимагый абруе җәмәгатьчелекне канәгатьләндерәме? — Юк, канәгатьләндерми. — Бер-берсенең үкчәсенә басып килгән кимчелекләр әсәрләргә ябырылганмы? — Ничек кенә әле!™ Мондый сорау һәм җавапларны әллә ни кадәр суза алыр идек. Әмма кимчелекләр санаудан гына: «Шигырь бүген әйдәп баручы көчен югалтты» дигән нәтиҗә чыгарырга ашыкмыйк. Юл барабыз. Алга барабыз. Ягъни каршылыклар эчендә кайныйбыз. Туарылдырып рәхәтләндерә торган билгесезлекләре һәм катлаулы каршылыклары көн- нән-көнгә кими барган, әкиятләрдәге юлдан түгел, ә һәр адымда мәсьәләләре катлаулана, глобальләшә барган юлда — тормыш дигән юлда без. Мондый юлда тормыш агышы китереп чыгарачак мәсьәләләрне чишүгә кешене эмоциональ-интеллектуаль, әхлакый әзерләү чараларының иң нәтиҗәлеләреннән берсе — бүгенге поэзия һәм гомумән әдәбият-сәнгать. Ягъни бурычлар катлаулану белән шигъриятнең дә базары күтәрелә булып чыга. Әйе, поэзияне, сәнгатьне югары накалда тота алырлык саллы сәбәпләр аз түгел безнең бүгенге көнебездә. Һәм бу ихтыяҗ, минемчә, телевизор тамашалары белән генә капланып калырлык түгел. Бүгенге татар поэзиясе зур сынаулар кичерә. Җәмгыятебез, «үзгәртеп кору» дип аталган, тарих юлында сирәк очрый торган чорга килеп керде. Әдәбиятның да, тормы шыбызның да, шәхеснең дә җитлеккәнлеге шул тарихи бурычларны үтәүгә өлгергәнлек дәрәҗәсе белән билгеләнә. Безнең шигърият исә бу тарихи сынауга сафлары ныгы ган хәлендә түгел, киресенчә, күп еллар буенча тәҗрибәле остаз да. акыллы җитәкче дә булып килгән лидерлары — X. Туфан. С. Хәким кебек юл салучылары, киңәшчеләре дөньядан үткән көннәрендә килә. Ләкин шигъриятебезнең каушау төсмерләре күрсәткәне юк әле. Киресенчә, үзенә хас җитдилек һәм эшлеклелек белән, сизелерлек җанлылык күрсәтә ул, матур казанышлар дип бәяләнерлек әсәрләрне мәйданга чыгаруында дәвам итә. Менә дискуссия материалларындагы «обоймаларда» исемнәре генә күренгәләгән ике яшь шагыйрь иҗаты — Ркаил Зәйдуллин һәм Ләис Зөлкарнәй. Алар үсмерлектән чыгып килгән көннәрендә — унҗиде яшьләрендә үк инде шигырь сөючеләр игьти барын казана алган иделәр. 1984 елда, әле студент көннәрендә, беренче җыентыклары дөнья күрде. Р. Зәйдуллинның картларча саллы-акыллы, зур поэзиябезгә хас рәвештә, ярсу кайнарлыклары күзгә бәрелеп тормаслык итеп яшерелгән, осталарча эшләнгән — • җырлап торган» шигырьләре... Җирлегеннән аерылган тал тамырының сагышлы гаме, күзләре дымлы булган карт этсез калган дөньяның моңы... һ. б. Яшь кенә егетнең кемгәдер иярмәстән, үзе тапкан — үзе иҗат иткән, моңлы да, гаҗәп кешелекле дә шигърият дөньясы иң таләпчән укучыны да канәгатьләндергәндер. Әмма аның шәриге Л. Зөлкарнәйнең беренче җыентыгына минем үземнең мөнәсәбәтем каршылыклы булды. Теге, үсмер шигырьләренә күбрәк гашыйк булганмын да. аңардан «фәлән дә фәлән«нәрне көткәнмен, күрәсең. Ә ул — катлаулы эзләнүләр ягына, мине борчыган авыр ассоциатив шигырьләр ягына авыша да тора. Юкса, эпоска ярашырлык, «космик», күңелгә шундый үз шигъри сурәтле строфалары бар бит үзенең: Кояш болыт салга ятып. Офыктан китте агып. Җилкәненең ал шәүләсе Һаман бетми югалып... Шундый ике-өч строфадан торган «йөрәккә кабып», «ух» иттерерлек антологик шигырь көтәсең... Строфаның ике юлы — классик антологик шигырь, ике юлы алтынчы класс малаеның стенгазета язмасыннан алынган диярсең,— поэтик эзлеклелек югалган: Кояш ул минем кебек Түгел йокы капчыгы — Мендәрләрен җилләтә Офыкка алып чыгып. Шулай, төрле катламнарга үтеп, шигырьнең «җеп очын» югалтуларны күрәсең да, кәеф кырыла: «Талантың кайсы ноктада ачылып китте, шул кадакка сук инде син, туган»,— дип уфтанасың... Мена шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә укып, бу егеткә хәтта бераз үпкәләп тә йөргән идем. . 