Поэзия
Рәшит Әхмәтҗанов Карачкы ПОЭМА Карачкының пәйда булуы Бүген дә ул Шәфәкъ утларында Янып кайта «сүнгән» җиреннән. Китте инде, бетте, диючеләр Шаккаталар: — Тагын терелгән! — Әнә. кайта! Әнә, кайта!..— диеп. Бала-чага төртеп күрсәтте. Ай-Һай, җирдә кеше дигән затның Картайганы юктыр шул хәтле — Таралырга тора... Бар дөньядан Шәфкать көтә сыман Карачкы. Кеше куркытырлык берние юк. Бу балалар күреп ник качты? — Таралмагыз,— ди күк ул аларга,— Курыкмагыз. миндә — җан исән! Җанымдагын тапшыралмый калып. Җирегезгә әгәр күмелсәм... Күмелгәннәр кузгатамы әллә. Тетрәүләрдән тынмый җирегез... Юкса, васыять йолдызларга иңәр... Күңелегезгә салыйм — килегез! Туган итеп калдырасым килә Җирнең сезгә һәрбер үләнен. Җиңелмени миңа карап тору Җаныгызда иман үлгәнен?!. Ак болытка хәлен сөйлидерме,— Күккә багып тора Карачкы. Aibin киткән болыт \ керендәге Хәсрәт ташкынына юл ачты. Сөйли... Җылы шәфәкъ кочагында Аны тыңлап гөлләр тын тора. Ә сүзләре... барыбер Кемнәрнедер Котып җиле сыман туңдыра. Карачкының яшь чагына кайтуы Йокламый Карачкы. Күз йомса — Йөрәге ыңрашып уята. Йөрәге кычкырып уята... Таң ата. Көн дә бер кемнәндер кыйнала. Көн дә бер сөрелә иленнән: Этапта муенына бау сала, Билбавын ала да биленнән... Әнә шул уйларын сөйләргә Юк аның янында беркеме. ...Сөйли ул — тыңлыйлар шикелле Баягы балалар төркеме. «...Уналты яшь тулган ел иде. Авылым кол иде — акларда. Атлары кырылган. Яшьләрне Күзләре күрмәгән якларга Ияртеп киттеләр. Авыр йөк Төялде һәркемнең атына. Үрмәләп урманга качканда. Аттылар — үлмәдем чак кына. Аларның иманы тамчы да Кушыла алмады каныма; Атадан-бабадан күчкәне Шунда ук китерде аңыма... һәм миннән карачкы ясады Кан чәчеп сызгырган камчылар. Үтереп тә үлмәгәч, тегеләр Куркышып качтылар... Егерме беренче ел иде. Ачлыкта — кол идек барчабыз. Атлар юк — ашадык. Үрмәләп Кем кая үлемнән качабыз. Авабыз, авабыз... Ачлыкның Шыр сөяк кулында — утсибәр. Икмәккә бару юк кырларга, Үлекләр җыярга ат җибәр. Хәтердә ялтырап яталар Сөякләр сибелгән ул юллар: Мең еллык тарихын кочаклап. Ачлыктан үлделәр авыллар. Карт-коры яшьләргә ялынды: — Юк карга чукырлык итегез,— Күз-колак булырбыз авылга. Китегез, балалар. Китегез! Җаннарын коткарган шикелле, Озатып калдылар. Калдылар. Яшәсен хәрәкәт! Йөрәктә Аларның кап-кайнар каны бар. Кайный кан. Ник килдең дигәндәй. Табанны яндыра чүл комы... Күзләрне керфексез калдырды Авылдан качуның шаукымы...» ...Таң атып килгәндә, йөрәге Дөньяны кычкырып уята: — Ә теге ялварып калучы Картларга җан алып кем кайта? Авылга Кояшны тапшыра Авылның артыгы — Карачкы, һәм санын: дененнән, теленнән, Яшисе көненнән Кем качты? Карачкының шәҗәрәсе «...