Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЙТМАТОВЛАР ТУРЫНДА

Чорыбызның зур әдибе булып танылган Чыңгыз Айтматов әсәрләрен кулыма алган саен га>ңәеп хисләр кичерәм. Ерак үткәндәге хәлләрне искә төшерәм дә. зур канәгатьлелек тойгысы белән, үзалдыма тәкрарлап куям: чУл бит — минем таныш,— дим.— Аны иң әүвәл һөнәргә өйрәткән уку йорты да безнең институт иде .» 1935 ел иде Красная Киргизия» газетасында беренче тапкыр Айтматов фамилиясен очраттым. Газета Талас үзәнлегендәге колхозларның уңышы турында хәбәр итә иде, Мин ул чакта Фрунзе өлкәсе МТСында агроном булып эшлим, шунлыктан, төрле төбәкләрнең тәҗрибәләре белән бик нык кызыксынам Мәкаләдә телгә алынган Айтматов — булачак әдибебезнең әтисе һәм эшләре төрләп баручы районда партия комитеты беренче секретаре икән Бу фамилиянең игътибарымны җәлеп итүенә тагын бер сәбәп бар ул елларда райкомның беренче секретаре вазифасын үтәрлек кыргызлар сирәк очрый иде. Шунлыктан ул минем хәтергә аеруча тирән уелып калган. Утызынчы еллар ахырында газеталар хәбәр итүенчә, иптәш Айтматов Торекул партиянең Фрунзе өлкә комитеты беренче секретаре итеп сайланды Тик. озак та үтмәде, без аның кулга алынуын, ул еллардагыча итеп әйтсәк, «халык дошманы буларак фаш ителүе»н ишеттек Шуннан соң мин аның турында аны-моиы белмәдем Нишлисең бит. күрәсең, гаебе дә булгандыр, дип уйладым Ул чакларда кешеләр гел шулай- рак фикер йөртә иде. Айтматов фамилиясенә мин кабат, бу хәлләрдән соң байтак вакыт үткәч, тап булдым 1949 ел. инде мин Кыргызстан авыл хуҗалыгы институтында эшли идем. Беркөнне доцент Рәхилә Җәлилова миңа: — Безнең зоотехника факультетына Айтматовның улы укырга кергән икән.— диде.— Хәтерлисезме, аның әтисе өлкәдә беренче секретарь булып та эшләде Кулга алынганнан бирле хәбәре юк икән, эзсез югалган — Әңгәмәдәшем, миңа карап, тагын да кызыксыныбрак сөйли башлады.— Аның хатыны Нәгыймә — татар хатыны бит Әй, кыен да инде аңа ире кулга алынды, сугыш елларын үткәрде — Сез аны шулай якыннан беләсезмени' — дип сорадым — Очраштыргалыйбыз. Ул — бик тыныч холыклы, сабыр хатын Дзержинский урамында яшиләр Чыңгыз белән очрашуыбыз бик гади килеп чыкты. Мин зоофакта ботаникадан кереш лекция укыдым. Лекциямне укып бетергән идем, иң алда утырган бер студент сорау бирергә торып басты. Өстендә — кара сызыклар төшкән аклы сатин күлмәк. Күлмәкне кулдан теккәннәр. — Әйтегез әле. зинһар, сезнең исемегез ничек? — диде ул. — Сөләйман Гыйниятуллович Еникеев. — Алайса, безнең кеше икән. — Аның бу сүзләре ишетелер-ишетелмәс кенә, үзалдына сөйләнгәндәге кебек кенә чыкты — Сезнең фамилияне дә белик инде! — дидем мин — Айтматов — Егет көр тавыш белән җавап кайтарды. Башына бик зур хәсрәтләр төшсә дә. Нәгыймә ханым улына урта белем биргән институтка да керткән Студент Айтматовны мин тәнәфесләрдә уйчан һәм сагышлы хәлдә гел ялгыз басып торганын күрә идем Үзе һәрчак пөхтә киенгән. Төз буйлы. Яшүсмер елларында Чыңгыз татар егетенә бик охшый иде. олыгайган саен, аңардагы бу төсмер югала барды Елларның узуын сизми дә калганмын — Айтматов соңгы курста укып йөри икән Ч ииде Ул үзен «Красная Киргизия» газетасына язган мәкаләсе белән искә төшерде. Анда ул республикада тәрҗемә мәсьәләсенең бик начар торуын тәнкыйть иткән. Болаи булды. Мин, агрофак мәшәкатьләрен юллап, партбюрога кергән идем. Керү белән секретарьның кәефсеэлеген сиздем. Ул баш ватып торырлык итмәде, зарланырга тотынды; Шул милләтче калдыгын әллә кайчан чыгарыл кына атасыбыз калган* — ди.