ЯЛКЫНЛЫ ЕЛ АВАЗЫ
Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп яшь Совет республикасы барлыкка килгәч тә, халыкара империализм бу республиканы бетерү. Россиядә капитализмны яңадан тергезү, территориясен аерым илләр арасында хәрәкәт зоналарына бүлеп, аның бәйсезлеген юкка чыгару өчен кораллы интервенция оештыру чараларына кереште Бу — мөстәкыйль дәүләткә каршы оятсыз рәвештә, игълан итмичә сугыш башлау иде 1918 елның 18 февралендә Германия. Австро-Венгрия. Төркия гаскәрләре вакытлы солых шартларын бозып. Фин култыгыннан Дунай тамагына кадәр фронтта һө- жү.мгә күчтеләр. 3 мартта Брест-Литовскида солых договорына кул куелса да. бу гаскәрләр үзләренең һөҗүмнәрен туктатмадылар, аз гына вакыт эчендә Балтик буен. Белоруссиянең. Украинаның зур өлешен Закавказьены басып алдылар Шул ук елның яз, җәй айларында АКШ. Англия. Франция. Италия гаскәрләре Мурманск. Архангельск шәһәрләренә керделәр, японнар белән берлектә Ерак Көнчыгышта үз тәртипләрен урнаштырдылар. Урта Азиядә. Бакуда инглизләр хуҗа була башладылар 1918 елның 2 маенда Антантаның верховный советы аерым чех-словак корпусын Советлар Төньягында һәм Себердә интервенция көчләренең авангарды итеп кулланырга карар бирде Империалистик сугышта Россиягә әсир төшкән Австро-Венгрия армиясе солдатларыннан Вакытлы хөкүмәт тарафыннан төзелгән бу корпус Брест солыхы шартлары буенча Франция армиясенең өлеше итеп танылган иде Халык комиссарлары Советы карары нигезендә Франциягә кайтару өчен 60 эшелонда Ерак Көнчыгышка җибәрелгән бу корпус Пензадан Владивостокка кадәр арада хәрәкәтен туктатып. Советлар властена каршы кораллы фетнә күтәрә Пенза тирәсендә тупланган 5 меңгә якын фетнәче Урта Идел буе шәһәравылларына куркыныч сала 30 майда Пенза. 8 июньдә Самара алар кулына төшә Биредә интервентлар штыклары ярдәмендә нигездә уң эсерлардан төзелгән Учредительное собрание членнары комитеты (Комуч) үзен 'Россиядә иң югары власть органы» дип игълан итә Комуч. Самарада Советлар властен бетереп, Октябрь революциясенә кадәр булган шәһәр думасын, земство идарәсен аякка бастыра, завод-фабрикаларны элекке хуҗаларына кайтара, үзенең властен ныгыту һәм Советлар властена каршы көрәшне киңрәк җәелдерү өчен иреклеләрдән һәм мобилизация юлы белән халык армиясе- төзи башлый Интервенция, гражданнар сугышы яшь Совет республикасы өчен иң авыр шартларда башлана Иске армия таратылган, иреклеләрдән генә төзелеп килүче Кызыл Армия илне урап алган дошман боҗрасына каршы торырлык түгел, һәм ул боҗра кы- сылганнан-кысыла бара. Илдә ачлык хөкем сөрә Интервентларның эчке контрреволюция белән бергә башлаган походы Советлар властеның яшәвенә зур куркыныч тудыра В И Ленин җитәкчелегендәге Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте дошманны тар-мар итү. Бөек Октябрь казанышларын саклап калу өчен бөтен көчне тупладылар, гадәттән тыш чаралар күрделәр Кызыл Армияне мобилизация юлы белән тулыландыруга күчү, интервентларга һәм акгвардиячеләргә каршы көрәшүче совет гаскәрләренә җитәкчелекне үзәкләштерү өчен Көнчыгыш фронт оештыру