Авыл саен бер галим — Сабагыңны ал. бала. Мөгаллимнең һәр сүзен Күңелеңә сал, бала... Күренмәсне — күрергә. Табылмасны — табарга. Югалганны — юлларга Өйрәтте ул аларга. Табып бирде тарихны, Укый-укый ташлардан. Ул ташларны кемнәрдер Чокырларга ташлаган...» Уйлану — аңа яну, Яңа көн — җан сызлавы. Иске яраларында Эри тарих тозлары. Яңгырый күк янавы Миһербансыз елларның: — Татар диеп тормамын, Чалгы булып чабармын, Тырма булып тырмармын. Елан булып чорнармын... Кыйнаганнар, куганнар: — Җилгә китсеннәр болар. Бизеп бетсеннәр болар, Утта янсыннар болар. Суга батсыннар болар... Туктаусыз каргаганнар: — Йорт-җиреңне ягып кит. Сулар кебек агып кит, Җиттем дигәч, җимерел. Куандым диң, куырыл... һай, ул бөек таралыш! Борынгыдан башланды: Суга батып үлгәнче. Халык утка ташланды. Уттан исән калганнар Далаларга таралды... Күз алмабыз, күрәсең. Шул кайгыдан каралды. Таралган су — тамчы су. Таралдыгыз, беттегез. Ятлар назы — камчы ул,— Тагын нәрсә көттегез?! Талаучылар, билгеле. Бар асылны сайлыйлар... Ярый әле бу ж ирнең Урланмаган Ае бар! Талаучылар суырып Иманыңны алалар... Баш куйдыгыз кылычка. Бирмәс өчен, балалар! Сорыйк, әйдә. Иделдән: Сезме илдә җиңелгән!.. Асылынып үлдегез. Китмәс өчен бу җирдән. Ил таланып таралса — Ташларына куй башың... Бәхетеңне табыша Урланмаган Кояшың! Карачкының йөзендә Канлы еллар тузаны: — Кайтыр балаларына Халык күпер сузамы? Берәр кеше узамы? — Сагынып карап тора. Сызланып санап тора. Йөрәге канап тора... Шигърия фал ачты Чын исемен аның белми авыл. • Карачкы- да һаман «Карачкы»! — Ашыкмагыз, нидер табар кебек. Шигърия үзе фал ачты: «...Яшь чакта ул Төрек Садыйк булган. Төрек кызын сөйгән — бусы бер. Икенчесе: Караком чүлләре... Мари урманнары... һәм Себер! Гомерләре сак астында узган... Таң алдыннан тыңла һәр көнне: Иле белән ире яклый алмый. Сөю жәлләп елый Әменне1 ...» Төрек кызы — мондый җәза күргән Хатын-кызның җирдә соңгысы. Сөюнең дә туган иле булсын. Үтерә юкса сагыш сөңгесе... Ә Карачкы йөзгә җитеп килә. Әменне ул һаман сагына. Улын эзли... Тукта! Үзе сөйләп Бирмәс микән, көтик аз гына. Карачкының сугыштан кайтуы Сөякләр сибелгән юллар, һай. озын икән алар. Башыңны җир читләренә Җиткәнче озаталар. Ачлыктан котылгач, озак Йөдәтте ирнем кибеп. Күлләре ямьсез боларның. Керфексез күзләр кебек. Чүлләрне уздык. Байларга Эт булып ялланмадык. Бетле вагоннар шикелле Әҗәлгә ялганмадык. Җыйнады Кызыл Армия Үзенә солдатларын: Су түгел, ком эчтек... Кичтек Гасыр гарасатларын. Шөкер, дөньяда үләргә Өйрәндек инде менә! Өйрәнәсе калды хәзер Бары яшәргә генә... Терек кызының исеме. Карамадым яулар салган Яралар сызлавына. Көндәш алып кайттым беркөн Авылым кызларына. Туган җиргә йөрәк кайтты. Авылыма — яшь килен. Үзем инде бары әнкәм Өчен генә яшь идем. Ул чакта ук иңгән иде Карачкы чалымнары,— Мәхәббәт матурлагандыр. Күзгә бик чалынмады. Сабан сөрергә кайтабыз — Эш үтерми кешене. Үлемнәрдән эш коткарып Кала безнең ишеме. Яуда егылган атларны. Гүя, ияртеп