ҮЛЕМ ЭЛМӘГЕ
Ха! Санька анархистны күрәсе килгән берәүнең... Ни йомышың төшкән иде. әйт әйдә'. — Тубалбаш, алтын тешләрен елтыратып, тагын ыржайды. Шамилнең дәшмәвен күреп, револьвер көпшәсен аның күкрәгенә үк терәде.— Дәшмисеңме? Котың ботыңа төштеме? һа-һа! Эчәгеңне сауганчы сорап кал: сине абзаң лично үзе тыңлый. Йә. кыстатма! Шамил күз кырые белән генә Миргазияповны ялмап алды. Ул урындыкта кадакланган төсле утыра иде. Өстәл уртасындагы авыр җиз шәмдәлне ике учлап тоткан да. өскә ыргылырга торган мәче кебек. йомарланып калган. Санька анархист ботларын аерып басты. Көр тавыш белән: — Азман, пычагын бармы? — дип кычкырды: әйтерсең лә хәзер тавык суярга җыена иде. — Саня... Ходайдан курык' — дип буылды Миргазиянов. Аның тәмам өне киткән, тавышына үлем ачысы чыккан иде. Ул кинәт буш балак кебек ләпшердәп калган аякларына басты, ава түнә тәрәзәгә таба юнәлде. Азман, атаманның боерыгын гына көтеп торган кебек, маузерын Саматның аркасына төбәде. — Тавыш тынсыз гына.. — диде Санька салкын кан белән. Бандитның икенче кулында фин пычагы ялтырап китте. Әмма Мир- газияновның да җиңел генә биреләсе килмәде. Ул хәзер атылудан калган эт кебек иде. Тәрәзә төбендәге гөл чүлмәген эләктереп алып, гаҗәеп бер оста хәрәкәт ясады да. артыннан килүче Азман аңышып өлгергәнче, аның шешенгән чыраена тондырды. Тегесе, чынлап та. абайламыйчарак калды. — чүлмәк аның уң җилкәсенә килеп капланды. Пистолет «чырк» итеп идәнгә очып төште. Миргазиянов. «ә» дигәнче өстәлгә үрелеп, җиз шәмдәлгә ябышты. Санька анархист бу мәлдә револьверын Измайловка төбәп торса да. мөгаен, түзеп кала алмас, иң әүвәл Саматка берне төкертер иде. Әмма ике арада Азман буталып калды, үзе дә сизмәстән, гәүдәсе белән Мирга зияновны ышыклады. Бу хәлне күреп торган Шамил нишли ала иде соң?! Комиссар Соловьев биргән алтатарны үзеннән калдырмаган булсачы... Терсәкне тешлисеңме! «Исән калсам— киләчәктә ике пистолетсыз йөрмәм.— дип ант итте ул эченнән генә — Хәзер менә икенче коралыңны суырып ал идең дә...- Ә бүлмә эчендә чын чынлап пәри туе кузгалды! Азман, алдында гына торган урындыкны күз ачып йомганчы һавада болгап. Мнргазиянов өстенә җибәрде. Тегесенең ничектер иелеп калырга башы җитте. Чылтырап пыя ла коелды. Астан, урамнан кычкырышкан тавышлар ишетелде. Урындык үзе ялангач тәрәзә рамына атланып калган иде. Кызык кына хәл туды: Санька белән Шамил, ихтыярсыздан, бер берсенә күзколак булу аркасында, тегеләрнең бәргәләшүенә катнаша алмый торалар. Өстәвенә, бу һич тә Санька анархист көткән, ул теләгән борылыш түгел. Каршысындагы юеш борынлы егетне атып кына егар иде.— бик мөһим ике сорау чекист мәете астында күмелеп калачак Алар ның берсе: Самат дигән мүкләк сыердан чека тагын ниләр савып алган? Икенчесе банк кадәре банк басарга уйлаган анархистларга каршы Совет власте хәзер нинди тозак кора? Ул арада Азман, кулындагы фин пычагын айкап. Миргазияновны кыс рыклый башлады. Әмма Самат, җәһәт кенә борылып, шәмдәл белән тегенең беләгенә орырга өлгерде Икенче мизгелдә инде ул. коралсыз калган бандитка нык кына сугып, тәрәзәгә таба ыргылган иде Мәче җитезлеге белән тәрәзә төбенә атылып менде, җан ачуы белән тибеп, рамны ике як ка аерып төшерде. Инде сикерәм дигәндә... аны баядан бирле сагалап торган Санька анархист, ниһаять, револьвер чакмасына басты. Миргазня нов бер мәлгә тәрәзә уемында катып калды. Аннары аның капчыктай гәү дәсе. ничектер урталай сынып, тышка — урамга ишелеп төште. Азман, йөгереп килеп, тәрәзәгә капланды Ул нәкъ шул мәлне яшь чекистның Санька анархистка очып кунуын күрми калды. Ә Измайлов бу сикерүгә пружинадай кысылып, йөрәген уч төбенә йомарлап әзерләнде \ңа хәзер иң иң соңгы мөмкинлек — керфеккә кер фек орынып алган арада гына булса да анархистның читкә каравы кирәк иде' һәм менә ул мизгел Саньканың үз ахприенә аткан чагы булды. Измайлов бөтен көче белән бандитның беләзек сөягенә китереп сукты — коралын бәреп төшерде. Тагын бер сугу белән аяктан ук егарга иде дә. әмма тегесе нык бәдәнле булып чыкты, каһәр, чайкалып кына алды да шунда ук егетнең бугазына ябышты. — Эзләп киләләр! - дип акырды Азман, аның башы әле дә тәрәзә уемында, күзе урамда иде. - Санька, мильтоннар! Теркелдәргә кирәк, анавы!.. * Бандит ашыгып артына борылды, идәндә бугазлашып ятучы икәүне курде Беренче талпынышы Санькага ярдәм итү иде. ләкин шунда ук бүтән уй белән бүленеп, ярты юлда туктап калды. Ишек катында аунаган маузерын эләктереп алды да бәрелә-сугыла коридорга чыкты. Юл ябык иде инде аргы баштан бирегә таба ике чекист йөгерә. Азман төзәп тормыйча бер генә атты да бүлмәгә кире атылып керде Идәндә әүмәкләшкән анархист белән чекистка карап та тормастан. туп туры тәрәзәгә ташланды. Әмма уйлап өлгерде: качуын кача да бит. бүлмәдә куркыныч шаһитлар кала. Бигрәк тә Санька гафу итәрме? Көн кебек ачык йә — тотылса аны да чекистларга сатачак, йә — алай-болай котыла калса да — якты дөньяда яшәтмәячәк. Бандит инде тыштан, тәрәзә төбенә ябышкан килеш, үрелеп кенә ике тапкыр шарт шорт атты. Мурашкинцев белән Копко. бүлмә ишеген бәреп керү белән, идәндә сузылып яткан ике гәүдәгә абына яздылар. — Тәрәзәне кара! — дип кычкырды Копко. үзе Шамилгә ярдәмгә ашыкты Соңардык микәнни? дип. ачынып уйлап алды. Әмма егет шунда ук башын күтәрде, аннары әкрен генә торып утырды. — Исән, шайтан алгыры' Исән! — Копко. тезләнеп, аны кочып алды. Измайлов монда булып узган хәлләрне кыскача гына аңлатты. Санька анархистны карадылар: аның күлмәге ике төштән кан тибеп кызарган, тәнендә җан әсәре юк иде. — Ну. малай. Шамил, син тәки җиде тишек белән калгансың, — дип шаярткан булды Колко.— Ә менә бу адәмгә җан дусты тагын ике тишек өстәгән. Яраланган Миргазияновның да хәле бик авыр иде. Шулай да. чыкмаган җанда әле өмет бар дин, больницага озаттылар. Шамил аныц аңына килгәнен көтеп утырды. Кичкә таба Самат, чыннан да. күзен ачты. Чекага ф мин язмадым, диде Газыйм эше... Бүтән беркем дә түгел... Газыйм... и Дардиев... Аның үче бар миндә... — дин ыңгырашты. | — Кем соң ул. кайда яши?—дип сорады чекист. Анархистларның | банк басарга җыенганын, дары заводында шартлау булачагын кайдан s белгән ул Газыйм?’ —дип тә сорамакчы иде.. Әмма үлеп баручының күкрәгендә нәрсәдер бокырдап куйды, ап ак ф иреннәренә күбекләнеп кан саркып чыкты. m »Франция» мөсафирханәсендә Дардиевны белүче табылмады. Бер £ Караганда, бу адәм әллә ни игътибарга лаек түгелдер, аны эзләп мата- = шуның кирәге дә юктыр кебек иде. Ләкин, төптәнрәк уйлаганда, ул үзе ь белән ниндидер бик мөһим табышмакның җавабын йөртә, аның табылуы “ һәм чишелүе зур җинаятьне ачуда хәлиткеч бер адым булуы бар. Чөнки әлеге исем тирәсендә сорау арты сорау калка. Әйтик. Дардиев бер мак- § сатны — Миргазияновны һәлак итү максатын гына күздә тотканмы? а. Ә бәлки ул тагын да мәкерлерәк тозак коргандыр? Банк басу һәм дары £ заводы шартлату хакында Санькаанархист белән Саматның сөйләшүен = үзе тыңлап торганмы, әллә аны кемдер өченче берәү котыртканмы? Анархистларга аның нинди катнашы бар? Гомумән, кем ул Дардиев. аның артында кемнәр тора?.. Миргазиянов Саматның бу сорауларга җавабы булгандырмы юктырмы. әмма ул аларны — булган тәкъдирдә дә — үзе белән бергә теге дөнья га алып китте. * * * Санька үлеме генә анархистларны Совет властена каршы җинаять әзерләүдән туктатып калмас, әлбәттә. Моны Гирш Олькеницкий яхшы аңлый иде. Әле генә ВЧКдан килгән шифрлы телеграмма да күңел тыныч лыгын алды. Казан. Гоголь урамы. '28. Олькеницкийга. Мәскәүдә анархистларның Дәүләт хәзинәсенә һөҗүм оештырулары фаш ителде. Шундый ук акциянең Казанда да әзерләнүе хакында хәбәрләр бар. Тиешле чаралар күрегез. Петерс. Бу телеграмманы Брауде белән Измайловка да укытты губчека баш лыгы: — Анархист халкыннан барысын да көтәргә була...— дип фикер йөртте ул.— Әйтик, хәзерге вакытта безнең Казан — Россиянең өченче башкаласы кебек мәртәбәле шәһәр. Бу җәһәттән ул. мөгаен. Мәскәү һәм Питердан гына калышадыр. Ә инде хәзинә ягыннан?.. Унбишенче елда ул Питердан китерелгән биш йөз капчык алтын тәңкәләрне генә искә төшерик. Җәмгы се ким дигәндә бер миллиард сумлык байлык саклана Казанда. Әйтерең бармы: пайтәхеттән кайсы ягы белән ким? Шулай булгач, монда гы анархистлар белән Мәскәүнец турыдан туры эш йөртүе бик ихтимал Олькеницкийны шул арада шәһәр милиция начальнигы белән тоташтырдылар. Ул. сүзне кыска гына тотып. Дардиев Газыйм һәм Азман кушаматлы анархист турында барысын да белешергә кушты. — ...Без монда әлегә.—дип дәвам итте Гирш Шмулевич, бик шәп ләп корылган ныгытманың судагы шәүләсен генә штурмлан ятабыз. Әмма шәүләсе бар икән, кайдадыр янәшәдә генә крепость үзе дә булырга тиеш бит. шайтан алгыры Шулай түгелмени? Инде Санька-анархист күпереннән кереп әллә ни уңышка ирешә алмаганбыз икән, һөҗүмне дары заводы ягыннан җәелдерергә мөмкин түгелме? Теге газета кисәгендә дә заводта диверсия әзерләнә дин хәбәр иткәннәр бит. һич кичекмәстән, аның дөресме түгелме икәнен ачыклыйсы бар. Бигрәк тә хәзер — яман хәбәрнең, һәрвакыттагыча. дөреслеккә якын булуы беленгәч. . Губчека рәисе, ниндидер уйга бирелеп, имән бармагы белән яңагын сыпыргалады: аннары, бик тырышып, ияген ышкып торды — бер тәүлек эчендә сакал мыегының ничек җитүен тикшерә кебек иде ул. — Димәк. Миргазиянов исеменнән хат язучыны да дары заводы тирәсеннән эзләргә кирәк.— Олькеницкий янында әлегәчә дәшми утырган Вера Брауде тынлыкны бозды. Ничек әле. развилка га алу. диләрме артиллеристлар... Ике яклап, капыл гына һәм гөп-төгәл китереп басу өчен... — Шулайрак килеп чыга. - дип куәтләде Олькеницкий.— Берьюлы берничә юнәлешне күздә тоту зарар итмәс. Әле бит без Миргазиянов булып хат язучының да Дардиевмы. түгелме икәнен тәгаен генә белмибез. — Хәтта нәкъ менә Дарднев кулы уйнаган булса да. ул ялгызы гына түгел. Аның янында тагын кемдер бар... Бөтен бер шайка булуы да ихтимал. — Син шулай уйлыйсыңмы. Вера' Ә Миргазияновны авыр хәлдә кал дыру? Ул да уч алу нияте белән генә булмагандыр дисеңме? — Әйе. ныграк уйланган саен, мин шул фараз ягынарак авыша барам. — Ачыграк итеп әйт... — Беләсеңме, әгәр ул Дардиев — ярар, чекага хатны шул бәндә язган дип саныйк.— шәхси исәп хисабын гына өзәргә уйласа, һич югы Миргази- яновның эш урынын күрсәтер иде. Ә болай без бит Миргазияновны таба алмаска да мөмкин идек Бигрәк тә шундый болгавыр заманда. Хат язучы моны гына чамалагандыр, дип уйлыйм. Бик чамалагандыр. Ул безнең озаклап, нечкәләп эзләргә вакытыбыз, җаебыз юклыгын да. гомумән эзләп нитеп маташмавыбыз ихтималын да белгән, әлбәттә. Шулай түгелмени!? — Хуш Бусына кул куен була' - Олькеницкий. хуплавын шулай расларга теләгәндәй, өстәл кырына учын бәреп алды — азь дә күренми.. Мулюков... Мулюков...— дип кабатлады Шамил.