1988 елда бу егетләрнең яңа җыентыклары дөнья күрде. Л. Зөлкарнайнең «Кар өстендә алмалар>ын кулга алам. Юк, ул җиңел юл сайламаган. Әмма егетләр үсә. Өч-дүрт ел арасында инде шигъриятнең Такташлар — Туфаннар камытына кергәләрлек тәҗрибә туплаганнар, тормыш каршылыклары белән бил алышып караганнар: ...Күтәрергә теләп түгел. • Батырам.'*— дип. Баш калкыткан саен. Сукты саллы дулкын... Ижатны кешелекле олы идеал өчен килешүсез көрәш авазы итү — тормышыбыз дагы үзгәртеп кору авазы шул бит инде ул. • Шәһәрдә яңгыр», «Дүңгәләк» циклы, «Осланда кояш», «Тәрәзәсе ватык купеда», • Айну» һ. б. тормышыбыз кебек мул, алмаздай балкыган образлар калейдоскобы. Аларда нәфис пәрәвездәй әсәрне челтәрләгән, күзгә төртеп тормый торган сызлаулы моң белән, олы, якты идеалларның шигъри синтезы. Болар — өлкән агайлар казаныш лары белән ярышып яши алырлык, башкалар әле әйтә алмаган шигъри сүз — Ләис шигыре... Ул 1988 елда Р. Зәйдуллинның да «Күрәзә» дигән яңа җыентыгы дөнья күрде. Ул катлаулы образлар эзләп интекми, иң гадәти сүзләрне югары накаллы шигырь итеп оештыруның серен белә. Күп еллар буена талкынып таушалган темаларга да газаплы борчылу, ачулы нәфрәт хисләрен йөкли. Менә Г. Тукайга багышлап язылган, «Кавы шу» шигыре: Озак баралмассың. Озатырлар! • Изге затка — зират. Ят. йокла».— Кат кат кабатлады «ят яраткан* Төртеп екты аннан ястыкка. Өлешенә тигән көмеше дип. Кешнәп куйды шул чак тук мәйдан, һәр шигыре, һәрбер сүзе өчен Түләү таләп итте Тукайдан. Тукан фаҗигасе, шагыйрь бөеклеге, обывательләрнең Тукайга мөнәсәбәте, ташка чокып язылгандай, чын сәнгать дәрәҗәсендә гәүдәләндерелә. Яшь шагыйрь тормыштагы сорылык, караңгылык, җансызлык күренешләренә каршы килешүсез көрәш позициясенә баскан. «Хатирәләр», «Без очарга әзерләнгән идек». «Әрәмәлек», «Ана», «Ностальгия» һ. б. кебек фәлсәфи уйланулы әсәрләре дә шундый ук, көйрәп торган шигъри юллардан төзелгән. Башка әсәрләре дә шул югарылыкка якын. Мондый казанышларны танымау мөмкин түгел, күрмәмешкә салынып үтеп китеп кенә була. Л. Зөлкарнәй шигырьләре кебек үк, Р. Зәйдуллин әсәрләре дә үзләренең эзләнү, тәҗрибә җимеше икәнлекләрен әллә кайдан ук искәртеп торалар. Бу үзенчәлекләре — киләчәктә авторларны көткән тагын да зуррак, күләмлерәк поэтик ачыш ларның юл маяклары, хәбәрчеләреме, әллә шагыйрьләрнең стиль үзенчәлеге генәме — анысын вакыт күрсәтер. Бүгенге шигъриятебезнең алгы сызыгында атлаган М. Әгъләмов һәм Зөлфәт беренче адымнарыннан ук экспериментлар белән әллә ни мавыктырмадылар. Ритмик чуар лыкларга мөнәсәбәттә, чатаклыкларга карата сизгерлектә, Тукай, Такташ, Туфаннар традициясенә турылыклы булдылар. Бу сыйфатның җиңел генә бирелмәгәнен, кыйм мәт бәягә килгәнен аларның иҗат язмышларында да күреп була. Әмма алар кыенлыкларга бирешмәстән, үзләренең шагыйрьлек бурычларына турылыклы калып киләләр. Соңгы, сынаулы елларда бу шагыйрьләр дә яңа иҗади югарылыклар яуладылар дип әйтергә нигез бар. Аларның бу казанышлары да үзгәртеп кору процессы белән бәйле икәне бәхәс уятмаса кирәк. Бүгенге шигъриятебез симфониясендә Зөлфәт авазы шактый еллар ишетелмичә- рәк торды. Әмма