Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

Каршыла Былбыл идем, гомер үтте инде «Ирек» дигән алтын читлектә. Кисәттеләр: «Сайра безнең көйне. Уйларыңа бер дә шик кертмә!» Тимердәнме читлек, алтыннанмы? — Аерма күрмәдем мин анда: Киң илдә тар сулыш кысты тынны. Ил язмышы калгач тиранга Кул чаптык без шау-гөр килеп: «Ура!»— Аермадык яхшыяманны Буып тотты шәхси диктатура. Яңа диктаторлар яралды Бер-бер артлы очты буш куыклар. - һәр түрәне күккә чөйдек без. Изге дидек алар әйткән юк-бар һәм тарихи кыйммәт дидек без. Булсак та тик йөздән алты гына.1 Алтыдан бер җирне биләп тә Мохтаҗлык йөк булды халкыбызга. Бай тормышта яшәү кирәктә.. Ничә миллион бездә сөрген китте! Башкаларда күпме булгандыр? Төрмәләрдә җәллад хөкем йөртте. Шунда газап чикте уннан бер Ләкин тарих үз дигәнен кыла. Килеп җитү белән мөддәте: - Тугры кулы белән, сабыр гына. 1 СССР халыклары дөнья халкының йөздән алтысын, ә СССР территориясе дөньядагы коры җирнең алтыдан бер өлешен тәшкил итә Мөддәте үз вакыты, срогы Нури АРСЛАНОВ (1912) — шагыйрь. тәрҗемәче. күп санлы шигырь китаплары авторы Ул — ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Казанда яши Бугазыннан алды мөртәтне. Уян. уян! Хаклык килеп җиткән,— Күңел читлекләре ачыла. Күптән нәүмиз булып, зарыгып көткән Ихтыярны, халкым, каршыла! Ат бирделәр Берәүләре ат бирделәр «Мен дә оч'» Берәүләре тезгенемнән алды «Төш!» Такым кысуI белән тарпып2 чапты ат.— Хурлык, оят жәяү калды аптырап. Ж,әя үлегә атлы бул алмын юлдаш!— Яраннарын бәйгегә дәште бу баш Кайтавазын ишетер микән киләчәк? Тик киләчәк моңа жавап бирәчәк... Мин милләтче түгел Мин милләтче гүгел. ләкин минем Милли хисләремә кагылма' Якын итү үзенең халкын, илен Туадыр ул ана карынында Бар Моцартлар. Листлар Ләкин миңа Татар моңы иң иң якын моң. - Хисләр генә түгел, милли моңга Сабыры бетә тыйнак акылның Еракларда, чит жнрләрдә йөрен. Кинәт — туган телне ишетсәм. Сабый бала булып күңелем көлеп Сикереп төшәр сыман бишектән. «Хужа булыр затлар бу дөньяга Без генә!» дип кемнәр түш кага? Шулар юлы илтә канлы дауга. Андынларның жаны буш. кара Мин милләтче түгел, сүзләрем хак' Тик жан фида милләт дигәндә. Тел тидерсә аңа берәр ахмак. Мин санармын миңа тигәнгә Күз төшерсәң әгәр, таң калырлык Узганыма, ләкйн масаймыйм: Милләтләр күп жирдә мактанырлык!- Тарих фолиантларын ачам мин. Мин халкыма охшаш' Халкым шундый. - Изге жанлы элек-электән. Ул дустанә, аның холкы шундый. Кешелеккә күңеле береккәнАйсур Очраттык без паркта бер ансурны. Йөргән чакта таңнар аттырып, һөнәр иткән итек чистартуны. Рәхмәт әйтә. - бирсәң арттырып Мин дә аңа — Яле. егет, дидем. Торсалар да күннәр ялт итеп, һәм. сүзара. никтер сөйләп киттем Борынгыны бераз яд итеп: Беләсезме бу егетнең чыгышын? Патшалыкка аңа жиһан тар! — Бабилләрен Якын Көнчыгышның Буйсындырган Ашшурбанипал Ассирия дип данлы бу патшалык Чәчәк аткан