Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЯКЛЫ КАЗА

Искәндәр Болак аръягындагы шушы мунчага яратыбрак йөри. Дөрес, соңгы елларда бистәне кысрыклап килүче, бер-берсенә шырпы капларыдай охшаш күпкатлы йортларда яшәүчеләр аны бик өнәп бетерми. Аскы каттагы тәрәзәләре җиргә иңә башлаган, ел тәүлегендә юеш пар йотып яткан кирпеч стеналарындагы акшары купкан, арзанлы буяу белән кат-кат сыланган ишеге калҗаеп, салынып төшкән мунча, тыштан караганда, бер дә кешене җәлеп итәрлек түгел. Әмма Искәндәрнең җаны утрак, бер ияләнгән җирдән тиз генә аерыла торган кеше түгел ул. һәрхәлдә, өченче дистәне куып ки- ир-егет һәр шимбә кич тәне кызыша башлаганчы ләренә шап-шоп сугып телләнәләр: — һа, кордаш, себеркең шәп күренә, рәхәтләнеп чабынабыз икән! — Монда киткәнеңне ник әйтмәдең? Берәрне кыстырып килгән булыр идем!.. Шау-шу, ыгы-зыгы. Әтиләренә ияреп килгән бала-чага газлы су автоматы янында мәш килә. Тамагы кипкән Искәндәр автомат янына үтә алмады, дөресрәге, чыр-чу килгән шул бала-чаганы аралап узуны яхшысынмады. Алар, әйтерсең, эссе көндә чабыштан кайткан: берсе эчеп бетергәнне икенчесе көтеп тормый, стаканны кулдан тартып ала. Бер өлеш ширбәт кенә дә ярамый үзләренә, икешәр бакыр акча белән баллы су эчеп кинәнәләр. Искәндәрнең кесәсеннән тәмәке вагына уралып ике өчтиенлек чыккан иде. Ул аларны уч төбендә биетте дә, мунча чыккач тынычлап сусынны басармын дигән сылтау белән үз-үзен тынычландырып, кире чалбар кесәсенә шудыртты. лүче өйләнмәгән . . озаклап чабыну һәм атна буе ватылып эшләгән кешеләр арасында ашыкмый гына сыра чөмереп, гәп корып утыруны язылмаган канунга әйләндергән иде. Тик. үч иткәндәй, кеше артык күп иде бүген. Ерак сәфәргә чыгар алдыннан кием-салым әзерләргә, әйберләрен тәртипкә китерергә җыенган, «Кичен иртәрәк ятармын да, таң белән үк кузгалырмын».— дип уй корган, башка вакытта чират зурлыкка мыегы да селкенмәгән Искәндәр үртәлә үк башлады. Эш болай барса, кичке унсызунберсез кайтып та керелмәс. Җитмәсә, бистәнең гомер бакый бергә аралашып көн күргән ир-атлары артык тәкәллеф саклап тормый чираты җиткән берәү янына күз ачып йомганчы биш-алты танышы җыелып өлгерә. Әйтерсең лә күрешмәгәннәренә мең ел, җилкә Гаилә башлыклары малайларының үзара көрмәкләшүенә мыек астыннан гына елмая. — Бу ташбашыңа күпме инде? — Унынчы белән бара. Егет булып килә, егет!.. — Әйдә, бәхет-тәүфикълары белән үссеннәр. Дөнья шулар белән кызык... — Шулай шул! Әле менә кечесе елап калды, мин дә әти белән барам, ди... «Тапканнар сөйләшер нәрсә. Өйләрендә күреп туйлаганнардыр, мунчага килеп тә шуларны сөйләмәсәләр.— Чиратының бер урында таптануына ачуы кузгалган Искәндәр аяк астында буталучы бала- чагага каш җыерды.