КӨЙЛӘРЕБЕЗ, МОҢНАРЫБЫЗ
Күңел чыңнары Күңелнең тиран серләре. Аның сизелер-сизелмәс тибрәнешләре Үтә катлаулы, нәзакәтле денья! Саксыз орындыңмы, чатнап китәргә. уалырга гына тора ул... Хәер, иң чыдамы да шул ук кеше җаны түгел микән әле? Халыкның бетен гаме, барча хәсрәт-борчылулары аның аркылы үтә бит Ул һәммәсенә түзә, сыгылмаска, бирешмәскә тырыша. «Рухи дөнья- дип исемләп. халык бу хәятның чиксезлеген таныган Сәнгать аны бөтен тарихы буена үзе өчен иң кадерле дип санап килгән, аңа гүзәл әсәрләрен багышлаган. Тоташы белән күңел төпкелләрен чагылдыручы сәнгать тармакларының берсе — музыка Ул үз телендә дәрт-омтылышлар, тойгы-кичерешләр хакында сөйли. Кешенең кәеф-халәтен. моңсагышларын гаять үтемле итеп әйтеп бирүдә музыканың башка бер сәнгатьтә дә булмаган мөмкинлекләре, тылсымнары бар Шуңа күрә ул һәркемгә якын сердәш, мәңгелек юлдаш. Гомере буена ул кеше белән бергә атлый, янәшә бара. Моңсу мизгелләрдә дә. сөенеч-куанычы мөлдерәмә тулып, ташып торганда да адәм баласы җань". >ңь|рга ачып сала, хисләрен түгел, юаныч таба Ананың көйләп бишек тибрәтүе — йокь. ритмы булдыру гына түгел. Җырына ул назын, мәхәббәтен, керсез хыялларын да сала. Музыка халыкның иң мөкатдәс, газиз баилыкларыннан санала Күңелгә ятышлы матур көй тыңлау җанга әйтеп бетергесез рәхәтлек, куаныч, ләззәт бирә, яшәешеңне ямьләндереп җибәрә мәгънәле, бөтен итә. Шуңа да һәр яңа матур җырны сөенеп каршы аласың, күңелеңә беркетеп, тизрәк отып калырга омтыласың, гүяки аны кулдан ычкындырмаска, һәрчак файдаланырлык милкең итәргә тырышасың. Яңа матур көй оту — ул күңелгә хәзинә өстәлү, рухи баю дигән сүз. Билгеле, җырны үз милкеңә әйләндерүдән уртак милли байлыкка һич тә зыян килми. Киресенчә, никадәр күбрәк кеше күңеленә барып җитсә, музыка шулкадәр тотрыклырак, яшәештә активрак була бара. Ул файдалануга карап кимеми Урман-болыннар кичеп, елга-күлләрдә йөзеп, саф һава сулап рәхәтләнгән шикелле, кеше җырга да теләгән вакытында мөрәҗәгать итә. аны башкарып ләззәтләнә ала Музыка халык тормышында бик хөрмәтле урын били. Дәү агачның куәтле тамырлары кебек, җыр кешене туган ягы. халкы белән бәйли, аерылырга, ычкынырга ирек бирми Ата-анага, кардәш-ыруга якынлык, туган җир гүзәллеге күңелгә тел белән, җыр белән бергә кереп тула. Музыка — Ватанның бик кадерле рухи бер өлеше ул. Туган як моңнары, халыкның теле-сөйләме туган туфрак катламнарына бик тирән сеңгән. Шуңа да туган җирдәй кадерле, газиз алар Туган туфрак кебек, милли моңны да берни алыштыра алмый Милли аңның саекмавында, милләтнең үзен, йөзен саклап калуда, халык буларак аны яшәтүдә музыканың да роле бик җитди. Җырның эстетик йогынтысы төрле чаралар ярдәмендә барлыкка килә Безнең кәйләрнең сихри тәэсир көче — моңында. «Моң», специфик күренеш булгангамы, башка телләргә тәрҗемә ителми. Ул — безнең көйләрнең җаны, ин мөһим гүзәллеге Бары тик моң гына кешенең халәтен, хисләр тирәнлеген төгәл, эстетик йогынтылы итеп әйтеп бирә ала. • Моң.