САБЫР ТӨБЕ АЛТЫНМЫ?
Шигъри сабырлык ңарыш, үзгәреш. Без күптән көткән, күпне көткән үзгәреш... Халыкта — җанлану, халыкның аңы көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Аның тормышны, дөньяны аңлавы күз алдында үзгәрә, фикерләре төпле һәм үткер, хөкеме кыска һәм кискен була бара... Элек-электән килгән йола бу: язгы кояш нуры карый башлауга, тәрәзәләрен ачып юа, йортын җилләтә халык. Илебез менә шундый язгы йорт кебек бүген. Озакка сузылган кыш дәвамында җыелган тузан-пычраклардан арыну, тормыш җаен җәйге ритмга көйләү белән мәшгуль замандашларыбыз. Заманыбызның төп билгесе —демократик ирекләр арту. «Кем рөхсәт итте?», • Ярамый’». «Тыярга!» дип. тавышны бөердән чыгарып кына сөйләшергә гадәтләнгән «мәсьүли затлар» аптырашта хәзер. Узды тыюлар заманы. Моңарчы кайдадыр яшереп яткырылган әсәрләр, сирәк күңелләрнең түрендә генә сакланып калган темалар өскә калыкты. Рус матбугаты А. Твардовский, А. Ахматова, Н. Гумилев, В. Ходасевич, Б. Пастернак, М. Булгаков. А. Платонов, В. Гроссманнарның күпме еллардан соң дөнья күрү бәхетенә ирешкән әсәрләре хакында шаулый. Украина укучылары үз әдәбиятларының тарихын өр-яңадан ачалар. И. Друцэның прозасы һәм драматургиясе, ниһаять, Мәскәү •сөргененнән» котылып, туган Молдавиясенә кайтты. Үзбәкләр, 20 нче елларда законнан тыш дип игълан ителгән романнарын эзләп табып, укучылар кулына тапшыралар. Казахлар Солтангалиев белән бергә Сталин репрессияләренең тәүге корбаны булган милли комиссарлары Рыскулов турында язалар, шул заманда нахакка милләтчелектә гаепләп һәлак ителгән шагыйрьләрнең әсәрләрен бастырып чыгаралар. Бездә дә, ниһаять, ишегенә авыр йозак эленгән караңгы бүлмәләрдә ничәмә еллар буе тузан эчеп яткан кулъязмалар урыннарыннан кузгатыла башлады. «Идегәй» дастанын тиздән кучып-посып түгел, курыкмыйча китапжурналлардан укый алачакбыз... Узды тыюлар заманы! һәркем күңелендәгесен сөйли ала Әнә, белорус Н. Гиле- вичның Мәскәү трибуналарыннан ярып әйткән уй-тойгылары шигъри ут ялкынга төренә. Туган республикасы матбугатында аның белорус халкы һәм белорус теленең язмышын кайгыртып язган шигырьләре дөнья күрде. Балтик буе республикалары ның әдипләре милли культура мөстәкыйльлеге турында җитди сүзләр кузгаталар. Ч. Айтматов, В. Астафьев, А. Рыбаков, М. Дудинцев, А. Бек, Д. Гранин. А. Приставкин, Ф. Искәндәрләрнең соңгы ике елда дөнья күргән повесть һәм романнары телләрдән төшми... Узды тыюлар заманы... Безнең әдәбият нишли соң? Бездә тынлык. Газеталар, аптырагач, мәскәүлеләрне тәрҗемә итеп чыгара. Әле ярый, И. Салахов кебек ничәмә-ничә үлем, кимсетү-хурлаулар аша узып та. Я туган халкына, иманына, иҗатына тугрылык саклап калган каләм иябез бар. Аның Сталин дәвере тоткыннары турындагы ро.маны басылган журнал саннары кулдан-кул га йөри. Узды тыюлар заманы. Теләгәнеңне, әллә кайчаннан бирле күңелеңдә йөрткә неңне. инде ишарәләр кинаяләр телендә түгел, ачык текст белән әйтеп бирә аласың . Ә безнең поэзия — кайчан гына әле богауларын өзәргә теләп ярсып җир тырнаган канатлы тулпар — инде килеп, аягындагы тышавы чишелеп төшүгә дә карамастан. һаман кузгалып китәргә кыймый торган үшән йөк атын хәтерләтә. Безнең поэзия әле һаман элеккеге еллар эченнән чыгып җитә алмый бугай. Инерцияме бу? Авызы пешкән — кымызны да өреп каба дигәндәй, саклык күрсәтүеме? Һәммәсе дә бардыр, ахрысы. Бу — кыйналса берәгәйле һәм кат кат кыйналган, ачы тәҗрибә ләргә гаять бай провинция саклыгы һәм сүлпәнлеге. Провинциаль фикерләү рәвеше, провинциаль мокытлык әллә кайдан һавадан төшми — шул кыйнаулар, тыюлар - кыскасы, хокук дефициты тәрбияли аны. Провинциаль фикерләү хәзерге шартларда аеруча күзгә бәрелә. Бәхәсләр, фикер алышулар вакытында гомуми кыюсызлык, чикләнгәнлек, мәнфәгатьләр тарлыгы сыйфатында калкып чыга ул. Иҗтимагый аң үзгәрешләре торган саен ныграк тиз ләнеш ала килгән хәзерге көндә аның шундый ук тизлек белән анахронизмга әверелә баруы аермачык. Вакыт-вакыт кайбер шагыйрьләребез, кыюланып китеп, заманга иярергә талпынып караса да. аларның иҗат җимешләре бездә канәгатьсезлек хисен киметми, киресенчә, үртәгән кебек, арттыра, ярсыта гына төшә. Шагыйрь М. Шабаев. мәсәлән, илебездәге үзгәртеп корулар рухына туры китерергә омтылып, поэма язды, ләкин яхшы ниятен аның да нәкъ менә провинциальлек харап итә. Автор турысын әйтеп, усал итеп язарга тырышуга да карамастан, әсәрдә ниндидер бер ваклану димме, элеккеге гадәт карашларның көченә буйсынганлык, тормышыбызга, артык озак көттереп килгән үзгәрешләргә шикләнебрәк карау димме, югарыга карап эш итүме («бу дөньяның хакимнәре үз күңелләренә авыр алырлык сүз ычкына күрмәсен! ♦) — барыбер дә сизелә. Ни бу? Безнең поэзия шулай мөстәкыйль, ирекле, иркен фикерләү культурасын нан бөтенләйгә үк мәхрүммени инде? Узды тыюлар заманы. Әмма кем өчендер бу — соңарып килгән ирек турындагы хәбәр икән шул. Коллык халәтеннән арына алмаячагын ул инде сизеп тора: дәрте дә. дәрманы да күптән төкәнгән... Теге елларда дөнья белән ризалашырга, аңа җайлашырга өлгергәннәрнең хәле кыен. Буа ерылып китте, чыгырларга су агып төшми, ә тегермән ташлары, акрын лап туктаганчыга кадәр, һаман әйләнә дә әйләнә... Н. Арсланов, әнә. яшьлегендәге далаларны, аргамакларны, шул дәвер хатын кызларының сылулыгын, күңел матурлыгын җырлый; элеккеге елларда шулай куркынычсыз. хәвефсез хатирәләр дөньясына күченеп киткән иде ул — инде әйләнеп кайтмас микәнни? Н. Дәүли әсәрләреннән күптән инде ниндидер бер кадимилек төсмере шәйләнә иде. хәзер аермачык аңлашылды: плакатлар, лозунглар теле белән сөйләшә бу иҗат... Шул ук юнәлешне дәвам итүче, әмма бу өлкән шагыйребез иҗаты кимә леннән күтәрелә алмаган яшьрәк шагыйрьләрне атап тормыйм. Гәрчә лозунглар, плакатлар дәвере әллә кайда еракта, ликбезлар чорында ук бүленеп калды югыйсә. Г. Афзал да һаман «җил тегермәннәре белән сугыша». Дөрес. Казаннан, әдәби төркемнәр арасындагы вак ызгышлардан, төрле имеш мнмешләрдән читтә яшәве белән, ул күпмедер дәрәҗәдә ота. Аның иҗаты кадимилеккә тартым оригиналь йөзен саклап килә. Үз туксаны туксан аның: борынгыларның мәрәй атышындагы кебек, укларын бер ноктага төбәп җибәрүен генә белә — арада чыннан jja нәкъ үзәккә тигәннәре дә бар. И. Юзеев кайдадыр поэтик офыкларны барлап йөрде-йөрде дә — әллә офык артына ук китте инде — бөтенләй күздән югалды. Ни булыр икән, ни белән бетәр икән бу. дип көтәме? Әллә, ниһаять, бөтен кыюлыгын туплап, күңеленә җыелган барлык тормыш ачысын сала-сала. үзенең төп әсәре буласы юлларны язып ятамы’ Роберт Әхмәтҗанов, моннан егерме утыз еллар элек ничек башласа, әле дә шу лай үзе бер шигъри «гомер елгасы» булып агып ятадыр сыман. Тик ул елганың еллар узган саен саега, кибә баруы гына кызганыч. Р. Фәйзуллин. карап торышка, элеккечә актив кебек, әмма ул да инде күптән кичәге көн хисабына яши бугай. К. Сибгатуллин. бүтәннәр кызып китәргә ният кора башлауга гына, нн сәбәп ледер. иҗатында сабырлана, сүлпәнәя һәм дә... сүзгә юмартлана, көпшәкләнә төште. Р. Харис моннан бер ике ел элек үк инде укучылары белән очрашуда ихластан әйткән иде: күңелдә — аптырау, башта — томан әлегә. дигән иде. Шул томанда ада шып. бер урында әйләнеп йөрүеме — ун унбиш еллар элек ничек язса, әле дә шулай дәвам итә. Р. Гатауллинның күңеленә күптән инде ниндидер бер каушау иңгән иде. Заман нарның романтик булганы, антиромантик булганы бар. Хәзер без антиромантик тенденцияләр коч алган дәвердә яшибез бугай. Р. Гатауллин исә — табигате белән романтик шагыйрь, шуңа да ул талантына урын таба алмый, һәм үзенең бу хәлен аңлап та бетерми шикелле. М. Әгъләмов — яза; тик нигәдер әсәрләренең теге еллардагы башбирмәс тәвәккәллеге үзен бүген дә сиздерми. Инану көче, усаллыгы, фикер үткерлеге заманга тиң дәрәҗәдә булсын иде. Заман шагыйрьгә караганда тизрәк үзгәрәдер, күрәсең. 70 нче еллар шагыйрьләре исә, бер бездә генә түгел, рус әдәбиятында да, украин, белорус, молдаван һ. б. милли әдәбиятларда да «югалтылган буын, булып чыкты. Хәзерге үзгәрешләр аларга үз-үэләрен табу, тернәкләнеп, яңарып китү өчен көч бирерме — әлегә билгесез... Яшьләр. 80 нче еллар буыны... Кинәт ачылып киткән мөмкинлекләр (әллә мөмкинлекләр иллюзиясе генәме. аларны реальләштерә алганыбыз юк бит әле), заман катлаулылыгы. проблемалар масштаблылыгы (милли социаль, экономик, экологии — һәммәсе дә коточкыч зурлар) аларны да аптырашта калдырды бугай. Яшь шагыйрьләрнең иҗади омтылышларын күзәткәндә, сукырлар турындагы мәгълүм тәм- силпритча искә төшә. Сукырлар юлда филгә очраганнар. Берсе филнең аягына килеп төртелгән дә. кочып алып, «бу багана, дигән; икенчесе, филнең койрыгын тотып, ,бу себерке, дип белдергән; өченчесе исә. филнең борынын капшап, «бу аркан, дип әйткән. Яшь шагыйрьләр әлегә менә шулай кайсы багана, кайсы аркан яисә себерке турында яза шикелле. Фил турында ук булмаса. һич югы. аның аягы, борыны. колагы һ.