Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКНЫҢ КҮЗЕН АЧА БЕЛҮ ДӘ КИРӘК

Күренекле әдип, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан ага Еникигә 2 мартта 80 яшь тулды. Шул уңайдан язучы белән үткәрелгән әңгәмә тәкъдим итәбез. — Әмирхан ага, Сез халкыбызны борчыган проблемаларны күтәреп матбугатта даими рәвештә чыгышлар ясап киләсез. Соңгы елларда тел һәм аның яшәеше хакында да үз уйларыгыз белән уртаклаштыгыз. Биредә дә сүзне шуннан башлыйк әле: татар теленең киләчәк язмышына Сез ничек карыйсыз? Кайберәүләр аның хәле мвшкел диләр, мондыйларга ничек җавап бирергә? — Әйе. туган телебез турында миңа язгалар- га туры килде (Соңгысы «Казан утларымның 1988 елгы 9 санында басылган иде). Ләкин анда язылганнарны яңадан кабатлап торуның кирәге бармы икән7 Телебезнең авыр хәле бәхәссез, киләчәге шактый хәвефле, әкренләп югалу куркынычы да юк түгел, — билгеле, моңа күз йому гафу ителмәслек сансызлык булыр иде. Дөресен генә әйткәндә. соңгы 25-30 ел дәвамында туган телебезгә карата булган игътибарсызлык, нигилистик мөнәсәбәт аны бүгенге аяныч хәлгә китереп тә җиткерде. 1әк язмышы турында борчылырга мәҗбүрбез. Телне саклап калу өчен ниндидер ашыгыч чаралар күрергә кирәк,— әгәр соңга калмаган булсак. . Әмма хәзерге шартларда безгә үз телебезнең хәлен җиңеләйтү ансат булмаячак Чөнки, бердән, рус теле безнең тормышыбызда һәр җәһәттән өстенлек итә, икенчедән, балаларны кайсы телдә укыту мәсьәләсе элеккечә ата-ана ихтыярында кала Бер караганда, бу принцип бик гадел дә. бик демократик та кебек, мәгәр туган тел файдасына түгел Икеләнмичә әйтергә була ки, үзләре татарча укымаган яшь ата-аналар балаларын, билгеле, рус мәктәпләренә бирәчәкләр Ә ан- дыйлар елдан-ел күбәя бара, димәк, телебезнең киләчәк язмышын да шулар хәл итәчәк. Татар теленең киләчәгенә ышанмыйча карау да әнә шуннан килә, минемчә... Нишләргә кирәк соң? Бәлки яшьләрдә милли аң уянуын көтәргә кирәктер7 Юк. аң уянганын көтеп яту донкихотлык булыр иде Тел бит буыннан-буынга күчә торган нәрсә, әгәр дә бу күчеш берничә буынга өзелеп торса, телне саклап калу, ихтимал, мөмкин дә булмас. Димәк, безнең үзебезгә тизрәк уянып, ашыгыч радикаль чаралар күрергә кирәк булачак. Без милли республикада яшибез Безнең сайлап куйган Югары Советыбыз бар, хөкүмәтебез бар Шулай булгач, безнең республика шартларында төп халыкның теле, рус теле шикелле үк. бер үк хокук белән файдаланылырга тиеш Моның өчен татар телен дәүләт теле итеп республиканың Конституциясенә кертергә кирәк (хәзергә әле анда рус теле генә дәүләт теле итеп беркетелгән) Бу чара телебезне саклауда законлы гарантия булачак Кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә' Ә дәүләт телен белү һәркем өчен зарури булырга тиештер инде — бигрәк тә һәрбер татар кешесе өчен Мәсьәлә шулай куела икән, димәк, татар балаларын туган телдә тәрбияләү һәм укыту да башкача хәл ителергә тиеш Беренчедән, бөтен җирдә ана телендә укыту дүртенче класска чаклы мәҗбүри булырга тиеш Икенчедән урта мәктәпне бетереп чыкканда татар укучыларының өлгергәнлек ат тестатына туган тел белән әдәбиятны да кертергә кирәк. Өченчедән. Казан вузларына керүче татар яшьләре шулай ук туган телдән һәм әдәбияттан имтихан би- рерг. тиешләр Г А. рсенә бәйләнгән бу чаралар туган телебезнең тормышта тоткан урынын һичшиксез ныгытачак. Иң мөһиме — киләчәк буын туган теленнән мә;. ч булмаячак Кайберәүләрдә рус телен өйрәнүгә моның зарары булмасмы, дигән уй туарга мөмкин Миңа калса, һич зарары булмаячак, чөнки рус телен укыту да башлангыч класслардан алып, мәктәпне бетереп чыкканчыга кадәр әүвәлгечә дәвам итәчәк. Гомумән, рус телен белмичә калу куркынычы юк — татар халкы ике теллегә әйләнде инде дисәк тә була Икенче төрле сорау да туарга мөмкин татар телен дәүләт теле иткәч, русларны да татарча укыту кирәк булмасмы икән7 Минемчә, кирәк булмас, чөнки укытып маташудан барыбер мәгънә чыкмаячак Татарстанда яшәүче халыкның яр- - ысы диярлек руслар, рус теле дә дәүләт теле, безнең республикада ул моңарчы ; лнди урын тоткан булса, моннан соң да шул урында нык торачак — бәс. шулай булгач, рус кешесенә татар телен өйрәнеп азаплануның ни кирәге бар? Өйрәнмәячәк ул аны Инде кызыксыну йөзеннән өйрәнергә теләүчеләр табыла икән рәхим итсеннәр' Моның өчен аларга бөтен шартларны тудырырга кирәк Без үзебезне кайгыртырга тиешбез Милли горурлык хисе булган халык үз тамырына үзе балта чапмас Ятлар колагына бәлки бик үк ягымлы ишетелмәгән ■ татар исемен йөртүче безнең күпне күргән, күпне татыган чыдам, тырыш, уңган, Bin шпәриар халкыбыз ике телне дә камил белергә тиеш Әмма иң газизе аның өчен туган теле — вәссәлам! — Милли горурлык хисе дидегез. Хәзер бездә аңа төрлечә караш яши. Ә сез бу хакта ничек уйлыйсыз? — МИ :. аң .