Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДҮРТЕНЧЕ ДӘРЕС

Урманнар артыннан һәм таулар артыннан. Сап-сары болыннар буйлатып Килә ак кыш бабай. Ай суык, ай-ай-ай. Давыллар, бураннар уйнатып. Гамил Афзал ала белән бу нәрсә? бу кем? кебек сораулар куеп, ка- ра-каршы сөйләшүдән әкренләп аның сөйләмен оештыруга, ягъни ялгыз сөйләмгә күчәргә кирәк. Моның өчен аңа кеч- кенә-кечкенә хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр укырга, башта аларның эчтәлеген бергәләп сөйләргә, аннан баладан сөйләтеп карарга була. Шулай ук төрле рәсемнәргә карап әңгәмә корырга да мөмкин. Шул ук вакытта кара-каршы сөйләшүне дә даими алып барырга ки рәк. һәм бу очракта күбрәк татар грамматикасы өчен үзенчәлекле булган тел күренешләре сайлана. Мәсәлән, татар телендә исемнәр тартым кушымчалары алып төрләнә. — Бу кем? — Бу минем әтием (әнием, апам, әбием). — Ә бу кем? — Бу синең кызың. — Ә бу? — Бу Илшатның әтисе. Шундый ук юл белән: Алсу нишли? Куян кайда? Кар нинди? Болар кемнәр? Нәрсә зур. нәрсә кечкенә? кебек сораулар нигезендә сөйләшүләрне өзлексез дәвам итәргә кирәк. Мисал өчен, бу нәрсә? Бу — машина, бу — туп кебек сорау-җаваплардан соң болар нәрсәләр? дигән сорау куела. Болар әйберләр, уенчыклар дип нәтиҗә ясала. Шуннан соң кешеләргә күрсәтеп, болар әйберләрме? дип сорарга мөмкин. Җавап: юк, болар әйберләр түгел, болар — кешеләр. Шуннан соң кешегә, кешеләргә һәрвакыт кем? кемнәр? дигән сорау кую кирәклеге төшендерелә. Шунысын да истә тотарга кирәк, рус теле тәэсирендә балалар еш кына җәнлекләргә, кош-кортларга карата да кем? дип сорау куялар. Татар телендә исә кем соравы бары кешеләргә карата гына кулланыла. Авазларның дөрес әйтелеше Татар телендәге ы сузык авазының һәм б тартыгының әйтелешенә тукталыйк. Татарча ы үзенең сыйфаты белән шулай ук русча ы дан шактый аерыла. Русча ул авызны җәя төшеп һәм озынрак, сузыбрак әйтелә, ә татарча ул бик кыска (сулыш алган кебек кенә) әйтелә, авыз җәелми, хәрәкәтсез диярлек кала. Русча татарча СЫР сыр (складка) Б тыл кыл (щетина) пыль ындыр (гумно) б авазын аерым гына әйткәндә, ул нәкъ рус телендәге кебек.иреннәрне шактый каты йомып әйтелә. Ә сүз эчендә, татар сүзләрендә, иреннәрнең йомылуы йомшара, аваз иреннәрне йомар-йоммас кына әйтелә бабай, әби. бит. бәби. Бүгенге дәресне «Кеше әгъзалары һәм шәхси гигиена» темасына үткәрәбез. Түбәндәге яңа сүзләрне отып калыйк: авыз, борын. бит. күз. колак, теш. а) Бала белән бергәләп курчак рәсеме ясала. Бала үзенең рәсемен тасвирлап бирә. Мин курчак ясадым. Курчакның аяклары һәм куллары бар. Менә уң кулы. Менә сул кулы. һ.б. б) Хәзер шул ук тел күнегүләрен курчакның үзе белән кабатлыйбыз. Менә — курчак. Бу — аның бите. Бу нәрсә? Бу — бит. (Сүз берничә тапкыр кабатлана). Бу нәрсә? Бу — күз (ү авазының дөрес әйтелешенә игътибар ителә). Курчак күзен дә йома. Баладан курчак күзен йомдымы, әллә күзләрен йомдымы дип сорарга мөмкин. Бу нәрсә? — Борын. Бу нәрсә? — Авыз, теш. колак. в) Бала үз әгъзаларын атап күрсәтә. Күзең кая? Кулларың кая? һ.б. Шигырь укып эчтәлеге аңлатыла (Физкультминут үткәрергә мөмкин.) Ак куянкай утыра. Колакларын селкетә. Менә шулай, менә шулай Колакларын селкетә. (Кулларны колак артына куеп селкиләр). Куян туңа башлагач. Аякларын җылыта. Менә шулай, менә шулай Аякларын җылыта. (Ике кулны алга сузып, бер-беренә бәрәләр). Куян һаман да туңа. Сикереп алу бик кирәк. Менә шулай, менә шулай Сикереп алырга кирәк. (Ике аяктан сикерәләр). Куянны кемдер куркытты һәм ул урманга элдертте. г) Кабаттан әңгәмә үткәрелә. Бу — авыз (Борын күрсәтелә). — Юк, бу авыз түгел, борын. — Бу колакмы? — Әйе, бу — колак, һ.б. Шигырьләр уку һәм эчтәлеген сөйләү. ЙОМШАК СУ. ИОГЕРЕК СУ! ҖӘВАД ТӘРҖЕМАНОВ ШИГЫРЕ Йомшак су. йөгерек су! Син мине чиста ю! Бер тап та калмасын. Битләрем аллансын. Кулларым агарсын... Авызым елмайсын, Колагым тыңласын. Йомшак су. йөгерек су. Барын да чиста ю. Хикәяне укыгыз, эчтәлеген бергәләп сөйләгез. ГАСИМ ЛОТФИ ПЕСНӘК БЕЛӘН ӘНИСӘ Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга суга, шарт-шорт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә. Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары түшле песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды. — Әни, песнәк ник тәрәзәне чукый? — дип сорады Әнисә. - Күрәсең ич, тышта нинди салкын. Аның ашыйсы килгән,— диде әнисе. — Алайса, мин аны ашатыйм,— диде Әнисә, тәрәзәне ачты да аңа бер кисәк туңмай куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап та бетерде. Шул көннән алып, песнәк бик ияләшеп китте. Көн саен бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Тора-бара ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.