б. турында язылган әсәрләрен укыйсы иде бит. Кыскасы, хәзерге татар поэзиясе мәйданына колачлап күз ташласаң — беренче карашка, чыннан да. күңелдә ризасызлык туар өчен мөмкинлекләр байтак икән. Тормыштагы яңарыш, үзгәрешләр чагылуы җәһәтеннән әйтәм мин моны. Хәер, тәэссоратның шундый күңелсез булуында, бәлки, безнең инертсүлпән нәшрият һәм матбугатыбызның да гаебе бардыр әле. Бүгенге көндә берәм-берәм дөньяга чыга торган һәм безгә хөкем йөртергә нигез бирә торган әсәрләрнең бик күбесе — ким дигәндә, моннан ике-өч ел элек (ягъни илебездә яңарыш өчен ачыктан ачык көрәш башланганчыга тиклем) иҗат ителеп, редакция портфельләрендә озак-озак чират көтеп яткан әйберләр. Әгәр шулай икән, заман рухына, заман таләбенә нинди тәңгәллек турында сөйләргә мөмкин! Юк. үзгәртеп кору, яңарыш җиле газета журналларыбызга бөтенләй үк кагыл мады дип әйтергә теләмим. Үзләре карашынча көн кадагына суга, заман рухына туры килә торган яңа әсәрләрне алар озак яткырмыйча бастырып чыгарырга тырышалар. Тик менә алар сайлап бастырган әсәрләр арасында сәнгать факты дип икеләнмичә өзеп әйтерлекләре генә бик аз. Без. бүгенге укучылар, поэзиядән вакыйга булырлык әсәрләр көтәбез. Шагыйрьләр үзләре дә моны тоеп, аңлап тора, әлбәттә. Әмма, шуңа да карамастан, андый вакыйга күргәнебез юк әле! Һәм менә, нәтиҗәдә, поэзиягә никадәр гаепләү, рәнҗү сүзләрен ишетергә туры килә. Мин шагыйрьләребез талантын һәм намусын шиккә алучыларга иярергә телә мим. Бездә поэзия дә. аның талантлы иҗатчылары да бар. Җитәрлек. Моңа ышану өчен бик гади бер тәҗрибә ясап карарга була. Әйтик, хәзерге татар поэзиясен, яисә аерым бер шагыйрь иҗатын бүгенге көндә бөтенләй юк икән дип уйлыйк. Шундук ни дәрәҗәдә рухи фәкыйрьләр, бичаралар хәлендә калуыбыз ачыкланыр. Төп аргу мент монда — поэзия, иҗат үзе. Ә. бәлки, без аны дөрес аңламыйбыздыр? Хәзергедәй катлаулы заманда без. бәлки, ориентирларны бутап, аннан дөресен таләп итмибездер? Гомумән, поэзиянең якасыннан алып таләп итү үзе дөрес эшме соң ул? Безнең бүгенге гамь-мәшәкатьлә- ребез (шәхес культының фаҗигале нәтиҗәләрен ачыклау, бюрократлар белән көрәшү. демократия һәм фикерләр плюрализмы шартларында яшәргә өйрәнү) безгә искиткеч мөһим тоелса да. поэзия өчен дә мөһимме соң алар? Поэзиянең бу мәсьәләләр гә карата билгеле бер дәрәҗәдә салкынлык саклавы, бәлки, аның үз уенча тагын да мөһимрәк тоелган проблемалар белән мәшгуль булуыннандыр, аның карашы ераграк перспективаларны колачлавыннан киләдер? Әлбәттә, вакыт барыбер үзенекен итәр, иртәме-соңмы бүген без күрергә теләгән үзгәрешләр теге йә бу формада поэзия биләмәләренә дә үтеп керер. Әле дә үзгәрәдер ул. Ләкин ничек бит — менә нәрсәдә хикмәт. Аңардан, заман таләбе дигән булып, тиз үк. менә хәзер үк үзгәреш даулау дөресме? Кем белә ул заман таләбен; бәлки, поэзиянең хәзергечә үзгәрешләрсез үз сүзендә, үз позициясендә нык торуы нәкъ менә заманчадыр? . Заман таләбе дигән нәрсә белән санлашмауның, әлбәттә, хәтәр яклары бар, шагыйрьләрдән бу зур тәвәккәллек сорый. Ләкин андый таләпләр һәрвакытта да хаклы булган дип кем әйтә ала? Заманның чын, асыл таләбе көнендә түгел, соңрак беленә ич. Аннары, заман таләбе белән укучы ихтыяҗын (бигрәк тә ул ихтыяҗның сан ягыннан чагылышын) тиңләргә ярыймы? Кайбер тәнкыйтьчеләргә шау күтәрергә сылтау булган укучының шигырь белән кызыксынуы кимү арту мәсьәләсе кайчан гына поэзиянең төп кыйммәтен билгели башлады соң әле?.. Монда нидер буталган кебек, минемчә. Чираттагы ялгышыбыз, алдануыбыз түгелме? Хатын-кызның сәер гадәте бар — нечкә бокал пыяласы аркылы карый ул дөньяга, һәм бу минутта бөтен нәрсә күренә аңа ал булып. Дөньяга болай күп карадык ич инде (һәм туры, һәм күчерелмә мәгънәдә), җитәр, аның үз төсләре нинди икәнен күрергә вакыт. «Мин табышмак чишәм нәселемә» Авырткан җирем — син. Татарстан. Без чабабыз менә әлегә... Әмма беләм. кайда бәрелсәң дә. Авырткан җир алдан бәрелә М Әгьламов Әдәбиятны көндәлек максатларга баш ндертү, аның ихтыярын