Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Роза Хафизовага 60 яшь

Балаларга һәм яшүсмерләргә багышланган күп санлы әсәрләре белән танылган Роза Сәет кызы Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстанның Бв- гелмә шәһәрендә туган. Иске Шегер урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казан дәүләт университетының филология факультетында белем ала, 1951—1952 елларда Тобол шәһәрендәге урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1952 елдан башлап ул журналистикада хезмәт итә 1962 елдан 1986 елга кадәр Р. Хафизова «Ялкын» журналының баш редакторы булып эшләде. Дистәдән артык китапларына тупланган хикәяләрендә, әкият һәм маҗаралы повестьларында («Кирлемән», • Курай малай маҗаралары», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Без әле кайтырбыз» һ. б.) автор яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен үзәккә ала, гадел һәм хезмәт сеючән бала образларын тудырырга омтыла. Ул РСФСРның һәм ТАССРның атказанган культура работнигы. 1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Флүн Мусинга 50 яшь

Әдәби тәнкыйтьче һәм галим, филология фәннәре докторы Флүн Меслах улы Мусин 1939 елның 23 февралендә Татарстан АССРның Мослим районы Иске Карамалы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1957 — 1962 елларда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында укый. Аннары Казанга кайтып «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. Ә 1963 елдан ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында хезмәт итә. 1969 елда Ф. Мусин «Алтмышынчы еллардагы татар прозасында уңай герой проблемасы» дигән темага кандидатлык, ә 1983 елда «Татар совет прозасында сәнгатьчелек тәҗрибәсенең эзлекле үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклады. Тәнкыйтьче һәм галимнең Мәскәүдә һәм Казанда басылган күп санлы китаплары бар. Ул шулай ук • Правда», «Литературная газета» битләрендә, • Дружба народов», «Вопросы литературы» Һ. б. журналларда да еш катнаша. 1974 елдан бирле ул Татарстан Язучылар союзының тәнкыйть секциясен җитәкли. Ф. Мусин 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены. Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм «Казан утлары» журналы редакциясе юбилярларны кайнар котлыйлар, аларга сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телиләр.