һәм бу фронтны мөмкин кадәр көчәйтү урыннарда хәрби частьлар оештыруны тизләтү һәм башкалар — шундый чаралардан Кызыл Армия частьлары оештыру Казанда да киң колач ала 1918 елның язында ук биредә пехота, артиллерия, хәрби флотилия частьлары, шулар исәбеннән 1 нче мөселман социалистик полкы төзелеп, ак чехлар фетнәсе башлангач, алар үзләреннән сугышчылар, корал биреп, алардан шактый көчле дүрт кушма отряд оештырылып фронтка озатылалар 20 июньдә Көнчыгыш фронтның Революцион хәрби советы һәм штабы Казанда хәзерге Бауман урамындагы Казан- кунакханәсе бинасында урнашалар Ак чехларга һәм акгвардиячеләргә каршы кискен көрәш барган көннәрдә Мил Б ләтләр эшләре буенча халык комиссариаты председателе һәм бу комиссариат янында оештырылган Үзәк мөселман хәрби коллегиясе председателе Мулланур Вахитов татар, башкорт һәм башка төрки халыкларны бу изге көрәшкә туплауга күп көч куя Известия ВЦИК газетасында 13 июньдә. Казанда чыга торган «Знамя революции», газетасында 16 июньдә басылып чыккан Барлык мөселман комиссариатларына" мөрәҗәгатендә М Вахитов мөселман пролетариатын Советлар республикасы кичерә торган куркыныч моментта аны саклар өчен көрәшкә бердәм күтәрелергә өндәде. 15 июньдә «Правда» газетасында. 19 июньдә -Чулпан" газетасында Халык Комиссарлары Советының Хәрби эшләр буенча халык комиссариатының һәм Үзәк мөселман комиссариатының «Барлык мөселман хезмәт ияләренә» мөрәҗәгате басылып чыга Проектын М Вахитов язган бу гаять әһәмиятле һәм мөһим хөкүмәт документында түбәндәге сүзләр дә бар Үзен җиңдерми торган баһадир революционный мөселман гаскәрләре Россиянең төрле урыннарыннан ялкынлы ташкыннар булып эшче вә ярлы крестьяннарның хакимиятен сакларга агылсыннар Яңа бөек тәкъдирләргә таба күзен ачкан мөселман пролетариаты революция тарихының хәятендә мактаулы, баһадирлыклы сәхифәләр ачар дип без бик нык ышанабыз-. Мәскәүдә Үзәк мөселман хәрби коллегиясе тарафыннан оештырылган 1 нче татарбашкорт пехота батальоны 15 июньдә Казанга килә. Бу батальон киткәннән соң Мәскәүдә 2 нче мөселман социалистик батальоны төзелә башлый. 18 июльдә Үзәк мөселман комиссариатының баш коллегиясе утырышында М Вахитов Идел буенда ак чехлар һәм акгвардиячеләр белән барган кискен сугышның алгы сафларында булу кирәклеген, шуның өчен дә Үзәк мөселман хәрби коллегиясен Казанга күчерүнең зарурлыгын күрсәтә Баш коллегия М Вахитов тәкъдимен кабул итә. 23 июльдә Халык Комиссарлары Советы утырышында М Вахитов азык-төлек буенча гадәттән тыш комиссар итеп билгеләнә. 25 июльдә В И Ленин имзасы белән бирелгән мандатта М Вахитовка Казан губернасы районнарында ашлык һәм башка азык йөкләрен әзерләү һәм озату буенча зур вәкаләтләр бирелүе әйтелә. 1 августта В И Ленин кул куйган таныклыкта М Вахитовның Халык Комиссарлары Советы тарафыннан мөселманнар яши торган урыннарга (Идел буена, Уфа. Оренбург һәм башка губерналарга) җибәрелүе язылган. Укучыларга тәкъдим ителә торган документ М Вахитов һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең башка членнарының ак чехлар керер алдыннан Казандагы эшчәнлеге, коллегиянең Көнчыгыш фронт командующие И И Вацетис белән мөнәсәбәте, дошман кулында калган шәһәрдәге хәлләр. М. Вахитовның әсирлеккә эләгүе һәм һәлак булуы турында кайбер яңа мәгълүматлар бирә. Аның авторы — М Вахитовның якын туганы (әтисенең энесе) һәм көрәштәше Нәбиулла Гәрәй улы Вахитов (1886-1974) Бу документ Мәскәүдә Совет Армиясенең Үзәк дәүләт архивындагы Хәрби эшләр буенча халык комиссариаты фондында шушы юлларның авторы тарафыннан табылган иде Матбугатта беренче мәртәбә чыга Доклад 1918 елның 10 сентябрендә язылган. Нәкъ шушы көнне Кызыл Армия гаскәрләре Казанны дошманнан азат итәләр
Хәрби эшләр буенча халык комиссары урынбасары Э. М. Склянскийга Казанның интервентлар һәм акгвардиячеләр тарафыннан алынуы һәм коллегия председателе М. М. Вахитовның әсирлеккә тешүе турында1 Үзәк мөселман хәрби коллегиясе члены Н. Г. Вахитовның доклады Кучермәсе — Комиссариатның оператив бүлек начальнигы С. А. Ара- ловка. 10 сентябрь 1918 ел. Шушы елның 2 августында председатель Мулланур Вахитов, членнары Маликов2 һәм Нәбиулла Вахитов иптәшләр, хәрби җитәкче Ловчицкий иптәш составында Үзәк мөселман хәрби коллегиясе 2 нче социалистик мөселман батальоны кызылармиячеләре отряды. Коллегия хезмәткәрләре һәм «Кызыл Армия»3 газетасы сотрудниклары белән Казанга китте. 4 августта Казанга килеп җиттек 5 августта 1 нче мөселман социалистик полкы .о-вид-рм иптәш Алимов* һәм Татар-башкорт батальоны командиры иптәш Гобәидул- "«*' катнашындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе киңәшмәсендә Татар-башкорт батальонын полкка әйләндерү эшенә кичекмәстән тотынырга карар чыгарылды. Киңашмәдә катнашучылар бәйләнеш урнаштыру һәм хәбәрләшү өчен Көнчыгыш фронт штабына юнәлделәр Фронт командующие иптәш Вацетис6 белән сөйләшүләрдән соң анык мөселман пролетариатын фронтка, мөселман буржуазиясен тыл эшләренә мобилизацияләргә ризалыгы алынды. Көнчыгыш фронт командующие иптәш Вацетис белән сөйләшүләрдә якындагы киләчәктә Казанга дошман кулына төшү куркынычы янамавы билгеле булды. 5 августта Тәтештән пароход белән килгән Үзәк мөселман комиссариаты баш коллегиясе члены иптәш Казаков Тәтешнең һәм Богородск (хәзерге Кама Тамагы — И. Г.) авылының чехословаклар тарафыннан алынуы, үзенең Казанга Трофимовский отряды8 белән килүе. Казанга килүче пароходларның дошман пароходларыннан эзәрлекләнүе турында сөйләде 5 августта кич дошман пароходлары Казан пристанена9 якынлашып, аңа ата башладылар. Бу һөҗүм кире кайтарылды. Татар-башкорт батальонының политик комиссары һәм командиры Гобәйдуллинның донесениесе буенча батальонның пристаньне саклаучы бер отряды дошман һөҗүмен кире кайтаруга актив катнашкан. 