Мәдәният тормышы көндәлеге
ИНСТИТУТ БӘЙРӘМЕ 24 октябрьдә СССР Фәннәр академиясе нең Казан филиалы конференц залында Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият, тарих институтының оешуына 50 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш булды. Җыелышта институт директоры профессор М. 3. Зәкиев ярты гасыр дәвамында институт башкарган эшләр һәм коллектив ал дында торган бурычлар турында доклад ясады. КПССның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре. КПСС өлкә комитеты бюросы члены Г. И. Зерцалов КПСС өлкә комитеты, ТАССР Верховный Советы Президиумы, ТАССР Министрлар Советының институт коллективын юбилей уңаеннан котлавын игълан итте. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы президиумы председателе. СССР Фән нәр академиясе член-корреспонденты В. Е. Алемасов филиал президиумы, парт комы һәм башка җәмәгать оешмалары исеменнән институт коллективын кайнар котлады һәм аңа гуманитар фәннәрне һәм халкыбызның культурасын үстерүдә яңа уңышлар теләде. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең 1 дәрәҗәле дипломнарын тапшырды. ТАТАР КЫЗЛАРЫ КИЧӘСЕ 16-17 сентябрьдә Түбән Каманың Техника йортында «Татар кы&тары» дигән зур әдәбимузыкаль кичә узды. Казаннан бер төркем күренекле язучылар һәм шагыйрьләр, галимәләр һәм сәнгать осталары, журналистлар килгән иде. Алар арасында РСФСРның атказанган культура хезмәткәре, «Казан утлары* журналының очерклар һәм публицистика бүлеге мөдире язучы К. Тимбикова. филология фәннәре кандидаты, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәү ләт премиясе лауреаты Ф. Әхмотова. шагыйрәләр Л. Шакирҗанова һәм Э. Шарифуллина. композитор Л. Батыркаена, җырчылардан РСФСРның атказанган артисткасы В. Гыйззәтуллнна, Татарстанның атказанган артисткасы Г. Казанцева, биюче Ф. Айзатуллова. «Социалистик Татарстан» газетасы хәбәрчесе Ф. Хуҗиәхмәтова бар иде. Кызларыбыз тамашачыларны әдәбият сәнгать һәм культура яңалыклары белән таныштырдылар, үзләренең шигырьләрен укыдылар, җыр һәм биюләрен башкардылар. САЛИХ СӘЙДӘШ ЕВ ИСТӘЛЕГЕНӘ 27 сентябрьдә Казанның офицерлар йортында татар музыкасы концерты булды. Аннан килгән керем республикабыз башкаласында Салих Сәйдәшевкә һәйкәл салуга тотылачак. Концертта РСФСРның халык артисты Р. Ибраһимов, ТАССРның атказанган артисткасы Ф. Хәсәнова, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе М. Әхмәтов һәм РСФСРның атказанган артисткасы Ә. Заһидуллина башкаруында композитор Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев. Фәрит Яруллин. Рөстәм Яхин әсәрләре яңгырады. ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ ТЫШЛЫКТАГЫ СУРӘТЛӘР Әдип Т. Әйди, шагыйрь Җ. Дөрзаман сентябрь аенда Чиләбе һәм Оренбург өлкәләрендә татар матбугатын укучылар бе лән очраштылар. Чиләбе. Магнитогорск. Оренбург шәһәрләренең мәдәният сарай лары һәм китапханәләрендә. Коншаг. На ганбәк, Сакмар, Әсәкәй районнары авыл ларында чыгышлар ясадылар. Көньяк Уралда тамашачыларны Татарстанның мәдәни тормышы белән таныштыру, милли газета журналларыбыз хакында сөйләшү Чиләбе һәм Оренбург өлкә телевидениеләре оештырган татарча махсус тапшыруларда дәвам ителде. Әдәби очрашуларда Чиләбе язучылары Р. Вәлиен, С. Гәрәева. «Татарстан яшьләре» газетасы хезмәткәре Ф. Ниэамова да катнашты. ЯҢА МӘДӘНИ ҮЗӘК Чаллы шәһәрендә Азәрбайҗан мәдәни үзәге төзелде. Яшь калада 20 мең чамасы азәрбайҗан милләтеннән булган кеше яши. Кардәшләребез Татар иҗтимагый үзәге үткәрә торган политиканы яклыйлар. Яңа төзелгән мәдәни оешма төп бурычларның берсе итеп түбәндәгеләрне куйды: шәһәр мәктәпләренең берсендә азәрбайҗан теле һәм тарихы, милли музыка дәресләрен кертү, азәрбайҗан музыкаль ансамблен