киләм, һәм сыйлыйм туган якларның Яшел чирәме белән. Колны гына эш үтерә, Без коллар түгел хәзер,— Эш белән без бар дөньяны Буйсындырырга әзер. Димәк, тиздән кылычларның Кирәге калмаячак: Кеше үзенең дошманын Эш белән яулаячак... Карачкының туган җиргә ант итүе Каплаган җиремне яшь үлән. Миңадыр — намазлык җәелгән. Сугышлар, орышлар беткәнгә Дога кыл гөнаһсыз җан белән. Яшәсен кандагы хәрәкәт! — Яшәтә үлмичә калганны. Сугышта төшемә керде бер... Тугач та таныдым баламны. Чигенде сугышлар. Күңелне Үстерде кырдагы уңышлар. Балалар нәкъ безгә охшаган — Арышны сагына тумыштан. Ияреп сабанга чыгалар. Мең шөкер, туфракта — тәпиләр. Әтиләр-әниләр аларга Яшерен кайгыны әйтмиләр. Икмәкле кырлардан бик озак Игелек күрергә язмаган — Җир йоткан шикелле, кешеләр Югала башлады бер заман. Бик күпләр Җаннарны бәйләгән Туганлык җепләрен өзделәр. Сукырлар җибәргән әмерне Төптөгәл үтәде күзлеләр. Кешеләр күзеннән яшереп, Атыңа-арбаңа төядең: Кайларга озаттың, замана. Иң асыл ирләрнең сөяген? «Салып кит, тагып кит! Алыгыз! Канунга буйсынмый каныбыз. Сеңәрбез, иңәрбез! Барыбер Менә шул туфракта калырбыз!» Ил-җиргә табынган ирләрнең Анты бу. Башка сүз дәшмәдек. Төннәрен атылган йөрәкләр Яктысын көн итеп яшәдек. Карачкының авылдан сөрелүе Мине дә төнлә алдылар. Салдылар казаматка. Әменне дә теркәделәр Тагылган яманатка. Имеш, мин нидер яшерәм, Имеш, мин Төркиядән Хатлар аламын. Кыскасы, Бигрәк мин төрки адәм. Хат түгел, кош та узалмас Иде андый чикләрне,— Әмен шулай гомерлеккә Чит җирләргә бикләнде... Ярымнан, газиз баламнан Аерып алып, болар.— Идарә карары белән Карачкы ясадылар. Каршына бастырып, палач1 Иманны талый тагын. Иманны ала алмагач, Җанны сораячагын Аңладым... Башка әмерне Ишетми калачак ул. «Асарга!»— дигәннәренә Тамгасын салачак ул. Бер атна эчендә мине Сөрделәр шундый җиргә: Ирненә тидерергә су Булмасын үлүчегә!.. Әй, ялвардым үз-үземә, Инәлдем иманыма: — Көч-куәт бир! Егылырга Ярамый монда миңа. Монда үлеп, үз халкыңа Хыянәт итмә, йөрәк: Коллыктан аны тагын бер Азат итәргә кирәк! Әменнең туган илен сагынуы Яр буенда. Тал куенында Кер бәләкли хатыннар. Шул хатыннар арасында Төрек кызы Әмен бар. — Уйнап түгел, уйлар уйлап Ага,— ди ул,— суыгыз... Сәфәр чыккан аякларым Сынсын, әйдә, сугыгыз! Көтмәгән идем җәзаның Мондыен мәхәббәттән,— Сизми дә калдым, ул мине Тәмугка тәгәрәткән. Мине илдән урлап киткән Мәхәббәткә сугыгыз! Шомлы ага суыгыз... Шәмнең — кояшым икәнен Ул чакларда кем белгән? Бүлмәмдәге янган шәмне Бармак басып сүндергән Яр кулына сугыгыз! Уйларымны ала-ала. Кая ага суыгыз?.. Яр сөеп тә сөенергә Әллә өлгермәдемме? — Хәсрәтләрем — йөрәгемдә. Алыгыз йөрәгемне! Йөрәгемә сугыгыз! Җырларымны дулкын ала. Моңлы ага суыгыз... Ай калка мине сихерләп. Кагылмый ишләремә. Ашыга сөйгән яр булып Керергә төшләремә. Күз нурымны алаала Ага сезнең суыгыз... Тулган айга сугыгыз! Башны су төбенә тарта Әллә нинди авырлык. Төшсә әгәр — кешесе юк Аны тартып алырлык. Су төбенә төшим дигән Уйларыма сугыгыз! Ай-Һай, тирән суыгыз... Дөньямның җылысы калган Әнкәм учакларында,— Тәмугка китеп барганмын Егет кочакларында. Төенчегемне күтәргән Кулларыма сугыгыз! Тынычланыр суыгыз... Биредә герой хаксызга җәзалаучы төрмәчеләрне .палач» дип атый. Карачкының яңа Дәүләт төзүе Салкын төрмә эчендә Мин үземә бер Дәүләт. Казнамдагы байлыкны Барлап торам берәмләп. Мыскал да юк алтыны. Алу-сату тыелган; Тереләрнең барчасы Иманыма сыенган... Димәк, баскан җиремнең Бар Кояшы, бар Ае.— Тегесеннән бу Дәүләт Яктырак булмагае. Гимны — балам тавышы: Көләме ул. елыймы?.. Яшәмиләр сабыйлар Уйнап үлем уены. Богаудагы абыйлар Яшәмиләр боегып. Яшисе бар — тик шуңа Чак торалар тыелып! ...Бусын инде кешеләр Яшәрлек итәчәкбез. Таш диварлар ауганчы Аны киңәйтәчәкбез. Башкалардан бу Дәүләт Шул ягы белән үзгә: Табарлар иде аны.— Күренми нурсыз күзгә: Таларлар иде аны — Сөюне табып кара! Ерак булса да ара. Кош булып очып бара. Кош булып очып кайта Әменнән сәлам алып... Каргармын дигән, үлсәң Таш асларында калып... Каргамыйм инде, дигән. Илемнән аерганга.— Буялып яши торгач. Кушылдым сезнең канга... Бәс. шулай кеше җаны Дөньяны сыйдыралгач.— Дәүләтемнең чигендә Сакчымыни син. палач?! Имештер, син иректә... һәм яшисең кем булып! ...Балам берәр почмакта Сыенгандыр ким булып. Яклый алмыйм баламны. Мөмкинлегем булмагач.— Ипи тоткан кулына Сукма аның син, палач! Халык биргән ипидән Авыз итсен ул бала. Ачтан үлсә — хөкемдар Булып сиңа кем кала?! Кайтарачак ул сиңа Яшияши һәммәсен... Яшен сукмас микән дип. Үзүзеңне жәллә син! Әменнең авылдан сөрелүе Көмеш башак, җәүһәр бөртек. Ука кебек сабагы. Ахак саплы урак кулда. Сары алтын — саламы... Кырлар шулай төшкә керә Игеннәр өлгергәндә.— Башакларның җил ягына Дулкыны йөгергәндә. Йөгерә дулкын, йөгерә дулкын. Йота офык балкышы. Сугыш бара. Сугыша бит Хәтта җирнең арышы. Сугышка китә ипи дә — Шундый чагы дәвернең. Үсә... Сөте җитми хәзер Баласына Әменнең. Күз нурлары күчә алмый Баласына — сөтендә. Шуны уйлап каны кибә Кызу урак өстендә. Ерагайды авыл белән Хәзер басу арасы.— «Мәм-мәм» диеп, каршы килә Салам чәчле баласы. Бер уч арыш яшерде ул. Күкрәге арасына.— Кайта. Тормыш алып кайта Өзлеккән баласына. Тентеде, тапты. Идарә Тәмугта яндырачак. Төпсез киледә җаныңның Ярмасын ярдырачак! Җиргә бер уч арыш сибеп. Уңыш алырга була. Уңыш алырга була да Исән калырга була. Бер уч арыш — хәзер аның Нәселен корытачак. Кире әйләнеп кайтканчы. Баласы онытачак... Кибәк җилгәргән шикелле. Авылдан җилгәрделәр: Башта мари урманнарын «Урырга* җибәрделәр... Үз илен төенләп таккан Шикелле беләгенә. Тагын төенчек алган ул. Тагын бәләкәй генә. Китә Әмен. Күз алдында Кабына сары шәмнәр... һуштан язмасын диептер. Баласын яшергәннәр. Өч хатын китте авылдан. Яулыклар — ап-ак күбек... Киткәннәрнең бөтенесе Диңгезгә батты кебек. ...