Логотип Казан Утлары
Роман

ҮЛЕМ ЭЛМӘГЕ

Милиция» алып киткәннән соң, Михаил Тряпкин суга төшкән кебек юкка чыкты. Бу сәер хәлне Талип Әкрәмовичка да сөйләргә, аңардан киңәш сорарга туры килде. Контрразведка төлкесе» Шамилнең хикәятен тыңлап та бетермәстән, үз сүзен әйтергә ашыкты: — Аңлашылды, агайне, аңлашылды. Доктор Тряпкин белән күн заводы эшчесе Семен Пери- нов — икесе бер үк кеше, дип әйтергә җыенасыз. — Ничек инде бер үк кеше булсын’’ Мулюков. учы белән аның авызын капларга теләгәндәй ишарә ясап, ярты сүздә туктатты — Ак таштан, кара таштан., сөйлимме яңабаштан? — дип шаярткан булды — Игътибар итегез әле Перинов Семен Семенович карачкысы кай чакларда калкып чыга9 Казанда — дары заводын шартлатырга җыенганда. Чистайда — полковник Кузнецовны шпионлыкка дүндергәндә Кыскасы, билгеле бер эш-хәрәкәт вакытында гына Йөзен танытмаска юлбасарлар кия торган оек-маска белән бер ул исем. Операция төгәлләнә яисә барып чыкмый икән, әлеге оек-исемне сала да куя — вәссәлам. Теге чакта тикшердек, ачыкладык: күн заводында чынлап та Перинов Семен Семенович дигән кеше бар булып чыкты Шактый олы яшьтәге эшче иде ул Әмма немец агенты түгел. Карачкы аның исемен генә файдаланган — Ә Карачкы үзе... Шамил ниндидер сорау белән бүлдермәкче иде. Мулюков аны тагын кул ишарәсе белән туктатты, сабыр ит. янәсе, ашыкма. — Узган ел. полковник Кузнецов үлемен тикшереп кайту белән, күн заводына йөгердем. Кәгазьләрне караштыра башлагач. Перинов Семенның март аенда ук эштән китүе мәгълүм булды. Тик бу хәлнең Карачкы белән бәйле икәнлеген исбатлау берничек тә мөмкин түгел иде Кем белә, бәлки, эз гандыр ул Мулюков авыр көрсенеп дәвам итте — Чистайда чакта ук шигем бар иде Сезгә хәтле кузлада утырып дилбегә тоткан арада иң аегы Полковникның башына шул Тряпкин гына җиткәндер дип уйладым Полковник янына Перинов булып та нәкъ менә ул барганын сизендем. Казанга кайткач Тряпкин хакында мәгълүмат та җыя башлаган идем Ләкин беренче адымны атлауга ук туктап калдым аның хәрби госпитальдә врач булып эшләве ачыкланды Шул хәл кулдан коралны сукты да төшерде — Үтерүченең табиб булуы бер дә гаҗәп түгел югыйсә. — Аны хәзер генә әйтүе җиңел, агайне Кичә син шалтыраткач та. күкрәгемдә яңадан контрразведчик йөрәге тибә башлады. Теге чактан калган канәгатьсезлек хисе дөп-дөп бәрә Тряпкинның госпитальдә әле бер елдан артыграк кына эшләвен. бик уртакул врач булуын ишеткәч, шигем тәмам бугаздан алды. Дары заводындагы диверсант үткән елның март башында тотылган иде бит Озак та үтми — март ахырында — госпитальдә Тряпкин пәйда була. Язулары барысы да тәртиптә. Бөтен кешегә ялагайлана, юхалана, мин сиңайтим Шуңа күрә эшендәге хаталарын да күрмәмешкә салышалар Госпитальгә ул бик яхшы чамалап керә яралыларны сөйләндереп, азмы-күпме мәгълүмат җыярга да җайлы, врач буларак «әлләкем түгел икәнеңне дә сиздермәскә була кызыл гаскәри егетләр — түземле халык — ничек дәваласаң да түзәләр... — Ә нәкъ менә күн заводы эшчесе ник кирәк булды икән аңа9 — дип куйды Шамил. — Мин үзем дә шул сорауга җавап эзләдем Перинов фамилияле адәмнең күн заводында эшләвен ул. мөгаен, кешеләр аша белгәндер. Аны йөзгә таныган булуы да бик мөмкин Чөнки ул Пери- новны «карачкы дөресрәге «яшен үткәргеч» итеп файдаланган булырга тиеш. — Алайса ул аны һәрвакыт күзәтеп торган... — Син беләсең инде диверсант белән Карачкының даими очрашу урыны — күн заводы каршында Ә менә ашыгыч элемтәгә керәсе булса9 Якшәмбе көннәрендә завод эшләми бит. Ул чакта нишләргә9 — Димәк Карачкы шул тирәдә генә яшәгән булып чыга?! Йә, зарыктырмагыз инде, Талип Әкрәмович Эзенә төштегезме, юкмы9 Мулюков аның соравын ишетмәгән дә кебек кыланды — Кызыл Чөгендер урамына ул соңыннан күчкән. Диверсия барып чыкмагач Ә теге чакта аның фатирыннан завод каршы- сындагы мәйдан күренергә тиеш булган Периновның иртән эшкә килүен күзәтеп күңелен тынычландыру өчен дә Диверсантка ■ койрык > ияреп килмәгәнме дип тикшерү өчен дә. Шуңа күрә һәр очрашуга ул чирек сәгатькә соңгарып килгән. Юри суза,— дип нәтиҗә ясады Шамил.— Күрәсең, исәпләп чыгара алмагандыр» — Мин кичә шул тирәгә барып килдем.— диде Мулюков, егетнең сабыры төкәнүен чамалап — Чаттагы йорт икенче каттагы бүлмә — бөтен урам уч төбендәгедәй күренеп тора. Хуҗасы — шактый бетәшкән, колакка да бик сак кортка. Карачкы аңа күн заводында эшлим дигән, исемен Семен дип таныткан Ятимә карчыктан куркып тормаган, әлбәттә. Әмма әбинең әле күзе яхшы күрә, хәтере шәп Ул үзенең квартирантын шундый нечкәләп тасвирлады — Тряпкинның төп-төгәл сурәте килә дә чыга. Семен аның түбә-ка- наты астында бер елдан артык яшәгән. Карчыкның әйтүенчә, имешдер. үткән елның язында Тверьгә, әти-әниләре янына кайтып киткән. Байгыш кебек үзалдына гына карап яшәгән. Хатын-кыз алып кайтмаган Киенеп-ясанып йөрмәгән Дөрес, кайчакта командировкаларга, яисә каядыр кунакка бара иде. ди Шундый чакта гына көязләнеп алган. — Сез ул карчыкка үзегезне кем дип әйттегез инде? — Әйе. алай-болай мине эзләп гомер уздыруыгыз бар бит әле. Фәлән кеше килгән иде. дисә. Мин аңа фатир сорап кергән булдым да шунда сөйләштереп утырдым Бик сүзчән әби. сорау биреп аптырыйсы юк Шамил, рәхмәт әйтеп саубуллашканда. Мулюковның кәефе күтәренке булуына игътибар итте. Чынлап та. яңадан контрразведчик дәрте уянган Талип Әкрәмовичта. Нинди канәгать ул бүген үз-үзен- нән! -—дип уйлады. — Сез миңа үпкәләмәгез. Шамил, якын күреп кенә кисәтәсем килә.— диде Мулюков. яшь чекистның кулын җибәрмичә — Карачкы— бик җитез, бик хәйләкәр дошман Үзенең эзенә басканны бер чакрымнан сизеп тора. Куркытмаска тырышыгыз аны .— Кинәт кулын тартып алды. Авыр сулап куйды — Йөзегездән күреп торам: сез дә ычкындыргансыз ул еланны Их' Икенче көнне Шамилне Брауде үзенә чакырды — Кузьмин йортында булган атышны хәтерлисеңдер —дип сүз башлады — Хәзер сүз аның хатыны турында..—Вера Петровна алдында яткан кәгазьгә кызыл карандаш белән ниндидер билге ясады.— Шактый каты чикләвек булып чыкты ул ханым Баштарак авызына су капкан кебек, берни дә сөйлисе килмәде. .— Брауде, бик мөһим сер әйтергә җыенгандай. Шамилгә туп-туры. сынап карады— Кузьмин соңгы вакытларда астыртын, йомыкый бәндәгә әйләнгән. хатынына да ачылып бетмәгән, имеш Моның шулай булуы бик ихтимал алар әле күптән түгел, март аенда гына өйләнешкәннәр. Үзенең караңгы эшләренә яшь хатынын җәлеп итәргә өлгермәгәндер. ә бәлки теләмәгәндер дә. Шулай да. тел яздыра торгач, боларга Серадов...— алдындагы кәгазьгә карап алды Брауде.— . Алтынбай Тарханович дигән берәүнең килеп йөрүе ачыкланды Дөнья нинди тыгыз! — дип уйлап алды Шамил.— - Килә ява бер болыт дигәндәй, шул ук Чистай төрмәсе каһарманнары әллә нинди юллар белән, бер төенгә төйнәлә бара, төйнәлә бара. Кайчандыр аны үлемгә хөкем иткән Серадов ич бу' Юл өстенә тагын шуның шәүләсе төшә! - Серадов турында белгәннәрен сөйләп биргәч, үз-үзеннән сорагандай. әйтеп куйды Шамил: — Ничек табыштылар икән алар7 Полковник Кузнецовның соңгы хаты буенча эзләп килгән дисәң Кузьмин белән Серадов арасында нинди уртаклык булырга мөмкин7 . — Серадовның кайсы шайтанга ялланганы әлегә мәгълүм түгел.— диде Вера Петровна — Бер генә нәрсә ачык Кузьмин йорты Совет властена каршы көчләрнең яшерен очрашу урыны булган Атышканда һәлак ителгән есаулның кесәсеннән чыккан кәгазьләр дә әллә ни бирмәде. Тәрәзә төбеннән салынып төшкән френчлы зур гәүдә әле дә булса күз алдында тора Шамилнең. Маузеры белән бер егетне харап итәргә өлгерде бит. каһәр. Вера Петровна өстәл тартмасыннан папирос алды, бармак очлары белән генә баскалап аны йомшарткан булды Авызына капты, кабызды. тирән итеп бер суырды — Ул есаул дигәнебез Кузьминны Дон буйларына китәргә димләгән Атаман Краснов контрразведкасында синдәйләргә эш тә. дәрәҗә дә. акча да табылыр, дигән. Кузьминның хатыны шул сүзләрне ачык ишетеп калган Брауде, урыныннан торып, тәрәзә буена китте Пәрдәләрне як-якка тибәреп, тәрәзәнең бер канатын ачты Бүлмәгә иртәнге йомшак җил. саф һава ургылып керде Шамил әле һаман Алтынбай Серадов турында уйлый иде 4 «К. У > J* II 49 — Димәк, теге атыш вакытында Серадов әфәндене кулдан ычкындырганмын инде мин9 — Юк. үл әле килеп җитмәгән булган Син өйгә керергә ашыккансың Әмма качкан кешенең дә кем икәнлеге билгеле Измайлов урыныннан талпынып куйды Ә Вера Петровна, сүзен шунда юри өзеп, урынына кире килеп утыргач кына дәвам итте: — Дардиев булган ул Хәтереңдәдер Миргазиянов Самат исеменнән безгә хат язучы — Ә-ә-ә Элеккеге прапорщик Кузьминның ахирәт дусты, шешәдәше — Күрәсең, без уйлаганга караганда, сәеррәк фигура ул Дардиев та Хатны, әлбәттә, үз белдеге белән сырламаган — юк: бусы мәнди анасына да билгеле Кемдер аңа ни язасын әйтеп торган, юнәлеш биргән Аңлыйсыңмы, нинди көтелмәгән бәйләнешләр ачыла! Серадовтан Дардиевка. Мусин белән аның кунак егете нә һәм Константин Балабанов бандитларына ук барып тоташа. Кайдадыр, шул пәрәвез җепләрен үрмәкүч сыман бергә учка җыеп, немец агенты Карачкы утыра Аларның тегеләйме, болаймы үзара баглы булуына минем бер шигем дә юк. Җепнең бер очыннан эләктереп аласы да сүтәсе иде. туздырасы иде шул көфер почмагын... Вера Петровна тәмәке төпчеген утлы башы белән көллеккә басты — Әле генә сөйләгәннәрем — белеп тору, мыегыңа урап кую өчен Ә менә бусы —Брауде ачык сейфка үрелеп, аннан саргаеп какланган кәгазь бите алды — сиңа, буш вакытыңда бераз баш ватсын әле дип. әзерләп куелган табышмак — Сейфтан тагын бер бит кәгазь алып сузды: — Шул башваткычны табып кайткан милиция хезмәткәрләре рапортын да карап чык. Бу план-картаны аларга бандит бүләк иткән Ниндидер шайканы куа барганда һәм шул шайкага — беләсеңме, кем9 — әлеге дә баягы Мусин эзләре барып тоташа Аңламассың ул Мусинны. әле уголовниклар арасында йөри, әле анархистлар белән бәйләнешкә керә Телефон чылтырады Брауде, сүзеннән бүленеп, трубканы алды, бер сүз дә дәшмичә тыңлады, иң азактан гына: — Аңлашылды Ике егетне җибәрәм.— диде. Телефонны ташлап, бөтен гәүдәсе белән Шамилгә таба борылды, ашыгып әйтте: — Хәйретдиновны ал да. хәзер үк — Цивильское подворье кунакханәсенә' Анда сезне Мурашкинцев көтә — Вера Петровнаның җитдиләнеп киткән йөзендә елмаю чаткысы кабынып сүнде — Уголовный розыск хезмәткәрләре Мусинның эзенә басып баралар. Искә төшереп кенә тора идек үзен.— гомере кыска булыр, күрәсең Алла йорты нда чекистларны Мурашкинцев каршы алды Эшнең асылын тиз генә аңлатып, ул Измайловка Воскресный день журналын сузды — Мусин торган бүлмәдән таптык.— диде. Журналга бер күз салу белән, сагаеп калды Шамил: Сөембикә манарасының түбәсеннән төрле якка сузылган җеп-сызык- лар — болар әле генә Вера Петровна биргән борынгы план-карта- дагы сызыкларга бик тә. бик тә охшаган ич! Мурашкинцев. әлбәттә, аның уйларын сизмәде, ашыктыруын гына белде — Әйдә, калганын юлда карарсың, тизрәк Әрхәрәй дачаларына юл тотыйк! — диде Шулай да башта Кремльгә, консисториягә сугылып чыгарга булдылар. Анда бердәнбер яңалык: владыка Иаковның ни өчендер Питерга ук юл тотуы мәгълүм булды — Турыдан — Георгий урамы аша! — дип кычкырды Мурашкинцев шофер егеткә. Бөтен көчкә чапкан машинада рәхәт җылы җил агымына йөзләрне куеп барганда, болыт артыннан ялтырап кояш күренде. Тиздән Әрхәрәй резиденциясенең матур манзарасы да ачылды — Ух син. малай! — Бүтән вакытта ни басынкы Мурашкинцев сызгырып куйды.— Җәннәт бакчаларың бер якта торсын! Барысы да. авыз ачып дигәндәй, өскә карадылар Таш суы белән агартылган кирпеч дивар эчендә, талгын рәшә дулкынында тирбәлеп ап-ак ташпулат балкый Аның сул ягында алтын очлымнары. зәңгәр гөмбәзләре белән бәләкәй генә чиркәү күз явын ала. Шушы кирмәнчекне иңенә утырткан тау ямь-яшел чирәм белән капланган. Ә аның итәгендә, юлдан ерак та түгел, нык торыклы, дәү ябалдашлы карт тирәкләр тезелешеп баскан. Юлның сул ягында тауның ярты кашлактан ук текә убылган төше күренә: ул текә яр. шәт. берничә катлы йорт биеклегендә булыр Уң кулда исә көмеш тәңкәләр сибелгән кебек зур күл ялтырый Митрополит йортының тәрәзәләре дә шул Кабан ягына карый Икенче каттагы ике тәрәзәдән сөт төсле ак пәрдәләр, әнә. тышка ук суырылып чыккан да җилдә салмак кына тирбәлеп тора Гаҗәп.— дип уйлап алды Измайлов.— икенче каттагы бүтән тәрәзәләр дә шар ачык, ә алардагы пәрдәләр тарттырып кадакланган шикелле — кымшанырга да уйламыйлар» Ул арада машина сулга — тигез, такыр юлга борылды, аннары, көчәнеп үкерә-үкерә. өскә — капкага таба үрмәләде Әмма тимер капкага эт башы хәтле йозак эленгән булып чыкты . — Да-а —дип сузды Мурашкинцев. кинәт боега төшеп.— Мондый йозакны бомба белән дә ача алмассың Владыка үз йортына берәүне дә аяк бастырмаска кушкан, күрәсең.. Гаеп итештән булмасын. туганнар, балактагы тузанны бераз кагып алырга туры килә инде. Өсте яшел калай белән тышланган дивар әллә ни биек тоелмый иде. Мурашкинцев. кул ишарәсе белән башкаларны да үз артыннан әйдәп, таш коймага үрмәләде. Күземә шулай күренәме әллә, дип аптырап калды Измайлов, ишегалдына килеп төшкәч Гади ишегалды гына түгел, тигез-матур аллеялары, аллы-гөлле чәчәк түтәлләре, бөдрә юкәләре һәм кояш нурында салават күпере булып балкыган көмеш фонтаны белән ис-акылны алырлык гаҗәеп парк-бакча иде бу Сул кулда — митрополит өе зәп-зәңгәр күк* гөмбәзе астында аның ак сыны күзне чагылдыра Ә уң тарафта, бәләкәй чиркәүдән ерак та түгел, юкәләр рәте буйлап мәһабәт кенә атлап тавис кошлары йөренә — Кара син боларны. ә! — Мурашкинцев та бу күренешкә хәйран калган иде.— Ахирәт гүзәллекләренә барып ирешкәнче үк үзләренә нинди оҗмах төзеп куйганнар. Бу дөньяда да. тегесендә дә бал-майда йөзәргә исәпләре бөтен. Безгә исә. юләрләргә Ачлыкка да. ялангачлыкка да түзегез, түз. ходай каршысына баргач, рәхәт күрерсез».— дигән булалар Мурашкинцев. егетләренә тиешле боерыкларны биреп, архиерей йортына таба атлады Ә Измайлов, ишек төбендә үк туктап, юан кирпеч баганаларга утырган пыяла белән тышланган матур галереяны карап тора иде — Шәп эшләнгән.— диде Мурашкинцев. аның янәшәсенә басып.— Каряңгырларда чыланмыйча, ташпулатның икенче катыннан туп-туры чиркәүгә уза ала владыка. Таш яуса да берни түгел Әмма Измайловның чыраенда соклануның эзе дә юк. киресенчә. күзләре сагаеп кысылган иде. Мурашкинцев чекистның шөбһәле уйларын йөзеннән укыган кебек булды, шунда ук бер милиционерны чакырып, чиркәү ишеге төбенә бастырды. — Аң бул . Йомраннар, асларына су кергәнен сизеп, берәм- берәм өскә калыксалар, йоклап калма,— дип өстәде Бөтен бүлмәләрне, подвал һәм чардакны айкап-капшап чыктылар. Чиркәү эчләре, монах хөҗрәләре калмады, хәтта мунча белән ат сараен да җентекләп тикшерделәр Әмма бернинди нәтиҗәгә ирешеп булмады Мусин да, аның белән йөрүче «кунак егете» дә табылмады. Мурашкинцев. яңадан архиерей йортына әйләнеп кайткач, Шамилнең ике монах белән сөйләшеп торуын күрде Караңгы чырайлы монахлар власть вәкилләренең кемнедер эзләп килүен инде аңлап алганнар иде. «Монда бер генә чит-ят кеше дә юк, ә Варсанофий атакай чирләп тора; хәзер Казанда ул, бертуган сеңелесе янында.»—диештеләр. Арудан да түгел, уңышсызлыктан кәефе кырылып, тәрәзә яңагына сөялмәкче иде Мурашкинцев. әллә ничек кенә, маңгае белән дөп итеп рамга бәрелде, һәм шулчак кемнеңдер үзенә үтәли тишәрлек итеп каравын тойды Як-ягына тиз генә күз йөртеп алды, утыз- кырык адымда гына, тәрәзә аша күренеп торган чиркәүне капшады Аны бораулап торган караш шунда — тимер челтәр-рәшәткә тартылган кечкенә тәрәзә уемында иде Мурашкинцев яхшырак күрү өчен, кашын җыерды, күзләрен кыса төште түгәрәк тук чырай, зур купшы кара сакал.. — кем булыр бу?! Тасвирлаулары буенча Варсанофийга да туры килә, ләкин аны Казанда диделәр бит Монда булса, нигә качып ятыр икән?—Бер мизгел эчендә шундый уйлар үтте Мурашкинцевның башыннан Ни генә булса да. кемнеңдер усал күзләре аның йөзенә кадак каккан кебек бага иде Мурашкинцев әкрен генә чекистка эндәште. — Кил әле. Шамил, чиркәүнең уңдагы тәрәзәсенә кара әле.— дип пышылдады — Әнә шуннан иблис үзе күзләрен тасрайтып торадыр шикелле. — Мин анда беркемне дә күрмим.— диде тегесе, җилкәсен җыерып. Мурашкинцев та игътибар беләнрәк карады. — Чынлап та юкка чыккан Ах. шайтан! — Аның тавышында аптырау сизелде Ул шундук ике милиционерны алып, чиркәүгә ташланды Чиркәү буш. анда Кара сакал да, бүтән адәми зат та юк иде Ишек төбендә калган милиционер шулай ук: «Моннан берәү дә үтмәде».