■ лли горурлык һәрбер халыкта бар. тик ул берәүләрдә ачыграк. көчлерәк ә икенчеләрдә яшеренрәк. зәгыйфьрәк чагыла. Безнең татарлар, минемчә. менә шул икенчеләр рәтенә керә Бәлки, бу аларның таралышып, башка халыклар белән аралашы;: яшәвеннән килә торгандыр. Әмма милли аң. милли горурлык — бик табигый, бик кирәкле сыйфат, аны I 11тчелек белән һич тә бутарга ярамый Халыклар арасындагы дуслыкка да аның һич зарары юк—дуслыкны бит күп очракта ике арадагы тигезсезлек боза. Милли аңын, милли горурлыгын югалткан халыкны мин мескен халык дияр идем андый халык милли хосусиятләрен дә тизрәк югалта, тизрәк башкаларга яраклаша-буйсына ук башлый. Билгеле, мондый хәлнең бик ерактан килгән ■ ■ әбәп . •;■ t нәтиҗәсендә, әмма бу очракта да милли аңын, милли горурлыгын югалтмаган халык үзен милләт буларак та саклап килә алган. Татар халкының үз тарихы да шуның бер мисалы түгелме?! - Сез ничек уйлыйсыз: Казанны татар шәһәре дип әйтеп буламы? — Казан — татар шәһәре, ул шулай танылган, шулай яшәп тә килгән Дөрес, руслар кулына күчкәннән соң ул инде саф татар каласы булудан туктый Берничә гасыр дәвамында төзелгән чиркәүләре, монастырьлары, рус стилендәге таш йортлары белән ул Россиянең башка күп шәһәрләренә охшап кала Шулай да әле безнең Казанны бу гасырның утызынчы елларына кадәр татар шәһәре дип тә атарга мөмкин иде 1925 елны беренче мәртәбә Казанга килгәч, мин моның шулай икәнен аеруча нык сизгән идем Чөнки татарларның иң зур күпчелеге ул чакта шәһәрнең аерым тобәгендә — Болак аръягында оешып яшиләр иде. мәчетләре мәктәп-мәдрәсәләре. базарлары да шул якта иде. һәм бу якта йөргәндә үзеңне чынлап та татар дөньясына килеп кергәндәй хис итә идең... Мәгәр бу аерма күптән инде бетте. Казан тарихи йөзен бөтенләй үк югалтып бетермәсә дә. ул инде урбанизация нәтиҗәсендә башка бик күп шәһәрләр төсле үк стандарт бер шәһәр булып калды. Татарстанның башкаласы булса да аның архитектурасында татарныкы, яисә башка кайсыдыр милләтнеке дип әйтерлек бер нәрсә дә юк Бары халкының милли составы ягыннан гына аны рус һәм татар шәһәре дип атарга була. — Хәзер безнең әдәбиятның яңа күтәрелеш ясавы өчен нинди шартлар кирәк? Нәрсәләр эшләү кирәк? — Махсус шартлар кирәк микән7 Әдәбият теләсә нинди шартларда да яшә- вен дәвам итә Бу шартлар әдәбиятның активлыгы өчен уңай яки уңайсыз булырга мөмкин Мәсәлән, безнең әдәбият утызынчы еллардан башлап, сиксәненче елларның урталарына чаклы бик тар. кысан шартларда яшәп килде һәм шушы озын дәвер эчендә ул асылда рәсми политикага буйсынган, үзгәреп торган конъюнктура™ хезмәт итүче булып кала бирде Тик аерым язучыларның аерым әсәрләре генә бу гомуми кагыйдәне ара-тирә бозгалады (һәм моның очен каты тәнкыйтькә дә дучар булдылар). Хәзер исә шартлар бик нык үзгәрде, мәйдан да киңәйде, хөрлек тә артты. Бигрәк тә язучының үзендә Чехов әйткән эчке хөрлек хисе уянды. Ә бу — иҗат „түнең беренче шарты. Ләкин язучыларның активлыгы хәзер үзгәртеп кору китереп чыгарган проблемаларга күчеп, аеруча публицистикада чагылыш тапты Теге яки бу темага мәкалә язмаган әдип, шагыйрь, тәнкыйтьче калмады диярлек Куанычлы күренеш! Әмма тормышның үзендәге тирән үзгәрешләрне ачкан чын әдәби әсәрләрне күрмибез әле Миңа калса, моңа артык гаҗәпләнергә дә туры килми Чөнки хәзерге тормыштагы үзгәрешләр шул хәтле тирән, катлаулы һәм каршылыклы ки. моны белү, аңлау, тою өчен һичшиксез күпмедер вакыт кирәк булачак Ашыгырга ярамый Чын язучы кон-ыонктурадан бик нык сакланырга тиеш. Бердәнбер максат — бары чын дөреслек1 Без шуңа бик сусадык. Әмирхан ага, Сезнең 1965 елда ук язылган "Әйтелмәгән васыятьчегез шундый алдан куручән сүзләр белән тәмамлана: а...Ә син учагын карый тор. учагын! Учагында ут сүнмәсен!" Шул уңайдан бүгенге авыллар язмышы белән милләт язмышы арасында ниндидер багланыш күрмисезме? Дөрес, авыл язмышы белән милләт язмышы арасында бәйләнеш бар. Милләткә хас күп нәрсәләр — туган тел. гореф-гадәт, әхлак кагыйдәләре күбрәк авылларда саклана. Авылларның кимүе милләтнең зәгыйфьләнүенә китерүе бик мөмкин. Мәгәр милләт язмышын авыл язмышы белән генә бәйләп карау дөрес булмас иде. Авыл кимесә дә. халык кимеми — ул. әнә. шәһәрләргә тула. Миңлебай карт әйткән учак авылда сүнсә, ул яңа урында — шәһәрдә кабынырга тиеш. Әнә, Европа илләрендә халыкның иң зур күпчелеге шәһәрләргә тупланып беткән, әмма учаклары сүнмәгән, учаклары, киресенчә, гөрләп янып тора. Моннан нәтиҗә: халыкларның милләт буларак яшәүләре торган урыннарына карап кына йөрми Иң мөһиме. халык кайда гына торса да. үз язмышына үзе хуҗа булырга тиеш. Менә шул чакта учаклар сүнмәс, сакланыр! — Татар халкының шәһәрләшүенә монәсәбәтегез ничек? — Шәһәрләшү бөтен ил күләмендә бара һәм барлык халыкларга да кагыла ул Котылгысыз процесс. Иске шәһәрләр өзлексез үсә. яңалары һаман туып тора Кем исәбенә? Билгеле инде, башлыча авыл исәбенә. Шуңа күрә дә бит шәһәрдә торучылар елдан-ел арта, авылда калучылар исә кими бара. Бу хәлнең җитди экономик сәбәпләре бар. әлбәттә. Ләкин адарына тукталып тору минем эшем түгел. Шәһәрләр аеруча яшьләрне үзенә суыра Шәһәрдә тору алар өчен кызыклы. җиңелрәк (квартир да ала калса), төрле ихтияҗ-теләкләрне үтәү өчен мөмкинлекләр дә күбрәк Дөрес, кеше монда табигатьтән ераклаша, начар һава сулый, кысылып һәм ашыгып яшәргә мәҗбүр була. Ләкин ул моны уйлап тормый, ул авылдан туйган, шәһәр кирәк аңа Мәгәр бу мәсьәләнең бер ягы гына әле. Шәһәрләшү (урбанизация) халыкның рухи дөньясына да бик зур йогынты ясый. Чөнки ул инде үзенең табигый җирлегеннән аерыла яңа шартларга ияләшергә, төрле милләт кешеләре белән аралашып яшәргә тиеш була Менә шундый шартларда аңа, әйтик, безнең татар халкына. үзен милләт буларак саклар өчен, үзенең рухи таләпләрен канәгатьләндерер өчен нәрсә кирәк’ Беренче нәүбәттә ул үзенең бөтенлеген һәм бердәмлеген сакларга тиештер инде, аннары туган телен сакларга, балаларын шул телдә тәрбияләргә. ата-бабадан килгән әйбәт гореф-гадәтләрен югалтмаска, ниһаять, милли әдәбиятыннан һәм сәнгатеннән аерылмаска тиештер Хәлбуки, шәһәрләшү шулар- ның барысыннан да аерылуга, аннары әкренләп югалтуга да китерүе мөмкин Куркыныч әнә шунда Мисал өчен үзебезнең Чаллыны алырга мөмкин Кыска гына вакыт эчендә ул 500 меңлек шәһәргә әйләнде Күпме татар яши хәзер анда! Ләкин шул халыкка үз телләрендә мәктәп тә юк. матбугат та юк. театр-мазар да юк Бу бит милли политикада Ленин принципларын тәмам бозу дигән сүз! Шәһәрләшү үзе ул хәтле үк куркыныч нәрсә түгел Ә менә шәһәрләшү аркасында милли тигезлекне, милли хокукларны югалту — зур куркыныч1 Бигрәк тә интернационализм битлеге астында Сүз дә юк. интернационализм халыклар өчен бик кирәкле нәрсә, тик ул буш сүзгә һәм алдауга әйләнмәскә тиеш — Әдәби әсәрләр халыкның аңына, фикерләвенә бик тәэсир итә Ә Сез үзегезнең кайсы әсәрегез күбрәк тәэсир итте дип саныйсыз? __ Белмим, ачык кына әйтә алмыйм Тәэсир итү ягыннан төрлесе булгандыр Укучылар да бит бер төрле генә түгел Берәү яратканны икенчесе яратмаска мөмкин Шулай да минем әйберләргә карата шундыйрак бер хәлне күзәтергә туры килгән иде каты тәнкыйтькә очраганын укучылар ничектер кызыксынып кабул иттеләр (мәсәлән. -Рәшә» повестен) Хәер, без кичергән заман өчен бу гомуми бер күренеш иде. Начар тәнкыйть яхшы реклама булды — Әмирхан ага. Сез моннан унвч ел элек (1976 елда) яшьләр белән әңгәмә вакытында әдип өчен иң мөһим сыйфат хакында сүз алып барып болай дигән идегез " талык күңелен бик нечкә сизә алу. халыкның иң түрендә яткан олет- теләкләрен «күрә» алу кодрәтенә ия булу». Халыкның күзен дә ача белү кирәк Әдәбиятыбызның соңгы еллардагы күренешләренә әнә шул ноктадан карап фикер йөртсәк, ниндирәк нәтиҗәләр чыгар иде икән? — Моннан 13 ел элек әйткән сүзләремне дөрес дип саныйм, кирәксә, яңадан да кабатлый алам Ләкин соңгы еллардагы әдәбиятка, шул әйткәннәрдән чыгып. бәя бирүне өстемә ала алмыйм, чөнки барлык әсәрләрне дә укып барырга, кызганычка каршы, һич өлгереп булмады Артык күбәеп китте укыр Нәрсәләр — күзләр генә чыдасын1 Шулай да, кайчандыр әйткәнннәргә өстәп, минем шуны да әйтәсем килә: заманның әдәбиятка таләбе үзгәреп тора, һәм әдәбият шуңа яраклашырга тиеш була (теләпме, теләмичәме.