чикләү омтылышы дөньяда күптән мәгълүм Аны политиканың мыштым бер иярчене, шәүләсе хәлендә генә тотарга теләүчеләр тарихта аз булмаган. Мөмкин булса, язмышын түрәләрчә ым кагып кына хәл итәрләр — алдан тәкъдиренә «язып», билгеләп куярлар иде. Юк. торгынлык елларында гына башланмады бу. моның башы — ераграк. Тагын поэма язармын. Өстән күрсәтмә булса... Бу сатирик юллар бездәге төссез-нурсыз әдәби продукциянең (поэзиянең, димим!) шактый ишле өлешен дөрес сыйфатлый. Кайдандыр югарыдан ым кагулары була — безнең шагыйрь шөгарә үзара ярыша ярыша кукурузны, маргаринны мактау кам паниясенә кушылып китә. Яисә, атна буе төн йокыларын йокламаса йокламый, әмма эчкечелекне мәсхәрә итә торган. Казанның «Шифалы су«ына дан җырлый торган назымнарын өлгертеп («яңарыш», «үзгәртеп кору», «хәбәрдарлык» дигән сүзләрне, таушалдырып, җай чыккан саен кыстырып җибәрергә дә онытмый), тизрәк нәшриятка йөгерә. «Түрә — акыл иясе, ә мин ахмак» дигән тәгъбир Коръән аяте кебек ятланып йөртелгән әнә шундый елларда, җаны әрнүгә түзә алмыйчадыр инде, безнең бер аксакалыбыз: «Даһи әзер хакыйкать белән яши алмый, ул аңа үз зиһене белән ирешә», дип белдергән иде. Әдәбиятыбызның бүгенге көндә азмы-күпме абруе бар икән, ул менә шушындый нык иманлы, нык буынлы, нинди генә авырлыкларга да карамастан үз сүзен бирмәгән Ә Еники сыман әдипләргә бурычлы Яисә, сүзен тәмамлауга әдәбиятның нәни түрәләре Тукай һәйкәле артына ышыкка алып китеп орышасыларын белсә дә. бәйрәмгә җыелган халыкка. ..Заманнарның холкы бер генә: Баш игәнгә мунчак кидерә ул. Имәгәнгә — элмәк кидерә — дип, һаман искерми торган тарихи хакыйкатьне курыкмыйча әйтә алган М Әгьләмов кебек шагыйрьләргә бурычлы. Ләкин кысанлык, тарлык, әлбәттә, тора-бара барыбер үз дигәнен иткән. «Тыюлар арткан саен - халык ярлырак»,— ди борынгы шәрык мәкале. Күңел ярлылыгы, теләк-омтылышлар мескенлеге Башлап суз әйтергә курку... Инициативаның экономик тормыштан гына түгел, рухи тормыштан да комга сеңгән су шикелле югала баруы шуның нәтиҗәсе иде. Гомуми сүлпәнлек, апатия. «Нәрсә булса да барыбер тү- гелиена сиңа, тыкшынма, үз җаеңны бел әнә!* Ягъни; .Баш сау булсын, баш!. Н. Фәттахның «Кол Гали» трагедиясен карап чыккач, театр алдында ике кеше сөйләшә: Кырылдылар да беттеләр. Әллә ничек кенә булды әле бу... Мин спектакльнең финалын күз алдына китердем. Монгол явы узган Болгар иле — тоташ хәрабә. Күз күреме кадәренчә бетен җирдә мәетләр ята. козгыннар коркылдаша, җирдә ватык калканнар, сынык кылычлар ауный... Шулчак кинәт каяндыр, җир ярыгыннан чыккандай, кяра шәүлә кебек бер кеше калка, ярым шашкан кыяфәт белән ниләрдер сөйләнеп китеп югала... Син аның сүзләренә игътибар бирдеңме? «Баш сау булсын, баш' • ли. Бөтенесе кырылып беткәч — без әнә шул бәндәдән таралган нәсел булабыздыр инде. . Баш саклау фәлсәфәсе белән генә яшәүчеләр күбәеп барган заманда — рәши- довлар. щелоковлар заманында — чыннан да. уйландыра иде бу. ...Моны мин күптән, 70 нче елларда ук. ишеткән идем. Тәмәке көйрәтергә җыелган эшче халык, гадәттә, нәрсә турында сөйләшә — анда да шундый ук сүзләр сөйләнде бугай. Башта кемдер машинасына запчасть тапалмавыннан зарланды, икенчесе авылга иткә кайтып килергә җыенуын әйтте, буп-буш шәһәр кибетләрен, чәчрәп торган дорфа телле кибетчеләрне сүкте, өченчесе балаларының инглизчә һәм немецча сөйләшүе белән мактанды һәм. «Авылдан әнине үзебезгә яшәргә алып килдек, аңардан татарчага да өйрәнсәләр менә...»—дип. никтер авыр сулады. Шуннан соң мәктәпләрне. балалар бакчаларын, анда эшләүчеләрне җиде бабаларына тиклем искә төшереп алдылар... Бу әнгәмә. гадәттәгечә, тормыштан, илдәге хәлләрдән ризасыз күңелләр шулай, ниһаять, бушанган кебек булгач, аракы кибетенә берәр кешене юллау белән тәмамланыр инде дип торганда, моңарчы дәшмәгән бер карт шофер телгә килде. Сүзләренең кинаясе бар икәнен сиздереп, аның күзләрендә чаткылар уйнап алды. Күселәр турында сөйләде ул. Борынгылар ул әрсез җан ияләреннән котылу өчен бик ышанычлы чара белгәннәр икән. Болай эшләгәннәр алар. Дистәләгән күсене тотып бер читлеккә ябып куялар, ә ашарларына берни дә бирмиләр. Арлы бирле йөгерешә болар, читлек тимерен кимереп карыйлар, аздан да кызыһ китеп үзара ызгышалар, тешләшеп чинашалар. Ничәдер көннән соң. зәгыйфьрәк җәнлекләр, хәлсезләнеп, берәм-берәм егыла башлыйлар. Ачлык үзенекен итә. арада әлеге мескеннәрнең бугазын кимерүчеләр дә табыла. Тора-бара язмышларына күнәләр: чираттагы бәхетсе.