Поэзия
Рашат Низамиев
Кем баласы?
Сөембикә манарасы Антеннадай күккә чөелгән дә, Көн каршына баскан Сөембикә. Үз-үзеңне шулай мәгърур килеш Тотып торулары кыен бит, ә? Кыйбла якка авышкан ул, дибез — Кыек тора, бәлки, заманасы? Киләчәк көн татлы тоеладыр, Ә үткәннәр ләкин һаман ачы. Җир-су өчен көрәш барган чакта Яуга каршы яулар чакырылган. Нигезеңдә фидаилар ятса, Авышырсың хәтта акылыңнан... Рашат НИЗАМИЕВ (1950) — шагыйрь, прозаик. ‘Йолдыз яңгыры», ‘Кызыл җәй» һ. б. шигырь китаплары. ‘Язмыштан кичлерәк» исемле роман-хроника авторы. Казанда яши. Атна саен көтә аны өйдә, Нәүмизләнеп. ата-анасы. Кайта, китә... Шулай гомер итә Шәһәрләшкән авыл баласы. Таш урамнар, трамвайлар җыры Сеңеп бара инде канына. Кыен чакта туган яклар назы Маңгаена килеп кагыла. Төрле яктан җилләр кысып тора Туган телнең чиста һавасын... Урысчаны ватып-җимереп сөйли Шәһәрләшкән авыл баласы. Рок-музыка әле тилертмәгән. Джинсылар инде үз иткән. Тулай торак сыендырсын гына — Бүгенгесе өчен шул җиткән. Белми әле. белми чын бәхетне Кайдан, ничек эзләп табасын. Кино карый, тик ятудан арый Шәһәрләшкән авыл баласы. Кырлар көтә: ашар икмәгеңне Үстерә бел, диеп, иң элек. Кызыктыра шәһәр... Җаны шулай Кыл урталай яши бүленеп. Яшьләр китә... Ни югалттың, авыл? Син ни таптың, Казан каласы? Кайта, китә — шулай дөнья көтә Шәһәрләшкән авыл баласы. Кыршау белән билен ураганнар: Кыршау кыршау инде — кысып тора, һәр кирпече, күзәнәге саен Күпме легендалар посып тора! Ә кичләрен серле, сәер кошны Хәтерләтә, бәлки, күпләр өчен,— Күр, томшыгын күккә таба сузган Төнге йолдызларны чүпләр өчен. Җим булырга теләмидер, ахры — Күкнең читен йолдыз кыеп китә. Шәһәр йоклый. Айны томшыгына Эләктерде әнә Сөембикә! Архивта уйлану Миләш турында баллада Җәй авышып бара иде көзләргә. Ромашкалар бәрелеште тезләргә. Кайнар иде кыз баланың кочагы... Кабынды җилдә миләшләр учагы. Мәрҗән ясыйм, диде егет талпынып, Кыз күкрәге җавап бирде калкынып. Түшкәенә ятты кызыл муенса! Китте алар яшьлек язы буенча... Өем-өем кулъязмалар монда — Йөрим гүя тарих урманында. Чал кайтаваз булып үткәннәрдән Хәтер агып керә кулларыма. Ак патшалар, байлар заманында Йөз ел элек нинди булган тормыш? Кемгә каршы кемнәр кылыч тоткан — Бөртеген дә түкми сөйлә, язмыш! Берәү әнә гарәп хәрефләрен Үзгәртмәкче булып латинчага, Кулындагы айбалтасы белән Меңәр еллык тарихыма чаба... Тән түзәр ул, җан кыйналса читен. Җанга суккан палач куштаннары. Аралагыз безне ялганнан, дип, Күтәрелә «халык дошманнары». Юк. карадан гына тормый дөнья! Якты сәхифәләр куя балкып. Төн эченә йолдыз сипкән сыман, Гәүһәрен дә күп кабызган халкым. Сүзсез генә бер өн чыңлап тора — Кичләрен дә шулай, иртәсен дә... Сугылмаган арыш көлтәседәй. Ята тарих архив киштәсендә. 