— Мине үлем тырна- ® гыннан коткарган • Хозер Ильяс шул икән Ул чакта фамилиясен сорап =t калырга да башка килмәде. Хәле бик авыр иде. Зиһене таралган иде... и Исән микән әле ул кеше?.. * Контрразведка капитаны Мулюков фамилиясенә Шамил инде беренче я папканы актарганда ук игътибар иткән иде. Анда немец агентурасы һәм е дары заводы җөмләсеннән берничә бит очрады. Шул язулардан күренгән- » чә. әлеге эш белән шөгыльләнү нәкъ менә Мулюковка тапшырылган бу- ’ ла. Кыска гына вакыт эчендә капитан беренче нәтиҗәгә дә ирешә, завод п ка оялаган диверсантның эзенә төшә. Ләкин эш ни өчендер бүтән кеше кулына күчә. Резидент кына түгел, аның элемтәчесе дә болганчык суга чумган балык кебек юкка чыга.. Архив белән танышу, ниндидер ачыклык кертәсе урында, бер көтү сораулар гына тудырды. Шуңа күрә элеккеге контрразведка начальнигы полковник Кузьминның губчекага килүен Гирш Шмулевичтан да бигрәк Шамил Измайлов көтеп алды. Әмма инде комы коела башлап, акылы корсагына төшеп беткән бу карт үзенә багланган өметләрне акламады. Боргаланды, ык-мык итте, буталып бетте. Бераздан аңлашылды: сорауларга җавап бирәсе килмәүдән генә түгел, ахрысы, бу. Күптәнме әле хәрби округ контрразведкасы башы да утырган адәм соңгы бер-ике елда үз тирәсендә нинди хәлләр булганын белми һәм төшенми иде. Немец диверсанты турындагы эш»нең ни өчен бер тикшерүчедән алынып, икенчесенә (әле. мөгаен, көчсезрәгенә) бирелүен дә рәтләп аңлата алмады. Борын астыннан гына мыгырдап әйткәне шул булды Мулюков олыны олы итә белми иде. Әйткән сүзгә колак салмый. һәрвакыт үз туксаны туксан булыр. Башына бер уй төшсә, фил кебек, җимереп-сындырып. юлсыз төштән юл салып барадыр иде-. Начальникның хатасына да ләббәйкә дип тору — шул хатаны фаҗигалерәк итү генә бит. Сез аңа юкка үпкәләгәнсез.— дип төрттереп куйды Олькеницкий. Карт полковникка бу сүзләрнең мәгънәсе барып җитмәде бугай. Ул: — Әйе шул. әйе шул.— дип баш кагып кына куйды. Олькеницкий урыныннан торып баскан. Кузьмин да. бу ишарәне aivian. китәргә кузгалган иде. Шамил иң соңгы соравын бирергә ашыкты: - Александр Павлович.. Мулюков хәзер Казанда микән? Аның кай- далыгын әйтә алмыйсызмы? — Төгәл әйтергә кыенсынам, әфәндем, әмма ул монда булырга тиеш. Галимголәмәгә кызыгып карый иде. Университетка шылтыратып белешегез Шул тирәдә күп ышкынды ул минем белән эшләгәндә дә... Чыннан да, Мулюков Талип Әкрәмовичның гыйнвар аеннан бирле юридик факультетта укытучы булып эшләве ачыкланды. Кузьмин белән сөйләшүнең бөтен файдасы шул иде. Олькеницкийның да бу очрашудан канәгать калмавы сизелде: Туз. имеш. Полковник. Хәрби округта контрразведка башлыгы. Ә бөтен белгәне — әтәчтән күкәй салдырган кебек булды... Шамил өчен дә Кузьминның кызыгы калмаган иде. Губчека рәисенә ул унҗиденче елның көзендә Чистайда булган маҗаралар, капитан Мулю- ковның үзен ничек итеп үлемнән коткарып калуы турында сөйләде. «Шуңа күрә хәзер үк университетка йөгерер идем .— диде. Гирш Шмулевич каршы килмәде. — Немец агентының тышкы кыяфәтен, үз-үзе тотышын төгәлрәк итеп тасвирлый алмасмы... Нечкәләп сораш,— диде. ...Бәхеткә каршы. Мулюков университеттан кайтып китәргә өлгермә гән икән. Бары дәрес тәмамланганын гына көтеп торырга туры килде Шамил соклану катыш кызыксыну белән як ягына каранды. Ут алырга иртәрәк әле. ахрысы, беренче катның коридорында лампочкалар янмый: шуңадыр, җиңелчә эңгер-меңгердә мәшһүр дивар тагын да серлерәк, мә һабәтрәк булып күренә иде. «Их. шушында укысаң... —дип уйлады Шамил. Көчле тәэсирләрдән күкрәге кысылды. Ниндидер гаҗәеп җан ияләренә таба кулын сузган кебек. эңгер күләгәсе төшкән диварларга сак кына кагылып-кагылып алды: «Кемне генә, ни генә күрмәгән бу стеналар.. Татлы хыялга чумып, дөньясын оныта язган ич. Дәрес беткән, аудитория ишеге шар ачык. Иң соңгы берничә студент чыгып килә. Шамил, этешә төртешә булса да. вестибюльгә, аннары чыгу юлына йөгерде. Шунда гына колонналар арасындагы баскычтан төшеп баручы Мулюковны күреп алды. Башына соры эшләпә батырган кыска буйлы агай, беләгенә җиңелчә генә кагылу белән, кисәк борылды Мондый кискен хәрәкәт аның контрразведкада озак эшләвеннән килә торгандыр, дип уйлап алды Шамил — Талип Әкрәмович. сезнең белән сөйләшәсе бар иде. . Тавышы ничектер әкрен, оялчан чыкты, йөзенә дә кызыллык сирпелде Шуңа күрәдер, ахрысы, мөгаллим Мулюков. бер күз төшереп алу белән. яшь чекистны зачетын тапшыра алмый йөргән студент дип уйлады. Туктап тормаска итте: — Иртәгә килегез, агайне. Иртәгә. Нәкъ шушы вакыгга.— дип кырт кисте. Тик. бер адым атлауга, нәрсәдер исенә төшкән кебек, капылт кына туктады.— Карагыз әле... Мин сезне элегрәк тә күргәнем бар шикелле... Ә? — диде. — Хәтерегез яхшы икән. Талип Әкрәмович. Измайлов булам мин. Чистайдан. Теге чакта үлем җәзасыннан коткарып калдыгыз бит. Рәхмәт яусын. . Мулюковның чырае яктырды, иреннәрендә, күзләрендә канәгать елмаю чагылды. Коры рәхмәттән тун тегеп булмый, диләр диюен; бигрәк тә мондый яшь җилкенчәктән әллә ни игелек көтәсе юк. Әмма күренеп тора, үткән көннәрдән рәхмәт-ихтирам сүзе ишетү, онытып бетермәүләрен тою бары бер рәхәт. — Сез хәзер кайда соң, агайне? Ничек көн күрәсез? — дип. хәлгә кергәндәй итеп сорады Мулюков. Чистай хәлләре шактый ачык булып исенә төште, күрәсең; йөзенә шушы яшьли төрмәгә эләккән егетне кызгану төсе чыкты. Измайловның, нигәдер, турыдан гына җавап бирәсе килмәде. — Беләсез бит. Талип Әкрәмович: революция бөтен баскычларны әйләндереп куярга ярата. Аскы басмалар күз ачып йомганчы өскә күтәрелә. Җырдагыча: Кто был никем, тот станет всем — һәм киресенчә.— дип кыстырды Мулюков.—«Кто был всем, тот стал никем-. Шулай түгелме? — Сезгә карап мин һич тә алай дип әйтмәс идем. — Шаяртасызмы.. — Талип Әкрәмович уңайсызланып елмайды, кулын селтәп куйды. Акланган сыман тезеп китте — Мин бит коточкыч зур механизмда кечкенә бер тәгәрмәч кенә идем, ак сөягем белән дә мактана алмыйм: сабын заводы эшчесенең малае Сәнәктән көрәк булган, диләр безнең хакта. 94 — Алай икән.. — дип сузды Измайлов.— Сезне эзләп килүем — рәхмәт әйтергә дип кенә түгел. Фикерегезне ишетәсе килә. Ничек уйлыйсыз. 'Галип Әкрәмович: дары заводында әле дә булса герман агентурасы эш йөртергә мөмкинме? Бусы бер. . Шамил, үзенең сораулары белән мавыгып, әңгәмәдәшенә игътибар да итмәде. Ә тегесенең шундук иреннәре кысылып, йөзе агарынып китте. и кашлары маңгаена менде. g — ...һәм тагын бер мәсьәлә... -дип дәвам итте Шамил. - Карагыз әле... иптәш кем...— Мулюков аны бүлдерергә мәҗбүр “ булды. Сезне чекада эшлисез дип беликме соң? — Гафу итегез, онытып җибәргәнмен. Яшь чекист күкрәк кесәсеннән мандатын алып күрсәтте. — Сүзегез бик җитди булырга охшаган. Әмма монда килешеп бе о гәрме соң..— Үтеп-сүтеп йөргән студентларга ымлап, мөгаллим контр ® разведчик җилкәсен сикертте. « Сөйләшә-сөйләшә Державин бакчасына таба үттеләр. 'Бакыр бабай ы һәйкәле янындагы буш эскәмия әңгәмә өчен бигрәк тә кулай күренде. * Эскәмиягә үк иелгән яшь яфраклы тупыл ботакларыннан гаҗәп хуш ис « аңкый. Сулыш алганда һава түгел, шул яшь тунылның дымсу исен сулый сың кебек. Өстәвенә, аз гына да җил исми, ул бөтенләй йокыга талган, ге ахрысы. - хәтта иң биек агачларның иң өске богак очлары да селкенми. ® Агач башлары, биек морҗалар, урам булып тезелгән ике катлы йорт- ” ларның түбәләре кичке якты нурга күмелгән булса да. моннан кояш эшләпәсе үзе күренми —ул монастырь гөмбәзенә ышыкланган. Әйе. көн җилсез, кояшлы, җылы бүген. Әмма, эскәмиягә утыру белән, җирнең әле җылынып җитмәгәнен тоясың, аның дымсу-салкынча сулышы әкренләп сине дә өшетә башлый. Инде байтак дым эчүдән кара төскә кергән иске яфраклар корамасында үзара чыр-чу килүче чыпчык халкының гына моңа бер дә исе китми төсле. Чыпчыкларга эскәмия каршыннан узып баручы пар да игътибар итте. Яшь чырайлы, текә күкрәкле ханымның җилле адымнарына көчкә көчкә ияреп баручы карт, сүз юктан сүз булсын дип әйтте ахрысы: — Чыпчык туйлары апрель башында ук уза торган иде. Ә сезнең Ка зан чыпчыклары бигрәк дәртле күренә. Ай бетеп бара - һаман да тыныч лапа алмыйлар әле. хи хи Картның кинаясе мут ханым күңеленә дә бик хуш килде: рәхәтләнеп хихылдады. Шамилнең сорауларына бәйнә-бәйнә җавап бирә башлаган Мулюков әлеге сәер пар үткән арада тынып торган иде. Ниһаять, яңадан телгә килде. Студентларга дәрес аңлаткан кебек, сүзләрен кул ишарәсе белән озата озата, сабыр гына сөйли иде ул: — ...Кабатлап әйтем: мин контрразведкадан киткәнгә әле ярты ел гына узса да. бик күп нәрсә үзгәрергә өлгерде. Иң әүвәл —Идел буеның хәрби сәяси тормышы хәзер бөтенләй бүтән. Ә бу хәл герман разведка сының үз үзен тотышына йогынты ясамый каламы? һәрхәлдә, алар эш алымнарын бик ашыгыч төстә үзгәртергә мәҗбүр булганнардыр. Сыйнфый сугышлар тынмаса да. күпләрнең яңа власть яклы булуы бик ачык. Үзен ил хуҗасы итеп тойган халык исә дошманны ишектән дә. тәрәзәдән дә куачак Ахыр килеп, чит ил шымчыларына иң азы капка да ябыла, патша заманындагы, аннары Вакытлы хөкүмәт дәверендәге кебек, төрле түрәләрне сатып алу мөмкинлеге көннән көн чикләнә. Талии Әкрәмович тупыл ботагыннан ачылып ук җитмәгән бер яфрак өзеп алды, аны бармаклары белән бөтергәләде. шул яшел бөтерчекне исни-исни. сүзен дәвам итте: - Билгеле, разведка дөньяда иң тиз үзгәрүчән контора ул. Шарт лар алышына башлаганчы ук яңача эш йөртергә күчмәсәң — харап: бетте баш. калды муен утырып, диярсең. Бер хезмәтнең дә бәһасе шундый кыйммәт тормый: ә монда — һәммәсе дә күбәләк кебек җаның бәрабәренә генә килә. Кечкенә генә хата киттеме — капут; картлар әйтмешли: «иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун«... Ягъни гел үзең утырган ботакка балта чабасың... Хәзер мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүче контрразведчикның төп мәсьәләгә шундый урау юллар белән килүен Шамил түзем генә тыңлап утырды. Нияте изге Талип Әкрәмовичның— егеткә герман разведкасының үзенә генә хас сыйфатларын аерым шартлар яссылыгында аерып-аерып күрсәтәсе килә. Дары заводында «шпион тоту» белән бәйле вакыйгаларны да тезеп тезеп сөйләде Мулюков. — Кызганычка каршы, сез инде белгәнчә, барысы да пәрәвез җебе кебек тиз өзелде.— дип искә алды ул күңелсез генә.— Шул җеп буйлап барып, резидентка чыгарга иде исәп. Өстән күрсәтмә булды да. ашык пошык тоттылар диверсантны. Аннары, диверсант сүзе буенча. Перинов Семен Семенович дигән берәүне кулга алдык. Ә ул бөтенләй бүтән кеше булып чыкты. Агентыбыз шул исем артына яшеренеп кенә йөргән... .