— анысы икенче мәсьәлә). Менә хәзерге үзгәртеп кору да язучылар алдына гаять җитди сораулар һәм проблемалар китереп куйды Без хәзер 60-70 еллык тарихыбызны өр-яңадан карау, өйрәнү, аңлау процессын кичерәбез Бу һич тә җиңел эш түгел Без үзгәртеп коруны бик хуплап каршы алсак та. иске карашлардан һәм гадәтләрдән бик авырлык белән, әкренләп кенә арынабыз. Гади халыкның күпчелегендә исә бу иске караш, гадәтләр, минемчә, тагы да тирәнрәк утыра Ә бит ул канга сеңгән нәрсәләрдән арынмыйча торып, үзгәртеп кору куйган максатларга ирешү гаять авыр булачак. Димәк, үткәндәге хәлләргә халыкның күзен ачу. фикерен уяту һәм бүгенге катлаулы проблемаларны дөрес аңлауда аңа ярдәм итү — менә без кичергән заманның әдәбият алдына куйган таләбе шул. Һәм әйтергә кирәк, язучылар бернинди өндәүне көтеп тормыйча. бу бик җаваплы эшкә җиң сызганып керештеләр Барлык жанрларга караганда да публицистиканың беренче сафка чыгуы — шуның ачык бер мисалы. Әмма эшләр җиңелдән түгел, фикерләр дә бер түгел, искенең яңага каршы торуы да бик көчле — кыскасы, гаять катлаулы, авыр көрәш бара Күрәсең, мондый чакта язучыга «халык күңелен нечкә сизү» өстенә, аны. ягъни халыкны, үз иманыңа ышандыру да бик кирәк — Илебездә Яңарыш процессы бара Шул уңайдан Сез ничек уйлыйсыз: бүгенге җәмгыятебездә ул процессның җиңүен тәэмин итәрдәй нык иманлы, рухи яктан таза һәм актив көчләр ни дәрәҗәдә исән, тере? Ягъни бүгенге җәмгыятьнең рухи яктан тазалыгы турында Сез ни уйлыйсыз? — Җәмгыятьтә таза көчләр бервакытта да бөтенләй үлеп бетми, нинди генә авыр хәлдә калсалар да. уңай шартлар туу белән, алар яңадай терелә башлый. Үзгәртеп кору менә шуны ачык күрсәтте, үзгәреш башлану белән, аның яклы көчләр бик тиз хәрәкәткә килде Бигрәк тә интеллигенция бу яңарыш өчен көрәштә зур активлык күрсәтеп килә Әмма шулай да җәмгыятебезнең рухи тазалыгы. тулаем алганда, әйбәт, канәгатьләнерлек дип әйтергә иртәрәк әле Моны шул ук үзгәртеп коруның авыр баруы, күп каршылыкларга очравы үзе дә күрсәтеп тора Хикмәт нәрсәдә’ Хикмәт шунда ки. Сталинның мәкерле явызлыгы ничә- мә миллион кешенең башына җитү белән бергә, гомумән халыкны рухи колга әйләндерде Иман качты, кешегә ышану бетте, фикер сүнде, ихтыяр сынды, бары җанны биләп алган курку да. шул тиранны аллага тиңләп, аның итекләренә табыну калды Әнә шундый сукыр коллыкка төшү нәтиҗәсендә кеше мөритләрчә ярарга. яраклашырга, башын сакларга тырышты. Хәтта Сталинның явызлыгын күреп торган, килешә алмаган кешеләр дә намусларын көчли-көчли башларын ияргә, тешләрен кысарга мәҗбүр булдылар Моның ише гомуми коллыкка төшү тарихта күрелмәгән алдау аркасында булды янәсе, Сталин тарафыннан ниләр генә эшләнмәсен. болар барысы да ил бәхете өчен, социализм өчен! — һәм халык шушы ялганны кул чабып кабул итте, шушы ялганга ышанып, Сталинның канлы җинаятьләрен акларга, ә үз вөҗданын тынычландырырга тырышты. Билгеле инде, мондый тирән сеңгән рухи коллыктан кеше тиз генә чыга алмый Моның өчен вакыт кирәк, иҗтимагый шартларның үзгәрүе кирәк Хрущев вакытында Сталинның шәхес культы фаш ителсә дә, аның зарарлы йогынтысын бетерү өчен радикаль чаралар күрелмәде Тормыш иске эзеннән бара бирде Ә инде шактый озакка сузылган Брежнев заманнарында рухи торгынлык яңадан көчәйде, тормышның бөтен тармакларына үтеп керде, хәтта бу рухи гариплек яшь буынга да күчте һәм хәзер дә әле очрап торган бөтен ямьсез эшләр, әхлакый бозыклыклар, һәртөрле җинаятьләр — барысы да — Сталиннан мирас булып калган көчләү һәм алдау юлы белән халыкны «җитәкләп» маташуның нәтиҗәсе ул. Бу рухи торгынлыктан ничек итеп чыгарга соң. ничек итеп җәмгыятьнең рухи тазалыгын тәэмин итәргә ’ Үзгәртеп кору моның ике чарасын күрсәтте Беренчесе — җәмгыятьтә иҗтимагый гаделлекне булдыру; икенчесе — җәмгыять тормышын хәбәрдарлык һәм демократия нигезендә төзү Сез әйткән «таза көчләр»- 148 гә ана шулай гына юл ачылыр дип ышанырга була — «Дежократия» дигән сузке без бик еш кулланабыз Ләкин чынлыкта әле без аның «нәрсә белән ашала торган әйбер» икәнлеген аңлый гына башлаОык бугай Сезнең бу хакта ниндирәк фикерләрегез бар? — Дорес демократиянең нәрсә икәнен без әле татып караганыбыз юк. Ләкин