2 Яңа җәйгә җитәкләшеп керделәр. Миләш яшел, өлгермәгән — күрделәр. Өлгергәнен көтәр чама калмады, Офыкларны кара ялкын ялмады! Кайчан гына җиңеп кайтыр сугыштан? Кыз егетнең иңнәренә елышкан. Басып калды яшел миләш төбендә, Яшел миләш ачылары — телендә. 3 Алар бар да япь-яшь егет иделәр, Утка-суга без керәбез, диделәр. Сазлыкларга төште егет — батмады, Саклый иде аны сөю хатлары. Сукты әҗәл — ул монысын белмәде. Хәтерендә кызыл миләш дөрләде... Кайтмый калды егет туган йортына. Каберендә миләш үсеп утыра. «■Куркынычлы» диеп, китапларны Учакларда яктык. Бөгәрләнеп сүзләр янган чакта Кайда идең, хаклык? Искелек дип, мәчетчиркәүләрнең Нигезләрен ваттык. Айлы манаралар ауган чакта Кайда йөрдең, хаклык? Туры сүзле асыл егетләрне Сайлап-сайлап аттык. Диварларга кан чәчрәгән чакта Кайда идең, хаклык? Ялган пәрдәләрен ертып атты Илгә килгән аклык. . Мең газаплар аша эзләп таптык. Китә күрмә, Хаклык! Кабанны яклап бер сүз Кабан күле череп бара. Балыгы — чирле, ябык. Терелтәсе иде күлне Берәр дәвасын табып. Чаң кагасың — ишетмиләр. Белмим кемгә язарга? Бер «Черек күл» болай да бит Җитеп ашкан Казанга!.. Чернобыльдән соң... Сызымнар сөйли, аңлата: Шундый көннәр киләчәктер,— Кама буендагы алан Илгә атом бирәчәктер... Яшәү өчен торак кирәк, Планнарны үтә генә! Тиражлап-тиражлап әнә Яңа йортлар күтәрелә. Җирне казып керә-керә, Тәмам түргә атлаганнар. Кызыл авызларын ачып, Өнсез ята котлаваннар. Техниканың беләкләре Тау-таш яра — ни горурлык: Бер котлаван эчләренә Авыл кереп утырырлык... — Юк, кирәкми хәвефле эш! — Илгә кирәк энергия! Әнә шулай дия-дия Бәхәсләшә ике төркем. Хакыйкатьнең чын дөресен Әйтеп бирә алмый беркем. Атом-сарай кирәктер ул — Ышанычлы булса гына, Яшәмәсә табигатьне Рәнҗетүләр хисабына! Күрсәтмәләр өстән килә, Кысып ала тормыш астан. Үзүзеңә яман кабер Казый күрмә, Татарстан... Дүртьюллыклар * Кырдан-кырга ашламалар чәчтек... Исем китеп карыйм мин шуңарга — Өстәлләрдә икмәк арткан саен. Җирнең мае кими басуларда. Вакыт-вакыт була шундый вакыт: Төшенкелек баса уйларны. Читлектәге коштай бәргәләнәм Төзәтәсе килеп дөньяны. Вакыт-вакыт була шундый вакыт: Якты чәчә башлый уйларым. Көрәшләргә тагын ташланам мин Яхшыртасы килеп дөньяны! Уй җитмәслек могҗизалар. Буй җитмәслек киңлекләр,— Дөньяны танып-белүдә Никадәр мөмкинлекләр! Буыннан-буынга күчә, Мәхәббәт тере бит ул,— Дөньяны танып-белүнең Бер генә төре бит ул. Кайгы-хәсрәт күләгәсе Кагылсын сиңа бары —■ Дөньяны танып-белүнең Киңәя офыклары. Килсен, керсен матурлыклар. Әйдә, күңел капкаң ач! Дөньяны танып-белгәннәр