илдән саналган. Кайда ул ил хәзер, кайда халык?! — Көлләр генә калган алардан Бөек дауда давылларда янган Месопотамия1 туфрагы Бч егет тә хәрабәдән калган Бер адашкан вәкил шундагы Эшен бетереп, сикереп торды егет һәм тезләнде, үпте кулларым: Очрамаган иде Сезнен кебек, һич юк болай горур булганым! Тор. дидем мин. акча суздым ai Ул баш тартты Юк. юк. аламмы! Мин бурычлы Сезгә, изге ата. Искәрдегез ерак бабамны Сулышыннан бөек милли хиснең Йоклап яткан күңел уяна! — Адашкан кош кебек айсур мескен Кайткан төсле булды ояга Халкы беткән, дәүләт юкка чыккан. Язмыш кәфене алар өстендә: Талда калган көзге яфрак сыман һаман тере милли хис кенә. Йөзләремне тут алды Йөзләремне тут алды. Йөрәгемне ут алды,— Уйларымны саташтырып Яхшы-яман буталды Яткан тимер тутлана Жанда күмер утлана: Тимер рухың корыч булсын — Син янудан туктама! «Халкын сөеп зар иде. Киң дөньялар тар иде Янып көлләргә әйләнгән Нури бабай бар иде».— Диярләр, дими калмаслар. Үз булгач, оныта алмаслар' Җан белән Йөрәк турында Жан — күбәләк, оча-китә. Ирек эстәсә әгәр . Йөрәк тугры хезмәт итә. Ташламый гүргә кадәр Ул тамырланган күкрәктә. Аның үз оясы бар. Жан охшамаган йөрәккә. Аның үз дөньясы бар Шуңа «Жаным!» димәгез. Әгәр чынлап сөйсәгез.

Бәйрәм Бәйрәмгә кер юган килен төсле. Яңгыр явып киткән. Тузаннарын басып, җирнең өстен Ул ямь-яшел иткән һаман истә, яшел яшәү төсе Кызыл канда иде Походларда батыр солдат өсте Тирдән кара иде. Күке Кычкырма, күке, каршымда. Сагышлы тавышларың... Минем дә кайгы башымда. Юк синнән калышканым Юрамыйм, тагын да күпме Калгандыр гомерләрем. Тик моңың үзәккә үтте.— Мөлдери күңелләрем Әллә син дә миңа пармы? Ялгызлыктан ял тапмый Гизәсеңме урманнарны. Ояларга тал тапмый?.. Яңа елда Балкый январь көмеш тунын киеп. Жирдә бүген бәйрәм, тантана. Карап торам башым күккә тиеп' Хәтер һаман мирас актара Туй күлмәге кигән кызлар сыман Ап-ак тюльдә утыра каеннар: һава тып-тын. дөнья бәскә чумган Искә төшә иске Саиннар.' Идел-Йортта, шушы Саин-Йортта Дәүран сөргән элек бабайлар. Ул заманнар инде чыккан юкка,— Күпме баткан кояш һәм айлар Минем төсле бер янып, бер туңып Борчылырлар микән мин юкта?!. Аерылышу сагышы, яшен булып. Кинәт төшә тәннән тубыкка. Сыным катып, мин һәйкәлгә охшап Калам, тирәм энже кар гына. Нинди тылсым мине алган тышап,— Үзем өнсез, күңелем талпына Каеннарга бәллүр бәстән күлмәк Килешә икән!— ахры, купшыга. Мин дә. юкса, бәйрәм итәм күкрәп. Күңел генә нидер юксына Кәнәфидә Бөтен рухын алган ваем. Тыңлап утыра: Гажәп! Йөрәк типкән саен Тән тетрәп тора. Әллә каушый микән инде. Әллә шикләнә? Диме — Болай типмәс иде. Бер дә тикмәгә. Талпына йөрәк, талпына! Син дә талпын, тән. Яшәү кыллары тартыла.