6 августта ашыгыч чакырылган җыелышта полклар каршында вербовка комитетлары тезү, мөселман офицерларын мобилизацияләп, аларны конструкторлар итеп билгеләү турында кичектермичә приказ чыгару; мөселман ярлыларын Кызыл Армия сафына чакыру өчен күпләп агитаторлар тарату; ашыгыч рәвештә өндәмәләр чыгару: Казанны ныгыту өчен гадәттән тыш чаралар күрү турында карар кабул ителде. Өндәмәләр һәм боерыклар чыгару иптәш Габидуллинга'0 (Төмән губернасы мөселман комиссариаты председателе) йөкләтелде Мине вербовка оештыру буенча ике сметаны раслату һәм хәбәрләшү өчен Көнчыгыш фронт штабына җибәрделәр. Иптәш Вацетис сметаларны раслый һәм акча бирдерә. Фронттагы хәл турында минем сорауга иптәш Вацетис Казанга бернинди дә куркыныч янамый, Казаннан 25-30 чакрым ераклыктагы утрауга (исемен хәтерләмим) дошман зур булмаган десант төшергән, без ул «кыюларны» акылга утырту өчен бер отряд җибәрдек, диде Кичке алтынчыларда мин штабтан чыгып, безнең коллегия урнашкан комиссариатка юнәлдем. Комиссариатка килгәч, мин безнең бухгалтер иптәш Ивановны гына очраттым. Безнең коллегия кайда, дип соравыма ул иптәш Каспранский (Мөселман коммунистлары комитеты председателе) килгән иде. чехословакларның шәһәргә кереп Суконная бистәсен һәм Крестовниковлар заводын (хәзер М Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты.— И, Г.) алуларын әйтте, диде. Иптәш Иванов коллегия членнарының бу хәбәрне ишеткәч таралуларын, миңа •үзбилгеләнергә» кушып калдыруларын җиткерде. Хәрби җитәкче иптәш Ловчицкийдан башкаларның квартиралары булмаганлыктан, мин аның квартирасына юнәлдем. Бу вакытта урамнарда сугыш бара иде. Иптәш Ловчицкий квартирасына килгәч мин коллегия председателе Мулланур Вахитовның 3 нче Тау урамына әтисе квартирасына (хәзер Калинин урамы. 67 йорт, 4 квартира.— И. Г.) киткәнлеген белдем Миндә үзем белән югарыда әйтелгән смета буенча Көнчыгыш фронт штабыннан алынган 84000 сум акча бар иде. 21 сәгатьтә, иптәш Ловчицкий янында вакытта Воскресенская урамы (хәзерге Ленин урамы.— И. Г.) ягыннан музыка тавышы ишеттем. Хәрби тәҗрибәм буенча дошманның гадәттә төнлә шәһәргә кермәвен белгәнлектән, безнең гаскәрләр дошман һөҗүмен кире кагып, музыка белән кайтып киләләр дип уйладык. Иртән-иртүк мин акчаны алдым да. квартирмейстер иптәш Полторжицкий белән бергә 3 нче Тау урамына коллегия председателе янына киттек. Поплар Тавы (хәзерге Тельман.— И. Г ) урамында кы армиячегә ошаган бер солдатны күрдек тә, аннан мөселман комиссариатына барь i җитәргә буламы, дип сорадык Ул белмим, мин бүген төнлә генә килдем, дип рус телен ватып-җимереп, җавап бирде Без аны латыш укчысыдыр, дип уйладык. Почт, барып җиткәч, фуражкасында акгвардияче значогы булган часовой солдатны күрдек. Акгвардиячене күрүгә без кирегә борылган идек, безнең маневрны күргән часовой •Туктагыз, монда килегез», дип кычкырды, Без аңа якынлаштык. «Нәрсә алып барасың». дип сорады. «Мин банк кассиры, банкка акча алып барам», дидем «Андый акча белән урамда йөри торган вакыт түгел»,—дип ул шелтәләде, мине кире борып җибәреп бик гаҗәпләндерде. Бу вакыт урамнарда патрульләр күренә башлады. Зур акча белән артык баруның куркынычлыгын аңлап (һичшиксез мине кулга алырлар иде), йортлары яныннан узганда танышларыма кереп, акчаны, саклауларын үтенеп, аларда калдырып чыктым, кичен кереп алырмын, дип уйладым. Акчаны калдырып, шәһәрнең капма-каршы ягына, 3 нче Тау урамына киттем, шунда председательне очратырмын, дип исәпләдем Бу вакытта урамнарда атулар, комиссарларга, кызылармиячеләргә һәм совет работникларына урам судлары бара иде. Әтисенең квартирасында председательне (М. Вахи- товны.