— дип тора. — Менә сиңа кирәк булса! — диде Мурашкинцев. архиерей йортына кире кайтып — Тәрәзәдә карачкы кебек берәү чагылып китте дә юкка чыкты Күземә генә күренмәде ич инде ул Кара сакал! Измайлов, бер сүз белән дә җавап кайтармыйча, янә җилкәсен сикертеп кенә куйды Ул икенче каттагы бүлмәләрне тагын бер йөреп чыгасы итте Болар - Цивильское подворье ' хөҗрәләре генә түгел шул. Биек түшәмнәр, затлы җиһаз! Ачык тәрәзәдән бер күз салсаң, үзеңне зур ак пароходның өске палубасында итеп тоясың. Әйтерсең лә вакытлыча гына бер пристаньга туктаган да бу пароход. менә хәзер, менә хәзер кузгалып китәргә җыена. Шул тәэсирне көчәйтеп, аста, вак таллы, камышлы ярлар кысасында зур көзге сыман күл җәелеп ята. нәкъ Идел өстендәге төсле моңсу тавышлы акчарлаклар канат кага. Шулай йөри торгач, иң кырый бүлмәгә дә барып җитте Шамил Монда инде урамга чыгу, дөресрәге — ябык коридор буйлап чиркәүгә бару юлы ачыла. Бая да ул галерея ишегендәге шул зур йозакка килеп төртелгән иде. Бу юлы хәтта; Сәер бит өй эчен дәге ишеккә амбар йозагы элгәннәр»,— дигән уй килсә дә. бик тиз онытылды Шамил гадәтенчә тәрәзәдән аска карады, тагын бер мәртәбә палуба" рәхәтлеген кичерде. Кузгалып киткәндә генә игътибар итте: тышта җил әле тынмаган — җиләс, йомшак җил, ә тәрәзә пәрдәләре нигәдер тирбәлүдән бөтенләй туктаган иде — Нишләп алай, ә? — чекист үзен озатып, һәр адымын күзәтеп йөрүче монахка таба борылды.— Бая гына менә бу пәрдә бәргәлә- нә-бәргәләнә җилдә чайкала иде. Ә хәзер. Нигә ул селкенеп тә карамый9 Тегесе аптыраган-йөдәгән төс белән чекистка текәлде. Үзем дә белмим».— ди иде бу караш. — Ярый. Хәзер, эт сизгәнче беләбез аны.— Измайлов башы белән галерея ягына ишарә ясады.— Яле. алла хезмәтчесе, йозакны келт итеп кенә ач әле. — Ач ач. Минем ачкычым юк . Әһә —Монахның куркуы иреннәренә чыкты Шамил, әлбәттә, моны сизеп алды, уенын-чынын кушып, кырыс төскә керде — Кемдә ул ачкыч, ә9 — Владыка кулында. Әһә — Ә тышкы ишек ачкычы нишләп аңарда түгел? Ничек инде ул бер ачкычын сезгә ышандыра, икенчесен бөтенләй бирми? Монах каушап, бармакларын уды. аягын авыштырды, әмма ләм- мим сүз кайтармады. — Сезнең монда кайсыгыз баш? — диде чекист, аның чарасызлыгын күреп. — Кем баш9 — дип кабатлады монах көтелмәгән хәбәрдән югалып калган, әле дә булса зиһенен җыя алмаган кеше кебек. >Башын җүләргә сала' Вакытны суза дисәң. . Нинди максат белән?»— дип уйлап алды Измайлов. — Кайсыгыз баш. дим! Ачкыч кемдә9 Йә. тизрәк бул! — дип ашыктырды ул монахны. — Варфоломей баш Варфоломей, әһә — Кайда соң ул9 Варфоломей кайда9 Монах, моннан кире чыгу юлын күрсәтеп, теләр-теләмәс кенә баш какты — Балык ашатырга киткән ие... Әһә. — Ниткән балык ул тагын9 Нәрсә, сез монда балык тотып ятасызмыни9 Монах ашыгып аңлата башлады (Шамилгә ул кинәт кенә хафага калган кебек тоелды) Чиркәүнең теге ягында саф сулы кечкенә генә буа бар. аның читчитләрендә ак төнбоек үсә. шунда балык үрчетелә. имеш Измайлов белән Мурашкинцев бер милиционерны тиз генә Вар- фоломейны алып килергә җибәрделәр Ул арада Шамил балыкчы турында кайбер мәгълүматларны белешеп өлгерде Варфоломей монда әле күптән түгел, апрель аеннан гына -штатта икән. Шуңа кадәр Раифа монастыренда яшәгән Милиционер китте дә юкка чыкты, көтеп-көтеп тә кайтмады. Измайлов белән Мурашкинцев. ул күренмәсме дип. ишегалдына караган тәрәзә каршында торалар иде — Әнә' Әнә Тагын теге Сакал., тәрәзәдә!—дип кычкырды кинәт Мурашкинцев.— Күземә генә күренәме соң әллә? — Кая таба карыйсын ымишарә белән Шамилгә дә аңлатып маташты. Ләкин Шамил бу юлы да чиркәү тәрәзәсендәге сәер Сакал ны күрмәде — Берәү дә юк шикелле анда. Нишләптер мин күрмим ..— дип. уңайсызланып, гаепле төскә керде ул Федор Лукич тәрәзә уемындагы иблис күзләре ничек тәэсир итәр икән дип. Шамилне күзәтеп-сынап тора иде Карашын тиз генә чиркәүгә күчерде Түзмәде, сызгырып җибәрде — Ю-у-ук' Өрәктер лә бу. адәм түгелдер Яисә албастыга әйләнеп йөри торган берәр рухани бардыр монда, валлаһи! — Мураш- кинцев бу юлы бер егетен чакырып алып, аны гына чиркәүгә кертеп җибәрде Сакаллы албастыны тапмыйча чыкма, дип колагына киртләде Аннары — Ходай юлында йөрүче изге-әүлиялар арасында да әллә нинди тәмуг кисәүләре булган ич. чын-чынлап албасты сурәтенә кереп йөргәннәр! — диде. Шамил аның төрле тарихлар сөйләргә яратуын белә иде. шуңа күрә астыртын гына ут үрләтте — Китче?! Гөнаһтан, халыктан курыкмаганнармы9— дигән булды — Нишләп курыксыннар’’ Тәүбә итсәң, ходай барысын да ярлыкый. ә халык алар каршында — кара сарык бит ул...— Федор Лукич, чекистның хәйләсен сизеп, бераз үртәлә, ихтыярсыздан кузгалып килүче сүз-сөйләү өянәген басарга тырышып та. баягы өрәк не тагын бер күрергә теләп тә. күзен чиркәүдән алмый иде әле Ләкин тимер рәшәткәле тәрәзә уемы утсыз мич авызы кебек караеп торуында булды. Ә Мурашкинцевның -сүз казаны на менә- менә кайнау керергә тора.— Бүтәннәргә ни сан.— дип дәвам итте ул. теленә салынудан бераз уңайсызлану да кичереп, чиксез рәхәт-тәм дә табып.— Рим папасы Иоанн XXIII. әнә. әүлия чикмәне кигәнче, яшьлегендә диңгез пираты булган Өч йөз монахиняны көчләгән Үзе алдыннан тәхеттә утырган папаны агулаган Әле аның белән генә дә бетми Иоанн хикмәтләре — Булмас ла Шундый дегет чиләге ничек папа булып утыра алган? — Ышанмыйсыңмы? — Мурашкинцев. әле сүнеп бетмәгән өмет белән, янә чиркәү тәрәзәсенә күз төшереп алды — Мин үзем укыдым ул хакта Билләһи! Себер трактында духовный академия булганын беләсеңме9 Менә шунда безгә кардәш тиешле бер агай укыта иде Ул миңа китаплар биреп тора, үзе дә бик күп кызыклы нәрсәләр сөйли иде Белмәгәне бер дә юк иде ул агайның. Мурашкинцевның бер күзе Шамилгә, икенчесе чиркәү ягына карый иде көрәк сакаллы теге пумала башны ничек тә күрсәтәсе килә кебек иде. Аның борчылуы Измайловка да күчте Үзе белән килгән яшь чекист Хәйретдиновка кычкырды — Әскәр, бар әле. егетләрне кузгат, йокыга киткәннәр бугай.— диде — Беләсең килсә. Шамил, баштүбән йөргән әүлиялар. папалар бер Иоанн белән генә бетми.— дип дәвам итте Мурашкинцев — Мәсәлән. Александр VI дигән папа белән аның тәти кызы Лукреция теләсә нинди шайтанны юлдан яздырырга сәләтле булган Кызының һәр туенда Ә. оныта язганмын Лукреция, ширбәтле ай үтү белән чираттагы ирен агулап үтерә дә. байлыгын үзенә ала икән; шуңа күрә аның зөфаф кичләре шактый еш булып торган Менә шул туйларны Александр VI ачыктан-ачык уйнаш кылу. Рим кызларын йөгертү мәҗлесенә әйләндерә. Әйтик, алтынчы туйга изге папа иң сылу илле куртизанканы чакыра. Өсләренә ятьмә кебек үтә күренмәле тукыма ябындырып кына утырта Туйның иң кызган вакытында папаның ишарәсе белән. Чибәркәйләр шул оят япмаларын да салып ташлыйлар Әлегә кадәр сакал сыпырып утырган тәкъва агай-эне. ачыккан ата эт ярсуы белән, шәрә куртизанкаларга ябыша Кем кая утырса шунда үз кәсебенә керешә, мин сиңәйтим: идән дә. хәтта ризык-хәмер тулы өстәл дә зөфаф түшәгенә әйләнә. Измайлов өстенә басарга тырышты: — Дин тарихчылары, билгеле, бу вакыйганы ишеткәч, төкерә- төкерә чукыналар инде. ә. Сафсата, бөһтан яла. диләрдер — Юк-юк. алар да нәкъ шуны раслап тора! — Алайса, иблис-мәлгунь вәсвәсәсе. диләрме9 Сабый кеби саф күңелле папа белән аның гыйффәтле кызын шул мәлгунь саташтырган түгелмени9 — Юк шул! — Мурашкинцев тагын башын чайкады.— Папаның 5 гайбәтен сату да. димиләр, шайтанга да сылтамыйлар. Болай дип 2 аңлаталар: Александр VI бу тамашаны бүтәйнәргә гыйбрәт өчен s оештырган, имеш: гөнаһка батуның ничек җиңел икәнлеген ачык ± мисал белән күрсәтеп биргән. Яшь куртизанкалар өстендә, ягъни ' мәсәлән. Вәт шул — Шәп Акылга сыймаслык, әмма барча чиркәү әһеленә сабак | булырлык... я Мурашкинцев мыек астыннан көлемсерәде: — Әйе. ул сабакны безнекеләр дә бик һәйбәтләп үзләштергәннәр. * Кәҗә чикләвеге кебек, шулхәтле бер-берсенә охшарлар икән! Кона- - шевичны гына алсаң да Рим папаларының төшенә кермәгән нәр- X сәләрне эшләгән... =- — Елизавета патша заманында йөзеп калган Казан әрхәрәен әй- J тәсеңме9 Лука Конашевич — Аксак Каратунны? — Шул үзе. Чиркәүдәге җылы урыннарны сатып, христианның, керәшеннең канын эчеп симергәч, ул комсыз епископ бөтен губерна татарларын таларга керешә. Кул-аягын тәмам чишү өчен, императрицаның үзеннән фатиха ала. — Ничек, махсус указмы9 — дип куйды Шамил. Ул бу хакта ишетмеш буенча гына белә Федор Лукич сөйләгәннәрнең күбесе аның өчен, чыннан да. яңалык иде. — Мең җиде йөз кырык икенче елда Казанның януы турында ишеткәнең бардыр.— Мурашкинцев. яңа дәрес аңлатырга керешкән мөгаллим кебек, тәфсилләп, тәмләп сөйли башлады—Шәһәр кисәүләр өеме булып төтәп ята. ә Лука Конашевич инде көне-сәгате белән императрица янына ашыга. Эчә-эчә шешенгән шул надан хатынга. Казандагы янгын — мөселманнар эше генә, дип сөйли, алар- ның торакларын, җирләрен тартып алырга өнди. Татар бистәсенең дә нигезенә хәтле янып бетүен әйтү кая! — киресенчә, аларның йорт- куралары исән калды, русныкы гына харап булды, дип бара. Имештер. ут төртүче татарлар инде тотылган да икән. Кайда соң ул имансызлар, китерегез монда, хөкем итик үзләрен, дигәч. Конашевич күзен дә йоммый: Агу эчеп үлделәр алар-.— дип ялганлый. Укытучы сын бүлдереп булса да. Шамил бу урында үз белгәнен кыстырды: — Минем дә ишеткәнем бар иде. ул чорда Казанның янулары — Аксак Каратун этлеге генә. дип. Имеш, кара максатына ирешү өчен, әз генә ут-күз белән уйнап алырга җыенган да. үз кешеләреннән иске агач чиркәүгә ут төрттергән. Ә агач урынына зур таш чиркәү салу уе булган.. — Петр һәм Павел чиркәве ул,— диде Мурашкинцев. — Менә шул чиркәүгә ут кабу белән, һич көтмәгәндә җил күтәрелгән дә. кызыл әтәч бөтен шәһәр буйлап йөгерә башлаган. имеш. — Ә ул нәкъ шулай килеп чыккан да. Өеңә карак керсә, бер әйбереңне ала. нигезеңә ут төшсә — бөтен малыңны ялмый. дип. белми әйтмәгәннәр Әмма Конашевич заманына кадәр дә. аннан соң да Казанның шулай илереп янганын тарих хәтерләми Чөнки ул оятсыз епископ һәр кызыл әтәч тән үзенә алтын күкәй салдыртып калган Өстәвенә меңләгән кешеләрне кан-яшь елаткан, дүрт йөздән артык мәчетне җимерттергән Үзенең хикәяте белән мавыгып киткән икән Мурашкинцев. бая чиркәүгә кертеп җибәргән егетенең кай арададыр ишегалды аша үткәнен күрми калган Менә инде ул. тынына кабып, икенче кат ка йөгереп менгән, каршысында ук басып тора — Анда берәү дә юк! — диде милиционер еш-еш сулап.— Әмма кемдер булган Сез әйткән тәрәзә төбенә терсәге белән таянган да. тузанны сөртеп алган. — Күзгә генә күренмәгән инде алайса.— дип куйды Мурашкинцев— Димәк. Варсанофий атакай монда: кайсыдыр ярыкка кереп поскан Әле Мусин да аның итәге астына елышкандыр — Нәрсәдер исенә төшкән кебек. Шамилгә таба борылды.— Беләсеңме, ул Мусин- ның кулы хәтта Мәскәү мулласының канына да буялган Ике мулла хәер акчаларын бүлешә алмаганнар. Берсе икенчесен үтертү өчен Мусинны яллаган Яшь милиционер Мурашкинцевның боерыгын көтеп тора иде. -— Варфоломийны табып кайтканчы көтәргә туры килә. Хәзергә керфек тә какмыйча чиркәүнең тәрәзәләрен, керү-чыгу юлын күзәтегез.— Әмер шул булды, егет кушылганны үтәргә китте Варфоломий озаклады Әллә инде анысы да качканмы?»— дип уйлап алды Шамил. Вакытның бик әкрен узуын онытып торыр өчен. Федор Лукич хикәясен дәвам иттерергә кирәк иде Шуны искә төшереп: — Рим папалары түшәк яңартканда. Конашевич кисәү башы белән генә селтәнеп йөргәнмени? — диде Шамил. Мурашкинцев, бөтен дикъкатен янә чиркәү тәрәзәсенә баглаган булса да, белгәнен сөйләү ләззәтеннән баш тарта алмый иде Өзелеп калган сүзен җай белән генә ялгап китте: — һәй. аның маҗараларын сөйләсәң. Иеромонах Досифей дигән берәүнең Изге Синодка язган шикаяте генә дә ни тора Епископ Конашевич христиан тәңрәсен мөселман чәчбиләренә алыштырды, дип борчылып хәбәр иткән ул Досифей Кайнар канлы, сылу тәнле яшь мөселман кызлары белән дәртен баса, аларның суырып үбүләре, кысып кочаклаулары Луканы тәмам акылдан шаштыра, дип язган Шәрә килеш аның белән кич утыралар, имиләрен аның корсагына ышкыйлар, имеш Билен бирсә дә буен бирмәгән кыз кебек чыелдый-чиный. манара башына менгән мәзин төсле сузып-сузып мөгри икән азгын Лука, мөселман кызлары белән йоклаганда. Бу хәл. ди Досифей. чын христиан хатын-кызларын да аздыра, аларның күңеленә, тәненә гыйшыкмыйшык вәсвәсәсе сала — Бик җитди шикаять булган ич бу Изге Синод бер чара да күрми калганмы’’ — Конашевичка бераз тирләргә. Синод түрәләренә үзенең хәзинәсеннән өлеш чыгарырга туры килгән. Ниһаять, болай шаярырга ярамавын аңлаган Чибәр кызларга сусавын законлы юл белән генә баса башлаган Императрица рөхсәте белән мөселманнарны көчләп иманга китерә бару, берочтан. мөселман кызларын көчләү юлы белән дә ныгытылган Чиркәү йоласыннан хәбәрсез чибәр, яшь кызларга ни9 Епископ үз түшәгендә тотып өшкерсә — христиан диненең изге кочагына эләгү өчен иң туры юл шул дип белгәннәр. Елантау монастыренең бер хөҗрәсендә яшь киленнәрне, яшь кызларны шулай җайлап кына денгә кертеп җибәрә торган Конашевич Төнлә — кызларын өшкерсә, көндез халыкны кан-яшь белән чукындырган Федор Лукич сүзеннән бүленеп калды. Тәрәзәдән күрде әрхәрәй йортына таба зур гәүдәле киң җилкәле яшь монах якынлашып килә иде. Салмак-сабыр гына, картларча олысымак кыяфәт белән атлый Әрхәрәй дачаларының өлкән монахы — Варфоломей шул булырга тиеш Монахны икенче катка алып менделәр Ул владыка каршысына килеп баскан кебек, җиңелчә генә башын иде, йөзе буйсынучан- юаш төс алды — Ни боерасыз? Мин сезнең ихтыярда.. — Хәзер үк галерея ишекләрен ачыгыз.— диде Мурашкинцев катгый-кырыс тавыш белән. * Бер мизгелгә Варфоломей тынып-катып калган кебек булды. = аннары тыныч кына җавап бирде 2 — Владыка Иаков ул ишекне үзе ачадыр иде: гыйбадәткә бар- - ганда... = — Әбиеңә сәлам әйт.— Мурашкинцевның йөзенә кызыл тим- ' гелләр бәреп чыкты.— Әкиятеңә әле ул да ышанмас Яраннарын = ияртеп чиркәүгә баручы архиепископ, ачкычларын шалтыр-шолтыр £ китереп, амбар йозагын ачып ята. имеш. Кайсы әбинең күргәне = бар мондый хәлне?! £ Шундый сүзләр белән Мурашкинцев монахка якынрак килде. “ күзләре белән аны капшап, әйтте: — Яле. Варфоломей-җан. кара кабыгыңны сал әле. Балахоның- 2 ны әйтәм Карыйк. Эчең ниндирәк икән синең — кызылмы, әллә =. акмы? 2 — Гөнаһтан куркыгыз, алла коллары...— Олы яшьтәге монах = арага керде.— Ходай йортында изге җан ияләрен мыскыл итү — кайчан булганы бар мондый хәлнең? Бу бит имансызлык, дәһрилек кенә дә түгел,— ачыктан-ачык көчләү — Ярый, дөньяны әшәкелекләрдән чистартып бетерик әле Аннары чиркәүгә барып, бөтен гөнаһны берьюлы ярлыкатырбыз.— Мурашкинцевның йөзендә елмаюның әсәре дә юк иде.— Ә хәзергә, монах әфәнде, мин кушканны эшлә. Сузма. Шуннан соң булган вакыйгалар, куркыныч төш күргәндәге кебек, зур тизлек һәм һич көтелмәгән юнәлеш алды Варфоломей, әз генә кырын басып, өстендәге монах чапанын сала башлаган иде Капылт кына бөтен гәүдәсе белән суырылып килде дә. кизәнеп торып. Мурашкинцевның борын биленә китереп орды Икенче омтылышта ул яшен тизлеге белән сикереп, янәшәсенә үк баскан яшь милиционерның тез капкачына типте. Шул ук мизгелдә кулында кечкенә браунинг пәйда булды. Юк. Варфоломей атарга өлгермәде: Әскәр Хәйретдинов аның кулыннан пистолетын сугып төшерде, үзен җиргә егып салырга маташты. Измайлов көтелмәгән хәлләргә әзер торса да. бераз гына кичекте: кесәсеннән наганын тартып алганда, Варфоломей инде ике кешене бәреп егарга өлгергән иде. Наганын алды Шамил, әмма аңа да атарга бирмәделәр: олырак яшьтәге монах мәче җитезлеге белән чекистның кулына килеп ябышты Измайлов, дүрт кешегә каршы ике монах һөҗүм итәр дип. бер дә уйламаган иде. Баштан ук һичнинди каршылык күрмәгәч, уголовный розыск хезмәткәрләренең дә. чекистларның да уяулыгы шактый кимеде шул. дип уйлап алды ул. Болар җирдә әүмәкләшкән арада, кинәт галерея ишеге ачылып китте Зур йозак аңа юри генә элеп куелган икән: теге яктан этүләре булды, авыр бик бөтен оясы белән шап итеп идәнгә төште. Ишек уемын тутырып, мәгъриб диюе кебек кап-кара әзмәвер пәйда булды. Кара чәч. кара сакал, өстендәге кара кием, кулындагы зур кара маузер аны шулай дәһшәтле итеп күрсәтә, кара акай күзләре ялт-йолт килеп бөтен тирә-юньне айкый иде Кара монахның артында да кораллы ике адәм күренде. Исенә килеп барган Мурашкинцев ишекнең ачылуын да. аннан килеп кергән кешеләрне дә күрде Арадан берсен шундук таныды. Мусин’ Аның янындагысы. мөгаен, -кунак егете» булырга тиеш. Бөтен билгеләре шуңа туры килә Мурашкинцев. кабыннан револьверын алып, яткан җирдән генә кара монахка төбәп атты. Ишекне иңләп торган әзмәвернең күзләре атылып чыгардай булып акайды, кулыннан маузеры төшеп китте, тезенә кемдер китереп типкәндәй, алга таба сөрлекте, аннары әкрен генә бусагага чүгәли башлады Кара монах ышыгындагы Мусин белән аның янындагы адәм, йөзләренә кайнар су эләккән кебек, бер атып калырга да өлгермичә. кирегә сикерделәр. Мурашкинцев торып басты. Борыныннан сиптереп кан ага иде Шулай да ул тешен кысып алга таба атлады. Әскәр Хәйретдиновка ярдәм итәрлек көч тапты Муен тамырына наган терәгәннәрен тоеп, Варфоломей яшь чекистның бугазыннан кулын ычкындырды Шул чакны, ишек яңагына ышыкланып, револьверлы кул сузылганын берсе дә күрми калды Кул. барысын да рәттән, терәп диярлек ата да башлады. Беренче булып Мурашкинцев егылды, аннары тагын бер милиционер... Беләгенә ябышкан монахны селтәп. Измайлов әлеге кулга төзәде. Ә монах шул арада идәннән сикереп торды да. галерея ишегенә ташланды. Револьверлы кул аны шунда ук атып екты. Шамилнең чакмага басуы да бик вакытлы булды: бандит, коралын ташлап, юкка чыкты. Кулына тидердем ахрысы —дип уйлады Шамил. Үгез кебек таза Варфоломей инде Әскәр Хәйретдиновны стенага китереп кыскан, менә-менә бөтереп салырга җыена иде. Измайлов пистолет сабы белән монахның башына берне бирде. — Әскәр' Бар. тиз генә ишегалды ягыннан каршы төш.