Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧӘЧӘКЛӘР КИТЕРЕГЕЗ АҢА

Нуруллин И. Фатих Әмирхан. Татарстан китап нәшрияты, 1988. лек-электән шулай килә: кешелек үзенең үткәннәрен аңларга, аны бүгенге көн биеклегеннән бәяләргә омтылып яши. Тарихны иҗат итүдә вакыт һәм халык катнаша дибез икән, бу аерым шәхесләрнең җәмгыять үсешендәге ролен дә тану дигән сүз Тарих һәм шәхес — аерылгысыз. Үзеңә кадәр яшәгән күренекле шәхесләргә карата кызыксынуның арта баруы — тарихны, андагы табу-югалтуларны. казаныш һәм хаталарны аңларга омтылуның бер дәлиле Әнә шундый ихтыяҗ әдәбиятта биографик жанрны барлыкка китергән Дөрес, аның теориясе шушы көнгә чаклы тиешенчә эшләнеп җитмәгән Ләкин андый жанр бар. яши. укучыда зур кызыксыну уята. Сүзебезне раслар өчен дөньяның даһилары турында менә дигән китаплар язган Ромен Роллан, Андре Моруа. Стефан 182 Цвейг. Ирвинг Стоун һәм башкаларны күрсәтү дә бик җитә Заманында Максим Горький тәкъдиме белән ачылган «Атаклы кешеләр тормышы» сериясе генә дә бу сафка никадәрле талантлы исемнәр өстәде! Шулар арасында үзенең «Тукай» дип исемләнгән китабы белән Ибраһим Нуруллинның да күренүе татар совет әдәбияты өчен үзе бер горурлык Безнең әдәбиятта документаль биографик жанр әле уянып кына килә, дисәк, шәт. хата булмастыр Шулай булса да аның матур гына үрнәкләре бар инде Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын һәм сугышчан юлын өйрәнеп, Рафаэль Моста- фин патриот-шагыйрь турында «Өзелгән җыр эзеннән» дигән бик тә кирәкле китап язды. Мансур Хәсәновның — әдип Галимҗан Ибраһимов. Хәсән Хәйринең — шагыйрь Һади Такташ. Барлас Камаловның— драматург Мирхәйдәр Фәйзи, Гөлшат Зәйнашеваның композитор Сара Садыйкова турындагы китаплары да нур өстенә нур булды. Шуларга быел -Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән тагын бер хезмәт өстәлде: «Фатих Әмирхан» Бу китап безне ниләр белән шатландыра, нинди уй-фи- керләргә этәрә соң? Мулла гаиләсендә туып-үскән. Тукайларны үз даирәсенә туплаган, катлаулы язмыш иясе Фатих Әмирхан турында күләмле әсәр язу ансат эш түгел, әдипнең формалашуын, характерын, сәяси карашларын. иҗтимагый һәм әдәби эшчәнле- ген укучыга тарихи фонда дөрес итеп күрсәтеп бирергә кирәк. Китап белән танышып чыкканнан соң. әйтә алабыз: Ибраһим Нуруллин документальлекне. фактлар дөреслеген алга куеп эш иткән Автор кулында иң көчле корал — тарихи дөреслек, кире как- кысыз дәлилләр Булачак әдипнең социаль чыгышы. нәсел-нәсәбе һәм шәҗәрәсе аеруча тәфсилләп язылган. Уку барышында без Яңа бистәнең барлыкка килү тарихы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылу. «Әльислах» газетасының оешуы кебек әһәмиятле вакыйгалар хакында байтак мәгълүмат алабыз Фатихның яшьтән үк татар шәкертләрен берләштерә торган оешма төзү уе белән яшәвен. тора-бара шәкертләр хәрәкәтенә җитәкчелек итүен, милләт хадиме булырга теләвен. большевик С Гассардан дәресләр алуын беләбез Болар бар да укучының танып-белү офыгын киңәйтә, аны акрынлап каһарман яшәгән социаль һәм рухи мохиткә алып керә. Фатих Әмирханның тормышы шома юлдан җиңел арбадай тәгәрәп кенә бармаган икән. Әтисе Зариф, шәһәрнең танылган мулласы, улын «начар» йогынтылардан аралап калырга тырыша Мондый каршылыклар тора-бара сәяси төс ала, ата белән ул арасына упкын булып ята ШуЭ царга тагын көтмәгәндә шәхси бәхетсезлек килеп өстәлмәсенме паралич сугудан Фатихның аяклары икесе тиң хәрәкәтсез кала Мондый хәлләрдән соң егет Шәмсениса исемле кызга булган мәхәббәтен дә йөрәк түренә «күмәргә» мәҗбүр. Әдип тормышындагы драмаларны. язмышының шуңа бәйле сикәлтәләрен Ибраһим Нуруллин ышандырырлык итеп, психологик яктан нигезләп яза Бу