без инде демократиягә йөзебез белән борылдык, хәзер әкренләп шуңа таба барабыз. Күптән түгел Конституциягә кертелгән кайбер үзгәрешләр, сайлау тәртипләрен үзгәртү буенча кабул ителгән карарлар әнә шул юлда беренче адымнар Мәгәр тулы демократиягә без тиз генә, ансат кына ирешербез дип ышанырга. минемчә, иртәрәк әле. Тормышта бер генә нәрсә дә тәмам җитлегеп, әзер килеш тумый — аңа ныгыр өчен күпмедер вакыт кирәк булачак Бу уңай белән мине дә уйландырган кайбер моментлар бар Мәгълүм булганча. XIX партконференциядә яңадан сайланачак Советларның председательләре партия комитетларының беренче секретарьлары булсын иде дигән теләк рәвешендә бер пункт кабул ителде (Бу пункт тикшерелгәндә делегатларның күпмеседер аңа каршы да булганнар) Монда иң элек шундый сорау туа: карарның бу пункты безнең хәзерге Конституциягә сыя микән’ Ягъни Советларга депутат булып сайланган партиясез кешене алдан ук Совет председателе булу хокукыннан мәхрүм итмиме’ Әгәр итсә, бу — демократияне бозу булмыймы’ Конференция карарында теләк рәвешендә генә әйтелгән тәкъдимнең тормышта даими законга әйләнеп китүе бик мөмкин. Чөнки бу очракта халыкка күптән сеңгән психология топ рольне уйнаячак. Чыннан да. коммунистны югары, җаваплы урынга сайлау ул инде гадәткә кергән нәрсә. Каршылар булмаячак — булса да. алар азчылык тәшкил итәчәк. Димәк, иң югарыдан алып, түбәнгә чаклы, бөтен җирдә яңа Советларның председателе итеп партия комитетларының беренче секретарьлары сайланачак — бу көн кебек ачык, шикләнергә урын юк Ихтимал, кайбер очракта, әйтик, шәһәр күләмендә Советның председателе итеп фиркасыз да сайланыр, ләкин бу индё кагыйдәдән чыгарма гына булачак. .Әмма председательлекне дә кулына алган секретарьлар кемнәр алар, барысы да лаек кешеләрме’ Моңарчы бит һәр олкәдә. һәр шәһәрдә, бигрәк тә район җирендә беренче секретарь төп җитәкче, төп «хуҗа" иде Халык та инде аларны күптән шулай дип таный, алар үзләре дә шул рольне башкарырга күптән өйрәнеп беткән Бигрәк тә торгынлык заманында формалашкан секретарьлар очен бу бик табигый хәл иде Хәзер менә шундый секретарь Совет председателе дә булып алгач, ике җитәкчелекне дә үз кулында туплап, өйрәнелгән гадәт буенча, иске заман китмәс микән дигән шик туа, һәм нәтиҗәдә без чын демократия урынына ярымдемократик. ярым бюрократик, авторитар бер власть алмабызмы икән’ Әйе. демократиянең бездә зур сынаулар үтәсе бар әле Әмма ул кирәк, ул зарур — ансыз һич тә мөмкин түгел. — Бүгенге кеше язмышы Табигатьтән башка һич тә күзалланмаска тиеш Шул уңайдан Татарстан табигате бик нык уйландыра — Моңарчы кешелек дөньясы өчен беренче зур куркыныч булып атом коралы санала иде Хәзер инде, галимнәрнең әйтүенә караганда, беренче урынга экология куркынычы күчте Чөнки атом коралы кеше кулында ул аны худка җибәрүдән тыела ала. теләсә, юкка да чыгара ала АКШ белән безнең дәүләт арасында ире- шелгән килешү атом коралын киметергә, ахыр чиктә бөтенләй бетерергә дә мөмкин икәнлеген ачык күрсәтте Ә табигатьне без озак еллар дәвамында туктаусыз кысрыклап киләбез, бозабыз. талыйбыз — шул рәвешчә без аны әкрен-әкрен һәлакәт чигенә китереп җиткерәбез Бу хәвефне сизсәк тә. туктый белмибез. Табигать бит ул ни булачагын алдан ук безгә кычкырып тормый. Әмма инде чигенә килеп җиткәч, безнең башларыбызга бөтен коточкыч һәлакәтен китереп каплаячак Арал диңгезе белән булган хәл — шуның бик ачык бер мисалы, һәм андый хәлләр күп җирләрдә безне хәзер сагалый. Алыйк үзебезнең Татарстанны Аның табигате дә бик мөшкел хәлдә — күп регионнарга караганда да. территориябез әллә ни зур да түгел, ә аның жир-сула- рына төшкән йөк гаять авыр булса кирәк 40-50 ел буе нефть чыгару күпме ба- су-кырларыбызиы ертып, бозып, пычратып бетерде, күпме чишмәләрне корытты, коелардан сулар качты, яшел болынлы саф елгаларны үлек суларга әйләндерде Болар яңадан терелерме, иске хәленә кайтырмы — без моны ачык кына белмибез Табигатьне болай бозу-имгәтүнең кешеләргә тискәре, начар йогынтысын без әле исәпкә дә алмыйбыз Соңгы ун-унбиш ел эчендә республикабызның төп елгасы Камага да күтәрә алмаслык йөк төште Чаллыдан алып Чистайга чаклы, күп булса 100-J20 кило метр арада, гигант заводлар корылды, зур-зур шәһәрләр барлыкка килде, аларда яшәүче халыкның саны миллионнан артып китте Йөк исә һаман арта бара Алабуга янында, кирәксез дип табылган трактор заводы урынына, икенче автомобиль гиганты салына Менделеевскида яңа химия производстволары тезеләчәк һәм болар барысы да Каманың суын эчәчәкләр, тотачаклар пычракларын шунда агызачаклар — йә. бу кадәр йөкне безнең батыр елгабыз күпмегә чаклы күтәрә алыр икән” Мин инде аның ике ягындагы кырлар, урманнар турында әйтеп тә тормыйм — алардан иртәме-соңмы киек-җәнлекләр һәм кошлар качып бетәрләр дип уйлыйм Әле бит җитмәсә, шушы тыгызлык арасына, елганың нәкъ остенә заманның иң хәвефле объекты.