— Әле боларына да аерым урын ала торганнардыр. Аларның пычтырдаганын көтсәң!.. Әллә «Сәламәтлек» комбинатына гына китәсе инде. Анда бу вакытта этем дә булмый!..» Эче пошканын басар өчен букчасына тыгылды, дүртләп бөкләнгән гәҗит чыгарып, соңгы битеннән укырга кереште. Ләкин юньләп укый алмады. Иртәгә юлга чыгасы булу, бөтенләй белмәгән-күрмәгән якларда ай буе эшләргә тиешлеге, әллә нинди бер билгесезлек шаукымы булып, җанын тырнап тора иде. Дөрес, бәрәңге алу чорында чит өлкәгә беренче тапкыр гына китүе түгел. Элегрәк автохуҗалыктан егерме-утыз шофер бергә була иде. Ә быел, нишләптер, берүзен озатасы иткәннәр. Шулчак, кемнеңдер үзенә карап торганын сизеп, башын күтәрде. Гадәттә мунчага киелә торган иске җәйге пәлтә кигән, гади ситса яулыкны маңгаена ук төшереп бәйләгән хатын иде ул. Дымлы һавада сүрән җемелдәгән ут яктысында аның яшь чамасын да абайламый калды Искәндәр, «Ирләр бүлегендә нишләп йөри икән бу?» — дип сәерсенергә генә өлгерде. Җитмәсә, чишенү бүлмәсенең ачык ишегенә эленгән юка пәрдә ялан саен күтәрелә, эссе, парлы һавада тәннәре кызарган шәрә ир-атларның йөренүе, яшь-җилкенчәкнең тугарылып шаярышуы аермачык күренеп тора. Хатын кыенсынып кына эндәште: — Зинһар өчен, үзегез белән минем малайны да алып керегез әле?.. Хатынның алты-җиде яшьләр тирәсендәге бала җитәкләгән булуын Искәндәр шунда гына күреп алды. — Юк, юк! Мин озак юынмыйм. Бер генә коенам да чыгам,— диде ул ризасызлыгын яшереп тормыйча.— Алып керә алмам... Хатын чарасыз иде. Ул, нәүмизләнеп, Искәндәрне үзенчә тынычландырырга ашыкты: — Сез борчылмагыз. Аңа берни дә кирәкмәс. Үзегез белән чишендереп, бер-ике ләгән су китереп бирсәгез, шул җитәр. Ул сезгә мәшәкать ясамас. Үзе юына ул... Янәшә утыртсагыз... Каршы төшәрләр, бүлдерерләр, риза булмаслар, дип шикләнгән хатын гозерле сүзләрен ашыга-ашыга тезде. Аның уңайсызлануы, үзенә текәлгән дистәләгән ир-ат күзеннән тизрәк китәргә ашыгуы әллә каян сизелеп тора иде. Кашларына кадәр төшкән яулыгы астыннан күренгән, зур булып ачылган зәңгәр күзләрендә ялвару да, өметләнү дә, чарасызлыктан аптырау һәм гаҗизлек тә чагыла иде. Аның шушы халәтен күзләреннән, гәүдәсен тотышыннан аңлаган, кешенең түбәнсенүен яратмаган Искәндәр хатынны уңайсыз хәлдән коткарырга ашыкты, теленнән рөхсәт сүзләренең ычкынганын сизми дә калды: — Ярар, алайсаң... Үзе ирексездән уйлап куйды: «Шушы йолкыш кына җитмәгән иде ди миңа!..» Әллә инде берәр тамгасы бар аның — кайда гына чират тормасын, беренче эләккән кеше аңа эндәшә. Еш кына шуңа үртәлә Искәндәр. Өлкәнрәкләре: «Энем, миңа да берне алырсың»,— дип килеп җитә, яшьтиләре алай нечкәләнеп тормый, бер ишегалдында яшәгәндәй, җилкәгә сугып кына күз кыса. Кечерәкләренең үз сүзе: «Абый, алдыңа керим әле!» Гараждагы иптәшләре дә, тулай торактагы бүлмәдәшләре дә көлә: — йөзең мәрхәмәт иясе икәнлегеңне ярты чакрымнан кычкырып тора бит, сиңа дәшми кемгә дәшсеннәр!.. Моны беренче тапкыр ишеткәч, көзгедән карап, озаклап шул билгене эзләгән иде. Юк, берни дә кычкырып тормый. Гап-гади түгәрәк йөз, куе кашлар астында көрән күзләр, калын иренле олы авыз, бераз җәенкерәк туры борын, шуларны бер түбә астына җыйнарга теләгәндәй, тыңлаусыз коңгырт чәчләре бүрексыман кабарган. Дөрес, кешегә күтәрелеп авыр сүз әйтергә яратмый ул. Нәрсә дә булса сорасалар, баш