ны моңсулык, кәефсезлек, төшенкелек дип кенә аңларга ярамый Моң аркылы күңелнең ул яклары да чагылырга мөмкин, билгеле. Ләкин шулай да бу төшенчә тирәнрәк мәгънә аңлатса кирәк. Ул психологик халәтнең бөтен төсмерләрен дә сурәтләүдә катнаша ала. Аны көйнең иң асыл сыйфаты, сокландыргыч үзенчәлеге, төп матурлыгы дип карау дөресрәк булыр. К Көй ул барыннан да бигрәк тавышлар тибрәнеше, калынаюы, нечкәрүе Ягъни төзү материалы итеп ул төрле югарылыктагы, төрле калынлыктагы авазларны файдалана Музыка төп җиде аваздан оеша- Татар, башкорт көйләре биш тавышка — пентатоникага корылган. Әгәр шул биш тавышны рәттән гади генә яңгыратып барсаң, безнең җырларга охшаш аһәң килеп чыга. Әнә шул яңгыраш пентатоник көйләрнең нигезен тәшкил итә, һәм ул байтак халыклар тарафыннан гүзәллек, моң үрнәге буларак кабул ителгән. Без бу системаны бик еракта яшәгән милләтләр (шотландия, кытай һ. 6.) музыкасыннан да колакка бер чалыну белән шәйләп алабыз. Аның яңгырашы таныш, якын тоела. Пентатоник системада иҗат ителгән халык җырлары («Иске карурман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» «Салкын чишмә» һ. 6.) дәверләр буена халыкның хәтерендә саклана килгәннәр, аңа эстетик ләззәт биргәннәр. Бу системада композиторлар да бик матур көйләр чыгардылар Мисал өчен Р. Яхинның «Керим әле урманнарга», «Китмә, сандугач», «Сорнай моңы»и искә төшерергә була. Шулардай «Керим әле урманнарга» хәзерге лирик җырлар рухында иҗат ителгән. Ә инде «Китмә, сандугач», бигрәк тә «Сорнай моңы» үзенең яңгырашы белән борынгы җырларны хәтерләтә Киң сулышлы, талгын агышлы, фәлсәфи эчтәлекле бу озын җырлар кешенең ил, яшәеш, мәхәббәт турындагы уйларын, ваемнарын бик матур чагылдыра. Биш тавыш.. Алар җирлегендә чиксез күләмдәге һәм бер очракта да кабатланмый торган авазлар комбинациясен төзергә була. Моның шулай икәнлеген күп халыкларның шушы системадагы музыкаль байлыгы раслап тора Әмма үзенекен генә өстен күрүче кайбер белгечләрнең сүз сөрешеннән пентатониканы җиде тавышлы система югарылыгына менеп җитмәгән түбәнрәк система дип карау тенденциясе сизелеп-сизелеп киткәли. Бу очракта бер система икенче система позициясеннән карап бәяләнә, атны аңарда сыер сыйфатлары булмаган өчен хурлаган кебегрәк килеп чыга Ләкин пентатониканың ни икәнен белү өчен аңа башка система җәһәтеннән түгел, бәлки аны үз позициясеннән карап билгеләргә, бөтен нечкәлеген, шигъриятен, моңын күңелең белән тоярга, сиземләргә кирәк Кавказ табигате ноктасыннан караганда безнең урта полоса табигатенең дә фәкыйрьрәк күренүе ихтимал. Ләкин безнең үзебезгә аннан да хозуррак, ямьлерәк җир юктыр сыман. Шуның шикелле, пентатониканың да бүтән системада булмаган үз мөмкинлекләре, барыннан да бигрәк үз моңы бар. Шулай булмаган тәкъдирдә, ул күп халыклар мәдәниятендә әллә ничәшәр мең ел яши алмас иде. Музыкаль яшәеш процессында аерым җырлар төшеп кала, яңалары туа, күпмедер дәрәҗәдә алмашыну процессы бара. Ә нигез — биш тавышлы система үзгәрешсез кала бирә. Тагын әле пентатониканың тик үзенә генә хас булган бик тирән сере дә, фәлсәфи мәгънәсе дә төсмерләнә Пентатониканы катып калган ябык система дип фараз итү дә дөрес булмас иде Ул өстәмә чаралар кулланылуына да юл куя, моны табигый саный Шуларның берсе — алтынчы аваз. Ул бик борынгы заманнарда ук безнең җырларга килеп керә, алты тавышлы җырлар саф пентатоника белән янәшә иҗат ителә, үзебезнең милли музыка җирлегендә туа. Мисал рәвешендә «Гөлҗамал»ны күрсәтергә