Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧЕНЧЕ ДӘРЕС

Нигә икән безнең Ростам Сөйләшергә өйрәнми? ӘЛЛӘ инде безнең белән Дус бул ырга гс гәми. Сөйләшик әйдә. Рөстәм. Син бит инде зур үскән. Синең кебек Гөлкәй әнә Сөйләшә инде күптән. Әминә Бикчәнтәена аланы телгә өйрәткәндә иң беренче чиратта аның сүзлек маясын даими арттыру, билгеле күләмдә сүзләр байлыгын булдыру өстендә эшләргә кирәк Бала белән һәр шөгыльләнүдә (һәр дәрестә) кимендә 4-5 сүз өйрәтү күздә тотылырга тиеш Шул ук вакытта алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне Дә һәрвакыт кабатлап торырга, аларны баланың сөйләменә кертә барырга кирәк. Сүзләр яхшырак истә калсын өчен, алда әйтелгәнчә, исеме аталган предметларның үзләре яки аларның рәсемнәре күрсәтелә. сүз кат-кат әйтелә. Русча тәрҗемәсен дә китерергә мөмкин Бала теге яки бу сүзне, аның төгәл мәгънәсен аңлап үзләштереп калсын өчен, түбәндәгечә тел күнекмәләре үткәрергә мөмкин. — Бу нәрсә9 — Бу — алма. — Бу алмамы'1 — Әйе. бу — алма — Бу алмамы? (Помидор күрсәтелә) — Юк. бу алма түгел, бу — помидор. Шулай ук сүзләрне әкренләп сөйләмдә куллана башларга, ягъни гади генә булса да җөмләләр төзергә кирәк. Мәсәлән: Бу — алма. Ул бик тәмле. Бу — туп. Ул тәгәри (тәгәрәтеп күрсәтелә). Авазларның дөрес әйтелеше. Узган дәресләрдә без а о ө ү (өстәл, үрдәк) сузык авазларының һәм к (к) г (г) тартыкларының Дөрес әйтелеше турында сүз алып барган идек. Бу авазларны баланың ничек әйтүенә һәрчак игътибар итәргә кирәк Бу дәрестә е (э) сузык авазының һәм җ, ч тартыкларының ничек әйтелешен махсус өйрәнербез Без русча да. татарча да бер үк хәрефләрдән файдаланабыз. Ләкин һәр телнең авазлары, аларның сыйфаты үзенчәлекле. Мәсәлән, түбәндәге сүзләрдә бер үк е хәрефенең әйтелешенә игътибар итегез. русча татарча теремок тере (шаян) малай телефон татар теле Б Татарча е бик кыска, авызны киң ачмыйча әйтелә, мәсәлән, рус телендәге тише, хуже сүзләрендәге кебек. Ә русча е авызны киңрәк ачып, озынрак әйтелә. Татар әдәби телендәге ч авазы да русча ч дан шактый нык аерыла. Русча бу аваз шактый көч куеп, шартлап әйтелә (аффрикат). ә татарча бик йомшак, өрелеп кенә әйтелә — чана. чаба, кача Җ авазы да шундый ук йомшак, авызны йомар-йоммас әйтелә торган аваз: Җырлый-җырлый Наҗия Урманда җиләк җыя. Сызганган ул җиңнәрен. Өзә кура җиләген. Кайсыларын Наҗия Авызына да җыя. Җыя-җыя-җыя да Ау-у '.— дип кычкырып куя Бу дәресебезне дә без уенчыклар яныңда үткәрәбез. Түбәндәге сүзләрне һәм сүзтезмәләрне отып калырга тырышыйк Туган көн, котлыйм, бүләк, мә ал, зинһар өчен, рәхим ит. Башта уенчыкларның исемнәрен хәтергә төшерәбез, сөйләшеп алабыз. Бу — шар. Бу шар кызыл. Бу — туп. Туп яшел һ. б. Бер һәм берничә предмет сурәтләнгән, рәсемнәр күрсәтелә, аларның исеме берлек һәм күплек санда әйтелә Бу — курчак Болар — курчаклар Бу — машина Болар — машиналар. (туп — туплар, шакмак — шакмаклар һ. б.) Туган көнгә бүләкләр дигән уен үткәрәбез. Айсылуның (курчак күздә тотыла) бүген туган көне Әйдә, без аңа бүләкләр китерик Мин—сатучы Килегез, кибет ачык, мин уенчыклар сатам — Сиңа ни кирәк? — Миңа курчак бирегез әле. зинһар. — Мә. ал. рәхим ит. — Рәхмәт, сау булыгыз. (Шулай дәвам ителә). Айсылуны котларга киләбез. — Исәнме (исәнмесез). Айсылу! — Исәнмесез! — Мин сине туган көнең белән котлыйм. Мә сиңа курчак, ал. — Рәхмәт, рәхим итегез, утырыгыз. Куян килә. — Исәнме. Айсылу! Мин дә сине туган көнең белән котлыйм Мә сиңа туп. ал. (Уенны шулай дәвам итәргә мөмкин) Ә хәзер Айсылуны җыр белән котлыйбыз. Айсылуның туган көненә Без пешердек ак калач.- Менә шу-ундый зурлыкта. Менә шу-ундый киңлектә. Менә шундый ул биек. Менә шундый тәбәнәк. Ак калач, ак калач. Теләгәнең алып кач! Шигырьләрне укыгыз, эчтәлеген балаларга сөйләп бирегез, е (э), җ, ч авазларының дөрес әйтелешенә игътибар итегез. Энесенә ул апа Мөнир Мазунов шигыре Җырлый-җырлый кыз бала Энекәшен йоклата Биштә генә булса да. Энесенә ул — апа. Әлли-бәлли. бәй итә. Энем йокыга китә. Әни мәми пешерә. Әткәйне эштән көтә. Кошлар кунган тирәккә. Аларны җил тибрәтә Тышта җилләр искәндә. Бәби йоклый мендәрдә. Түбәндәге шигырьдә ч авазының дөрес әйтелешенә игътибар итегез. ЧЕБИЛӘР Мәхмүт Хөсәен шигыре Өй алдында чебиләр < Чип-чип-чип».— дип йөриләр Кечкенә канатлары Муеннары сап-сары Күпереп тора йоннары. Ул аларның туннары Чеби-чеби-чебиләр <ЧИП-ЧИП-ЧИП ".— дип йөриләр Тары бирмәсәң, диләр. Чирәм йолкабыз. диләр. Черки тотабыз, диләр. Чебен йотабыз, диләр Җәй айлары үтәрләр. Чебиләр дәү үсәрләр. Шатланырлар, биерләр. «Без — тавык! — дип йөрерләр.