тартуны өнәми, кире җавап кайтара белми. Шуларны белгәнгә күрә, чират торырга яратмый Искәндәр, торса да йөзенә битараф ваемсызлык чыгарырга тырыша, йә булмаса читкә карап баса. Янәсе, беркемне дә күрми. Инде көтмәгәндә менә тагын бүген... — Йокладыңмы әллә? Нигә кермисең? Аркасына төртүдән сискәнеп китте. Уйга чумып, чираты килеп җиткәнне дә сизми калган икән. Пәрдә артыннан мунчачының карлыккан тавышы ишетелде: — Следующий... Ишек яңагына сөялгән һәм әнисе киткәннән бирле бер сүз дә дәшми басып торган малай күзләрен тутырып Искәндәргә карады, биштәрен бер кулыннан икенчесенә күчерде. «Бу аяклы казадан котылып булмас, ахры». Үзенә тапшырылган малайга эчтән генә шундый кушамат тагып өлгергән иде инде ул. Әллә соң юынмыйча кайтып китәргәме дип, эче пошып утырган Искәндәр көрсенеп куйды һәм малайның аркасыннан этәрде. Каен себеркесе, сыра һәм дым исе аңкыган чишенү бүлмәсендә буш урыннар юк иде. Малайны берәр җиргә урнаштырырмын да котылырмын диебрәк кергән Искәндәр күзләре белән бүлмәне тагын бер кат айкап чыккандай итте. Юк! Билетын мунчачы өстәлендәге тимер әрҗәнең тар тишегенә төшереп җибәрде дә малайны эзләп як- ягына каранды. Тегесе, суга чумгандай, каядыр югалып та өлгергән иде инде. Искәндәр, өстеннән олы йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды һәм урын табу өмете белән биек аркалы эскәмияләр арасыннан атлады. Урыны булмаган көйгә керергә чакырган мунчачы картны эчтән генә тозлап-борычлап сүгеп куйды, икенче рәттәге эскәмияләр ягына борылды. Юеш идәндәге резин келәмчекләр тайгак, аяк басуга шуып китәргә генә тора. Карамыйрак атласаң, бөтен буең белән сузылып ятуыңны көт тә тор. Ул сакланып кына түргә узды һәм иң почмакта әлеге дә баягы малайны күреп алды, теше сызлагандай йөзен чытты. «Аяклы каза* буш эскәмия тапкан, әйберләрен куйган һәм чишенмичә аны көтә иде. Искәндәр сүзсез генә аның янына килеп утырды, малайдан бары бер котылып булмаячагына үртәлеп, чишенергә кереште, коры гына итеп әйтте: — Чишен! Өстеңне сал... Шуны гына көтеп торган малай ипләп кенә күлмәген, майкасын, бераз мыштырданып алгач, чалбарын салды, әнисе әзерләп биргән төргәктән мунчаласабын чыгарды. — Бар. кереп урын ала тор! Барыбер кичем әрәмгә узды, дип уфтанган Искәндәр үзе керергә ашыкмады. Таш юынгычлардагы урынның бушавын көтеп-эзләп интегәсен белгәнгә, кеше өстендә торып, күз көеге буласы килми иде. Чыгар әле берәрсе! Үзенә тагылган малай турында исә ул инде бөтенләй оныткан иде. Алып керде, эше бетте. Юынып чыгар әле шунда!.. Юыну бүлмәсендә гадәти шау-шу. Мәрмәр вагыннан ясалган тәбәнәк таш эскәмияләргә бәрелеп калай ләгәннәр шакылдый, чажлап су акканы ишетелә, шушы тавышлар, ир-атның өзек-өзек авазларына кушылып, ниндидер бер тоташ гүелдәү хасил итә, керә-керешли үк башны урап ала. Искәндәр өчен бу тавыш, мондый гүелдәү таныш кына түгел, хәтта тансык иде. Танышлардан берәрсе очрар, рәхәтләнеп, арка тиреләре суела башлаганчы чабынырбыз дигән өмет тә юк түгел иде. Килеп керүгә үк нәкъ ишек