— дип кычкырды Шамил Чиркәү каршында калган яшь милиционерның ялгызына гына авыр буласы билгеле иде Измайлов канау кебек тар. озын коридор-галерея буйлап чиркәүгә таба йөгерде Әмма аргы баштагы ишекне теге яктан бикләпме, терәтепме куйганнар — аны ачу мөмкин түгел иде. Чекист кире борылды . Ишегалды аша чиркәүгә таба йөгергәндә, мунча тарафында атышкан тавышлар ишетте Чиркәү ишек төбендә калган милиционер исә. арып йокыга киткән кебек, стенага сөялеп утырган, гимнастеркасының күкрәк турысына кызыл-кучкыл тап җәелгән иде. Димәк, бандитлар чиркәү аша чыгып ычкынганнар. Әскәр аларны куа киткән Шамил яшь чекистка ярдәмгә ташланды. Тик шул вакыт ату тавышлары тынды, кемнең кайда икәнлеген чамалап булмый башлады. Үзен куркыныч астына куеп булса да. Шамил калын кирпеч дивар өстенә үрмәләп менде. Аның өсте шактый киң икән, сукмактан барган кебек күпмедер араны йөгереп үтте. Як-ягына каранды. Кытай стенасыдай озын дивар алга таба биек, куе тирәкләр арасына кереп югала Сул кулдагы юкә аллеясында кеше заты күренми, ә таш коймага ук сыенып утырган кабер калкулыклары артына качарга мөмкин түгел. Бандитлар паркның агачлар куерак үскән аргы башына йөгергәннәрдер, күрәсең, ә аннан, койма аша сикереп. Әрхәрәй дачаларыннан әллә ни ерак булмаган авылга элдерткәннәрдер Тиздән аллея сукмагы буйлап кайтып килүче Әскәр дә күренде — Булмады.— диде ул. гаепле кеше сыман, башын түбән иеп.— Канлы эзләрен калдырып ычкындылар, шайтаннар. — Иптәшләр кызганыч Федор Лукич —дип кушылды аңа Шамил. Икенче көнне Измайлов берничә егет белән яңадан Әрхәрәй дачаларына килде. Митрополит Иаковның Питерга юл тотуы бик ихтимал иде: аны беркайдан да эзләп таба алмадылар Әмма бу аның эш белән китүеме, әллә чека күзеннән качуымы — хәзергә 58 әйтүе кыен иде. һәрхәлдә. Иаков турында: Епархиясендәге попларның Советка каршы вәгазьләрен хуплый, ул гына да түгел, үзе шундый эшләр белән мавыга .— дигән сүзләр хак булырга охшый Аның кара канаты астында Мусин кебек бандитларның гына түгел, монах чапаны ябынган офицерларның да яшеренеп ятуы да тикмәгә мени. (Кичә моның нәкъ шулай булуы ачыкланды) Ул коз- гын-башкисәрләрдән шәхси гвардиясен тупларга җыенмыйдыр ич инде Иаков атакай? Бу эштә Варсанофийны үзенә булышчы иткәнме әллә ул? Варсанофий дигәч тә. тагын әллә нинди сораулар калка — әлегә берсенең дә җавабы табылмаган Кайсы ярыкка кереп кысылды ул алла хезмәтчесе7 Мурашкинцев-мескен; чиркәү тәрәзәсендә тәгаен аның башын күрдем, дип тәкрарлады бит. Чын-чынлап күзбуар булып чыкты ул Варсанофий Измайлов митрополит чиркәвен бик җентекләп тикшерде югыйсә. Әмма ачыклый алган кадәресе күңел юатырлык түгел иде Варсанофий карачкысының күзгә күренеп тә. якынлаша башлау белән юкка чыгуы, әлбәттә, бу чиркәүнең хикмәтле булуы турында сөйли Иә мондагы төп биналарны тоташтыручы җир асты юлы бар. йә ике катлы стена шулай фокус күрсәтергә, күз буарга, албастылар асрап ятырга мөмкинлек бирә Ни генә булмасын, митрополит Иаковның иң ышанычлы кешеләре генә беләдер бу серне һәм алар аны. үзләре белән кабергә алып китсәләр дә. чит кешегә чишмәячәкләр. Галереягә чиркәү ягыннан керү ишеге дә табышмаклы икән: ул ифрат зурч иконастасның бер кисәге булып чыкты Аның ничек бикләнгәнен белмәгән кеше, әлбәттә, ача да алмый интегергә тиеш иде. Байтак еллардан соң. әлеге чиркәүне үзгәртеп корганда. Шамилнең бу фаразлары расланасы бар әле: стенаның ике катлы булуы, ягъни Варсанофий атакайның стена эченә кереп китә торган яшерен юлдан файдалануы да. алтын суы йөгертелгән иконастас- ларның бер үк вакытта әкияттәгедәй сихерләнгән ишек хезмәтен үтәүләре дә. Николай-угодник- иконасының өстәге сул почмагына баскач кына ачыла торган ишектән подвалга төшәргә була икән. Ә аннан чиркәү белән әрхәрәй йортын тоташтыра торган юл башлана — җир асты юлы Протоирей Варсанофийның, йомран шикелле. җир астынан йөгерүен ул чакта күрә дә. белә дә алмыйлар иде чекистлар. Андый хикмәтләрне чиркәү әһеле, оят җирен кешегә күрсәтмәгән кебек үк. чит-ят күзгә чыгарып салырга ашыкмый иде. әлбәттә Шул рәвешле, куркыныч килә калса, тиз үк җир тишегенә кереп югалу мөмкинлеге сакланды Кашка төштә булганлыктан. йомран юлы нда язын-көзен дым-су әсәре күренми ә инде суларга һава дисәң Пыяла коридор-галереяны митрополит йортының икенче катына җиткәнче күтәреп торган кирпеч баганалар бар бит әле Аларның эче куыш! Салам белән сөт эчкән төсле, җир асты дөньясы шул баганалар аша һәрдаим саф һава суырып тора иде Унсигезенче елның июнь көннәрендә әрхәрәй йортының бу хәйләсе ачылмаса да Шамил Измайлов белән аның иптәшләре зур кара пәрдәнең бер читен күтәреп карый алдылар: ул пәрдә артында митрополит Иаковның яшь Совет властена каршы көрәштәге чын йөзе чагылып калды Чиркәү әһелләренең кара чапан астына монар- хист-офицерларны сыендыруы да фаш булды Әмма вакыйгаларның катлаулы агышы, үрмәкүч челтәре төсле үрелеп-чуалып беткән заговор жепләре бу эшне ахыргача тикшереп бетерергә мөмкинлек бирмәде Тәреле очлымнар астына оялаган шөпшәләрнең зәһәр угы соңыннан коточкыч бәлаләр китерде. VI. Яңа танышлар арасында Әрхәрәй дачасыннан исән-имин котылса да, Сабадырев бер мәлгә дөмятим калган сабый сыйфатында иде. Соң, шулай булмый ни: әле генә аларны үз канаты астына алган Варсанофий атакай, өрәк кебек, күз алдында эреп юкка чыкты Мусин Фаикъ белән исә янәшә басып тору гына да бик хәтәр була башлады: аның эзенә басып уголовный розыск шымчылары килә . Бу шәһәрдә каккан казыгың да булмаган көе ничек җан асрамак кирәк?! Әле бит тереклек итү генә түгел, Казан алтынына ачкыч табу бурычы да тора алда. Хәзер кая инде ул иркен сарайлар, йомшак түшәкләр турында уйлау — ас корыда булсын да, баш җылыда булсын! «Әллә «Болгар» номерларына сугылып карыйсыңмы? — дип котырта иде аны эчендәге шайтан — хыял белән фараз.— Чекист халкы һәрвакыттагыча артык уяулык күрсәтер: чүплек башларыннан, фәхешханәләрдән эзләр, әмма шәһәр уртасында Махно эмиссары ачык- таначык яшәп ятыр дип башына да китерә алмас». «Анысы шулай,— дип җөпләгән була аны тыштагы шайтан — шактый нужа күреп кыйналган салкын акыл.— Ярый ла чека абзарына ниндидер аңгыра маэмай килеп эләкмәгән булса. Бөтен бәла шундыйлардан бит: белер-белмәс килеп ябыша да, үзе дә аңламастан, койрыгыңнан сөйрәп чыгара, нәгъләт». Шулай да бу юлы аны азау теше ярган адәм эзәрлекләп килә, ахрысы Атакай фатихасы белән юлга чыгып та атлаган саен уңыш- сызлыкка юлыгып торыр идемени югыйсә. Ә тәҗрибәле чекист... Са- бадыревның күз алдына бик ачык һәм бик куркыныч булып килә ул: шәһәрне уч төбенә куйган да, имеш, һәр төрле монархист-анархист ишеләрнең кайсы тишеккә барып кергәнен карап-күзәтеп кенә утыра. Шуларны уйлап-уйлап та, уйларының очына чыга алмагач, баштагы бер-ике көнгә булса да, Мусинның иске квартирасында тукталырга карар итте Митька. Сыртына таяк төшкән эт шикелле боегып, әмма саклык чараларын онытмыйча кайтып керделәр. Агач йортның икенче катындагы бер бүлмә иде бу. Сабадырев өзелгән бармагын сүтеп бәйләде, тәрәзә-ишекләрне капшый-капшый бүлмә буйлап йөренде Басмалары чершенгән агач баскычка чыгып, кое төсле тар. аркылысы-буе тигез ишегалдына карап торды. Йортның беренче каты яртылаш җиргә чумган. Озынрак кеше булса, икенче катның тәрәзәсенә үрелеп буе җитәрлек. — Моннан сикерергә әйбәт икән —дип куйды Митька. Өйгә борылып керде, картларча авыр сулап, эскәмиягә утырды:—Көн буе сука сукалаган ат кебек арыдым —дип уфырды Кулындагы яраны йод белән көйдереп маташкан Мусин: — Наганны бәреп төшерде, анавы! Кызган шомпол белән китереп ордымыни...— дип мыгырданды.— һаман шул ут борчасы бит, каһәр Чистайдан бирле өченче тапкыр килеп кысылды! Үзем дә инде Егерме адымнан атып тидерә алмадым! «Франция» номерларында тагын да якынрак иде Җен малаедыр, валлаһи: аңа аткан пуля читкә борылып оча. Абзаңның әле кайчан гына «Мәргән» дигән кушаматы бар иде... — Алай... Ул ут борчасы синең башыңа җитәчәк инде бер,— дип иренеп кенә әйтеп куйды Митька — Тфү. тфү. тфү — дип төкеренде Мусин, иреннәре юешләнеп чыкты.— Каргышың кара башыңа, тинтәк! — Каргавым түгел. Күңел сизенә Ишеткәнең бардыр ич: өч тапкыр сугып та үтерә алмасаң. елан тәгаен чага, диләр.. Мусин авыртуын да онытып, кулларын бутады, бармаклары белән колак тишеген томалады Шулчакны ишек шакыган тавыш ишетелде Митька белән Фаикъ, сулыш алырга да куркып, бер-берсенә караштылар. Тагын шакыдылар,— бу юлы катырак, таләпчәнрәк итеп Сабадырев ирененә бармагын куеп, Фаикъны кисәтте. Шунда ук куеныннан пистолетын чыгарды, тәрәзә яңагына ышыкланып ишегалдына күз салды. Юк, ишегалдында берәү дә күренмәде — Федя Фаикъ! — ишек артыннан шактый олы яшьтәге хатын = эндәшә иде 1 — Хуҗабикә,— дип пышылдады Мусин, маңгаена тибеп чыккан 2 тир тамчыларын сөрткәләп. Күзе Митькада: ул ни әйтер, нинди әмер - бирер, дип көтә иде. — Йокларга яткан идем, диген, хәзер үзем синең яныңа керәм, _ дип әйт— Сабадырев тубыгыннан икенче пистолет алып, йөзе ага- £ рынып киткән Мусинның учына төртте. Фаикътан шундый җавап ишеткәч, хуҗа хатын башмакларын “ кыштырдатып кире китте Сабадырев ишеккә колагы белән сыланды, аннары ачкыч тише- - геннән тышка караган булды. Усал гына сорап куйды: 2 — Нәрсә син, Азман, шул кортка белән яшисеңмени? Әллә фатир _ хакын түләмәдеңме? 2 — Өч ай алдан биреп куйдым, валлаһи! —дип пышылдады Му- = син. Ул үзе дә куркып-аптырап калган кебек иде — Нәрсә иснәнеп йөрүе икән, анавы?! Беравык, колакларын торгызып, коридордагы тынлыкны тыңлап тордылар. Шылт иткән тавыш та юк иде. — Тәвәккәллим,— диде Фаикъ һаман пыш-пыш килеп. Чылбырын да ычкындырмыйча, ишекне сызык кына ачып карады. Коридорда кеше заты күренмәде. Мусин хуҗабикә яныннан бик тиз әйләнеп килде. — Йә, нәрсә кирәк булган аңа? — диде Сабадырев, түземсезләнеп. — Үзенең бер хаҗәте дә юк. Браты эзләп килгән мине — Аның агасы бармыни?! Чынлап әйтәме9 Дөресме9 — Барын бар анысы, үзем беләм, Серадов Алтынбай —Мусин сәкегә кырын төшеп, җиңел сулыш алды.— Элеккеге тикшерүче, төрмә следователе Мин аны Чистайдан ук бераз хәтерлим Әллә ни зарарлы мужик түгел. Монда Октябрь фетнәсе алдыннан гына килеп чыкты. Митька тагын наганына ябышты — Андый эт хуҗасыз тора алмый. Хәзер Советка яллангандыр Өстебезгә бәла алып килер! — Килмәс Үзенең асты юеш.— Мусин өстәлдән сохари үрелеп алды, шытыр-шытыр кимерә башлады.— Ә болай, адәм затыннанмы, җен затыннанмы икәнен аңларлык түгел. — Алайса «күз-колак» инде! — Сабадырев, урыныннан кубып, бүлмә буйлап йөренеп килде — Патша хәзрәтләренә хезмәт иткән. Аннары — Вакытлы хөкүмәткә. Әле дә хуҗасыз калмас, билгеле .—Ач эт сөяк кимергәндәй, таза тешләре арасында сохарины көл итә иде Мусин.— «Дөнья малы— дуңгыз каны» дип сөйләнә үзе. әмма шул дуңгыз канына бик хирес күренә ул Алтынбай. Кем күбрәк түләсә, шуңа сатылуы бик мөмкин — Әйтәм ич! «Арты юеш... Килмәс...», имеш! — Митька, мыскыллап, авызын чалышайтты.— Кайчандыр үзенә күрә хөкемдар булып та эшләгән... Димәк, ул инде кешеләр язмышы белән уйнауның тәмен белеп алган. Акчалы үгезгә үз тәнен бирүдән фахишә нинди рәхәтлек кичерсә, кешеләрне сатудан андый бәндә шундый ук ләззәт ала. Әлеге Серадов та кайсы аллага "табынуның бер аермасын да күрми: анар хистларныкы яисә большевикларныкы булса да барыбер, ат каракларыныкы булса да зарары юк Мин ышанмыйм андыйларга Анасын саткан адәмнәр алар. — Белсәң иде. Митенька аның хәзер, минемчә, үз кайгысы кайгы. Әгәр Совет ягына чыга калса, хәзерге хуҗалары аны җир тишегеннән эзләп табып булса да, сөякләрен җыеп ала алмаслык итәчәкләр. — Ярый, анысы хәерле булсын. Ә сине нинди максат белән эзли инде ул? — Әҗәл фәрештәсе кирәк булган. Бер генә юлга, ди, тик тиз кирәк, имеш. — Кемне йомдырасы, ди инде? — Сабадырев, ата каз кебек, муенын алга сузды. — Ризалык бирсәм, иртәгә әйтәчәк, өйлә вакытында. — Ничек бәхилләтергә уйлый? Ходай ризалыгы өчен генә түгелдер бит? — Ике яңа паспорт вәгъдә итте Шуңа өстәп — илле алтын гривенник. — Алтын эчне тишмәс, анысы. Документның да кирәге чыгар.— Митька алтын тәңкәләрне чәйнәп карарга теләгәндәй, яңак сөякләрен уйнатып алды.— Риза бул, Фаикъ. Мин дә сиңа булышырмын. Алай- болай. көтелмәгән хәл килеп чыкса, утны үземә алырмын «Алырсың, пычагым»,— дип әйтәсе килде Мусинның, авызын чалышайтып көлемсерәгәндәй итте, әмма уендагын теленә чыгармады Алаша хәзер «булышырмын» дип сөйләнә икән, моның чынлыкта сукыр бер тиенгә дә тормавын ул инде яхшы белә. Куркыныч туды исә. Митенька ике дә уйламыйча тәпи ялтырату ягын караячак. Хәвеф-хәтәрсез генә барып чыкса — капчыгын тотып мәгәрич бүлешергә киләсен көт тә тор. — Утны үзеңә алу ук кирәкмәс, Митенька — Мусин, теше сызлагандай кыяфәткә кереп, чыраен сытты.— Ничек тә ерып чыгармын, боерган булса. Күрмәгән-белмәгән эш түгел. Ә инде сиңа да үз авызымнан өзеп өлеш чыгарган өчен . Бераз тир түгәргә туры килер шул, ахири. әйе. — Син инде, ни, Фаикъ. — Сабадырев, шунда ук аның шартына күнгән кебек, килешүчән тавыш белән сүзне читкәрәк бора башлады— Ул Серадовтан берәр алачык сорап кал, дим. Тагын бер түбә кирәк булыр бит кара көнгә. Алай-болай үзебез эзләргә керешсәк, безне һәр чатта чека сагалап торачак хәзер, «һап» итеп эләктереп кенә алырлар. Мусин дәшми-тынмый гына тыңлап торды да ияк какты — Сөйләшеп карармын әле ул хакта да,— диде Икенче көнне Фаикъ үзләренә тапшырылган эшне төгәлрәк белеп кайтты Шактый четерекле бурыч булып чыкты ул. Башы бетәсе ирнең исеме Газыйм, фамилиясе Дардиев булып, аның кайда яшәве ачык кына билгеле түгел иде Шулай да Сулъяк Болак урамында, реальный училище белән янәшәдәге йортта моның сөяркәсе тора, имеш. Бик тәртипле хатын, диләр, әмма ифрат йомшак күңелле булудан гына бераз кыенлык кичерә, үзенә күзе төшкән ир-ат җенесен кире борып җибәрә алмый икән. Мусин үзенең корбанын әллә кайдан эзләп йөрмәскә булды. Әлеге юмарт хатынның адресын яхшылап белеште дә. шул тирәдә тыныч кына көтеп торуны хуп күрде. «Кемнеңдер тамагына кылчык булып кадалган инде бу Дардиев,— дип фикер йөртте Фаикъ, шул ук вакытта әлеге кешенең тө- сен-битен нәкъ Серадов тасвирлаганча итеп күз алдына китерергә тырышты.— Ялган язулар, документлар ясау остасы, имеш. Шундый сәләтле кеше әрәм була, әх!» Бу минутта ул, куенындагы фин пыча- 62 гын кысып тоткан хәлдә, Газыйм Дардиевны чын күңелдән кызгана, хәтта аның шушы йортка, сөяркәсе янына кайтмавын да тели иде. Әллә инде шушы теләк кабул булды, ул көнне Дардиевка охшаган кеше, чыннан да. күзгә чалынмады Төн урталары җитәрәк. йомшак күңелле хатынның бүген ялгыз гына йоклыйсы беленгәч, Мусин. «Әллә7 —дип, дәртсенеп караган иде Сабадырев — чынлап * та, алаша икән! — — диде, әлеге ике катлы йортка таба юыр5. «К У • J* II 65 тып китте Йорт почмагына барып ышыклану белән, башын сузып карады Сабадыревның кара шәүләсе тимер чыбык буйлап җәһәт кенә төште дә, Мусин кебек үк, аягында басып кала алмыйча, өелгән җир өстенә сузылып ятты Ләкин шул вакыт яр башында аларны эзәрлекләп килүче мылтыклылар күренде. — Әнә алар! — дип кычкырды яшь тавыш татарчалап.