була. Күңелләрне тирәннән айкап ала, уйландыра, хисләндерә торган мәгънәле көй. Безнең чорда Илһам Шакиров тагын шундый ук борынгы, үзәк өзгеч сагышлы, тирән, ләкин сабыр кичерешләрне гаҗәп моңлы итеп сөйли торган «Ах, җаныем, җанашым» көен эзләп тапты һәм халыкка кайтарып бирде. Алты тавышлы җырлар безнең музыка өчен очраклы күренеш түгел. Алар әле дә туа торалар Соңгы елларда, мәсәлән, «Олы юлның тузаны» җырчыларыбыз репертуарында ныклы урын алды Бу традиция дә профессиональ композиторлар тарафыннан уңышлы дәвам иттерелә Алты тавышка алар еш мөрәҗәгать итәләр. С. Сәйдәшевның «Без кабызган утлар», Р. Яхинның «Ядкяр», С. Садыйкованың «Җидегән чишмә», Р Еникиевның «Кәккүк моңнарын тыңларга», М. Имашевның «Кыр казлары артыннан», Ф Әхмәтовның «Иркәң буласым килә», Л. Батыркаеваның «Мин сине шундый сагындым» һ. б җырлары алтышар тавыштан тора. Алтынчы аваз, гадәттә, җырның билгеле бер урынында килә. Кайбер көйләрдә ул пассив вазифа башкара, бик кыска вакытта гына ишетелеп кала, икенче- ләрендә шактый актив, озак яңгырап тора, кат-кат ишетелә Ләкин ул пентатониканың табигатен үзгәртми, аңа җайлаша, яраклаша Шул ук вакытта көйгә яңа аһәң, яңа бизәк өсти, тәэсир көчен арттыра Бездә хәтта җиде тавышлы җырларны да очратырга мөмкин. Аларның да үрнәген иң әүвәл халык биргән. «Каз канаты», мәсәлән, «Ай былбылым», «Син сазыңны уйнадың» җиде тавыштан тора Алар безнең музыкаль әсәрләр рәтендә үзенчәлеклерәк урын алып торалар Дөнья классикасында, үзебезнекеләрдән С. Сәйдәшев иҗатында шәрык аһәңнәрен гүзәл яңгыраткан байтак әсәрләр бар. «Син сазыңны уйнадың» җыры да шушы рухтарак иҗат ителгән. Анда Көнчыгыш моңнарының аһәңе чагыла, Урта Азия халыклары көенә тартымлык бар Ил тормышы, халыклар яшәешендәге зур күренешләр, тарих, көрәш, хис-кичерешләр турында җитди уйларга сала торган фәлсәфи-лирик әсәр ул. Бу җырны да, мәгълүм булганча, халык арасына И Шакиров алып чыкты Моның әһәмиятен мөстәкыйль классик әсәр иҗат итүгә тиңләргә була. Композиторлар иҗатындагы җиде тавышлы әсәрләргә мисал итеп С Сәйдәшевның «Әдрән диңгез». Р Яхинның «Ак җилкән». Н. Җиһановның «Өзелгәнсең сиреньнән» җырларын китерергә мөмкин «Әдрән диңгезпнең үзгә яңгырашы тәүге ишетүгә үк сизелеп тора. Анда үзебезнең аһәңнәр шәрык моңнары белән үрелеп, өр-яңа төсмерләр китереп чыгара. Н. Җиһанов, нигездә, җиде тавышлы җырлар язарга, көйләребезне икенче бер системага якынайтырга омтылды Моның кайбер килешле генә үрнәкләрен дә бирде Тик шулай да җырлары халык арасына тулаем кереп китә алмады. Соңгы елларда җырчыларыбыз репертуарына бик матур, үзенчәлекле керәшен татарлары җырлары килеп керде («Акрын кирәк, ипләп кирәк», «Чибәр кызга», «Бер алманы бишкә бүләек» һ. 6 ). Алар безнең музыкага яңа моң төсмерләре өстәделәр Бездә профессиональ музыка, халыкның җыр иҗаты белән чагыштырганда, яшьрәк күренеш Шулай булуга карамастан, ул милли мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертте. С Сәйдәшев. М Мозаффаров, А. Ключарев, Җ Фәйзи, Н. Җиһанов. 