Себердә улын сагынып Ун ел саргайгач кына. Кайтып егылды бер көнне Авылның кочагына. Тик аның улын да күптән Килеп алганнар иде. Кайсыдыр төпсез коега Илтеп салганнар иде. Кычкырган диләр: «И балам. Нәни аллам, син кайда?!» һәм мәхәббәт сәфәрен1 ул Тәмамлаган шул айда. Карачкының бала елавын тыңлавы Алданрак кайтып үлде Әмен. Җыеп алды аны каберлек... Көн дә килә. Монда яшәсә соң! — Карачкыга барыбер кадер юк. Уйларында һәр көн Әмен үлә, Көн дә җирли, гүргә иңдерә... Өйгә кайтмый. Кайтса — әллә кайда Бала елый, бала илерә. Әллә нигә ак сыерга охшый. Авыл күгендәге ак болыт. Сабыена сөт эчерер иде... Әллә кемнәр тора сак булып. Килә-китә болыт. Ак сыерның һәрбер имчәгеннән кан тама... Җирдә тагын Әмен үлеп бара. Сүзе бардыр — йөзен каплама. Күргән кешеләрнең күзе канар: Улын сорый һаман... Йә. нишлик?! Таш капчыкка бикләп куйсалар да. Табар иде җаны бер ишек һәм юатыр иде кереп улын. Нәни кулларына нан2 биреп... Уе туктап калса Карачкының. Бала елый башлый илереп. Шул уйлардан котылырга теләп. Күккә бага, күзли Карачкы.— Чиксезлектә йөзгән хәрәкәтнең Бер тамчысын тотып алмакчы. омерсн мәгънәсендә. Икмәк. Дәшеп куя: — Очасыңмы, балам? — Хәбәр җибәр җаның хакында. Кеше заты син генәме анда. Безгә көлгән йолдыз артында? Нинди затлар анда кыргый калган. Ниндиләре асыл, алдынгы? һәр терене гашыйк итә алган Берәр юлдаш таба алдыңмы? Кайберләрен җир ягына чакыр, Гамьнәренә җирнең төшендер,— Бәлки әле алар баш кисүне Белми торган гаҗәп кешедер. Тере гамьнәр белән сөйләшергә Җиргә төшкәч, бездән өйрәнер... Хәсрәтләрдән үлгән булыр идем. Җырламасам әгәр көнгә бер. Шул гамьнәрме Галәмнәргә алып Менгән сине — җирнең яфрагын? Сәфәреңдә яралансаң, олан, Халкың йөрәгенә кайт тагын. Иң кыйммәте җирдә — җан җылысы. Җан җылысы җитми. Туңабыз. Хәятеңне күләгәләр күмсә — Каның янсын! Барыбер ут кабыз! Ә мин монда уйлап торам әле Үз халкымның җаны хакында. Халкың кебекме син, улым, анда — Безгә көлгән йолдыз артында? Иреклеме анда, мәҗбүриме Гамәлләргә хисап бирүләр? Нинди була анда җиңелүләр, Нинди була анда җиңүләр? Син әсире булып кемнәрнеңдер. Ниләрнеңдер булып син колы Очмыйсыңмы анда? — Үтерерләр Ике метеор сугып берьюлы. Кайтып күрен, балам... һәм Әменнең Гүрен капшый: — Киткән иленә. Илләренә ничек күчкәнлеген Кояш белән бары ай белә. Күчеп беткән шулай. Үлемнәрнең Мондыйлары була бик сирәк. Сагышлардан саргаюны беләм, Саргаеп та үлү бар. димәк. Карачкының палач янына килүе Палачына килеп ишек шакый: — Тук-тук! — Кем бар? — Бу мин — Карачкың! — Өйгә керә алмыйм. Бала елый... Җирдә, күктә елый... Ник качтың?! Таң вакыты. Татлы йокылардан Кыен булса булыр уяну.