Адәм хурлыгы инде. Мулюков. үрелеп, тагын бер яфрак өзде. — Дары заводына теге заманда шул ялгыз диверсант кына үтеп керә алган булса кирәк. Миңа шулап тоела. Дөресрәге — моңа минем иманым камил. Ни өчен дисәгез, немец инде әллә кайчан шартлаткан булыр иде заводны. Бигрәк тә илдә хуҗалар алышынган вакытта. Аларга ул чакта берни дә комачауламады бит. Шулай булгач, хәзер төп шик күләгә яңа алынган кешеләргә төшә. Аларны нечкә иләктән үткәрергә туры киләчәк сезгә. Немецлар да. әгәр бүтән чара калмаса. сатып алудан җирәнмиләр... Ояты барыбер сатлык җаннарга төшә ич... — Икенче сорауга да әлегә сез генә җавап бирә аласыз. Талип Әкрәмович. Архивтан полковник Кузнецов хаты килеп чыгу мине икеләтә тетрәндерде. Иң әүвәл — теге чакта үз язмышым белән бәйле булганга күрә. Аннары, хәзерге хәлләргә ниндидер багланышы юк микән, дип уйлаганга да. Архивта ул эшнең сезгә тапшырылуы гына теркәлеп калган. Нинди дә булса нәтиҗәгә ирешә алдыгызмы? Полковникны үтерү белән герман разведкасы арасында бәйләнеш юкмы? — Кара син аны. яшь бүре карт бүре эзеннән килә икән... Сорауны дөрес кую — үзе ярты җавап, диләр—«Карт бүренең» йөзе канәгать-горур елмаю белән яктырды.— Сезне бу очракта, гомумән, немец агентурасы түгел, аның дары заводы белән бәйле эшчәнлеге кызыксындыра, әлбәттә. Дөрес әйтәсез: бу сорауга әлегә мин генә җавап бирә алам... Әгәр Казан хәрби округына бер генә түгел, унбер немец шпионы оялаган булса да (гәрчә бусы бик шикле,, ал арның дары заводы тирәсендә йөрүчеләре белән Кузнецов үлеме арасында турыдан туры бәйләнеш бар дип уйлыйм. Бая сөйләгәнемне мыекка урап калдыгыз микән: агентның хәтта диверсант каршында да Перинов Семен Семенович булып йөргәнен әйткән идем... Ә Кузнецов хатында кем искә алына? Шул ук исем түгелме? — Сез бит. андый фамилияле кеше тотылды, дидегез. Димәк, ул исем бер тапкыр фаш ителгән. Шуннан соң инде, ай-һай... Хәтта икенче юлы әлеге исемне бүтән бер шымчы файдалангандыр дисәң дә... һич ышанасы килми. — Баштарак мин дә шулай аптырашта калган идем.— Мулюков. башындагы фетр эшләпәсен салып, пеләшен сыпыргалап куйды —Ул башваткычка төгәл генә җавап таба алмадым. Әмма... ялган Периновның— аның әле Карачкы дигән кушаматы да бар — бөтен тасвирламасы, беләсезме. кемгә туры килә? Полковникны таптаткан вакытта дилбегә тотып утырган кешегә! Тарантас башына сезне кунаклатканда Кузнецовның эше беткән була бит инде. Ә полковникны таптатып үтерү — һич очраклы хәл түгел. Хатын да укыган булгач, беләсез бу — аңа икенче тапкыр һөҗүм ясаулары... кыр эләгә язган икән, хәзер аны уеннан вакытлыча чыгарып торулары, яисә бүтән шәһәргә күчерүләре, хәтта бөтенләй... юк итүләре мөмкин бит Шулай түгелме? — Шактый четерекле мәсьәлә. Мондый хәлләрдә, әлбәттә, еш кына сез әйткәнчә эш итәләр. Сыналган вариантлар. Ләкин тагын бер юл бар Агентның ике мәртәбә ялгышуы резидентны сискәндереп куя. Сагайта гына түгел, куркыта да: ике аягы белән баткач, уңга-сулга карамын йөгергән диверсант эзеннән килен, шеф ның үзенә чыгарга мөмкиннәр бит' Кем белә, бәлки, контрразведка аны юри качыргандыр?! Убырлы карчык себеркесенә атланып очкан кебек, агент койрыгына утырып, выжт итеп кенә үз өнеңә килеп керсәләр!? Шулай дип уйлый резидент. Әгәр хуҗасы куркак, шикчел бәндә булса, шымчыга көн бетә моннан соң. Ул. шуны сизеп, башын саклау чарасын күрә. Йә кача, йә алдан шартын килешеп, каршы якка күчә. Без күздә тоткан Карачкы-Периновка да үзенекеләрдән качу юлы гына калгандыр. Бик ихтимал. Ул. билгеле, безнең якка күчмәс инде. Әмма, әгәр милләте белән немец булмаса. монархистлар яисә анархистлар икмәгеннән баш тартмас дип уйлыйм. Контрразведчик мөгаллим пәлтәсенең өске төймәләрен каптырды, эшләпәсен батырыбрак киде Ашыкмыйча гына урыныннан торды. Аяк буыннарының шыгырдап шыртлап куюы ишетелде. — Менә бит. әле кырык та тулмаган, ә буыннарга утырган тоз... ничә йог бар икән...— Мулюков тирән итеп көрсенде. Саубуллашырга дип сузган кулы белән тагын Шамилнең җиңеннән тотып алды.— Беләсезме, ул Карачкы агент, яраланган балык төсле, яңадан өскә йөзеп чыгар дип уйлыйм мин. Россия инде йоклаган диңгез генә түгел хәзер, ул — коточ кыч давылга тарган су өермәсеннән гыйбарәт. Берәү карый тамаша, берәү карый алаша дигәндәй, шундый мәхшәрдә ат каракларыннан ачып немец шпионнарына кадәр һәр җинаятьче үзенә файда күреп калырга тырыша: юк. исән калу турында гына уйламый, череп баю яисә, берәр төркемгә сыланып, баш әйләнгеч карьера ясарга омтыла. Әлеге шул ат карагының да күкрәгендә йөгәне ияре бадән шәп айгыр кешнәп тора. Ә безнең Карач кы. кырган эшләренә караганда, күктән йолдыз чүпләргә җыенмый. Моны аның иске яисә яңа хуҗалары да беләдер, әлбәттә. Шуңа күрә аяктан егарлык зур эшләрне бүтәннәргә тапшырып, безнең' агентны кечерәк, күрексезрәк, ярдәмче рольләргә тыгачаклар. Уртакул артистлар гомер буе массовый күренешләрдә селкенеп йөргән кебек... Алай ук күрексез артистка охшамаган ул Карачкы. Контрразведканы ике тапкыр кәкре каенга терәтеп калдырсын әле!—дип уйлады Шамил, урыныннан кузгалып.— Хәзер аның мин -м иплеге. үзенең яхту лыгын1 күрсәтү теләге үрә баскан булырга тиеш...» Шулай, эчтән бәхәсләшеп, телдәй рәхмәт әйтеп саубуллашты ул Талин Әкрәмович белән. Аерылып китү белән, туп-туры Гоголь урамына — үзенең чекасына юл тотты. Дардиев... Кузьмин дип торган яшь чекистны ярты сүздән аңлап. Олькеницкий тиз генә күрсәтмә бирде — Картны икенче тапкыр чакырудан бер файда да булмас. Йә бөтен ләй качар. Болан да шөлләп калгандыр әле. Үзең белән ике гаскәрине ал да. чаптырыгыз, әйдә, полковник йортына! Кояш инде күптән офык артына төшеп югалган, әмма күк гөмбәзенең өчтән бер өлеше карбыз телеме кебек җете төскә манчылып юра. шуннан Яхтулык — русча Я кто? дан үзгәртел! ән: Минем кемлегемне беләсезме?■. янәсе I (әрҗемәчс искәрмәсе > таралган яктылык әле ким дигәндә йөз адымнан да бик ачык күрергә мөмкинлек бирә иде. Шамил белән аны озата килгән ике егет Островский һәм Петропавловский урамнары чатында төшеп калдылар. Аларга кирәкле йорт каршы якта, почмактан икенчесе икән. Бу шактый тәкәббер кыяфәтле агач йортның күршесендә, нәкъ Олькеницкий өйрәтеп җибәргәнчә, арадашчы ме- * бель конторасы булып чыкты. Кичке эңгер көчәйгәннән көчәя барса да. i контора тирәсендә кешеләр ыгы-зыгы килә. Буш арбаларга кием шкафы. s комод, өстәл, урындык ише нәрсәләрне чыгарып төяп торалар, аласын п алганнары китә бара. Ат пошкырган, тәгәрмәч шыгырдаган лавышлардан. | атаучыларның: На-а' . Тр р' —дип әвәрә килүләреннән бөтен тирә- > юнь кайный. * Итәк астыннан ут йөртүчеләр өчен бик кулай урын . дип уйлап “ алды Измайлов. х Ул да түгел, контора ягыннан өстенә френч кигән, симез гәүдәле, ң ярты башын «сыер ялаган бер агай килеп чыкты. Кузьмин йорты кар- £ шысында туктап калды Шунда ук ян тәрәзә ачылып, эчтән хатын кыз * башы сузылды. Френчлы тиз генә ачык ишектән кереп югалды Әһә. Измайлов, әйе дигәнне аңлатып, ияк какты. — Алай... диде Брауде, хатны сейфка куеп. Шуннан нинди дә булса яңа мәгълүмат өстәләме? — Әгәр Карачкы белән Семен Семенович Перинов икесе бер үк кеше икән, ул чакта эзләүне берничә юнәлештә алып барырга мөмкин. — Мәсәлән... Әйтик, үткән көзне Чистайда кәеф сафа корып йөргән Алафузов компаниясе белән якыннанрак кызыксынырга кирәк була. Сезнеңчә, алар Казанда без килгәнне көтеп утыралармы? Зар- интизар булып — Көләсез. Вера Петровна... Миллионер Алафузовның. әлбәттә, табаны ялтырап кына калган, ә менә аның дус ишләре әллә кая таралып бетә алмагандыр әле... Бигрәк тә кызлар... — Әйе Монда бер аяк белән генә булса да басарлык туфрак күренә. диде Брауде, уйчан гына итеп Кем дә булса калгандыр, билгеле. Ярыкка кысылып яисә заманга ярашлы төскә керен. Теге сөйрәлчек кыз лар да башларына гәүфикъ яулыгы бәйләгәннәрдер. Үзләрен гомерлек монашка итеп күрсәтергә тырышалардыр. Вера Петровна беравыкка тынып, өстәлгә карандаш белән әкрен генә шакып торды. Аннары сорап куйды: Ә сез ничек, ул кызларны йөзгә таныйсызмы? Измайлов җилкәсен җыерды, аптырый төшебрәк әйтте: Күрсәм—танырмын дип уйлыйм. Ә болай. сүз белән генә сурәт лоп бирүе кыен. Аларны капшанып кармаланып эзләргә гуры киләчәк бит. Шамил. Анысын да уйлыйсызмы? Нәтиҗәсенә караганда азабы күбрәк булачак Карачкыны эзләүнец икенче юлы Дардиев кебек күселәр аша.. -Шамил баягы фикерен дәвам итте. Дардиев ишеләр, һәрхәлдә, аның турында бездән күбрәк беләләрдер. Аннары Карачкыны үзенең * хуҗалары да югалткан икән, димәк, хәзер ул. су асты көймәсе кебек. ® диңгез төбенә төшеп яткан да җайлы вакыт җиткәнен көтеп тора... Ә диңгез төбе ндә ул һәртөрле җинаятьчеләр белән очрашмагандыр g дип кем әйтә ала? Хәтта аларның уртак тел табулары да бик ихтимал. “ Брауде баш кагып куйды: — Кыскасы, капшап карарга ярый ул адәмчекләрне. Сез әйткән ш көймә диңгез төбендә дә мәңге ятмас. Бигрәк тә мондый болгавыр ° заманда... = ч сIV. Эт тыкрыгындагы тынгысыз көннәр * Махно фатихасы белән юлга чыккан күңелле компания, биш тәүлек € буе баржада кызынып, нәкъ шул көннәрдә Казанга килеп җитте. Бил « геле, монда аларны кочак җәеп каршылаучы күренмәде. Әмма юлаучы ; лар бер тамчы да күңелсезлеккә бирелмәделәр. Тозлы балык исе сеңгән « багажларын уртага алып, ачык күк астында чегән таборы- ясап урнашудан да кулайрак юл юк иде әлегә. Менә алар, ерактан караганда дүрт ахири. хәтта дүрт бертуган кебек булып, яр буена тезелешеп утырганнар Компания башлыгы Махно йомышчысы Митька Сабадырев. Идел өстендәге акчарлаклар уенын күзәтә-күзәтә. иртәгесе көн турында уйлана. Ю н а чыгар алдыннан гына аның хәләл җефете дип игълан ителгән чибәр Тоська, кайдандыр көзге кыйпыл чыгы тапкан да. каш-күз төзәтү белән мәшгуль. Ә теге. цирк та фокус күрсәткән өчен генә төрмәгә эләккән мескен Күзле Бүкән Флегонтий. тезенә башын куеп, черем итеп маташа. Хәер, әлегә алар өчәү генә калган икән баржада килгәндә Митьканы мәхәббәт газапла рына дучар иткән Илья Грязинюк күренми Аны. извозчик яллап. Покровская урамындагы утыз сигезенче йортка— анархистлар бюросына җибәргәннәр иде. Махно атакай. Казанга барып төшү белән, мондагы анархистларның башлыгы Тарасенконы табарга кушты бит .. Илья кичкә таба гына әйләнеп кайтты: адымнары алнан-гилпән. йөзенә байлар төсе кергән. Әмма дә ләкин шәп итеп кырынган: балыклы трюмда аунап килгән димәссең хәзер хушбуй исе аңкый аңардан. Салып кайту уңаеннан егеткә кисәтү ясыйсы килгән иде Митька ның — телен тешләп булса да дәшмәүне артык күрде. Баш урынында кәбестә күчәне түгел, яхшы аңлый: ходайдан сабырлык сорап, әлегә түзәргә кирәк. Әлегә аның—Митька ( абадыревның сәгате сукмаган. Грязинюк. алпан тилпән килеп, әкрен генә уртага кереп басты, күз ләренә оятсыз төс чыгарып, һәркайсының йөзенә берәм-берәм текәлеп карады: әйтерсең, ул болар белән беренче тапкыр таныша һәм кемнең нәрсәгә яраклы икәнен чамаларга тырыша иде. — Сузма, сөйләп җибәр, әйдә. — диде Сабадырев. үртәлүен тыярга тырышын. Илья, аның сүзен ишетмәгән дә кебек, аркасы белән борылды. Ни гәдер һаман китмичә торган олаучыга кул изәде - Ул хәзер атын мондарак тарттырыр. Җыеныгыз, безгә Эт тыкры гында урын җәеп куелган.—диде. Базарын ул әле дә булса арты белән торган килеш әйтте. Ниһаять, борылды, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча гына -Иртәгә сәгать унда Тарасенко белән күрешәбез.