— И. Г) туры китереп, без аның белән бергә чыгыл киттек, чөнки чехословак- ларның безне эзләп монда килүләре бик ихтимал иде. Урамга чыккач, без икебез ике якка юнәлдек. Беркадәр вакыттан соң (2—3 сәгатьләр үткәч) мин иптәш М. Вахитов белән Кабан күленнән ерак түгел Болак буенда очраштым. Биредән ул миңа таныш булмаган Зәйнетдин исемле бер татар белән көймәдә Кабан күле буйлап китте» . Яшеренер урын эзләп озак азаплангач, иптәш С. Саинов мине Апанаевлар кунак йорты (хәзер Париж Коммунасы урамы. 12 йорт — И. Г ) ишегалдындагы кер киптерә торган сарайга урнаштырды. Биредә мин ашамыйча-эчмичә өч тәүлек утырдым. Дүртенче тәүлек киткәч, хатын-кызларның кер эләргә килүләреннән файдаланып, аларга сиздермичә генә чыктым да, трамвайга утырып Бишбалта бистәсенә, туганым И Казаков (Үзәк мөселман комиссариаты председателе урынбасары) квартирасына киттем. Анда аның гаиләсе һәм М. Вахитовның әнисе яшиләр иде Алар миңа бик көенечле хәбәр—иптәш М Вахитовның кулга алынуын һәм 1 нче губерна төрмәсенә ябылуын әйттеләр, шулай ук иптәш Вахитовның атылу мөмкинлегенә каршы мөселман эшчеләренең протест белдерүләре турында да сөйләделәр Бу безне бераз тынычландырды, ләкин буржуазия бөтен «Вахитовлар нәселен» бетерүне катгый рәвештә таләп итә икән, дигән сүзләр киң таралып бара иде. 16 августка кадәр төрмәдән бернинди дә хәбәр килмәде Шул көнне иптәш М. Вахитов С. Саиновка хат җибәреп, аннан әтисенә һәм әнисенә ашамлык алып очрашырга килергә әйтүен сораган. Иптәш Вахитовның әнисе шунда ук комендант янына китеп төрмәдә улы белән ике очрашуга пропуск алган. Беренче очрашу 21 августка13 билгеләнгән иде Ашамлыкны төрмә идарәсе аркылы һәр көн бирергә мөмкин икән. 21 августка кадәр төрмә идарәсенә ашамлык биреп киленде, аны алганга расписканы бу докладка өстәмә итеп бирәм14. 21 августта рөхсәт ителгән очрашуга килгәч, әнисенә иптәш М. Вахитовны төнлә каядыр алып киттеләр, кая. ни өчен икәнлеге билгесез, диделәр. Аның атылганлыгы турында шәһәрдә сүзләр йөрсә дә. әтисе белән әнисенең белешүенә икеле-микеле генә җавап биргәннәр. 24 августка кадәр мин Бишбалта бистәсендә яшерен рәвештә тордым. Ниһаять иптәш Бари Миндубаев (кем икәнлеге билгесез — И. Г.) аркылы 3000 сумга паспорт таптым. Аның өчен үземдә булган бөтен әйберне (сәгатьне, балдакны, өске киемне) сатарга туры килде Иске, алама кием табып киеп, сатып алган паспорт буенча Самарага (хәзерге Куйбышев — И. Г.) пропуск алып. 25 августта иптәш Бари Миндубаев белән пароходка утырып киттек. Самарада Хвалынскига бару өчен пропуск алдык Без барып җитәр алдыннан Хвалынск безнең гаскәрләр тарафыннан утка тотылган, шәһәрдә янгын чыккан, паника күтәрелгән, шәһәрдән качу башланган, акгвардиячеләрнең 18 яшьтән 35 яшькә кадәр ир-егетләрне хәрби хезмәткә чакыру турындагы приказына буйсынып, берәү дә регистрациягә килмәгән. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып без, бернинди дә рөхсәт сорап тормыйча, Вязовая авылына киттек. Вязоваядаи Кулатка станциясенә. Кулаткадан уравыч юл белән, фронт сызыгын читтә калдырып. Вольскига бару өчен Поселки авылына юнәлдек Кешеләрдән сорашканнан соң Поселкида акгвардиячеләрнең кичә булганлыгы беленде. Биредә төн уздыргач, иртән ниндидер гаскәрнең авылга керүе күренде Безнең шатлыкка каршы, ул Вольск партизан отряды булып чыкты. Биредә без үзебезнең кызылармияче иптәшләр тарафыннан кулга алындык Безне гади татар сәүдәгәрләре дип е ' :еп азат иттеләр. Вольскига кадәр пропуск бирделәр. Аннан Саратовка кадәр без ялган паспортлар белән бардык. Саратовта мөселман комиссариатыннан таныклык һәм пропуск алып Мәскәүгә киттек. Мәскәүгә 7 сентябрьдә килеп җиттек. Коллегиянең башка членнарының язмышы билгеле түгел'5 Үзәк мөселман хәрби коллегиясе члены Н Вахитов Искәрме л ар: 1 Совет Армиясенең Үзәк дәүләт архивы 1 фонд 2 тасвирлама, 150 зш. 2—4 66 ‘ Һади Керим улы Маликов (1897—1974) турында кара: Керәштәшләр: (Мулланур Вахнтов һем аның керәш- ■ эшләре турында истәлекләр һәм мәкаләләр ) Казан. 1972, 146—154 66 3 Докладта алгыш «Кызыл байрак» дип язылган 4 Нурмәхәммәт Ниамаи улы Алимов (1892—1964) турында каре Илалов Р Батыр уходит в легенду Казане. 1984 1 Мехәммәтсафа Бакый улы Гобәйдуллии (Корбанаен) (1885—1959) турында кара Халык бәхете емен керешүчеләр Казан 1970. 269—272 66 ’ Исам Мостафа уаы Казаков (1876—1939) турында кара Халык бавето очен көрәшүчеләр Икенче китап Катан. 1983. 171-174 66 ' Сачбар агыннан кипуче дошман походларын тоткарлау очен И И Вацетис Кама тамагына хәрби пароходларда отрад жибаре Лакин дошман агыниан ату тавышлары ишегелү белән отряд начальнигы Трофимовский ,.га-со'» приказ бирә узо -Миссури., пароходында Чабаксарга кача, Казанга һотңүм “тар очен дошманга су оша ача. Соңыннан Трофимове»»» кулга алына һам суд карары буенча атыла. Кара Литвин А. Л Муаара- нов М. К Решающий рубеж Казань 1978, 59 6 ' Каза» пристане ул вакытта Ерак Устьеда иде Куйбышев сусаклагычы барлыкка килгәч, бу урын су астында 10 Хи» Заһидулла улы Габидуплин (1896—1940) турында кара Халык бәхете очен корәшучелор Икенче китап Каза». 1985. 54 —60 66 ” Суз Казан губернасы мосолман комиссариаты турында бара Ул Лобачевский урамындагы Стахеев йортында (тазар 9 нчы йорт) урнашкан була 7 М. Ватитовиың туганнан туган энесе Солтан Сонное 1955 елда язган истәлекләрендә көймәгә өчәүләп утырып Ьорисяово авылы ягына китүләре турында күрсәтә Кара Мулланур Вахитов Жизнь и деятельность пламенного революционера-ленинца Казань. 1985. 104 6 мең гаскәр оештыру бупеге модире М Г. Конов Арчага барыл чыга, гагар авылларында йереп, иренлеләрдән отряд оештыра һәм 2 нчо армиянең В М Азнн гңнтәкчелегендәге Уң группасы составында үз отряды белән Казанны азат итүдә катнаша (Кара Көрәштәшләр (Мулланур Вахитов һәм аның көрәштәшләре турында истәлекләр һәм мәкаләләр). Казан. 1972. 197 6) Коллегиянең хәрби жигәкчесе С Ловчицкии Советлар властена хыянәт итеп, ак чехлар ягына чыга