— Чара юк бүтән Йөрәк арыган гына бераз,— Юл бит гел үргә. Гомер буе. сынганчы саз. Яна ул бергә!.. Гомер узар Айыйм тәрәз төбемдәге миләшләрне. Купшылыгы бетәр тиздән, кышлар килер Жимешләрен кырырга дип яу гаскәре — Очлы бүрек кигән көрән кошлар-' килер Саин-Йорт - Изге йорт. Бабайлар үз илен шулай атаганнар ■ Кнрән кошлар — урман чыпчыклары Үтәгән үз вазифасын миләш җәйдә. Чәчәк аткан. җимеш биргән кызыл чуклы «Яшен яшәп, ашын ашаган»сың. бәндә, Уфтанмачы син дә уйлап бер дә юкны һәр нәрсәнең җирдә үз мөддәте булгач. Кадерен белеп яшә. миләш төсле кызар! Вакыты җиткәч хәтта сүнә диләр кояш Узган гомер, уза гомер, шиксез узар Шаярып та, җитди дә Мәхәббәт — шаян яр. Килгән күк тиз китә... Ә хөрмәт, игътибар Кешене үз итә. Хөрмәткә таянса. Мәхәббәт гомерле. Яшәүнең ләбаса Шартлары мөһерле,— Өрекми мөһердән Яшәгез дустанә: Өйрәтсәң, эт белән Песи дә дуслана... Кара шәүлә Сусылулар йөзә калкып кына: Суда энҗе-мәрҗән балкып тора. Бер сусылу җырлый айга багып, Тирә-яклар тора моңга талып: Сихерле музыка күккә үрелә Дөнья миңа җәннәт булып күренә. Дулкын сиртмәсендә мин тирбәләм. Минем милкем бүген бөтен галәм! Тетрәп китәм мин бер ямьсез хәлгә. Ак уйларга сырыша кара шәүлә: Кәеф кырып каян төшә искә Океан арты шомы шундый кичтә?! Хәйям әйткән: «Кайгы салса яра. Юаталмас хәтта Мәрьям ана » Галәм, юатма да. тирбәтмә дә. СалСал рухын иңдер мин матдәңә: Халкы белән сыный чын ир көчен. Ил язмышы изге аның өчен! Ялгызлыкта Күңел үсми, кайгым үчми. Нишләргә дә белмим.. Ник шомнарга, борчуларга Дучар икән гел мин?!. Өзелә үзәк, ни хәл түзмәк!— Сагышлардан талдым. Үтте тостлар, китте дуслар. Япа-ялгыз калдым Тик үлгәннәр — күмелгәннәр Бәхил булсын инде Эстәгәнем: исәннәрнең Бәхете булсын иде. Минем кебек янып-көеп. Ялгыз калмасыннар Язмыш түгел, язмышны гел Алар алдасыннар. Алдадым да. алдандым да,— Калмады берсе дә. Зарланырга, ялварырга Юк бит тәңресе дә. . Кичке диңгезгә карап Кояш алтын күпер салган диңгез аша. Шул күпердән атлап китәр идем мин дә. Батмаенча, имеш, суга басабаса Атлаган бит бер изге җан Фэлэстыйн’да Изге җаннар, ни әйтсәң дә. изге җаннар'- Тынычлыкка халыкларны өндәгәннәр. Тәхет өчен сугышкан патшалар, ханнар,- Ил язмышын кирәк дип тә белмәгәннәр. . Тынып ята диңгез шәфәкъ нурларында. Өстә балкып тора яңа тулган аем- Нинди моңлы кичә, нинди матур дөнья! Гүзәлләнә бара хәят торган саен Тереклекнең шундый гаҗәп манзарасын Мөмкинмени бөтен рухың белән тоймау! Кузгатмаска иде кабат җан ярасын. Җиткән инде сугыш-дәһшәт белән уйнау! Янартавым бар Кем күргән дә аны. кемнәр белгән Йөрәгемдә янартавым бар' Гаделсезлек, рәхимсезлек белән Мәңге көрәш ачтым, давым бар! Давым бар’ Газраил! Син һәлакәткә комар. Ә җанымда минем давыллар' Бер көн бәлаң тими калмас, мордар. Беләм. күптән корган авың бар Син аулы, мин янартаулы шагыйрь,— Сагышларым көйри җанымда! Син гомерләр сүндерергә маһир: Я. сүндереп кара янартауны. Күкрәп күккә ашкан чагында! Беләм. мин дә сиңа карыздар Тик ашыкма исәпхисап сорап. Сыналганны бертуктаусыз сынап Кабынырсың үзен факел сымак,— Яндырырмын, янартавым бар! Фаластыйн — Палестина Карыздар — бурычлы. Мөдәррис Әгъләмов Остаз Озын буйлы, арык тәнле. Сөяк тырпайган бәдәнле — Чал чәчләренә кадәрле Гамьле.. гамьле.. гамьле... Әйтеләсе сүзе — кынлы. Әйтелгәне — зифа сынлы. Өмет тулы ике күзе Моңлы . моңлы моңлы Үткән юлы — чытырманлы. Үтеләсе — бакый данлы. Шигыре — камчы һәр үреме Тамчы-тамчы канлы . Мал утларлык кабынганмы? Әллә чабып алынганмы?