соңгы вакытларда газета-журнал битләрендә күренгән әсәрләре ша гыйрьнең таланты сүрелмәгәнен, тоныкланмаганын, яңадан ялкынлануын искәртәләр. Дөрес, элеккеге күп буяулы, давыллы-өермәле шигырьләр урынына без хәзер кырык яшен тутырган ир затка хас рәвештә, җитди һәм берникадәр басынкы, сабыр дулкын ланулы уйланулар белән очрашабыз: Кузы Көрпәч белән Баянсылу Каберенә бүген тез чүктем. Бөек итеп яратырга, ахры. Соңардым мин. артык кичектем!.. Рухларны пакьләүче тылсымлы көч, поэтик камиллек, самимилек Мөдәррис Әгъләмов иҗатында да югары, илһами накалда дәвам иткәнен күрәбез. 1987 елда аның шигъри энҗеләрдән тезелгән дип әйтерлек «Киләчәккә кайту» дигән балладалар, поэмалар җыентыгы дөнья күрде. «Тукайдан хатлар» поэмасы поэзиябезнең яңа зур казанышы булып яңгырады: Кеше язмышы, халкыбыз язмышы гына түгел, ил тарихының каршылыклы глобаль күренеше, аның мәгънәсе һәм аңа мөнәсәбәт һ. б. иң гадәти берничә юл шигырьгә сындырылган. Бу юллар гына түгел, поэма бөтенләе белән шундый сыйдырышлы, афоризмнардай яңгырашлы, камил дә, нәфис тә шигъри җөмләләрдән тора. Башкаларга акча булып кына Агып бара хезмәт көндәгечә... Лирикага әйләндерелгән тарихи халәтнең сурәтләре (соңгы цитатада, политэкономия дә бар), ярсу кайнарлыклар, ачыргаланулы, өзгәләнүле фәлсәфи-поэтик ачышлар. Болар әдәбият тарихында көн дә кабатлана торган нәрсә түгел. Күптән түгел шагыйрь илебезнең 30—80 нче еллар тормышын чагылдырган «Заман язган язмыш» дигән яңа баллада иҗат итте. Чорның катлаулылыгы һәм авырлыклары да, тормыш һәм шәхес язмышы да, кеше кичерешләренең күп төрлелеге һәм тирән фәлсәфи уйланулар, гомумиләштерүләр дә зур булмаган менә шушы бер шигъри әсәргә сыйган. Моңардан ул әсәрнең шигърилек табигате һәм функциясе зарар күрмәгән генә түгел, ә киресенчә, мул бизәклелек, күп төсләр белән балку, җанлылык, дәртлелек кебек сыйфатлары үткенәя генә төшкән. Мондый зур уңышларга ирешүнең сере, аларга илткән тылсымлы көч бер генә: олы идеаллар һәм чын тарихи прогресс өчен көрәшне үзеңнең яшәү рәвешең итә белү! Ягъни үзгәртеп кору чоры бездән көткән, бездән сораган сыйфат! Менә тагын бер чын шагыйрь, зур шагыйрь — Рәшит Әхмәтҗанов. Аның уңай бәя алган «Бишташ» поэмасында менә мондый юллар бар: Утырам ташлар өстендә. Ачлыктан котылу өчен Күздә яшь яңа кипкән. Урманга кереп качтык. Күлмәкне, ашар икмәкне Сугышлар талап киткән. Урманнан чыкканчы, кайгы Таш булып калган катып... Шатлыгым — •бишташ» уены. Ташлар өстендә утыра Ә кайгым — ачлык, ачлык. Балачак чәчәк атып. Сугыш чоры сабыйлары балачагының лирик сурәтен, кешелекнең әле шыткан гына орлыкларында да шундый героик чыдамлылыгын моннан да төгәлрәк һәм гүзәлрәк итеп әйткән шагыйрь безнең әдәбиятта моңарчы булдымы икән? ...Бездә яши шундый бер өстенлек Уттан алда мөмкин балкырга. Бөек халкым — давыл кочагында. Минем җаным шунда — Халкымда! Әйе. безнең шигъриятнең тормышчанлыгы да шунда: ул героика җыры, көрәш чакыруы, көрәш гөрелтесе, көрәш коралы, көрәш җимеше! Әйе, бүгенге поэзиябезнең шактый гына казанышлары бар. Шулай ук аның яңа чалык җитешмәү, фикерләүдәге торгынлык, дөньяны һәм кеше рухын сурәтләүдә кыюсызлык кебек кимчелекләре дә юк түгел. Әмма болары тулаем поэзиягә хас күренеш түгел, аерым авторларга, бәлки аерым төркемнәргә генә хас чир. Шигъриятнең дәрәҗәсе нинди чирләр барлыгы белән түгел, беренче чиратта, ирешелгән, күрсәтә елган казанышлары белән билгеләнә.