зе егылуга, ябырылып, сугыша-сугыша ботарлап ашыйлар. Мондый хәл читлектә соңгы күсе торып калганчы дәвам итә. Арадагы иң көчлесе. иң кансызы. иң мәрхәмәтсезе була ул. Менә шунысы кирәк тә икән аның. Аны. читлектән чыгарып, иректәге күселәр арасына җибәрәләр, һәм ул тотына үз токымдашларын кыерларга! Күсе — күселәрне ашый' Ул чакта мин. көн аралаш автомобильләр гаражын каравыллаучы студент, бу тәмсил-притчаның хикмәтен аңлап бетергәнмендер димим. Ләкин нәрсәсе беләкдер күңелгә кереп калды ул. Еш кына, хәтта һич уйламаган вакытларда да искә килә дә төшә, килә дә төшә ул минем. Чөнки күсе читлеген хәтерләтә торган кысанлык, тарлык һәм шуның аркасында туган усаллык — дөньябызда адым саен бит. Уйламас җиреңнән уйларсың... Теләсә нинди ихтыяҗ, шул исәптән рухи, эстетик ихтыяҗлар да. фәкать тулы- сынча канәгатьләндерелгәндә генә үсә. Уртакул чамага гына исәпләнгән кысан әдәби пространство, һичшиксез, барыннан да элек уртакул. әрсез-усал каләм әһелләрен формалаштыруга хезмәт итә. «Кабак эчендә үссәң—түгәрәк, бамбук эчендә үссәң озынча булырсың».— ди әнә икенче бер шәрык мәкале. Уртакуллар. кәсепчеләр азлыгыннан зарланырлык түгел бездә Кем — шагыйрь дә. кем — назымчы? Назымчылар, кәсепчеләр майтарган эштә шагыйрьләрнең ни гаебе? Хәзерге тау-тау шигъри продукция арасында ак белән кара шактый буталган шул... Поэзияне аралап, яклап калу ихтыяҗы өлгереп җитүен, моны хәл итүне инде кичектерергә һич ярамавын «Казан утлары» журналы, минемчә, бик төгәл, вакытында тоеп алды. Р. Мостафин белән В. Нуруллин әңгәмәсе. М. Шабаев. С. Хафизов мәкаләләре. нигездә, менә шуңа басым ясап, бу катлаулы авыр эшне башлап җибәрделәр. Беренче карашка. В. Нуруллинның кискен кискен сүзләре поэзия бакчасына ыргытылган авыр ташлар сыман тоела. Бездә, нәшрият эше практикасында әлеге шулай шагыйрь иҗаты белән тәкълидче язмаларын аерып бетермәү ензелгәли шул. Аларны барысын бергә, бер өемгә өеп карау чын поэзиянең төссез, соры Масса астын да күмелеп, тапталып калу куркынычын тудыра. Тирә якта иге чиге күренмәгән графоманнар диңгезе' Графоманга аңа торгынлык ни дә. үзгәртеп кору, яңарыш ни? Аның бөтен омтылышы, энергиясе төссез-нурсыз назымнарын ташка басылган итеп күрү теләген канәгатьләндерүгә сарыф ителә. Аның өчен төп проблема ни турында һәм ничек итеп язу түгел, ә бәлки ничек, кайда басылу. Графомания — ул авыру. Язмыйча тора алмау ул. Шагыйрьләрнең үзләрендә дә бар мондый хирыслык. Шигырь белән яшәү, шигырь белән уйлау ахыр чиктә шуңа китерә. Һәр язганын бастырып чыгарырга омтылу — монысы да бар шагыйрьләрдә. Ләкин хәтта әкиятләрдә дә һәр салган йомырка алтын булмый ич. Ә поэзия — ул фәкать «алтын йомырка* гына! Бакырны алтын урынына күрү, ак белән караны аерып бетермәү (ә аларны аерма саң, үзеннән үзе соры төс барлыкка килә) шагыйрьләр арасында гына түгел, әдәби тәнкыйтьтә дә үзен бик сиздерә. Менә шуның бер мисалы. «Советская Татария, газетасы (1988, 10 январь) Р. Мостафинның «Возмездие, исемле мәкаләсен безгә тәкъдим итте. Тәнкыйтьче яза; «...если поэты в недавние застойные времена молчали о самом главном, сокровенном, мирились с несправедливостью, писали бодренькую полуправду, то это, конечно, не могло пройти бесследно для поэзии... Думаю, что равнодушие к поэзии...— это не пренебрежение к духовной стороне жизни, скорее, наоборот, это — возмездие. Возмездие за соглашательство, за капитуляцию перед несправедливостью за сползание в тину мелочей, болото обывательщины». Тәнкыйтьченең бу сүзләрен мин нәкъ менә шигырь кысасына кертеп язылган бөтен нәрсәне бер өемгә өю, шуны поэзия дип аңлау нәтиҗәсендә туган дип уйлыйм. Болай иткәндә, әлбәттә, поэзиягә әллә нинди гаепләр ташларга була. Р. Мостафинның бигрәк тә «поэты... молчали о самом главном, сокровенном, мирились с несправедливостью...» дигән сүзләре белән килешү кыен. Югарыга карап эш итү безнең аңга гына түгел, канга сеңгән бугай инде ул. Хәтта ни дәрәҗәдә сак, мөстәкыйль мөнәсәбәт таләп итә торган әдәбиятыбызга бәя бирә башласак та, карашларыбызны иң элек шунда юнәлтәбез. Янәсе, «абзыйлар» ни уйлый, Мәскәүдә — мәркәздә хәлләр ничек? Рус әдәбияты өлгеррәк ич. алар бу мәсьәләне, янәсе, ничек хәл иткән? Ләкин һәр очракта да рус әдәбияты белән тәңгәллек эзләү дөресме? Бер казанда кайнасак та. аның уты безнең күңелләрне төрлечә яндыра лабаса. Моның хикмәте тел аермасында, яки башка шундый милли үзенчәлекләрдә генә димәс идем. Әдәбиятның, гомумән культураның, төп максаты, «сверхза дачасы»— кеше күңелен, рухиятне саклау ул. Моны безнең шагыйрьләр бик яхшы аңлый. Зөлфәт менә нәрсә ди: ...