— Аның өчен һәрбер үлән Җанлы.. җанлы. . җанлы... Авырда да ил-көн санлы. Ир-егетләре инсанлы — Йомры, тере һәм тәгъбире Саллы саллы. . саллы... Бәгырькәен ачып ярды. Шигъри иман телеп алды. Табага май салган сыман Безнекенә салды Җанга җиңеләеп калды Күңелләр таба күк кызган. Уй-фикер май кебек сызган Инде эш уеннан узган — Буып алган иҗат Салынганмы тоз һәм борыч? Әнис сибеп җибәр бер уч — Остаз булып карый Бурыч: — Нишләр икән бу зат?' — Нәрсә эшлисең, сукин сын? — Чынлап, мин кая киттем соң?— Остаздан башка кем суксын Кулны булмый тыеп Юатмагыз сыйпап баштан. «Үчти-үчти» баштан ашкан Җәмгыятьнең ояты качкан. Үз гаебен тоеп. Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ (1946) — шагыйрь. «Кыңгырау» «Учак урыннары» 'Киләчәккә кайту» һ. б шигырь китаплары авторы Казанда яши Ә күләсә зыр-зыр килә. Намусына элеп келә. Гали затлар мыр-мыр килә: — Бетә. егет, бетә! Арты юеш булган хаклы. Инде бугазыңа чаклы Шакаллар тезгән шакмаклы Такмак күмеп китә Сынып, сыгылып өметең. Гомум җырга күчеп бер көн. Үзең ышанырга мөмкин: «Чыннан да. дип. бетәм». Ялгышы да дөрес булган. Җыр башыңа кереш булган. Табаңа май салып торган Остаз кирәк икән Кыл өстеннән үтәм. Аккош күлендәге бер эт. Исеме дә саллы — Бөркет — Тик татарча түгел. Аягына чыра кергән. Тубал кадәр шеш йөгергән — Аны аңлау жиңел Бер гади нарат чырасы. Якын баралмый хужасы - Ул да авыр хәлдә Унике язучы тора. Ә аякта гади чыра — Йөрәктәме әллә?!. Йөрәктә юк! Юк йөрәктә. Моны Бөркет белә хәтта. Нигә «хәтта»? Ул — эт Боларның исемнәре бар. Эче буш жнсемнәре бар — Ә ул бары Бөркет — Нәрсә булды? Салмак кына. Үзен-үзе аңлап кына Остаз чыкты Сабыр Гәп оралар — Шулайшулай. Коткарып та булмый бугай. Авыр хәле... авыр. Күздә яшь. килә елыйсы. Кая. бирегез, жылы су Йөрәктәге чыра Әрнүе кушыла бугай. Этнең аягыннан шулай ЧырЯ чыга, чыга Эт аягы., гади чыра Унике язучы тора. Бер ноктага беркеп. Күз яшьләрен аглый-аглый. Чын бөркетнең кулын ялый Бөркет атлы бер эт Алыр гыйбрәтләр күп Бер заман ул зур түрәгә Шулкадәр ярсыды. Сыгылып чыкты әче сүзләр: — Сталин ярчыгы' Тетрәнеп, сискәнеп киттем. Корып кипте тамак. Каты тешле тарак үтте Акылымны тарап Сүтә иде шигыремне Ижекләрен санап. Ә бит монда мин-шәкерткә Зур сәяси сабак. Күренсә берәр зур эшнең Барып чыкмаслыгы: Бу — үзен искә төшерә Сталин ярчыгы. Кан коюдан жан кыюга Кадәр барсын кыла. Рәхәтлек булмасын бары Тик халыкка гына Ватан диеп авыз суын Корытса да гәрчә. Халык