— дип өстәде. Урын җәеп куелган өй тәбәнәк түшәмле, ярым сукыр тәрәзәле булып чыкты. Тәрәзә дигәне дә кыйшайган — димәк, астагы бүрәнәләре черегән. ә матчасы ике төштән терәү белән ныгытылган иде. — Абзар дисәц дә абзар. —дин борынын җыерды Грязинюк. бу хәлләрне күреп. Үзе биләгән тимер ятак астына сары саквояжын тибен төртте.— Сөргенгә сөрелгәннәрне дә мондый шалашка урнаштырмыйлар, мөгаен. — Урамы нинди тагын —дип кушылды аңа Тоська. - Автомобиль түгел, арба да үтә алмас моннан. Эт тыкрыгы дип кенә әйтерлеге бар Йорты да менә дигән эт оясы. — Йә. йә. көйсез бала кебек балавыз сыгарга гына тормагыз инде.— диде Күзле Бүкән, баш астына пинжәген җайлабрак салын. Аның әле дән әле авызы ачыла иде. Менә бер тәмләп йоклыйк әле: ә иртән, күзебезне ачканда, эт оясы дигәнебез хан сараеннан да шәбрәк булыр. Әмма Илья белән Тоська, сүз куешкандай, әүвәлгедән дә битәррәк итеп бу йортны яманларга тотындылар. — Майсыз тупса кебек шыгырдап, чистый тешкә тидегез бит. әй — Сабадырев ал арны йомшак кына итеп битәрли башлады.— Нинди чебен тешләде сезне, ә? Ышанычлы язулар, таныклыклар тапканчы, бер ике көнгә түзәргә туры киләчәк инде, дусларым. Югыйсә, үзегез беләсез: че каның тешләре крокодилныкыннан ким түгел, капкан төшеннән өзеп кенә ала. — Нәрсә әле син монда, чекистлардан бүкәй ясап, куркытырга мата шасың?!. - Грязинюк. ятагыннан торып шырпы сызды, әмма шырпы ка бынып китмәде — сынып читкә очты. Грязинюк тәмәкеле авызы белән сакауланып сүгенде.— Кабер такталарын фәлән итим... Ун надан бергә җыелып Яшәсен Совет власте! дип бугаз ертудан гына аларның акылы артамы? Унысы бер инженер кадәр уйлый алмыйлар бит. җен алыштырган нәрсәләр Шуңа күрә дә дошманның көчен арттырып күрсәтүгә каршы мин. Курку — үз үзеңне бетерү генә ул. Ничу шыр җибәрергә' Махсус әзерлекле контрразведчиклар бар дисезме әллә чекада?! Анда һәммәсе дә үзлегеннән өйрәнүчеләр, үз белдеге белән эш итүчеләр. Осталык ягыннан хәтта патша петициясенә дә тиңләшә алмый ул чека. Ә полицияне заманасында ничә тапкыр төп башына утыртып калдырганын абзагыз үзе генә белә... Юк. Митькага үч итеп сөйләми бу сүзләрне Цльюха. ул хәзер бары тик Тоська алдында төкерек чәчә. Шуңа күрә Сабадырев аны тыныч кына бүлдерде: — Кыскарак тот... Син соң нәрсә тәкъдим итәсең? — Егетләр' Без бит анархистлар башкаласы дип әйтерлек бөек шәһәргә килеп җиткәнбез. Күрен калдыгызмы икән. Эт тыкрыгына борылганда. бер биек йортның балконына Яшәсен Анархия! дигән кара чүп рәк элеп куйганнар иде. Монда, гомумән, безнең братва качып посып яшәми. Читтән килгән анархист халкы Франция номерларына туктала. Бюрода миңа шулай диделәр. . — Йә. йә. син бит әле боларын безгә сөйләмәгән идең...— Күзле Бүкән дә яткан җиреннән торып утырды. Тагын ниләр ишетеп кайттың? — Тагын... тагын , — дип тотлыгып калды Иль юха— Пи пычагыма әле мин бу кандала оясында кашынып ятарга тиеш! Кесәмдә — коммерческий училище бетерүем турында кәгазь бармы? Бар. Мин монда шундый ук училищега укытучы булып урнашырга килдем.. — Ха ха ха! — дип чын күңелдән хахылдады Тоська, хәтта бер күзеннән яшь атылып чыкты. — Үз гомереңдә бер тапкыр дөрес сүз сөйлисең, шунда да ышанмыйлар* - Грязинюкның тавышында әллә чын. әллә юрамалый үпкә сизелде.— Ә мин чынлап та коммерческийны бетердем. Теләсәм, сездән аерылам да катам. Бигайбә' Митьканың яңадан ачуы кузгала башлады. Көн кебек ачык бу Илью ха тәртип дисциплина дигәннең нәрсә икәнен дә белми Шулкадәр дә анархист булыр икән! «Бөтенесен үзенчә мәтәшгерәчәк бу. иш уйлады 104 Митька 1 ел генә миңа каршы төшеп. чабата кайтарып йөриячәк». Мөгаен, аяк астында ул буталмаса. әйбәтрәк тә булыр Ни игелек көтәсең калай әтәчтән? Шап-шоп канат кагуын белә. Монда үзеннән акыллы кеше юк дип саный. Өстәвенә. Тоськаның янәшә генә булуы тилертә үзен. Иртәгә I арасенко белән очрашсак. Ильюхадан башка да үлмәбез . Малайлар, сезнең урында булсам, мин дә куркып тормас идем! — * почмак яктан Күзле Бүкәннең тәвәккәл тавышы ишетелде. Аның йокысы я качкан, ахрысы, бик тырышып-тырмашып мич кабызырга маташа иде — § Ике дә уйламыйча, иң шәп номерларга күчәр идем мин. валлаһи әгәр. g Теге, элеккерәк заманда Питер яисә Мәскәү дворяннары төшә торган “ берәр кунакханәгә. Ник. әллә ышанмыйсызмы? Флегонтушка. җанкисәгем' - дип сузды Тоська, пырых-нырых и килеп Номер өчен бетең белән түләр идеңме аннары ? о Сабадырев бик җитди кыяфәт белән уртага чыгып басты: s Иртәгә син. Илья, һәм син. Тося. икегез дә гостиницага китә ала- « сыз Ә без Күзле Бүкән белән хәзергә монда калабыз « Тоськаның авыз — кочакта. качак еракта иде. Шулай да. кеше * әнтереннән. йөзенә кайгырту чан төс чыгарырга тырышып: ? — Мин синең яныңа килгәләрмен, Димочка. Онытыр дип уйлама. җанкисәгем, яме.— диде. ® — Ансыз булмас инде. дип башлады Митька: Минем арттан кү- э зәтчелек итәсең дә бар ич . -димәкче иде. ярый әле. вакытында тыелып ” калды. Бөтенесен белә икән, дип уйламасын, кара елан. Тарасенко иртәнге алтыларда ук Эт тыкрыгына килеп җитте. Саба дыревны уятты. Болай иртәләвем: ашыгыч кына Мәскәүгә китәсе булды, дип аңлатты. Митька, күзләрен уа уа. кунакларны яхшылабрак хәтерләп калырга тырышты Казан анархистларының башлыгы урта яшьләрдәге ир заты икән. Ике яңагы, пәрәвез җебе кебек челтәрле-челтәрле булып, нечкә кан тамырлары белән капланган. Шуңа күрә йөзе тиктомалга бурлаттай янып тора. Тарасенконы озата килгән егет өстенә диңгезче бушлаты кигән. буйга-сынга базык кына булса да. таза беләкле күренә. Бушлат кесәләре шундый нык кабарган урам ташларын тыгып килгәнмени. Бил каешында - агач канлы немец маузеры, ә каеш астыннан диңгез офицерлары тагып йөри торган хәнҗәр сабы тырпаен тора. Тән сакчысы түгел, ике аяклы корал склады бу .- дип нәтиҗә ясады Митька. Ул инде тәмам уянып җиткән иде. Сөйләшү бик озынга сузылды. Шәт. өч сәгатьләп вакыт үткәндер. Тарасенко үзе белгәннәрне бик тәфсилләп сәйләде: эсерлар һәм монархистлар турында, чека һәм милиция хакында Шәһәрдәге хәл белән таныштырды Ниһаять, алтынның кайда саклануын әйтте Атаклы Санька- анархистның шул юлда харап бу туын искә алды. Мнргазиянов Самат дигән бер кеше ярдәмендә банкка үтен керү мөмкинлеген тапкан Санька. Әмма, шул юлны капшан йөргәндә, өсләренә чека килеп баскан — Мнргазиянов чекистларны үзе чакыргандыр дигән уй да бар иде баштарак Әмма минем кеше ишетеп калган Саматның үзен кемдер ике ут арасына төртеп керткән булырга тиеш. Сан ьк аның да холык дорфарак, хәйлә дигән нәрсә юк әрәм булды парин Шул хәлләрдән соң чека да уяулана wiiiie: безнең ниятне сизенделәр бит. Банкны хәзер икеләтә кө чәйте.Т1Ә11 сак а< чына алдылар Егерме кеше Билгеле, аларны гына кырын салырга була Тик ни мәгънә ' бездә ачкычлар юк Андагы исәпсез-хи сапсыз корыч ишекләрне ваткан арада... Купең Лпаиаевның элеккеге йортына Мөселман батальоны урнашкан, хәзер килеп җитәчәк тә. эт аткан кебек, барыбызны ia чүкеп бетерәчәк Шәһәрнең гөрле өлешләрендә та! ын берничә полк бар. үзәктән ераграк очары шулай да. әгәр кирәк бул са. сәгать ярым эчендә килеп бугазга басачаклар. Кыскасы. атка менеп, ялан кылыч айкап кына алтын ачкычларын табып булмый, дисез инде — Нәкъ шулай Мүкәләп кенә барырга да. кәлтә кебек выжылдап кереп китәргә кирәк. Әлегә барып чыкмый бусы. Ач шакал көтүе кебек йөрибез менә, улыйбыз һәм теш шыгырдатабыз. Күргәнегезчә, яшерен фатирларыбыз да — шәһәрнең чүплек башында. Кем әйтмешли, эшче крестьянча... Мнтьканың сораулары күн иде. әмма кунак, ашыгуын белдереп, урыныннан кузгалды Шулай да. ишегалдына чыккач. Тарасенко аны бер читкәрәк атыП китү жаен тапты. — Казан белән танышуны, беләсезме, кайдан башларга киңәш нтәм? диде. Мнтьканың дәшми генә тыңлан торуын күргәч, дәвам итте:— Кәҗә бистәсеннән. Анда, извозчик туктатышында, сине бер кеше көтеп торыр Бүген төштән соң. Мусин Фаикъ, татар малае ул. ә кушаматы Азман. Анархист ук түгел, угры юлбасарлар дөньясыннан. Әмма экспроприацияләр вакытында безгә ярдәме күп тия — алдан юл күрсәтеп бара Кыскасы мировой егет. Танышуыңа үкенмәссең... Инне башлап җибәрү өчен Тарасенконың киңәшен тотарга булды Митька Әмма очрашуга барыр алдыннан. Грязннюкның гостиницага күченәсен дә белгәнлектән, бер гөнаһлы уй килде башына. Иң элек Күзле Бүкәнне суга җибәрде. Аннары. Тоська белән Ильяның тәмәке тартабыз дигән булып болдырда әҗе-гөҗе килгән вакытларын чамалап торды да. тимер ятак астындагы сары саквояжны тартып чыгарды. Күз ачып йом тан арала саквояж төбеннән бер уч алтын тәңкә чумырып алды. Әйдә, мөсафирханәдә таладылар дип белсен үзен... Минем хатын карап торганда янчыгын актарырга кыймас: аның алдында патша малае кебек чибәрләнергә ярата бит ул. Номерга урнашу белән дә. әллә саный, әллә юк әле Авырлыгы белән басып, күңелен кинәндереп торган алтынны Мить каның үзенә дә бераз соңрак санарга туры килде. Тарантасның арткы эскәмиясенә менеп кунаклагач. Кулын кесәсеннән алмыйча гына. Бер айга җигә бу миңа - тәмле ашарга, тыныч йокларга була.— дип исәп хисап корды ул — Ә Тоська, әнә. Илыөхасыи суырсын. Озакламый аның кесә төпләрен әйләндерәчәк әле ул котырган хатын Менә шул чакта, анадан яңа гына туган кебек шыр ялангач көе каршыма киләчәк Илыоха. күз яшьләрен сыга-сыга гафу сораячак .. Килеп җиттек. га< падин харушп. дигән сүзләр генә Мнтьканың татлы уйларын бүлде. Такыр башына чигүле түбәтәй чәпәгән кәҗә сакаллы олаучы агай дилбегә очын тә инде Тоська мендәр астыннан бәләкәй браунинг тартын чыгарган иде Югыйсә, тотып печәрмен, - дип кычкырды ул Өскә сикерергә торган зәһәр еланга тап булгандай. Флегонт каушап .иарынып калды, бу хатынның шундый усал ямьсез төскә керүен v.i берен че тапкыр күрә иде Күзен дә йоммас — атын үтерер... Имансыз... Кан сыз дип ү залдына сөйләнде Флегонт. Шулай да. ишектән кире чыгып китмәде, кырын кырын чигенеп, ян тәрәзәгә таба авышты. Бая игътибар итеп калган иде Флегонт: ул тәрәзәдән, сиздермичә генә, ишегалдына төшәргә була (.укыр як ка Аннан койма аша күрше йортка, һәм син күр дә. мин күр бәладән котылдың дигән сүз. ( абадырев та. нәкъ шуны чамалап, ян тәрәзәнең кышкы рамын каерып 118 алырга азаплана иде. Шул чакны тышкы ишекне каты итеп дөбердәттеләр. Барысы да шым булды. Сүз_ куешкандай. дүртесе дә эчтән бер төрле уйладылар: илаһым. базар әле өндә юк икән дип кенә белсен иде милиция. Әйдә юклар дип белсен дә. китеп барсын иде. Ләкин милиционерлар китәргә җыенмыйлар иде. Өйнец дәшмәве алар- * 111,1 ишегалдында әрле-бирле йөрергә, каралты кура тирәсенә күз салырга £ мәҗбүр нгге. Койма белән ике арада да кулына наган тоткан милиционер 2 күренде. Гәрәзә яныннан кит. диде Сабадырев. Күзле Бүкәнне читкә этеп. “ Икесе ике якка басып, стенага сыендылар. *• Милиционер тәрәзәгә килде, тарткалап карады иске булса да. рамы * нык тора иде әле. Гәрәзә гәбендә бераз таптангач, иптәшләре янына атлады, о Милиционерлар, мөгаен, инде чыгып та киткән булырлар иде. Кайсы “ сыдыр койма буендагы эзләргә, шунда ук әле һаман төтәп ягучы тәмәке ч төпчегенә игътибар итте. Бу бая Күзле Бүкән ашыгудан ташлап калдыр м ган тәмәке иде. * Ишеккә, капка ягындагы тәрәзәгә тагын да катырак, үҗәтләнебрәк а> бәрә башладылар. Бусы инде аңлаган кешегә аңламаслык түгел иде: димәк. Т өйдә кеше барлыгын чамалап алды милиция. Кычкырган, дөбердәткән тавышларга ышыкланып. Митька белән □ Флегонт кышкы рамны каерып алдылар, аннары җәйге рамны ачып җибәя pen. тәрәзәдән ашыкпошык чыга башладылар. Әнә теге чатка бас. дип пышылдады Сабадырев. өйнең ишегалды ягындагы почмагына ымлады. Без киткәнче ышыклап торырсың. Алай- болай булса тавыш-тынсыз гына... Тәрәзәгә. Тоськаны этен. Грязинюк килен тыгылды. Тегесе дә. бирешергә теләмичә. Ильяның чәченнән умырып тартты. Тукта, башта Тоська чыксын.