Упкын аша Без тиешбез алып чыгарга һзр кешедә булган Кешене Ләкин милли әдәбиятны күз алдында тотканда, моңа безнең шагыйрьләр шулай ук яхшы аңлый торган, аңлау гына да түгел, ә бөтен җаны тәне белән сизә, кичерә торган тагын бер «кечкенә» генә нюанс өстәлә. Юк, кечкенә дип булмыйдыр аны хә зер. Югыйсә татар поэзиясендә булган бөтен мотивларны яңгырашы белән каплап, куәте белән үзенә буйсындырып, барлык буена күтәрелмәс иде ул. Поэзиянең туган халкыбыз язмышын аңлавындагы фаҗигалелек төсмере турында әйтәм мин. Галимнәр бик хаклы билгеләвенчә, борынгы заманда халык культурасының • йөзек кашы, булып эпос саналган. Болар борынгы грекларның • Илиада.сы, һинд ларның »Рамаяна»сы, русларның былиналары, кыргызларның «Манас.ы, башкортларның .Урал батыры», бурятларның «Гэсэр» кебек поэтик әсәрләре. Безнең халык культурасында мондый урынны «Идегәй» дастаны биләп тора. Фольклорчылар раславынча, эпосның төп вазифасы — халыкны берләштерү, дошманнарга каршы уңышлы көрәшә алыр дәрәҗәдә аның күңел ныклыгын, рух сәламәтлеген тәэмин итү. Мондый әсәрләр, кагыйдә буларак, халык язмышының драматик, хәлиткеч дәверләрендә иҗат ителгән. Җиңүчеләр, хакимлеккә ирешкән халыклар аңа ихтыяҗ тоймаганнар. Шуңа күрә дә аларның эпосы бүгенге көнгә бик таркау, чәчелгән хәлдә килеп җиткән. Мәгълүм ки, милли әдәбиятларның тамыры, асылда, менә шушындый милли эпосларга тоташа. Халык рухының сәламәт бөтенлеген саклау вазифасын да алар эпостан кабул итеп алганнар. Әлбәттә, рухының сәламәтлеген саклаудан алда халыкның үзен сакларга кирәк әле. Урта гасыр инквизициясе чорында Көнбатыш Европада, берзаман, җен пәриләргә каршы көрәшәбез дип. кара песиләрне үтереп бетерәләр. Нәтиҗәсе озак көттерми - Европа илләрен иңләпбуйлап берничә мәртәбә ваба (чума) авыруы ха лыкларны кырып чыга. Безнең гасырда, әллә ни гомер дә узмаган әле. Кытайда, «культура революциясен» тормышка ашырганда, игеннәрне күп ашыйлар дип, чыпчык песнәк ише кошларны тәмам юкка чыгарырга теләп, «тоталь» ау оештыралар. Моның да нәтиҗәсе күңелле булмый доге басуларын, кара болыт кебек ябырылып, корткыч бөҗәкләр сарып ала. алар игенне чыпчыкларга караганда әллә ничә мәртәбә күбрәк харап итәләр. Әдәбият, бигрәк тә поэзия, менә шушындый хәвеф-хәтәр кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылмасын, рухият дөньясына күләгәсен төшермәсен дип тырыша. Менә шул аның төп максатларының берсе. Халкыбыз язмышы, аның культурасының киләчәге турындагы борчылулы уйлар хәзерге татар поэзиясендә 60 нче еллардан башлап аеруча куәт алды. Шуннан бирле ул аның төп темасы. Р. Мостафинча әйткәндә, аның өчен «самое главное, сокровенное» булып килә. Бу хакта тәү башлап X. Туфан сүз кузгатты шикелле. Озак вакыт туган халкыннан. туган теленнән аерылып, төрмәләрдә. Себер сөргеннәрендә гомер уздырган шагыйрь туган якларына кайтып төшүгә, күрәсең, шул еллар эчендә барлыкка килгән үзгәрешләрне төгәл сизеп алган. Халыкның, әдәбиятның революциядән соң нинди өметләр, дәртләр белән яши башлавын ачык хәтерли ич ул. Ул чакта реаль киләчәк булып тоелган өметләрнең байтагы буш. кысыр хыял гына булган микәнни? Алай гына да түгел, газеталар, журналлар саны кимегән, матбугатның мөмкинлекләре (ягъни сүз иреге) чикләнгән, милли мәктәпләр, техникумнар, вузлар шулай ук кимү ягына бара... Әрнемәс җиреңнән әрнерсең! Халык язмышы темасы яшь шагыйрьләр иҗатында да үткән белән хәзергене чагыштыру рәвешендә гәүдәләнде. Р. Фәйзуллинда болай: Безнең якта — борынгыдан хәрабәләр генә. Чын тарихны азлар белә, хәбәрдарлар гына... Гавамга мирас — моң. сагыш. Менә калган байлык. Шулай да әле халыкта гамь байтак Тукайлык. Чагыштыруның күп яклары бүгенге көн файдасына түгел иде. Шулай милли тормышның аерым тарафларына игътибар артты. Бигрәк тә туган телнең кулланылыш сферасы торган саен тарая баруы шагыйрьләрне борчуга салды. Алар бик ачык аңлый лабаса: бу хәл туган әдәбиятыбызның язмышына турыдан-туры кагыла. Аннары, үз әдәбиятын укый алмаган милләт ул инде үлемгә хөкем ителгән дигән сүз... Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? Яңгырармы анда безнең көйләр? Кабатланачакмы шушы кичтә Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр? Безнең дәвам шулай яначакмы? Арыпталып уйга калачакмы?— Китә алмам, дөнья «Юк!» дисә. Китә алмыйм шуны белмичә. Илләр бәхетенә җиткән хәтле Саклармы җир затлы хакыйкатьне. Ялган матурлыкка төрмичә?— Китә алмыйм шуны белмичә. М. Әгъламе» Торгынлык еллары шулай элеккеге самими тарихи оптимизм хисләрен шактый какшатты. Ашкынулы якты хисләрне түгел, ә сагаюлы, борчылулы хисләрне уята иде инде киләчәк турындагы уйлар: һәммәбез дә белә: без бүгенгә Килгән идек утларсулар кичеп. Киләчәккә дә без барачакбыз. Әмма ничек? Әмма ничек? — Борчый шул бер сорау Шул бер сорау — әйтерсең лә борау. М. Әгьләмов • Кызыл китап» дигән нәрсәнең ни икәнен һәммәбез дә белә шикелле. Анда бик күп төрле җан ияләре, үсемлекләр һ. б. теркәп куелган — болар Җир йөзеннән югалып, бетеп бара торган, һәлакәт алдында торган биологик берәмлекләр. Дөньяда элек-электән бик күп халыклар, милләтләр шулай бетү, харап булу алдында торганнар, бөтенләйгә юкка чыкканнары да аз түгел. Кемнең күргәне бар аларны «Кызыл китап»ка язганны?.. Ә бит әдәбияты булганнары —язылган!.. Җентекләбрәк бак саң — хәзерге дөньядагы әдәбиятларның байтагы шундый «Кызыл китап»ка әйлә неп бара. Халык фаҗигасе турында сөйли алар. Татар поэзиясен менә шундый «Кызыл китап» кына булып калу перспективасы куркыта. Бу фаҗигане ачу юнәлешендә безнең поэзиянең әле беркайчан да игътибар үзәгенә куелганы юк. Шуның аркасында ничаклы аңлашылмаучылыклар туа! Әйтик, менә, һәммәбезгә дә кадерле булган Г. Тукай иҗатына гына карыйк. Без, татарлар, аның бөеклеге турында сөйләргә яратабыз, аңа сокланабыз. Ләкин ник сокланабыз, ник яратабыз — менә шуны гаҗәпсенеп сораучыларга аңлатмыйбыз, әйтеп бетермибез, куркабыз, кемдер җиңнән тарта сыман. Тукай бөеклегенең төп хикмәте, барыннан да элек, аның милли булуында лабаса, халык рухының сакчысы, ул рухны ныгытучы була алуында! Без шуны әйтергә җөрьәт итмибез. Торгынлык еллары поэзиясенә килгәндә дә хәлләр шулай ук бит. Ул поэзиянең төп, асыл сыйфатын күрмәмешкә. төп социаль эчтәлеген белмәмешкә, аңламаганга салышабыз. Ләкин бу сыйфатны күрмәсәң, сызып ташласаң, сүз дә юк, безнең хәзерге поэзия чыннан да буш шалтыравык кына булып тоела. Шуңа да кемнәргәдер «шигъри бушлык», • торгынлык», «үз-үзенә хыянәте өчен поэзиянең гадел җәзага таруы» турында авыз суларын корытып сөйләргә җай туа. Ә бактың исә. ул сүз куертуларның объекты, асылда, әдәбияттан, чын поэзиядән читтәге нәрсәләр: графоманнар, уртакуллар һ.б. Чын поэзиягә күз йомгач, әлбәттә, шулай булачак. Табигый! Ул уртакуллар. графоманнар арасында, поэзиянең җаны нилектән болай сызлавын якынча чамалап алып, шуны үз файдаларына эшкә җигәргә, спекуляция объекты итәргә тырышучылар да. шулай аның дәрәҗәсен төшерүгә хезмәт итүчеләр дә юк түгел. Ә безнең әдәби тәнкыйть — уртакулмы. талантлымы андый әсәрләр, аңа барыбер — күрми дә, белми дә. Ләкин ничек кенә булмасын, халкыбыз язмышы ни дәрәҗәдә чагылуын күрмәмешкә салышабыз икән, поэзиягә, аерым алганда. Р. Файзуллин, Р Мингалим, М. Әгьләмов, Зөлфәтләр иҗатына һәм X. Туфан, С. Хәким кебек шагыйрьләребез нең соңгы чор әсәрләренә дөрес, төгәл бәя бирү нибарысы кысыр бер омтылыш кына булып калачак. Бу сыйфат поэзиянең эчтәлеген, характерын, омтылыш-максатларын билгеләүче төп көчкә әверелүе хәтта яшь шагыйрьләр иҗатында да күренә. Хәзер поэзия мәйда нына аяк баскай һәр буын (әйтик, Р. Зәйдуллин. Л. Зөлкарнәев, Н. Акмалов, Г. Мора тов, Л. Лероннар) үз иҗатын, ант эчкән кебек, иң кадерле сүзләрен әйтеп башлый: • халкым!», «туган телем!» Менә биредә, рус әдәбияты белән, аның да әле узган гасырдагы тарихы белән тәңгәллек эзләү урынлы булыр сыман. XIX йөзне рус әдәбиятының «алтын дәвере» дип атыйлар. Ә бит югыйсә Россиядәге гражданлык ирекләренең, демократиянең тәмам кысылган чагы! Ирекнең кеше күңелендә, рух дөньясында гына сакланып кал ган