— атом электростанциясе дә төзелеп ята. Иң аянычы шунда ки. болар барысы да халыкка әйтмичә, халыктан сорамыйча эшләнә Каядыр югарыда, әйтик. Госпланда яки министрлыкта утыручылар тоталар да Татарстанның фәлән җиренә фәлән нәрсә салырга дип карар чыгаралар Һәм меңләгән кешене, йөзләгән техниканы туплап сала да башлыйлар. Халык исә белми дә кала Ләкин бит әле безнең үз хөкүмәтебез дә бар. Татарстанның җирсулары аның карамагында, аңа тапшырылган Теге яки бу объектны салыр алдыннан аның белән сөйләшәләрме, аның ризалыгын алалармы, әллә аңа боералар гынамы’ Бу гаять мөһим мәсьәлә Хәлбуки, бер генә төзелеш турында да мин Татарстан хөкүмәтенең үзе чыгарган карарын, яисә халыкка җиткергән үз фикерен ишеткәнем юк Хәзер менә атом электр станциясе турында бәхәс бара Җәмәгатьчелек борчыла (Чернобыль аның күзен ачты) Җәмәгатьчелек ул станциянең ни өчен Татарстан җирендә салынуын аңламый — ул аңа каршы Мәгәр ничә елдан бирле корылып яткан, инде күпме акча исраф ителгән төзелешне туктатып булачакмыни?' Бер заман ул салынып та бетәр, эшли дә башлар. Чернобыль шикелле шартламас та. бәлки, тиеш тә түгел. Әмма халыкның күңеленә шом кереп калды, атом аның өчен гомумән бик куркыныч нәрсә, ул аңардан һәрдаим шомланып. нинди дә булса мәкерле зарарын көтеп яшәргә мәҗбүр булачак (Җәяләр эчендә әйтәсем килә Көнбатыш Европаның Татарстан шикелле җире аз, халкы күп илләрендә, мәсәлән. Бельгия. Голландия. Даниядә, атом станцияләре кору закон белән тыелган дип ишеткәнем бар) Кыскасы, экология куркынычы хәзер беренче урынга чыкты Ничек итеп бу куркынычтан сакланырга? Ни өчен һәм бу хакта күп сөйләнсә дә. нәтиҗәсе бер дә сизелми диярлек? Монда бер парадокс бар: бездә җир-сулар. урманнар, барлык табигать байлыклары гомумдәүләт милке булып санала. Ә дәүләт милкеңә сан юк. дәүләт милкен теләсәң күпме туздырырга, әрәм-шәрәм итәргә, хәтта эштән чыгарып ташларга да ярый Мондый мөнәсәбәт булганда, табигатьне, билгеле. саклап булмаячак Бары тик һәр авыл, һәр район, һәр өлкә яки республика үзенә тигән җир-суларга чын хуҗа булып танылганда гына һәм шул җир-сулар өчен җаваплылыкны да аларга йөкләгәндә генә экология куркынычыннан, ихтимал, котылып булыр Тереклек дөньясын саклау — кешенең үзен саклау — бу хакыйкатьне онытырга берәүнең дә хакы юк, — Татарстаннан читтә бик куп милләттәшләребез яши. Әйтик. Башкортстан җирендә генә дә алар I миллионнан артык Андыйларның киләчәк язмышын Сез ничек итеп күзаллыйсыз? — Бу бик җитди мәсьәлә, уйландыра һәм борчый торган мәсьәлә. Әйе. татар халкының бөтен Союзга таралып яшәве милләт буларак үзен саклау җәһәтеннән аның хәлен бик нык читенләштерә Билгеле, моның ерак тарихтан килгән сәбәпләре дә бар. әмма революциядән соң бу таралу аеруча көчәйде Мәсәлән, гражданнар сугышы вакытында һәм ачлык елында күпләп читкә китүләр, колхозлаштыру вакытындагы сөрүләр, сугыштан соң төрле якка эшкә җыеп җибәрүләр — әнә шул таралуның ачык күренешләре Шулай да егерменче елларның ахырына кадәр без бөтен бер халык идек әле. үзара бәйләнешләр дә дәвам итә иде. татарлар тупланып яшәгән җирләрдә ана телендә мәктәпләр бар иде. хәтта театрлар да эшли иде (Бу культура учакларын санап тормыйм — алар күпләргә билгеле) Сталин хакимлеге урнашкач, татар халкы милләт буларак таркала башлады, бәйләнешләр өзелде, бердәмлек бетте Соңгы 30 ел дәвамында бу таркалу процессы аеруча көчәйде Хәзер инде күп җирләрдә ана телендә укыту бетте, ә газета, китап, театр кебек нәрсәләр турында әйтеп торасы да юк — алар инде сагынып сөйләргә генә калды Хуш. моның нәтиҗәсе нәрсә соң’ Минем күзәтүем буенча татарларның руслар арасында яшәүчеләре әкренләп руслаша, Казахстанда торучылар — казахлаша. Үзбәкстанда—үзбәкләтә (Аеруча бу шунда туып үскән яшьләргә кагыла) Шул ук вакытта алар чын руска, казахка яки үзбәккә дә әверелеп җитмиләр кебек. Ата-бабадан килгән җепләр өзелә, нигез таркала Әнә шун дый язмышка дучар безнең халык Сез менә Башкортстанны да телгә алдыгыз Башкортстан — минем туып үскән җирем, аның хакында сөйләү миңа бер дә җиңел түгел Башкорт халкына хөрмәтем зур. бервакытта да башкортка карата кимсетү сүзе әйткәнем юк Бала чактан ук аралашып үскәнгә күрәдер инде, мин татар белән башкортка бертуган халык итеп карын идем һәрхәлдә, алар арасында зур аерма күрми идем Ләкин бу һич тә башкорт халкын үзенә аерым, башка бер халык итеп танымау дигән сүз түгел. Киресенчә, мин башкортны үзенә аерым бер халык дип саныйм, шулай булган ул шулай яшәп килгән, тик дин берлеге, тел якынлыгы аркасында һәм бер ук җирләрдә яшәгәнгә күрә татар белән башкорт бер-берсенә шактый нык якынайганнар, аралашып, кәсеп итешеп, кыз бирешеп тә бергә гомер сөргәннәр Менә шул тугандаш ике халыкның арасына соңгы вакытларда салкын кара күләгә төшүенә мин, әлбәттә, бик борчылам, гаҗәпләнәм. дөресен генә әйткәндә. аңлап та бетермим Мәсәлән, татар авылларын башкортка әйләндереп язу яки татар мәктәпләренә башкорт телен кертергә тырышу нигә кирәк булды икән9 Мин ишеткәнемне әйтәм. әгәр ялгышсам, гафу итсеннәр! Башкортстан да күп милләтле республика, ләкин сан ягыннан өч халык күпчелек тәшкил итә Болар — башкорт, татар, рус. Күптән бергә яшиләр, бергә икмәк үстерәләр, нефть чыгаралар, заводфабрикаларда эшлиләр Мәгәр үзләренең милли ихтыяҗларын үтәү ягыннан алар тигез шартларга куелганмы, бер үк мөмкинлек белән файдалана алалармы? Мәсәлән, ни өчен туган телне укытуда, китап чыгаруда, театр ачуда, радио-телевидениедән сөйләүдә, әйтик, русларга бирелгән мөмкинлек татарларга да бирелми? Мондый чикләү кайдан кемнән чыга’ һәрбер халыкның, саны күпме булуга һәм кайда яшәвенә карамастан, үзен милләт буларак сакларга да. милли ихтыяҗларын үтәүгә дә тулы хакы бар Бу хакта соңгы вакытларда иң югары партия трибунасыннан кат-кат әйтелде дә инде Хокуктан тулы файдалану өчен бер генә нәрсә кирәк һәр эштә. Һәр җәһәттән тигезлек! Бары бөтен яктан тигезлек кенә милли мөнәсәбәтләрдәге гаделсезлекне. киеренкелекне бетерергә ярдәм итәчәк. Башкорт һәм татар — ике мөстәкыйль милләт Берсе яшьрәк, икенчесе картрак. әмма үзләренең хәзерге аң-белем. культура дәрәҗәләре ягыннан тигезләнделәр дип әйтерлек Шулай булгач, алар арасындагы борыннан ук килгән дуслык- туганлык тагы да ныгый төшәргә тиеш иде Иманым камил, хәзерге ике арадагы киеренкелек түбәннән, халыкның үз арасыннан чыккан нәрсә түгел, ә каяндыр югарыдан яки бер катлам кешеләр тарафыннан ясалма рәвештә китереп чыгарылган вакытлы бер низаг булса кирәк' Һәм ышанам ки. башкорт дуслар да. татар туганнар да уртак тел табарлар, бөтен чи төеннәрне чишәрләр, татулыкка, һичшиксез, ирешерләр Ике халыкның да рухи тазалыгы өчен! Үзгәртеп кору шартларында башкача булуы мөмкинме соң?' — Яңарыш чорында дөньядагы барлык демократик көчләрнең берләшергә омтылуы күзәтелә Аларның гомум кешелек максатлары өчен, тынычлык өчен берләшүе бара Шул җәһәттән безнең партия һәм хөкүмәт җитәкчеләребезнец дә дингә карашлары мәгълүм Ә Сез. язучы кеше, бу турыда нәрсә уйлыйсыз? — Диннең әхлак кагыйдәләре аллага ышану белән бәйләнгән Ә ышану бер үк вакытта аллага сыену һәм алладан курку да ул... Һәр дин алланың барлыгын үзенчә аңлаткан һәм алла исеменнән үзенең гамәли (шәригать) кануннарын да төзегән Менә ислам дине дә шундыйларның берсе Аның да ниндидер гамәлләрне үтәүне таләп иткән, ниндидер эшләрдән катгый рәвештә тыйган үз кануннары бар Фарыз гамәл һәм хәрам эш. савап һәм гөнаһ дигән төшенчәләр дә әнә шул кануннар белән бәйләнгән Татар халкының ислам динен кабул итүенә дә 1 000 елдан артып китте Шушы озын дәвер эчендә шәригать кушкан яки тыйган гамәлләрнең күбесе, әхлак кагыйдәсе буларак, халыкның гореф-гадәтенә дә кереп калган. Мәсәлән, дин мөселман кешесенә хәмер эчүне тыйган, һәм халык авылда аракы саттырмаган Яки татар халкы пакьлек- чисталыкка өйрәнгән — моны да шәригать таләбенең бер нәтиҗәсе дияргә була Шулай ук шәригать талау, урлау, алдау, яла ягу кебек начар эшләрдән тыйган: кешеләргә карата шәфкатьле