— Әнә, әнә! Шатыр-шотыр китереп мылтык затворлары тартылды. Сабадырев кисәк сикереп торып, үзенә сыеныр урын бирәсе йортка таба ук булып атылды. — Тукта! Тукта дим! Югыйсә' — дип акырдылар өстән. Бусы тупас — карлыккан тавыш иде Сабадырев, аңа карап, туктамады, әлбәттә. Яр башыннан дөп-дөп итеп ике тапкыр ут чәчрәттеләр. Беренче атуга ук Митька җиргә егылды. «Юри үлгәнгә сабышып ята»,— дип уйлады Мусин. — Бусы булды.— дип куйды баягы яңгыравыклы яшь тавыш.— Икенчесе ычкынды тәки, контра Митька һаман тынсыз-хәрәкәтсез ята иде, кинәт, кузгалмаган килеш кенә: — Мине каплап тор! — дигәне аермачык ишетелде Мусин беразга икеләнеп калды, аннары теләр-теләмәс кенә пистолетын алып, яр башындагы бер шәүләгә төзәп атты. Шәүлә чайкалып куйды, аннары кинәт, ярдан түбән сикерергә теләгәндәй, алга таба сөрлегеп китте Ул мәлне үзе түгел, «а-а-а!» дип сузып кычкырган тавышы тәгәрәп төшкән кебек тоелды. Шунда ук ярдагылар сузылып ятып, еш-еш ата башладылар. Болар татар-башкорт батальоны егетләре дүрт ел буена герман фронтында итек туздырулары бушка китмәгән, күбесенең аткан саен каргага тия иде. Мусинга бу атышуның яхшылык белән бетмәсе аңлашылды. Иң беренче пуля аның җилкәсен җимереп аяктан екты Шунда ук бөтен тәнен утлы шөпшә күче тешли-чага башлаган кебек булды Сүнеп баручы аңында, иң соңгысы булып, гаҗәпләнүгә тартым бер уй чагылып үтте: шулай ахмакларча бетүме бу? Ул үзенең бу уенга ничек килеп керүен белмичә үлде Немец агенты Михаил Тряпкинга чекистлар корган тозакның бер корбаны булуын белмәде •Чыбыксыз телефон» аша хәбәр салганнар иде ялган язулар, документлар ясап ятучы Газыйм Дардиев аша чека бик мәгълүм агентның эзенә төшәргә җыена, имеш! Тряпкин-Карачкы, бу җимгә кабып, тизрәк саклык чараларын күрергә ашыкты Киләчәктә кирәге чыгар кебек күренсә дә. Дардиевтан котылу — аныңча, иң дөрес юл иде Бу эшне ул Серадовка тапшырырга булды Бердән, Чистайда бер мәртәбә сатып алгач, инде фахишә кебек үзе тагылып йөри башлаган Серадов үзе дә Дардиевтан ялган язулар әмәлләткән иде Димәк, фаш булу куркынычы аңа да яный. Икенчедән, Серадовның кулын канга буяу — алга таба аны тагын да ныграк бәйләп кую дигән сүз! Әмма Серадов моның ни белән бетәргә мөмкин икәнен үзе дә чамалый, тиктомалга башын югалтасы килми иде. Бу куркыныч һәм пычрак эшне ул, Тряпкин биргән түләүнең яртысы бәрабәренә, ипләп кенә сатып җибәрә алды. Хәзер кан эчендә яткан Мусин Фаикъ та, аның анархист дусты Сабадырев Митька да. әлбәттә, шул «сату-алу» корбаны икәнлекләрен белмиләр иде Митька, кызыл гаскәриләрнең Фаикъ белән атышуыннан файдаланып, сикереп торды да күз ачып йомган арада йортның икенче почмагына барып сыенды. Ул арада атыш тынды Митька йортны әйләнеп чыгып, тирә- юненә сак кына күз салды Мусинның үле гәүдәсен күрде. Артык бер 66 секунд та тукталып тормыйча, моннан таярга кирәк иде! Кеше-кара күренмәгән, караңгы тын урамнар, тыкрыклар буйлап качып барганда үз хәле хәл булса да. дустының үлеме Митькага авыр тәэсир иткән иде. Кызганыч, бик кызганыч. Ни генә димә, шушы кыска арада байтак сират күперләрен бергә кичтеләр ич' Мусин шәһәрнең бөтен чатларын яхшы белә, монда аның үз элемтәләре, * иске танышлары бар, алар ярдәме белән ниндидер эшләр кырырга £ сәләтле иде. мәрхүм. Ләкин бераздан, башын эшләтеп карагач, Мить- | ка капма-каршы фикергә килде. Бәй. Фаикъның бүген аяк сузуы әле- ? гә хәтле җан көеге булып йөрүенә караганда әйбәтрәк икән ләбаса! = Азманны белмәгән шпана юк иде шәһәрдә. Коська Балабанов күгәр- ' ченнәре» дә шуңа каныга башлаганнар иде. Үз ишләре бәреп үте- а рергә йөргәндә, уголовный розыск дигәне дә эзгә басып килә иде. ° Аның белән бергә булу гына да бик хәтәр нәрсәгә әйләнде бит. Аз- = манга дип күтәрелгән күсәк Сабадыревның башына төшмәс дип кем 2 әйтә ала! » Ул кичне бүресе улады Митьканың: куа килүчеләрдән котылып, tтырналмаган да килеш диярлек әйләнеп кайтты Кайтты дип. шул — £ бичара Мусин биләгән бүлмәгә инде. =. Серадов аларның кайтканын көтеп торган иде. £ Болак төбендә яткан Дардиевның язуларын өстәлгә ташлап, * Митька кайгылы төскә керде: — Безнең ахиринең генә юлы уңмады. Фаикъны — Федяны әй- тәм... — Син нәрсә?! Чека эләктердеме? — Серадов урындыгыннан сикереп торды, күзләре атылып чыгардай булып акайды. Сабадырев башын чайкады, бинт белән бәйләнгән бармагына сак кына кагылып алды: — Ходай каршына китте. Безне калдырып. Серадов тиз генә чукынып алды, «уф» дип җиңел сулап куйды: -— Аллага шөкер. Тәмам котны ботка төшергән идең. Ходай каршында дәшмәс анысы. Ә менә чека кулына барып капса...— Ул янә бер мәртәбә «чебен куды»: — Ярый, авыр туфрагы җиңел булсын. Шуннан соң Серадов ипләбрәк утырып, Митьканың йөзенә текәлде. Тикшерүчегә генә хас бәйләнчек сораулар бирә-бирә. аның кемлеген, кайдан килүен, ни белән шөгыльләнүен ачыкларга маташты. Сабадырев башын җүләргә салып, теләр-теләмәс кенә җавап биргән булып утырды Ул үзен гадәти бер кесә карагы — дөньяның кая таба барганын бигүк аңлап бетерми торган мужик итеп күрсәтергә тырышты. «Сәяси мәсләгең нинди?’—дигән кебек сорауларны гомумән аңламамышка салышты Нинди мәсләк, нинди сәясәт ди! Патшасына да, комиссарларына да төкерә ул. Дөрес, элек әйбәтрәк кебек иде Хәзер дөнья болганды. Кесә карагына да көн итүе читен була башлады. Бүтән ни әйтәсең: бетле башыңны төртергә урын калмады. Серадовның бик төпченеп соравыннан Митька шуны аңлап алды: бу бәндә ниндидер бандада, яисә яшерен оешмада әгъза булып тора, үз ягына бүтәннәрне дә авыштырырга ниятли. «Кызык бит: миңа нинди вазифа бирмәкче икән? •— дип уйлап алды Сабадырев.— Йомышчы малай итмәкчеме? Әмма Серадов сораштырудан ары китмәде, бернинди тәкъдим дә ясамады, бары тик иртәгә Митьканы бер кеше белән таныштырырга гына вәгъдә итте. Ул адәм, имеш, «баш төртергә * урын бирәчәк. Алтынбай Серадов киткәч. Митька, чишенеп тә тормыйча, ятагына сузылды. Бүген көн дәвамында күргәннәрен-кичергәннәрен яңадан хәтер иләгеннән үткәреп, йоклый алмый озак ятты. Махно атакай куйган бурычны үтәү авырлыгы да аның йокысын качырган иде. әлбәттә. Банкка ачыктан-ачык һөҗүм ясау уеннан ул күптән кире кайт- кан иде инде. Шулай итеп, ике генә юл калды. Аларның иң кулае — бик ышанычлы кешеләрдән көчле төркем туплап, шәһәрдә берәр төрле фетнә кузгалганын көтү. Тирә-якта тыныч түгел, төрле көчләр бер-берсен изепсытып тәхеткә үрмәли. Әмма алар кайчан, үзара бу- газга-бугаз килүдән туктап, Совет властеның эчен тишеп агызырлар? Тагын күпме көтәргә кирәк9 Моны бит тәгаен генә берәү дә белми. Димәк, кул кушырып көтеп ятудан да әлегә мәгънә күренми. Инде икенче юл — шулай ук кабат-кабат уйдан-күңелдән кичерелгән юл — банкка җир астыннан юл салу. Теге Миргазияновның банкта эшләүче кардәшен дә тизрәк эзләп табарга кирәк. ■Торак якларын хәл итим генә, ныклап эшкә керешәм»,— дип үз-үзенә сүз беркетте Сабадырев Күзенә йокы эленгәндә Тоськасы- ның байлар түшәге кебек ап-ак йомшак түше исенә төшеп, йөрәк турысында нәрсәдер чәнчеп куйды. Сөйләшенгән вакытта, сөйләшенгән урынга килеп баскан иде Митька. Серадов күренгәнен көтеп, бер сәгать вакытны «үтерергә» туры килде Тегесе тагын, дәшми-тынмый гына арттан килеп, ялгыш кагылган кебек итеп, терсәге белән төртеп узды да урам буйлап салмак кына атлавында булды. Аңардан бераз гына арткарак калып, җеп белән тарттырылгандай. Сабадырев кузгалып китте. Аяк астында ни барын күрми, ялт-йолт як-ягына карана: Серадовның үз-үзен тотышыннан аңа да ниндидер киеренкелек күчте, өстәвенә соңгы арадагы уңышсызлыклар күңелгә чын-чынлап шикшом салган иде. Уңда да, сулда да чекист яисә мильтон күзәтеп торадыр шикелле тоелды Митькага. Әмма бу борынгы урам, рус һәм татар телләрендә сөйләшеп, үзенең гадәти тормыш-көнкүреше белән яшәп ятмакта иде. Әллә ни кыландырып эшләнмәсә дә. төрле-төрле язулы такталар, игъланнар, аннан да бигрәк шул такталар эленгән күп санлы кибетләр, ашханәләр, конторалар урамның ике ягыннан агылган халыкны төркем-төр- кем итеп үзенә суырып ала. Уртадан, таш юлны дагалары белән шакып. ике тарафка да атлы олаулар чабып тора. Бик сирәк кенә булса да, атларны өркетеп, машина үтеп киткәли. Урамның шушы гадәти ыгы-зыгысы Сабадыревны да күпмедер тынычландыра бара иде «Йә, нәрсә дип тарткаланасың инде? — ди ул үзүзенә.— Монда сине этем дә белми. Уңышсызлыкка очравың әлеге дә баягы Мусин аркасында булды бит. Чека синең нигә дип бу шәһәргә килеп чыгуыңны уена да китерми. Язуларың да тәртиптә. Шулай булгач, артыңнан сулап яшәмә!» Шулай үзен-үзе юатып, дәртләндереп атлаган иде,— Серадовның үкчәсенә баса язган икән. Ә тегесе, тәңкә-тәңкә гөмбәзле, дүрт катлы яшел йорт каршысында туктап калган да, авызын ачып нидер укыган булып тора. Митька аны узып алга таба берничә адым үтте дә, сиздермичә генә, артына борылып карады. Серадов урамда күренми иде. «Казанское подворье» ресторанына кереп китте, ахрысы, дип юрады Митька. Чыннан да. Серадов аны озынчарак көзгеләр белән бизәлгән вестибюльдә көтеп тора иде. Кызыл розалар янып торган фарсы келәменә йомшак кына басып, мәрмәр баскычтан икенче катка күтәрелделәр. Серадов. гадәтенчә, сулга борылып, зал аша тәрәзә буендагы буш өстәлгә узды. — Монда ярыйсы гына сыйлыйлар, җырчы-биючеләре дә күңелгә ятышлы,— дип сөйләнде ул, шул арада сәгатенә карап куйды. Сабадырев ресторан залына күз йөртеп алды: мәрмәр колонналар арасында буш өстәлләр юк диярлек иде Тирә-юньдәгеләрнең һәммәсе 68 бәйрәмчә күтәренке рухлы, шау-гөр киләләр Аргы почмакта оркестр, тәбәнәк сәхнә. Ул да түгел, сәхнәгә зифа буйлы, матур аяклы дүрт кыз очып чыгып бии дә башладылар Залда хуплап кычкыру, кул чәбәкләү дулкыны кузгалды. Бераз кызып алган кунакларның бигрәк тә тырышканлыгы күренә. Серадов, аракылы рюмканы кулына алып, дуслык өчен эчәргә * тәкъдим итте Аннары алар гүзәл хатын-кызлар исәнлегенә, тормыш- = тагы уңышлар өчен күтәрделәр Музыкантлар да дәртләнебрәк уй- ’ ный. кызлар да шәбрәк бии башлаган кебек тоелды. Серадов ак көяз - кулларын чәбәкләп, мыек астыннан гына такмаклап алды: Шул уй Сабадыревның баш миенә шырпы булып кадалды. Соңгы вакыттагы бәла-казалар аны бүрәнә аша бүре күрергә өйрәтеп киләләр иде инде. Бераз биегәч тә. Флораны өскә, табын янына әйдәде Митька Кыз күндәм булып чыкты — кире беткән Тоська түгел иде инде! — бер сүз дә каршы әйтмичә, ап-ак, тип-тигез тешләрен күрсәтеп елмайды гына. Ул озын кара керфекләр, ул матур яшел күзләр анархистның йөрәгенә ут салды. Фәрештә... фәрештә...» — дип кабатлады Митька үзалдына. Нәселнәсәбе хакында сорашканда, кыз үзенең борынгы морзалар нәселеннән — Тенишевлар ыруыннан икәнен әйтте. Телендә тамчы да татарлык сизелми сизелүен, әмма йөзендә шәрекъ кызларына хас чалымнар бар шул. бар! Сабадырев бөтенләй башын югалтты. « Морза кызы, димәк! Княгиня! Шулай дип уйлаган идем мин аны! Муеныннан килгән затлы ис кенә дә княгиня икәнлеген әйтеп тора!— дип үз-үзен ышандырды Митька.— Ярабби, язмыш үзе аны миңа бүләк итә Бу инде Тоська гына түгел. Печән чүмәләсендә аның да тиңдәше юк иде югын... Әмма менә кайларга менеп кунаклады абзагыз! Княгинялар өстендә эшләү бәхетенә иреште!» Сабадырев озата барырга рөхсәт сорады. Кыз баштарак ялындырган төсле иде. аннары ачыграк итеп әйтте: — Монда Петербург яисә Мәскәү түгел инде анысы... Мине белүче дә юк диярлек. Шулай да кешедән яхшысынмыйм. Оялам... Аракы пары Митькага шактый кыюлык өстәгән иде: ул әрсезләнә төшеп, кыз янында берәр сәгать кич утырырга ук нияте барын белгертте. — Ярый инде алайсам Чирек сәгатькә булса да ризалашмый булмас. Берәр чынаяк кофе эчәрбез,— диде кыз, авызын уймаклан- дырып. — Биш кенә минутка...— дип кайнарланды Сабадырев, аның кулына үрелеп — Кайда очрашабыз? — Кичке унбердә Шамов шифаханәсе артына килегез Аллея башында көтеп торырсыз. — Хезмәтчегез каршы алырмы? — Юк. сезгә үзем каршы чыгармын .— Флора тешләренең аклыгы белән янә күзне чагылдырды Аның көлүе назлы-дәртле дә, бер үк вакытта балаларча беркатлы да иде. Җир йөзендә күзгә күренеп йөри торган бер фәрештә булса, ул, мөгаен, княгиня Флора булыр иде» — Кызны җитәкләп табын янына кайтканда, шундый уйлар җылытты Митьканың күңелен. Ә мәҗлес кызып кына килә иде әле Сабадырев утырырга өлгермә- дә. аны Серадов кул ишарәсе белән, үз янына дәшеп алды — Казанның җир асты юллары белән кызыксынасыз икән. — диде ул, нигәдер читкә карап.— Бик четерекле мәсьәлә кузгатасыз, асыл егет. Әмма сезгә тагын бер игелек эшлисе килеп тора. Ул хакта бөтен мәгълүматны җыйган берәү бар Барын бар да. ул. ач әрвах, коры рәхмәткә генә риза түгел. Бик күп сорый. Алтын белән ун мең. Болар янына Апанаев та килеп җитте. Аңа яңабаштан сөйләп бирделәр. — Бөтен мәгълүматны да җыйган дисезме? Шулай ук микән? Кырыгалдар гына түгелме? — Күренеп тора: Әнвәр инде сатулаша башлаган иде. Кырыгалдар ■ дигән сүздән Серадов кызарып киткәндәй булды. — Байтактан таныш без аның белән. Якташлар дияргә дә була. Губерна жандарм идарәсендә эшләде Ә инде жандармерия кызыксын- маганбелмәгән нәрсә юк. әфәнделәр. Җир асты юллары дисәгез — 86 бигрәк тә. Анда бит корал, прокламация ише нәрсәләр яшерергә, хәтта типография тотарга да була Җир асты юлы белән хөкүмәт биналарына үтеп керергә мөмкин. Әйтик, банкка! Менә шундый «ихтимал»ларны жандармерия ничек истә тотмасын1 Кыскасы, җир асты юлларының ул төзегән схемасы бик төгәл булыр дип уйлыйм Апанаев белән Митька сүзсез калдылар Аларның икеләнүен күреп, Серадов чын-чынлап маклер кабыгына керде, пышылдауга күчеп: — Үзара гына әйткәндә, ул схема — бәһасыз байлык бит. егетләр.— диде.— Мондагы кайбер яшерен оешмалар ике хак түләп булса да алырлар иде Әмма агаем хәзер андый уеннарда катнашмый Ул кадәр акчасы булса, Сабадырев ике дә уйлап тормас. Серадов белән теге жандарм кире чигенгәнче, янчыгын чишәр иде Сатулашырга. кул сугышырга өйрәнгән Апанаев исә ризалык белдерергә ашыкмады Аннары куелган бәя дә бик кыйммәт иде бит. Каһәр, Серадов ун мең алтын» диде дә катты, бүтән бер тиен дә төшәргә теләмәде. Алыпсатар идеме ул, әллә инде схеманы үзе төзегән яисә кулга төшергән булдымы—аңламассың. Әмма болар эзләгән нәрсәнең хәзинә ачкычы икәнлеген яхшы чамалый иде Ниһаять. Апанаев кулын селтәп куйды: — Ярар. риза.— диде.— Кайчан бирә ала? — Теләсәгез — хәзер үк... Ул үзе дә монда утыра. — Бик хуп. Бирсен. — Акча алдан йөри... — Ул хәтле алтынны!.. Бу заманда!.. Кем инде кесәсенә тыгып килсен..—дип югалып калды купец.— Иртәгә иртүк. . Серадов ике кулын кесәсенә тыкты. — Алайса, әфәнделәр., гафу — иптәшләр сезнең белән бер-ике көннән күрешәбез.— Ул беркавым уйланып торды, аннары өстәп әйтте — Мин сезне үзем табармын.— диде Өстәл янында бераз утыргач, Митька белән Флора янә күзгә-күз караштылар. Кафеда халык шулхәтле күбәйгән, бу юлы аларга ишек төбендә генә биергә туры килде. Кафедагы мөхтәрәм җәмәгать шактый ук кызып өлгергән. Оятсыз итеп сүгенгән тавышлар да ишетелгәли. Якындагы өстәлләр сәяси темага бәхәс-ызгыш кузгатып җибәрде. Янәсе, Россиядә кем хакимлек итәргә тиеш тә, илнең киләчәге нинди булырга тиеш9 Бер өстәл тирәсендәгеләр хор белән: — Уч-ре-ди-тельное соб-ра-ние! — дип кычкыралар Икенчесеннән күзләре тонган бер ир-ат торып баса: — Пүчтәк1 Безнең Рәсәй халкы демократиягә күнекмәгән, ә дөресен әйткәндә, җитлекмәгән әле. Император кирәк, әмма Петр Беренче кебек акыллы булсын! — Әй сез, капкорсаклар!..— Күрше өстәлдәге матрос урыныннан күтәрелергә маташа, әмма, биленә авыр таш бәйләп куйган кебек, кузгала алмый, бөтен гәүдәсе белән алга таба авыша гына.— Яле, туктатыгыз мунчала чәйнәүне! Рәсәйдә һәм бөтен галәмдә анархия хакимлек итәчәк. Калганнар барысы да — чүп савытына! Аргы баштан кайсысыдыр яшелле-күкле тавыш белән — Яшәсен большевикларсыз җөмһүрият!—дип кычкырды. — Ходай, патшаны сакла!—Өстенә озын кара җилән кигән, ак күлмәк изүенә «күбәләк» кундырган берәү оркестр мәйданчыгына менеп басты.