Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Шәриф Хөсәеновка — 60 яшь Драматург Шәриф Нургали улы Хөсәенов 1929 елның 26 ноябрендә Татарстан АССРның Буа районы Өчмунча авылында туа. 1947 елда Буа Шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендә ге урта мәктәпне тәмам лый һәм Казанга килеп медицина институтына укырга керә. 1953 елда институтны тәмамлап. Казан больницаларының берсендә врач булып эш ли башлый. 1960—1962 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзының югары әдәби курсларында укый. Шуннан бирле ул Казан шәһәренең 2 нче больница поликли никасында участок вра чы хезмәтендә. Язучы-драматург бу ларак Ш. Хөсәенов үзенең «Профессор кияве» исемле комедиясе (1952) белән таныла. Драматург шуннан соң иҗат иткән драма әсәрләрен нән «Зөбәйдә — адәм ба ласы« (1961) трагикомедиясе һәм «Әниемнең ак күлмәге» (беренче исеме • Әни килде». 1968) дра масы тагын да зуррак уңыш казана. «Әнием нең ак күлмәге» Татар академия театры сәхнәсендә генә дә дүрт йөз дән артык уйнала, русчага һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп. илнең кырыклап театры сәхнәләрендә уңыш белән бара. Әдипнең «Бирнәле кыз» (1954), «Егерме ел үткәч» (1962) һ. б. кечкенә күләмле пьесалары да күпләгән театр сәхнәләрендә уйнала, үзәк телевидение аша күрсәтелә. Ш. Хөсәенов укучыларга «Мәхәббәт сагышы» исемле повесть (1964) һәм юмористик, сатирик хикәяләр авторы буларак та билгеле. Ул — Татарстан АССРның атказанган врачы. Ш. Хөсәенов — 1959 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены.