Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИТАП КИШТӘЛӘРЕ ӨСТЕБЕЗГӘ ИШЕЛМӘСМЕ?

Юк. бәхәсне башлап җибәргән әңгәмәне җан да, акыл да кабул итмәде. Нинди глобаль проблема алынган — «Заман һәм шигырь» һәм нинди балаларча беркатлы караш, самими фикер йөртү. Тормыштан аерылып, дөнья-мохитны тәрәзә аша күзәтү, шуңардан чыгып фикер йөртү бәласедерме бу, әллә торгынлык еллары һәммәбезне дә шомартып, трафарет, шаблон • дипломат» ясадымы — яхшысына да, яманына да йомшак ястык-түшәк җәябез. Сәер логика: Р. Мостафин да яхшы, В. Нуруллин да молодец, тик кулында каләм тибрәтүче яшь шагыйрь генә хөрт икән. Адаштыра торган чеп-чи ялган логика бу! Гомумән, Р. Мостафин белән В. Нуруллинның әлеге тонда әңгәмә коруы заман рухына, үзгәртеп кору принципларына, демократик идеяләргә туры килми. Р. Моста фин атакаларга маташа (тик аның башында «Минем дә китап чыгарасы бар бит әле» дигән уй), ә В. Нуруллин төрле чаралар белән бер дә исе китмичә саклана (аның күңелендә «Артык тугарылмагыз, туганнар, китабыгызны күтәреп миңа киләсегез бар ич» дигән фикер), гаепне нәшрияттан читкәрәк тибәрергә тырыша. Оятыбыз да юк икән: ничә еллар буе югары трибуналардан тавышларыбыз карлыкканчы, авыз суларыбызны чәчә-чәчә. яшь алмаш әзерләү, аларга өлкән әдипләрнең эчкерсез ярдәме турында сөйлибез, берсеннән берсе матуррак язылган карарлар кабул итәбез, том-том отчетлар төзибез. Кыскасы, яшь авторларга тыштан елмаябыз (дөресрәге, елмайган булып кыланабыз), ә эчтән, астан йодрык күрсәтәбез. Сүзебез эштән аерыла. Аннары чираттагы җыелышта, һичнинди кыенсыну тоймыйча, тагын: • Әдәбиятка яшьләр килми!» дип оран салабыз. Яшь автор әдәбиятка тормыштагы бюрократлыктан күңеле болганып килеп керә. Узган елны Башкортстанның яшьләр газетасында республика китап нәшрияты җитәкчеләре белән башлап язучы авторлар арасында житди сөйләшү булды. Нинди генә аклану-сәбәпләр тапмады җитәкче иптәшләр: имеш елына яшь авторларның бер-ике китабын гына чыгарырга рөхсәт ителә, ә яшь көчләр альманахы бөтенләй тыелган икән (ул бишенче ел чыкмый инде). Бәхәсләшә-тарткалаша торгач, Башкорт- стан китап нәшрияты җитәкчеләре шундый карар чыгарды, альманахка яше утыз дан өстәге башлап язучыларның һәм яшь авторларның кулъязмаларын кабул итмәскә. Менә сиңа иҗат иреге! Димәк, аларга әдәбиятка капка ябык. Беренче җыентык кулъязмасын тәкъдим иткәндә секциядә иң элек «Моңа кадәр әйберләрегез альманахта басылдымы?» —дигән сорау куела һәм җавап кире булса, кулъязма кире кайтарыла. Рафаэль Мостафин белән Вакыйф Нуруллин фикерләренең Башкортстан китап нәшрияты җитәкчеләре биргән җавапларга аваздаш булуы тетрәтте мине. Нинди охшашлык! Ике республикада да йөкне башка кеше җилкәсенә күчерергә тырыша лар! Ә яшь авторларның китаплары язмышы белән беренче чиратта алар кызыксынырга һәм җавап бирергә тиеш ич. ...Китап киштәләребез тузанланып беткән шигырь китаплары белән тулымы? Әйе. тулы. Татарстандагы кибетләр татар телендәге шигырь китаплары белән тулы. Ә Башкортстандагы китап кибетләре башкорт шагыйрьләренең шигырь җыентыклары белән шыплап тулган. Тик Башкортстандагы бер генә кибеттә дә татар китапларының өелеп ятканын күрмәссең, һәм, киресенчә, Татарстанда башкорт шагыйрьләренең шигырь китапларын очратырмын димә. Шулай ук рус шагыйрьләренең китаплары да аунап ятмый. Димәк, шигырьне халык укый. Тик биредә нкенче сорау туа: нинди шигырьләрне һәм нинди телдә укый? Вакыйф Нуруллин: «Алар (кибетләрдә өелеп яткан шигырь китаплары — 3. Н.) — беркемгә дә билгесез авторларның беренче, икенче, өченче китаплары. Китап сатучы оешмалар андый китапларны бастырып чыгаруга кул аяклары белән каршы тора лар — укучы аларны алмый диләр».