— Күзләреңне күреп чыгыйм әле, Ач күзеңне, палач, дөнья бу! Мине инде кабат күрмәмен дип Уйлагансың булыр, и надан! Синең белән әле очрашмыйча Китүләр юк якты дөньядан! Исеңдәдер? Туган җиргә качтык — Өирәтелгән эттәй эзләдең. Хуҗагызга тотып бирде безне Мин күрергә килгән күзләрең. Ишегеңне япсаң, тәрәзәңнән Керергә дә бар шул сәбәпләр,— Этапларда этләр талаганын Карап барды синең бәбәкләр. «Тезлән!»— дигән, «Күзгә кара!»— дигән Сүзләреңнең ямыйм эзләрен... Кешеләрне җирдә кол итүдә Гаепләнә, палач, күзләрең. Үз йөзеңне күрү бетте сиңа: Көзгеңә бак — анда мин торам. Су төбенә кара — муеныма Таш бәйләнгән килеш утырам. Тор! Кием дә киенмәскә мөмкин. Кием нигә сансыз башыңа! Гафу үтен, барып егыл тизрәк. Корбаннарың кабере ташына. Башың — аяк, кулың — таяк булды. Ә кыйнаучы — барыбер күзләрең! Җан юк иде синдә — ләззәтләнеп Җәзаладың, палач, бездәген. Тоттың. Тоткын иттең. Мишеньдәге Нокта булдык — мылтык төзәдең™ Бөтен дөньям белән бәреп керәм. Сыйдырсыннар хәзер күзләрең! ...Юк, каласым килми кан эчендә, Яңа гасыр. Тизрәк ишек ач! — Шәүләләре йөри... эзәрлекли Шымчылары белән шул палач! Карачкының таң атканда ишеткәннәре Кайтышлый ул тыңлап кайта Читтә калганнарны... Кемнең елый җаны анда. Кемнең елый каны: — һай, мәхәббәт! Аягым бул. Кайтыр илләремә. Җилләр илтеп җиткерәчәк, Юллап җибәр генә... — Идәнем — җир, ишегем,— җил Булса булсын иде, Тик ил булсын, җаным кабат Шунда тусын иде... — Ялгызлык таштан да каты — Үз иясен ашый. Әкрен генә бу дөньядан Тегесенә ташый... — Сырлар салып маңгаема Еллар куйды язып: Ил кайгысы картайтмаса, Узган гомер — язык... — Илгә кайтасы атымның Тояклары ярык, Җиде оҗмах ишегенең Капкалары ябык... — Тел тибрәтсәм — сүзләремне Кисә ачы сагыш. Мин — ерактан тавыш биргән Корып беткән камыш... — Күзләр күмергә әйләнде — Танымассың күрсәң. Ил каргышы буган булыр. Чит җирләрдә үлсәм... Пышылдый ул: — Кемнең читтә Кайнар яше тама? — Таң атканда йокламагыз. Кеше канатлана! Карачкының авылдашларын каршылавы Кем каргаган иде — юл бирегез! Кара йөрәгегез — тетрәсен! Чыга халык Китаплары янган Манаралар ауган янгыннан. Ә җир шары — тереләй янганнарның Көлен ябынган... Барысын да таныйм. Киемнәрдә Миңа таныш таплар,— кан да кан! Авылдашлар илгә кайтып килә. — Үзем белән дүрт улымны алып Яуга киттем. Кайтам берүзем. Югалтулар шактый гына булды: Дүрт балам... һәм тагын бер күзем. Бездән туган оланнарның рухы — Бу дөньяның соңгы төрмәсен Җимерәчәк әле!.. Чыга халык Канлы гасыр капкаларыннан. Җаннар көйгән. «Дошман түгел» дигән Моңлы тавышлары карлыккан: Язуларны аркаларыннан Трахомалы нурсыз күзе белән Укып кала тарихфәхишә,— Кайсы телдә, нинди әлифбада Язылганын хәтта белмичә. Күкрәк тулы орден-медаль белән Алып кайттык яңа исемнәр: Яшьләр хәзер «Сукыр Зәки» диләр, Дөрес инде, нәрсә дисеннәр?.. — Сагындырды туган илем. Сагындырды көн