оештыру, чәйханә, уку залы һәм китапханәсе булган мәдәният үзәге ачу, азәрбайҗан артистлары концертын оештыру. Хәзер шушы юнәлештә максатчан эш алып барыла. ҮЗ АНСАМБЛЬЛӘРЕ Ленинград шәһәренең И. И. Газа исемендәге Культура сараенда өч ел инде та тар җыр һәм бию ансамбле эшләп килә. Аны оештыруда хормейстер С. Абдул вәлиев, балетмейстер И. Бороминская, музы кантлар Ш. Батыршин, С. Хәсәнов. А Шә- рәфиев башлап йөрделәр. Программаларны төзегәндә алар, татар фольклорына таянып, халкыбызның борынгы уеннарын, төрле йола бәйрәмнәрен сәхнәгә чыгарырга омты лалар. Н. К. Крупская исемендәге Ленин град культура институты укытучысы И. Бороминская берничә миниатюрадан торган • Кич утыру» дигән җырлы-биюле композиция куйды. Соңрак «Туган як моңнары» дип исемләнгән күренеш әзерләнде. Ансамбль Ленинградта инде шактый по пуляр. Аның чыгышларын, Габдулла Ту кайга багышланган кичәдә катнашуын та машачылар зур шатлык белән каршы алдылар. Әлеге коллектив Ленинградта оеш кан татар клублары белән тыгыз элемтәдә яши. Мәсәлән, «Энергетик» Культура йор тында барлыкка килгән «Йолдыз» клубына йөрүче татар сәнгатен 1>әм әдәбиятын сөю челәр дә кичәләр уздырганда ансамбль членнарына еш мөрәҗәгать итәләр. Кыска сы, Ленинградта яшәүче татарлар тормы шына бу коллектив матур бизәк өсти. Чиләбе өлкәсендә татарлар күп яши. Хәзер аларның культура ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү һәм мәктәпләрдә ана телендә укытуга зур игътибар бирелә. Укытучы кадрлар һәм дәреслекләр белән Казан, Уфа шәһәрләре ярдәм итә. Бер ел элек Чиләбе педагогия училищесының үзендә дә ана телендә белем бирүче башлангыч класс укытучылары әзерләнә башлады. Ә быел исә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен кадрлар әзерләүче махсус группа ачылды. Быел Уй районының кайбер мәктәпләрендә балалар татар телендә укый башладылар. Мондый карар ата-аналар һәм укучылар теләге буенча кабул ителде. ЛИТВАДАН ХӘБӘРЛӘР Литвада 90 милләт вәкилләре яши. Аларның һәркайсы үзенең культурасын, көнкү решен, гореф-гадәтләрен, туган телен сакларга тырыша. Соңгы вакытта, бигрәк тә милли яңарыш чорында, бу юнәлештә шактый эш башкарыла. *Без — Литва халкы». Революция музеенда ачылган күргәзмә шулай дип атала. Анда белорус, караим, әрмән, грузин һәм русларның уртак тормышы турында сөйләнә. Литва татарлары турындагы биш стенд аеруча игътибарны үзенә җәлеп итә. Фоторәсемнәрдә Литва татарларының көнкүреше. гадәтләре, зират һәм мәчетләре тасвирланган. Коръәннән күчереп алынган язу янында кешеләр озаклап тукталып торалар. Биредә байтак кына китаплар да куелган, атаклы шәхесләрнең шәхси әйберләре урын алган. Литва культура фонды каршында еврейлар, белоруслар, латышлар һәм литва татарлары җәмгыятьләре эшли. Литва татарлары үзләренең югалган культураларын, йола һәм гадәтләрен торгызырга булдылар. Шул максаттан 1989 елда Вильнюста, бер ничә дистә литва татары җыелышып, үз җәмгыятьләрен оештырдылар. Ул үзенә Вильнюс. Каунас төбәге, республиканың башка шәһәрләрендәге, шулай ук Белорус сиядәге татарларны берләштерә. Җәмгыять күп кенә эшләр башкара. Тарих һәм этнография музеенда • Вильнюс Тедиминастан алып безнең көннәргә кадәр» дип аталган күргәзмә эшли. Монда литва татарларының герблары һәм башка истәлекләре саклана. ТУКАЙ УКРАИНЧА СӨЙЛӘШӘ Мондый мөмкинлекне Киевның • Веселка» дигән китап нәшрияты тудыр!Г. Күптән түгел биредә 1990 елда басылып чыгачак китапларның исемлеге игълан ителде. Алар арасында Габдулла Тукайның «Сөй тормышны» дигән шигырьләр җыентыгы да бар. Бу китапта шагыйрьнең балалар өчен язган иң яхшы әсәрләре урын алган. 48 мең тираж белән басылачак ул җыентык украин балаларын татар әдәбияты үрнәге белән таныштырачак.