булырга, җан ияләрен кызганырга өндәгән Һәм халык та яхшысын үтәргә, начарыннан тыелып яшәргә тырышкан Шуның белән бергә ул дин аркасында милләт буларак бөтенлеген дә саклаган Инде менә җитмеш ел без алласыз һәм динсез яшибез. Мәктәптән үк безгә алла юк. дин зарарлы дип тукыдылар һәм без шуңа ничектер бик ансат кына ышандык та Бу да бит үзенә күрә бер азатлык иде Әмма бу «азатлык* бер ише бәндәләрне бөтенләй бәйдән ычкындырды Утызынчы елларның башларында бөтен җирдә диярлек мәчетләрне яптылар, күбесенең манараларын кисеп яки ишеп төшерделәр, эчендәге китапларын чыгарып яндырдылар, ә муллаларын читкә сөрделәр Кемнәр эше бу’ һәрхәлдә, халык эше түгел, халык якын да бармады Шулай ук чын укымышлы кешеләрнең дә монда һич катнашы юк Асылда бер төркем кара надан, фанатик вәхшиләр эше иде Ихтимал, шулар нәтиҗәсендәдер, бездә атеизм өндәүләре халыкка юньләп тәэсир итә алмады, иске әхлак кагыйдәләрен яңа бер чыны-яхшырагы белән алыштыра алмады Аның каравы диннең моңарчы төрле бозыклыклардан, ярамаган эшләрдән тыеп килүе бетте диярлек (Моның мисалларын китереп тору кирәк микән — бик мәгълүм нәрсәләр) Ләкин шул ук вакытта халыкның күпмедер өлешендә «алла» дигән бер кодрәт иясенә ышану һаман да әле сүнеп бетмәгән — киресенчә, соңгы елларда бу ышануның көчәюе ачык сизелеп тора Диннән бөтенләй надан, «аллаһе әкбәр» дип бит сыйпаудан башканы белмәгән хәзерге кешеләрнең күбесе шәригать кушканны ничек булса да үтәргә тырыша Шул рәвешчә кеше, изге бурычымны үтәдем дип. үзенә җиңеллек таба, күңелен тынычландыра Моны мин табигый бер хәл дип карыйм, чөнки кеше дигәнең элек-электән үк үзенең авыр, мәшәкатьле һәм гөнаһлы тормышында һәрвакыт нәрсәдәндер юаныч табарга, күңелен нәрсә беләндер тынычландырырга мохтаҗ булып килгән Аллага ышануның бүгенге көндә дә кешеләрдә саклануы. хәтта көчәюе бәлки әнә шул табигый ихтыяҗдан килеп чыга да торгандыр Башкасы юк бит. табылмады "Совет кешесенең мораль кодексы» дигән нәрсә булды, ләкин гамәлдә ул кодексны адым саен боздылар — шуннан соң халыкка нәрсә кала — йә сыналган искегә кайту, йә бер нинди «кодекссыз» яшәү” Хәер, бу философлар темасы, алар баш ватсыннар Минем бары, бүгенге үзгәртеп кору таләпләреннән чыгып, дингә һәм дин тотучыларга мөнәсәбәт турында гына кыскача әйтеп үтәсем килә Без аллага ышануны һәм дин тотуны кешенең вөҗдан эше дибез Шулай икән, кешегә вөҗданы кушканны эшләргә тулы ирек һәм мөмкинлек бирелергә тиештер инде Хәлбуки, дин тоту формаль рәвештә конституция белән рөхсәт ителгән булса да. җирле власть органнары соңгы елларга кадәр дингә ничек тә аяк чалырга тырышып килделәр Әгәр бу тенденция киләчәктә дә сакланса, бездә чын демократия була алмаячак һәм кешенең гражданлык хокукы да тулысынча сакланмаячак Динлегә дә, динсезгә дә мөнәсәбәт һәр җәһәттән бер төсле булырга тиеш. Аларның берсен (динлесен) түбән санап, икенчесен өстен кую дөрес булмаячак Гражданнар буларак алар тигез хокуклы, ә аллага ышану наданлыктан гына булмаган шикелле, аллага ышанмау да бары тик укымышлы булудан гына килгән нәрсә түгел Берәүнең аллага ышануы һәм дин тотуы, икенчесенең исә алланы танымавы һәм дин тотмавы демократик җәмгыятьтә табигый хәл булып саналырга тиешле Инде әхлак мәсьәләсенә килгәндә, таләп һәммәсенә дә бер яхшылыкка омтылу, начарлыктан тыелу, миһербанлыкка өндәү, кансызлыкка каршы тору — рухи тазаруга мохтаҗ җәмгыятьтә һәркемнең намус бурычы ул!.. Югарыда мин хәзерге халыкның дин мәсьәләсендә бик надан булуын әйткән идем һәм гаҗәп тә түгел — берәүнең дә бит дин сабагы алганы юк Менә шушы гомуми наданлыктан файдаланып, мәчет тирәсендә кулдан язылган ниндидер догалыклар сатучы яки чакырган җиргә барып «Коръән укырга» әзер торучы, үзе дә үтә надан кешеләр йөри дип ишеткәнем бар Әгәр дә дин тоту, шәригать гамәлләрен үтәү җитди эштән санала икән, аның чын укымышлы, мәдәниятле, халык җанлы әһелләре дә булырга тиештер инде Кем кайгыртырга тиеш моны мин әйтә алмыйм әмма халыкның рухиятен һәр төрле чүп-чарлардан сакларга кирәктер дип уйлыйм Фәндә дә, диндә дә. гомумән һәрбер эштә ялган, яраклашу, фальсификация булмаска тиеш дип беләм _ Күп санлы укучыларыбыз һәм язучылар җәмәгатьчелеге исеменнән әдипне юбилее белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары телибез.