заманы бу. Шуңа да халыкның җан сәламәтлеген саклау авырлыгы бөтенләе белән сәнгать, бигрәк тә әдәбият иңнәренә төшкән. Коточкыч авыр йөк. Аны озын бер гасыр аша күтәреп узу өчен никадәр талантларның җан егәре соң тамчысына тиклем исраф ителгәндер! Әмма бу тырышлык, бу көчәнеш заяга булмаган: әдәбиятны ха лык фаҗигасен чагылдыра алуы үстергән, бөек иткән. Поэзия халыкның иң кадерләп йөрткән байлыкларына: милли бөтенлегенә, туган теленә, культурасына — бер сүз белән әйткәндә, киләчәгенә кул сузган кара хәвефкә каршы күтәрелде, тиешле вакытта үз сүзен әйтә алды. Матурлык һәм Куәт — кайсы кадерлерәк? Яшәү кече кырыс һәм кануны ныклы: Коч һәм кодрәт ечен Гүзәллекне буу. Куәт хөрмәтенә сую Матурлыкны. Кинаяләр телендә әйтелгән булса да, Зөлфәтнең бу юлларын 70 нче еллар укучысы 172 тегзл аңлагандыр дип ышанасы кила. Халыкның гадел, матур тормыш турындагы идеаллары ни хәлгә дучар ителүен шагыйрь урта гасыр вәхшиләре тарафыннан таш манара нигезенә тереләй салып калдырылган гүзәл кыз язмышына тиңләде. Иңнәремә баса Көянтә манарасы. Сөякләрем чатный авыр ташыннан. Кәкрәеп мин барам, сыртка имән тәре. Авыр тәре, салган яшь Цыганок сыман. Бу шулай «чак гаделсезлек күрсә дә җан ата« торган поэзия туган халкы язмышы авырлыгын күтәреп бара... Тома сукыр булсаң гына, моны күрмәү, искәрмәү мөмкиндер. Бу авырлык, киеренкелек тойгысы аның һәр күзәнәгеннән саркый. Әйтик, менә татар поэзиясендәге вакыт фәлсәфәсен алыйк. Шәрык әдәби традицияләренә гомумән хас булган фанилык мотивлары, вакыт узуын тоеп хафа ланулар татар әдәбияты тарихында, минем күзәтүемчә, бары тик өч мәртәбә генә ил, халык язмышы хакындагы борчылулы уйлар белән бергә үрелеп, фаҗигале яңгыраш алган. Беренчесе — XVI йөзнең урталарына тиклем яшәгән шагыйрь Мөхәммәдьяр иҗатында. Тәүге карашка, вакыт узуын, кеше гомеренең фанилыгын ул да борын гылар кебек үк философларча сабыр кабул итә сыман. Әмма шул ук вакытта әсәрләреннән ул үзе дә төгәл аңлап бетерми торган ниндидер бер шом, хәвеф сулышы бөркелә. Әхлак бозылу, тормышның иминлеге бетүне генә түгел, ә ниндидер зуррак мөһимрәк югалту киләсен тоя кебек ул, һәм аның күңеле ялгышмый: татар халкы ның тиздән мөстәкыйльлеген, үз дәүләтчелеген җуюы, мәсәлән, милли культураны һәлакәт чигенә китереп җиткерә. XVI йөзнең уртасыннан алып XVII йөзнең ахырларына кадәр сузылган дәвердә Идел буенда яшәгән бер генә татар шагыйрен, галимен, мәдәният әһелен дә хәтерләми Тарих... Икенче шундый тәңгәллекне XX гасыр башы татар әдәбиятында күзәтәбез. Халык язмышын фаҗигале кабул итү поэзиядә дә, прозада да, публицистикада да. драматургиядә дә — яңарыш кичергән әдәбиятның бөтен жанрларында да чагылыш таба. Бу җәһәттән бигрәк тә Дәрдмәнд, С. Рәмиев, М. Гафури, һәм Г. Тукайларның иҗаты аерылып тора. Өченчесе торгынлык еллары заманына туры килә. Фаҗигалелек тойгысы, миңа калса, бу чорга да бик хас. Бер яктан — халык язмышы турындагы борчылулы уйлар, икенче яктан — вакыт узуын мөмкинлекләр бетә бару дип аңлау... Болар икесе. бергә кушылып. М. Әгьләмов, Р. Файзуллин. Р. Мингалим, С. Хәким һ. б. иҗатларында тетрәндергеч күренеш тудыралар. Ахыргача! Ахыргача барам — Юк. калмады көчне саклар чама. Чорлар аша хәбәр китерергә. Янып егылачак атлар чаба. Яңа гасыр әнә капка ача — Ахыргача барам. Ахыргача! Фаҗига ул — чиккә җитү дигән сүз. Иң куркынычы — соң чигенә җиткерелгән кеше, дип исәпләгәннәр борынгылар (Монтень). Торгынлык еллары, шулай итеп, татар поэзиясе өчен халык язмышының фаҗи гале икәнен аңлау, нәтиҗәләр ясау дәвере булды. Бүгенге шагыйрьләр иҗатына тәфсилле эстетик анализ, бәя көткән укучы мине гафу итсен, ләкин мин, шигъри текстларны сүтү-җыю эшенә караганда, биредә кузгатылган мәсьәләләрне мөһимрәк, алар турында сүз әйтүне поэзиягә дә, укучылар га да кирәклерәк дип санадым. Элек-электән җыелып килеп, кичектергесез хәл итүне көтә торган, поэзиянең «авырткан җире« булган менә шушы проблемаларны исәпкә алмасак, минемчә, хәзерге шагыйрьләр иҗатын дөрес аңлау, дөрес бәяләү гому мән мөмкин түгел. Шундый вакыт хәзер: бу проблемаларны хәл итмичә торып, поэзия алга китә алмый! Соңгы чик бу!.. Аның «яңа тема!», «яңа проблемалар!» дип лаф оручыларга кушылып китәргә бик ашыкмавының, алтын сабырлыгының хикмәте, минемчә, менә шунда.