Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРЛАР ЧАТЫНДА

Татар поэзиясендә үзенчәлекле иҗаты белән ачык танылып торган шагыйрьләрнең берсе — Әнвәр Мортаза улы Давыдов. Ул 1919 елның 21 мартында Куйбышев өлкәсенең Камышлы авылында туа. Дүрт-биш яшьтән ул язу таный, китаплар укый ала Унике яшьлек чагында Камышлы район газетасында беренче шигырьләре басылып чыга. Бәлки, туган якларындагы таулар борынына терәлеп үткән Сок суы, йә Сок ярында кайнап үскән бөдрә таллар, йә кинәт иркен җәелеп каядыр — еракларга үрелгән болыннар Әнвәр дигән малай күңелен үзләренә иярткәннәрдер һәм аны шигъри күңелле, моңлы иткәннәрдер Тик тормыш юлы әдәбиятка таба гел туры гына бара алмый шул. Әнвәр Давыдов тиздән язуын һәм Камышлы авыл хуҗалыгы техникумында укуын бүлеп эшләргә — өйләренә ярдәм күрсәтергә мәҗбүр була. Аннан ул Новосибирск шәһәрендә «Советская Сибирь» газетасында, Үзбәкстанга барып, башта рус, соңрак үзбәк газетасында хезмәт күрсәтә 1939—1940 елларда Мордва АССРның Ләмбрә районында рус теле һәм тарих фәннәре укыта, шуннан хәрби хезмәткә алына Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына хәтле ул катлаулы көрәш юлы уза. 1946 елда туган авылы Камышлыга кайтып, андагы район газетасының редакторы булып эшли Шул ук вакытта иҗат эшен көчәйтеп җибәрә, шигырьләр, поэмалар яза. 1950 елда «Беренче бөртек» исемле беренче китабы чыга Чагыштырмача кыска булган иҗат гомерендә (шагыйрь 1968 елның 23 июнендә Казанда вафат була) аның татар һәм рус телләрендә егерме китабы басылган Тик шулай да аның иң тулы һәм иң бай эчтәлекле китаплары үзеннән соң дөнья күрделәр Менә $ларның кайберләре. Дәверләр диалогы — шигырьләр һәм поэмалар тупланган китап, 1969 елда чыкты. Йокысыз төннән соң—роман-симфония, 1972 елда чыкты Түгәрәк бәхет—проза әсәрләре. 1984 елда чыкты Кояшлы көн хакына — шигырьләр һәм поэмалар. 1979 елда чыкты Шагыйрьнең «Дәверләр диалогы» дигән китабына өлкән шагыйребез Сибгат Хәким кереш сүз язган иде. Аның кереш сүзе шундый сүзләр белән башлана «Бездә, Казан артында, зәвык белән, җыйнак, пөхтә итеп киенгән кешене спай кеше диләр. Әнвәр Давыдовның күзләре яшькелт, өстенә ятып торган костюмы да, галстугы да шул төстән чыгып сайланган Шулай киенергә ярата иде ул Мин аны һәрвакыт каядыр сөялеп, уйга бирелгән хәлдә күз алдына китерәм Себер трактында, юллар чатында Яңа район, аның кешеләре турында соңыннан «Себер тракты» шигырьләре мәйданга килде Сугыш елларында Смоленск тирәсендә пилоткадан, кояшта агара төшкән гимнастеркадан юл кырыенда басып торгандыр Чөнки аның биографиясе мондагы авыр сугышлар белән бик нык бәйләнгән...» Әйе, тормышның чиксез күп мәшәкатьләрен кичергән, шул сәбәптән иртәрәк тә чирләргр өлгергән Әнвәр Давыдов хәтта авыр хәлен безгә сиздерми, һәрвакыт шат күренә, югары зәвык белән киенә; атлау, кул селтәве белән дә янәшәсендә барган кешеләрдән аерылып тора иде Бу аның үзен культуралы тотышыннан, аңа гына хас хәрәкәт алымнары һәм интеллигентлыгыннан килгәндер Ул шигърияттә дә шулай, каләмдәшләреннән үзгә. Да- выдовча үзенчәлекле булып танылды. Аның «Ташу», «Чорлар чатында», «Күмер