3. Хәбибуллин, С. Садыйкова, Р Яхин, Ф Әхмәтов, Л, Батыркаева һәм башкалар музыкабызның офыкларын шактый киңәйттеләр, аны яңа бизәкләр белән баеттылар. Уңышлы әсәрләрдә профессиональ камиллек белән халыкчанлык ипле генә үрелеп килә. Җыр жанрында күңелгә хуш килердәй күп кенә әсәрләрнең иҗат ителә торуы халык музыкаль традицияләренең бай булуы белән дә аңлатыла. Музыкаль тормышыбызда, болардан тыш, тагын үзешчән композиторлар да әһәмиятле эш башкарып киләләр Алар җыр тудыручы халык талантлары белән профессиональ композиторлар арасында, уртадарак торалар. Бәлки, профессиональ авторларга якынрактыр да әле. Чөнки алар музыкаль әзерлекле, моңның закончалыкларын, хасиятен, нечкәлекләрен яхшы беләләр, көйне, моңны профессиональ дәрәҗәдә нинди дә булса инструментта уйныйлар. Аларның матур-матур җырлары күренекле артистлар репертуарын бизәп тора Шуның белән бергә, яңа көйләргә, яңа аһәңнәргә ихтыяҗ һаман да зур әле. Чөнки, беренчедән, халәт, кичереш төсмерләре чиксез. Музыка кеше моңының яңадан-яңа якларын ачарга бурычлы Икенчедән, көйләрнең һәммәсе дә сакланмый. Хәтсезе онытыла. төшеп кала Кызганычка каршы, түбән сыйфатлы үтмәс товар кебек, җанга берни дә бирми торган моңсыэ-мамыксыз. речитативка охшаш җырулар табадан ишле генә -өшә тора. Алар үзләренең килеш-килбәте белән иссез, ясалма чәчәкләрне хәтерләтәләр Моң җитмәүдән җитди политик темага язылган җырлар да нык кына оттыралар Аларга моң кирәкми, җырчылар, тыңлаучылар аларны җитди тематикасы өчен үз итәрләр. дип фараз кылу үзен аклап бетерми. Җитди теманың көе тагын да матуррак булырга тиешле Әүвәл бездә күмәк җырлар уртак бер тавыш белән башкарыла иде. Революциядән соң алар классик, профессиональ музыка үрнәгендә күл тавыш белән җырлана башладылар. полифоник яңгыраш алдылар Алдарак без көй чыгаруда төрле югарылыктагы авазларның катнашуын күреп киткән идек. Бу очракта алар эзлекле рәвештә бер-бер артлы киләләр. Моннан аермалы буларак, полифоник музыкада төрле югарылыктагы берничә тавыш бер үк вакытта яңгырый, төрле югарылыктагы көйләр янәшә агылалар. Моның белән күмәк җыр тагын да матуррак яңгырашка ирешә Күп тавышлы җыр культурасын үстерүгә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле зур өлеш кертте. Аның башкаруында көйләребезнең моңы кимеми генә түгел, яңа сыйфатлары, яңа мөмкинлекләре ачылып китә, җырлар мәгънәлерәк, тәэсирлерәк төс ала. Бу уңайдан Н Валиева, Р Зиннатуллина дуэтының уңышлы эшчәнлеге турында да әйтеп китәсе килә. Алар, ике тавыш белән җырлап, көйләрнең нәфислеген, моңын тагын да тирәнрәк ачу осталыгына ирештеләр. Хәзер инде үзешчән хор. ансамбльләр дә берничә тавыш белән җырлыйлар Бу юнәлештә Р Гомәров җитәкчелегендәге «Саз» ансамбленең казанышлары игътибарга лаеклы Ул полифониянең зур мөмкинлекләрен иҗади файдалана, җырларны нечкә зәвык белән иҗади башкара Музыкаль әсәрләр татар драма театрлары репертуарында да хәтсез урын били. Профессиональ драма артистлары да җырларны хәзерге сәнгать казанышлары югарылыгында, күп тавыш белән җырласалар, аккомпанемент та магнитофон язмасында бирелмичә, спектакль барышында турыдан-туры сәхнәдән яңгыраса, «тере» музыкаль авазлар ишетелсә, нур өстенә нур булыр иде. Музыканың катлаулы төрләреннән опера, симфония санала. Опера эчтәлеге тоташы белән музыкаль башкару аркылы белдерелә Итальян, француз, рус һәм башка халыклар культурасында аның зур гына казанышлары бар. Бездә