төбендәге утыргычта «аяклы каза»ны күреп алды. Ул таш эскәмиягә ике ләгән китереп куярга өлгергән, сабын мунчаласын таратып ташлаган. Башы аска иелгән. Кабыргалары беленеп торган юка, арык тәненә су тамчысы да тимәгәнлеге әллә каян күренеп тора иде. Шулчак Искәндәрнең йөрәген моңарчы булмаган әллә нинди сәер бер авырту чеметеп куйды. Күптән, бик күптән мондый хисне татыганы юк иде аның. Кызганумы ул, шушы үтә садә һәм ярдәмгә мохтаҗ, ышанучан җан иясенә ярдәм итәргә теләү идеме — анысын үзе дә аңламады. — Иә. урын таптыңмы? — дип эндәште моңарчы юньләп сөйләшмәвенә үкенеп өлгергән, шул ук вакытта мәгънәсез сорау бирүен абайлап алган Искәндәр. «Тапкан бит инде, урнашкан. Ахмак! Шушындый сорау бирәләр димени?!» «Аяклы каза* белән ничек сөйләшергә, ничек аңлашырга кирәклеген Искәндәр, чынлап та, белми иде. Бу сиңа ике сүзнең берендә кемнеңдер анасын искә төшереп, яисә җилбәзәк хатыннарны аңлатучы канатлы гыйбарәләрне кыстырып сөйләшү, тулай торакның азау ярган мужиклары белән аңлашу түгел шул. Әмма ни гаҗәп, шушы мәгънәсез сорау да малайга җитә калды, ул башын күтәрде һәм, «Әйе!» дигәнне белдереп, рәхмәт тулы күзләрен аңа төбәде. Алары нәкъ әнисенеке икән. Зур, моң тулы зәңгәр күзләр. Искәндәр бер мизгел эчендә шуларны абайлап өлгерде. — Әйдә, юыныйк инде, алай булгач!.. Аркаларны ышкышырбыз... Әйтеп бетерүе булды, тагын үз-үзен тиргәп куйды. «Юк инде, балачага белән бала-чага булып булмый. Әнә, малайлары әүмәкләшкәндә авыз ерып утырган адәмнәргә тагарга кирәк иде моны». Эчтән генә «аяклы каза»ның әнисенә төбәлгән, баштан ук аңа әйтергә кирәк булган сүзләрне уенда кабатлады Искәндәр һәм1 барысына да яңадан кул селтәде. «Ярар, су китереп бирсәм, укам коелмас тагын...» Малай урыныннан сикереп төшкән дә, ләгәнен күтәреп, Искәндәрне көтеп тора иде инде. Егет кайнар су белән эскәмияне юып төшерде, пешекләде, ләгән күзеннән тутырып, җылымса су китереп куйды. — Әйдә, башла! Мин бераз чабынып чыгам... «Аяклы каза» ризалыгын белдереп беренче тапкыр елмайды, нәзек беләкле кечкенә кулларын суга тыкты. Ә Искәндәр, каен себеркесен култык астына кыстырып, чабыну бүлмәсенә китте. Ишекне ачар алдыннан гына кинәт сизде: үзенә кемдер карап тора кебек иде. Мондый тоемны аңлатып булмый. Ул баш чүмеченең, арка сөякләренең чымырдап китүе шикеллерәк сәер бер тойгы. Борылып карады һәм... ишек янындагы утыргычтан үзенә төбәлгән зәңгәр күзләрне күрде. Малай керфеген дә какмыйча аңа карап тора иде. Ишек ачарга су- 120 зылган кулы кире төште, юк, төшмәде, баш биеклегенә күтәрелде дә чакыру ишарәсе ясады. Бусы Искәндәрнең үз ирегеннән башка килеп чыкты бугай. Шушы ишарәне генә көтеп утырган кебек, малай эскәмиядән сикереп тә төште, очынып, чабып-йөгереп, юеш идәннән тая-тая Искәндәр янына ашыкты. — Аһ, шайтан алгыры, егылмаса гына инде!..