— дип Митька араламаса. Грязинюк нык тәмам башы-күзе әйләнгән иде. Ике йорт арасындагы койма шактый биек булып чыкты. Митька белән Ильюха тиз генә ике тактаны каерып чыгардылар. Өченчесе ычкынырга теләми иде. Икәүләп коч белән эткәч кенә, иске кадак суырылып чыкты, әмма бик кагы тавыш белән ыңгырашты. Койма ярыгына өчесе бергә ташла пып. берсенә берсе терсәк белән дә булыша торгач, өчесе берьюлы диярлек теге якта найда булдылар. Нәкъ шул вакытны артта нәрсәдер дөпелдәп ауды, кемдер ухылдап куйды... Койма тавышын ишетепме, ян тәрәзәгә шакырга дипме, ишегалды ягыннан Күзле Бүкәннең каршыеына ук бер милиционер килеп чыккан иде. Күзле Бүкән, әлбәттә, каушап калмады, аны искәртмәстән сукты да екты. Шуның белән төп вазифасы үтәлгәнгә санап, ул моннан тизрәк ычкыну чарасын күрде: гегеләр чыгын шылган койма ярыгына барып кысылды... Кинәт кенә ул үзен берьялгызы калган итеп тойды. Аның турында берәү дә уйламый. Митька белән Ильюха куяннан да җитезрәк чабалар, ә Флегонт... Йа алла, УЛ бөтенләй артта калган лабаса! Куркудан башын яка эченә яшергән анархист ШУЛ МӘЛДӘ үзе дә җитез куянга әверелде. атла1ап саен абындыра һәм аякка ябыша торган ниндидер түтәлләр өстеннән йөгереп китте. Йөгергән шәпкә колак төбендә генә мылтык шартлады, аннары кызган без белән җилкәгә бик каты итеп китереп кададылар төсле. Авыртудан күз аллары караңгыланды. Әмма Флегонт тешен кысып булса да түзде, болдыр артына барып ышыкланганчы туктамады. Аңардан ун унбиш адымда гына Илья белән Митька биек койма осгенә менеп басканнар да. Тоськаны кулыннан готын тарталар. Тиздән алар өчәү. Флегонтның ярдәм сорап ялваруына игътибар да итмичә, капка! а таба элдерттеләр. Капкадан чыгулары булды — урамда агыш кузгалды. Шунда ук өчесе дә бәрелә-су гыла ишегалдына кире борылып керделәр. Митька кап каны бикли калды. II шюха исә. беләгенә ябышкан Тоськаны да өстерәп. утын әрдәнәсе артына йөгерде. Ул арада Күзле Бүкән болдыр стенасына сөян куйган баскычны күрен алды, башына бик акыллы фикер килен, тиз генә өскә үрмәләде. Түбәгә менеп җиткәч кенә. аста, инде бик якында, үзен куа килүче милиционерны күрде: атты — тидерә алмады Милиционер, түтәл арасына сузылып ятын, шарт шорт ата башлады. Аңа карап торырга вакыт юк иде. — Флегонт йөгереп килеп сикерде: балдыр түбәсеннән коймага кадәр бер метр чамасы ара булыр.— ул. шулай итеп, биек койманыц теге ягына, күрше йортның түтәлләре өстенә лып итеп очып төште. Тиз генә торып, ике өч сикерүдә угын әрдәнәсенә барып җитте. Анда инде беркем дә юк. алма бакчасының аргы башына җиткән анархистларның җилкәләре генә күренеп калды Ничек тә алардан аерылмаска .— дип уйлады Флегонт. Шушы у й аяк ларына дәрман бирде Бераздан инде ул Тоскьканы куып җитте Яшь хатын, сыер кебек, аякларын ике яктан алдырып чаба, шуңа күрә адымнары бик үрчеми, ә үзе авыр сулын иде Аллага шөкер, котылдык* — дип кычкырды Күзле Бүкән йөгергән у цанга. Тоськаныц күңелен күтәрәсе килә иде аның — Мин инде мильтон бу газга басты дип торам. Җилкәмне ваттылар пуля белән, каһәр. Ну үзем дә берсен... Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, арттан коры чыбык сынган шикелле генә шартлау ишетелде Күзле Бүкән, аяк чалып еккан кебек. Тоськаныц каршысына ук. юеш чирәм өстенә барып төште. Туганнар* дип еламсырап кычкырды Флегонт. Ташламагыз* Аякны бетерделәр Әүвәл Тоська, аннары Митька белән Ильюха да геләр-теләмәс кенә тук тан калдылар. Өчесе дә аптырашып кире борылып килде. — Әнә алар* Грязипюк кичке эңгергә урала башлаган алма бакчасы ягына кул изәле. Эзгә басып киләләр! Анархистларга бу мәлдә бер нәрсә бик ачык иде: яралыны өстерәп качу мөмкин түгел. Флегонтны калдырып китәргә дә ярамый: бик күп белә, чека аны кәҗә урынына савачак. -Туганнар' анархист, тезләнеп, ике кулын да иптәшләренә таба сузды.— Сез ют ала төшкәнче, мин үземнең гәүдәм белән каплап тордым. Бәладән чыгарыштым. Инде сезнең чира Аның сүзе шунда киселде. Тоська, браунигын суырып алып. Күзле Бүкәннең маңгаена терәп атты. - Авыр туфрагың авыр туфрагың —дни ишетелер-ишетелмәс кенә кабатлады Тоська, яңадан абына сөртенә йөгергәндә. ... җиңел бул сын дни әйтә алмады. Баш өстеннән генә сызгырган пулялар зиһенне чуал та. телне бәйли иде Алар кая таба йөгергәннәрен үзләре дә чамалый алмадылар: ниндидер тыкрыклар, чокырлар, куаклыклар артта калды: күпме вакыт үтүе дә сизелмәде. Инде тирә-юньдә караңгылык куерды, аяк асты бөтенләй күрен ми башлады, әле берсе, әле икенчесе егыла, аннары тора да йөгерә . Мили циядән котылуларына тәмам ышанып җиткәч кенә, ниһаять, өчесе дә. хәл дән таеп, юеш чирәм өстенә сузылдылар — Гомеремдә бу хәтле йөгергәнем булмады -диде Тоська, авыр мыш пый мышный - Тез асларым пешегеп чыкты... Каяндыр ерактан трамвай кыңгыравына охшаган тавыш ишетелеп китте. Трамвай йөри ахрысы бу тирәдә - Шылт иткән тавышка да сискәнеп башын боргалаган Ильюха урыныннан сикереп горды -Бик җәелеп утырмагыз әле. әй. Дөм караңгы булганчы шунда таба ют тотыйк. диде. Сабадырев башын чайкады: Андый юләрлекне эшләргә ярамый Әз генә тынып торды да өстәде: Милиция хәзер безне шул тирәдә көтеп алачак. Безнең исән сау котылу — ал арның баягы хатасы Хәзер ул хатаны аңлап, төзәтергә гы рышачаклар (.абадырев эчтән генә үз-үзенә гаҗәпләнеп, сокланып куйды: менә шуп дын. башны ташка бәрердәй чакта ул һәрвакыт дөрес карар кабул итә. Шунда әллә ничек кенә зиһене ачылып китүчән аның Дөрес, кайчакта салкын акыл дер-дер иткән куян йөрәкне җиңә алмый Үндый чакта йөгерек аякларга рәхмәт.— уч төбенә йомарланган җанны алар коткара Госька белән Ильюха да акыллы киңәшкә колак салмый булдыра алма- ш дылар: трамвайга утырмаска карар иттеләр. £ Мондый еламсырап торган көнне гадәттә извозчиклар аз була һәм | ал арның кадере дә шуңа бәрабәр арта, урамда караңгырак, һава көн на g чаррак булган саен, бәяне югарырак куялар. Шуңа да карамастан. Грязи “ нюк беренче олаучы белән үк уртак телне гиз тапты. Әле бит аның барасы ** юлы да шактый ерак кичәге көнне ул бушка уздырмаган. Үтәмешевның £С кунак йортында үзенә бер номер килешеп кайткан иде. Дөрес. Казанда о хәзер ан-.й..": мөсафирханә юк. яңа власть тартын алган.— әмма Үтәмешев £ үзенә торак өчен дип берничә бүлмәсен саклан калган икән Менә шул бүл =< мәләргә ул. шәп кенә бәягә, кунакларны үзе сайлап керткәли. ди Кеше кара ш күзенә чалынасы килмәгән һәм дә янчыгы авыр булган кунакларны... * — Госька өчен борчылма. Мин аңа да бер урын сөйләшен кайттым. — ? диде Ильюха. ничектер кыюсызланып. Әйе. ( абадырев хатынын барыбер үзе белән ала алмый - Грязинюк « моны яхшы чамалый. s — Без сине дә чакырыр идек. Митенька, дигән булды 'Госька оял " мыйча да.— Тик. Ильюха әйтә, бүтән урын юк шул. ди... Бертуган абыйсы янына барамыни Мине тишек кәвеш урынына да күрми. Елан белән баканың теле бер — дин уйлады хәтере калган Митя. Хатынының Күзле Бүкәнне терәп аткан чагы күз алдына килде дә. тәне куырылып куйды. — Мине дә шулай шапылдатырга мөмкин бит ул елан бервакыт. Әйдә, ник җәһәннәмгә олакмый шул Ильюшасы белән' Шулай да. тегеләр читән арбага у гырып кузгалып киткәндә бер ялгызы басып калгач. Сабадыревның суларга һавасы беткәндәй булды — ачу. үч һәм көнчелек буып алды аны. Икегезне бер мунчага җибәрәм -дип калган иде бит атакай Кинәт артларыннан куып тотасы. Махно бүләк иткән чибәр, кайнар хатынны үзенә кайтарып аласы килде. Түзә алмыйча, гарантас эзеннән йөгерде, ләкин бик тиз хәлдән таеп, тиргә батып туктады. Шу нда ук пистолетын алып, ераклаша барган кара шәүләләргә төбәде Ярый әле. вакытында аңына килде, тидерүен тидерә алмас, ә үзен харап итәр иде. Милиция кая дыр якында гына иснәнеп йөри, хәзер килеп җитеп, якадан алыр, ә качарлык рәт чама калмаган иде инде Янәшәсендә үк торган телеграф баганасын ике куллап кочаклап алды Сабадырев. кайнар маңгае белән салкын, юеш бүрәнәгә сыенды. Тешләрен шыгырдатып, яралы бармагын баганага бәрде. (Милиция пулясы бая аның сул кулындагы бер бармагын, пәке белән кырып алгандай, өзеп таш .таган ндс). Авыртудан акырып җибәрде, күзеннән утлар күренгәндәй бул ды. тезләре сыгылып куйды. Әмма йөрәк әрнүен хәтта шундый кыргый авырту да баса алмады... Извозчик яллап. Азман-Мусин янына - - ходай биргән йорт ка кайтып барганда, дөньядагы иң әшәке сүгенү сүзләре белән эченнән генә барысын да рәттән сүген чыкты Митька: бу ят шәһәрне һәм инде ике тапкыр куышып йөргән милиционерларны да. әрсез Ильюханы һәм үзенең туя белмәгән хатынын да... Митька андый мондый маҗараларсыз гына кайтып җитте. Әмма ул кичне тагын да бер каза күрәсе булган икән әле. Мусинны да өйдә туры китермәгәч, эч пошканнан гына, үзенең күптән нән кузгатмаган кием салымын, бүтән әйберләрен таратып салган иде Караса яшерелгән хәзинәләр планы юк' Махно атакайның үз куллары белән биреп җибәргән манускрипты ' Яшен суккандай, җаны тәне белән дер калтырап куйды Митька. Тынычланырга, өметен бөтенләй өзмәскә теләп, чүпрәк чапрагын берәм-берәм аралады, селкеп селкеп карады К)к. беркайда да юк теге кәгазь' Митька эсселе суыклы булып калтыранды маңгаеннан елга булып тир акты, күлмәге манма суга чумып аркасына ябышты Авыр юеш киез итек белән китереп органдай, башы гүләп торды Кпанаевтан калган серле документ капчыкның төбендә үк булырга тиеш иде Яхшы хәтерли Митька: ул аны Казан буенча юл күрсәткеч китап эченә тыгып куйды. Китап үз урынында, ә планнан җилләр искән Болай гына югалырга һич мөмкин түгел бит ул' Димәк, чәлдергәннәр. Кем эше бу лыр бу ' Хәер, баш ватып торасы да юк. өчесенең берсе, әлбәттә: йә Грязинюк. йә Күзле Бүкән, яисә хәләл Тоськасы Аларның берсенә дә ыша нып булмый Теләсә кайсысы кеше малына кул сузарга гына тора иде бил Барыннан да бигрәк Ильюха мөртәт. Юккамыни, баржада чакта ук шул сары кәгазь кисәген нинди кыйммәт бәягә сатып алырга маташты Illy 1 кабихның гына этлеге бу. бүтән беркемнеке дә түгел' .. Турысын әйткәндә, планның башка берәү кулында булуын теләми дә. моны күз алдына китерергә курка да иде Митька Әгәр, әйтик. Күзле Бүкән эләктергән булса хәзер ул документ милиция өстәлендә ятарга тиеш Ул чакта бөтен хыяллар таш идәнгә төшкән бәллүр касә сыман челпәрәмә килә. Батып баручы кеше саламга ябышкан төсле Митька үз үзен алдап булса да. тынычланырга тырышты. Мпльтоннар кулына төшсә ни. дип сөйләнде ул үзалдына.