исә массаның рухи яшәешенә аның тирән үтеп керә алганы юк әле. Сәбәбе - музыкасына нәфислек, моң җитмәүдә, халыкның музыкаль зәвыгыннан ерак торуда булса кирәк. С. Сәйдәшевнең симфоник оркестр ечен язган әсәрләре классик югарылыкта иҗат ителүләре, аңлаешлы, күңелне җәлеп итәрдәй тәэсирле булулары, нурлы моңы белән аерылып торалар Ул ү зенең симфоник музыкасын шартлы чаралар, авазлар җыелмасына кайтарып калдырмады, бәлки көйнең, моңның сихри куәтен тулысынча файдаланды, аларны симфония мөмкинлекләре белән баетты Миңа калса, Ф Яруллинның «Шүрәле». Н Җиһановның «Кырлай, музыкасының да уңышы халык рухына якын, аваздаш булуда' «Шүрәлеидә без бию тактлары гына ишетмибез, аның буеннан-буена ягымлы көй, моң агыла Тыңлаучы күңелен әнә шул әсир итә. Бу музыканың нигезендә халык аһәңнәре ята. Музыка коллектив хезмәт җимеше Аның яме, гүзәллеге башкаручы иҗатында аеруча тулы ачыла Җырларыбызның моңын, нәфислеген тыңлаучыларга җиткерүдә, югары зәвык тәрбияләүдә Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең роле зур Бу коллектив өчен сәнгатьне халыкка якынайту, иң күркәм үрнәкләрен пропагандалау. югары профессионализм, көйнең аһәңен тулы саклау, даими эзләнү, иҗади омтылыш хас. Аның эшчәнлеге күпмедер дәрәҗәдә сәнгатьчә камиллек өлгесе итеп карала Музыкаль мохитка талант килү — рухи тормышта зур вакыйга ул. Моннан берничә дистә еллар элгәре Г. Сөләйманова. 3. Басыйрова, Р. Ваһаповлар кулыннан эстафетаны Ә. Авзалова, И. Шакировлар күтәреп алган иде Шул дәвер эчендә алар халкыбызның сөекле җырчыларына әверелделәр, ихлас мәхәббәтен казандылар Безнең җырларны җиренә җиткереп башкару — нотадагы югарылыкларны алу. билгеләрне тавышка күчерү генә түгел. Аңа җан өрергә, тормыш сулышы бирергә кирәк. Бу мәгънәдә И. Шакиров- ның бик тә табигый итеп, фальшька. ясалмалыкка юл куймыйча, көйнең моңын, тибрә- неш-борылышларын, нечкә бизәкләрен саклап җырлавы үрнәк кебек кабул ителә. Моңлы җырчы шыксыз көйләр сайламый, репертуарына халык күңеленә хуш килер- дәйләрен алырга тырыша. Г. Рәхимкулов, Ф Кудашева. Т. Якупов. Ш. Әхмәтҗанов, X. Бигичев, 3. Сәхәбиева, Н. Василова, 3. Җаббаров, 3. Сөнгатуллина һ. б.лар матур җырларның абруен тагын да югарырак күтәрделәр, аларга пар канат куйдылар. Талант кулына килеп кергән җырны, уңдырышлы туфракка төшкән орлык кебек, бәхетле язмыш көтә. Г Фарукшин, Л. Бичарина, А. Фәйзрахманов, X Тимергалиева, Г Ибушев, Г. Сафиуллина, 3. Шарифуллина һәм башкалар моңарчы күзгә чалынмаган байтак җырЛарга игътибар юнәлттеләр, гражданлык хокукы бирделәр. Алар ничектер берьюлы балкып киткәндәй булдылар. 3. Шәрифуллина, мәсәлән, карал торышка гади генә тоелган «Нигә яна йөрәгем» әсәрен халкыбызның яраткан җырына әверелдерде, аңа сәнгатьтә яшәү хокукы бирде 3. Шәрифуллина үзе дә ягымлы, куе күкрәк тавышы белән тиз арада киң популярлык казанды, тыңлаучылар күңелендә хөрмәтле урын алды. Шундый ук җылы сүзләрне башка бик күп талантлар хакында да әйтергә мөмкин, һәркайсы матур тавышка ия, һәрберсенең үз манерасы, башкару стиле бар. Шул ук вакытта рәсми-салкын, хиссез-моңсыз, иренеп җырлау үрнәкләрен дә еш кына ишетә торабыз. Кайбер талантлы артистларыбыз чит ил классикасын менә дигән итеп