Дөньяга үч сакламас... Башкаладан искән яңа җилләр Кыю йөрәкләрне, әй, җилкетә! Инерция белән яшәүчеләр һаман әле өстән боерык көтә. • Нотык сөйләү җиңелләрдән түгел: Тирли маңгай, калтырана тезләр. Сөйли-сөйли трибунаны күмдек, Нәтиҗәсе — җилгә очкан сүзләр! Сатлык җаннар, шома алдакчылар, Кача-поса ришвәт алучылар — Кешеара мөнәсәбәтләрдә Матурлыкка аяк чалучылар. Туу дигән могҗизалы көннән Без яшәргә дучар ителгәндер. Карыйк әйдә: кемнәр күпме алып, Күпме файда илгә китергәндер... * Күккә таба карап үсә чәчәк, Җиргә ләкин чәчри орлыклары. Нигезләрен ташлап киткәннәрнең Туган җиргә кайтсын оныклары! $ Туктап-туктап төшә сары яфрак. Манчылган да көзнең төсләренә. Озайтмакчы булып гомеркәен, Килеп куна чыршы өсләренә... Клара Булатова Бер җәйге көн миңа бирегез сез! Клара БУЛАТОВА — шагыйре». «Язлар алда». «Җәйләр җитсә». «Гел кояшка карап» һ. б. шигырь китаплары авторы. Әлмәттә яши Бер җәйге көн миңа бирегез сез. Кыр юлларын монда сузыгыз, Болыннарны монда китерегез, Урманнарны биреп торыгыз. Мин аларны изеп, таптап йөрмәм. Күзләремә генә алырмын, һәр үләнен, гөлен берәм-берәм Көйләремә генә салырмын. Күбәләкнең тыйнак лепердәвен, Юкәләрнең өнсез дәшүен, Ут сагышын сары гөлбәдрәннең, Гөлҗимешнең нечкә чәнчүен. Каеннарның кайнар пышылдавын Җырларыма гына теркәрмен. Мин шуларның җырга салып барын. Үзегезгә бүләк итәрмен. Бер җәйге көн миңа бирегез сез!.. Зәңгәр күкләр, ак болытлар... Болытлар ак, күк зәңгәр. Ах, ни булыр, ак болытлар Кара яңгыр түксәләр? Ах, ни булыр, ак болыттан, Аяз күктән боз яуса? Ах, ни булыр, бер дә юктан Илдә давыл кузгалса? Ах, ни булыр, бер дә юктан Җимерелсә бу нигез? Син дә, мин дә чынбарлыкка Ни дип җавап бирербез? Бөреләрнең кипшенүен күрдем, Чәчәк атмас инде гөләбем, Минберкатлы хәтта көзге көннең Гөлгә күмелүен теләдем. Күрдем, юкса, баш өстендә йөзгән Болытларның куера барганын. Мин-беркатлы хәтта кара көздән Аязулар көтеп алдандым. ...Раслап килде тормыш «түрәләр»дә Орлыклык та хаклык калмавын — Мин-беркатлы хәтта шундыйлардан Гаделлекләр көтеп алдандым. Илдән читкә чыгып йөргән күпне күргән, Кайчагында чит җир әйбәт туган җирдән... Әмма ләкин вакытлыча, ә башлыча Туган илдән газиз җирне кемнәр белгән? Анысы хак: илдә дә бит төрлесе бар. Адәмнәрнең җаны-тәне керлесе бар. Якташыңда җан урынында бозык кан бар, Ят дигәнең йөрәгендә олы җан бар. «Бу айлы кич кире килмәс, кайтмас узгач. Бер тамган яшь керфегеңә кире кунмас. Үлчәү белми чәчмә, түкмә, әрәм итмә. Җилгә сипмә гомереңне, шулай булгач». Үз-үземә шундый киңәш бирә алам, Димәк, әле аңым гел үк югалмаган? Әмма... акыл дыңгычлаган башка авыр, Рәхәтрәк яши бер дә уйламаган.