— дип яза һәм мәсьәләне бик җиңел хәл итә, чынбарлыкка күз йома, ялгыш нәтиҗә ясый. Сорау арты сорау туа: ни өчен ул автор билгесез? Ә ни өчен өч китабы чыккан? Ул вакытта сатучылар ни караган? Кем ул сатучы? Сатучы — ул китапны акчага әйләндерүче, һәрхәлдә, чынбарлыкта шулай. Арада бер авыз татарча сүз белмәгәннәре дә, гомерендә татар телендә бер китап укымаганнары да бар. Аны иң башта (ул сәүдә работнигы, алыш бирешкә күнеккән!) Ю товар-китап әйләнеше, акча кереме һәм дефицит китаплар, дус-иш кызыксындыра. Ник китапларга заказны, үзенең шәхси тар карашларыннан, зәвык һәм ихтыяҗда рыннан гына чыгып, шуларны гына истә тотып, шул бер сатучы гына бирә? Ә китап сеючелар кая кала? Аларның ихтыяҗларын, фикерләрен өйрәнгән берәр сатучы бармы ? Халык, әйтик, киләсе елда Татарстан нәшриятында нинди китаплар чыгачагын беләме' Юк. Ә ник шул исемлекне республика газета-журналларында бастырмаска?! Халыкка, китап сөючеләргә якынаерга, алар белән кулга кул тотынышып, серләшепкиңәшеп яшәргә күптән вакыттыр. Нәшрият белән кибет халыктан читләшсә. табигый ки. халык кирәкмәгән китапка кул селти. Күп авылларда сатуда китап булмавын да онытмаска кирәк. Ә авыл халкы, бигрәк тә яшьләр, китап укырга бик ярата. Вакыйф Нуруллин кибет киштәләрендә тузанланып яткан китапларның гаебен яшь авторларга аудара. Үтә берьяклы һәм ялгыш караш бу. Миңа Советлар Союзы ның күп почмакларында булырга туры килә, гомеремнең күп өлеше юлда, очрашу ларда үтә. Кибетләргә керсәң, шул күзгә ташлана: киштәләрдә күбесенчә танылган авторларның калын калын шигырь китаплары өелеп ята. Чөнки бер үк шигъри әсәрләр бер китаптан икенчесенә күчә килә, ә ул шигырьләр күпләрнең шәхси китапханәсендә бар, икенчесен алып куюда мохтаҗлык юк. Ә укучыга, таныш автордан да бигрәк, күңелне яуларлык, йөрәккә үтеп керерлек яңа һәм яхшы шигырь кирәк. Матди дөнья таныш-белеш белән бара ул. ә Галиҗәнап Шигырь аңардан отмый, киресенчә, оттыра — югалта, төссезләнә генә. Сорауның җитдиен куйыйк: китап киштәләрендә ник еллар буе китаплар, «аллергия һәм астма чиренә сабышып», тузанланып ята? Ник китапны тереләтә күмәбез? Шуның сәбәпләренә тукталыйк. Биредә гаеп, минем карашка, атта да, тәртәдә дә. арбада да, шунда утырып, ваемсыз гына тезгендилбегә тарткалап-каккалап, оеп баручы агайда да бар. Шигырьне кем яза һәм кем өчен яза? «Сәнгать—халыкныкы!» дигән ялкынлы сүзләр һәммәбезгә мәгълүм. Димәк, шигырьләр дә халык өчен язылырга, аларда гүзәллеккә омтылу, нечкә хисләр, җитешсезлекләргә каршылык тәрбияләргә тиеш. Халык алдында үз җаваплылыгын тойган шагыйрьләр шулай эшлиләр дә. Кызганыч, икенче төрле шагыйрьләр дә очрый, һәм сирәк тә түгел. Алар үзләре турында һәм үзләре өчен генә язалар. Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев әйткәнчә, «барыбыз да белеп, аңлап торган элементар нәрсәләрне шигырь рәвешенә генә кертеп, көйгә генә салып сөйләп чыгу кемгә кирәк соң ул?! Аның бит беркемгә дә кирәге юк!» Китапларның кайберләре, эчтәлеге ягыннан сыек булу өстенә, начар кәгазьдән эшләнә (хәзер юньле кибетләрдә андый кәгазь белән әйбер дә төрмиләр ич), кулга алу белән ертыла башлый. Заводтагы станокта ясалган брак детальнең бердәнбер кирәк урыны утильбаза булган кебек, эчтәлеге һәм эшләнеше ягыннан начар китапны да. еллар үткәч, кибет киштәсеннән макулатурага гына озатасы кала. Күптән түгел мин бер көн эчендә өч ямьсез вакыйганың шаһиты булдым. Туймазы райпо системасына караган «Дуслык» универмагы каршында Баулы районының Урыссу поселогы кибеттеннән килгән автолавкада Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китапларны саталар иде. Чираттагы халыкның исәбесаны юк. Ә Туймазы универмагы директоры Вәкилә Галимова аларны куып йөри: «Әнә универмаг эчендә китап туп- тулы, шуннан алсыннар. Безнең товар әйләнешенә һәм план үтәүгә аяк чаласыз, безгә керәсе акчаны алып китәсез, шәһәр халкына эш хакы бирергә госбанкта болай да акча җитми...; Тагын әллә ниләр. Үзеңә дә, башкаларга да булмасын! Үз булдык сызлыгын башкаларга аудара иде директор. Күп бәхәсләшергә туры килде аның белән. Сәүдә кешесенә синең югары әхлак критерийларың өч тиенгә дә тормый... Берничә сәгатьтән шул ук район потребительләр җәмгыяте базасының китап складында тагын бер тамашага тап булдым. Анда тау-тау китапларны гамәлдән чы гаралар иде. Күбесе башкорт әдипләренең китаплары. — Еллар буе яталар бит, алучы юк бит. Хәтта әнә күренекле шагыйрьләрнең томлыклары да ята,— ди склад мөдире Химия Әхмәтшина.— Хәзер макулатурага озатабыз. Кичен миңа кәгазь фабрикасының макулатура складында булырга туры килде. Анда күргәннәремне сөйләве дә оят. Йөрәк әрни. «Алып тавында» кеше кулы тимәгән өр яңа китаплар өелеп ята. — Татар белән башкорт язучылары бездә очраша.— ди йөрәк әрнешеннән мыскыллы елмаеп фабрика директоры Дамир Гатаевич Иосыпов,— Рухи репрессиягә эләккәннәрмени! Язмышлары ямьсез булган. Кеше күңеленә дә үтеп керә алмый калганнар. Ятим бала кебек. Дөресрәге, кеше күңеле җитмәгән аларга Хаклы директор. Тугандаш ике республиканың ике районы китап кибетләре директорларына уртак тел җитмәгән, күңелләре китапка һәм китап сөючеләргә җит мәгән. Уртак тел табылган булса (аны табу өчен берәр тапкыр телефоннан шалтырату да җитә), ул китаплар, макулатурага тапшырылмыйча, халыкка сатылган булыр иде. Тар күңеллелек рухи яктан богаулый күпләрне. Алмаш сәүдә, читкә чыгып сәүдә итү һәрчак отышлы булганын сәүдәгәрләр онытып җибәрәләр бугай. Шулар турында уйлыйсың да, йөрәк сыкрый башлый ник Татарстанда башкорт телендәге китапларга, ә Башкортстанда татар китапларына юл бикләнде әле? Соңгы елларда шундый түбәнлеккә төштек ки, хәтта Бпшкортстанның татар районнарында Татарстанда чыгучы газетажурналлпрга язылу тыелды һәм чикләнде. Хәзер татар шигыреннән, татар сувенирыннан, татар түбәтәеннән, татпр грампластинкасыннан. татар сөйләшеннән... курка башладылар кебек Башкортстанда. Әйтерсең ут күршеләр түгел! Ник ел саен Башкортстанда татар шигыре кичәләре, ә Татарстанда башкорт шигыре бәйрәмнәре үткәрмәскә? Кем комачаулый? Ялкаулык, ихтыярсызлык, ваемсызлык! Татар китаплары татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә барып җитәме? һич