КАРА КҮМЕР КАЛМАСЫН!
Рәхимнең 6 санда (1988 ел) басылган мәкаләсе турында әйтергә телим. Р. Харисның «Шигырь турында шигырь» дигән әсәрен бу язма авторына кабат укып чыгарга кирәк булгандыр. Анда «шигырь — күңел чәчәге генә түгел» дип язылган ләбаса, ә язманың авторы шагыйрьне күңел чәчәге дип әйтмәүдә гаепли. Әгәр авторның анализ методы белән эш итсәк (ул болай ди: «билгеле булганча кешенең каныннан бик аз микъдарда гына тимер алып була, димәк, ул тимердән микроскопик каләм дә ясап булмый... Хакыйкатьне бозып күрсәтү аркасында бу образ җитди кабул ителми») кеше организмында күңел дигән орган кайда, аннан, ягъни кешенең кай җиреннән чәчәк үсеп чыга? Бу кадәрле тырышып лириканы тирес белән бутасак халык җырларыннан ни калыр иде? Без начар якларны тормыштан эзләргә өйрәнеп киттек бугай. Начар якны табу, күрә белү бер дә авыр түгел, яхшыны күрә һәм күрсәтә белергә кирәк. Миңа, мәсәлән, беркайчан да «Бакчачыга» шигыре кысыр ботак белән тулган мескен алмагач булып. «Кыска җил»—тыныч төндә аза кубып көн эзләүче рәвешендә күренгәне юк. Бәлки аларны һәркем үзенчә аңлыйдыр? Шулайдыр! Бу язманы укыгач күршем Зәйнәп апаның сугыш елларында каенанасы белән авыр торганын сөйләгәне исемә төште. «Керне атнага бер юсам — ялкау дип, көн дә юсам — сабын бетерәсең»,— дип сүгә иде бианам, дип искә ала иде ул. Шигырь язучылар күп булса да, шагыйрьләр күп түгел безнең. Журнал аларга саграк карасын иде. Бу язмадагы алым нар белән дәвам итсәгез, шигърияттән кара күмер калырга мөмкин