— дип, уйлаганын „ пышылдап өлгерде Искәндәр һәм малайны беләгеннән эләктерде. > Чабыну бүлмәсенә җитәкләшеп керделәр. «Аяклы каза»га әйтер- 2 сең лә җан керде. Ул, әйткәнне дә көтеп тормыйча, ләүкәнең аскы 3 бүлеменә үрмәләде, аякларын асылындырып, менеп тә утырды. Пар эчендә изрәгән, чабыну ләззәтенә чумып ухылдашкан ирләр- ♦ нең себеркесеннән җилләнгән кайнар һава колакларны өтеп ала. Ләү- * кә такталары астындагы торбадан сызгырып пар чыга, тынга капла- з на. Искәндәр бер-ике тапкыр тирән сулады да ләүкәнең иң өске каты- " на менеп басты. Мәтрүшкәле каен себеркесеннән борыннарын ярып “ хуш ис таралды, чалт та чолт суккан тавышларга тагын бер аваз ; өстәлде. Тәне кызарып чыкканчы, кызыша башлаганчы чабынды ул. ~ Ир-атлар ах-ух килештеләр, кемдер йөрәкләнеп: «Давай, парны " өстә!.. Тагын... Тагын!»—дип кычкырып җибәрде. Аста утыручы егетләрнең берсе, хәйләкәр елмаеп, кранны соңгы чигенә җиткереп ачты. Тыгыз, куе, кайнар пар түшәмгә ыргылды, анда сыешыр урын таба алмыйча аска таба ургылды. — Кем малае бу?..— дип кычкырды эссе парга чыдай алмыйча ләүкәдән төшеп барган ир-атларның берсе.— Алып чыгыгыз моны, янып үлә бит бала!.. — Аһ, шайтан алгыры! — Чабынган арада бөтенләй онытып җибәргән иде, Искәндәр шунда гына «аяклы каза»ны исенә төшерде. Астагы ләүкәдә кулларын күкрәгенә кушырып, туңгандай бөрешеп утырган кечкенә гәүдәне табуга «исемен дә белмим бит» дип уйлап алырга өлгерде. Малайның күзләрен күрергә теләп аска иелде. Олы зәңгәр күзләр дә аны эзли иде булса кирәк, менә карашлары очрашты. Искәндәр аңа күз кысты, үз итеп елмайды: — Чыдап буламы? • Аяклы каза»ның бөтен бите җәелгән, бу минутта малай рәхәтләнеп елмая иде. — Бар, чыга тор! — дип кычкырды Искәндәр ишеккә күрсәтеп.— Юына тор! — Куллары белән юыну хәрәкәтләре ясап алды. Малай баш чайкады. Бусы — «Синең белән бергә чыгам» дигәнне аңлата иде булса кирәк. Шулчак егетнең башына суктылармыни, олы ирләр чак түзә торган эсседә ничек утыра соң бу малай? Кеше баласы ич ул!.. Бер-бер хәл булса... Ләүкәдән ничек сикереп төшкәнен сизми дә калды Искәндәр. „ ...Ишек төбендәге эскәмиядә бер ир белән кечкенә малай юына. Читтән күзәткән кешеләр аларны ата белән ул дияр иде, яшь әтинең күнекмәгән хәрәкәтләрен дә абайламый калмас иде. Тагын бер кат чабынасы килсә дә, Искәндәр үзен тыеп калды. Җылылыгын чамалап кына ләгәннәргә тагын су тутырды. Аның гәүдәсенең һәр бөгелешен, ничек атлавын, ничек елмаюын, сөйләшүен күңел дәфтәренә сеңдереп утырган малай беренче булып телгә килде: — Абый, әллә син татармы? — Әйе. — Мин дә татар! Аның ничектер сузып, «мин дә» дигән сүзгә үзенчә басым ясарга тырышып әйтүендә шушы көчле абый белән бер кавемнән булуга, шул ягы белән генә булса да аңа охшаганлыгына горурлану, беркатлы, самими сөенү ярылып ята иде. Күрәсең, малай ике арада охшашлык табарга тырыша, шуны эзли. Искәндәр елмаймыйча булдыра алмады, аның юеш сары чәчләреннән сыйпап куйды, икесе өчен дә уртак телгә — туган телгә күчте. Бу телгә күчү рәхәт иде, тансык иде. Теш арасында буталып, тел очында әйләнгән теге паразит сүзләр бу телдә бөтенләй кирәк түгел, алар юк... — Исемең ничек синең? — Азат! Ә синең?.. — Мин Искәндәр абыең булырмын. Иә, үскәнем, әйдә, юынып җибәрик әле. Юкса, кызлар яратмас үзебезне. — Яратмасынна-а-ар,— дип сузды малай.