саен. Ташлап китүләрем өчен Үч алгандыр, мөгаен... — Шушы җирдә, Әллә берәр «бүре» Ачтан егылып үлгән дисеңме?! Мыскыл итеп калдырганнар безгә «Халык-сарык» дигән исемне. «Сарык булма — бүре ашамас», дип. Борынгылар әйтеп калдырган. Ә без аны искә төшерәбез. Сөякләрне күмәр алдыннан... — Күтәрәмгә калдым. Рәхмәт, авыл. Арык кулларыңа күтәрдең. Мин бәхетле. Күтәрерләр иде — Авыллары үлде күпләрнең... — Өлешемне, бәхетемне эзләп Кайтып киләм әле ерактан. Бездән алган әҗәтләрен язган Кенәгәсен тарих югалткан. Ашыбыз да. башыбыз да китте... Бер түләрбез әле. дидегез. Хәтерләсәң — хәтәр: авыллардан Нәрсә алып торган идегез?! Кенәгәгез юк ителгән булса. Терелтүе аны бик ансат: Недоимка кәгазьләрен төпләп. Заемнары белән тышласак — Менә дигән китап!.. — Ялагайлар көнен кояшладык. Фәхишләрнен төнен айладык... Үзебезгә күмер шахталарын. Кара урманнарны сайладык... — Яңа карарлардан курка-курка Картайганнар безнең хатыннар: Бала имезергә рөхсәт сорап Йөриләр күк һаман, факырлар. Ана сөте юньләп күрмәгәнгә, Ул балалар илдән таралган. Алга таба бара алмый торган Гаҗәеп бер токым яралган... — Исемлекне алдан төзегәннәр: Кемгә үлем тиде, кемгә дан... Кем өйрәтер безне — котылырга Дөньядагы бөтен коллыктан?.. ...Идарәдә исәптә дә тормый. Карачкының башы башмыни! Китүчеләр Төнен уздыра да. Кайтучылар Көнен каршылый. Илдән адашканнар төркемендә Төн уздыра әллә кайларда. Бик тә гөнаһлыга булыша күк. Җиңелрәк үлем сайларга. Өнди калганнарын: — Илгә кайтып Күмелегез иген эшенә. Эшен күрсәтмәсә — нинди иман Иңә алсын икән кешегә?! Илдә җанга бөтен нәрсә җитә. Гомер генә бары җитмидер. Җитмәсә дә — җирдән эшле кеше Ялкаулардан алда китмидер. Наемщиклар иле булдык инде! — Йөремәгез читтә тилмереп. Яшик әле илгә кан биреп без. Китсә-китик эштә җан биреп! Карачкының оран салуы Җир түзә ул. Кеше сөягенә Тиеп яна безнең табаннар. Җан сораган бөтен шәһитләргә Бу гасырда җавап табалмам. Җавап эзләп үлә алмый йөрим. Читтән кычкыралар: «Асылын!» Асылларны эзлим - васыятен Тапшырырга канлы гасырның. Җанымдагын Сезгә тапшырмыйча Китә алмыйм әле дөньядан.— Тәмугларга керә-керә кеше Эзләячәк аны яңадан. Ул васыятьне җую — соңгы хата, Туктар ул зат кеше булудан. Болай да бит кем икәнен белми Йөрүчеләр белән җир тулган. Йөрәгемне барлый — атылганмы. Башны барлый — палач кискәнме? Минем аша Сезне барлый шулай. Сезнең җанны капшый, балалар,— Ничегрәк сулыш алалар да. Кая таба, имеш, баралар? Капшатмагыз башны! — Табигатьтә Бар матдәләр безнең яклылар. Йолдыз булып, яфрак, йә җыр булып. Ут-су булып сезне саклыйлар. Саклыйлар! Кыскартылып басылды. Ре Колак астына кулын куеп яткан — матур төшләр күрә, күрәсең... Бер гөнаһсыз уйларын да беләм. ә күңеле менә тирән сер... Кем ни белән яралы бит... Күңел бәйдән ычкынган. Ут булып дөрләп кабындым бары бер сүзочкыннан...