— Уйнагыз әле «Боже, царя храни»ны һәркайсы- гызга берәр алтын тәңкә! Музыкантларның берсе, уйнавыннан бүленеп кычкырды — Салып сөйләш, туган! Флора кавалерын ишеккә таба тартты — Әйдә, чыгыйк моннан тизрәк Хәзер бик хәтәр тамаша баш- ланачак Мин инде өйгә үк кайтып китәрмен. Алла сакласын! Сабадырев аны озата бармакчы иде, әмма кыз кистереп баш тартты. Ике-өч адымга ераклашкач, килешле генә итеп кул болгады да, билен уйнаткалап тышкы ишеккә таба юнәлде. Бая, биючеләр арасында Грязинюкны күреп калган иде Митька. Аның белән соңгы хәбәрләрне уртаклашасы килде. Әмма кире әйләнеп кергәч, Ильюшаны таба алмады, аны эзләп биючеләр арасыннан узды. Грязинюк печән кибәнендәге энә төсле югалды Ә залда кызган ташка су сибү дәвам итә иде. — Барысы да буш сүз. иптәш-әфәнделәр! — Юантык гәүдәле, тәбәнәк буйлы адәм урындык өстенә үк менеп баскан.— Ә-ә, республика кирәк булдымыни сезгә?! Автономия, демократия дисезме?! Бүген Рәсәй — мескен анакай — диктатурага мохтаҗ. Бөтен хәшәрәтләрне изеп-сытып бетерү өчен Әнә, большевиклар, диктатурага таянасы икәнен шундук чамалап алдылар. Тиздән аларның диктатурасы барыбызны да сытарга керешәчәк. — Патшаны кайтару мәслихәт! Патшаны!..— Баягы Кара җиләннең үз сиксәне сиксән иде. — Яшәсен анархия!—дип кычкырды исерек матрос. Алтынга сатылган оркестрның патша гимнын уйнап җибәрүе булды. әлеге матрос-анархист музыкантлар башына ' рындык белән тондырды Бер таза егет шундык матросның якасыннан умырып алды. Алар- ны аерган булып, ике яктан да сугыш чукмарлары кузгалды. Савыт-саба чәлпәрәмә килгән, өстәл-урындык ауган-ишелгән. дөмбәсләшкән һәм сүгенгән тавышларны хатын-кыз чыр-чуы басып китте. Ул да түгел, кафе ишегендә йолкыш кына бер ир-ат пәйда булып, әче итеп сызгырды: — Чека!! Чека килеп җитте, әфәнделәр! Качыгыз! Бер мизгелгә барысы да тынып-катып калды, ләкин икенче мизгелдә зал кырмыска оясы кебек кайный башлады: әле генә йөзгә- йөз килгән халык бер-берсен онытып ишеккә ташланды Анда ә- дигәнче бөке хасил булды Баягыдан да яманрак этеш-төртеш, изү-сы- ту купты. Кемдер тәрәзәгә урындык белән китереп сылады. Чалтырап пыяла коелды. Берничә ир-егет, тәрәзәдән чыгарга чамалап, ахрысы, шул тарафка ташланды Идән уртасында бер ялгызы матрос-анархист кына торып калган иде Үзен бәргәләп ташлаган ирләрнең тәрәзәгә таба йөгерүен күреп, ул кинәт бушлат астыннан наган суырып чыгарды. төзәп тә тормыйча аларның артыннан шатыр-шотыр ата башлады Берсенә тидерде дә шикелле: ул ир тәрәзә төбеннән урамга кадалып төште. Икенчесе, моны күреп, артына борылды, ике атуда исерек анархистны идәнгә сузып салды. Митька да үзенең котылу юлын әлеге тәрәзәдә күрде һәм бик вакытлы ычкынды, йортны кызыл гаскәриләр урап алганчы бу тирәдән тайган иде инде ул. Кичерешләрдән бик нык арган булса да. Сабадыревның бу көнне матур итеп төгәллисе килә иде. Төнге унбер тулыр алдыннан Шамов шифаханәсе артына барып басты. Озак көтәсе дә булмады: төн пәрдәсенә уралып баручы аллеяның аргы башында ап-ак күлмәкле хатын-кыз гәүдәсе яктырып күренде. Килгән! Сүзендә торган! > — дип сөенеп типте Митьканың йөрәге. Флора, аны күрмәгән кебек, шактый еракта туктап, бер урында басып калды. Кызга каршы үзе атлаган иде. ак күлмәкле гәүдә борылып, әкрен генә кире китә башлады. Митька адымнарын эрерәк, кызурак алдырса да. аны куып ук тотмады. Шулай, күпмедер ара калдырып, оялчан егет белән тыйнак кыз шикелле, үзара сүз дә алышмый атладылар. Калку урыннарда әле Идел ягыннан төшкән ниндидер яктылык әсәре сизелсә дә, чокыр-ерганаклар төбендәге караңгылык күзгә сыланырдай булып куера бара иде. Митька инде аяк астын да күрми, кайсы тарафка юл тотканны да чамалый алмый: ул үзеннән берничә адымда яктырган ак күлмәккә генә йөз тота. Ике тапкыр ниндидер тирән чокыр аша үттеләр, иске коймаларга бәрелә-сугыла атладылар; ниһаять, тәрәзәләрендә ара-тирә утлар күренгән бер катлы йортлар урамына килеп керделәр. Флора барды-барды да. бер йорт каршында туктап калды, ачык капкадан эчкә үтте. Сабадырев та аңардан калышмаска тырышып, ялт кына ишегалдына барып керде. Керде., һәм — муенына кайнар беләкләр сарылганын, ирененә кайнар сулыш орынганын тоеп, тетрәнеп китте. Шушы кыз эзенә баса-баса үзенең ник килгәнен белсә дә, хатынкыз назына сусавы түзә алмаслык дәрәҗәгә җитеп бөтен буыннарын сызлатса да. бәхетнең бу кадәр якынлыгы аның өчен көтелмәгән бер хәл иде. Зигә керделәр. Флора караңгыда кармаланып ут кабызды Шул арада да берике тапкыр гәүдәсе белән аның беләгенә орынып китәргә җай тапты. Аннары елмаеп, гаҗәпләнгән төсле кулларын як- якка җәеп, төнге кунакны табын янына чакырды. Ә өстәл өстендә чын-чынлап морзалар сые иде: кыздырылган боҗыр дисеңме, бал-май, һәртөрле җиләк-җимеш дисеңме. . Ә каршысында татлыдантатлы нигъмәтләр вәгъдә итеп гүзәл Флора утыра. Болар барысы да гаҗәп матур төш булып тоелды Митькага. аның бу төштән мәңге-мәңге уянасы килми иде. Сабадырев икенче көнне иртәнге якта гына аңына килде Көнне-сәгатьне аерырлык ук дәрәҗәдә түгел иде әле. уянгач иң беренче тойгысы — үзенең тирән чокыр төбендә ятуына гына гаҗәпсенү иде. Тиз-тиз тормакчы, өстен какмакчы булды — башы бик каты чатнап, күзеннән утлар күренде. Кесәсен капшады анда ни бар-булган алтыны белән янчыгы юк, бармагына ниндидер кәгазь кисәге генә ияреп чыкты. Кәгазьгә өч бармакны бергә кушып кукиш сурәте төшерелгән иде Митьканың исенә төште Костя Балабановның «Күк күгәрчен» бандасы үзенең корбаннарына шундый «чек» биреп кал- дыргалый, имеш. Янә шул исенә төште Флора өстәлендәге гаҗәеп ризыкларга кагыла да алмый калды бит ул Тагын да исендә калганы— Әби патша исеме язылган затлы бокал «Мәхәббәт өчен!» дип күтәрелгән беренче тост... Ә шуннан соң... Үтер,— берни дә хәтерләми. Гүзәл Флораның затлы бокал төбенә һуштан яздыргыч порошок салганын күрми калган иде шул ул. Сабадырев, яңа туган бозау кебек, дүрт аякланып урыныннан торды, дәрмансыз буыннарын өстерәп Печән базарына таба юл тотты. Андагы иң зур яңалык — үткән төндә чека тентү һәм облава үткәргән булып чыкты. Чокыр төбендә кунуның файдасы тиде тиюен дә. авырткан башка тагын бер тимер тарак иде бу. Митька газапланып уйланды, бу хәлләрнең очына чыгарга тырышты чека аны каптырырга дип килгәнме, әллә Апанайнымы? Алай дисәң, нинди юллар белән Апанаев- ның эзенә төшкәннәр9 Аның үзен кулга алганнармы, юкмы9 Инде алга таба нишләргә? Серадов, вәгъдә иткәненчә. «хәзинә ачкычы >н алып килерме, килсә — аны ничек сатып алырга9 . Бу сорауларга җавап эзләрлек хәле калмаган иде Махно илчесенең: кичәге «мәхәббәт тосты»ннан тәне дерелдәп, башы ярыла, күңеле болгана иде Шулай да чыкмаган җанда өмет бар Грязинюк белән Тоськаны эзләп Үтәмешев номерларына барырга карар кылды Күңеле ул якка тартмаса да. бичарадан ничара иде бу Ләкин юлың бер уңмаса уңмый икән: дүрт-биш көн генә элек әлеге номерлар ябылган. Грязинюк белән Тоська ниндидер бүтән сыену урыны табып, күченеп киткәннәр. «Менә хәшәрәтләр, теге көнне миңа әйтмәделәр дә»,— дип үрсәләнде Сабадырев. Ачудан Үтәмешев йорты каршына утырып урам ташын кыйнады — Инде ят шәһәр уртасына ятып үләр хәл юк.— дип уйлады Митька Тотынырга бер ботак та калмады Өстәвенә эзгә баса-баса. чека килә Мондый шартларда бердәнбер дөрес юл — яшерен квартирага, Жуковский урамындагы 5 нче йортка бару гына кала. Махно атакай «Иң-иң ахыр чиктә шунда барып сыенырсың».—дигән иде бит Күзгә мал түгел, газраил күренә башлаган икән, иң соңгы чиккә җитү шул буладыр инде Хөрмәтле укучым! Романның алдагы бүлегенә күчкәнче, әйдә, бер тын алыйк әле. Минем каләмем азрак ял итсен. Синец дә күзләрец тала башлагандыр, бәлки Сүзем озынга китеп, ялыктырмадыммы? Сабырлыгың төкәнмәдеме? Маҗаралы китап язучылар җеп очын ераккарак яшереп, аныц хикмәтен укучы арып-алҗып бетте дигәндә генә ачып салырга яраталар Без андый юлга басмабыз Казан алтыны тирәсендәге ыгы- зыгыларның ни белән төгәлләнәсе, яисә Апанаев, Костя Балабанов кебек «мәшһүр» каһарманнарның кая барып чыгасы Сиңа тарих китапларыннан да мәгълүм булса кирәк Шулай да вакыйгаларны ашыктырмыйк Адәм баласы үзенец күрәселәрен күреп бетерми җир йөзеннән китми, диләр Кайнап торган казанга килеп төшкән Митька Сабадыревның башыннан үтәсе хәлләр алда әле. Тәмам эт каешына әйләнгән Ильюха белән бу ике егет язмышына юха елан булып уралган Тосканың да ниләр кичерәсен «бер алла белә». Ул йомгакны суту, ахрысы, алдагы сәхифәләрдә генә мөмкин булыр Вакыйгалар агышы безнең көймәне хәзер бүтән тарафка бора. Герман Карачкысы яшеренеп яткан караңгы чоңгылларга керәсе бар... Хөрмәтле укучым! Син тагын нидән канәгать тугел? Тәнен сатып көн күрүче Флоралар, азгын Тоскалар янәшәсендә гүзәл-самими мәхәббәт вакыйгаларын да күрәсең-кичерәсең киләдер, шәт Мин үзем дэ шундыйрак халәттә: болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкканын көткәндәй, сафкайнар хисләргә сусыйм. Гирш Олъкеницкий, Шамил Измайлов кебек ирегетләрнең сөю-сәгадәтле мизгелләрен тасвирлыйсым килә. Ләкин, нишлим, каләмем кырыс чынбарлык каршысында көчсез Гәрчә мин әле өметемне өзмим: булыр,— якты мәхәббәт хисләренә манып язасы сәхифәләр дә булыр әле, дим. . «Лирик чигенеш» форсатыннан файдаланып, янә шуны да әйтепкисәтеп кую кирәк: әлегә Син укый торганы — романның өчтән ике өлеше генә булыр * Күләмне чикләү ихтыяҗы байтак вакыйгаларны төшереп калдырырга, хәтта кайбер үзгәртүләр кертергә мәҗбүр итә. Хикәяләү җебен өзмәс өчен, әсәр каһарманнарының уй-кичерешләре тасвирланган урыннарны да шактый кыскартырга кирәк була Бу югалтулар бөтенләй үк сизелми калмас Шулай да, кечерәк кысага утырту гына зур манзараның асылын үзгәртә алмас дип ышанасы килә Менә шундый аңлашудан соң, мин Сине яңадан романга — унсигезенче елгы Казанга әйләнеп кайтырга чакырам... Роман киләсе елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып тулысынча басылып чыгачак. (Ред) VIII. Соңгы очрашу Төн уртасында Кабан күле ягыннан җил кузгалды Бик тиз көчәйде, ачык тәрәзәләрдән ургылып, өстәл өстендәге кәгазьләрне * очырта башлады Әрсез җил каршында беренче мәлгә югалып калса •= да. Олькеницкий тиз үк торып тәрәзәләрне япты. Аннары идәнгә * сибелгән кәгазь битләрен җыеп алды Җиләс җил. каршысында 2 яткан документларны буташтырса да. башны җиңеләйтеп, сафлан- “ дырып җибәрде, уйларны тәртипкә салгандай булды Эссе, озын көн авырлыгы гына түгел, мәшәкатьле сорауларның * күплеге дә баскан иде губчека рәисен Өстәвенә Газыйм Дардиев- ® ның башына җиткәннәр дигән хәбәр дә өстәлде Теге чакта Мир- = газиянов Самат исеменнән чекага < сәлам хаты» язып салган ул адәмне анархистлар үтергән булса кирәк. Атышучыларның «Алаша» 3 дип. Азман дип. бер-берсенә кушамат белән кычкыруларын ишетеп ' калганнар. Димәк, ул тирәдә тагын Мусин Фаикъ белән аның с «кунак егете»1 кайнаша. Мусинның соңгы араларда Костя Балабанов - белән этле-мәчеле яшәвен искә алсаң. Дардиевның кайсы шайтанга хезмәт иткәнен чамалау тагын да кыенлаша Икенче көнне иртүк Шамил Измайловны үзенә чакырып, шул хакта сүз башлады Олькеницкий. — Миргазияновның чәки >гә язган хатын җавапсыз калдырганбыз бит Болай илтифатсыз булу килешми — диде. Шамилнең йөзенә аптырау, сәерсенү билгеләре чыкты — Ничек инде... Ул иске тарихка кире әйләнеп кайтабызмыни? — дип куйды. Губчека рәисе, егетнең аптырап калуыннан канәгатьлек тапкандай. мыек астыннан көлемсерәп, башын чайкады — Кирегә чигеник димим, алга таба барасы юлдан туктап калмаска кирәк Чыннан да. әлеге хат тирәсендәгеләрнең җаны җәһәннәмгә очты Миргазиянов. Санька-анархист. Дардиев Газыйм һәммәсе дә безнең күзгә чалынган бәндәләр. Шуңа күрә аларны берәм-берәм юк итә баралар да Эз югалталар — Дардиев та теге хатны кемнеңдер кушуы буенча язгандыр, дисез инде9 — Нәкъ шулай. Алар барысы да әнә шул кемсәнең кулында биегән салам курчаклар гына Курчак биетүче үзе әле дә булса күләгәдә кала.. — Немец агентын — Карачкыны күздә тотасызмы9 — Шамил, уңайсызланып, аска карады үзенең ачыгавызлык күрсәтүен оныта да. гафу итә дә алмый иде ул «Доктор» Тряпкинны ничек җиңел генә кулдан ычкындырды бит' — Шуңа күрә ике сорауга тизрәк җавап табарга кирәк.— дип дәвам итте Гирш Шмулевич.— Беренчесе: Миргазияновның Санька- анархист белән сөйләшүен кайда, кем тыңлап торган9 Икенче сорау: Миргазиянов исеменнән хатны кем әйтеп яздырган9 — Хатта ап-ачык әйтелгән иде Санька-анархист белән, имештер. Казанское подворье’ ресторанында очраштык, дип. Урынын күрсәтеп тормаса да була иде бит Күрәсең, безне эздән яздыру өчен, юри шундый адрес» биргәннәр — Шулай булуына һич тә шик юк Әмма -Казанское подворье»- ны телгә алу да. ихтимал, очраклы хәл түгелдер — минемчә, хат яздыручының фантазиясе үзе яхшы белгән ресторан тирәсеннән ерак китмәгән Шул ук вакытта әлеге сөйләшү Франция» номерларында булганга охшый. — Мин дә шулай уйлыйм.— дип җөпләде Шамил, — Ә син нигә алай уйлыйсың? Берәр дәлилең бармы әллә? — диде Олькеницкий. — Теге чакта бандитларның бик тиз пәйда булуы сәерсендерде мине Әйтерсең лә кемдер аларга хәбәр салып өлгерде кебек... — Хәбәр иясенең шул ук кунакханәдә эшләүче булуы бик мөмкин Ә. бәлки. Санька-анархистның Миргазиянов Самат янына килүен күзәтеп, сөйләшүләрен тыңлап торган кеше дә шул үзедер9 !. Франция номерларында кичергән халәт әле һаман күз алдында торганлыктан (сакланганны саклармын, дигән бит!). Воскресенская урамына Әскәр Хәйретдиновны да ияртеп китте Шамил Администратор карттан икенче каттагы бүлмәне ачтырдылар. Фойеда яисә коридорда булмаган ич инде ул сөйләшү1 һәрхәлдә. Саматның эш бүлмәсеннән дә кулайрак урын юк. Шул фикерне раслау өчен, кечкенә генә тәҗрибә үткәрү кирәк булды: Измайлов белән администратор бүлмә эчендә гәпләшә калдылар. Әскәр коридорга чыгып, ябык ишек аша аларның сүзен тыңларга тырышты. Яшь чекист бүлмәгә әйләнеп кергәч. Шамил, сораулы караш белән, әкрен генә ияк какты ничек ишетелә, янәсе9 Әскәр, юк. ишетелми дигәнне аңлатып, башын чайкады. Такта ишек аша да ишетеп булмый икән, күрше бүлмәдәге кеше калын стена аша ничек тыңлый алсын?»—дип уйлады Шамил. Шулай да күрше номер белән ике арадагы стенаны шакып тикшерә башлады: тыңлау өчен яшерен тишек ясап калдырылмаганмы? Шикләнерлек бер ни дә табылмады. Шуннан соң күрше бүлмәгә дә күз салырга кирәк таптылар. Анда кичә генә Мәскәүдән килгән ниндидер чиновник тора-.— дип аңлатты администратор. Кунак әле өйдә утыра икән, әмма кочак җәеп каршыларга ашыкмады. Ныгытыбрак дөбердәтә башлагач кына, түзмәде, сукрануы, мыгырдануы ишетелде: — Кайсыгыз йөри анда? Ни хакыгыз бар?.. Чекистлар икәнен белгәч, инде бүтән чарасы калмаганлыктан. теләртеләмәе кенә ишекне ачты. Измайлов тиз генә аның документларын тикшерде Чыннан да. Мәскәүдән. ниндидер инспектор кисәге икән. Бүлмәдә тагын ярым- ялангач яшь хатын да бар. күзләрен оятсыз елтыратып, карават читенә торып утырган.— аңа күз дә салмыйча, яңадан стена шакырга кереште Шамил. Көтелгән нәтиҗә юк иде. Караватны стена буеннан этү өчен, хатынны кузгатырга туры килде, һәм нәкъ менә шунда стенаның бала учы хәтле төше аз гына кабарып торуы күренде- Шамил, иелеп, кулы белән суккалады — идәнгә шыбырдап акшар коелды Стенага тыгып куелган дүрткелле агач чөй ачылды. Чөй җиңел генә алына торган булып чыкты. Яңадан тикшереп карадылар: стенадагы шул чөйне алып, тишегенә колагыңны куйсаң. Миргазиянов бүлмәсендәге пышылдашу да аерымачык ишетелә икән. Шулай итеп, сөйләшүнең Франция номерларында булуы, кемнеңдер аны тыңлап торып. Дардиев ярдәмендә чекага хат әвәләве дә расланды. Әмма кем эше булыр бу. апрель азагында әлеге бүлмәгә кем хуҗа булган? Бар. ачыклап кара: мосафирларның исемен теркәп баручы журнал да юк икән бит боларда. Акча кәгазьләреннән исә кайчан, ничә кеше яшәгәнен генә белеп була. Җеп очын югалтудан гаҗизләнеп калды Шамил, чигә тамыры авырттырып тибә башлады. Батып баручы—саламга ябышкандай, администратор картка сүз юктан сүз булсын өчен генә сорау бирде: — Бүтән номерларны да шулай, энә-җептән чыккан кебек итеп, өряңадан агартып торасызмы? — Юк. шушы бүлмәне генә..— диде карт — Ярты елга бер агарт мый-төзәтми булмый шул Бу бүлмәне тикшерү-мазар белән килгән түрәләргә, инспекторларга бирәбез — Күптәнме ремонт үткәрелде монда7 — Ике айлап бардыр инде, шәт. — Шулаймыни’! Төгәлрәк белеп булмасмы’ — Нишләп булмасын һәр номерның исәп-хисап кәгазе бар Шуны ачып карау белән, бу бүлмәгә имчәсеннән башлап кеше кертүләрен белешерсез. Белештеләр май бәйрәме узганчы кеше кертми торганнар.