шикләнмичә җавап бнрәм: юк! Көнбатыш Себернең татарлар күп яшәгән Сургут, Томән. Нижневартовск, Лангепас. Ноябрьский. Когалым, Нефтеюганск, Нефтеаганск, Томск. Тобол. Омск... шәһәрләренең кибетләрендә бер генә татар китабын да очратканым юк минем. Башка өлкәләрне әйтеп торасы да юк. Хәтта Татарстанның курорт- санаторийларында татар китапларын, милли сувенирларны, түбәтәйне очратмассың. Уйлап караганда һәм эшне оста итеп оештырганда, шул макулатурага китүче татар китапларын сатып валюта ясарга була ич. Чит илләрдә татарлар азмыни?! Алар татар телендәге китапларны бәясен унлата түләп алырга ризалар. Ә без үзебезнең булдыксызлыгыбызны шагыйрьләр һәм укучылар өстене өябез. Биредә бәла шунда, минемчә: шагыйрь — нәшир һәм сәүдәгәр түгел, ә сәүдәгәр — шагыйрь һәм нәшир түгел, Бер-беребезне аңламыйбыз, уртак тел таба алмыйбыз. уртак хуҗа юк. Шигырь китабын керосинга өстәмә итеп кушып сатып халык зиһенен агарта торган заманнар үтте. Ә сатучы өчен китап һаман гадәти товар булып кала. Аңа көрәк тә, китап та бер. Яхшы шигырь дә пропагандалауга мохтаҗ. Әйе, бу эш зарури. Катлаулы. Четерекле. Зур осталык сорый. Кызганычка каршы, тәнкыйтьчеләребез дә бу эштән ерак торалпр. Алар шигъри әсәргә топле анализ ясыйсы урынга, аның эчтәлеген сөйләп чыгу белән чикләнәләр күп очракта. Ликбез колач җәйгән 30—40 нчы еллар, кычкырып укулар чоры күптән үтте ич. Тагын шунысы бер: кибетләрдә рус телендә чыккан китаплар тузан эчендә еллар буе ятмый. Сәбәбе нәрсәдә? Соңгы елларда мәктәпләребездә туган тел укытуга игътибарның кимүендә түгелме икән? Шундадыр. Милли мәсьәлә белән уйнау, бу өлкәдә ямьсезләнү ленинчыл принциплардан тайпылуга китерде. Әйтик, Башкортстанның татарлар яшәүче авылларында меңнән артык мәктәптә татар теле һәм әдәбияты урынына көчләп башкорт теле һәм әдәбияты укытыла башлады. Бала тумыштан татар телендә сөйләшә, мәктәптә аңа башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрен, ялгышмыйм дип курка-өркә, университетның татар филологиясе бүлеген тәмамлаган укытучы •бирә*. Нәтиҗәдә укучы ике телне дә (грамоталы язу, сөйләш культурасы турында әйтеп торасы да юк) юньләп белмәүче ярым надан булып чыга. Мәсәлән. Туймазы районында кырыклап мәктәптән бары тик Өязетамак урта мәктәбендә генә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Шәһәрдәге Мәҗит Гафури исемендәге беренче урта мәктәптә һәм беренче санлы интернат мәктәптә татарча укыту туктатылды, ә бу мәктәптә укучыларның 90 проценты — татарлар. — Быел татар теле һәм әдәбияты укытылган соңгы класс чыгарылды.— ди беренче интернат мәктәпнең ана теле укытучысы (ул китапханәче вазифасын да үти) Зыя Хөснетдинов.— Хәзер мәктәп китапханәсендәге барлык татар һәм башкорт китапларын макулатурага тапшырачакбыз. Укучы юк аллрны. Шик тә юк, мәктәпләрдә ана телен укыту үз агышына куелса һәм бу мәсьәләдә ленинчыл принциплар бозылса, кибетләрдәге китап киштәләре ишелеп төшәчәк, һәм безне ваемсызлык, битарафлык. милли наданлык басачак... Кыскасы, эшне чынбарлыкта яхшыртасы иде. «эт койрыкка» сылтау чылбырын өзеп ташлыйсы иде. Югыйсә, кибет киштәләренә шигырь китапларын түгел, ә шагыйрьләрнең үзләрен тезеп куйганнар кебек. Алар безнең күзләребезгә туп-туры мөлдерәп карап торалар, җавап көтәләр... Башкортстан АССР. Туймазы шәһәре