ХАЛЫК РУХЫ ҖАНЛАНА
Сынчы рәссам Рада Хөсәен кызы Нигьмәтуллина агачны юнып, балчык киптереп яисә гипстан коеп сынландырылган зур булмаган нәфис композицияләр ясый. Иҗатында фольклор юнәлешенә өстенлек биргән танылган рәссамны «кече сыннар» остасы дип йөртәләр. Ул иҗат иткән әлеге әсәрләрдә — кеше йөрәгендәге иң самими, саф, нечкә олы хисләр, гүзәллек, пакьлыкка омтылу, кешеләр арасындагы асыл мөгамәлә, табигать, яшьлек, шигърият... Шул илаһи хисләргә орынудан туган кичерешләр аның әсәрләрендә кабатланмас матди форма ала. Аның күп кенә әсәрләре горизонталь яссылыкка җәелә. Моңлы, ритмик детальләр серле рухи яктылык аша тасвирлана. Яшь ананың алтынсыман агач кәүсәдән уеп-уеп ясалган, бишеккә иелгән ягымлы сыны («Бишек җыры» — 1957), өмәгә җыелган сылу кызларның шәм мае белән бергә кушылып аккан кайнар күз яше («Әллүки» — 1975)... Шушы табигый, кешелекле тойгыларның чынлыгына, яктылыгына сокланасың, иҗатчының күңел тетрәткеч осталыгы каршында баш иясең. Әйтергә кирәк, рәссамның иҗаты милли рухта, милли бизәкләр, моңлы кичерешләр юнәлешендә үсеш алды. Раданың эзләнүләре сөекле шагыйребез Г. Тукайның балачагына. В. Ульяновның яшьлек елларына багышланган әсәрләр тууга китерде. Аларда. лирик хисләр белән бергә, өр- яңа төсмерләр дә күрергә мөмкин. Олыгаю-өлгерү дә озак көттермәде. Лирик алымга алмаш булып, тирән мәгънәле, фәлсәфи эчтәлекле, уйчан, катлаулы әсәрләр иҗат ителә башлады. Иомры-йомшак сабыен баш өстенә күтәргән озын күлмәкле яшь ананың сыны әнә шундыйлардан («Үс, Татарстаным!»). Шәһәребезнең иң күренекле урыннарына куярлык бу монументаль әсәр символик мәгънәгә ия. Шул ук вакытта әсәр, пластик яктан, тотнаклы да. Сын үзенең кырыслыгы белән дә игътибарны җәлеп итә. Кыскасы, рәссамның иҗаты Роден, Бурдель. Майоль кебек Европа сынчыларына тиңләшерлек. 1980 елларның уртасында Рада Нигьмәтуллина яңа төзелеп килә торган Татар академия театрының залларын бизәү өчен милли сюжет, пластика, грация, типажларга корылган композицияләр турында уйлана. Артистларча фикер йөртә белә торган, театр сәнгатен тирәннән сөеп үскән рәссам милли драматургиянең аерым әсәрләренә дә туктала, аларга конкрет һәм символик төсмер бирә... Аның тырышлыгы, талант үзенчәлеге аркасында Европа сәнгатендә киң урын алган гадәти алымнар монда милли бизәкләр белән өртелә. «Бию», «җырлау», • шигырь сөйләү» күренешләре халыкчан рухта, милли төстә сурәтләнәләр, һәр сын. ул нинди генә балчыктан ясалмасын, күз явын алырлык иттереп шомартылган, төрле төсләр белән бизәлгән. Рәссам, эретелгән пыяла буяу фай даланып, кечкенә сыннарга чыдамлылык, тотнаклык бирә. Сынлы сәнгать музе енда саклана торган өч сыннан торучы «Беренче театр» композициясе әнә шундыйлардан. Бу композиция театр залына куелган әсәрләргә кереш-аңлатма буларак башкарылган. Монда рәссамның сын ясау осталыгы белән нәкышчелек осталыгы бер-берсенә нык ярдәм иткән. Нәтиҗәдә Р. Нигъмәтуллинаның эзләнү ләре Татарстан сынлы сәнгатендә лаеклы урын алды.