— Мин дә аларны яратмыйм. — Менә тагы... Нигә? — Алар елак!.. — Ә кемне яратасың соң син? — Әниемне яратам, әби-ем-не-е... — Тагын?.. Азатның күзләрендә моң, зурларча җитдилек тоеп, Искәндәр үзенең урынсызрак сорау бирүен аңлап алды. Әмма соң иде инде. Ма лайның башы акрын гына аска иелде. Үзеннән тагын нинди җавап көткәннәрен ул бик яхшы аңлый иде булса кирәк. «Елап җибәрмәсен тагы. Шул гына җитмәгән иде. Чистый нәнкәгә әверелдем. Тизрәк юынырга да котылырга кирәк моннан». Искәндәр — уйлаганын тиз эшли торган кеше, учына сыек сабын агызып, куе, тыгыз чәчләрен юарга кереште. «Бетмәс монда!» Әмма үзе ышандырып алып калган «аяклы каза»га күз колак булмыйча да ярамый иде. Сиздермичә, каш астыннан гына күзәтә башлады. Азат кулларын озаклап сабынлады, юка тиресе аша кан тамырлары беленеп торган ябык гәүдәсен сыйпап юарга кереште. Көчле абыйның үзенә карап торуын сизгәч, бик җитди итеп аңлатып бирде: — Мине әбием шулай юындыра. Искәндәрнең күңелендә ниндидер бер кыл тартылып өзелгәндәй булды, туган авылы, гомерендә бер тапкыр да күтәрелеп кешегә авыр сүз әйтә белмәгән ак йөзле әбисе күз алдына килде. Нәни чагында үзенең дә әбисе белән мунчага йөргәннәре, аның назлап кына, ипләп кенә чабындырганы, юындырганы исенә төште. Кечкенә малайның бер сүзе хәтер чоңгылларында мәңгелеккә күмелгән дип исәпләнгән, моңарчы беркайчан да уйланмаган, әллә нинди үтә якын, үтә дә газиз истәлекләрне яңартты. — Их, син,— дигәнен сизми дә калды Искәндәр, малайны кулыннан мунчаласын алып мул итеп күбекләде дә ничек тотынырга белмичә, аптырап, як ягына каранды. Әнә, башка аталар малайларын эскәмиягә менгереп яткырганнар, шау күбеккә батырып, кычкыртып мунчала белән ышкыйлар. Алсу тәннәре генә ялтырап тора бахырларның. Искәндәр бер үзенә, бер «аяклы каза «га күз төшерде дә тәвәккәлләде: кочаклап, малайны эскәмиягә бастырды, иңсәсеннән тотып, мунчала белән аркасын, беләкләрен ышкып юарга кереште. Башкалар кебек шырыйлап кычкырмады малай. Ул сүзсез иде, ул бу мизгелләрне хәтеренә мәңгегә сеңдереп калдырырга теләгәндәй күзләрен йомган, тавышсыз гына елый шикелле иде. Аркасын юып бетерде, үзенә каратып борды, кинәтрәк тотындымы — егылып китә язган малай ике куллап аның муеныннан кочып алды. Шул чакта әллә нәрсә булды, Искәндәрнең бугазына төер килеп тыгылды, сабын күбеге чәчрәдеме — күзләре ачытып ачытып яшьләнде. Бу минутларда аңа шушы ябык, бөтен барлыгын аңа ышанып тапшырган, аңа сыенган «аяклы каза»дан да кадерлерәк нәрсә юк иде сыман. Аның көче, шыгырдап торган мускулларындагы гайрәт кемгәдер кирәк икән бит, моңарчы үзе белмәгән кемнедер яклау, таянычы, арка терәге булу хисе котылгысыз дулкын булып күтәрелә, шушы ярдәм- 122 чесез җан иясе өчен утка-суга керергә әзерлеген күрсәтергә чакыра иде кебек. Әле генә ничек тотынырга белмәгән арык гәүдә хәзер куркытмый да, берәр җирен авырттырырмын дип шикләндерми дә иде. Искәндәр