— Беренче курста ук бу мәсьәлә күтәрелгән иде инде Директор гына коткарды аны. үз башыбызга Әйе. директорыбыз М. Н. Лущихин, чыннан да, шәфкатьле кеше иде шул. — Кайсы студент турында сөйлисез? — дип сорап куйдым. — Нигә? Газетадагы мәкаләсен укымадыгызмыни? Кем булсын, шул Айтматов инде — Укыдым.— Мин тыныч булырга, секретарьны да тынычландырырга тырыштым — Без студент ларыбызның шулай тирән фикер йөртүенә шатланырга тиешбез. Ә «куу» мәсьәләсенә килгәндә., җитәкчеләребез үзләре үк әйтеп тора ич бала атасы өчен җавап бирә алмый. Секретарь тынычлана төште кебек Мин соңыннан бу мәкалә турында да. авторы хакында да башка суз ишетмәдем. Чыңгыз язучы буларак танылгач кына, бер доцентыбыз: — Мин аны үземдә аспирант итеп калдырмакчы идем, рөхсәт бирмәделәр,— дип сөйләнеп йөрде. 1961 елны Фрунзеда республика Олимпиадасы булды. Тантаналы утырышны Кыргызстанның опера һәм балет театрында уздырдылар Чыгыш ясаучылар арасында Чыңгыз Айтматов та бар иде. Бу вакытта аның институт тәмамлавына инде тугыз ел узган. Ул — танылган язучы. Шунлыктан аның сүзләрен һәркем бик бирелеп тыңлады. Аның чыгышында шәхес культы китергән зарарлар да телгә алынды. «Мин әтиемнең кайда күмелгәнен дә белмим...» — дигән сүз дә яңгырады. Үзенең бу каһәр суккан чор турында язачагын да әйтте. Үзәк герой итеп көтүче образын алачагын белдерде. Үзе укыган институтны да әсәренә кертәчәген искәрде. Мин башымны аска идем эләгә икән безгә дип уйладым. Шул көннән башлап аның һәр әсәрен көтеп алам, тик вуз укытучылары турында язганы юк әле аның. Чыгышында телгә алынган башка сүзләре тормышка аша килә. 1975 елда. Фрунзега баргач, зиратка кердем. Чыңгызның әнисенә куелган һәйкәл янында басып тордым. Ташка язылган сүзләр истәлекләремне яңартты. Кыргызча язылган алар; «Әтиебезнең кайсы җиргә күмелгәнлеге билгесез булганлыктан, әниебез өстенә куш һәйкәл куябыз. Балалары» Ташның сул почмагында — ата рәсеме. Ул еракта, шәүлә сыман гына итеп ясалган. Уң якта — әнисенең бик ачык ясалган сурәте. 1972 елда Чыңгыз Айтматов. Кыргыз язучылары делегациясенең җитәкчесе буларак. Казанга килде. Кунаклар белән очрашу Татар дәүләт опера һәм балет театрында уздырылды. Мин шунда Айтматовның тагын бер чыгышын ишеттем. Ул инде нык үзгәргән, олыгайган иде. Сүзләре, фикер йөртүе дә бөтенләй башка Тамаша залы аны зур игътибар белән тыңлады. Минем күңелгә аның шундый сүзләре уелып калды: — Миңа әнием кат-кат әйтә килде. «Улым,— ди.— син бик күп илләрне гиздең. Парижны да. Истанбулны да, башка күп шәһәрләрне дә күрдең. Вакыт чыгарып Казанга да бер барып кайт инде» Шул елларда Казанга атаклы җырчы Мөслим Могамаев та килгән иде. Опера һәм балет театрында без аны да алкышладык. Баксаң, анысының әбисе татар кызы булган икән. Ул моны үзе әйтте. Карашын, никтер, аска төбәде, сабый баладай кызарып чыкты да пышылдауга якын тавыш белән: — Минем Казанга килүемнең тагын бер сәбәбе бар; әбием татар кызы бит минем,— диде Көчле шәхесләр турында уйлый башласам, күңелгә бер фикер килә: төрле халыкларның туганлашып яшәвен хәтта табигать тә хуплый, моның өчен кешеләрне иң зур байлык — талант биреп шатландыра улI