көйри» кебек поэмалары, «Йокысыз төннән соң» исемле роман-симфониясе һәм күпләгән шигырьләре моңа ныклы дәлил була ала. Ә Давыдов асылы белән табигать баласы, нечкә лирик шагыйрь иде Кояш батты Апрель башындагы салкынчалык төште урамга Суык миллион комеш энә белән Т тиресләрне типчи юлларга Аяк асты хәзер саркыды инде һәм кыштырдап тора туң белән Юашланып калган гөрләвекләр чылтырыйлар кичке моң белән ТИК шагыйрь бу өлкәдә иркенләп эшләргә өлгермәде Башта аның лирик омтылышларын сугыш бүлде, аннан соң сугыш какшаткан илне, хуҗалыкны аякка бастыру еллары аны публицистикага этәрделәр Аннан соң да халыкның көндәлек мәшәкатьләре. туып торган яңа эшләр кимемәде Шагыйрь аларга да публицистик тавышы белән кушылуны кирәк санагандыр, чөнки ул тормышта һәр көн, һәр сәгать, һәр минут актив көрәшче иде Иҗатта да шулай туктаусыз эзләнде, фәлсәфи тирәнлеккә. форма төрлелегенә омтылды Бу юлда аның югалтулары да булды, әмма лирика публицистика һәм фәлсәфи поэзия драматизмын бергә оста үреп бирә белүе — аның шигърияттә табышы Шушы хакта уйланганда беренче булып минем хәтергә -Чорлар чатында- поэмасы килде Күптән язылган бер мәкаләмдә укучы игътибарын мин шул поэманың кечкенә бер өлешенә юнәлтергә уйлаган идем Әнә өскә үрелә гигантлар: озын куллы тилер краннар. кирпеч-кирпеч салып, кемнәргәдер рәхәт җылы тормыш коралар Каядыр яз, гөлләр җилдә уйный, ә аларны сагалыйлар салкын кыраулар Ләкин яз җиңелми Язга алмашка җәй килмичә булмый Болыннарда, бакчаларда кешеләргә шатлык көенә чыңлый зәңгәр, ал кыңгыраулар Биредә озын куллы тимер краннарны җырлаган публицистик тавыш яшәү һәм үлем фәлсәфәсенә күчте һәм зәңгәр, ал кыңгыраулар чыңына — лирикага әйләнде Бу Ә Давыдов поэзиясенә бик хас күренеш, әле публицистик ялкын, әле фәлсәфи уй көчәя йә, алда әйткәнчә, алар бергә үрелә һәм нәтиҗәдә — шагыйрь укучы күңеленә рух күтәренкелеге бирә Бу катлаулы тормышта кешенең рухын сынау ихтималы бик күп шул. аны сындырмау, аны күтәрү, аны яшәтү — җиңел генә түгел Ә Давыдов менә шушы җиңел булмаган изге эшкә алынган язучы Аның иҗатында күп кенә ирекле шигырь үрнәкләре дә булды Берәүләр ирекле форманы кабул итте, икенчеләр кабул итмәде, тик ни генә булмасын, ул форма шул чордагы татар поэзиясенең колачын киңәйтүгә фикерен тирәнәйтүгә уңай тәэсир ясады Бигрәк тә яшь язучылар ул чакта Ә Давыдов янына җыелдылар, аңардан өйрәнделәр. әдәби мәйданда адымнарын ныгыттылар Тәҗрибәле шагыйрь аларны аңлый да белде, аклый да белде җыелышларда, газета-журнал битләрендә җылы сүзен әйтеп яшьләрне шигъриятнең югарырак биеклекләренә озатты Әдәбиятыбыз мәнфәгатен шәхси тормышларыннан өстен куеп яши алган язучыларыбыз соңгы елларда сизелерлек азайды Арабыздан киткәннәре бик тә сагындыра Журнал укучыларга бу санда Әнвәр Давыдов архивыннан берничә шигырь тәкъдим итәбез Алар арасында ирекле шигырь дә. төзек калыпта эшләнгәннәре дә бар— кыскасы алар шагыйрьнең иҗат юнәлешен күзалларга мөмкинлек бирәләр Рус шагыйре Ярослав Смеляковка атап язган шигыренә ул хат та өстәгән һәм аларны аңа җибәргән Бу төгәл билгеле Каршы җавап алганмы, юкмы9 Шуны гына ачыклап булмады