малайны очыртып кына душ астына кертеп чыгарды һәм култык астына мәче баласыдай кыстырып, җиңел хәрәкәтләр белән чишенү бүлмәсенә алып чыкты. Мунчага кергәндә үзе үртәлеп утырган бала-чагага, басынкы гына елмаеп аларны күзәткән ир-атка хәзер бөтенләй башка күз белән карый башлавын ул үзе, әлбәттә, сизми иде. Алар янәшәсендә чишенгән ир дә яңа гына чыккан, күрәсең. Тәненнән бөрчек-бөрчек тир ага, аркасына, ботларына ябышкан себерке яфракларына да игътибар итмичә, кечкенә малае белән әвәрә килә. Утыргычка тастымал җәеп бастырган да: «Әй, шәп тә булды! Чәп-чәп иттек...»—дип сөй- ләнә-сөйләнә улының тәнен корыта. Менә икенче тастымалга төреп утыртты, киемнәр арасыннан пыяла савыт тартып чыгарды: — Менә хәзер карлыганлы чәй эчеп җибәрәбез дә, өйгә — әниең янына... Сагынып беткәндер инде. Ие бит. Коймак пешереп көтә торгандыр. Искәндәрнең үзенә карап-карап алуын сизеп булса кирәк, борылып Азатка ишарәләде: — Улыңа чәй алып килмәгәнсең икән. Мунчадан соң минеке бер банканы эһ тә итми... — Зыян юк. Чыккач без газлы су эчәбез. Иеме, Азат.— диде Искәндәр бер дә исе китмәгәндәй. Букчасыннан киң, озын тастымалын чыгарды, малайны төреп утыртты да пинҗәк кесәсеннән сигарет алды. Аны бармаклары белән йомшарткалап. авызына капты, шырпы сызар алдыннан кылт итеп кайдадыр укыганы искә төште: «Тәмәке төтене балаларга аеруча зарарлы!» Үзалдына көлемсерәп, читкә — тәмәкечеләр өчен өчпочмаклап куелган буш эскәмияләр янына китеп барды. ♦ Улың!» Күршедәге ир әйткән сүзнең мәгънәсе зиһененә әле яңа гына барып җиткән иде аның. «Улың!.. Улым! Минем малай!» Теле сүзсез генә үтә дә газиз, кадерле тоелган сүзләрне кабатлый да кабатлый: «Улым? Улым!» Ничек моңарчы белмәде икән, җир йөзендә моннан да матур, моннан да мәгънәле, якын, кадерле бүтән сүз бар микән?! Юыну бүлмәсендәге халәте кабатланды, бугазына утырган төер тәмәкесен юньләп тартырга ирек бирмәде... Киенеп чыктылар. Әле генә кояштай балкыган малай сүлпән генә елмайды, йөзенә өлкәннәргә хас киеренкелек, җитдилек кайтты. Үзенең учында кечкенә, җылы кул тоюдан рәхәт бер горурлык кичереп атлаган Искәндәрнең аны тагын елмайтасы, рәхәтләндереп көлдерәсе, нәни йөзендәге авыр җитдилекне алып ташлыйсы килә иде. — Ә хәзер, әйдә, туйганчы су эчик! — диде ул тавышына шаянлык, шуклык өстәргә тырышып. Тик сүзләре ясалма килеп чыкканын үзе дә сизде. Кесәсеннән ике өчтиенлекне эзләп тапты, берсен автомат ярыгына төшереп җибәргәч, ширбәт агып бетүгә, стаканны читкә алып торды һәм малайларча мутланып Азатка күз кысты, икенче бакырны ташлады. Малайларның ике ширбәтле су эчәргә яратуын ул белеп өлгергән иде инде. Азат стаканны авызына китергәнче Искәндәргә күтәрелеп карады: — Ә үзең... эчәсеңме?.. — Мин соңыннан,— диде Искәндәр. Бүтән бакыр акчалары юклыгын белсә дә, кесәләрен капшаган булды. Аның һәр хәрәкәтен күзәткән малай буш стаканны автоматка куйды һәм тез башлары бүлтәеп чыккан сары вельвет чалбары кесәсеннән өчтиенлек табып. Искәндәргә сузды. — Менә, әнием биргән иде... Искәндәр