— димәк, ремонт әле төгәлләнмәгән булган Апрель аенда номер буш торган икән, димәк, анда буяучылар, осталар яисә мосафирханә хезмәткәрләре генә кереп-чыгып йөргән Шуларның ким дигәндә берсе — стенадагы тишеккә мөнәсәбәтле адәм Болай булгач, шикле кешеләр даирәсе бик нык тарая, алар арасыннан берсен сайлап алу да җиңеләя бит .— дип сөенеп уйлап куйды Шамил. Ул. нидер исенә төшкән сыман, яңадан Мәскәү кунагының ишеген шакый башлады. Яшь хатын белән бикләнеп яткан инспектор тагын мыгырданды, авырсынып кына эчкә уздырды Юрган астына чумган азгын күзле тәтәйне кабат кузгатырга туры килде Бу юлы ул ярым-йорты да киенергә өлгермәгән иде. түшенә кадәр юрганга уралган хәлдә, яланаякларын чәпелдәтеп. почмакка барып басты Измайлов стенадагы чөйне кулына алып, әйләндереп-әйләнде- реп карады. Күренеп тора: хикмәтле колак ны әллә кайчан, бу бинаны салганда ук ясап калдырганнар, ремонт-агарту белән шөгыльләнүчеләрнең аңа һич бер кагылышы юк иде > Болай булгач, тикшерүне кунакханә хезмәткәрләреннән башлау хәерлерәк >.— дип уйлады Шамил Хезмәткәр дигәннәре нибары биш кенә баш икән. Аларның да өчесе бирегә май аенда, кыскасы. гә Самат исеменнән хат язылгач кына яисә тагын да соңрак эшкә алынган, ягъни, әлеге вакыйгага аларның һичнинди катнашы юк булып чыкты. Администратор исә шактый карт һәм колакка да саграк адәм күренә Шулай итеп, шик-күләгә төшәрлек берәү калды мич ягучы Хәйруллов Госман дигән кеше. Ул монда байтактан эшли. Амур ресторанында кыйнаш-талаш оештырганы өчен хөкем дә ителгән булган канча ндыр. һәм шунда көтелмәгән хәл туды: шушы көннәрдә генә Хәйрул- ловны үтереп ташлаганнар икән. Авылына — Әлдермешкә киткән булган. Кире әйләнеп кайтканда, инде шәһәргә кергәч, караңгы урамда башына балта түтәсе белән сукканнар. Аңына да килә алмыйча җан биргән Дардиев үлеменнән соң бу һөҗүмнең очраклы булмавы ачык күренә Димәк, кемдер шәһитләрне юк итәргә керешкән. Димәк, ашык-пошык эз яшерәләр. Петропавел урамындагы бер йортта Хәйрулловның үз почмагы бар икән. Чекистлар килгәнче, анда кемдер булган, казынырга өлгергән иде инде. Фәкыйрь генә җиһаз, актарылып ташланган чүпрәк-чапрак арасында аһ итәрлек берни дә табылмады Кыска тун кесәсеннән генә бик ваклап ертылган ниндидер фоторәсем кыйпыл- чыклары килеп чыкты Кисәкләрне янәшә тезеп, сурәтне кире үз хәленә кайтарырга азапландылар. Ләкин бик ваклап теткәләнгән, җыеп алуы кыен, күмәк сурәт икәнлеге, берничә ир-ат арасында бер хатын-кыз төшкәнлеге генә абайлана —Мәрхүм, әлбәттә, бу фотоның кеше-кара күзенә чалынуыннан курыккан.— дип нәтиҗә ясады Шамил — Ни өчен дип уйлыйсың’ Коридорда шыгырдый торган бер сайгак бар. ахрысы, шул ыңгырашкан саен. Әскәр әледән-әле ишеккә борылып карый иде. — Куркып түгел, ачудан ертып ташлаган булуы да мөмкин.— диде ул. фотодан бигрәк, коридордагы кешеләр турында уйлап. — Хатын-кызга ачу итепме, әллә иптәшләренә үпкәләпме9 — Шамил кайсы булса да бер фаразның җеп очына ябышырга тырыша, шуңа күрә Әскәрне бергәләп фикер куертырга кыстый иде.— Шулай да ул үзе фотодагы хатын-кызныңмы, бүтән берәүнеңме танылуыннан курыккандыр кебек. Күмәк фотоны үчлек белән ертмыйлар. — Алай булуы да ихтимал.— диде Әскәр, бирешә төшеп.— Фаразан. Күк күгәрчен бандитлары, бер истәлек булсын әле дип. җыелышып сурәткә төшсә... — Ә син алай үчекләшмә! — Шамил аның җилкәсенә шап итеп сугып алды Аннары, беләгеннән тотып, ишеккә таба әйдәде.— Авыз ерып торыр чак түгел. Бу фоторәсемдә ниндидер ишекнең ачкычы булырга тиеш! Иманым камил. Хәйрулловның авылына барып килергә кирәк. — Анда нәрсә булса да ачыкланыр дип уйлыйсыңмы? — һич югы. туган-тумачасыннан сораштырырбыз, белешербез Ә бәлки туганнары, авылдашлары белән бергә төшкәндер фотога. Җилнең кайсы тарафтан исүен шактый ук дөрес чамалаган булып чыкты Шамил Хәйруллов Госманның авылда кардәш-ырулары байтак икән, ә төп йортта бертуган агасы яши. Энесе белән бигүк дус-тату яшәгән кебек күренмәсә дә. үлемен авыр кабул иткән. Фоторәсем турында сүз чыккач, абзый кеше каяндыр нәкъ шундый ук портрет табып килде. — Биш ел элек Казанда төшкән иек.— диде. Ир-егетләр арасыннан энесе белән икесен табып күрсәтте, болары— Госманның дус егетләре-.— дип исемнәрен атады. Уртада. Госман янына басканы бер кашык су белән кабып йотарлык чибәр кыз иде — һо! — дип. сурәттәге кызга соклануын яшермәде Әскәр.— Бер күрү белән гашыйк итәрлек туташ икән! . — Башына шул сибәр марҗа җитте ис инде.— диде йорт хуҗасы, авыр көрсенеп.— Флүрә Чын исеме ничектер, без шулай дип йөртәбез аны. — Кеме: хатынымы, әллә яраткан кызымы’ — дип сорау арты сорау тезә башлады Измайлов.— Кайтканы бармы? Кайда эшли9 .. — Кайда эшли дип, кем белгән инде аны. Мин теге чакны кунакка барганда шәп кенә бер кунакханәдә эшлидер ие Әфисиәнт булып Ә безнең авылга кайтканы жук Госман үзе дә алып кайтмый ие Җөри торган нәстә диделәр лә аны Ниндидер Микаил белән Тоткан кеше жук-жугын да. ну утсыз төтен чыкмый инде, үзегез беләсез... — Аның белән күрешү кирәк иде безгә Ярдәм итәрсез бит9 — диде Измайлов, агайга сынаулы караш ташлап.— Энекәшегезнең нидән үлүен ачыклау өчен дә кирәк бу — Үлгән артыннан үлеп булмый инде .—диде хуҗа коры гына. Ни өчендер күлмәгенең өске сәдәпләрен үк каптырып, урыныннан кузгалды — Сез бу эшкә мине катыштырмагыз, җәме. Беребезнең башына җиттеләр, ярый әле аның балалары җылап калмады. Ә минем. Абзый, чакырылмаган кунакларга каш астыннан карап, үзенең хафасын белгертергә теләде бугай. Әмма шул ук мәлдә егетләрнең таләпчән, кырыс чыраен күрде, чигенергә уйламаганнарын аңлады. Әтәчләнеп күтәрелгән иңнәре салынып төште Тамак кырып куйды. — Икенче тауда аның җорты. Шамов бүлнисеннән җырак та түгел Чаттан бишенче ие бугай Агач җорт Нумеры исемнән чыккан — Адресы юкмыни9 Хатны ничек язасыз соң аңа9 — Кем хат җазсын инде аңар.. Хәбәрне Госман аша йөртәиек. Баштарак Измайловка бу йомыкый агай барысын да белә, нәр- сәнедер әйтеп бетерми кебек кенә тоелган иде. Госман турында, аның дус-ишләре хакында төрлечә сораштырып бакты, әмма абзый кеше колак торгызырлык бер яңалык та өстәмәде — Ике бармак арасына ит үсми, анысы хак.— диде.— Тик. әйткәнем шул энекәш белән безнең аллабыз гына бер ие. Җук. анысы да бер түгелдер әле Ул акча дип шашынды, матур марҗа дип * шашынды Шул марҗа киленгә карап алмасар булды Безнең ур- = так сүзебез-эшебез җук ие Аны кайткан чагында бусагама аяк - бастыруым да. бик беләсегез килсә — әнкәй васыятен үтәп кенә . _ Энекәшеңне ташлама, дип үлде мәрхүмә. “ — Ничек алар икесе ике йортта тордылар соң? — дип сүзгә ку- ' шылды Әскәр Хәйретдинов. — Ничек дип. җортка кергән — җукка кергән инде ул... Бер © җайлашып, бер талашып тордылар бугай Аннары тегесе куып ук = чыгарган.. ң Шамил бу абзыйның сөялле зур учларына карап кына да. « сүзләренең ихлас булуына, ни белгәнен әйтеп бетерүенә ышанды. * Казанга әйләнеп кайткач, бу ышаныч тагын бер кат расланды: 2 Суконный бистәсендә Госманның агасы әйткән йортны эзләп таптылар. Хуҗабикә үзе генә өйдә юк иде. ® Флүрә дигәннәре Костя Балабанов бандасы белән әҗе-гөҗе I килә торган чибәр Флора түгелме икән?! Әгәр дә нәкъ шул фахи- " шә булып чыкса. >—Бу уйлардан Шамилнең кинәт авызы кипте, тамагы чатнап авырта башлады Егетләр тирән чокыр читенә урнашып, йорт тирәсен күзәтә башладылар. Байтак вакыт узып, бер адәм заты күренмәсә дә. өметне өзәргә, кул селтәп китәргә ярамый иде. Көнозын чокыр төпләрендә яткан эңгер-меңгер текә яр буйлап өскә күтәрелә, тирә- юньгә җәелә башлаганда гына, кече капка каршысына бер яшь хатын килеп басты Үзе яланбаш, муенына чәчәкле кыекча салган. Әскәр Хәйретдинов сикереп аягүрә басмакчы иде. Шамил иңеннән тотып калды: — Чү. нишләвең тукта.. Хатын капкадагы почта әрҗәсенә күз салды да. келәгә орынып та карамыйча, кире борылды — Менә сиңа мә'..— дип тел шартлатты Хәйретдинов.— Хуҗа үзе булып чыкмады бит әле бу. Нәрсә иснәнеп йөрүе дисәң... — Килеш-килбәте, йөзе белән дә гүзәлләрнең гүзәленә охшамаган.— Измайлов як-ягына карап алды күз күреме җирдә җан әсәре юк иде — ФлүрәФлора ханым үзенең өенә күз-колак булырга җибәргәнме әллә моны? Чекистлар, алдан килешеп куйган кебек, сүзсез генә кузгалып, хатынның эзенә баса-баса киттеләр. Хатын артына да. як-ягына да каранмыйча алга атлады, тар сукмактан үзәнлеккә таба төште Туктап. кыекчасын башына бөркәнде, көзге каршында торган кебек, баскан җирендә бөтерелеп алды. Аннары ашыкмыйча гына каршы ярга таба күтәрелә башлады. Ул ярда да шырпы тартмалары кебек агач йортлар һәм сарайлар сибелгән иде Хатын кинәт еш-еш артына борылып карый башлады — Сизендеме икән әллә9 — дип борчылып пышылдады Хәйретдинов. Югыйсә, хәзер инде хатынны ишегалларына. коймаларга ышыкланып күзәтәләр иде. Беренче таудагы йортлар чокырның теге ярындагыдан әллә ни аерылмый икән. Хатын тәрәзәсе капкачлы бер өй каршында тукталып алды, башыннан кыекчасын суырып төшерде дә. аны уң кулында җилфердәтә-җилфердәтә тагын алга атлады «Ниндидер хәбәр тапшырды ахрысы.— дип уйлап алды Шамил.— Тере почта әрҗәсе булып чыкты микәнни бу хатын9 » Шул вакыт якындагы бер йорттан милиционер килеп чыкты, урам буйлап алпан-тилпән атлап, туп-туры бирегә таба юнәлде Бу — бая Почта әрҗәсе » туктап торган өйдән чыкты, ахрысы — Менә тамаша! Тере милиционер! — дип пышылдады Әскәр — Кайдан пәйда булды соң әле бу? Монда бит баштанаяк коралланган патрульләр дә борын төртергә курка, бигрәк тә кичкә каршы! Ә бу адәм япаялгызы, үз ишегалдында каз куып йөргән кебек, дөньяда һич гаме юк. Милиционер, берни дә булмагандай, алар яныннан да узып китте чекистлар койма артына ышыкланып калдылар. Урамның теге башыннан сиртмәле арбага җигелгән пар ат юыртып килгәне күренде Милиционер янына килеп җиткәч, арбадан тагын өч адәм сикереп төште — алар өчесе дә милиция киеменнән иде Уголовный розыск монда ниндидер операция үткәрә микән әллә? — дип уйлап алды Шамил, күзне бәйләгән эңгер-меңгердә милиционерларның йөзен танырга тырышып.— Алай дисәң, безгә хәбәр итми керешмәсләр иде мондый зур эшкә. Әгәр ашыгыч килеп чыккан операция булса? Ул чакта болар кызурак кыланырлар иде туйга алданрак килгән кунаклар кебек кая барып сугылырга белмиләр ич Нәрсәдер кыяфәтләре бик шикле Өстәвенә йөзләре дә бөтенләй таныш түгел. Дүрт ир-ат. үзара күңелле генә сөйләшә-сөйләшә баягы милиционер килеп чыккан йортка таба юл тоттылар Алар ишегалдына кереп китү белән, чатта Почта әрҗәсе* күренде. Килеп, өйнең урам ягындагы тәрәзә капкачларын япты. Бераз басып таптанып торды, як-ягына каранды, аннары әкрен генә кире китте. — Болар нишләп йөрергә мөмкин, ә? — диде Измайлов. Әскәр ишетерлек итеп кенә.— Әгәр Флораны аулыйлар икән, анысы нинди максат белән’ Чынлап та милициядән булсалар, ул ниятләре дә аңлашыла Әмма милиция киеменә төренгән бандитлар дип уйласак... Флора үзе дә алар белән бәйле булса Ул чакта мәсьәлә катлаулырак. — Почта әрҗәсенә карап, теге хатын аның өйдә юклыгын белде Ишек тоткасына да кагылып тормады. . — Безнең дошманнар ул хәтле үк беркатлы түгел. Әскәр. Әгәр Флора ханым газета-журналлар алдырса, яисә яңа көн саен хат килеп торса, бәлки, почта әрҗәсе буенча аның өйдәме-юкмы икәнен чамалап булыр иде Шуның өстенә. мине дә күз салмагандыр дип уйлама әрҗәдә бер кәгазь кисәге дә күренмәде. Алайга китсә, почтасын алган.— димәк. Флора өйдә булып чыга Әскәрнең дә бирешәсе килми иде — Бу шикле адәмнәр Флорага хат-мазар килмәгәнме дип тикшерәләр инде, синеңчә. Шулаймы’ — дип карышты ул. — Теге хатын почта әрҗәсенә генә караган икән, нәкъ шулай: Флорага дигән хат-хәбәр боларның барысына да ниндидер мөһим яңалык алып килә.— дип. үзенекен куәтләде Шамил. — Димәк, бу милиционерлар Флораның кайда икәнлеген беләләр’ Хәтта аның хакында кайгыртып торалар’.. — Ә нигә, шулай булуы бик ихтимал.— Измайлов кесәсеннән пистолетын алды, әкрен генә әйтте: — Болай итик. Әскәр: син хәзер извозчиклар тукталышына оч. бер олаучы белән сөйләшеп, аны бу тирәгә алып кил Милиционерлар тарантасы күренеп торырлык төшкә туктагыз Әнә. аларның извозчигы көтеп тора бит: озак юанырга җыенмыйлар булыр Хәйретдинов баш кагып куйды — Синең төп бурыч: аларның моннан соң кая юл тотуын белергә кирәк. Эзләреннән барганны сизмәсеннәр: исереккә салыш, исеңә 96 төшкән җырларны рәхәтләнеп акыр. Аңладыңмы? Әскәр, бер сүз дә кайтарып тормыйча, тәмам куера башлаган эңгер эченә кереп югалды. "Чыннан да. ни кирәк боларга Флорадан? Ә бәлки... Госманны юк иткәч, чират аңа килеп җиткәндер?»—Шамилне кинәт борчулы уйлар биләп алды, ниндидер фаҗига булмагае дип. йөрәге еш-еш тибә башлады Ул тиз генә урам аркылы чыгып, каршыдагы иске йортның ачык капкасына ташланды Милиционерлар кереп киткән өйгә кадәр әле ике ихатаны узасы бар икән. Берничә минуттан ул коймалар аша сак кына чыгып, теге йортның келәтенә барып җиткән иде инде. Борынына яңа тирес исе килеп бәрелде Песи кебек йомшак кына басып келәтне урады, келәт почмагыннан башын сак кына сузып ишегалдына карады, һәм шул ук мизгелдә — йөзенә кайнар пар бөркелдемени — ялт кына кире алырга мәҗбүр булды. Келәт почмагыннан өч-дүрт адымда гына, баскыч төбендә милиционерларның берсе утыра уң кулында наган, сул кулы белән авызына көнбагыш озатып тора Көнбагыш чиртү белән шулхәтле мавыккан келәт артыннан өстенә үк килеп чыккан чекистка да игътибар итми калды. «Ярый әле үрелеп кенә карадым.— дигән уй үтте Шамилнең чигәсен яндырып,— баш беткән иде югыйсә һәрхәлдә атыш кубар, бөтен эш пыран-заран килер иде.» Измайлов, келәткә тоташкан койма артына ышыкланып, койма ярыгыннан ишегалдын күзәтте Көнбагыш чиртеп утыручы агайдан тыш тагын ике милиционер өйнең аргы почмагында басып торалар, берсе әкрен генә нәрсәдер сөйли, икенчесе пырх-пырх көлә иде Шул чакта өйдә ут алдылар. Ишегалды ягындагы бер тәрәзәнең капкачы ябылмаган икән. Анда яшь. чибәр, таза хатынның зур көзге каршында чәч тарап торуы күренде. Биленә хәтле ялангач яшь кавындай өрелеп тулышкан ак имиләре кулының һәр ишарәсеннән дерелдәп-дерелдәп ала... Тәрәзәгә тагын бер күләгә төшә эчтә дә бер «милиционер» мәйханә килә, ахрысы. Болдыр баскычында утырган ир заты, көнбагышын онытып, муенын сузып, тәрәзәгә текәлде. «Менә нинди икән син, гүзәл Флора Госман белән төшкән фотодагы сурәтеңә бигүк охшамагансың Хәер, теге чакта. Чистайда. читән арбада барганда да болай ук сылу хатын түгел идең шикелле . » Шамилнең колагына Флораның рәхәтләнеп, тирә-юньне яңгыратып көлүе ишетелгәндәй була: — Әфәнделәр' Кичерегез, әфәндәләр! Йөз хатын турында сөйләсә дә. Мишель аларның йөзесенә торырлык бер хатынны гына күздә тота. . Ул үзе дә дөньяда бер генә һәм бик берәгәйле ир' Әйе. бу шул үзе — Костя Балабанов кунакларының күңелен күреп яшәгән, немец агенты Михаил Тряпкинның һушын алган Флора Моның шулай икәнлегенә хәзер тамчы да шикләнми Измайлов. «Каян чыгып әйтәсең?»—дисәләр, һич нинди дәлилләре юк- югын. әмма күңеле сизенә, барысының да бер җепкә теркәлгән булуын җаны-тәне белән тоя. Тик менә Флораның оясына кара карчыга сурәтендә очып килгән «милиционер»— кем ул7 Юлбасарлар башлыгы Балабанов-"Әти»ме. әллә Карачкы-Тряпкин үземе7 Ул арада баскыч төбендә утырган ир-ат урынынан кузгалды, «тфү» дип авызындагы көнбагыш кабыгын төкерде дә болдырга кереп китте Өй почмагында торган милиционерларның берсе күрше йорт белән ике арадагы коймага таба юнәлде, ике такта башын җиңел генә читкә этәреп, койманың теге ягында күздән югалды «Бусы күршедә генә яши ахрысы.—дип уйлап алды ПТя- мил — Чибәр Флорага күз-колак булып тору өчен генә шунда килеп урнашканмы9 Дөресрәге урнашырга мәҗбүр булгандыр » Болдырдан борылып чыккан милиционер иптәшенә кул изәп куй- ды Димәк. Флораның эше беткән, хәзер инде кайтыр юлга җыеналар Ата мәченең өйдән чыкканын да озак көтәргә туры килмәде. Күзләргә ягыла башлаган төн караңгысында аның йөзен-чыраен күрергә тырышты Шамил Әмма герман агенты Карачкы түгел иде бу. ниндидер ят. таныш булмаган адәм иде. Инде чекистны биләгән уй бер генә иде: Әскәр килеп өлгерде микән? > Милиция арбасына тагылып ук тагын бер олау кузгалганын күргәч кенә җиңел сулап куйды Икенче олаудагы «лыгыр исерек» пассажир кабер такталарын кушып сүгенә, әллә нинди оятсыз такмаклар сибә иде Шамил артына борылып карады Флора өенең тәрәзә капкачлары ярыгыннан саркып чыккан ут шул мәлдә елт итеп сүнде. Алар өчен барысы да тәртиптә,— һәрхәлдә, яшь хатынның күңелен күрү операциясе төгәлләнгән иде... Әскәрне эздән яздырып калдырсалар да. Флора аша боларның койрыгына басарбыз барыбер'.