— хәзер аларның кайгысы шул гынамы, иске кәгазь ләр белән маташып тора торган чакмы?' Әле бит анда нинди хикмәт төше релгәнен беләсе, аңлыйсы бар Кыскасы, теләсә кемнең теше үтәрлек эш түгел' Аннары Митьканың күңелен тагын бер юаныч җылытып тора. Әлеге табышмаклы планны ул бөтен нечкәлекләре белән хәтеренә сеңдереп калган иде. җиде төн уртасында уятып сорасыннар ап ак кәгазьгә нәкъ булганынча төшереп бирә ала. Киселгән бармагы үзәк өзгеч сызлап, соңгы хәлен алса да. Сабадырев. читлектәге җанвар кебек, янә ишекле түрле йөри, бәргәләнә башлады Планның Ильюха кулында булуы барыбер шәй түгел, дип. һаман шул ук тәлинкәне әйләндерде. Үзе югында әйберләрен Күзле Бүкәнгә ышандырып калдыра иде бит. сакларга. Бүтәннәргә ышанмаганны аңа ышана иде. Әллә соң ул алла бозавы да. акчага алтынга кызыгып, урлап саттымы икән Ильяга?.. Күңелендәге шундый авыр уйлар. Эт тыкрыгында үткәргән тынгысыз көннәр Митьканың дәртен, дәрманын шактый сүрелдерде. Менә хәзер бүл мәдә әйберләре таралып-чәчелеп калды, ишеге бикләнмәгән, уты да сүнде релмәгән . «) ул хәлсезләнеп, яңагын мендәргә кутп ан иде йокы, гәпсез сазлык кебек, башы аягы белән суырып кына алды. Митька Сабадырев һәм аның компаниясен тагын бер тапкыр качыру милиция хезмәткәрләренең мин-минлегенә шактый нык тиде Әмма көн арты көн үтте, үртәлеп-үҗәтләнеп эзләүдән бер нәтиҗәгә дә ирешә алмадылар. Шайка, суга төшкән балта кебек, күздән югалды Ниһаять, шактый азап белән булса да. икенче извозчикны таптылар Ул сүзен сүзгә ялгап әйтә алмый торган бәндә булып чыкты Шулай да. Мусин белән кунак егете н тасвирлавы нәкъ /Камалетдин абзыйныкына туры килә иде. Димәк, әлеге икс бандитны Евангелистлар урамына хәтле алып баруы да хак булырга тиеш. Милиция идарәсе башлыгы ГофшТадт боерыгы белән. Евангелие i.iap урамы тирәсендә тәүлек буена күзәтү оештырылды. Ләкин моның юкны бушка авыштыру гына икәнлеге аңлашылды: Азман да. аның ахирләрс дә үз аяклары белән капкынга килеп керергә ашыкмыйлар иде. Атна ахырында Чнстай төрмәсеннән Мусинның фоторәсемен җибәр делор. Соңгы тапкырында ул анда утырып чыккан икән. Гофштадт. рәсемне күбәйтеп, шәһәрнең бетен милиция бүлекләренә таратырга кушты Менә әле Мусин сурәтенең бер нөсхәсе Григорий Соломонович өстәлендә. ниндидер газета өстендә ята Газетаның фото белән канланмаган өлешендә берничә юл чекерәеп, күзгә ташланып тора Ципилыкое Подворье номерлары руханилар оешмасына караганлыктан и шоһар хуҗалык Советы алариы халык файдасына конфискация ларга карар ? итте... ~ I офштадтның күзләре дә укып үтте ул юлларны, әмма мәгънәсе аңына я барып җитмәде: башында катлаулы уйлар өермәсе дулый иде. Ә күз янә 2 шул эздән йөгерде:' g Цнвильское Подворье номерлары ♦ Ниһаять, баш миенең кайсыдыр буразнасына керен кысылды: Ци- “ вильское. Цнвильское -дип үзенекен тукып тора — Чү. ул номерлар Евангелистлар урамыннан ерак түгел ләбаса'— “ дип үз үзенә сөйләнде Гофштадт һәм шунда ук телефонга үрелде. Хннары £ газетаны да әйләндереп карады Знамя революции нең бүгенге саны икән, х Биш минуттан инде милиция башлыгы каршында Мурашкинцев басып £ тора — кызарган, бүртенгән, хәлне үзенчә аңлатырга, акланырга тырыша * иде: 7 — Григорий ( оломонович. Шәһәрдә андый мөсафирханә барлыгын е кайдан беләсең... Коммуналь хуҗалык карамагында булмагач. — Их сезне —дип башын чайкады Гофштадт.— Кунак егетләре поп чапаны астында яталар, ди. әнә. Җылыда, корыда. Сездән, бездән көлеп — Булмас ла1 — диде Мурашкинцев. ышанырга теләмичә— Ходай тәгалә йорты нда җиде ятка кем сыену урыны бирсен? Үзләренчә тәртип хисап бар ич инде аларда да. — Ә нинди заманда яшәгәнебезне онытып җибәрдеңме. Лукич? Гофштадт ашыгып тәмәке кабызды. — Башны эшләтергә кирәк бераз Югыйсә, алар безне шулай адым саен кәкре каенга терәтеп калдырачаклар Аңлыйсыңмы: соңгы вакытларда чиркәү җиде ят дин борын җыермый Җинаятьче козгыннар үзләре бик җайлы урын табып оя корган булса лар да. шәһәр хуҗалык Советының карары һәм бүгенге газетадагы белдерү аларны куркытып очырган, әлбәттә. Григорий Соломонович моны яхшы чамалый һәм оттыруны авыр кичерә иде Шуңа да. ахрысы, тавышына кырыслык чыгарып әйтте: — Әйдә, бөркет, кешеләреңне ал да оч шул тарафка. Туйдан соң дөм бергә барып кара әле тагын бер. һич югы үзеңә сабак булыр, диде. ...Ике катлы борынгы кирпеч йорт Мурашкинцев һәм аның кешеләрен калач җәеп каршы алмады. Кызганычка каршы. Гофштадт юраганнар юш килде: коридор һәм бүлмәләрдә җан әсәре юк иде. Ләкин монда барыбер ниндидер хуҗа булырга тиеш бит инде! Буявы купкан агач идәнгә дагалы итекләре белән сак кына басарга тырышып. Мурашкинцев коридор буйлап китте. Башкалардан кайсыдыр ягы белән аерылып торган бер ишеккә күзе төште. Шакыды Җавап кайтаручы булмагач, көч белән тартып җибәргән иде,—авыр имән ишек гаҗәп җиңеллек белән ачылып китте Шундый ук озынча бүлмә, өстәлдән кала җиһаз юк: ә өстәл өстендә, иллә тәкәббер кыяфәт белән, купшы-йөнтәс койрыклы зур кара мәче генә утыра иде. — А а... Үзе!..—дип мәче каршында шамакайланды бер яшь милиционер,— Каратун Иваныч монда көтә көтә зар булган, ә без тагын кемнедер эзләп йөрибез Каратун үзенең дәрәҗәсен бик белеп утыра, һәрхәлдә, чакырылмаган кунаклар алдында йөз суын түгәргә — итекләренә килеп сырпаланырга һич тә җыенмый иде. Ниндидер илаһи көчләр тәэсир иткән кебек, тавыш тынсыз гына урта ишек ачылды. Җил өрсә очып китәрдәй чандыр гәүдәле, ап -ак чәчле, ап ак сакаллы бер карт килеп чыкты. Аның сөйләвеннән ШУЛ аңлашылды: кон фискация турындагы хәбәрне кичә генә алганнар, биредә сыену урыны ran кан кешеләр бүген үк кайсы кая таралышып беткән. Варсанофий атакай үзе митрополит Паков янына юл тоткан бу лса кирәк. Ә Владыка Иаков бу көннәрдә Кабан күле буендагы Әрхәрәй дачаларында яши икән. Колакка саграк булса да. картның күзләрендә нур сүнмәгән, зиһене дә шактый ачык күренә. Мусин фоторәсеменә бер күз салу белән, шунда ук җитдиләнеп китте, тешсез авызын беркавым чәпелдәтеп торгач. — Ул алла колы монда яшәде. Икенче катта, баскыч янында.— диде Кулы белән ишарәләп, каядыр өскә күрсәтте — Соңгы көннәрдә аның белән бер хөҗрәдә ниндидер ир-ат та күренде. Аларның икесе дә рухани зат түгел иде. ахрысы. Миңа шулай тоелды. — Алайса, ничек монда килеп эләктеләр икән алар? Мурашкинцевның дулкынланудан тамагы кипте, тавышы карлыгып чыкты — Кем урнаштыр ды ул ирне? Карт бу җәһәттән мәгълүматсыз иде. — Сез миңа карамагыз, балалар, диде ул акланган сыман.— Бәге несе качып беткәч кенә ихтыярсыздан хуҗа булып калдым. Ә болай төнге каравылчымын. Җил иркенә ташлап калдырып булмый бит. Мусин яшәгән бүлмәне карадылар. Тимер карават астында аунап яткан ниндидер журналдан кала берни дә күренмәде Яшь милиционер итек очы белән генә эләктереп тартып чыгарды журналны. Воскресный день» дигән, атна саен чыга торган дини басма иде бу. Бик күптәнге — 1910 елны ук басылган 40 нчы саны. Беренче битендә — Казан кремле рәсеме. 161565 кешесе булган Казан шәһәре — Идел буеның башкаласы -дип укыды Мурашкинцев. Әллә бу сан безнең шәһәргә багышланган инде дип. кызык сына калды, бүтән битләрен дә ачын ачып карады. Шәһәрнең сурәтле планын бик матур итеп төшергәннәр иде. Казан суы. Кабан күлләре, чиркәүләр. Кремль... Сөембикә манарасының очыннан төрле тарафка беленер- беленмәс кенә сызыклар сузылган. Биш сызык. Берсе Әрхәрәй дачаларына, икенчесе — Урта Кабанга, өченчесе элек Елантау монастыре торган төшкә, дүртенчесе Казан суы аша салынган агач күпергә барып тоташа. Бишенче сызык аска ук төшеп киткән. Анда, симез хәрефләр белән, журналны чыгаручы адресы басылган: *Мәскәү. Мясницкая урамы. Николай чиркәве протоирееның квартиры... Нәрсәне аңлата икән бу сызыклар? — дип уйлап куйды Мурашкинцев һәм шул чакта гына аларның кулдан сызылган булуын абайлап алды. Кемдер эч пошканнан гына карандаш белән уйнап утырган мы соң?.. Көчен җегәрен кая куярга белмәгән яшь милиционер килеп кысылды: — Нәрсә. Федор Лукич, шәрә кыз рәсеме бармы әллә анда? Син карт кеше инде, безгә күрсәт.— дип. башлыгының җилкәсе аша үрелеп карады. Шәһәр панорамасы гына икәнен күреп, берочтан теге сызыкларга да игътибар итеп: — Оһо. мәхәббәткә илтүче юллар планы икән!—дип теленә салынды. — Чыннан да. бу сызыкларда бер-бер хикмәт булуы бар бит.— дигән уй сукты Мурашкинцевның башына Шунда ук журналны кесәсенә тыкты. Бүтән бүлмәләрне, подвал-чардакларны. Варсанофий атакай яшәгән бәләкәй өйне дә караштырдылар. Шәһәрне дошман явы алыр алдыннан нинди ыгы зыгы купса, монда да нәкъ шулай — ашык пошык җыенып качу эзләре калган иде: асты-өскә әйләнгән иске тумбочкалар, сынык аягын өскә күтәреп яткан өстәл-урындыклар... һәртөрле чүп чарда казынуның мәгънәсез икәнлеге ачык. Мусинны эзләүне дәвам итәргә кирәк, дип уйлады Му рашкинцев. Нечкә генә булса да җеп очы эләкте кебек, хәзер бөтен өмет — Варсанофий атакайда. Каравыл чы карт та әйтеп тора: бу йортка бүтән диндәге кешенең аяк басканы юк иде. ди; сез эзләп килгән адәм мөселман булгач, атакайның ризалыгыннан башка мотлак урнаша алмас иде. атакай ул мәсьәләдә һәрвакыт бик каты куллы, ди Нишләп әле үзенә-үзе каршы барган Варсанофий ? Димәк: йә Мусин аны бөтен гөнаһлары белән бергә сатып алган, йә аларның электән танышлыгы булган . Йә әлеге бандитның ни өчендер попка кирәге чыккан. Кайсы яктан гына карасаң да. алар бер-берсенә бәйләнгән булырга охшый. Мурашкннцев бүлмәләрдә казынуны туктатырга кушты. — Элек заманда бетен юллар Римга илткән булса, хәзер безгә митрополит Иаков хозурына барудан кала башка чара юк.— диде.— Григорий Соломонович әйтмешли, шул тарафка очыйк, бөркетләр. Варсанофий атакай Әрхәрәй дачаларында озак кызынып ятмас. Ул эш кешесе, митрополит * тан фатиха алырга гына киткән. Ә бәлки Азман белән кунак егете-н дә. ике иңенә ике фәрештә итеп, үзенә ияртеп йөридер?.. Барысы да тиз генә чыгып, ачык түбәле машинага төялделәр. Яшь ® милиционер рульгә утырды: — Әрхәрәй дачаларына күптән барасым килеп йөри иде. Җае чыкты бит. әй!—дип сөйләнә-сөйләнә. машинаны кабызды. • Тукта, митрополитның шәһәрдән читтәге резиденциясе — элеккеге о Воскресенский монастыре иде түгелме соң? Нишләп әле ул Әрхәрәй дача ® ларына барып чыккан? Бәлки, каравылчы карт буташтырадыр? — Мураш- ч кинцев кинәт икеләнә калды.— Әллә журналны юри калдырып киткәннәр- ы ме?.. Җеп очы дигәнең үлем элмәге булып чыкса?...—дип уйланды ул. * Күптән түгел генә берничә милиционер шулай капкынга эләккән иде » бит. Алар да хәтәр җинаятьче артыннан куа чыкканнар, ә теге. юри. беле х нер-беленмәс кенә эз калдырып, бер монастырьга кереп качкан. Ә ходай » йорты »нда милиционерларны тозак засада һәм газаплы үлем көткән ® • Әрхәрәй дачалары да кеше-кара күзеннән читтә: кем белә, анда әллә ” нинди контралар оялап ятадыр әле.