тагын су агызды. — Ю-у-ук! Мин бүтән эчмим... Ә-ә... — Малай ниндидер сүзне әйтеп бетермәде, әллә тотлыкты — бите алсуланып китте, зәңгәр күзләре озын, куе керфекләре арасына кереп поскандай тоныкланып калды. Искәндәрнең йөрәге дерт итеп китте. Нигә тотлыкты соң әле ба ла? Ни булды? Әллә... Тамагыннан су үтмәде Искәндәрнең. Малайны да, үзен дә артык сынамаска, җан кыйнамаска карар бирде. Бу очрашу әллә нинди газаплы төшкә охшый башлаган иде. Мунчаның алгы ягында кеше аз. Стена буена тезелгән урындыкларда берничә карчык кына гәп куерта. Азат тиз генә залга күз йөгертеп чыкты, йөзеннән ниндидер караңгы күләгә узгандай булды. Икесе дә бер-берсенә карашып, сүзсез калдылар. — Ярый, Азат, мин китим инде. Сау бул! — Искәндәрнең олыларга биргәндәй сузган учына малайның кулы теләр-теләмәс кенә ятты. — Сау бул,— диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. — Хуш! Киттем... Кай арададыр үзенә якын, кадерле булып өлгергән бу малайдан аерылу Искәндәргә авыр иде. Китәсе килми, аның белән җитәкләшеп, нәрсә турында булса да сөйләшә-сөйләшә, бергәләп урамнардан атлыйсы иде!.. Ләкин ничек кенә сузмасын, барыбер китәргә, аерылырга туры киләчәк. Шушы сәер халәттән тизрәк котылу өчен кырт борылды да эре адымнар белән ишеккә таба атлады. Тик соңгы тапкыр малайны тагын бер кат күреп каласы, үзендә моңарчы барлыгы да беленмәгән хисләр өермәсен кузгаткан кечкенә кешене хәтеренә сеңдерәсе килү теләге аны тукталырга мәҗбүр итте. Ишеккә җитәрәк адымнары әкренәйде, күзгә күренмәс киртәгә барып төртелгәндәй туктап калды һәм артына борылды. Хатыннар янындагы буш урындыкка чүмәшкән малай яңгырда күшеккән чыпчык баласын хәтерләтә иде. Менә карашлары очрашты. Малай кыяр-кыймас кына Искәндәргә якынлашты, хуҗасының күзенә карап әмер көткән тугрылыклы эт мисалында сүзсез басып калды. Тын гына тордылар. — Әнием миңа шушында көтәргә кушты,— диде, ниһаять, малай акрын гына. — Ярый, Азат, син көт инде! Искәндәрнең аны башыннан сыйпыйсы, кочаклап юатасы килеп китте. Ләкин үзен тыеп калды... ишекне акрын гына ачып урамга чыкты. Шәһәр өстендә кичке утлар кабынган. Тагын да җиләсләнә төшкән. Мунчадагы эсседән соң Искәндәрнең бөтен тәне әллә ничек куырылып килгәндәй булды. Ул якаларын торгызды да, якынаеп килүче трамвай утларын күреп, тукталышка ашыкты. «Иртәгә таң белән юлга чыгасы! Алда — бер айлык командировка!» Шәһәр урамнарындагы кичке тормыш аны яңадан көндәлек мәшәкатьләренә кайтарды. Трамвайның ишекләре ачылды, килгән шәпкә сикергән Искәндәрнең миеннән яшен тизлеге белән бер уй йөгереп узды: «Бер айга бит! Тоташ бер айга!..» Инде ябыла башлаган ишекләрне үз-үзен белештермичә көч белән каерып ачты да яңадан төнге утлар балкыган урамга килеп төште. Трамвай йөртүченең: «Хулиган!» —дип артыннан кычкырып калуы да, тукталыштагы кешеләрнең шелтәле баш чайкавы да аңа хуплау гына булып тоелды. Эре-эре атлап яңадан мунчага таба китеп барды. Бүген аңа Азатны да... аның әнисен дә, һичшиксез, тагын бер кат күрергә кирәк иде...