— дип уйланды Шамил Губчека рәисе Гирш Олькеницкий аның хикәятен бүлдермичә тыңлады. Аннан соң урыныннан торып, тәрәзә янына китте, күн пинжәк сәдәпләрен гасабиланып каптырды. — Сезнең юл уңган бүген. Әйбә-әт...— Ул бүлмә буйлап йөренде — Инде Хәйретдиновны гына көтәсе калды. Карап карыйк, нинди хәбәрләр алып кайтыр Әскәрне озак көтәсе булмады. Ишектән керә-керешкә. сулышы җитмәс дип курыккандай, бер тын белән әйтеп салды ул: — Алар хәзер төрмәдә Туп-туры шунда кайттылар Үз кешеләре бар ахрысы. Анысын ачыклап тора алмадым. Тизрәк монда... — Төрмәнең ишегалдына керделәрме. Әллә каравыл йортынамы?— диде Олькеницкий. — Каравыл йортына. Аларның анда хезмәт итүләре дә мөмкин... Губчека рәисе өстәл тартмасыннан маузерын тартып алды: — Йөзләрен таныйсыңмы? — Икесе бик ачык булып күз алдымда тора. Берсен, мөгаен, аера алмам Берничә минуттан кызыл гаскәриләр төялгән йөк автомобиле, төчкерә-төчкерә. шәһәрнең борынгы үзәгенә таба юл тота иде. Казан суының биек сул ярына император Александр I заманында ук салынган төрмә янына килеп туктадылар. Кешеләрне Олькеницкий үзе таратты Шамилне, гаскәри егетләрнең бер төркеме белән. тышкы стенаны сакларга калдырды. Әскәр Хәйретдинов белән берничә сугышчы, губчека рәисенә ияреп, төрмә капкасына таба атладылар. Ярымкараңгылыкка чумган төрмә ишегалдында саташкан күләгәләр биешә Төнгә каршы күтәрелгән җил манаралардагы фонарь утын шулай чайкалдыра, ишегалдындагы күпсанлы корылмалар арасында адаштырып йөртә Сыңар агач та үсмәгән бу төксе мәйдан әлеге салкын күләгәләрдән тагын да авыррак, шомлырак төскә кергән. Әйтерсең лә, ходай үзе бу төшкә каһәрле тамгасын салып куйган. Каравыл йортының ишеге төбендә торган сакчы агай чекистларны бер дә өнәмичә каршы алды, шәхес таныклыкларын, энә күзләгәндәй. жентекләп-нечкәләп карады, бик шикләнеп, теләр-теләмәс кенә эчкә уздырды Таш идәнле тар коридор кызыл гаскәриләрнең ашыгып атлаган итек тавышлары белән тулды Иң алдан баручы Әскәр Хәйретдинов дежурлар бүлмәсенә күз салды. Калын тимер рәшәткә белән бүлеп алынган бу чоланда балта элеп куярлык төтен: биш ир-ат. бишесе бер булып тәмәке төтәтә-төтәтә. кәрт сугалар иде Аяк очларында ук төрле кием-салым белән тулы ике ачык чемодан ята. Күренеп тора 98 А. Тимергалина рлсеме шул чүпрәк-чапракка очко уйныйлар болар. Бәлки, таланган малдыр әле Карт сугучыларның берсен Әскәр шунда ук танып алды болдыр баскычында көнбагыш чиртеп утырган, чибәр Флораның ап-ак имиләренә карап иреннәрен ялаштырган агай иде бу Гаскәриләр белән чекистларның пәйда булуы әлеге биш борын өчен һич көтелмәгән хәл булды: берсенең кулындагы карталары идәнгә коелды, икенчесенең авызыннан утлы тәмәкесе төшеп китте Хәйретдинов боларның югалып калуын да. чүпрәк-чапрак тулы чемоданнарын да күрмәмешкә салышты Хәлләренә кергән тавыш белән: — Җегетләр. сез монда төтенгә булыгып үләрсез ич! — дигән булды. Куркыныч төштән айнымый торган кебек, ирләрнең йөзендә мәгънә әсәре сизелми, авызлары сүз ясый алмый, күзләре чакырылмаган кунакларга карап каткан иде — Исемең ничек соң синең, әй? — диде чекист, «көнбагышчы» агайның җилкәсенә кагылып — Якыннанрак танышасы иде бит. Әйдә, чыгып сөйләшик әле. Тегесе урыныннан торды, чалбар төймәләренең каптырылганмы- юкмы икәнен тикшергән төсле хәрәкәт ясады, аннары, аякларын картларча лыштырдатып. чыгу юлына юнәлде. Шунда гына аның калган иптәшләре дә. кинәт уянып киткән сыман, ыгы-зыгы килә башладылар. Чемодан бикләре шылтырады, урындыклар урыныннан күчте, дагалы итекләр чык итеп таш идәнгә бәрелде. Коридорга чыгу белән теге милиционер да исенә килгәндәй булды — Нәрсә бар? Нигә кирәгем чыкты?.. — Сабыр, гражданин милиционер, сабыр! — диде Әскәр, берни булмагандай тыныч кына. — хәзер барысын да ачыкларбыз, һәммәсе дә көн кебек ачык булыр хәзер... Нәкъ шул мәлне, аның «көн кебек ачык» дигән сүзләреннән мыскыллап көлгән шикелле, төрмәдә ут сүнде. Янәшәдә басып торган милиционер камчы белән китереп органдай, юлында очраган бар нәрсәне аударыпҗимереп. караңгы коридор буйлап йөгереп китте Әскәр, аяк тавышлары буенча, аның кайсы якка йөгерүен чамалап, берничә сикерүдә куып тотты, бәреп екты, әмма үзе дә таеп китеп, таш идәнгә барып төште. Ул арада теге адәм сикереп торып, икенче якка йөгерде. Шул чакта төрмәдәге караңгы тынлыкны телгәләп, төрле тарафтан ут чәчрәде — аткан тавышлар ишетелде. Ә дигәнче тоткыннар уянды Астан да. өстән дә ярсулы шау-шу күтәрелде, тимер ишекләрне котырынып кыйнау башланды. Кыргый акырыш-бакырыш арасында аерым сүзләрне генә аерып аңлау мөмкин иде — Безнекеләрне үте-рә-ә-әләр!!! Туганна-ар!! Үтерә-ә-әләр!! Атыш бер мәлгә тагын да көчәеп алды, әмма аннары, тоткыннарны тынычландырырга теләгәндәй, басыла төшеп, берән-сәрән генә ишетелә башлады. Шушылай тынычлана төшүдән файдаланып. Хәйретдинов кычкырды: — Төрмә чолганышта калды! Бирелегез! —диде. Аның тавышы килгән якка шарт-шорт килеп бер-ике якты сызык сызылса да. атышу туктап калды — Берәм-берәм чыгарга! — дип әмер бирде Әскәр.— Тиз булыгыз! — Биреләм, туганнар! Биреләм! — ниндидер изелгән, өзек-өзек тавыш иде бу — Бер катнашым да юк минем монда! Мин монда. — Чекистларга сатыласыңмы, тугач та эт ялаган нәрсә! — Караңгы почмактан кемнеңдер калын усал тавышы килде — Моның өчен, беләсеңме, нишләтербез сине...— Шунда ук беррәттән әллә ничә ату тавышы яңгырады Яңадан уңны-сулны белештерми атышу башланды Ике яктан да шәһитләр һәм яралылар бар иде инде Бандитларның көче бетеп килә дигәндә генә, икенче каттан ут ачтылар. Инглиз кул пулеметыннан сиптерәләр иде Барысы да ишек яңакларына сыенырга мәҗ- бур булды, кайсыберләрләре ишегалдына ук сикереп чыкты Шулвакыт биек төрмә диварының аргы ягыннан да берән-сәрән ш мылтык шартлаткан тавышлар килде. Бандитларның берсе сакчы » манарасыннан бау баскыч төшереп, ничәдер талпынышта җиргә сикер- | гән һәм яр астына таба йөгергән иде г — Тукта! Атам! — дип кычкырды гаскәри егет. | Тегесе, төн караңгылыгына кереп чуму өчен, тагын да җәһәтрәк эл- ф дертә башлады. Әлеге сугышчы белән Измайлов аның эзеннән ут _ ачтылар. Качкын борылып та. төзәп тә тормыйча ата-ата о ераклаша барды Ләкин шул мәлне, нәрсәгәдәр сөрлеккән кебек, | жиргә егылды һәм сөзәк яр битеннән тәгәрәп китте Пуля аның « тез буынына тигән булып чыкты Ямьсез сүгенә-сүгенә. соңгы пат- ш роны беткәнче атты бандит. Аны шуннан соң гына кулга төшерә ал- * дылар...’ Төп бинада атыш тәмам кызып җиткәндә. Гирш Олькеницкий . пәйда булды Каравыл йортында белешеп өлгергән иде инде ул: 3 монда Балабанов һәм аның кешеләре кереп оялаган икән Чекистлар- ® ның килеп чыгуы алар өчен һич көтелмәгән хәл. әмма каршы торыр- " га көчләре дә. кораллары да җитәрлек булса кирәк. Караңгы коридорда пулемет уты көлтә-көлтә очкын булып чәчри, алга таба үтү юлын кисеп, күзне әчетерлек якты буран уйната. Ут көлтәсе бер читкәрәк авышып, уң як стенага килеп сыланган мәлдә. Олькеницкий тәвәккәлләп коридор буйлап ыргылды. Аның артыннан гаскәри егетләрдән дә берничәсе сикереп, шунда ук пулеметка каршы атарга керештеләр. Коридор караңгылыгын парә-парә китергән якты буран кинәт сүнеп калды. Өске каттан кемдер: — Биреләбез! Атмагыз! — дип кычкырырга өлгерде Коридорның аргы башыннан да. — Атмагыз! — дип тавыш бирделәр. Кемдер әмер биргәндәй, атышу берьюлы туктап калды Бу ярсу бәрелеш вакытында үзләрен тәмам онытылганга санап, тоткыннар да тынычланганнар иде инде Һәм кинәт шул тынлыкны кыска гына ачы аваз телде — А-а!!! Капчык кебек дөп егылып төшкән гәүдә тавышы ишетелде — Ут! Утны кабызыгыз! — дип кычкырды Олькеницкий — Тизрәк!.. Ут кабынды Шундагыларның һәммәсе күрде: тимер баскыч төбендәге мәйданчыкта өске каттан чәчрәп ир-ат йөзтүбән җәелеп ята. сулышы өзелгән Баш очында ук — кул пулеметы да Күз алдында коточкыч күренеш ачылды: коридор буйлап үле гәүдәләр сибелгән, яралылар ауный Яралы ике бандит шунда ук корал ташлап, җиңүчеләр хөкеменә буйсыну белгерттеләр Олькеницкий, эшне озакка сузмыйча, мәетләрне тану оештырды Әскәр алар арасында ның пуля тиюдән һәлак булмавы беленде Күкрәк авызында батырып кадалган хәнҗәр сабы тырпаеп тора иде Гирш Шмулевич һич көтелмәгән карарга килеп, Әскәрнең беләгеннән тотып алды — Хәйретдинов... беләсеңме. — тиз генә як-ягына каранды.— хәзер үк ачыкла кайсы камераның ишеге биктә түгел икән’ Әмма үзең сак кыйлан! Иң яхшысы камераны бикләп ал Берничә минуттан, итекләре белән тимер баскычны дөбердәтәдөбердәтә. Хәйретдинов әйләнеп тә төште — Унберенче камера, икенче катта Чынлап та ачык иде бит. әй!... — Кем булса да бармы анда9 — Әйе. ниндидер мужик, алагаем зур гәүдәле. Бөтен тәненә инә белән чәнчеп сурәт төшерелгән.— Әскәрнең йөзендә сәерсенү чагылды— Шул үзе Балабанов булыр микәнни7 — диде ул. эшнең нидәле- ген сизенә башлап.— Үз урынына тоткынны чалып ташлады микәнни7 — Шулай булырга охшаган — Олькенецкий үзенең егетләренә, уяурак торыгыз, дигәндәй бер ым кагып, икенче катка менеп китте Шул ук мәлне, аның каршысында. җир астыннан калкып чыккандай, надзиратель пәйда булды. Олькеницкий пенсне аша кырыс карап, аны туктатты: — Нишләп камераларыгыз ачык? — Алла сакласын! — диде төрмә хезмәтчесе, каушап — Булуы мөмкин түгел!—Сүзләренең хаклыгын расларга теләгәндәй, кулындагы ачкычлар бәйләмен шалтыратып алды.— Әле атыш-суеш башланыр алдыннан гына бөтен ишекләрне бер карап чыккан идем — Карт, куркынып, муенын аска бөкте, аркасында бөкре хасил булды. — Унберенче камерада кем утыра7 — Бик кансыз бер бәндә шунда, төзәлүдән узган сугыш чукмары Исерек чагында, кулына кем килеп эләксә, шуның муенын бора Иволгин фамилияле. — Ничек соң: хәзер дә анда ул утыра дип уйлыйсыңмы’ — Ә бүтән кем булсын?! — Надзиратель ияк астын кашып алды, күзләрен челт-мелт йомгалады — Гомер буе шунда эшлим: тоткыннарның бер камерадан икенчесенә күчкәне юк әле Олькеницкий бу табышмакның җавабын җиңел генә чишәргә чамалаган иде. Аның уенча, соңгы почмакка китереп кысылгач, Балабанов башын саклап калу өчен бердәнбер мөмкинлектән файдаланган тоткыннарның берсе белән киемен алышкан, аннары аны үтереп, баскычтан ташлаган, тагын да ышандырырлык булсын дип. мәрхүмнең куенына пулемет тыккан, ә үзе җайлап кына унберенче камерага— әлеге тоткынның урынына кереп утырган Шуңа күрә әлеге камераның ишеге бикләнмәгән булырга тиеш иде. Чөнки ишек тышындагы тимер бикне шудырырга кем дә юк. Надзиратель халкы бу мәхшәрдә тараканнар кебек ярыкка кереп качу ягын караган Ләкин чама-чамага туры килми булып чыкты Унберенче камераны, чыннан да. әлеге сугыш чукмары Иволгин биләгән иде — Әйттем бит...— диде надзиратель, җанлана төшеп. Губчека рәисе үз янына килеп баскан Әскәргә карады син. янәсе, берәрсе белән бутамадыңмы, хаталанмадыңмы7 — Шушы камера ачык иде. нәкъ үзе инде. —Яшь чекистның тавышында үпкә, рәнҗү сизелеп китте — Бикләнми калган бүтән камералар да булдымы әллә’ — диде Олькеницкий. үзе дә аптырый төшеп Хәйретдинов, төшенке кыяфәт белән башын чайкады —- Барысын да тикшереп чыктым, Гирш Шмулевич Төрмә башлыгы килеп җитте. — Моннан чыгу өчен башка ишек-тишек яисә яшерен юллар * юкмы’ — дип каршылады аны Олькеницкий кырыс кына. = Теге адәм хәрбиләрчә кыл булып тартылды, казармада кизү * торучы солдат кебек кычкырып җавап бирде: £ — һич тә юк! S — Сезнең канат астына ничек итеп бандитлар сыенганын соңын- ' нан тикшерербез.— диде губчека башлыгы —Әйдә, унберенче камера хуҗасын үзегез тентеп күрсәтегез әле. “ Тоткынның чүпрәк-чапрагы арасыннан тимер кисә торган пыч- = кы табып алдылар Бераз ык-мык итеп торса да. Иволгин дөресен $ әйтергә мәҗбүр булды Күрше камерадагы таныш түгел мәхбүс бир- £ гән. имеш, пычкыны Берничә минут кына элек. Аның камерасын £ тыштан бикләргә булышкан өчен. ® Хәйретдинов уйлап-нитеп тормастан әлеге камера ишегенә таш6 ланмакчы иде. Олькеницкий аның шул омтылышын сизеп, туктатып ® калды: | — Чү. Әскәр, ашыкма. Башыңны югалтырсың. Балабанов хә- “ зер — тозакка эләккән бүре белән бер ул. Кулыңны сузсаң, чәйнәп ташларга да күп сорамас Аннары, исән килеш кулга төшерү кирәк ул бүрене. Бары тик исән килеш! Губчека рәисе кул ишарәсе белән генә надзирательне үз янына чакырды Теге тикшерү сылтавы белән, күрше камерага күз салырга кушты Кыскача гына киңәшен дә бирде: — Саграк кыланыгыз. Без килеп кергәч, атарга яисә пычак белән кадарга маташуы мөмкин. Ирек бирмәскә тырышыгыз.— диде. Шулайрак булып чыкты да. Камерага чекистлар килеп кергәч. Әти» шундук эшнең нидә икәнен аңлап, куеныннан кечкенә «дамский» браунинг суырып алды Ләкин надзиратель, үзенчә бер осталык. җитезлек күрсәтеп, аның кулындагы коралны күз ачып йомганчы бәреп төшерде. — Кирәк түгел, Костенька. Ташла,— дип юмалаган-юаткандай итеп, әкрен генә әйтеп куйды төрмә хадиме — Син оттырдың Инде оттыргансың икән, башыңны ия бел. Балабанов ерткыч җанвар тавышы белән улап җибәрде кыргый бер талпынышта надзирательнең бугазыннан эләктереп алды Ә тегесе. төрле алымнарны күрсәтүче көрәшче-тренер сыман, һич тә каударланмыйча гына, йодрыклары белән кисеп тегенең кабыргасына орды һәм икенче селтәнү белән касыгына берне тондырып, бандитны аяк астына бөгәрләнеп төшәргә мәҗбүр итте Коська Балабановның кулларын артка каерып, кесәләрен тентеделәр. икенче пистолетын да табып алдылар Шулай итеп. «Әти» кушаматлы бандитның ямьсез данга уралган гомер юлы — Идел буендагы күп кенә шәһәрләрне дистә ел буе тетрәткән җинаятьләр йомгагы сүтелеп бетте Аның белән бергә Суконный бистәсендәге Күк күгәрченнәр»нең караклык һәм фәхеш оясы да тузды Шул ук төнне «Әти» байрагы астындагы тагын берничә бандит һәм алар арасында аеруча «майлы калҗа» — чибәр Флора кулга алынды. Балабанов башта бер сорауга да җавап бирергә теләмәде Аннары чекистларның тел төбе кая таба барганын аңлап алды: болар аның үзеннән дә бигрәк Михаил Тряпкин белән кызыксына икән бит! Димәк, жавап бирү чекага ниндидер хезмәт күрсәтү кебек булачак, моның өчен хак сорарга да була Шулай да Балабанов белмәгән нәрсәләр күп иде. Мәсәлән, аңа Михаилның кайда яшәве дә. асылда ни белән шөгыльләнүе дә мәгълүм түгел. Үз вакытында Тряпкинның «Зингер» исемле немец фирмасы белән бәйләнгән икәнлеген генә белә. Мишель белән аларның алдан килешеп-билгеләп куелган очрашу урыны һәм вакыты булмады. Тегесе үзенә кирәк чагында гына әллә кайдан килеп чыга. Коська- ны тау-таш арасыннан да эзләп таба торган иде. — Сәер адәм, анасын эт еккыры...— дип сөйләнде Балабанов.— Бу яклардан бөтенләйгә китеп югалырга да әллә ничә тапкыр талпынды Флорочка теше-тырнагы белән каршы төште. Әйе. Флора белән алар соңгы араларда ир белән хатын булып яшиләр иде. . — Ә Госман7 Госман Хәйруллов Андый кешене беләсезме7 Флора белән ул нинди элемтәдә иде? — диде Измайлов. «Әти»нең сүзен бүлдереп. — Усман .—Мыскыллы елмаюдан Балабановның авызы чалышайды.— Да. бар андый алаша. Бар иде Флора — гәрчә тәүфикъ иясе булмаса да ул кызый — аның белән ник бер мәртәбә йокласын. Кызганыч хәтта. Усман, үгез артыннан ияреп йөргән маэмай шикелле, бик ымсынып карый иде Флорага. Анысы хак. Балабановның бу уңайдан сөйләр сүзе тел очында гына тора икән. Әмма озын сүзнең кыскасы Госман Хәйрулловка әлеге фахи- шәнең рәсми «ире» булу бәхете генә тигән булып чыкты. Шул ук вакытта Мишель белән Флораның ир белән хатын» булып яшәве турында да тозлы-борычлы тарихлар сөйли иде «Әти». Аның үзенә бик авыр бурыч йөкләтелгән, имеш. Бер яктан, Мишель югында азгын Флораның нинди маҗараларга дучар булуын яшерү. Икенче яктан, тагын да мөһиме — шәп кенә хак бәрабәренә, әлбәттә! — Флораны чит-ят күзләрдән саклау Флораның дәртле хатын икәнен белгәнгә, Мишель аны бик нык ярата да, бик каты көнли дә икән. Шунлыктан ул бу чибәр хатынны өйдә генә яшереп тотарга тырыша, аның беркайда да күренеп йөрүен теләми Әмма теге кәнтәй моңа һич ияләшә дә. күнә дә алмый Бер генә ирнең хатыны булып, өйдә бикләнеп утыру аңа гомумән таныш халәт түгел. Ул рестораннарда типтерергә, ирләрнең күз белән дә, кул белән дә капшавын тоеп яшәргә ярата... — Дөресен әйтсәм. Тряпкин да аңа чын-чынлап ир түгел хатынын икешәр атна буе ач тоткан ир — ир буламыни.