унайдан шулай да бер мәсьәләдә автор белән бәхәсләшәсе килә Аның фикерләрен кире кагу түгел, ә бәлки тулыландыру. ачыклык кертү нияте белән Ф Әмирханның «Авырулар галәмендә» дигән очеркын анализлаганнан соң И Нуруллин бер урында мондыйрак сөземтә чыгара «Инде килеп, көтмәгәндә башына төшкән фаҗига Фатихны кимсетелгәннәр һәм фәкыйрьләргә якынайтты да куйды! Дөрес, аның бәхетсезлеге социаль сәбәпләргә бәйләнмәгән Табигать -бүләге» Әмма бәхетсезлек — бәхетсезлек инде Моннан соң ул үзе кебек авыруларга гына түгел, бәлки ачлыктан тилмерүчеләргә дә. туклыктан ни кыланырга белми торган байларга да икенчерәк күз белән карамый булдыра алмый иде». Шушы фикере белән артыграк мавыгып, автор «хәтта авыруы да Ф. Әмирханның революцион-демократик карашларын ныгыткан икән» дигән нәтиҗәгә килә Алдарак исә (81 бит) әдипнең нәфис әдәбиятка, хыял һәм сурәт дөньясына йөз тотуы да билгеле бер дәрәҗәдә шушының белән аңлатылган иде Болар бар да дөрес, әлбәттә Әмма И Нуруллин бу очракта кулындагы пумаласын бер генә төскә мана түгелме’ Язучылык эшенә тотынуның да сәбәбен шул җәһәттән чыгып кына аңлату беренчел факторга — Фатих Әмирханның табигый талантына, кешеләрне һәм типларны аңлаудагы нечкәлегенә күз йомып карау булыр иде Тормышта бә- хетсезлеккә дучар ителгәннәр күренә тора ул. тик моңа карап кына аларның һәммәсе дә әдиплек сукмагыннан китми ич. И. Нуруллинның теле төзек, матур, образлы, аңлаешлы. Бу исә документаль әсәр укуны җиңелләштерә, беренче битләрдә үк туган кызыксыну хисен ахыргача әйдәп бара. Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме буларак, автор Ф Әмирханның публицистикасын, проза һәм драматургиясен бәяләүдә үзен аеруча иркен сизә, әдипнең тәнкыйди реализм юнәлешендә үсүе һәм иҗтимагый-политик карашлары ягыннан революцион демократ булып җитешүе турында кызыклы гына күзәтүләр ясый Тик шунысын да әйтергә кирәк, нәкъ менә бу мәсьәләләрдә И Нуруллинның теле, фикер сөреше артыграк фәнниләшеп китә Яхшымы бу. начармы? Китапның төп максатына хезмәт итә һәм укылыш ягына зыян китерми икән, миңа калса, мондый алымның да яшәргә хакы бар. Бары тик чама хисен генә югалтмаска кирәк. Фатих Әмирханның тормыш һәм иҗат юлын күздән кичергәндә автор истәлекләргә. тарихи чыганакларга һәм архив материалларына еш мөрәҗәгать итә. аларны мозаика бизәкләредәй тезеп, чор һәм вакыт сурәтен ясый Чагыштыру, фараз кылу, вакыйгаларны социаль фонда тикшерү кебек алымнар да анализ мөмкинлекләрен киңәйтә, әсәргә киң сулыш бирә Фараз кылу димәктән. беллетристикадан аермалы буларак, документаль әсәрдә геройның халәте рухиясен ачып бирүдә, аны гәүдәләндерүдә автор фантазиясе нык кына чикләнгән бит. Ф Әмирханны күреп белмәгән кеше аның хакында ничек язарга тиеш: әдип биографиясендәге «ак таплар»ны әйләнеп узсынмы ул. әллә мәгълүм фактларга таянып, хыял көчен дә иркенләп эшкә җиксенме’ Бу өлкәдә тәҗрибәсе зур булган язучы сүзенә колак салыйк. Андре Моруа «Биографик жанр төрләре» дигән хезмәтендә мондыйрак фикер әйтә, әгәр ихтыяҗ туа икән, документаль әсәргә фараз итү элементлары да үтеп керергә мөмкин. Чынлап та. беренчел чыганакларга гына ябышып яту аз. алар психологик һәм тарихи дөреслек җирлегендә кайчак авторның хыялы белән дә сугарылырга тиеш Менә шул чакта хакыйкать. могҗиза туа. Флобер сыман: «Бовари — мин ул!»— дип әйтә алу хокукы яулана Максим Горький һәм башка кайбер язучылар шикелле, татар әдибе Фатих Әмирхан да Бөек Октябрь революциясенең асыл мәгънәсен аңлауда каршылыклы хисләр кичерә. Шул көннәрдә язган публицистик мәкаләләреннән күренгәнчә, ул большевикларның мәсләген хуплый, әмма аларның уй-ниятләре барып чыгасын шик астына ала. Моңа гаҗәпләнәсе юк. чөнки Ф Әмирхан. Россия әле социалистик революциягә әзер түгел, дигән карашта торган була. Ачлык һәм НЭП еллары гражданин рухлы әдипне тагын да уйга сала, фикер каршылыкларына китерә Эш шуңа кадәр барып җитә ки. кайбер сүзләре өчен бер як аны «контрреволюционер дип атаса, икенче як «большевик • дип гаепли Бу урында И Нуруллин әдипнең иҗтимагый-политик карашларын, революцияне аңлаудагы каршылыкларын саллы. ышандыргыч дәлилләр белән нигезләп бирә, иҗатында исә һәрвакыт революцион демократик позициядә торып калуын исбатлый. Китапта бүгенге көн үзгәртеп коруларына ифрат аваздаш булган кыю. заманча рух яшәү куандыра. Укып китик үткен күзле, сизгер колаклы һәм зирәк акыллы Әмирхан совет аппаратына үтеп кергән бюрократизмны да. сүз белән эшнең аерылу очракларын да. кайбер җитәкче работникларның дәүләт малына кул сузуларын. ришвәтчелеккә бирелүләрен дә. чекада эшләүче аерым кешеләрнең артык узынып китүләрен дә күреп торган Күреп кенә калмаган, бәлки, көндәлегенә теркәү белән генә чикләнмичә, теләсә кайда, теләсә кем алдында нәфрәтләнеп сөйли торган булган» Менә бит ничек заманча яңгырый бу сүзләр! «Дөреслек — дару шикеллерәк үзе ачы була, ләкин сәламәтләндерә»,— ди Бальзак Ләббәйкә дип торучы ялагай, икейөзле кешеләргә караганда Тукай. Әмирхан кебек туры сүзле затлар җәмгыятькә файданы күбрәк китерәләр Бүгенге көндә, ягъни социализмны ныгыту, камилләштерү өчен көрәш барган тарихи көннәрдә гадел сүзгә, үзтәнкыйтькә, ачык- тан-ачык сөйләшүгә барлык капкаларның киң ачылуы бер дә юкка түгел Интернационализм буш җирлектә барлыкка килми Башка милләтләрнең культурасын чынчынлап үзләштерү өчен иң элек үз халкыңның культурасын һәм тарихын яхшы белү зарур Зур Ватаныбызны ярату өчен иң әүвәл үзең туып-үскән төбәкнең чын патриоты булырга кирәк Биографик жанрда язылган әсәрләр менә шушы олы максатка хезмәт итә Минем уемча, язучы исемен йөрткән һәр кеше үз халкының күренекле бер улы турында үз китабын язарга тиеш Башка халыклар бу эшне, күз тимәсен, өлгерлек һәм җитезлек белән башкаралар Ә безгә Ленин белән якыннан аралашкан күренекле революционерыбыз Мулланур Вахитов турындагы әсәрне чуваш язучысы М Юхма бүләк итте Рәхмәт аңа’ Ләкин шул рәхмәтне әйткән чакта йөзебезгә кызыллык та куна түгелме7 Кайда үз егетләребез, аларның кулыннан килмәс эш идемени бу7 Әдипләребез сафына караш ташлаганда менә шушы сорауларга да җавап табасы килә Вакыт һаман алга баруында — ашыкмасак, эшләрне оештыра белмәсәк. күп нәрсәләрне югалтуыбыз бар Үзләре исән чакта Бакый Ур- манче, Нәкый Исәнбәт биографиясеннән күп кенә нәрсәләрне куен дәфтәренә теркәп калу мөмкиндер Шиһаб Мәрҗани, Сә- лих Сәйдәшев, Хәсән Туфан, Якуб Чаны- шев кебек шәхесләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләгәндә халкыбыз язмышындагы ничаклы сәхифәләр калку сурәттә ачылып китәр иде Киләчәктә Татарстан китап нәшриятының «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә әнә шулар хакындагы китаплар белән дә очрашасы килә Моңардан әдәбият һәм культурабыз отачак кына. Бу кечкенә генә мәкаләдә «Фатих Әмирхан» китабына җентекле анализ ясау максат итеп куелмады Исәп — яңа китап уңаеннан сөенче алу һәм күңелдә туган кайбер уй-фикерләр белән уртаклашасы килү иде Ибраһим Нуруллин, әдип сүзләрен бераз үзгәртеп, үзенең китабын «Чәчәкләр китерегез аңа. кешеләр' • дигән сүзләр белән тәмамлый Бик тә хаклы, мәгънәле сүзләр! Безнең әле халкыбыз тормышында тирән эз калдырган, кылган эше-гамәле белән үлемсезлек яулаган күп кенә шәхесләргә чәчәкләр китерәсебез бар. И Нуруллинның бу хезмәте исә Фатих Әмирханга китерелгән чәчәк бәйләмнәренең иң күркәменнән саналырга хаклы.