башкаралар, ә үзебезнең көйләрне шарж, пародия кебегрәк итеп тамак төбе белән җырлыйлар. С. Сәйдәшевнең «Әдрән диңгезе»н Г. Отц, мәсәлән, кайбер татар артистларына караганда матуррак, килешлерәк башкара. Бу хакта уйланырга кирәк. Музыка кебек нечкә нәрсәгә андый мөнәсәбәт массаның зәвыгын хөрмәт итмәү булып аңлашыла. Белгәнеңне, булдыра алганыңны җырлау мәслихәтрәк булыр шикелле. Кайбер иптәшләр музыкаль әсәрләрнең бөтенләй төссезләрен үз итәләр. Алар җырның тирән асылын, нечкәлекләрен, ароматын үзләштермичә генә репертуар төзиләр микән әллә, дигән шик туа күңелдә. Татарча уку күрмәгән артистлар телендә байтак грамматик, мәгънәви, орфоэпик хаталар очрый «Айрылганны алдан белдем, ялгыз күрдем кыр казын»,— дип җырлый бер иптәш «Айрылганны» формасы үткән заманны белдерә. «Айрылган» булгач, аны алдан күрү мөмкин түгел. Дөресе — «Айрыласын алдан белдем...» Тел остасы иҗат иткән текстны үзгәртү, гадәттә, уңышка китерми. Кайбер җырчылар ана телен җанлы сөйләмгә колак салу юлы белән түгел, китапта язган буенча гына өйрәнәләр кебек. «Карурман» урынына «кара урман» дип, «кигән киемең күрсәм дә. .» урынына «кигән киемеңне күрсәм дә...» дип әйтәләр, җыр ритмына артык иҗек китереп кыстыралар да. ничек сыйдырырга белмичә аптырап бетәләр, эт- кәлиләр, төрткәлиләр Ахырда, икенче бер авазны, бу юлы инде законлы урынында утырганын, йотып калдыралар. «Көмеш тояк, Чулпар атым», «тик табалмыйм, иркәм. Хич тә...», «Җырласам, елыйсым килә, алля гомерем аз микән», «түзә алмый күнгел бер җырламый, чайкалганда көймәләр» дип ялгыш әйтүләр очрый. Шулай ук урынсыз җирдә пауза ясауларны да еш ишетергә туры килә. Табигыйлык, пөхтәлек җимерелә. Инде радио, телевидение тапшырулары турында берничә сүз. Әүвәлрәк, шимбә- якшәмбедән кала, һәр кичне бер үк вакытта радиодан илле минутлык концерт тапшырыла иде Радио тыңлаучылар моңа инде тәмам күнегеп беткәннәр, эштән кайтуга күңелләрен шушы дулкынга көйләп куялар иде. Соңгы берничә елда кичке моңнарга әллә ни булды, йә алар кайбер көннәрдә эфирга бөтенләй чыкмыйча калалар, йә кисепкыркып кына биреләләр. Кичке концерт дигәнебез ун-унбиш минутлык инструменталь музыка белән чикләнә Ул да ияләшелгән вакытта түгел. Эстетик ихтыяҗ үсешенең хәзерге биеклегендә торган цивилизацияле зур халыклар тәүлек әйләнәсендә дистәләгән сәгатьләр буе үз музыкаларын тапшыралар, ә Татарстан радиосын тыңлаучылар шул унбиш минутлык инструменталь чыгыш белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Татар соң кемнән ким? Радио эшчәнлегендә үзгәртеп кору тискәре якка китте. Ул. билгеле, эстетик ихтыяҗга җавап бирә алмый. Радиодагы кадерле концерт вакытын бер үк эчтәлекле, исәпсез кабатланган хатлар уку ала Радионың тыңлаучылар белән элемтәсенә берәү дә каршы килми. Ләкин инде хатлар тапшыру, исем-фамилияләр санау бик кирәк дип табыла икән, аларны концерт хисабына түгел, башка вакытта укырга кирәк Музыка — бер нәрсә, хат — икенче нәрсә. Телевидениенең дә атнага бер тапкыр гына кечкенә концерт күрсәтеп алуын берничек тә аңлап булмый. Кайчак ул да әле радио концерты белән бер үк вакытка туры һәр икесенең программасында да әйбәт музыкаль чыгышлар белән уртачалары аралашып килә Сәер хәл: «сәнгать осталары концерты», «лирик концерт» дип тәкъдим ителгәннәре чынлыкта уртача була. Чын мәгънәсендә затлы концертлар программаларда зуррак, хөрмәтлерәк урын алсын иде. дип әйтәсе килә. Татарстаннан читтә яшәүче татар халкына культура хезмәте күрсәтү мәсьәләсе аерым сөйләшүне һәм. барыннан да мөһимрәге, кичекмәстән хәл итүне, практик чаралар күрүне сорый. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, безнең илебездә 5 миллионлап татар ТАССРдан читтә яши. илебезнең экономикасын, культурасын үстерүгә, оборона куәтен ныгытуга хезмәт итә. Әмма алар Казаннан тапшырыла торган радио концертларны тыңлаудан, магнитофон язмасына язып алудан мәхрүмнәр Чөнки станциянең куәте бик чикле. Берничә йөз километрдан читтә Казан дулкыннарын тотып булмый. Әлеге миллионнар үзенең бер җырын ишетергә тилмереп, туган як моңнарына сусап яши. Ләкин бит хәзерге радио техникасы космик объектлар белән дә бәйләнешкә керергә, ныклы элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Казанның үзендә дә заманында бөтен дөньяга тапшыра торган куәтле -Интернационал» радио станциясе эшли иде Димәк. Казан дулкыннарын ераккарак тапшыру — ул техник мәсьәлә түгел, бәлки кешелеклелек, вөҗдан, бурыч мәсьәләсе. Монда халыкның рухи-эстетик ихтыяҗына колак салу, аны хөрмәт итү, практик эшкә керешү сорала. Бу эшне киләчәккә калдырмыйча, шушы арада хәл итәргә иде Ихлас теләк, инициатива булганда, татарлар яшәгән өлкә һәм республикалар үзләре дә бу юнәлештә байтак оештыру эшләрен башкара алалар. Аларның һәркайсында филармония бар Шулар каршында татар концерт бригадалары төзелсә, үз төбәкләрендә гастрольләргә чыгу белән беррәттән. алар җирле радио, телевидение буенча да даими музыкаль тапшырулар алып бара алырлар иде Чарасына керешкәндә, кадрлар туплау, хәзерләү мәсьәләсен уртак көч белән хәл итәргә була. Күрше республика, өлкә җитәкчеләре бу бурычны үтәүгә ихтирам белән карарлар дип өметләнәсе килә Чын интернационализм, киң күңеллелек, бар халыкны да тигез күрү концепциясе практик эштә сынала бит Ниһаять, яшьләргә музыкаль тәрбия бирү турында бер-ике сүз Бу эшнең торышы бездә җитди борчылу тудыра Татар телендә ясле, бакча, мәктәп күрмәгән балалар үз халкының көйләрен дә ишетми үсәләр, аһәңнәрен күңелләренә сеңдерә алмыйлар. Тел кебек үк рухи хәзинәнең бик мөһим өлешеннән мәхрүм калалар Хәзерге буынның хәтсезендә инде татар музыкасына нигилистик мөнәсәбәт урнашып килә Андыйлар татар музыкасын аңламый, аның тәмен, ямен, моңын тоймый Радио, телевидениедән үз көйләребез агыла башлады исә. алар тиз генә радионың «колагын» борып кую ягын карыйлар. Чөнки зәвыклары затлы, тирән моңнардан читләшкән, күңелләре карлыккан тавыш белән җырлаучының примитив такмазаларына җайлашкан, башка аһәңнәр үтеп керә алмаслык итеп томалап куелган. Алар ахыр чиктә үз халкының рухын тою сәләтен дә югалтып баралар. Мондый хәл гармоник шәхес тәрбияләүгә бик зур зыян сала, аның аңында үз халкына хөрмәт белән карау хисен җуя, интеллектуаль эрозия барлыкка килә Тагын да җитдирәк, аянычрак нәтиҗәсе — патриотик тотрыклылык какшый. Яшьләребез эче куыш, муртайган агачка охшап калмаслармы? Ныклымы, ышанычлымы алар? Күңелгә ирексездән әнә шундый сораулар, шик-шөбһәләр килә.