—дип фикер йөртте Мурашкннцев.— Сөембикә манарасыннан шул тарафка сузылган җеп тә очраклы булмаска мөмкин. Беркөнне Эт тыкрыгы тирәсендә үз иптәшләре үк атып үтергән җинаятьче исенә төште. Аның кесәсеннән сәер генә бер нәрсә килеп чыккан иде — саргаеп беткән кәгазьгә төшерелгән Казан картасы. Анда да шул рәвешлерәк. Сөембикә манарасының очыннан төрле якка таба сызыклар сузылып китә иде. Сызыклар күбрәк булгандыр кебек, әмма берсе, журнал дагыча ук. Әрхәрәй дачаларына барып тоташкан иде. Ничек онытып торам соң әле мин моны?! - —дип маңгаена сугып куйды Мурашкннцев. Инде бер нәрсә ачык: журналга карандаш белән сызгалаган адәм теге үлгән бандит кесәсендәге карта белән таныш булган; димәк, алар, бүреләр кебек, бер үк эздән йөриләр һәм нәрсәдер эзлиләр. Нәрсәдер эзлиләр... — Федор Лукич, килеп җиттек ләбаса! — дигән тавышка сискәнеп. Мурашкннцев башын күтәрде. Ах. наян шофер, дөньяңны онытма дип. кузгалып китмәс борын ничек төрттерә. Мурашкннцев уч төбе белән аның күн тужуркасына шапылдатты: — Әйдә, бөркет, бас газга, ку тарантасыңны: миңа тизрәк телефон кирәк' V. Канлы эзләр Әлегәчә йортлар, кибетләр басу белән мәшгуль булган Азман-Мусин чын чынлап азды. Уголовный милиция генә түгел, чекистлар да игътибар итсен әле дип. юри тырыша диярсең. Соңгы вакытларда йә тегендә, йә монда аның эзе кала башлады. Гофштадт күбәйтеп тараткан сурәтне кулына алу белән. Шамил Измайлов та чак кына кычкырып җибәрмәде: бу бит — Чис тай базарында ук аның белән чәкәләшкән, аннары Миргазиянов Самат янында очрашкач, үзенең дустын — Санька-анархистны атып качкан бандит! Инде бу көннәрдә Кәҗә бистәсенең Амур урамында һәм Эт тыкрыгында килеп чыккан атышларда да аның кулы уйнаган, имеш.. Уголовник Мусин. Константин Балабанов. Санька анархист, бүтән кеше кулы белән утлы күмер чүпләүче Дардиев. хәтта контрразведка башлы гы Кузьмин... Болар барысы да ничектер үзара бәйләнгәндер шикелле, •немец агенты Перинов-Карачкы• дигән кара йомгакка алар бик нечкә генә җепләр белән булса да килеп ялганалар төсле, һәрхәлдә. Шамилнең күңелендә шундый сизенү көчәйгәннән-көчәя бара иде. Бүген ул көне буена элеккеге губерна жандармерия идарәсе архив ларында казынды. Tax тау булып торган папкаларны актара торгач, кызык лы гына бер документ килеп чыкты Майланып, бөгәрләнеп бегкән ул кә газь кисәге белән кемдер пычрак өстәл өстен сөрткән кебек иде Донесениене Костя Балабановның яшерен фәхешханәсендә кунак кар шылап торучы бер агент язган Тфү кушаматлы бу шымчының бүтән кәгазьләре дә очраштырды. Әмма алары болай ук игътибарга лаек түгел иде Шамил, бөтен нечкәлекләрен хәтерләп калу өчен, язуга тагын бер күз йөртеп чыкты. Тәҗрибәле шымчы булган 'Тфү үз эшенә бик җитди кара ган. күргәнбелгәнен түкми-чәчми язган: Кичә 37 декабрь канне Әти йортында яңа ел каршылаучы кунак ларның берсе бик шикле күренде Үзен Михаил дип атаган ул адәм чибәр Флора белән кич утырырга сорады Аның тәмам сәрхуш икәнлеген күреп. Әти бәяне күтәрә башлады Мишель Хакыннан тормыйм, товарың гына шәп булсын .— диде. Балабанов инглиз акчасы белән 50 фунт стерлинг сорады Тегесе кесәсеннән чыгарды да бирде. Аннары мин йозак тишегеннән күреп тордым Флорага да шундый ук стерлинг эләкте. Михаил аны үзенә кияүгә чыгарга кыстады. Акча бездә бер букча, дип мактанды. Властька каршы сүз сөйләмәде. Киресенчә, өстәл янында утырганда Николай Икенче атакай белән мәрхүм Григорий Распутинны мактады. Кайзер Вильгельмны телгә алып, ул — рус патшасына кардәш тиешле, диде Мин колакны торгызып тыңладым безнең патша дип түгел, рус патшасы, дип әйтте. Сөйләшкәндә немец сүзләрен дә кыстыргалый. Флора белән юанганда исә әллә ничә немец сүзен бергә кушып әйтүен ишетеп калдым Флора аны электән белә, ахрысы Күрү белән Мишель! дип. кочаклап алды. Әлеге адәмнең фамилиясен • Әти дән сорашып белдем Тряпкин икән, әгәр кирәксә — килеш-килбәтен дә тасвирлап бирермен 19! 7 елның / гыйнвары. Гфү Шымчының немец сүзләренә игътибар итүе кызыклы бит. дип уйлады Шамил. Шулай да анысы ул кадәр әһәмиятле түгел, курыкканга куш күре нүе дә бар Ә менә инглиз акчасының Казанга хәтле килеп җигүе һәм бер җилбәзәк хатын өчен кушучлап таратылуы —бусы сәеррәк. Әлеге Мишель нең ниндидер бәйләнешләре бар. димәк, чит ил кешеләре белән. Мондый бай клиентны Балабанов та кармактан ычкындырмаска тырышкандыр. Чибәр Флораның итәк җиле белән ымсындыра алмаса. бүтән юлларын табар ул бандит, һичшиксез. Әлегәчә Константин Балабановның эзенә төшә алганнары юк. Чибәр Флора, мәхәббәтен сатып, хәзер кайларда йөри икән ' Тукта, ә Михаил... Мишель... Флора... Теге чакта Алафузов кампаниясе белән Чистайда типте pen киткән кунаклар түгелме соң икесе дә?. Димәк, полковник Кузнецов үлеменең дә шаһитлары?' Әгәр чынлап та шулар булса. Ә нигә турыдан- туры Тряпкинның үзен эзләп карамаска? Иске танышлык хакына?. Шәһәр милиция идарәсендә Тряпкин Михаил Федоровичның кайда торганын бик тиз әйтеп бирделәр. Кызыл Чөгендер урамы. 23... дип ка батлады Шамил, адресның җиңел табылуына сәерсенә төшеп. Биге нык түгел икән —гадәттә, ул сандык буш яисә ике төпле булучан бит... Тряпкин яшәгән урамны эзләп чыкканда көн инде кичкә авышкан, вак кына яңгыр сибәли иде. Күк йөзен тоташ болыт каплап алганга күрә, бик тиз караңгы төште. Яңгыр да көчәйгәннән көчәя барып, калай түбәләргә шыбыр шыбыр бәрә башлады. Кире борылырга инде соң иде: Шамил, кепка сын батырыбрак киде дә. караңгы урам бу йлап алга таба йөгерде. Фонарь заты юк. шуңа күрә йорт номерлары, яңгыр белән юылган кебек, текәлеп караганда да күренми. Берән-сәрән каршыга килүчеләр исә. юеш койма 126 ларга сыена гешеп. як якка карана карана гына атлыйлар. Шамил бер икесеннән юл сорап карады, ишетмәмешкә салышын, тизрәк китәргә ашыктылар. Кызыл Чөгендер урамы. 23 - гакта белән тышланган ике катлы агач йорт булып чыкты. Коридордан сызык кына булып яктылык төшсә дә. тыштан керү ишеге бикле иде. Звоногы кайда икән моның, дип торганда. * бауга асын куелган фарсрор тотканы абайлап алды Шамил Шуны i артсаң. £ эчтә кыңгырау чылтырый торгандыр, мөгаен... Тиздән теге якта кемнеңдер £ ишеге шыгырдап ачылды, ашыкмыйча гына бирегә таба килүче башмаклар лыштырдавы ишетелде “ — Кем йөри анда? — диде йокылы-уяулы ир-ат тавышы. — Гряпкин Михаил Тимофеич өйдә микән? дип каушап сорады а Шамил. о Ишек ачылды. Чылбыр сөяме хәтле генә булып. s — Ни йомыш? Нәрсә булды? Ч — Миңа иптәш Тряпкин... и — Кемгә кирәгем чыкты? * Шунда гына Мишельне танып алды егет. Вер ел эчендә ул шактый ? нык үзгәргән йөзенә карт чырай кергән, күз төпләре капчыкланган, икенче х ияк үскән. Теге чактагы җегетләрчә төсе булмаган да кебек. Измайлов мандат тоткан кулын ишек ярыгы аша сузды: — Чекадан мин. Сүз бар.— диде ” — Шул гына җитмәгән иде —дин мыгырданды хуҗа. Ачаргамы кж мы дип икеләнеп торгандай, бик иренеп кенә чылбырны ычкындырды. Киң коридор буйлап аргы башка хәтле атладылар. Тряпкин кубалак ланган сары буяулы ишек каршында туктан калды. Кулы белән ишарә ясады — Узыгыз, әйдә. Күн белән тышланган шәп диванга утырышкач, чекистның йөзенә текәлеп карады Гряпкин: - Кайдадыр очрашканыбыз бар сезнең белән, диде. Күренеп тора: ашыга ашыга хәтер сандыгын актара иде ул. Әмма барыбер тәгаен генә искә төшерә алмады, ахрысы, янә битараф төскә керен: Хуш... Инде ни әйтерсез? — диде. Измайлов үгезне мөгезеннән алырга булды. Кинәт кенә Алафузов кай да хәзер? дип сорады. — Валериймы? Шул үзе. — Ә-ә... Сезне ул кызыксындырамыни...—дип, җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды хуҗа. Чекист турыдан җавап бирмәде. — Күптән беләсем килен йөри. — дин кенә әйтте. — Франциягә барып элгәшкән, дип ишеттем мин аны. Йорт җирләрен, заводфабрнкаларын ташлан сызган иде Янчыгын гына алып. Инде Россия дәге фетнә басылганын көтеп ята бугай — Фетнә түгел, революция дип атала бу. иптәш Тряпкин. — Әй. тел ияләшә алмый һаман.. Тряпкин. ашыгып, хатасын төзәт те. — Сезнең белән безгә революция булса да. фабрикант Алафузов өчен фетнә инде. Дөньясының асты-өскә килде бит аның. — Франциягә үк барып җитәрлек булгач, җәяүләп чыгып качмагандыр әле ? — Юк. билгеле. Ике палубалы пароходы һәрвакыт пух-пух килен уты ра иде. кайнап чыккан самавыр төсле. Өстәвенә, шактый җитез нәрсә - агымга каршы да сәгатенә егерме чакрымнан күбрәкне колачлый. Менә шул пароход белән Әстерханга сынырткан Фетнә пардон... революция кузгалганның икенче көнендә үк. — Сез хәтта аның киткән юлларын да беләсез. — Чакырды ул мине үзе белән. Гел әйтәдер иде Үз кадерен үзе белгән кешегә шәхси врачы һәм шәхси юристы булу — ике кул. ике күз кебек кирәк нәрсә . ди иде. — Алайса, сыңар күзле, сыңар куллы килеш кенә җибәргәнсез икән фабрикантны. . — Юк, Валерий юристны үзе калдырып китте... Бик ертлач, оятсыз бәндә иде тегесе. Кандала кебек геләсә нинди ярыкка кереп китәр дә. теләсә нинди әҗәтханә төбеннән ялт итеп килеп чыгар, берни дә булмагандай Хәер, хуҗага шул ягы белән ошый да иде. Ул булганда Алафузов Кытай стенасы артына кереп поскан кебек яшәде. — Шундый ышанычлы кешесен дә калдыргач инде... — Нәрсәдер килеп чыкты ул юрист белән. Бик танылган бер аксөякнең хатынын көчләгән диме шунда. Ә үзе...Ханымның намусын керләндергән өчен тиешле сумманы да түләмәгән. Шуның белән бөтен дөньяга рисвай булды. Хәтта Алафузовка күләгәсе төшә башлады... — Ярый, юрист белән читен хәлләр чыккан. Ә сез — әле врач та икән сез — нигә хуҗагызны язмыш иркенә ташладыгыз? — Кыска гына итеп әйтимме? Чит илдә солтан булганчы, үз илемдә олтан булу артык, дип уйладым. Шапырына дип уйламагыз, ихлас шулай. Аннары шунысы да бар бит Валерий белән еш кына ырлаша торган идек. Кайбер көннәрне ул. Николай Икенче яисә Александр Керенский булып уяна да. мине лекарь, имче» дин кимсетә башлый. Әз генә артыграк төшерсә дә. үзен-үзе әллә кемгә куя. Миндә дә тәкәбберлек аз түгел, авырткан сөялемә баскач, фабрикант дип тормыйм. Бигрәк тә салган баштан... Күз төбендәге капчыклар бу кешенең салу җәһәтеннән уразасын шактый еш бозуын күрсәтеп тора, әлбәттә. Бүлмәсендә дә хатын кыз кулы, хатын кыз җылысы җитмәү сизелә. Шул хакта уйлаганга, ахры. Шамил кинәт кенә сорап куйды: — Җәмәгатегез бармы. Михаил Тимофеич?—диде. Күренә: хуҗага ошамады бу сорау, йөзеннән кара күләгә шуып узды. Сөальгә каршы сөаль белән, дорфа гына җавап кайтарды: — Чеканы мәсьәләнең ул ягы да кызыксындырамы? Шулай да. тешләшүнең мәгънәсез икәнлеген аңлады бугай: - Бүтән ирне миннән артыграк күрде. Хәзер аның белән яши.— диде.