дигәнчә булмавын. Булсын ул дигәнчә Кояш чыкты һәр үләндә Кара төннең чыгы — Калтыранып ялтырый күк Сталин ярчыгы Мәхәббәттән сагышланып Йөз коябыз айга Уйладыкмы, ә нәфрәтнең Чыганагы кайда? Уйласакмы? Уйласак шул Бер йомарлам булып. Тарих кадәр чал тарихың Килә куырылып Акланырга сәбәп тә бар Чоры шундый, чоры — һәр гаиләнең тәнендә Сталин ярчыгы Чынлыкның бар чыны Шөкер, илнең иртәсендә Аның остаханәсендә Адаштым мин бер көн Ышанмаслык, әмма ышан Булса никадәрле кысан. Шул кадәрле иркен Шундый кысан, туган тел күк Миргә беркеп беткән өркеп. Күзе тулы өмет. Шул өметкә дөнья сыйган. Гүли ул биектән койган Зур шарлавык кебек. Шундый иркен Шаулый еллар . Агач Себер Корыч Урал Нәни йөрәк — зиндан Бернәрсә гадәти түгел. Салкыннан җылынган күңел. Эсселектән туңган. . Аның остаханәсенә Чистарырга килдем ян.) Килдем, калдым күпкә. Аккошта — Кече тирән күл. Керәсең икән — тирән кер! Хаклык тирән — төптә. Иң өстеңә алгач йөкне. Кем гаепсез, кем гаепле Заман бәласендә? Какты йөрәк, кысты тыным Совет чоры Тукаеның Остаханәсендә Кулны сузыйм кемгә? ...Дулкынга дулкын Ф 1П.|ф11г\.'1Л«п Мәрхүмнең җидесендә минем шигъри дулкынга аның авазы килеп керде Antop И октчбрк 1982 < .• — Авылымның нәни инешләрен Яратканга океаннарга чыктым, ишелеп килеп аягүрә басты дулкынга дулкын. дулкынга дулкын. Уйлаганмын ялгыш, уйлаганмын: шундадыр дип минем җырлар җырым, белә идем юкса океаннарның нәни тамчылардан торганлыгын. Океан белән Идел арасында йөзәр еллык карагайлар ектым — актарылды алда яшел океан дулкынга дулкын, дулкынга дулкын. /Кырлыйм әле дисәм Туган якның карурманы җанга керде бәреп — йөгереп узды Казан артындагы карлыганнар җыйган әрәмәлек. Кабат илгә кайтып, заводларда сандалларга салып корыч суктым — металл белән металл бәрелделәр дулкынга дулкын, дулкынга дулкын Кеше эзли үзен гомер буе Кая гына барма, хезмәт олы • киерелеп ачыла кеше жаны. кеше жаны — океан. хикмәт тулы Очкыннары чәчрәп чыга жаннан караңгыны жиңгән яктылыкның — кеше әле үз-үзендә килә дулкынга дулкын, дулкынга дулкын Уятырга теләп, кешеләрнең тәрәзәләренә үрел генә — утлар кабына Әллә ничә язмыш тәрәзәдә түгел, бер өлгедә Җимерелде инде, бетте, димә, мөмкинлеге чиксез чынбарлыкның — гажәпләнмә. ир һәм хатын килсә дулкынга дулкын, дулкынга дулкын Маңгай белән маңгай бәрелә дә кочаклашып аннан китеп бара — көлдереп тә. елатып та менә ижатыңда шуңа житеп кара! Кешеләрне бер елмайта алсаң, шатлык яше тама матурлыкның — тормыш дәвам итә. күрәсезме, дулкынга дулкын, дулкынга дулкын Күккә житкән йортлар күтәрелә, жиргә карый кеше, эзләп терәк — югарырак менгән саен әле керә бару кирәк тирәнрәк Кеше жаны өчен көрәш бара, үзәгендә янгын дөньялыкның - системалар, илләр килә әнә дулкынга дулкын, дулкынга дулкын. Ижатчылар! Онытмагыз, бәхет дулкын белән дулкын уртасында Кеше жаны өчен көрәш бара. Миннән башка бара, миннән соң да...