— Коськага бу турыда сөйләү рәхәт, ул хәтта чекистлар кулында икәнлеген дә онытып тора кебек иде бу мәлдә. Күзләре майлана, иреннәре дымлана— Да Сәер адәм ул Тряпкин. Күп вакыт өенә кайтып тормый, малай, көязләнеп кая да булса очрашуга чакыра Өенә катыргы гына язып сала, авызын фәлән итим Казанның йә теге, йә бу күренеше төшерелән открытка. Ягъни мәсәлән, кайда очрашасын күрсәтә. Ул хатларның хикмәтен миннән башка адәм заты белми, анасын корт чаккыры! Флораны саклап торуның тагын бер катгый шарты булган: бүтәннәрдән тидермәү генә түгел, үзең дә каныкмаска. — Флораның кайчакта юлы уңмый, мескеннең. Дәртен ничек басарга белми стенага үрмәләгән чаклары була.— дип дәвам итте Балабанов—Әмма горурлык көчле кәнтәйдә миңа якын да килми. Михаилның аны миңа хәрәмнәмәхрәм иткәнлеген белә Бүтәннәр белән кылган гөнаһыңны ачам дип. куркытып та алып булыр иде. айт-майт Алай миңа кызык түгел Заманында ни дәрәҗәдә тәмле калҗа икәнлеген үзем шактый сынап караган кызый бит ул Шуңа күрә мин инде аны күрергә-тикшерергә барганда чамадан узып шаярмый идем Анадан тума чишендерер идем дә. әйләндереп-әйләндереп карыйм үзен Тимим. Валлаһи әгәр, шуңа риза булып кайтып китә идем. Флора исә бу серләрнең ачылуына эче пошкан кебегрәк күренде. Мәхәббәт маҗаралары турында иркенләп сөйләргә аның һич исәбе юк иде Шулай да Мишель белән очрашуларын яшермәде. Ирем дип авыз тутырып та әйтмәде Мишель аның өендә бөтенләй диярлек булмаган, очрашу урынын һәрвакыт үзе билгеләгән һәм тагын бер сәер гадәте әлеге очрашасы төшкә барганда, ярты юлны үтү белән, үзе каршы чыга икән * Димәк, ул һәр юлы тикшереп торган Флора артыннан күзәтү ® оештырылганмы-юкмы. эзенә басып кемдер килмиме9 «Бу хатын— * пәрәвез җебе кебек бик нечкә, бик зәгыйфь булса да. Карачкыга 7 таба илтүче бердәнбер юл ■.— дип нәтиҗә ясады Олькеницкий Шуңа “ күрә Флорага тимәскә, хәзергә аны җибәрергә кушты ' Сорау алу әле күп мәсьәләләрне ачык калдырды, һәрхәлдә. Константин Балабановның кинәт кенә сүзгә юмартлануы Флораның әллә “ ни ачылып китмичә генә җавап бирүеннән артык түгел иде Шул ук 5 Балабановның Газыйм Дардиев ясап биргән ялган документлардан ч файдаланып, милициягә эшкә урнашуы да. мәсәлән, хәзер һичнинди щ әһәмияткә ия булмаган бер мәгълүмат сыйфатында гына калды. £ Чекистларга бигрәк тә шундый сорау тынгы бирми иде Карач- £ кының кайда яшеренгәнлеген белмәгәч, аңа нинди юллар белән бик х тиз хәбәр салып өлгерәләр соң9 Әйтик, төрмә срогын тутырып чыгу- 2 чы тоткыннар аша чека юри хәбәр тарата: фәләнне кулга алырга « уйлыйлар, аның ярдәмендә бүтәннәрнең эзенә төшәргә җыеналар, дип. " Хәбәр - үзенең эшен эшләп тора. Шул рәвәшчә. әнә. Газыйм Дар- диевны бандитлар үзләре үк исемлектән сыздылар Өч-дүрт көн дә үтмәгән иде әле. югыйсә. Карачкы ике атнадан соң. ким дигәндә атна-ун көннән соң гына чаралар күрә башларга тиеш иде. Димәк, аның тагын ниндидер элемтә юллары бар Олькеницкий шушы уйларын Шамил Измайлов белән дә уртаклашты — Карачкы үзенең хатыны-сөяркәсе белән шушы арада — әле өч көн генә элек очрашкан. Болай булса, безгә аны тагын ун көнләп көтәргә туры киләчәк.— диде губчека рәисе.—Ничектер вакыйгаларны ашыктырасы иде бит. ә? Флора белән тизрәк очраштырасы иде — Гирш Шмулевич, безнең инде ике тапкыр сыналган юл бар бит.— дип сак кына башлады яшь чекист.— Әгәр губерна газетасына белдерү бирсәк Балабанов тотылды һәм атылды дип Бу хәбәр кемгә ничек тәэсир итәр, әмма Михаил Тряпкинны һич кенә битараф калдырмас иде — Карачкы өчен, чыннан да. яңалык булырга мөмкин бит бу. .— Олькеницкий. үзалдына нидер уйланып, кулындагы карандашын өстәлдә биетеп алды — Хәбәр басылып чыгу белән, каравылчысыз калган Флорасы янына йөгерергә тиеш ул Әгәр инде ул тирәдә борынын да күрсәтмәсә. бөтенесен белепкүреп тора, саклык чараларын онытмый дигән сүз Гирш Шмулевич әлеге тәкъдимнең кызыклы булуына тәмам ышанып җитте бугай: — Шәп Белдерүне үзең әзерлә. Шамил Хәзер үк утырып яз. Ышанычлырак булсын өчен, атаклы бандитның тормыш юлын да бераз тасвирларга онытма.— диде Икенче көнне Знамя революции газетасында шундый хәбәр- игълан басылып чыкты: КОНСТАНТИН БАЛАБАНОВНЫ АТУ Балабанов шайка төзегән Талаган һәм үтергән Революциягә кадәр үк бөтен Идел буена билгеле аферачы булган Күп тапкырлар хөкемгә тартылган Соңгы вакытларда, ялган документларга таянып, атлы милиция отрядының башлыгы булып җитешкән Вак-төяк каракларны гына кулга алган Үзенең иптәшләренә качарга ярдәм иткән Отрядына кеше талаучыларны җыйган Талаган малны бергәләп бүлгәннәр Суконный бистәсендә ул ^король» булган, бөтен караклар һәм шунда яшәүчеләр аңардан куркып торганнар. Шайканың калган кешеләрен эзлибез Губчека. Балабанов кулга алынган һәм инде атылган булса да. Флораның исәнимин котылуын белү немец агентын тынычландырачак, ул артык сагаеп тормаячак, дип уйладылар чекистлар. Чыннан да. газета чыкканның икенче көнендә үк Суконный бистәсе офыгында Карачкының күләгәсе күренә башлады Дөресрәге. Флораның почта әрҗәсендә хат-открытка пәйда булды Бер ягына Сөембикә манарасы төшерелгән, ә икенче ягына: «Сөеклем! Мин Мәскәүгә китәм Берсекөнгә (чәршәмбе) 16.40 та каршыла. Мишель»,— дип язылган иде. Чекистлар вакыйгаларны алдан юрарга, бу хәбәрнең хикмәтен табарга тырыштылар чынлап та Мәскәүгә киткәнме, әллә юкмы Тряпкин9 Әгәр көнче ирнең бер кыланмышы гына булса бу. алар вокзалда түгел, ә Сөембикә манарасы янында, яисә Флора шунда таба барган чакта ярты юлда очрашачаклар Шамил Икенче таудан Сөембикә манарасына таба иң туры юлны күз алдыннан кичерә башлады. — Казандамы Михаил хәзер, Мәскәүдәме — иң мөһиме ул түгел.— Олькеницкий пенснесын салып, аның пыяласын чиста кулъяулык белән тырышып-тырышып сөртә башлады.— Хикмәт шунда. Карачкы үзенең Флорасын яшерү өчен нинди чара күрергә мөмкин7 Хәзер ул хатын, йомырка өстендә утырган тавык кебек, өйдән чыкмый тора алмый ич Сорау алганда Коська Балабановның да аны сатуы бар,— Карачкы моны гына чамалый. — Шуңа күрә ул хәзер бик сак кыланырга тиеш Чеканың Флора артыннан күзәтү оештыру ихтималын да күздә тотадыр,— дип өстәде Шамил. Олькеницкий, нәрсәнедер күрергә теләгәндәй, кисәк кенә алга таба авышып, муенын сузды: — Менә без баш ватабыз: агент үзенең сөяркәсе белән кайда очрашырга мөмкин, дибез. Сөембикә манарасы янындамы, әллә вокзалдамы7 Шулай, без яңадан кәкре каен терәтеп калачакбыз Кайзер агенты нәкъ шуңа исәп тота да! Бу открытка,— мин менә хәзер аңлый барам.— яшелчә бакчасында эленеп торган карга үләксәсе яисә кеше карачкысы гына, бүтән берни дә түгел! — Губчека рәисе урыныннан сикереп торып, телефонга ябышты: — Алло! Егетләр! Тизрәк машинаны әзерләгез Нәрсә? Ватылганмыни' Алайса хәзер үк тарантас кирәк. Олькеницкий телефонны ташлап, ялт кына Шамилгә борылды: — Әгәр агент, боларны алдадым, открыткадагы очрашу урыны һәм вакытына ышандырдым, дип уйласа, хәзер нишләргә тиеш7 — Ул иң көтелмәгән юлны сайлаячак.— Шамил, табышмак әйтешкәндәге кебек, ашыгып-кабаланып җавап бирде.— Флорасы янына Карачкы үзе килеп чыгарга тиеш! — Кайчан7 — Бүген, әлбәттә! Ьәм кичкә таба, яисә төнлә, без көтеп торганда түгел, ә иртәдән үк.— инде хәзер ул анда булырга мөмкин. — Менә шул-шул! — Олькеницкий билендәге коралын тикшерде һәм җил-җил атлап ишеккә юнәлде. Ату тавышларын алар ерактан ук ишеттеләр. Коры ботак сынган кебек револьвер тавышлары каяндыр астан. Шамов хастаханәсенең сул канатыннан үтүче чокыр төбеннән килә иде — Ку атларны! Икенче тауга ку! — дип әмер бирде Олькеницкий Читән арба больница янына килеп туктау белән, чекистлар текә ярдан түбән тәгәрәделәр Шунда алар яралы Әскәр Хәйретдиновка юлыктылар Ул көнне Флора йортын күзәтү Әскәр белән аның иптәшләренә тапшырылган иде — Теге якка йөгерделәр,— дип наганы белән ишарәләп күрсәтте яшь чекист.— Балык базары тарафына' ' Берничә минуттан чекистлар инде Карачкының үзен күрделәр $ Йөз адымда гына булыр Аның белән бергә яшь хатын йөгерә, бусы. | әлбәттә. Флора иде. - — Тукта! — дип кычкырды Измайлов.— Тукта! Югыйсә ата- “ быз! — Шундук, кисәтеп һавага атты. ' Кинәт Флора кулындагы төенчеген җиргә ташлады, аннары. Карачкыдан аерылып, бөтенләй икенче якка таба йөгерә башлады ~ Карачкы бер мәлгә аптырашта калып, як-ягына каранды, хатынына = иярмәкче дә булды ахрысы. Тик. икәүләп барыбер кача алмасларын =« чамалапмы, сул кулын селтәп куйды, артына борылып төзәмичә £ генә ике тапкыр атты да. бер ишегалдына йөгереп кереп китте. * Һәм шул керүдән юкка чыкты Нәкъ менә печән кибәненә төшкән энә ; кебек — Булмады.— диде Олькеницкий. ишегалдындагы бөтен са- 3 райкорылмаларны тагын бер «тарап» чыккач.— Соңгы ботак кул- ® дан ычкынды. Балабанов әйткән иде бит: аны монда Флора гына то- “ та. дип. . Аягы яраланган Әскәрне Шамов шифаханәсенең операция бүлегенә керттеләр. Кире кайтканда күзләр берни күрми, телгә җүнле сүз килми иде Ярты сәгатьтән губчека рәисе Измайловны үзенә чакырды. Аның йөзендә әле бая кара күләгә булып куерган кырыслык һәм төшенкелекнең эзе дә калмаган иде. Нинди нык ихтыяр көче!—дип ихтирам белән уйлап алды Шамил.— Менә кемнән үрнәк, гыйбрәт алырга була. » Тиздән ишектә Вера Брауде күренде Олькеницкий. менә барыбыз да җыелып беттек, дигән төс белән әйтеп куйды — Карачкыны ычкындырып кайтканыбыз өчен рәхмәт йөзеннән Вера Петровна безгә бүләк әзерләп куйган — Бүләкне чишеп-сүтеп карыйсы бар әле.— диде Брауде, чыннан да ниндидер күчтәнәч турында сүз барган кебек итеп — Йә. ярый, мәсьәләгә якынрак килик.— Олькеницкийның йөзе җитдиләнде.— Безне хәзер кем белән очраштырырга иде ниятегез? — Балабановның иң ышанычлы кешесе — Перинов Семен Семенович белән. Йә. йә. аптырашып калмагыз. Карачкы үзе түгел, әлбәттә. Бу Периновның кушаматы да бүтән — Корчаңгы.— Брауде йөзен Шамилгә таба борды.— Төрмәдән бау баскыч белән качарга маташкан адәм инде Сез аны аягына атып кына туктаткансыз. Олькеницкий бүлдерде: — Ул үзе икърар иттеме? Әти-нең ышанычлысы булуын дим . •— Юк. кая ул! Теше-тырнагы белән каршы тора. Башкалар гына шул серне чиште. Балабанов үзе дә бөтенләй үк кире какмый Әмма әлеге Семенның бер зур кимчелеге бар — ул нәкъ балык кебек: авызын ача — сүзе чыкмый. — Тагын бер Перинов. ә! Семен Семенович җитмәсә...— дип, үзалдына сөйләгәндәй, кабатлады Олькеницкий.— Ә Балабановны ату турындагы газетаны күрсәттеңме? — Ул газета губчека рәисенең өстәлендә үк ята иде — Юк әле. Ул аннары бөтенләй ачылмас дип курыктым Ни әйтсәң дә. уйланырга вакыт сорады. — Әле безнең дә озак уйлап торырга вакыт юк. ә ул. күр әле. — Олькеницкий торып, алгы бүлмәгә чыкты Анда аның көр тавышы ишетелде — Яле. егетләр, кулга алынган Периновны тиз генә монда алып килегез. Яше илледән узган бу ир-ат. сорау биргәнче үк телгә килеп, зур авызындагы тимер тешләрен сызгыртты: — Әйттем бит инде сезгә берни дә белмим, белергә дә теләмим. дип. Юк! Вәссәлам! — Син белмисең икән, безгә бик яхшы билгеле,— диде Олькеницкий коры гына — Балабановның бөтен серләрен бер кешегә җиткереп торгансың. — Кайдан беләсез9 !.— Бандитның күзләре маңгаена менде, үзе урыныннан кузгала башлады.— Тряпкин Михаилны да тоттыгызмы әллә9 Юктыр ла Ул бит елан кебек мәкерле, елан кебек елгыр — Анысы яңалык түгел. Син безгә шунысын әйт хәзер кайда ул9 — «Әти»дән сорагыз Әйтсә — ул гына әйтә алыр.. Олькеницкий өстәлдә яткан газетаны Периновның күз алдына ук шудырып куйды Корчаңгы ■Константин Балабановны ату» дип зур итеп язылган игълан башын гына укыды да. бизгәк тоткан кебек калтыранып куйды: — Әгәр сөйләсәм. Барысын да әйтеп бирсәм миңа нинди рәхимлек булыр9 Ярлыкарсызмы? Перинов кинәт утырган урындыгыннан шуып төште, яралы аягына көч килмәсен өчен, ике кулы белән дә идәнгә таянды — Ардым мин1 Түзәр хәлем калмады! Сез ул еланны тота алырсызмы соң? — Кичәге бандит үзе өчен ниндидер мөһим чикне узарга тырыша, әмма шул ук вакытта курка — үлемнән дә. Карачкының каһәреннән дә шүрли иде — Әгәр син дә ярдәм итсәң, тизрәк тотар идек. — диде Олькеницкий. болай солых»ка баруына уңайсызланган сыман. Аның ишарәсен аңлап, ике гаскәри егет Периновны кире үз урынына утырттылар — Минем болай булуыма Флора сәбәпче —дип. чекистларны аптырашта калдырды Корчаңгы —Хәер, мин аны гаепләмим Үскәндә үк тәүфикъсыз булып үсте әмма Малайлар белән шаярды, артык тиз житлекте — Сез аны үсмер чактан ук беләсезмени9 — дип сүз кыстырырга өлгерде Шамил. — Беләм Белми ни!. Флора — минем кызым ич ул... Кызым .— Перинов күзендәге яшьне сөрткәләп алды —Үскән саен күбрәк мәшәкать ясады Итәгенә салып кайтса, бәлки, әйбәтрәк булыр иде Ә ул... Көннәрнең берендә әлеге шул мәлгунь белән бәйләнешкән Тегесе чат ябышты шуннан соң. Балам хакында мине бөтенләй үзенең хезмәтчесе итте. Флора кулы белән «Әти» отрядына илтеп кертте. Аннары шунда булуымны Советка фаш итәм дип тә куркытты Үземне белгәннән бирле күн заводында эшләгән идем. Шуннан кузгатып, госпитальгә дворник итеп урнаштырды — Сез аның чын исемен башта ук белә идегезме? — дип яңадан Шамилнең тиктормас теле кысылды — Бүлдермә. Шамил.— дип әкрен генә әйтеп куйды Гирш Шмулевич. — Беләдер идем, билгеле Кешеләр арасында Тряпкин Михаил булып йөри иде ул Тора-бара минем гәүдәмне генә түгел, исемемне дә үзенеке итте — Дары заводындагы диверсия белән бәйләп, бервакыт үзегезне кулга алмадылармы? Перинов. болар монысын кайдан беләләр икән дип тә аптырап тормады якын танышлары белән сөйләшкәндәй, җөпләп кенә куйды — Дөрес, кулга алганнар иде шул. җибәрделәр, гаебем булма- гач — диде Аннары кинәт исенә төшкәндәй — Сез белмисезме. Кызым. Флора ни хәлдә икән, аны харап итмәделәр микән9 — дип сорады. Флораның исән-имин икәнлеген, аның янына килгән Карачкының гына качып котылуын әйттеләр — Тота күрегез аны. зинһар тота күрегез! — дип такмаклады Перинов.— Коткарыгыз безне дә' Михаил чәршәмбе көнне Мәскәү поезды белән китәргә тиеш Кем беләндер очрашырга бара. Аны вокзалга мин озата төшәсе идем. Әмма ул албастының бүген үк җыенып китүе бар Муенын урап алган үлем элмәгенең кысыла баруын тоядыр ич — тоймый булмас — Хикмәтле балык булып чыктың әле син. агай! —дип куйды Вера Брауде, телефонга үрелеп Мәскәү поездының ярты сәгатьтән кузгаласы мәгълүм булды. Олькеницкий тиз генә күрсәтмәләр бирде: — Периновны әлегә алып китегез. Бөтен буш кешеләрне хәзер үк вокзалга' Анда Мәскәү поездына Карачкы утырырга тиеш' Аннары, бүлмәдә Брауде белән Измайлов кына калгач, сөйләшүгә йомгак ясагандай, әйтеп куйды: — Менә бу Периновны бер эләктереп алгач, немец агенты һәрвакыт үзенең карачкысы итеп тоткан Барометрга караган кебек, аны күзәтә-күзәтә эш иткән көннәр аяз торамы, әллә баш өстендә болытлар куерамы9 Ярты гына көнгә югалсын Перинов — бу инде куркыныч турында беренче хәбәр булган. — Шуңа күрә ул аны үзеннән читкә җибәрмәгән дә.— дип элеп алды Вера Петровна —Госпитальгә өстерәп алып киткән, аннары милициягә урнаштырган Димәк, теге чакта милиция алып киткәннән соң бүгенге көнгә хәтле ул үзе дә шул тирәдә чуалган — Нәкъ шулай булырга тиеш Периновның фамилиясен дә. үзен дә яшен үткәргеч итеп файдаланган Карачкы. Башы түгәрәк шул. ни әйтерең бар! Поезд китәргә ун минут кала вокзалга килеп җиттеләр. Измайлов унике вагонны да йөреп-әйләнеп чыкты: пассажирлар арасында Карачкы юк иде. Поезд һәрвакыттагыча кичегеп кузгалды, шунлыктан тагын бер кат карап чыгарлык вакыт-ара булды. — Ә син аның урынында булсаң, нишләр идең9 — Олькеницкий яшь чекистның иңенә кулын салды.— Күрәләтә башыңны элмәккә тыгар идеңме9 •—Минме —Шамил башын күтәреп поездга карады.— Мин. мөгаен. икенче станциядә утырыр идем Беренче тукталышта Яисә икенчесендә! — Менә, күрәсеңме, ә син немецның кадровый шымчысын үзеңнән наданракка чыгармакчы буласың. Фараз кылуы җиңел, ләкин Юдинода утыручылар арасында да Карачкы юк иде Васильевога килеп життеләр.— таныш йөз күренмәде Иң соңгы вагондагы чекистлар перронны уч төбенә куйгандай күзәтеп торалар иде Менә поезд, кайнар пар бөркеп, инде бу станциядән дә кузгала. Состав тартылып кую белән, кинәт вагон астыннан ук иңенә юл капчыгы аскан озын буйлы бер ир-ат суырылып чыкты Чыкты да тамбур басмасына сикерде Һәм шулчак ал арның күзләре очрашты — Йә. Мишель.—Измайлов келәшчә белән каптырып алган кебек аның беләгеннән кысты.—сине күрүемә мин бик шатмын Чис- тайда — бер булган иде. Казанда — ике. инде менә тагын Бусы — өченче, соңгы очрашу

Беренче китап тәмам