— Рәхмәт инде: өстемнән йөрмәде, ачыктан-ачык әйтеп, тавыш-гаугасыз гына аерылыштык. Икәү бергә тапкан малны калдырды, ә яшәвемнең мәгь нәсен алып китте. Шуннан бирле хатын-кыз ни дә. телеграф баганасы ни — барыбер минем өчен. — Ә Флора?.. Тряпкинның яңагы тартышып куйды Әмма берни дә сиздермәскә тырышты. — Хатыннан аерылгач, бик каты авырып киттем. Гарьлектән, ачудан, көнләшүдән Нервылар сынатты. Менә шул чакта Флора миңа чын чынлап шәфкать туташы булды. Юк. авыр сүз әйтмәгез аның турында... Кыланамы, ихластан сөйлиме — һич аерырлык түгел, боларга тикшермичә генә ышанып та булмый иде. Дөрес. Алафузов яисә Флора хакында кушучлап борчак сипсә дә. хәзергә әллә ни зарары юк... Ә менә бәгыренә шырпы булып кадалган бер сорау бар — аңа ачык җавап ишетәсе килә Измайловның. Сүзне ул кинәт шул якка борды. — Чистайда булгалыйсызмы. Михаил Тимофеич? Мондый борылышка бүлмә хуҗасы игътибар да итмәде шикелле: — Юк. нибары бер тапкыр. Былтыр. Көзге якта бугай — Төгәлрәк әйтеп булмыймы?.. Тряпкин аңа туп туры, усал итен карады. Яңак бизләре уйнаклый баш лады. Сөзәргә җыенамыни.— дип уйлады Шамил аның бу кыяфәтен күреп — Сагаеп калды бит Чистай ягыннан гел яман хәбәрләр генә көтәме? Ул гарафта. үзе әйтмешли, берәр аксөяк хатынын көчләп качканмы әллә? Тряпкин торып ук басты: — Бу нәрсә дни атала төпченүме. әллә миннән сорау алумы? Гел гәбендә ачыктан ачык янау җиңел генә бирелмибез без. дигән кисәтү ишетелеп китте. Шамил үзен бик тыныч тотты. — Ихтыярыгыз. Михаил Тимофеич. Телисез икән сорау алу дип аңлагыз. * - 0. сорау алумыни бу? Алайса, мандат булса да күрсәтер идегез. Югыйсә, чекист халкы турында төрле ММеш-мимешләр генә ишетеп туйган. 1 Минем күрше, әнә. караңгыда капка баганасын күрсә дә чекист дип өне китә. Ә үзе шымчыдан бер дә ким түгел...— Тряпкнн кинәт, аяк очларына гына й басып, ишеккә таба китте, тырпаен торган колагын йозак тишегенә турыла- > ды. Ишеген кисәк кенә ачын җибәргән иде, коридорда кемнеңдер аяк * тавышлары ишетелде. Менә бит. нинди күрше белән яшибез.— дин башын с чайкады Тряпкнн — һәрвакыттагыча уяу Күзколак булып кына тора. Әле ~ ярый, миңа кунаклар сирәк килә, югыйсә, бер дә ял күрмәс иде. мескен. =t Үзе үк әйтеп тора: элеккерәк заманнарда полиция шымчысы булган. Сезгә м дә файдасы тимәсме, сүз салып карагыз әле шуңа * Бнк урынлы киңәш Истә тотмый булмас. Ул сез сөйләгәннәрне дә ® тулыландырыр, бәлки, дип. тырнак астына энә тыгын алды Шамил. х Мандатын тагын бер кат чыгарып күрсәтте. л — Ә-ә. менә хәзер исемә төште. Шамил Мәгьсүмович... — Тряпкинның ® тавышы йомшарды Үткән елның октябрендә булганмын икән Чистай- " да. Әйе. әйе. Камада инде пароходлар йөрүдән туктаган иде... Сезне дә шунда күрдем шикелле. — Хәтерегез ачыла бара, гражданин Тряпкнн. күз тимәсен. Без нәкъ шул чакта очрашкан идек. Нәкъ шул чакта сез мине үлем җәзасына хөкем иттердегез. - Үлем җәзасына'1 Мишель куллары белән кагынып куйды.—О. сез нәрсә сөйлисез '. Андый хәлнең булуы мөмкин түгел — Мөмкин, бик мөмкин. Ат башында сез идегез, урам уртасында кеше таптатып үтергәнсез, ә миңа... - Булмас ла!.. Алай димәгез. Шамил Мәгьсүмович! Безнең кузлада Перинов Сема утыра иде. Атларны уйнатып кына алып бара, мин сиңайтим: һич көтмәгәндә ниндидер карт офицер юлыбызга каршы төште, исерек булды, ахрысы: егылгач, бәладән баш аяк дип. Сема дилбегәне ташлан кач ты. Минем Чисгайда беренче булуым, дилбегәне тотсам да. юлны белмим, шуңа күрә сездән ярдәм сорарга туры килде. Андый хәлләр килеп чыгар дип башыбызга да килмәде, валлаһи. Ялгышмасам. мин сезне пароходка да чакырдым бит әле. Шунда бергә китәсебез калган. Алафузов га ошаткан иде сезне. Исегездәдер, хәтта үзенә эшкә димләде... Ә теге офицер... Ул чынлап та үлгәнмени? Шамил җавап кайтармады. Беразга авыр тынлык урнашты. Аннары ул Тряпкиннан Сема ныц тышкы кыяфәтен тасвирлауны сорады. — Мин нишләптер бик хәтерләмим. Нибары бер генә тапкыр күргәнгәдер инде. Ул безнең компаниягә анда. Чистайның үзендә генә кушылды. Башта әле мин аны кучер дип торам: без кәеф-сафа корып утырган чәй ханәгә туп туры пар ат. тарантас белән килде. Тряпкнн. төгәлрәк күз алдына китерергә теләгәндәй, күзләрен учы белән каплады — Ә аның булмы шы: арык кына гәүдәле, кыска буйлы, кара чәчле, йөзгә чибәр димәс идем. Истә калганы менә шул. Тагын берәр үзгәлеге бармы икән ?.. Адымнары җиңел, хәтта йөргәндә очып очын китә кебек — Күзе нинди, күзе? - Күзләре... зур түгел, кысыграк. Төсен хәтерләмим... Кара иде ши келле... Саубуллашканда Тряпкнн янә Чистайда булган хәлләргә әйләнеп кайтты. Без бит белмәдек, ярдәмебездән ташламас идек . дип сөйләнде Тышта яңгыр басылган иде инде. Гоголь урамына кайтып җиткәлә гәпче, кап кара күлдәвекләрдә уйдык у йдык булып вак йолдызлар калыкты Айсыз гнн барыбер күзгә кара тасма булып сылана. шунлыктан. Шамил дымланып бүртенгән ботинкасы белән әледән әле суга керен китә, ә күлдә вектәге йолдызлар аның аяк астыннан очкын булып чәчриләр иде. Юл шактый озын: Михаил Тряпкин белән булган сөйләшүне яңабаштан күз алдыннан кичерергә вакыт җитәрлек булды. Мишельнең сискәнүләре, ишекле түрле йөрүләре, ул арада ишеген ачын шымчы тотулары. Һәм. сорауларга шома гына җавап биреп, асылда, судан коры чыгуы. Болар барысы да нигәдер эчне пошыра, күңелне баса иде. Канәгатьсезлек, хәтта алдану кебек бер авыр тойгы кайта-кайта көчәя генә барды. Гирш Олькеницкнй янына кергәндә дә Измайлов шундый күңелсез уйлардан арына алмады. (.оңгы арадагы йокысыз төннәр нык сиздерә, губчека башлыгы, кабинетындагы урындыклар өстенә генә сузылып ятып, бераз черем итәргә чамалаган иде. Җеп бөртегенә кадәр чыланган, йөзеннән каны качкан егетне күрен, ул аякка басты: Нәрсә булды. Шамил?.. Измайлов, идән уртасына баскан да. бер ноктага карап тик тора. Белмим. Гирш Шмулевич. бәлки, берни дә булмагандыр. Әмма күңелем тыныч түгел... Ни әйтергә теләвең бу? Рәте белән генә сөйлә әле. йә. Яшь чекист, көне буе архивта утырып, анда Михаил Тряпкин өстеннән бер доноска тап булуы, шуннан соң ул докторны эзләп өенә баруы хакында бәйнәбәйнә сөйләде. Чистайдагы танышлыкларын да искә алды. Бу шактый озын хикәятне Олькеницикий бер дә бүлдерми тыңлады Иң соңыннан гына, гадәтенчә: Алай дип куйды Димәк, бер генә түгел, ике Семен Иерииов булып чыга. Тряпкин тасвирлавы белән ВЧК пакетында әйтелгән билгеләр берсенә берсе ялганмый Якын да килми, диде Измайлов. Гирш Шмулевич өстәл янына таба берничә адым атлады; туктап, кысасыз күзлеген салды, аны кире борынына атландырганчы, озак итеп күзләрен уды Әкрен генә әйтте: Ул докторың хак дөресен сөйләгән булса. Иетроградта тотылган агентка ышанчы бетә. Әгәр инде Тряпкин шыттырган икән, димәк, аның теле бәйле: муенын Семен Перинов. ягыш Карачкы салган элмәк кысып алган Менә шундый ике яклы медаль, дустым. Ә безгә кирәкле мәгълүмат аның бер ягына гына язылган. Олькеницкнй өстәл янына барын утырды. Кил. утыр дигән ишарә белән Шамилгә дә урын күрсәтте, ( үзеннән бүлен мичә дәвам итте Әйдә, бергәләп капшап кармалап карыйк: кайсы ягы у ң. ә кайсысы сул икән Исеңә төшер: аның сөйләвендә, үз-үзен тотышында очы очка ялганмаган, шик уяткан нәрсәләр булмадымы:' Измайлов, фикере, тупларга тырышып, имән бармагы белән өстәлгә берничә тапкыр Т• хәрефе ясады. Тряпкин бер тамаша күрсәтеп алды алуын, дип әкрен генә исенә төшерә башлады. Имештер, аның күршесе - элеккеге шымчы икән, хәзер дә. янәсе, йозак тишегеннән тыңлап күзәтеп йөрүен ташламаган... Күршедәге ишекнең ачылып ябылганын мин дә чамаладым, андый чакта эчке стена сизелер сизелмәс кенә калтыранып куя. Тряпкин. нәкъ шул мәлне туры китереп, үз ишегенә йөгереп барды, күршесенең бу бүлмә турысына ки леп җитүен тыңлан көзен торды ia. ялт кына ишекне ачты. Билгеле, анда кемнеңдер узын барганы ишетелде... Шамил үзе үк икеләнеп туктан калды Бәлки, миңа гына бүрәнә аша бүре күренәдер хәзер... Олькеницкнй сейфтан ВЧК пакетын алды. Мәле. Карачкының кыяфәтен тасвирлаган төшен генә кычкырын укы. — диде. 30 35 яшьләрдә, озын буйлы, нык бәдәнле, аксыл чәчте. зур коңгырт күзле, озынчарак йөзле.. - дип укыды Шамил. Хәзер, шундый эзлеклелектә. Михаил Тряпкинны сурәтләп бир. — Яше — утыздан узган... буе озын... таза-нык гәүдәле аксыл чәч... Измайлов шып итеп туктап калды, йөзенә куе кызыллык йөгерде: — Йа хода... - дип пышылдады. —Бөтен билгеләре туры килә! Губчека рәисе, өстәл тартмасыннан маузер тартып алып, кесәсенә тык ты Шамил дә. сикереп торып, нигәдер ишеккә ташланды. Олькеницкий. өстенә күн пинжәген кия кия. аныц артыннан кычкырып калды — Машинаны тизрәк әзерләсеннәр! һәр минут кадерле ...Караңгы урамнарның ике ягына тезелеп баскан йортларда ут әсәре юк иде. — Зират ташлары арасыннан барган кебек.— дип куйды шофер егет. Адмиралтейский бистәсе тарафында винтовкадан, пистолеттан атышкан тавышлар ишетелде. Машинадагыларның игътибары шул якка күчте. — Безгә сызгыралар... Әллә чакырган җиргә барыйкмы? Караңгы урамнарда йөргәнче...— диде кайсыдыр. Шофер, нәрсә әйтер икән дип. Олькеницкийга карады. Олькеницкий дәшмәде Егерме өченче йортка килеп җиткәндә инде төнге бер иде. Ишекне Тряпкинның кайсыдыр күршесе ачты. Ул бик аптыраган кыяфәт белән бусагада басып калды, ә чека егетләре, коридор буйлап тиз-тиз үтеп, сары буяулы ишекнең ике ягына бастылар. — Өйдәме? — диде Измайлов, бүлмәгә ым кагып. Күрше дигәне куркып стенага сыенды: - Ю у ук... ‘ Тряпкинның ишеге бикләнмәгән, ә бүлмәсендә, давыл узып киткән кебек, бөтен әйберләр пыран заран килгән иде. Олькеницкий. бүлмәдән тиз генә кире чыгып, тораташтай басып торган күрше абзый янына килде. — Нәрсә булды соң монда? — дип тыныч кына сорады. Абзый дерелдәгән кулы белән бугаз төенен сыпырды: тамагына нәр сәдер тыгылган да аңа сүз әйтергә бирми кебек иде. Тавышы баягыча ук калтыраныпхырылдап чыкты: — Алып киттеләр... Алып киттеләр аны... — Кем алып китте? Кайчан? —диде Олькеницкий. Кул ишарәсе белән генә ике егетне тышкы ишек төбенә сакка җибәрде — Милиционерлар. Икәү иде алар. Кулларында наган. Михаил Тимофеич каршы торды, сугышты. Тегеләр аны типкеләп.. — Өсләрендә форма идеме? — Әйе. әйе. Форма. Кулларында наган. Берсе атам дип куркытты, әгәр телең тик тормаса. диде. Тегеләр бүлмәдә казынган арада. Тимофеич миңа пышылдап өлгерде: Властьларга бөтенесен сөйләп бир. ничек булганын- ча»,—диде. — Кайчан килделәр алар?—диде Измайлов, маңгаеннан тирен сөртеп. — Шәт. унике булгандыр. Шайтаннар кузгалып чыккан мәлдә. «Мин киткәч берәр сәгатьтән икән».— дип уйлап алды Шамил. — Мандатларын күрсәттеләрме? — Кулларында наган иде.— дип. инде ничәнче тапкыр кабатлады күрше абзый. Аның әле һаман куркуы узмаган иде. Бүтән күршеләрне кузгатып, алардан сорашу да әллә ни нәтиҗә бирмәде. Бер генә яңалык өстәлде. Тряпкинны пар ат җигелгән җиңел арбада алып киткәннәр. — Шамил, машинаны ал да. иң якындагы телефонга барып кил.— диде Олькеницкий.— Милиция идарәсенә шалтыратып белеш: Тряпкинны кулга алырга кемне җибәргәннәр? Тиз бул! Озакламый Измайлов әйләнеп кайтты. Хәбәр кыска: Михаил Тряпкинны милиция кулга алмаган иде Ахыры киласе санда